• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ильдус Хузин

    Яңа робинзоннар

    (яшүсмерләр өчен хыялый маҗаралы бәян)

    Яңа дуслар


    Педагогия колледжының 411 группасында беренче карауда гадәти бер вакыйга булды: кышкы каникуллар үтеп, укулар башлангач, группада ят бер егет барлыгы беленде. “ Фәрит”!- диде ул һәм арткы рәттәге буш урынга барып утырды.

    Дәрес башланды, әмма барысының да күзе артка төбәлгән иде. Уртачадан озынрак буйлы, атлетныкыдай тән төзелешле , коңгырт кара чәчле иде ул.

    Берничә көн үтүгә, егетләр Фәрит белән яхшылап таныштылар, ә кызлар инде барысы да аңа гашыйк иделәр. Бу хәл группадагы егетләргә ошамады, ләкин Фәрит аларны тиз тынычландырды: ул бер кызга да ныклап әһәмият бирми иде.

    Озакламый Фәрит тирәсендә аның иң якын дуслары булып киткән егетләрдән торган түгәрәк оешты: ул үзе, Идрис һәм Расих. Соңгы икесе моны сизмәсәләр дә, Фәрит аларны үзе сайлап алган иде.

    Менә инде уку елы тәмамланды. Фәрит барлык фәннәрдән дә яхшы билгеләр генә алды, ә үзе укытучының нинди билге куюына әһәмият бирми иде дә кебек.

    Идрис белән Расихны аның күп нәрсә белүе үзенә тартты. Нинди генә темага әңгәмә бармасын, ул үзен судагы балык кебек хис итә иде. Җитмәсә, үзе көнчыгыш көрәшләре буенча да бик маһир икән. Ә инде иң зур сәләте – кешене үз артыннан ияртә белү.

    Июньнең соңгы көннәренең берсе иде. Өч дус Фәритнең бүлмәсендә утыралар. Идрис белән Расих бүлмәдәге гаҗәеп нәрсәләрне карыйлар. Нәрсә генә юк монда: зур глобус дисеңме, диңгез секстанты, иске астролябия, корабль компасы, тагын әллә нинди приборлар. Ә китаплары ниндиләр: төрле таблицалар, карталар, океаннар атласы, төрле телләрдәге сүзлекләр һәм башка шундый бүлмә хуҗасына карата ихтирам уятырлык әйберләр.

    Идрис бер яктарак гаилә альбомын карарга тотынды. Менә ул альбом битләре арасына салып куелган бер төсле фоторәсемне кулына алды. “Матур кыз”,-дип уйлап куйды ул һәм фотоның арткы ягын әйләндереп карады. “Дустым Фәриткә Алсудан. 2003 нче ел”,- дип язылган иде анда. Идрис Фәритнең үзенә таба борылганын күреп, гаепле кешесыман, рәсемне тиз генә альбом эченә тыкмакчы булды, ләкин ялгыштан төшереп җибәрде.

    Фәрит килеп идәндәге фотоны алды да бераз кыенрак хәлдә калган Идрискә карап:

    -Бу Алсу,- диде ул.- Без аның белән элек бер шәһәрдә яши идек. Бер мәктәптә дә укыдык. Дискотекаларга да йөреп алырга өлгердек. Мин белгән бер кыз да аның белән тиңләшә алмый иде.

    - О-о-о! - дип куйды Расих.- Ничә мәртәбә үбештегез?

    - Дөресен әйткәндә, анысына өлгерә алмадык. Без бит гашыйклар исәбендә йөрмәдек, дуслар гына идек. Бу турыда безнең барлык иптәшләр дә белә иде. Ә шулай да Алсу белән аерылу – минем өчен иң зур югалту булды.

    -Язышасызмы соң?-дип сорады Идрис.

    - Дусларым минем!-диде Фәрит бик сагышлы тавыш белән.- Алсу юк инде.

    - Ничек инде юк?

    - Ни булды?

    - Алсу югалды.

    - Кайда югалды? Ничек?

    - Тыңлагыз, алай булгач. Былтыр җәй көнне Алсу иптәшләре белән теплоходта круизга китте. Бу сәяхәттә алар Азия илләреннән Малайзия, Сингапур, Вьетнам портларына керергә тиешләр иде. Сингапурда теплоход дүрт көн торган. Өченче көнне Алсу юлдаш кызлары белән шәһәргә чыккан булган. Ләкин ул берүзе әйләнеп кайтмаган: кайдадыр югалып калган. Әлбәттә, аны эзләп караганнар. Ләкин шундый мегакалада кеше тиз генә табыламы соң? Җитмәсә, капитан көтә алмавын әйтеп, тиешле вакытында кузгалып киткән. Соңыннан Алсуны илчелек аша да, төрле оешмалар аркылы да эзләтеп карадылар, ләкин бушка...

    Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Нәрсә әйтергә ярый мондый вакытта? Дәшми утыруың иң яхшысы түгелме соң?

    - Егетләр!-диде бераздан Фәрит.- Мин Алсуны эзләп китмәкче булам...

    - Ничек?!. Кайчан?.. Барып чыгармы соң бу эш? Син акылыңдамы соң?...- дип, чиктән тыш гаҗәпкә калган дуслары Фәритне төрле сораулар белән күмделәр.

    - Ә сез, дуслар!-дип сорады ул алардан.- Миңа юлдаш һәм ярдәмче була алыр идегезме?

    - Син шаяртасыңдыр!-диде Идрис.- Анда барыр өчен ничә мең чакрым юл үтәргә, ничә ил аша чыгарга кирәк. Әле уйлый китсәң...Үзең беләсең бит, тиз генә чит илгә чыгып китү безнең халык өчен гадәти нәрсә түгел. Аның юл хакы гына да күпме тора. Гади кеше ел буена да эшләп ала алмый бездә андый акчаны.

    - Дуслар! Ансы мәсьәлә хәл ителәчәк. Алсуның әтисе бу проектны матди яктан тәэмин итәргә булды,- диде Фәрит.- Без анда туристлар төркемендә барачакбыз. Бу бит ул кадәр үк хәтәр сәяхәт түгел. Меңнәрчә россиялеләр ел саен бөтен дөнья буйлап сәфәр итәләр.

    Бүлмәдә тынлык урнашты. Фәритнең үтенеченә хәзер чынлап торып җавап бирергә кирәк булачакны барысы да аңлый иде. Киләчәк сәяхәт турында сүз куертып утыру – бер хәл, ә инде үзең шул юлга чыгып китү – бөтенләй башка нәрсә.


    Алсуны эзләп


    Лайнер кузгалып китү белән үк егетләр иллюминаторларга капландылар Беренче мәртәбә һавага күтәрелү бәхетенә ирешкән дусларның күзләре яна, ә йөрәкләре читлегеннән чыгардай булып тибә. Булачак сәяхәт аларны дулкынландыра да, куркыта да иде. Ерак Сингапурга чыгып китәр өчен аларга ата-аналарына әле озак ялынырга туры килде. Ниһаять, менә алар юлда.

    Юл әлләни кызык булмады: лайнер болытлардан югары очканга, аста салкын кышны хәтерләткән күренешләр генә артта кала баралар иде. Ә менә Азиянең таулы урыннарына җиткәч, хәл үзгәрде: Алтай, Тянь-шань һәм Тибетның пычак безе кебек үткен кырлары болытларны кисеп чыгып, күз күреме җиргә тезелгәннәр иде. Алардан соң инде чат аяз һава һәм диңгез күренешләре дә ачылды.

    Ә лайнер эчендә гидның - карадан килешле яшь кенә хатынның ягымлы тавышы агыла иде:

    - Сингапур – шул исемдәге утраудагы республика. Бездән сул якта күренгән Малакка ярымутравына, ягъни ”Зур җиргә” ясалма дамба аша йөриләр. Монда яшәгән ике миллион ярымнан артык халыкның сиксән процентын кытайлылар тәшкил итә. Калганнары – берничә дистә милләт кешеләре. Шуларның якынча ярты миллионы – малайялылар. Дәүләт теле-шулай ук малайя теле. Ә төп административ тел булып инглиз теле хезмәт итә. Сингапур – халыкара туризм үзәге, сез моны чит ил кешеләренең күплегеннән аңларсыз...

    Сингапурда урнашу кыен булмады: туристик компания сәяхәтчеләрне бик уңайлы бер отельгә урнаштырды.

    Кичке аштан соң егетләр, ниһаять, тынычланып калдылар. Шуннан соң Алсуны ничек итеп эзли башлау турында әңгәмә башланды.

    - Фәрит!- диде Расих.- Башта син безгә аның ничек югалуы турында бөтен белгәнеңне ачып сал. Шуннан соң уйлашырбыз.

    - Егетләр! Мин сезгә теге вакытта бар белгәннәремне сөйләдем инде.

    - Аның үзе белән акчасы булганмы соң?-дип сорады Идрис.

    - Ансы да билгесез.

    - Хәер,- дип дәвам итте Идрис,- акчасын алу өчен кешене юк итү хаҗәт түгел; Алсуның югалуының сәбәбе башка булыр кебек...

    - Мәсәлән!...

    - Мәсәлән, заложник итәр өчен.

    - Алсуның туганнарыннан акча төрү өчен әйеме?-дип сорады Фәрит.- Ләкин әле берсе дә мондый таләп белдергәне юк. Синең версияң бармы, Расих?

    - Минемчә, аны коллыкка сатар өчен урлаганнар. Яки...

    - Яки нәрсә?

    - Алсуның чибәрлеген исәпкә алсаң...

    - Әйтеп бетер, сузма!..

    - Тел әйләнми!-диде Расих.- Син мине гафу ит, Фәрит! Аны фәхишә итеп тотар өчен урлаганнардыр.

    Авыр тынлыкны берсе дә бозарга батырчылык итмәде.

    Икенче көнне иртә белән туристлар төркеме тиешле мәшәкатьләренә кереште, ә өч дус Алсуны эзләү чарасына тотындылар. Башта шушы округның полиция бүлегенә мөрәҗәгать иттеләр. Анда башта озак кына аларның документларын тикшерделәр. Шуннан соң гына Алсу турында бер яңалык та юк, дип белдерделәр.

    -Ничек уйлыйсыз?- дип сорады бүлек башлыгыннан инглизчә яхшы гына сукалаган Фәрит.- Без аны эзләүне нәрсәдән башларга тиешбез?

    - Сезме? Бернәрсәдән дә! Бу сезнең эш түгел. Ул гына да түгел, сезгә туристлар төркеменнән башка йөрү катгый рәвештә тыела. Сезне хәзер үзегезнекеләр янына илтеп куячаклар, ә төркем башлыгы сезнең өчен җаваплы булуы турында искәртеләчәк.

    Егетләргә төркемнән аерылып йөрү кыенлашты, шуңа күрә Алсу турында башкаларга да сөйләп бирергә туры килде.

    Полиция ярдәменнән башка кызны эзләве, дөресен әйткәндә, мөмкин дә түгел иде. Егетләр өч көн буе порт тирәсендә, якындагы базарда, урамнарда көн үткәрделәр, инглизчә белгәннәрдән сораштылар, ләкин бу файдасыз булды. Кич белән арып-талып, Алсуны табудан өметләрен өзеп кайтып егылалар иде.

    Берничә көн үтте. Өч дус максатларына ирешүдә бер адым да алга китә алмадылар. Менә алар шәһәрнең үзәгенә якынрак урамны да катнарга булдылар. Шулвакыт Идрис Фәритнең күлмәгеннән тартты:

    -Тыңла әле, Фәрит!

