• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Фатих Хөсни

    Адәм балалары

    (повесть)

    Казан каласының гадәттәгечә кайнаган, аның янындагы Идел елгасының да «диңгез»гә әверелмәгән, үз җае белән Каспийга табан агып яткан бер чагы иде. Сагынып искә төшерерлек әллә ние калмаган. Тик Идел аръягындагы «Маркиз» утравын, аның урманнарын, аның җәен яшел үлән, көзен печән кибәннәре белән каплана торган аланлыкларын, аларыннан да бигрәк, Идел буйлап еракка-еракка сузылган тасмадай сары комлы пляжын искә төшерми мөмкин түгел. Кемнәрнең генә эзләре уелып калмагандыр анда!
    ...Шундыйлардан берсен, мәсәлән, тасвирлап бирергә дә була: шул «Маркиз» утравында, кызу июль көннәренең берсендә башлана бу тарих. Ял көне, суда да, пляжда да халыкның мыжгып торган чагы була. Шунда шул, кем ничек тели — шулай әвәрә килгән бер мизгелдә, кинәт бер читтән:
    —   Батам! Батам! Коткарыгыз! — дип кычкырган тавыш ишетелә һәм пляж дәррәү аякка баса. Ярдагылар — шунда ярда   торган   килеш   куәт   биреп,   судагылар   йөзеп,   батучы кешегә ярдәм кулы сузарга, яки шулай эшләгәндәй күренергә тырышып   ыгы-зыгы   килергә   тотыналар.   Гадәттәгечә   бераз кичегеп «Освод» көймәсе дә килеп чыга. Ә шул арада ярда кызынып ятучылардан берәү, һичбер тавыш-гауга күтәрмичә суга сикереп төшә дә, башы белән суны сөзгәндәй, кызу-кызу шул якка таба йөзеп тә китә...
    Аларны — бата язып калган «су кызын» һәм аны коткаручы тәвәккәл егетне әлсерәгән-күгәргән хәлләрендә «Освод» көймәсенә алып, ярга чыгаралар. Андый чакта һәрвакыт шулай булганы кебек, монда да белгәне-белмәгәне үзенчә киңәш бирергә, акыл сатарга тотына. Бәлагә дучар була язып калган хатын-кызны нәкъ менә шушы ыгы-зыгы күзен ачарга мәҗбүр итә.
    —  Нигә җыелган бу халык? Аю биетәләр мәллә монда? — ди ул, беренче сүзе белән үк керпедәй энәләрен калкытып. Тик үзен коткаручы егетне шәйләп алганнан соң гына бераз тынычлангандай   булып   кала.   һәм   әллә   кайчаннан   белгән таныш кешесенә йомыш кушкан кебек, аңарга тиз генә өс киемнәрен алып килергә ишарәли.
    Җыелган халык әкренләп тарала, болар — бата язып калганы һәм коткаручы — икәве генә калалар.
    —   Сез кем? Ник кирәк булды сезгә мине тартып алу? Егет нәрсә дип җавап кайтарырга да белмичә аптырабрак
    торганда, әлеге ханыммы, туташмы дигәндәй, һаман шулай кырыслык саклаганы хәлдә өстәп куя:
    —  һич югы, исемегезне әйтегез. Суга ташлап, су алмаган бу    бәхетсез    башымны-   кая    куярга    белмичә    аптыраган минутларымда, ичмасам, каһәрләп искә алырмын.
    —  Әсфан минем исемем. Әсфәндияр, әгәр мулла кушкан исемем белән каһәрләргә уйласагыз, — ди егет һәм, тегеңә җан өрергә тырышкандай, юри шаянрак тонга күчеп өсти: — Шулай да кызык килеп чыга сезнең сүзегездән: мин үземчә яхшылык    эшләгән    булдым,   ә    сез   мине   каһәрләп   искә алмакчы.
    Ул арада ханым бераз хәл җыеп, үзен тәртипкә китереп өлгергән, йөзенә төс кергән, таралган калын чәчләрен сыгып, төреп азаплана иде. Шул килеш, авызына чәч шпилькаларын капкан килеш, ул егеткә томырылып бер карап алды. Егет бу карашны ничегрәк аңлагандыр, аңлагандырмы-юктырмы, аны тикшереп тормастан, ханым җәлт кенә сикереп торды да, моннан ярты сәгать элек кенә суга батып үләргә җыенган кешедән һич көтелмәслек кыюлык белән егетнең каршына килеп басты:
    —   Ә  мин  Гөлчирә атлы булам, шул хәтлесен  белсәгез хәзергә җитеп торыр, — диде ул, озын керфекләрен чак кына аскарак   алып.   Йөзеннән   кинәт   алсу   кызыллык   йөгереп узды—чибәр иде, кырыс иде ул һәм тоташы белән табышмак иде бу минутта. Менә ул күтәрелеп тагын бер карап куйды— каядыр чакырган һәм, бер үк вакытта, өтеп алган кебек итте ул  шушы  карашы  белән.  —  Башыгызга  төшкән  бер  бәла икәнмен, һич югы, сез мине пароход пристанена хәтле озатып куегыз. Үзегез уйлап карагыз, үлемнән коткаручымны ансат кына   ташлап   китсәм,   рәхмәт   фәрештәләре   бүтән   вакытта яныма да килеп карамаслар.
    Күренеп тора: сөйләшә белә торган вәсвәсә иде бу. Комда яланаяк эзләре калдыра-калдыра пароход тукталышына барган арада гына, җитмәсә тагын, сәерсенеп карап калучы йөзләгән-меңләгән күз карашлары астында, алар, әлбәттә, әллә ни аңлашып-танышып китәргә өлгерә алмадылар. Шулай да әһәмиятлесе эшләнде: алар киләсе ялда шушында, «Маркиз» утравында ук тагын бер очрашырга сүз куештылар. Сүз араларыннан Гөлчирә Әсфанның өйләнмәгән карт буйдак икәнлеген дә абайлап алды, ләкин үзенең кайсы урамда һәм кем белән торганлыгын белдерергә ашыкмады. Гомумән, күп сөйләшми иде ул. Әсфан Гөлчирәнең бу йомыклыгын психик хәле белән аңлатырга тырышты, хәер, бу минутларда аңарга күп кирәк тә түгел, ул үзенең эшләгән батырлыгы, үлемнән тартып алган яңа танышы һәм, аннары тагы, киләсе ялда тагын бер очрашырга сүз куешулары өчен дә куанып бетә алмый иде.

    II
    Кем син? Кешеме, әллә адәм күңеленә коткы салу өчен кеше кыяфәтенә кереп йөрүче пәри кызымы? Кияүдән кайткан берәр яшь толмы, әллә сабагында килеш шулай сакланып калган җиләкме? Чынлап та, кем син? Кем син?
