• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Ибраһимов

    Казак кызы

    Кин дала, күрәсең гуй, ана, жаткан,
    Жебәктәй жәсел шүпкә битен жапкан.
    Аскар тау, балдай татлы сулары бар,
    Ана шул анам иде мине тапкан...

    [* Акын Мәгъҗан Җомабаев шигыреннән]

    I
    Казакъның уртача байлыклы, күп адәмле ике ыругсы бар иде. Берсен Кара-айгыр дип, икенчесен Сарман дип атыйлар иде. Болар меңләгән җылкылары, яхшы нәсел дөяләре, исәпсез куйлары белән Сары-Арканың киң далаларьнда ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рәхәт күчеп йөриләр иде. Бәхетләре ким түгел иде. Мәгәр «канымыз Чиңгиздән* килә» дип мактанучы кайбер кабиләләр соңгы заманнарда җир-суга тарлык кылып, үзләренең җәберләрен арттыра башладылар. Тик менә шул аларның күңелләрен борчый иде. Болай барса, ике арада яман гауга чыгу куркынычын алга китерә иде.
    [* Чиңгиз – монгол ханы Чыңгыз (1155 – 1227).]
    Көннәрнең берендә, Тынычбай атаның елы тулганда, бата кылырга* дип илнең өлкәннәре җыелган зур бер кымыз мәҗлесендә, күп уен-көлкедән соң, заманның авыраюыннан, дошманның җәфасыннан зарланып, әңгәмә ачылды. сүз сүзне тартты, картларның берсе, камчысын уйната биреп, әйтә салды:
    [* Бата кылу – искә алу, еллыгын укыту.]
    – Ике йортның өлкәннәре кода булды дип ишеттек, мәгәр күз белән күрмәдек. Әгәр бу дөрес булса, җир берлеген кан белән беркетсәк, кайсы яман бу ике илгә җау чыгарыр, – диде.
    Бу сүз күңелдәге теләкне хәбәр рәвешендә сөйләп, димчелек кылу иде. Чалның* тапкырлы кинаясе мәҗлеснең хушына китте. Ил агасы өлкән аксакал Биремҗан әкә* моны куәтләп алды:
    [* Чал – карт.]
    [* Әкә – олылау сүзе: ата, ага, абзый мәгънәсендә.]
    – Найманнар белән дүрткаралар һәр ике йортның мазасын китәрәләр, кызларын урлыйлар, җәйләүләрен басып алалар, аяклы малларын куып китәләр; сарманнар белән кара-айгырларның кода булып кушылулары дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр, кодалык котлы булсын! – диде.
    Башка сүзгә урын калмаган иде инде.
    Хәбәр бөтен җәйләүгә таралды, куанычлар, казакъ әйтмешли, куенга сыймады. Шул көн сүз куештылар. Бер атна үтүгә, югары-түбән ат җибәреп, илне җыйдылар. Кымызның мул чагы, туктыларның* симез заманы, йөгерекләрнең дә дер кайнап йөрәк суккан вакытлары иде. Яше, карты, бүз баласы, сылу кызлары җыелып, үләң*, җыр әйтеп, думбра чиертеп, ат уйнатып, утыз көн уен, кырык көн туен кылып, ике ыруг кодалыкка кул бирештеләр.
    [* Тукты – тууына алты айдан артыграк вакыт узган куй бәрәне.]
    [* Үләң – җыр, шигырь.]
    Калым өчен күп сатулашу булып үтте. Озак талаштан соң йөз баш кара*, дүрт йөз алтын, ике сандык асыл зат өстендә килештеләр.
    [*Кара – терлек.]
    Шул көннән Сарсымбайның яшь ярымлык кызы Карлыгач кара-айгырларның ай ярымлык ир баласы Калтайга әйттерелгән булды. Берсе кияү, берсе калымлык саналып китте.
    Айлар, еллар үтә. Яңадан-яңа җәйләүләргә күчәләр. Ике коданың катнашы күп, сыйлары уртак, уен-көлкеләре бергә бара. Тик әйттерелгән балалар гына үзләренең каената-каенаналарына күренмәскә, очраса – качарга, яшеренергә тиеш булалар.
    Шул далада, шул шатлыклы күченүләр, шау-шулы маллар эчендә кайнап, ашлык сугып, сахрада ат уйнатып, туйларда бүз балалар, сылу кызлар, төрле җегет, төрле матурлар арасында үләң, җыр әйтешкәндә катнашып, Калтай белән Карлыгач үсеп буйга җиттеләр. Мәгәр бер-беренә күңел якынлыгы юк иде әле. Кыз үзенең җегетен очраганда һичнәрсә аңламастан хәйран булып карый иде. Яшүсмер Калтай бу сүзгә үткен, гәүдәгә үзеннән зур, чибәр кыз алдында ни әйтергә белмичә, бераз югалып, каушап кала иде...
    Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар – билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай дип мактыйлар иде. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгач-Сылу дип атыйлар иде.
    Кыз гомеренең унсигезеңне язына аяк басканда, һәр ике йорт зур туй кылып аны каенаталар йортына озату чараларын күрү уена төштеләр. Тиешле калым түләнеп беткән иде. Казакъның гадәте буенча, хәзер инде җегет ата – аналарыннан, өлкәннәрдән яшеренрәк, киленчәкләр аркылы, кызның куенында булырга хак алган; һәм караңгы төннәрдә, җәйләүләр тынгач, аның күңеле сабырсызланып Карлыгач-Сылуның тирмәсенә тарта торган булды.
    II
    Җәйнең аяз, матур айлы кичләреннән берсе иде.
    Җегет асыл киемнәрен киде, сөекле толпары Байчобарны иярләде, камчыны билгә такты да, ил-күз тынгач, ат җилдереп Алтын-Күлгә, Сарсымбай җәйләвенә килде.
    Зур күлнең кыйбла як башында унике ак тирмә якты ай астында, яшел сахрада тезелеп утыра. Боларның уртадагы өчесе байныкы. Кызның торганы шул өчнең сул ягындагы ак өй икәнен ул белә иде. Мәгәр туры анда барырга, гадәт буенча, иртәрәк әле. Ике арада илчелекне үтәүче килен авылның иң читендәге фәкыйрь тирмәдә иде. Атны бәйләп шунда керде. Өйдә башка адәм юк, тар билле, күкрәге тәңкәле бишмәт кигән, башына ак урамал сарган киленчәк Айбала җегетне елмаеп каршы алды. Җегет, аманлык сорагач, туры үзенең серен ачты:
    – Карагым* җиңгәм, күңелемне беләсен, Сылуыма хәбәр ит: мин сагынып килдем, – диде.
    [* Карагым – сөеклем.]
    Әзерләп килгән бүләген бирде. Болар һәммәсе һәркемгә билгеле гадәтләр иде. Айбала аз гына да тартынмады, кыенсынмады, сөйкемле күзләре белән көлеп:
    – Ир җегет үзенең ярын сагынмасмы?! – дип җавап кайтарып, тиз-тиз чыгып китте.
    Тышта бәйләүле ат, бу хатынны күреп бераз куркынып, бер якка тартылды. Кутандагы* куйлар өркеп урыннарыннан кузгалдылар.
    [* Кутан – түбәсез зур абзар.]
    Киленчәк вак, ашыгыч атлап туры Карлыгач-Сылу тора торган ак өйгә юнәлде. Уң яктагы кечкенә тирмәдә якты юк. Уртадагы өлкән өйдә ирләр ашарга көтеп әңгәмә сугып утыралар булса кирәк. Аннан көлгән тавышлар килә. Шуның алдында гына тукалның* ак урамал сарган башы, казан астындагы утның ялкыны күренә. Кызның өендә ут бар, мәгәр тавыш-тын юк.
    [* Тукал – яшь хатын; ирнең икенче яисә өченче-дүртенче хатыны.]
    Киленчәк ашыгып керә куйды.
    Түгәрәк тирмәнең эче кечкенә лампы белән яктыртылган иде. Карлыгач-Сылу өйнең түрендә ике як кабыргасына кат-кат тезелгән күп сандыклар, палас, юрганнарның арасыннан нидер эзли иде. Аның башында каракүлле, озынча нечкә бүрек, өстендә нечкә билле, күкрәге, якасы укалы бишмәт иде. Аяк тавышына борылды, кара-туткыл йөзеңдә, матур кара күзләрендә җиңелчә елмаю уйнады.
    Айбала аның янына ук барды, бераз серле тавыш белән:
    – Иркәм җан, сиңа хәбәр белән килдем, – диде.
    Кыз артык сүзсез үк аңлады, елмаюы югалды, керфекләре йөзенә таба сузылды.
    – Карагым җиңгәм! Дустым булсак, миңа андый сүзләр белән килмәс идең! – диде.
    Киленчәк хәйран күзләре белән Сылуга карады:
    – Колынчагым, бу ни сүз булды бу?
    Кыз күтәрелеп карамады, акрын эчке аваз белән җавап кайтарды:
    – Әйткәнем шул: минем аңа кабулым юк! Күңелем башкададыр! Мине җәфаламасаң иде!
    Айбала һушыннан китә язды, телен югалтты, сердәшенең беләгенә тотынды:
    – Акылың бармы?! Ике йорт уналты ел кода булып яшәде. Калымлык алынды. Уенчак яшь күңел кая сикермәс? Илнең арасына зур гауга ташлыйм дип торганыңмы бу синең, сәүләм*?! – диде.
    [* Сәүләм – яратып эндәшү: нурлы йөзем, күз нурым мәгънәсендәрәк.]
    Карлыгач-Сылуның күзләренә хафа чыкты. Ләкин әйткәне һаман шул мәгънәдә иде:
    – Боларны күп ишеткәнмен, ни кылыйм? Үзең беләсең гуй: үткәндә берничә мәртәбә килде. Йортның җоласы, тәкъдирнең язганы шул икән дип, куеныма алдым... Мәгәр ни күрдем: буе тәбәнәк, йөзе яман шадра, борыны томшык, күзе кыйшык, тәненнән яман ис килеп тора! Ул бәндә белән, карагым җиңгәм, ничек гомер итәрмен?! Кайбер адәм бар: йөзе булмаса сүзе, акылы белән күңелеңне ала, гайрәте, ирлеге белән йөрәгеңне тарта! Ул Калтай дигәннең яман куллары белән күкрәгемә маймыл кебек сузылудан башка эше дә юк, сүзе дә юк! Инде миңа ни кыл дисең?!
    Киленчәк тагы уналты ел кодалык дип, калым дип, ир-җегет үз ярын сагынып килмәсме дип сөйли башлаган иде, кыз аны:
    – Җегетлеге корсын, сагынуы корсын, – дип бүлде.
    Ул арада тыштан аяк тавышы ишетелде, буяулы нечкә ишек ике якка ачылды. Зур буйлы, солтанат кыяфәтле, агара башлаган чәчле байбичә килеп керде. Карлыгач өстен чишенә башлады, киленчәк уңайсызланып чыгып китте.
    Ул аптырап, кая барырга белмичә катып калды. Тулган айны күрмәде, ялтыраган күл аңа сихерле диңгез кебек тоелды, үткен күзенә авыл читендәге тирмә янына бәйләнгән иярле ат чалынды.
    Кунак җегетнең Байчобары аның куркуын тагын көчәйтте; буш кул белән, кабулым юк дигән җавап белән, ул иярле ат бәйләнгән йортка кайтырга аның йөрәге җитмәде.
    Ләкин ни эшләргә, кемгә киңәш итәргә?! Киленчәк шулай аптырап торганда, уртадагы өлкән тирмәнең ишеге ачылды, бер адәм чыкты. Якты ай аның йөзен ачык күрсәтте. Үтә куе, елтыр җитү кара чәчле бу казакъ җегете – хатынның ире иде. Айбала сабыр атлап шунда юнәлде:
    – Картым, туктасаңчы! – дип дәште.
    Ир, җилкәсенә көпесен салган килеш, көтте. Барып җитүгә, шаяра биреп биленнән алды, көлеп әйтте:
    – Ясаган иям үземә катынның тәверен* бирде гуй: син минем артымнан килдеңме? Ит ашыйм да кайтам! – диде.
    [* Тәвер – чибәр.]
    Киленчәк аны яныннан этәрде, әрнүле тавыш белән:
    – Куя бир мине, уйнар вакыт түгел, бер эштән башым әйләнде, – диде дә, фаҗигане сөйләп бирде.
    – Карлыгач-Сылу үзенең киявен кабул кылмый торыр, җегетнең миңа бер күлмәклек белән бер тукты вәгъдәсе бар иде, инде ни кылыйм, миңа бер акыл әйт!
    Ир, кулын селтәп:
    – Үзе дә, вәгъдәсе дә корсын: дуңгыз кебек аска карап йөргән ул Калтаегызны яратмыйм мин! КарлыгачСылуны күп кызганам, – диде дә, китә башлады.
    Айбала бөтенләй куркынган төс белән аның кулларыннан тотты:
    – Анаңа нәләт булгыры, синең сөйләгәнең нәрсә? Ике йорт уналты ел кода булганы юкмы? Сарсымбай калымны алып, ике айдан кызын озатырга әзерләнеп ятмыймы?
    Казан янында азапланучы тукал табак тутырып итне өлкән өйгә алып керде. Җегет, моны күргәч, вакыт әрәм итәсе килмәде:
    – Куя бир мине, әнә ит керде, – диде дә, үзенең йомышын онытып, өлкән өйгә китте.
    Учакта ут сүнде. Өлкән өйдә, табак күренү белән булса кирәк, тавышлар, көлкеләр берьюлы басылды.
    Айбала үзенең уйларга өйрәнмәгән башы белән бу эшнең очына чыга алмады, иярле Байчобар бәйләвендә тибенеп торган читке ак тирмәгә кайтып китте.
    Кунак җегет тирмәнең түрендә, киез өстендәге мендәргә кырын яткан, шунда өйнең уртасына ягылган утны камчы белән уйнатып, сабырсызланып, бераз сызгырынгалап көтә иде.
    Киленчәк сабырын туплады, көчләнеп елмайды: иркә, ягымлы тавыш белән, ләкин ялганлап, фаҗигане аңлатты:
    – Җиңгәңне, – диде, – ничек шелтә кылсаң да ярый торган булды; мәгәр, колынчагым, гаеп миндә генә имәс; Карлыгач-Сылу бу кич кабул кыла алмый: карагым үпкәләмәсен, бик каты наукасланып* калдым, ди...
    [* Наукаслану – авыру]
    Җегет кинәт урыныннан торды. Күз алды томаланып китте. Йөзенә усал, астыртын ерткыч төсе чыкты. Ни дияргә белмичә, ачуына, хурлыгына җиңелеп катты.
    Ул гайбәтче кимперләрдән* кайбер нәрсә ишеткән иде. Яман телләр аның калымлыгы Карлыгач-Сылу белән танабугаларның Арысланбай дигән бер егете арасында тамырлык* барын сөйлиләр иде. Мәгәр бу адәмне ике ел элек, ак патшага каршы тел әйтте дип, җир аудардылар*. Ул сөрелгәч, Калтайның күңеле тынычланган иде. Шул тамырның ике көн элек кайтуын ишетмәгән иде. Киленчәкнең сүзе җегетнең күз алдына тагын шул Арысланбайның куркыныч сурәтен китереп бастырды. Кызның наукасланып калдым дигән сүзенә, әлбәттә, ышанмады. Ләкин чит йортта моңа каршы берни кылырга да амал юк иде. Кәмәрен* тартып бәйләде, очлы бүреген киде, камчысын кулына алды да, чыга башлады. Айбалага егерме тиенлек көмеш бирде.
    [* Кимпер – карчык.]
    [* Тамыр – ирекле сөйгән яр.]
    [* Җир аудару – илдән сөрү.]
    [* Кәмәр – билбау.]
    Күктә болытлар йөриләр, ай бер капланып, бер күренеп, уенчак сылу кыздай елмаеп үтеп бара иде. Байчобар хуҗасын акрын гына кешнәп каршы алды, тезгенендә тартылып җегеткә таба борылды. Ләкин Калтай ачулы иде, гадәтенчә толпарын иркәләмәде, каты кул белән баудан чиште, тезгенен муенга кайтарды, аелны тартты да, аягын өзәңгегә салды. Киленчәк үзенең кунагын озата чыккан иде. Ләкин ни әйтергә белмичә аптырабрак тора иде. Җегет атка сикереп менде дә, хатынга әллә кайдан, астан чыккан карлыккан тавыш белән:
    – Аман булыгыз! Сүземне әйтегез: яхшы атадан туган ул яман Сылу белән безнең Кара-айгыр йорты ничек исәпләшергә белер! – диде. Ат, баскан җирендә түзә алмыйча, аякларын тупырдата башлады.
    Айбала үзенең даими ягымлы иркә сүзләрен әйтте:
    – Асылкай җегетем, бу ни сүзегез! Сылуның наукаслыгы бетми тормас гуй!
    Байчобар түзмәде, тартыла биреп, Алтын-Күл буеннан киң далага җегетне алып очты.
    Ай болыт эчендә иде. Караңгылыкта кунакның шәүләсе тиз югалды. Мәгәр толпарның каты тоякларының тавышы, дөп-дөп итеп, беразгача ишетелеп барды, соңра ул да тынды.
    Айбала чыннан куркынды. Бу караңгы серне эченә сыйдырып калырга көче җитмәде, күңеле байбичәгә тартыла иде. Мәгәр аңа ни дип әйтергә? Әле бит җегетнең яшеренеп йөргән заманы гына. Гадәт буенча, бу йөрү кызның ата-аналарына белдерелмәскә тиешле. Сизелсә дә, болар белмәмешкә, күрмәмешкә салыналар. Хәл шулай булганда, бу хәбәрне Алтынчәч бикәгә әйтсәң, ул шелтәләп чыгарыр. “Казакъ йортында буй үстердең, ике бала анасы булдың, мина мондый сүзләр белән килергә ничек йөзең оялмый?” – дияр.
    Мәгәр башка чара юк иде. Җегетнең киткәндә әйткәне – ике ыруг арасында канлы талаш булачагы белән куркыту иде. Хатын чыдамады: «Сөйләми амалым юк; ничек шелтәләсә дә түзәрмен, бәлки ачуланмас, туй алдыннан мондый гаугалы хәлнең чыгарга торуын аңлатканга бәлки рәхмәт әйтер», – дип уйланды. Ире кайтканны көтмичә үк, байбичәгә серен ачарга дип, куйлар, кутаннар арасыннан Сарсымбайның ак тирмәсенә китте.
    III
    Ил агасы Байтүрә морза үлем түшәгенә ятты. Мәгәр кабилә, партия талашлары эчендә кайнаган карт йөрәге, үткен мие сәламәт иде әле. Үзеннән соң Найман, Дүрткара балаларының язмышы ничек булуы турында күп уйланды. Дошманнарның баш күтәрүе аңа ачык иде. Үзенең бай тирмәсенең түрендә ятып бу хакта күп баш ватканнан соң, чараларның берсе буларак, Биремҗан аксакалны чакыртып, аңардан бәхиллек алу фикеренә килде:
    – Бу ялганда*, – диде, – яхшылыгым күп булды, мәгәр яманлыгым да аз имәс. Дөньяныкы дөньяда бетсен: Азым әкәне җибәреп үтенечемне әйтим, килсә ту бия* суйдырып, кымызны мул куеп, асыл елкыдан үзенә берничә кара бүләк биреп, ризалыгын сорыйм. Сүземне алса кирәк: үзе белән бергә үстек, бергә сабакка йөрдек, бергә ат уйнаттык. Ул тамырымның күңелен тапмый китсәм җаным тыныч булмас. Найман балаларының миннән соңгы эшләрендә дә күп кыенлык чыгар, – диде.