    - Кайда, нәрсәне?

    -Т-с-с-с!

    Кайсыдыр йортның ишегеннәнме әллә тәрәзәсеннәнме музыка тавышы ишетелә иде, ләкин гади музыка түгел, чып-чын татар көе иде бу. Аларның аяклары ихтыярсыз шул якка атладылар. Шушы урамдагы коттеджлардан әлләни аерылып тормаган, тышкы күренеше буенча, урта хәлле кешеләр торган йорт иде бу.

    Дуслар өйнең тәбәнәк баскычы янына килеп туктагач ук өй эчендә музыка тынды, Һәм ишектән җитмеш биш- сиксән яшьләр тирәсендәге бер карт чыкты. Ялтыратып кырылган башына кара түбәтәй кигән, чал сакал-мыегы пөхтә итеп кыскартылган ягымлы йөзле бу бабай өс киеме, килеш-килбәте белән шәһәр кешеләреннән аерылмый кебек иде.

    Карт чыгып егетләргә бераз карап торды да аннан соң кытайчамы әллә малайя телендәме сорау бирде. Егетләр башларын селкегәч, инглиз теленә күчте:

    - Хәерле көн, әфәнделәр! Өйгә рәхим итегез!

    Бусаганы үткәч, Идрис мөселманча сәлам бирде:

    -Әссәламегаләйкем!

    Бабай аптыравыннан бер мәлгә сүзсез калды. Башындагы түбәтәе нилектәндер идәнгә шуып төште. Шуны алып кигәч кенә ул кунакларга җавабын бирде:

    -Вәгаләйкемәссәлам!

    Шунда ук урындыкка утырып дога кылды. Өч дус та иреннәрен кыймылдатып алып бит сыйпадылар.

    Бабай азрак кына ят тоелган татар телендә егетләрдән сораштыра башлады: ягъни кемнәр алар, нинди йомыш белән йөриләр һ.б. Егетләр үзләренең бик мөһим эш буенча Россиядән килгәнлекләрен әйттеләр.

    -Эш буенча! Бик яшь бит әле сез, оланнар, эш буенча чит илләргә йөрергә...-дип тезеп китте сүзләрен бабай. Шулай да артык төпченмәде. Ә егетләр аның белән якыннанрак танышырга булдылар. Аның исеме Таһир, ә үзе Сингапурда кырык ике ел тора икән.

    - Мин монда Кытайдан күчеп килдем,-дип сөйләп китте ул,- кытайлылар белән бергә. Ә туган җиремнән, Оренбург ягыннан, мине бала чагымда ук алып киткәннәр. Бу хәл егерме тугызынчы елда булган. Минем этием татар зыялысы, әнием дә заманының алдынгы карашлы кешесе баласы булган. Өсләренә халык дошманы, дип яла яга башлагач, эзәрлекләүләрдән качып, чит илгә китә алганнар. Бер дә онытырлык түгел, мәрхүмнәрем, мескенкәйләрем гомергә туган туфракка кайту, шунда җирләнү турында хыялландылар.

    Без өч бала туган булганбыз, ләкин мин генә исән калганмын. Мин туган илемне хәтерләмим, мин Кытайда үстем. Шунда мөселман җәмгыятенең бер бик мөхтәрәм кешесенең кызын үземә хәләл җефет иттем. Иллә матур тордык, аллага мең шөкер, балаларыбыз булды, әле дә исәннәр...

    Зур сугыштан соңгы Кытайдагы болганулар безне тагын күчеп китәргә мәҗбүр итте. Ниһаять, монда тукталып калдык. Ул вакытта мин яшь идем, дәртле чак, шуңа авырлыклар безне куркытмады. Мин монда каучук агачы плантацияләрендә эшләдем, азрак хәлләнгәч, йорт сатып алдым; тормышыбыз, ходайга мең шөкер, түгәрәкләнде. Инде оныкларым да үсеп җиттеләр. Алар минем яныма килеп йөриләр. Карчыгым күптән түгел генә вафат булды, урыны оҗмахта булсын балакаемның... Туган якларга кайтасым килә, ләкин курка төшәм. Әле ярый атам безне алып китеп коткарып калган. Әгәр дә шулай булмаса, нәселебез тамырдан корый иде бит...

    Соңгы еллрда Рәсәйдә иркенлек сизелгән кебек булса да, икенче яктан, сөенергә дә нигез юк кебек, Миңа калса, бу алдавычрак хөррият. Мин инде гәҗитләр укыштырам, аллага шөкер, күземнең яктысы да бар әле...Менә бу экраннан дөньяда нәрсәләр булганны күзәтәм, радиоалгычтан Казанны тотам...Ләкин Казан ни өчендер көчлерәк станция куймый, бик начар ишетелә. Әле ярый “ Азатлык” татарча сөйли. Видеокассеталарым да күп...

    Минем аңлавымча, Россиядә хәлләр мөшкелрәк, хөкүмәт идарәне кулдан ычкындыра бара шикелле. Бездә эш хакын түли алмаган хуҗа бөлә, бөтен нәрсәсеннән буш кала. Сездә алай түгел: күптән банкрот булган хуҗалар дилбегәне кулларыннан ычкындырасылары килми. Кызганычка каршы, Рәсәйдә һәрдаим шулай булды: түрәләр халык алдында һичкайчан җавап тотмадылар, ә киресенчә, көч белән гавам өстендә торып, аның исәбенә симерделәр...

    Таһир бабай, сөйләнә торгач, егетләрнең артык игътибар белән тыңламауларын сизде.

    - Ә- й -е –е! Сез әле яшьсез. Бу вакыйгалар сезгә турыдан-туры кагылмаганнар. Ә сезнең ата-аналарыгыз инде эшнең кая таба барганын сизгәннәрдер. Сезнең өчен кызык булмаса да, ватандашларымны күргәч, күңелемдә җыелганнарны сөйләми булдыра алмадым. Кичерегез, балалар!

    Әмма Таһир бабай, түзми, сүзне тагын сәясәткә борды:

    - Шунсы аяныч, Россия хөкүмәте халык турында кайгыртуны бөтенләй үз җилкәсеннән төшерә бара. Аның бер генә уе – ничек итеп халыктан күбрәк салымнар җыю. Ә салым җыелмый, Ни өчен? Монда бер генә җавап булырга мөмкин: карга күзен карга чукымый. Ягъни эре салым түләүчеләр күптән инде түрәләрне сатып алганнар. Ә алар түләргә тиешлесен гади халыктан арттырып-арттырып алачаклар. Җыелган акча хакимиятне, армияне һәм полицияне туйдырырга гына җитәчәк. Бөтенләй урта гасырлардагы кебек... Шулай булгач, уйлагыз: элекке ханнар-патшалар белән хәзерге түрәләр арасында нинди аерма бар соң? Шундый сорау туа: Рәсәй халкы моңа күпме түзеп торыр икән? Кимсетелүнең нинди дәрәҗәсенә җиткәч, гавам баш күтәрер икән? Яңа разиннар, салаватлар һәм пугачёвлар килеп чыкмас микән?...

    -Шунсы кызганыч!-дип дәвам итте тәмам кызып киткән карт.- Бу хәлләрне китереп чыгарган кешеләр барыбер оттырмаслар, аларның инде чит ил банкларында күп миллионнары җыелгандыр. Ә илдән кача башласалар, чит мәмләкәтләрдә менә дигән сарайлары әзер торадыр...

    Картның сүзләренә баштарак битараф булган кунаклар инде аны кызыксыныбрак тыңлый башлаганнар иде. Фәрит хәтта бәхәскә керә язды.

    - Сез артык куертасыз шикелле, Таһир бабай,- диде ул.- Мин шәхсән айнык акыл җиңәчәгенә ышанам.

    - Бирсен хода! Бирсен хода! Шулай гына булсын. Яшьләр киләчәккә һәрвакыт зур ышаныч белән карыйлар. Өметегез корымасын! Йә ярый! Мин сезне алҗыттым бугай. Менә чәй дә җитеште. Үзебезчә чәй эчү – минем өчен бәйрәм ул!

    Чәйдән соң бабай кунакларына карап әйтеп салды:

    - Оланнар, күреп торам, йөзегезгә олы мәшәкать билгесе чыккан. Чыннан да зур эш белән йөрисез шикелле. Әйдәң, сөйләп бирең миңарга. Менә сезгә ярты сәгать, шуннан соң намазга басарга кирәк.

    Фәрит ун минут эчендә бабайга бөтен серне ачып бирде: үзләренең кем икәнен, ни эшләп йөргәннәрен һәм Таһир бабайдан нинди ярдәм көткәннәрен.

    Акыллы карт бик озак уйга чумып утырды. Ниһаять, ул башын күтәрде дә:

    -Ай авыр булачак ул баланы табуы-ы-ы! Әгәр дә инде Аллаһе тәгалә ярдәме белән исән-имин булса,-диде. - Ә шулай да башыгызны түбән имәгез, иншалла, табылыр, ходай ярдәм итәр...

    - Менә нәрсә, балалар,-дип эшлекле тонга күчте,- иртәгә иртә белән монда килеп җитегез. Мин оныгымны чакырачакмын, Хәсәнне. Булышса, ул булышыр.





    Х ә с ә н

    Иртәгесен сәгать тугызлар тирәсендә өч дус Хәсән белән сөйләшеп утыралар иде инде. Үзләреннән бик күп булса ике-өч яшькә олырак булган бу егетне җирле малайя кешесеннән аерып алып булмас иде. Шул ук вакытта, татарча сөйләшә башласа, ул үзгәреп китә, күзләрендә шатлыклы чаткылар уйный башлый, тән тотышы да үзебезнең милләт кешесенә хас тыйнак була.

    Хәсән башта егетләргә бераз гына үзе турында сөйләп алды:

    “Колледжда адвокатлыкка укыймын, әле ике курс бетердем. Дүрт тел беләм: туган телемне, малайя, кытай һәм инглиз телләрен. Соңгылары монда өчесе дә бер хокукта йөри, дип әйтергә була. Хәзер инде без иптәшләребез белән тагын бер - ике Европа теленә ябышырга уйлыйбыз...”

    Кунак егетләр, сиздермичә генә бер-беренә карашып куйдылар: телләр үзләштерүдә аларның уңышлары, бөтен россиялеләрнеке кебек үк, күпкә кечкенә иде шул.

    -Әлегә ял итәбез,-дип дәвам итте Хәсән.- Дусларым белән күңелле яшибез, төрле илләрдән килгән яшьләр белән очрашабыз. Яхтабыз бар. Әле тагын су асты көймәсе эшләдек, күрсәгез исегез китәр. Диңгезгә чыгабыз... Юк, татар иптәшләрем юк. Танышасым килә. Бәлки менә сезнең белән дуслашып китәрбез...

    Таһир бабай Хәсәннең монологын туктатып, кунакларга сүз бирде. Фәрит тагын баштан ахырга кадәр Алсуның тарихын сөйләп бирде.

    Хәсән шундук әйтеп салды:

    - Фантастика! Браво, егетләр! Мактыйм! Бары тик шулай гына яшәргә кирәк. Шуннан соң дөньяда нигә яшәгәнеңә дә үкенмәскә мөмкин. Мин сезгә, әлбәттә, ярдәм итәчәкмен. Бүген үк иң якын дусларым белән сөйләшәм. Курыкмагыз, алар сатлык җан түгелләр. Сездә Алсуның фоторәсеме бардыр бит? Бирегез миңа. Хәзергә хушыгыз, мин йөгердем. Иртәнгә кадәр!