    Чамача әнә шундый сорауларны куймакчы булып, атна буена очрашуны көтеп торды Әсфан. Ял көн иртүк «Маркиз» утравында, пароход тукталышында — шәһәр ягыннан чыккан кешеләрдән күзен алмыйча кадаклангандай торучы да Әсфан булды. Үзенә дә шактый ук кызык тоела иде бу хәл: менә бит егерме тугыз яшенә җиткәч, инде акыл утырттым бугай, дип түш киереп йөргәндә, тәүге иләсләнү белән кабынган унҗиде яшьлек гашыйк кебек, тилереп китсенче кеше! Югыйсә, хатын-кызларны күргәләгәне булды бит аның. Азып-тузып йөрмәсә дә, шулай да кызлар кулын тотмаган кеше түгел ләбаса! Ләкин әллә ничек кенә булды ул «романнар». Аның күзе төшкән кызлар Әсфан көткән самими күңелле кешеләр булып чыкмадылар. «Тычканлы-мәчеле» уйнарга яраттылар, тыштан ялтырап та, эчләре хәйлә белән тулган һәм туры килгән саен, туры килмәсә, ничек тә туры китерергә тырышып, егет кесәсе исәбеннән шоколад кимерергә һәм кинога чабарга ашкынып торучы тәмле тамак, шыр сыйрак булып чыктылар. Бик табигый: Әсфан институт бетереп, армиягә — действительный хезмәткә киткәч, буш кесә белән кайтачак бу солдатны ике ел буена көтәргә сабырлыклары җитмәде, беришесе кияү тапты, аеруча җитезләре кияүдән кире әйләнеп кайтырга да өлгерделәр. Әсфаннан хатын-кыз кайгысы очты. Эшкә урнашу, яшәү өчен үзеңә почмак табу кайгысы, кеше күзенә күренерлек өс-баш рәтләү яклары алга килеп басты, кыскасы, күпме кирәк кешегә егерме тугызга җитү өчен! Егерме сигез артыннан ук бит ул егерме тугыз. Ул арада Әсфанга хатын-кыз халкыннан курку, аларга ышанмыйча карау, алны-артны уйлап эш итүче салкын акыл урнашып өлгергән иде инде. Менә шул кешене узган ял көнендә очраклы рәвештә туры китергән әлеге серле «табышмак» кинәт тилертеп, яңадан унҗиде яшьлек күсәккә әйләндереп китте бит, әкәмәт — коткарасы калмаган икән аны, бата башлаган батсын икән!
    Сәгать унга, унбергә хәтле көтте ул, су коенырга китмичә, үзен-үзе битәрли-битәрли көтте. Ләкин... гөнаһ шомлыгы түгел диген син аны, көндезге рейсларның берсендә трапта Гөлчирәнең күренүе булды, аның бөтен җеннәре, бирергә җыенган кискен сораулары коелып юкка чыкты. Чөнки Гөлчирә бу килүендә баш әйләндергеч дәрәҗәдә матур иде. Дөньяда юкны да кимәгән, парфюмерия күленә дә батмаган: өстендә гадәти генә җәйге ак күлмәк, шуның өстеннән биленә зәңгәр пута буып куйган, бу путасы аны ничектер тагын да нечкәртеп, яшәртеп җибәргәндәй итә иде. Чәчен дә, тузгымасын өчен булса кирәк, шундый ук зәңгәр тасма белән урап куйган, ләкин аңарга карамастан, тузгыйсы чәче тузгыган, әмма ул үзе моңа игътибар да итмәгәндәй күренә иде. Болай көттергәнлеге өчен бераз аптырабрак та калган булса кирәк: авызы ачык, ап-ак булып тешләре күренеп килә иде. Ләкин Әсфанның читтән генә сокланып, озак күзәтеп торырга сабырлыгы җитмәде, атлый-йөгерә тиз генә аның каршысына чыкты. Күңелен шомландырып торган баштагы икеләнүләре берьюлы юкка чыккан, бернинди шикләнүсез, бернинди сораусыз һәм үпкәсез, хәтта бераз шаярткандай итеп, Гөлчирәнең беләгеннән тотып алды ул:
    —   Бу юлы батмабыздыр инде, шәт... икәү бергә булгач? Алар, бер-берсенә карашып, беравык сүзсез калдылар —
    бөтенесе дә әйтелде кебек шушы сүзсез карашып алуда! Бүтән кешеләр ничек ял итсә, алар да шулай ял итәргә булдылар. Читкәрәк китеп су керделәр. Әсфанның алай-болай кулы озыная башлагач, Гөлчирә берме-икеме тапкыр аның кулына сукты, судан чыккач, кояшның уттай кыздырган төшен сайлап кызынырга яттылар. Монда да ханым егетнең үзеннән бераз читкәрәк китеп ятуын үтенде.
    —  Ерактагы кояш яктырак була,—дигән булды ул, Әсфан артык үз итеп якынгарак елыша башлагач. Дөресен әйткәндә, Гөлчирәнең үзен болай үтә кырыс тотуы Әсфанның ачуын да кабарта  башлаган  иде  инде. Әлеге дә  баягы: шул  бер  үк «тычканлы-мәчеле» уйнау килеп чыга түгелме соң монда да? Аерма тик шунда: монда тычканы да, мәчесе дә яхшы ук картаеп, хәйлә туплап өлгергәннәр, берсе икенчесеннән тиз генә алданасы килми иде булса кирәк. Шундый каршылыклы уйларга бирелеп, бермәл тын гына яткан Әсфан, кинәт, истә-оста юк чагында һәм балаларча беркатлылык белән:
    —   Сиңа ничә яшь, Гөлчирә? Только яшермичә әйт, — дип, дуамал гына сорап куйды.
    Гөлчирә, яткан җиреннән башын калкытып, Әсфанга карап көлеп торды: «Әй, җүләр сабый... Әллә син хатын-кыздан мондый сорауга дөрес җавап алырмын дип уйлыйсыңмы?» дигән мәгънә яшерелгән иде бу карашта.
    —   Димәк,   сине  мин  үзем   түгел,  минем   яшем   күбрәк кызыксындыра, -— дип, чак кына ирония белән көлемсерәп куйды  Гөлчирә,  —  ә  мин, җүләр  марҗа, үземне  үлемнән коткарган   кешене   благородный   рыцарь   итеп   күз   алдыма китергән идем.
    һәм ул, Әсфанга икенче якка борылып торырга кушып, тиз генә сикереп торды, купальный костюмын салып, күлмәген кияргә һәм, әлбәттә, бераз төзәтенергә тотынды.
    —  Җитте, берьюлы бик озак кызынып, белокровье алуың бар, без карт кешеләрдән анысы да ерак йөрмәс, — дигән булды  аннары, Әсфанның  баягы  соравына  каршы  ачыктан-ачык төрттереп.
    Бераздан алар, комда яланаяк эзләре калдырып, өскә — ярга таба менеп киттеләр. Анда, буфетларга сугылгалап, ләкин, чират зур булу сәбәпле, берсендә дә тамак чылата алмыйча беравык буталып йөргәннән соң, аланлык аркылы үтеп, урманга юл тоттылар.
    —  Башым авырта башлады, монда күләгә җитми, — дип аңлатып маташкан булды Гөлчирә.
    Асылда аңарга Әсфанның батырлыгы җитми, анда — кеше күзеннән читтәрәк — ул аны батыррак итеп күрергә тели иде. Ләкин, нишләмәк кирәк, анда да Гөлчирә көткәнчә килеп чыкмады. Урманга керү белән безнең беркатлы Әсфаныбыз кинәт ботаникка әйләнеп калды.
    —  Менә бу зелпе дигән куак булыр, — дип аңлатырга тотынды ул, учарланып үскән бер куак янында туктап, — мин  малай чакта  шуның  тамырын  җыйдырып  теңкәмә  тия торганнар   иде.   Күн   эшкәртү   промышленностена,   ниндидер буяу экстрактына китә, имеш.
    —   Ә  менә бусы нинди  агач?  Белмәссең, анысының да тамырыннан ни дә булса ясыйлардыр әле?
    —    Анысының    тамырыннан    безнең    ише    көпә-көндез урманда адашып йөрүче диваналарның башына кундыру өчен күсәк   ясыйлар,   —   дип,   шуклыкка   каршы   шуклык   белән җавап кайтарды Әсфан.
    Гөлчирә, егетнең күңелен күрергә тырышып, авыз чите белән генә көлгән булды, ләкин күренеп тора: көләсе килүдән түгел иде бу көлү.
    —   Әгәр  минем   белән  йөрү  сезгә  адашу  булып  күренә икән, — дип башлады ул бераздан, бу юлы инде бик җитди итеп, — яки сез моның өчен кемнән дә булса шүрлисез икән, шушы минутта ук минем ялгызымны гына калдырыгыз. Мин ялгызлыкка ияләшкән кеше.