    [* Бу ялганда – бу вакытлы дөньяда.]
    [* Ту бия – кысыр бия.]
    Карт бу сүзләрне әйткәндә тукал өйдә иде. Зиннәтле зур, бай тирмәнең ишеге төбеңдәге сабадагы кымызны пешкәк белән шапырып тора иде. Хатын иренә аптырап карады: «Апырмай, бу ни булды? Югыйсә, баем саташамы», – дип гаҗәпләнеп калды, ләкин каршы тел әйтергә йөрәге җитмәде.
    Башына ак ефәк урамал сарган, кара күзле, ап-ак чәчле байбичә бу вакыт авыруның янында утыра иде. Байтүрәнең сүзләрен башына сыйдыра алмады, сабыр, мәгәр ачулы тавыш белән аны бүлде:
    – Син, – диде, – акыл белән, баһадир ирлек белән гомер иттең. Инде ахыр көнеңдә бер тинтәклек кылыйм дип ятканыңмы бу?!
    Авыру җавап бирергә өлгермәде, ишек ачылды. Аннан урта буйлы, калын муенлы, симез гәүдәле, агара башлаган сирәк сакаллы Якуп килеп кереп, агасының кәефен сорады. Рокыя бикә моңа гаҗәпсенгән тавыш, аптыраган йөз белән фаҗигане аңлатты:
    – Ханнарның, солтаннарның баласы, ак сөяк найманнарның агасы, кырык ел ил тоткан абзаң бүген, мәлҗерәп беткән Биремҗан карт белән килешсәм, аны чакырып адәм җибәрсәм иде, дип ята, шуңа башым әйләнеп калды! Моннан егерме ел элек ул яман чалның Янгырбайлар туенда миңа әйткән бер сүзе йортның хәтереннән чыкмаган булса кирәк... Ул адәмне мин ничек кабул кылырмын, ничек кунак итәрмен? Син бер нәрсә әйт, бәлки, телеңне алыр, – диде.
    Якуп кирәгәгә асылган иярләр арасыннан нидер эзли иде. Каеш аел белән көмешләнгән саплы камчыны тартып чыгарды да, һичкемгә күтәрелеп карамастан әйтә куйды:
    – Агам, – диде, – миңа моны кичә әйтеп иде. Ни дисәм дә сүзем үтми калды... Биремҗан дигән ул исәр чал* – йортның барына да билгеле адәм гуй!
    Ләкин үз гомерендә әйткәнен эшләми калырга өйрәнмәгән карт арыслан, авыру булса да, боларга колак салмады, өстендәге атлас юрганнарны бер яккарак ташлый биреп, ачуыннан башын күтәреп:
    – Сәүләм Рокыя! – диде. – Аяллыгыңа* барма, күп гомер эчендә яманын да, яхшысын да күрми амал юк! Син егерме ел элек аңардан бер каты сүз ишеткән булсаң, мин аның белән кырык ел талаш кылганмын; мәгәр акылыңны киң йөртергә кирәк: Сарсымбай дигән яман эт баласы безгә каршы гауга чыгарам дип ятыр; ил эчендә күп әңгәмә таралып китте. Уйлаганым үзем өчен имәс, тәкъдир җитеп, ясаган иям җанымны үзенә кайтара торган булса, Найманның, Дүрткараның чамасын төзәтим дип яткан эшем гуй! – диде.
    [* Аял – хатын-кыз]
    Сөйләүдән арып китте, хәлсезләнеп кире ятты, ахыр фәрманын кыенлык белән әйтә алды:
    – Мин ике сөйләргә гадәтләнмәгәнмен: Азымбай белән нугай молданы чакырыгыз, Кашка белән Дөлделне иярләгез, бу ике байгыш Коргак-Күл җәйләвенә барып кайтырлар!..
    Башка чара юк иде. Яңадан каршы әйтергә һичкемнең батырлыгы җитмәде. Тукал сабасын бәйләде, пешкәкне кирәгәгә элде дә, чыгып китте. Байбичәнең җаны әрнүле иде. Мәгәр кабаттан сүз кузгатып авыруны борчыйсы килмәде, янына барды, мендәрләрен, юрганнарын ипләде:
    – Авызың кибеп калгандыр, бераз дәм итсәңче! – дип, ишек төбендәге кечкенә күн турсыктан Бохараның яшькелт пыяласына салып кымыз китерде.
    Авыруның куәте аз, куллары калтырый, юан симез гәүдәсе бераз бушап калган кебек иде. Күп эчә алмады, бер-ике генә йотты да:
    – Ай, карагым, үлемнең килүе шул булса кирәк. Тамагымнан үтми торыр... Артык бармый, алып куй, бавырым, – дип кире бирде.
    Бу арада Якуп бөтенләй юлча киенеп бетте. Өстендә буй-буй сырып тегелгән яңа көпе, башында бәрхет тышлы, кызыл төлке эчле, чите камалы очлы бүрек, билендә кара алтын белән бизәлгән көмеш кәмәр, кулында камчы. Ул агасы авыру була торып та каядыр китәргә теләвенең сәбәбен әйтергә тиешле тапты:
    – Яңгырбайның, – диде, – бала туе икән. Йортның өлкәннәре җыелса кирәк... Төрле илнең агалары, биләре, аксакаллары белән әңгәмә кылып кайтсам дигән уем бар иде! – диде.
    Партиянең, ыругның элекке җиңелү белмәс куәте кими, урыны какшый, дошманнар көч ала башлаган заман иде. Бай үзе дә, хәлне аңлаган бикә дә моңа каршы әйтмәде.
    Байтүрә аеруча кабул күрде:
    – Миннән, – диде, – яхшыларга сәлам әйт, аксакаллар мәҗлесенә барып, әңгәмәләрен ишетә алмавыма күңелем бозылып калды!
    Якуп чыгып барганда, байбичә аңа ярым шаяртып әйтә калды:
    – Бүген Мәрьям өчен яучылар киләчәк дип хәбәр иттеләр... Безгә кода булам дигәннең баласы, дәүләте ничек икән? Шул турыда Яңгырбайның байбичәсе Гөлбарчын белән бераз киңәш кылсаң, ике якның чамасын тартып карасаң, зарар итмәс!
    Тукалның ике айлык кызын Йолдызбайның яңа туган улына әйттерү турында кодалык сәүдәсе бара иде. Бикәнең сүзе шул хакта иде.
    Якуп моның эчендәге интриганы нык төшенгәнгә, Рокыя байбичәнең шаян акылына хәйран булып, елмайды:
    – Хатын булып яратылуың әрәм синең, – дип, китә бирде..
    Тукал байның хәбәрен ирештергән булса кирәк, тыштан ук шаулап, тавышланып Азымбай килеп керде.
    IV
    Бу – ябык, чандыр гәүдәле, эчкә баткан хәйләкәр күзле, җиңел кузгалышлы бер карт иде. Ияге очланып килгән, яңак сөякләренең югары ягы тышка бәреп тора, берничә генә бөртек чал сакалы җилберди; аягында иске читек-кәвеш, өстендә начар камзул, такыр башында татарның белен кебек җәелгән, каешланган иске кәләпүше иде.
    Ишектән аягын атлауга, тирмәнең эчендәге байлыкка, кирәгә буйлап тезелгән буяулы сандыкларга, кат-кат өелгән атлас юрганнарга, хәтфә келәмнәргә күзләрен йөртте, нечкә уенчак тавыш белән:
    – Саламалайкем... Кәефең ничек, бай? – дип исәнләште дә, киез өйнең түренә, паласлар өстенә барып утырып, фатиха кылган сыман битләрен сыйпады. Шул ук җиңел, тәрилкәле тавыш белән иң элек ятактагы авыруга карап мактау сүзе әйтте:
    – Бай, син дөньяның үзен җиңгән идең: инде шул бер яман айгырның тоягыннан килгән чиргә бирешеп яткан көнеңме?! Синсез йорт ятим булып калды, – диде.
    Аңнан соң Рокыяга әйләнде:
    – Мал-җаньң аманмы, данабикә*? Син исән булсаң, карт морзамны терелтерсең дип дога кылып ятырбыз... Илнең өмете синдә гуй! – диде.
    [* Данабикә – зирәк акыллы бикә.]
    Байбичә бу картны яратмый һәм аңа ышанмый иде. Ләкин ыругның бик күп йомышларын башкарганга, һәрвакыт иренә илчелек хезмәтләрен үтәгәнгә, үзенең күңелендәген аз гына да тышка чыгармый иде: зур аяк белән сабадан кымыз салып бирде дә, күзендәге яшен сөртеп, акрын, сабыр, эчке мәгънә белән әйтте:
    – Тәкъдирдә язылганны бозарга адәм баласының куәте җитми икән! Мәгәр өметем бар, яхшыларның теләге, әүлияларның догасы белән Байтүрәбез тиз көндә яңадан аләүмәт* эшенә чыкса кирәк дип торам!
    [*Аләүмзт эше – җәмәгать эше.]
    Авыру яткан җирендә кунакка таба әйләнде, хәлсез, зәгыйфь рәвештә, ни өчен чакыртуын сөйләде:
    – Дөнья дигәннәре шул икән, Азым әкә! Хан бул, түрә бул, бай бул – һәммәңнең барып туктала торган җире бер икән!.. Үзең беләсең, Биремҗан аксакал белән күп талашымыз булды... Куәт миндә иде, илнең тоткасы миндә иде... Картны рәнҗеткән, күңелен сындырган чагым аз имәс. Үзем бүген-иртәгә дөньяны куйсам кирәк дип ятам... Телем, акылым сау көндә ул кордашымның ризалыгын алып, Найман балалары белән килештереп китсәм икән, дим... Синең белән бу ялганның яхшылыгын да, яманлыгын да бергә үткәрдек... Актык йомышымны да син үтә: күк Дөлделемне атлан, камчымны билеңә сал да, Коргак-Күл җәйләвенә бар, Бирем әкәгә сәламемне тапшыр, арызымны* әйт, Найман, Дүрткара илләренең кунагы булуыңны көтәбез, диген!..
    [* Арыз – теләк.]
    Азымбай чал, кымызны эчеп, савытны бикәгә бирде, бераз аптырап уйланып, сирәк сакалын сыйпады:
    – Кушсаң, – диде, – бармый амалым юк. Мәгәр Биремҗан аксакалны яхшы танучы идем. Ул адәм Найман дигәннең исемен ишетсә дә яман бер сүзгә килә: «Казакъ йортын ак патшага сатып, Сары-Арканы урыс түрәгә таптаткан ул этләрне минем алдымда телгә алмагыз», – дип әйтә торган каты бавырлы, аз акыллы бер исәр чал гуй. Карт күңел бер сынгач яңадан төзәлерме? Аргамакны тирләтеп ул җәйләүгә бару бушка булмасмы?..
    Бу сүзләр авыруның йөрәгенә агу булып төштеләр. Аның йөзенә, күзенә ачу катнаш кайгы чыкты. Калын, салынкы кабаклары дерелдәде, ләкин кызмады, кабаланмады, тирән борчулы, ачулы тавыш белән Азымбайның сүзен бүлде:
    – Картлыгым җитеп акылым китеп калдымы?! Булмаса, казакъ йортының адәме бозылдымы?! Наукасланып ятканымнан бирле телемне алмас булдылар. Бүз балаларны, акылсыз аялларны бер якка куя биреп үзеңне чакыртсам, – синең дә әйткәнең шул! – диде.
    Байбичә картка күз белән ишарә ясады, бу бераз каушап калды:
    – Сиңа коллыктан баш тартканым юк! Каршы әйтүем түгел иде... – диде.
    Байтүрә яңадан аның сүзен кисте:
    – Мин, – диде, – молдакә белән икәү барырсыз дигән идем. Инде ул уйдан кайттым. – Үзенең чакча баш* нугайлыгы белән бер-бер сүзне исәпсез әйтеп эшне бозар дип куркам. Ул балаларны укыта бирсен. Ялгызың бар, – диде.
    [* Чакча баш – артка калкып чыгып торган баш.]
    Карт хуш әйтеп чыгып китте. Байбичә: «Яхшы юл булсын», – дип калды.
    V
    Азым әкә үз гомерендә кабилә, партия талашларының борылмаларын күп кичерде. Ләкин бүгенге йомышы аның өчен тагы зуррак булып күренде: арадагы сүзләр ничек кенә әйтелгән булмасын, әмма аңа тапшырылган эш мәңге гаугалашып килгән ыругларның килешүе өчен бер чама тартып карау иде. Әгәр юл уңса, Байтүрәнең иң яман дошманнарыннан булган Биремҗан аксакал бу йортка килеп кымыз татыса, иттән авыз итсә, ул вакыт ике кабиләнең талаштан туктавында сукмак салынган булачак иде. Йөкләтелгән бурыч шундый зур булганга, карт үзен Якты-Күлдән Кызылкортларга җибәрелгән илче итеп уйлады. Өс-башының да шуңа охшашлы бер рәвештә булуын кирәк тапты, авыру яныннан чыккач та, туры үзенең өенә таба, бар кадәренчә киенеп килү өчен, кайтып китте.
    Бу җәйләүдә барлыгы унбиш тирмә бар. Боларның тугызы авылның ярлы казакъларыныкы, уртадагы алтысы Байтүрәнеке иде. Картның өе бер читтәрәк иде.
    Байдан чыгып үз тирмәсенә атлау белән, аның җаны әрнеп китте: ул алтмыш ел дөнья куды, ходайга: «Мал да бирче, бак* та бирче!» – дип моңлык кылды. Шул Байтүрәләргә коллыктан котылуын, ил өстендә баш булуны өмет итте. Ләкин бәхет килмәде. Инде баеп җитәм дигәндә, каты буранлы, яман бозлы бер көздә аның күп хайванын җот* һәлак кылды. Карт тагы зәһәрләнеп дөньяга, аллага, байга үч итеп, сүгенеп йөри торган булды. Авыру арысланның фәрманын алып чыкканда аның каршында ачылган күренешләр бу ачуын, бу әрнүен тагы арттырдылар. Тирмәдән далага күз ташлауга, аның алдына кайнап торган җәйләү килде: әйтерсең, штаб тирәсен сырып алган миллионлы гаскәр! Шундый кара болыт булып бөтен тирә-якны, даланы, кутанны, җәйләүне Байтүрәнең маллары каплап алып, шулай кайнашып торалар.
    [* Бак – бәхет, уныш.]
    [* Җот – азык җитешмәгәнлектән терлекләрнең кырылуы.]
    Әнә, күлдән далага таба дөяләр китеп баралар. Гәүдәләре эре, өркәчләре ияр кебек ике аерылы, башлары кечкенә, муеннары түбәнгә асылган; әйтерсең сафлап тезелгән кәрван: шулай акрын, салмак, сабыр гына тирбәлә-тирбәлә атлыйлар... Нәзек буйлы, биек нечкә аяклы, гаҗәп матур күзле буталар алар янында уйнаклап йөриләр. Ерактарак иярләп ат менгән ике көтүче бара. Кулларында чыбыркы, яннарында озын колга сөйрәлгән.
    Бу дөяләр кәрваныннан бирерәк, күл белән тирмәләр арасында, ничә йөзләп колын бәйләүдә тора. Ак башлы, кара бишмәтле хатыннар шуннан ерак түгел йөргән бияләрне корыклап китерәләр дә, савып йөриләр. Болардан ераграк, төшкә кайткан көтүче исәбе-саны булмаган, сахраны каплаган куйларны акрын гына киң дала буенча куып алып китеп бара.
    Дәрья булып, болыт булып кайнашкан бу исәпсез мал картның күңелен кыздырды:
    – Ай кодаем, ау, шуның йөздән берсен миңа бирсәң, синең кай җирең җимереләчәк иде?! Телемне алмадың, ау, тәңрем! – дип әрнеп, боларның эченнән ялгыз фәкыйрь тирмәсенә барып җитәм дигәндә, арттан бер хатын тавышы ишетелде:
    – Азым әкә! Сары биянең җаен тапмый торабыз. Бире килсәңче!
    Кычкыручы – байның яшь хатыны – тукал иде. Чара булмады, борылып бәйләүдәге колыннар янына китте.
    Азымбай карт үзе ярлы булса да, гомер буенча мал арасында үскән, хайваннар белән гаҗиб* үзләшкән бер адәм иде. Ул ат-җылкы тануда тирә-якның беренчесе санала. Аның кулы малга шифа дип карала. Бер байньң кадерле юртагы авырса, аны чакырталар. Зур базарларда, ярминкәләрдә мал җыйган чакта, татарның Әхмәт, Гани, Явыш дигән кебек байлары* мал сайлау өчен аны күп акча белән алдыралар. Хатыннар арасында: «Азым әкә хайванның телен белә», – дип йөриләр. Кырыс, усал яшь бияләр саудырмаса, баласын имезмәсә, аңа киләләр. Әле дә байның тукалы көлә биреп каршы алды.
    [* Гаҗиб – бик нык, искиткеч.]
    [* ...татарның Әхмәт, Гани, Явыш байлары... – эре татар сәүдәгәрләре: Оренбурглы бертуган Әхмәт (1837 – 1906) һәм Гани (1840 – 1902) Хөсәеновлар; троицкилы Габделвәли Яушев (? – 1906). Алар Урта Азиядә зур сәүдә эшләре алып баралар.]
    – Ялчы хатын сары бия саудырмый дигәч, үзем барыр идем. Азым әкәне тыңлаган жылкы миңа ничек карышсын, дим, эчемнән киберләнеп... Мәгәр эшем чыкмады, син безгә булышлык кыла күр, – диде.
    Карт җавап бирмәде. Баягы әрнүле уйлардан соң аның күңеле төзәлмәгән иде әле. Хатьн янында маташкан зур гәүдәле ялчының кулыннан корыкны алды да, бер-ике атлап, сиздермәстән сары биянең муенына ташлады. Ат куркынып, китим дисә, арканга тартылып калды. Азымбай, адәмчә сөйләнеп, корык буйлап барып, биянең муенына кул салды. Бу сабырсыз хайван иде, пошкырып, дулап, китәргә теләде. Ләкин карт аңа карамады, акрын, йомшак тавыш белән һаман иркәли биреп, аркадан, кабыргадан сыйпады, җиленгә килеп җитте дә, ике көн буенча савылмаганга тулып таш кебек каткан имчәкләргә бармакларын тидерде. Сары бия көйсез хатыннар кебек чыелдап, тибенеп, дулый башлады. Тукал бераз мыскыл белән көлде:
    – Дөньяда Азым әкәнең телен алмаган маллар да бар икән! – диде.
    Карт ашыкмады, бияне тынычлатып, ялыннан, сыртыннан сыйпап, тагы җиленгә кул сузды. Җылкы тагын тибенде, тагын дулады.