    Егетләр отельгә гаять канатланып кайттылар. Кызны табу турындагы сүрелә башлаган өмет чаткылары аларның күңелендә яңадан кабынып дөрләп яна башлаганнар иде. Ләкин алар бер-берсен артын сөенмәскә, төрле хәлләргә әзер тора белергә чакырдылар.

    Икенче көнне Хәсән сүзен болай дип башлап китте:

    - Сез инде Алсу өчен берсе дә акча таләп итмәде, дип әйткән идегез. Шуңа күрә ансы вариантны алып ташлыйбыз.

    - Дөрес фикер,-диде Расих.

    - Без иптәшләребез белән ике вариант бар, дип исәплибез: Алсуны я берәр утрауга коллыкка алып киткәннәр я...

    - Әйтеп бетер!

    - Я берәр шәһәргә фәхишә итеп тотар өчен урлаганнар. Әгәр шулай була калса, безнең алда чишә алмаслык мәсьәлә торган булыр иде. Ләкин без беренче вариантны яклыйбыз, чөнки моның өчен кечкенә генә булса да нигез дә бар. Эш шунда. Утрауларда , ә бу тирәдә алар берничә йөз, төрле халык дөнья күрә. Шулар арасында җинаятьчел элементлар да бар. Менә шулар еш кына кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне, урлап алып китеп, үзләренә эшләтәләр.

    Үткән җәйне, нәкъ Алсу югалган вакытларда аңа охшаган кызны күрүче булган. Порт тирәсендә яшәүче бер кечкенә сукбай аны фоторәсем буенча таныды. Аның сүзе буенча, ике яшь кенә кеше кызны көчләп катерга утыртканнар. Теге мескен ярдәм сорап ниндидер телдә кычкырып та караган..Ләкин катер бик зур тизлектә ачык диңгезгә чыгып киткән.

    Катерның төсе карасу-яшел, аскы өлеше кара. Исеме яки номеры юк. Әлбәттә инде, андый суднолар күптер, эзләргә кирәк, безнең бүтән чара юк. Шунсы да билгеле, юлбасарларның берсе аксый төшә икән.

    Инде уйлыйк. Мондый катерда бик үк еракка китеп булмый, ә шторм вакытында алар бөтенләй диңгезгә чыкмый. Ә шулай да тугыз-ун сәгатьлек юлга чыгарга хәлләреннән килә, ә бу инде өч йөз-өч йөз илле миль дигән сүз. Ә андый ераклыкта йөзләгән утрау бар: Сингапур тирәсендә, Линга архипелагында һәм Анамбас утраулар төркемендә.

    Сингапур тирәсендәгеләрен исәпкә алмасак та була: аларны полиция тикшеребрәк тора,- дип дәвам итте Хәсән.- Линга архипелагы Индонезия биләмәләренә керә, шуңа күрә без анда тиз генә барып кысыла алмыйбыз. Ә менә Анамбас утрауларына мин игътибар итәр идем, чөнки алар бәхәсле җирләр, һәм аларны берсе дә карамый. Өстәвенә, ул тирәләрдә энҗе – мәрҗән күп табыла. Урлап алып киткән кешеләрне тирән су төбенә чумып, энҗе алып чыгарга кушалар. Ул эшне башкарырга өйрәтелгән кешеләр биш-алты елдан артыкка чыдамыйча күпләп кырылалар икән.

    - Менә сезгә Анамбас утраулары картасы,-диде ахырда Хәсән.- Ә кич белән мин сезгә бернәрсә күрсәтәм, исегез китәр.

    Хәсәннең сюрпризы - кечкенә генә су асты көймәсе булып чыкты. Бу болай булды: Хәсән кулындагы пультны диңгезгә таба каратып, күпсанлы кнопкаларның берсенә басты. Берничә секундтан соң ниндидер хайванның аркасы күренде, һәм ул яр буена килеп туктады. Өсте үтә күренмәле калфаксыман капкач белән ябылган акула формасындарак итеп ясалган бу көймә чыннан да тере хайванны хәтерләтә иде.

    - Без моны иптәшләрем белән ике елда төзеп бетердек.- диде горур тавыш белән Хәсән.- Ә хәзер алар моны безгә биреп тордылар. Моның тизлеге бик зур-кырык биш узел. Моторы фотоэлементлар ярдәмендә кояш энергиясендә эшли. Хәтта су астында да. Карагыз, корпусның өске өлеше тулысынча фотоэлементлардан тора. Караңгы вакытта электромотор аккумулятордан әйләнә. Ә аны шул ук фотоэлементлар тулыландырып тора. Бик зур тизлектә китәргә кирәк булса, өстәмә бензин моторы тора. Дөрес, бензин күп алып булмый, ләкин аның кирәге дә чыкмас, дип уйлыйм.

    Иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә өч дус Хәсән янына ашыктылар. Көймәне әзерләгән, азык- төлек һәм башка кирәк-ярак хәстәрләгән хуҗа аларны көтә иде инде.

    - Бу көймә түгел, бу – хыял! - диде Идрис үз урынына төшеп утыргач. –Аңа шундый исем бирәсе калган.

    - “Виктория”дә бик әйбәт,-дип каршы төште Расих.- Безгә нәкъ шул “җиңү” кирәк тә бит инде.

    - Сез әле аның “уңганлыгын” алда күрерсез. Хәер, көймә әле зур сынау үтмәгән... Ләкин мин аңа ышанам,-дип, Хәсән рульне диңгезгә таба борды.

    Шулай итеп, сәяхәтнең хәлиткеч өлеше башланды.



    Юлбасарлар эзеннән

    Башта алар Сингапур тирәсендәге эре һәм вак утраулардагы катерларны карап чыктылар. Моның өчен бер көн вакыт китте. Икенче көнне ачык диңгезгә чыгып, Анамбас утрауларына таба юл алдылар.

    - Болай итәбез,- диде дилбегәне үз кулына алырга өлгергән Хәсән,- картада бөтен утраулар да төшерелгән. Без аларның һәрберсен карап чыгыйк һәм тикшерелгәннәрен билгеләп барыйк. Катерны кайда очратсак, шунда тукталырбыз да уйлашырбыз.

    Анамбас утравына безнең эзтабарлар кичкә генә килеп җиттеләр. Төнне көймәдә уткәрделәр.

    Иң беренче очраган утрау Гаобао исемле иде. Утрауда кеше күп яши иде ахрысы: өйләр, мал-туар күренә. Яр буйлары төрле зурлыктагы көймәләр, джонкалар, катерлар һәм яхталар белән капланган. Ләкин ватерлиниядән түбән ягы кара булган яшел катер күренми.

    Ул көнне экипаж ундүрт утрауны тикшереп чыкты, ә уңыш икенче көнне генә килде: Минданао утравына килеп туктауга, яр буеннан кара аслы яшел катер кузгалып китте. Хәсән аның артыннан борылырга теләгән иде, Расихның: “Карагыз әле!”-дигән тавышы ишетелде: яр буенда тагын шундый ук бер катер дулкыннар өстендә чайкала иде.

    - Нишлибез, егетләр?-дип сорады аптырый төшкән Хәсән.

    - Болай итик!- диде Фәрит.- Мондагысы качмас, картада урынын гына билгеләп куябыз. Ә инде үзебез тегесенең артыннан куыйк.

    - Дөрес!-дип җөпләде Хәсән һәм көймәне кирегә борды.

    Күп тә үтмәде, катер белән көймә арасы якыная башлады. “Виктория”нең өстен ябып, корпусны бераз суга батырдылар. Су өстенә үтә күренмәле калфак кына чыгып тора иде. Болай итмәгәндә, тегеләрнең куа килүчеләрне вакытыннан алда күреп алулары мөмкин. Ә бу исә Фәритләрнең планына керми иде.

    Бер сәгатьләп баргач, алдагы катер зур гына бер утрауга килеп туктады. Бу – Китурам утравы булып, яр буенда шул ук исемдәге шәһәр дә күренә иде. Катер яр буена тукталуга, аннан бер ир белән хатын төштеләр дә шәһәргә юнәлделәр. Безнең сәяхәтчеләр, нишләргә белмичә, көймәдә утырып калдылар.Аларның хафалануының тагын бер мәгънәсе бар: әлеге катер артыннан килгән чакта, күрше утрауда тагын да шундый ук бер судно күренде. Ул яр буена бәйләп куелган иде.

    - Ничек сөйләшкән булсак, шулай дәвам итәбез,-диде Хәсән,- барысының да урыннарын билгелибез, һәм һәрберсен тикшерәбез. Бүтән чара юк.

    Китурам тирәсендә кирәкле төстәге биш катер табылды. Аларның хуҗаларын ачыклау болай барды: икесе ярга чыгып (аның берсе, әлбәттә, Хәсән), элеге катер тирәсендәрәк йөрештерәләр иде. Шунда очраган берәр кешедән катерның хуҗасы турында сораштыралар. Янәсе, алар аны сатып алырга тели, һәм нәкъ шундый судно аларга кирәк тә инде.

    Дүрт катерның хуҗалары шикле кеше булып чыкмадылар. Алар тирә-юньдә билгеле, эшлекле кешеләр икән. Ә менә Китурам утравындагы берсе катерның хуҗасын мактамадылар. Шул тирәдә ауларын төзәтеп маташкан бер кытай кешесе болай диде: “Катерын сатуын-сатмавын белмим. Сатса, бик яхшы булыр иде, чөнки көне-төне мотор шаулатып, балыкны качырып бетерә. Механизмнарын карамый, мае агып, бертуктаусыз яр буен пычрата. Әнә никадәрле май таплары йөзеп йөри, барысы да аныкы. Эшем кешесе түгел, бер җилкуар малай. Кайда яшәгәнен белмим, шунда шәһәрдә инде...”

    Эзтабарлар, бераз киңәшкәч, көймәнең хуҗасын яр буенда гына көтәргә булдылар. Кирәкле кеше, дөресрәге кешеләр, икенче көнне генә күренделәр. Ярга таба ике яшь кеше атлый, кулларында авыр чемоданнар. Аларның берсе азиат йөзле икәне күренеп тора, ә икенчесе европалыга охшаган. Хәсән кинәт Фәритнең кабыргасына төртте: азиат дигәне уң аягына аксый иде.

    - Димәк!... Шулар булып чыга!-дип пышылдады Фәрит, дулкынланудан калтыраган тавыш белән.

    - Т-с-с-с!

    Ул арада юлбасарлар тыныч кына катер янына килеп әйберләрен урнаштырдылар да, ашыкмый гына моторны кабызып, диңгезгә чыктылар һәм көнчыгышка таба юнәлделәр. Катер ерагайгач, “Виктория” аның артыннан кузгалды.

    - Болар кая барыр икән?- дип, Фәрит карта өстенә иелде.

    -Ялгышмасам,- диде Расих,- болар Анамбас утрауларының иң ерактагы төркеменә баралар. Карагыз әле, анда унлап утрау бар. Кайберләрендә бөтенләй кеше дә яшәми. Һәрхәлдә картада бу турыда бер мәгълүмәт тә юк.

    “Виктория” белән катерның арасы якыная барды.

    - Хәсән!- диде Фәрит, -аларга бик якынайма.

    - Ни өчен!- дип аптырады Идрис.- Безгә хәзер аларны “алырга” кирәк.

    - Барып чыкмас,- диде Хәсән.-Сез аларның коралларына игътибар иттегезме. Икесенең дә пистолетлары бар, хәтта эре калибрлы. Аннан соң, аларны алу әле Алсуны коткару дигән сүз түгел.

