• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ильдус Хузин

    Кызыл тәнлеләр юлбашчысы

    (хыялый бәян)

    Татар халкының күренекле улы, академик, тарихчы, язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, “рыцарь Маркиз де Туран” дәрәҗәле исем иясе Әбрар Гыйбадулла углы Кәримуллинга багышлыйм.


    Милләттәшебез Әбрәр Кәримуллин турында монда тәфсилләп сөйләп торасы юк, дип уйлыйм, чөнки аның казанышлары хакында белмәгән кеше сирәктер. Бу турыда галимнең өстәрәк китерелгән дәрәҗәле исемнәре дә яхшы сөйли. Ә шушы бәяннең дөнья күрүенә әдипнең киң тармаклы эшчәнлегенең бер юнәлеше сәбәпче булды. Ул да булса, Америка континентының төп халыклары белән безнең уннарча мең еллар элек яшәгән ата - бабаларыбызның кан һәм тел кардәшлеге турындагы гипотеза.

    Ә. Кәримуллинның тирән тарих катламнарына күмелгән әлеге теманы “ чокый” башлавы егерменче гасырның җитмешенче елларында ук башланган булган. Беренче этәрешне Пруссия галиме Ф.Л.Отто Реригның 1861 елда ул вакытта инде дөнья куйган мәшһүр И.Хәлфинга язган хаты ясый. Галим бу мәктүптә кайсыбер Америка аборигеннары теленең төрки телләргә тиңдәш булуы турында белдерә. Ә.Кәримуллин мондый хәбәрне игътибарсыз калдыра алмый, шундук төрле дәверләрдә һәм илләрдә яшәгән галимнәрнең, сәяхәтчеләрнең һ.б. әлеге темага мөнәсәбәтле мәгълүматларын эзли башлый.

    Эзләнүләренең нәтиҗәсен Ә. Кәримуллин “Прототюрки и индейцы Америки” ( Мәскәү “Инсан” 1995 ел) дигән китабында китергән. Анда Отто Реригтан кала тагын дистәгә якын авторның язмаларына таянып, югарыда китерелгән гипотезаның бик тә табышлы икәнлеге һәм татар галимнәре өчен гыйльми хезмәтләр этәргече булырга тиешлеге турында яза.

    Шуны да әйтеп үтәргә кирәктер, әлеге гипотезаны заманыбызның күп кенә күренекле шәхесләре дә инкяр итмиләр икән. Аларның исеме әлеге китапта бирелгән.

    Ошбу язманы аз булса да җанландыру өчен Ә. Кәримуллинның китабыннан мисаллар китерәбез.


    Хока – сиу телендә

    Майя телендә

    Татар телендә
    Коке
    Күке
    Таң
    Таң
    Екта
    Якта
    Таңним
    Таныйм
    Ате
    Әти

    Йаш Яңа, яшел

    Кун Көн

    Ич Эчтә

    Ош Өч

    Ими Ими

    Шушындый тел уртаклыклары китапта бихисап китерелгән. Болар, автор фикеренчә, һич тә очраклылык кына була алмыйлар, киресенчә, дистәләрчә мең еллар элек бу халыкларның уртак мәйданнарда яшәп, борынгы гомуми кавемнәрдән чыккан булуын күрсәтәләр. Без дә бу фикергә кушылабыз.


    Автор


    Маратның күчтәнәч итеп китергән юан сигарасын кабыздым да кофе кайнатып маташкан иптәшемнән сорап куйдым:

    - Штатлардан нәрсәләр алып кайттың?

    - Әнә ич авызыңда, - дип җавап бирде ул.

    - Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт, әлбәттә. Ләкин мин синнән икенче нәрсә турында сорыйм: Америкада исең китәрлек ниләр күрдең?

    - Күп нәрсә күрдем, - диде Марат,- Америка бит ул. Буш вакыт булганда сөйләрмен әле үзеңә.

    - Син нәрсә, аларның шәһәрләре, техникасы, байлыгы турында сөйләп, мине шаккаттырмакчы буласыңмыни? – дидем мин көлемсерәп. – Кем хәзер Америка турында белми?

    - Алай булгач, сине нәрсә кызыксындыра соң ? – дип сорады ул аптырап.

    - Кешене гаҗәпкә калдырырлык нәрсә күп булмый, булса берәү генә була. Сүз уңаенда сорыйсым килә, син кайсы штатта булдың әле?

    - Орегонда, - дип җавап бирде ул, -уйчанлана төшкән тавыш белән.- Ә бит син хаклы, мине гаҗәпкә калдырган нәрсә чыннан да бар, менә ул, - дип, кайдандыр бик иске бер калын дәфтәр китереп чыгарды һәм миңа тоттырды.

    Искереп таркала башлаган бу дәфтәрне бик зур саклык белән генә кулыма алдым. Тышы калын, эче төрле төстәге юкарак кәгазь битләреннән тегеп эшләнгән бу дәфтәргә 200 – 300 еллап бар иде бугай. Ә иң гаҗәбе – дәфтәр битләре вак кына итеп язылган гарәп хәрефле язулар белән тутырылган иде.

    - Син нәрсә, моны тегеннән алып кайттыңмыни? – дип сорадым мин исем китеп.

    - Әйе, индеецлардан алдым.

    - Индеецлардан?! –дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. – Сөйлә тизрәк, ничек булды бу!

    - Фермерлар ассоцияциясе штатларга стажировкага барырга тәкъдим иткәндә, - дип башлап китте сүзен Марат, - миңа берничә штат атадылар. Мин көнбатыш тарафындагы Орегонны сайладым. Нигәме? Минем күптән инде Рокуэлл Кент картиналарындагы Кыялы тауларны күрәсем килә иде.

    - Күрдеңме ?

    - Күрү генәме соң!

    - Ничегрәк?

    - Таулардан да гүзәлрәк бары тик Кыялы таулар гына булуы мөмкин! Ләкин күреп торам , хәзер сине Кыялы таулар да, Америка үзе дә кызыксындырмый. Дәфтәр...

    - Өстенә бастың, – дидем мин.

    - Мин эшләгән фермерда бер индеец та бар иде. Оло Джон диләр иде үзен. Безнеңчә олы Джон кебегрәк була инде. Тумышы белән ул Монтанадан икән, ләкин аларны биредәге резервациягә күчергәннәр. Без аның белән дуслашып киттек. Аннан ул мине кунакка чакырды, дөресрәге мин үзем тагылдым.

    Резервация дигәннәре әйбәт җир түгел икән. Берни үсми торган тау-таш арасына урнашкан ярлы авыл инде. Кыскасы, аборигеннар бетүгә юл тота. Эшләгән җирләре юк дип әйтерлек. Наркоманлык, эчкечелек хөкем сөрә. Күбесе чирле...

    Анда мин күп кенә индеецлар белән таныштым. Арада Мәр Гән исемлесе дә бар иде. Ул Монтана штатындагы дакота кабиләләренең берсендә юлбашчылар булып торган нәсел ярчыгы булган. ә хәзер аларның җир-суларына башкалар хуҗа икән.

    Беркөн шулай, мин Мәр Гәндә кунакта утырганда ул минем нинди кавемнән булуым белән кызыксынды. Мин аңа татарча сөйләшеп күрсәттем. Хуҗаның исе китте.

    - Сезнең телегезне аңламыйм, ләкин ул миңа шундый якын булып тоела,- диде ул. Шуннан соң шушы дәфтәрне китереп чыгарды. Мин, гарәп язуларын күреп, аптырап калдым.

    - Бу язмаларны укый аласыңмы?- дип сорады ул миннән.

    - Элек безнең халык шундый хәрефләр белән язган,- дидем мин, - үзем дә азрак укый - язам.

    - Укы,-диде хуҗа.

    Мин, тырыша торгач, берничә сүз укый алдым.

    - - Бу чыннан да безнең телдә.-дидем мин,-ләкин моны укып чыгар өчен белгеч булу кирәк.

    - Сезнең телдә булгач, син моны ал,-диде хуҗа. Бу дәфтәрне миңа әтием калдырган иде. “ Язуны укый алган кеше очратсаң, биреп җибәр!”- дигән иде ул. Ә әтиемә бабамнан калган булган.

    - Мәр Гән!- дидем мин бераздан. – Синең исемең нәрсә аңлата?

    - Кайчандыр, бәлки, аңлата торган булгандыр,- диде хуҗа.- Минем әтием дә шул ук исемне йөрткән бит. Бабам да. Бәлки ул буыннан-буынга күчеп килгәндер.

    Марат әлеге дәфтәрне миңа бирде. “Син яхшы гына тел белгече дә бит әле,- диде ул,- ач моның серен.”

    Инде, хөрмәтле укучым, әлеге дәфтәрнең кыскартылган һәм үз сүзләрем белән бирелгән эчтәлеген сиңа тәкъдим итәм.



    1741 елның июнь аенда Русия Император флотының 6 корабльдән торган эскадрасы капитан – командор Витус Беринг җитәкчелегендә Охотск портыннан кузгалып, Камчаткага таба юл алды. Иң алда Беринг үзе утырган 3 мачталы хәрби шлюп “ Изге Петр” Охотск диңгезен яра. Икенче булып “Изге Павел” дигән пакетбот, ә аңардан берничә кабельтов ара калдырып кечерәк кораблар бара.

    Берингның бу сәяхәтенең максаты - Вест-Индия ярларына барып җитү иде. Русия 200 елга якын вакыт эчендә Казан һәм башка татар ханлыкларын яулап, үзенә көнчыгышка юл ачты, бөтен Ерак Көнчыгыш халыкларын басып алып, Тын океанга кадәр җәелде. Соңгы елларда шул ук Витус Беринг, Ерофей Хабаров, Василий Поярков, аннан соң Федот Попов , Семен Дежнев һәм бертуган Лаптевлар Камчатка, Сахалин тирәләренә борын тыктылар һәм андагы халыкларның җир-суларын картага төшереп, Русия биләмәләре, дип игълан иттеләр. Ә көньяктарак Русия Кытай җирләре өчен сугыш башлады, ләкин тешләре үтмичә, солых төзергә мәҗбүр булды.

    Шушы хәлләрдән соң тагын берничә дистә ел үткәч, Беринг Якутск воеводасы Шуваловтан ярдәм алып, инде эшлекле урыс алыпсатарлары һәм аучылары тарафыннан үзләштерелә башлаган Камчатка һүм Алеут утрауларын узып, Америка дип атала башлаган илаһи зур җирнең төньяк – көнчыгыш ярларына таба юнәлде.

    Охотск диңгезе бу көннәрдә тыныч булып, атна да үтмәде, Камчатка ярыматавының көньяк очлыгында төзелгән Камчатск төрмәсе (урыслар кайда барып урнашсалар да, башлап төрмә салалар иде) һәм шуның тирәсендә барлыкка килгән шәһәрчек белән диңгез порты күренде.

    Камчатскта Беринг экспедиция өчен өстәмә рәвештә азык-төлек юнәтергә тиеш иде, ләкин тозлы балыктан башка берни дә эләкмәде. Аның каравы, юлда авырган матросларга алмашка аңа солдатлар бирделәр. “Документлар патшасы” актуариус Батиков командорга булачак диңгезчеләрнең кайбер шәхси кәгазьләрен дә бирде. “Сабуров Максим Николай улы, - диде ул соңгы солдатның кәгазен сонып.- Чукындырылган татарлардан,- дип әйтергә теләгән иде, ләкин нигәдер тынып калды.-Яхшы мушкетер,”-диде ул ахырда.

    Эскадра Тын океан суларына килеп чыкты. Монда су һәм дулкыннар гына түгел, һава да икенчерәк кебек иде.

    Беринг әле Камчатск портында чакта ук беренче рангтагы капитан Тизенгаузен һәм командор Чириков белән бергәләп, экспедициянең маршрутын төзеп куйды. Аларга башта төньяк-көнчыгышка 85 градуслы румб буенча йөзәргә, ярты юлны үткәч, төньяккарак борылырга кирәк булачак иде. Үтәчәк ара биш мең мильдән артыграк булса да, эскадраның юлында инде өлешчә билгеле булган Алеут утраулары урнашканга күрә, Беринг һәм аның командасы үзләренең киләчәк язмышы өчен артык хафаланмадылар. Ләкин юкка.

    Биш-алты тәүлектән соң, иртән, көн яктыра башлауга, уң яктанрак офык карайды. Бу диңгезчеләрне шундук хафага салды: очсыз-кырыйсыз океан киңлекләреннән давыл килә иде. Ике-өч сәгатьтән җил көчәеп, дулкыннар корабларны әле күккә чөя, әле су төбенә кадый башлады. Шторм шул кадәр көчле иде ки, яңа гына хәрби матрос булып киткән Максим Сабуров кына түгел, күпне күргән “диңгез бүреләре”дә соңгы догаларын укый башладылар.

    Дүрт-биш тәүлек дәвам иткән мәхшәрдән соң көн аязлады, һәм максим хезмәт иткән “Изге Павел”ның үтә кызганыч хәлдә икәне беленде: җилкәннәр теткәләнеп беткән, бизань-мачта бөтенләй сынган, фальшбортның эзе дә калмаган. Карый торгач, су мичкәләренең дә ярылып акканлыгы билгеле булды. Ә иң начары - төньяк тарафын-да күренгән бер корабтан башка, океан өстендә беркем дә юк иде.

    Чириков, төньякка таба искән җилдән файдаланып, теге корабка таба якыная башлады, һәм аның “Камчатка” исемле шхуна икәнлеге мәгълүм булды.

    Ике капитан, кают-компаниядә озак кына утыргач, командаларны тезеп, төньяк-көнчыгышка, Алеут архипелагына таба хәрәкәт итәчәкләрен белдерделәр. Анда ике-өч йөз мильдән соң бер зур гына утрау очрарга тиеш икән, шунда хәл алырга мөмкин булыр диделәр.

    Бер тәүлек йөзгәч, алда зур гына утрау күренде. Корабларга ярга якынрак килергә уңайлы урын да бар икән. Утраудагы мәрхәмәтле кешеләр корабларны төзәтергә агач бирделәр, төче суларын һәм азык – төлекләрен дә кызганмадылар.

    Монда утраулар күпме? - дип сорады командор авылның аксакалыннан.

    - - У-у-уй! –дип куйды авылның башлыгы һәм нидер бытылдап алды.

    - Бу якта берәү генә - Атту. Ә теге якта,- дип көнчыгышка күрсәтте тылмач, - алар бихисап.

    - -Ә зур җир еракмы?

    - -Укимакны узгач та башлана,- диде аксакал.

    - -Ничек атала ул?

    - -Ничек атала?- дип аптырады карт.- Төрлечә. Анда авыллар күп.


    Ике көннән соң кораблар юлга чыктылар. Бу юлы Чириковның алдан билгеләнгән курс белән бармыйча, көньяккарак борылуы мәгълүм булды. Шулвакыт көтелмәгән хәл килеп чыкты: офыкта эскадрадан аерылып калган тагын бер кораб күренде. Бу – “Наварин” дигән шхуна иде. Кире утрауга кереп, аны да тәртипкә китерергә туры килде. Ниһаять, кораблар Вест-Индиянең, яки Американың җылырак сулы ярларына таба юнәлделәр.

    Көннәрдән беркөнне Чириков, төче су һәм азык-төлек тулыландыру максаты белән Алеут утрауларының тагын берсенә туктарга әмер бирде. Командор бу эшне башкарырга ике шлюпкага төялгән унике матроска йөкләде. Үзләре белән берәр юньлерәк җирле кеше дә алып килергә кушты.

    - Бу нинди утрау?- дип сорады ул алеуттан, үзенең боерыгы үтәлгәч.

    - Белмим,- диде теге,- ишеткәнем юк.

    - Хәзер инде утравыгызның исеме “Чириков” булыр,- диде командор һәм картасына нәрсәдер язып куйды.

    - Тирикоф!- дип кабатлады алеут.

    - Чириков, балда!

    - Тирикоф, балта!

    Командор ачуыннан төкереп куйды да тагын сораша башлады. Тегесе зур җирнең ярлары, андагы халыклар турында белгәнен сөйләп бирде.



    Мәргәнне ( документлары буенча Максим Сабуров иде ул) артта баручы корабка күчерделәр. Менә ничәнче көн инде, буш вакыты булды исә, бушпритның төбенә утырып, ул океанны күзәтә. Аның карашы офыкны айкый, ә күңеле еракта, Идел буенда иде.

    Аның рәсми исеме Максим булса да, яшертен генә мулла чакыртып куштырган исеме Мәргән иде. Чөнки бабасының бабасы Сабирҗан көчләп чукындырылган булса да, ул үзе дә, балалары һәм оныклары да беркайчан да мөселман икәнлекләрен онытмаганнар. Мәҗбүри рәвештә чиркәүгә йөрсәләр дә, авылларындагы күпчелек керәшеннәр кебек, өйдә намаз укыганнар. Балаларын ике телдә укырга-язарга өйрәткәннәр.

    Мәргәнне никрутлыкка моннан биш ел элек алдылар. Башта аларны Тобольскига китерделәр. Анда яшь никрутларны озак кына җафаладылар, аннан соң, ярты ел үткәч, инде чын солдат булдылар диптер инде, Русиянең күптән түгел генә сугышып алынган һәм колониягә әйләндерелгән Ерак көнчыгыштагы биләмәләрен сакларга алып киттеләр.

