• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ильдус Хузин

    Урта Уралдагы татар атамалары

    (тарихи язмалар)

    Кереш сүз

    Борынгы заманнарда Идел буенда, Көньяк һәм Урта Урал төбәкләрендә күп санлы төрки, угро-финн һ.б кабиләләр яшәгәннәр. VII-VIII гасырларда Кара һәм Азов диңгезе якларыннан төрки телле болгарлар күчеп килгән. Болгарлар башта урындагы татар һәм угро-финн халыкларын буйсындыргач, мондагы дәүләт Болгария (Дунай буендагы Болгария белән бутамас өчен, галимнәр мондагысын Булгария дип атарга булганнар) дип атала башлаган. Берничә йөз елларча тарих казанында кайнаганнан соң, әлеге халыклар татар халкы булып оешканнар. Урыс галиме А.А.Дмитриевның 1896 елда Пермьдә басылып чыккан «Исторический очерк Пермского края» китабына нигезләнеп, Уралда Красноуфимск тирәләрендә электән үк Идел татар - болгарларының биләмәләре булган, ягъни бу җирләрдә татарларның борынгы бабалары яшәгән, дип әйтергә кирәк (И.Хуҗа «Татар тарихы Альтернатив караш). «...Болгар чорында ук, Урта Идел һәм Түбән Кама тирәләрендә укмашып, үз дәүләтләренең нигезен корган борынгы бабаларыбыз өчен Урал төбәкләре дә беркайчан да чит булмаган. Күп кенә тарихчыларның әйтүенә караганда, Урал итәкләре бик борынгы заманнардан ук татарларның изге Ватаны булып саналган...» (Г.Ф.Юсупова, Ф.Ю.Юсупов. Красноуфим татарлары, тарих, тел, фольклор. – Казан, 2004, 4 бит.)

    Безнең ерак ата-бабаларыбызның Урал тауларында һәм шул исәптән хәзерге

    Пермь төбәгендә атаклы төрки-һун полководецы Атилланың улы Диккизнең патшалык итүе дә билгеле, бу турыда тарих фәннәре докторы күренекле галимебез Әзһәр Мөхәммәди менә нәрсә язып калдырган:

    «Атилла үлгәннән соң уртанчы улы Диккиз һәм кече улы Ирнәк көнчыгышка – төп һун җирләренә китеп баралар. Диккизнең чынлап та искил (шулар ук чигил, эскальба дип тә әйтелгәннәр – болар борынгы татарлар, түбәндәрәк карагыз. И.Хуҗин), суар һәм болгар кабиләләре белән идарә итүен заманында Пермь губернасы Чардын өязе Керче авылы янында табылган алтын йөгертелгән көмеш савытның арткы ягындагы язу дәлилли. Аның эчтәлеге: «Әгәр кинг (король) данлы Диккиз кылычласа, сак бул, гүр тәңресенә юлыкма!» – дигән җөмләдән гыйбарәт. Савытның уң ягында кабан дуңгызын кылычлаган патша рәсеме төшерелгән. Аның башына тәкә мөгезе рәвешендә эшләнгән таҗ, ә таҗ өстендә кояш сурәте тора.» (Ә.Мөхәммәди. «Һуннар һәм туран язмалары). Күрәбез ки, тарихларда атаклы булган һуннарның төп җирләре – безнең җирләр булган. Ягъни, һуннар – татарларның борынгы ата-бабалары.

    «...Шулай ук бу якларда моннан 3, хәтта 5 мең элек яшәгән кешеләрнең шәһәрлек урыннары табылган, ни хикмәт, монда хәзер дә татарлар яшәп ята! Әйтик, Ирән буйларыннан иллеләп шәһәр һәм авыл урыннары табылган, Тол буенда 3 мең еллык Барда шәһәрлекләре, кимендә 1,5 мең еллык Аклыш шәһәрлекләре, 2 мең еллык Үдик, Искир авыллары урыннары – болар барысы да татар исемен йөртә һәм монда бүген дә татарлар яши бит!

    Соңрак, мең еллар элек, Урта Уралда яшәгән татарлар берничә төркем булган: ногай татарлары, мишәрләр, кунгур татарлары, ички (бәлки ичкилдер, ягъни, искил – эсегел - эскалба) татарлар, өске бисерть татарлары, өфе татарлары, гәйнә татарлары һ.б.

    Безнең булачак Гәйнә иленең үзәгендә, Тол елгасы бассейнында (Барда, Үдик, Әрҗән шәһәрлекләрендә, Чувашай һ.б. авыллар урыннарында) яшәгән татарлар берлеге иң зурлардан саналган. Аның үзәге булган Оса шәһәрлегендә бик күп янган бодай калдыклары табылган. Аның 72,5 проценты бодай, 27,5 проценты арпа. Иген чәчү өчен җир китмән белән эшкәртелгән, уру өчен урак кулланылган. Болар – Уралда игенчелек турында иң борынгы мәгълүматлар.»( Әмир Фатыйхов. Гәйнә иле. –Барда,1995)

    Тагын бер зур төркем татарлар – кунгур татарлары (В.В.Соколов буенча). Алар әле бу җирләр (Сылва елгасы бассейны) Алтын Урдага кергән чакларда ук шул тирәләрдә укмашып яшәгән булганнар. Соңрак якын тирәдәге 5-6 районга таралганнар. Бу кунгур татарларын күп вакытта пермь татарлары дип тә йөртәләр (Д Исхаков «Пермь татарлары»). Ул төркем вәкилләре Пермь һәм өлешчә Свердловск өлкәләрендә яшиләр (соңгы өлкәнең чиктәш районнарында). Революциягә кадәрге административ-төбәк бүленеше буенча пермь татарлары Пермь губернасының 4 өязе (Пермь, Оса, Күңгер һәм Красноуфим) составына кергәннәр. Ләкин, пермь татарлары турында сөйләшкәндә, аларның күршеләре булган (кайбер очракта бер үк авылларда яшәгән) «башкорт» дип аталган төркем вәкилләрен дә читтә калдырырга ярамый. Беренчедән, аларның шактый өлеше башкорт дип элекке вакытларда гына аталып йөреп, хәзер үзләрен татар дип исәпли. Икенчедән, паспорты буенча «башкорт» дип язылганнары да (алар Пермь өлкәсенең Барда районында тупланган) татарлардан телләре, культура-көнкүрешләре белән һич тә аерылмыйлар. Шуңа күрә бу якларда яшәүче милләттәшләребез паспорт буенча билгеләнгән «миллилек» (национальность) турында әллә ни уйлап тормыйлар, элек-электән кыз биреп, кыз алышып яшәгәннәр һәм сөйләшкәндә бер-берсен аерым халыкка бүлеп түгел, ә ике «якка» бүлеп кенә сөйләшәләр («Барда яисә Гәйнә ягы» һәм «Күңгер ягы» дип).

    Башкортлар турында әле 10 гасырда Болгар иленә килгән гарәп илчелегенең сәркатибе Ибн Фазлан язып калдырган. Ул аларны Җаек елгасының башланган урыннарында күргән. Марсель Әхмәтҗанов фикере буенча, алар IX гасыр тирәсендә бу урынга Иртыш буеннан күчеп килгәннәр. Һәм алар ул вакытта әле венгр теленә охшаган угро-фин телендә сөйләшкәннәр. Хәзерге башкорт телендә сөйләшү алар өчен татарлашу гына булган ( М. Әхмәтҗанов «Нугай урдасы»).

    Урта гасырларда шулай ук татарлашкан һәм шулай ук Иртыш буеннан күчеп килгән тагын бер иштәкләр төркеме төньяк тарафында Каманың урта агымында яшәгән. Әлеге иштәкләрне тарихта остяклар дип язганнар. Алар татарлар белән бер авылларда яшәп, алардан аз аерылып торганнар. Тора-бара алар да татарлашкан. Бу урыннар хәзер Пермь өлкәсенә керәләр. Җаек елгасы буендагы башкортлар белән Кама елгасындагы иштәкләр (остяклар) нинди охшашлык бар соң? Эш шунда ки, алар элек Иртыш буенда бергәрәк яшәгәннәр һәм угро-фин телендә сөйләшкәннәр. Ләкин тегеләре дә болары да төрле вакытта һәм төрле төрки кабиләләре арасында татарлашканга күрә, хәзерге Башкортостанда яшәгән башкортларның теле белән Пермь краеның Кунгур, Барда тирәләрендәге татарларның (элекке иштәкләр-остякларның) телләре нык аерыла. Дөресен әйткәндә, соңгыларының бик азы гына үзләрен башкортларга (иштәк-остякларга) нисбәтли.

    Әлеге остяклар турысында икенче версия дә бар. М.Зәкиев язуынча, остяклар бөтенләй Иртыш буеннан күчеп килгән халык түгел, ә болгарлар вакытында ук һәм алар белән бергә яки алдарак көньяк тарафыннан Идел буена һәм Урта Уралга килеп эләккән кавем. Ни өчен соң аларның бер өлешен башкорт дип атый башлаганнар? Чөнки 17 нчы гасырның азагында руслар тарафыннын Уфа өязе (уезд) оештырылгач, шул тирәләрдә яшәгән бар халык, татармы ул, остякмы, барысы да башкорт дип язылган. Менә кайдан килеп чыккан Барда, Красноуфимск тирәләрендәге башкорт телен белмәгән башкортлар (монысы беренче сәбәп). Бу турыда тагын бер галимнең сүзен китерергә була: : «Уфа өязенең көнбатыш һәм төньяк өлешләрендә яшәүче чувашлар, татарлар һәм марилар XVII гасырда башкорт дип аталып йөртелә башлый» (Рахматуллин У. X. Крестъянское заселение Башкирии в XVII—начале XVIII вв.).

    Иштәк-башкортларның бер өлешенә (Илдус Хуҗа «Татар тарихы. Альтернатив караш» һәм башка авторлар) 10 нчы гасырда Көнчыгыш Европага күченеп китәргә туры килгән, һәм алар анда мадьяр (мажар, бажгард) халкы исемен алып, хәзерге Венгрия дәүләтен төзүдә катнашканнар. Димәк алар элек Идел-Уралда венгр теленә охшаш телдә сөйләшкән булганнардыр. Алардан калган урынга килеп утырган төрле халыклар шулай ук башкорт, дип атала башлаганнар (М.Әхмәтҗанов).

    Өстә әйтеп киткәнебезчә, Идел буен, Көньяк һәм Урта Уралны тулысынча биләгән төп татар халкы (алар борынгы Уралдагы татарлар, болгарлар һәм кыпчаклар кушылуыннан барлыкка килгән): кыпчак, мең, катай, табын, каңлы, коңгырат, күңгер, мең, сөн, тугыз, угыз, найман, гәрәйләр, катайлар, дуваннар, боркытлар, юрматылар, бөрҗәннәр, кирәетләр һәм башка кабиләләрдән торган (М.Әхмәтҗанов). Шулардан бөрҗәннәр, гәрәйләр, боркытлар, коңгыратлар, табыннар, меңнәр Красноуфимск төбәге тирәләрендә дә урнашкан булганнар. Шунсын әйтеп китик, боларның күбесен башкорт галимнәре үзләренең ата-бабалары, дип исәплиләр һәм, шуларны кертеп, башкорт шәҗәрәләрен төзиләр. Бәлки бу дөрестер дә, бары тик алар элек татар булганнардыр (бу турыда алдарак).

    Өстәрәк Идел буенда дәүләт төзегән болгарлар Урта Уралдагы бөтен кабиләләрне үзләренә буйсындырган һәм Болгар дәүләтенә керткәннәр, дидек. Бу дәүләт Иделдән алып хәзерге Красноуфимск каласы тирәләренә кадәр җәелгән булган. Әлеге шәһәр урынындагы авылның элек Болгары дип аталганлыгы хәзер дә билгеле. Андый болгар авылы Пермь краенда да бар. Соңрак, татарлар белән каршылыкка килгән һәм Батый хан гаскәрләреннән качып киткән болгарларның бер өлеше дә Урал тауларына китеп котылган (1236 ел). Алар, үзләре дә төрки телле булу сәбәпле, шундагы төркиләр белән кушылганнар. Ә Урал Татария дигән гаять зур ил составына кертелгән, ә халкы бөтен Алтын Урда халыклары белән бергә татарлар исемен алган. Европа карталарында ул ил Татария (Тартария) дип аталган.

    Югарыда әйтелгән сәбәпләр аркасында Урал татарларының теле Казан татарларыныкыннан нык кына аерылган (Ф.Баязитова. Урал татарлары). Ул сөйләштә Алтай, Себер, ногай һәм кырым татарлары йогынтысы сизелә (Д.Рамазанова. Пермь татарлары). Соңгы 50-60 ел эчендә генә, безнең әти-әниләребез татар радиосын тыңлый, татар җырлары граммпластинкалары алдыра башлагач кына бу телләр арасында аерма җуела башлады. Хәзерге вакытта телебез Идел буе татарлары теле кебек үк татар теленең урта диалектына керә.

    Явыз Иван Казанны алгач, Идел буендагы бик күп татарлар тагын Уралга агылган. Ә Казан ханлыгы Иван патша тарафыннан сугышып алынгач, Уралда Нугай урдасы көчәйгән. Казан һәм Себер ханлыкларының Уралдагы җирләре шушы урдага кергән. Ә халкы өфе һәм нугай татарлары, дип атала башлаган. Нугай татарларыннан калган иң беренче билге – кый дип, кыелдап сөйләшү.

    Нугай ул Алтын Урданың бер өлкәсе белән идарә иткән әмире (хәзергечә-губернатор). Соңрак ул үзенең явын (армиясен) зурайтып, Алтын Урдадан бүленеп чыгу өчен хан гаскәре белән озак сугышлар алып барган.(Әйтеп куйыйк, шундый, Алтын Урданы җимерүче әмирләр тагын булган: ул да булса Мамай һәм Идегәй. Алар булмаган булса, татар иле, бәлки элеккечә зур һәм көчле булыр иде, ә халкыбыз урыска әйләнмәс иде).

    Алтын Урда таркалгач, элекке Нугай идарә иткән җирдәге татарлар да бүленеп чыкканнар һәм үзләрен нугайлар дигән җыелма исем белән атый башлаганнар. 1420-30 нчы елларда алар Идегәйнең улы Нуретдин кул астында булганнар һәм Төньяк Кавказдан алып Көньяк Уралга кадәр булган җирләрдә яшәгәннәр.

    1552 елда Казан ханлыгы, ә 1582 елда Себер татар ханлыгы руслар тарафыннан алынгач, алар арасындагы Урал җирләрен Нугай Урдасы үз кулына төшергән. Ул вакытларда нугай татарларының җирләре Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Пермь өлкәләрен һәм Башкортстанны да үз эченә алган булган, ә төньякта өстә әйтелгән Кама елгасының башына кадәр сузылган булган.

    Россия патшасы Уралны тиз генә яулый башларга курыккан, чөнки әле ул бу вакытларда Идел буен да буйсындырып бетерә алмаган булган һәм чит илләр белән дә сугышлар алып барган. Шуңа күрә ул Нугай Урдасын дипломатия һәм эчке җимерү ысулларын кулланып бетерергә тырышкан. Моның өчен аңа тагын йөз елга якын вакыт кирәк булган. Бу эштә ул калмыкларны да файдаланган. Берничә сүз бу калмыклар турында да әйтеп китү кирәктер. Монгол теленә якын телдә сөйләшкән бу ойратлар XVI – XVII Байкал-Алтай тирәләрендә үз җирләрен югалтып, көнчыгыш тарафына күчкәннәр. Аларның халык саны зур булган, 70 мең төтен дип саналган. Соңрак Урал тирәләренә күченеп, урыс патшасы котыртуына алданып, Уралдагы татарлар санын киметүдә катнашканнар. Соңрак патша аларны көньякка, Кавказ тирәләрен яулауда катнашырга җибәрә. Аларга шул тирәләрдәге далада җир дә бирелә.

    Уралны уңайрак юл белән үзенеке итәр өчен, Россия патшасы хәйләкәр юллар сайлаган: ул да булса, халыкны бүлгәләп, бер-бере белән сугыштыру, бетерү. Әле Казан ханлыгын алгач та татарлар урысларга каршы илле елдан артык канлы көрәш алып барганнар. Шул вакытта патша чиновниклары татарларның бер өлешен чуваш, бер өлешен казак, ясаклы һ.б. дип язганнар. Аларның төрлесенә төрле ясак, җир биргәннәр. Кайсын үзләренә дус, ә кайсын дошман итеп билгеләгәннәр. Шулай итеп татарларны бер-бере белән дошманлаштырганнар.

    Уралга килгәч тә, рус губернаторлары үзләренә таяныч эзли башлаганнар. Руслар ягыннан бу эш – татарны бүлә башлау булган. Моның өчен башкорт кабиләләре сайлап алынган. Аларга зур итеп Уфа өязе ясап бирелгән, руслар татар җиренә Уфа каласын төзегәннәр. Моңа каршы нугай татарлары әмире Ырыс рус патшасына хат язган. Ләкин хатка рәтле җавап булмаган (И.Хуҗа. Татар тарихы.Алтернатив караш).

    Өстә әйтелгәнчә, татар һәм остяк кавемнәреннән башкортлар ясала башлаган.Әле аңа кадәр ул җирләрдә Башкортстан дигән ил дә булмаган. Ул бары тик 1920 елда гына республика буларак барлыкка китерелгән, аларга татар галимнәре башкорт теле дигән ясалма тел һәм әлифба төзеп биргәннәр. Бу телдә элек Җаек елгасы буенда күченеп йөргән, татарга әйләнеп бетә алмый калган кечкенә генә башкорт кабиләсе сөйләшкән булган. Ә Уралның башка урыннарында татарның төрле кабиләләре яшәгән. Бу турыда Санкт-Петербургтагы «Вольное Экономическое общество»ның 1803 нче елда чыккан «Хозяйственное описание Пермского края» дигән хезмәтендә менә нәрсә диелә: « Башкиры, живущие в Красноуфимском крае называют себя башкурт, говорят на башкирском диалекте татарского языка и производят свой род от ногайских татар, поколения Тарханова, обитавшего в Болгарской области, которую оставили они, по собственным их преданиям, в исходе 12-го столетия, поселились в Уральских горах...». Без монда башкорт теленең татар теленең диалекты гына булуын күрәбез (Бу бит Красноуфимск татарларына һәм башкортларына кагылышлы ышанычлы документ, һәм аны Красноуфимск музеенда сорап алып укырга була).

    Россия Уралга килеп кергәндә инде нугайлар бик аз калып, аларның җирләрен руслар ала башлаганнар. Башкортларга җирне күпләп, 50 десятиналап биргәннәр. Аларны хәрби хезмәткә алмаганнар. Элекке монда торган татарлар кыерсытылган халык булып калган. Аларның күбрәге типтәрләр рәтенә кертелә башлаган. Ләкин алар башкортбыз дип язылырга тырышканнар. Иван Грозныйдан качып Уралга килгән татарлар да башкорт булып язылырга омтылганнар. Башкорт булып язылу өчен кешенең җире 50 десятинадан ким булмаска тиеш булган. Шуңа күрә татарлар төрле юллар белән җирләрен арттырырга тырышканнар. Казанның вице-губернаторы Н. Кудрявцев 1719 елны Сенатка язган хатында татарлар, ясаклы башка халыклар башкортлар­га качалар, ә аларга салынган салымнар җыелмый, дип яза (БДҮДА, 248 ф., 3 тасв., 101 китап, 457 б.). 1730 елда Казан губернаторы А.П.Волынский 20 ел эчендә башкортлар саны 30-35 меңнән 100 меңгә кадәр артты, дип язган. Килүчеләр күбесе Казан, Төмән (Темников), Сембер (Ульяновск) якларыннан булганнар. Русия хөкүмәте бу Уралга күчкән татарларны кире урыннарына кайтару өчен бик зур көч түгә, ләкин шулай да әлләни уңышларга ирешә алмый. Бу шуның өчен шулай булган, элек Уралда яшәгән татарлар һәм башкортлар качып килгән татарларны кабул иткәннәр һәм аларның серен эзләп килүчеләргә ачмаганнар..

    Шул ук вакытта Уралга руслар да тула. Аларның кайсын властьлар күчерә, күбрәге салымнан качып киләләр. Татарлар белән бергә мари, удмуртлар да күченә. Документлардан күренгәнчә, элекке авылларда татар, мари, чуваш дигән халык яшәмәгән, чөнки аларны өстә әйтелгәнчә милләтләре буенча аермаганнар, ә төрле катлам (сословие) төркемнәргә бүлгәннәр. Мәсәлән, татарны шундый бүленеш буенча атаганнар: казак, типтәр, башкорт, морза, тархан, лашман, мещан, чемоданный, солдат, игенче, зәрәгатьче, йомышлы, керәшен (старокрещенцы), нагайбәк һәм башкалар. Әлбәттә, бер авылда, урынына һәм вакытына карап, әлеге төркемнәрнең дүртесе - бишесе була алган. Мәсәлән, бу юлларның авторының туган авылы Бишавылда гына да башкорт, типтәр, күңгер дигән төркемнәрнең нәселләре яши, ләкин татар дигән төркем булмаган, гәрчә барысы да татарча сөйләшсәләр дә. Эш шунда ки, 1917 елга кадәр Россиядә документларга кешенең милләтен язу бөтенләй булмаган. Халыкны катлам (сословие) буенча атап йөрткәннәр. Мәсәлән, руслар - бояр, дворян, мещан, крестьян, казак һәм башка төркемнәргә бүленгәннәр. Татарлар турында әле генә әйтелде.

    Ләкин авыллардагы бер төркем үз исемендә калган - башкортлар. Өстә әйтелгәнчә, элек Җаек елгасы буенда башкортлар булган бит. Ахрысы, башкорт исеме саклану аларның русларга каршы сугышмаганлыгы өчен булган, диләр башкортлар. Әлбәттә, Казан ханына буйсынган вакытта башкортлар хан фәрманы буенча урысларга каршы сугышканнар. Ләкин соңрак башкортлар Русиягә каршы сугышмаганнар, үзләре теләп кергәннәр, дигән фикер туа. Шунсы бар, Русия составына кергәч, башкорт төркеменең мәгънәсе алышына, ул инде милләтне генә түгел, социаль төркемне (сословие) күрсәтә торган булган. Ул төркем, өстәрәк әйтелгәнчә, башкаларга караганда өстенрәк, дип белдерелгән.

    Ләкин патша хөкүмәте башкортларга юкка ышана. 1709 елдан башлап 1750 елларга кадәр башкортлар татарлар белән бергә Россиягә каршы 5-6 восстание күтәрәләр. Алар моны патша администрациясенең изүенә каршы эшләгәннәр. Аларны бастыру өчен урыс җәза отрядлары Идел-Урал арасындагы татар һәм башкорт авылларының һәрберсен яндырып, халкын җәзалап, малай яшеннән башлап ир-егетләрен үтереп үткәннәр (В.Имамов. «Сәет батыр» романы). Дөресен әйткәндә, нәкъ шул вакытларда урыс татарның котын алган, геннарына кадәр үтеп кергән курку салган. «Әнә урыс килә! Урыска бирәм!»-дип балаларны куркыту, татар исемнәрен, телен «оныту» шуннан калган түгелме соң? Менә шушы вакыйгалардан соң Уралда «мишәр» сословиесе (катламы) барлыкка килгән дә инде (1798-1865 еллар). Чөнки башкортларга ышанмый башлаган властьлар, Уралны үзләштерү өчен көнбатыш яктан Рязань, Касыйм, Сергач татарларын китереп тагын үзләренә таяныч эшләгәннәр, аларга мишәр дигән кушамат такканнар (В.Имамов). Ләкин алар да төп халык белән кушылып, Урал татары булып киткәннәр. Бу уңайдан әйтеп китү кирәктер: мишәр кушаматы тагылган милләттәшләребезне башкорт авторлары күз дә йоммыйча, алар татарлар түгел, һәм хәзер инде башкортка әйләнеп беттеләр диләр. Бу хакта Иделнең уң ягында буеннан-буена һәм Уралда яшәгән татарлардан сорап тору юк. Инде, ишәрләр дигән сүзне очлап кую йөзеннән әйтергә кирәк: мишәр дип әйтелгән милләттәшләребез Идел артыннан Уралга таба XVI гасырда ук күчә башлаган, һәм азлап-азлап соңрак та күчкән. 1920 елда Урта Уралда 166200 мишәр-татар булган («История сел и деревень Башкортостана», Уфа. 1994 г.)

    Өстә әйтеп кителгән тарихи вакыйгаларның чагылышы – Уралдагы төрки – татар географик атамалары. Гомүмән, әлеге территорияләрдәге топонимнар ике телдә: рус һәм татар телләрдә. Русларның Уралга 16 – 17 гасырларда гына килеп төпләнүен исәпкә алсаң, аңа кадәр бу җирләрдә төрки халыклар гына яшәве аңлашыла башлый. Әлбәттә Пермь – Верхотурье – Тавда сызыгыннан башлап төньякка таба финно-угор телендәге топонимнар да күбәя.

    Ни өчен соң географик атамалар дигән язмага тарихи искәрмә кертелде? Чөнки атамалар кеше исемнәре белән бәйләнгән. Ә алары инде тарихка бәйле.

    Кыскача гына итеп булса да, Уралыбыздагы географик атамаларны барлаган һәм тикшергән галимнәрне атап китү дә зарур. Шунсын әйтергә кирәк, Уралдагы топонимнар турында турыдан-туры язып чыккан татар галимнәре элегрәк юк иде. Ә хәзер Урал татарлары турында күпмедер мәгълүмат күренекле этнограф Дамир Исхаков китапларында табарга була. Бу турыда шулай ук Фирдәвес Гарипова, Һади Атласи һәм башка авторлар читләтеп булса да язалар һәм язганнар. Галимә Д. Рамазанованың, Г.Ф.Юсупова, Ф.Ю.Юсуповның Урал татарларына багышланган хезмәте бик кызыклы, файдалы. 2002 елда галимә Флера Баязитованың «Урта Урал татарлары» дигән саллы гына китабы дөнья күрде. Күренекле язучыбыз һәм тарихчыбыз Ф. Бәйрәмова күптән түгел генә «Татар Уралы – минем Уралым « дигән хезмәтен тәмам итте. Шулай ук безнең Урал татар һәм башкортлары турында тарихчылар Р. Г. Кузеев, С. И. Руденко, Н. С. Акимова, С. Н. Шитова, Р. 3. Янгузин, Н. А. Мәҗитов һ. б. хезмәтләрендә мәгълүматлар тупланган.

