• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ильдус Хузин

    Урал татарлары

    (тарихи язмалар)

    РАН ның (Российская Академия наук) тарих һәм археология институты тикшерүләре буенча, Уралда кешенең йөз мең ел элек яшәгәнлеге билгеле икән (галим Д. Ражев «Мы представители Уральской расы»). Аларның эзләре Уралдагы тау куышларында, мәгарәләрдә табылган. Меңнәрчә еллар үтеп, бу җирләрдә «урал раса»сы халыклары барлыкка килгән. Хәзер бу расага урысларның һәм татарларның бер өлеше, шулай ук башкортлар, чувашлар, мари, мордва халыклары һ.б. күпмедер өлеше керә. Шулай ук әлеге расага Төньяк Урал халыклары да кертелә. Әлбәттә, татар халкының күбрәк өлеше Евразиянең башка регионнарында урнашкан булган.

    Тарих белгечләре һәм галимнәре фикеренчә, борынгы заманнарда Идел буенда, Көньяк һәм Урта Урал төбәкләрендә күп санлы төрки, угро-финн һ.б кабиләләр яшәгәннәр, дигән фикер яши. Галимнәр төрки - татар кабиләләренең барлыкка килү һәм үсеш урыннарын киң Евразия регионнары дип күрсәтәләр. Мәсәлән, яңа эрага кадәр X – VII меңъеллыкларда мезолитик мәдәни – иктисадый сөрешләр (культурно-экономические процессы) нигезендә IV – III меңъеллыкларда Евразия далаларында һәм бигрәк тә Идел – Уралда курган археологик культурасы барлыкка килә. Аның «тумыш» урыны Идел – Җаек (Волго-Урал) аралыгында була. Ул вакытта яшәгән кешеләр европеоидлар булып, араларында монголоид (лапоноид) билгеләре чагылганнары да була. М.Н. Герасимовның объектив тикшеренүләренә нигезләнгән бу ачышлар, шул вакытлардан бүгенге көннәргә кадәр шушы регионнарда яшәгән халыкның (төркиләрнең) антропологик яктан үзгәрмәгәнлеген күрсәткән (Лайпанов К.Т., Мизиев И.М., 1993, 20, 25). Димәк, Идел – Уралда яшәгән халыклар – автохтоннар, беркем – беркаян күченеп килмәгән, һәм бу 5-6 мең ел дәвамында шулай бара. Бу тезисны башка сеңдереп куярга кирәк. Дөресрәге, күчеп килгән кабиләләр булган, мәсәлән булгарлар, кыпчаклар һәм башкалар, ләкин алар шунда электән яшәгән кавемнәр тарафыннан ассимиляцияләнә, ягъни, телләре үзгәреп, безнең ата-бабаларыбыз составына күчерелә килгәннәр (автор). Әлбәттә, бу татарларга шул тирәләрдә яшәгән барча халыклардан да бигрәк кагыла, чөнки алар элек тә шул җирләрнең хуҗасы булганнар, хәзер дә төшеп калганнардан түгелләр. Ә тарихи китапларда күп мәртәбәләр телгә алынган байтак кавемнәрнең хәзер исеме генә калган.

    Идел - Урал зонасы өчен Ананьино археологик культурасын өйрәнү нәтиҗәләре дә бик мөһим. Әлеге тимер гасырына (Железный век) нисбәтле археологик культура Кама, Урта Идел, Вятка һәм Агыйдел бассейннарында таралган була. Бу культура кабиләләре җир эшкәртү, терлекчелек, сунарчылык (охота) һәм балыкчылык, металл эшкәртү (бронза, тимер) белән шөгыльләнгәннәр (БСЭ, III изд., т. 1, 572). Ананьино культурасы кабиләләрен, гадәттә, финно – угорларга нисбәтлиләр (относят). Ләкин аларның киң таралган зоналары үз эчләренә төркиләрне һәм финно – угорларны керткән скифларның яшәү зонасы һәм вакыты белән туры килә. Урал һәм Идел буе бу вакытта суар һәм аслар, көньяктан күчкән саклар белән тулган була. Ә саклар – шул ук скифларның икенче төрле әйтелеше генә бит (бәлки, «скиф» «сак» атамасы өчен экзоэтноним булып хезмәт иткәндер, ягъни, саклар скифлар составына кергән бер кавем булгандыр, автор).