    Үпкәләү дә, серлелек тә, бер үк вакытта, егетне батыррак булырга чакыру да ишетелеп калды бу сүзләрдә.
    —    Бераз   тыңлап   торыйк,   —   диде   Гөлчирә   аннары, күрәсең,     сүзсез     калган     Әсфанның     күңелен     табарга тырышып,—синең, шулай япа-ялгыз калып, урманны тыңлап торганың бармы?
    Әсфанның, ни дип җавап бирергә дә белмичә, әле һаман аптырабрак торуын күреп, Гөлчирә яңадан һөҗүмгә күчте:
    —  Син алайса юкка гына ботаник булып кыланасың икән, егет. Ә минем тыңлаганым бар. Урман гел бер генә төрле шауламый. Көзен ул җылап, яшел яфракларын койганы өчен хәсрәтләнгәндәй   шаулый.   Менә   хәзер   июль,   җәй   уртасы. Беләсеңме, ул хәзер нәрсә дип шаулый? Белсәң әйт, я ни дип шаулый июльдә урман?
    Ул, бер үк вакытта, ап-ак тешләрен хәтәр елтыратып көлә һәм, «кинәт өстенә ташлансам, бу мокыт нишләр иде микән? Йөрәге ярылып үлмәс идеме?» — дигән төсле, үтә нык текәлеп Әсфанга карап тора иде.
    —  Белмисең икән, белмисең икән, иптәш ботаник, — дип, мыскыллы тантана белән шаулап көләргә тотынды ул һәм, шул кызудан тәмам ташып, нәрсә булганын һәм нәрсә булачагын һич уйлап тормастан, Әсфанның муенына ташланды, тәкатьсез калып, аны кочарга-үбәргә тотынды.
    һәм кинәт кабынган кебек, шундый ук кинәтлек белән читкә ыргылды, алдына-артына карап тормыйча, пляж ягына таба йөгерде.
    —  Син мине икенче очратма, Әсфан... Үтенәм, больше очратма, — дип кычкырды ул, бераз киткәч Әсфан ягына борылып.
    ...Әсфан исенә килеп, аның артыннан чапты. Ләкин соң иде инде. Ул ярга төшеп җиткәндә, Гөлчирә Идел аркылы кешеләр ташый торган пароход палубасына менеп баскан, трап алынган, пароход кузгалып тора иде. Гөлчирәнең бары тик кул изәве генә аның күз алдында аермачык күренеп калды. Әле төш кенә авышкан, тузанлы шәһәргә ник шулай ашыга торгандыр?

    III
    Икенче-өченче ял көннәрендә дә «Маркиз» утравына" чыгып, караштыргалап йөрде Әсфан. Урамнан үткәндә булсын, кинода булсын, күзгә күренердәй хатын-кыз очраса, гел шул баш әйләндереп качкан «табышмак»ны искә төшерә торган булды. Әлбәттә, ул донжуанланып чабу яшеннән узган, вакы-ты-вакыты белән: «Шул гына иде нужам! Беткән бүтән кайгы», — дип, кул селтәп куйган чаклары да булгалый. Ләкин теге «табышмак»ның вәсвәсәсе аңарга чын-чынлап кагылган, аны ул бөтенләй үк исеннән чыгарып ташлый алмый иде.
    Шулай узды җәй, сентябрьдә Әсфан ялда булып, якындагы ял йортларының берсендә ял итеп кайтты. Әйтергә кирәк, начар ял итмәде. Режим бозмады, аракы эчеп болагайланып йөрмәде, аллага шөкер, ул ял иткән чорда бүтән суга батучылар да туры килмәде, әмма күңеле сизә: Гөлчирә табышмак калдырып киткән ләззәтле шомга үзе муеннан бата бара иде.
    Ә бер көнне, һич тә уйламаганда, Гөлчирәне ул янә очратты. Әллә кайда да түгел, Чехов базарында, помидор-кишер алып торган җирендә һәм, әйтергә кирәк, бик тә натураль хәлендә очратты. Өстендә гадәти генә көзге пальто, аягында үкчәсе ашала төшкән искерәк кенә туфли иде. Башына җиңелчә генә шарф салып, аның очын иңбашы аркылы җилкәсенә җибәргән, әлеге тыңлаусыз чәче шарфтан яртылаш чыккан, кыскасы, ханымның бөтен торышыннан таркаулык, үзенә бертөрле өшәнгәнлек, дөньяга исе китми башлаганлык сизелеп тора иде. Ә тагын да ныграк күзгә ташланганы: Гөлчирә җәйгегә караганда сизелерлек ябыккан, агарып калган иде.
    —  Менә ул кайда йөри минем югалткан кешем, — дип, шаулап, кулын сузды Әсфан. Ул, әлбәттә, бик шат һәм моны яшерергә дә тырышмый иде.
    Гөлчирә, бу хәлендә очрашудан беркадәр аптырабрак калса да, табигый тапкырлыгын югалтмады:
    —  Алайса, сез бу юлы да миңа ярдәм кулыгызны сузарга әзер икәнсез, — дип шаярткан булып, бер кулындагы сумкасын   Әсфанга   тоттырды.   Моннан   соң   үтә   нәзакәтләнеп киткән Әсфан Гөлчирәнең кулыннан помидор, кыяр тутырылган сеткасын да алып, базарга ни өчен килгәнлеген исеннән үк чыгарган хәлдә, ханымны озата китте. Озак барырга туры килмәде. Гөлчирә шул ук районда, Волков урамындагы ике катлы борынгы йортларның берсендә, өске катта тора икән. Кайтып җиткәч, капка төбендә чак кына тукталып калдылар.
    —   Менә хәзер мин сезнең кайда торганыгызны белдем, алай югалып калырга ирек бирмәм, — дигән булды Әсфан, Гөлчирәнең айлар буена күренми торуына ишарәләп.
    Тегесе әллә ни очынмыйча гына:
    —  Аннан сезгә ни файда? — дип куйды һәм, әйберләрен Әсфан  кулыннан  алып,  ишеккә  таба  атлады. Ләкин  кереп китәргә шулай да ашыкмады. Кинәт зур кара күзләрен тутырып Әсфанга бер карап алды ул — яшерен моң, җан ачысы, күңелнең дәррәү бер очынып куюы, шул ук вакытта, кешегә әйтеп булмый торган гаҗизлек, ә әйтергә, күңелне бушатырга бик-бик теләве — бөтенесе-бөтенесе берьюлы бәреп чыкты бу карашта.
    —  Ә сез, Әсфан, үзегез ник бернәрсә дә алмадыгыз? Мине эзләр өчен генә чыкмагансыздыр ич базарга?
    Икесе дә көлеп куйдылар. Әсфан, базарга ни өчен чыкканлыгын аңлатырга ашыкмаса да, күңеленә килгән тәкъдимне әйтергә ашыкты:
    —   «Родина»да бик шәп картина бара, диләр. Күргән кешеләр мактап бетерә алмыйлар. Әйдә, махнем, яңадан очрашуыбыз... 'и,   вообще,   суда   батмый,   утта   янмый   калуыбыз шәрәфенә.
    Гөлчирә җавап бирергә ашыкмады. Шушы яшькә хәтле өйләнми йөргән бу карт буйдакны каршында сөйләндереп тоту, гомумән, аңарга бераз юаныч бирә иде. Беркавым түбән карап дәшми торганнан соң, менә ул кинәт йөзен күтәрде, күзләрендә тәвәккәллек очкыны кабынып китте, әйе, бу буйдак белән кинога барырга бик-бик риза иде ул.
    —  Махнем тек махнем, тик бер шарт белән: теге вакытта «Маркиз» урманындагы тилелекне искә төшермәслек булсак кына.