    Хәзерге вакытта Уралдагы татар топонимнарын өйрәнү өчен уңай шартлар туа башлады. 2002 елда Марсель Әхмәтҗановның «Нугай Урдасы дигән хезмәте дөнья күрде. Бу китапта бик бай материал табарга була. Рифгать Әхмәтҗановның «Татар теленең тарихи этимологик сүзлеге» дигән китабы да бик файдалы, чөнки географик атамаларның күп өлеше йөзләрчә еллар элек барлыкка килгән, һәм шуңа күрә, шул вакытлардагы телебезнең үзенчәлекләрен, борынгы сүзләрнең мәгънәләрен белмичә, мондый эшкә тотыну мөмкин түгел. Моның өчен, бер уңайдан, сүзлекләр турында да әйтеп китәргә кирәк. Бик күп мәгълүмат русча – татарча һәм русча-башкортча сүзлекләрнең тулырак вариантларыннан табарга була. Мари теле буенча сүзлек булдыру да файдалы. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге дә игътибарга лаек, чөнки анда күп кенә сүзләрнең татар теленең төрле диалектларында ничек әйтелеше аңлатылган. Инде онытылган яки онытыла барган архаизмнар да байтак китерелгән.

    Төрки исемнәрне элегрәк чыккан «Советская тюркология» журналларында да, тюркология буенча төрле галимнәрнең хезмәтләрендә дә, төрки халыкларның сүзлекләрендә, бигрәк тә борынгы этимологик сүзлекләрдә табарга була.

    Соңгы еллардагы рус галимнәреннән Урал топонимнары турында иң зур эш башкарган кеше – Урал дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы А.К.Матвеев. Әлеге тема буенча аның берничә китабы чыккан, шуларның иң тулысы – «Географические названия Урала» (соңгы басмасы 1987 елда башкарылган). Пермь өлкәсенә караган топонимнар буенча И.Я.Кривощеков һәм А.С.Кривощекова-Гантман хезмәтләре бар. Әйтергә кирәк, рус галимнәренең татар телен белмәве, аларның бар эшен юкка чыгармаса да, ул хезмәтләрнең әһәмиятен киметә.

    Шунсын да әйтеп үтик: Уралның географик атамалары өстендә бик актив рәвештә башкорт галимнәре эшли (шулардан авторга билгеле булган Ә. Әсфәндияров («Көнбатыш башкортлары» – рус телендә), һәм аларның хезмәтләреннән күп мәгълүмат алырга була. Ләкин, кызганычка каршы, аларның максаты – Уралдагы барлык топонимнарны башкортныкы дип исбат итү. Татарның географик атамаларын гына түгел, аның тарихын да юкка чыгару, татарны Уралда килмешәккә әйләндерү. Бу, Айдар Хәлим, Марсель Әхмәтҗанов, Дамир Исхаков, Дөррия Рамазанова, Фәүзия Бәйрәмова һ.б. татар галимнәре фикере буенча, татар халкы исәбенә ясалма башкортлар санын арттырырга тырышу галәмәте. Ни өчен икәне аңлашыла: Башкортстан республикасында башкортлар халыкның өчтән берен дә тәшкил итмиләр. Ә алар яртысыннан күбрәк булырга тиешләр, юкса республика өлкәгә яки губерниягә әйләндерелергә мөмкин. Шуңа күрә Уралдагы татарларны башкортка әйләндереп шундый зур җинаять ясамый хәлләре юк. Бу эш Башкортостан республикасы оешкан вакытта ук башланган. Ул вакытта элекке Уфа өязе җирләренә өстәп, ошбу республикага тагын шуның кадәр татар җирләре кертелгән. Башкортостанның көнбатыш тарафындагы бу районнарның татарларын хәзер башкорт итәргә тырышу бара һәм бу инде 70 - 80 еллар буе эшләнеп килә (Д Исхаков буенча). Татарны киметү урыска да файдалы, чөнки соңгы елларда алга киткән татарлардан алар да шүрли төшәләр, татарлар Русияне таркатыр дип куркалар. Әлеге алдашу процессының килеп чыгышын А.З.Әсфәндияров төзегән «Западные башкиры» дигән китапта күзәтергә була. Бу китапның 36 битендә ул, этнолог Р.Г.Кузеевның сүзләренә таянып, башкорт халкының ике телле булуын танырга кирәклекне ныклап әйтә, ягъни, бер өлеше башкорт телле, икенче өлеше татар телле. Югыйсә башкорт халкының саны азаячак һәм аның яшәү чикләре бик тараячак, ди. Бу 1999 елда әйтелгән. Димәк, 14-15 ел эчендә башкорт халкы ике телле дип инде танылган, димәк, бик күп татарлар башкорт санына кергән. Һәм бу ялган концепция Башкортостан республикасының рәсми милли сәясәте итеп кабул ителгән. Кабул ителгән генә түгел, бу сәясәт инде эшли һәм башкорт халкына хәзер азаю куркынычы янамый. Үткән сан алуда башкорт халкы нык кына артты, һәм әле аның аз өлеше башкорт телле, күбрәк өлеше – татар телле. Ә алдагы сан алуларда республикада башкорт халкы татарны гына түгел, урысларны да узып китәр, ә татар бөтенләй бетүгә таба барыр. Эш шунда ки, андагы татар балаларына көчләп башкорт теле укытыла, һәм алар башкортка әйләндерелә.


    Алай гына да түгел, Свердловск, Пермь һәм башка өлкәдәге татарларны да башкортка әйләндерергә тырышалар. Бу турыда Д Исхаков күп язды. Мәсәлән, Свердловск өлкәсе башкортлары турында да бер мисал китерик. Дистә еллар элек бу өлкәдә 180 меңнән артык татар бар иде. Шуннан соң өлкә буенча Уфа галимнәре йөрде һәм уңай гына татарларны (Красноуфимск тирәләрендә) башкорт дип язып китте. Шуннан соң өлкәдә татарлар саны 140 мең тирәсе калды. Кызганычка каршы, мондагы татарларның кайсы-берсе бу җирләр башкорт җирләре, ә безнең ата-бабаларыбыз башкорт булган, дип ышана. Чөнки мондагы хакимиятләр дә шушы ук сафсатаны алга сөрә. Бу исә татарларның үз тарихын белмәвеннән генә килеп чыга. Бу турыда өстә әйтеп кителгән галимнәр бик ышандырып язып чыктылар. Эш тик шунда гына, аларның әсәрләре халык кулына эләгеп, укылды микән соң?

    Өстә әйтелгәнчә, 17 нче гасырдан башлап, аз санлы булган башкорт кабиләләре хакимият тарафыннан җирбиләүче катламга (сословиегә) әверелдерелгәннәр. Патша хөкүмәте бу катламны Уралны алу һәм аны үз кулында тоту өчен таяныч иткән. Башкортларга күп кенә ташламалар (льготалар) бирелгән. Уфа өязенә кергән бөтен татар һәм нугайларны башкорт дип язганнар. Җитмәсә, бик күп Урал татарлары һәм Иделдән качып килгән татарлар башкорт катламына үзләре теләп язылганнар. Бу аларга җир алырга мөмкинлек биргән, бәлки, аларны куа килгән Явыз Иван башкисәрләреннән котылу өчен дә кирәк булгандыр. Бу ясалма башкортлар бөтен Урта һәм Көньяк Уралга җәелгәннәр. Ләкин телләре һәм мәдәниятләре татарныкы килеш кала биргән. Хәзер инде шуларның барысын да башкорт милләтенә кертергә тырышалар.

    1897 нчы елдагы сан алу буенча, мәсәлән, Красноуфимск өязендә 21809 башкорт һәм 14753 татар Һ.б. (Е.Н.Шумилов «Красноуфимский уезд») булган. Ә 1926 нчы елгы сан алудан соң бу өяздә башкорт калмаган, дип әйтерлек. Татарлар саны күпкә арткан. Кая булганнар башкортлар егерме ел эчендә? Татарлар башкортларны татарлаштыру өчен татарлар саны башкортларныкыннан берничә мәртәбә күбрәк булырга тиеш иде. Тел белгечләре бу турыда яхшы белә. Ләкин бит монда нәкъ киресенчә булган. Ә эш шунда: 1917 елның 10 ноябрендәге декреты белән Совет хөкүмәте бөтен төрле катламнарны (сословиеләрне) юкка чыгаргач, башкорт, типтәр, мишәр сословиесенә кергән татарларны кире үзләренең чын милләтенә керткәннәр. Шулай итеп алар яңадан татарга әйләнгән. Бу хәл монда гына түгел, бөтен Башкортостан буенча шулай булган. Бу турыда башкорт галимнәренең »Западные башкиры» (төзүчесе А.З.Әсфәндияров) дигән китабын карау да җитә.

    Красноуфимск өязендәге башкортларның «юкка чыгуы» белән шушы төбәктә танылган краевед (төбәкне өйрәнүче) Л.С.Зеленцов та кызыксынган. Аны якын-тирәдәге җирләрнең башкорт дип аталуы, ә башкортларның үзләренең булмавы аптыраткан. Шушы сорауга җавап эзләп, Л.Зеленцов 1968 елда Әчит районының Гәйнә авылына юнәлгән. Чөнки ул бу авылда берничә башкорт булганлыгын белгән. Аңа бер олы кешене күрсәткәннәр. «Сез башкортмы? – дип сораган ул әлеге бабайдан.». «Юк,-дигән тегесе.- Минем бабам, әтием башкорт булганнар, чөнки аларның байтак кына җирләре булган. Ә минем җирем юк бит, мин нинди башкорт булыйм ди!»- дип җавап биргән ул... (Красноуфимск музее. Ф.105, ед.хр. 78)

    Ревизская сказкалар буенча күп кенә татар авылының халкы башкорт дип күрсәтелгән. Башкорт галимнәре әлеге башкортларның татар булганлыгын «белмичә» кылана. Ә нигә соң ул башкортлар күпчелек була торып татарга әйләнгәннәр? Димәк, алар, булсалар да бик аз булганнар. Бу турыда М.Әхмәтҗанов сүзләре китерелә:

    «...Телевидениедә, радиода, матбугатта, хәтта татар телле газетларда Башкортстандагы татарларга «сез борынгыда башкорт булгансыз, телегезне оныткансыз», дип кабатладылар. Ә бит карасаң, документлар бөтенләй башканы сөйли. Мәсәлән, 1761 елгы «Ревизская сказка» документы бар. Анда Казан белән Уфа арасындагы чама белән ике меңләп авылның исеме язылган. Шушы Казан белән Уфа арасында җиде генә башкорт авылы бар. 900ләп татар авылы, 360ка якын мари авылы, 60 тирәсе удмурт, 20ләп чуваш авылы күрсәтелә. Бер мордва авылы, бер мишәр авылы да бар. Ул документ минем кулымда.

    Аннан соң ул вакытта бу җирләрдә «башкорт» дигән сүз була да алмый. Уралның көнбатышындагы җирләр барысы да әүвәлге Ногай Урдасы, аннан да элек Алтын Урда, аңа кадәр Болгар дәүләтенең җирләре була. Анда башкортлар турында сүз бармый.

    Башкортлар турында асыл хәбәрләр 1552 елда барлыкка килә. Курбский әйтүенчә, Каманың югары ягында Чердынь тирәсендә «Башкирская земля» дигән бер җир була. Ул җир Казан ханлыгына буйсынган. Ул җир өчен 1467нче елларда Ибраһим хан сугышлар алып барган. Казан алынгач, Ногай Урдасы хакимнәре шул җиргә яңадан дәгъва белдерәләр. Шуңа чыдый алмый, башкортлар Мәскәүгә үз теләкләре белән кушылырга баралар. XVII гасыр ахырына башкортларның 888 йорт була. 1626 елда башкортларның саны 5000 кеше дип саналган. Болар хакында 1916 елда Уфада чыккан «Башкиры» дигән китапта урыс этнографы яза.

    Ногай Урдасы 1620 елларга кадәр башкортларны бу якка кертми. Чөнки үзенең куәте була. Шушы елларда Оренбур янында Сакмар елгасы тирәсендә Ногай Урдасы татарлары арасында каты сугышлар була. Шунда татарлар бик күп кырыла. Ногай Урдасы территориясе яклаучысыз йомшап кала. Аларның бер өлеше Казакъстан ягына китә, бер өлеше Кырымга күчә, шулай таралалар.

    Шулай итеп, Ногай Урдасыннан бушап калган җирләрне үзләштерү өчен Мәскәү хөкүмәте, урыс воеводалары килә, алар теге 888 йорттагы башкорт гаиләләренә «верные башкирцы» дип бу җирләрне бүлеп бирә башлый. Боларны күреп, калган татарлар да ярлыклар алып, җир ала. Ул сословиегә керү була инде. Аның баштарак этник мәгънәсе булса да соңга таба калмый.

    Башкорт галимнаренең кәрт колодасындагы иң төп козырь инде бу әлбәттә. Анда чынлап та татар авылларының бер өлеше халкы "башкирцы", "башкиры из мишар", "башкиры из тептяр", "башкиры из черемис" дип теркәлгән. Шуны күрсәтеп авызны ябарга күнегеп беттеләр. Тирәнгәрәк керергә яратмаган кешене ышандырып махом үз якларына аударалар инде...Әммә тирәнгә кермичә генә Мәскәүдә сакланучы I-III Ревизия материалларын карау белән бу "докозательстволар" шик астына алына башлый. "Башкирцы" дип язылган авыллар Мәскәүдәгеләрендә акка кара белән "татары" һәм "черемисы" дип язылган. Напольон гаскәрләре Руссиягә басып кергәч "башкорт сословие" вәкилләреннән 25 полк гаскәр җыярга боерык килә. Аз санлы вотчинниклар саны бу тиклем гаскәр җыярлык булмагач властьлар типтәр, мишәр, төмән, алатыр кебек татар авыллары халыкларына "башкортлыкка" күчәргә рөхсәт иткән. Чөнки татар өчен бу бик отышлы нәрсә булган. "Башкорт" сословиесында торсаң син димәк көчләп чукындырылмыйсың, налогны да күмәкләп җәмгыять белән түлисең, иң мөһиме - җир хуҗасы булып китәсең дигән сүз. Шуның өчен дә бу процесс массовый төстә барган. Мисалга татар телле Елан волостында гына 40 авыл татарларының "башкорт" булып язылуы рәсми документларда, Волконскийларның перепискаларында теркәлеп калган... Инде татар телле "җир башкортлары"ның төп ядросына килгәндә XIX гасырда урыс краеведы Кудрявцев дигән кеше "урман башкортлары (Агиделнең уң ягы Аскын, Борай, Балтач, Мишкә, Янаул, Тәтешле, Краснокама районнары халкы) үзләрен бүген дә "болгарлар" дип йөртәләр!" дип язып калдырган. Ә болгарлар казан татарларының турыдан туры бабалары. Тагы да чокынганда "җир башкортларының" икенче өлеше Нугай Урдасыннан җирләрен югалтып килгән "нугай татарлары" булып чыкканы беленә. Казан галимнарыннан Д.Рамазанованың "Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии" дигән китабында да күп "башкорт" авылларының казан татарларыннан формалашканы күренә. («Азатлык «. «Татар милләте чүп савыты түгел.05.08.2010»).»

    Без монда галим Марсель Әхмәтҗановның документлар ярдәмендә расланган хәбәрләрен күрәбез. Анда чыннан да Башкортостан хакимнәренең татар җирбиләүчеләрен башкорт дип язып, кәгаздә генә булса да башкортлар санын арттырырга тырышуларын күрәбез. Ләкин эш шунда ки, алар Уралдагы байтак татарны башкорт диалектында сөйләшәләр, дип ышандырырга тырышалар.


    Шунсын да әйтеп китү кирәктер: Уралдагы татар теленә караган топонимнар кеше исемнәреннән ясалганнар. Ләкин бит татарлар мөселман булганнар, һәм исемнәре гарәптән килгән исем. Ә Уралда гарәп сүзеннән чыккан топонимнар юк. Димәк алар бик борынгы, һәм безнең ата-бабаларыбыз монда Уралга ислам килгәнчегә чаклы ук яшәгәннәр.

    Хөрмәтле укучы! Татарлар үз вакытында Иртыштан алып, Карпат тауларынача, Урта Уралдан Каспий һәм Кара диңгезгәчә җирләрне биләгән халык. Алар хәзер дә Россиянең бөтен өлкәләрендә, Кытайдан башлап Румынияга чаклы булган бөтен чит илләрдә яшиләр. Хәтта Афганстанда да 500000 мең татар яшәгәнлеге ачыкланды (К.Татар. IV съезд ВКТ). Ә Индостанда. Пакистанда, Иранда татарларның саны ачыкланмаган. Урал да аларның үз җирләре. Моны исбат итү бик җиңел: Уралдагы һәм тагын дистәләгән өлкәдәге елгалар, күлләр, районнар һәм авыллар күрсәтелгән нинди генә картаны алсаң да, татар телендә булган исемнәр ярылып ята. Алар әллә ничә йөз еллар элек бирелгән атамалар һәм безнең тарихыбыз турында кычкырып торалар. Әле бит аларның күбесенә урыс исемнәре дә бирелгән. Җитмәсә, урыс һәм башка милләттәге галимнәр саф татар телендәге атамаларны я вогул, я коми, я иран теленнән чыккан дип исбат итәргә тырышалар. Башкорт галимнәре исә Урал татарлары телен башкорт теленең бер диалекты гына дип инде барысын да ышандырды дияргә була. Әгәр дә алар шушылай тырыша торгач, Башкортстандагы миллион ярым татарны башкорт дип законлаштырсалар, безнең андагы милләттәшләребезгә көчләп башкорт теле укытырга юридик нигез булдырылачак (хәер, бу булдырылды да инде). Әле безнең тирәдәге кайбер акыллы башлар да мәктәпләрендә татар теле урынына башкорт теле укытырга маташып яталар.

    Шунсын да әйтергә кирәк, бу язма ике тугандаш халык арасында коткы салыр өчен язылмаган. Минем үземнең башкорт дусларым бар, башкорт көйләрен яратам, хәтта җырларга да маташам. Башкорт һәм татар халыклары өстә әйтелеп киткән галәмәтләр турында белмидер дә. Кемдер менә шушы белмәгәнлектән файдалана да инде.

    Шуңа күрә, туган төбәгебездәге топонимнарны өйрәнү, шуның аша чын тарихны ачыклау – бу язманы эшләүнең максаты булып тора.

    Әлбәттә, минем Урал топонимнарының мәгънәсен һәм тарихын аңлатырга тырышуымның сәбәбе – ниндидер зур гыйльми эш күрсәтергә теләү түгел (һәм бу мөмкин дә түгел), ә милләттәшләребездә, якташларыбызда үзебезнең борынгыдан килгән туган җиребез Уралның, халкыбызның тарихы белән кызыксыну уяту, чөнки атамалар тарих белән турыдан – туры бәйләнгән, дидек. Үз халкының тарихын белгән кеше телен, гореф – гадәтләрен онытмас, үзенең милләте белән горурланыр.

    Әлбәттә, мин үземнең язмаларым гел дөреслеккә туры килә, дип уйламыйм, бу минем өчен мөмкин дә түгел. Шуңа күрә, берәр җирнең атамасын аңлатканда, һәрвакыт «Ә сезнеңчә ничек? Сез ничек уйлыйсыз?»- дигән сорау куясы килә. Һәм сездән җавап та аласы килә, мөхтәрәм милләттәшләр!

    Шунсын да искәртү кирәктер, атамаларның күбесе без татар сүзебез, дип кычкырып торалар. Шуңа күрә аларын бу язмага кертмәдек, ә мәгънәсе ачык аңлашылып тормаганнарын гына сайлап алып ачыкларга булдык.



    Екатеринбург шәһәре тирәсендәге

    географик атамалар.



    И с е т ь, Исетское күленнән башлана һәм Екатеринбург шәһәре аша агып, Төмән өлкәсендә Турага коя торган елга. Шул ук Төмән өлкәсендәге Исетское исемендәге район үзәге дә бар. Шулай ук Урал елгасы бассейнында кечкенә генә И с е т елгачыгы, Пермь өлкәсендә И с е т ь елгасы ага.

    А.К.Матвеев язмалары буенча, И с е т ь сүзен аңлатырга тырышып караучылар бик күп булган. Аны ис һәм эт (запах собаки) сүзләреннән чыккан дип тә, казах исеме Исетбайдан да, Геродот язмаларындагы борынгы халык исседоннардан калган исемдер дип тә уйлыйлар. Шулай ук башка тузга язмаган версияләр дә китерелә һәм аларның барысы да шул ук авторлар тарафыннан юкка да чыгарыла.

    Әмма татар телендә бу сүзне уңай гына аңлатып була (А.К.Матвеев та бу сүзнең «көньяк» халыкларында туган булырга тиешлеген хуп күрә, ләкин китереп чыгаралмый). Башта йомшаклык билгесен төшереп калдырабыз, чөнки саф төрки- татар сүзләрендә ә, и, ө, ү авазлары кергән сүзләр болай да нечкә әйтелә һәм татарда ь булмаган . Йомшаклык билгесен руслар сүзне нечкәртү өчен махсус керткәннәр. Шуннан соң бу сүзне ис һәм ит сүзләренә таркатабыз. Искитәрлек, ис китә сүзләренә игътибар итик. Ис итмәстән (көтмәгәндә, уйламаганда мәгънәләрендә) сүзе тагын да якынрак. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә ис сүзе кергән утыз-кырыклап ясалма сүзләр бар. Безгә бу очракта иң кирәклесе – ис ит ( ит – делай ). Ис – хәтер, соклану ны белдерә, ис итхәтереңдә тот,онытма, яки онтылмас, соклангыч матур елганы аңлаткандыр.



    У к т у с. Екатеринбург шәһәре чикләренә кергән таулар. Шунда ук Патрушиха елгасы ага. Уктуз дигән күл һәм шуның ярында урнашкан һәм шулай ук аталган авыл Төмән өлкәсендә дә бар. Тикшеренүчеләр бу атаманың төрки – татар сүзеннән килеп чыкканлыгын инкяр итмәсәләр дә, ышандырырлык вариантлар бирмиләр. Бу аларның татар телен белмәвеннән килеп чыга. Мәсәлән, әлеге атаманы «ук» (стрела) һәм «туз»(береста) сүзләреннән чыгаралар. Ә инде бу – мәгънәсезлек.

    Безнең фикеребезчә, бу очракта борынгыдан килгән («үк») һәм «түз» сүзләренә игътибар итәргә кирәк. Элек «үк» сүзе нәсел-нәсәп, ана мәгънәләрендә кулланылган (Р.Әхмәтьянов), мәсәлән, «үксез» сүзе ятим, нәсел – нәсәпсез дигәнне аңлаткан. «Түз» сүзе элегрәк үзәк дигәнне дә аңлаткан, әле хәзер дә агач түзе, үзәге, елга түзе дигән сүзләр бар. Әлеге ике сүзне кушсаң, нәсел – ыру урнашкан җирнең үзәге, туган җир мәгънәсендәге «үктүз» сүзе килеп чыга.

    Икенчесе, матурлыгы ягыннан калышса да, чынбарлыкка якынрагы «ык» һәм әлеге дә баягы «түз» сүзләреннән ясалган «ыктүз» - елга тамагы дигән топоним. Ансы бигрәк тә ышандыра төшә. Ә «ык» ның элек елга, агым мәгънәсендә әйтелгәнлеге инде сер түгел. Хәзерге вакытта да нәкъ татарлар яшәгән урыннарда дистәләгән Ык, Ик елгалары бар. Димәк, Ык - хәзерге Патрушиханың элекке исеме. Ыктүз – Патрушиханың тамагы (монда ул Исеть елгасына коя) һәм шундагы таулар. Свердловск өлкәсенең башка урыннарында да шундыйрак атамалар бар. Мәсәлән, Красноуфимск районындагы Бәяк - Түз авылы Бәяк елгасының Өфегә койган җирендә урнашкан. Шулай ук Пермь краендагы Башап Түз авылы барлыгы да билгеле.



    Т а в а т у й, Екатеринбург шәһәреннән ерак түгел, Свердловск өлкәсенең Невьянск районындагы күл. Галимнәр бу атаманы финно – угор телләреннән чыккан дип карыйлар. Мәсәлән, коми-пермяк сүзләре та ва туйэтот водный путь дигән мәгънәдә йөри икән (Матвеев А.К.). Ләкин В.А.Ложкин бу атаманың төрки телләрдән, бигрәк тә татар теленнән чыккан булуы ихтималын әйтә. Ләкин ул моны уңай гына, хәзерге заман татарча-русча сүзлектән карап кына китереп чыгарган. Аныңча, Таватуй пир гор дигәнне аңлатырга тиеш икән. Сорау туа: бу нинди андый тауларның мәҗлесе булган икән? Безнеңчә, бу атаманың күңелгә ятышлырак ике версиясе бар. Беренчесе – «тау» сүзе белән бәйләнгән. Бу сүз борынгы төрки телдә бәйрәм, котлау һәм шулай ук рәхмәт әйтүне аңлаткан. Ә «тау әйтү» котлау, рәхмәт әйтү урынын да һәм гамәлен дә белдергәндер, дип әйтергә була. Икенчесе - «таутуй» котлау бәйрәме, сөенеч бәйрәме (сабан туен искә алыйк). Бу сүзләр икесе дә ата-бабаларыбызның әле ислам диненә кадәр үк китереп чыгарган сүзләредер кебек. Алар шушы күл тирәсендә элекке үзебезнең аллабызга (Тәңре) табынганнар, олы бәйрәмнәр үткәргән булганнардыр, дип фараз итәргә була.



