• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ильдус Хузин

    Топонимнар

    (Урта Уралдагы географик атамалар)

    Авылларыбыз атамалары

    (Пермь губернасы, Красноуфимск өязенә кергән авыллар)

    Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, җир-су, елгалар һәм күлләр атамаларын халык аларның ниндидер үзенчәлекләреннән чыгып биргән. Ә менә авылларның атамалары күп вакытта кеше исемнәренә (антропонимнарга) бәйләнгән. Ни өчен бу шулай? Чөнки авылларны һәрвакыт диярлек кем дә булса нигезләгән, һәм бу авыл аның исемен алган. Әйтергә кирәк, элекке заманнарда авыллар зур булмаган, 3-5 йорттан гына торган. Шуннан Өчиле, Дюртюли (өч өйле, дүрт өйле) авыллары калган. Һәм бу авылларда якын туганнар гына яшәгән.

    Шулай итеп, күп кенә авылларны башлап җибәргән кешеләрнең исемен без әйтә алабыз. Ләкин кайчан булган бу хәлләр, ул кешеләр кайдан килгән, нигә алар үз җирләрен ташлап, икенче урынга күчкәннәр, моны архивлардан эзләп табалар табуын, ләкин анда да тулы мәгълүматлар (сведения) юк. Мәсәлән, шундый-шундый исемдәге кеше Болгар ягыннан килеп, шушында башлап йорт салган дип архивта укысак, бу әле безгә бик аз нәрсәне аңлата.

    Авылларыбыз турындагы байтак кына кызыклы мәгълүматларны тарихтан белергә була, чөнки кеше язмышлары һәрвакыт тарих белән бәйләнгән, татар халкының фаҗигалы (трагическая) язмышы нәкъ менә шулай качып, күченеп йөрүләргә, шыграк, тынычрак урыннарда яңа авыллар төзергә этәргән дә инде.


    Башта язылып киткән төбәк өйрәнү материаллары (карагыз: Урта Уралдагы географик атамалар) менә шушыларны аңлату өчен бирелгән иде дә инде. Шуңа күрә алдарак авыллар исемнәрен тикшергән вакытта, өстә язылган кереш сүздәге мәгълүматларны истә тоту кирәк.

    Авылларыбызның килеп чыгуы вакыты турында фикер йөрткәндә, шуларны онытмау мәгъкуль: башкорт галимнәренең язмалары буенча, бөтен татар авыллары да 1650 – 1750 елларда һәм соңрак барлыкка килгәннәр. Алар моны ата-бабаларыбызның җиргә документ алган елларыннан чыгып әйтәләр. Һәм бу алар өчен (руслар өчен дә) файдалы. Чөнки татарлар, янәсе, Уралга шул елларда гына килеп чыккан булып чыгалар һәм безне үзебезнең хокукларыбызны таләп итәргә хаксыз килмешәкләр итеп күрсәтергә тырышалар. Ә без инде татарларның монда төп халык, ә күпчелек башкортларның да чынында татарлар икәнен өстә укыдык.

    Дөресен әйткәндә, әлеге күрсәтелгән еллар, рус администрациясенең Уралга килеп төпләнеп, штыклар, камчылар ярдәмендә халыкны үзенә буйсындырып, хакимлек кыла башлаган еллары ул. Ә аңардан алда халыкның ханнардан җир алган ярлыклары булган, чөнки бу урыннарда Казан, Себер ханлыкларының, ә аңардан да элегрәк Болгар иле халыкларының, ягъни меңнәрчә ел элек җир сөреп, иген игеп яшәгән безнең ата-бабаларыбызның күбесе беркая да китмәгән. Тик аларның документлары гына юкка чыккан.

    Архивларда авыллар турындагы турыдан-туры язылган документлар Рус администрациясе эшли башлаган вакытларга гына карый. Ә аңардан элегрәк язылган кәгазьләр сугышып алучылар тарафыннан юк ителгән. Шуңа күрә халкыбыз тарихын галимнәргә башка юллар һәм ысуллар ярдәмендә торгызырга туры килә.

    Рәсми рәвештә кабул ителгән документларны карасаң, бөтен Көньяк һәм Урта Урал бары тик башкортларныкы гына булган, дип аңларга була Һәм күпләр шулай аңлыйлар да. Ә татар тарихчылары сүзе буенча алай түгел: Урта Уралда күпчелек халык татарлар булганнар. Ләкин рус хакимияте татарларны баштук төрле катламнарга бүлгәләп бетергәннәр: казак, типтәр, башкорт, морза, тархан, лашман, мещан, чемоданный, солдат, игенче, зәрәгатьче, мишәр һәм башкалар. Хәтта вогул (манси) дип тә язганнар. Бу социаль төркемнәр җиргә хокуклары буенча һәм түләгән салымнары буенча бер-береннән аерылганнар. Менә шушы башкорт катламындагы татарлардан башкорт милләтен әвәлиләр дә инде.

    Ревизская сказкалар буенча күп кенә татар авылының халкы башкорт дип күрсәтелгән. Башкорт галимнәре әлеге башкортларның татар булганлыгын “белмичә” кылана. Ә нигә соң ул башкортлар күпчелек була торып татарга әйләнгәннәр? Димәк, алар, булсалар да бик аз булганнар. Бу турыда М.Әхмәтҗанов сүзләре китерелә:

    ...Телевидениедә, радиода, матбугатта, хәтта татар телле газетларда Башкортстандагы татарларга “сез борынгыда башкорт булгансыз, телегезне оныткансыз”, дип кабатладылар. Ә бит карасаң, документлар бөтенләй башканы сөйли. Мәсәлән, 1761 елгы “Ревизская сказка” документы бар. Анда Казан белән Уфа арасындагы чама белән ике меңләп авылның исеме язылган. Шушы Казан белән Уфа арасында җиде генә башкорт авылы бар. 900ләп татар авылы, 360ка якын мари авылы, 60 тирәсе удмурт, 20ләп чуваш авылы күрсәтелә. Бер мордва авылы, бер мишәр авылы да бар. Ул документ минем кулымда.

    Аннан соң ул вакытта бу җирләрдә “башкорт” дигән сүз була да алмый. Уралның көнбатышындагы җирләр барысы да әүвәлге Ногай Урдасы, аннан да элек Алтын Урда, аңа кадәр Болгар дәүләтенең җирләре була. Анда башкортлар турында сүз бармый.

    Башкортлар турында асыл хәбәрләр 1552 елда барлыкка килә. Курбский әйтүенчә, Каманың югары ягында Чердынь тирәсендә “Башкирская земля” дигән бер җир була. Ул җир Казан ханлыгына буйсынган. Ул җир өчен 1467нче елларда Ибраһим хан сугышлар алып барган. Казан алынгач, Ногай Урдасы хакимнәре шул җиргә яңадан дәгъва белдерәләр. Шуңа чыдый алмый, башкортлар Мәскәүгә үз теләкләре белән кушылырга баралар. XVII гасыр ахырына башкортларның 888 йорт була. 1626 елда башкортларның саны 5000 кеше дип саналган. Болар хакында 1916 елда Уфада чыккан “Башкиры” дигән китапта урыс этнографы яза.

    Ногай Урдасы 1620 елларга кадәр башкортларны бу якка кертми. Чөнки үзенең куәте була. Шушы елларда Оренбур янында Сакмар елгасы тирәсендә Ногай Урдасы татарлары арасында каты сугышлар була. Шунда татарлар бик күп кырыла. Ногай Урдасы территориясе яклаучысыз йомшап кала. Аларның бер өлеше Казакъстан ягына китә, бер өлеше Кырымга күчә, шулай таралалар.

    Шулай итеп, Ногай Урдасыннан бушап калган җирләрне үзләштерү өчен Мәскәү хөкүмәте, урыс воеводалары килә, алар теге 888 йорттагы башкорт гаиләләренә “верные башкирцы” дип бу җирләрне бүлеп бирә башлый. Боларны күреп, калган татарлар да ярлыклар алып, җир ала. Ул сословиегә керү була инде. Аның баштарак этник мәгънәсе булса да соңга таба калмый”, дип сөйләде Марсель Әхмәтҗан.

    Башкорт галимнарының кәрт колодасындагы иң төп козырь инде бу әлбәттә. Анда чынлап та татар авылларының бер өлеше халкы "башкирцы", "башкиры из мишар", "башкиры из тептяр", "башкиры из черемис" дип теркәлгән. Шуны күрсәтеп авызны ябарга күнегеп беттеләр. Тирәнгәрәк керергә яратмаган кешене ышандырып махом үз якларына аударалар инде...Әммә тирәнгә кермичә генә Мәскәүдә сакланучы I-III Ревизия материалларын карау белән бу "докозательстволар" шик астына алына башлый. "Башкирцы" дип язылган авыллар Мәскәүдәгеләрендә акка кара белән "татары" һәм "черемисы" дип язылган. Напольон гаскәрләре Руссиягә басып кергәч "башкорт сословие" вәкилләреннән 25 полк гаскәр җыярга боерык килә. Аз санлы вотчинниклар саны бу тиклем гаскәр җыярлык булмагач властьлар типтәр, мишәр, төмән, алатыр кебек татар авыллары халыкларына "башкортлыкка" күчәргә рөхсәт иткән. Чөнки татар өчен бу бик отышлы нәрсә булган. "Башкорт" сословиесында торсаң син димәк көчләп чукындырылмыйсың, налогны да күмәкләп җәмгыят белән түлисең, иң мөһиме - җир хуҗасы булып китәсең дигән сүз. Шуның өчен дә бу процесс массовый төстә барган. Мисалга татар телле Елан волостында гына 40 авыл татарларының "башкорт" булып язылуы рәсми документларда, Волконскийларның перепискаларында теркәлеп калган... Инде татар телле "җир башкортлары"ның төп ядросына килгәндә XIX гасырда урыс краеведы Кудрявцев дигән кеше "урман башкортлары (Агиделнең уң ягы Аскын, Борай, Балтач, Мишкә, Янаул, Тәтешле, Краснокама районнары халкы) үзләрен бүген дә "болгарлар" дип йөртәләр!" дип язып калдырган. Ә болгарлар казан татарларының турыдан туры бабалары. Тагы да чокынганда "җир башкортларының" икенче өлеше Нугай Урдасыннан җирләрен югалтып килгән "нугай татарлары" булып чыкканы беленә. Казан галимнарыннан Д.Рамазанованың "Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии" дигән китабында да күп "башкорт" авылларының казан татарларыннан формалашканы күренә. (Интернет. “Татар милләте чүп савыты түгел.05.08.2010)


    Аңлашыла ки, М.Әхмәтҗанов әйткән татар авыллары Башкорт республикасыннан Татарстанга күчәргә тулы хокуклары бар. Мин киләчәктә шулай булыр дип ышанам.


    Г ә й н ә, (Гайны), Пермь өлкәсендә, Кама елгасы яры буендагы шәһәр тибындагы поселок, шулай ук Свердловск өлкәсенең Әчит районындагы татар авылы.

    Бу топоним (атама, исем) гәйнәләр (гайнинцы) дип аталган төрки телле, дөресрәге, татар телле халыктан чыккан. Гәйнәләр төньяк тарафында, Каманың югары агымында әле Идел буе Болгар дәүләте заманында ук (мең ел элек) яшәгәннәр. Хәзерге вакытта алар үзләрен татар дип исәплиләр.