    Яңа эраның IV – VII гасырларында Кама һәм Идел буйларын «Имән кискә» археологик культура кабиләләре биләгән. Әлбәттә, традицион тарих даирәләре, төркиләр бу урыннарга IV-VII гасырларда гына килгәннәр, һәм алар күчмәләр булган дип, боларны төркиләргә «бирми» һәм үз сүзләрен исбат итү өчен тагын тарихны үзгәртергә маташа.

    Әлбәттә, күчмәлек борынгы төркиләрнең тормыш рәвеше булган, ләкин булгарлар һәм татарларның бер өлеше кебек җир эшкәртүчеләребез дә булган бит әле. Һәм болары белән тегеләренең контактыннан хәзерге заман татарлары килеп чыкмаган, дип кем әйтә ала? Җитмәсә, күчмәлек далада яшәгән халыкларга хас, ул шундагы яшәү технологиясы. Ә Урта Иделдә һәм Уралдагы урман – далаларда күчмәлек була алганмы соң?

    Татар тарихын Ауропа һәм Русия тарихчылары һуннар (гуннар) һәм монголлар белән дә бәйлиләр. Янәсе, татарларның ата-бабалары һуннар кайдадыр ерак көнчыгышта монголлар һәм кытай халыклары белән бергә яшәгән һәм берничә дистә төрле кавемнәрдән торганнар. Һуннар соңрак дистәләгән ханлыкларга бүлгәләнгән һәм шуларның берсе татарлар кавеме булган. Ләкин бу тарихны укыган кеше шуны уйламый, йөзләрчә-меңнәрчә еллар Ерак Көнчыгыштагы тулысынча монголоид расасына керүче халыклар белән бәйләнештә көн күрүче татарлар үзләре дә шундый ук булырга тиешләр иде. Ләкин без татарларның башлыча европеоид икәнлекләрен күрәбез. Шуңа күрә, әлеге очы-очка ялганмый торган тарихи уйдырмаларны ничектер төзәтер өчен, хәзерге татарлар болгарлар нәселе дигән теория уйлап чыгарылган, дип фараз итәргә була. Нигәдер, мондый уйны без исәпкә бөтенләй алмыйбыз. Ә бит әлеге фикер татарның рәсми (официаль) тарихын шундук юкка чыгара башлый. Безнең фикеребезчә, татарлар чыннан да гуннарның да нәселе, ләкин ерак Көнчыгыштагы түгел, ә Уралдагы гуннарныкы.

    Бу турыда күренекле тарихчы галимебез Һади Атласи да менә ничек язган: «Азиянең шималь(төньяк) һәм гареб(көнбатыш) тарафлары бик борынгы заманнан бирле төрки-татар кабиләләре урнашкан җирләр була. Төркиләр тарих галәменә миладидан элек ике мең елдан артык пәйда булып, иң атаклы халыклар илә токыныша һәм катнаша башлаганнар. Болар Тын океан илә Урал таулары, Төньяк котып океаны илә Хәзәр (Каспий) диңгезе араларында булган киң җирләрдә тереклек итеп, кайчагында олуг дәүләтләр тәшкил иткәннәр... Борынгы Юнан(грек) галимнәренең китапларында скиф исеме илә зикер ителгән халыклар әнә шул төркиләрдер... Борынгы юнан галимнәре Скифия елгаларыннан Ра (Волга) илә Укса (Сырдәрья) елгаларын санадыклары кеби, Җаек илә Парапамис (Обь) елгаларын да санаганнар»(Һ.Атласи. «Себер тарихы»).