    Хатынның көлүе бөтенләй мәсхәрәгә әйләнде:
    – Ай, баба! Бу сары бия синең илле еллык абруеңны югалта гуй! – диде.
    Азымбай гаҗиб бер сабырлык белән өченче мәртәбә тотынды һәм җиңде: бия, бер-ике тарткач та, рәхәтләнеп аякларын ике якка аерды, имчәкләрдән сөт агып китте.
    Карт мыскыл күзе белән тукалга карап әйтте:
    – Инде хәзер зәгыйфь яратылган аяллар да сава алыр!
    Хатын камил җиңелде:
    – Азым әкә, үзең яхшысың, мәгәр кайбер вакыт яман телең адәмне чагып куя, – диде.
    Баба монда эшен бетерде дә, колыннар, бозаулар арасыннан, боларның нәселләрен, шәплекләрен карый-карый; өенә кайтып, бик тиз арада киенеп чыкты. Аягында Казанның әйбәт читек-кәвеше, башында яңа колакчын, якасы бишмәттән кайтарылып төшкән ак күлмәк, эче-тышы сырулы, эре чуар бизәкле яңа көпе, билдә кәмәр – хәзер Азымбай, чыннан да, теләгән илгә би булып сайлана алырлык хөрмәтле бер аксакал иде. Байның үзе менә торган күк Дөлделен иярләп куйган ялчы аны бераз көлеп каршы алды:
    – Асыл киендең, җылкының толпарына мендең... Юлың ак буйсын, Азым әкә, – диде.
    Ләкин картның йөрәге тыныч түгел иде, атка менә биреп, әрле тавыш белән әйтә куйды:
    – Ясаган тәңрем мондый җылкыларны Байтүрәләргә биреп бетереп, безне мәхрүм калдырды. Монда хикмәте нидер, күп уйласам да, акылым җитә алмады... – диде.
    Бу атның бай үзе авырганнан бирле йөргәне юк иде, сабырсызланып кузгалды. Найманның илчесен Коргак-Күл җәйләвенә карый алып китә бирде.
    VI
    Якты-Күл җәйләвеннән чыгып сәгать ярымнар баргач, ат өстендә чабып килгән бүз балалар очрады, карт балалардан Әхмәт авылының хәзер кайда күчкәнен сорады. Бик аз гына сузып: «Ә-нә... тора!» – диделәр. Ләкин казакъның «ә-нә... тора» дигәне алтмыш чакрым булып чыкты.
    Азым:-жхз- әкә күк Дөлделне тирләтеп Коргак-Күл туфрагына аяк басканда, төш ауган, һава бераз талгынланган, маллар челләнең көндезге кызулыгыннан соң рәхәтләнеп ашый башлаганнар иде. Бу җәйләү картның күңеленә ошамады: туфрагы начар, саргылт; үләне сирәк, сыек, күле чыннан да корып бетеп бара, аның тирә-ягы әллә каян-кая кызыл вак үлән белән капланган, сахрада көтү-көтү йөргән малларның да чырае юк: җәй уртасы җитсә дә, Якты-Күлдәге кебек симереп җитмәгәннәр, кайбер тайлар әле һаман да ябагаларын коеп, матурланып китә алмаганнар. Ара-тирә корчаңгы атлар да күренә. Боларга карап:
    – Дөнья тигез түгел, ау, тәңрем! – диде дә Азымбай карт, бер баланың күрсәтүе буенча, авылның бае Әхмәтнең тирмәләреннән соңдагы бер киез өйнең артына барып туктады. Кычкырып бирелгән сәламгә каршы башына ак урамал сарган, фәкыйрьчә, ләкин бары белән пакь киенгән бер киленчәк чыкты. Сабыр, басынкы тавыш белән:
    – Иркәкләремез өйдә юк, атам сукыр булганга, каршы чыга алмый, хуш киләсез! – диде.
    Кунак, аттан төшеп, аргамагын бәйләп, камчысын кулына тотып, киленчәк артыннан өйгә керде.
    Зур, биек, ләкин бик күп ямаулы тирмә. Җир идәннең күп җире ачык, тик түргә генә бераз киез түшәлгән, кирәгә буенда буяулары югала башлаган берничә сандык, алар өстендә берничә юрган, келәм, сул якта бер камыт, кибеп ауган буш саба, күптән кымызга тимәгән пешкәк, керле самавыр, берничә табак – менә өйнең бөтен җиһазы шул иде.
    Өйнең иң түрендә, озын кызгылт җонлы куй тиресе өстендә, сандыкка аркасын терәп, тезләрен бөкләп, бер карт утырган. Аягына иске читек-кәвеш, өстенә изүе бау белән бәйләнгән, якасы кире кайтарылган озын ак күлмәк, аның өстеннән дөя җоныннан сугып, кыл катнаштырып эшләнгән зур көпе кигән, зур буйлы, бөркет танаулы, озын ак сакаллы, ләкин ябык, кипкән тәнле бу баба – кунакның эзләп килгән мәшһүр Биремҗан аксакалы иде.
    Азымбай керүгә ул урыныннан кузгалмады, баш күтәрмәде, йөзе-күзе үз алдындагы бер ноктага текәлгән көенчә калды, ләкин бөтен торышында колаклары белән бик аз, бик әкрен тавыш тулкыннарын да аерып танып торган бер дикъкать сизелә иде.
    Кунакның сәламен алмады, күзләрен шул элекке ноктага терәгән хәлдә:
    – Юл булсын, кордаш. Тавышың, аяк атлавың Найман иленең Азымбай әкәнекенә охшап калды... Сезнең ыруг бу Коргак-Күл җәйләүләренә килә торган юлларны онытып бетмәгән икән әле! – диде. Үз яныннан урын күрсәтеп, утырырга кушты, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша башлады.
    Кунак, аманлык-саулык турыннан үткәч, беренче сүз буларак, аксакалның зирәклегенә хәйран калганлыгын әйтте:
    – Сары-Арканың өлкән ил агасы Чиңгиз байның җиназасы куй елында булып иде, инде икенче әйләнеп җылкы елы килде. Ялгышмасам, ундүрт ел үткән була... Ул чакта сез даланың асыл җире, Яшел-Сырт дигән җәйләүләрдә күчеп йөри идегез. Шул җиназадан соң Биремҗан агамны күрү насыйп булмады... Шунча гомер үтеп тә, сез мине тавышымнан таныдыгыз. Моңа адәм акылы ирешә алмый! Ясаган иямнең биргән зирәклегенә чик булмаса кирәк! – диде.
    Хуҗа аксакал авыр бер сулады, һаман күзләрен бер ноктага терәгән көенчә, эчке, авыр хәсрәтле тавыш белән, ләкин бөтенләй икенче яктан җавап кайтарды:
    – Колагымның зирәклеге белән ни кылыйм, чырагым! Күп ел инде ясаган иямә моңлык кылып утырамын, мәгәр сәгате җитмәсә кирәк, телемне алмый. Аңа әйттем: Сары-Арканың бу авыр тәкъдирен күрсәтеп йөрәгемне яндырма, минем җанымны ал, дидем. Булмаса, күземне сукыр кыл, илнең бу җәфаларын, бу газапларын күреп утырудан мин котылыйм, дидем. Колагымны саңгырау кыл, йортның күз яше катнаш ыңгырашуларын ишетмәс идем, дидем. Телемне алмады, яшем сиксәннең эченә керде, туксанга табан карап бара ятыр. Ризыгымны кис, диеп күп зарилык иттем... Тыңламады. Тик бер сүзем кабул булды – күзләремне күрмәс кылды. Мәгәр колагымның ишетүе элеккедәй көчле булып калды: унбиш ел элек бер мәртәбә очраган адәмне тавышыннан тану гына түгел, бөтен илнең, Олуг йөз, Кече йөз, Урта йөзнең һәрберендә казакъ ярыктыгының авыр тәкъдирдән моңланып, анасы югалып кыйналган бутадай хәсрәтләнеп җылаганын шушы иске тирмәм эченнән ишетеп утырам... Җанымны алмаган өчен аңа үпкәм зур, – диде.
    Ишектән самавырын күтәреп киленчәк керде. Тирмәнең сул ягында торган тәбәнәк шкафтан керле ашъяулык, сабы сынган чәйнек, ямаулы чынаяклар, берничә бавырсак салган бер тәрилкә алып, боларны кунак алдына китереп куйды, куе каймак салып чәй ясый башлады.
    Акылы, чәчәнлеге белән Сары-Аркада дан тоткан Биремҗан аксакал заманында уртача дәүләтле адәмнәрдән иде. Байтүрәләр эш башына менеп, бу аларга каршы гауга башлаганның икенче елында, караңгы төннәрнең берендә, бер көтү җылкысын куып алып киттеләр. Атбасар, Күкчәтау, Кызылъяр арасында йөргән зур кәрванын бастылар. Шул ике бәла аның билен сындырды, бәхетен кире жибәрде. Борынгы мактаулы Яшел-Сырт дигән җәйләүләр Найман ыругларының интригасы белән урыс хәзинәсенең ат заводларына, хохолларга алып бирелеп, менә шул Коргак-Күл җәйләүләрендә күчеп йөри башлагач, малларга бу җирнең тозлы икълиме* ошамады, аксакал акрын-акрын бөлде. Үзе сукыраеп, бердәнбер угылы Җанбирде дә авырып киткәч, карт инде менә шул хәзерге хәленә төште.
    [* Икълим – климат.]
    Казакъның борынгы гадәте буенча, ул кунакка хөрмәт кылу тик кымыз һәм ит белән генә була дип карый, самавыр, чәй, бавырсак кебек начар бидгатьләрне* эшкә санамый иде. Килене чәй әзерләгәч, карт казакъ кунагыннан гафу үтенергә кирәк тапты:
    [* Бидгать – яңа-кертелгән әйбер.]
    – Ерак илнең мосафиры безне гаеп кылмасын: байлыгымыз бетте... Өемез кымызсыз утыра! Үткән-барган кунакларны ит белән, кымыз белән сыйлап җибәрергә куәтемез җитмәүдән күңелем бозылып кала, – диде.
    Дөньяны күп күргән, атаклы чәчәннәр белән сүз көрәштергән Азымбай бу аксакал алдыңда үзен югалтты. Картның һәрбер сүзе гүя аның йөрәгенә ук булып кадала, гүя уйлап килгән йомышы алдан ук җимерелә бара кебек иде. Шулай да сүзне ул якка таба борырга батырлык кылды, озын әңгәмәләрдән соң, ипләп китереп, Байтүрәнең арзын әйтә салды:
    – Бу ялганда адәмнең яманлыгы да, яхшылыгы да булучан. Яшьлек тамырыбыз Байтүрә каты наукасланып, тәкъдирем җитте дип, әҗәл көтеп ятыр... Мәгәр кордашым Биремҗанның куңелен алмый китсәм, кабердә җаным тыныч тапмас дип, мине сезгә җибәрде, – диярәк сүз башлады да, соңгы утыз ел буенча Найман белән Сарман кабиләләре арасындагы талашны, моңа нигезләнгән партия, булыслык*, билек сайлавы өчен булган талашларның тудырган фаҗигаләрен озак-озак итеп, бер-бер санап чыкты. Ахырында:
    [* Булыс – волость.]
    – Найман йорты ыруглары Урта йөзнең өлкән аксакалы Биремҗаң әкәне үз илемездә кунакта күрсәк иде дигән өмет белән калдылар... Әгәр инде бу сүзләрдә хатам булса, олуг аганың ак күңеле мине кичерер; илченең аяк тайган җирләрен күрсәтер, төз юлга барырга акыл бирер, безнең теләгебез шул, – дип тәмамлады.
    Казакъ сүзгә никадәр оста булса, башкалар сөйләгәнне дә шулкадәрле үк тыңлый белә. Кунакның ит пешәрлек вакыт сузылган сүзләрен Бирем әкә бик аз бүлдерүләр белән, тирән дикъкать эчендә акылына салып утырды, аннан соң ашыкмый үзе сүз башлады:
    – Безнең, – диде, – Найман ыругсына ачуыбыз юк. Мәгәр ул партиянең башлыклары булган Байтүрәләр, Якуплар йортына барып кунак булуны, аларның кымызыннан, итеннән авыз итүне дуңгыз белән бер табактан тамак җию дип күрәбез! – диде.
    Сүз акты. Байтүрәләрнең утыз ел буенча, урыс түрә белән берләшеп, Сары-Арканы нинди хурлыкка, коллыкка төшерүләре, үзләре дәүләт-мал арттырып, илне җирсез-сусыз калдырып бөлгенлеккә салулары, алар сүзе белән җир аударылган, Өмбенең, Симинең, Яман Каланың, Тургайның, Кызылъярның зинданнарында даласын, итен, кымызын, анасын сагынып, тимер рәшәткә эчендә елап утырган казакъ балаларының газапланулары акрын, сабыр тел белән кунакның күз алдыннан үтте. Ахыр килеп:
    – Илчегә үлем юк, мин сиңа шелтә кылмыйм мәгәр, – диде, – син Байтүрәгә әйт: адәм баласы кулы белән эшләгәнне муены белән күтәрергә тиешле! Илгә таш чәчте, кан агызды, әгәр болар бугазына утырса, үз чәчкәннәрем үсте дип белсен!!! Тәкъдире җитеп дөньядан кайтса, яшьлек тамырым булганлык өчен җиназасына барачакмын, мәгәр дәверенә, тәһлиленә* кермәм, бүләген алмам, итеннән, кымызыннан авыз итмәм... Найман ыругларының яхшыларына миннән сәлам әйт!
    [* Тәһлил – үлек күмгәндә «бер алладан башка алла юк» дигән җөмләне кат-кат әйтү.]
    Сүзнең болай бетүен кунак үзенә фатиха дип аңлады, әдәп йөзеннән тагы берничә моң-зарын әйтте, дөньядан шикаять кылды:
    – Өметем зур иде, бу талашларның чиге күренми, күңелем бозылып калды, Бирем әкә, – дип, кулына камчысын алды.
    VII
    Аксакал шул урынында күзләрен бер ноктага терәгән хәлдә утырып калды. Азымбай исәнләшеп, гомер-аманлык теләп, далага чыкты.
    Анда матур күк аргамак янына бер көтү халык җыелган иде. Ертык киемле, кайсылары бөтенләй ялангач кап-кара балалар атның иярен, көмешле йөгәннәрен карыйлар. Бүз балалар яшь кызлар кебек бер-берсе белән уен сүзләр әйтешәләр. Күкрәген бөтенләй ачып баласын имезгән киленчәкләр бер түгәрәк ясап нидер сөйләшәләр. Болар уртасында кулына озын таяк тоткан бер кимпер як-якка каранып нидер сөйли, каргана. Моның күлмәге җыртык, берничә җирдән ләшпердәгән карт тәне күренә. Башындагы иске, керле урамалыннан алга да, артка да тузгып чыккан чәчләре, әллә нинди хыялый, саташулы күзләре моңа дивана төсен бирәләр. Ул куллары белән бутый, күзләрен туктаусыз төрле якка әйләндергәли...
    Мосафир, өйдән чыгып, халыктан аманлык сорашып, аргамакның тезгенен чишим дигәндә, дивана кимпер җенләнеп, картка таба кызулап килде дә:
    – Эт син! Байтүрәнең сөяген кимереп, йортны талыйсың! – дип кычкырынып, Азымбайның өстенә ташланды. Үзе һаман нидер акырына, таягы белән әле бер якка, әле атка, әле картка кизәнә башлый. Бала-чага, куркып, тавышланып, кызыксынып, лачыннан шаулап качкан чәүкәләр кебек читкә сибеләләр. Киленчәкләр гадәттән тыш хәйранлык белән:
    – Оят булды гуй, кунакка яманлык кылдылар, – дип, кимперне тотарга, таягын алырга азапланып, тагы шау-шуны арттыралар.
    Өйдә утырган Биремҗан әкә бу тавышларны ишетүгә хәлне аңлап алган иде. Үзендә көтелмәгән бер гайрәт белән тиз генә таягын алды да, шау-шулы җәмәгать эченә килеп чыкты. Аны күрү белән яшь хатыннар теге кимпергә ныграк тотындылар. Ләкин ул бирешми, һаман дулый, тыпырчына, кизәнә...
    Аксакал бу гауганы тиз туктатты. Тавыш уңае белән килеп, тиле карчыкның беләгеннән тотты да:
    – Дивана кимпер, бу ни кылганын синең? Азым әкә минем кунагым булды гуй! Казакъ йортының каюсында өйгә килгән кунакка мондый яманлык эшлиләр? – диде.
    Халык тынды. Мондый гаделсезлеккә бары да оялып, кунактан гафу үтенделәр. Ләкин кимпер тиз айнымады. Үзен туктаткач, аның таяк белән сугышуы күз яше белән үкереп елауга әйләнде:
    – Байтүрә дигән яман эт минем карагым – бердәнбер улымны алды, урыс түрәне үтерүдә катнашкан дип ялганлап, ант ясатып, катрга җибәртте. Балаларымны ятим калдырды... Салык дип актык атымны саттырды... Атасына нәләт булгыры! Җиде бабаеңның каберен ачып... фәлән кылаем!.. Үзем карт кимпер, балалар яшь... Барыбыз ач утырабыз!.. Таң-сәхәр җылап үткәрәбез. Киң дала да безгә тар булып калды! – дип акырып, әллә нинди әрнүле, кызганыч тавыш белән үкерергә, чәчләрен җолкып еларга тотынды.
    Моны күреп, кечкенә ике бала үксеп җибәрде. Башкаларның да йөрәкләренә ачы кызгану төште, күзләренә яшь килде, һәммә кеше ниндидер авыр фаҗига астында калган кебек булды.
    Карчыкның елавы тагы талашка-бәргәләүгә әйләнәчәк иде. Биремҗан аксакал кунактан кат-кат гафу кулы сорады, кимпергә:
    – Куй, җылама, мин сине Сарсымбайга озатырмын; мал багарсың, киез басарсың, тамагың ач булмас! – дип тынычландырып, киленчәгенең ярдәме белән өйгә таба көчләп алып кереп китте.
    Кунак бу көтелмәгән, далада булмый торган тәхкыйрьдән* шаша калды. Ул, яше алтмышка җитеп, мондый хурлыкны күргәне юк иде. Һичкемгә һичбер сүз әйтмәде, авырлык белән күк аргамакка менде дә, Найман юлына карап, атны әйдәде.
    [* Тәхкыйрь – хурлау, мыскыл итү.]
    VIII
    Ләкин бу уңайга күп китмәде, тезгеннең сул ягын тартты. Күк аргамак үз юлын яхшы белүче иде; бу карт ялгыша дип, бирешмәскә теләде, һаман Найман ягына каерды. Азымбай каты итеп өзәңгене кысты, ачулана биреп, яңадан сул якны тартты. Шуннан соң гына ат, хаталык белән түгел, башка бер җиргә барабыздыр, ахры; дип буйсынды.
    Боларга каршы, яшь айгырны уйнатып, кулына озын корык тоткан бер казакъ килә иде. Җитәр-җитмәс туктала төшеп сәлам бирде.
    Һәр ике як:
    – Юл булсын!
    – Алай булсын!