    Мәргәннең ата – анасы, туганнары һәм үзе дә бу гомерлеккә аерылуны бик тә авыр кичерделәр. Дөрес, дүрт ел хезмәт иткәч, Русия императоры галиҗәнаплары гомерлек солдат хезмәтен 25 елга кадәр киметте киметүен, Ләкин Мәргән һәм аның иптәшләре мондый шартларда тагын 20 ел исән – сау хезмәт итеп, туган илгә кайта алуларыннан шикләнәләр иде.

    Шундый уйлардан Мәргәннең күңеле бөтенләй төшенкелеккә бирелә торган булды, үзенең фаҗигалы гомере өчен йөрәге әрнеде. “Минем бу дөньяда яшәвемнең нинди мәгънәсе бар? – дип хәсрәтләнде ул һәрчак. – Йә туганнарымны күрмәячәкмен, йә гаилә корып, балалар үстерәлмаячакмын! Миннән бу дөньяда нинди эз, нинди истәлек кала?”

    Уйлана торгач, Мәргән көндәлек алып барырга карар бирде. Бәлки язмаларым туган җиремә кайтып җитәрләр, дип өметләнде ул, ә бәлки... Аннан – моннан кәгазь юнәтеп, бөтен баштан кичкәннәрен, өч – дүрт көнгә бер утырып булса да, шуңа теркәп бара башлады.



    Чириковның кораблары бер айга якын вакыт эчендә тын океанның төньяк читен кисеп чыгып, июнь аенда серле яңа ярларга якынлаштылар. Бу җирләрнең көнчыгыш тарафларын ауропалыларның 250 еллар элек ачуын, аларның башта Вест – Индия, аннан соң Америка дип атала башлавын сәяхәтчеләр беләләр иде инде. Белү генә түгел, бу илаһи зур континентны биләүче ниндидер индеецлар дип аталган халык белән очрашу аларны дулкынландыра да, куркыта да иде. Нигә киләләр алар монда? Дус булыпмы әллә дошманмы? Чириков һәм аның офицерлары моны беләләрдер, ләкин гади солдатка беркем берни аңлатмый шул.

    Күпсанлы утраулар арасында беренче җирле кешеләр очрый башлады. Юан агачларны чокып яисә каен тузыннан эшләнгән җиңелчә көймәләр – каеклардан диңгез камасы, балык һәм башка нәрсәләрне тотып көн күрүче Вест – Индия халкы якынаеп килүче корабларга кызыксыну катыш шомлану белән карыйлар иде.

    Диңгезчеләр ярга өч кабельтов калгач, ләнкерләр төшерделәр. Шунда ук шлюпкалар эшкә җигелде, һәм унар – унбишәр кеше утырган өч зур көймә ярга таба юнәлде. Ярга җитәр – җитмәс шлюпкалардан сикерешеп төшеп, хәрби матрослар көймәләрен яр буендагы эре ташларга беркеттеләр. Бу төркемнең бурычы – яр буен һәм якын – тирәне тикшерү, разведкалау иде. Ике солдат ут ягып җибәрде, ә башкалары вак-вак төркемнәргә бүленеп, мушкет һәм башка коралларын әзер тотып, тирә - юньгә таралдылар. Ике-өч сәгатьтән соң алар учак янына кайттылар һәм әйләнә- тирә тыныч, дип белдерделәр.

    Чириков бер офицерга, ярдәмчеләр алып, корабларны озаккарак урнаштыру өчен уңайлырак урын әзерләргә кушты. Ерак та түгел яраклы бухта да табылды, һәм кораблар шунда күчерелде. Бөтен солдатлар,мәш килеп, кораблардагы әйберне ярга ташый башладылар. Ахырда экипажлардан башка бөтенесе ярга күченделәр.

    Колония башта куышларда гына яшәде, ләкин көз якынаюга 4-5 нык агач өй, лабаз, командор һәм колония хакимиятенең эш урыны, кеше ябар өчен махсус тәрәзәсез өй, кечкенә чиркәү салынды. Ала югары башы очланган, аскы ягы җиргә күмеп эшләнгән бүрәнәләрдән торган биек нык койма белән уратып алындылар. Бу фортка Новоархангельское дигән исем бирелде.

    Колониянең шуннан соңгы тормышы өч юнәлештә барды: яңа җирләрне картага төшерү һәм аларны Русия милке дип игълан итү, җирле халык белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайлау һәм, ниһаять, икътисади эшчәнлек җәелдерү.

    Бу эшләрне башкару өчен утыз-кырыгар кешедән торган өч отряд булдырылды. Алардан башка аучы һәм балыкчылардан торган зур бер төркем төзелде. Алар даими рәвештә кыйммәтле диңгез һәм урман хайваннары, затлы балык тоттылар.

    Элекке мушкетер Максим Сабуров капитан-лейтенант Паначев җитәкчелегендәге төркемгә эләкте. Алар яр буйлап көньякка хәрәкәт иттеләр, утрау һәм яр буйларын үзләштерделәр, картага төшерделәр, урындагы халыкны читкә куарга тырыштылар. Ләкин шулай да җирле теленкит кавеме белән низагка кермичәрәк эш иттеләр.

    Әкренләп колониядәге тормыш җайга салынды, җирле теленкитлар, көлешләр меңнәрчә ел яшәп тукланып торган урыннарыннан тауларга куыла башладылар. Диңгез бирә торган бөтен байлык алар кулыннан тартып алынып, корабларга төялә торды.

    Чириков теленкитләр белән хәйлә һәм мәкергә нигезләнгән сәясәт алып барды. Җирле халыктан, аракыга алыштырып, җәнлек тиресе җыю оештырылды. Ялтыравыклы вак-төяк бәрабәренә куаннарның башлыклары сатып алына башлады. Аларның кайсылары үзләре теләп Русиягә буйсынабыз дигән кәгазьгә тамгаларын да бастылар. Әлбәттә, җирле гади халык бу эшләрдән хәбәрдар түгел иде. Ә шулай да бу кәгазьләрдә иң куәтле теленкит ыруы Чилкат куаны юлбашчысының тамгасы юк иде әле. Бу Чириковны чамасыз борчый, ул төннәрен йокламыйча, әлеге ыруны көчсезләндерү, аның горур башлыгын үзенә буйсындыру планын корды.

    Көннәрдән бер көнне, һәркем үз эше белән китеп, фортта сакчылар гына калгач, бер төркем теленкитләр каекларын күтәреп урманнан чыктылар да яр буена җыелдылар. Аннан соң тыныч кына сөйләнә-сөйләнә көймәләренә утырдылар һәм элек үзләре диңгез камасы аулый торган урынга юнәлделәр. Яр буендарак йөргән бер урыс балыкчысы моны Чириковка җиткерде. Командор офицерларга тиз генә якын – тирәдәге кешеләрне җыярга кушты. Озакламый мушкетерлар һәм сакчылардан торган илле-алтмыш кешелек отряд әзер булды. Алар көймәләргә төялделәр дә, коралларын әзер тотып, индеецларны эзләп киттеләр. Озак та үтмәде, ерактан, томан эченнән атышкан, кычкырышкан, боерыклар биргән тавышлар ишетелде. Ә тагын бераздан җирле аучыларга һөҗүм иткән сугышчылар канәгать кыяфәт белән базага кайтып керделәр. Теленкитләр исә ярга чыкмады.

    Мәргән ул көнне аягы авырту сәбәпле фортта калган иде. Аны факториянең көньяк почмагындагы манарасыман урынга сакка куйдылар. Шуңа күрә диңгездәге фаҗига аның күз алдында булып үтте. Әмма бу аны таң калдырмады: ничә ел патша хезмәтендә булып, мондый хәлне еш күрә иде. Нерчинскида да. Охотскида да, Камчаткада да урыслар шул ук бер сәясәтне алып бардылар: кеше җиренә сорамыйча килеп урнашу, аны патша җире дип белдерү, җирле халыкны үз ягына аудару, буйсындыру. Барып чыкмаса, кырып бетерү. Бу эшләргә Мәргән үзе шаһит булды, ирексездән үзе дә катнашты. “Боларны эшләргә кем безгә хокук биргән?”- дигән сорау аның аңында күптән инде ныклап урын алган иде.

    Ике көн үткәч, иртәнге аштан соң Мәргәннәрнең төркеме колониянең эчке ягына төзелде. Ә койманың тышкы ягында калган солдатлар һәм аучылар урын алган иде. Фортта тиздән җирле халык һөҗүм итә икән, дигән имеш-мимеш таралды. Ләкин бу хәбәр өлешчә генә дөрес булып чыкты: теленкитләр килделәр, ләкин...

    Башта зур-зур берничә төркем колонияне чолгап алды. Бу хәл күпне күргән солдатларга да хафа салды, ләкин алар шундук тынычлана төштеләр: фортның капкасына таба зур төркем теленкитләр сагы астында Чилкат куаны юлбашчысы килә иде. Төрле төстәге каурыйлар белән киемен бизәгән урта яшьләрдәге кеше иде бу.

    Шул вакытта форт эчендә дә хәрәкәт сизелде: Чилкат юлбашчысына каршы капкага таба Чириков атлый, ә аны биш-алты офицер һәм дистә ярым кораллы мушкетер озата килә иде. Ике процессия капка янындагы мәйданчыкта очраштылар да тукталып калдылар. Беренче булып Чириков телгә килде:

    - Бәлки, Бөек юлбашчы кунак өенә узар?- дип сорады ул ярым мыскыллы тавыш белән. Юлбашчыга озын трөбкә тоттырдылар, һәм ул тыныч кына төтен суыра башлады. Чириков та тәмәке кабызды.

    - Командор!- диде, ниһаять тегесе.- Минем халкымнан яшерен сүзләрем юк, монда гына сөйләшик.- Аннан соң тыныч, ләкин нык тавыш белән дәвам итте:

    - Әйт! Ни өчен сез безнең утыз кешене юк иттегез? Балаларын ятим калдырдыгыз?

    Чириков бу сорауны көтә иде булса кирәк, тынычлыгын һич тә җуймыйча җавап бирде:

    - Бөек юлбашчы! Без бу турыда ишеттек һәм шул ук көнне тикшерү үткәрдек. Сезнең кешеләрегезне ситкәлеләр кырган. Алар бит сезнең ыругдашларыгыз, ләкин һәрдаим сезгә яманлыклар эшләп торалар. Ни өченме? Безнең белән дус булганыгыз өчен.

    Утраулылар белән зур җирдәге теленкитләр электән үк тату яшәмәгән булганга, юлбашчы икеләнә башлады, бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ә командор мыскыллы елмаеп, аңа карап тора бирде.

    Озак кына дәшми торгач, юлбашчы болай диде:

    - Соңгы вакытта сезнең белән безнең ара бозылды. Бу турыда, командор, безгә сөйләшәсе бар әле. Аннан, ситкәлеләр турында нинди дәлилләрегез бар?

    - Бар, бар!- диде Чириков һәм кулын селтәде, һәм шундук бер төркем диңгезче алар алдына килеп басты.

    - Менә! Сорагыз алардан, - диде командор.

    Юлбашчы бераз дәшми торды да, кинәт борылып, капка тышына таба атлады. Җирле халык, коралларын әзер тоткан килеш, зур саклык белән аның артыннан киттеләр.

    Чириковның мәкерлелеге, кабәхәтлеге күпне күргән Мәргәнне дә таң калдырды.

    “Инде хәзер,- дип уйлады солдат,- ике тугандаш кавем арасында канкоеш башланачак. Алар бер-берсен кырачаклар. Ә Чириков кебекләргә шул гына кирәк тә инде. Ни өчен эшләнә бу? Океанга кадәр никадәр җир сугышып алынды, күпме төрле халыклар юк ителде. Һаман да аз. Инде Америка җиренә килеп тыгылдык. Нигә кирәк урыска шул кадәр җир, су, кеше мөлкәте? Бер заман тамагына таш булып утырмасмы аның? Саклый ала алырмы ул яулап алган җирләрен? Бөтен байлыгы, көче, халкының гомере шуңа гына китеп тормасмы?

    Кичкә таба каравылдан бушаган Мәргән яр буена төште. Бераздан аның янына ике креол килеп утырды. Икесе дә алеут утрауларыннан бәхет эзләп килгән кешеләр иде болар. Аталары урыс булганга, икесе дә урыс телен беләләр иде. Утыра торгач, әле генә булып үткән хәлләр турында сүз чыкты. Креолларга ышанган Мәргән үзен газаплаган уйлар белән бүлеште, Чириков һәм аның ярдәмчеләренең сәясәтен хурлады. Балыкчы теленкитләрнең кем кулыннан һәлак булуын да сөйләде.

    Күпмедер сөйләшкәч, тегеләрнең берсе каекка утырып көньякка китте, икенчесе фортка ашыкты. Ә Мәргән әле яр буенда озак утырды. Аның уйлары, меңнәрчә чакрымны үтеп, туган җиренә, яшьлегенә кайттылар, кардәшләре, дус-ишләре, ата-анасы янында йөрделәр. Нихәлдәләр икән мескенкәйләр, яшиләр микән әле якты дөньяда?

    Мәргән гадәтенчә акрын гына җырлап җибәрде. Һәрвакыт – дозорда да, каравылда торган чакта да, авыз эченнән генә дип әйтерлек, моңлы татар көйләрен җырлый торган булды ул, шулардан үзе өчен күңел тынычлыгы, сабырлык, рухи көч ала килде.

    Үзенең сөйгән яры Нәстүген – Нәсимәсен дә искә төшерде ул. Ике яшь йөрәк, бер-берсен өзелеп сөеп, көзгә туйлар ясарга да вәгъдә итешкәннәр, инде ата-аналары да каршы китмиләр иде. Ләкин язмыш аларның бәхетенә киртә куйды: Нәсимәгә авыл бае, урыслар алдында куштанланып үзе чукынган Питрәй улы Микулайның күзе төште. Нәсимә аны яратмый гына түгел, җирәнә һәм чиркана иде. Аңа хатын булу түгел, кыз хәтта үләргә дә әзер иде.

    Башта Питрәй Мәргәннең һәм аның атасының өстенә яла ягып, аларны хөкем иттерергә тырышты. Ул аларны мөселманлыкта, чиркәүгә күз буяу өчен генә йөрүдә гаепләде. Ләкин бу барып чыкмады. Әмма шул чакта авылга рекрутлар җибәрү йөкләмәсе килеп төште, һәм Питрәй, акча төртепме әллә башкачамы, Мәргәнне гомерлеккә хәрби хезмәткә озаттырды.

    Саубуллашу киче җиткәч. егет белән кыз су буендагы карама төбендә очраштылар. Нәсимә үзенең өметсез киләчәге өчен елады, бәгыре телгәләнгән егет аны юатырга тырышты, сабыр итүен үтенде. Алар кызның әнисе эзләп килгәч кенә аерылыштылар...

    Фортка кайтканда караңгы төшеп килә иде инде. Казармага килеп керү белән үк,

    аның артыннан, ишекне каерып ачып, өч кеше – фендрик Баранов һәм аның ияреп, ике солдат килеп керделәр. “Сабуров! Сине Их Превсходство командор чакыралар, тиз генә бул!”-дип җикерде фендрик, һәм аның ярдәмчеләре Мәргәнне җилтерәтеп урамга алып чыктылар.

    Чириков Мәргәннән үзе сорау ала башлады. Башта ул аңа озак кына сөзеп карап торды.

    - Үзең әйтеп каласыңмы әллә тереләй тиреңне туныйкмы? –дип шактый каты бәрелде ул тоткынга, ниһаять.

    - Мин берни аңламыйм, Ваше Прсходство! – дип котылмакчы булды Мәргән.

    - Ул аңламый, кара син аны ә!- дип җикерде командор.- Ә кем креолларга туземецларның үлеме турында сөйләде? Кем серне ачты?

    - Мин бары тик дөресен генә сөйләдем!..-дип акланырга тотынды Сабуров.

    - Кем кушты сөйләргә? Теге икенче креол Ситкәдәгеләргә яисә мондагы маймылларга җиткерсә, башың бетте! Аннан соң! – дип кычкырынуын дәвам итте түрә.- Син нәрсә сызгалыйсың анда көн саен? Син укымышлымыни? Күрсәт әле язмаларыңны! Бу нинди язулар? Син төрек шпионы мәллә?- дип бәйләнә башлады, Мәргәннең гарәп хәрефле көндәлеген күргәч. - Димәк син безнең көн саен нәрсәләр эшләвебез турында яза барасың һәм оттоманнар өчен белдермә әзерлисең?!

    Үз өстенә шундый куркынычлы яла яксалар да, егет дәфтәрдәге язуларның нәрсә икәнен, үзенең һәм ата-аналарының кем булуын белдермәскә булды, дәшмәде.

    - Яхшы! – диде Чириков янаулы тавыш белән.- Иртәгә, яктыргач, телең чишелер, дип уйлыйм. Алып китегез!- дип боерды солдатларга, Мәргәннең дәфтәрен өстәл астына яшерә-яшерә.

    Төнне Мәргән тоткыннарны ябу өчен махсус эшләнгән тәрәзәсез өйдә үткәрде. Башка вакытта бу зиндан төрле сәбәпләр аркасында ябылган теленкитләр белән тулы була торган булса да, бүген буш иде. Егетнең күзенә йокы кермәде, чөнки язмышы, киләчәге шомлы томан эчендә иде кебек. Ниләр булыр, ничек котылыр ул нахак бәладән. Хәер, иблис кенә өметсез, дигәннәр бит, Аллаһе тәгалә үзе карар, ул ничек кушкан, шулай булыр. Амин...