    Шушы уңайдан күренекле тарихчыбыз Фәүзия Бәйрәмова язмаларыннан бер өзек китерергә дә кирәктер: аның язуынча,« Моннан 2 мең еллар элек бу якларда яшәүчеләрне (Урал төбәге турында сүз бара, автор) Азия скифлары, дип йөрткәннәр, борынгы грек галиме Птоломей аларны «...Шәркара (Идел) елгасының аргы ягыннан башлап Монголия, Тибет, Кытайга... чаклы җирләрдә» яшиләр, дип язган. Хәзер Пермь татарлары яшәгән бу территорияләр дә заманында Скифия, Туран Иле, Тартария дип аталган... (Ф.Бәйрәмова. Пермь татарларының борынгы тарихы һәм бүгенге тормышы. 2008 ел).» Әйтеп китик, Красноуфимск тирәсендәге татарлар (дүрт өлкәгә керәләр) Пермь яки Кунгур (күңгер) татарлары дип әйтеләләр дә инде.

    Бу якларның сөйләшен һәм милли мәдәниятен махсус өйрәнгән галимә Флера ханым Баязитова Урал төбәген татарларның төп нигезе, дип атый. Урыс галиме А.А.Дмитриевның 1896 елда Пермьдә басылып чыккан «Исторический очерк Пермского края» китабына нигезләнеп, ул: «Кайбер тарихчылар күрсәтүенчә, Уралда Краскоуфимск тирәләрендә электән үк Идел болгарларының биләмәләре булган, ягъни бу җирләрдә татарларның борынгы бабалары яшәгән, - дип яза. – Урал төбәгенә татарлар Казан ханлыгы җимерелгәннән соң да күпләп күчеп утыра башлаганнар.» (Ф.С.Баязитова. Урта Урал (Свердловск өлкәсе) татарлары. – Казан, 2002, 3 бит.)

    VII-VIII гасырларда Идел буена Кара һәм Азов диңгезе якларыннан төрки телле болгарлар күчеп килгән. Болгарлар башта урындагы татар һәм угро-финн халыкларын буйсындыргач, Идел-Кама буендагы дәүләт Болгария (Дунай буендагы Болгария белән бутамас өчен, галимнәр мондагысын Булгария дип атарга булганнар) дип атала башлаган. Берничә йөз елларча тарих казанында кайнаганнан соң, әлеге халыклар татар халкы булып оешканнар.

    Күренекле галимнәребез булган ике авторның сүзләрен дә китерү кирәктер: «...Болгар чорында ук, Урта Идел һәм Түбән Кама тирәләрендә укмашып, үз дәүләтләренең нигезен корган борынгы бабаларыбыз өчен Урал төбәкләре дә беркайчан да чит булмаган. Күп кенә тарихчыларның әйтүенә караганда, Урал итәкләре бик борынгы заманнардан ук татарларның изге Ватаны булып саналган...» (Г.Ф.Юсупова, Ф.Ю.Юсупов. Красноуфим татарлары, тарих, тел, фольклор. – Казан, 2004, 4 бит.).

    Тагын бер дан казанган тарихчыбыз әйтүенчә, безнең ерак ата- бабаларыбызның Урал тауларында һәм шул исәптән хәзерге Пермь төбәгендә V гасырга чаклы ук атаклы төрки-һун җитәкчесе Атилланың улы Диккизнең патшалык итүе дә билгеле, бу турыда тарих фәннәре докторы күренекле галимебез Әзһәр Мөхәммәди менә нәрсә язып калдырган:

    « Һуннарның атаклы падишаһы Атилла үлгәннән соң уртанчы улы Диккиз һәм кече улы Ирнәк көнчыгышка – төп һун җирләренә китеп баралар. Диккизнең чынлап та искил (шулар ук чигил, эскальба дип тә әйтелгәннәр – болар борынгы татарлар, түбәндәрәк карагыз. И.Хуҗин), суар һәм болгар кабиләләре белән идарә итүен заманында Пермь губернасы Чардын өязе Керче авылы янында табылган алтын йөгертелгән көмеш савытның арткы ягындагы язу дәлилли. Аның эчтәлеге: «Әгәр кинг (король) данлы Диккиз кылычласа, сак бул, гүр тәңресенә юлыкма!» – дигән җөмләдән гыйбарәт. Савытның уң ягында кабан дуңгызын кылычлаган патша рәсеме төшерелгән. Аның башына тәкә мөгезе рәвешендә эшләнгән таҗ, ә таҗ өстендә кояш сурәте тора.» (Ә.Мөхәммәди. «Һуннар һәм туран язмалары). Күрәбез ки, тарихларда атаклы булган һуннарның төп җирләре – безнең җирләр булган. Ягъни, һуннар, димәк искилләр, шулар ук ичкилләр, ягъни, ички татарлар - искильда, эскальба, ясколба (хәзер дә Тюмень өлкәсендә яшиләр) – татарларның борынгы ата-бабалары, ә элегрәк хәзерге Свердловск өлкәсенең төньягында, Тура елгасы буйларында да яшәгәннәр. Димәк, борынгы скифларның төрлечә аталган татар токымнары бөтен Уралга һәм Себергә дә җәелгән. Аларның төп өлеше Идел буенда Татарстандадыр дип әйтергә була, чөнки әле VIII-IX гасырларда эсегел-эскел-ичкилләрнең болгарларга каршы булган көрәштә өстенлекне алулары, ә болгарларның төп өлеше Көнчыгыш Европага күченүләре билгеле. Шуннан соң Идел буенда инде татар теле төп тел булып калгандыр, дип әйтергә нигез бар (Илдус Хуҗа»Татар тарихы. Альтернатив караш. 2015 ел).

    «...Шулай ук бу якларда моннан 3, хәтта 5 мең элек яшәгән кешеләрнең шәһәрлек урыннары табылган, ни хикмәт, монда хәзер дә татарлар яшәп ята! Әйтик, Ирән буйларыннан иллеләп шәһәр һәм авыл урыннары табылган, Тол буенда 3 мең еллык Барда шәһәрлекләре, кимендә 1,5 мең еллык Аклыш шәһәрлекләре, 2 мең еллык Үдик, Искир авыллары урыннары – болар барысы да татар исемен йөртә һәм монда бүген дә татарлар яши бит!

    Соңрак, мең еллар элек, Урта Уралда яшәгән татарлар берничә төркем булган: ногай татарлары, мишәрләр, кунгур татарлары, ички (ичкин, ягъни, искил – эсегел - эскалба) татарлар, өске бисерть татарлары, өфе татарлары, гәйнә татарлары һ.б.

    Безнең булачак Гәйнә иленең үзәгендә, Тол елгасы бассейнында (Барда, Үдик, Әрҗән шәһәрлекләрендә, Чувашай һ.б. авыллар урыннарында) яшәгән татарлар берлеге иң зурлардан саналган. Аның үзәге булган Оса шәһәрлегендә бик күп янган бодай калдыклары табылган. Аның 72,5 проценты бодай, 27,5 проценты арпа. Иген чәчү өчен җир китмән белән эшкәртелгән, уру өчен урак кулланылган. Болар – Уралда игенчелек турында иң борынгы мәгълүматлар.»( Әмир Фатыйхов.» Гәйнә иле. –Барда»,1995)