    Т а г и л, Свердловск өлкәсендәге шул исемдәге елга һәм Верхний Тагил, Нижний Тагил шәһәрләре. Бу атамаларның семантикасы төрлечә аңлатыла. Кемдер «тягыл» (хант телендә «ермак»), икенчеберләре төркичә «таглы» (таулы) сүзеннән килеп чыккандыр, дип яза. Кайсылары таг ил (горная страна) дип китереп чыгаралар. Ләкин Тагилны шушы тирәдәге татарлар «Тайгыл» дип әйтәләр иде. Көнчыгыш төркиләренчә «тайга» таулы урман ны белдерә икән. Икенче чыганак буенча «тайгы» - борынгыларча аударылган агачлардан торган ныгытма була икән (русча – засека), ә «тайгылы» – егытылган агачлардан торган киртәле, ныгытмалы урын.. Борынгы заманда бу тауларда төньяк халыклары төркиләрдән шулай саклангандыр, дип фараз итәргә була.



    Р е в д а, Свердловск өлкәсендәге елга һәм шул ук исемдәге шәһәр. Шулай ук Өфе бассейнында Ревдель елгасы, Пышма елгасына коючы Рефт елгасы һәм Төмән өлкәсендә Ревда авылы бар.

    А.Матвеев бу атамаларның күбесе татарлар торган җирдә булуын әйтеп үтсә дә, татар сүзләренең «р» дан башланмавына нигезләнеп, атаманың килеп чыгышын финно-угор яки иран телләреннән эзли (А.К.Матвеев. Географические названия Урала. 1987г.), ләкин уңышка ирешә алмыйча, авыр хәлдә кала.

    Әмма татар телен белгән кешегә бу авыр мәсьәлә түгел, безгә монда әлеге атаманың «Ревдель» варианты ярдәмгә килә. Аңлашыла ки, руслар бу җирләргә килгәч, җирле халыктан елга һәм күлләрнең атамаларын телдән сораштырып язып алганнардыр. Татарлар бу елгачыкны «Эрүидел» (Талая река, Талица) дип яздырганнардыр. Ә бу сүзне сүзне килгән кешеләр нәкъ Ревдель формасында язып алырга тиеш иделәр дә инде. Бу бит инде Агыйдел (Агидель), Караидел (Караидель) атамалары калыбы буенча төзелгән сүз. Сүз башындагы басымсыз «э» не без үзебез дә әйтмибез диярлек, гәрчә язганда төшереп калдырмасак та. Ә Ревда һәм Рефт Ревдельның кыскартылган вариантлары гынадыр. Икенчедән, татар сүзләре «р» дан башланмый дигән сүз дә дөреслеккә туры килми.



    П ы ш м а, Екатеринбург шәһәре тирәсеннән агып үтүче елга һәм шул елга буендагы Пышма, Верхняя Пышма шәһәрләре. Тикшеренүчеләр бу атаманы угро – фин телләренә дә, төрки телләргә дә нисбәтле, дип карыйлар, ләкин ышандырырлык версияләр юк икәнен үзләре дә әйтеп үтәләр.

    Без иске татар теленә бәйләнгән өч яңа вариант тәкъдим итәбез. Беренчесе - п ы ш (пышылдап сөйләшү) тамырыннан килеп чыккан пышма («тихая») (ТТАС). Икенчесе - п а җ ь м а сүзеннән. Бу сүз «усадьба» ны аңлаткан (Р. Әхмәтҗанов), өченчесе – п е ш м ә, яки «учак»- ыруның туктап ашарга пешерү урыны, яки, гомүмән, яшәү урыны. Пышма һәм пешмә сүзләренең ясалыш формасын без башка татар сүзләрендә дә күрәбез, мәсәлән, басма, кушма, бүлмә һ.б.



    Ч у с о в а я, Свердловск һәм Пермь өлкәләрендә агып узучы гүзәл бер елга. А.С. Кривощекова- Гантман һәм А.Матвеев бу атаманы финно - угорча «чус» – йөгерек һәм «ва»- су сүзләре белән бәйлиләр. Әлбәттә, бу дөреслеккә охшаган. Ләкин Урта Уралдагы һәм бигрәк тә шушы тирәдәге атамаларның күбесе төрки-татарча икәнен искә төшерсәң, уйланырга туры килә. Бу турыда А.Матвеев та әйтеп узган, ләкин бу исемне татарга бирмәскә булган. Безнең уебызча, бу атама «Чу суы» (бу очракта су – е л г а мәгънәсендә) сүзләреннән килеп чыккан һәм руслар тарафыннан Чусоваяга әйләндерелгән. Без бит хәзер дә «Идел суы, Өфе суы» дип әйтәбез. Ә «Чу» (су, елга мәънәсендә) тамыры кергән исемле елгалар көнчыгыш төркиләр яшәгән җирләрдә байтак, мәсәлән: Чу, Чуя, Чуня, Чуна.



    Ш а р т а ш, Екатеринбург шәһәре читендәге күл. Күл читендә таш кыялар да бар (русча «Каменные палатки») . Тикшеренүчеләр бу атаманы «шар» (төрки телләрдә шарообразный яки болотный мәгънәсендә әйтелгән) «таш» сүзеннән дә, сары таштан да чыгаралар (А.К.Матвеев). Шуны әйтергә кирәк, Красноуфим районында шар дип аталган сазлы җир хәзер дә бар. Моны беренче вариант, дип санарга мөмкин.

    Икенче вариант, безнең уебызча, Шарташ атамасы «шәрә таш» (голые скалы) сүзеннән килеп чыккандыр, чөнки әлеге күл буендагы кыялар шарсыман да , сары да түгелләр. Ә шәрәташны шарташ дип әйтү – русларның татар сүзләрен гадәттәгечә бозуы гынадыр.

    Өстә әйтеп кителгән ташларның берсенең өстендә уеп эшләнгән чокырсыман нәрсә булуы билгеле. Моны галимнәр борынгы заман кешеләренең корбан салу ташы, дип аңлаталар.



    Ш у в а к и ш, Екатеринбургтан ерак түгел бер күл атамасы. Булган гына аңлатмалар төньяк халыклары телләре белән бәйләнеп карала, ләкин бик уңышсыз нәтиҗә килеп чыга. Моны А.Матвеевның өстә әйтеп кителгән китабында күрергә була. Ә иске төрки – татар теленнән чыгып, уңай гына аңлатыла. Без бу сүзнең мәгънәсенең өч версиясен бирәбез. Беренчесе -йуа, -җуа – кыргый, дикий (Р.Әхмәтҗанов) к е ш е, к и ш и (дикий человек), икенчесе – шава киши (неопрятный человек. А.Матвеев версиясе), ләкин мондый мәгънәдә бирелгән атамалар бүтән җирләрдә очрамыйлар. Өченчесе – җуа киш - «дикий соболь» сүзе. Ләкин бу очракта безгә, кыргый булмаган кеш була микән, дигән сорауга җавап табарга туры киләчәк. Күренеп тора ки, мәънәсе ягыннан да, төзелеше буенча да иң кулай вариант – җуа киши, хәзерге татар теленә әйләндерсәк, кыргый кеше. Кызыклы сораулар туа, монда сүз «кар кешесе « турында бармый микән соң? Элегрәк бу турыда төрле илләрдә бик күп шауладылар. Бары тик татарлар гына бер якта калды. Шул уңайдан ул коточкыч нәмәрсәнең (снежный человек, yeti ) татарча исемен «җуа кеше» дип куярга тәкъдим итәбез.



    Решеты, Екатеринбургтан ерак түгел тимер юл станциясе һәм кечкенә генә Решетка елгасы. Беренче карауда бу атаманы рус сүзе, дип уйларга була. Ләкин мәгънә ягыннан караганда аңлашылмый, ни өчен елга һәм станциягә мондый исем бирделәр икән. Инде алып карыйк рус телендә дә булмаган решеты сүзен. Татар сүзе булса, ул рәшәте дип әйтелер һәм язылыр иде. Ләкин бездә дә мондый сүз юк кебек. Ә инде борынгы төрки – татар теленә мөрәҗәгать итсәк, андый сүз килеп чыга, чөнки элек -лы, -ле кушымчалары -ты, -те, -ды, -де формасында булган. Әлбәттә, борынгылар бу сүзне рәшәте дип язарга тиеш булганнар. Ә хәзер булса, ул сүз рәшәле дип язылыр иде. Ә аны инде без яхшы беләбез: рәшә - эссе көндә җирдән күтәрелә торган томан, төтенсыман җылы пар. Димәк, бу су буйларында күп вакыт томан күтәреләдер, шуңа аңа рәшәле яки томанлы исемен биргәннәрдер. Мондый исем бик табигый һәм урынлы.



    Урта Уралдагы топонимнар.



    Алапаевск, Свердловск өлкәсендә Алапаиха елгасы тамагындагы шәһәр. Тикшеренүчеләр бу атаманың татар сүзеннән чыккан булуын бертавыштан раслыйлар, тик нинди сүздән икәнен тәңгәл әйтә алмыйлар. Алар тарафыннан алапай (неряшливая), алапа (здоровый человек), ал апай (розовая тетка) һәм башка шундыйрак чыганаклар китерелә. Без тагын бер вариант тәкъдим итәбез. Күпчелек атамаларның антропонимнар, яки кеше исемнәреннән килеп чыкканлыгын искә алсак, бу атаманың Алыпбай исеменнән чыкканлыгы ышандыра төшә. Монда алып - көчле, куәтле мәгънәсендә, бай – бай, маллы, ир сүзләрен белдергән. Алыпбай исеме Урал төркиләре арасында киң таралган булган.



    Арамиль, Свердловск өлкәсендәге шәһәр. Бу атаманы һичбер икеләнүсез әрәмә ил яки әрәмәле сүзләреннән килеп чыккан, дип исәплиләр. Без дә моңа кушылабыз.



    Ачит, Свердловск өлкәсендәге район үзәге (Ачитка елгачыгы буенда).Татарлар Әчит дип йөрткәннәр. Кайсебер кешеләр бу атаманы ач эт (элегрәк ит дип тә әйткәннәр) сүзеннән чыккандыр диләр. Ләкин бу ышандырмый. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, файдаланылган бер сүзлектә дә ачит сүзе очрамый. Бу очракта А.К Матвеевның, бу атама монголларның ачит ( мәрхәмәтле мәгънәсендә) сүзеннән чыккан, дигән фикере белән килешергә була, чөнки, беренчедән, андый очраклар еш очрый; икенчедән, бүтән кабул итәрлек версияләр юк. Шунсын да әйтеп үтәргә була, татар һәм монгол телләре икесе дә бер алтай телләре семьясыннан бит. Шулай булгач, ачит монгол сүзе генә түгелдер. Җитмәсә, урыс галимнәре еш кына татарны монгол дип тә язалар.

    Тагын бер версия: Татарстанда һәм Башкортостанда берничә Ашит атамасын алган авыллар бар. Ә ашит – борынгы төрки бабаларыбызның нәсел – ыру исеме. Югарыда китерелгән авторның уенча, ашит халык телендә ачитка әйләнгән.

    Өченче вариант итеп, татарның әчетке сүзенә игътибар итәргә була.

    Вахит Имамовның «Сәет батыр» дигән китабында Пугачев яулары заманында бу атаманың Ачыт формасында булуы әйтелә.



    Б а р а б а, андый авыллар Свердловск өлкәсенең Әртә һәм Богданович авылларында бар. Шулай ук Курган, Томск, Новосибирск өлкәләрендә шулай аталган торак пунктлар бар.Ләкин иң кызыгы шунда: Бараба күп вакытта ниндидер торак пунктының кырыйдагы бер өлеше булып тора, һәм Свердловск өлкәсендә андый урыннар дистәләп икән. Шуларның берсе безнең Красноуфимск шәһәрендә.

    УРГУ профессоры А.К.Матвеев язуы буенча (Географические названия УРАЛА. 1980 г.) бараба сүзе ничектер төрки-татар халкы белән бәйләнгән. Тагын Бараба даласы, бараба татарлары дигән атамалар да бар бит әле.

    Урыс теленә бу сүз шулай ук татарлардан кергән һәм ул аларда авыл читен аңлата икән. М.Т.Муминов буенча бараба дигән кош та бар икән. Кайсыбер оста галимнәр, тикшеренүчеләр сүзе буенча, бараба ерак барма, дигәнне белдерә икән. Икенчеләре барам сүзеннән чыкканлыгын да әйтәләр.

    Бу гипотезалар белән бер дә килешәсе килми, чөнки аларда логика , мәгънә юк. Беренчедән, бу бик күптәнге сүздер, шуңа күрә аның мәгънәсе онытылган. Икенчедән,ул сүз шул кадәр киң җәелгән булган, шундук аның бөтен татарлар өчен уртак, универсаль, көнкүреш белән бәйләнгән сүз булырга тиешлеге аңлашыла башлый.

    Чыннан да бар икән Р.Әхмәтҗановның «Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге « дигән китабында андый сүз, бары тик, гадәттәгечә, урыслар тарафыннан бозылган.

    Ул ике сүздән барлыкка килгән, дип уйларга була. Беренче вариант буенча, «бәй» (привязь) һәм «әрәбә» (сугылган ашлык, яки шуны өеп куя торган ябык урын). Димәк, авыл читендәге ат бәйли торган ябык урын, дип тә аңларга була.

    Икенче вариант тәкъдим итәбез. «бай» һәм шул ук «әрәбә». Монсында «бай ындыр» (безнеңчә Ындыр боткасы яки Ындыр төбе). Русчасы-«богатый овин». Монсы атама бөтенләй яхшы яңгырый: олыраклардан кемнәр урак эше беткәннән соң « богатый овин, ындыр төбен» бәйрәм итмәгәннәр?

    Шулай итеп, элек Болгар, дип аталган безнең ата-бабаларыбыз авылының (элек Красноуфимск шулай аталган) читендәрәк ашлык сугар өчен ябык урын, ягъни, бәй (бай) әрәбә булган, шунда атлар да тотканнар, бай әбенне дә бәйрәм иткәннәр.

    Борынгыдан башлап, мал карап, ашлык үстереп яшәгән ата-бабаларыбыз өчен бараба бик табигый һәм матур атама.

    Ләкин бараба сүзенең килеп чыгышы башка төрле итеп тә аңлатыла ала. Д.Исхаков һәм И. Измайлов буенча (Этнопол. история татар,2007 ел), себер татарлары составында бараба ыруы булганлыгы билгеле. Күчем ханның чирүендә «бараба» дип аталган дүрт ишле генә отряд булган. Димәк бу нәсел күп кенә җирләргә таралган булган һәм үзенең исемен калдырган. Ләкин өстәге вариант иплерәк тоела.

    Сезнеңчә ничек, дуслар?


    Баранча, Свердлов өлкәсендәге шул ук исемдәге елга һәм шәһәр тибындагы поселок. Бу төбәкне өйрәнүчеләр (В.А.Ложкин) әлеге атаманы татар телендәге беренче дигән сүздән чыккандыр, дип билгелиләр. Моны беренче версия дип карарга була. Ләкин, безнеңчә, яхшырак версияләр дә бар. Мәсәлән, галим О.Т. Молчанова язуы буенча, Алтай төркиләре телендә бараанчы дигән сүз бар икән. Ул караңгы су дигәнне белдерә. Алтайлыларның борынгы заманда күпләп Уралга, Көнчыгыш Европага күчүләрен искә алсаң, әлеге елгага исемне шулар биргән дип уйларга була.

    Өченче вариант шундый: нугай татарларының Баранчы исемле югары катлау кешесе булган. Аның турыда Һади Атласиның тарихи романында язылган («Себер ханлыгы»). Әлеге елганың шушы кеше исемен алган булуы бер дә искитмәле хәл түгел, чөнки Уралдагы бик күп атамалар кеше исеменнән ясалган. Ә нугайларның, Казан ханлыгы юкка чыккач, бөтен Көньяк һәм Урта Уралны кулларында тотулары билгеле.



    Б а р д а, Пермь өлкәсендә Сылва, Туйва, Сайгатка елгаларына коючы елга. Һәм шул ук исемдәге район үзәге, ягъни, шул ук өлкәдәге район үзәге, Әзербайҗан республикасындагы Барда шәһәре. Күрәбез ки, бу борынгы атама һәм ул төрки халыклар яшәгән җирләрдә күзәтелә. А.К.Матвеев әлеге сүзнең башкортның

    б ә р з е , татарның б ә р д е сүзләреннән килеп чыккандыр, дип уйлый. Мөхтәрәм профессор белән бәхәсләшмибез, ләкин борынгырак чыганакларны актарабыз, чөнки бу атама архаизм түгел, һәм әлеге шәһәрләр дә су буенда урнашмаган.

    Икенче бер вариант буенча, борынгы төрки сүзе б а р: бәр - бер (скат, склон) сүзенә бәйләргә була: бәрдә - «Т а у б и т е н д ә». Тагын бер вариант буенча «бар» сүзенә игътибар итик. Элек (олылар хәзер дә) бу сүзне «җитенкелек», «байлык» дигән мәгънәдә кулланганнар. Мәсәлән: «Бар өстенә бар яхшы, бал өстенә май яхшы»(Мәкаль). Димәк ул җирләрдә халык байлыкта, юкта түгел, барлыкта, барда яшәгәннәр. Соңгы вариант иплерәк күренә.

    Әйтеп китик, Барда һәм аның районы тулысынча дип әйтерлек татарлар яшәгән җир. Соңгы елларда ул төбәктән берничә талантлы җырчы (Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова) һ.б күренекле шәхесләр чыкты. Дөрес булса, Тукаебызның борынгы бабаларының берсе дә шуннан дигән хәбәр күренеп калды.



    Билимбай, Свердловск өлкәсендә шәһәр тибындагы поселок. Тикшеренүчеләр бу атаманы Белембай (богатый знаниями) исемле башкорт яки татар исеменнән чыккандыр, дип фараз итәләр. Ләкин шунсын әйтергә кирәк, якын тирәдә яшәүче олы буын татарлар бу атаманы Биләмбай формасында әйтәләр иде. Бу инде биләмә (владение) сүзеннән чыккан исем, җире – суы күп булган бай исеме.

    Әйтергә кирәк, бу тирәләрдәге Первоуральск, Ревда шәһәрләрендә һәм авылларда да татарлар байтак.



    Б и с е р т ь, Өфе елгасының уң як кушылдыгы (Свердловск өлкәсе). Якын тирәдә яшәүче татарлар Б и с е р дип атыйлар. Тагын бер Бисер елгасы Пермь өлкәсендәге Койва елгасына коя. Киров өлкәсендәге Вятка елгасының да бер кушылдыгы Б и с е р а. Тикшеренүчеләр (В.И.Лыткин, Е.Е.Гуляев, А.К.Матвеев) бу атаманы финно-угор халыкларына нисбәтләп караганнар (коми телендәге с ь о р т – куаклык үскән дымлы урын, венгр телендәге в и з а р – су ташкыны), ләкин нәтиҗә уңышсыз чыккан.

    Башта бу топонимга охшаш башка сүзләрне эзлибез, һәм шул ук Свердловск һәм Пермь өлкәләрендә С ы с е р т ь (елга һәм шәһәр), Кишерть елгасы ( элек К и ш с е р т ь булгандыр) атамаларын табабыз. Без бу сүзләрнең барысы өчен дә уртак булган с е р тамырын күрәбез. А.К. Матвеев буенча, -ть элементы рус теленнән кергән булырга тиеш, -а кушымчасы, гадәттә, елга исемнәренә өстәлә. Күрәбез ки, болар барысы да е л г а (гидроним) атамасын белдерәләр кебек. Инде борынгы сүзләр арасында с е р нең мәгънәсен эзлибез, һәм С ы р – Д а рь я г а (е л г а т а ш к ы н ы на охшаган) барып төртеләбез. М.Әхмәтҗановның «Нугай урдасы»нда «С ы р д и ң г е з е»н табабыз. Җитмәсә, Һ.Атласиның «Себер тарихы»нда «Җаек белән С ы р т арасы» дигән географик урынны күрәбез (Хәер, Һ.Атласи, монда с ы р дип язарга кирәкми микән, дип өсти).

    Монда инде бу атама татарныкы гына микән, әллә башка төрки халыкларга да нисбәтле микән, дигән сорау туа. Төрки телләрдә «с» белән «ч» нең еш кына алмашынуын истә тотып, ч и р, ч е р, ч ы р дигән гидронимнарны эзлибез, һәм аларның да бик күп икәнен күрәбез: Ч и р, Черемшан, Черемош, Черах, Чиркей, Чирчик, Чермез һ.б. Бу атамаларның төрки халыклар регионнарында икәнен аңлыйсыздыр.

    Димәк без елга сүзен китереп чыгардык. Уралда алар өчәү дип әйттек. Инде аларның атамасын аңлату кирәк. Б и с е р т ь – Би (бәк) елгасы – княжеская река,

    С ы с е р т ь (Сыйсер) – Сый (бай) елга – река, богатая рыбой и т.д., Кишерть (Кишсерть, «с» төшеп калган) – кеш җәнлеге күп булган елга – соболиная река.



    К а м а е л г а с ы, Иделнең кушылдыгы. Борынгы татар телендә Чулман дип аталган. Кечкенәрәк кенә икенче бер Кама елгасы Свердловск өлкәсендә Тавдага да коя һәм шулай ук Новосибирск өлкәсендә дә Кама елгачыгы бар. Әлбәттә, рус галимнәре бу атаманы төньяк халыклары телләреннән килеп чыккандыр яки борынгы ниндидер тарихта исеме калмаган халык телендәдер дип уйлыйлар. Шул фикерне исбат итәр өчен тува сүзе хем (елга), фин сүзе кюми (агым), себердәге хантлар сүзе кам (саф) һәм башкалар китерелә. Бары тик Кама елгасының буеннан-буена яшәп килгән татарлар сүзе генә игътибарга лаек түгел дип санала. Ләкин нәкъ менә Кама исемле елгаларның күбрәге татарлар яшәгән урыннарда булганлыгы уйланырга мәҗбүр итә дә инде. Җитмәсә татар телендә кама сүзе әле дә бар. Кама дип су җәнлеге выдраны, икенче бер җирдә кондызны атыйлар. Хәтта бу турыда җыр да булган: «Байлар кия кама бүрек, без киябез эшләпә...» Димәк, Кама – кама җәнлеге күп булган елга.

    Икенче вариант буенча Кама кам, камлау сүзеннән чыккан, дип әйтергә була. Кам – борынгы ата-бабаларыбызның Тәңрегә табынган заманындагы дини рухание. Камлау - әлеге камның үзебезнең тәүге аллабызга табыну йолаларын үтәве. Моны алар су буенда кама тиресе ярдәмендә үткәргәннәр дә инде. Бу турыда гарәп Ибне - Фазлан язып калдырган. Димәк Кама – табыну елгасы, икенче вариант – изге елга.



    К а с л и, Чиләбе өлкәсендәге Большие и Малые Касли күлләре буендагы шәһәр.

    Тикшеренүчеләр Касли атамасын башта манси телендәге « хасли (мүкле)» сүзеннән чыккандыр, дип фараз итәләр, ахырда башкорт сүзе «казлы»га кайтып калалар(А.К.Матвеев). Гомүмән, әлеге автор белепме, белмиме, даими рәвештә татар һәм башкорт сүзләрен бутый. Соңгы очракта да шулай: казлы(гусиный) башкортча башкачарак бит. Кайвакытта татар сүзләрен казах телендәге сүзләр белән дә бутый. Мәсәлән, Карталы шәһәре атамасын казах сүзе кара таллы дан китереп чыгара. Бу инде хөрмәтле авторның, телләрне белмәгән килеш, шундый эшкә тотынуы күрсәтә: кара таллы татар сүзе бит.

    Без исә бу атаманы кәсле сүзеннән килеп чыккандыр, дип уйлыйбыз. Акрын агучы елга төпләрендә, күлләрдә күп вакыт үлән, кәс була бит. Бу сусыл азыкны поши һәм боланнарның да яратып ашавы билгеле.



    К а т а в – И в а н о в с к, Челябинск өлкәсенедә, Катав дип аталган елга буендагы шәһәр. А.Матвеев әлеге сүзнең башкорт сүзе «катыу»дан (загрязняющийся, пересыхающий) китереп чыгарылгандыр, дип уйлый. Икенче вариант итеп башкортның к а т а й этнонимыннан (кабилә, кавем атамасы) булырга тиеш, дип яза. Бу урында ул катайларның башкорт халкының борынгы нәселе, дип саный, ягъни ул башкорт галимнәренең язмаларын гына укыган. Баксаң, катайлар берничә төрки халыкларының борынгы ата-бабалары, һәм катайларның «эзе» Татарстанда да байтак. Һәм, гомумән, хатай – катай – кытай кланы Алтын Урдада һәм Нугай урдасында зур урын алып торган татарлар нәселе (Д.М.Исхаков, И.Л.Измайлов «Этнополит. история татар, 2007г.») .

    Ә «катав» сүзенә килгәндә, аны татарның к а т а у (крепость, ныгытма, кирмән) сүзенә бәйләргә кирәктер, чөнки, беренчедән, мәгнәсе тәңгәл килә, икенчедән, татар телендә, «в» дип язылган, ләкин «у» дип укыла торган сүзләр күп, мәсәлән: тавык – тауык, авыл – ауыл һ.б. Ә елганың атамасы шәһәрнекенә карата куелган булса кирәк, чөнки андый очраклар да байтак.



    К а р а б о л к а, Челябинск өлкәсендәге Синара елгасының уң кушылдыгы. Н.И.Шувалов язуынча, бу атама, янәсе, урыслар тарафыннан башкортларның «Карабалык» сүзен үзгәртеп китереп чыгарылган. Чынында бу тирәдә татарлар яши һәм «линь» татарча да «кара балык». Ә менә ул тирәдәге татарлар бу атаманы «Караблак» дип әйтәләр, һәм аны «кара булак» черная речка сүзеннән китереп чыгарылганын да беләләр. Ә инде «Черная речка» дигән атама бик еш очрый.