    Иртәнгә таба, ял итүче солдатлар гына түгел, сакта торучылар да йокымсыраган чакта, тышта нинидидер тавышлар, атыш ишетелде. Урман ягында җирле халык чинап кычкыра, форт эчендә хәрбиләр акырыша башлады. Борынга янгын, төтен исе килеп бәрелде. Мәргән бүрәнә ерыгыннан тышны күзәтә башлады. Теленкитләр фортны чолгап алып, ерактан гына утлы уклар белән атып фортның коймаларын, эчтәге корылмаларын яндыралар, ә солдатлар аларга мушкетлардан, туплардан аталар.

    Күп тә үтмәде, бөтен фортны янгын чорнап алды. Кальгәнең коймасы кайсыбер урында җимерелеп төште. Җирле халык форт эчендәге кешеләрне иркенләп кыра башладылар. Утлы һәм утсыз уклар туктаусыз сызгырды. Солдатлар тегеләрнең күплеген, үзләренең җиңелә башлауларын сизеп, океан ярына таба тартыла башладылар. Ләкин анда да котыла алмадылар, исән калганнарына бирелергә туры килде.

    Шулвакыт бер төркем теленкитләр форт эчендәге ачыграк урынга Чириковны һәм аның исән калган офицерларын чыгардылар. Күптән түгел генә кикриге шиңгән әтәчтәй кайтып киткән юлбашчы, җиңүче кыяфәтендә командордан сорау ала башлады. Хәер, ул моны гаҗәп йомшак, ачусыз тавыш белән башкара иде.

    - Командор! – дип башлады ул.- Син үзеңнең мәкерле һәм кабәхәт эш иткәнлегеңне, безне кан кардәшләребез белән сугыштырырга теләгәнеңне таныйсыңмы?- Чириков дәшмәде. - Әйт әле!- дип сүзен дәвам итте тегесе.- Нигә килдегез сез монда? Без бит сезне дусларча кабул иттек, ә сез кан кою белән җавап бирдегез. Сезгә монда ни кирәк?

    - Бу җирләр безнеке!- дип җавап бирде Чириков тәкәббер тавыш белән.- Рус кешесе аяк баскан бөтен җир Русиянеке. Бу элек тә шулай булды, киләчәктә дә үзгәрмәячәк.

    - Чит ил җирләре, мөлкәте, байлыгы сезнең өчен кеше гомереннән югарыракмыни?- дип сорады юлбашчы. – Моның өчен сез үз халкыгызны да кызганмыйсызмыни?

    - Халык? – дип елмайды Чириков масаюлы кыяфәт белән.- Халык тузан гына ул. Ул югары катлауның иминлеген, байлыгын тәэмин итү өчен генә кирәк. Бездә хатын-кыз күп, солдатлар кырыла тора, яңалары туа тора. Аннан соң, әгәр сугышта күп ганимәт алына икән, халыкның исән калган өлеше мохтаҗлыксыз яшиячәк.

    - Сез бөтен халкыгызны, эшләмичә, басып, сугышып алынган ганимәт исәбенә генә яшәргә өйрәттегезмени? – дип сорады исе киткән юлбашчы.

    - Моның нәрсәсе начар? – дип куйды тегесе горур тавыш белән.- Әйдә безнең өчен басып алынган халыклар тир түксен.

    - Әфәнде! – диде юлбашчы кырыс тавыш белән.- Сез рәхимсез кешеләр, өстәвенә кәпрәючән. – Һәм ул дәшмичә озак кына Чириковка карап уйланып алды, аннан соң сорау бирде: - Ә кайда синең безгә ярдәм иткән намуслы солдатың?

    - Ә-ә-ә! Теге басурманны, төрек шымчысын әйтәсеңме? Ул юк инде!- дип көлде Чириков.- Ул юк...

    Ләкин шул ук мизгелдә Мәргән ябылып яткан корылманың түбәсе янып җимерелә башлады, һәм аннан кычкырган тавыш килде. Кабилә башлыгының ымлавы буенча берничә индеец шул якка йөгерделәр һәм сугыш балталары белән ишекне ватып, Мәргәнне азат иттеләр.

    - Шулмы?- дип сорады башлык тылмач булып хезмәт итүче креолдан. Тегесе баш какты.

    - Ах син хайван! Төрек танавы!- дип җикеренде Чириков, төкереген чәчеп.- Сине дар агачы көтә! Бөтен ыруың тамыры белән йолкынып юк ителәчәк...

    - Командор! –диде кабилә башлыгы тыныч кына тавыш белән. –Без теленкитләр сезнең кебек сугыш яратучан халык түгелбез. Әмма сез безне кан коярга мәҗбүр иттегез. Шулай да мин сезне азат итәм. Корабларыгызга төялегез дә кайтып китегез, башка монда килеп күренмәгез! Тик башта безнең җирне талап җыйган малны ярга чыгарып куегыз!

    Шуннан соң ул Мәргәнгә борылды:

    - Ә син, мәрхәмәтле кеше, нинди карарга киләсең? Минем аңлавымча, илеңә кайтырга ярамый. Монда каласың икән, сине берсе дә кыерсытмас, киресенчә, хөрмәтле кеше булырсың.

    Мәргән бу сүзләргә тиз генә җавап бирә алмады. Чириков белән бер корабта бару – мөмкин булмаган гамәл икәне көн кебек ачык иде. Таш өстендә утырып, солдатларның кораблардан җәнлек тиреләре бушатуын, Чириковның азат ителүен һәм иптәшләренең җилкәннәр күтәреп кузгалып китүен күзәтте. Әле кораблар кузгалып киткәч тә торып китә алмады. Әлбәттә, аның уйлары күңелсез, киләчәге өметсез иде. Нәрсә көтә аны монда? Хөрмәтле кеше булырсың, дип әйттеләр әйтүен, ләкин адәм баласына ул гына җитми бит. Туган ил кирәк аңа, ата-анасы, туганнары, яшьлек дуслары, сөйгән яры, ниһаять.

    Мәргәнгә карата җирле халык чыннан да яхшы, дусларча мөнәсәбәттә булды. Аның бөтен эше диңгез яры буенда йөрү һәм Чириковның янып өлгермәгән өеннән алып чыккан көндәлекне тутыру иде.

    Бер-ике атна яр буенда таптангач, Мәргән ныклы бер карарга килде: ул ирекле кеше һәм туган ягына кайтырга тиеш. Зур һәм нык кына көймәгә утырып чыкса, Алеут архипелагы буйлап утрадан утрауга күчә - күчә, Командор утравына барып җитәр төсле иде аңа. Бу турыда ул таныш креолдан сорашты. Ә аннан Камчаткага да ерак калмый. Диңгездә йөрү тәртибен белмәгән кешегә 4 – 5 мең миль араны үтүнең никадәр хәвефле икәнен аңласа да, үзе өчен бүтән чара күрми иде ул.

    Көймәне теленкитләр башлыгыннан сорарга булды. Тегесе, бу уеннан кире кайтару өчен Мәргәнне озак кына үгетләгәннән соң көймә бирергә булды. Ул гына да түгел, Мәргәнгә ярдәмгә үзенең тәрҗемәче креолын да бирде, һәм бу хәл егетне бик нык сөендерде.

    - Мин аңа болай гына океанга чыгарга киңәш итмәс идем, эмма ул шундый карарга килгән икән, бар Кадьякка чаклы озатып куй. Анда минем танышым кабилә башлыгы булып тора, ул сиңа кире кайтырга ярдәм итәр,- диде юлбашчы креолга.

    Азык – төлек, су һәм башка кирәк – ярак нәрсәләр төялгән зур гына көймә (урыслар аларны “коч” дип атыйлар), диңгез дулкыннарында чайкала-чайкала, көнбатыш тарафына юл алды. Ишкәкләр өскә алып куелган, чөнки арттан искән җил, тиз генә әмәлләп алынган җилкәнне күпертеп көймәне алга куа.

    Мәргән белән Уан (креолның исеме шулай иде) дуслашып та киттеләр. Бер-берсенә үзләренең үткән гомерләре турында сөйләделәр. “Мин үзем Кыскадан, Алеут утрауларының көнбатышыннан, –дип аңлатты Уан.- Әтием урыс булган. Ул Камчаткадан бирегә штормга эләгеп килеп чыккан. Әнием алеут кызы. Әтием җирле халык белән ызгыш вакытында һәлак булган. Әнием мине алып, континентка күчкән, ә теленкитләр башлыгы аны үзенә хатынлыкка алган. Урыс телен әнием өйрәтте, чөнки ул әтиемне бик яраткан.”

    - Синең туган утравың Кадьяктан еракмы, анда кайтырга уйламыйсыңмы?- дип сорады Мәргән.

    - Мин аннан бала чагымда ук киткәнмен, ул утрау мине тартмый,- дип кулын селтәде креол.

    - Син теленкит юлбашчысы углы булгач, киләчәктә аның урынына кала аласыңдыр?- дип сорады Мәргән.

    - Аның үз балалары бар, мин аңа үги,- диде Уан. – Аннан соң. Минем максат – Европаны күрү, шунда яшәү...

    Өч – дүрт тәүлек үтеп, көн яктыруга Уан борчулы кыяфәт белән алга таба карап тора башлады.

    - Ни бар, Уан?- дип сорады Мәргән.

    - Күрәсеңме офыктагы кара болытны?

    - Һ -у -у -у! Әле аңа кадәр ерак бит,- дип кулын селтәде тегесе.

    - Алай түгел!- диде креол. – Ике сәгать тә үтмәс, шторм башланыр.

    Уанның хафалануы, әлбәттә, дөрескә чыкты: көн уртасы якынаюга океанда коточкыч шторм котыра иде инде. Бертуктаусыз яңгыр коя, кап-кара болытларны яшен телгәли, кая карама тау – тау дулкыннар. Көймә әле биек дулкын сыртына эләгеп күккә чөелә, әле тирән упкынга төшеп киткән кебек дулкыннар арасына чума.

    - Менә сиңа Тын океан!-дип кычкырды Мәргән иптәшенә. Ике диңгезче бертуктаусыз көймәдәге суны түгәләр. Җилкән инде күптән теткәләнеп беткән, ишкәкләр һәм көймәдәге әйберләр юкка чыкканнар.

    Ике мескен йә хәлдән таеп көймә төбенә капланалар, йә бераз хәл җыйгач, чиләкләр белән су түгәләр. Вакытның исәбе югалды. Көн белән төн кушылгандай булды.

    - Кая таба алып бара безне океан?- дип сорады Мәргән иптәшеннән кычкырып.

    - Тәгаен гына әйтүе кыен, алай да без хәрәкәт иткән якта һава яктырак кебек. Көньякка океан уртасына этәрә бугай безне давыл.

    Океанның котырынуы дәвам итте. Көймәне туктаусыз дулкыннар каплый торды.

    Су түгү ифрат күп көч таләп итә иде. Инде ничәнче көн стихия белән көрәшүче ике мескинәкнең көчләре бетә башлады. Алар бит авызларына валчык та капмый эшләделәр, чөнки азыкларын су алып китте. Бу коточкыч давыл тагын бер – ике сәгать кенә дәвам итсә дә, көймәгә су тулып, алар океан төбенә китәчәкләр.

    - Уан!- дип сорады Мәргән.- Бу мәхшәр ничә көн бара инде?

    - Белмим!- диде тегесе.- Биш-алты көндер инде.

    - Гадәттә ул күпмегә сузыла?

    - Атна – ун көн,- дип җавап бирде Уан сәер һәм тыныч тавыш белән.

    - Бетәбезмени алайса?- дигән сорауга креол җавап бирмәде, ниндидер бөтен нәрсәгә карата битарафлык белдергән күзеләре йомылды. Иптәше өстенә иелгән Мәргән дә онытыла баруын сизде. Аның үлем турында уйларлык һәм якты дөнья белән хушлашырлык та хәле калмаган иде. Ниһаять, ул да аңын җуйды.



    Мәргән аңына килгәндә, алар икесе дә яр буендагы җылы ком өстендә яталар иде. Күктә якты кояш балкый, ә тирә - якта - давыл ярга чыгарып ташлаган нәрсәләр аунап ята. Ниләр генә юк анда: тамыры белән йолкынган агачлар, мичкәләр, көймә калдыклары, тагын әллә ниләр.

    Бераз исенә килгәч, Мәргән иптәшенә дәште:

    Әй Уан, син тересеңме?

    - Тере, Мәргән. тере!

    - Без монда ничек килеп чыктык икән ә, Уан?

    - Ходай тәгалә чыгарган, башка кем булсын. Җирдә ризыгыбыз да, эшебез дә бетмәгән әле, димәк.

    - Без кай җирдәбез икән?- дип сорады Мәргән,- Диңгез ярындамы әллә утраудамы? Кешеләрдән сорарга кирәк...

    Ул арада яр буйлап килүче кешеләр күренде. Болар җирле халык иде ахрысы, әмма киемнәре, үзләрен тотулары һәм телләре ят, теленкитләрнекенә охшамаган иде. Алай да аларның берсе теленкит телен аз булса да белә булып чыкты. Уан аның белән озак кына сөйләшеп тә алды.

    - Беләсеңме, без кайда?- дип сорады ул ахырда Мәргәнгә борылып.

    - Кайда?

    - Безне давыл ике мең миль көньякка, Өрегән җиренә китереп ташлаган.

    - Тукта, тукта! –диде Мәргән.- Бу нәрсә, утраумы әллә ...

    - Юк, юк! Бу шул ук Америго җире,

    - Америкадыр!

    - Әйе, алай дип тә әйтәләр.

    Ул арада индеецлар, кунакларның хәлен аңлап, ашап алырга тәкъдим иттеләр. Ризык какланган балык, казылык һәм икмәктән тора иде. Мәргән ачы камырдан пешерелгән ак, ләкин бик каты икмәкнең нинди ашлыктан икәнен сорады.

    - Маистан һәм арпадан,- дип аңлатты аңа Уан, тегеләр белән сөйләшеп алгач. Алар ашлыкны үзләре үстермиләр икән. Тау артындагы тигезлектә яшәүче шешеннәрдән балыкка алыштырып алалар.

    - Ничек атала инде бу ризык?- дип сорады Мәргән.

    - Әпи.

    - Әпи? Бу би кызык! Ә нинди тәмле!

    Кинәттән ашап хәлләре беткән сәяхәтчеләр тагын комга сузылдылар. Мәргән шул тирәдә йөргән һиндлеләрне күзәтеп ятты. Төсләре теленкитләрнекенә охшамаган иде боларның. Тегеләге Мәргән Якутскида яки Камчаткада күргән җирле халыкларга охшаган булсалар, болары үзгәрәк иде. Буйга да биегрәкләр, гәүдәләре дә төзрәк, йөзләре дә табак битле түгел, борын төпләре дә калку иде.

    - Ничек, Уан! Телләре теленкитләрнекеннән нык аерыламы боларның? – дип сорады Мәргән җирле халык белән әңгәмә корып утырган иптәшеннән.

    - Бу бөтенләй үзгә тел,- дип җавап бирде тегесе,- бу кавем пенути исемле икән. Ә пенутиләр үзләре берничә төрлегә бүленә. Болары үзләрен җимшәннәр дип атыйлар.

    Җимшәннәр кунакларны авылларына алып киттеләр. Тауларга таба байтак вакыт атлагач, урман эчендә биек утыртма койма белән уратып алынган алачыклар күренде. Авыл 30 – 40 кечкенә өйчекләрдән тора, ләкин арада зурраклары да бар. Өйләрнең кайсылары дүрт почмаклы һәм озынча булса, кайсыберләре түгәрәк иде. Морҗалары күренми, төтен өй түбәсендәге тишектән чыга. Кайсыбер алачыкларның ишеге дә түбәдә урнашкан.

    Кунакларны кабиләнең башлыгы кабул итте. Өстенә каурыйлар белән бизәлгән киемнәрен кигәнче көтеп торырга туры килде. Озын трөбкәсен тарта – тарта тәрҗемәчене тыңлый, ә күзләре килгән кешеләрне сынап карый.

    - Нинди илдән килдек дип әйтә әле ул?- дип сорады башлык тылмачтан.

    - Русиядән,- дип җавап бирде Уан.

    - Русия? Ишеткәнем юк. Зур илме ул,көчлеме?

    - Бик зур һәм бик көчле!- дип җавап бирде Мәргән.

    - Испаниядән көчлерәкме?

    - Көчлерәк булыр,- дип баш какты кунак.

    - У-у-у! Димәк бу яктан Испания һәм Британия килә, арттан франклар, ә олы диңгездән Русия, - диде башлык уйланып алгач.- Ярый, инде сез нишләргә уйлыйсыз?...Яхшы!- дип дәвам итте ул сүзен, кунаклардан аңлаешлы җавап ала алмагач. - Әлегә бездә яшәгез, аннан соң...

    Мәргән белән Уанны бер буш алачыкта урнаштырдылар. Очлы түбәле бу түгәрәк куышсыман нәрсә “типи” дип атала иде. Арган һәм чиктән тыш йончыган сәяхәтчеләр шундук йокыга талдылар. Иртән алар үзләре өчен калдырылган ризыкны ашадылар да яр буена төшәргә булдылар, чөнки аулакта үзләренең язмышы һәм киләчәге турында уйлашырга, киңәшергә кирәк иде.