    – Саламалайкем! Саламалайкем! – дигән сүзләрне әйтешеп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорагач, Азымбай карт:
    – Танабуга ыругысы, Магҗан баласы Арысланбайның җәйләвенә барыйм дип идем, – шушы көндә кайда күчкәннәрен белә алмадым, – диде.
    Корыклы казакъ сабырсыз айгырын тарта төшеп, көнчыгыш ягына карап:
    – Ә... нә... тора! – дип күрсәтте дә, санап сөйләп китте: – Күчемне, Кипкән Үзәнне үтәрсең, Чобар Айгырдан сулга борылып, Байҗегетне аша киткәч, алдыңда бер түбә күренер – әнә шул Яман-Чүл дигән җәйләүдә Арысланбай булыр!
    Карт, Сары-Аркада минем атым аяк басмаган урын юк, дип мактанучылардан иде. Казакъның сүзләре артыннан аның әйткән җирләре чыннан да берәм-берәм күз алдына килә барды, һичбер сүзен кайтарып сорамады.
    – Дәүләтең мул булсын, хуш! – дип, атның тезгенен бушатты, өзәңге белән бер кымтып алды да, каты җилдереп, китә бирде.
    Азымҗан әкә юл буенча атны ирегенә куеп кызу барды. Тик Күчемгә кереп берәүдә кымыз эчеп чыкты. Чобар-Айгырда өлкән ак тирмәнең артындагы иярле атларны, сыек кына төтен чыгарып яткан учакны күреп, кунак барын, ит пешкәнен сизенде дә, сәлам биреп керде. Таныш булмасалар да, хөрмәтләп каршы алдылар, хуҗаның янына утыртып, туктының симезе, җылкы казылыгының майлысы белән кунак кылдылар. Бу йортта тагы ике аяк кымыз эчте, берәүдән алып, аш сеңдерү өчен, насбай салды да, дәүләтең мул булсын, дөньягыз хуш булсынны әйтеп, юлына китә бирде. Күк аргамакның эче суырылды, сусаудан иреннәрен ялый башлады, күзләре ялтырады, шулай да, теге әйткән түбәгә менгәндә, кояш яңа түбәнәя башлаган иде әле. Бу калкуның өстенә чыгу белән картның күз алдына эзләп килгән җәйләвенең бөтен ягы ачылды. Ләкин ул моны яратмады. Күлләре юк, яки кайчандыр булып та корыган. Хәзер аның урынында малга да, адәмгә дә файдасыз бер кызгылт үлән үсеп килә. Башка җирләрдә дә үсемлек сыек, әле яңа күчкән булсалар да, ярым саргылт. Тик урыны-урыны белән генә әйбәт яшеллекләр күренә. Бу җәйләү аны күңелсез уйга алып китте: «Борынгылар зирәк булганнар, ау! Һәрнәрсәнең чамасына карап исем бирә белгәннәр: бу җәйләү дөрестән дә яман чүл икән», – диде. Кибеп, кызарып торган уйсуның кыйбла ягына утырган унлап тирмәгә карагач, Азымбай бер күз салуда уртадагы зур ак киез өйне күрде:
    – Арысланбайныкы шушы булырга тиеш! – диде.
    IX
    Бу тирмәләр белән кызыл уйсу арасындагы кутанда, бәйләүле колыннар янында, ак башлы хатыннар чиләк, корык тотып бия савып йөриләр иде. Карт атны уңга тартып, өйләрнең арт ягына чыкты. Ике тирмә арасында җылтыр күзле, кайбер калку күкрәкле киленчәкләр белән, җефәктәй кара чәчләрен җилкәләрендә тулкынландырып, башларына кечкенә кызыл кәләпүшләр кигән сылу кызлар ачык һавада җырлый-җырлый киез басалар, бер кимпер аларга юлбашчылык кыла; бүз балалар шулар тирәсендә бушны-бушка бушатып, киленчәкләр белән, сылулар белән сүз көрәштереп, бүген кич яныңа барсам кабул кылырсыңмы, дигән мәгънәне читләп аңлатып, шаярып йөриләр.
    Йортның бер ягында ике төрәнле тимер сабан, уру һәм чабу машиналарының бу дала тормышының уртасында күренүе карт өчен мәчет эчендә зур чәчле, тәреле урыс күренгән кебек ят булып тоелды.
    Карт боларның яныннан үтте, туры уртадагы өлкән ак тирмә артына барды. Анда бер ат янында берничә казакъ җегете тора, боларның берсе, яшьрәге, бөтенләй юлча әзерләнеп киенгәнгә охшый иде.
    Азым әкә якынлашуга, бу җегет аңа каршы барды:
    – Хуш киләсез! Яман-Чүл сезне күрмәгәнгә ун еллар үтеп инде, – дип сәлам бирде.
    Бу җегет – картның эзләп килгән Арысланбае иде.
    Кул бирештеләр. Мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша-сораша өйгә керделәр.
    Күп еллар элек Азымбай карт бу йортның кодасы иде. Дәүләте үсеп барган чакта җегетнең атасы Магҗан хаҗи белән якыннар иде. Ике яшьлек кызы Чулпанны дүрт яшендәге Арысланбайга әйттереп, бераз калым да алган иде. Кыз чәчәк авыруы белән дөньядан үтте.
    Партия талашлары бик кызып киткән заманда Азым әкә Байтүрә ягында булды. Магҗаннар Сарсымбайга кушылды. Шулай итеп, ике арада йөрешү-кунаклашу да тукталды.
    Үткәндәге ул якынлыклар өстенә, җегет өчен бу кунакта аерым бернәрсә бар иде.
    Арыслан шул көннәрдә генә сөргеннән кайтты, карт исә Сары-Арканың аяклы хәбәрчесе, партия, кабилә талашларының барлык интригаларының үзәгендә кайнаучы иде. Соңгы ун елдагы ара суыклыгын бөтенләй онытты, Арысланбай моның килүенә чын ихластан шатланды.
    Ул бүген иртә белән генә үзенең тамыры Карлыгач-Сылудан хәбәр алган иде. Кыз кичә кич үзенең кияве Калтайны кабул кылмый кайтаруын белдергән:
    – Кайтканыңа ике көн булды дип ишеттек... Тамырыңның хәлен белмичә, атаң урынына калган агаң Сарсымбайның йортына сәлам бирмичә торуың бер яман эш гуй, – дип әйттергән иде; Арыслан хәзер шунда барырга әзерләнеп ат иярләткән иде.
    Ләкин, карт килеп төшкәч, кичегергә уйлады: Байтүрә дигәннәре үлем түшәгендә ята; партиянең, ыругның эшләре бик гаугалы заман; сайлаулар да җитеп бара... Мондый вакытта найманнарның өлкәннәреннән булган Азым әкәнең килеп төшүе бушка булмаячагы мәгълүм иде. Шуның өчен дә Арысланбай Азым әкәгә ачык йөз күрсәтте, байларча җыештырылган матур, зур ак тирмәнең түренә, кадерле урынга утыртты, шунда йөргән киленчәккә ярым шаярып:
    – Борынгы кодагыз гаепләп китмәсен: туктының симезен суегыз, кымызны мул китерегез, – диде. Ләкин кунагының кәефе мондый уенчак булмавы хуҗаны бераз гаҗәпкә калдырды. Карт, гәрчә аз-маз уен-көлке сөйләсә дә, йөрәгендә ниндидер бер яра бар кебек сизелә иде. Җегет берничә мәртәбә сорарга дип авыз ачса да, өлкән адәм үзе әйтмәгәч, батырчылык кыла алмады. Мәгәр карт озак көттермәде, кымызның куәте тамырларга таралып, канны бераз кайната башлау белән, үзе серне ачты:
    – Атаң мәрхүм белән якын дус идек... Кызым Чулпан исән торса, киявем булачак идең; шулай булса да, мин бу җәйләүгә кунак булып килмәдем, – диде. Коргак-Күлдә булуын, Биремҗан аксакалга ни өчен килүен сөйләде, ахыр килеп, теге дивана карчыкның – Миндинең таягына тукталды.
    – Яшем, – диде, – алтмышны үтеп бара ятыр!... Бүз җегет заманымда тукалның җылкысын урлап бер тотылдым. Аркамны ярганчы кыйнадылар. Шуннан бирле һичбер адәм кул тидергәне юк иде... Бүген яман бер кимпер ил алдында түбәләп ташлады... Каршы әйтергә йөрәгем җитмәде... Гомеремдә бер мәртәбә авызым ябылды. Син, диде, җоны коелган яман этсен, Байтүрәнең ташлаган сөякләре өчен аның харам малын багучы, аның ил талап җыйган дәүләтен саклаучы яман этсең, атаңа нәләт... сакал... дип, үземне хур кылды! – диде.
    Арысланбай өчен бу гаҗәп бер хәбәр иде. Ихлас күңелдән картны кызганды, ләкин Азымбайның фаҗигасе тагын да тирәнрәк иде:
    – Шул акылдан шашкан кимпер мине акылга утыртты! Каршы ни әйтим! Эт булуым рас гуй. Мәгәр миңа һичбер сөяк тигәне юк. Би кылып сайламадылар, авылнай ясамадылар, булыс булуны төшемдә генә күрәм! Ара-тирә байның кымызын эчәм, итен ашыйм икән – казакъ йорты үзенең бу нигъмәтләрен далада каңгырып йөргән бичара нугай хәерчегә дә бирә түгелме?! Карт күңелем бозылып калды... Коргак-Күлдән Найманга кайтмыйча, күк Дөлделне Яман-Чүлгә тартуым – менә шуның өчен иде! – диде.
    Карт бу төнне Арысланбайда кунды. Жегет үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның шелтә кылачагын белсә дә, сәбәбен аңлагач кичерер дип уйлады. Кунак белән озак әңгәмә кылды. Үзенең йөргәннәрен, күргәннәрен сөйләде, соңгы ике елның талашларын сөйләтте.
    Азымбай әкә икенче көнне, итне ашап, кымыз белән әбдән мас* булып алганнан соң, үзенең актык сүзен әйтте:
    [*Әбдән мас булып алганнан соң – бөтенләй исергәннән соң.]
    – Балам, – диде, – Алтын-Күл җәйләвенә бар. Сарманнарга миннән сәлам әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем шушы сүземне ирештер: тауның ташы, ничаклы каты булса да, бер барып җимерелә икән! Диңгез булып җайрап яткан күлләр дә бер корый икән! Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды!.. Әгәр сезнең танабугалар, кара-айгырлар, кызылкортлар, сарманнар яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар... Сарсымбай минем сүзләремә колак бирсен!
    Илче кунакның бу кинаяләре җегеткә ачык аңлашылды. Аның күңелен шатлык белән тутырды. Үз ягыннан җавап итеп:
    – Инде, Азым әкә, безнең җәйләүнең юлын күрдегез! Танабуга йорты һәрвакыт сезне үзенең кунагы кылмакка тели! – диде. Шул сүз белән далага чыктылар.
    Атлар иярләнеп әзерләнгән иде. Карт, аягын өзәңгегә биреп, үзенең эчке зарын әйтте:
    – Ясаган иям тел бирде, акыл бирде, мәгәр малың булмагач, бу дөньяда кадерең юк икән! Байтүрәнең эте булып, яман кимперләрдән кыйналуым күп ел гомеремне кыскартты. Инде калганын адәм сынлы үткәрсәм иде!
    Озата чыккан җегетләр моны аңламыйча, аптырашып, бер-беренә карандылар. Илче Азым әкә белән Арысланбай атларына менделәр. Берсе Якты-Күлгә, берсе үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның сагынып көтеп яткан җәйләвенә карап, юлга төштеләр.
    X
    Җәйге челләнең кызгылт ут булып янып чыккан иртәнге кояшы белән дала уяна. Сарсьмбайның Алтын-Күл буена утырган җәйләве дә үзенең көндәлек тормышы белән кайный башлый.
    Иң элек куйлар кузгалалар. Болар бүген төндә ике мәртәбә юктан гына өркеп китеп, үзләренең әллә ничаклы йокыларын калдырганнар иде. Шулай да вакытыннан кичегергә теләмәделәр. Таң килү белән үзара акрын-акрын сөйләшә, тавышлана башладылар. Боларның шау-шуына, күзләрен тырнап, аксак көтүче – кечкенә буйлы Күчәрбай карт баш күтәрде: дөнья яктырган, күлдән сыек кына ак томан һавага җәелә, яшел сахраның үләнендә яңа чыгып кына килгән җәйге матур кояшның нурлары чык суы белән ялтырап уйныйлар. Ләкин болар картның арыган йөрәген кузгата алмадылар. Даланың ак таңнарын, мондый алтын иртәләрен ул үз гомерендә күп күрде, әгәр боларның һәммәсе бәрабәренә тагы бер генә сәгать йокы бирсәләр, аның ватылган сөякләре бәлки бераз ял итәрләр иде. Ләкин ул мөмкин түгел; кичә дә бай: «Соң китәсен, иртә кайтасың», – дип шелтә кылды...
    Күчәрбай авыр, акрын кузгала, берничә тапкыр исни, оешып каткан сеңерләрен селкенеп яза да, уртадагы тирмәгә бара. Башка һәммә халык йокыдалар иде әле. Тик йортның бөтен хезмәтләрен башкаручы тукал гына картның керүенә уянды, тузган чәчләрен төзәтеп, урыныннан торды да, йокылы тавыш белән куйчыга:
    – Күчәрбай әкә, төнлекне ачып җибәрсәңче! – диде.
    Карт яңадан тышка чыгып, җиргә чаклы сузылган кыл катыш җон арканны тартты, тирмәнең түбәсендәге киезне бер яккарак төшерде. Өй эче бөтенләй якты белән, иртәнге саф һава белән тулды.
    Ул арада тукал аксак куйчының барлык кирәген әзерләп бирде. Карт, кулына бер-ике тамчы су салып, керле сөлгегә сөртте дә, агач савыт белән бирелгән куе күҗәне – пешереп киптерелгән тары ярмасын ашап, кечкенә күн турсыкка салынган әйрәнне алып, йортка чыкты.
    Аның менеп йөри торган үгезе кутаннан ерак түгел, арканда куна иде. Шуны барып чишеп алды, агач иярен, иске киезен салып атланды да, юлбашчылык кылып йөри торган кәҗәләр артыннан, саны меңнәргә җиткән куйларны, болар тирәсендә йомшак тавышлары белән мегер-мегер килеп имәргә азапланган кечкенә, ап-ак матур бөтерек җонлы бүлтерекләрне, күп еллаган; зур мөгезле карт тәкәләрне куып киң далага, кояш каршысына таба әйдәп китте.
    Куй көтүе китүгә тукал, йортка чыгып, янәшә тирмәдәге Каләмпергә:
    – Җанын бармы үзеңнең?! Торсаңчы тизрәк! – дип, ачу белән кычкырды. Җавап булмагач, үзе эчкә кереп, ишек янында астына киез җәеп, өстенә капчык ябынып яткан берәүне аягы белән төрткәли башлады.
    Бу – һәр көн кояш белән бергә кузгалып, көн буенча лырт-лырт йөри, сыерын, биясен сава, самавыр куя, үгез җигеп күлдән су ташый, даладан кипкән тизәк җыя, савыт-саба юа торган, шуларны туктамый эшләп, иң соңыннан, ярты төннәр җиткәч кенә ята торган ялчы хатын иде.
    Тукалның типкәләвенә бер кузгалды, күзен ачып карады да:
    – И-я-ү... – дип, сузылып, яңадан йокыга чумды.
    Бай хатыны тагы ачуланып өстен ачкач кына тәмам уянып аякка басты.
    Тукал:
    – Су беткән, сыерга чаклы күлгә барып кайт, – диде дә, үзе комган алып далага таба юнәлде.
    Болар тавышына тирмә янындагы арбада йоклаган ялчы да кузгалды. Бер иснәде, сөякләрен шыгырдатып бер киерелде: «Ай, күп йоклап калганмын икән», – дип, зур кунычлы, киң табанлы, чалыш үкчәле иске итеген, буй-буй җыртылып, ямалып беткән бишмәтен киде. Билен җеп белән бәйләде дә, зур гәүдәсе белән эре-эре атлап мичкәле су арбасы янына килде. Анда Каләмпер үгез җигеп маташа иде:
    – Кичә бия тибеп уң кулымны шештерде... Аркалыгын тартып бирсәңче! – диде.
    Җегет минут эчендә үгезне кертте, аркалыгын бәйләде дә:
    – Әйдә, йөрә бир! – дип, каеш чыбыркы белән үгезнең сырт буена берне сызды.
    Ялчы хатын чиләген мичкәнең авызына тыкты да, атлар-атламас барган үгезне куалый-куалый күлгә китте. Бу вакыт далада зур шау-шу күтәрелде: үзара тешләшеп, тынычсыз айгырларга каршы чыелдашып, колыннары белән бияләр кайталар. Төн буенча йокламый каравыллаган көтүче Акан, иярле ат өстендә чабып, озын корык белән селтәнеп, атларны кутанга таба әйдәп килә.
    Җылкы кайтуы белән бөтен җәйләүдә уенлы, шау-шулы хәят* тагы да көчәя төшә.
    [* Хәят – тормыш.]
    Ялчы җегет кулындагы корык белән бияләргә каршы барды. Атыннан яңа төшкән җылкычыга карап, һәр көнлек гадәте буенча:
    Мал-җан амандыр, Солтан ага? – дип сорады.
    Солтан аңа күтәрелеп карамастан, арыган, йокы баскан тавыш белән:
    – Туры бия аксап калды, йөрәк итенә* бер-бер нәрсә кергән, ахры. Атабай картка күрсәтергә кирәк, – диде.
    [* Йөрәк ите – атның тояк астындагы йомшак ите.]
    Икәүләп колыннарны бәйләргә тотындылар. Барлыгы иллеләп савым бия бар иде. Боларның утыз бише Сарсымбайныкы, калганы икешәрдән, өчәрдән бүленеп, шушы җәйләүдәге фәкыйрь казакъларныкы иде. Бу авылдагы ун йортның тик өчесе генә биясез иде. Ялчы белән җылкычы, кайберләрен туп-туры кул белән, кырысракларын кечкенә корыклар белән тотып, җиргә кагылган тәбәнәк казыклар буенча сузылган арканнарга колыннарны бәйләп беткәндә, йокылы күз белән яшь киленчәк Айбала, тагын берничә хатын килеп, ирләргә юк-бар уен сүзләр әйтә-әйтә, болардан үзләренең колыннарын бәйләттеләр. Тукал, Каләмпер, тагын берничә ярдәмче хатын байның сыерларын савып беткәннәр, көтүче Әбеш боларны якты кояш астында ялтырап уйнаган Алтын-Күл буе белән, яшел сахраның чыклы үләне өстендә карасу зәңгәр эз калдырып, акрын гына куалап китеп бара иде инде.