    - Соң син нәрсә тәкъдим итәсең?

    - Әлегә күзәтик кенә. Түземле булыйк. Сабыр төбе - сары алтын, ди бит минем бабам. Күренмәс өчен, көймәне төпкәрәк батырырга кирәк безгә.

    Ике сәгатьтән күбрәк баргач, алда утрау күренде.

    - Егетләр бу утрауның исеме дә юк бит картада !- дип кычкырып җибәрде Расих.

    -Бу чагыштырмача яңа утрау. Вулканнан калган. Күрәсезме, үсемлек дөньясы да бик фәкыйрь моның. Нинди дә булса хуҗалык алып бару өчен яраксыз икәне күренеп тора

    Теге катер текә яр кырына килеп җитте дә кинәт күздән югалды. Фәрит Хәсәнгә биноклен тоттырды да:

    - Катер юкка чыкты!-дип белдерде.

    - Ничек инде юкка чыкты?- дип сорады Идрис.

    - Шайтан белсен!

    - Туктый төшик!- диде Хәсән.- Юкса аулаучылардан ауланучыларга әйләнүебез бар. Хәтта, тирәнгәрәк тә төшәргә кирәк әле.

    Ярга чаклы әле байтак булса да, “Виктория” перископ тирәнлегенә төште һәм әкрен генә хәрәкәтен дәвам итте. Биек ярга бер кабельтов чамасы калгач, перископтан карап барган Фәрит:

    - Иптәшләр! Нәрсәдер күрәм,-диде.- Минемчә, кыяның ерыгы бар, өстән карасаң, тарлавык булыр иде. Катер шунда кереп югалды бугай. Ә болай көймә фәлән туктарлык урын бөтенләй юк, кыя стенасыман суга кадәр төшкән. Инде аңлашылды: бу-тарлавык. Нишлибез?

    - Керәбез тарлавыкка!-дип беравыздан кычкырдылар Идрис белән Расих.

    - Юк, дуслар!- дип, Хәсән тагын иптәшләрен салкын кан белән эш итәргә өндәде.- Мин ерактан гына күзәтергә тәкъдим итәм хәзергә.

    “Виктория” кире диңгезгәрәк чыкты да, уңайлырак позиция сайлап, якорь төшерде. Шушы урында иртәнгә кадәр көтәргә туры килде аларга. Диңгезнең тынычлыгы дусларны бик сөендерде, ә бүтән кыенлыкларга алар инде күнеккән иде.

    Иртән көн туып кына килгән вакытта вахтада утыручы Идрис иптәшләрен уятты:

    - Карагыз әле!

    Иптәшләре перископтан утрауга таба күз салдылар: өч катер, тарлавыктан чыгып, төньяк юнәлешенә борылалар иде. Иң мөһиме – судноларның берсе егетләргә таныш: карасу-яшел төстәге номерсыз катер иде бу. Өч катерда барысы унбишләп кеше урнашкан, аларның кайберсе кораллы иде.

    Катерлар зур гына тизлектә төньякка омтылдылар. Бераз көткәч, эзәрлекләүчеләр дә алар артыннан кузгалдылар, араны бинокль аша күрерлек кенә итеп тоттылар.

    - Фәрит!- диде рульне иптәшенә биргән Хәсән.- Якынрак килсәк тә була. Без бит калфак астында. Ә ул дулкыннар арасыннан бөтенләй күренми диярлек.

    Дүрт сәгатьләп диңгез телгәннән соң караван, кинәт кенә курсны үзгәртеп, җитмеш градуска төньяк – көнбатышка борылды да шул ук тизлектә хәрәкәтне дәвам итте. Хәсән шундук картага карап: “Сиам култыгына борылдык. Бик кызык!”-дип куйды.

    Яңа курс белән озак кына баргач, катерлар капыл гына туктадылар да нәрсәдер көтә башладылар. Аларга кадәр ике кабельтов калгач, “Виктория”дә тукталды һәм бинокль эшкә җигелде. Көтмәгәндә Фәритнең күзләре уңгарак төштеләр, һәм ул кычкырып ук җибәрде: катерларга таба көнчыгыш ягыннан ниндидер бер зур лайнер килә иде.

    - Дизель – электроход “Меконг” бу!-диде Хәсән.- Тайбейдан Рангунга кадәр йөри. Үзе Вьетнамныкы. Туктагыз, нәрсә бу?! Катердан лайнерга флажоклар белән ниндидер сигналлар бирә башладылар. Егетләр, кайсыгыз аңлый диңгезчеләр әлифбасын? Фәрит синме? Тот бинокльне.

    Фәрит тиз генә бинокльне алды да, сигналларның мәгънәсен иптәшләренә җиткерә башлады:

    - Бер генә фразаны кабатлыйлар: “ Хәзер үк туктарга! Юкса батырачакбыз”.

    Тизлеген аз гына акрынайта төшкән лайнер катерлар яныннан уза башлагач, берсе катердан ракета очып чыкты да судноның антеннасын сындырып узып, диңгездә шартлады. Бу инде, әлбәттә, шаяру гына түгел иде.

    - Нишлиләр бу вәхшиләр!- дип тешен кысты Хәсән.- Анда бит гади пассажирлар, туристлар.

    Лайнерга туктарга туры килде. Пассажирлар башта кызыксынып палубага чыксалар да, кораллы кешеләрне күргәч, кире каюталарына таралып беттеләр.

    Зур катердан, инглизчәләтеп, мегафон тавышы ишетелде:

    - Әй “Меконг” тагылар! Бөтенләй туктагыз! Бу – халыкара полиция. Трап төшерегез! Ишеттегезме?

    Катерлар тукталып калган лайнер янына килеп җиттеләр, өстән трап төшүгә унлап кеше, кыска автоматларын өскә каратып, палубага менделәр. Палубада ыгы-зыгы купты, халык җыела башлады. Аларны юлбасарлар каюталардан куып чыгарып, бер урынга җыялар иде бугай.

    Ун-унбиш минутлар узгач, ачыкланды: корабны басып алучылар палубадан аска – үзләренең катерларына төрле пакетлар, чемоданнар, капчыклар төшерә башладылар.

    - Кешеләрне баштук тентеп чыгарганнардыр инде,-дип куйды Расих.

    Байтак әйбер төшерелгәч, пиратлар үзләре дә төштеләр, һәм тиз генә төньякка таба юнәлделәр. Лайнер күздән югалгач, катерлар өчесе өч тарафка таралды. “Виктория” электән таныш судно артыннан китте. Бераздан һавада гөрелдәгән тавыш ишетелде: өстә вертолет йөри иде. Ул ары-бире ике- өч тапкыр узды да югалды. Ә таныш катер юнәлешне берничә мәртәбә үзгәртеп, эз яшереп йөргәч, куа килүчеләрне тагын шул ук утрау янына алып килде һәм үзе тарлавыкка кереп югалды.

    Эзтабарларга бары да аңлашылды: бу утрау диңгездә талау белән маташкан чып-чын пиратларның качып яткан һәм талаган әйберләрен саклый торган урыны иде.

    Хәзер инде нишләргә? Утрауга ничек үтеп керергә? Шул турыда киңәшләшеп утырганда, Расих кулы белән яр буена таба күрсәтте:

    - Карагыз әле, иптәшләр!

    Катерлар кереп югала торган кыя өстендә нидер ялтырап – ялтырап китә иде.

    - Бу – бинокль объективы,- диде Хәсән.- Кояш түбәнәйгәч, аның нурлары линзаларда чагылалар. Димәк, анда күзәтчеләр бар. Сак булыйк, егетләр, көймәне яшерә төшик.

    Кич булу сәбәпле, монда торуның инде мәгънәсе юк иде. Караңгыга кадәр утрауны тулысынча әйләнеп чыгу уе белән, сәяхәтчеләр яр буйлап киттеләр. Утрауның һәр ягы да текә кыя булып чыкты, һичбер тукталыр җир юк иде.

    - Сайлый белгәннәр урынны!-дип куйды Идрис.

    Ул киңлекләрдә караңгы бик кинәт төшә, шуңа күрә алар утрауны урап чыгып һәм уңайлырак урын табу белән үк якорь төшереп, төн үткәрергә булдылар.

    Диңгез тыныч булса да, көймәне шактый тирбәли, гүя диңгез егетләрне йоклатырга тели. Ләкин дүрт дусның күзләренә йокы керми. Бу кадәр киеренке хәлләр, көтелмәгән вакыйгалар арытса да, якын киләчәкнең тагын да мәшәкатьлерәк булуын сизү аларны ярсыта, йөрәкләрен кыса, дулкынландыра иде.



    Ерткыч оясы

    Яктыра башлау белән экипаж утрауны әйләнеп чыгып, тарлавык янына килеп җитте. Көймәнең туктавы булды, тарлавыктан таныш катер чыгып, Минданао атавы ягына ыргылды. Кыю диңгезчеләргә шунда ук аның артыннан куарга туры килде. Хәсән бераз баргач иптәшләренә:

    - Боларны тотмыйча без берни дә кыра алмыйбыз,- диде.

    - Син хаклы,-дип күнде Фәрит.- Күпме утрау тирәсендә әйләнергә була? Ләкин алар кораллы. Автоматлары да бар шикелле. Ничек “алырга” тәкъдим итәсең?

    Озак кына гапьләшкәч, көймәнең коструктив өстенлекләреннән файдаланырга булдылар. Хәер, бу очракта бүтән мөмкинлек юк та иде.

    “Виктория” иң зур тизлегендә катер артыннан ыргылды. Су өстендә пуляларга бирешми торган калын органик пыяла капкач кына күренеп бара. Хәтта перископ та эчкә алынган.

    Катерны куып җитәргә ярты кабельтов калгач кына андагы ике таныш кеше куучыларны күреп алдылар. Бинокль аша аларның чиктән тыш курыкканлыгы күренде. Коточкыч тизлектә якынаючы көймәнең пыяла калфагы астында утыручылар аларга ниндидер икенче дөньядан килгән затлар булып тоелдылар, ахрысы. Башта алар калтыранган кулларындагы пистолетларыннан да ата алмый азапландылар. “Автоматларын утрауда калдырып йөриләр күрәсең”- дип куйды Расих.

    Пуляларның күбесе читкә очалар, өч-дүрте генә капкачка тиеп рикошет ясап үтте. Бу хәл качып баручыларны тагын да куркыта төште. Менә аларның берсе рульне капыл уңга борды. Бу аларның кире иптәшләре янына китәргә теләүләре иде ахрысы, ә моңа һич юл куярга ярамый. Хәсән дә уңга борылды һәм көймәнең борынын катерның юлына аркылы җибәрде. Ике судно бер- берсенә бик тиз якынлаштылар. Соңгы мизгелдә катер сулга борылырга тырышып караса да, соң иде инде: “Виктория” очып килгән уңайга , борыны белән катерның кабыргасына төрттерде. Мондый көчле бәрдерүдән көймәнең корпусы гөрселдәп куйды. Егетләрнең башлары кайсыныкы пультка, кайсыныкы утыргыч аркасына бәрелде. Ләкин алар моңа әзер иделәр. Көймә янтайган катерны акрын гына этеп бара, ә катерда бер кеше дә күренми иде.

    - Фәрит! Тизрәк!-дип, Хәсән өскә атылып чыкты. Аның артыннан Фәрит белән Идрис тә катерга ашыктылар.