    Ләкин көтелмәгән вакыйгалар әле дәвам итә булып чыкты: су буена килеп җитмәс борын ук, Уан диңгез ягына карап кычкырып җибәрде, чөнки нәкъ шушы турыга зур гына бер кораб якынлашып килә иде. Ул башта ярдан искән җилгә каршы уң галс белән барды, аннан соң сул галска күчте. Коры җиргә җитәргә биш – алты кабельтов калгач, туктады һәм ләнкер төшерде.

    - Бу галера түгел,- дие Уан,- мин испан корабларын яхшы беләм.Алар Кадьякка кадәр килеп чыккалыйлар. Ә мондыйларны беренчеләй күрәм. Кара әле, Мәргән, үзләрен ничек тыныч һәм ваемсыз тоталар болар.

    Озакламый кешеләр төялгән ике шлюпка корабтан ярга таба юнәлде. Көймәдәгеләрнең икесендә генә мушкет, калганнарында ишкәк иде.

    - Алай да безгә саграк булырга кирәк,- диде Мәргән,- кем белгән аларның ниятен. Әйдә куаклар арасына, аннан да күренә бит.

    Башта җирле халык корабтагылардан шүрли төште бугай: озак кына диңгез ярында беркем күренмәде. Ләкин бераз вакыт үткәч ыгы – зыгы башланды, башта бала – чага, аннан соң авыл халкы да ярбуена төштеләр.

    Килүчеләр көймәләрдән төрле нәрсә бушатып, кире корбка таба ашыктылар, ә биредә калганнары тауарны яр буена тезә башладылар. Уан белән Мәргән, куаклар арасыннан чыгып, корабтан бушатылган әйберләрне карарга керештеләр. Ниләр генә юк иде монда: кием – салым, савыт – саба, төрле корал, җиләк - -җимеш һәм ашамлыклар, исерткеч эчемлекләр, тоз...

    Мәргән агач әрҗәләргә салынган яшелчәсыман нәрсә янында тукталды. Озынча яки йомры, кызгылт төстәге бүлбеләрне ул беренче тапкыр күрә иде.

    - Моны Кадьякка көньяктан испаннар китереп сата торганнар иде,- диде Уан. Шуннан соң ул таныш тылмачны очратып сөйләшеп алгач, Мәргән янына килде дә: - Бу урында үстермиләр икән, көньяктарак шешеннәр утырта, ләкин вак була. Аны “пәтәйтә” дип атыйлар икән. Шунда гына басып торган сатучы боларның ни турыда сөйләшүен аңлап, пычак белән әлеге бүлбене кисеп алды да Мәргәнгә тоттырды. “Потато!”- диде ул шуннан соң һәм баш бармагын югары күтәрде. Мәргән сусыл саргылт кисәкне авызына капты, ләкин шунда ук кире төкерде. Сатучы кычкырып көлеп җибәрде.

    - Ана пешереп ашыйлар бит,- дип аңлатты Уан көлә- көлә һәм тагын тылмач белән сөйләшеп алды. Ә сатучы әлеге ризыкның пешкәнен китереп чыгарды һәм Мәргәнгә тоттырды. Бу ят ярмалы ризык бик тәмле тоелды егеткә.

    - Сезнең якта юкмыни соң мондый ризык?- дип сорады аңардан Уан. Тегесе башын чайкагач, дәвам итте: - Моны Европада да бик яратып бетермиләр икән. Алманнар хәтта шайтан җимеше “картойфель” дип атаганнар...

    Ул арада кинәттән зураеп киткән бу базарда сату – алу, алмаштыру кыза барды. Җирле халык төрле яклардан урман һәм су җәнлеге тиреләре, какланган балык һәм башка тауар ташыды. Кайсыберләре зур – зур торсыкларга салып, чишмәләрдән су китерделәр, ә диңгезчеләр аны, мичкәләргә тутырып, корабка ташый бардылар.

    Ауропалыларны барыннан да бигрәк алтын кызыксындыра иде. Ә якын – тирәдә ул юк икән. Шуңа күрә таулардан килгән һиндлеләргә алар аеруча игътибарлы булдылар. Җирле халыкның хыялы булган утлы коралны алар бары тик алтынга гына алмаштыралар иде.

    Шулвакыт Мәргән кемнеңдер үзенә текәлеп карап торуын сизде. Тирә - якка күз төшергәч, әлеге “пәтәйтә” сатып торган кешенең ниндидер хәрбигә (офицерга булса кирәк) Мәргәнгә карый – карый нидер сөйләвен күрде. Аларны, әлбәттә, Русия солдаты киеме гаҗәпкә калдырган иде булса кирәк. Мәргән теткәләнеп беткән мундирын күптән салып атмаганына да үкенеп куйды. Ә офицер бер солдатны ияртте дә аңа таба атлады. Мәргән башта качарга уйлаган иде дә, ләкин бу уеннан кире кайтты. Теге аңа ниндидер телдә сорау бирде, ләкин җавап ала алмады. Шуннан соң ул Мәргәнне көймәләр янына алып китте. Шлюпкаларга тауар төяүчеләр янындагы өч – дүрт офицер да аңарга кызыксынып карадылар, берничә телдә сораулар бирделәр. Мәргән күкрәгенә сукты да “Русия, рус”! –дип, кай яктан икәнен аңлатты. “Русия, рашен!”- диештеләр тегеләр исләре китеп. Өлкәнрәк офицер бер матросны тиз генә корабка җибәрде.

    Ул арада базар бөтенләй кызган иде инде. Шул тирәдәрәк йөргән Мәргәнне тагын офицерлар янына чакырдылар. Әле генә корабтан килеп җиткән теге матрос та шунда иде инде. Өлкән офицер Мәргәнгә көймәгә утырырга кушты һәм аны корабка алып китте.

    Корабка якынайгач, аның зурлыгына исе китте Мәргәннең. Чириковның 15 – 18 туплы корабы моңардан күпкә калыша иде. “ 60 – 70- ләп туп бар монда”,- дип уйлады егет, тиз генә күз йөгертеп чыккач. Офицер да аның соклангыч күз карашын сизде ахры: “Фрегат!” – диде ул горур тавыш белән һәм баш бармагын өскә тырпайтты.

    Мәргәнне кают – компаниягә алып керделәр.Анда аларны ике кеше каршы алды. Берсе, яшьрәге, яхшы гына аңлаешлы урыс телендә сөйләшә булып чыкты.

    - Капитан Роулингз, - диде ул олырак күршесенә күрсәтеп. - Ә мин кораб хуҗасы лорд Кеннингхэм. Сезне Русиядән, дип әйттеләр, бу чыннан да шулаймы?

    - Нәкъ шулай, сэр! – дип җавап бирде “сэр” сүзен ычкындырганын сизми дә калган Мәргән. Ә аны ул күпне күргән солдат һәм офицерлардан ишеткән мәзәкләр буенча белә иде.

    - О-о! Сез офицермы? – дип сорады лорд.

    - Юк, сэр! Мин солдат, мушкетер, - дип җавап бирде Мәргән.

    - Менә ничек! Император армиясендә шундый мәгърифәтле солдатлар да бармыни?

    Шуннан соң лорд Мәргәннең ничек бу якларга килеп чыгуы турында сораша башлады. Егет башта башыннан кичкәннәрнең барысын да сөйләп бирергә уйлаган иде дә, ләкин бу уеннан кире кайтты. “Кем белгән аларны?”- дип уйлады ул.

    Шулай да купмесендер дөресен сөйләргә туры килде. “Чириков экспедициясе белән килгән идем, шлюпкамны давыл алып китеп, монда китереп ташлады”,- дип аңлатты ул.

    Тегеләрне исә Чириков һәм аның командасы турындагы хәбәр бөтенләй шөбһәгә төшерде бугай. Алар озак кына үзара шаулашып алдылар. Ахырды лорд Мәргәнгә борылды да гафу үтенде, аннан соң экспедиция һәм аның эше турында сораша башлады. Теленкитләрнең Чириковны куып җибәргәнен белгәч, шактый куаныштылар. Лорд Аляска тирәсендә урыс кораблары йөрүен ишеткән икән, бәлки Чириков шунда төьякка барып чыккандыр, -диде ул.

    Хуҗалар Мәргәнне кофе эчәргә чакырдылар. Ул, әлбәттә, боларның югары катлау кешеләре икәнен аңлый, бу аларның кием – салымнарыннан да, үз- үзләрен тотышларыннан да күренә. Өстәл артына утыргач та, ул ашыкмады, хуҗаларның хәрәкәтләренә, ашау – эчү тәртибенә игътибар итеп утырды, сиздермичә генә яхшы гадәтләр үзләштерергә тырышты.

    Лорд аңа төрле сораудар бирде, Русиядәге тормыш турында сорашты, ә Мәргәннең сүзләрен капитанга тәрҗемә итә барды.

    - Минем Русиядә булганым бар, - диде ул ахырда. – Британия короле галиҗәнапларының Петр патша, дөресрәге император заманындагы илчелегендә хезмәт иткән вакытымда. Ах ул еллар! Үзләре бер калын китапка сыймас иде... Ләкин мине сәясәт туйдырды. Океан – диңгезләр үзенә тартты... Минем унике корабым бар бит. Әмма монсы – минем горурлыгым!.. Әйтегез әле! – диде ул көтмәгәндә. – Сез бит урыс түгел.

    - Әйе, сэр! – дип җавап бирде Мәргән, бераз дәшми торгач. – Сез хаклы: мин татар кешесе. Мөселман. Ләкин безне көчләп чукындырганнар.

    - Шулайдыр, дип уйлаган идем дә инде, - Санкт – Петербург казематларында күпләр иде алар. Патшага каршы баш күтәргән өчен китереп япканнар, дип сөйлиләр иде. Шуннан соң лорд бу турыда капитанга да сөйләп алды.

    -Уау! – диде тегесе Мәргәннең кем икәнен белгәч. –Тартар!

    - Тартар түгел, татар! –дип төзәтте аны лорд һәм Мәргәнгә борылып, -Мин Русия тарихын аз гына беләм. Ул Ри м империясенекенә охшаган.

    - Рум тарихына, сэр?- дип кайтарып сорады Мәргән.

    - Рум түгел. Рум дип мөселманнар Византия империясен атыйлар. Ә бу Рим империясе. Рум аның яртысы, соңрак Римнан бүленеп чыккан. Менә шушы римлылар да ике мең еллар элек Русия кебек бик күп илләрне һәм кавемнәрне басып алганнар. Әлбәттә, кол ителгән халыклар Римга каршы туктаусыз баш күтәрә торган булганнар. Римга һәрбер провинцияда күпсанлы легионнар тотарга туры килгән. Ә бушап калган төп Рим җирләрендә акрын – акрын чит илләрдән хәрби әсир итеп китерелгән кешеләр, коллар урнашкан. Алар төп халык белән кушыла барганнар. Икенчедән, провинцияләргә җибәрелгән легионерлар да акрынлап шундагы халыклар арасында эрегәннәр, күп кенә легионнарда җирле халык та хезмәт итә башлаган. Нәтиҗәдә Рим плебейларыныкы гына түгел, патрицийларның да табигате, үзаңы үзгәргән. Аларда элекке римлыларга хас сугышчанлык, баскынчылык һәм патриотик хисләр кимегән, беткән, һәм империя җимерелгән. Аны бүтән халыклар басып алганнар.

    - Озак яшәгәнме соң ул Рим империясе? – дип сорады Мәргән уйчан тавыш белән.

    - Мең елга якын, – дип җавап бирде лорд.

    - Ә Русия кайчан барлыкка килгән?

    - Балтик буеннан килгән урысларның славян кабиләләрен берләштереп, якын – тирәдә яшәгән төркиләрне басып ала башлаганнан башлап исәпләсәң, 700 – 800 еллап булыр. Ә хәзер үзегезнең тормышыгыз турында сөйләгез, бу безне бик кызыксындыра. Чириков экспедициясенә ничек килеп эләктегез?

    Мәргән рекрутлыкка алынган чагыннан башлап, инде яшермичә башыннан үткәннәрне бәян итә башлады. Лорд аның сүзләрен капитанга тәрҗемә итә барды. Ахырда озак кына сүзсез утырдылар. Шуннан соң лорд теленкитләрнең ни белән сату итүләре турында белеште.

    - Сары металл юкмы аларда? – дип сорады ул ахырда.

    - Алтынмы? Юк дип әйтерлек. Ә менә төньяктарак яшәгән атапаскларда күп, дип сөйлиләр.

    - Атапаскларда?...Һ –м – м!...Майкл (Инглизләр Мәргәннең исемен шулай үзгәрткәннәр иде)! Бу җирдәге төп халыкның хәле сезнең язмышыгызны хәтерләтә түгелме соң?

    - Әлбәттә, сэр! Ничек кенә хәтерләтә әле, - дип җавап бирде Мәргән.

    - Без Кеннингхэм әфәнде белән чит җирләрне, ирекле халыкларны басып алуны хупламыйбыз, - диде капитан. Монда да күрәсез, сату итәргә генә килдек. Ә безнең туплар пиратлардан саклану өчен генә.

    - Әйе, әйе! – дип, аның сүзләрен җөпләде лорд.- Инде иркенләп сату итәр урыннар да калмый башлады. Көньякта испанлылар майия, астык, йота һәм шешеннәрне кырып бетерә яздылар, ә исән калганнарын кол иттеләр. Көнчыгышта французлар чикәсәүләрне, керикләрне кырып яталар, безнекеләр Атлантик океан ярындагы һиндлеләр җирендә инде унөч колония төзеделәр. Ул гына да түгел, тиздән бу тирәдә дә кызу көннәр башланачак бит: Британия королевасы флоты әле раштуага чаклы ук бу җирләрне империягә кушарга тиеш.

    - Бу турыда җирле халыкка хәбәр итәргә ярыймы? – дип сорады Мәргән.

    - Әлбәттә. Бу инде сер түгел. Икенчедән, биредәге халык сугышчан түгел, җитмәсә аз санлы. Туп һәм мушкетларга каршы алар нәрсә куя ала?

    Майкл! – диде ул бераз сүзсез утыргач. – Бәхәсләшә алам, сез Чириков экспедициясеннән юкка гына торып калмагансыздыр.

    Мәргән бу ачык йөзле һәм үзенә карата күпмедер игелек күрсәтергә омтылган кешеләргә ялганлыйсы килмәде һәм Новоархангельскоеда булып үткән вакыйгалар турында энәсеннән – җебенә сөйләп бирде.

    Лорд һәм капитан аның кулын алып кыстылар.

    - Сез намуслы кеше, Майкл! – диде лорд дулкынланган тавыш белән. Әйтегез, сезнең өчен без нинди яхшылык эшли алабыз?

    - Минем туган җиремә кайтасым килә, сэр! – диде Мәргән өмет чаткылары янган күзләрен инглизләргә төбәп.

    - Анда үзегезне нәрсә көткәнен аңлыйсызмы? – дип сорады лорд.

    - Аңлыйм.

    - Аңлыйсыз, ә шулай да кайтырга ашкынасыз! Әйтегез әле , Майкл! Бу сыйфат татарларга гына хасмы, әллә Русиянең башка халыкларына да мы?

    - Нинди сыйфат, сэр?

    - Туган җирне сөю. Үлем куркынычы астында да шунда кайтырга омтылу.

    Мәргән дәшмәде.

    - Ярый! Инде сезнең үтенечегез турында. Кызганычка каршы, без әле берничек тә Русиягә таба бара алмыйбыз. Европага да тиздән кайтмыйбыз. Җитмәсә, без барасы җирләрдә урыс хәрби флоты булуы мөмкин... Менә нәрсә. Минем сезгә шулай да бер бүләк тапшырасым килә,- дип, инглизле Мәргәнгә зиннәтләп эшләнгән кечкенә мушкет тоттырды. “ Пистолет!”- диде ул елмаеп.

    Мәргән ярга чыкканда караңгы төшкән иде инде. Яр буенда бер генә кеше – аны көтеп утыручы Уан гына күренде.

    - Мин сине күрүемнән өмет өзә язган идем инде, - диде ул, иптәшенең котылуына сөенеп. Тегесе кыскача гына корабта булган хәлләр турында сөйләп бирде.

    Ике дус иртән торып яр буена чыгуга, корабтан җилләр искән, ә шаулап торган базарны комлы яр буендагы чүп – чар арасында казынып йөргән бала – чага гына хәтерләтә иде.

    - Уан! – диде Мәргән иптәшенә. – Безнең теге таныш тылмач кайда икән?

    - Нигә кирәк ул сиңа?

    - Кабилә башлыгын кисәтеп куярга кирәк. Озакламый бирегә Британия хәрби флоты киләчәк, дип әйттем бит кичә. Әле кыш җитмәс борын ук пенутиларның җирләре басып алынып, Британия колониясенә әйләндерелергә тиеш икән.

    Тылмачны тапкач, алар Кара Болыт янына юнәлделәр. Кабилә башлыгының башка алачыклардан зурлыгы һәм чагыштырмача зиннәтләндерелгәнлеге белән аерылып торган өөенә тиз генә кертмәделәр. Болар килеп кергәндә Кара Болыт, төрлечә бизәлгән киемен киеп, бик эре кыяфәттә түрдәге тәбәнәк урында утыра иде.

    Мәргән аңарга инглизләрдән ишеткән хәбәр турында җиткерде. Башлык өчен бу яңалык түгел идеме әллә башка сәбәптәнме, аның чыраенда бер үзгәреш тә сизелмәде.