    Колыннар белән эшләрен бетереп, тирмәләргә килгәндә, тукал самавыр куя, берсе сөт белән, берсе киез басар өчен су белән тулы ике зур казанның астына тизәк салып, янмаганга өреп азаплана, ялчы хатын Каләмпер уң яктагы кара өйдән капчык-капчык куй җоннары чыгарып, шуларны җирдәге камыш чыпта өстенә аударып азаплана иде. Сул кулдагы яңа ак тирмәдән урта буйлы, асыл киемле, сылу, мәһабәт, ләкин бераз йокылы кыяфәт белән байбичә килеп чыкты. Ул кичә кызы белән аңлашып сүз тынлата алмаганнан бирле кәефсез, караңгы күренә иде. Ялчыга карап:
    – Җолкынбай, ак өйнең төнлеген ач, уң яктан бераз киезен күтәр, – диде. Аннан казан тирәсенә килеп, җоннар чыгарып маташкан Каләмпергә ачулы, ләкин сабыр тавыш белән:
    – Мин кичә әйтмәдемме сиңа?! Хәзергә каралар, кызыллар калып торсын, элек нәгыз* ак җоннардан гына басарсыз! – диде.
    [* Нәгыз – яхшы, гүзәл.]
    Хатын каушап, калтыранып китте, ялварулы, үтенечле рәвештә:
    – Ай кодаем, ау! Акылым таралып калган гуй; сез кушканны онытып куйганмын, – дип, боларны ашыга-ашыга кире кертергә, тегеннән ак җоннарны ташырга тотынды.
    Үз өендәге вак-төяк эшләрен башкаргач һәрвакыт өлкән йортның хезмәтенә йөри торган яшь киленчәк Айбала да килеп җитте. Тукалның кушуы буенча, тирмәдән әле кибеп бетмәгән кортларны кояшка чыгарды, элеккеләре белән янәшә өченче казанны куеп, астына тизәк ягып, берничә көн буенча җыелган сөттән эремчек кайната башлады.
    Байның яшь хатыны зур самавырны чак-чак күтәреп уртадагы өлкән өйгә алып керде, чәй әзерли башлады.
    Бу вакыт сул яктагы ак өйдән йортның хуҗасы – калын җилкәле, тулы канлы, аз гына чал керә башлаган Сарсымбай үзе дә йокылы күзләре белән торып чыкты. Хезмәтче хатын, эшен ташлап, аңа сулы җиз комганны йөгертеп китерде. Бай, яшел үлән өстендә кояшта иркәләнеп, акрын, сабыр юынган хәлендә, Җолкынбайны чакырды:
    – Бәйләүдәге атларың бераз хәл җыйсыннар, боларны җылкыга* илт, аннан Кола юртак белән Бүртә айгырны алып кайт, бүген синең белән калага барып килербез, – диде. Үзе чәй әзерләнгән өлкән тирмәгә кереп китте. Ишеккә җиткәч, шунда, казан тирәсендә маташкан Айбалага карап: – Ах, киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңмы! – дип, эчкә атлады.
    [* Җылкыга – иркендә йөрергә.]
    XI
    Карлыгач-Сылу, күптән уянган булса да, кичәге күңелсезлектән соң анасына күренергә кыенсынып, күп уйларга гадәтләнмәгән башы белән үзенең авыр язмышы турында хафаланып, караңгы кайгы эчендә ята иде. Ялчы төнлекне ачты, югарыдан бөркелеп сахраның саф һавасы тулды. Уң якның киезен күтәрделәр, якты кояш нурлары кирәгәнең челтәрләре арасыннан кереп өйнең идәнендә, киез өстенә түшәлгән паласларда шакмак-шакмак булып уйный башладылар, сул якның ачыклыгыннан тыштагы яшел үләннәрдә кибеп барган чык тамчылары ялтырап күренде. Ләкин иркә Сылу һаман кузгалмады, түгәрәк тирмәнең уң як түренә, кирәгә буена куелган караватында чәчләрен туздырып, кечкенә, нәфис, алсу-ак аякларын кичке күлмәк эченә, үзеннән-үзе тулкынланып торган матур тәнен йомшак юрганнар астына яшерә-яшерә, һаман бер яктан икенче якка ауный бирде. Зиһенен нәрсәгә генә юнәлдерергә тырышса да, анасының кичәге сүзе аның колагыннан китми иде: “Телемне алмасаң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмәм!”
    Өченче көн кич җегете Калтай килде. Туй булмаганга, гадәт буенча, ата-анадан яшеренеп, киленчәк Айбала аркылы хәбәр итте. Карлыгач-Сылу кискен сүз белән:
    – Минем аңа кабулым юк, – дип җавап бирде.
    Җегет хурланган, киленчәкнең калымлык исеменнән ялганлап: каты наукасланып калдым, карагым үпкәләмәсен, дигән сүзенә ышанмаган.
    – Яхшы анадан туган ул яман кыз белән безнең Кара-айгыр йорты ни кылырга белер! – дип, каты ачу белән үзенең Байчобарын суга биреп, караңгы төндә кире кайтып киткән. Арадагы илче Айбала боларның барын да кызга шул көндә үк әйткән иде.
    Ләкин байбичәгә бу хәбәрне ишеттергәнме, яки ана йөрәге үзе сизенеп, кодалык йорты белән ике арада зур талаш чыгачагын уйлаганмы – иркә Сылу моны белмәде. Мәгәр анасы Алтынчәч бикә кичә кызын чакырды да, башта сөеп, иркәләп, ай ярымнан туй булачагы турында ишарә кылды; кыз баланы күз агыңдай кылып үстерәсең дә чит йортка җибәрәсең, ана күңеле өчен күп хәсрәтле бер эш бу, дигәндәй кинаяләр сөйләде.
    Карлыгач-Сылу башта сүз кайтармады, ахырдан түзмичә, анасының күкрәгенә капланып:
    – Чичәм*, ике күзем, ул адәмгә бармыйм мин! – дип, туп-туры әйтте дә, елап җибәрде.
    [* Чичә – әни.]
    Ана гадәттән тыш хафалы тавыш белән кызын юатты:
    – Өлкән нәселнең, яхшы атаның баласы булган бер җегет... Тәкъдирең шул... Яшь ярымнан әйтелгән, калым алынган!.. – дип озак сөйләде.
    Карлыгач, боларга карамастан, сүзендә нык торды, елавыннан туктап, ишек яңагына барып сөялде дә, актык сүзен әйтте:
    – Теләгәнеңне кыла бир... Калтайны яратмыйм, күңелем башкада... Әгәр көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләп алырсыз!
    Байбичәнең күңеле катты, шелтәле һәм үпкәле тавыш белән:
    – Телемне алмасаң, без биргән җегетне ташлап, кодалар белән талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ак сөтемне бәхилләмәм! – диде. Шуның белән сүз киселде.
    Кызның бөтен дала кояш нуры эчендә йөзеп, тышта мал-туар уйнап, җәйләү кызу кайнаган заманда тирмәдә ялгызы ятып очына чыга алмас уе менә шул күңелсезлекләргә бәйләнгән иде. Сарсымбайның казан янында эремчек кайнатып маташкан Айбалага йомшак тавыш белән: «Киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңчы!» – дигән сүзен ишеткәч, кызның йөрәге дерелдәп китте: атасы һәрвакыт “ялгызым” дип, “иркәм” дип кадерли, ул бәлки көчләмәс, сөйләп итәгендә еласам, бәлки күңеле кызганыр дип уйлады. Ләкин бу да шөбһәле иде. Чөнки Сарсымбай соңгы көндә никтер бераз хафалы күренә, үзенең сылу кызына йөрәгендә бер үпкәме, ачумы асрагандай бер хәлдә карый, үзен салкын тота иде. Кыз: «Ни кылыйм, башым җитми, ау!» – дип, тагын аптырауга чумды.
    Тыштан аяк тавышы ишетелде, кулларын сызганган килеш, казакъның тирән музыкалы көе белән акрын сузып:
    – Асылдың кыягындамы,
    Толпарның тоягындамы,
    Артык туган идең, ау!.. –
    дип җырлап, Айбала килеп керде.
    Кыз яткан җиреннән кычкырып көлә бирде, киленчәкнең җырының ахырын шаян тавыш белән үзе көйләп каршы алды:
    – Соңкардай чөелгән,
    Лачын костай* төелгән,
    Җиңсез фиран киенгән,
    Шаһзатдың* токымы идең, ау!..
    [* Костай – коштай.]
    [* Шаһзат (шаһзадә) – шаһ улы, патша улы.]
    Айбала фәкыйрь, ямьсез, ләкин ваемсыз, һәрвакыт шап күңелле, дәртле йөрәк бер хатын иде. Ишектән керүгә, әле һаман юрганнар эчендә иренеп яткан дусын шаяртып телгәләде:
    – Тирмәнең төнлегеннән якты кояш үзеңне карап тора. Тургайлар өй турында: «Карлыгач-Сылу, торсаңчы!» – дип сайрап, һавага менәләр... Иркә таем, син ни кыльп һаман ята бирәсен? Кузгалсаңчы – диде дә, караватка килеп, кызның юрганнарын тартып уйната, кытыклап үбә, шаярта башлады.
    Болар бик күптәнге дуслар, сердәшләр иде. Иркә кыз ачуланмады, тартып алган юрганнарын кире ябынып:
    – Тәнемне ачасың, сәүләм, мин киенмәгәнмен гуй!.. – дип, рәхәтләнеп уйнап, яңадан юрганнарына төренде. Баягы кара уйлар бөтенләй югалдылар.
    Шулай шаярышкан вакытта киленчәк кызның күз төпләрен, бераз тартылган яңакларын, әйтерсең, яңа күргәндәй гаҗәпләнеп карады да, кинәт уйнаудан тукталды:
    – Карагым, сиңа ни булды? Сулган гөлгә охшап калгансың гуй!.. – дип, иркәле кызгану белән йөзеннән үпте, икесенең дә зиһеннәре икенче якка китте.
    Шаяру бетте. Карлыгач-Сылу бераз хафалы тавыш белән:
    – Йокым начар булды, яман төшләр тынычлыгымны алдылар, – диде.
    Киленчәк ихлас күңелдән борчылды, кызның мендәрен каплап, тулкынланып яткан кара җефәк чәчләрен уйнатып, ярым кочаклады:
    – Иркә таем, – диде, – кичә Калтай белән булган эш өчен акылсыз сердәшеңне кичергән булсаң, төшеңне сөйлә, йөрәгеңне ач! – диде.
    Карлыгач авыр сулады:
    – Сәүләм, синнән яшергән ни нәрсәм бар? Сөйләсәң – сүз җитмәс, көйләсәң – көй җитмәс, бу киң даланың шундый бәхетсез бер баласымын гуй! – диде дә, уйга калды. Бераз кысык кара күзләренә нечкә хәсрәт төсе чыкты. Кара туткыллы үткен сылу йөзен ниндидер эчке бер борчу каплады.
    Ләкин Айбала киленчәк кайгы-хәсрәткә җиңелеп озак тора алмый торган адәм иде. Аның бетмәс уен дәрте дә яңадан күтәрелде, кызны тагын шаярта биреп:
    – Колынчагым, куйсаңчы юкны, мал, бәхет эчендә үсәсең, ил эчендә якты йолдыздай сылулыгың бар, тагы җитмәгәнең нәрсә? – дип, дусын күңелләтергә теләде. Бик сак, бик киная белән генә, икенче бер җегет күнелеңә хафа салып йөрсә кирәк, дигән мәгънәдә ишарә ясады.
    Кызның йөзе ачылды. Күзләрендә мәхәббәт нуры ялтырады, тулы карасу-кызгылт иреннәрендә елмаю уйнады... Гүя үз эчендә уйнаган щатлыкка, зиһенендәге матур хыялга карап, акрын гына:
    – Сизгерлегең бар, ау; җиңгәм!.. – дип, акрын гына көлде. Саф энҗедәй тезелгән вак тешләре ялтырап калды.
    Киленчәк кызның романын күптән сизә иде, Арысланбай белән ике арадагы тамырлыкның тирәнәюен дә чамалый иде. Ләкин бу дәрәҗәгә җитәр дип уйламый, яшь күңел бер тулкынлана да туктала, бу да шулай булыр дип карый иде. Мәгәр кичәге Калтай вакыйгасыннан соң аның алдында зуррак яра ачылды. Карлыгачның хәзерге сүзе аңа куәт бирде:
    – Чырагым, күңелеңне аңлыйм, мәгәр кара-айгырлар йорты бер яманлык кылмасын! Йөрәгем шуннан куркып калды, – диде.
    Бу куркыныч кызның үз башын да күптән хафалый иде. Ләкин күңелен тыя алмый иде. Моны дусыннан яшермәде.
    – Язганын күрербез, мәгәр мин Арысланнан бүтәнгә бармам дип ант эчтем... Анама да әйттем, Калтайга көчләсәгез, Карлыгачның гәүдәсен Алтын-Күлдән эзләрсез, дидем...
    Айбаланың куркуы җиңелде, хатынлык дәрте кузгалды. Кызны уенлы үпкә белән шелтәләде:
    – Арыслан – ир җегетләрнең асылыдыр. Аңа сүзем юк. Мәгәр дусыңнан моңарчы яшереп килүеңә күңелем рәнҗидер... Инде хәзер дә сөйләмәсәң, Айбаланың үпкәсе каты булыр, иркәм! – диде.
    Кыз урыныннан торды. Акрын, иренеп, төзәтенә башлады. Ярым ачы, ярым уен-көлке эчендә:
    – Үпкәләвеңне күрәм... Инде алайса тыңла, – диде дә, үзенең дүрт еллык серен ачып, сөйләп бирде.
    XII
    Казакъ илендәге зур туйларның берендә бүз балалар белән яшь сылулар кара-каршы утырганнар. Думбрасы, зөрнәсе белән шау килеп, уен-көлке кылалар, үләң-җыр әйтешәләр. Карлыгач ундүрт яшендә генә, мәгәр буйга җитү, йөрәгендә дәрт уянган бер кыз иде. Аның каршысында асыл киенгән, укалы бүреге, алтынлы кәмәре белән ялтырап, Кызылкортның бер җегете утыра. Мәгәр кызның күңеле моңа бармый. Җегетнең мактавына каршы каты чәнчеп, үләң белән җавап кайтара. Шул вакыт ишек ачыла, ялгыз бер җегет килеп керә. Бүз балалар, сылулар арасында кайнашып йөргән бер акын, тора биреп, кунак җегетне мактый башлый. Кыз аңа күз ташлый: озынча төз буй, яңа сызылып килгән куе кара мыек, маңгайга таба бераз киңәеп килгән акыллы йөз, билдә кәмәр, кулда камчы!
    Яшь йөрәккә ут төшә, кан кайный, мәгәр танымады, кем дип сорарга кыймады, сүз әйтергә теле бармады...
    Ахырдан түзмәде: «Кем иде ул? – диде. – Танабугаларның өлкәне Магҗан хаҗи дигәннең ялгыз баласы, диделәр. Мәгәр, диделәр, күңелеңне сузма. Найман иленең Азымбай дигән берәүнең айдай йөзле, камыштай буйлы бер сылу кызы – ул җегетнең калымлыгыдыр, диделәр. Хәер, диделәр, киң далада кызның да, җегетнең дә сылулары аз имәс гуй, диделәр.
    Мәгәр яшь күңел бу сүз белән тынычланырмы?! Адәмнең һичберенә әйтмәстән, аны эзли башлый.
    Айлар үтә. Сарсымбай авылы Җылкы-Батканнан менә шул Алтын-Күл җәйләвенә зур кәрван булып күчеп барган заманда яңадан очрашалар. Картлар, өлкәннәр, хатыннар һәммәсе арбаларга утырганнар, кайберләре дөягә менгәннәр. Карлыгач-Сылу, яулык ябынып, шул кимперләр белән утырып йөрсенме?! Ул кызлар, җегетләр белән ат өстендә уйнаклап бара... Шул вакыт каршыдан асыл айгырларны иярләп менгән ике кыз, өч җегет килеп чыга. Арада теге Магҗанның баласы да бар.
    – Юл булсын!
    – Юл булсын!
    – Сарсымбай әкәнең авылы Алтын-Күлгә күчеп бара ятыр.
    – Танабугадан Яшел-Сыртка кунакка китеп барабыз.
    Шул гади сүзләрдән соң арадан бер шаяны әйтә сала:
    – Кызларның сылулары, җегетләрнең асыллары кара-каршы килгән икән, бер уенсыз үтеп китәргә ярамас... Алышмы, бирешме? – ди.
    Карлыгач үз атын тарта биреп алга килә:
    – Безнең йорт алышка да, бирешкә дә әзер, уз чамагызны карагыз, – ди.
    Тезгеннәр тартыла, камчылар уйный, өзәңгеләр селкенә башлый, Якты кояш астында ачык далада, чаң* кузгатып, айгырларны тирләтеп, ат өстеннән бер-берен тартып алу белән уйнап китәләр.
    [* Чаң – тузан.]
    Сылу кызның бер яман уе бар иде, теге сызылган кара мыеклы җегетне юртагыннан тартып төшереп бер көлке кылсам дип ниятли иде.
    Астындагы елдам атны суга биреп, җегетнең каршысына килә дә, лачын коштай тизлек белән аның тезгенен тартып җибәрә, айгыры борылыйм дигәндә, култыгыннан тартып бер якка өстери, җегетнең астындагы ак юртак бераз кайшала биреп куя, мәгәр егылмый; җегет тиз генә әйләнә дә, кызның атына яман камчы бирә. Карлыгач тотып өлгер алмый; җегет аны куып җитеп, сүз әйтеп авыз йомылганчы бөркет коштай кагына биреп, Сылуның биленнән ала да үзенә тарта; ат туктый, кызның аяклары өзәңгедән, үзе иярдән чыгам дигәндәй асылып кала, егылырга рәт җитә.
    Бүз балалар яңгырашып көләләр, җегет кычкыра:
    – Җиңүчегә ни бирәсез? – ди. Карлыгач үзе дә көлеп җибәрә:
    – Җегетлегең зур, теләгеңне ал, – ди; һәр икесе ат өстендә булган килеш, җегет кызның гәүдәсен үзенәрәк тарта биреп, битеннән, тулы кызгылт иреннәреннән үбә дә, кире ияргә утырта.
    Алар – кыйблага; Карлыгачлар – төньякка карап китә бирәләр.
    Менә бу җегет – кызның хәзерге тамыры Арысланбай иде. Шул көн аларның беренче якынаюлары булды.
    Айбала бу хикәяне гаҗиб бер дәрт эчендә кайнап тыңлады. Бетермичә туктыйсы килмәде. Анда казандагы эремчекләр өчен байбичәнең шелтәсе көтсә дә, сүздән аерыла алмады, Карлыгач үзе дә бөтенләй ачылган, күңеллеләнгән иде инде. Шаяртыбрак дәвам итте:
    – Ике көннән соң үз йомышы белән безнең йортка бер киленчәк килде: кабулы булса, тамырлык арзуым бар, дип әйтә, диде. Эзләгән ир җегетем шул булса, кабул кылмаска амалым бармы? Йортның бер асыл җегете икән, телен алмаска кыюлыгым җитмәс, дип җавап кайтардым... Шул көзне сабый Миңсылу белән ике яшәрлек Куйбагарны әйттерделәр. Ул җегетнең нәселе белән безнең йорт ераграк булса да, кода шикелле булды... Кымыз катнашы китте!.. Асыл җегеткә безнең өйнең кунагы булырга җай ачылды. Шуннан бирле ул җегетне йөрәгемдә асрыйм... Иренендәге бал тәмен суырганым, эссе кочагымда аны йоклатканым бар... Мәгәр ике ел кичкәч, яман Байтүрә аны, ак патшага тел әйтте дип, ялган ант ясатып, җир аударды... Ерак илләргә китте...