    Әле XX гасыр урталарында ук Караблак буендагы татарларның атом-төш коралы афәтеннән зур зыян күргәнлекләре билгеле (бу турыда Ф.Бәйрәмова язды). Челябинск тирәсендәге атом-төш коралы әзерләү заводында авария булып, зарарлы матдәләр җирләрне – суларны пычраткач, мондагы халыкка яшәү мөмкирлеге калмый. Авылларның кайсыларын икенче урынга күчерсәләр дә, татар авыллары шул ук урында калган.



    К р а с н о у ф и м с к, Свердловск өлкәсенең көньяк- көнбатышындагы район үзәге. Шәһәрдә барысы 50 меңнән артык кеше яши, шуларның күп өлеше урыслар, берничә мең татар, мари һ.б.

    Шәһәр салына башлаганчы (1736 ел) бу урындагы Кызыл Яр дигән җирдә Болгары дип аталган авыл булган. Бу исә бу тирәләрдә татарларның ата-бабалары саналган болгар халкы яшәгәнлекне күрсәтә. Тирә яктагы авыллар да татар авыллары булганнар (хәзер дә бу районда 15 татар авылы бар). Мондагы халык үзләрен Болгардан килгән халыкбыз, дип яздырган булганнар (болгарлар турында өстәрәк укырга була). Ләкин, өстәрәк язылганча, Красноуфимск татарлары күңгер (Пермь) татарлары составына керәләр, шулай булгач, алар монда болгарлардан да элек яшәгәннәрдер, дип әйтергә була.

    Шәһәр башта Красноярск кирмәне (крепость) дип аталган, анда барлыгы 19 кеше яшәгән, соңрак татарлардан чыккан казаклар да хезмәт иткәннәр. Ул Уралда башкортлардан, казахлардан һ.б. сакланыр өчен төзелгән 21 кирмәннең берсе булган (А.Трофимов «Две крепости-соседки»). Бер заман Уфимск дип тә йөрткәннәр. Хәзерге Красноуфимск сүзе ике атамадан китереп чыгарылган. Шәһәрне башлап салучылар дип И. Кирилов һәм А.Тевкелев (патшага хезмәт итүче татар – Котлымөхәммәт) саналалар. Шәһәр эчендәге таш кыялар калдыклары астында элегрәк җир асты юллары да булган, дип яздылар төбәкне өйрәнүчеләр. Ләкин инде аларның керү урыннары күмелгән.

    Красноуфимскта пристань да булган, һәм анда йөк ташучы пароходлар туктый торган булган. Хәзерге вакытта шәһәрдә өч чиркәү һәм бер мәчет эшли. Шунсын да әйтергә кирәк, Красноуфимск шәһәре турында әледән әле тарихи китаплар чыга тора, ләкин аларда татарларга урын бирелми, аларның тарихтагы урыны яшерелә. Ә менә шәһәрдә һәм районда булмаган дип әйтерлек башкортлар бу җирләрнең элеккеге хуҗалары, дип исәпләнәләр. Шәһәрдә һәм районда даими үткәрелә торган милли фестивальләрдә, конкурсларда, сабан туйларында һәм төрле концертларда урыслар, татарлар һәм марилар катнаша, башкортларның катнашканы юк, дип әйтерлек. Әйтергә була ки, әлеге мәдәни чаралар шушы тирәдәге татарлар яшәгән өч –дүрт районны берләштерәләр һәм бу тирәдәге татар культурысының чишмәсе саекмавын күрсәтәләр.



    К у н г у р, Пермь өлкәсендәге шәһәр, Кунгур районының үзәге. Бу атаманы галимнәр төрки халыклар теленнән чыккан, дип уйлыйлар. Аларча, төрле төрки телләрдә кунгур ( бу тирәдәге татарлар күңгер дип әйтәләр) сүзе булып, ул төрлечәрәк яңгырый икән. Мәсәлән, татарча коңгыр – бурый, башкортча куңыр – шулай ук бурый, казахча конгыр, конгур – бурый, темный, борынгы кыпчак телендә конгур – рыжеватый. Икенчедән, бу атама тагын конур, хонгор формаларында Төньяк Кавказдан алып Монголиягә кадәр таралган икән. Ә бу инде нәкъ элекке төрки - татар җирләре. Шунсы билгеле, күңгер татарларының бу җирләрдә XIII гасырларда инде яшәгәнлеге билгеле.

    Ә шулай да, нәрсә аңлата икән бу атама? Безнеңчә, нәсел - ыру исеме. Татар этнографлары язуынча, нугай – кыпчак кабиләләре арасында кунгур һәм коңгырат ырулары булуы билгеле. Ә инде нугай татарларының, ягъни Урал татарлары ата-бабаларының биләмәләре Кунгур һәм Пермь шәһәрләреннән төньяккарак сузылган булган, һәм бу атама кайчандыр алар тарафыннан бирелгән. Ләкин күңгер сүзе шул ук исемдәге кешедән дә булуы мөмкин. 1391 елда татар ханы Туктамыш чирүендә (Аксак Тимергә каршы сугышкан вакытта) Күңгер исемле бий (князь) дә үз отряды белән катнашкан. Торак урыннарының күбесенчә кеше исеменнән алынуын искә алсаң, монсы вариант иң дөресе дип әйтергә була.


    Шәһәр үзе 1649 елларда төзелгән, ә аңа кадәр аның урынында татар авылы булган. Халкын Күңгер, Ирен татарлары дип аталганнар. Болар нугай татарлар кебек күчмә булмаганнар, ә борынгыдан шул урыннарда утрак тормышта яшәгәннәр. Алар турындагы мәгълүматлар 1623-1624 елларда патша Михаил Федорович Романов әмере буенча язылган «Писцовая книга»ларда сакланган. « Ул җирләрдә 1648 елга кадәр бер урыс кешесе дә булмаган. Шуннан соң инде татар җирләрен «үзләштерү»(тартып алу) башланган. Татарлар һәм башкортлар моңа түзми, Кунгурны яндырганнар, халкы качып котылган. Соңрак беренче шәһәрдән түбәнрәк, 17 чакрым ераклыгында, яңа Кунгур төзелгән» ( А.Ершов.»Хозяйственное описание Пермской губернии. 1804 год»).



    О с а, Пермь өлкәсендәге шәһәр. Уралда яшәүче тикшеренүчеләр тарафыннан каралмаган. Бу атаманың килеп чыгышын ачыклар өчен М. Зәкиев, Д.Рамазанова, Д.Исхаков хезмәтләренә игътибар итү файдалы. М Зәкиев күрсәтүенчә, бу тирәләрдә әле яңа эраның беренче меңьеллыгында ук төрле төрки кабиләләр яшәгән. Шулардан «ас (яс – ос – аз – оз – уз )» кабиләсе астык (аслык) исеме астында хәзергә кадәр билгеле. Татарда сүз башындагы «а» «о»га якынайтып әйтелгәнгә күрә, руслар да бу сүзне «остяк» формасында әйтә башлаганнардыр. Ул гына да түгел, безнең элек Пермь ягында татарлар белән бер үк авылларда күршеләр булып яшәгән «астык» бабаларыбызны рус галимнәре бу остяклар - хантлар булганнар, дип язалар. Ә безнеңчә, астыклар-остяклар татарларның борынгы ата - бабаларының берсе, дип әйтергә була. Оса шәһәренең һәм шул тирәдәге елга исеменең (Осинка, Оса елгасы да булгандыр) әлеге ас – ос кабиләсе исеменнән килеп чыккандыр, дип фараз итәргә була.

    Икенче вариант буларак, кереш сүздәге татарга әйләнгән иштәк-остяклар турындагы хәбәрләрне китерергә була. Җитмәсә, урыс һәм кайсыбер татар галимнәре остякларны хантларның борынгы ата-бабалары, дип уйлап, Урал татарлары төркиләр һәм угорлар катнашында барлыкка килгәннәр, дип уйлыйлар. Ләкин бу дөреслеккә туры килми дип уйларга була, чөнки өстәрәк китерелгән фикерләр моны җөпләми. Икенчедән, төньяк тарафында яшәгән хантларның (ягъни, элекке остякларның) тамгалары белән татарларга катнашып яшәгән остяк – иштәкләрнең тамгалары арасында аерма зур икән. Татарларның һәм иштәкләрнең тамгалары төрле фигураларны схематик рәвештә сызып ясаган булсалар, хант-остякларныкы чын рәсем рәвешендәрәкләр. Ф.Ислаев, т.ф.д. М.Кайсаровның «Писцовые книги» ларына (1623-1624 ее.) нигезләнеп язылган язмалар.



    П е р м ь, Уралдагы Өлкә үзәге. Бу атаманы тикшеренүчеләр һичбер төрле икеләнүсез финн – карел телләрендәге «Пэря Маа» яки «Пэрама» (Ерактагы җир, Арткы җир мәгънәсендә) сүзләреннән килеп чыккан, дип исәплиләр.

    Ф. Гарипова, М.Зәкиев хезмәтләренә таянып, бу сүзне Биарм атамасының бераз үзгәргән формасы, дип карый. Яңа эраның беренче меңьеллыгында ук бу тирәләрдә Биарм (Биармия, Биармланд) дигән зур һәм көчле дәүләт булган, анда төрле кавемнәр яшәсә дә, төрки халыклар хакимлек иткәннәр, башкаласы хәзерге Биләр (Татарстан) шәһәре тирәсендә булган. Аның фикеренчә, 8-9 нчы гасырларда көньяктан болгарлар килеп Идел – Кама Болгариясен төзегәч, әлеге Биармның әһәмияте кимегән, һәм дәүләтнең исеме дә үзгәргән. Ары таба Биармия үзе дә Болгарга кушылган.

    М.Әхмәтҗановның «Нугай Урдасы» дигән китабында да татарларның ата-бабаларының җирләре Пермьне еракка узып, Кама башларына чаклы җәелгән булганлыгы язылган. Финно-угор халыкларының «б» авазын күп вакыт «п» дип әйтүен искә алсак, Биарм Пермьгә әйләнгән дип әйтергә була.



    С а к м а р а, Урал елгасының уң як кушылдыгы һәм шул ук исемдәге авыл. Бу борынгыда килгән таныш һәм күңелгә ятышлы сүз ышандырырлык аңлатма ала алмаган. Аны татарның сак бар сүзеннән дә, рус теленә каяндыр килеп кергән сакма (тропа) сүзеннән килеп чыккандыр, дип тә аңлатып караганнар. Ә безнеңчә, бу очракта да искерәк сүзләрне эзләргә кирәктер. Мәсәлән, чакма сүзе. Бу бит элек ут чыгару өчен бер-берсенә суга торган таш булган (русчасы огниво, кремень). Башкорт, хакас, бурят телләрендә сакма, себер татарлары телендә цакма. Бу- Сакмара сүзенең беренче өлеше.

    Икенчесе я оры, я ара булырга тиешле. Ор - элек биек текә ярны аңлаткан. Шулай булгач, сакма оры – чакма таш эзли торган җимерелгән яр буен (чакма тау) аңлаткан түгелме соң? Инде ара сүзен алып карыйк. Борынгы төрки телдә ара - эзләү сүзен белдергән. Димәк Сакмара –тагын чакма таш эзли торган җир , елга буе булып чыга. Безнеңчә, бу сүз башкорт сүзе булырга охшый, чөнки борынгы башкортларның шул тирәдәрәк яшәгәнлеге моңа дәлил булып тора, дип әйтергә булыр иде, ләкин башкортларның бу елганы Һакмар дип әйтүе моңа каршы килә.

    Гомумән, топонимнар турында авторның үз фикере шундый: җир-суларга, авылларга һәм микротопонимнарга бирелгән атамаларны тикшергәндә, шуны исәпкә алырга кирәк. Борынгы кешеләр шундый ук гади кешеләр, хәтта табигать балалары булганнар. Алар академияләр, вузлар, хәтта мәктәпләр дә бетермәгәннәр. Һәм алар биргән атамалар да ниндидер фәлсәфи мәгънәле, югары яки илаһи сфералар белән түгел, ә үзләрен уратып алган гади, тормыш – көнкүреш белән бәйләнгән.



    С а л д а, Свердлов өлкәсендәге ике елга, Верхняя Салда һәм Нижняя Салда шәһәрләре. Күренеп тора ки, монда елга исеме алданрак барлыкка килгән.

    Бу гидронимның исемен аңлату өчен, тикшеренүчеләр тарафыннан бер генә версия китерелгән: ул да булса, манси сүзе «салт, салта». Ул юкә, мунчаланы белдерә икән. Бу версия начар түгел үзе. Ләкин, әлеге дә баягы төрки – татар сүзләре бар бит әле, аларны кая итәсең? Шунсы да бар, ул урыннар себер татарлары кулында булган бит, аңа кадәр борынгы төркиләр җире булуы ихтимал.

    Төрки телләрендә «чал – җал – йал – дал – тал – сал» теземендәге сал тамыры кергән дистәләрчә сүз бар икән. Шулардан безгә кирәклесе – «салдау» – яр буендагы күперчекләр, дебаркадер, тезелгән агачлардан торган басмалар. Бу – беренче вариант.

    Саллы - куәтле. ашанычлы, нык. Борынгы төркиләр -лы кушымчасын -ды дип әйткәннәр. Тагын салды килеп чыга. Руслар аны салдага үзгәрткәннәр.

    Суга салаң салды – суга агач кайрысын салды сүзен аңлата. Монда да шул ук юкә килеп чыга, ләкин инде татарча. Безнең бабайлар әле 30 – 40 еллар элек кенә бөтен бауларны юкәдән алынган мунчаладан ишәләр иде. Кыскасы, татарча вариантларын тагын табарга булыр иде.



    С а т к а, Челябинск өлкәсендәге елга һәм шул ук исемдәге шәһәр. Бу географик атаманы китереп чыгарыр өчен галимнәр сатка дигән башкорт кабиләсе исемен китерделәр. Сат (перекресток) дигән башкорт сүзен дә кулландылар. Ә безнең уебызча монда саткы дигән икенче башкорт сүзен алырга кирәк (татарча – чаткы, искра). Саткатау дигән җир дә билгеле бит әле. Бу сүзнең татарча вариантлары да бар. Мәсәлән Пермь өлкәсендә Чад станциясе. Татарлар Чат диләр. Красноуфимск районында Чатлык авылы. Бу тирәләрдә борынгы бабаларыбыз ут ягар өчен чакма таш табып чаткы чыгарганнардыр, дип фараз итәргә була.



    С и м, Челябинск өлкәсендә һәм Башкортостанда аккан елга. Шул ук исемдәге шәһәр дә бар. Бу атаманың килеп чыгышы ачыкланып җитмәгән. Аны аңлатыр өчен, мәсәлән башкорт сүзе эсемне китереп караганнар. Татарча эчем. Төрек һәм перс сүзе сим дә нәкъ шулай ук әйтелә икән. Көмешне белдерә. Ләкин алар бик ерак, аларның сүзләре монда килеп керүе икеле, гәрчә матур сүз булса да. Тагын борынгы сүзләр эзлибез. Борынгы гомумтөрки сүзе сим дә бар икән. Бу сүз татарларда сем формасында хәзер дә бар. (Мәсәлән, семәйгән, диләр) Кайсыбер көнчыгыш телләрендә әле дә сим дип әйтелә икән. Мәгънәсе тын, тыныч. Димәк Сим елгасы Тын елга (Тихая река) дигәнне аңлата, дип әйтергә дә була.



    Н и ж н и е (һәм Верхние) Серги шәһәрләре, Свердлов өлкәсендә Серга елгасы ярында урнашканнар. Шуннан ерак түгел Сарга елгасы да бар. Тикшеренүчеләр тарафыннан бу топонимнар каралмаган. Сүз уңаеннан әйтеп китик, шул тирәдәге татарларның бу елга исемен Сырга дип әйтүе ышандырып җитми, чөнки ул географик атамаларының килеп чыгышы кануннарына һәм логикасына туры килми.

    Бу атамаларның килеп чыгышын тикшергәндә бу исемнәрнең икесе дә Сәрге сүзеннән килеп чыккандыр, дип уйлыйбыз. Чыннан да, монда беренче мәртәбә килеп чыккан урыслар, шунда электән яшәгән халыктан сорашып Сәргене кайсыберләре Саргы, икенчеләре Серги, дип отып һәм язып алганнардыр, чөнки русларда «ә» авазы да, хәрефе дә юк бит. Шулай булгач, борынгы татар телендәге «сәр» тамыры кергән сүзне эзләргә кала. Чыннан да сәр сүзе булган булып чыкты һәм ул элек җәелдерү (томан турында) мәгънәсен аңлаткан. Димәк, Серга елгасын да, Сарганы да томанлы дип аңлата алабыз. Красноуфимск районында Саранка елгасы һәм Сарана поселогы бар. Бу елга исеме дә «Свердловск өлкәсе»(бу иске китап һәм авторы ачык түгел) дигән китапта Томанлы дип аңлатылган. Күрәбез ки, монда да томанга бәйләнгән «сәр, сар» тамыры кергән сүз. Димәк Сергиның татарчасы Сәрге (Сәрле, Сәрде) булгандыр, дип уйларга мөмкинлек бар.



    С т е р л и т а м а к, Башкортостанда Стерля елгасы Агыйделгә койган урындагы шәһәр. Олы буын татарлар бу атаманы Эстәрлетамак яки кыскача Эстәрле дип әйткәннәр. Моны элегрәк иҗат иткән язучыларыбыз әсәрләреннән дә күрергә була. М.Әхмәтҗановның «Нугай урдасы» китабында Истәрлетамак дигән варианты да бар. Димәк, елганың исеме дә Эстәрле дип әйтелергә тиеш була.

    Ә тикшеренүчеләр бу атаманың килеп чыгышын бөтенләй төрки телләргә нисбәтле, дип карамыйлар (А.Матвеев). Башкорт язучысы Ю. Гәрәй исә стерлядь сүзеннән килеп чыккандыр, дип уйлый. Аның уенча, бу елгада әлеге балык бигрәк тә күп икән. Уйлап карасаң, борынгы төрки халыклар чөгә балыгының стерлядь дип аталуын беләләр иде микән соң.

    Безнең уебызча, татарча әйтелгән Эстәрле атамасына игътибар итәргә кирәктер. «Эстәү» сүзе теләү (желать) белән бер мәгънәдә йөргән. Шушы сүздән китереп чыгарылган аергыч эстәрле (желанная) булырга мөмкин. Сүз башындагы басымсыз «э» бездә әйтелми диярлек, шуңа күрә урыслар тарафыннан стерли, стерля булып киткәндер, чөнки алар аны ничек ишетелсә, шулай язып алганнардыр.



    С у к с у н, Пермь өлкәсендәге район үзәге. Бу шәһәр тибындагы поселок элекке татар авылы урынында төзелгән (А.К.Матвеев). Әлеге автор бу атаманы ике татар сүзеннән китереп чыгарырга тырыша: «сок» (»сук»,«сык») – жадный взор, боязнь сглаза һәм сын (идол, истукан). Бу, әлбәттә, бик матур һәм ышандырырлык килеп чыкмый. Икенче вариант та бар: С у к с у н суык су сүзеннән чыккан имеш, янәсе. Ләкин монсы да ышандырмый. Әгәр инде Сыксын сүзен алсак, «сык», «сок» сүзен елау, сыктау мәгънәсендә аңлыйбыз, әлеге урынның борынгы бабаларыбызның камлау, сынга табыну, аңарга кайгыларын елап – сыктап сөйләү һәм алдагы кәсепләрдә, тормышта уңыш индерүне сорау урыны икәне аңлашыла. Ы авазының у – га әйләнүе дә аңлашыла: гарәп язуында ы булмаган. Аның урынына күп вакытта у язылган. Әгәр урыслар бу сүзне язудан карап белсәләр, анда нәкъ Суксун, дип язылырга тиеш иде.

    Бу топоним шуның белән дә игътибарга лаек, ул ата – бабаларыбызның ниндидер өлешенең бу җирләрдә бик күптәннән, мәҗүси вакытларындагы сынга табынган чакларыннан башлап яшәгәнлеген күрсәтә. Ә бу инде 2 мең еллардан да элегрәк.



    Т а б о р ы, Свердловск өлкәсенең төньягында Таборинка елгасы һәм район үзәге. Бу очракта елга исеме соңрак килеп чыккан, дип уйлыйлар. Таборы сүзенең килеп чыгышын аңлатыр өчен тикшеренүчеләр иран-таджик исеме Табарны китереп кыстырганнар. Аның мәгънәсе аларча бөтен киртәләрне кыручы икән. Ләкин бит табар бездә дә бар, ул найдёт мәгънәсендә йөри. Ул гына да түгел, бу сүз татарда бик киң кулланылган. Мәсәлән, товар, товарищ сүзләре дә табардан чыккан. Моны бер вариант, дип исәпләргә була.

    Ләкин төрки телләрдә табыр сүзе да булган. Ул тыныгу, ат эчерү урынын белдергән. Табур ат көтүен, обозны, арбалар белән уратылган хәрби лагерьны да аңлаткан. Димәк, табор сүзе дә шул ук тамырдан чыккан. Борынгы ата-бабаларыбызның тормыш итү рәвешен күз алдына китерсәң, табыр яки табур варианты күңелгә ятышлырак.

    Ләкин иң мөһиме шунда ки, XVII гасырларга кадәр бу тирәләрдә Табар татарлары дигән милләттәшләребез яшәгәннәр. Алар белән рәттән Югары Тура (Верхотурье), Епанча юрты татарлары да булган. Кызганычка каршы, шул заманда ачылган Верхотурье һәм Тобольск епархияләре митрополитлары тарафыннан татарларны көчләп чукындыру алып барылган, һәм бу тарихи милләттәшләребезнең исемнәре генә калган. Хәер, аларның күпмедер өлеше себер татарлары составына да кереп киткәндер.



    Т о б о л, Төмән өлкәсендәге елга һәм Тобольск шәһәре. Бу җирләрнең себер дәге милләттәшләребезнең туган иле икәне аңлашыла инде. Тобол сүзенең килеп чыгышын аңлату өчен галимнәр татар сүзе тубылгыны китереп карыйлар да аны килештермичә, шул җирләрдә татарлардан элегрәк яшәгән милләт сүзедер дип, татарның себердә килмешәк булуына, аның каяндыр ерак көнчыгыштан күчеп килүенә ишәрәт ясап куялар. Шул уңайдан әйтәсе килә, әнә бит шунда ук көнчыгыш Урал буенда табылган борынгы бик кызыклы, түгәрәкләп эшләнгән кирмән эзләрен табып, аңарга Аркаим исеме биреп, урысларның борынгы ата-бабаларына нисбәтләп куйдылар. Гәрчә, түгәрәк ныгытмалар электән төрки-татар дөньясына хас булса да. шунсын да әйтик, Урал буйларында борынгы заманнарда урыслар яшәмәгән. Моны шуннан белергә дә була, археологлар әйтүенчә (мәсәлән. Коннова Г.И. буенча) әле бронза эпохасында да, соңрак та Идел-Уралда яшәүчеләрнең дуңгыз ите ашамаганлыклары ачыкланган.

    Дөресен әйткәндә, тобол сүзе татар теленнән чыгып, уңай гына аңлатыла. Тобольск шәһәрен шундагы татарлар Тубыл-тора дип атаганнар. Тора, тура, түрә сүзе төрки –татарда шәһәрне, кирмәнне, ныгытманы аңлаткан. Ләкин элегрәк Тәңрегә табынган халыкларның табыну урыны да ( капище, святилище) шулай ук аталган. Күп вакыт андый җир елга буенда булган. Мәсәлән, Өфе, Кама шундый елгалар.

    Тобол сүзен тубылгы агачыннан башка да китереп чыгарырга була. Мәсәлән, Тубал чәчәге төнбоекны (кувшинка) аңлаткан. Тубал бәйләү – кунакка чакырышу, тубал тегү- йоклауны белдергән. Димәк, борынгы заманда тубал чәчәкләр үскән елга буенда Тубыл-тора кирмәне булган, шунда безнең ата-бабаларыбыз «тубал бәйләгәннәр», аннан соң «тубал теккәннәр». Шул урынны хәзер Тобольск дибез.

    Ләкин тура – табыну урыны дигәнне дә онытмыйк. Димәк, табына торган тубыл агачы. Бу инде милләтебезнең борынгылык билгесе.



    У р а л, Ауропа һәм Азияне аерып торучы таулар системасы һәм шул исемдәге елга. Ләкин, шунсын әйтеп китик, 1775 нче елга кадәр Урал елгасы Җаек дип аталган.

    Урал таулары атамасының килеп чыгышы турында сүз күп булса да, бәхәсләр әле тынмаган һәм соңгы сүз әйтелмәгән.

    Беренчедән, урыс телендәге Каменный пояс дигән сүзгә ияреп, Урал атамасын уралмак (опоясаться) сүзеннән китереп чыгаручылар бар. Ләкин борынгы заман халкы Урал атамасын биргәндә бу тауларның ниндидер меңнәрчә чакрымга сузылган Евразиянең «билен буып торганын» каян белделәр икән. Моны бит картадан карап кына белеп була.

    Башкорт халкының Урал – батыр турындагы легендасы да эшкә җигелә, татар-башкорттагы Урал антропонимы да искә алына. Әмма, меңнәрчә чакрымнарга сузылган илаһи - уптым тауларга кеше исеме бирелүе мөмкин микән соң? Һәм гомүмән, кеше исемен күбрәк авыл һәм шәһәрләргә биргәннәр.

    Арал диңгезе дә, манси халкының ур – ала сүзе дә (крыша горы), ерак себердәге эвенк халкының урэ (тау) сүзе дә китерелеп карый, ләкин проблема «ачык кала». Шунсы бәхәссез дип табыла – бу сүз көньяктан килгән төрки халыклары сүзе.