    Тагын бер зур төркем татарлар – кунгур татарлары (В.В.Соколов һәм Е.Н.Шумилов буенча). Алар әле бу җирләр (Сылва елгасы бассейны) Алтын Урдага кергән чакларда ук шул тирәләрдә укмашып яшәгән булганнар. Соңрак якын тирәдәге 5-6 районга таралганнар. Бу кунгур татарларын күп вакытта пермь татарлары дип тә йөртәләр (Д. Исхаков «Пермь татарлары»). Ул төркем вәкилләре Пермь (унбер районда) һәм өлешчә Свердловск өлкәләрендә яшиләр (соңгы өлкәнең чиктәш районнары-Красноуфимск, Әртә, Әчит, Түбән Сәрге), һәм шулай ук Башкортостанның дүрт районында һәм Чиләбе өлкәсенең Нязепетровский районында Ә революциягә кадәрге административ-төбәк бүленеше буенча пермь татарлары Пермь губернасының 4 өязе (Пермь, Оса, Күңгер һәм Красноуфим) составына кергәннәр. Ләкин, пермь татарлары турында сөйләшкәндә, аларның күршеләре булган (кайбер очракта бер үк авылларда яшәгән) «башкорт» дип аталган төркем вәкилләрен дә читтә калдырырга ярамый. Беренчедән, аларның шактый өлеше башкорт дип элекке вакытларда гына аталып йөреп, хәзер үзләрен татар дип исәпли. Икенчедән, паспорты буенча «башкорт» дип язылганнары да (алар Пермь өлкәсенең Барда районында тупланган) татарлардан телләре, культура-көнкүрешләре белән һич тә аерылмыйлар. Шуңа күрә бу якларда яшәүче милләттәшләребез паспорт буенча билгеләнгән «миллилек» (национальность) турында әллә ни уйлап тормыйлар, элек-электән кыз биреп, кыз алышып яшәгәннәр һәм сөйләшкәндә бер-берсен аерым халыкка бүлеп түгел, ә ике «якка» бүлеп кенә сөйләшәләр («Барда яисә Гәйнә ягы» һәм «Күңгер ягы» дип).

    Башкортлар турында әле 10 гасырда Болгар иленә килгән гарәп илчелегенең сәркатибе Ибн Фазлан язып калдырган. Ул аларны Җаек елгасының башланган урыннарында күргән. Марсель Әхмәтҗанов фикере буенча, алар IX гасыр тирәсендә бу урынга Иртыш буеннан күчеп килгәннәр. Һәм алар ул вакытта әле венгр теленә охшаган угро-фин телендә сөйләшкәннәр. Хәзерге башкорт телендә сөйләшү аларның татарлашуы гына булган ( М. Әхмәтҗанов «Нугай урдасы»).

    Урта гасырларда шулай ук татарлашкан һәм шулай ук Иртыш буеннан күчеп килгән тагын бер иштәкләр төркеме төньяк тарафында Каманың урта агымында яшәгән. Әлеге иштәкләрне тарихта остяклар дип язганнар. Алар татарлар белән бер авылларда яшәп, алардан аз аерылып торганнар. Тора-бара алар да татарлашкан. Бу урыннар хәзер Пермь өлкәсенә керәләр. Җаек елгасы буендагы башкортлар белән Кама елгасындагы иштәкләрдә (остякларда) нинди охшашлык бар соң? Эш шунда ки, алар элек Иртыш буенда бергәрәк яшәгәннәр һәм угро-фин телендә сөйләшкәннәр. Ләкин тегеләре дә болары да төрле вакытта һәм төрле төрки кабиләләре арасында татарлашканга күрә, хәзерге Башкортостанда яшәгән башкортларның теле белән Пермь краеның Кунгур, Барда тирәләрендәге татарларның (элекке иштәкләр-остякларның) телләре нык аерыла. Дөресен әйткәндә, соңгыларының бик азы гына үзләрен башкортларга (иштәк-остякларга) нисбәтли.

    Әлеге остяклар турысында икенче версия дә бар. М.Зәкиев язуынча, остяклар бөтенләй Иртыш буеннан күчеп килгән халык түгел, ә болгарлар вакытында ук һәм алар белән бергә яки алдарак көньяк тарафыннан Идел буена һәм Урта Уралга килеп эләккән кавем. Ни өчен соң аларның бер өлешен башкорт дип атый башлаганнар? Чөнки 17 нчы гасырның азагында рус хакимияте тарафыннын Уфа өязе (уезд) оештырылгач, шул тирәләрдә яшәгән бар халык, татармы ул, остякмы, барысы да башкорт дип язылган. Менә кайдан килеп чыккан Барда, Красноуфимск тирәләрендәге башкорт телен белмәгән башкортлар (монысы беренче сәбәп). Бу турыда тагын бер галимнең сүзен китерергә була: : «Уфа өязенең көнбатыш һәм төньяк өлешләрендә яшәүче чувашлар, татарлар һәм марилар XVII гасырда башкорт дип аталып йөртелә башлый» (Рахматуллин У. X. Крестъянское заселение Башкирии в XVII—начале XVIII вв.).