    Катерда, руль астында төшеп киткән пистолетын эзләп маташучы пиратны шундук кулын каерып кулга алдылар һәм икенчесен эзли башладылар, ләкин катерда башка кеше юк иде. Шунда гына ун-унбиш метр ераклыкта кайсы якка йөзәргә дә белми аптыраган икенче пират күренде. Ансының коралы юк иде шикелле. Күрәсең, көймә катерга бәрдергән чакта ул егылып төшкән һәм коралын да шунда югалткан.

    Хәсән белән Фәрит аңына килгән флибустьерның чигәсенә үзеннән алган алтатарны терәп сорау алалар иде.

    - Сиңа бер минут!-диде Хәсән пиратка инглиз телендә һәм аңа Алсуның фоторәсемен күрсәтте.- Кая илттегез бу кызны?

    - Нинди кыз? Мин аны белмим!-дип башын чайкады бандит.

    - Бер ел элек сез аны Сингапур портыннан көчләп алып киттегез. Кайда ул?!

    - Мин Сингапурда бөтенләй булганым юк!-дип, гаебен инкарь итәргә тырышты җинаятьче.

    - Алай булса, сине акулаларга биреп калдырып, иптәшеңне чыгарабыз,-диде Фәрит диңгез ягына ымлап.- Ул дөресен сөйләп бирер.

    - Ул кыз,-диде европалыга охшаган диңгез юлбасары,- әле без булган утрауда.

    Фәритнең һәм аның иптәшләренең үзләрен ничек хис итүләрен аңларга була, бу бит Алсу турындагы беренче чын хәбәр иде.

    - Ни өчен ул анда? Барын да сөйләп бир! Тиз генә!

    - Утрауда,-дип сөйләп китте пират, судагы иптәшенә күз сала-сала,- Ченның базасы урнашкан.Сез аның турында бәлки ишеткәнсездер, нәселдән килгән кыю сугышчы.

    - Ягъни пират,-диде Фәрит.

    -Юк! Безнең максат – капкорсакларның кесәләрен юкарту,-дип пафоска бирелергә уйлаган иде диңгез юлбасары, ләкин егетләрнең күз карашы астында бу уеннан кире кайтты.- Кызларны һәм егетләрне эшләтер өчен алалар. Күбрәк чит илнекеләрне эләктерәләр, чөнки аларны сирәк эзләп маташалар. Алар кача да алмыйлар. Кайвакытта алар өчен йолым алына. Кызларның йәмсезләрен алмыйлар: үзегез аңлыйсыз, алар анда төрлечә файдаланыла.

    Иң төп эш – су төбеннән энҗе һәм мәрҗән җыю, аларны эшкәртү...

    - Дәвам ит!-дип тешен кысты көчкә генә түзеп утырган Фәрит.

    - ...Безнең махсус көймәләр бар, катамараннар. Шулардан водолазлар (без тоткыннарны шулай дип атыйбыз) тирәнгә чумалар һәм 4-5 минут эчендә бернинди аквалангсыз-нисез меңәр долларлык нәрсәләр алып чыгалар. Башта аларны озак кына су төбендә озак йөрергә өйрәтәләр.

    Утрауда утызлап кораллы сугышчы бар.Аларның кайсылары сакчылар, башкалары водолазлар белән эшли...

    - Ә кайсылары кораблар талыймы?- дип мыгырдады Хәсән.- Аңлашыла. Нинди кораллар бар сездә.

    -... Төрле системадагы автомат һәм пистолетлар. Ракеталар да бар: базукалар һәм “Стингерлар”. Сугышчылар буйдаклар, дип әйтергә була. Гаиләләре төрлесенең төрле җирдә. Ә монда алар үзләренә вакытлыча хатын-кыз табалар...

    -...Үлүчеләр дә еш була,чөнки авыруларны дәваламыйлар, шундук юк итәләр...

    -...Бу кызның хәзерге вакытта андамы юкмы икәнен белмим, чөнки без утрауда аз булабыз. Күбрәген курьер һәм разведка хезмәтләрендә йөрибез.

    -...Сакчылар алты-җиде кеше була. Шуларның икесе яр буенда, ә калганнары базада төрле постларда.

    Егетләрне кызыксындырган мәгълүмәтләр алынгач, Расих Фәриткә:

    -Боларны юк итәргә кирәк. Юкса алар безгә комачаулыячаклар,-диде.

    - Оныттыңмыни? Без кан коюга каршы,-диде Фәрит.- Без бандитлар түгел. Ә җинаятьләре өчен тиешле урында хөкем ителерләр.

    - Алайса нишләтәбез соң?

    - Хәзергә берәр кеше яшәми торган утрауга илтеп куйыйк, соңыннан полиция килеп алыр.

    Ул арада судагы пират ярдәм сорый башлады.

    - Йөзсен-йөзсен!-дип көлде Фәрит.- Башкаларны күп йөздергәннәр болар.

    Бераз киңәшкәч, ике юлбасарны моннан утыз миль ераклыгында булган кешесез утрауга илтеп куярга булдылар. Аннан соң катерда Хәсән Сингапурга полиция алып килергә китә, ә калганнар утраудагыларны күзәтә.

    Юлбасарларның кулларын бәйләп катерга утырттылар да элеге әйткән вулканик утрауга таба юл алдылар. Ике сәгатьләп баргач, утрау да күренде. Бу кечкенә җир кисәгендә җан иясе түгел, үсемлек тә юк иде.

    Утрауга җитмәс туктап, егетләр пиратлардан яңадан сорау ала башладылар.

    - Тиздән монда полиция булачак. Бандагызны алгач, монда килерләр. Әгәр аларны тотарга ярдәм итсәгез, һичшиксез сезнең хәлегез җиңеләячәк. Әйтегез, аларны ничек юк итү уңайлырак?-дип сорады Хәсән катгый тавыш белән.

    Бу сорауга җавап булмады, ә европалы бандит иптәше ягына ымлап куйды: ул белә янәсе. Шуннан соң аңа суга сикерергә куштылар һәм бандит озак көттермәде: ярга кадәр артык ерак түгел иде. Инде тегесен боргычлый башладылар:

    - Ишеттеңме сорауны? Җавап бир, сезнең банданы ничек кулга төшерү җайлырак?

    Бандит аңламаганга салышып башын чайкады. Хәсән аңа сорауны кытай телендә бирде,пиратның тагын җавап бирәсе килмәде.

    - Егетләр, бу юлбасар безнең белән сөйләшәсе килми, алып киттек диңгез уртасына, анда акулалар белән уртак тел табар,- диде Хәсән көлемсерәп.

    Куллары ныгытып катерга беркетелгән пират шундук аңлый да, җавап та бирә башлады:

    - Утрауга һөҗүм була калса, иң элек анда эшләгән кешеләр юк ителергә тиеш, чөнки Чен шаһитлар калдырмаска күнеккән. Моның өчен алар яшәгән зур мәгарә шартлатыла, һәм анда булган бөтен кеше җир астында тереләй күмелеп кала. Андагы бик көчле шартлаткыч зарядның детонаторын Чен үзендә йөртә.

    Сугышчылар җиңелә башласалар үзләре генә белгән юл белән яр буена киләләр. Бик яшерен җирдә тизйөрешле зур катер әзер тора. Урынын мин белмим: бу – сер.

    Утрау тирәсендә даими рәвештә махсус катер йөреп тора. Бу – тышкы сакчылар. Алар чит судноларны ерактан ук күреп алалар һәм батыралар.

    -Әйт әле!- дип Хәсән бандитның күзенә карады.-Чен турыда нәрсә беләсең? Кем ул? Аны ничек танырга була?

    - Сезгә Ченны алу юк!-диде юлбасар.- Ул юлбарыс кебек җанвар. Кеше үтерү аның өчен төкерү генә. Аны сары, җиңсез кыска курткадан танырга була. Чәче кара, озын.

    - Тагын нәрсә әйтә аласың?-дип сорады Хәсән.- Никадәр күбрәк сөйләсәң, шулкадәр тизрәк төрмәдән чыгарсың.

    Пират башын чайкады.

    - Алай булгач, сикер!-дип боерды Фәрит, тегенең кулын ычкындырып. Бандит озак көттермәде, башы белән суга чумды һәм ярга таба йөзеп китте.

    - Эш бетте монда,- диде Хәсән,- хәзер бензинны карыйбыз да, сөйләшенгәнчә, Сингапурга чабабыз. Бер тәүлектән полиция белән килеп тә җитәрмен. Нәрсә бу!-дип, Хәсән сызгырып куйды.

    - Ни булды?

    - Бензин юк бит бакта. Менә нәрсә икән: бак тишелеп чыккан һәм ягулык агып беткән. Инде нишлибез? Сингапурга ничек барабыз?

    - Мин уйлап торам,- дип куйды Фәрит,- анда барып эш чыгар микән? Бу бит Индонезия җирләре. Ә анда барсак, рөхсәтсез чикне үтеп кергәнлектә гаепләрләр.

    - Син хаклы –диде Хәсән.- Алай булгач, үзебегә генә ышанырга кала.

    - Шулай туры килә. Кем каршы? Юкмы?

    - Димәк,- дип йомгак ясады Хәсән,- Алсуны үзебез коткарыйк та Сингапур полициясенә пиратлар турында хәбәр итик. Алар бер төрле дә чара күрмәсә, Халыкара полициягә җиткерербез.

    Моның белән барысы да килештеләр.

    - Ә бу катерны нишләтәбез?

    - Батырырга да, вәссәлам!

    - Монда батырырга ярамас, утрауда калган пиратлар файдалануы мөмкин. Диңгез эченәрәк алып керик,- диде Расих,- анда төбенә атып кына куярбыз...


    “Виктория” яңадан Алсу тоткынлыкта яткан утрауга якынлашты. Атауны ерактан гына урап чыктылар да анда үтеп керү ысулын эзли башладылар. Текә ярның һәр җирен тикшереп чыктылар. Ниһаять, бер җирдә көймәне яшереп тотарлык уңайлырак урын таптылар, аннан соң текә кыяга якын килделәр. Бандитлар дөрес сөйләгән булып чыкты: кыя шундый биек һәм текә , хәтта альпинистлар да авырлык белән генә менә алыр иде. Егетләрнең борыны салына башлады. Шулчакны Идриснең шатлыклы тавышы ишетелде:

    - Гарпун!..

    - Нинди гарпун? Кайда? Саташасыңмы әллә?

    - Гарпун белән өскә ыргак ыргытабыз, ә аңа бау беркетәбез...

    - Ә ыргагың кайда?

    - Шул ук гарпуннан эшлибез.

    Шунда ук эшкә тотындылар: гарпунны бөгеп, ыргак ясадылар һәм аңа нык бау бәйләделәр, аның бер очын көймәгә беркеттеләр. Фәрит гарпунны өскә каратып атып җибәрде. Ыргак әйләнә - әйләнә кыя өстенә очты. Ләкин баудан тартып карагач, кире килеп төште. Шулай итеп биш-алты кабат аткач кына ыргак яр башында эләгеп калды.

    - Идрис! Өскә мен!-дип боерды Фәрит.-Синең беләкләрең ныграк.

    Тегесе, биленә бау бәйләп, биш- алты минуттан яр башына менеп җитте.

    - Нәрсә бар анда?

    - Таш кыялардан башка берни дә юк.

    - Алай булгач, кире төш. Тик башта бауның очын ныгытып бәйләп куй.

    Тагын уйлашып алдылар. Юлга чыгар алдыннан бәхәс тә булып алды: көймәдә кеше калдырыргамы әллә барысына да китәргәме? Айнык акыл җиңеп чыкты: көймәне һәртөрле очраклылыктан сакларга кирәк иде. Расихны калдырырга булдылар.