    IV
    Берничә чит ил фирмасы катнашы белән, үлчәүсез күп эротика кушып эшләнгән фильмның күңелне кытыклый торган урыннары болай да байтак иде. Шуңарга өстәп Гөлчирә дә бик орынып утыргач, күрми күргән Әсфанга җитә калды. Кинодан чыкканда ул балалар кебек каушаган, бөтенләй сүзсез калган, кулына урын тапмый, Гөлчирәнең култыгыннан алмакчы була, ләкин кыюлыгы җитми, ә үзенең бу кыюсызлыгын сизүдән аңарга әйтеп бетергесез уңайсыз иде. Әмма Гөлчирәне картина яхшы ук кузгаткан иде булса кирәк, көтеп-көтеп тә егет тарафыннан бернинди тәвәккәллек тә күрмәгәч, ул үзе аның беләгеннән тотып алды. Аннары, Әсфанны шаярткан-баласыткан булып, ә чынлыкта исә каршы килергә һич урын калдырмаслык катгыйлык белән, тәкъдим үк ясады.
    —  Син, мәхлук җан, бүген бөтенләй ашамагансың да ич, базардан буш кул белән кайтканыңны күреп тордым. Вакыт соң, йокым килә димәсәң, әйдә, сабыем, «Казан» ресторанына кереп берәр җылы ризык кабып чыгыйк. Кино билеты синең исәптән булды, ресторан минем счеттан. Минем бурычлы булып каласым килми.
    —   Бурычлы булып калсаң, теге дөньяда якаңнан борып алырлар дип куркасыңмы әллә? — дигән булды тегесе, ниһаять, бераз батырая төшеп, — белеп тор, җаным, Әсфан дигән кеше эчендә кер саклый торганнардан түгел. Ресторан икән — ресторан. Безнең ише элита токымнары да кермәгәч, аны кем өчен ачканнардыр дисең.
    Кереп, өстәл янына утыру белән, Гөлчирә дилбегәне үз кулына алды.
    —   Сыйларга һәм нәрсә белән сыйларга икәнлеген миңа рөхсәт ит, — диде ул, меню кенәгәсеннән тиз генә күзен йөртеп. — Әлбәттә, ашау алдыннан сиңа чак кына тамак чылатып алырга да кирәктер инде. Менә монда биш йолдызлы коньяк бар, имеш. Сиңа напарник булып, мин үземә «Акста-фа» алам. — Ул боларның барысын да, ничектер шаярткандай,    тел    очы    беләнрәк    әйтә,   ләкин    уены-чыны    бергә, икеләнергә урын калдырмый иде. Хәтта вино исеменнән дә үзенчә файдаланып, Әсфанга бер төрттереп куясы итте: — Кара Сафалардан да әллә ни рәт чыгар кебек күренми. Әйдә, Аксафа икән Аксафа.
    Ашап-эчеп, шактый ук кәефләнеп урамга чыкканда, сәгать унберенче яртылар иде инде.
    —   Ой,  онытылып   ук   киткәнмен,  вакытның   болай  соң икәнлеген,   билләһи,   белмәдем,   —   дип,   өзгәләнеп   куйды Гөлчирә, әле хәзер генә исенә килгәндәй, һәм шундук яңадан үзенең гадәттәге иронияле теленә ирек биреп, Әсфанны яныннан ук куарга тотынды. — Бар, мәхлугым, дүрт ягың кыйбла. Мин синең темп белән кайта алмам, мине югалтканнардыр, мин йөгерәм.
    Бу аның турыдан-туры әйтергә кыймыйча, әмма читләтеп: «Син мине озата барырсыңдыр бит, егет. Нинди кавалер син, кичне бергә уздырган дамаңны озатып та куймагач» дигән сүзләре иде. Әсфан да бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел, төрле хатын-кыз күреп бозылган кеше булмаса да, күңеле ошаткан хатын-кыз телендәге «код»ларны гына чишәрлек «бозыклыгы» бар иде.
    2 нче номерлы трамвайның Волков урамындагы соңгы тукталышында төшкәч, Гөлчирәләр өенә ерак түгел иде, ул арада гына сүз әллә ни ялганып китмәде.
    —   Синең инде, Әсфан җаным, минем кем икәнлегемне һәм  ничек, кем  белән  яшәгәнлегемне,  әлбәттә, бик  беләсең килә булыр, давай, ханжалыкны бер якка куеп торыйк, — Гөлчирәнең тавышында кинәт үтә кискен һәм катгый авазлар ишетелеп калды, һәрхәлдә, ул моннан ярты сәгать кенә элек балык урынына йөзгән шуклык дулкынында түгел иде хәзер.—Мин сиңа пәрдәнең бер читен ачмак булам. Конечно, үзең теләсәң һәм, соңыннан куркып, мине бөтенләйгә ташламаслык булсаң гына...
    Ул Әсфанның ни дип җавап бирүен дә көтмичә, аны кул очыннан җитәкләп, парадный ишегенә алып килде. Кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишекне ачты. Включательне борып, баскычны яктыртты. Сары буяуга буялган һәм култыксасындагы кайбер фигуралары төшкәләгән баскычтан, кунагын алдан җибәреп, алып менеп китте.
    Бу минутларда инде Гөлчирә үзе сүзсез иде. Хәтта ул кунагын кисәтүне яки, артык нәзакәтлелек күрсәтеп, нинди дә булса ясалма төчелекләр әйтеп торуны да кирәк тапмады. Кырыс җитдилек белән кунагына алгы якта плащын һәм эшләпәсен элеп калдырырга кушты. Үзе дә чишенде. Т Пул арада үзе, хатын-кыз купшылыгына бирелеп, коридордагы көзгегә күз төшереп алырга да онытмады. Шуннан соң, шу-ларның барыннан да соң, хәзергә ябык торган зур ак ишек алдында, «Керергәме? Юкмы?» дигәндәй, янә чак кына тукталып калды. Әсфанга сынаулы караш ташлады һәм, кунагында һичбер каушау-икеләнү күрмәгәч, ишекнең ике канатын ике якка дәррәү ачып җибәрде.
    Керде, ләкин бусагадан атлау белән ишек төбендә тораташтай катып калды Әсфан. Чит илдән кайткан ялтыравык мебель белән җиһазландырылган бу зур залның бер почмагында, тәрәзә буенда, кызгылт-карасу лак йөгертелгән импортный караватта ул — хаста дисәң хастага охшамаган кып-кызыл чырайлы, шешенке кабаклы, яңакларын төк баскан һәм озак кузгатылмаганныкы булса кирәк, башы мендәргә батып кергән зур гәүдәле ир кеше ята иде. Ишек ачылуга бөтенләй диярлек игътибар итмәгәндәй хәрәкәтсез калды ул, җан әсәре барлыкны сиздерергә тырышып «ым» какмады, мендәренә ничек ябышып каткан булса — шулай ята бирде. Ләкин Әсфан шундук күреп алды: аның күзләре ачык һәм Әсфанның кем икәнлеген, болай вакытсыз алар бусагасында нишләп йөргәнлеген белергә — «укырга», әгәр булдыра алса, үтәли тишеп керергә теләгәндәй текәлгән иде. Күрәсең, аның бөтен эчке тормышы бары тик шул күзләрендә генә сакланып калган, сәерсенүе, нәфрәте, аптыравы һәм гаҗизлеге — бөтенесе шушы текәлгән карашында иде.
    —   Минем   кем   белән   яшәгәнлегемне   беләсең   килгән иде,—дип башлады Гөлчирә, ишек төбеннән кузгалмыйча катып калган Әсфан янына килеп. — Менә күрдең инде, әнә ул минем законный ирем була. Син курыкма, курыкма... ул хәзер берни дә эшли алмый, ул беткән... әкренләп мине дә бетерә баручы мумия ул.