    – Кайларда булды икән бичара җегет!
    – Моны белмим. Мәгәр миңа бер хат килде... Моның белән ни кылмага аптырадым. Укытырга ышанычлы бер адәм тапмыйча, ай буена, өстендә вак-вак итеп кара белән язылган шул ак кәгазьне күкрәгемдә сакладым. Башка юлы булмады, бер мумын* нугай молдасы килеп чыкты. Бер сум бирдем: фатиха кыл, никтер йөрәгем авырта, дидем... Бичара адәм иде, ышанды, бөти язып, тагарга бирде. Ахырдан аңа кәгазьне укыттым, гаҗәпләнеп күземә карады да: «Ай, чырагым, бөтием синең бу авыруыңа дәва булмас», – дип, көлеп китә бирде.
    [* Мумын – тыйнак, сабыр.]
    Киленчәк үз алдында ачылган бу фаҗигаләрдән тәмам югалып калды. Кызны күкрәгенә алып:
    – Мине кичер, җаным, моннан соң Калтай дип авызга алмам! Синең колың булырмын, мәгәр миңа бер сүз әйт: йортның хәле ничек булыр? – диде.
    Кыз уйлап тормады:
    – Җегетем кайтты, киләм дигән хәбәре бар, аны бүген һәр сәгать көтәм, ни теләсә шул булыр, мин һәммә нәрсәгә әзер, – диде.
    Килен куркып кызга карады, ләкин башка сүз белән борчымады:
    – Сәүләм җан, мине кичер, мин колың булыйм, – дип, ашыга-ашыга үзенең эремчекләренә йөгерде.
    Карлыгач-Сылу үзенең кайгысын гомерендә беренче ачуы иде. Җаны җиңеләйде, йөрәгендә кискен карар туды, шул карар белән урыныннан торды. Кечкенә аякларына Казан эше булган кызгылт төсле тар, нечкә матур итек, өстенә зәңгәрсу кара күлмәк киде, кара чәчне үрмичә, бәйләмичә, озаклап тарап, тулкынландырып аркасына таратып җибәрде. Яшьрәк вакыттагы кечкенә кара кәләпүшне башының бер ягынарак салды да, көннең эсселеге белән, хатын-кызның, малның шау-шуы белән кайнап торган далага чыкты.
    XIII
    Уртадагы өлкән өй белән ялчылар өчен ясалган читке кара-соры тирмә арасында җырлый-җырлый киез басучы хатыннар Карлыгачны:
    – Күк кояшы, минем Сылуым йокыдан торсын дип, сабырсызлык белән көтсә дә булдыра алмады, үз юлы белән китә барды, – дип шаяртып каршы алдылар.
    Эремчек эшен бетереп киезгә тотынган Айбала:
    – Карагым, без арып калдык, бераз булышсаңчы! – диде.
    Кыз карчыклар белән исәнләште дә, көлеп җавап кайтарды:
    – Әкәм белән чичәмә зур үпкәм бар: мине бу һөнәргә өйрәтми калдырганнар, – диде. Айбала тагы:
    – Моңа өйрәнәсе юк, күңелеңдә дәрт булса, бер күрүдә беләсең, – дип шаяртты.
    Сылу, иркәләнеп, аның сүзен бүлде:
    – Өлкән аналар гаеп кылса да әйтим, бу эшкә күңелем дә юк, – дип көлде.
    Киез басу эшендә юлбашчылык кылган ак чәчле, керле күлмәкле, җимерек борынлы карчык:
    – Өйрәнми куя бир, сәүләм. Кыз чагың – алтын чагың, ни әйтсәң шул килешә, ни кылсаң шул ярый... Мәгәр, каената йортына килен булып төшкәч, аял көне – эт көне гуй, балам... Анаң канаты астындагы вакытның кадерен бел, уйна да көл! – диде.
    Киленчәкләр:
    – Кимпернеке дөрес, ау, кыз чагың – алтын чагың, килен булгач хәл яман, – диешеп, бүрәнә кебек уралган киезне җәеп җибәрделәр дә, казандагы эссе суны китереп сибә, кайбер нечкәрәк җиренә яңадан җон кушып баса башладылар.
    Өлкән тирмәдән байбичә Алтынчәчнең тавышы ишетелде, кыз анасына барыйм дип борылганда, өйләренең артына ике тәгәрмәчле арбага ябык үгез җиккән бер кимпер килеп тукталды. Киез басучылар эшләрен ташлап арба янына җыелдылар. Айбала:
    – Хуш килдең, чичә! – дип, кунакны ярым күтәреп әрҗәсеннән тартып төшерде.
    Бу – Әхмәт авылының әлеге Азымбайны кыйнаган дивана карчык иде; байның ялчысы Җолкынбайга, ераграк булса да, кардәш иде. Каршы алучыларга кул биреп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашып бетәр-бетмәс, ярым каһәрләп, ярым елап, үзенең йөрәген ачты:
    – Илнең Байтүрә дигән эте бердәнбер карагым улымны, урыс түрәне үтергән дип, ялганлап ант ясап, гуаһ* табып, катрга җибәрде, актык җылкымны салык өчен дип саттырды... Акылдан язган бер кимпермен... Кая барыйм? Биремҗан әкә әйтте: «Үзеңнең энең янына, Алтын-Күл җәйләвенә барсаң, Сарсымбай сиңа тамак та бирер, кием дә бирер, малын батарсың, киезен басарсың, җебен-арканын ишәрсең, – диде. Өлкән аксакалның телен алмаска амалым бармы? Үгеземне җиктем дә юлга чыктым... Ни кылыйм, үлем көтеп йөргән бер карчыкка кабер табылмасмы?! – диде.
    [* Гуаһ – танык, шаһит.]
    Шуның артыннан ук, бутап, ялгыштырып, Байтүрәнең илчесе Азым әкәне түбәләвен сөйли башлады. Карчыклар, киленчәкләр аны:
    – Син Җолкынбайның якын кардәше гуй, үзең бу авылда үскән бер адәмсең, җылавыңны куй, Сарсымбай бар чагында ач үлмәссең, – дип юата калдылар.
    Карлыгач-Сылу кунак кимпернең таягын алды да, өлкән өйгә атасы Сарсымбайга йөгерде.
    XIV
    Кыз ике көннән бирле атасы белән үзе арасында ниндидер бер салкынлык сизә иде, кан дошманның илчесе кыйналу хакындагы сүз белән аның күңелен алмак булды. Ул кергәндә Сарсымбай түгәрек тирмәнең түрендә чәй эчеп утыра иде. Иркә Сылу, бик чак кына каушап, ләкин назланып, атасына барды, акрын тына елмайды:
    – Әкәм, – диде, – кызың сиңа бер хәбәр белән килде, ни нәрсә бүләк кыласың? – диде.
    Казакъ Карлыгачны янына алып, чәченнән сөйде:
    – Колынчагым, син минем ялгызым гуй! Синнән кызганганны эт ашасын! Сүзеңне әйт, ни сорасаң шуны бирәм, – диде.
    Кыз, бөтенләй шатланып, йөзе, күзе балаларча саф шатлык белән нурланды.
    – Ай, әкәм, ел буенча күк толпарның баласы ала айгырны сорыйм, әле булса биргәнең юк! – диде.
    Карт камил кәефләнде: Карлыгач-Сылу аның бөтен дөньяда иң зур шатлыгы булган баласы иде, мондый иркәләнү вакытлары сирәк була иде.
    – Ярый, – диде, – әйтәчәк хәбәрең яхшы, булса, бүген җылкыга барыйк, ала айгырны алып кайт, синеке булсын! – диде.
    Карлыгач кире йөгереп чыкты да, чәче тузган, өсте-башы керләнеп беткән карчыкны җилтерәтеп алып керде, үзе туры атасына барып:
    – Менә бу аның Байтүрә илчесе Азымбай чалны түбәләгән таягы, – дип, кәкре бер агачны сандыкка сөяде. Үзе самавыр янына утырып чәй эчәргә, әткәсенә ясарга тотынды.
    Сарсымбай утырган килеш кимпергә:
    – Юл булсын, чичәм, өйнең түреннән утыр, – диде.
    Карчык чәй янына, җирдәге киезгә утырып, мал-җанның аманлыгьн, ил-көннең саулыгын сорашканнан соң, Биремҗан аксакалның сәламен әйтте:
    – Әгәр кумасаң, синең катыңа сыенырга килдем, – диде.
    Бай:
    – Казакъ йортында мондый сүзне сөйләмиләр, дала киң, җәйләү зур, безнең йортта бер кимпергә генә урын табылыр, син үзең бу авылда үскән бер адәмсең гуй, – диде.
    Карчык үз гомерендәге иң зур вакыйганы акрын, сабыр, ләкин байтак бутап, кайбер вакыт Байтүрәне күз алдында күргән кебек сөйләп бирде.
    – Байтүрәнең, – ди, – күк аргамагын менгән, көмеш иярен тарткан, камчысы кулында! Моны күргәч йөрәгем чыдамады, таягымны алдым да, чыкканын көттем... Ник килгәндер, белмәдем, мәгәр: «Атаңа нәләт булган Байтүрә... Бу синең адәмме?” – дидем... Аксакал үзе әйтмәде, өлкән адәмнән сорарга телем бармады... Син, – дидем, – атаңа нәләт Байтүрә, җиде бабаңның каберен ачып... фәлән кылаем... сакал!..» – дидем дә Азымбайңың башына таяк белән үрмәләдем... «Син, атаңа нәләт, – дидем, – син жоны коелган бер этсең, Байтүрәнең ташлаган сөяге өчен аның харам малын багучы, ил талап, җыйган дәүләтен саклаучы бер яман эт син, атаңа нәләт... сакал!» – дидем. Кыйнарга бирмәделәр... Җылап үксеп, төнемне саташып үткәрдем дә, сиңа килдем.. Аксакалдан сорарга базмадым, мәгәр ул Азым дигән карт эт безнең илне шул яман эт Найман балаларына карату өчен килгән булса кирәк... Киленчәк шулай әйтте...
    Тышта ат аягы тавышы ишетелде, кимпер белән Карлыгач-Сылу чыгып киттеләр.
    Кулларына камчылар тоткан, көннең кызулыгына карамастан зур итек, көпе, колакчын кигән дүрт казакъ килеп керде.
    Сәлам бирделәр.
    Бай:
    – Юл булсын! – диде.
    Кунаклар, үз дәрәҗәләренә карап, кайсы түргә, кайсы түбәнрәк, аяк бөкләп утырдылар. Арадагы юан, симез, Этбай исемле бер казакъ:
    – Кашкарбай хаҗиның елы тулган көн икән. Шуңа бата кылырга китеп бара идек... Мал-җанның аманлыгын белик, өлкән йорт кымызыннан дәм татыйк, яхшыларга сәлам бирик дип уйладык, – диде.
    Бай хуш килдегезне әйтте; тукал кереп, ишек төбендәге зур сабаны пешкәк белән берничә кат шапырды да, өлкән табак белән Сарсымбайның алдына кымыз һәм бер ничә савыт китереп куйды.
    Дөньяның, йорт-илнең саулыгыннан, күчәргә җәйләүләр бетеп баруыннан, зур күлләр, асыл сахралар урыс түрәләргә китеп, казакъ өчен мал йөртергә генә түгел, балаларын күмәргә каберлек тә калмавыннан күп сүз булды.
    Бай, шапыра биреп, шапыра биреп кымызны салып торды. Җәйләүдән Байтүрәнең үләм дип авырып ятуына, ул дөньядан кайтса, яңадан партия талашы башлануына күчтеләр.
    Ул арада ак урамалны сарган, сабыр, мәһабәт Алтынчәч килеп керде. Кунаклар, урыннарыннан кузгалмыйча гына:
    – Аманмысыз, байбичә? – диделәр.
    Хатын, күтәрелеп карамыйча, ишетелер-ишетелмәс кенә:
    – Шөкер! – дип җавап кайтарды да, түрдәге сандыклардан берсен ачып, нидер ала башлады.
    Сүз яңа вакыйгага күчте.
    Байтүрә партиясенең, Найман ыругсының юлбашчыларыннан Яңгырбай дигән зур байның кызы җиде яшьтә икенче бер байның улына әйттерелгән икән. Калымлык башка берәүне сөйгән. Шул кызны бүген төндә дүрт җегет ат менеп килеп урлап алып качканнар. Бүген ике йорт арасында, алач әйтеп, гауга чыгарга торадыр ди.
    Аңарчы үз эшендә булган Алтынчәч, сүз моңа күчкәч, сандыгын ябып, мәҗлескә таба әйләнде. Берничә сөаль бирде; чөнки бу кодалык бөтенләй Байтүрәнең өлкән хатыны Рокыя байбичәнең осталыгы белән эшләнгән иде. Бу ике байбйчә исә яшь вакытларында матурлык белән, аннан соң байлык белән илдә өстенлек өчен ярышучылар иде. Хатын сабырлыгын җуйды, йөзенә җылан зәһәре чыкты. Кунакларга әйләнеп, начар яшерелгән шатлык катнаш агулы тавыш белән сүзгә кушылды:
    – Рокыя байбичә Тургайбай хаҗиның туенда, күп җәмәгать алдында, миңа иблистәй мактанып әйткән иде: «Кирәксә – мал бирәбез, кирәксә – кыз бирәбез, кирәксә – җир аударабыз, мәгәр үз теләгәнебезне кылабыз», – дигән иде! Инде күреп карыйк. Найманнар белән җегетнең кардәш-ыругысы, алач кычкырып, бер-берен канга батырса, малын-җылкысын куып китсә, Байтүрәнең данабикәсе ни нәрсә кыла белер икән! – диде.
    Мосафирлар бу ике бичә арасындагы талашны яхшы беләләр, Байтүрә белән Сарсымбай арасындагы илгә баш булучылык көрәшенә караганда да, бу ике матур, акыллы байбичә арасында хатыннарча зәһәрлерәк, ялкынлырак дошманлык барын күптән күрәләр иде.
    Хуҗаның күңеле өчен бер сүз әйтүне кирәк таптылар, түрдәге калын казакъ, бикәгә карап:
    – Борынгыларның бер сүзе бар: «Корымаган кое булмас, ярылмаган таш булмас», – дигәннәр. Рокыяның хәле дә шуңарга охшап калса кирәк, – диде.
    Кунаклар, савытларын бушатып, чыгарга уйладылар, ләкин Алтынчәч:
    – Юлыгыз ерак, көн бик кызу, сау малдан да берәр аяк татыгыз, – дип, кечерәк бер сабадан тагы кымыз китереп утыртты.
    Кунаклар эчеп, бит сыйпадылар.
    Авыл тиздән күчәчәк булганга, алда барачак Кызыл-Ком җәйләвен барып карап кайтам дип, Сарсымбай да чыгып китте.
    Байбичә табакны, аякларны алып куйды да, яңадан сандыгын ачып; ниндидер кәгазьләр актара башлады: ай ярымнан Карлыгач-Сылуның туе булырга тора, партия, сайлау талашлары да ерак түгел, боларның һәр икесенә күп чыгым кирәк булачак, малның хакы да күтәрелгән диләр. Шуңа күрә, бай якын арада җылкыдан, куйдан, үгездән барлыгы бер илле баш караны шәһәргә сатарга кудырмак була. Кайберләренең язулары югалган, байбичә хәзер шуны эзли иде.
    XV
    Даладан бала елаган тавыш килде. Кем икән дип уйларга өлгерә алмады, – бөтенләй ир балаларча киенеп, чәчләрең кырдырган бер кыз бала үкереп елап килеп керде дә, яман көйсезләнгән хәлдә:
    – Куйчы карт Күчәрбай миңа үрдәк йомыркалары алып кайткан иде. Кәримнең маңкасы шуларны урлаган да, миңа бирми ятыр... – дип, өзгәләнә башлады.
    Байбичә, эшен ташлап, каты тавыш белән тышка кычкырды:
    – Китерегез шул Кәримнең яманын! Иртә юк, кич юк, әле йомыркасын, әле башкаларын талап, минем Гөлчәчәгемне кан җылатып йөри шул эт баласы!
    Бу тавышка ишек ачылды. Ертык күлмәкле, ябык, кара-сары йөзле, нурсыз ач күзле бер киленчәк керде. Үзе белән сигез-тугыз яшьлек бер малайны уң колагыннан өстери иде. Бу бала бөтенләй ялангач, корсагы зур, аяклары кыска, кәкре, такта кебек җәелгән кап-кара пычрак битенең уртасында ике тишек кебек кенә торган танавыннан маңка салынган иде. Үзе суярга илткәнен сизенгән кәҗә кебек туктаусыз акыра иде. Хатын, бусаганы атлауга, байбичәнең йөзенә туры карап, үзе бераз иелде, уң тезен җиргә тидерә язганчы бөкте. Соңра күтәрелеп бикәгә таба берничә атлады да, тагы үзе иелеп, сул тезен җиргә тидерде. Түргә якынайганчы шулай иелеп, тезләренең әле уңын, әле сулын җиргә тидергәнче бөгеп килде.
    Бу – шундый гадәт иде. Яңа яшь киленчәкләр, байның өлкән өенә, өлкән хатынына башлап кергәндә, олылау йөзеннән, шулай итәргә тиешләр иде.
    Моны үтәгәч, киленчәк курыккан тавыш белән:
    – Әйтсәм, мине тыңламый. Сезнең алдыгызда күп оятлы булам, – дип, баласының гөнаһсына үзенең катнашы юклыгын аңлатырга теләде.
    Малай елавыннан туктамады, әллә нинди бер иске кәләпүш ертыгына салган йомыркаларын бирмәс өчен бот араларына тыкты, үзе кызганычлы елау белән:
    – Мин аныкын алмадым, күл буеннан, камыш арасыннан үзем җыйдым, – дип, дөнья куптарып акыра иде.
    Ләкин байның ир малайларча киенеп, чәчләрен кырдырган матур, назлы сабый кызы Гөлчәчәк тә үз дигәнен кылмый калырга чамасы юк кебек күренде.
    Байбичә кызып, сыктап барып, камытлар арасыннан кургашын башлы каеш камчыны тартып алды да, малайга ташланды:
    – Бирмәсәң, битеңне ярам! – дип, туп-туры йөзенә кизәнде.
    Ялангач, пычрак кара малай куркып, тагы яман акырып, йомыркаларын ташлап чыгып качты. Гөлчәчәк күз яше ара көлеп, шатланып, йомыркаларны алды да, кәләпүш ертыгын бармак очы белән генә тотып ачык ишектән далага ыргытты.
    Фәкыйрь киленчәк чыгып китте.
    Байбичә, сандыкларын бикләп бетергәч, Айбаланы чакырды. Күршедә бер карчык каты авырый иде, кичә шул, Алтынчәч кереп чыкмасмы икән, дип әйттергән икән. Килен: хәле авыр, тамагым кибә дип зарлана, диде. Бикә кечкенә турсыкка кымыз салдырды, кечкенә бер казылык белән майлы ял алды да, авыруның хәлен белергә, авыл читендәге тирмәгә таба китте. Аның белән Айбала да чыгып, яңадан киез басучы хатыннарга кушылды.