    Өч эзтабар утрауның уртасына таба кузгалдылар. Аларның өчесенә бер пистолет, радиотелефон аппараты, ике пычак, озын гына бау, бинокль иде. Азрак азык та алдылар.

    Адым саен тирә-юньне тикшереп, сакланып кына бардылар. Юлга чыгуларына өч сәгатьләп вакыт үтте, ләкин әйләнә-тирәдә бер үзгәреш тә сизелмәде. Ниһаять, кич булып караңгы төшкәч, Идрис:

    - Диңгез!-дип алга күрсәтте.-Кайдан килеп чыккан ул монда?

    - Кайдан булсын,-дип аңлатты Фәрит,- без утрауның икенче, капма-каршы ягына килеп чыкканбыз.

    - Соң, алай булгач, бандитларның базасы кайда калды?

    - Бер яктарак торып калган.- диде Хәсән.-Яхшылабрак эзләргә кирәк булган. Инде кире кузгалып торудан мәгънә юк: караңгыда барыбер күрмәбез. Монда гына төн үткәрик.

    “Аучылар” уңайлырак урын табып, ял итәргә урнаштылар. Әлбәттә, үләнсез-нисез ташлы җирдә ятуны ял итү дип әйтүе кыен иде, ләкин егетләр бу турыда уйлап та карамадылар.

    Шул вакытта диңгез ягыннан мотор тавышы ишетелде. Фәрит биноклен шул якка төбәде.

    - Караңгы!-диде ул.- Әһә! Катер күренә. Тагын берәү. Икесендә егермеләп кеше булыр.Уңнан сулга бара. Димәк, базага таба килә. Болар кемнәр булыр икән?

    - Дозордагылар булмас,- дип фараз итте Хәсән,- чөнки артык күпләр. Мөгаен, энҗе җыючыларны алып кайталардыр.

    Иртәнгә таба, таулар-ташлар сорылана башлагач, егетләр тагын юлга кузгалдылар. Бу юлы тарлавыкка якынрак килергә булдылар. Озак кына баргач, уң яктан ниндидер тавышлар ишетелде. Эзтабарлар сакланып кына шул якка атладылар һәм...исләре китеп, тукталып калдылар: аста җинаятьчеләр качып яткан җир җәелеп ята иде.

    Бу урын теге катерлар кереп китә торган тарлавыкның киңәебрәк киткән җире иде булса кирәк. Чыннан да арырак өч таныш катер тора. Аларның икесенә халык төялә, аларның берничәсе кораллы.

    Фәрит бинокль аша җентекләп эшкә китүче тоткыннар арасыннан Алсуны эзләде, ләкин аңа охшаган хатын-кыз күренмәде.

    Пиратларны эзәрлекләүчеләр, яр читенә ятып, сакланып кына күзәтергә тотындылар. Эшкә китүчеләрнең катер тавышы ерагайгач, лагерьда тынлык урнашты. Бераздан аста бер кеше күренде. Ул каршыдагы кыя төбенә якын ук килде дә юкка чыкты.

    - Анда тау куышы бар бугай,-дип пышылдады Фәрит Хәсәнгә.

    - Әйе!

    Ята торгач, тагын ике мәгарә барлыгын белделәр. Табигый тау куышларымы алар әллә кеше кулы белән эшләнгәнме, ансы билгесез иде.

    Күзәтә торгач үзләре өчен файдалы бик күп нәрсәләр мәгълүм булды: мәгарәнең берсендә җинаятьчеләр үзләре яши, икенчесендә коллар ябып тотыла. Шунда ук яшерен җирдә сакчы тора. Өченче мәгарә - су юлы иде ахрысы: чөнки анда бер кеше утырган моторлы көймә кереп киткәне күренде.

    Кичкә кадәр күзәткәч, яшерен урыннарда торган тагын ике сакчы барлыгы беленде. Алар өчесе бөтен тирә-якны күзәтәләр, ләкин үзләре күренмиләр иде.

    -Уйлап эшләнгән!-дип пиратларны мактап куйды Идрис.- Кайда качып ятуларын алдан белмәсәң, тиз генә табарлык түгел. Вертолеттан да күрмисең.

    Ул арада караңгы төшә башлады. Өч дус бер яккарак киттеләр дә, пышылдашып кына киңәшә башладылар. Ничек итеп Алсуны коткарырга?

    Озак кына бәхәсләшкәч, шундый фикергә килделәр: бандага каршы ниндидер хәйләле, пиратлар һич тә көтмәгән йөреш эшләргә кирәк. “Башларны эшләтик, дуслар!”-диде Фәрит.

    - Безгә Ченны кулга төшерергә кирәк,-диде Хәсән.- Ул чакта бөтен проблемалар җиңелрәк хәл ителәчәк.

    - Ченны эләктергән хәлдә дә аңа ультиматум куяр өчен, көчле дәлил кирәк булачак. Ул, кулларын дистәләрчә кеше канына буяган җанвар, алай җиңел генә бирешмәс. Безнең исә аңа катгый таләпләр куярлык козырьларыбыз юк.- диде Фәрит.

    Шулвакытны радиотелефон тавышын биреп куйды. Расих “Виктория” торган җирдән ерак та түгел тарлавык барлыгын һәм аның мәгарәгә кереп киткән урынында зур гына катер торганлыгын хәбәр итә иде.

    - Мин ул якка музыка тавышы ишетеп барган идем,-диде ул. Анда катерның сакчысы икән.

    - Ярый, бик шәп!- диде Хәсән.- Син шул тирәдәрәк бул, тик саклан, сине күрмәсеннәр. Үзгәрешләр булса, безгә белдер. –Аннан соң иптәшләренә борылды:- Менә ул, безгә кирәкле козырь.

    - Йә -йә! Нинди план туды башыңда?

    - Безгә аларның су юлларын ябарга кирәк. Банданы утрауда бикләргә.

    - Ничек итеп?- дип аптырадылар егетләр.

    - Элементар рәвештә. Минем шартлаткыч пакетлар бар, динамит. Бик куәтлесе.

    - Кайда ул?

    - Көймәдә. Болай итәбез...

    Кәефләре күтәрелгән эзтабарлар Расихка хәбәр иттеләр дә көймә янына ашыктылар. Ул аларны элекке урында көтә иде.




    Виктория!!!


    Төнне “Виктория”дә уздырып, иртәнгә таба лагерь ягына таба юнәлделәр. Катерларның тарлавык буйлап диңгезгә чыга торган җиренә барып җиткәч тә, шәмсыман пакетларны бергә бәйләп, аңа бикфорд шнуры беркетеп һәм шнурның бер очына ут төртеп, бау белән кыя астына төшерделәр. Аннан соң ашыга-ашыга лагерьның үзе янына киттеләр. Әле иртәнге эңгер-меңгер, бөтен нәрсәнең соры булып күренә торган чагы иде.

    - Биш минуттан җиде тула,-дип пышылдады Фәрит.- Ярый ла Расих вакытында эшне башкарса.

    - Эшләр!- диде Идрис.- Менә күрерсез, нәкъ җидедә шартлатачак.

    Сәгать җидегә җитте. Читлекләреннән чыгардай булып типкән йөрәкләрен көчкә генә тыеп яткан егетләр утрауның башта теге ягында, аннан соң лагерьдан ерак түгел бу читендә шартлау һәм таулар җимерелгәндәй дөбердәү ишеттеләр.

    Аста пиратлар яшәгән мәгарәдән кораллы кешеләр атылышып чыга башладылар. Колларны кире үз тау куышларына куалап керттеләр. Пиратларга кемдер боерыклар бирә башлады.

    - Чен!- Хәсән белән Фәрит бер үк вакытта бер-беренең кабыргаларына төрттеләр.

    Өч-дүрт кеше якындагы катер янына йөгерделәр һәм аңа утырып диңгез ягына ашыктылар. Кайдандыр озын- озын баскычлар китереп, кораллы кешеләр өскә үрмәли башладылар. Ул арада катер кире килде, һәм аста тагын кычкырыш башланды. Өч дус канәгатьләнеп һәм елмаешып бер-берсенә караштылар: “Аңлашыла, янәсе, юл ябык”.

    Ул арада егермеләп кеше гаҗәеп тизлек белән өскә үрмәләп менеп, төркемләп- төркемләп төрле якка китеп югалдылар.

    - Расих, саклан!- диде трубкага Фәрит.- Көймәңне төпкә батыр! Ун минуттан лагерь турысына кил һәм безне көт!

    - Хәсән!- дип пышылдады Фәрит.- Лагерьда ничә кеше калды, дип уйлыйсың.

    - Сакчыларны алып, өскә мендерделәр. Ченның үзе янында бер кеше күренә. Әнә алар мәгарәгә керделәр. Тоткыннар ишеге янында тагын берәү булырга тиеш. Ул аларның ишеген йозаклап маташа иде. Егетләр! Йә баш, йә мал! Киттек!!- дип, бауга ябышып Хәсән аска очты. Идрис белән Фәрит аңардан калышмадылар. Егетләрнең уч төпләре утта тоткан кебек янды, ләкин алар моңа әһәмият бирмәделәр. Менә алар төшеп җиттеләр һәм Чен кергән тау куышы янына килделәр. Эчтә тавышлар ишетелә иде.

    - Хәзер берсе чыга,- диде Хәсән тегеләрнең кытайча сөйләшүләрен аңлап.- Чыгуы белән тегенең башыга сугам да, икебез эчкә керәбез. Син, Идрис, аның коралын ал да монда тор.

    Шул ук секундта пират атылып килеп чыкты һәм башына пистолет сабы эләгеп, җиргә ауды. Мондагы тавышны ишетеп, автоматын атарга әзерләгән тагын бер бандит күренде. Җирдә яткан иптәше өстенә иелгәч, яшеренеп торган егетләрдән ансы да күчтәнәч алды. Шул ук секундта Фәрит белән Хәсән мәгарәгә атылып керделәр. Ә анда!.. Арткы планда граната тоткан кулын югары күтәреп, Чен тора. Аның мондый һөҗүмне тиз көтмәгәнлеге коралсыз булуыннан да аңлашыла иде. Ата пиратның алдында, өстәл өстендә язулар тутырылган ниндидер тартма тора.

    - Әһә! Алдыгызмы мине!- диде ул инглизчә һәм шаркылдап көлде. Шул ук вакытта бер яктарак яткан автомат янына елышырга тырышты. Хәсән тиз генә өстәл янына ташланды һәм автоматны кулына төшерде.

    Ике дус Чен гранатасын шартлатыр, дип көттеләр, ләкин ул янышудан узмады.

    - Автомат сезгә ярдәм итмәс!- дип кычкырды бандит.- Барыбер сезгә үлем! Хәзер минем кешеләрем бары да монда киләчәк. Мине атсагыз, үзегез дә үләчәксез. Сез бит әле яшәргә башлыйсыз гына, миннән күпкә яшь әле сез. Сезгә котылу юк! Бирелегез мөмкинлек бар чакта. Шуннан карарбыз, бәлки, исән дә калдырырмын. Миңа нәрсә, мин инде яшәдем, шәп яшәдем...