    Күзләрендә саран гына яшь ялтырап китте Гөлчирәнең. Шуны сиздермәс өчен булса кирәк, йөзен читкә борды. Ә тавышы һаман кырыс иде:
    —   Икенче елымны чиләнәм шул газап белән... Ә үзенең ничек газапланганын күрсәң икән... Син курыкма, курыкма... Түрге бүлмәгә уз. Әллә югыйсә, миннән дә куркып калдың инде?
    Гөлчирә, сүз әйтергә дә бирмичә, Әсфанны түрге бүлмәгә таба җилтерәтә башлады.
    —   Юк... мин китәм... мин хәзер үк китәм, — дип авыз эчендә ботка  пешерергә тотынды Әсфан. Шул ук  вакытта, ишекне бер ачып кергәч, бу фаҗигале өйне шундук ташлап китү куркаклык, түбән җанлылык буласын да чамалый иде булса кирәк.
    —  Син егет бул, — диде Гөлчирә, кинәт тавышына чыккан  зәһәрен тыеп  кала  алмыйча,  —  егет  булу  ресторанда утырганда гына түгел, егет булу кешенең трагедиясен аңлый белүдә... беренче чиратта кешенең трагедиясен аңлый белүдә күренергә тиештер, минемчә.
    Инде мәсьәлә бу дәрәҗәдә кискенләштерелеп куелгач, Әсфан, әлбәттә, борылып чыгып китә алмады. Шул ук вакытта аңарга бик тә уңайсыз: без урынына тишеп текәлеп яткан теге яктагы күзләр аның артыннан киләләрдер, яртылаш ачык калган ишектән аны сагалап-күзәтеп торалардыр кебек тоела иде.
    — Моңа хәтле теш агартып берәүгә бер сүз әйткәнем, зарланганым булмады, хватит быть ходячей могилой, — дип башлап китте Гөлчирә Әсфанны үз бүлмәсенә алып кереп, ишекне япкач. Шул арада үзе, ширма артына кереп, өстен алыштырырга, ак җирлеккә көмештәй ялтырап торган зур-зур банан яфраклары төшерелгән халат киеп чыгарга да өлгерде. Өстен алыштырганда, әллә кабалану сәбәпле, әллә юри берәр мәкер белән, ширма тактасы өстеннән аның ялангач беләге күренеп калды. Эшнең һәр яктан катлаулана барганлыгы күз алдында иде.
    — Шулай, егет, дөнья конструкторлык бюросында ватман табагына сызып куйган сызымнар буенча гына бармый икән шул! — дип сүзне ялгап китте, өстен алыштырып чыккач. Ул хәзер үзен иркенрәк тота башлаган иде инде. — Турысын гына әйткәндә, мин аңарга кияүгә чыкканда алдын-артын уйлап торырлык яшьтә түгел идем, унҗиде яшьтә уйлый белмисең, уйлап торуның кирәге дә булмый икән! Бөтенесе синеңчә булыр, бер дә төере чыкмас кебек күренә икән унҗиде яшьтә чакта. Сугыш бетүгә бара, ул иллегә якынлашып килүче подполковник, сүзгә-телгә оста, дәрәҗәсе бар, акчасы күп, ә мин ашык-пошык кына медучилище бетереп, романтика эзләп фронтка килгән иләс-миләс кыз идем. Мәгәр ул романтика дигәнем галошка утыру булып чыкты. Матур итеп сөйли белә торган, бүләк арты бүләк биреп минем башымны-күземне әйләндергән, киң җилкәле, таза, һәр яктан килгән минем ул подполковнигым чынлыкта исә ике бала атасы, инде әллә кайчан оя корып, оясыннан бизеп өлгергән карт карга булып чыкты. Ә ул мине семьям бомбежкага эләгеп һәлак булды, дип ышандырып маташты, телгә оста иде ул болай корып калганчыга хәтле. Шушы беренче алдашуы өчен үк минем аңарга бик нык хәтерем калды. Бергә торган кешеңә гел үпкә саклап булмый, соңыннан оныттым тагын. Әлбәттә, сугыш бетү белән үзенең элекке «оясы»на кайтып китсә, бер дә ку-лын-аягын бәйләмәгән булыр идем. «Бар кит, балаларың янына кайт, мин сине бәйләп тотмыйм», — дип тә карадым, китмәде. Кайтып, Казанга урнаштык, аттестаты зур, шуның өстенә тагын монда кайткач, акчасы шактый килә торган урынга урнашып, эшләп тә йөрде. Менә шушы особнякны сатып алдык, үз интересы дигәндә, ул йөри дә, сөйләшә дә белә торган кеше. Дөресе, менә бу каһәр төшкән параличка хәтле шулай иде. Әйбәт кенә тордык, гайбәтенә керәсем юк, какмады, сукмады, авыр сүз әйтмәде, күзем төшкән нәрсәгә акчасын жәлләмәде. Ләкин арабызда утыз яшьлек аерма бар, ул корсак үстергән карт ир, ә мин тулышып кына килүче яшь хатын, минем күзем подполковник булмаган икенче берәүгә төшмәгәе, дип бик тә шикләнә иде, бичара. Шул эчкә яше-релгән көнчелеге аркасында соңыннан ул бик нервныйга әйләнде, шул көнчелеге аркасында мине эшкә кертмичә, өендә бикләп асрады. Китапта гына ул, җаным, барысын да бик түгәрәк итеп язып чыгаралар. Ә без ничек булдыра алсак, шулай яшәдек, урамга чыгып кычкырмадык. Шулай да, билләһи дип әйтәм, урынсыз көнчелекләре өчен урамга чыгып кычкырасым килгән минутлар булгалый иде. Ничек кенә дисәң дә, бу каһәр төшкән параличка хәтлесе, яхшымы-яман-мы, тормыш булган икән. Моннан ел ярым элек ул шулай кинәт торыксыз, телсез, колаксыз калды. Ятмаган больницасы, күрсәтмәгән профессорыбыз калмагандыр. Вакыты-вакыты белән чак кына рәтләнгән дә кебек күренгәли иде баштарак. Соңгы вакытта андый өметләргә дә урын калдырмый башлады. Ничек яткызам, шулай ята. Нәрсә каптырам — шуны йота. Бер атна, яки бер ай гына булса икән, әйтергә генә ансат, тиздән ике ел була... Тагын кайчанга хәтле ураза тотарга кушасыз, җан кисәгем? Мин дә бит кеше. Бүтән кешеләрдә кузгала торган теләкләр миндә дә кузгалмый дисеңме? Болай шәрран-яра сөйләшүемә гаҗәпләнмә, Әсфан. Бер тел ачылганда эчемне бушатасым килә. Әгәр теге чакны «Маркиз»да, бата башлаган җирдән коткармаган булсаң, мин бу әйтелмәгән сүзләрне, шул әйтелмәгән килеш, үзем белән су төбенә алып киткән булыр идем. Миңа бердәнбер котылу юлы булып күренгән шул позорный эшне дә җиренә җиткереп башкарырга ирек бирмәдең, сиңа чишелмичә кемгә чишелим?
    Гөлчирә кинәт урыныннан сикереп торды, тәвәккәллек җыйгандай, аскы иренен тешләп, пауза ясап алды, күзләре — яшь аша кыргый дәрт белән тулган күзләре Әсфанга текәлгән, үзен көчкә-көчкә генә тыеп торганлыгын бөтен торышы әйтә иде. Менә аның бөтен эчке икеләнүләрен басып, күзләрендә хәтәр бер очкын чагылып китте, юк, нихәтле тырышса да, ул үзен тыеп кала алмады,, халат кнопкаларын берьюлы тартып ычкындырды һәм яртылаш ачылган тыгыз күкрәкләре белән Әсфанның өстенә ауды. Оят һәм ясалма әдәп саклау дәрәҗәсеннән узган иде ул бу минутта.