    Татар галимнәре – этнографлар, лингвистлар һәм башкалар гәйнәләрне я болгарлар нәселеннән, я болгар теленә күчкән угро финн кабиләләре нәселе дип исбатлый.

    Башкорт галимнәре исә гәйнәләр – татарга әйләнгән башкортлар дип саный.

    Гәйнәләр турында бәхәс бару бу турыда күп кенә язма материал килеп чыгуга китерде. Мәсьәлән, татар галимнәре Д.Исхаков, М. Әхмәтҗанов, Д.Рамазанова, башкорт галиме А.Әсфәндияров һ.б. бу турыда күп яздылар.

    Татар профессоры М. Зәкиев гәйнәләрнең борынгы Биармия дәүләтендә яшәгән Урал төркиләре икәнлеген яза.

    Бу язманың авторының фикере шундый: дөньяда бер халыкның икенчесен йотуы, яңа халыкларның барлыкка килүе даими рәвештә бара. Бу – тарихи процесс. Шуңа күрә, күптән инде икенче халыкка әйләнгән үз халкыңның эзләрен эзләү файдасыз. Монда шуны гына истә тотарга кирәктер: кем дип исәпли бүгенге көндә үзен синең халкың, шул дөрес булыр, мари икән – мари, татар икән – татар, башкорт икән – башкорт.

    Гәйнә турында язгач, якындагы Гәйнәне дә онытырга ярамый. Әлбәттә, башкорт галимнәре дә, татарлар да Әчит районындагы Гәйнә халкын Кама буендагы Гәйнәдән күчеп килгән халык дип исәплиләр. Ләкин бу турыда төгәл документлар юк шикелле, һәрхәлдә бу юлларның авторына алар билгеле түгел. Билгеле булганы шул ки, 1834 елда Гәйнә авылында 13-14 йортта 99 кеше яшәгән. Алар үз җирләрен биләгәннәр. Ә 1859 елда инде 39 йортта 234 кеше яшәгән. Монсы документта инде алар “кертелгәннәр” (припущенники) дип язылганнар. Ләкин җирне кемнән алулары билгесез. Авылның төзелү вакыты мәгълүм түгел.

    Аңлашыла ки, башкорт галимнәре боларны да башкортлар дип исәпли. Ә Гәйнә халкы үзләрен татарбыз дип беләләр.

    Гәйнә атамасының үзенә килгәндә, галимнәр, халык арасында йөргән риваятькә таянып, аның Гайнетдин дигән Болгардан килгән кешенең исеменнән чыккандыр дип уйлыйлар.

    Гәйнә (Гайна-Бисерть) авылы турында элек Красноуфимскида яшәгән Л.Зеленцов дигән кешенең кызык кына бер язмасы бар (Красноуфимск архивында саклана). Күп кенә кеше, бу җирләр элек башкорт җирләре булган, дип әйткәч, башкортлар үзләре кая киткән соң, дигән сорау куйган ул үзенә. Бу җирләрдә бит әле 1896 елга кадәр башкортлар татарлардан күбрәк булганнар. Ә 1926 елгы сан алудан (перепись) соң башкортлар калмаган дип әйтергә була. Авыллап-авыллап күчеп китмәгәннәр бит инде алар. Ә бер халыкны икенче халыкка әйләндерү өчен берничә йөз ел вакыт кирәк. Ансы да әле әгәр йотылган халык тегесеннән 4-5 мәртәбә азрак булган булса гына. Ә монда киресенчә, татарлар азрак күрсәтелгән булган бит.

    Менә шуның турыда уйлап, Зеленцов Әчит районындагы Гәйнәгә киткән, чөнки анда, перепись буенча, берничә башкорт калган булган. Башкорт дип әйтелгән бер бабайны тапкач, ул аңардан, син башкортмы, дип сораган. Юк, дигән тегесе, мин татар, ә менә минем бабам да, әтием дә башкорт булганнар, чөнки аларның җире күп булган. Җир булмагач, мин нинди башкорт булыйм?

    Л.Зеленцов та шулай ук, башкортлар дип җирләре күп булган халык аталган, дигән нәтиҗә ясый. Ә кешенең милләте Русия администрациясен бик кызыксындырмаган.

    Язманың өстәрәк өлешендә әйтелгәнне кабатлап, шуны гына язабыз. 1917 елда совет властеның декреты белән элекке Русиядәге бөтен катламнар - сословиеләр (дворяннар, мещаннар, казаклар, башкортлар һәм башкалар) бетереләләр. Шуннан соң һәр кеше үзенең чын милләте буенча языла башлый. Шулай итеп бик күп башкортлар кире татар милләтенә күчәләр.

    Ләкин башкорт галимнәре һәм түрәләре бу турыда белмәгән сыман кыланалар. Чөнки Башкорт республикасында башкортлар бик аз, шулай булгач ул республиканы бетереп куюлары да бар.

    Бәяк авыллары: Бәяк Баш, Урта Бәяк, Бәяк Түз.

    Бу авылларның исеме Бәяк елгасыннан алынган икәне күренеп тора. Берсе аларның елганың башланган җирендә, икенчесе – урта агымында, ә Бәяк Түз елганың Өфегә койган җирендә урнашкан. Димәк Бәяк елгасының атамасын ачыкларга кирәк.

    Бу елга исеменең килеп чыгышы аңлашылмый, чөнки “бәяк” сүзе үзе үк без белгән нәрсә түгел. Кеше исеменнән чыккан дип әйтүе кыен, чөнки борынгы Урал һәм Идел буенда яшәгән халыкларда мондый исемле кеше очрамый. Татар һәм башкорт шәҗәрәләрендә дә андый исем юк.

    Төркиләр яшәгән урыннарда да андый елга юк. Бары тик тарихка Алтайдагы “бояк” кабиләсе исеме генә кереп калган. Ләкин аның кайсы якка таба күченгәне дә билгесез. Батый яуларында катнашкан, соңрак Нугай Урдасы заманнарында Уралда яшәгән андый кабиләнең исеме очрамый. Булса калса, 3 - 4 нче гасырларда (1500-1600 еллар элек) гуннар (хуннар, сөннәр) кабиләләренең көнбатышка таба хәрәкәт иткән чакларында алар белән бергә килгән булырга мөмкиннәр. Моны булмас дип әйтергә ярамый, чөнки соңгы елларда Урта Уралда (Пермь краенда) археологларга нәкъ менә сөннәрдән (гуннардан) калган әйберләр табыла башлады.

    Шуңа күрә бу авылларның исемнәре килеп чыгуда без кимнән дә өч вариантка тукталырга тиешбез:

    1) Әлеге бояк кабиләсе (племя) башка зур кабиләләргә ияреп әле меңнән артык еллар элек Уралга килеп чыккан һәм шушы тирәгә урнашып, елгага исем биргән.

    2) “Бәяк ” сүзе инде онытылган бер сүзне аңлаткан, һәм хәзер инде аны белү мөмкин түгел.

    3) Бәяк сүзе үзебезчә “бай як” сүзен аңлата. Безнең борынгы бабаларыбыз шушы җирләрнең җире-суы-урманы байлыгына кызыгып, монда урнашканнардыр.

    Әлбәттә, соңгы 300-400 ел эчендә дә бу якка зур көчле кабиләләр килеп тә мондагы халыкларга килеп кушылгандыр. Чөнки якын тирә авылларга килеп утырган Гәрәйләр, Меңнәр, Кара бәк нәселләренең шәҗәрәләрендәге кешеләр исемнәре бу авылларда әле дә байтак. Күченеп килүчеләр күбесенчә Күңгер ягыннан килгәннәр.

    Бәяк Баш (Верхний Баяк) авылына 1760 елларда Күңгер татарлары күченеп килгән. Ә инде 1834 елда 7 генә кеше (ирләр, хатын-кыз саналмаган) яшәгәнлеге билгеле. Җирне алар Манчаж вулысы татарларыннан алып торган булганнар, һәм алар белән бергәләшеп договорсыз-нисез эшкәрткәннәр. Бу факт Манчажда татарлар җир биләп торганлыкны күрсәтә һәм Бәяк Баш халкының аларның якыннары яки туганнары булуына да ишарәли. 1859 елда инде Бәяк Башта 18 кеше яшәгән (ирләр турында гына сүз бара).

    Урта Бәяк турында 17 гасыр документларында мәгълүматлар юк, ахрысы авыл соңрак барлыкка килгән. Ләкин 1762 һәм 1869 елдагы татар авыллары исемлегенә кергән. Бәяк Баш һәм Урта Бәяк татарларының 1762 елларда Күңгер ягыннан күчеп килүе билгеле. Әлеге фактлар халыкның яңа властьлардан җиргә рөхсәт алуы булып саналырга тиеш. Ә аңа чаклы алар элекке татар ханнарыннан алган ярлык буенча җир тоткан булганнар.

    Бәяк Түз (Усть Баяк) авылында 1834 елда 168 кеше үз җирләрендә яшәгәннәр дигән язма бар, ә 1863 елдагы язма буенча 48 йортта 291 кеше яшәгән. Шулардан 53 кеше соңрак килгән татар-типтәрләр булганнар. Авылга күпмедер мишәрләр дә килеп утырган.

    Бу турыда шуны әйтеп китәргә була, авылларның барлыкка килүе 1450-1500 нче еллардан да соң булырга тиеш түгел, чөнки патша администрациясе эшли башлагач, боларның җирен үз җирләре дип билгеләгән.

    Татар авылларының борынгылыгын шуннан чыгып та әйтергә була. 1382 елда Туктамыш хан (Алтын Урданыкы) Кырым ягыннан берничә дистә мең татарны Идел-Урал буена күчереп утырта. Ул моны Кырым әмирлеген көчсезләндерү, ә Болгар вилаятен, киресенчә, көчләндерү өчен эшли. Чөнки кырымлылар Алтын Урдадан аерылып чыгу өчен сугыш башлап торалар. Ә Болгарга (хәзерге Татарстан һәм Урал тирәләре) Пермь аша урыслар туктаусыз һөҗүм итәләр. Алардан саклану өчен халык санын арттырырга кирәк булган.

    Шул вакытларда Уралга нәсел-нәсел булып конгыратлар (күңгерләр), гәрәйләр, меңнәр, угызлар, Кара бәк ырулары, табыннар һәм башкалар күченеп, электән монда яшәгән төркиләргә кушылалар, яңа авыллар салалар.


    Акбаш. Мондый авыл Урта Уралда һәм Идел буенда берничә җирдә күренә. Шуларның берсе Пермь краеның Барда районында. Акбаш исемле кеше татар шәҗәрәләрендә дә очрый, һәм шулай ук Акбаш дигән ыру исеме дә бар. Шуңа күрә авылның атамасы кеше исеменнән чыккандыр дип уйларга мөмкинлек бар. Д. Исхаков фикеренчә, мондагы Акбаш авылын нигезләгән кеше һәм аның нәселе Шәкүр авылы кешеләреннән җир алып торган булганнар.

    Элек Пермь губернасы, Красноуфим өязенә (уезд) кергән бу авылны башкорт галимнәре үзләренеке дип исәплиләр. Ләкин 1869 нчы елда чыккан “Список населённых пунктов Пермской губернии” дигән документта бөтен авыллар да татар авыллары дип күрсәтелгән. Авылның байтак халкы мишәр булганлыгы да билгеле. Ләкин кайсыдыр вакытта аларны башкорт катлавына да керткән булганнар. Ә ни өчен Уралдагы татарларның бер өлеше башкорт дип язылганын өстәрәк укып киттегез.