    - Ничек уйлый кунак, - дип сорады Мәргәннән түрә, - инглизләр дөресен сөйлиләрме?

    - Дөресен дип уйлыйм.

    - Ни өчен алай уйлый, хөрмәтле кеше?

    - Алар миңа ышанычлы кеше булып күренделәр.

    - Яхшы! – диде башлык һәм беренче мәртәбә Мәргәнгә сынаулы караш ташлады. – Без бу турыда Олы Түгәрәктә киңәшләшербез. Бүген үк бу турыда Зирәк Кондызга хәбәр итәрмен. Ул пенутиларның һәм җимшәннәрнең иң олы башлыгы. Кунаклар да ерак чыгып китмәсен: башлыкның бу турыда аларның үзеннән ишетергә теләве бар.

    Ике көннән соң Мәргән белән Уанны кабилә башлыгы янына чакырдылар һәм атларга атландырып көнчыгышка, таулар ягына алып киттеләр. Кара Болыт үзе чуар атка атланган, ә аның сакчылары җәяү иделәр. Боларның утлы коралы аз иде, ахрысы, егермеләп һиндленең бары икесендә генә мушкетлар, калганнары ук, җәя, сөңге, балта ише нәрсәләр белән генә коралланганнар. Ә атлар исә бөтен кабиләгә 5 – 6 гына иде шикелле.

    Таулар һәм урманнар арасындагы яшерен сукмаклар буйлап көн буе баргач, зур гына бер авылга килеп җиттеләр. Монагы өйләр дә агачтан эшләнгән булып, яртылаш җиргә күмелгәннәр, ләкин арада җир өстенә чыгарып салынганнары да бар. Мондыйларының ишекләре дә бар, ә тегеләренә түбәдәге тишек аша кереп йөриләр икән.

    Зирәк Кондызның карамагында җиде кабилә башлыгы бар икән. Киңәшмәдә башта Кара Болытка сүз бирелде. Ул кыскача гына Мәргән белән Уан турында әйтеп китте. Аннан соң Мәргәнгә сөйләргә кушылды, һәм ул тагын бер мәртәбә инглизләр корабында ишеткән хәбәр турында бәян итте.

    Шуннан соң һәр кабилә башлыгы сөйләп алды. Аларның күпчелеге Мәргәннең сүзләренә ышанмый гына түгел, аны ак тәнлеләрнең шымчысы, дип исәплиләр икән. Йомгаклауны Зирәк Кондыз үзе ясады һәм кунакларга ышануын белдерде. Ахырда кызыл тәнлеләр тарафыннан әлегә урыннан кузгалмаска, ләкин сак булырга һәм коралларны әзер тотарга карар кылынды.



    Бер атналап вакыт үткәч, диңгез буенда йөрүче Мәргән белән Уан якынаеп килүче корабларны күрделәр. Аларның берсе корвет, ә икесе барк булып, мачталарында Британия флагы җилферди иде. Кораблар ярга мөмкин кадәр якынрак килделәр дә, дөбер – шатыр ләнкер төшерделәр. Күперчекләрдәге шкиперлар озын – озын күзәтү торбаларын бушап калган яр буена, урман читләренә, ерактагы тауларга төбәделәр. Шуннан соң кораблардан эре – эре шлюпкалар – баркаслар төшерелде, аларга мушкетлар тоткан диңгез пехотачылары төялде. Корыга чыккан сугышчылар яр буена тезелә тордылар, ә баркаслар яңаларын ташыды.

    Мәргән белән Уан урман эченәрәк кереп яшеренделәр. Агачлыктагы күзәтче җимшәннәр Кара Болытка хәбәр итәргә йөгерделәр ахрысы, юкка чыктылар.

    Ул арада офицерлар солдатларны бишәр атлам ара куеп тезделәр дә сафларны урман ягына борып куеп, мылтыкларны корырга куштылар. Ә кораблар белән яр буе арасынада туктаусыз шлюпкалар йөреп торды. Алардан кечкенәрәк кыр туплары төшереп, тәгәрмәчләргә беркеттеләр. Берничә кешедән торган ике дозор урманга кереп югалды.

    - Ничә сугышчы бар икән бу сафларда? – дип сорады Уан.

    - Өч йөзләп булыр,- диде Мәргән,- корабтан һаман да төшәләр бит. Яңаларының да килүе мөмкин әле. Ничек уйлыйсың, Уан, бу хәлләр ничегрәк бетәр икән?

    - Кискен башлауларына караганда, инглизләр эшне кызу тотарга җыена бугай. Күрәсеңме, җирле халык белән сөйләшүләр алып барырга җыенучылар бөтенләй күренми. Боларның тактикасы – көтелмәгәнлек һәм тәвәкәллек ахрысы.

    - Һәм кансызлык. – дип өстәде Мәргән. – Бу миңа бик таныш тактика. Уан! Хәзер инде нишләргә безгә? Яр буенда калабызмы, әллә Кара Болытны барып кисәтеп куябызмы?

    - Ул беләдер инде бу хәлләр турында. Аның яр буенда күзәтчеләре бар иде шикелле бит. – диде Уан. – Аннан соң, Мәргән, безгә инглизләргә бирелсәк яхшырак булмас иде микән? Без бит аларга бернинди дә зарар китермәдек. Бәлки туган ягыңа кайтырга ярдәм итәрләр, ә миңа – Европага, ә?

    - Итәрләр, тот капчыгыңны. Аларда безнең кайгы түгел хәзер. Хәрби әсирләр дип, Русия корабына тапшырсалар. Чириков теләгәнчә булып чыкмасмы?

    - Ансы бар, диде Уан. Җитмәсә, болар турында без җимшәннәрне дә кисәтеп куйган идек бит әле. Инглизләр бу турыда белсәләр, баш тиреңнән колак кагуың да ихтимал.

    - Дөрес, - диде Мәргән,- башны балта астына салырга ашыкмыйк.

    Тагын бераз киңәшләшкәч, ике дус җирле халык кына йөри торган сукмаклар белән авылга киттеләр, ләкин авыл буш иде.

    Шулвакыт ерак та түгел ниндидер тавышлар ишетелде. Уан белән Мәргән авылны чолгап алган койма буендагы биек һәм куе үлән арасына качтылар. Шул ук мизгелдә капкадан авыл урамына 3 – 4 дистәгә якын инглиз яугирләре килеп керде. Алар ашыга – ашыга өйләргә таралдылар һәм эзләнә башладылар. Мәргән койма ерыгыннан тышкы якка карады һәм авылның гаскәриләр белән чолгап алынганын күрде.

    Ул арада өйләрне таларга кергән хәрбиләр буш кул белән чыктылар һәм шаулаша – шаулаша авылның урта бер җиренә җыелдылар.

    - Син боларның телен аңлыйсыңмы? – дип сорады Уан. Мәргән башын чайкады.

    Мәйданга офицер килеп җитүгә, кайдандыр 3-4 җимшәнне сөйрәп китереп, аның алдына ташладылар. Бер гаскәри су китереп, тегеләрнең өстенә аударды. Бер әсир кузгалып куйды һәм башын күтәрде. Аны култыгыннан тотып башлыкның алдына китерделәр. Бирелгән сорауларга җавап алмагач, офицер кыска мушкетын әсирнең маңгаена терәп атып җибәрде. Моны күреп, әле генә аңына килгән җимшәннең теле чишелә башлады. Ул кулы белән каядыр күрсәтеп сөйләргә тотынды, ә тылмач тәрҗемә итә торды. Арада “Русия” дигән сүз дә колакка чалынып калды. Моны ишеткән офицерның каны кыза башлап, ул кычкырынырга, җикеренергә тотынды. “ Рашен!”, “Скальп!” дигән сүзләрне дә кыстыргалый иде ул. “Болар минем хакта сөйлиләр бугай! – дип уйлады Мәргән. - Ә менә “скальп” сүзен нигә кыстыралар? Ул бит баш тиресен аңлата.

    - Һиндлеләр, ә хәзер ак чырайлылар да әсирләрнең баш тиресен тунап алалар, чәче белән бергә. Шушы скальплар аларга юк ителгән дошманнарның санын белдерә, -дип аңлатты Уан.

    - Димәк алар минем баш тиресен алырга тырышачаклар?

    - Шулай булырга охшый, - диде Уан, - ләкин синекен генә түгелдер. Алар өчен без икебез дә “рашен” бит инде. Ахрысы, болар безнең җимшәннәрне кисәтеп куюыбызны белгәннәр, мондагы халыкны тапмагач, ачулары килеп, бездән үч алырга тырышачаклар.

    - Әйе, - диде Мәргән, – монда калу безнең өчен үлем белән бер.

    Ул арада инглизләр әсирләрне атып үтерделәр дә тәмәке тартырга тотындылар. Шулвакыт алар янына тагын бер җимшәнне китерделәр. “Бу бит Кара Болытның тылмачы”, - дип пышылдады Уан. Әсирдән бераз сорау алып маташкач, тегене бер өйгә яптылар да, каравыл куеп, ашыгыч рәвештә каядыр киттеләр. Китми калган 10 – 15 гаскәри бер буш өйгә кереп китте, ә капка янында өч сакчы калды.

    Кич җитте. Сакчылар ут яктылар.

    - Безгә хәзер ычкыныргы кирәк. – диде Уан.

    - Тылмачны үзебез белән алырга кирәк, - дип, теге өйгә таба башы белән ымлады Мәргән.

    Тагын бераз көткәч, юан гына таяклар тотып, арттан килеп, сакчыга һөҗүм иттеләр һәм аның мәлҗерәп төшкән гәүдәсен атлап чыгып, ишекне ачтылар. Моны һич тә көтмәгән әсир аптырап калды, ләкин аны тиз генә баулардан азат итеп, үзләре белән алдылар. Койма аша чыгу авыр булмады, чөнки тылмачның үзе белән йөрткән озын һәм нык бавы кием эченә яшерелгән булган икән.

    - Син болар кулына ничек килеп эләктең? – дип сорадылар тылмачтан.

    - Кара Болыт сезне эзләп табарга кушкан иде, менә шулай эләктем.

    - Җимшәннәр кайда хәзер?

    - Кабилә хәзер көнчыгышка таба хәрәкәт итә. Без аларны Зирәк кондыз авылында куып җитәргә тиешбез, - дип җавап бирде тылмач.

    - Әйт әле,- диде Мәргән хәйләкәр елмаеп, - әгәр син безне инглизләр арасында күргән булсаң, син нишләргә тиеш идең?

    - Миңа андый күрсәтмәләр бирелмәде, - дип җавап бирде тылмач тыныч кына.

    Төн караңгы булуга карамастан, тылмач сукмакны таба һәм аларны алга алып бара бирде. Берничә сәгатьтән төн караңгылыгы кимеп, таулар күренә башлады. Шуларның көнбатыш итәгендә зур гына авыл урнашкан иде.

    Авылга керү белән үк аларны Зирәк Кондызның өенә чакырдылар. Кыйсыбер кабилә башлыклары, теге вакыттагыча, аларга мыскыллап карадылар. Бары тик тылмач инглизләрнең Мәргән белән Уанны үтерергә теләүләре турында сөйләгәч кенә, ике аксыл чырайлыга сүз бирелде. Алар дошман турында бар белгәннәрен сөйләп бирделәр.

    - Сез китергән хәбәрләр безгә инде мәгълүм, - диде Зирәк Кондыз. – Сезгә рәхмәт, теге вакытта кисәтеп куймаган булсагыз, Кара Болытның кешесе бәлки калмас та иде...Без инглизләрне монда каршыламаска булдык, - дип дәвам итте иң Олы кабилә башлыгы, чөнки биредә сугышуы уңайсыз. Без аларга сез әле генә үткән тарлавыкта көтмәгәндә һөҗүм итәрбез. Гаиләләребезне бүген үк тау артындагы авылларга озата башлыйбыз, ә кичкә юлбасарларга “сый” әзерлибез.

    - Авылны яндырасызмы? – дип сорады Мәргән.

    - Хәзергә юк. Кирәк булса, без бу эшне кайчан да эшли алабыз.

    Ике - өч сәгатьтән авыл бушап калды. Ә ук һәм җәя, сөңге һәм сугыш балталары – томагавклар белән коралланган ир – атлар тарлавык ягына юнәлде.

    “ Бу гына черү җиңә алыр микән инглизләрнең алаен? – дип уйлады Мәргән. – Кешеләр саны тигез булса да, тегеләрдә бит утлы корал!”

    Җимшәннәр инглизләрне көтеп, төн буе таулар арасында яттылар, ләкин урман тын иде. Аның каравы, таң беләнгән вакытта дозордагылар килеп дошманның якылашуы турында хәбәр итте. Яктыруга юлбасарлар үзләре дә күренде. Тарлавык ягына алып бара торган юл буйлап башта дозор үтте, аның артыннан мушкетларын атарга әзер тоткан зур төркем атлый иде.

    Сакта торучы җимшәннәр 2 солдаттан торган дозорны якын ук китерделәр дә, кинәт өсләренә ташланып, пычаклар ярдәмендә юк иттеләр. “ Их, иртә юк иттеләр бит дозорны! Отряд тарлавыкка кергәч кенә кирәк иде бит!” – дип уйлады Мәргән. Якында гына яткан Зирәк Кондыз да иреннәрен тешләп куйды.

    Инглизләрнең отряд башлыгы дозор күренми башлагач, тавыш биреп , тегеләрне чакырды, ләкин җавап ала алмагач, ниндидер боерык бирде. Солдатлар урман эченәрәк кереп, бишәр адым ара калдырып тезелделәр дә тау ягына таба кузгалдылар.

    Алдагы саф җимшәннәр яткан урынга килеп җиткәч, куаклар арасыннан уклар сызгырып чыкты. Берничә инглизле кычкырып җиргә ауды, калганнары җәһәт кенә җиргә яттылар да куакларга таба ата башладылар. Берничә җирдә яраланган һиндлеләрнең тавышы ишетелде.

    Зирәк Кондыз кашларын җыерды, чөнки аның планы тормышка ашмаган: инглизләр тарлавыкка алдап кертелмәгән иде. Инде бу сугыш озакка сузылачак һәм корбаннар күп булачак. Һәр ике якның да үзенә күрә өстенлеге бар иде: җимшәннәр үз илендә, һәр куакны беләләр, яхшы аучылар; инглизләр – күпне күргән тәҗрибәле солдатлар, ә аларның утлы кораллары җирле халык өчен күк күкрәп яшен сугуга тигез.

    Ул арада аста тавышлар ишетелде: позицияләргә яңа диңгез пехотачылары якынлаша иде. Аларның бер төркеме, туктап та тормыйча, уң якка борылды, ә икенчесе - сулга.

    “ Флангларга чыгалар, чолгап алырга чамалыйлар! – дип уйлады Мәргән һәм юлбашчыга карады. Зирәк Кондыз бу вакытта кулын күтәреп артка селтәде. Бу чигенергә, яңа позицияләргә күчәргә боерык иде.

    “ Кешеләрен саклап калырга тырыша!” – дип хуплады Мәргән бу боерыкны.

    Җимшәннәрнең алае киң үзәннең аргы ягындагы тауларга күчте һәм шундагы кыя ташлар артында яшеренде. Бу төштә инде инглизләр ачык җирдән һөҗүм итәрләр, һәм аларны кыру җиңелрәккә килергә тиеш иде. Әмма инглиз офицеры башлырак булып чыкты: башта ул тау башына каратып өч җиңел туп урнаштырды.Аннан соң иң төз атышучы йөзләп мушкетерны шундый ук позициягә куйды. Калган солдатларга тау башына таба һөҗүм итәргә кушылды. Өч йөзләп пехотачы, мылтыкларына багинетларын беркетеп, саф – саф булып, тауга үрмәли башладылар.

    Тау башындагы җимшәннәр уклардан ата башлауга, аста ятучы солдатлар туплардан һәм мушкетлардан атып, тегеләрне ташлар артына качарга мәҗбүр иттеләр. Һөҗүм итүчеләр тау башына менеп җитәр чакта гына өстәгеләр рәхәтләнеп уклардан ата алдылар, ләкин соң иде шул инде. Инглизләр байтак кына мәет калдырсалар да, тау башына менеп җиттеләр һәм кул сугышы башладылар. Ләкин җимшәннәр ягыннан туктаусыз уклар, сөңгеләр һәм томагавклар очып, алар өстенлек ала башладылар. Тагын берничә мизгел - һәм инглизләр кире тау астына качачак. Ләкин шулвакыт ерактан быргылар кычкырткан, барабаннар каккан тавыш ишетелде: орыш кырына тагын бер отряд солдат якынлаша иде.

    Моны күргәч, инглизләрнең күңеле күтәрелеп китте. Алар кулындагы багинетлар да ныграк кадый, ядрәләре дә турырак оча башлады. Ә җимшәннәрнең аң төпкелендә җан саклап калу теләге урын ала башлады. Акрын – акрын тау артына таба чигенеп, урманга кереп югалдылар. Йөзләрчә чакрымга сузылган бу урманнарда җимшәннәрне тиз генә табу мөмкин булмаса да, аларның язмышы хәл ителгән иде инде.