    — Әйт, Әсфан, әйт, җан кисәгем, минем кай җирем кешедән ким? Ник мин... мин генә шулай ир исе иснәргә интегеп, сабагымда килеш корырга тиеш?
    Әлбәттә, Әсфанның да хәле җиңелдән түгел, ул үзен берьюлы ике ут арасында хис итә: бер якта үз дәртеннән буыла баручы менә бу шашынган хатын, аның ут янып торган иреннәре, аның тыгыз ак күкрәкләре... Икенче якта теге... ишектән керешли үк кадап-өтеп алган күзләр, паралич ирнең зәһәрле күзләре...                                                  .

    VI
    Шул баш әйләндергеч кичтән соң байтак вакытлар каршылыклы уйлар белән тулышып йөрде Әсфан. Бер яктан, алдап һәм һич кисәтмичә өенә алып кайтуы, болай да газапланып яткан паралич иргә тагын да кыенрак өстәмә газап — көнчелек газабы да өстәве өчен ул Гөлчирәгә чын күңелдән үпкәли, аны мәкерлелектә, миһербансызлыкта гаепли, аның белән бүтән беркайчан да очрашмаска, очрашса да котырынырлык сәбәп ясамаска үзенә үзе ант итә. Икенче яктан, шул мәкерле хатын Гөлчирә аны телдән әйтеп булмый торган яшертен җепләр белән үзенә өзлексез тартып тора, еш кына эштән кайтышлый, әйләнеч юлны туры итеп, Әсфан алар урамына кагыла уза, ике катлы өйнең өске катына, аның тәрәзәләренә күз сала китә —шул өйдә, шул тәрәзәләр артында икесе ике төрле газап белән интегә торган ике җан иясе барлыгын, моның шулай икәнлеген белә торып, үзенең аларга берничек тә ярдәм күрсәтә алмаганлыгын, хәтта киресенчә, якын барырга да курыкканлыгын тоеп, үзен түбән җанлылыкта, обывательлектә гаепли иде. Хәлне тагы шунысы да катлауландыра: Әсфан бу очрашулар, үзенең бу бәйләнчек уйлары турында авыз ачып кемгә булса да сүз дә әйтә алмый. «Кара әле, дус кеше, мин ике елга якын паралич белән хәрәкәтсез ятучы бәхетсез бер бәндәнең кызларыңа биргесез япь-яшь, чип-чибәр хатынына гашыйк булдым бит әле. Син ничек карыйсың бу эшкә? Дәвам иттерергәме миңа бу романны?» — дип киңәш сорап булмый ич инде.
    Шулай да Гөлчирәне яңадан очрату, дөресрәге, очрату чарасына керешү уе юк иде Әсфанда. Күрәсең, Гөлчирә бу мәсьәләдә Әсфанга караганда башсызрак булып чыкты. Уйлап кына калмады ул, бер көнне Әсфанның өенә үк килеп чыкты. Такта белән генә бүленгән бүлмәдән аларның әле яхшы ук тавыш күтәреп, әле пышылдауга күчеп сөйлөшүләреннән, бигрәк тә киенеп-ясанып килгән бу чибәр яшь хатынның, ишекне каты ябып, исәнләшми дә чыгып китүеннән квартира хозяйкасы үзенчә нәтиҗә ясамыйча кала алмады: «Таш курчак кына башын әйләндерә алмас безнең Әсфанның... борчаклары пешмәде ахры боларның» дип, белмим ни өчендер, кунакның болай тиз чыгып китүенә шатланып куйды ул.
    Ләкин «кунак» дигәне алай т.из суына торганнардан түгел иде шул, ишекне каты ябып, шулай чыгып китүеннән соң берме-икеме ай күренми торды да, ахыры да беркөнне, ике дә уйламыйча, Әсфан эшли торган конструкторлык бюросына ук килеп җитте. Ашыгыч йомыш белән ерактан килгән кыз туганы атлы булып, егетне ишек төбенә — аулаккарак чакырып чыгарды. Бу юлы да бик бизәнеп-ясанып килгән иде Гөлчирә, нияте бик үк фәрештәнеке түгеллеген өсте-башы да, бигрәк тә астыртын хәйлә һәм тыелгысыз дәрт белән тулган күзләре кычкырып тора иде. Хәер, тел яшереп торуны ул кирәк дип тә тапмады.
    —  Син, егет, теге көнне коры өеңнән коры сүз белән озаттым да шуның белән котылдым дип уйладың, ахры, Гөлчирә апаңнан,—ул ап-ак тешләрен Әсфанның күз алдына юри тезеп куйгандай, авызын ерып көлде һәм, тегеңә сүз әйтергә дә ирек бирмичә, янә үзе ялгап алып китте,— котылмаган кайда! Алай ансат кына котыла торган булгач, бата башлаган җиреннән чыгарасың  калмаган, баткан икән—  бата бирсен иде шунда.
    Бу аның, эчке каршылыкларын берьюлы түгеп салмас өчен, юри шулай агрессив булып кылануы иде булса кирәк, чынлыкта ул монда килгәнче кат-кат уйланган, күңеленнән барысын да кичергән, «Шулай мөмкинме? Шулай килешәме?» кебек сорауларны үз алдына күп мәртәбәләр куйган, килми чарасы калмаганлыктан килгән, инде хәзер, оятын эчкә йотып бер килгәч, нарасый булып кылануны кирәк тапмый ниятләгән эшен ахырынача җиткерергә карар кылган иде.
    —  Әйтәсе сүзләрем бар сиңа, Әсфан җаным, — дип тотынды ул, шундук үтә назлы-җитди тонга күчеп һәм, әйтәсе сүзен әйтмичә куркып калудан шикләнгән кебек, өстәде: — Әлбәттә, ишек төбендә генә әйтелә торган сүз түгел. Алдан ук  тынычландырып  куям:  инде  куркаклыгыңны  белдем,  бу юлы  мин  сине  паралич  ирем  янына  алып  кайтмаячакмын.
    Мондый тәвәккәллек белән керешкән чая хатын юлын тапмыймы соң? Кичен алар элек, фарыз гамәлне үтәгән кебек, кинога керделәр, кинодан чыккач Гөлчирә, Әсфанга як-якка карарга да бирмичә, гадәттәгечә, чәнечкеле-җитди сүзләрен бергә бутый-бутый, егетне култыклап, кольцога — трамвай тукталышына таба алып китте.
    —  Күңелем начарлыкта түгел икәнне шуннан бел, бу юлы мин сине двойкага утыртып алып китмим, — дигән булды ул, шаяртып.
    —  Күңелең яхшылыкта булса әгәр, — дип, кырыс кына бүлдерде Әсфан һәм ул бик җитди иде бу минутта, — син двойкага утырып, авыру ирең янына кайтырга тиеш. И вообще, Гөлчирә ханым, без болай уен корып йөрүләрне туктатыйк.
    һәм Әсфан Гөлчирәнең ни дип әйткәнен дә көтмичә, кискен генә борылды да, кузгалып кына торучы 8 нче номерлы трамвайның баскычына сикерде — бу трамвайның үз ягына таба бармаганлыгын ул белә, шул ук вакытта, тагын ниндидер яңа мәкер уйлап чыгарырга торган Гөлчирә-вәсвәсә янында озак тукталып калырга ярамаганлыгын да, тукталса, яңадан аның тозагына эләгәчәген дә белә иде.

    VII
    Әсфан шаяртып әйтмәгән иде ул сүзләрне. Киресенчә, моңа хәтле шаяртулары өчен дә ул торып-торып үзен битәрли, уйлап эш итмәүдә, егерме тугыз яшьлек сабыйлыкта гаепли иде. Теге кичне паралич ирнең аңарга нәфрәт һәм гаҗизлек белән тулып караган күзләре аның артыннан ияреп, өзлексез үпкә һәм шелтә белдереп йөргән кебек тоела иде. Алай гына да түгел, кайбер төннәрне тынгысыз йокы аралаш ул аны төшендә күрә, вакыты-вакыты белән кошмар дәрәҗәсенә җитеп, буылып, шабыр тиргә батып уяна иде.