    1834 елдагы ревизия (кеше санын алу) буенча Акбашта 106, ә 1863 елда 119 кеше яшәгән. Йортлар саны 22 булган.

    Кыскача гына булса да ераграк тарихка тукталып китик.

    Революциягә кадәр Акбаш Красноуфим өязенең Табын вулысына (волость-берничә авылдан торган, хәзерге Территориальный отделдан зуррак административ берәмлек) кергән. Табын вулысы шул ук исемдәге татар кабиләсе исемен алган булган. Кара Табын исемле би (князь), аның атасы Болгаер, аның атасы Алча, аның атасы Иләк би, аның атасы Майкы би. Бу Майкы би Ушин (сөн, һун, гун) дигән бик зур кабиләнең башлыгы булган. Аларның яшәгән җирләре Уралдагы Миасс елгасы буйлары булган. Шул тирәләрдә әле дә Табынское дигән урын билгеле. Табын бинең яшәгән еллары якынча 1350-1400 нче еллар булуы мөмкин, чөнки бер буынның яше 25 ел дип санала. Ә монда Майкы бидән Табын бигә кадәр 4 буын яшәгән.

    Майкы би Чыңгыз ханга зур бүләк алып барып, аның аркадашы булып киткән. Татар-монгол яуларыннан соң, бигрәк тә Аксак Тимер яуларының Алтын Урданы төзәлмәслек итеп туздыруыннан соң (1394-95 еллар), Табын кабиләсе көнбатышка, Чулман елгасына таба хәрәкәт иткән. Шушы кабилә башлап калдырган авылларның берсе Акбаш булуы мөмкин.


    Үрмәкәй авылы. Бу авылда 1834 елда 97 кеше яшәгән булса, 1863 елда 21 йортта 143 кеше торган. Башта алар җирбиләүчеләр (вотчинник) дип аталган булсалар, 29 елдан соң инде алар “кертелгәннәр” (припущенники) дип язылганнар. Припущенниклар дип җирләре булмаган ярлыларның вотчинниклар тарафыннан ялланган, кабул ителгән, аларга вакытлыча яки арендага җир бүлеп бирелгәннәрен әйткәннәр. Мондый “кертелгәннәр”не күбесенчә типтәрләр катламына (сословие) язганнар. Милләтләре буенча ул типтәрләр күбесе татар булган.

    Кабатлап әйтергә кирәк, җирбиләүчеләр һәм типтәрләр катламы татарларны икегә бүлеп бер-беренә дошман булсыннар өчен махсус ясалган төркемнәр ул. Исебезгә төшерик, вотчинникларның бер өлеше милләте буенча башкортлар булган, икенчесе – башкорт булып язылган татарлар, ләкин барысы да башкорт катламы дип саналганнар.

    Үрмәкәй авылындагы башкортларның чынында элек мишәр булганлыкларын да ачыклаганнар тарихчылар. Бу мишәрләр соңрак башка төркем авылдашлары белән кушылып беткәннәр.

    Инде бераз тирән тарихка кереп, Үрмәкәй авылын нигезләгән кешеләрне эзләп карыйк. Өстә әйтеп киткәнебезчә, авыл исемнәренең күбесе антропонимнардан (кеше исемнәреннән) ясалган. Димәк, кайчандыр берничә йөз ел элек Үрмәкәй яки Үрмәк дигән кеше булган һәм шуның нәселе бу авылны башлап төзегән. Татар һәм башкорт (бу башкортларның да күбесе татар икәнен инде беләбез, шуңа күрә дә аларның ата-бабалары бер үк кешеләр) шәҗәрәләрен карасак, Үрмәк дигән кешене чынан да табабыз. Ул атаклы һәм борынгыдан килгән Мең иленең (ыруының) бер бие (князе). Шушы би яки аның ярчыклары Бәләбәй ягында һәм Красноуфимск тирәсендә Урмәкәй авылларын салганнар булып чыга. Дөресрәге болай: Бәләбәй ягындагы Үрмәкәй авыл кешеләре төньяк - көнчыгышкарак күчеп утырганнар һәм яңа авылларын шулай ук Үрмәкәй дип атаганнар.

    Мең кабиләләренә килсәк, аның язмышы татар язмышыннан аерылгысыз. Мең кабиләләре әле Батый хан яулары составына кергән булганнар. Ары таба меңнәр Алтын Урданың, Казан һәм Себер татар ханлыгының, аннан соң Нугай Урдасының тормышында тирән эз калдырганнар. Әйтеп китик, Үрмәк мирза дигән кеше Кара бәк кабиләсендә дә булган, һәм ул кабиләнең ырулары Урал якларында да киң таралган булганнар. Авылга соңрак күңгер татарлары да күчеп килгән.


    Кантуган (Контуганово). Бу татар авылы турында, кызганычка каршы, мәгълүматлар азрак. Ахрысы бу шуның өчендер, Кантуган авылы Пермь татарларыннан бер читтәрәк торгангамы, ул тирәләр татар һәм башкорт галимнәренең игътибарын җәлеп итмәгән, һәм алар бу турыда бернинди язмалар да калдырмаганнар, яки, дөресрәге, алар автор тарафыннан табылмаганнар. Ә шулай да тарихта бу авыл турында күпмедер хәбәр табарга була.

    Бу авылның язма документларга керүе 1726 елга карый.

    Авыл башта Бисерт (Утка), аннан соң шул ук Контуган вулысына (волость) кергән, һәм анда ясаклы татарлар яшәгәнлеге мәгълүм; алар урыс патшасы хакимиятенә һәр ел саен 2 сумлык 32 ясак түләп торганнар. Акчалары булмау сәбәпле ясакны төлке, болан, поши һәм башка җәнлек тиреләре белән биргәннәр. Без халыкның сунарчылык (охота) белән шөгыльләнгәнлеген күрәбез. Бу тарихи язмаларга да туры килә: Уралдагы төп татарлар чыннан да аучылык, балыкчылык һәм кортчылык белән көн күргәннәр.

    Ләкин тарихта бу авыл халкының казна (государственные) татарлары дип аталуы да билгеле. Димәк, алар соңрак шул елларда төзелгән тимер коючы заводларга эшкә, дөресен әйткәндә, коллыкка беркетелгән булганнардыр.

    Авылның атамасы (исеме) турында. Авыл халкы бу исемнең килеп чыгышын “көн туган” сүзеннән дип саный. Матур сүз, ләкин ул татар авылларының атамасы килеп чыгу логикасына туры килми. Алар хаклы булса, Көнтуган рус телендә Кюнтуган дибрәк әйтелер иде. Ә шулай да, халыкта “Көнтуган” дигән фикер бар икән, бу версияне беренче вариант итеп алырга була. Икенче вариант шул – шушы исемне бик бозмыйча Кантуган (кровная родня) дип әйтү дөресрәк булыр төсле. Бу очракта авылның исеме килеп чыгышы башка күп кенә авылларныкына туры килә, чөнки Кантуган дигән шәхес тарихта бар. Татар шәҗәрәләрендә ул бер генә кабат очрый, димәк авылның язмышын аныкы белән бәйләү хакыйкатькә күбрәк туры килер төсле.

    Әлеге шәҗәрә Коңгырат кабиләләре нәселенең берсенә карый. Хәер бу кабиләнең башка ыруларында да Кантуган исеме бардыр. Ник дисәң элекке заманнарда балага исем сайлауга бик зур әһәмият биргәннәр. Исем кешенең язмышы ул дигән гыйбарә әле дә юк түгел бит. Шуңа күрә исемнәрне бары тик шушы нәсел-ыру эченнән генә алганнар.

    Шунсын да әйтик, борынгы бабаларыбызда кабиләне, ыруны тарату гадәте булмаган. Нәселдән аерылып киткән кешенең язмышы аяныч булган. Шуңа күрә дә инде Кантуган авылын нигезләгән кешене без Коңгырат кабиләсенә нисбәтли алабыздыр.

    Инде тирәнрәк тарихка керик.

    Коңгырат дигән (кытайча Хонгхират/Хунгират) кабилә Чыңгыз ханның ыруы белән янәшә яшәгән. Темучин Чыңгыз хан исемен алганда әлеге кабиләнең башлыгы нәкъ Коңгырат үзе булган. Кабилә соңрак Батый хан яуларына кушылып көнбатышка юнәлгән. Ул Алтын Урдада ныклы урын тоткан, күп җирләрдә кабиләнең эзләре калган: Молдавиядәге Комрат шәһәре, Уралдагы Коңгырат (аның урынына Өфе шәһәре төзелгән), Кунгур шәһәрләре һәм бетмәс-төкәнмәс авыллар.

    Кантуган әлеге кабиләнең Чабчакай ыруыннан. Коңгырат белән Кантуган арасында барысы 17 буын алмашынган. Ә бу исә якынча 400 ел тәшкил итә. Димәк Кантуганның яшәгән еллары 1650 еллар. Бу вакытларда Урта Уралда әле Нугай Урдасы хәкем сөргән, барлык татарлар шушы Урдага кергәннәр. Ләкин Урда инде таркала, ә Русия Уралны кулына ала башлаган. Шушы вакытларда Кантуган халкы урман араларындагы шык җирдә яшәгән дип әйтергә була. Тормыш аларны аучылык белән шөгыльләнергә өйрәткән; хәер, авылда коңгырат кешеләреннән тыш күптәннән яшәгән Уралдагы төп төрки халык та булгандыр. Чөнки килгән халыкны сунарчылык, балыкчылык белән шөгыльләнергә шулар өйрәткәндер дә инде.


    Әҗегол, Тирсә (Азигулово). Якын тирәдәге татар авыллары өчен әһәмияте зур булган бу авыл 1834 елда типтәр һәм башкортлардан торган дип языла кайсыбер чыганакларда. Ул вакытта да авыл чагыштырмача зур гына булган, 486 кеше яшәгән. 1863 елгы ревизиядән соң 219 кеше җирбиләүчеләр (вотчинники) генә күрсәтелгән, типтәрләр санын, ахрысы, язмаганнар. 1869 елда чыккан Пермь губернасы авыллары исемлегендә ул татар авылы дип язылган. Ул вакытларда авыл Кошчы вулысына кергән.

    Ләкин әле 1762 елда бу авылда инде Күңгер татарлары яшәве билгеле. Авылда байтак кына башкортлар яшәгән булган. Ләкин, әйткәнебезчә, соңрак алар тиз генә татар булып киткәннәр. Ә бу исә була торган хәл түгел. Димәк, алар башкорт дип язылган татарлар булганнар.

    Статистикага килгәндә, Әҗегол авылы Уралда бүтән очрамый. Димәк, авылның атамасы (исеме) кеше исеменнән ягъни антропонимнан чыккан дип әйтергә була. Татар-башкорт шәҗәрәләре буенча караганда, андый исемле кеше Коңгырат кабиләсенең Чабчакай ыруыннан чыккан дип күрсәтелә. Коңгырат кабиләсе турында кыскача өстәрәк, Кантуган авылы тарихында укырга була. Авылның килеп чыгу вакыты якынча 1600 нче еллар тирәсе дип уйларга була, чөнки Коңгырат белән Әҗегол арасында 14 буын туып яшәгән. Ә бер буынга тарихчылар уртача 25 ел бирәләр.