    Берничә көн үтте, ә Мәргән туктамыйча, көнчыгыш тарафына юл тота. Ул белә: артта, океан ягында аңа үлем куркынычы яный, чөнки хәзер анда инглизләр хакимлек итә. Пенути халкының аларга каршы торырлык көче юк. Моны шул яктан ишетелгән туплар канонадасы буенча да аңларга була иде, ләкин инде алар да ишетелми. Кичерегез, җимшәннәр! Мин генә сезне коткара алмам инде.

    Күпмедер атлагач, алдагы куаклар арасыннан таулар күренә башлады. Тагын ике тәүлек баргач, Мәргән болытларга кадәр күтәрелгән мәһабәт тауларның итәгендә иде инде. “Бу таулар артына инглизләр тиз генә килеп җитмәсләр, миңа шунда барырга кирәк”, - дип уйлады ул.

    Тагын бер тәүлек өскә үрмәләгәч, сыртка менеп җитте һәм чалкан китә язды: көнчыгыш тарафында күз күреме җирдә, шәфәкъ кызыллыгына манчылып, берсеннән – берсе югарырак яңа таулар күренә иде. Мәргән таң калды: мондый сихри матурлыкны беренче тапкыр күрергә туры килде егеткә. “ Моңардан да гүзәлрәк күренеш була микән дөньяда!” – дип уйлады ул.

    Бераз ял итеп алгач, тагын кузгалырга булды. Юл кешесенең юлда булуы яхшы, дип юкка гына әйтмиләр шул.

    Бу тауларны ике - өч көндә үтәргә теләгән булса да, ялгышты: иң биек тауның сыртына менеп җитәр өчен аңа сигез көн кирәк булды. Кайбер урыннарда бигрәк тә авырга килде. Авыллар очраса, урап үтәргә туры килде. “ Их, Уан булса икән!” – дип юксынды ул кайдадыр сугыш кырында аерылып калган иптәшен.

    Тауның теге як итәгенә төшәр өчен, тагын берничә көн кирәк булды. Әле ярый кораллары бар: томагавк һәм җәяне җимшәннәрдән алган иде ул, ә пистолетыннан бер тапкыр да атып карамады, чөнки кирәге дә чыкмады. Нинди генә җәнлек яки кош очраса да, күп уйлап тормады, шундук угын очырды. Урманнарда төрле җимеш, үлән , кыргый арпа һәм солы белән тукланды. Тау елгаларында ук белән балык атып алды. Мондый һөнәрне ул әле Чириков командасында чакта теленкитләрдән үзләштергән иде.

    Менә таш кыялы таулар да артта калды. Алда очсыз – кырыйсыз урман катыш далалар җәелеп ята. Соңгы үрне генә төшәсе дә...

    Шулвакыт алда ниндидер тавышлар ишетелде. Меңнәрчә ат тояклары гүләвенә охшаганнар иде алар. Дөнья яңгыратып кешеләр кычкыруы да, барабансыман нәрсәләр дөбердәве дә кушыла иде. Тау итәгендәге киң алан өстендәге болыт эченнән килә иде ул гүләү. Кинәт шул тузан болыты эченнән күз күрмәгән, колак ишетмәгән хайваннар килеп чыктылар да тауга, Мәргән ягына ыргылдылар. Иң зур үгезләрдән дә дәүрәк бу мөгезле аҗдаһалар, алны – артны күрмичә, өскә таба омтылалар, ә йөзәрләгән кызгылт – көрән хайваннан торган бу көтүне таяклар һәм сөңгеләр тоткан атлы кешеләр куалый, бу корыч тояклы җеннәр өерен, як – якка җибәрмичә, таш кыяның читенә таба юнәлтәләр.

    Менә алдагы дәү хайван кыя читенә килеп җитте, аның белән рәттән тагын берничәсе соңгы мизгелдә аякларын терәп тукталып калдылар. Ләкин аларның язмышы хәл ителгән иде инде: ашкынып килгән арткы үгезләр алдагыларны упкынга, тырпаеп торган очлы ташлар өстенә этеп төшерделәр. Ә анда аларны сөңгеләр тоткан аучылар көтә иде.

    Җиде – сигез хайванның башына җиткәч, көтүне арттан куалаудан туктадылар, һәм арткы хайваннар алдагыларын кысрыкламый башладылар. Ә бераздан бөтен өер кирегә чапты.

    “Үзләренә кирәк кадәр генә үтерделәр, - дип уйлады Мәргән, - болар малны юкка әрәм итмиләр”.

    Элеге вакыйга аның ниндидер яңа кәсеп белән шөгыльләнүче көчле халык җиренә аяк басуын күрсәтте. Әмма, Мәргән турыдан – туры алар янына барырга базмады, башка юл табып, тау астына төшә башлады, ә бу сукмак исә егетне бөтенләй икенче якка, башка кабиләләр җиренә алып китте. Еракта күренгән урманлы далага килеп җиткәнче әле тагын байтак атларга туры килде.

    Мондагы агачлар беренче карауда аңа таныш кебек тоелдылар. Әмма ныклабрак күз төшергәч, аларның үзгә икәне беленде. Менә өрәңге агачы. Ул бит идел буенда да шундый ук. Ләкин нигә соң аның кабыгын кыйгачлап чапканнар һәм агачны “еларга” мәҗбүр иткәннәр. Өрәңгенең “яшенә” бармагын тидереп авызына капкач, Мәргән бу куе сыекчаның бик татлы икәнен тойды. “ Бал – шикәр агачта үсә икән бит монда”, – дип уйлады ул.

    Куаклар арасыннан кечкенәрәк кенә бер елга күренде. Егет сакланыбрак кына елга ярына якынлашты һәм су чупылдаган тавыш ишетте. Карана торгач, 30 – 40 адым түбәндәрәк су коенучы шыр ялангач бер кеше күренде. Мәргән аның 16 – 17 яшьләрдәге сылу тәнле бер кыз бала икәнлеген күреп таң калды.

    Егеткә теге ярга чыгарга кирәк иде. Шуңа күрә ул бил тиңентен суга кереп, елганы кичте һәм сулы киемен өстендә килеш кенә сыга – сыга, куаклар арасындарак туктады. Кыз егетне күрми иде. Ул арада чибәр ярга чыкты, озын чәчләрен сыгып алды да киенә башлады. Бизәкләнеп тегелгән ыштан һәм шундый ук кыска күлмәк киде, чәчләрен зәңгәр тасма белән бәйләп куйды, аңа ниндидер кошның матур чуар каурыен кыстырды, аягына йомшак күн башмаклар эләктерде.

    Шулвакыт куаклар арасында ниндидер кыштырау ишетелде. Шул ук мизгелдә теге як ярда таза гәүдәле, бите кара буяу белән сызгаланган бер һиндле күренде. Ул кызга күренмичә генә бирге як ярга чыкты да инде киенеп беткән чибәр янына атлады. Мәргән дә шулай ук яшеренеп кенә аның артыннан калмады. Яшь һиндле җәһәт кенә кызга ташланды һәм аны биленнән сыңар кулы белән эләктереп, теге як ярга чыга башлады. Кыз тавышланып, тыпырчынып караса да ычкына алмады. Шул мәлне юлбасар ачы сызгырып җибәрде, һәм аның каршысына ияр урынына ниндидер калын чүпрәк салынган аты килеп чыкты. Күз ачып йомганчы һиндле кызны тоткан килеш атына сикереп менде. Бер секундтан соң булачак: юлбасар кызны алып качачак. Мәргән ирексездән “Тукта!” – дип кычкырды һәм тиз генә кечкенә мушкетын чыгарып атып җибәрде. Шул ук мизгелдә кыз урлаучы да озын нәзек саплы үткен балтасын чыгарып, егет ягына ыргытырга өлгерде, ә үзе пуля тиеп авып төште. Томагавк Мәргәннең йөзлек өстенә килеп кадалды.

    Аягын угалап ыңгырашып яткан егет бераз исенә - акылына килгәч, баягы кызны күрде: тегесе иелеп, аңа карап тора иде. Яр буенда һиндленең гәүдәсе ята, янында аты тора иде.

    Кыз егетнең яралы аягына ымлап нәрсәдер әйтте, ләкин яралы баш какты: аңламый, янәсе. Кыз куаклар арасына йөгерде һәм озак та үтми, ниндидер үлән яфраклары тотып, килеп җитте. Аннан соң ул Мәргәннең тузып таркалырга җиткән аяк киемен салдырды, ярага әлеге яфракларны япты, һәм букча кебек нәрсәсеннән чүпрәк кисәге алып, ярасын бәйләп куйды.

    Шуннан соң кыз тагын нидер сорады, ләкин егет аңламагач, үз күкрәгенә төртеп күрсәтте:

    - Сар Каин!

    - Нәрсә дисең?

    Кыз елга буенда үскән агачларга күрсәтте:

    - Сар Каин!

    - Сары Каен? – диде егет аптырап.

    - Һеэ! Һеэ!- дип кычкырып көлде чибәр. – Мен Сар Каин.

    - Мин Мәргән! – диде егет күкрәгенә төртеп.

    - Мәр Гән! Мәр Гән! – диде кыз учларын чәбәкли – чәбәкли.

    - Әйе Мәргән.

    - Мәр Гән! – диде тагын кыз аның исемен икегә бүлеп. Аннан соң җирдә яткан җәясен алып, нәрсәгәдер күзләгән булып кыланып, яңадан егетнең исемен кабатлады.

    Мәргәннең тагын исе китте. “Ул бит минем исемемне җәядән атучы, дип аңлатты. Безнеңчә дә бит Мәргән төз атучы дигән сүз”.

    Шуннан соң Сары Каен тиз генә юлбасарның атын алып килде дә атланырга кушты. “ Теү екта чикәтаулар”! – диде ул шомланып.

    Икесе бер атка атланып, егет белән кыз көнчыгыш тарафына чаптылар, ләкин ерак китә алмадылар: арттан тояклар шакылдавы, кемнәрнеңдер ачы итеп кычкыруы ишетелә башлады. Аргамакны уңга борып, кыз елгыр гына сикереп төште дә Мәрдәнгә төшәргә булышты. Егет аягы авыртуына тешен кысып, пистолетын чыгарды. Сары Каен исә җәясе белән укларын әзерләде.

    Куа килүчеләр өчәү иде. Алар инде җәнфәрман чапмыйлар, атларын тыя төшеп, карана – карана гына киләләр.

    Кыз ишәраләп уртадагысына күрсәтте, ә үзе алдагысына угын төбәп атып та җибәрде. Мәрдән дә калышмады. Ике чикәтаулы берьюлы атларыннан мәтәлеп төштеләр, ә исән калганы яшен тизлегендә атыннан сикереп төште дә юкка чыкты, әмма шундук Мәргән алдында пәйда булды һәм балтасын очырды, ә аннан соң пычагын чыгарып, балтадан тайпылып калган егеткә ташланды. Бәхеткә каршы, кыз аткан ук чикәтаулының тамагын тишеп чыкты, әмма аның үткен пычагы Мәрдәннең ботын ярып өлгерде.

    Сары Каен пычагын чыгарып мәетләрнең баш тиреләрен тунап алды. Скальп салдыруны ул гаять оста һәм тиз башкара иде .

    Егетнең тагын бер ярасын бәйләгәч, ике атка атланып юлга чыктылар. Иясез калган хайваннар арттан иярде. Чирек сәгатьләп баргач, ниндидер елганы кичтеләр.

    - Сүт! – диде аның исемен кыз.

    - Сөт? –дип сорады Мәрдән һәм суга карады: елга суы аксыл иде.

    Ул арада кеше тавышлары ишетелде. Елганың теге як ярында агач таганнарга калын тукыма киерелеп ясалган чатырлар урнашкан иде.

    Тыштагы шау – шуны ишетеп, уртадагы зуррак һәм зиннәтлерәк чатырдан урта яшьләрдәге бер кеше чыкты. Аның өстендә юлбашчы киеме, кулында бизәкле таяк иде.

    Сары Каен аны күрүгә, “Әтинә-ә-ә-м! Әтинә! – дип кычкырып җибәрде һәм, тезләнеп, атасының аякларын кочты, ә үзе елый – елый нәрсәдер сөйләде. Күптән түгел генә чикәтаулар белән ана капландай сугышкан кыз атасын күрүгә нарасый балага әйләнгән иде. Тегесе кызын аягына бастырды һәм иркәләү катыш шелтә белдергән тавыш белән баласын юатты. Аннан соң кабилә башлыгы читтәрәк торган дүрт ят атны күреп, аларга сокланып карап торды, барып муеннарын сыйпады. Шуннан соң гына Мәрдәнгә игътибар итте һәм кызына ниндидер сорау бирде. Тегесе дулкынланып атасына нидер сөйләде. Ә Мәргәннең бу вакытта хәле җиңел түгел иде. Җәрәхәтләр сызлап егетне бер эссегә, бер салкынга сала, вакыты – вакыты белән ул аңын да җуя яза иде. Ниһаять, ничә тәүлекләр буе ярымач һәм ялсыз хәрәкәтләнгән егет чыдамады: баскан урынында аңсыз егылды.

    Аңына килгәндә үзенең бишек кебек нәрсәдә тирбәлүен сизде Мәргән. Аптырап баш калкытып караса, үзен дүрт һиндленең агачларга челтәрсыман нәрсә тагып эшләнгән ятакка салып алып баруларын абайлады. “Кабилә күченә ахрысы”,- дип уйлап өлгерде ул һәм тагын аңын югалтты.

    Егет яңадан исенә - акылына килгәндә, алар зур гына бер авылдалар иде. Тирә якта агач өйләр генә түгел, хәтта кызыл балчыктан сугылган эре – эре яндырылган шакмаклардан салынганнары да бар иде. Авыл читендәрәк җиргә казып ясалган куышлар да күренә. Урамнарда кешеләр, мал – туар йөри.

    Мәрдәнне авыл уртасындагы иң зур йортка терәтеп эшләнгән, ян яклары чыбыклардан үрелгән, түбәсе ботак – яфрак белән ябылган бер алачыкка урнаштырдылар. Мондагы җиләс саф һава яралы авыру кеше өчен бик файдалы икән.

    Егетнет үзен генә калдырмыйлар диярлек: ниндидер урта яшьләрдәге хатын(имче булса кирәк) яраларын өшкерә, дәвалый, көненә биш тапкыр ашарга китерәләр. Ә инде Мәргән өчен иң көтеп алына торганы – Сары Каенның килүе. Хәер, кыз үзе дә озак көттерми, юк йомышын бар итеп, гел кергәләп йөри.

    Мәргәнгә авыл халкы гына түгел, юлбашчы үзе дә хөрмәт күрсәтә, еш кына хәлен белеп китә, егетнең терелүен көтә иде.

    Бу кавем сиу халыклары гаиләсеннән булып, дакота исемле кабилә иде. Аларның бөтенесе берничә дистә мең кеше булып, гүзәл һәм мул сулы Миссури буйларын билиләр. Шунсы начар, куаннар арасында бердәмлек юк, төрле юк – бар сәбәп аркасында ызгыш бара икән.

    Кабиләнең төп шөгыле – терлекчелек, иген үстерү, сунарчылык һәм балык тоту.

    Мәргән ике атнадан артык инде урында ята, яралары бетәшеп бетә алмый. Торырга аңа рөхсәт юк. Ялкыч. “Сары Каен килсә икән!”- дип уфтанып куйды егет, һәм шул ук мизгелдә кызның көлгән тавышын ишетте. Менә ул кояштай балкып үзе дә килеп керде. Аңа әле исем дә яулап өлгермәгән унбиш яшьлек энесе ияргән. Тагын бер елдан аңа исем бирәчәкләр икән, инде “Җитез кугуар” дигән исем дә әзерләнгән, ләкин үсмер ул исемгә лаек икәнен ауда яки яуда исбат итәргә тиеш.

    Бераздан кыз белән егет икәү генә калдылар һәм телсез кешеләрдәй бер – беренә карап утыра башладылар. Бу минутларда кыз егеткә бик якын һәм кадерле тоела иде. “Бу халыкта сөю турында әйтү гадәте бар микән? Яшьләр ничек итеп аңлашалар, кавышалар икән?”- дип уйлый иде егет еш кына, ә сорашырга кыенсына да, хәленнән дә килми иде, чөнки дакота телен үзләштерә башлаган гына иде әле...

    Дакоталар теленең татарныкына якын булуы таң калдыра иде Мәргәнне. Аерым сүзләр бөтенләй тәңгәл килә. Икенчеләрен охшатып аңларга була. Калганнарының мәгънәсе сүз сөрешеннән беленә. Татарныкына охшаган телләр Себер җирләрендә дә очраштыргалады, ә шулай да туган яклардан меңнәрчә чакрым ераклыкта, җир читенең аргы як икълимнәрендә таныш сүзләр ишетү, күңелгә ятышлы итеп сөйләшкән кешеләрне күрү гаҗәеп хәл иде.

    - Аягың сызлыймы? – дип сорады, ниһаять, Сары Каен.

    - Юк, - диде егет, - рөхсәт булган булса, күптән инде йөреп киткән булыр идем.

    - Ашыкма! Аба яхшырак белә. Син монда булганда безгә күрешеп торырга да уңай.

    - Сары Каен! – диде егет уйчан йәм дулкынлану белдергән тавыш белән.

    - Сары Каен тыңлый сине...

    Ләкин боларга башлаган сүзләрен дәвам итәргә туры килмәде: алачыкка Олы Кыя үзе килеп керде һәм кызын чыгып торырга кушты. Яшьләрнең бер – берсенә битараф түгеллеген ата сизә иде, ахрысы, ләкин моны күрсәтми иде.