    Безнеңчә, Урал атамасы борынгы сүз, һәм аны иске сүзләр китабыннан эзләргә кирәк. Мәсәлән ор, ур, үр сүзләре төрки халыкларда холм, гора, возвышенность, берег, обрыв һәм тагын әллә ничә төрле мәгънәдә йөргәннәр. Әл сүзе элек шул ук ил сүзен белдергән. Шулай итеп, ор әл, ур әл, үр әл – болар барысы да «горная страна», «горный край» мәгънәсен аңлатканнар. Чыннан да, «Книга Большому Чертежу» дигән китапта (1627 ел) тауның исеме Оральтова (Уральтова) гора дип китерелгән. Хәзер дә аны Уральские дип йөртәләр. Монда йомшаклык билгесе «ә» урынына сүзне нечкәртү өчен куелган булырга тиеш. Ягъни, «Урал» сүзе ике телдә дә бертөрле итеп языла, ә Үрәл – рус телендә Ураль дип языла.. Димәк, ҮрәлТау (Таулар) иле. Бу исем бик табигый һәм әлеге тауларның җисеменә дә туры килеп тора.

    «От Тобола к западу те же горы до вершин рек Яик и Белой... Уральские... И зовутся они горы по-татарски Урал, по русский – Пояс Каменный», - дип язган В.Татищев үзенең «Общее географическое описание всей Сибири» дип аталган хезмәтендә. (Ф.Бәйрәмова. «Татар Уралы – минем Уралым»)



    У т к а, Свердловск һәм Пермь өлкәләрендәге берничә елга. Шул елгалардагы Староуткинск, Новоуткинск шәһәрләре. Бисерть һәм Сылвага койган Ут елгалары да бар. Тикшеренүчеләр Утка Ут елгасы исеменнән килеп чыккандыр дип фараз итәләр. Моңа кушылмыйча булмый. Ләкин бу гидронимның килеп чыгышы ачыкланмаган килеш калган. Аны китереп чыгару өчен ут (огонь, төрки телләрдә), ут (юл, венгр телендә), уть, вють (юл – манси телендә) тузга язмаган сүзләрне китерәләр. Бу инде борынгы сүзләрне исәпкә алмаудан килеп чыга. Мәсәлән, татарның борынгы сүзе ут бар. Ул бит үләнне, көтүлекне аңлаткан. Утлау - малның көтүлектә туклануы. Утлык (кормушка), утау(прополка) сүзләре әле дә кулланыла. Димәк, әлеге елга буенда куе үләнле көтүлекләр булган, дип әйтергә була. Борынгы заманда күпләп мал караган ата-бабаларыбыз өчен шуннан да мөһимрәк нәрсә булган?

    Авторның өстә китерелгән фикере кайсыбер галимнәрнең хезмәтендә дә чагыла. Мәсәлән, Д.Исхаковның «Пермь татарлары» дигән монографиясендә «...Сылва һәм Ирән елгалары араларында, «Көңгүр даласы»(Кунгурская степь) дип аталган урманлы дала зонасы башлана (Ут елгалары да шундарак). Менә шунда нугай татарлар күчмә тормыш алып барганнар». Ә күчмә тормыш инде ул мал көтү белән бәйле.



    У ф а, Ө ф е, Шул исемдәге елга һәм шәһәр. Башкортостанда бу елга Өфө дип тә, Караидел дип тә, Уфимка дип тә атала. Әйтеп китәргә кирәк, Өфе шәһәре 1586 елда урыслар тарафыннан нугай (Урал) татарлары җирендә салына башлый. Ул аларның җирләрен басып алу өчен база рәвешендә эшләнә. Башкортстан республикасына бу җирләр 1920 елда гына бирелә (М.Әхмәтҗанов). Шәһәрнең исеме елга исеменнән алынган.

    Өфе атамасының килеп чыгышын аңлатырга тырышкан галимнәр байтак (А. Матвеев). Кайсысы башкортның уба( кабер ташы) сүзеннән чыккан булырга тиеш, дип карый; икенчеләре, шулай ук башкорт ыруы үпә дән калган, дип саный.

    Финно – угор халыклары сүзе ю – ва (елга-су), иран сүзе ап (су), осетин сүзе ираф (осетин суы) – барысы да галимнәр тарафыннан Өфе атамасының мәгънәсен аңлату өчен китерелгән сүзләр. Аңлашыла ки, тырышуларның файдасы булмаган: бу атама – Уралдагы иң серле сүзләрнең берсе булып кала бирә.

    Өфе буенда яшәгән күпсанлы татарларның берсе буларак, без дә сөекле елгабызның исемен аңлатып карарга булдык. Беренчедән, Өфе атамасы бик борынгы сүз, кайчандыр җиргә - суга табынган мәҗүси ата – бабаларыбыз биргән исем булса кирәк. Елга бит аларга су гына түгел, азык биргән, аралашу өчен юл хезмәтен үтәгән. Ата-бабаларыбыз елгага алла урынына табынганнар, суы белән дәваланганнар, им – том иткәннәр. Әле хәзер дә, берәр җир авыртса, без өф итеп өрәбез, әбиләр авыруларны да, елаган балаларны да өф – шөф итеп өшкерә, өшкергәндә тагын су куллана. Көнкүрештә өф итеп кенә тота, дигән сүз дә бар. Кыскасы, хәзерге сүзләр белән әйтсәк, бу елгага «Шифа» (исцеляющая, живительная) дигән исем бирергә булыр иде.



    У ч а л ы, көнчыгыш Башкортостандагы шәһәр. Бу атаманың килеп чыгышын аңлатыр өчен А.К.Матвеев башкорт сүзе асыузыны китереп кертә. Ләкин ахырда татарча ачулы вариантында туктала. Бу сүзне руслар учалыга үзгәрткәннәрдер, дип аңлата. Икенче бер китабында ул удмуртларның уча (сандугач) сүзен дә китерә. Сандугачлы – матур исем булыр иде. Ләкин удмуртлар моннан ерак бит, бу сүз монда ничек килеп эләкте икән, дип үзе дә аптырый. Эш шунда, удмуртларның көньяк - көнчыгыш Уралга таба күчкәнлекләре мәгълүм түгел.

    Ләкин бу серле сүзне аңлатуы кыен түгел, моның өчен иске татар – төрки телләрен белергә кирәк икән. Мәсәлән, уча (уча сөяге ) сүзе арка, сырт, түбә, иңбаш мәгънәләрендә йөргән икән. Бу очракта сыртлы, түбәле вариантларын сайларга була. Таулы җирләрдә мондый исемнәр табигый яңгырый. Уча сүзенең архаизмга әйләнүе татар кавеменең бу төбәктә күптәннән яшәвен тагын бер мәртәбә исбатлый.



    Ч е л я б и н с к, өлкә үзәге. Татарлар Чиләбе дип йөртәләр. А.К. Матвеев буенча, 1773 елга кадәр шәһәр Чилябинск, дип аталган.

    В.А.Бушаков «челеби» сүзен төрекнеке, дип яза, мәгънәсе – аксөякләр нәселеннән (чыккан), әдәпле, инсафлы. Моның белән өлешчә генә килешергә була, чөнки бу сүз кырым татарларында да еш әйтелә. Мәсәлән, Кырымда Чиләбе иле, Чиләбеләр дигән авылларның барлыгы билгеле. Тагын шундый сорау туа: бу сүз төрекнеке булгач, Уралга ничек килеп чыккан? Моның өчен тарихка кереп карыйк. 1380 нче елда Куликово кырындагы сугышны татарлар ягыннан Челубей дигән кеше башлап җибәрә. Бу шул ук Чиләбе түгелме соң? Руслар бит бик күп татар сүзләрен бозып язалар. Ә бу бит төрекләрнең башка төркиләрдән аерылып китүеннән соң берничә гасыр үткәч булган хәлләр. Димәк, чиләбе сүзе бөтен төрки кавемнәренең, шул исәптән татар сүзе дә. Юкка гына ул җырга кермәгән: ...«Уфа – Чиләбе, кайтасыгыз киләме?» Ә мәгънәсе өстә әйтелде.



    Ш а д р и н с к, Курган өлкәсендәге шәһәр. А.К. Матвеев бу шәһәрнең исемендә борынгы руслардагы шадра (оспа) сүзе сакланып калган, дип саный. Ләкин татарларда шадра сүзе күптән кулланылган. Тарихчы С.Б. Веселовский «Ономастика. Древнерусские прозвища и фамилии» дигән китабында да бу сүзнең татар сүзе икәнен язган. Бу язмада Иван Шадраның татар кешесе икәнлеге, аның атаклы язучы Аксаковның оныгы булганлыгы китерелә. Монда ике вариант булырга мөмкин, беренчесе – бу шәһәрне башлап салучы Шадра кушаматлы кеше; икенчесе – тирә-яктагы табигатьнең таулы -чокырлы, дала катыш урманлы булуы.



    Ш а м а р ы, Свердловск өлкәсендәге Сылва елгасы ярындагы поселок. Атаманың килеп чыгышы галимнәр тарафыннан тикшерелмәгән. Иң элек шуны әйтеп үтәргә кирәк, нәкъ шул тирәләрдә Сылва татарлары дигән милләттәшләребез яши. Шуңа күрә бу исемне дә төрки – татар сүзе, дип әйтсәк була. Моның өчен, әлбәттә тагын борынгы сүзләр китабына керәбез. Беренчедән, шәм сүзе шам формасында бозып та әйтелгән. Аның мәгънәсе дә киңрәк булган. Мәсәлән, маяк уты дигәнне дә белдергән. Ор сүзе калку урынны, тауны, киртләч җирне да аңлаткан. Шулай итеп, шамары шам оры дан үзгәреп килеп чыккан.

    Инде шаморының нәрсә аңлатканын карыйк. Бу - Сылва елгасының текә борылышында ярга бәреп аккан җир булырга тиеш. Андый урыннарда караңгыда йөзеп килүче көймәчеләр сак булсын өчен, биек яр башына сигнал учаклары якканнар. Шаморы – сигнальная гора.

    Әйтеп үтәргә кирәк, Әзербайҗанда Шамхор елгасы бар. Монда хор корылманы аңлата (сигнальное сооружение). Үзбәкстанда Шамалды-сай елгасы ага. Бу - утлар алынган (кабызылган) елга ( сай, чай – борынгы төрки телендә - елга).

    Шунсын тагын кабатлыйк, әлеге исем татарларның бу тирәләрдә борынгыдан ук яшәгәнлекләрен белдерә.



    Эскальба, Свердловск өлкәсенең Тавда районындагы татар авылы. Бу атама шуның белән бик кызыклы, эскальба татарлары бик борынгы халык (бу язманың башынннан караргыз). Алар әле IX – X гасырларда Идел-Кама Болгар илендә яшәгәннәр. Кайбер авторлар аларның әле һуннар вакытында килгәнлеген һәм һуннарның бер кабиләсе булганлыгын язалар. Алар Идел буе Болгары халыкларының берсе булып, шундагы болгарлар белән төрле низагларга кергәннәр (И. Хуҗа. «Татар тарихы. Альтернатив караш», изд.«Отечество», 2015 ел. Интернетта да укырга була). Боларның татарлар булганлыгы һәм Болгарда яшәгәнлеге кайсыбер тарихчылар тарафыннан яшерелә, чөнки эскальба болгарларга каршы көрәшкән татар кавеменең борынгы ата-бабалары.

    Эскальба атамасының башка вариантлары – эсегел, искил, ичкил. Бу татарларның тарихларда атаклы булган скифлар нәселе икәнлеге билгеле (шул ук китапта). Скиф сүзенең башка вариантлары - сакалиба, ас-сакалиба һәм башкалар.

    Эскальба татарларының икенче төрлерәк аталганнары – ясколбы (яскалбы) татарлары чик аша гына Тюмень өлкәсендә күпләп яшиләр (заболотные татары). Эскалба авылы анда да бар.


    Авылларыбыз атамалары


    Югарыда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, җир-су, елгалар һәм күлләр атамаларын халык аларның ниндидер үзенчәлекләреннән чыгып биргән. Ә авыллар, болыннар атамалары күп вакытта кеше исемнәренә (антропонимнарга) дә бәйләнгән. Ни өчен бу шулай? Чөнки авылларны һәрвакыт диярлек кем дә булса нигезләгән, һәм бу авыл аның исемен алган. Әйтергә кирәк, элекке заманнарда авыллар зур булмаган, 3-5 йорттан гына торган. Шуннан Өчиле, Дюртюли (өч өйле, дүрт өйле) авыллары калган. Һәм бу авылларда якын туганнар гына яшәгән.

    Шулай итеп, күп кенә авылларны башлап җибәргән кешеләрнең исемен без әйтә алабыз. Ләкин кайчан булган бу хәлләр, ул кешеләр кайдан килгән, нигә алар үз җирләрен ташлап, икенче урынга күчкәннәр, моны архивлардан эзләп табалар табуын, ләкин анда да тулы мәгълүматлар юк. Мәсәлән, шундый-шундый исемдәге кеше Болгар ягыннан килеп, шушында башлап йорт салган дип архивта укысак, бу әле безгә бик аз нәрсәне аңлата.

    Авылларыбыз турындагы байтак кына кызыклы мәгълүматларны тарихтан белергә була, чөнки кеше язмышлары һәрвакыт тарих белән бәйләнгән, татар халкының фаҗигалы язмышы нәкъ менә шулай качып, күченеп йөрүләргә, ышыграк, тынычрак урыннарда яңа авыллар төзергә этәргән дә инде.


    Башта язылып киткән тарихи материаллар менә шушыларны аңлату өчен бирелгән иде дә инде. Шуңа күрә алдарак авыллар исемнәрен тикшергән вакытта, өстә язылган кереш сүздәге мәгълүматларны истә тоту кирәк.

    Авылларыбызның килеп чыгуы вакыты турында фикер йөрткәндә, шуларны онытмау мәгъкуль: башкорт галимнәренең язмалары буенча, бөтен татар авыллары да 1650 – 1750 елларда һәм соңрак барлыкка килгәннәр. Алар моны ата-бабаларыбызның җиргә документ алган елларыннан чыгып әйтәләр. Һәм бу алар өчен (урыслар өчен дә) файдалы. Чөнки татарлар, янәсе, Уралга шул елларда гына килеп чыккан булып чыгалар һәм безне үзебезнең хокукларыбызны таләп итәргә хаксыз килмешәкләр итеп күрсәтергә тырышалар. Янәсе, төп халык булып монда башкортларны санарга кирәк. Ә без инде татарларның монда төп халык, ә күпчелек башкортларның да чынында татарлар икәнен өстә укыдык.

    Дөресен әйткәндә, әлеге күрсәтелгән еллар, рус администрациясенең Уралга килеп төпләнеп, штыклар, камчылар ярдәмендә халыкны үзенә буйсындырып, хакимлек кыла башлаган еллары ул. Ә аңардан алда халыкның ханнардан җир алган ярлыклары булган, чөнки бу урыннарда Нугай татарларының, Казан, Себер ханлыкларының, ә аңардан да элегрәк Болгар иле халыкларының, ягъни меңнәрчә ел элек җир сөреп, иген игеп яшәгән безнең ата-бабаларыбызның күбесе беркая да китмәгән. Бары тик аларның җиргә документлары гына юкка чыккан.

    Архивларда авыллар турындагы турыдан-туры язылган документлар рус администрациясе эшли башлаган вакытларга гына карый. Ә аңардан элегрәк язылган кәгазьләр сугышып алучылар тарафыннан юк ителгән. Шуңа күрә халкыбыз тарихын галимнәргә башка юллар һәм ысуллар ярдәмендә торгызырга туры килә.

    Рәсми рәвештә кабул ителгән документларны карасаң, бөтен Көньяк һәм Урта Урал бары тик башкортларныкы гына булган, дип аңларга була Һәм күпләр шулай аңлыйлар да. Чөнки башкортлар өстә әйтелгәнчә, шул юнәлештә актив эш алып баралар. Ә татар тарихчылары сүзе буенча алай түгел: Урта Уралда күпчелек халык татарлар булганнар. Ләкин рус хакимияте татарларны баштук төрле катламнарга бүлгәләп бетергәннәр: казак, типтәр, башкорт, морза, тархан, лашман, мещан, чемоданный, солдат, игенче, зәрәгатьче, мишәр һәм башкалар. Хәтта вогул (манси) дип тә язганнар. Бу социаль төркемнәр җиргә хокуклары буенча һәм түләгән салымнары буенча бер-береннән аерылганнар. Менә шушы башкорт катламындагы татарлардан башкорт милләтен әвәлиләр дә инде.


    А к б а ш. Түбән Сәрге районындагы татар авылы. Мондый авыл Урта Уралда һәм Идел буенда берничә җирдә күренә. Шуларның берсе Пермь краеның Барда районында. Акбаш исемле кеше татар шәҗәрәләрендә дә очрый, һәм шулай ук Акбаш дигән ыру исеме дә бар. Шуңа күрә авылның атамасы кеше исеменнән чыккандыр дип уйларга мөмкинлек бар. Д. Исхаков фикеренчә, мондагы Акбаш авылын нигезләгән кеше һәм аның нәселе Шәкүр авылы кешеләреннән җир алып торган булганнар.

    Элек Пермь губернасы, Красноуфим өязенә (уезд) кергән бу авылны башкорт галимнәре үзләренеке дип исәплиләр. Ләкин 1869 нчы елда чыккан «Список населённых пунктов Пермской губернии» дигән документта бөтен авыллар да татар авыллары дип күрсәтелгән. Авылның байтак халкы мишәр булганлыгы да билгеле. Ләкин кайсыдыр вакытта аларны башкорт катлавына да керткән булганнар. Ә ни өчен Уралдагы татарларның бер өлеше башкорт дип язылганын өстәрәк укып киттегез.

    1834 елдагы ревизия (кеше санын алу) буенча Акбашта 106, ә 1863 елда 119 кеше яшәгән. Йортлар саны 22 булган. Монда Ә.Әсфәндияровтан алынган саннар, һәм алар, бүтән авыллардагы кебек, җирбиләүчеләр санын гына күрсәтәләр.

    Кыскача гына булса да ераграк тарихка тукталып китик.

    Революциягә кадәр Акбаш Красноуфим өязенең Табын вулысына (волость-берничә авылдан торган, хәзерге Территориальный отделдан зуррак административ берәмлек) кергән. Табын вулысы шул ук исемдәге татар кабиләсе исемен алган булган. Кара Табын исемле би (князь), аның атасы Болгаер, аның атасы Алча, аның атасы Иләк би, аның атасы Майкы би. Бу Майкы би Ушин (сөн, һун, гун) дигән бик зур кабиләнең башлыгы булган. Аларның яшәгән җирләре Уралдагы Миасс елгасы буйлары булган. Шул тирәләрдә әле дә Табынское дигән урын билгеле. Табын бинең яшәгән еллары якынча 1350-1400 нче еллар булуы мөмкин, чөнки бер буынның яше 25 ел дип санала. Ә монда Майкы бидән Табын бигә кадәр 4 буын яшәгән.

    Майкы би Чыңгыз ханга зур бүләк алып барып, аның аркадашы булып киткән. Татар-монгол яуларыннан соң, бигрәк тә Аксак Тимер яуларының Алтын Урданы төзәлмәслек итеп туздыруыннан соң (1394-95 еллар), Табын кабиләсе көнбатышка, Чулман елгасына таба хәрәкәт иткән. Шушы кабилә башлап калдырган авылларның берсе Акбаш булуы мөмкин.


    Аракай, Аракәй (Аракаево). Аракай авылы шулай ук 1834 елда үткәрелгән ревизия яки сан алу буенча билгеле. Ул вакытта авылда 118 кеше Михайловский завод җирендә яшәгәннәр. Ә элегрәк шул ук җирләрне үзләре заводка саткан булганнар. Шунсын да әйтеп куеыйк, ул вакытларда басып алучылар заводлар төзегәндә җирне хуҗаларыннан сорап тормаганнар, тартып кына алганнар, ә үзләрен властьлар заводларга коллыкка биргәннәр. Шуңа күрә бит инде Уралда 17-18 гасырларда 6-7 тапкыр башкорт-татар восстаниеләре булган. Соңгы тапкыр халык Пугачев бунтында катнашып, тагын ирек алырга тырышкан, ләкин канга батырылган.

    1863 елда бу авылда 22 йортта 207 кеше яшәгән. Беренче документта халкы башкортлар дип язылган булса, икенчесендә типтәрләр дип язылган. Типтәрнең күбесенчә татар икәнен инде беләбез. Ләкин бу авылдагы типтәрләрнең кайсыберләре үзләрен чирмешләр дип күрсәткән булганнар. Соңрак, 1869 елгы документ буенча Аракай татар авылы дип теркәлгән. Авыл Тирсә вулысына кергән. Тирсә дигән нәсел-ыруның борынгы заманнарда ук Уралда һәм Себердә яшәве билгеле һәм аның эзе калган. Мәсәлән, Тирсә Яманъелгасы барын беләбез, Әҗеголның да Тирсә дип аталганлыгы билгеле.

    Аракай авылы халкының татар икәнлеге шуннан да белергә була, Алар күңгер татарлары кебек үк «Җуа җыены» бәйрәме үткәрә торган булганнар.

    Инде Аракай авылының тарихтагы эзен эзләп карыйк.

    Авылның атамасы күп вакытта тарих белән, күп вакытта тарихи шәхесләр яки нәсел-ыру исеме белән бәйләнгәнлеген инде беләбез. Ләкин башта авыл атамасын ачыклап куйыйк. Тирә якта яшәгән татар халкы, олы буын ничек исендә калдырган, аларның ата-бабалары авылны ничек атаганнар?

    Башта Әрәкәй вариантын карыйк. Шәҗәрәләр буенча шундыйрак исемле кешенең Идел-Урал тирәсендә яшәгәнлеге күренми. Андый исемле нәсел-ыру булганлыгы да автор кулындагы язма документларда юк. Ләкин әле бу андый ыру булмаган дигән сүз түгел. Аракай вариантын карасак, андый исемдәге шәхес яки нәсел-ыру булганлыгы билгеле түгел, ләкин Ракәй исемле кешеләр элек яшәгән. Ләкин соңрак, XIX гасырның башында бу авылда Аракай (Аракәй) асылбаев дигән кеше старшина булып торган, аның улы Асмандияр булган, оныклары Нигматулла, Сабитулла, Ямалетдин, Әхмәди, Вәли, дип яза Әнвәр Әсфәндияров. Ә 63 яшьлек Ракәй 1850 елда шушы авылда яшәгән булган («Ватандаш» журналы).

    Икенче яктан, авыл кешеләренең тарих белән кызыксынучылары (мәсәлән Әкрәм әфәнде) бу атаманың Арыккәй исемле кеше белән бәйле икәнен әйтәләр. Арыккәй бу авылның тарихында билгеле бер эз калдырган. Бу чынга охшаган, чөнки андый калыпта сугылган исемнәр юк түгел: Үрмәкәй, Галикәй, Көчекәй һ.б.



    Арслан (Арсланово, Арсланково) авылы Чиләбе өлкәсенең Нязепетровский районына кереп киткән, гәрчә элек шул ук Красноуфимск өязенә караган булса да. Авылны Кама аръягыннан, Строганов җирләреннән күчеп килгән Арысланбай дигән татар кеше нигезләгән. Документлар буенча ул типтәр дип язылган булган.

    Авыл картлары Байрамгулов Хаерзаман (1905 елда туган), Исмагилов Саргәскәр (1904 елда туган) сөйләүләре буенча, Башта авыл икенче урында урнашкан булган һәм ул «Йорт өсте» дип аталган. Шуннан соң хәзерге Мельничная елгасы (элек Арсланка елгасы дип аталган) буена күчеп утырган.

    Арсланбай Шәкүр авылыннан хатын алган, тормыш корган. Үзе сунарчылык белән шөгыльләнгән. Ә соңрак җирле булып киткән.

    Авыл халкының байтагы күмер яндырып якындагы заводларга ташып сатканнар.

    Авылда башкортлар да булган, ләкин галимнәр аларның башкортлыгы икеле, дип белдерәләр. Авыл халкы Идел, Кама буеннан килгән татарлар исәбенә нык арткан.

    Документларда авыл 1745 елда күренә башлаган. Димәк ул вакытта инде булган. 1834 елгы ревизия күрсәткәнчә, 120 типтәр (ирләр) яшәгәнлеге мәгълүм. Ә 1859 елда инде бөтенесе бергә 63 хуҗалыкта 381 кеше яшәгән.



    Әҗегол, Тирсә (Азигулово). Якын тирәдәге татар авыллары өчен әһәмияте зур булган бу авыл 1834 елда типтәр һәм башкортлардан торган дип языла кайсыбер чыганакларда. Ул вакытта да авыл чагыштырмача зур гына булган, 486 кеше яшәгән. 1863 елгы ревизиядән соң 219 кеше җирбиләүчеләр (вотчинники) генә күрсәтелгән, типтәрләр санын, ахрысы, язмаганнар. 1869 елда чыккан Пермь губернасы авыллары исемлегендә ул татар авылы дип язылган. Ул вакытларда авыл Кошчы вулысына кергән.

    Ләкин әле 1762 елда бу авылда инде Күңгер татарлары яшәве билгеле. Авылда байтак кына башкортлар яшәгән булган. Ләкин, әйткәнебезчә, соңрак алар тиз генә татар булып киткәннәр. Ә бу исә була торган хәл түгел. Димәк, алар башкорт дип язылган татарлар булганнар.

    Статистикага килгәндә, Әҗегол авылы Уралда бүтән очрамый. Димәк, авылның атамасы (исеме) кеше исеменнән ягъни антропонимнан чыккан дип әйтергә була. Чыннан да, 1834 елдагы сан алуда Азигуловлар Кызылбай, Саит, Валит, Абдулмазит, Рахматулла, Мухаметшарип, Мухаметфазыл, Сайфулла, Сайфутдин теркәлгән булганнар. Татар-башкорт шәҗәрәләре буенча караганда (М.Әхмәтҗанов), Әҗегол исемле кеше Коңгырат кабиләсенең Чабчакай ыруыннан чыккан дип күрсәтелә. Коңгырат кабиләсе турында кыскача астарак, Кантуган авылы тарихында укырга була. Авылның килеп чыгу вакыты якынча 1600 нче еллар тирәсе дип уйларга була, чөнки Коңгырат белән Әҗегол арасында 14 буын туып яшәгән. Ә бер буынга тарихчылар уртача 25 ел бирәләр.