    Кояш югарылана. Көн кызганнан-кыза бара. Урмансыз, таусыз, зур елгасыз сахраның һавасы әйтерсең үз алдына көеп, үз эчендә янып, куырылып тора. Бу коры, җилсез, тын эсселектән даланың төрле ягында, көмеш тулкыннары белән уйнаган диңгез кебек, сагым (мираж) ялтырый. Малларның түземсезләре кайта башлыйлар. Украсына чыдый алмаган кысыр бияләр, үгез башмаклар койрыкларын чәнчеп, ялан туздырып чабып киләләр дә, күлгә төшәләр. Куйлар кызудан, чебеннән сабырсызланып, борыннары белән җир сөртеп, пыр-пыр килеп кайтып кутанга тулалар. Боларның артыннан иреннәре көеп, хәле бетеп, кечкенә буйлы, ябык гәүдәле, аксак карт куйчы Күчәр өстерәлгәне ерактан күренә. Ялчы хатыннар, Айбала, тукал, теге яңа килгән дивана кимпер тагы мал тирәсендә азаплана башлыйлар, авыруларын карыйлар, куйларны савалар, бүлтерекләрне саныйлар. Кояш төшлеккә менә, һава көйдергәннән-көйдерә бирә.
    XVI
    Карлыгач, бу кызуда янып, бүз балалар, киленчәкләр белән шаярып арыгач, тирләп-пешеп ак өйгә керде. Төнлекне япты, кояш карамаган якларның киезләрен бөтенләй күтәреп, өч яктан кирәгәләргә челтәрләрне сөяде. Тирмәдә беркадәр талгын һава булды. Шуларны бетереп, үзенең кул эшен алырга гына торганда, шатлыгыннан кая басарга белмичә Айбала килеп керде дә, кызны кочаклап үбә башлады:
    Карагым, сөенечеңне әйт: тамырың килде! – диде.
    Карлыгач:
    – Сәүләм, җаным, җиңгәм! Зур бүләгем юк, яңа теккән ак күлмәгем синеке булсын! – дип, киленчәкнең биленнән алган хәлендә, ашыгып тышка ташланды.
    Хәбәр дөрес: өлкән өйнең артында көмешләнгән иярле сылу айгыр көннең кызулыгыннан, йөрүдән тирләп, башын чайкап тора; аның янында тукал, дивана кимпер, тагы берничә хатын күренә; болар уртасында башына укалы бүрек кигән, чуар кием өстеннән кара алтынлы кәмәр буган, урта буйлы, текә киң маңгайлы, карасу йөзле, тараеп килгән иякле, сызылып чыккан кара мыеклы, ялтыр кара чәчле, тулы канлы, камыш буйлы бер җегет, кулындагы камчысын уйната биреп, көлә-көлә нидер сөйли. Кызның йөрәгенә тулкын йөгерде, каны башына китте. Айбала курка калды, Карлыгач-Сылу бу яман телле, гайбәтчел кимперләр алдында яшьлек кылмагае иде дип уйлады. Ләкин кыз үзен бер минутта кулга алды, атлавын акрынайтты, ачык, шат елмайды, эчке мәхәббәтле, ягымлы тавыш белән:
    – Ак патшага кара тел әйтеп даладан сөрелгән минем тамырым өчен юллар ак булсын! Казакъ йорты еллар буенча сине дүрт күз белән көтте, – дип күреште.
    Кунак җегете Сылуның нәфис, кечкенә, йомшак кулларын җибәрмичә бераз кысып, ләкин нурлы кара күзләрен аңардан алмыйча, тамырының сәламенә каршы:
    – Казакъ йорты үзенең җир аударылган баласын искә алгандырмы, юктырмы, мәгәр Арысланбай бу җәйләүләрнең алтын көннәрен сагынып ерак илләрдә күп моңлык кылды, – дип, кызга киная ташлады.
    Бу сүзләрдән Карлыгач-Сылуның кара туткыллы сылу йөзенә, нечкә хәсрәт пәрдәсе белән өртелгән матур, кара күзләренә нур чәчелде. Бераз гына да уйлап тормыйча, тамырына елмайды, аңа каршы шундый ук киная ыргытты:
    – Кунагым, – диде, – хафа булмасын, мал-җан аман, йорт-ил исән. Алтын-Күлнең ак кошлары турында югары һавада кара соңкарлар күп әйләнде, мәгәр тәкъдир саклады! – диде.
    Кинаяләрне җегет белән кыз үзләре генә түгел, башкалар да аңладылар. Шаян, үткен, ләкин сак киленчәк Айбала, яратып көлә төшеп, сүзне икенчегә борды:
    – Чит илләрнең җир-суы килешкән булса кирәк, безнең Арысланыбыз киткәндә бала сыман иде, ике елда әбдән мыктый*, тәвер җегет булып кайткан, – диде.
    [* Әбдән мыктый, тәвер җегет – бөтенләй таза, чибәр егет.]
    Тукал да, йортның бу арада иң өлкәне булганга, кунакны сагынулары, аның язмышы өчен хафаланулары турында берничә сүз әйтте. Аңарчы ахмакча елмаеп торган дивана карчык та телгә килде:
    – Ай кодаем, ау! Ашыйсы ризыгы бетмәс, башы исән булса, адәм баласы бер кайта икән... Минем Шакирым үлеп калган булса кирәк! – дип, үкереп елап җибәрде. – Атаңа нәләт... Байтүрә... җиде бабаңның каберен ачып... – дигән кебек мәгълүм тиргәүләрен тезә башлады.
    Айбала уңайсызланды, кимперне:
    – Кунак алдында оят булды гой, чичәм, – диярәк, бер якка тартты.
    Тукал кымыз салып китерү өчен уртадагы өлкән тирмәгә китте. Карлыгач-Сылу белән кунак җегет Арысланбай, йортның әдәпләре буенча, акрын, сабыр рәвештә сөйләшә-сөйләшә, ак өйгә юнәлделәр. Ләкин үзләре ут эчендәләр иде.
    Түгәрәк киез өйнең эченә кереп, артта ишек ябылуга, илнең гадәте, йоласы, тышкы вәкаре бер секундта каядыр очтылар. Кызның сабыры бетте. Акылдан шашып, йөзе агарынган хәлдә, үзен-үзе белмичә: «Карагым, иркәм, үләм, ау!..» – дип, җегетнең көчле кочагында югалды. Дөньяны, адәм кайнап торган даланы оныттылар... Җир, күк әйләнде, аяк астындагы туфрак каядыр китеп, караңгылык алды. Айлар буенча озак сагыну утында газапланган йөрәкләр, эчке сөю ялкынында эреп, бергә яндылар. Кайнаган каннар, томаланган күзләр, янып көйгән иреннәр озак, каты үбү эчендә хәлдән тайдылар...
    Тыштан ниндидер каты тавыш ишетелгән кебек булды. Кыз һушына килде, керәләр бугай дип, тузган чәчләрен рәтли-рәтли, ишеккә таба ташланды, ләкин берәү дә юк иде. Җегет, яңадан кочагына алып, Сылуның тулы канлы, карасу кызгылт иреннәреннән үпте...
    Карлыгач:
    – Харап булырбыз, өстебезгә килерләр, – дип, көченнән язган гәүдәсен гүя җәберләп читкә таба тартты да, өстендәге күлмәген рәтләде, йөзен, башын каплаган чәчләрен тиз генә тарап, кулбашларына төшерде.
    XVII
    Ишек ачылды, зур чаган табак белән кымыз күтәреп тукал керде. Аның артыннан байның кечкенә кызы Гөлчәчәк, йөгереп килеп, кунакка сыенды. Арыслан аның башыннан сыйпап йөзеннән сөйде дә, кулындагы ашыкларын карап, кайдан алуын сорашып, ике конфет бирде. Бала теге йомыркалар белән булган иртәнге талашын сөйли башлады. Яшь хатын фаҗигане сизә иде. Ләкин катнашырга йөрәге җитми иде, хәзерге ире белән үзе дә бәхетсез булганга, кайсы хәерле булачагын уйлап очына да чыга алмый иде. Карлыгач-Сылуның яңаклары кызарып януыннан, күзләрендәге ялкыннан, киемнәренең бөтәрләнүеннән эшнең җаен сизенсә дә, аз гына булсын шөбһә күрсәтмәде, гөнаһсыз елмаю, ышанулы тавыш белән кунакка:
    – Арыслан иркәм, сезне без генә түгел, бала да сагынганын күрәсезме? – диде. Утырырга өндәп, кымыз сала башлады.
    Җегет җавап биреп өлгермәде, сабыр белән, вәкарь белән атлап, салкын караш белән байбичә килеп керде. Ләкин кунакны күрүгә аның йөзе ачылды, күзләрендә, иреннәрендә елмаю уйнады.
    Җегетнең анасы мәрхүм Гөлсем бикә белән Алтынчәч якын дуслар иде. Әгәр партия, ыруг талашының интригалары кара-айгырлар белән кода булуны лазем итмәгән* булсалар, бәлки, ул Арысланны кияү итәргә дә каршы тормаган булыр иде. Тәкъдир башкача чыкты, ләкин һаман да, анасына хөрмәт йөзеннән, бу җегетне дә чын күңеленнән якын күрә иде. Бусагадан атлар-атламас ук:
    [*Лазем итмәү – тиеш күрмәү.]
    – Хуш килдең, балам! – дип сәламләде.
    Арыслан торып, кул биреп күреште, аманлык сорады. Бикә кымыз мәҗлесенә таба утыра биреп:
    – Күршенең бер кимпер үләм дип ятыр икән, шуның хәлен белим дип барып, озаклап калганмын... Гөлсем иркәмнең баласын каршы ала алмадым, оят булды, – диде.
    Кунак, кымыздан авыз итә биреп, ерак җирләрдә бу йортны сагынып күп кайгырганын сөйләде. Байбичә:
    – Чичәң Гөлсем бикә белән ахирәтлек булып гомер кылдык. Сине үз балам кебек күрүче идем, киткән вакытыңда күрми калгач йөрәгем парчаланды... Инде тыныч аяк белән кайткан булсаң иде. Бала дип, җан дип, күңел шатлыгы белән үстерәбез дә, көннең берендә аерылып калабыз! – дип, урамал очы белән күзендәге яшен сөртте.
    Тыштан ат аягы тавышы ишетелде. Сарсымбайның калын, акрын тавышы килде. Гөлчәчәк:
    – Әкәм кайтты, әкәм кайтты, – дип, тышка атылды. Башкалар да кузгалып каршы чыктылар.
    Байның, күчәчәк җәйләүне карап, иртән китүдән яңа кайтуы иде. Арыган, янган иде. Хатыннар белән бергә Арысланбайны күргәч, кинәт җиңеләеп китте. Салынкы кабаклары күтәрелде, симез йөзенә шатлык чыкты. Дуслык шелтәсе белән:
    – Атасы урынына калган агасы идем... Кайтканына ике көн булды, безгә һаман сәламе юк дип үпкәләп торадыр идем, – дип күреште, аманлык сорады.
    Бары бергә яңадан, баягы ак өйгә түгел, уртадагы өлкән тирмәгә керделәр. Тукал үзенең хезмәтләренә китте. Төнлеге ябылган, киезләре күтәрелеп, челтәр куелган бу тирмәдә һава бераз талгын иде. Бай, кунак белән сөйләнә-сөйләнә, башындагы очлы бүреген, өстендәге көпесен салды, кып-кызыл, симез җилкәсен, муеннарын сөлге белән сөртте дә, кунакның уң ягыннан түргә аяк бөкләп утырды. Карлыгач, теге өйдән кымыз кәсәләрен алырга дип чыгып, тукалны күрде.
    – Апам, – диде, – кунакның кадерлесе килде. Туктының симезен суйдырып, казылыкның, ялның майлысын салсаң кирәк, – диде.
    Тукал: «Ай балам, йөрәгеңә бетмәс ут төшкән икән», – дип кызганып калды.
    Кыз савытларны кунакларга куйды, яңадан өстәп, кымызны уртага китереп утыртты, шапырыл сала башлады.
    Сарсымбай, ил-көннең гади хәлләрен сорашканнан соң, кунакка:
    – Җә, карагым, инде синең ерак илләрдә күргәннәреңне тыңлыйк, – диде.
    Табак өстәлә барды, савытлар бер-бер артлы йөреп бушала, яңадан тула торды. Карлыгач үзенең кул эше белән мәҗлестән бераз читтәрәк утыра иде, күп эчмәде. Башкаларның чикәләре кызарды, йөзләренә тир чыкты, исереклек кан тамырлары буена тарала биреп, тарала биреп, кәефле, бераз кызмача хәлгә керде. Казакъның ансыз да сүз сөйләр теле хәзер бер ләззәт белән әңгәмәне акрын-акрын суза торган булды.
    Җегет кайбере караңгы, кайгылы, кайбере көлке күренешләрдә үзенең күргәннәрен сөйләп утыра бирде. Атбасар, Кызылъяр, Күкчәтау, Кустанай, Сими, Өмбеләрдән алып, Сары-Арканың башка илләре: Урта, Кече, Олы йөзләре, Тургай, Маңгышлак, Пешпәк чүлләре, Балкаш, Арал диңгезләре, Зарафшан буйларын кичеп, Ташкентлар, Актүбәләр аша Яман-Калага җитте. Аннан соң үзенең ничек кайтуына тукталды:
    – Әкәмнең якын дусларыннан адвокат Тынычбаевның бу турыда зур ярдәме булды, – диде. – Ул адәм губернаторда булган, Петербурга арып барып, вәзирен-мәзирен күргән, бу кешенең димләве буенча: «Арысланбайның сөргенгә дучар булуын хаксыз күрәбез, без аны яхшы беләбез: ул ак патшага яман тел әйтә торган адәм имәс. Тик җәйләүдә үзе кебек бүз балалар белән, ил кыдырып, кымыз эчеп, кызык эзләп, кыз күзләп йөрүдән башканы белмәгән бер җай казакъ гуй», – дип, йортының яхшылары кул куеп кәгазь биргәннәр. Менә шуның буенча аңа калага: «Танабуга ыругсы, Магҗан баласы Арысланбай дигән җегет казакъның гөнаһсыз бер баласы икән, аңа үз иленә кайтырга рөхсәт бирелә», – дип язылган әмер килә, – диде.
    Яхшы ук кызып алган Сарсымбай, утырган җиреннән ишеккә таба каты итеп какырып җибәрде дә:
    – Атаңа нәләт, шул найманнардан Сары-Арканың котылыр көне булырмы, юкмы?.. Сине сөрүчеләр шулар булды гуй, – дип, тәмләп, каһәрләп сүгенә башлады.
    Сүз дивана кимпернең таягына күчте.
    Бай, кызына карап, көлеп куйды:
    – Азымбайны акылга утырткан ул кәкре агач кыйммәткә төште: Карлыгачым аның хәбәрен китергән өчен миннән сөенечкә күк толпарның баласы ала айгырны алды, – диде.
    Моңарчы тик утырган Сылу шатланып сүзгә кушылды:
    – Әкәмнән, – диде, – ел буенча шул асыл юрганы сорап йөридер идем, Байтүрәнең илчесе, үзе белмәстән, миңа алып бирде, – диде.
    Кунак җегет:
    – Минем атланганым да шуның ераграк бер нәселеннән килә, Сылу белән ярышып карасак, ничек булыр икән? – дип шаяртты.
    Кыз атасына карады:
    – Әкәм миңа вәгъдә бирде, бүген җылкыга барып алып кайтсак, сезнең йөгерекнең чамасын күрербез!
    Карт кәефләнеп көлде:
    – Иркә таем! Атаң иртәдән бирле ат өстеннән төшкәне юк, ерак җәйләү карап кайттым, син аны тагын җылкыга алып китәргә кызганмыйсыңмы? – диде.
    Байбичә эченнән ризасызлык белән дәшми утырды. Ләкин кыз үзенекен кылды, атасын бүген көтүгә барып айгырны алып кайтырга күндерде.
    Кунак, Карлыгач, Сарсымбай өчәүләп көн бераз сүрелгәч барырга булдылар. Сүз яңадан «таяк»ка күчте.
    XVIII
    Моның төбе Арысланбайда иде:
    – Кичә, – ди, – сезгә килергә ат иярләтеп идем... Шул вакыт йортның борынгы кодасы Азым әкә килеп төшмәсенме? Астында Байтүрәнең күк аргамагы! Мәгәр үзе арыган, чарчаган*, күңеле бозылган иде, туктының симезен чалып, кымызны мул куеп кунак кылдым. Миндә кунып, бүген иртә бергә юлга чыктык... Ул Найман иленә атын тартты, мин сезгә киттем... Ул адәмнең күп сүзе бар, карт көнендә акылы төзәлгәнгә охшый.
    [* Чарчау – кибегү.]
    Сарсымбай ул картны яхшы белә иде. Заманында сәүдә белән алыш-биреше дә булган иде. Илчелектә осталыгы белән дә таный иде. Биремҗан аксакалга барып, дивана кимпернең таягын алганнан соң, бөтенләй кире юл белән Яман-Чүлгә борылуы ни дә булса тирән бер әйбер булганын аңа ачык күрсәтә иде.
    Кымызны яңадан сала биреп:
    – И... ни булган икән ул байгышка? – диде. Кунак савытын бушатып куйды да:
    – Азымҗан картның миңа әйткәне шул: балам, диде, Алтын-Күл җәйләвенә бар, Сарманнарга миннән сәлам әйт.. Ул йортның өлкәннәренә минем сүземне ирештер: тауның ташы никадәрле каты булса да, бер җимерелә икән. Диңгез булып җайрап яткан күлләр дә бер корый икән... Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды. Әгәр сезнекеләр яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел адәмнәре ярдәмгә әзер булырлар, – диде.
    Һичбер сүзне качырмастан йотып утырган хуҗа урыныннан кузгала бирде. Бу аның өчен көтелмәгән бер эш иде. Бер минутта алдагы көрәшнең бөтен күренешләре күз алдына килде. Бер якта Байтүрә, Якуп, Яңгырбай; аңа каршы Сарсымбай, Арыслан, кияве Калтай ыругсы, тагы әллә ничаклы ярдәмчеләр! Дошманда мал күп, акча күп, урыс түрә дә астыртын аларны яклый; мәгәр Сарман ыругсы, кирәксә, акча да бераз түгәр, халыкның Байтүрәгә ачуыннан да файдаланыр...
    Боларны уйлап, Сарсымбай кунакны да, мәҗлесне дә онытып җибәрде. Башын югары күтәреп, тышка кычкырды:
    – Җолкынбайга әйтегез, бире килсен, – диде.