    Әлбәттә, коңгырат кабиләләреннән тыш бу авылда борынгыдан килгән төрки ырулар яшәгәндер һәм дә 400-500 еллар элек көчле гәрәйләр һәм Кара бәк кабиләләре анда килеп утырып яңа исем биргәннәр булырга тиеш. Чөнки авыл халкының фамилияләрендә генә сакланган элекке исемнәр нәкъ менә шушы кабиләләрнең шәҗәрәләрендә язылган.

    Әҗеголның Тирсә дип аталган заманы да булган. Бу турыда олылар беләләр. Башкортлар бу атаманың тирсә башкортларыннан алынган дип әйтсәләр дә, татар галимнәре тирсәләрнең татар булганлыкларын исбат итәләр. Әле 1625 елга кадәр үк Верхотурье өязендә яшәгән тирсә татарлары 5-6 елдан соң күченеп киткәннәр һәм аларның бер төркеме Өфе елгасы буена килеп утырган. Галимнәр уенча, алар Әҗегол һәм Аракәй авылларына урнашканнар.

    Бишавыл (Бишаул, Бишково). Бу зур булмаган татар авылы 18-19 нчы гасырдагы ревизияләр буенча билгеле. Кошчы вулысында булган бу авылда 1834 елда уздырылган ревизия (кешеләр санын алу) Бишавылда башкортлар торган дип күрсәтә. Алар барысы 54 кеше булганнар, шуларның 23 ир заты. Кешеләр саны буенча караганда, барлыгы 5-6 йорт булгандыр дип әйтергә була. 1863 нче елдага ревизия кәгазьләре буенча, 12 йортта 91 кеше яшәгән, шуларның 49 хатын-кыз. Ә 1869 елдагы “Список населённых пунктов Красноуфимского уезда» дигән документта, башка авыллар кебек үк, ул инде татар авылы дип әйтелгән. Әлбәттә, 15- ел эчендә башкорт татарга әйләнә алмый. Моның өчен берничә йөз ел вакыт кирәк. Ә бит халык Бишавылдан беркая да күчеп китмәгән, олырак буын кешеләре бу турыда яхшы беләләр иде.

    Әле бу юлларның авторы хәтерли, авыл халкы бер-берен башкорт, типтәр, күңгер, дип үрти торганнар иде. Димәк монда да башка урыннардагы кебек, җирләре күп кешеләр башкорт катламына, аз җирлеләр типтәр катламына кергән булганнар. Күңгерләр дигәне шуннан чыккан дип уйланыла, Красноуфимнан ерак түгел Ахметкино дигән авыл татарларының җирләрен руслар тартып алганнар, һәм җирсез калган халык Бишавылга күчкән. Алар анда үзләре бер оч тәшкил иткән. Бу хәл 20 нче гасыр башында булган һәм авыл картларының хәтерендә озак сакланган. Красноуфимск музеенда да бу турыда мәгълүмат бар. Күңгерләр Рахманавылда да төпләнеп калганнар.

    Авылның урыны башта икенче җирдә, Бакый авылына табарак урнашкан булырга тиеш, чөнки шул урында иске зират бар иде, ә күл читенә таба төшкән тау кырында өй урынына охшаган 5-6 чокыр бар. Авылның күчүе Өфе елгасының арырак икенче юл салуына бәйләнгәндер.

    Авылның исеме турында. Башка якын-тирәдәге авыллар кебек кеше исеменнән чыккан дип әйтергә нигез юк кебек. Авылдашлар арасында Биш (Биеш) карт башлап салган авыл бу дигән сүз йөргәләсә дә, шәҗәрәләрдә мондый исемнәр бер дә очрамый, ә Бигеш исемле очрый. Шулай да, шундый хәбәр булгач, монсын беренче вариант дип карарга була.

    Икенче вариант буенча, бу авыл кечкенә булганга (биш өй) исемен дә шулай биргәннәр. Шунсы да бар, Уралда Бишаул дигән авыллар берничә. Бу да аның кеше исеме буенча аталмавын күрсәтә кебек. Ниһаять, Өчиле (өч өйле), Дюртюли (дүрт өйле) дигән авыллар Уралда да , Татарстанда да бар. Җитмәсә әле берничә җирдә Бишбүләк дигән авыллар да бар (Бишбүләк – зуррак авылдан бүленеп чыккан биш йорттан торган кечкенә авыл). Кырым татарларының да Беш эли (Биш өйле) авылы бар.

    Инде тарихка керик. Татар шәҗәрәләренә караганда, авылны башлап салучылар Кара бәк һәм Гәрәй нәселләре булганнар дип әйтергә була. Чөнки бу нәселләр шәҗәрәсендә шушы якын тирәдәге авылларда яшәгән кешеләрнең исемнәренең күбесе бар. Ә исем бит кабиләдә, нәселдә сакланган, башка нәселләр исемнәрен кушу соң гына, совет власте елларында гына башланган.

    Гәрәйләр һәм Кара бәкләр турындагы мәгълүматларны түбәндәрәк укырсыз.

    Рахманавыл (Рахмангулово).

    1834 елгы ревизия күрсәтүенчә, авылда 164 кеше яшәгән һәм алар барысы да башкортлар булганнар, дип әйтелә башкорт галимнәренең хезмәтләрендә. Ә 1863 елгы документлар буенча авылдагы 48 йортта 343 кеше яшәгән. Монда без гаиләләрнең ишле булганлыгын күрәбез. 1969 елда инде Рахман авылда гел татарлар гына булган (“Список населённых мест Красноуфимского уезда”).

    Типтәрләргә җирне Рахманково авылының башкортлары биргән. Ләкин авыл башкортлары, башка җирләрдәге кебек, чынында татарлар булганнар. Шуннан чыккан бит инде хәзер дә халык теленнән төшмәгән татар-башкорт дигән сүз. Шулай булгач, мари-башкорт, урыс-башкорт, башкорт-башкортлар да булгандыр дип әйтергә була.

    Авыл турында күренекле татар галиме, этнограф Дамир Исхаков материаллары да бар. Ул авыл карты Зиннатов Хәлфәт (1902 елда туган) сүзләрен китергән: “Авылда кертелгән (припущенники) татарлар-типтәрләр һәм күңгерләр яшәгән. Алар бер-береннән аерымрак яшәгәннәр, зиратлары да аерым булган. Авылда урыслар да бар.

    Болардан башка авылга бераз соңрак Казан ягы татарлары да күп кенә килгән”.

    Әлеге сүзләрдән соң Рахман авылның ике очы булганлыгы аңлашыла, ул очларның исемнәре дә башкачарак. Әйтергә кирәк, урыслар авылга соңрак килеп урнашкан булырга тиешләр, чөнки алар татар авылы белән аның зираты арасына кереп утырганнар. Бу бик сәер хәл, гадәттә татар авылларында зират авылга терәлеп утыра, ә монда башкача. Димәк, урыслар ул урынга көч кулланып, төп халыкның җирләрен тартып алып килеп утырганнардыр, чөнки әлеге Урыс Рахман авылында йортлар эре, хуҗалыклар нык булган, анда килде-китте мескен кешеләр яшәмәгән.

    Авылның атамасы Рахмангул бабайдан чыккан дигән сүз булса да, шәҗәрәләрдә андый исем очрамый, ә Эрахманкол (Меңнәр кабиләсендә) һәм Рахманкол (Кара бәк кабиләсендә) дигәннәре күренә. Шулай ук угызлар белән бәйле кабиләләрдә дә мондый исем очрый. Һәм, гомумән, Рахман сүзеннән чыккан исем көньяк белән, ислам белән бәйле сүз икәне күренеп тора. Ә менә авылның икегә бүленгән булуы аның ике кабилә халыкларыннан торганлыгын күрсәтәдер. Димәк, әлеге өч кабиләнең берсен төшереп калдырабыз. Ул угызлар кабиләсе, чөнки анда Рахман авыл халкына хас исемнәр аз.

    Кара бәк кабиләсе бик көчле кабиләләрдән санала. Аның борынгы тамырлары Иртыш – Урал - Идел араларындагы кыпчакларга (половцы) барып тоташа. Шунсын да әйтеп китик, кыпчаклар хәзерге татарларның төп ата-бабалары. Батый хан яуларыннан соң кыпчаклар тагын да киңрәк җәеләләр, Дунай елгасына кадәр барып җитәләр. Уралда да алар күп җиргә тарала. Нугай Урдасының төп халкы шушы кыпчаклар булалар да инде. Соңрак алар нугай татарлары дип атала башлыйлар. Шуларның бер зур, көчле төркеме Кырым якларыннан (1382 ел) кире Идел һәм Урал буйларына күченеп килә. Ләкин 1395 елда булган Аксак Тимернең коточкыч яуларыннан соң бу кабиләләр яңадан тарала, күченә. Ә шулай да алар Идел -Уралда калалар.

    Кара бәк (хәзерге телдә әйтсәк “Бөек князь”) Габдулла хан үзе. Ул Алтын Урдадан аерылып чыккан Болгар олысының (Казан ханлыгының) ханнарының иң соңгыларыннан була.

    !552 елда Казан Явыз Иван тарафыннан яулап алынгач, Кара бәк нәселе тагын Уралда сыена. Шулай итеп Уралда кыпчакларның һәм Кара бәк нәселенең бик күп авыллары дөньяга килә. Бу язманың авторы кулында әлеге нәселнең берничә вариант шәҗәрәсе бар. Аларда Рахман авылда гомер кичергән, ә хәзер авыл кешеләренең фамилияләренә әйләнгән бик күп исемнәр бар.

    Меңнәр кабиләсе турында сез түбәнрәк укырсыз.

    Куян авыл. Бу авылның атамасы, әлбәттә, куян җәнлеге белән бәйләнмәгән, ә бәлки, Гәрәйләр кабиләсенең Куян нәселенә барып тоташа булыр. Татар-башкорт шәҗәрәләрендә Идел – Уралда Куян, Куяново, Кояново дигән авыллар дистәләгән. Шуңа күрә бу исем кеше исеменнән алынган дип әйтүе кыен. Ә менә Куян нәселенең таралганлыгын күрсәтүе күңелгә ятышлырак.

    Тарихи материалларга караганда, Куян ыруы гәрәйләр кабиләсенә керә дидек. Ә гәрәйләр, кара бәкләр һәм меңнәр кебек үк, бик киң таралганнар. Күренеп тора ки, аның Куян ыруы да байтакка җәелгән.

    Бер башлагач, Гәрәйләр турында да кыскача сөйләп китми булмый. Гәрәйләр, Батый хан гаскәрләре белән көнчыгыш яктан килеп, татар кабиләсе буларак Кара диңгез, Кырым буйларында көчләнеп киткәннәр һәм әмир Нугайның кул астында Алтын Урда составына кергәннәр. Нугай (1280 нче елда үлгән) Урдадан бүленеп чыгарга тырышып, Алтын Урда ханнарына каршы төрлечә көрәшеп, аны бик көчсезләндергән кеше. 1382 елда гәрәйләр нәселенең бик зур бер төркеме Уралга һәм Идел буена күченгән.