    - Сары Каен кунакны безнеңчә сөйләшергә өйрәттеме инде? – дип башлады ул сүзен.

    - Азмы – күпме өйрәндем. Безнең телләр охшаш бит.

    - Сизелә, - диде Олы Кыя. Аннан соң кулындагы бизәкле таягының очы белән идән урынына тапталган кызгылт балчыкка ниләрдер сызгалый башлады. Карый торгач, Мәргән Миссуриның кушылдыгы булган Сөт елгасын, үзе үткән таш кыялы тауларны һәм, ниһаять, океанга коя торган Һумул елгасын таныды.

    - Мәр Гән кайсы урында инглизләрне күрде? – дип сорады ул һәм таягын егеткә тоттырды. Җавап алгач, дәвам итте: - Олы Кыя ул җирләрдә булганы бар. Җимшәннәрнең башлыгын да белә. Ярый, Мәр Гән тагын ун мәртәбә кояш баеганчы ял итсен әле, - диде ул бераз утыргач, - аннан соң сөйләшербез. Ә Олы Кыя хәзер тирләмәгә керә, нигәдер тәне йончыды.

    Мәргән ун көн ятып түзә алмады: дүрт – биш көннән соң торып алачыкны әйләнеп чыкты, бала – чага белән бергә таягына таянып елга буена төште. Анда малай –шалай ук белән балык атарга өйрәнәләр икән. Шулвакыт ниндидер чыр – чу ишетелде: кызлар ногыт борчагы җыеп кайталар икән. Буй җиткергән чибәрләр арасында Сары Каен да бар икән. Ул шундук йөгереп килеп җитте һәм ягымлы шат тавыш белән егетне битәрли башлады. Сүз дә әйттермичә егетне дәвалану урынына кайтарды һәм ятагына салды.

    - Сары Каен! – диде егет. – Син бит юлбашчы кызы, нигә башкалар белән бергә эшләп йөрисең? Әтиең кушамы.

    - Кушмый. Сары Каенга анда күңелле. Тиздән мәис җыя башлаячакбыз. Ансы инде авыррак эш. Ул чакта минем әтием үзе дә эшли. Әле быел пәтәйтә утыртып карадык. Үсеп ята бит. Балчыктагы бүлбеләре менә мондый булдылар инде! – дип, кыз баш бармагын күрсәтте.

    - Сары Каен Мәр Гәнгә күчтәнәч китерде, - дип, кыз кечкенә бизәкле капчыгыннан беләк буе кадәрле мәис чәкәне чыгарды. – Без аны утта кыздырдык, сыйланамы син?

    - Пәтәйтә, мәис, тәмәтле - дип куйды Мәргән. –Беләсеңме, бездә бу нәрсәләр үсми бит.

    - Үсми? Нигә үсми? Утырткан чакта безнең кебек оя саен бер уч черек тизәк саламы сез?

    - Аңламадың, мин бу үсемлекләрне монда беренче мәртәбә күрдем, - диде егет аптыраган кызга.

    - Ярый, Сары Каенга китәргә кирәк. Кичләтеп килеп җитәр. Үзегезнең яклар турында сөйләр син.

    Кыз чыгып киткәч, егет тирән уйга батты. “Нишләргә соң миңа? – дип уйлады ул.- Үземнең хисләрем турында Сары Каенга белдерергәме,юкмы? Мин бит бу кызны Нәстүгем кебек күрәм. Нәсимәмне оныта барам түгелме соң мин? Сөюемне бу кызга күчердем түгелме? Әгәр мин моны аңа белдерсәм, ул да миңа карата шундый ук хисләр белән янып йөргән булса? Ул чакта бит өйләнергә, язмышымны шушы халык белән бәйләргә тиеш булам. Нишләргә соң миңа?

    Шундый уйлар һаман да ешрак били иде Мәргәнне.

    Берничә көннән соң егет янына тагын Олы Кыя килеп керде. Бераз тәмәкесен төтәткәч, ашыкмый гына сүз башлады:

    - Мәр Гән сөйләсен, кайдан килде, кем була ул, ата- аналары кем? Монда ничек килеп эләкте? Барын да.

    Мәргән озак кына уйланып торды да, авырлык белән генә сүзләр сайлый – сайлый, әлегә кадәр укучыга мәгълүм булган вакыйгалар турында бәян итте. Ниһаять, хикәятен тәмамлап тукталып калды. Алачыкта тынлык урнашты.

    - Күпне күргән, Мәр Гән! Аның иле еракмы моннан? Көн ничә мәртәбә баеганчы барырга кирәк? Зур диңгезнең теге ягында бит?

    - Әйе! Аны океан диләр. Без ул су аша корабта утыз мәртәбә көн баеганчы йөздек. Ә океанга кадәр җиде – сигез мең чакрым килергә кирәк, - дип аңлатты егет. – Җәяү атласаң, бер җәйдән икенчесенә кадәр барырга кирәк.

    - Безгә ул яктан хәвеф – хәтәр яныймы?

    - Яный, -дип уйлыйм, –диде Мәргән, озак кына фикерен тәгаенләп алгач. Аннан соң дәвам итте:

    - Әгәр инглизләр китсәләр, барыбер урыслар йә испанлылар басып алачак бу җирләрне. Монда килеп җиткәнче, аларга каршы торырлык көчле кабиләләр күрмәдем мин. Ә көнчыгышта ничек?

    - Анда да инглизләр, - диде Олы Кыя. – Көнтуыш яктагы олы диңгез буйларына гына түгел, Андаман тауларына да килеп җиткәннәр. Ләкин аларга кадәр бик ерак әле, һәм анда каршы торырлык халыклар бар. Ә менә көнторышта эшләр күпкә хәтәррәк. Мәр Гән әле белми, безнең кардәшләребез майия һәм астыклар күп еллар элек моннан китеп, Юкатан дигән җиргә барып урнашканнар икән. Иллә дә гайрәтле кавемнәр булганнар алар. Ләкин испаннар аларны барыбер җиңә алганнар. Хәзер инде ул илбасарлар безнең тарафка таба хәрәкәт итәләр. Әлегә алар шешеннәр белән бәрелешә, ә бит кайчандыр безнең нәүбәт җитәчәк. Дөрес, шешеннәр тиз бирешә торганнардан түгел... Мәр Гәннең кавеме ничек атала? – дип сорады ул бераз дәшми утыргач.

    - Без “татар” дигән халык, - диде Мәргән.

    - Кабилә башлыгының аты ничек? – дтп сорашуын дәвам итте юлбашчы.

    - Безнең үз башлыгыбыз юк, урыс падишаһы кулында яшибез.

    Шуннан соң Мәргән кыскача итеп татарларның аяныч язмышы турында сөйләп алды. – Сезне дә шундыйрак язмыш көтә, ахрысы,- диде ул ахырда.

    - Ихтимал, - дип куйды башлык – монда уйланырлык нәрсәләр бар. – Аннан соң ул байтак кына дәшми утырды. – Мәр Гәннең йәрәшкән кызы бармы? – дип сорады ул ахырда.

    Мәргәнгә Нәсимәсе турында сөйләп бирергә туры килде.

    - Аның белән кавышу насыйп түгелдер инде, - диде Олы Кыя. – Минем кызым килешәме?

    - Мин аны нәсимәм кебек күрәм, - дип җавап бирде Мәргән.

    - Мәр Гән каршы килмәсә, мин кызымны аңа хатынлыкка бирәм.

    - Ул үзе минем белән яшәргә ризамы соң? – дип сорады мондый кискен борылышны көтмәгән егет.

    - Бездә болай хатын – кызның ризалыгын сорау гадәте юк, ләкин мин бердәнбер кызымны яратам һәм аның теләген исәпкә алам.

    - Димәк ул риза? – диде Мәргән аптыраулы һәм шул ук вакытта сөенечле тавыш белән.

    - Шулай дип уйлыйм.

    - Олы Кыя! Син кызыңны минем белән дөньяның теге ягына җибәрергә ризамы?

    Башлык озак кына егеткә карап торды да елмаеп куйды.

    Кабилә башлыгы чыгып киткәч, Мәргән әле озак уйланып утырды. Олы Кыяның тәкъдиме егетнең теләгенә туры килсә дә, бу бик капыл һәм тормышны төптән үзгәртә торган тәкъдим иде. Туган җире, ата – аналары, туганнары белән күрешүдән ваз кичеп, монда тамыр җәяргә тиеш була иде бит ул.

    Ләкин Олы Кыяның Мәргән белән алыш – биреш итү уе тормышка аша алмады, чөнки вакыйгалар күпкә тизрәк һәм куркынычрак борылыш ясый башладылар: көнбатыштан, Кыялы таулар ягыннан инглизләр турында хәбәр алынды. Аларның чирүе инде чикәтаулылар җиренә якынлашкан икән. Дөрес, тау халкы, сунарчылар кавеме алай тиз генә бирешә торганнардан түгел, ләкин аларның да океан артыннан килгән илбасарлар белән озак сугышу мөмкинлеге юк иде шикелле.

    - Олы Кыя Мәргәнне өенә киңәшләшергә чакырды.

    - Инглизләрнең сугышчылары күпме? – дип сорады ул сүзне озакка сузмыйча гына.

    - Мин күргәне – биш йөзләп булыр, - дип җавап бирде Мәргән, - ләкин алар күпме кирәк шулкадәр кеше китерә ала,- дип уйлыйм мин.

    - Чикәтаулардан соң безгә һөҗүм итәрләрме икән? – дип төпченде башлык.

    - Итәрләр, ахры. Сезнең җәннәттәй җирләрегез аларны кызыктырмый калмастыр, мөгаен. Гомумән алар бөтен Америка җирләрен басып алырга тырыша булыр.

    - Болай булса, без нишләргә тиешбез?

    - Йә бирелеп аларга кол буласыз, йә берләшеп каршы торасыз. Өченче юл юк, дип уйлыйм мин. Безнең, татарларның хатасын кабатларга ярамый. Сезнең кавемдәшләрегез кемнәр?

    - Бөтен һүкә - сиү халыклары, - дип санап китте Олы Кыя, - чирүкләр, һуклар, керикләр, мескәкләр, төтөннәр. Көнчыгыштарак тагын барлардыр әле.

    - Аларның барысын да кем берләштерә ала? - дип, Мәргән Олы Кыяны уйга калдырды. Тегесе, ниһаять, башын чайкады:

    - Бу җиңел эш түгел, -диде ул, - алай да берничә кабилә башлыгы белән сөйләшеп карарга була. Ерактагыларына вам – пум җибәрермен.

    - Нәрсә ул вам – пум?

    Олы Кыя нәзек баулардан эшләнгән төен һәм челтәрләрдән торган бер үрем китереп чыгарды.

    - Менә шушы инде ул. Сары Каен өйрәтер әле бу челтәрләрне, төеннәрне укырга.

    - Сездә утлы корал бармы? – дип сорады Мәргән. – Мушкетлар, туплар.

    - Мушкетлар аз гына бар, туплар турында ишеткән дә юк.

    - Ансыз аксыл чырайлыларга каршы торып булмаячак. Әйт әле, Олы Кыя, чикәтаулылар кемнәр алар? Ни өчен Сары Каенны урлап китәргә тиешләр иде?

    - Бу беренче мәртәбә генә түгел. Аларның юлбашчысы Кара Козгын кызымны үзенә хатынлыкка сорый. Ләкин Сары Каен моны теләми. Дөрес, ул күнгән сүрәттә, ике кабилә арасындагы дошманлык юкка чыгар иде. Әмма мин кызымның теләген аяк астына салып таптый алмыйм.

    - Син, Олы Кыя, яхшы ата һәм намуслы кеше.- диде Мәргән. - Чикәтаулар сезгә тел буенча якынмы?

    - Бик якын. Без алар белән тылмачсыз сөйләшәбез.- диде башлык.- Тик шөгыльләр башка: без иген игәбез, мал тотабыз. Алар сунарчылар. Анда бездәге кебек тигез җирләр юк, таулар да урманнар гына.

    - Безгә бөтен сиу халыкларын берләштермичә коллыктан котылу юк. Ә башларга кирәк чикәтаулылардан. Алар инглизләрнең нәрсә алып килгәннәрен беләләрдер инде. Әгәр дә мин чикәтаулылар белән килешә алсам? – диде Мәргән.

    - Барып чыгарлык булса, тәвәкәлләргә кирәк, - дип җөпләде Олы Кыя, - ә мин башкаларның кылларын чиертеп карармын. Тик мин шунсыннан куркам: Мәр Гән бит аларның дүрт сугышчысын үтерде, үч алырга теләмәсләрме?

    - Әлбәттә, монда уйланырлык бар. Әмма аларга да, безгә дә янаган бәла күпкә куркынычрак. Башы булса, Кара Козгын моны аңлар. Икенчедән, боларны кем аңарга миннән дә юньлерәк итеп аңлата алыр?

    - Мәр Гән хаклы.

    - Иң мөһиме – безгә утлы корал кирәк, -дип дәвам итте фикерен Мәргән, - ә ул инглизләрдә генә бар. Алар янына барыр өчен безгә чикәтаулылар җире аша үтәргә кирәк. Күрәсеңме, тагын шуларга барып төртеләбез.

    - Мәр Гән инглизләрдән утлы корал алырга җыенамыни? – дип сорады Олы Кыя.

    - Башка юл юк. Сатып алырга җитәрлек синең алтының юк. Кара Козгында да юктыр инде ул, шулай бит?

    - Шулай! – дип җөпләде юлбашчы. – Булса да аз.

    - Күрәсеңме? Бер генә юл кала: талап алырга. Бу эшкә иртәгә үк тотынырга кирәк. Үзең аңлыйсың, безнең вакыт бик аз кала. Тагын бер тәкъдимем бар, - диде Мәргән, - әгәр берничә кабиләне җыйный алсак, барысын бергә “Сиу халыклары берләшмәсе” дип атарга кирәк. Иң баш кешене юлбашчылар бергәләп сайларга тиешләр. Бу эш беркемне дә кимсетмәс.

    - Яхшы. – диде Олы Кыя Мәргәнгә ихтирам белән карап, - юлбашчыларга шулай дип әйтермен, бу төпле фикер. Миннән нинди ярдәм кирәк?

    - Өч – дүрт булдыклы егет... һәм синең углың, - диде Мәргән күзләре маңгаена менгән башлыкка.

    - Минем углым?! Минем бердәнбер углым! – Бу бит аны күрәләтә һәлакәткә дучар итү дигән сүз! - дип чыгырыннан чыкты Олы Кыя.

    - Озакламый без барыбыз да шул хәлдә калачакбыз. Икенче яктан, уйла: синең угланың булмаса, Кара Козгын миңа ышанырмы? Аннан соң, углыңа барыбер исем яуларга кирәк бит...

    - Ансы шулай, -диде чиктән тыш дулкынлануы йөзенә чыккан юлбашчы. – Алайса әзерлән. Таңнан юлга чыгарсыз. Егетләр әзер булыр. Атлар кирәк булырмы?

    - Кирәк булса, табарбыз. Атларың болай да аз.

    - Йә, хуш, егет! Уңышлар телим!



    Таң атып, офык кызыллана башлагач, төнне йокысыз үткәргән Мәргәннең

    алачыгына Сары Каен йөгереп керде. Аның хәсрәтле күзләреннән атылып чыгарга җиткән яшьләре мөлдерәп тора, дулкынланудан һәм тиз йөгерүдән сулышы тыгылып, калку күкрәге бер күтәрелә, бер төшә иде.

    - Мәр Гән! – ... диде ул көч – хәл белән. – Мәр Гән! Син ник миңа әйтмәдең?!...Кая барырга җыенасың? Мине ташлап китәсеңме?!.. Үзем белеп килмәгән булсам, хушлашырга да җыенмый идеңме?...Әле ярый энем...

    Шундыйрак күз яшьләре аша әйтелгән сүзләр белән кыз тезләнде һәм егетнең аякларын кочып елый башлады. Үзе һаман үпкә сүзләре әйтте. Ләкин алар Мәргәннең бәгыренә кадалмыйлар, ә ниндидер җан кәнагәтләнүе бирәләр, егетнең хисләренә җавап булып яңгырыйлар сыман иде.

    - Сары Каен! – диде егет кызны аягына бастырып.- Елама!...Мин кайтырмын!.. Мин сине ташламам!.. Ышан миңа!...

    Шулвакыт аяк тавышлары ишетелде һәм алачыкка дүрт егет килеп керде. Болар Олы Кыяның иң булдыклы һәм ышанычлы яугирләре, ә иң яше – Сары Каенның энесе иде.

    Чикәтаулылар җиренә җиткәнче, аларны олы гына тәҗрибәле бер кеше озата килде. Чик булып хезмәт иткән елгага җиткәч (шушы елга буенда Мәргән Сары Каенны коткарган иде), ул теге ярда калып ни буласын яшеренеп күзәтеп торды. Мәргән моны яфраклар селкенеп куюдан аңлап алды. Ул гына да түгел, ботак – яфрак тагын берничә җирдә кыштырдап куйды.