    - Ә без хәзер тикшереп карыйбыз, тормыштан туйдың микән!- дип, пистолет тоткан Фәрит ата бандитка таба бара башлады. Бу мизгел бөтен операциянең кульминациясе булды. Безнең егетләргә кызны да, үзләрен дә коткару өчен башка юл юк икәне яхшы аңлашыла иде. Вакыт алар файдасына эшләми иде шул. Әмма хәвеф-хәтәрнең масштабын белмәгән Чен моны аңламый иде ахрысы. Ул һаман боларны куркытмакчы була, үзенә таба елышучы Фәриткә: “Килмә! Килмә! Шартлатам!”- дип акыра.

    - Юк! Шартлатмыйсың! Синең кебек кеше канын кызганмаган җанвар үз үлеме өчен бик куркучан була. Ә менә безнең сүзне тыңласаң, чыннан да исән каласың.

    Фәрит Ченны таш кыяга постырды, Хәсән дә автоматын аның корсагына терәде.

    - Сезгә ни кирәк!- дип хырылдады Чен.

    - Менә монсы акыллы сүзләр!- дип, Фәрит аның кулына үрелде.- Бир гранатаңны, юкса ялгыштан шартлап куюы бар.- Без синең белән яхшылык белән килешербез.

    Фәрит Ченның кулыннан гранатаны алып, идәндә яткан чеканы кире урынына тыкты һәм куркынычсызландырылган коралны кесәсенә тыгып куйды.

    Шуннан соң атаманга Алсуның фоторәсемен күрсәттеләр, һәм аңа катгый рәвештә әйтелде:

    - Шушы кызны биреп, безне диңгез ярына озатып куйсаң, тере калчаксың!

    Чен өчен бу зур югалту түгел иде, шуңа күрә ул:

    - Шул гынамы?- дип сорады.- Мин сезгә ышанмыйм. Сез китүгә полиция килеп төшмәсме? Гарантия бирәсезме?

    - Ансы аларның үз эше,- диде Хәсән.- Син шуны аңла: синең бездән һәм үлемнән котылырга шансың – кызны биреп җибәрү, полициядән котылу- икенче планда.

    - Сезгә дә котылу юк!- дип акырды бандит.

    - Чен! - диде Хәсән тегенең чигәсенә пистолет терәп.- Син безнең вакыт аз икәнне яхшы беләсең. Сине хәзер үк үтерсәк, безнең әле шанс кала. Өчкә чаклы саныйм,бер...

    - Яхшы!- диде Чен.- Кызны монда ничек китерергә уйлыйсыз?

    Фәрит кычкырып Идрисне чакырды һәм ишек алдында калган сакчыларның хәлен сорады.

    - Аңына килделәр, ләкин кул-аяклары бәйләнгән.

    - Син берсен чиш тә монда керт. Чен! Әйт үзеңнең бандитыңа: кызны монда китерсен! Кара аны! Андый-мондый хәл чыкса, беренче пуля үзеңә! Идрис! Син тышкы якта торчы, ул-бу булмагае.

    Җиде-сигез минуттан мәгарәгә Алсу килеп керде. Йөрәге атылып чыгардай булып типкән Фәрит егылып китә язды. Ул кызның котычкыч ябыккан булуына да, битләрендәге кутырга да, мунчала рәвешенә кергән чәчләренә дә, өстендәге ертылып беткән сәләмәләргә дә игътибар итмәде: исән бит, менә ул каршыда аптыравыннан һәм дулкылануыннан һушыннан язып, идәнгә ава башлады, аны Хәсән тотып калды.

    - Фәрит!- диде кыз, ниһаять, зәгыйфь тавыш белән.- Син дә монда килеп эләктеңмени?

    - Юк, Алсу! Мин сине алырга килдем. Синең атларга хәлең бармы?

    - Бар. Кая барабыз соң?

    - Өйгә кайтабыз, Алсу!

    - Өйгә?!-кыз тагын аңын югалтты.

    Хәсән Ченны катгый рәвештә кисәтә башлады:- Син хәзер үзең безне яр буена озатып куячаксың. Берәр ахмаклык эшләсәң, эре калибрлы пулялар синең эчеңдә булачак. Әгәр синең кешеләрең безгә ата башласа, иң беренче пуля синеке. Әйдә атла!

    Мәгарәдән иң алда Чен чыкты. Аның артыннан Хәсән һәм бераз тынычлана төшкән Алсу атлады. Идрис белән Фәрит тирә-якка карангалап, арттан бардылар.

    Фәрит аппараттан Расихка дәште: тегесе аларны кирәкле урында көтә иде инде.

    Процессия баскыч янына якынлашты. Ике кораллы бандит Ченның боерыгы буенча коллар яшәгән мәгарәгә керделәр.

    - Алар калган тоткыннарны үтерергә кермәделәр микән?-дип сорады Идрис Фәриттән татарчалатып.

    - Юктыр, дип уйлыйм,- Фәрит.-Ул әле безнең бөтен планнарны белми бит.

    - Әй-әй!-диде Чен. - Ни сөйлисез анда, нинди телдә?

    Баскычтан тоткарлыксыз гына менделәр дә диңгез ягына юнәлделәр. Бу урында диңгез яры ерак түгел иде, менә инде алар аска төшә торган яшерен сукмакка да килеп җиттеләр. Шулвакытта утрау ягыннан ике төркем пиратлар килеп чыкты. Хәсән пистолеты белән Ченның аркасына төртте: Әйт, килмәсеннәр! Чен тегеләргә нәрсәдер әйтте һәм бер төркем каядыр йөгереп китте. Икенче төркем баскыч янына китте.

    - Чен кешеләренә иптәшләрен җыеп тиз генә монда килергә кушты. Икенче төркемне яшерен катерны алып килергә җибәрде.

    Ата пират боларга борылып:

    - Син аңа ни әйттең? Син кытайча аңлыйсыңмыни?- дип сорады.

    Ул арада барысы да диңгез буена җиттеләр. Аларны инде яр буена ук килеп туктаган Расих көтә иде.

    Алсуны арткы буш урынга утырткач, Хәсән иптәшләреннән:

    - Бу ерткычны нишләтәбез?- дип сорады.

    - Хәсән! Син бит безнең кан түгәргә теләмәвезне беләсең,-диде Фәрит.

    - Соң шундый канечкечне тере калдырыйкмыни?

    Чен үзе турында сүз барганны аңлап, җиргә тезләнде:

    - Үтермәгез! Сез сүз бирдегез! Мин сүземдә тордым!

    - Хәсән! Әйдә утыр урыныңа,- диде Фәрит.- Без аны коры куймаска тырышырбыз. Әй, Чен! Утраудагы кешеләрне юк итсәң, сине беләсеңме нәрсә көтә?

    Көймәнең капкачы ябылгач ук, Чен кычкыры-кычкыра яр башына таба йөгерде:

    - Килегез монда, хайваннар! Кайда йөрисез! Җибәрмәгез, атыгыз! Кайда ракета?

    Тау башында автоматлар тоткан ун - унбиш пират күренде, ләкин “Виктория” иң зур тизлегендә Сингапурга таба юл алган иде инде. Ярдан очкан пулялар аның өчен берни түгел иде.




    Ө й г ә !


    Соңгы сәгать эчендә булып үткән искиткеч вакыйгалардан соң әле чак тынычлана башлаган Алсу егетләр белән танышырга тотынды. Ул үзе алар белән сөйләшә, үзе елый, үзе көлә. Кызның шатлыгы эченә сыймый, тышка бәреп чыга иде. Алсуга карап егетләрнең дә күзләре чыланып ала, ләкин алар күз яшьләрен яшерәләр.

    Кыз бераз тынычлангач, Фәрит аңа бөтен нәрсәне бәйнә - бәйнә сөйләп бирде: ничек яңа шәһәргә күчкәнен, анда Расих һәм Идрис белән танышканын һәм Сингапурда Хәсәнне очратуын һәм ничек пиратларны җиңүләрен.

    - Син инде икенче шәһәрдә торасыңмыни?

    - Әйе! Мин анда колледжда укыймын.

    - Алай булгач, мин дә шунда керәчәкмен, минем шундый егетләр белән буласым килә...Ә син, Хәсән ,Сингапурга кайчан килеп урнаштың?

    - Мин монда туып үскәнмен, Алсу туташ!- диде Хәсән.

    - Монда-а-а? Һәм туган телне шулай яхшы беләсең. Ә менә мин күрәсеңме ничек начар сөйләшәм. Миңа синең алда шундый оят. Әле бер ел эчендә азрак өйрәнә төштем. Аптырамагыз, чыннан да шулай. Юк, анда бер татар кешесе дә юк иде. Ләкин мин әти-әниемне сагынып, дусларым, өемне юксынып, үз-үзем белән гел татарча сөйләшеп йөрдем. Инде өемә кайтсам, әти-әниемә бер сүз дә русча эндәшмәм дип сүз бирдем. Әллә инде алла шуны ишетте.

    Шулай итеп өч- дүрт сәгать буе кызның күңелен күргәч, ул йоклап китте. Егетләр үзләрен борчыган темага күчтеләр.

    -Йә дуслар!- диде Фәрит.- Пиратларны нишләтәбез? Миңа калса, аларны тоттыру кирәк.

    -Дөрес,- диде Идрис.- Һәм бу эш тиз дә, ышанычлы да башкарылсын. Хәсән синең полициядә танышларың юкмы?

    - Бар. Ул минем якын дустым.Ләкин ул кече офицер гына.

    - Бу бик әйбәт ич!- дип шатланды Фәрит.- Шуның аша эш итәргә кирәк.

    - Ул әлләни майтаралмас. Ә менә халыкара полиция белән бәйли алырга тиеш безне.

    Егетләр бу турыда әле озак киңәшләштеләр.

    Көн кичкә авышты. Озакламый Сингапур да күренергә тиеш иде.

    - Хәсән!- диде Идрис.- Син безгә кунакка килерсеңме?

    - Әлбәттә, дуслар! Ул турыда һич тә шикләнмәгез. Бабам белән икәүләп килербез.

    - Ә яшәргә калыр идеңме бездә?

    Хәсән бераз уйланып торды да:

    - Хәзергә әйтә алмыйм,- диде. Шуннан соң ул дулкынланып, тагын кулына радиотелефонын алды. Ул аның йә дулкынын үзгәртә, аннан соң колагына куеп карый иде. Кинәт трубка шытырдап куйды һәм кемдер нәрсәдер әйтте. Аптырап калган Хәсән җавап бирде.

    - Кем ул, нәрсә сөйли, нинди телдә?-дип сорады Фәрит.

    - Сингапурның сигезенче округының полициясе. Ни җавап бирим ?- дип сорады бер мәлгә аптырап калган Хәсән.

    - Әйт, танышыңны тапсыннар!- диде Фәрит.- Инглиз телендә, мөмкин булса.

    Аппарат тагын сорау бирде.

    - Тыңлагыз мине!-диде Хәсән нык тавыш белән.- Мине лейтенант Сурранга белән тоташтырыгыз! Бик мөһим хәбәрем бар. Аңа гына әйтергә тиешмен.

    Өч-дүрт минуттан трубкадан ишетелде:

    - Бу мин, Сурранга. Кем сорый мине?

    - Сури! Бу мин, Хәсән. Хәерле кич!

    - Хәерле кич, Хәсән! Син кайдан?

    - Соңыннан, дус! Син “Меконг”ны талаганнарын ишеттеңме?

    - Әлбәттә, ишеттем. Анда бит безнең ил кешеләре дә байтак булган. Моның турыда бик зур тавыш кубып тора әле. Зур көчләр белән эзлиләр, ләкин әлегә нәтиҗәсез. Пиратлар турында берәр мәгълүмәт биргән кешегә ишле генә бүләк тә вәгъдә ителде. Син ни өчен бу турыда сорыйсың?