    Алтын Урданы таркатып, Кара диңгез буенда калган гәрәй кабиләләре башлыклары 1425 елда Кырым ханлыгы төзиләр, һәм ханнар да гел Гәрәйләр йортыннан булып торган: Хаҗигәрәй, Миңнегәрәй, Сәхипгәрәй һәм башкалар. Ә теге Көньяк Уралга күченгән гәрәй кабиләләре нугай татарлары дип исемләнә башлаган. Бу турыда шушы язманың башында байтак язылган. Без моны бары тик гәрәйләрнең тарихын ачыклау өчен генә өстәп яздык.

    Гәрәйләрнең безнең өчен мөһимлеге шунда ки, Урал татарларының яки безнең ерак ата-бабаларыбыз күп очракта шушы нәселдән булганнар. Соңга табарак Бөтен Уралга таралып, күп кенә авыллар калдырганнар.

    Инде якынрак тарихка килсәк, 1834 елда Куян авылда барлыгы 76 кеше теркәлгән. Алар башкорт дип күрсәтелгәннәр. Ә 1863 елда 10 йортта 76 кеше яшәгән. 1869 елдагы документ буенча Куян авыл татар авылы дип язылган.


    Бикенә авыл (Биккенә, Бикенавыл, Биткино, Биткинина, Старое Биткино). Тарихи материаллардан күренгәнчә, бу төрле вакытта төрлечә аталган авылның чын исеме Биккенә авыл булырга тиеш. Бу антропонимның (кеше исеменең мәгънәсе бик (князь) кенә дип уйланыла. Аның ата-анасы балабыз бары бик кенә булачак дип ышанганнар һәм теләгәннәр. Дөресен әйткәндә, ул заманнар өчен бу табигый исем.

    Биккенә Урта гасырларда татарда киң куланылган исем. Ләкин барлык татар ыруларында да түгел, бары тик Кара бәк нәселендә һәм гәрәйләр нәселендә генә . Кара бәк нәселе Агыйдел буйларына һәм аның кушылдыкларына 500-600 еллар элек килә. Гәрәйләр бераз гына соңрак килеп урнашалар.

    Бу тарихларда тирән эз калдырган, Чыңгыз хан һәм Батый хан заманнарыннан ук инде дөнья селкетеп торган кабиләләрнең кыскача тарихы бераз өстәрәк язылып кителде инде. Кабатлап тору кирәкмәстер.

    1834 елгы ревизия буенча Бикенә авылында 153 кеше яшәгән. Димәк йортларның саны 15-20 булгандыр. 1863 елда инде 26 йорт булган һәм анда 183 кеше яшәгән. Алар үз җирләрендә яши диелгән. Халкы башта башкортлар дип бирелә, 29 елдан соң вотчинниклар (җирбиләүчеләр) дип язылган.. Өстә әйткәнчә, ул вакытларда кешеләрне милләте буенча йөртмәгәннәр, ә җиренең күплеге буенча. Җире күп булса, башкорт дип әйтелгән. Аз булса, “кертелгән” (припущенник яки типтәр). Татар галимнәре шулай ук бу авыл башкортларын татар булганнар дип исәплиләр.

    Шушы авыл кешесе Фатыхов Хәниф (1906 елда туган) әйтүе буенча бу авылда да башкорт оч, типтәр оч, күңгер оч булган.

    1869 елгы “Список населённых пунктов...” буенча Бикенә авыл инде татар авылы дип язылган.

    Бикмәт авылы (Бикмәтавыл, Бихметково, Бехметкова) Бу авыл Манчаж елгасы буенда утырган һәм элек Иске авыл дигән атама да алып торган. Ул 1834 елгы сан алу буенча билгеле. Ул заманда анда типтәрләр торган. 7-8 йорттан торган бу авылда 70 кеше яшәгән. Типтәр дигән катлам (сословие) аз җирле халыктан торган. Алар җирне шундагы башкорт дип аталучы җирбиләүчеләрдән (вотчинниклардан) 1793 елда алганнар, кайсыберләренә хөкүмәт буш җирләрне бүлеп биргән. Әлбәттә, Бикмәт авыл (башка авыллар кебек үк) нәкъ шул елда барлыкка килгән дип уйлау дөрес булмастыр, чөнки аңа кадәр дә бу җирләрдә кеше яшәгән бит. Ә менә рус администрациясенең Уралга килеп урнашып, властьны үз кулына алып, җирләрне яңадан бүлештерә башлавы шушы вакытларга туры килә. Элегрәк бу җирләр Казан яки Себер ханлыгына, аннан соң Нугай Урдасына нисбәтле булган, ләкин ул вакыттагы документлар сакланмаган.

    Типтәрләр милләтләре буенча күбесенчә татарлар булганнар.

    Авылның атамасы Бикмәт исеменнән чыгарылган. Ә Бикмәт сүзе ике сүздән чыккан: бикбай, башлык кеше (князь), һәм Мөхәммәт. Кушма исемнәрдә пәйгамбәребезнең исеме күп вакытта кыскартылып –мәт дип әйтелгән: - Кадермәт (кадерле Мөхәммәт), Мамәткол (Мөхәммәт колы) һәм башкалар шундый кыскартылып ясалган исемнәр.

    Әйтергә кирәк, Бикмәт дигән авыллар Уралда берничә җирдә бар. Авыл халкының тарихын аның нинди кабиләләргә, нәселләргә каравыннан фаразларга була. Бикмәт исеме өстә әйтеп кителгән Кара бәк һәм гәрәйләр нәселенә карый дип әйтергә була, чөнки ул нәкъ шул нәселләрнең шәҗәрәләрендә күзәтелә. Бу нәселләр Идел буена һәм Уралга 500-600 еллар элек Кырым, Кубань буйларыннан күчкәннәр һәм күп җирләргә таралганнар, һәм төрле җирдә авыллар нигезләп калдырганнар. Бу кабиләләрнең кыскача тарихы өстәрәк язылып китте инде.

    Шунсын дә әйтеп китү кирәктер, Бикмәт авылына соңрак башка җирләрдән, бигрәк тә Идел буе татарлары килеп утырган булырга тиеш, чөнки авыл башта кечкенә булса да, соңрак ул нык кына үсеп киткән.


    Бакый авылы (Бакый авыл, Бакийково, Бакейкова). Бу авыл башта шулай ук типтәрләрдән торган. Якынча 15-16 йортта 143 кеше яшәгән (1834 ел) булган. 1822 елда Рахманавыл һәм Бишавыл кешеләреннән җир алганнар. Шуның өчен барысы 325 сум акча биргәннәр, һәм дә ел саен 10 сум түләп торырга булганнар. Күрәбез ки, ул заманнарда акча бик кыйммәт торган. Мәсәлән, 12 сумга сыер сатып алып булган.

    Мондый авыллар Уралда тагын икәү: Бакиево һәм Бакибаш. Ул урында, димәк, Бакый елгасы да бардыр. Бакый авылы 1869 елда шулай ук татар авылы дип Пермь губернасы авыллары исемлегенә кертелгән.

    Авылның атамасына (название) килгәндә, ул киң таралган Бакый (мәңгелек) исемле кеше тарафыннан нигезләнгән һәм шуның исемен алган булгандыр. Мондый исем гәрәй кабиләләре нәселләрендә киң таралган булган. Башка ырулар шәҗәрәләрендә күренми диярлек. Гәрәй кабиләләре турында өстә язылып китте инде. Бу кабиләләр кыпчаклар нәселеннән булганнар, мең ел элек Көньяк Уралда, Кубань һәм Дон буйларында яшәгәннәр. Батый хан яуларыннан соң Алтын Урда составына кереп киткәннәр. Боларның бер зур гына өлеше 1380 елларда Уралга күченеп киткән һәм анда бик нык таралган. 1500 нче елларда Уралны үз кулына алган Нугай Урдасына кергәннәр. Ә көньякта үз урыннарында калганнары соңрак Алтын Урдадан бүленеп чыгып, 1441 елда Кырым татар ханлыгын төзегәннәр. Ханнарның исемнәре дә Гәрәйләр булганнар: Хаҗигәрәй, Сәхипгәрәй һ.б.


    Манчаж, Манчаж Тамак (Усть Манчаж, Яңа авыл), авыллары автор кулына кергән тарихи документларда чагылмый. Ләкин Манчажның үзендә татарлар торганлыгы әйтелә. Димәк, бу авыл да башта татар авылы булган булып чыга. Ә руслар анда соң гына килгәннәр. Татарлар җирне 1765 елда Сыскы җирбиләүчеләреннән договорсыз-нисез алган булганнар, ләкин кире бирмичә судлашып йөргәннәр, әмма соңрак сенат ул җирләрне Манчаж татарлары кулында калдырган.

    Манчаж исеме башта елгага бирелгән булырга тиеш, чөнки авыллар елганың башында да (Манчаж баш, Манча баш), тамагында да бар (Манчаж тамак). Бәлки Урта Манчаж да булгандыр әле. Һәрхәлдә, Манчаж авылыннан түбәнрәк мал фермасы калдыклары әле дә бар.

    Манчаж атамасының килеп чыгышы турында мондый сүз бар, янәсе ул мариның мунча сүзеннән килеп чыккан. Ләкин марилар алай дип уйламыйлар, чөнки ул мари әдәби телендә момоца, ә Красноуфимск тирәсендәге мариларда монҗа дип әйтелә. Манчаж сүзе аларда бөтенләй юк. Красноуфимск татарлары да мунчаны монча дип әйтәләр.

    Икенче яктан караганда, Уралда һәм башка якын-тирәдә дә мондый атамалар юк. Шунсы да бар: якын-тирәдәге татарлар бу авылларны Манчаш дип әйтәләр, чөнки элекке татар телендә ж авазы да, хәрефе дә булмаган, ә Манчаж дигәне безгә соңрак рус теленнән кергән, ахрысы.

    Өстә әйтелеп киткәннәрне искә алып, әлеге елга исеме Манчыш булгандыр дип фаразларга җөрьәт итәбез. Манчыш сүзе манчу дан алынгандыр (тыгып алу, буяу), һәм елганың кечкенәлегенә ишарә итәдер (аяк манчырлык кына). Шушындый, фигыльдән исем ясалган сүзләр байтак бит, мәсәлән, чыгыш, кереш, барыш, уңыш, Бугалыш, Төреш. Дөресен әйткәндә, Көньяк һәм Урта Уралда элекке исем-атамалар гел татарча бит. Нигә соң Манчажга да татарча булмаска.

    Авылның элек Яңа авыл дип аталуыннан чыгып, Манчаж тамакка халык терәлеп кенә торган Бикмәт авылыннан башлап күчкәндер дип әйтергә була. Шуңа да анысы Иске авыл дип әйтелгәндер, мөгаен.


    Әртә Шигер һәм Өфе Шигер. Әртә Шигер һәм Өфе Шигер авылларының язмышы тарих тарафыннан бер-беренә нык бәйләнгән, дип әйтергә була. Эш шунда ки, әле 1625 нче елда ук Верхотур өязендәге Койбагишев юрт дигән җирдә “булкурлар” һәм “шигирләр” дигән халык яшәгән. Ләкин боларның саны 1634 елда кинәт кенә кимеп киткән. Ә документлар күрсәтүенчә, 1647 елда Өфе елгасы буендагы Өфе Шигер һәм Әртә Шигер авыллары барлыкка килгән. Башкорт галимнәре бу ике авылны Гәйнә башкортлары авылы диләр. Ләкин Пермь татарлары белән рәттән яшәгән Гәйнә башкортлары дигән халыкның башкортлыгы үзе үк шик астында. Беренчедән, алар башкортча сөйләшми. Икенчедән, 1653 елда Пермь татарларның бер өлеше Уфа өязенә кертелгән һәм башкортлар дип атала башлаган. Мондый хәл әле һаман да күп җирдә дәвам итә. Өченчедән, Уфа өязенә кермәгән башкортларның да татардан китереп чыгарылуы турында инде күп язылды.