    Тиз арада зур буйлы, киң кара шадра йөзле, ертык киемле ялчы килеп керде дә, ишек төбенә тукталып, ач күзләре белән табактагы кымызга текәлде. Бай утырган җиреннән аңа санап әмер бирде:
    – Калага баруны иртәгәчә кичектерербез. Хәзер трантаска бүген яланнан кайтарылган Кола юрга белән Бүртә айгырны җик, арбага киез, юрган, мендәр сал, яныңа Кәрим картны утыртып, Коргак-Күл җәйләвенә бар! Туры Биремҗан аксакалга туктал, Сарсымбай сине кунакка чакырды, йортымызның туктысыннан, кымызыннан тәм татысын дип үтенде, диген! Танабуга иленнән Магҗан хаҗиның баласы Арысланбай да бездә кунак булып калды, диген. Төшендеңме?
    Ялчы Җолкынбай кымыздан күзен алды, чөнки өметләнү файдасыз иде:
    – Төшендем, – диде дә, борылып юлына китте. Ләкин чыгып өлгермәде, бай аңа:
    – Тукта, – диде. Җегет кире керде. – Син үзең, – диде, – кал, атларны җигеп бир дә, Кәрим картның үзен генә җибәр, тиз йөрсен, – диде.
    Ялчы, ярый дип, далага чыкты. Мәҗлестәгеләр аптырап калды. Кунак сорарга кыймады, ләкин байбичә аңламый калырга теләми иде:
    – Яше туксанга карап барган ул аксакалны болай мәшәкатьләргә теләвеңнең сәбәбен белә алмадым, – диде.
    Сарсымбай ике сүз белән аңлата куйды:
    – Таяк үзе бар, мәгәр кыйналган Азымбайның Биремҗан аксакал белән ниләр сөйләшкәне, ни өчен килгәне безгә аз мәгълүм. Чакыртуым – шуның өчен!
    Кымыз бөтен тамырларга таралып өлгергән, артык сыйдырырга урын калмаган иде, ничектер сүзнең дә җае өзелгән иде, бу һәммәсенә сизелде. Кунак:
    – Далага йөреп керсәк! – диде. Бары да кузгалып сахрага чыктылар.
    XIX
    Төш ауган, һава бераз талгынланган, көндезге кызу да кайткан, маллар һәммәсе далага, яшел үләнгә таралганнар, тик бүген бәрәнләп тә бүлтерекләре әле еракка китәрлек ныгып җитмәгән дүрт куй гына өй тирәсендә күренәләр. Бәйләүдәге колыннар, киң сахрада чабарга сабырсызланып, арканнарында тартылып, кич җиткәнне түземсезлек белән көтәләр. Тукал урта өй каршысында зур казан тутырып ит пешерә.
    Сарсымбай күрше фәкыйрь тирмәдән бер җегетне кычкырып чакырды:
    – Балам, син безгә атлар иярләп бир, менә Карлыгач-Сылу арыган атасын ерак җылкыга алып барырга көчләп тора, – дип, кызы белән Арысланга карап аз гына елмайды. Үзе җиз комган тотып сахрага юнәлде.
    Бай әйләнеп кайтып, атлар иярләнеп өлгергәнче, җегет белән кыз өчен берничә минут аулак вакыт булды. Карлыгач-Сылу хәлне сөйләп алды:
    – Ачык әйтеп бетермиләр, шулай да ике айдан туемны ясап, мине Калтай йортына озатырга әзерләнүләре сизелә... Җегет өч көн элгәре килгән иде... Айбала җиңгәм артыннан хәбәр иттергән. Мәгәр мин, кабулым юк дип, кире кайтардым. Ул киткәндә: яхшы атадан туган яман Сылу белән безнең ил ни кылырга үзе белер, Карлыгач өчен сарманнарга Кара-айгыр ыругсы белән исәпләшергә туры килмәсен, дип әйткән... Анам да сизенә булса кирәк: чакырып үгет кылды, мин җыладым, көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләрсез дидем... Ул күз яше белән рәнҗеде; телемне алмасаң, ике йорт арасында талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ана сөтемне бәхилләмәм, дип каргады... Инде ни кылабыз?
    Җегет моны көтмәгән иде. Ул, калымлыгын түләгән тәкъдирдә, ата-ана риза булыр, кара-айгырлар да талаш кузгатмаслар, дип өмет итә иде. Ләкин тукталырга исәпләмәде:
    – Карагым, син хафа булма, – диде, – Биремҗан аксакалны алырга атлар китте. Ул килер, мин аның белән киңәш кылып багыйм. Сарсымбай белән байбичәне ризалатырга бәлки өстенә алыр, булмаса, үз җаебызны карарбыз, – диде.
    Кызның йөзе катты. Күзләренә ниндидер авыр уй чыкты:
    – Бозылырга теләмәсәләр, ни кылырбыз?
    Җегет бер сүздә кисте:
    – Мин ярты юлда тукталырга өйрәнмәгәнмен, синең йөрәгең батырлыгына да ышанам; ат өстендә уйнап оча торган казакъ җегетләре далада бетте дисеңме? Караңгы төндә асыл аргамаклар белән Алтын-Күлдән Яман-Чүлгә китсәк, бу йортның кайсы адәме безне куып тотар да, кайсы җегетләре Танабуганың Магҗан баласы Арысланбай җәйләвеннән Карлыгач-Сылуны тартып алып кайтам дип сугышка чыгар икән?!
    Кыз мәхәббәт һәм кискенлек тулган матур кара күзләре белән җегеткә карады:
    – Кара-айгырлар белән кан түгеш чыга калса?..
    Атларны иярләтеп китерделәр. Бай да кайтып килә иде. Арысланбай, ачу катнаш усаллык белән:
    – Хафа булма, колынчагым, бер җай табарбыз! – дип сүзен бетерде.
    Атландылар да, өчәүләп җылкыга киттеләр.
    XX
    Боларны озатучы җегет көтүнең кайдалыгын өйрәткәндә:
    – Менә тора, – дип, бармак белән генә төртеп күрсәткән иде. Мәгәр аның «менә тора» дигәне унбиш чакрымга якын җир булып чыкты.
    Далада җил кебек очарга гадәтләнгән атлар хәтфәдәй яшел үлән белән капланган бер сыртның ике ягына болыт кебек җәелгән зур, тарау көтүгә килеп җиткәнче тирләп, янып төштеләр. Ләкин кырык минуттан артык вакыт үтмәгән иде.
    Көтүнең уртасындарак ат өстендә үзара сөйләшеп торган өч ир күренде. Болар байның җылкычылары иде. Нәүбәтләп көтәләр; берсе көндез, берсе кич йоклый; җәйләүгә дә берәмләп кайталар иде. Хуҗаларны күрүгә, көтүчеләрнең берсе атын борды да, боларга таба җилдереп килде.
    Бу – «җылкычы ата» ләкабе* белән йөртелә торган Юныс карт иде. Гомерен төрле ат өстендә үткәрде, кулыннан корыгы төшкән вакыт аз булды. Яшьрәк чагында угрылык белән дә мәшгуль булып, бер заман ару гына мал да ясаган иде. Ләкин каты кышларның буранлы көннәренең берендә абзарсыз, ышыксыз, печәнсез бозлы далада калган маллар җот белән һәлак булдылар. Шуннан соң аякка баса алмады. Зур байларның җылкыларын көтү белән көн күрә башлады. Урланган атларны табуда тиңдәшсез санала, зур эшләр булганда ат угрылары әле дә аның белән киңәшәләр, бергәлеккә чакыралар; кайбер вакыт катнаша; әгәр читтә кала икән – каракларның эзенә төшүгә һичбер төрле ярдәм күрсәтми. Кадерле атлары югалса, байлар аңа кеше җибәреп, кайгыбыз зур, бер-бер хәбәр белмиме икән, дип сорашалар. Юныс белән алдан киңәшеп урланган булса: белмим, хәбәрем юк, дип кайтара; әгәр аңа мәгълүм булмаган кешеләр кагылган булса, күп вакыт эзенә төшеп, югалган малны таба иде.
    [* Ләкабе – кушаматы.]
    Аның кулында булган көтү югалу, урлану бәлаләреннән бөтенләй әмин* санала иде. Байны күргәч, корыкны бер яккарак салып килде дә, сәлам бирде.
    [* Әмин – шөбһәсез.]
    – Аманмы сез, утагасы? – диде.
    Хуҗа, аны үзе белән тигез күргәндәй итеп сәлам кайтарды, малның аманлыгын сорады. Көтүче:
    – Бер колынны бүредән алдырдык, башкалары исән, – диде.
    Арысланбайны таныгач, хәйран калды, үткен, усал, ялтыр күзләре белән үтә карап:
    Тау тауга килмәс, мәгәр адәм адәмгә очрар, дигәннәр. Магҗан хаҗиның Арысланы гуй син, кадерле җегет! – дип, кунакка илтифат ясады. – Моннан уң еллар элек, хаҗиның исән чагында, менә шул менгәнегез сынлы асыл юргасын каракларның авызыннан тартып алып биргән идем... Син ул вакыт бала идең әле, – диде. Аннан соң, астындагы айгырын тыя алмыйча тыпырчынган Карлыгачка әйләнеп: – Аягыгыз бәхетле булсын, сез бу ел җылкыны оныткан идегез, – диде.
    Сылу, һаман да атын тартып:
    – Әкәм миңа күк толпарның баласы ала айгырны бирде, шуны күрергә килдек, – диде.
    Бу арада җылкылар арасына барып карап йөргән Сарсымбай, кызының сүзен ишетеп, бире борылды, көлә төшеп:
    – Күптән сораганы шул иде... Иркемә куймый алып килә бирде, – дип, шикаять сыман ясады.
    Тегеннән тагы бер көтүче килде. Бай җылкычыларга ала айгырны бире табарак китерергә кушты.
    XXI
    Яшьрәге атын чаптырып сыртны аша төште дә, егерме-утыз атлык кечкенә бер өерне болай таба куалый башлады. Араларында ике кысыр бия, берничә яшь айгыр, унлап тай бар иде. Болар һәммәсе шома җонлы, симез ботлы, кырыс күзле маллар иде. Уйнаклап килделәр дә, җил кебек үтеп, икенче якка чаптылар. Боларның тузынуыннан киң далага чәчелгән бөтен көтүдә бер кузгалыш булды. Маллар, ашый торган җирләреннән башларын күтәреп, колакларын торгыздылар. Уйнарга бер сылтау эзләп кенә торган яшьләре дала туздырып чабыша башладылар.
    Җылкычы атаның кәефе китте. Ул мондый рәтсезлекне яратмый, кайсы кирәк булса шуны бер ташлауда корыкка эләктерергә өйрәнгән адәм иде. Йөрәге, түзмәде: «Фиу!» – дип, өзәңгеләрен какты, атын әйдәде дә, кош кебек очып бая килеп әйләнгәннәрнең каршысына барып чыкты һәм сүз әйтеп авыз йомганчы корык очындагы арканны бер айгырның муенына салды. Ләкин эләккән мал хәйләле яки үтә көчле иде. Белепме яки үзлегеннәнме, арканны сизүгә кире чигенде дә, котылып китеп, әллә кая сикереп, шатлыгыннан дулап чапты.
    Карлыгач, бу көрәшне йөрәк тулкыны белән күзәтеп, айгырның һәм җылкычының һәр икесенең тойгыларын үз эчендә кичерде. Бай белән Арыслан дәшми-тынмый карап тордылар.
    Җылкычы атаның хурлыгы тәненә сыймас булды. Туктап, айгырның кая баруын күзәтте, ике юлдашына карап, ике яклап кысып килергә кушты. Үзе шулар уңаена, җылкылар эченә, акрын гына атлап бара башлады.
    Ат өстендә, бу юлы ни эшли, дип эзәрләп торган сылу кыз юньләп күрми дә калды: җылкычының корыгы каядыр ташланды, яшен тизлеге кебек бәрелешү булып алды, көтүче ат өстеннән юк булды, егылып тапталдымы, – башка маллар һәммәсе төрле якка, тыр-тыр килеп, дулап, сикереп таралдылар, ачык мәйданда бер-берен өстерәгән, берсе иярле ике ат калды.
    Кырыс айгыр актык көч белән тартылып көтүчене ярым еккан, ләкин аякларын иярдән, өзәңгедән чыгарып җиргә төшерә алмаган иде. Үзе муенындагы җепкә яртылай буылган хәлендә һаман тартыша, һаман бирелмәскә омтыла иде. Яшь җылкычыларның берсе чабып килеп корыктан тотты. Юныс бераз җиңеләеп, яңадан ияргә утырды. Инде айгыр җиңелгән, арканга эләккән иде. Ләкин һаман дулый, сикеренә иде.
    Бу тирәдән башка маллар качып беткәнгә, кунаклар да җыелып килеп җиттеләр.
    Тотылган җылкы – Карлыгач-Сылуга дигән ала айгыр иде. Хәзер бишенче яшьтә булып, әле гомерендә нукта орылмаган, адәм кулы тимәгән иде. Һәммәсе атларыннан төшеп шуның янына килделәр.
    Асып яки атып үтерүе мәгълүм булмаган чит, белемсез дошман кулына беренче мәртәбә эләгеп, һичбер сүз дәшмәстән, ачулы йөз белән, рәхимсез кыланыш белән аяк-кулына тимер богау салынган вакытта яшь әсир адәм үзен ничек хис кылса, ала айгырның курку катыш кырыслыгы аңардан бик күп көчле иде. Муендагы бугалак аның хәлен бетерде. Шулай да, аркан буйлап килеп беренче мәртәбә Юнысның кулы ялларын сыйпый башлаганда, ул түзмәде, актык куәтен җыйды, үзен-үзе белмәстән дулап, дошманга сикерергә, һич булмаса тартылып, бауны өзеп качарга уйлады. Ләкин куллар рәхимсез, богаулар нык иде. Көтүчеләргә ярдәмгә Арысланбай белән Сарсымбай да килеп кушылдылар. Сылап, сыйпап, ялыннан, тамак астыннан иркәләп, аның башына озын, калын тезгенле каеш нуктаны кидерделәр, ике катлаулы сагалдырыкны каты тартып бәйләделәр. Яшь җылкы үзен котылмас әсир кебек хис кылды, ләкин тынычлана алмады. Аның тәне дерелди, зур ала күзләрендә куркулы дошманлык уты яна иде. Карлыгач-Сылу, күзен ала алмыйча, тирән бер тулкын эчендә үзенең күптән теләгән айгырына килеп кул салды, киерелеп, тулып торган калын җилкәсендәге зур кара ялыннан сөеп иркәләде.
    Сарсымбай, көлеп:
    – Инде күңелең булдымы, ялгызым? – диде. Кыз шатланып, атны мактап куйды.
    XXII
    Бу, чыннан да, казакъ зәвыгы өчен сирәк атларның берсе иде.
    Буе озынча, зурлыгы уртача, чем-кара ял, койрык көлтәдәй тулкынланып, үзеннән-үзе бөтәрләнеп уйнап тора; ботларындагы бераз тышка бәреп торган калын, каты итләр белән киң күкрәк, маңгайдан авызгача боргаланып төшкән яра кашка айгырның нечкә, сылу гәүдәсенә аерым бер оригиналь төс бирәләр. Аскарак салынган иреннәре белән зур авыз эчендә тезелгән ак озын тешләр, ут уйнап торган ялкынлы зур күзләр, бигрәк тә ут чыгаргандай каты, үткен, тиз баса торган йомры кечкенә ялтыр тояклар аның бу киң далада бик күп җылкыларга алын бирмәс йөгереклеген күрсәтәләр. Симезлектән ялтырап торган чем-кара җон өстеннән аркасында, ялдан алып койрыккача, бераз гына тулкынланып сузылган ак буй эз, шундый ук ак авыз белән ак аяклар бу юрганы мең баш мал арасыннан бер күрүдә әллә кайдан танырлык итеп аерып торалар.
    Айгыр бераз тынычланды. Җегет сокланып, үзе аңлаган билгеләр буенча чамасын карады да, Карлыгачка:
    – Атның асылын алдыгыз, мәгәр мин үз астымдагы белән бер сынашыйм дип торам, – диде.
    Кыз:
    – Теләсәгез, атыгызның чамасын күрик, – диде.
    Акрынлап айгырны йөгәнләделәр. Дулатып, җенләндереп иярләделәр. Аелны каты тартып бәйләгәндә, ала айгыр бөтенләй шашты. Ләкин аз-аз гадәтләнү чамасы күренә иде.
    Сарсымбай, җылкычыларның берсенә карап:
    – Асау айгыр* өйрәткәнең бармы, менеп баксаң? – диде.
    [*Асау айгыр – кулга ияләшмәгән айгыр.]
    Иярне чиштеләр, көтүче җегет тезгенне ялга таба кайтарды да, атның аркасыннан бер-ике сыйпап, кинәт сикереп куйды. Айгыр өчен бусы бөтенләй көтелмәгән эш иде. Сыртына адәм атланганын сизү белән, ыргытып бәрү өченме яки өйрәнмәгән тәннең кытыклануыннанмы, җылкычы тезгенен тотып чак өлгерде, –айгыр яшен тизлеге белән кире чигенеп, авызының тартылуына чыдаша алмыйча, алгы аяклары белән гүя күккә омтылып, үрә сикерә, дулый башлады. Ләкин җегет әйтерсең аркага ябышып үскән иде, ат сикеренгән саен авызлыкны тарта бирде. Аякларны кысты да, камчы белән янбашка яман китереп бер сызды. Айгыр дулап-дулап далага чапты. Җегет аның белән бергә очты...
    Мондагылар көлеп, шатланып, җегет өчен дә, айгыр өчен дә кәефләнеп карап калдылар. Асау айгыр белән көтүче бер минутта әллә кайда югалдылар.
    Күп чабып, дулатып, мең бәла белән җегет яңадан шул җиргә килде. Җылкычы ата:
    – Инде булды, яңадан иярлә! – диде.
    Кызның йөрәге дерелди, үзем менсәм дигән өмет белән яна иде. Ләкин карт көтүче якын килмәде:
    – Асау айгыр өйрәтәм дип казакъ йортының бер сылуын югалту ярамас, – диде. Арысланга да бирмәде, ул гомерендә күп ат өйрәткән адәм иде, әле моның белән күп мәшәкать булачагын белә иде. Йортта кунак булгач, ит пешкәндер, туктыдан, казылыктан бер согынып килим, дип уйлады. Үзе менеп кайтмак булды.
    Әлбәттә, һичкем моңа каршы сүз әйтмәде.
    Җылкычы атаны, ике көтүче булышлык кылып, атландырдылар, кыз, җегет, Сарсымбайлар да үз атларына менделәр. Дүртәүләп Алтын-Күл җәйләвенә юнәлделәр.
    Ләкин өйрәнмәгән ала айгырга бергә бару да кыен иде. Көтүче әле кушылып, әле дулаган атын тыя алмыйча дала буенча чабып күп азапланды да, бераз җайлангач, нык тирләтү өчен, ялгызы бер якка җилдерде.
    Карлыгач әткәсенә:
    – Мин дә Җылкычы ата белән бергә кайтырга телим, – диде.
    Бай каршы килмәде. Кыз, атын суга биреп, асау айгыр менгән Юныс артыннан куып китте.
    Кунак җегет, Сарсымбайны ялгыз калдырырга килештермәгәнгә, бик теләсә дә алар белән бармады; кечкенә матур туры ат өстендә тигез, киң далада атылган ук кебек очып киткән сылу кызны карап калды.

    тагын



    ← назад   ↑ наверх