    Ләкин Гөлчирә бер башланган ул татлы уенны ташлый алмады гына түгел, Әсфанның ташлау ниятен сизеп, ул тагын да үчекләнә, үҗәтләнә төшеп тотынды. «Әһә, киеп карап та, ошамаса, ыргытып бәрергә бияләй идем мин сиңа, — дип, үзен-үзе котыртырга керешә иде ул вакыты-вакыты белән, — син элек тилерт тә кешене, аннары үзең, тиз генә башыңа акылыңны җыеп, куак арасына пос. Янәсе, бәладән баш-аяк ул шашкан хатын белән. Бер дә беркөнне сасысы дөньяга таралуы бар». Ләкин бу аның ялгыз һәм үтә ярсулы минутларында килә торган уйлары, Әсфан янына килгәндә ул, гадәттәгечә, киенеп-ясанып, ай-кояштай балкып килә һәм күренүе белән тегенең бөтен тәүбәләрен берьюлы чәчеп-туз-дырып ташлый иде. Юк, Гөлчирә Әсфанны ошатты гына түгел, Гөлчирә-хәйләкәр төлке Әсфанның бөтен йомшак якларын «укып» бетерде, кайчан һәм ничек, нинди сүзләр, дәлилләр белән аны эретергә икәнлеген ул бик яхшы белә иде.
    — Беләсеңме нәрсә, Гөлчирә ханым, — дип сүз башлады Әсфан бер очрашуда, — әйтмәскә тырышып нихәтле эчемдә йөртсәм дә, наконец, әйтмичә булдыра алмыйм: син минем учреждениегә килеп йөрүеңне ташла. Иптәшләр белә — минем бернинди дә «кыз кардәшем» булганы юк. Шулай ук моны алла да белә.
    —  Алла минем дә яшь кенә башымнан гел ураза тотып яшәргә тиеш түгеллегемне белә торгандыр, алайга китсә.
    Гөлчирә, һәрвакыттагы кебек, сүзне ничек тә уен-көлкегә борып җибәрергә маташмакчы иде дә, ләкин аның бу тырышлыгы Әсфанның ачуын гына китерде.
    —   Юк, мин чынлап әйтәм, Гөлчирә, — диде Әсфан, ханымны кырыс кына бүлдереп.
    —  Ә мин чынлап әйтә торган сүзләремне инде әллә кайчан әйтеп бетердем. — Гөлчирәнең бу сүзләреннән аптырабрак   калды   Әсфан:   шаяртуга   да,   бер   үк   вакытта   күңел түреннән алып, әрнеп әйткән сүзләргә дә охшыйлар иде бу сүзләр. Ул арада Гөлчирә Әсфанны култыгыннан бик нык кысып алып, кызып-кызып дәвам итте: — Әйе, әйе, егет, юк синең чынлап әйтә торган сүзләрең. Беребезнеке дә юк. Без барыбыз да чак-чак кына куркып, чак-чак кына хыялланып, ә чын дөреслектә: «Денем өчен түгел, көнем өчен!» — дип яши торган кешеләр. Син — нәкъ шундыйларның берсе. Башта син минем белән чак-чак кына мавыктың да шикелле. Инде менә, эшләр тирәнгә китмәгәе, дип шүрли башладың. Чынлап та, әгәр бу әрсез алабай синең койрыкка чын-чынлап тагыла калса, нишләрсең син, бичара? Хурлыгын кая куярсың? Алла сакласын, кеше-кара ишетмәсен, әгәр ул әрсез хатынның паралич белән ятучы ире булганын да белеп алсалар? Монда ачыктан-ачык персональным делом пахнет, егет. Сак була күр.
    —   Нигә? Сак булу бервакытта да зыянга алып бармый. Гөлчирә, Әсфанны ычкындырып җибәрергә теләмәгәндәй,
    аның кулларын үз кулларына кысып алды. Аны урам чатындагы аулаграк почмакка тартты. Бераз тынычлангач, пышылдап диярлек, ләкин шулай да бик ишетелә торган итеп әйтте:
    —  Сак булу турында элегрәк уйларга кирәк иде, егет. Бала булма, моңа хәтле белмәмешкә салышып йөргән икәнсең, моннан соң алайса белеп тор: мин синнән йөккә калганмын, тиздән безнең балабыз булырга тиеш.
    һәм ул аптыраудан телсез калган Әсфанның кулларын дәррәү ычкындырып, исәнләшеп тә тормастан, тиз-тиз атлап китеп барды. Ләкин бөтенләй үк китеп өлгермәстән, борылып тагын килде.
    —  Син курыкма, Әсфан, курыкма, — диде ул, бу юлы инде ничектер тынычландырырга тырышкандай. Гүя иң куркынычы әле әйтелеп бетмәгән иде. һәм әлегә эшләнмәгән дә. Гүя ул аны эшләргә бары тик җыена гына иде шикелле, — мин барысын да үзем җайлармын, мин алай тиз коелып төшә торганнардан түгел. Синнән тик бер генә үтенеч: мине ташлыйсы булма!
    Бу китүеннән кире әйләнеп килмәде Гөлчирә һәм башкача ул Әсфанның «кыз туганы» булып, ул эшли торган учреждениегә дә килеп йөрмәде. Арада кеше гайбәтенә азык бирми торган, ләкин шул ук вакытта тынычланырга да юл куймаучы билгесез тынлык урнашты—бер ай, ике ай, өч ай шулай булды. Бу, әлбәттә, араның бөтенләйгә өзелүе түгел, Әсфан моны сизә, киресенчә, төрле сүзләр-ишарәләр белән өркетеп китүенә дә карамастан, Әсфанның Гөлчирәне һич югы читтән генә булса да күрәсе дә килә башлаган иде. Ләкин Гөлчирә серле рәвештә юкка чыкты, бүтән һич күренмәде.
    Шулай итеп, эчтән әкрен генә көйдерә баручы тынгысыз ут эчендә торып калды карт буйдак. Бер яктан, аның Гөлчирәне күрәсе, аның хәлен беләсе, аның чәнечкеле-төртке-ле сүзләрен ишетәсе килә. Икенче яктан, салкын акыл белән үзен ничек тә авызлыкларга тырышып, «Ну ее... бәласеннән баш-аяк. Үзе үк шыр акырып торган бала күтәреп килмәсә, ирекле башыңны лямкага илтеп тыкма», — дип, үзен-үзе тынычландырырга маташа иде.
    Ә менә һич тә көтмәгәндә, җитмәсә тагын өйгә дә түгел, эшли торган учреждениесенә, бетен иптәшләре алдында аны судка чакырып повестка китереп тоттыргач, ул моны ничек аңларга да белмичә, бөтенләй аптырап калды.

    VIII
    Хәер, суд залында бөтенесе күздән яшь китерер дәрәҗәдә ачык булды. Уеннан уймак чыккан, юк, уймак кына да түгел, яманрагы: Гөлчирәне гаеплеләр эскәмиясендә, сак астында күргәч, Әсфанның башына берьюлы берничә тукмак белән китереп орган кебек булдылар. Гөлчирә озын кара күлмәктән, иңенә шундый ук кара шәл салган, башы яланбаш, чәчен пөхтә итеп тарап артка түгәрәкләп өеп куйган. Әллә ни аптыраганлыгы да сизелми, киресенчә, үзен хөкем итәргә килгән кешеләрдән, аларның үтә җитди күренергә тырышып, суд кагыйдәсенең хәрефенә ябышып ятуларыннан эчке ирония белән көлемсерәп утыргандай күренә иде. Залга Әсфан килеп керү белән, ул ерактан ук аны күреп алды, сәламләү урынына авыз чите белән генә елмайгандай итте: «Китте бит, малай, безнең газиз башлар. Күңелеңне киң тот, бәлки, үзем белән сине дә алып китәргә тырышырмын әле» дигән төсле иде аның бу иронияле карашы.