    Әртә Шигер авылының язмышы гади генә булмаган. Авыл карты Ярмөхәммәт сөйләве буенча, авылга урыслар килгәли башлаганнар һәм боларның яхшырак атларын тартып алганнар. Шуңа күрә авыл халкы икенче урынга күчәргә булган. Авыл кешеләре Яхья һәм Мәүлекәй хәзерге урынга күчеп ике йорт салганнар. Соңрак бу урынга башкалар да килгән.

    Инде “булкурлар” һәм “шигирләр” турында. Булкурлар дип Болгардан күченеп килгән халык аталуы мөмкин. Алар татарларның ерак ата-бабалары булалар һәм әле 700-800 еллар элек Уралга агылганнар. Шигер дигән халыкның булганлыгы билгесез. Уралда Шугур дигән урын гына бар. Ә шигир сүзе Идел буе белән бәйле булырга тиеш. Димәк, Әртә Шигер һәм Өфе Шигер халыкларының кайчандыр Болгар иленнән күченеп килүе мөмкин. Хәер, Алар элек яшәгән урыннарын үзләре дә Болгар иле җирләре булган дип әйткәннәр.

    Әртә Шигер авылының исеме элекке документларда Арте Шигари дип тә, Арти Шигири дип тә язылган. Бу авыл башкортлары (ягъни җирбиләүчеләре, вотчинники) соңрак Әртә заводына җирләрен сатканнар һәм үзләре шул ук җирләрдә яшиләр дип язылган бер документта. Димәк авыл Әртә заводы салынган чакта (1787 ел) күптән булган инде. 1834 елгы ревизия күрсәтүе буенча бу авылда 16-17 йортта 125 кеше яшәгән. Ә 1859 елда инде 26 йорт булган һәм анда 220 кеше торган.

    1869 елгы “Список населёных пунктов...” буенча Әртә Шигер татар авылы дип язылган.

    Әртә-Шигер авылының тарихы белән шул авыл халкы да кызыксына икән. Бу бик күркәм гамәл. Шуңа күрә Әртә-Шигернең тарих укытучысы Кадырова Альбина язмасын китерәбез (Кызыл Яр” гәзитеннән):

    “ ... А.Әсфәндияровның “История Башкирских сел Пермской и Свердловской областей” дигән китабы буенча,безнең ата-бабаларыбыз Башкорт җиреннән чыкканнар, чөнки Әртә районы җирләре элек Башкортостанга кергән булган. 1755 елның 19 июлендә ул җирләр граф, соңрак барон Александр Сергеевич Строганов тарафыннан 300 сумга сатып алынган. 1850 нче елдагы 9 нчы ревизия (халык санын алу, перепись.Ред.) нәтиҗәләре буенча, Әртә- Шигер авылында 80 ир-ат, 76 хатын-кыз яшәгән. Ул вакытта авылның исеме Маулекеево булган. Ул атаманы авылга нигез салучы кеше исеменнән алганнар, диләр.

    Элегрәк безнең авыл Әртә елгасының сул як яр буенда урнашкан булган. Ул урын хәзер “Йорт өсте”дип атала. Ә хәзер авылыбыз елганың уң ягында урнашкан. Әртә-Шигер дигән атама каян килеп чыккандыр, ансы безгә билгесез. Бер версия буенча, бу якларга ике туган Шигерләр күчеп килгәннәр. Аларның берсе Өфе елгасы буена урнашкан, һәм ул урында Өфе-Шигер авылы үсеп чыккан. Ә икенчесенә безнең яклар ошаган. Нәкъ шул вакытта безнең авыл урынын алыштырган, күпмедер вакыт ул ике исем йөрткән. Күрше авыллардагы олырак кешеләр аны әле дә Маулекеево (Мәүлекәй?) дип йөртәләр.

    Авылыбызның исеме турында тагын бер версия бар: борынгы Азия халыклары телендә Шигер авыл, яшәү урыны дигән мәгънәдә кулланылган икән. Ләкин безгә беренче вариант килешәрәк төшә”...


    Өфе Шигер (Уфа Шигири, Уфа Шигари) авылы кешеләре шулай ук җирләрен Әртә заводына сатканнар, ләкин шул ук җирләрдә тормыш алып барганнар. 1834 елда авылда 141 кеше яшәгән. Ә 1859 елда инде монда 29 йорт булган һәм 221 кеше яшәгән. 1859 елгы документ буенча Өфе Шигер татар авылы дип язылган.

    Шушы ике авылның атамасы турында язганда, шуннан башларга кирәк: шигер сүзе төрле вакытта, төрле җирдә төрлечә бозып язылган булса кирәк. Мәсәлән әлеге Шигердән башка Уралда Шугур һәм Шугуров та бар, Шигыр һәм Шигырт та бар. Алардан башка Татарстандагы Шөгерне (Шугур) искә төшерик. Төмән өлкәсендә дә Шугур (Шөгер) бар. Күренә ки, бу атама бары тик татарлар яшәгән җирләрдә генә күренә. Димәк бу татар сүзе. Татар авылларының атамасы күбесенчә кеше исеменнән чыкканлыгын беләбез һәм без моны күрдек. Ләкин автор кулындагы мең елларны эченә алган татар һәм башкорт шәҗәрәләрендә мондый исем бөтенләй очрамый. Уралдагы берничә дистә нәсел-ыру исемнәрендә дә андый ыру юк.

    Шулай булгач, бу авылларның исеме ничек килеп чыгуын үзебезгә уйлап белергә кала. Ләкин татар сүзлекләрендә дә, башкортныкында да шигер сүзе дә, шөгер дә, шугур да юк. Ә бит бу киң таралган, көнкүреш тормышта еш очрый торган сүз булырга тиеш. Ләкин ул яки онытылган, яки ... бозылгандыр. Соңгысы, безнеңчә, иң дөресе булыр кебек. Бу сүзнең беренче кисәге шык сүзе. Ул ике мәгънәгә ия: беренчесе – матурлык, гүзәллек (шыксыз сүзе эле дә кулланыла); икенчесе – ышык сүзенең диалектик варианты шык, ягъни, укромное, тихое место. Димәк бу авыл кешеләренең ерак ата-бабалары бу җирләргә килеп урнашканда матур һәм шык (ышык) җир эзләп килгәннәр. Икенче вариант алар өчен бигрәк тә мөһим булгандыр, чөнки Уралга татарлар мең ярым буе килгәннәр дә килгәннәр бит, һәм күп вакытта дошманнарыннан качып килгәннәр. Хәзер сүзнең икенче кисәге турында: ул – җир яки йер(место, малая родина). Шулай итеп без шык җир яки шык йер сүзе китереп чыгардык. К кушма сүздә г булып ишетелә һәм языла да. Килеп чыга шыгйер, ә аны төрле җирдә һәм диалектларда әкрен-әкрен шигергә, шигиргә, шөгөргә, ә шөгөрдән урыслар – шугурга әйләндергәннәрдер. Әле шунсы да бар бит, элек безнең халкыбыз гарәп алфавитын кулланган, ә анда ы хәрефе шулай ук юк, кириллицада андый сүзне йә у белән, йә и белән язарга туры килгән.

    Ләкин, өстә әйтеп кителгәнчә, Шигер атамасы Шөгер дигән кеше исеменнән бозып кына китереп чыгарылган була ала. Чөнки андый кеше Урдаҗ би шәҗәрәсендә очрый. Урдаҗ би Чыңгыз хан заманында ук “мең”нәр кабиләсе бие (князь) булган. 200 еллар үткәч, Урдаҗ би нәселе Нугай кабиләләре составында Уралның Пермь якларына кадәр яшәгәнлекләре билгеле. Әлбәттә, болай булса, Упа вулысына кергән авыллар бик борынгы булып чыгалар.


    Аракай, Аракәй (Аракаево). Аракай авылы шулай ук 1834 елда үткәрелгән ревизия яки сан алу буенча билгеле. Ул вакытта авылда 118 кеше Михайловский завод җирендә яшәгәннәр. Ә элегрәк шул ук җирләрне үзләре заводка саткан булганнар. Шунсын да әйтеп куеыйк, ул вакытларда басып алучылар заводлар төзегәндә җирне хуҗаларыннан сорап тормаганнар, тартып кына алганнар, ә үзләрен властьлар заводларга коллыкка биргәннәр. Шуңа күрә бит инде Уралда 17-18 гасырларда 6-7 тапкыр башкорт-татар восстаниеләре булган. Соңгы тапкыр халык Пугачев бунтында катнашып, тагын ирек алырга тырышкан, ләкин канга батырылган.

    1863 елда бу авылда 22 йортта 207 кеше яшәгән. Беренче документта халкы башкортлар дип язылган булса, икенчесендә типтәрләр дип язылган. Типтәрнең күбесенчә татар икәнен инде беләбез. Ләкин бу авылдагы типтәрләрнең кайсыберләре үзләрен чирмешләр дип күрсәткән булганнар. Соңрак, 1869 елгы документ буенча Аракай татар авылы дип теркәлгән. Авыл Тирсә вулысына кергән. Тирсә дигән нәсел-ыруның борынгы заманнарда ук Уралда һәм Себердә яшәве билгеле һәм аның эзе калган. Мәсәлән, Тирсә Яманъелгасы барын беләбез, Әҗеголның да Тирсә дип аталганлыгы билгеле.

    Аракай авылы халкының татар икәнлеге шуннан да белергә була, Алар күңгер татарлары кебек үк “Җуа җыены” бәйрәме үткәрә торган булганнар.

    Инде Аракай авылының тарихтагы эзен эзләп карыйк.

    Авылның атамасы күп вакытта тарих белән бәйләнгән. Шуңа күрә, ансын тикшерик. Авыллар атамасының күп вакытта тарихи шәхесләр яки нәсел-ыру исеме белән бәйләнгәнлеген инде беләбез. Ләкин башта авыл атамасын ачыклап куйыйк. Тирә якта яшәгән татар халкы, олы буын ничек исендә калдырган, аларның ата-бабалары авылны ничек атаганнар?

    Башта Әрәкәй вариантын карыйк,чөнки кайбер кешеләр авылны шулай атыйлар. Шәҗәрәләр буенча шундыйрак исемле кешенең Идел-Урал тирәсендә яшәгәнлеге күренми. Андый исемле нәсел-ыру булганлыгы да автор кулындагы язма документларда юк. Ләкин әле бу андый ыру булмаган дигән сүз түгел. Аракай вариантын карасак, андый исемдәге шәхес яки нәсел-ыру булганлыгы билгеле түгел, ләкин Ракәй исемле кешеләр элек яшәгән. Бәлки авылны шуларның берсе башлап салгандыр.

    Икенче яктан, авыл кешеләренең тарих белән кызыксынучылары (мәсәлән Әкрәм әфәнде) бу атаманың Арыккәй исемле кеше белән бәйле икәнен әйтәләр. Арыккәй бу авылның тарихында билгеле бер эз калдырган. Бу чынга охшаган, чөнки андый калыпта сугылган исемнәр юк түгел: Үрмәкәй, Галикәй, Көчекәй һ.б.