    Әлбәттә, коңгырат кабиләләреннән тыш бу авылда борынгыдан килгән төрки ырулар яшәгәндер һәм дә 400-500 еллар элек көчле гәрәйләр һәм Кара бәк кабиләләре анда килеп утырып яңа исем биргәннәр булырга тиеш. Чөнки авыл халкының фамилияләрендә генә сакланган элекке исемнәр нәкъ менә шушы кабиләләрнең шәҗәрәләрендә язылган.

    Әҗеголның Тирсә дип аталган заманы да булган. Бу турыда олылар беләләр. Башкортлар бу атаманың тирсә башкортларыннан алынган дип әйтсәләр дә, татар галимнәре тирсәләрнең татар булганлыкларын исбат итәләр. Әле 1625 елга кадәр үк Верхотурье өязендә яшәгән тирсә татарлары 5-6 елдан соң күченеп киткәннәр һәм аларның бер төркеме Өфе елгасы буена килеп утырган. Галимнәр уенча, алар Әҗегол һәм Аракәй авылларына урнашканнар.

    Өфе елгасы баштарак авыл утырган тау астында түбән урында булган, чөнки анда иске елга эзләре бар. Ләкин соңрак елга арырак күчкән, һәм аның урынында зур гына авыл барлыкка килгән. 1850 елларда авылда 1 генә мәчет булган, ләкин соңыннан тагын икәү салынган.

    Әҗеголның кайсыбер җирбиләүчеләре җирләрен Мончаждан Кардашиннарга сатканнар. Ә элегрәк, 1792 елда завод хуҗалары Лугининнарга күп кенә җир сатылган булган.



    Әртә Шигер һәм Өфе Шигер. Әртә Шигер һәм Өфе Шигер авылларының язмышы тарих тарафыннан бер-беренә нык бәйләнгән, дип әйтергә була. Эш шунда ки, әле 1625 нче елда ук Верхотур өязендәге Койбагишев юрт дигән җирдә «булкурлар» һәм «шигирләр» дигән халык яшәгән. Ләкин боларның саны 1634 елда кинәт кенә кимеп киткән. Ә документлар күрсәтүенчә, 1647 елда Өфе елгасы буендагы Өфе Шигер һәм Әртә Шигер авыллары барлыкка килгән. Башкорт галимнәре бу ике авылны Гәйнә башкортлары авылы диләр. Ләкин Пермь татарлары белән рәттән яшәгән Гәйнә башкортлары дигән халыкның башкортлыгы үзе үк шик астында. Беренчедән, алар башкортча сөйләшми. Икенчедән, 1653 елда Пермь татарларның бер өлеше Уфа өязенә кертелгән һәм башкортлар дип атала башлаган. Мондый хәл әле һаман да күп җирдә дәвам итә. Өченчедән, Уфа өязенә кермәгән башкортларның да татардан китереп чыгарылуы турында инде күп язылды.

    Әртә Шигер авылының язмышы гади генә булмаган. Авыл карты Ярмөхәммәт сөйләве буенча, авылга урыслар килгәли башлаганнар һәм боларның яхшырак атларын тартып алганнар. Шуңа күрә авыл халкы икенче урынга күчәргә булган. Авыл кешеләре Яхья һәм Мәүлекәй хәзерге урынга күчеп ике йорт салганнар. Соңрак бу урынга башкалар да килгән.

    Инде «булкурлар» һәм «шигирләр» турында. Булкурлар дип Болгардан күченеп килгән халык аталуы мөмкин. Алар татарларның ерак ата-бабалары булалар һәм әле 700-800 еллар элек Уралга агылганнар. Шигер дигән халыкның булганлыгы билгесез. Уралда Шугур дигән урын гына бар. Ә шигир сүзе Идел буе белән бәйле булырга тиеш. Димәк, Әртә Шигер һәм Өфе Шигер халыкларының кайчандыр Болгар иленнән күченеп килүе мөмкин. Хәер, Алар элек яшәгән урыннарын үзләре дә Болгар иле җирләре булган дип әйткәннәр.



    Әртә Шигер авылының исеме элекке документларда Арте Шигари дип тә, Арти Шигири дип тә язылган. Бу авыл башкортлары (ягъни җирбиләүчеләре, вотчинники) соңрак Әртә заводына җирләрен сатканнар һәм үзләре шул ук җирләрдә яшиләр дип язылган бер документта. Димәк авыл Әртә заводы салынган чакта (1787 ел) күптән булган инде. 1834 елгы ревизия күрсәтүе буенча бу авылда 16-17 йортта 125 кеше яшәгән. Ә 1859 елда инде 26 йорт булган һәм анда 220 кеше торган.

    1869 елгы «Список населёных пунктов...» буенча Әртә Шигер татар авылы дип язылган.

    Әртә-Шигер авылының тарихы белән шул авыл халкы да кызыксына икән. Бу бик күркәм гамәл. Шуңа күрә Әртә-Шигернең тарих укытучысы Кадырова Альбина язмасын китерәбез.

    А.Әсфәндияровның «История Башкирских сел Пермской и Свердловской областей» дигән китабы буенча,безнең ата-бабаларыбыз Башкорт җиреннән чыкканнар, чөнки Әртә районы җирләре элек Башкортостанга кергән булган. 1755 елның 19 июлендә ул җирләр граф, соңрак барон Александр Сергеевич Строганов тарафыннан 300 сумга сатып алынган. 1850 нче елдагы 9 нчы ревизия (халык санын алу, перепись.Ред.) нәтиҗәләре буенча, Әртә- Шигер авылында 80 ир-ат, 76 хатын-кыз яшәгән. Ул вакытта авылның исеме Маулекеево булган. Ул атаманы авылга нигез салучы кеше исеменнән алганнар, диләр.

    Элегрәк безнең авыл Әртә елгасының сул як яр буенда урнашкан булган. Ул урын хәзер «Йорт өсте»дип атала. Ә хәзер авылыбыз елганың уң ягында урнашкан. Әртә-Шигер дигән атама каян килеп чыккандыр, ансы безгә билгесез. Бер версия буенча, бу якларга ике туган Шигерләр күчеп килгәннәр. Аларның берсе Өфе елгасы буена урнашкан, һәм ул урында Өфе-Шигер авылы үсеп чыккан. Ә икенчесенә безнең яклар ошаган. Нәкъ шул вакытта безнең авыл урынын алыштырган, күпмедер вакыт ул ике исем йөрткән. Күрше авыллардагы олырак кешеләр аны әле дә Маулекеево (Мәүлекәй?) дип йөртәләр.

    Авылыбызның исеме турында тагын бер версия бар: борынгы Азия халыклары телендә Шигер авыл, яшәү урыны дигән мәгънәдә кулланылган икән. Ләкин безгә беренче вариант килешәрәк төшә.

    Өфе Шигер (Уфа Шигири, Уфа Шигари). Авыл картларының әйтүе буенча, Өфе Шигеренә кимендә 700 ел, бу хакта зираттагы борынгы кабер ташлары да сөйләп тора. Ләкин алар әле ныклап өйрәнелмәгән. Димәк ки, авылның барлыкка килүен әле ачыклыйсы бар. Бу авылы кешеләре шулай ук җирләрен Әртә заводына сатканнар, ләкин шул ук җирләрдә тормыш алып барганнар. 1834 елда авылда 141 кеше яшәгән. Ә 1859 елда инде монда 29 йорт булган һәм 221 кеше яшәгән. 1859 елгы документ буенча Өфе Шигер татар авылы дип язылган.

    Шушы ике авылның атамасы турында язганда, шуннан башларга кирәк: шигер сүзе төрле вакытта, төрле җирдә төрлечә бозып язылган булса кирәк. Мәсәлән әлеге Шигердән башка Уралда Шугур һәм Шугуров та бар, Шигыр һәм Шигырт та бар. Алардан башка Татарстандагы Шөгерне (Шугур) искә төшерик. Төмән өлкәсендә дә Шугур (Шөгер) бар. Күренә ки, бу атама бары тик татарлар яшәгән җирләрдә генә күренә. Димәк бу татар сүзе. Татар авылларының атамасы күбесенчә кеше исеменнән чыкканлыгын беләбез һәм без моны күрдек. Ләкин автор кулындагы мең елларны эченә алган татар һәм башкорт шәҗәрәләрендә мондый исем бөтенләй очрамый. Уралдагы берничә дистә нәсел-ыру исемнәрендә дә андый ыру юк.

    Шулай булгач, бу авылларның исеме ничек килеп чыгуын үзебезгә уйлап белергә кала. Ләкин татар сүзлекләрендә дә, башкортныкында да шигер сүзе дә, шөгер дә, шугур да юк. Ә бит бу киң таралган, көнкүреш тормышта еш очрый торган сүз булырга тиеш. Ләкин ул яки онытылган, яки ... бозылгандыр. Соңгысы, безнеңчә, иң дөресе булыр кебек. Бу сүзнең беренче кисәге шык сүзе. Ул ике мәгънәгә ия: беренчесе – матурлык, гүзәллек (шыксыз сүзе эле дә кулланыла); икенчесе – ышык сүзенең диалектик варианты шык, ягъни, укромное, тихое место. Димәк бу авыл кешеләренең ерак ата-бабалары бу җирләргә килеп урнашканда матур һәм шык (ышык) җир эзләп килгәннәр. Икенче вариант алар өчен бигрәк тә мөһим булгандыр, чөнки Уралга татарлар мең ярым буе килгәннәр дә килгәннәр бит, һәм күп вакытта дошманнарыннан качып килгәннәр. Хәзер сүзнең икенче кисәге турында: ул – җир яки йер(место, малая родина). Шулай итеп без шык җир яки шык йер сүзе китереп чыгардык. К кушма сүздә г булып ишетелә һәм языла да. Килеп чыга шыгйер, ә аны төрле җирдә һәм диалектларда әкрен-әкрен шигергә, шигиргә, шөгөргә, ә шөгөрдән урыслар – шугурга әйләндергәннәрдер. Әле шунсы да бар бит, элек безнең халкыбыз гарәп алфавитын кулланган, ә анда ы хәрефе шулай ук юк, кириллицада андый сүзне йә у белән, йә и белән язарга туры килгән.

    Ләкин, өстә әйтеп кителгәнчә, Шигер атамасы Шөгер дигән кеше исеменнән бозып та китереп чыгарылган була ала. Чөнки андый кеше Урдаҗ би шәҗәрәсендә очрый. Урдаҗ би Чыңгыз хан заманында ук «мең»нәр кабиләсе бие (князь) булган. 200 еллар үткәч, Урдаҗ би нәселе Нугай кабиләләре составында Уралның Пермь якларына кадәр яшәгәнлекләре билгеле. Әлбәттә, болай булса, Упа вулысына кергән авыллар бик борынгы булып чыгалар. Ләкин башка урыннардагы «шыкйер» аңлатмасыз кала, чөнки Шөгер исемле бер кеше тарафыннан шундый бер-береннән ерак булган авыллар салына алмас иде.



    Бакый авылы (Бакый авыл, Коры Манчаж, Бакийково,Бакейкова). Бу авыл башта шулай ук типтәрләрдән (типтәрләр турында өстәрәк укыгыз) торган. Якынча 15-16 йортта 143 кеше яшәгән (1834 ел) булган. 1822 елда Рахманавыл һәм Бишавыл кешеләреннән җир алганнар. Шуның өчен барысы 325 сум акча биргәннәр, һәм дә ел саен 10 сум түләп торырга булганнар. Күрәбез ки, ул заманнарда акча бик кыйммәт торган. Мәсәлән, 12 сумга сыер сатып алып булган.

    Мондый авыллар Уралда тагын икәү: Бакиево һәм Бакибаш. Ул урында, димәк, Бакый елгасы да бардыр. Бакый авылы 1869 елда шулай ук татар авылы дип Пермь губернасы авыллары исемлегенә кертелгән.

    Авылның атамасына (название) килгәндә, ул киң таралган Бакый (мәңгелек) исемле кеше тарафыннан нигезләнгән һәм шуның исемен алган булгандыр. Мондый исем гәрәй кабиләләре нәселләрендә киң таралган булган. Башка ырулар шәҗәрәләрендә күренми диярлек. Гәрәй кабиләләре турында өстә язылып китте инде. Бу кабиләләр кыпчаклар нәселеннән булганнар, мең ел элек Көньяк Уралда, Кубань һәм Дон буйларында яшәгәннәр. Батый хан яуларыннан соң Алтын Урда составына кереп киткәннәр. Боларның бер зур гына өлеше 1380 елларда Уралга күченеп киткән һәм анда бик нык таралган. 1600 нче елларда Уралны үз кулына алган Нугай Урдасына кергәннәр. Ә көньякта үз урыннарында калганнары соңрак Алтын Урдадан бүленеп чыгып, 1441 елда Кырым татар ханлыгын төзегәннәр. Ханнарның исемнәре дә Гәрәйләр булганнар: Хаҗигәрәй, Сәхипгәрәй һ.б.



    Бәяк авыллары: Бәяк Баш, Урта Бәяк, Бәяк Түз.

    Бу авылларның исеме Бәяк елгасыннан алынган икәне күренеп тора. Берсе аларның елганың башланган җирендә, икенчесе – урта агымында, ә Бәяк Түз елганың Өфегә койган җирендә урнашкан. Димәк Бәяк елгасының атамасын ачыкларга кирәк.

    Бу елга исеменең килеп чыгышы аңлашылмый, чөнки «бәяк» сүзе үзе үк без белгән нәрсә түгел. Кеше исеменнән чыккан дип әйтүе кыен, чөнки борынгы Урал һәм Идел буенда яшәгән халыкларда мондый исемле кеше очрамый. Татар һәм башкорт шәҗәрәләрендә дә андый исем юк.

    Төркиләр яшәгән урыннарда да андый елга юк. Бары тик тарихка Алтайдагы «бояк» кабиләсе исеме генә кереп калган. Ләкин аның кайсы якка таба күченгәне дә билгесез. Батый яуларында катнашкан, соңрак Нугай Урдасы заманнарында Уралда яшәгән андый кабиләнең исеме очрамый. Булса калса, 2 - 4 нче гасырларда (1300-1400 еллар элек) гуннар (хуннар, сөннәр) кабиләләренең көнбатышка таба хәрәкәт иткән чакларында алар белән бергә килгән булырга мөмкиннәр. Моны булмас дип әйтергә ярамый, чөнки соңгы елларда Урта Уралда (Пермь краенда) археологларга нәкъ менә сөннәрдән (гуннардан) калган әйберләр табыла башлады.

    Шуңа күрә бу авылларның исемнәре килеп чыгуда без кимнән дә өч вариантка тукталырга тиешбез:

    1) Әлеге бояк кабиләсе (племя) башка зур кабиләләргә ияреп әле меңнән артык еллар элек Уралга килеп чыккан һәм шушы тирәгә урнашып, елгага исем биргән.

    2) «Бәяк » сүзе инде онытылган бер сүзне аңлаткан, һәм хәзер инде аны белү мөмкин түгел.

    3) Бәяк сүзе үзебезчә «бай як» сүзен аңлата. Безнең борынгы бабаларыбыз шушы җирләрнең җире-суы-урманы байлыгына кызыгып, монда урнашканнардыр.

    Әлбәттә, соңгы 300-400 ел эчендә дә бу якка зур көчле кабиләләр килеп тә мондагы халыкларга килеп кушылгандыр. Чөнки якын тирә авылларга килеп утырган Гәрәйләр, Меңнәр, Кара бәк нәселләренең шәҗәрәләрендәге кешеләр исемнәре бу авылларда әле дә байтак. Күченеп килүчеләр күбесенчә Күңгер ягыннан килгәннәр.

    Бәяк Баш (Верхний Баяк) авылына 1760 елларда Күңгер татарлары күченеп килгән. Җирне алар Манчаж вулысы татарларыннан алып торган булганнар, һәм алар белән бергәләшеп договорсыз-нисез эшкәрткәннәр. Бу факт Манчажда татарлар җир биләп торганлыкны күрсәтә һәм Бәяк Баш халкының аларның якыннары яки туганнары булуына да ишарәли. 1859 елда инде Бәяк Башта 18 кеше яшәгән (җирбиләүчеләр, башкортлар турында гына сүз бара).

    18 кеше яшәгән дигәннән, башкорт документларында (Ә.Әсфәндияров «Свердлвск өлкәсенең башкорт авыллары») 18 башкорт яшәгән диелә. Бу алдашу. Чөнки башкорт сүзе ике төрле мәгнәдә йөргән: берсе милләт, башкорт милләте, икенчесе – катлам(сословие), җир хуҗасы. Өстәрәк җир хуҗасы булган татар да башкорт дип аталганын белдек. Мәсәлән, әгәр берәр авылда 25 башкорт яшәгән дип язылган булса, әле без аларның кем икәнен белмибез. Әгәр дә анда тагын 12 татар, 11 чуваш яшәгән дип язылган булса, ул чакта без андагы 25 кешенең чын башкорт икәнен аңлар идек. Ләкин татар һәм башка халык беркайчан да милләте буенча язылмаган, алар йә кертелгәннәр (припущенники), йә типтәрләр, йә башкача язылганнар. Башкорт авторларыча язсаң, болай булып чыгар иде: бүген авылга 6 кеше килгән: икесе башкорт, дүртесе слесарь.

    Шул ук язмада башкорт урынына «җирбиләүче» дип тә языла. Димәк, алар барысы да башкорт, дип белдерә автор. Ләкин без җирбиләүче татарлар да күп булганын белдек. Дөресенчә, монда аңлатып язу кирәк иде: авылда, мәсәлән, 25 җирбиләүче (вотчинник) булган, шуларның 12 - татарлар. 11 типтәр чувашлардан (13 җирбиләүче башкорт икәне күренер иде). Ләкин болай итеп язу авторга кирәкми, чөнки ул вакытта татардан башкорт ясавы авырая.

    Урта Бәяк турында 17 гасыр документларында мәгълүматлар юк, ахрысы авыл соңрак барлыкка килгән. Ләкин 1762 һәм 1869 елдагы татар авыллары исемлегенә кергән. Бәяк Баш һәм Урта Бәяк татарларының 1762 елларда Күңгер ягыннан күчеп килүе билгеле. Әлеге фактлар халыкның яңа властьлардан җиргә рөхсәт алуы булып саналырга тиеш. Ә аңа чаклы алар элекке татар ханнарыннан алган ярлык буенча шул ук авылларда яшәгәннәр һәм җир тоткан булганнар.

    Бәяк Түз (Усть Баяк) авылында 1834 елда 168 кеше үз җирләрендә яшәгәннәр дигән язма бар, ә 1863 елдагы язма буенча 48 йортта 291 кеше яшәгән. Шулардан 53 кеше соңрак килгән татар-типтәрләр булганнар. Авылга күпмедер мишәрләр дә килеп утырган.

    Бу турыда шуны әйтеп китәргә була, авылларның барлыкка килүе 1450-1500 нче еллардан да соң булырга тиеш түгел, чөнки патша администрациясе эшли башлагач, боларның җирен үз җирләре дип билгеләгән.

    Татар авылларының борынгылыгын шуннан чыгып та әйтергә була. 1382 елда Туктамыш хан (Алтын Урданыкы) Кырым ягыннан берничә дистә мең татарны Идел-Урал буена күчереп утырта. Ул моны Кырым әмирлеген көчсезләндерү, ә Болгар вилаятен, киресенчә, көчләндерү өчен эшли. Чөнки кырымлылар Алтын Урдадан аерылып чыгу өчен сугыш башлап торалар. Ә Болгарга (хәзерге Татарстан һәм Урал тирәләре) Пермь аша урыслар туктаусыз һөҗүм итәләр. Алардан саклану өчен халык санын арттырырга кирәк булган.

    Шул вакытларда Уралга нәсел-нәсел булып конгыратлар (күңгерләр), гәрәйләр, меңнәр, угызлар, Кара бәк ырулары, табыннар һәм башкалар күченеп, электән монда яшәгән төркиләргә кушылалар, яңа авыллар салалар.


    Бикенә авыл (Биккенә, Бикенавыл, Биткино, Биткинина, Старое Биткино). Тарихи материаллардан күренгәнчә, бу төрле вакытта төрлечә аталган авылның чын исеме Биккенә авыл булырга тиеш. Бу антропонимның (кеше исеменең мәгънәсе бик (князь) кенә дип уйланыла. Аның ата-анасы балабыз бары бик кенә булачак дип ышанганнар һәм теләгәннәр. Дөресен әйткәндә, ул заманнар өчен бу табигый исем.

    Биккенә Урта гасырларда татарда киң куланылган исем. Ләкин барлык татар ыруларында да түгел, бары тик Кара бәк нәселендә һәм гәрәйләр нәселендә генә . Кара бәк нәселе Агыйдел буйларына һәм аның кушылдыкларына 500-600 еллар элек килә. Гәрәйләр бераз гына соңрак килеп урнашалар.

    Бу тарихларда тирән эз калдырган, Чыңгыз хан һәм Батый хан заманнарыннан ук инде дөнья селкетеп торган кабиләләрнең кыскача тарихы бераз өстәрәк язылып кителде инде. Кабатлап тору кирәкмәстер.

    1834 елгы ревизия буенча Бикенә авылында 153 кеше яшәгән. Димәк йортларның саны 15-20 булгандыр. 1863 елда инде 26 йорт булган һәм анда 183 кеше яшәгән. Алар үз җирләрендә яши диелгән. Халкы башта башкортлар дип бирелә, 29 елдан соң вотчинниклар (җирбиләүчеләр) дип язылган.. Өстә әйткәнчә, ул вакытларда кешеләрне милләте буенча йөртмәгәннәр, ә җиренең күплеге буенча. Җире күп булса, башкорт дип әйтелгән. Аз булса, «кертелгән» (припущенник яки типтәр). Татар галимнәре шулай ук бу авыл башкортларын татар булганнар дип исәплиләр.

    Шушы авыл кешесе Фатыхов Хәниф (1906 елда туган) әйтүе буенча бу авылда да башкорт оч, типтәр оч, күңгер оч булган.

    1869 елгы «Список населённых пунктов...» буенча Бикенә авыл инде татар авылы дип язылган.

    Бикмәт авылы (Бикмәтавыл, Бихметково, Бехметкова) Бу авыл Манчаж елгасы буенда утырган һәм элек Иске авыл дигән атама да алып торган. Ул 1834 елгы сан алу буенча билгеле. Ул заманда анда типтәрләр торган. 7-8 йорттан торган бу авылда 70 кеше яшәгән. Типтәр дигән катлам (сословие) аз җирле халыктан торган. Алар җирне шундагы башкорт дип аталучы җирбиләүчеләрдән (вотчинниклардан) 1793 елда алганнар, кайсыберләренә хөкүмәт буш җирләрне бүлеп биргән. Әлбәттә, Бикмәт авыл (башка авыллар кебек үк) нәкъ шул елда барлыкка килгән дип уйлау дөрес булмастыр, чөнки аңа кадәр дә бу җирләрдә кеше яшәгән бит. Ә менә рус администрациясенең Уралга килеп урнашып, властьны үз кулына алып, җирләрне яңадан бүлештерә башлавы шушы вакытларга туры килә. Элегрәк бу җирләр Казан яки Себер ханлыгына, аннан соң Нугай Урдасына нисбәтле булган, ләкин ул вакыттагы документлар сакланмаган.

    Типтәрләр милләтләре буенча күбесенчә татарлар булганнар.

    Авылның атамасы Бикмәт исеменнән чыгарылган. Ә Бикмәт сүзе ике сүздән чыккан: бикбай, башлык кеше (князь), һәм Мөхәммәт. Кушма исемнәрдә пәйгамбәребезнең исеме күп вакытта кыскартылып –мәт дип әйтелгән: - Кадермәт (кадерле Мөхәммәт), Мамәткол (Мөхәммәт колы) һәм башкалар шундый кыскартылып ясалган исемнәр.

    Әйтергә кирәк, Бикмәт дигән авыллар Уралда берничә җирдә бар. Авыл халкының тарихын аның нинди кабиләләргә, нәселләргә каравыннан фаразларга була. Бикмәт исеме өстә әйтеп кителгән Кара бәк һәм гәрәйләр нәселенә карый дип әйтергә була, чөнки ул нәкъ шул нәселләрнең шәҗәрәләрендә күзәтелә. Бу нәселләр Идел буена һәм Уралга 500-600 еллар элек Кырым, Кубань буйларыннан күчкәннәр һәм күп җирләргә таралганнар, һәм төрле җирдә авыллар нигезләп калдырганнар. Бу кабиләләрнең кыскача тарихы өстәрәк язылып китте инде.

    Шунсын дә әйтеп китү кирәктер, Бикмәт авылына соңрак башка җирләрдән, бигрәк тә Идел буе татарлары килеп утырган булырга тиеш, чөнки авыл башта кечкенә булса да, соңрак ул нык кына үсеп киткән. Ә инде Идел буе татарларының Уралга күпләп күченүе хак, бу Турыда Д.Рамазанова тәфсилләп яза (Урал буе татарлары: тарихы һәм теле).


    Бишавыл (Бишаул, Бишково). Бу зур булмаган татар авылы 19 нчы гасырдагы ике ревизия буенча билгеле. Кошчы вулысында булган бу авылда 1834 елда уздырылган ревизия (кешеләр санын алу) Бишавылда башкортлар торган дип күрсәтә. Алар барысы 54 кеше булганнар, шуларның 23 ир заты. Кешеләр саны буенча караганда, барлыгы 5-6 йорт булгандыр дип әйтергә була. 1863 нче елдага ревизия кәгазьләре буенча, 12 йортта 91 кеше яшәгән, шуларның 49 хатын-кыз. Ә 1869 елдагы «Список населённых пунктов Красноуфимского уезда» дигән документта, башка авыллар кебек үк, ул инде татар авылы дип әйтелгән. Әлбәттә, 15 ел эчендә башкорт татарга әйләнә ала алмый. Моның өчен берничә йөз ел вакыт кирәк. Ә бит халык Бишавылдан беркая да күчеп китмәгән, олырак буын кешеләре бу турыда яхшы беләләр иде.