    - Алай булгач, дус, яздыр минем тавышны. Мин сиңа рәсми рәвештә хәбәр итәм. Син әзерме?

    - Тукта. Хәзер роликны җибәрәбез. Булды, башла!

    - Мин, Сингапурда даими яшәүче Хәсән Фәхри, шуны белдерәм: әле генә “Меконг” теплоходын талаган банда Анамбас утраулар төркеменең иң аргы кеше яшәми торганында качып ята. Пиратларның саны, якынча, егерме биш – утыз кеше. Аларның башлыгы-Чен. Барысы да кораллы: автоматлар,пистолетлар, якын дистанциягә ата торган ракеталар. Пиратларның өч катеры бар, ләкин алар диңгезгә чыга алмый: юллары ябык. Хәер, инде алар юлларын әрчеп маташалардыр.

    Алардан башка ике бандит шуннан бирерәк кечкенә утрауда көтеп утыралар. Пиратлар иллегә якын кешене тоткын итеп, үзләренә эшләтеп яткыралар. Алар төрле илләрдән. Берсе, Россия граңданкасы, безнең тарафтан азат ителде. Утрауда СПИД бар, шуңа күрә Чен лагерьны юк итәргә җыена. Әлбәттә, кешеләре белән бергә. Тоткыннар торган мәгарәгә шартлаткыч салынган.

    Соңгысы. Утрауның координатлары: төньяк киңлек буенча - дүрт градус уналты минут, озынлык буенча- йөз дә сигез градус ноль дүрт минут. Бетте!

    - Ух си-и-н!..

    - Сурранга!-диде Хәсән аны бүлдереп.- Без кайтуга, безне журналистлар каршы алмаслар, дип ышанам.

    - Мөмкинме соң! Операция бик яшерен үткәрелә бит. Хуш хәзергә, Хәсән. Йөгердем түрәләрне сөендерергә.

    - Сури! Миңа хәбәр итәргә онытма.

    - О кей!

    Бер сәгатьтән соң дуслар Таһир бабайның өендәләр иде инде. Аларны күргәч, Алсуның котылганын да белгәч, картның башы күккә тия язды.

    -Унбиш яшемне алып ташладылармыни! – дип көлде ул тагын чәй янында. – Эчегез,эч! Аннан соң улым Хәсән белән берәгәйлерәк ризык җитештерербез. Сөйләгез инде, ничек булды.

    Аның өчен дә, кыскача гына итеп булса да, тагын бер мәртәбә булып уткән хәлләрне бәян итеп чыгарга туры килде.

    - Һай егетләр икәнсез! Бик рәхмәт! Менә шулай! Менә шулай гына кирәк!- дип кинәнде бабай.- Һәр татар баласы өчен шулай көрәшегез, берсе дә юкка чыкмасын, югалмасын! Милләтебез артсын, күтәрелсен. Әйтегез анда, Казанда, дөньяда булган һәр татар кешесенә барып җитсеннәр, һәрберсен исәпкә алсыннар, һәркайсының мәнфәгате турында кайгыртсыннар. Шул чакта гына милләтебез сакланып калыр, ишәер. Әйтегез шуны хөрмәтле Минтимер Әфәндегә...

    - Ашагыз, балалар, эчегез! Оялма кызым!- дип Алсуның аркасыннан сөйде карт. Кызның шундук күзләре яшь белән мөлдерәмә булды.

    Кунакчыл бабайның өендә яшьләр рәхәтләнеп ял иттеләр, иркенләп йокладылар. Таһир бабай аларны тагын бер көнгә калырга күндерде. Үзләренең дә пиратларны тоту ничек үтәр икән, дигән сорауга җавап көтәселәре килә иде.

    Кичкә таба телефоннан Хәсәнне сорадылар. Бу Сурранга иде.

    - Котлыйм, Хәсән! Синең мәгълүмәтләрең төгәл булды. Мине дә алдылар бит операциягә. Барысын да эләктердек, тоткыннар коткарылды. Калганын соңыннан сөйләрмен. Сүз уңаеннан әйтим, иртәгә сине полиция департаментына чакырырга тиешләр. Синнән сый!- дип трубканы куйды.

    Таһир бабай өендә тагын шатлык булды. Төн уртасына кадәр йоклый алмадылар. Ә иртәнге сигездә Хәсәнне полиция участогына чакырдылар. Өйдә аны түземсезлек белән көттеләр. Ниһаять, авызы колагына җиткән Хәсән шаулап –гөрләп дуслары янына килеп керде. Иптәшләре шунда ук аңа ябырылдылар, нәрсәләр булганны сөйләргә куштылар.

    - Бездән хәбәр алгач ук,-дип сөйләп китте Хәсән,- полиция Индонезия властьлары белән бәйләнешкә кереп, тиз генә берләшкән отряд оештырганнар. Махсус әзерләнгән кешеләрдән торган бу группа вертолетлардан утрауга төшкән һәм артык кыенлык күрмичә генә барлык пиратларны да тотканнар. Үлүчеләр булмаган, тик берничә кеше җиңелчә яраланган. Бандитлар, качарга катерлары булмагач, бик тиз корал ташлаганнар. Тоткыннарга да тимәгәннәр. Әлбәттә, качып китү мөмкинлекләре булган булса, ул мескен бәндәләрне юк иткән булырлар иде.

    Утрауда берничә ел буе талап җыелган байлык табылган. Ул су юлы белән бара торган мәгарәдә булган. Корабларны талау белән алар күптән маташалар икән.

    - Яхшы, Хәсән!- диде Фәрит.- Пиратларны тоттыручыга күпмедер бүләк тә вәгъдә ителгән, дип әйтте бит синең дустың?

    - Әйе, дөрес! Моны таланган пассажирлар җәмгыяте бүлгән булган. Менә ул сумма, биш миллион доллар. Һәм без моны бишкә бүләбез. Алыгыз! Сез моңа лаеклы.

    Егетләр дә, Алсу да акчадан баш тартып караганнар иде, ләкин Хәсән авыз да ачтырмады, ә кызга болай диде:

    - Ә сез , Алсу туташ, миллиард бирсәләр дә күргән газапларыгызны каплый алмас иде.

    Көннең калган өлеше шатлык эчендә узды. Ә кич белән Фәрит:

    - Егетләр! Кызлар! Иртән таң белән юлга чыгарга кирәк бит, азрак ял итеп алыйк.

    - Сер булмаса, әйт Фәрит,-дип сорады Хәсән,- сез кая җыенасыз? Һәм, гомүмән, Россиягә ничек кайтырга уйлыйсыз?

    - Сер түгел. Без туристлар буларак махсус төркем белән килдек бит. Аннан соң алардан качтык. Ә группа автобус белән Малайзияга күчәргә тиеш иде. Аннан соң тагын каядыр икенче илгә. Экскурсияне дәвам итәргәме, юкмы, без әлегә үзебез дә белмибез. Ләкин безнең анда әйберләребез, кирәкле нәрсәләребез калды. Безгә аларны куып җитәргә кирәк һәм безне китергән самолет белән бер атнадан илгә кайтырга. Алсуны ничек булса да үзебез белән алып кайтырга тырышырбыз.

    - Минем бик яхшы тәкъдимем бар.-диде Хәсән.- Әйдәгез Алсуны бимазалап йөртмик, Россиягә иртәгә үк самолет белән озатыйк. Ярты тәүлектә өенә кайтып җитсен.

    - Акыллы сүзләр!- диде Фәрит.- Ләкин син бит беләсең: аның хәзер бер документы да юк.

    - Ә паспорты булса, алдан кайтарырга күнәр идегезме?- дип сорады Хәсән, хәйләкәр елмаеп.

    - Күнмиләрме соң!- дип бертавыштан кычкырдылар егетләр.

    - Ә сез, Алсу туташ, - дип кызга карады Хәсән,- каршы килмәс идегезме?

    - Егетләр ачуланмаса, мөмкинлек булса, хәзер үк очар идем.

    - Бер! Ике! Өч! –дип, Хәсән эчке кесәсеннән кызның паспортын, круиз путевкасын һәм башка кәгазьләрен китереп чыгарды. Алсу тагын, күңеле тулып, балавыз сыгып алды.

    - Әллә нишләдем соңгы вакытта, - диде ул күз яшьләре аша елмаеп,- бигрәк нечкә күңеллегә әйләндем.

    Иптәшләренең соравына Хәсән болай җавап бирде:

    - Чен яшәгән мәгарәдә бик күп тоткыннарның кәгазьләре сакланган булган. Пират аларны туганнарыннан акча төрү өчен файдаланган. Миңа Алсу туташныкын тиз генә кулга төшерергә Сурранга ярдәм итте.

    Саубуллашу минутлары килеп җитте. Егетләргә Таһир бабай һәм Хәсән белән аерылышу бик тә авыр булды. Хәсәннең зур ярдәме тигән өчен генә түгел, кайдадыр еракта, җирнең читендә яшәгән милләттәшләр белән рухый бәйләнеш, хәтта ниндидер туганлык хисләренең күңелләрнең кай төшендәдер качып көтеп кенә яткансыман шундук пәйда булуы барысын да сөендерде һәм шул ук вакытта аерылышу газабына төшерде. Алар киләчәк очрашулар турында бер-берсеннән ныклы вәгъдәләр алып үз юлларына киттеләр: Алсу самолет белән Россиягә, егетләр турист иптәшләрен куып җитәргә.




    Соңгы сүз


    Өч дус туган илгә бер атнадан кайтып төштеләр. Аэропортта лайнердан төшү белән үк берни көтмәгән егетләрне ниндидер кешеләр төркеме алкышлар, фото- һәм телеаппаратлар белән каршы алды. Ләкин алларына шат йөзле Алсу килеп баскач, бар да аңлашылды.

    - Алсу! Без болай сөйләшмәгән идек, нигә кирәк безгә мондый тавыш куптару!- дип шаяртты Фәрит.

    - Тимә, тимә!- диде аңа каршы Идрис.- Әле кайчан тагын безне болай хөрмәтләрләр иде.

    - Дөрес! Молодцы! Ура-а-а!- дип уч чаптылар Алсу артында торган егетләрнең ата-аналары, дуслары, классташлары һәм бик күп башка кешеләр. Без дә аларга кушылыйк, дуслар!




    18 июль, 2005 ел

    Журнал варианты «Казан утлары» журналының быелгы 1,2,3 нче саннарында басылып чыкты.

    Ильдус Хузин
    рассказ на татарском языке.
  • Ильдус Хузин:
  • Егетнең кайтуы (хыялый бәян)
  • Ева – тор юлында (маҗаралы бәян)
  • Өченче орден (хыялый бәян)
  • Аю (хикәя)
  • Челпәрәмә килгән еллар (хыялый хикәя)
  • Кремльдә ыгы–зыгы (хыялый хикәя)
  • Яңа робинзоннар (яшүсмерләр өчен хыялый маҗаралы бәян)
  • Кызыл тәнлеләр юлбашчысы (хыялый бәян)
  • Топонимнар (Урта Уралдагы географик атамалар)
  • Җен түгәрәге (хикәя)
  • Татарның чын тарихы (Подлинная история татар)
  • Ведьмин круг (рассказ)
  • Прощание с Топтыгиным (рассказ)
  • Бишавылда күңелле кич (пьеса)
  • Урал татарлары (тарихи язмалар)
  • Урта Уралдагы татар атамалары (тарихи язмалар)




  • ← назад   ↑ наверх