    Шул мәлне чикәтаулылар ягыннан да тавыш килде, һәм ике - өч минуттан дистәгә якын сугышчы дакоталарны чолгап алдылар, шаулаша – шаулаша коралсызландырдылар, барысын да агач кәүсәләренә бәйләп куйдылар. “Әгәр хәзер куаклар арасыннан безне коткарырга уйлап атсалар, бөтен ният бозылачак”, - дип шомланды Мәргән. Ул арада чикәтаулыларның өч – дүрте тиз генә үткен пычакларын чыгарып, әсирләрнең баш тиресен салдырып алырга җыенды, ләкин бу вакытта Мәргән телгә килде:

    - Тимәгез безгә! Без Олы Кыядан Кара Козгынга сөйләшер өчен барабыз, без илчеләр булабыз. Менә Олы Кыяның вам – пумы.

    Шушы сүзләрдән соң ачулары чырайларына чыккан чикәтаулылар башлыкларына буйсындылар, әсирләрне юлбашчы янына алып китәргә булдылар. Аяк

    -кулларын бәйләгән бауларның озын очын иярсыман нәрсәгә беркеттеләр дә, атларга атланып, юлга чыктылар.

    Ат артына тагылган әсирләрне атлата – йөгертә ярты көн интектергәч, таулар арасындагы калын урман эчендә яшеренгән зур гына авылга килеп җиттеләр. Мондагы торакларның күбесе түгәрәк булып, өстән аска кадәр зур – зур калын күн кисәкләре белән капланганнар иде. “Бу бит теге эре үгезләр аулаган халык, - дип исенә төшерде Мәргән, - димәк алар өйләрен шул хайван тиресе белән каплаганнар”.

    Бераздан әсирләрнең икесен (Мәргән Олы Кыяның улын үзе белән алды) Кара Козгын янына китерделәр. Аның зур гына түгәрәк өе типи дип атала икән. Юлбашчы янына барып кергәч үк, шундагы бер яшь кенә кеше кычкырып җибәрде һәм тиз генә пычак чыгарып Мәргәнгә ташланды. Кара Козгын тегене каты тавыш белән туктатты һәм ни булганын сорады. Әлеге егет Мәргәннең үзен атып үтерә язганын сөйләде. Шунда гына Мәргән егетне таныды: ул Сары Каенны урлап китәргә теләгән чикәтаулы иде. “Тере калган бит мәлгунь!” – дип уфтанды Мәргән.

    - Син ни өчен минем улымны үтерергә теләдең? – дип җикерде юлбашчы. – Моның өчен синең баш тирең туналачак, ә итең белән этләр тукланачак!

    - Синең улың икәнен белгән булсам, атмаган булыр идем, - дип җавап бирде Мәргән. – Олы Кыяның кызын урларга килгәндә үзенең кемлеген белдермәде ич ул. Беләм, сез Олы Кыя белән дус түгелсез, ләкин һәлакәт якынаеп килгәндә, үзара дошманлыкны онытып торырга кирәк. Җитмәсә сез бит әле ятлар да түгел, тугандаш кавемнәр.

    - Син кем? – дип сорады юлбашчы тупас тавыш белән. – Аксыл чырайлымы? Әллә креолмы? Бәлки, инглизләрнең шымчысыдыр.

    - Юк, Кара Козгын! Алар минем дә дошманнарым. Мин Олы Кыядан илче булып килдем. Аның уе – бөтен сиу халыкларын берләштерү. Ул әле керикләр һәм башкалар янына китте, мине бирегә җибәрде. Синең аксыл чырайлыларның явызлыгы, мәкерлелеге, көче турында ишеткәнең бардыр бит? Бөтен тугандаш кабиләләрне бергә җыйнап, утлы корал белән тәэмин ителгән, яхшылап өйрәтелгән чирү булдырсак кына илбасарларга каршы тора алачакбыз.

    - Нигә миңа кем беләндер берләшергә! – диде Кара Козгын масаюлы тавыш белән. – Мин үзем инглизләрне кыйнаячакмын. Арт сабакларын укыта башладык та инде.

    Мәргәнгә үзенең күргәннәре һәм дошманның кем булуы турында сөйләп бирергә туры килде.

    - Аксыл чырайлыларның уе – бөтен Америка җирләрен бүлешеп алып, җирле халыкларны кол итү. Ышан миңа, алар ярты юлда туктап кала торганнардан түгелләр...

    - Ә мин сиңа ышанмыйм! – дип кычкырды башлык. – Син үзең дә шуларга охшагансың, җитмәсә, минем күптәнге дошманнарым – дакоталар белән килдең. Иң начары – минем улымны үтерә язгансың. Ә иптәшең кем? Олы Кыяның көчегемени? Ансы шәп! Без аны әманәт итеп тотарбыз.

    Шуннан соң ике әсирне “чокыл” дип аталган караңгы өйгә яптылар. Иптәшләре турында ул берни дә белә алмады.

    Чокылда ачлы – туклы берничә тәүлек яткач, боларны янә Кара Козгын янына китерделәр. Юлбашчы караңгы чырай белән озын нәзек трөбкәсен төтәтеп утыра иде.

    - Синең сүзләрең дөрес булырга охшый, - диде ул. – Без әлегә дошманны тоткарлап торабыз, ләкин диңгез ягыннан хәбәр алдык: өч корабтан тагын исәпсез – хисапсыз яугир төшерелеп ята икән. Син нишләр идең, минем урында булсаң?

    - Иң элек утлы корал табарга тырышыр идем...

    - Кайда бар, ди ул утлы корал?

    - Инглизләрдә генә. Синең алтының бармы?

    - Алтын юк! – дип кырт кисте Кара Козгын.- Шул бернигә ярамаган сары таш өчен никадәр корбаннар китерелгәнен ишеттек без дә. Безгә андый алланың кирәге юк! Ә коралны дошманнан сугышып алырга кирәк!

    - Яхшы! – диде Мәргән. - Әле генә бер нәрсә уйладым...

    Таң белән атларга атланган унбишләп кеше, Кара Козгын авылын калдырып, көнбатыш тарафына юнәлде. Аларның башлыгы – Мәргән һәм Кара Козгын улы Тау Бөркете иде.

    Кечкенә черү бик сакланып кына аучылар салган сукмаклар буйлап бара. Алга өч кеше җибәрелгән. Алар бер – берсен күрә - күрә атлыйлар. Соңгысыннан Мәргән күзен алмый. Ике мәртәбә кояш баеганчы баргач, шундый көтелмәгән хәл булды: алдан баручы егет кинәт кенә тукталды һәм иелеп нәрсәдер эзли башлады: черү инглизләр эзенә юлыккан иде. Мәргән көнбатышка таба күрсәтте һәм:

    - Менә шушы юл белән дошманның төп урнашкан җиренә чаклы барабыз, ләкин юл белән түгел, урман эченнән. Алар безнең эзләрне күрмәскә тиеш. Таптанмагыз монда!..

    Купмедер атлагач, тагын бер вакыйга булып алды: кинәт ботак – яфраклар кыштырап куйды, һәм мизгел эчендә боларны укларын атарга әзер тоткан һиндлеләр төркеме чолгап алды. Бу – җимшәннәр иде. Мәргәннең юлдашлары коралларын алырга да өлгермәделәр. Шул чакны куаклар арасыннан тавыш килде: -

    - Әй, Мәргән! Синме бу?

    - Мин, Уан, Мин! Син кайда югалдың, дус?

    Агачлыктан Уан һәм Зирәк Кондыз килеп чыктылар. Барысы өчен дә зур шатлык иде бу. Мәргән һәм Уан баштан үткәннәрен сөйләп алдылар. Ахырда Мәргән үзләренең нинди эш буенча йөрүләрен әйтте. Бәлки, сез дә кушылырсыз,дип сорады ул.

    - Әлбәттә! – диде Зирәк Кондыз. – Без нишләп читтә калыйк? Өстәвенә, син эзләгән урынны без беләбез: аксыл чырайлылар минем авылымны форт иттеләр бит. Өстәләп ныгыттылыр. Адмираллары да шунда урнашты. Арсенал да шунда. Дөрес, авыл тирәсендә шымчылар күп, ләкин безнең яшерен юлларыбыз бар, үтәрбез. Туздырыйк бергә козгын оясын...

    Тагын өч тәүлектән соң фортка якынлаштылар, һәм тау башында тукталдылар. Авыл моннан уч төбендәге кебек ачык күренә иде. Шушында бәрелешнең бөтен ягы уйланылды.

    Авылга яшерен генә ике төркемгә бүленеп керделәр. Өч - дүрт сакчыны шым гына юк итәргә туры килде. Берничә егет куаклар арасыннын барып, иң эре һәм иң бай биш – алты өйне берьюлы яндырып җибәрделәр. Авылда мәхшәр башланды. Офицерлар акырышуы, атышкан тавышлар, янгын чытырдавы – барысы бергә кушылды. Ә бу вакытта һиндлеләр яшеренеп кенә укларын очыралар һәм янгын сүндерегә маташкан гаскәриләрне кыралар иде. Ун минутлап үтүгә бар да хәл ителде: утыз – кырык солдат, мәетләрен калдырып, урманга качтылар. Авыл җирле халык кулында калды. Ләкин бу озакка түгел икәне барысына да аңлашыла иде.

    Авыл тирәли сакчылар куеп, яндырылмый калдырылган арсенал янына килделәр һәм тәрәзәсез өй эчендә булган бөтен мушкетларны, дарыны һәм башка кирәк – яракны атларга төяделәр. Мылтыкларның ике йөзе Зирәк Кондызга тиде. Калган җиде - сигез йөзен Мәргән белән Тау Бөркете алдылар. Зирәк Кондыз авылны яндырырга боерык бирде.

    Озак кына бергә баргач, җимшәннәр белән аерылырга туры килде. Зирәк Кондыз инглизләр белән туктаусыз сугышырга вәгъдә бирде. Уан аның белән калды. Алар Мәргән белән кочаклашып саубуллаштылар. Җимшәннәр Мәргән белән 4 – 5 егетләрен җибәрделәр: алар ике арада хәбәрче булырга тиешләр иде.

    Дакоталар һәм чикәтаулар күтәренке күңел белән бардылар. Моның сәбәбе – уңышлы үткән һөҗүм һәм коралның кулга төшүе иде. Бигрәк тә Олы Кыяның улы шат иде. Эш шунда, егет бу орышта батырлык күрсәтте. Ул чакта дакота егете Мәргән һәм Тау Бөркете янындарак сугыша иде. Бер заман чикәтаулыга берьюлы биш – алты дошман сугышчысы ташланды. Аларның икесен Мәргән үз өстенә алды, берсенә Олы Кыя улы һөҗүм итте, ә икесе Тау Бөркетен чигендерә башладылар. Шул мәлне бер инглизле арттан килеп, чикәтаулының аркасына багинетын кадарга җыенды. Тау Бөркетен Олы Кыя улы коткарды. Дошманның берсен балтасы белән җәрәхәтләде, икенчесенә пычагын очырды.

    - Рәхмәт! – диде чикәтаулы. – Исемең ничек?

    - Минем исемем юк әле.

    - Нинди исем әзерләнгән сиңа? – дип сорады Тау Бөркете.

    - Җитез Кугуар! – дип җавап бирде авызы ерылып киткән егет.

    - Син Тау Бөркетен үлемнән коткардың, Җитез Кугуар! Хәзер син аңа туган буласың...

    Чикәтаулар җиренә килеп җиткәч, инглизләрнең кысрыклавы йомшарганы мәгълүм булды. Бу, әлбәттә, әлеге Мәргән үткәргән операция белән бәйле иде. Чикәтаулар һәм дакоталар дошманга каршы бергәләп сугышырга сүз бирделәр. Мәргән үзләре белән бәйләнеш тотар өчен Тау Бөркетен алып китте. Кара Козгын аларга берничә дистә баш ат биреп җибәрде.

    Берничә көннән соң Мәргәннең кечкенә черүе Олы Кыя биләмәләренә килеп җитте. Аларның исән – аман кайтып керүе, корал китерүе, юлбашчы улының исем яулавы барысы өчен дә олы сөенеч булды. Олы Кыя шушы уңайдан бәйрәм үткәрергә карар бирде. Алдагы көндә андый бәйрәмнәр үткәреп булуыннан да шикләнә иде, ахрысы ул, кем белә дөнья хәлләрен?

    “Тауәйтү” дигән тантаналы бәйрәм иртә белән кояш чыккач та башланды. Зур мәйдан төрле кошлар, кыргый җәнлекләр булып киенгән кешеләр белән тулды. Алар ниндидер борынгы заманнардан башлап килгән, тирән фәлсәфи мәгънәгә ия булган биюләр, йола күренешләрен башкардылар, һәм бу күренешләр алар өчен бәйрәм генә түгел, үзләренең күпсанлы аллаларына табыну, алардан кичерү үтенү, алда торган сынауларны уңышлы үтәүне сорау иде.

    Менә җирле халыкның аллаларыннан берсе – Козгын Ата чыкты, һәм тагын дини – йола биюе үткәрелде. Аңардан соң җәнлекләр һәм кошлар сыйфатындагы тагын берничә алла тиешле ихтирамны һәм табыну йолаларын кабул иттеләр. Инде барысы да иң Баш алланы көтәләр иде. Ниһаять, түгәрәк уртасына әкрен генә, мәңгелек яшәешне гәүдәләндерүче, төплелек һәм нигезлелек билгесе Әкәм – төкәм алла чыкты. Җыелган барча халык җиргә йөзтүбән ятып аны сәламләделәр. Иң Баш аллага төрле камнар, имчеләр, күз буучылар һәм башка теге дөнья белән бәйләнешле затлар ияргән иде. Инде бәйрәмнең барышы иң югары ноктасына җитте, гомуми тантана башланды. Мәйдандагы бөтен халык сихерләнгән кешеләрдәй, үзләре дә сизмәстән, төрле табигый булмаган хәрәкәтләр ясыйлар, ниндидер сәер тавыш белән кычкыралар.

    Иртәнгә таба бәйрәмнең барышы ниндидер көчле рухка буйсынгандай бер төрле тәртипкә керә башлады. Әле күптән түгел генә аңы томаланган кешеләрнең хәрәкәтләре мәгънәлелек төсмере алды. Ул да булмады, ниндидер күзгә күренмәгән барабаннар халыкны үз артларыннан чакырып, тезеп, түгәрәк буйлап йөртә башладылар. Аяклар, куллар, хисләр, тойгылар һәм баштагы өзек - өзек булган фикерләр бер тәртипкә, котылгысыз зарурилыкка буйсындылар. Әгъзалар төзәйде, аяклар корычтай ныгыды, куллар корал эзли башлады, рухлар какшамас булды. Бу – сугыш биюе, туган илне соңгы сулышка кадәр сакларга әзер торучылар биюе иде.

    Төне буе барган бу галәмәт Мәргән белән Сары Каенга гына кагылмады. Аларның хәзер үз алласы, үз кайгысы, үз бәхете бөтен нәрсәдән югарырак, өстенрәк иде. Алар әле атка менеп көнчыгыш тарафындагы очсыз – кырыйсыз прериягә чаптылар, әле көнбатышка, Кыялы тауларга, Сөт елгасына таба омтылдылар. Йөреп туйгач, икесе өчен билгеләнгән вакытлы алачыкта чыбыктан үрелеп, кызыл балчык белән сыланып ясалган мич янында җылындылар. Бүгенге төн – аларның мәхәббәтенең тантанасы төне иде.



    Дәфтәрнең соңгы битендәге язманы, хөрмәтле укучым, Мәргәннең үз сүзләре белән җиткерәсем килә:

    “ Ерактагы туганнарым! Атам – анам! Якташларым! Яшьли сөйгән ярым!

    Сезне күрергә насыйп булырмы, белмим. Тәкъдирем шундый булып, кайта алмасам, кичерегез мине!

    Зур вакыйгалар көтелә. Без һүкә - сиу халыкларын берләштерә алдык. Зур яу төзедек. Ул черүне атышырга, сугышырга өйрәтү эше миңа йөкләнде. Мин шушы халыкны дошманнардан саклауны үземнең бурычым итеп исәплим. Алар да безнең кавем кебек кара язмышка дучар ителмәсеннәр иде.

    Бу көндәлегемне язуны инде туктатам. Барып керерме ул туган ягыма, алла белә.

    Нәсимә, бәгырем! Аерылуыбызга бик күп еллар үтте, ләкин мин сине оныта алмыйм. Әмма кавышу безгә язмаган икән. Кичер мине, сине бәхетле итә алмадым!

    Улыгыз, туганыгыз, якташыгыз Мәргән яки Максим Сабуров.



    “Казан утлары” журналы 2006 ел №7

    Ильдус Хузин
    повесть на татарском языке.
  • Ильдус Хузин:
  • Егетнең кайтуы (хыялый бәян)
  • Ева – тор юлында (маҗаралы бәян)
  • Өченче орден (хыялый бәян)
  • Аю (хикәя)
  • Челпәрәмә килгән еллар (хыялый хикәя)
  • Кремльдә ыгы–зыгы (хыялый хикәя)
  • Яңа робинзоннар (яшүсмерләр өчен хыялый маҗаралы бәян)
  • Кызыл тәнлеләр юлбашчысы (хыялый бәян)
  • Топонимнар (Урта Уралдагы географик атамалар)
  • Җен түгәрәге (хикәя)
  • Татарның чын тарихы (Подлинная история татар)
  • Ведьмин круг (рассказ)
  • Прощание с Топтыгиным (рассказ)
  • Бишавылда күңелле кич (пьеса)
  • Урал татарлары (тарихи язмалар)
  • Урта Уралдагы татар атамалары (тарихи язмалар)




  • ← назад   ↑ наверх