    Әле бу юлларның авторы хәтерли, авыл халкы бер-берен башкорт, типтәр, күңгер, дип үрти торганнар иде. Димәк монда да башка урыннардагы кебек, җирләре күп кешеләр башкорт катламына, аз җирлеләр типтәр катламына кергән булганнар. Күңгерләр дигәне шуннан чыккан дип уйланыла, Красноуфимнан ерак түгел Ахметкино дигән авыл татарларының җирләрен руслар тартып алганнар, һәм җирсез калган халык Бишавылга күчкән. Алар анда үзләре бер оч тәшкил иткән. Бу хәл 20 нче гасыр башында булган һәм авыл картларының хәтерендә озак сакланган. Красноуфимск музеенда да бу турыда мәгълүмат бар. Күңгерләр Рахманавылда да төпләнеп калганнар.

    Авылның урыны башта икенче җирдә, Бакый авылына табарак урнашкан булырга тиеш, чөнки шул урында иске зират бар иде, ә күл читенә таба төшкән тау кырында өй урынына охшаган 5-6 чокыр бар. Авылның күчүе Өфе елгасының арырак икенче юл салуына бәйләнгәндер.

    Авылның исеме турында. Башка якын-тирәдәге авыллар кебек кеше исеменнән чыккан дип әйтергә нигез юк кебек. Авылдашлар арасында Биш (Биеш) карт башлап салган авыл бу дигән сүз йөргәләсә дә, шәҗәрәләрдә мондый исемнәр бер дә очрамый, ә Бигеш исемле очрый. Шулай да, шундый хәбәр булгач, монсын беренче вариант дип карарга була.

    Икенче вариант буенча, бу авыл кечкенә булганга (биш өй) исемен дә шулай биргәннәр. Шунсы да бар, Уралда Бишаул дигән авыллар берничә. Бу да аның кеше исеме буенча аталмавын күрсәтә кебек. Ниһаять, Өчиле (өч өйле), Дюртюли (дүрт өйле) дигән авыллар Уралда да , Татарстанда да бар. Җитмәсә әле берничә җирдә Бишбүләк дигән авыллар да бар (Бишбүләк – зуррак авылдан бүленеп чыккан биш йорттан торган кечкенә авыл). Кырым татарларының да Беш эли (Биш өйле) авылы бар.

    Инде тарихка керик. Татар шәҗәрәләренә караганда, авылны башлап салучылар Кара бәк һәм Гәрәй нәселләре булганнар дип әйтергә була. Чөнки бу нәселләр шәҗәрәсендә шушы якын тирәдәге авылларда яшәгән кешеләрнең исемнәренең күбесе бар. Ә исем бит кабиләдә, нәселдә сакланган, башка нәселләр исемнәрен кушу соң гына, совет власте елларында гына башланган.

    Гәрәйләр һәм Кара бәкләр турындагы мәгълүматларны түбәндәрәк укырсыз.

    Бер уңайдан, өстәрәк язылган Кошчы вулысы (волость) башкортлары турында да әйтеп китү кирәктер, чөнки болар рәтенә байтак татар авыллары кертелгән. Ләкин татар галимнәре ачыклаганча, Кошчы кабиләсе татар халкыннан торган (Д.Исхаков, И.Измайлов. «Этнополитическая история татар),



    Богалышлар. Урта Богалыш, Яңа Богалыш, Богалыш – тамак (Средний Бугалыш, Новый Бугалыш, Усть - Бугалыш). Красноуфимск районына кергән бу татар авылларының иң «олысы» дип Урта Богалыш исәпләнә. Авыл якынча 1600 нче елда салына башлаган дип санала. «История Бугалыша» дигән китапны язган Мөхәммәтнур Муллануров та шундый ук фикердә булган. Дөресрәк әйткәндә, 1600 нчы елда авыл инде булган. Күптән түгел Урта Богалышның 400 еллык юбилеен бәйрәм итү, минемчә, ашыгычрак булгандыр. Чөнки киләчәктә аның «яше» күпкә олырак икәне ачылуы мөмкин. Һәм чыннан да, М.Муллануров шул ук «История Бугалыша» дигән китабында Богалишның килеп бу урынга утыруын 1438 елга туры китерә. Моның белән килешергә була, чөнки татар тарихчылары Уралда татарларның бик борынгыдан яшәүләрен исбат итәләр.

    Урта Богалышның беренче нигез салучысы, ди М.Муллануров, Себер татарлары ягыннан килгән Богалиш исемле кеше. Моны хуп күрергә була, чөнки, беренчедән, күпчелек татар авылларының атамасы кеше исеменнән чыккан. Икенче яктан, Идел буендагы һәм Уралдагы татар-башкорт шәҗәрәләрендә мондый исем күренми. Димәк, ул Себер ягыннан булгандыр.

    Урта Богалыш авылына шул ук елларда, бәлки бераз соңрактыр, Кленовской улусындагы Айтуган авылыннан вогуллар (мансилар) күчкән, дигән хәбәр булса да, монда шикләнергә урын бар: ни өчен вогуллар татар авылына күченделәр икән? Алар бит тайга халкы. Җитмәсә үзләре дә татарча аталган авылдан килгәннәр. Һәм чыннан да бу хәбәр дөрес түгел булып чыккан: Д.Исхаков Кленовской улусындагы вогулларның чын вогул түгел, ә вогул ясагын түләгән татар кешеләре икәне турында язган. Димәк, ул вакытларда вогуллар да, катлам буларак, үзләренә башка ясак түләгәннәр.

    Урта Богалышта 1834 елгы ревизия буенча 291 ир заты яшәгән, Яңа авылда 75, Богалыш - Тамакта 144. Ә 25 елдан соң инде Урта Богалышта ирләр-хатыннар бергә 120 хуҗалыкта 821 кеше яшәгәннәр. Яңа Богалышта – 255 ( 46 йорт), Богалыш –Тамакта – 246 (40 йорт).

    Күп кенә авыллардагы кебек, Богалыш буйларына да Идел буеннан күп кенә татарлар күчеп киләләр. Бу хәл бигрәк тә Явыз Иван Казанны алгач көчәя. Татарстанның Саба төбәгеннән зур төркем татарлар күчеп килүе билгеле. Шулай ук Каманың югары агымыннан урыслар тарафыннан туган җирләреннән куылган Эҗембай нәселе татарлары күчеп килеп, бер «аймак» булып утыралар (1585 ел). Күңгер татарлары да бер урам булып килеп йортлар салалар (1624 ел).

    Авыл карты Мөфлихунов Габдельян әйтүе буенча, Урта Богалышта өч зират булган: типтәрләрнеке, күңгерләрнеке һәм Идел ягы татарларыныкы.

    Яңа Богалышның (Яңа авыл, Новый Бугалыш) язмышы Урта Богалышныкы белән бергә үрелеп барган. Авыл картлары сүзе буенча, Яңа авылда башлап йорт салучы Уразмәт исемле кеше булган. Аның туганы Уразбай Урта Богалышта урнашкан.

    Богалыш – Тамак (Усть – Бугалыш), бу авыл 1515 елга кадәр салынган булуы мөмкин, чөнки зиратта бер кабер өстендә куелган ташта шушы ел күрсәтелгән. Чыннан да мондый ташлар элек каберләр өстенә еш куелган. Анда әлеге мәрхүм турында нәрсәдер белергә мөмкин булган: үзенең, нәсел -нәсәбенең исеме, туган һәм вафат булган еллары һ.б. Хәллерәк кешеләрнең ташы да зуррак, зиннәтлерәк, тексты да тулырак итеп язылган.

    Беренче бу урынга килеп утырган кеше Сыскы авылыннан Гайса дигән кеше булган.



    Г ә й н ә, (Гайны), Пермь өлкәсендә, Кама елгасы яры буендагы шәһәр тибындагы поселок, шулай ук Әчит районындагы татар авылы.

    Бу топоним (атама, исем) гәйнәләр (гайнинцы) дип аталган төрки телле, дөресрәге, татар телле халыктан чыккан. Гәйнәләр төньяк тарафында, Каманың югары агымында әле Идел буе Болгар дәүләте заманында ук (мең ел элек) яшәгәннәр. Хәзерге вакытта алар үзләрен татар дип исәплиләр.

    Татар галимнәре – этнографлар, лингвистлар һәм башкалар гәйнәләрне я болгарлар нәселеннән, я болгар теленә күчкән угро финн кабиләләре нәселе дип исбатлый.

    Башкорт галимнәре исә гәйнәләр – татарга әйләнгән башкортлар дип саный.

    Гәйнәләр турында бәхәс бару бу турыда күп кенә язма материал килеп чыгуга китерде. Мәсьәлән, татар галимнәре Д.Исхаков, М. Әхмәтҗанов, Д.Рамазанова, башкорт галиме А.Әсфәндияров һ.б. бу турыда күп яздылар.

    Татар профессоры М. Зәкиев гәйнәләрнең борынгы Биармия дәүләтендә яшәгән Урал төркиләре икәнлеген яза.

    Бу язманың авторының фикере шундый: дөньяда бер халыкның икенчесен йотуы, яңа халыкларның барлыкка килүе даими рәвештә бара. Бу – тарихи процесс. Шуңа күрә, күптән инде икенче халыкка әйләнгән үз халкыңның эзләрен эзләү файдасыз. Монда шуны гына истә тотарга кирәктер: кем дип исәпли бүгенге көндә үзен синең халкың, шул дөрес булыр, мари икән – мари, татар икән – татар, башкорт икән – башкорт. Әгәр дә татарлар үткән заманнарда татар булган халыкларны эзләп йөрсәләр, эш зурга китәр иде. Мәсәлән, элек татар булган урысларны саный башласаң, дистәләгән миллионнар килеп чыгар иде.

    Гәйнә турында язгач, якындагы Гәйнәне дә онытырга ярамый. Әлбәттә, башкорт галимнәре дә, татарлар да Әчит районындагы Гәйнә халкын Кама буендагы Гәйнәдән күчеп килгән халык дип исәплиләр. Ләкин бу турыды төгәл документлар юк шикелле, һәрхәлдә бу юлларның авторына алар билгеле түгел. Билгеле булганы шул ки, 1834 елда Гәйнә авылында 13-14 йортта 99 кеше яшәгән. Алар үз җирләрен биләгәннәр. Ә 1859 елда инде 39 йортта 234 кеше яшәгән. Монсы документта инде алар «кертелгәннәр» (припущенники) дип язылганнар. Ләкин җирне кемнән алулары билгесез. Авылның төзелү вакытын якынча гына билгеләргә була.

    Аңлашыла ки, башкорт галимнәре боларны да башкортлар дип исәпли. Ә Гәйнә халкы үзләрен татарбыз дип беләләр.

    Гәйнә атамасының үзенә килгәндә, галимнәр, халык арасында йөргән риваятькә таянып, аның Гайнетдин дигән Болгардан килгән кешенең исеменнән чыккандыр дип уйлыйлар, бу турыда халык телендә йөргән риваять тә бар. Күп кенә авылларның атамасы кеше исеме буенча китереп чыгарылганны исәпкә алсаң, моның белән килешергә була.

    Гәйнә (Гайна-Бисерть - элегрәк бу авыл шулай дип тә аталган) авылы турында элек Красноуфимскида яшәгән Л.Зеленцов дигән кешенең кызык кына бер язмасы бар (Красноуфимск архивында саклана). Күп кенә кеше, бу җирләр элек башкорт җирләре булган, дип әйткәч, башкортлар үзләре кая киткән соң, дигән сорау куйган ул үзенә. Бу җирләрдә бит әле 1896 елга кадәр башкортлар татарлардан күбрәк булганнар. Ә 1926 елгы сан алудан (перепись) соң башкортлар калмаган дип әйтергә була. Авыллап-авыллап күчеп китмәгәннәр бит инде алар. Ә бер халыкны икенче халыкка әйләндерү өчен берничә йөз ел вакыт кирәк. Ансы да әле әгәр йотылган халык тегесеннән 4-5 мәртәбә азрак булган булса гына. Ә монда киресенчә, татарлар азрак күрсәтелгән булган бит, димәк, алар йотылырга тиеш иде.

    Менә шуның турыда уйлап, Зеленцов Әчит районындагы Гәйнәгә киткән, чөнки анда, перепись буенча, берничә башкорт калган булган. Башкорт дип әйтелгән бер бабайны тапкач, ул аңардан, син башкортмы, дип сораган. Юк, дигән тегесе, мин татар, ә менә минем бабам да, әтием дә башкорт булганнар, чөнки аларның җире күп булган. Җир булмагач, мин нинди башкорт булыйм?

    Л.Зеленцов та шулай ук, башкортлар дип җирләре күп булган халык аталган, дигән нәтиҗә ясый. Ә кешенең милләте Русия администрациясен бик кызыксындырмаган.

    Язманың өстәрәк өлешендә әйтелгәнне кабатлап, шуны гына язабыз. 1917 елда совет властеның декреты белән элекке Русиядәге бөтен катламнар - сословиеләр (дворяннар, мещаннар, казаклар, башкортлар һәм башкалар) бетереләләр. Шуннан соң һәр кеше үзенең чын милләте буенча языла башлый. Шулай итеп бик күп башкортлар кире татар милләтенә күчәләр.

    Ләкин башкорт галимнәре һәм түрәләре бу турыда белмәгән сыман кыланалар. Чөнки Башкорт республикасында башкортлар бик аз, шулай булгач ул республиканы бетереп куюлары да бар.


    Кантуган (Контуганово). Бу татар авылы турында, кызганычка каршы, мәгълүматлар азрак. Ахрысы бу шуның өчендер, Кантуган авылы Пермь татарларыннан бер читтәрәк торгангамы, ул тирәләр татар һәм башкорт галимнәренең игътибарын җәлеп итмәгән, һәм алар бу турыда бернинди язмалар да калдырмаганнар, яки, дөресрәге, алар автор тарафыннан табылмаганнар. Ә шулай да тарихта бу авыл турында күпмедер хәбәр табарга була.

    Бу авылның язма документларга керүе 1726 елга карый.

    Авыл башта Бисерт (Утка), аннан соң шул ук Контуган вулысына (волость) кергән, һәм анда ясаклы татарлар яшәгәнлеге мәгълүм; алар урыс патшасы хакимиятенә һәр ел саен 2 сумлык 32 ясак түләп торганнар. Акчалары булмау сәбәпле ясакны төлке, болан, поши һәм башка җәнлек тиреләре белән биргәннәр. Без халыкның сунарчылык (охота) белән шөгыльләнгәнлеген күрәбез. Бу тарихи язмаларга да туры килә: Уралдагы төп татарлар чыннан да аучылык, балыкчылык һәм кортчылык белән көн күргәннәр.

    Ләкин тарихта бу авыл халкының казна (государственные) татарлары дип аталуы да билгеле. Димәк, алар соңрак шул елларда (XVIII гасыр) төзелгән тимер коючы заводларга эшкә, дөресен әйткәндә, коллыкка беркетелгән булганнардыр.

    Авылның атамасы (исеме) турында. Авыл халкы бу исемнең килеп чыгышын «көн туган» сүзеннән дип саный. Матур сүз, ләкин ул татар авылларының атамасы килеп чыгу логикасына туры килми. Алар хаклы булса, Көнтуган рус телендә Кюнтуган дибрәк әйтелер иде. Ә шулай да, халыкта «Көнтуган» дигән фикер бар икән, бу версияне беренче вариант итеп алырга була. Икенче вариант шул – шушы исемне бик бозмыйча Кантуган (единокровный родственник) дип әйтү дөресрәк булыр төсле. Бу очракта авылның исеме килеп чыгышы башка күп кенә авылларныкына туры килә, чөнки Кантуган дигән шәхес тарихта бар. Татар шәҗәрәләрендә ул бер генә кабат очрый, димәк авылның язмышын аныкы белән бәйләү хакыйкатькә күбрәк туры килер төсле.

    Әлеге шәҗәрә Коңгырат кабиләләре нәселенең берсенә карый, ә бу кабилә нәкъ менә шушы тирәләрдә дә таралган, күңгер сүзе шуннандыр. Хәер бу кабиләнең башка ыруларында да Кантуган исеме бардыр. Ник дисәң элекке заманнарда балага исем сайлауга бик зур әһәмият биргәннәр. Исем кешенең язмышы ул дигән гыйбарә әле дә юк түгел бит. Шуңа күрә исемнәрне бары тик шушы нәсел-ыру эченнән генә алганнар.

    Шунсын да әйтик, борынгы бабаларыбызда кабиләне, ыруны тарату гадәте булмаган. Нәселдән аерылып киткән кешенең язмышы аяныч булган. Шуңа күрә дә инде Кантуган авылын нигезләгән кешене без Коңгырат кабиләсенә нисбәтли алабыздыр.

    Инде тирәнрәк тарихка керик.

    Коңгырат дигән (кытайча Хонгхират/Хунгират) кабилә Чыңгыз ханның ыруы белән янәшә яшәгән. Темучин Чыңгыз хан исемен алганда әлеге кабиләнең башлыгы нәкъ Коңгырат үзе булган. Кабилә соңрак Батый хан яуларына кушылып көнбатышка юнәлгән. Ул Алтын Урдада ныклы урын тоткан, күп җирләрдә кабиләнең эзләре калган: Молдавиядәге Комрат шәһәре, Уралдагы Коңгырат (аның урынына Өфе шәһәре төзелгән), Кунгур шәһәрләре һәм бетмәс-төкәнмәс авыллар.

    Кантуган әлеге кабиләнең Чабчакай ыруыннан. Коңгырат белән Кантуган арасында барысы 17 буын алмашынган. Ә бу исә якынча 400 ел тәшкил итә. Димәк Кантуганның яшәгән еллары 1650 еллар. Бу вакытларда Урта Уралда әле Нугай Урдасы хәкем сөргән, барлык татарлар шушы Урдага кергәннәр. Ләкин Урда инде таркала, ә Русия Уралны кулына ала башлаган. Шушы вакытларда Кантуган халкы урман араларындагы шык җирдә яшәгән дип әйтергә була. Тормыш аларны аучылык белән шөгыльләнергә өйрәткән; хәер, авылда коңгырат кешеләреннән тыш күптәннән яшәгән Уралдагы төп төрки халык та булгандыр. Чөнки килгән халыкны сунарчылык, балыкчылык белән шөгыльләнергә шулар өйрәткәндер дә инде.


    Куян авыл. Бу авылның атамасы, әлбәттә, куян җәнлеге белән бәйләнмәгән, ә бәлки, Гәрәйләр кабиләсенең Куян нәселенә барып тоташа булыр (Авылда Гәрәевләр дә яши). Татар-башкорт шәҗәрәләрендә Идел – Уралда Куян, Куяново, Кояново дигән авыллар дистәләгән. Шуңа күрә бу исем кеше исеменнән алынган дип әйтүе кыен. Ә менә Куян нәселенең таралганлыгын күрсәтүе күңелгә ятышлырак.

    Тарихи материалларга караганда, Куян ыруы гәрәйләр кабиләсенә керә дидек. Ә гәрәйләр, кара бәкләр һәм меңнәр кебек үк, бик киң таралганнар. Күренеп тора ки, аның Куян ыруы да байтакка җәелгән.

    Бер башлагач, Гәрәйләр турында да кыскача сөйләп китми булмый. Гәрәйләр, Батый хан гаскәрләре белән көнчыгыш яктан килеп, татар кабиләсе буларак Кара диңгез, Кырым буйларында көчләнеп киткәннәр һәм әмир Нугайның кул астында Алтын Урда составына кергәннәр. Нугай (1280 нче елда үлгән) Урдадан бүленеп чыгарга тырышып, Алтын Урда ханнарына каршы төрлечә көрәшеп, аны бик көчсезләндергән кеше. 1382 елда гәрәйләр нәселенең бик зур бер төркеме Идел буена, соңрак, Аксак Тимер яуларыннан соң Уралга күченгән.

    Алтын Урданы таркатып, Кара диңгез буенда калган гәрәй кабиләләре башлыклары 1425 елда Кырым ханлыгы төзиләр, һәм ханнар да гел Гәрәйләр йортыннан булып торган: Хаҗигәрәй, Миңнегәрәй, Сәхипгәрәй һәм башкалар. Ә теге Көньяк Уралга күченгән гәрәй кабиләләре нугай татарлары дип исемләнә башлаган. Бу турыда шушы язманың башында байтак язылган. Без моны бары тик гәрәйләрнең тарихын ачыклау өчен генә өстәп яздык.

    Гәрәйләрнең безнең өчен мөһимлеге шунда ки, Урал татарларының яки безнең ерак ата-бабаларыбыз күп очракта шушы нәселдән булганнар. Соңга табарак Бөтен Уралга таралып, күп кенә авыллар калдырганнар.

    Инде якынрак тарихка килсәк, 1834 елда Куян авылда барлыгы 76 кеше теркәлгән. Алар башкорт дип күрсәтелгәннәр. Ә 1863 елда 10 йортта 76 кеше яшәгән. 1869 елдагы документ буенча Куян авыл татар авылы дип язылган.



    Ләмте (Лямпа) Ачит районындагы зур булмаган татар авылы. Кулда булган документарда, кызганычка каршы, бу авыл турында мәгълүматлар юк. Авылның рус телендәге исемен (Лямпа) төбәкне өйрәнүчеләр вогул халкыннан алынган, дип исәплиләр. Чыннан да аларда андый сүз бар, ләкин бу хәл берни дә аңлатмый, һәм Лямпа белән Ләмте очраклы рәвештә генә бер-беренә охшаш булганнар,чөнки монда вогуллар яшәмәгән, тирә-якта татар авыллары гына булган. Икенчедән, әгәр дә авылның элекке атамасы Лямпа булган булса, татарлар аны Ләмпе дип кабул иткән булырлар иде. Ләкин бу тирәләрдәге атамалары башта татар телендә чыккан, урысча исеме соңрак.

    Ә шулай да, нәрсә аңлата бу сүз. Авыллар атамаларының күбесе кеше исеменнән чыккан дидек. Ләкин Ләмте исемле кеше бер шәҗәрәдә дә очрамый. Димәк, авылның исеме башка юл белән барлыкка килгән. Бу сүзнең тамыры ләм (ил , глина) аңлашыла. Ягъни, мондагы сулар ләмгә яисә кызыл балчыкка бай булганнар. Ләкин ни өчен ләмле түгел, ә ләмте? Чөнки борынгы татар телендә -лы, -ле кушымчасы -ды, -де, -ты, -те дип әйтелгән. Димәк, монда су ләмле булган, йә җирләре кызыл балчыклы булган, дип фараз кылырга була.



    Манчаж, Манчаж Тамак (Усть Манчаж, Яңа авыл), авылы автор кулына кергән тарихи документларда чагылмый. Ләкин Манчажның үзендә татарлар торганлыгы әйтелә. Димәк, бу авыл да башта татар авылы булган булып чыга. Ә руслар анда соң гына килгәннәр. Татарлар җирне 1765 елда Сыскы җирбиләүчеләреннән договорсыз-нисез алган булганнар, ләкин кире бирмичә судлашып йөргәннәр, әмма соңрак сенат ул җирләрне Манчаж татарлары кулында калдырган.

    Манчаж исеме башта елгага бирелгән булырга тиеш, чөнки авыллар елганың башында да (Манчаж, Манча баш), тамагында да бар (Манчаж тамак). Бәлки Урта Манчаж да булгандыр әле. Һәрхәлдә, Манчаж авылыннан түбәнрәк мал фермасы калдыклары әле дә бар.

    Манчаж атамасының килеп чыгышы турында мондый сүз бар, янәсе ул мариның мунча сүзеннән килеп чыккан. Ләкин марилар алай дип уйламыйлар, чөнки ул мари әдәби телендә момоца, ә Красноуфимск тирәсендәге мариларда монҗа дип әйтелә. Манчаж сүзе аларда бөтенләй юк. Красноуфимск татарлары да мунчаны монча дип әйтәләр.

    Икенче яктан караганда, Уралда һәм башка якын-тирәдә дә мондый атамалар юк. Шунсы да бар: якын-тирәдәге татарлар бу авылларны Манчаш дип әйтәләр, чөнки элекке татар телендә ж авазы да, хәрефе дә булмаган, ә Манчаж дигәне безгә соңрак рус теленнән кергән, ахрысы.

    Өстә әйтелеп киткәннәрне искә алып, әлеге елга исеме Манчыш булгандыр дип фаразларга җөрьәт итәбез. Манчыш сүзе манчу дан алынгандыр (тыгып алу, буяу), һәм елганың кечкенәлегенә ишарә итәдер (аяк манчырлык кына). Шушындый, фигыльдән исем ясалган сүзләр байтак бит, мәсәлән, чыгыш, кереш, барыш, уңыш, Бугалыш, Төреш, Туктамыш Дөресен әйткәндә, Көньяк һәм Урта Уралда элекке исем-атамалар гел татарча бит. Нигә соң Манчажга да татарча булмаска.

    Авылның элек Яңа авыл дип аталуыннан чыгып, Манчаж тамакка халык терәлеп кенә торган Бикмәт авылыннан башлап күчкәндер дип әйтергә була. Шуңа да анысы Иске авыл дип әйтелгәндер, мөгаен.



    Олы Ака (Большая Ока), Хәзерге вакытта Башкортостан республикасына кергән бу татар авылы элек Красноуфимск өязенә караган булган. М. Муллануров күрсәткәнчә, авылның беренче нигезләүчесе Мишкә ягындагы Янагуш (бәлки Яңагуштыр)авылы кешесе Туйгилде булган. Бу кеше озак кына Мәскәү тирәсендә армия хезмәтендә булып, Ока елгасын бик килештергән һәм шуңа күрә авылны Ака дип атаган. Монда азрак очы очка ялганмый: авылны ни өчен Ака дип атады икән, ул иң элек шундагы елганы атагандыр Ака дип, аннан соң гына авылны. Шулай да М.Муллануров версиясен шул килеш калдырабыз. Монда инде авылның атамасы турында сүз килеп чыкты бит. Ни өчен татар телендә Ака, ә русча Ока? Эш шунда булырга тиеш, татарлар (мишәрләр түгел) һәм тагын кайсыбер төркиләр сүзнең беренче иҗегендәге а авазын о дибрәк әйтәләр. Мәсәлән, бала сүзе әйткәндә бола дибрәк ишетелә, кала – кола, таллары - толлары дибрәк һ.б.