    Олы Төреш(Бол.Турыш), Кече Төреш (Мал) Турыш) һәм Туктамыш (Тактамыш, Тохтамыш). Красноуфимск районына кергән бу авылларга башлап Күңгер ягыннан килгән татарлар нигез салган , дип сөйләгәннәр авыл кешеләре Мирхайдаров Мөнип (1892 елда туган) һәм Бәдретдинов Динислам (1908 елда туган). Ләкин бу килгән халык тагын да ераграктан – Сембер губернасыннан (Хәзерге Ульяновск өлкәсе) һәм дә Казан губернасының Чистай өязеннән күченеп килгән булган. Авылга исем биргән Төреш бабайны Чистай бабай дип тә өйрткәннәр.

    Төреш авылы салынганда Красноуфимск әле булмаган (ул 1736 елда салына башлаган). 1679 нчы елдагы “Писцовая книга” буенча авылда ясак түләүче татарлар яшәгән. Димәк авылларның төзелүе кимнән дә 410 еллар элек башланган булган.


    Сыскы (Сызги), Красноуфимск районындагы бу авыл элек Пермь губернасының Красноуфимск өязенә кергән булган. Күпмедер вакыт авылда вулыс (волость) үзәге дә булган.

    1726 елда инде авылда башкортлардан башка күңгер татарлары да яшәве билгеле.

    Башкорт тарихчыларының язуы буенча Сыскыда 1834 елгы ревизия буенча 135 кеше яшәгән (ирләр генә күрсәтелгән). Аларның күбесе башкорт дип күрсәтелгән. Типтәрләр башкортлардан 1793 елда, хакын сөйләшеп, җир алган булганнар.

    1859 елгы ревизиядә Сыскыда инде 56 хуҗалыкта 226 кеше яшәгән. Аларның 204 - вотчинник (җирбиләүче), 24 - припущенник (кертелгән яки типтәр), дип күрсәтелгән.

    10 елдан соң инде “Список населённых пунктов Красн. уезда” дигән документта Сыскы татар авылы итеп күрсәтелгән. Бу хәл татар галимнәренең (Д.Исхаков һ.б.) язмаларына да туры килә, чөнки алар башкортлар дип аталган Пермь (элекке Оса, Күңгер, Красноуфимск өязләре) халкының татарлар булуын исбат иттеләр инде. Ләкин кемнәрдер бу җирләр башкорт җирләре булган дип һаман баш катыралар.

    Сыскы атамасының килеп чыгышы турында. Беренчедән, андый исемле торак пункты Уралда юк. Шулай ук Көнбатыш себер якларында да андый авыл билгеле түгел. Икенчедән, авылның атамасы кеше исеменнән алынган дип тә әйтеп булмый, чөнки борынгы татар-башкорт шәҗәрәләрдә андый исем күренми.

    Ләкин халык телендә бер версия бар, янәсе, җир бүлешкәндә, җир участокларының читтәге агач кәүсәләренә балта белән билгеләр ясап киткән булганнар (сызык сызганнар), шуның буенча авылга исем бирелгән, икән. Ләкин бу гамәлне күз алдына китерүе һәм аңлау кыен. Шулай да, кайсыбер Сыскы кешеләре шулай дип исәпли икән, монсы беренче вариант булсын.

    Күп вакытта авыл атамасы шунда яшәгән кабилә-ыру исеменнән алына. Мәсәлән, Куян авылы шундый нәсел-ыру исеменнән чыккан дип әйтергә була. Бәлки Сыскы дигән ыру да булгандыр. Булса, бу икенче вариант булыр иде.

    Ләкин бит сыскы дигән сүз дә бар татар телендә. Ул да булса, балта остасының агачка, тактага сыза торган махсус линейкасы. Бу инструмент авылга исем бирә аламы?

    Тагын бер вариант- сызкы сүзе. Бу сүзне русчага беглый (җирле сөйләмдә) дип тәрҗемә итәргә булыр иде. Качу, сызу – качкы, сызкы (качып яшәгән урын).


    Яманъелга, Богалыш Яманъелга (Еманзельга, Еманзелга, Татарская Еманзельга), Красноуфимск районындагы шул ук исемдәге елга буенда урнашкан татар авылы. Бу авыл халкы (алар таптәрләр дип язылганнар) 1765 елда Сыскы вулысы башкортларыннан җир алганнар дип языла “Западные башкиры” дигән китапта. Хакын түләмичә озак кына судлашып йөргәч, җир Яманъелга халкының үзләренеке булып калган.

    1834 елгы ревизия буенча авылда 240 “кертелгән” (припущенник) типтәр яшәгән (ирләр). Ә инде 1859 елда авылда яшәүчеләр ирләр саны 400 ләп булган (Налогны ирләргә генә салу һәм җирне аларга гына бирү сәбәпле, хатыннар саналмаган). Димәк, авыл әле ул вакытларда ук зур гына булган.

    Авылның килеп чыгышын 1890-94 елда эшләгән Өяз статистика бүлеге 1697 елда дип язган. Шушы ук датаны “Яманъелга тарихы” китабын язган хөрмәтле язучыбыз мәрхүм Муллануров Мөхәммәтнур әфәндебез дә хуп күргән. Димәк авылга 400 елдан артыграк.

    Авылның килеп чыгышы турындагы легенданы өстә әйтелгән китапта М.Муллануров биргән. 1554 елда Бикә исемле татар кызы белән Свиркә исемле мари егете, Әртә Шигердән качып чыгып китеп, шушы авыл булачак җирдә куыш ясап торганнар. Шушы ук китапта Яманъелга татарларының урыслар тарафыннан бик нык кыерсытылган булганлыклары язылган.

    Унҗиденче гасыр башында Күңгер ягыннан Яманъелгага бер төркем татарлар килеп утырып, үзләре бер урам төзиләр.


    Муллануров М. Яманъелга авылы халкын һичшиксез татарлар булганнар дип язса да, башкорт тарихчылары ул авыл халкы башкорттан чыккан дип әйтәселәре килә (халыкның үзеннән сорау юк). 1834 елдагы ревизиядә алар типтәрләр дип язылган булганнар. Ә типтәрләр дип Идел буеннан Уралга күчеп килгән җирсез кешеләрне атаганнар. Бер версия буенча андый кешеләрне аерым учёт кенәгәсенә (халык аны дәфтәр, тәптәр дигән) яза барганнар. Шуннан чыгып ул кешеләр типтәрләр дип атала башлаганнар. Бу сүз милләт атамасы түгел, ә социаль катлам, сословие. Мәсәлән, шундый ук катлам дворяннар, казаклар, башкортлар һәм башкалар. Ләкин башкортлар белән башкачарак. Уралда башкорт дигән милләт тә булган, һәм ары таба ул аз санлы башкортлардан күп санлы башкорт катламы ясалган. Чөнки ул катламга бик күп татар язылган. Инде хәзер шул күп санлы башкорт катламыннан Уфа түрәләре күп санлы

    Башкорт милләте ясыйлар. Ә мондагы татарларны башкорт теленең бер диалектында сөйләшүчеләр дип исәплиләр. Баксаң, Урал татарлары Идел буе татарларыннан бөтенләй аерылмый, дип әйтергә була. Алар татарның шул ук Идел буе диалектына, төп диалектка керәләр. Ул гына җитми, Санкт-Петербургның “Вольное географическое общество» сының Пермь төбәге турындагы хезмәтләрендә (18 нче гасыр материаллары) башкорт теле бөтенләй татар теленең бер диалекты дип аталган. Бу хезмәтләр җыентыгы Красноуфимск музеенда саклана.

    Өстә китерелгән “күзгә төтен җибәрү” процессының килеп чыгышын А.З.Әсфәндияров төзегән “Западные башкиры” дигән китапта күзәтергә була. Бу китапның 36 битендә ул, этнолог Р.Г.Кузеевның сүзләренә таянып, башкорт халкының ике телле булуын танырга кирәклекне ныклап әйтә. Югыйсә башкорт халкының саны азаячак һәм аның яшәү чикләре бик тараячак, ди. Бу 1999 елда әйтелгән. Димәк, 8-9 ел эчендә башкорт халкы ике телле дип инде танылган, һәм бу концепция Башкортостан республикасының рәсми милли сәясәте итеп кабул ителгән. Кабул ителгән генә түгел, бу сәясәт инде эшли һәм башкорт халкына хәзер азаю куркынычы янамый, чөнки башкорт “ясау” өчен республикада материал җитәрлек, тагын миллионнан артык татар бар. Үткән сан алуда башкорт халкы нык кына артты, һәм хәзер аның аз өлеше башкорт телле, күбрәк өлеше – татар телле. Ә быелгы сан алуда республикада башкорт халкы урысларны да узып китәр.


    Урта Богалыш, Яңа Богалыш, Богалыш – тамак (Средний Бугалыш, Новый Бугалыш, Усть - Бугалыш). Красноуфимск районына кергән бу татар авылларының иң “олысы” дип Урта Богалыш исәпләнә. Авыл якынча 1600 нче елда салына башлаган дип санала. “История Бугалыша” дигән китапны язган Мөхәммәтнур Муллануров та шундый ук фикердә булган. Дөресрәк әйткәндә, 1600 нчы елда авыл инде булган. Күптән түгел Урта Богалышның 400 еллык юбилеен бәйрәм итү, минемчә, ашыгычрак булгандыр. Чөнки киләчәктә аның “яше” күпкә олырак икәне ачылуы мөмкин. Һәм чыннан да, М.Муллануров шул ук “История Бугалыша” дигән китабында Богалишның килеп бу урынга утыруын 1438 елга туры китерә. Моның белән килешергә була, чөнки татар тарихчылары Уралда татарларның бик борынгыдан яшәүләрен исбат итәләр.

    Урта Богалышның беренче нигез салучысы, ди М.Муллануров, Себер татарлары ягыннан килгән Богалиш исемле кеше. Моны хуп күрергә була, чөнки, беренчедән, күпчелек татар авылларының атамасы кеше исеменнән чыккан. Икенче яктан, Идел буендагы һәм Уралдагы татар-башкорт шәҗәрәләрендә мондый исем күренми. Димәк, ул Себер ягыннан булгандыр.

    Урта Богалыш авылына шул ук елларда, бәлки бераз соңрактыр, Кленовской улусындагы Айтуган авылыннан вогуллар (мансилар) күчкән, дигән хәбәр булса да, монда шикләнергә урын бар: ни өчен вогуллар татар авылына күченделәр икән? Алар бит тайга халкы. Җитмәсә үзләре дә татарча аталган авылдан килгәннәр. Һәм чыннан да бу хәбәр дөрес түгел булып чыккан: Д.Исхаков Кленовской улусындагы вогулларның чын вогул түгел, ә вогул ясагын түләгән татар кешеләре икәне турында язган. Димәк, ул вакытларда вогуллар да, катлам буларак, үзләренә башка ясак түләгәннәр.

    Урта Богалышта 1834 елгы ревизия буенча 291 ир заты яшәгән, Яңа авылда 75, Богалыш - Тамакта 144. Ә 25 елдан соң инде Урта Богалышта ирләр-хатыннар бергә 120 хуҗалыкта 821 кеше яшәгәннәр. Яңа Богалышта – 255 ( 46 йорт), Богалыш –Тамакта – 246 (40 йорт).