    Иштәк-башкортларның бер өлешенә (Илдус Хуҗа «Татар тарихы. Альтернатив караш» һәм башка авторлар) 10 нчы гасырда, искил-ичкил-татарлар белән низагка керү аркасында, Көнчыгыш Европага күченеп китәргә туры килгән, һәм алар анда мадьяр (мажар, бажгард) халкы исемен алып, хәзерге Венгрия дәүләтен төзүдә катнашканнар. Димәк алар элек Идел-Уралда венгр теленә охшаш телдә сөйләшкән булганнардыр. Алардан калган урынга килеп утырган төрле халыклар шулай ук башкорт, дип атала башлаганнар, ә соңрак татарлашканнар. (М.Әхмәтҗанов «Нугай урдасы»).

    Өстә әйтеп киткәнебезчә, Идел буен, Көньяк һәм Урта Уралны тулысынча биләгән төп татар халкы (алар борынгы Уралдагы татарлар һәм кыпчаклар кушылуыннан барлыкка килгән): кыпчак, мең, катай, табын, каңлы, коңгырат, күңгер, сөн, тугыз, угыз, найман, гәрәйләр, катайлар, дуваннар, боркытлар, юрматылар, бөрҗәннәр, кирәетләр һәм башка кабиләләрдән торган (М.Әхмәтҗанов.»Нугай урдасы»2002 ел). Шулардан бөрҗәннәр, гәрәйләр, боркытлар, коңгыратлар, табыннар, меңнәр Красноуфимск төбәге тирәләрендә дә урнашкан. Шунсын әйтеп китик, боларның күбесен башкорт галимнәре башкорт халыкларының ата-бабалары, дип исәплиләр һәм, шуларны кертеп, башкорт шәҗәрәләрен төзиләр. Ләкин да шул ук шәҗәрәләрне татар галимнәре (мәсәлән М.Әхмәтҗанов һ.б.) татар халкына нисбәтли. Һәм моның белән килешмичә булмый. Ни өчен? Өстә әйтелгән кабиләләрнең байтагысын башкорт галимнәре Красноуфимск тирәсендәге татар авылларындагы башкортларга кертәләр (редактор Ф.Х.Гарипова «Кошсо, Сызги, Упей» 2016 ел). Һәм әлеге кланнарның татар-монгол гаскәрләре сафында сугышларда катнашканлыкларын әйтәләр. Моның дөрес булуы да мөмкин, чыннан да М.Әхмәтҗановның өстәрәк китерелгән татар кланнарының әле Бату һәм башка татар ханнар гаскәрендә зур роль уйнаганлыгы әйтелгән (Д.М.Исхаков, И.Л.Измайлов «Этнополитическая история татар» 2007 ел). Бу турыда башка авторлар да язып калдырган. Ләкин бит Бату чирүләре татар-монголлардан торган, ә безнеңчә, татарлардан (Илдус Хуҗа «Татар тарихы. Альтернатив караш»). Башкорт галимнәре исә кошчы, сызгы, упей кабиләләрен һәм башкаларны башкортлар дип исбатларга тырыша. Күрәбез ки, монда ике ялган: башта XIII-XVI гасырларда әлеге кланнар татар булып Азия һәм Европаны яулап йөргәннәр, урысларны буйсындырганнар. Икенчедән, хәзерге заманда шул ук кланнар инде башкорт дип атала башлаганнар, сугышудан туктаганнар һәм шуннан соң нугай (мангыт) татарлары составында Урал тауларына килеп урнашканнар (XV-XVI гасырларда), ләкин нигәдер үз телләрен онытканнар, татар булып киткәннәр (болар инде безнең ата-бабаларыбыз). Кайда соң монда борынгы заманнардан бирле Уралда яшәгән башкортлар? Алар бит меңнәрчә еллар элек Алтай, Урта Азия, Иртыш буе тирәләрендә яшәп, Урал ягына Бату татарлары белән бергә генә күчеп килгән булганнар.