    Соңга табарак бу тирәдә Идел ягыннан күченеп килгән татарлар һәм мишәрләр авыл салып тора башлыйлар. Авылның салына башлаган елы якынча 1600 нче еллар, ә инде Бирски өязеннән типтәрләрнең килеп урнашкан еллары 1758 ел булган. Чөнки алар шул елны шундагы мишәрләрдән җир алганнар. Ә мишәрләр бу вакытта инде монда яшәгән булганнар. Алардан башка Олы Акага күңгер татарлары да килеп утырган булганнар.

    Авыл элек тә зур гына булган. Мәсәлән, 1834 елгы ревизия күрсәтүенчә, 493 ирләр генә яшәгән, хатын-кызларның төгәл саны юк.



    Олы Төреш, Зур Төреш (Бол.Турыш), Кече Төреш (Мал. Турыш)). Красноуфимск районына кергән бу авылларга башлап Күңгер ягыннан килгән татарлар нигез салган , дип сөйләгәннәр авыл кешеләре Мирхайдаров Мөнип (1892 елда туган) һәм Бәдретдинов Динислам (1908 елда туган). Ләкин бу килгән халык тагын да ераграктан – Сембер губернасыннан (Хәзерге Ульяновск өлкәсе) һәм дә Казан губернасының Чистай өязеннән күченеп килгән булган. Авылга исем биргән Төреш бабайны Чистай бабай дип тә өйрткәннәр.

    Төреш авылы салынганда Красноуфимск әле булмаган (ул 1736 елда салына башлаган). 1679 нчы елдагы «Писцовая книга» буенча авылда ясак түләүче татарлар яшәгән. Димәк авылның төзелүе кимнән дә 400 еллар элек башланган булган, чөнки авыллар башта берничә өйдән генә торган, зур гына авыл булып үсү өчен тагын 3-4 йөз ел кирәк булган. Кече Төреш Олы Төрештән бүленеп чыккан кешеләр тарафыннан төзелгән булуы мөмкин, чөнки бу гадәти хәл.


    Рахманавыл (Рахмангулово).

    1834 елгы ревизия күрсәтүенчә, авылда 164 кеше яшәгән һәм алар барысы да башкортлар булганнар, дип әйтелә башкорт галимнәренең хезмәтләрендә. Ә 1863 елгы документлар буенча авылдагы 48 йортта 343 кеше яшәгән. Монда без гаиләләрнең ишле булганлыгын күрәбез. 1969 елда инде Рахман авылда гел татарлар гына булган («Список населённых мест Красноуфимского уезда»).

    Типтәрләргә җирне Рахманково авылының башкортлары биргән. Ләкин авыл башкортлары, башка җирләрдәге кебек, чынында татарлар булганнар. Шуннан чыккан бит инде хәзер дә халык теленнән төшмәгән татар-башкорт дигән сүз. Шулай булгач, мари-башкорт, урыс-башкорт, башкорт-башкортлар да булгандыр дип әйтергә була.

    Авыл турында күренекле татар галиме, этнограф Дамир Исхаков материаллары да бар. Ул авыл карты Зиннатов Хәлфәт (1902 елда туган) сүзләрен китергән: «Авылда кертелгән (припущенники) татарлар-типтәрләр һәм күңгерләр яшәгән. Алар бер-береннән аерымрак яшәгәннәр, зиратлары да аерым булган. Авылда урыслар да бар.

    Болардан башка авылга бераз соңрак Казан ягы татарлары да күп кенә килгән».

    Әлеге сүзләрдән соң Рахман авылның ике очы булганлыгы аңлашыла, ул очларның исемнәре дә башкачарак. Әйтергә кирәк, урыслар авылга соңрак килеп урнашкан булырга тиешләр, чөнки алар татар авылы белән аның зираты арасына кереп утырганнар. Бу бик сәер хәл, гадәттә татар авылларында зират авылга терәлеп утыра, ә монда башкача. Димәк, урыслар ул урынга көч кулланып, төп халыкның җирләрен тартып алып килеп утырганнардыр, чөнки әлеге Урыс Рахман авылында йортлар эре, хуҗалыклар нык булган, анда килде-китте мескен кешеләр яшәмәгән.

    Авылның атамасы Рахмангул бабайдан чыккан дигән сүз булса да, шәҗәрәләрдә андый исем очрамый, ә Эрахманкол (Меңнәр кабиләсендә) һәм Рахманкол (Кара бәк кабиләсендә) дигәннәре күренә. Шулай ук угызлар белән бәйле кабиләләрдә дә мондый исем очрый. Һәм, гомумән, Рахман сүзеннән чыккан исем көньяк белән, ислам белән бәйле сүз икәне күренеп тора. Ә менә авылның икегә бүленгән булуы аның ике кабилә халыкларыннан торганлыгын күрсәтәдер. Димәк, әлеге өч кабиләнең берсен төшереп калдырабыз. Ул угызлар кабиләсе, чөнки анда Рахман авыл халкына хас исемнәр аз.

    Кара бәк кабиләсе бик көчле кабиләләрдән санала. Аның борынгы тамырлары Иртыш – Урал - Идел араларындагы кыпчакларга (половцы) барып тоташа. Шунсын да әйтеп китик, кыпчаклар хәзерге татарларның төп ата-бабалары. Батый хан яуларыннан соң кыпчаклар тагын да киңрәк җәеләләр, Дунай елгасына кадәр барып җитәләр. Уралда да алар күп җиргә тарала. Нугай Урдасының төп халкы шушы кыпчаклар булалар да инде. Алар нугай татарлары дип аталалар. Шуларның бер зур, көчле төркеме Кырым якларыннан (1382 ел) кире Идел һәм Урал буйларына күченеп килә. Ләкин 1395 елда булган Аксак Тимернең коточкыч яуларыннан соң бу кабиләләр яңадан тарала, күченә. Ә шулай да алар Идел -Уралда калалар.

    Кара бәк (хәзерге телдә әйтсәк «Бөек князь») Габдулла хан үзе. Ул Алтын Урдадан аерылып чыккан Болгар олысының (Казан ханлыгының) ханнарының иң соңгыларыннан була.

    !552 елда Казан Явыз Иван тарафыннан яулап алынгач, Кара бәк нәселе тагын Уралда сыена. Шулай итеп Уралда кыпчакларның һәм Кара бәк нәселенең бик күп авыллары дөньяга килә. Бу язманың авторы кулында әлеге нәселнең берничә вариант шәҗәрәсе бар. Аларда Рахман авылда гомер кичергән, ә хәзер авыл кешеләренең фамилияләренә әйләнгән бик күп исемнәр бар.

    Меңнәр кабиләсе турында сез түбәнрәк укырсыз.



    Сыскы (Сызги), Башкорт галиме Р.Кузеев бу авыл халкын Һыдгы башкортлары, ягни, һыдгылар, дип атый. Ләкин авыл халкы үзенең авылын борынгыдан башлап, Сыскы, дип белә. Красноуфимск районындагы бу авыл элек Пермь губернасының Красноуфимск өязенә кергән булган. Күпмедер вакыт авылда вулыс (волость) үзәге дә булган. Сыскы халкы үз җирләренә грамотаны патша Алексей Романовтан 1652 елда алган булган.

    1726 елда инде авылда башкортлардан башка күңгер татарлары да яшәве билгеле.

    Башкорт тарихчыларының язуы буенча Сыскыда 1834 елгы ревизия буенча 135 кеше яшәгән (ирләр генә күрсәтелгән). Аларның күбесе башкорт дип күрсәтелгән. Типтәрләр башкортлардан 1793 елда, хакын сөйләшеп, җир алган булганнар.

    1859 елгы ревизиядә Сыскыда инде 56 хуҗалыкта 226 кеше яшәгән. Аларның 204 - вотчинник (җирбиләүче), 24 - припущенник (кертелгән яки типтәр), дип күрсәтелгән.

    10 елдан соң инде «Список населённых пунктов Красн. уезда» дигән документта Сыскы татар авылы итеп күрсәтелгән. Бу хәл татар галимнәренең (Д.Исхаков һ.б.) язмаларына да туры килә, чөнки алар башкортлар дип аталган Пермь (элекке Оса, Күңгер, Красноуфимск өязләре) халкының татарлар булуын исбат иттеләр инде. Ләкин кемнәрдер бу җирләр башкорт җирләре булган дип һаман баш катыралар.

    Сыскы атамасының килеп чыгышы турында. Беренчедән, андый исемле торак пункты Уралда юк. Шулай ук Көнбатыш себер якларында андый авыл билгеле түгел. Икенчедән, авылның атамасы кеше исеменнән алынган дип тә әйтеп булмый, чөнки борынгы татар-башкорт шәҗәрәләрдә андый исем күренми.

    Ләкин халык телендә бер версия бар, янәсе, җир бүлешкәндә, җир участокларының читтәге агач кәүсәләренә балта белән билгеләр ясап киткән булганнар (сызык сызганнар), шуның буенча авылга исем бирелгән, икән. Ләкин бу гамәлне күз алдына китерүе һәм аңлау кыен. Шулай да, кайсыбер Сыскы кешеләре шулай дип исәпли икән, монсы беренче вариант булсын.

    Күп вакытта авыл атамасы шунда яшәгән кабилә-ыру исеменнән алына. Мәсәлән, Куян авылы шундый нәсел-ыру исеменнән чыккан дип әйтергә була. Бәлки Сыскы дигән ыру да булгандыр (башкортлар һыдгы дигән ыру булган диләр. Булса, бу икенче вариант булыр иде.

    Ләкин бит сыскы дигән сүз дә бар татар телендә. Ул да булса, балта остасының агачка, тактага сыза торган махсус линейкасы. Бу инструмент авылга исем бирә аламы? Бәлки бу авыл халкы балта осталары булганнардыр.

    Тагын бер вариант- сызкы сүзе. Бу сүзне русчага беглый дип тәрҗемә итәргә булыр иде. Качу, сызу – качкы, сызкы. Ягъни, качып килеп утырган халык. Андыйлар Уралда күп булган инде.



    Табанлыкүл, Табанны Күл (Озерки), Красноуфимск районына кергән мондый атамалы авыллар Урта Уралда тагын берничә. Әлбәттә, авылның исеме үзеннән үзе аңлашылып тора. Ягъни, бу авыл янындагы күлдә табан балыгы күп булгандыр. Ләкин монда бер сорау туа: авыл хәзерге үзе янындагы күл буенча аталмагандыр бит инде. Ул бит Иске Өфе. Һәм аның барлыкка килүе 100-150 елдан да артык түгелдер, чөнки күлләр бик тиз сазга һәм аннары болынга әйләнә. Алай булгач, нинди күл турында сүз бара? Бу сорау тагын икенчесен китереп чыгара: гомумән авыл элек кайда урнашкан булган? Авыл картлары моңа төгәлрәк җавап бирә алырлар иде. Мин исә үземнең фикеремне генә әйтәм: авыл хәзерге клуб, мәктәп урнашкан яр буенда булгандыр. Ә табанлы күл дигәне шул яр астындагы инде болынга әйләнгән уйсу җирдәге тагын да борынгырак Иске Өфе булгандыр.

    1834 елгы ревизия документларында бу авылда барлыгы 227 башкорт яши дип язылган. Шушы ук елны Акадан берничә мишәр гаиләсе күчеп килде диелгән.259 елдагы документта инде 435 җирбиләүче (вотчинник) һәм 26 кертелгәннәр (припущенник) яши дип күрсәтелгән. Авыл Сыскы вулысына кергән булган. Ә бу вулыста башкортлар булганлыгын татар галимнәре дөреслеккә туры килми диделәр. 1900 нче елдан соң халыкны исәпкә алучы статистиклар Табанлыкүл халкын һәм башкаларныкын да сословие буенча башкорт-вотчинник, милләтләре буенча – татар дип язганнар. (Аңардан алда Русиядә миләттләрне исәпкә алу булмаган. Ә революциядән соң, киресенчә, сословие-катламнар бетерелгән).



    Туктамыш, Тохтамыш,(Тактамыш), Красноуфим районындагы зур булмаган татар авылы. Барлыкка килгән елы төгәл билгеле түгел, сакланган документта авыл 1760 елда инде булган дип язылган. Шик юк, башка татар авыллары кебек ул да күптәдән булгандыр. Шунсы да бар, өстәрәк язылганча, шушы җирләрдә яшәгән күңгер татарларының Бату яулары килгәнче үк (1236 ел) бу тирәләрдә яшәгәнлеге өстәрәк язылды.

    Авылның атамасы Туктамыш исемле кешедән алынган булуы мөмкин. Бу татар исеме, без Туктамыш ханның XIV гасырның ахырында таркала барган татар иле Алтын Урданы кире җыярга, элеккечә көчле ил итәргә тырышканлыгын беләбез. Әлбәттә, авыл исеме Туктамыш ханнан башланмагандыр. Мондый исем төрле вакытларда Идел ягыннан Уралга күченеп килгән татарлар арасында очрый (М.Әхмәтҗанов «Нугай урдасы»). Мәсәлән, әлеге дә баягы күңгер татарларының нәселләре булган коңгыратларның бер шәҗәрәсендә Туктамыш исеме очрый. Бу кеше әлеге авылны башлап салучыдыр, дип әйтергә мөмкинлек бар. Шулай ук Уралга таралган Гәрәйләр нәселендә дә (алар турында өстәрәк язылды) Туктамыш исемле кеше булган.

    Икенче вариант буенча, бу атаманың борынгы сүз – «туктамыш» сүзе, яки, «туктау» (остановка) дан алынганлыгын әйтергә була. Рәттән генә шундый ук формадагы Төреш (бәлки, «торыш» булгандыр) авылы да барлыгын исәпкә алып. Кайвакыт шулай кеше исеме белән аталмаган авыллар да булган.



    Үрмәкәй авылы. Бу авылда 1834 елда 97 кеше яшәгән булса, 1863 елда 21 йортта 143 кеше торган. Башта алар җирбиләүчеләр (вотчинник) дип аталган булсалар, 29 елдан соң инде алар «кертелгәннәр» (припущенники) дип язылганнар. Припущенниклар дип җирләре булмаган ярлыларның вотчинниклар тарафыннан ялланган, кабул ителгән, аларга вакытлыча яки арендага җир бүлеп бирелгәннәрен әйткәннәр. Мондый «кертелгәннәр»не күбесенчә типтәрләр катламына (сословие) язганнар. Милләтләре буенча ул типтәрләр күбесе татар булган. Ни өчен соң соңрак алар җирбиләүче булудан туктаганнар? Чөнки 1748 – 55 елларда алар, Әртә-Шигер һәм Өфе- Шигер халкы кебек үк җирләрен С.Г. Строгановка саткан булганнар. Күрәбез ки, бу авыл борынгы, 300 еллер элек үк инде бу авыл зур гына булган. Әгәр дә алар бу урынга әлеге авылныкылар белән бергә утырган булсалар, бу 1647 ел була, чөнки шушы елда Русия патшасы Алексей Михайлович бу тирәдәге халыкларга җиргә рөхсәт биргән.

    Кабатлап әйтергә кирәк, җирбиләүчеләр һәм типтәрләр катламы татарларны икегә бүлеп бер-беренә дошман булсыннар өчен махсус ясалган төркемнәр ул. Исебезгә төшерик, вотчинникларның бер өлеше милләте буенча башкортлар булган, икенчесе – башкорт булып язылган татарлар, ләкин барысы да башкорт катламы дип саналганнар.

    Үрмәкәй авылындагы башкортларның чынында элек мишәр булганлыкларын да ачыклаганнар тарихчылар. Бу мишәрләр соңрак башка төркем авылдашлары белән кушылып беткәннәр.

    Инде бераз тирән тарихка кереп, Үрмәкәй авылын нигезләгән кешеләрне эзләп карыйк. Өстә әйтеп киткәнебезчә, авыл исемнәренең күбесе антропонимнардан (кеше исемнәреннән) ясалган. Димәк, кайчандыр берничә йөз ел элек Үрмәкәй яки Үрмәк дигән кеше булган һәм шуның нәселе бу авылны башлап төзегән. Татар һәм башкорт (бу башкортларның да күбесе татар икәнен инде беләбез, шуңа күрә дә аларның ата-бабалары бер үк кешеләр) шәҗәрәләрен карасак, Үрмәк дигән кешене чыннан да табабыз. Ул атаклы һәм борынгыдан килгән Мең иленең (ыруының) бер бие (князе). Шушы би яки аның ярчыклары Бәләбәй ягында һәм Красноуфимск тирәсендә Урмәкәй авылларын салганнар булып чыга. Дөресрәге болай: Бәләбәй ягындагы Үрмәкәй авыл кешеләре төньяк - көнчыгышкарак күчеп утырганнар һәм яңа авылларын шулай ук Үрмәкәй дип атаганнар. Мондый гамәл тарихта еш очрый.

    Мең кабиләләренә килсәк, аның язмышы татар язмышыннан аерылгысыз. Мең кабиләләре әле Батый хан яулары составына кергән булганнар. Ары таба меңнәр Алтын Урданың, Казан һәм Себер татар ханлыгының, аннан соң Нугай Урдасының тормышында тирән эз калдырганнар. Әйтеп китик, Үрмәк мирза дигән кеше Кара бәк кабиләсендә дә булган, һәм ул кабиләнең ырулары Урал якларында да киң таралган булганнар. Үрмәкәй авылына соңрак күңгер татарлары да күчеп килгән.



    Шәкүр (Шокурово) авылы элек Упа вулысына кергән булган. Анда «күченеп килгән» башкортлар яшәгән, дигән язма бар ревизия кенәгәләрендә. Шунсы бар, Шәкүр авылы кешеләренең 1697 елга кадәр Өфе елгасының сул як ярында Губа елгасы тирәсендә яшәгәнлекләре мәгълүм. Икенчедән, башка документларда бу вулыс Уфа вулысы дип аталган һәм анда «ясаклы башкортлар» дигән татарлар яшәгән. Аларның «тамга»лары да күңгер татарларыныкы белән бер үк булган. Җитмәсә алар күңгерләр кебек үк «Җуа җыены» дигән бәйрәм дә үткәрә торган булганнар. «Уфа вулысы»ның ревизия китапларында анда яшәгән халыклар әле 1625 елда ук «Верхуфимские татары» дип язылган булганнар.

    Шәкүр авылы ул вакытларда зур авыл булган. Мәсәлән, 1834 елгы ревизия буенча барысы 404 кеше яшәгән. Бер мәчет булган. Ә инде 25 елдан соң 125 хуҗалыкта 669 кеше яшәгән.

    Бу авыл кешеләре 1812 елдагы Рус-Француз сугышында катнашканнар. Шуларның берсе Шәмсетдинов Җәләлетдин булган. Өстәрәк башкорт дип аталган татарларның әлеге сугышта ни өчен катнашканнары турында язылган иде инде.

    Авылның кайсы елда төзелүен халкының Губа тирәсеннән күченеп килү вакыты (1697 ел) белән якынча билгеләп була. Ләкин ул урында аңа кадәр дә кешеләр яшәгән булуы мөмкин. Эш шунда ки, күңгер татарлары дигән халык әле Болгар заманыннан ук Уралда урнашкан булган.

    Авылның атамасы кеше исеменнән килеп чыкканлыгы турында кычкырып тора. Мондый авыл (Шокурова) Троицкий ягында тагын берәү бар. Ләкин Урал буйларында урнашкан күп санлы татар һәм башкорт нәселләре шәҗәрәләрендә Шәкүр исемле кеше очрамый. Димәк, әлеге Шәкүр чыннан да 13 нче-14 нче гасырларда Идел буеннан Уралга күчкән болгар кабиләләре кешесе булуы мөмкин.



    Черлак, Красноуфимск районындагы рус авылы. Ләкин без бу тирәләрдәге күп кенә рус авылларының элек татар авылы булганын беләбез. Хәтта Красноуфимск (Болгары, Кызыл Яр) үзе дә болгар - татар яшәгән урын булган. Инде Черлак турында уйлап карыйк. Рус телендә бу сүз берни дә аңлатмый. Чердактан черлак сүзе килеп чыккан дип әйтә алмыйбыз бит инде. Чердак дигән кеше исеме дә булмагандыр. Җитмәсә, бу җирләр барысы да борынгы татар җирләре. Шулай булгач, татарча черлак сүзен эзлибез, һәм табабыз: бу тирәләрдә таралган Гәрәй ыруының 1837 елда (М.Әхмәтҗанов буенча) төзелгән шәҗәрәсендә Чарлак исемле ике кеше булган. Мондый исемдәге кеше башка шәҗәрәләрдә очрамый. Димәк, шушы Чарлакларның берсе әлеге авылны башлап салган кеше булуы мөмкин. Чарлак сүзе үзе дүрт терәкле манараны аңлаткан. Ә руслар инде үзләренчә Черлак дип үзгәрткәннәрдер. Хәер, русларның чердак сүзе дә чарлактан чыккан (Р.Әхмәтҗанов).



    Яманъелга, Богалыш Яманъелга (Еманзельга, Еманзелга, Татарская Еманзельга), Красноуфимск районындагы шул ук исемдәге елга буенда урнашкан татар авылы. Бу авыл халкы (алар таптәрләр дип язылганнар) 1765 елда Сыскы вулысы башкортларыннан җир алганнар дип языла «Западные башкиры» дигән китапта. Хакын түләмичә озак кына судлашып йөргәч, җир Яманъелга халкының үзләренеке булып калган.

    1834 елгы ревизия буенча авылда 240 «кертелгән» (припущенник) типтәр яшәгән (ирләр генә саналган). Ә инде 1859 елда авылда яшәүчеләр ирләр саны 400 ләп булган (Налогны ирләргә генә салу һәм җирне аларга гына бирү сәбәпле, хатыннар саналмаган). Димәк, авыл әле ул вакытларда ук зур гына булган.

    Авылның килеп чыгышын 1890-94 елда эшләгән Өяз статистика бүлеге 1697 елда дип язган. Шушы ук датаны «Яманъелга тарихы» китабын язган хөрмәтле язучыбыз мәрхүм Муллануров Мөхәммәтнур әфәндебез дә хуп күргән. Димәк авылга 400 елдан артыграк.

    Авылның килеп чыгышы турындагы легенданы өстә әйтелгән китапта М.Муллануров биргән. 1554 елда Бикә исемле татар кызы белән Свиркә исемле мари егете, Әртә Шигердән качып чыгып китеп, шушы авыл булачак җирдә куыш ясап торганнар. Шушы ук китапта Яманъелга татарларының урыслар тарафыннан бик нык кыерсытылган булганлыклары язылган.

    Унҗиденче гасыр башында Күңгер ягыннан Яманъелгага бер төркем татарлар килеп утырып, үзләре бер урам төзиләр. Бу хәбәр инде авылның яше 500 еллап булуны күрсәтә.

    Муллануров М. Яманъелга авылы халкын һичшиксез татарлар булганнар дип язса да, башкорт тарихчылары ул авыл халкы башкорттан чыккан дип әйтәселәре килә (халыкның үзеннән сорау юк). 1834 елдагы ревизиядә алар типтәрләр дип язылган булганнар. Ә типтәрләр дип Идел буеннан Уралга күчеп килгән җирсез кешеләрне атаганнар. Бер версия буенча андый кешеләрне аерым учёт книгасына (халык аны дәфтәр, тәптәр дигән) яза барганнар. Шуннан чыгып ул кешеләр типтәрләр дип атала башлаганнар. Бу сүз милләт атамасы түгел, ә социаль катлам, сословие. Мәсәлән, шундый ук катлам дворяннар, казаклар, башкортлар һәм башкалар. Ләкин башкортлар белән башкачарак. Уралда башкорт дигән милләт булган, һәм ары таба ул аз санлы башкортлардан күп санлы башкорт катламы ясалган. Чөнки ул катламга бик күп татар язылган. Инде хәзер шул күп санлы башкорт катламыннан Уфа түрәләре күп санлы башкорт милләте ясыйлар. Ә андагы татарларны башкорт теленең бер диалектында сөйләшүчеләр дип исәплиләр. Баксаң, Урал татарлары Идел буе татарларыннан бөтенләй аерылмый, дип әйтергә була. Алар татарның шул ук Идел буе диалектына, төп диалектка керәләр.


    Файдаланылган язмаларның авторлары текстта китерелделәр.


    Хөрмәтле милләттәшләр! Якташлар! Бу язма тәмам. Әлбәттә, мин моны ниндидер күләмле гыйльми эш күрсәтер өчен башкармадым. Ә бәлки, өстәрәк әйткәнемчә, якташларыбызда туган як белән, авылларыбыз һәм аларның тарихы, халкыбызның язмышы турында уйлану, кайгырту, үзебезнең авыр тарихыбыз белән кызыксыну уятыр өчен яздым. Һәр авылда җирле тарихны миннән яхшырак белгән кешеләр бар. Әгәр алар да шулай, олы кешеләр вафат булып бетмәс борын язып алып, барысын бер китапка җыештырсак, бу бик күркәм булыр иде.


    2010 - 15 еллар Илдус Хуҗин


    Хузин Ильдус (Илдус Хуҗин)

    сайт- tatartarihy.jimdo.com или Т а р и х ы б ы з




    Ильдус Хузин
    .
  • Ильдус Хузин:
  • Егетнең кайтуы (хыялый бәян)
  • Ева – тор юлында (маҗаралы бәян)
  • Өченче орден (хыялый бәян)
  • Аю (хикәя)
  • Челпәрәмә килгән еллар (хыялый хикәя)
  • Кремльдә ыгы–зыгы (хыялый хикәя)
  • Яңа робинзоннар (яшүсмерләр өчен хыялый маҗаралы бәян)
  • Кызыл тәнлеләр юлбашчысы (хыялый бәян)
  • Топонимнар (Урта Уралдагы географик атамалар)
  • Җен түгәрәге (хикәя)
  • Татарның чын тарихы (Подлинная история татар)
  • Ведьмин круг (рассказ)
  • Прощание с Топтыгиным (рассказ)
  • Бишавылда күңелле кич (пьеса)
  • Урал татарлары (тарихи язмалар)
  • Урта Уралдагы татар атамалары (тарихи язмалар)




  • ← назад   ↑ наверх