    Күп кенә авыллардагы кебек, Богалыш буйларына да Идел буеннан күп кенә татарлар күчеп киләләр. Бу хәл бигрәк тә Явыз Иван Казанны алгач көчәя. Татарстанның Саба төбәгеннән зур төркем татарлар күчеп килүе билгеле. Шулай ук Каманың югары агымыннан урыслар тарафыннан туган җирләреннән куылган Әҗембай нәселе татарлары күчеп килеп, бер “аймак” булып утыралар (1585 ел). Күңгер татарлары да бер урам булып килеп йортлар салалар (1624 ел).

    Авыл карты Мөфлихунов Габдельян әйтүе буенча, Урта Богалышта өч зират булган: типтәрләрнеке, күңгерләрнеке һәм Идел ягы татарларыныкы.

    Яңа Богалышның (Яңа авыл, Новый Бугалыш) язмышы Урта Богалышныкы белән бергә үрелеп барган. Авыл картлары сүзе буенча, Яңа авылда башлап йорт салучы Уразмәт исемле кеше булган. Аның туганы Уразбай Урта Богалышта урнашкан.

    Богалыш – Тамак (Усть – Бугалыш), бу авыл 1515 елга кадәр салынган булуы мөмкин, чөнки зиратта бер кабер өстендә куелган ташта шушы ел күрсәтелгән. Чыннан да мондый ташлар элек каберләр өстенә еш куелган. Анда әлеге мәрхүм турында нәрсәдер белергә мөмкин булган: үзенең, нәсел -нәсәбенең исеме, туган һәм вафат булган еллары һ.б. Хәллерәк кешеләрнең ташы да зуррак, зиннәтлерәк, тексты да тулырак итеп язылган.

    Беренче бу урынга килеп утырган кеше Сыскы авылыннан Гайса дигән кеше булган.


    Олы Ака (Большая Ока), Хәзерге вакытта Башкортостан республикасына кергән бу татар авылы элек Красноуфимск өязенә караган булган. М. Муллануров күрсәткәнчә, авылның беренче нигезләүчесе Мишкә ягындагы Янагуш (бәлки Яңагуштыр)авылы кешесе Туйгилде булган. Бу кеше озак кына Мәскәү тирәсендә армия хезмәтендә булып, Ока елгасын бик килештергән һәм шуңа күрә авылны Ака дип атаган. Монда азрак очы очка ялганмый: авылны ни өчен Ака дип атады икән, ул иң элек шундагы елганы атагандыр Ака дип, аннан соң гына авылны. Шулай да М.Муллануров версиясен шул килеш калдырабыз. Монда инде авылның атамасы турында сүз килеп чыкты бит. Ни өчен татар телендә Ака, ә русча Ока? Эш шунда булырга тиеш, татарлар (мишәрләр түгел) һәм тагын кайсыбер төркиләр сүзнең беренче иҗегендәге а авазын о дибрәк әйтәләр. Мәсәлән, бала сүзе әйткәндә бола дибрәк ишетелә, кала – кола, таллары - толлары дибрәк һ.б.

    Соңга табарак Идел ягыннан күченеп килгән татарлар һәм мишәрләр авыл салып тора башлыйлар. Авылның салына башлаган елы якынча 1600 нче еллар,ә инде Бирски өязеннән типтәрләрнең килеп урнашкан еллары 1758 ел булган. Чөнки алар шул елны шундагы мишәрләрдән җир алганнар. Ә мишәрләр бу вакытта инде монда яшәгән булганнар. Алардан башка Олы Акага күңгер татарлары да килеп утырган булганнар.

    Авыл элек тә зур гына булган. Мәсәлән, 1834 елгы ревизия күрсәтүенчә, 493 ирләр генә яшәгән, хатын-кызларның төгәл саны юк.


    Арслан (Арсланово, Арсланково) авылы Чиләбе өлкәсенең Нязепетровский районына кереп киткән, гәрчә элек шул ук Красноуфимск өязенә караган булса да. Авылны Кама аръягыннан, Строганов җирләреннән күчеп килгән Арысланбай дигән татар кеше нигезләгән. Документлар буенча ул типтәр дип язылган булган.

    Авыл картлары Байрамгулов Хаерзаман (1905 елда туган), Исмагилов Саргәскәр (1904 елда туган) сөйләүләре буенча, Башта авыл икенче урында урнашкан булган һәм ул “Йорт өсте” дип аталган. Шуннан соң хәзерге Мельничная елгасы (элек Арсланка елгасы дип аталган) буена күчеп утырган.

    Арсланбай Шәкүр авылыннан хатын алган, тормыш корган. Үзе сунарчылык белән шөгыльләнгән. Ә соңрак җирле булып киткән.

    Авыл халкының байтагы күмер яндырып якындагы заводларга ташып сатканнар.

    Авылда башкортлар да булган, ләкин галимнәр аларның башкортлыгы икеле, дип белдерәләр. Авыл халкы Идел, Кама буеннан килгән татарлар исәбенә нык арткан.

    Документларда авыл 1745 елда күренә башлаган. Димәк ул вакытта инде булган. 1834 елгы ревизия күрсәткәнчә, 120 типтәр (ирләр) яшәгәнлеге мәгълүм. Ә 1859 елда инде бөтенесе бергә 63 хуҗалыкта 381 кеше яшәгән.


    Шәкүр (Шокурово) авылы элек Упа вулысына кергән булган. Анда “күченеп килгән” башкортлар яшәгән, дигән язма бар ревизия кенәгәләрендә. Шунсы бар, Шәкүр авылы кешеләренең 1697 елга кадәр Өфе елгасының сул як ярында Губа елгасы тирәсендә яшәгәнлекләре мәгълүм. Икенчедән, башка документларда бу вулыс Уфа вулысы дип аталган һәм анда “ясаклы башкортлар” дигән татарлар яшәгән. Аларның “тамга”лары да күңгер татарларыныкы белән бер үк булган. Җитмәсә алар күңгерләр кебек үк “Җуа җыены” дигән бәйрәм дә үткәрә торган булганнар. “Уфа вулысы”ның ревизия китапларында анда яшәгән халыклар әле 1625 елда ук “Верхуфимские татары” дип язылган булганнар.

    Шәкүр авылы ул вакытларда зур авыл булган. Мәсәлән, 1834 елгы ревизия буенча барысы 404 кеше яшәгән. Ә инде 25 елдан соң 125 хуҗалыкта 669 кеше яшәгән.

    Авылның кайсы елда төзелүен халкының Губа тирәсеннән күченеп килү вакыты (1697 ел) белән якынча билгеләп була. Ләкин ул урында аңа кадәр дә кешеләр яшәгән булуы мөмкин. Эш шунда ки, күңгер татарлары дигән халык әле Болгар заманыннан ук Уралда урнашкан булган.

    Авылның атамасы кеше исеменнән килеп чыкканлыгы турында кычкырып тора. Мондый авыл (Шокурова) Троицкий ягында тагын берәү бар. Ләкин Урал буйларында урнашкан күп санлы татар һәм башкорт нәселләре шәҗәрәләрендә Шәкүр исемле кеше очрамый. Димәк, әлеге Шәкүр чыннан да 13 нче-14 нче гасырларда Идел буеннан Уралга күчкән болгар кабиләләре кешесе булуы мөмкин.


    Табанлыкүл, Табанны Күл (Озерки), Красноуфимск районына кергән мондый атамалы авыллар Урта Уралда тагын берничә. Әлбәттә, авылның исеме үзеннән үзе аңлашылып тора. Ягъни, бу авыл янындагы күлдә табан балыгы күп булгандыр. Ләкин монда бер сорау туа: авыл хәзерге үзе янындагы күл буенча аталмагандыр бит инде. Ул бит Иске Өфе. Һәм аның барлыкка килүе 100-150 елдан да артык түгелдер, чөнки күлләр бик тиз сазга һәм аннары болынга әйләнә. Алай булгач, нинди күл турында сүз бара? Бу сорау тагын икенчесен китереп чыгара: гомумән авыл элек кайда урнашкан булган? Авыл картлары моңа төгәлрәк җавап бирә алырлар иде. Мин исә үземнең фикеремне генә әйтәм: авыл хәзерге клуб, мәктәп урнашкан җирдә, элекке Өфе яры буенда булгандыр. Ә табанлы күл дигәне шул яр астындагы инде болынга әйләнгән уйсу җирдәге тагын да борынгырак Иске Өфе булгандыр.

    1834 елгы ревизия документларында бу авылда барлыгы 227 башкорт яши дип язылган. Шушы ук елны Акадан берничә мишәр гаиләсе күчеп килде диелгән. 259 елдагы документта инде 435 җирбиләүче (вотчинник) һәм 26 кертелгәннәр (припущенник) яши дип күрсәтелгән. Авыл Сыскы вулысына кергән булган. Ә бу вулыста башкортлар булганлыгын татар галимнәре дөреслеккә туры килми диделәр. 1900 нче елдан соң халыкны исәпкә алучы статистиклар Табанлыкүл халкын һәм башкаларныкын да сословие буенча башкорт-вотчинник, милләтләре буенча – татар дип язганнар. (Аңардан алда Русиядә миләттләрне исәпкә алу булмаган. Ә революциядән соң, киресенчә, сословие-катламнар бетерелгән).


    Файдаланылган язмаларның авторлары:


    • Д.Исхаков

    • М.Әхмәтҗанов

    • Д.Рамазанова

    • М.Зәкиев

    • “Уезд” гәзите


    һәм башкалар.


    Хөрмәтле милләттәшләр! Якташлар! Бу язма тәмам. Әлбәттә, мин моны ниндидер күләмле гыйльми эш күрсәтер өчен башкармадым. Ә бәлки, өстәрәк әйткәнемчә, якташларыбызда туган як белән, авылларыбыз һәм аларның тарихы, халкыбызның язмышы турында уйлану, кайгырту, үзебезнең авыр тарихыбыз белән кызыксыну уятыр өчен яздым. Һәр авылда җирле тарихны миннән яхшырак белгән кешеләр бар. Әгәр алар да шулай, олы кешеләр вафат булып бетмәс борын язып алып, барысын бер җиргә җыештырсак, бу бик күркәм булыр иде.


    2010 ел Илдус Хуҗин

    Ильдус Хузин
    Топонимы, географические названия Среднего Урала.
  • Ильдус Хузин:
  • Егетнең кайтуы (хыялый бәян)
  • Ева – тор юлында (маҗаралы бәян)
  • Өченче орден (хыялый бәян)
  • Аю (хикәя)
  • Челпәрәмә килгән еллар (хыялый хикәя)
  • Кремльдә ыгы–зыгы (хыялый хикәя)
  • Яңа робинзоннар (яшүсмерләр өчен хыялый маҗаралы бәян)
  • Кызыл тәнлеләр юлбашчысы (хыялый бәян)
  • Топонимнар (Урта Уралдагы географик атамалар)
  • Җен түгәрәге (хикәя)
  • Татарның чын тарихы (Подлинная история татар)
  • Ведьмин круг (рассказ)
  • Прощание с Топтыгиным (рассказ)
  • Бишавылда күңелле кич (пьеса)
  • Урал татарлары (тарихи язмалар)
  • Урта Уралдагы татар атамалары (тарихи язмалар)




  • ← назад   ↑ наверх