    Гаепләү актын тыңлаганнан соң Әсфанның бөтен аптыраулары берьюлы коелып, бермәлгә бөтенләй катып калды: «Шул хәтлегә үк барып җиттеме? Кем уйлаган шундый ефәк кабык эчендә шундый башсызлык яшеренеп яткандыр дип?» Ләкин нинди дә булса фәлсәфә корып, үзеңне аклап яисә үзеңә-үзең хөкем карары чыгарып утырырга хәзер соң, гаепләү акты ачык язылган һәм, колакларны ярып, залда яңгырап үтәргә дә өлгергән иде: «Гөлчирә Габбасова, егерме биш яшендәге гражданка, урта белемле, соңгы вакытта өй хозяй-касы, ике елга якын паралич ирен — отставкадагы подполковник Гайнан Курдюковны башта дәвамлы рәвештә карап та, соңыннан агу биреп, аны аңлы рәвештә юк итү кебек җинаять юлына баскан...» һәм башкалар, һәм башкалар...
    —  Агу түгел, йокы даруы... Мәрхүм ирем аны әледән-әле сорый, булмаса, таптыра торган иде, бәлки дозасы артыграк киткәндер,   —  дип,   суд   кагыйдәсен   бозып,  төзәтмә   ясады Гөлчирә.
    —   Безнең кулда  медицина экспертизасы  һәм, гомумән, әйтәсе  сүзегезне сез үз нәүбәтегездә әйтерсез, — дип аны шундук туктаттылар.
    Моңарчы судта булмаган, суд тәртибе күрмәгән Гөлчирә бу үтә рәсмилекне авырга алды. Үзенә карата рәхим-шәфкать булмаячагы турында шундук нәтиҗә ясап, бөтенесенә җене чыккандай, күзләрен түбәнгә — бер ноктага күчерде, һәм, бүтәнчә бернәрсәгә дә, бер сүзгә дә игътибар итмичә, кара көеп утыра бирде.
    Бары тик үзенә бик якын тавышны ишеткәч кенә ул, уянып киткәндәй, башын күтәрде. Суд шаһит сыйфатында чакыртылган Әсфанны аягүрә бастырып, аңардан сорау ала иде.
    —  Әйе, булды шундый хәл... Узган ел, июль башларында иде шикелле... «Маркиз» утравында, Волгада су коенганда... «Коткарыгыз,  батам!» дигән  тавыш  ишетеп, мин  шул  якка йөзеп киттем...
    —  Гражданка Габбасова үзе батарга ниятләгән, үзе «коткарыгыз!» — дип кычкыра. Нәрсәдер очы очка ялганмый монда.
    Суд утырышчыларыннан берсе шулай дип реплика кысты-284
    рып, тигез генә сөйли башлаган Әсфанны буташтырды. Кыскасы, әйтәсе сүзләренең күбесен әйтә алмады Әсфан.
    Гөлчирә Әсфаннан, әлбәттә, күбрәкне көткән иде. Яклап сүз әйтер үк дип көтмәсә дә, шулай да рәхимлерәк булыр, әйткән сүзен Гөлчирә трагедиясен аңларга тырышып әйтер, дип көткән иде. Аның рәсми корылык рамкасыннан чыкмыйча, дөресрәге, чыга алмыйча, авыз эченнән ботка пешерү белән калуы (Гөлчирә бу минутта Әсфанның күңелендә нинди каршылыклар котырганлыгын тотып калырга, әлбәттә, өлгермәгән иде) үз чиратында Гөлчирәне актык чигенә җиткезеп ярсытты. Шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, соңгы сүзен әйтергә нәүбәт җиткәндә Гөлчирә бөтенесенә кул селтәп, соң дәрәҗәдә зәһәре чыккан, ахыр чиктә: «Миңа ни булса да барыбер! Әмма син дә миннән яхшылык көтмә!» дәрәҗәсенә үк барып төртелгән иде.
    һәм ул бөтен ваклыклары белән, һич тартынып тормыйча, киресенчә, Әсфан белән ике арада булган яшертен ләззәтләрне кабат искә төшерүдән тәм тапкандай, бөтенесен-бөтенесен судка түкми-чәчми сөйләп бирде. Боларның барыннан да соң, ярсуының соңгы чигенә җитеп:
    — Юк, коткаручы гына түгел ул, батыручы да... Әгәр шул Әсфан минем башымны-күземне әйләндермәгән булса... Аннары шуны да белеп торыгыз: минем аңардан дүрт айлык корсагым бар, — дип ярып салды.
    Гаҗизлекнең соңгы чигенә җиткән бу чибәр ханымның, бернәрсәне дә яшермичә, бөтенесен чын-ихластан сөйләп бирүе хөкем өстәле артында утыручыларга, әлбәттә, тәэсирсез калмагандыр. Шуның өстенә мәрхүмнең үзенең дә, озак вакытлар урын өстендә хәрәкәтсез ятып, дөньядан тәмам туйганлыгын, үзен караучы врачлардан булсын, көнаралаш укол кадый килгән сестралардан булсын, гозерли-гозерли, нәрсә булса да «бөтенесенә сразу точка куярлык» шундыйрак берәр нәрсә сорап йөдәткәнлеген, шаһитләрнең моны ачыктан-ачык әйтеп торуларын искә алып, аларыннан да бигрәк, хөкем ителүче кешенең йөкле булуын искә алып, суд Гөлчирә Габбасовага карата ригаяле булырга тырышты—биш ел срок белән шартлы рәвештә иркеннән мәхрүм итәргә карар чыгарды.
    Ә егет үзенә карата хөкем карарын соңыннан үзе чыгарды: «Ут белән уйнама, кулыңны пешерерсең», — дип әйтә торган булган әнисе аңарга. Малай чагында ишеткән бу сүзләр аның бер колагыннан кергән, икенчесеннән чыккан.
    Хәзер   менә,   ут   белән   уйнап,   кулын   пешерә   язгач,   исенә төшерде: «Юк, ярамый икән шул ут белән уйнарга!»
    Шулай ук, суд утырышында катнашып, хәлне баштанаяк тыңлап утырган кешеләрнең дә карашлары бертөрле генә түгел иде:
    —  Үз оясын, үз балаларын ташлап йөргән азгын ирләрнең барысына да шул кирәк. Берәү дә гаепле түгел монда. Ул Курдюков  дигән   карт   алаша   үзе   гаепле,   —   дип,   ярсуын яшерә алмыйча, аты-юлы белән ярып салды ач яңаклы көйгән хатын. Күренеп тора, ул моны үз манарасыннан торып кычкыра: аның ире белән дә шундыйрак берәр аянычлы хәл булып узган булса кирәк.
    —   Тирәннәнрәк  уйлап  карасаң  әгәр,  —  дип  кушылды икенче бер өлкәнрәк яшьтәгесе, — бөтенесенә сугыш гаепле, сугыш  аздырды  бәндәләрне. Алла сакласын, яңадан  сугыш хәтәре кабатлана күрмәсен, диген.
    Ә менә Әсфанның чигәсен һаман шул бер үк сүзләр чүкечли: «Ут белән уйнама! Ут белән уйнама! Ут белән уйнама!»

    1969


    Фатых Хусни (Фатых Хуснутдинович Хуснутдинов)
    Дети природы, Повесть (на татарском языке)




    ← назад   ↑ наверх