    Әгәр мәктәпләрдә укыта торган башкорт халкы тарихын карасак, анда татар-монголларның башкортларны басып алулары, урысларны изгән кебек аларны да күп еллар дәвамында изүләре турында язылган. Баксаң, алар татарлар белән бергә булганнар икән. Ягъни, шул ук татарлар.

    Бу фактларны юкка чыгару мөмкин булмагач, хәзерге заман башкорт авторлары татар-башкорт мөнәсәбәтләренең яңа концепциясен уйлап чыгару юлына бастылар. Имеш, XX гасырның 20 нче елларына кадәр Идел-Уралда бердәм «төрки әдәби тел» гамәлдә булган. Ләкин нәкъ шул елларда әлеге халык һәм аның теле властьлар тарафыннан татар һәм башкорт телләренә бүленгән. Алар Башкорт һәм Татар республикаларының дәүләт теле булып калганнар. Әмма татарларның теле иске стандартларга мөмкин кадәр якынлаштырылган. Ә башкорт теле итеп бөтенләй башка тел - бөтен башкорт диалектлары спектрын үз эченә ала алмаган көньяк-көнчыгыштагы башкортларның диалекты кабул ителгән (« История башкирских родов. Кошсо, Сызги, Упей» Том 18, 2016 год, стр.166). Димәк, без чын башкорт теле дип уйлаган телдә бик аз кеше сөйләшә булып чыга.

    Монда инде бик киң колачлы ялган күренә. Беренчедән, башкортларның патша яки губернаторлар исеменә XVIII-XIX гасырларда язган хатларның, гаризаларның күбесендә ахырда «...ошбу хат татар язуы белән язылды», дигән искәрмә куелган. Димәк, ул вакытларда «бердәм төрки әдәби тел» булмаган гына түгел, башкорт халкының язма теле дә бөтенләй булмаган, һәм ул рәсми мөнәсәбәтләрдә татар телен дә, язуын да кулланырга мәҗбүр булган. Икенчедән, башкортларның өстә әйтелгән төрле диалектларының булмаганлыгы шуннан да күренә, атаклы башкорт этнолог-тарихчысы Р.Г. Кузеев башкорт халкының ике диалекты барлыгын танырга чакыра («Западные башкиры». Автор составитель – А.З.Асфандияров 2001.36 стр.) чөнки әле бу вакытта башкортның бер генә диалекты булган була. Һәм ул башкорт халкының тиз рәвештә ике телле булуын танырга чакыра, югыйсә ди ул, бер теллелек башкорт халкының азаюына һәм аның яшәү чикләре тараюына китерәчәк, дип белдерә. Аңлашыла ки, бу идея кабул ителә, һәм инде башкорт халкының икенче теле итеп татар теле билгеләнә. Ә инде «Кошсы...» дигән китаптагы БАССР ның дәүләт теле итеп ялгыш кабул ителгән диалект турындагы хәбәр нәрсә турында сөйли булып чыга соң? Ул автор БР дагы халыкның күпчелеге сөйләшкән татар теле, «дөрес» башкорт теле буларак Башкортостан дәүләт теле итеп кабул ителү мөмкинлеген аңлата..

    Инде кире борынгырак тарихка күчик. Өстәрәк Идел буенда дәүләт төзегән болгарлар Урта Уралдагы бөтен кабиләләрне үзләренә буйсындырган һәм Болгар дәүләтенә керткәннәр, дидек. Бу дәүләт Иделдән алып хәзерге Красноуфимск каласы тирәләренә кадәр җәелгән булган. Әлеге шәһәр урынындагы авылның элек Болгары дип аталганлыгы хәзер дә билгеле. Андый болгар авылы Пермь краенда да бар. Соңрак, татарлар белән каршылыкка килгән һәм Батый хан гаскәрләреннән качып киткән болгарларның бер өлеше дә Урал тауларына китеп котылган (1236 ел). Алар, үзләре дә төрки телле булу сәбәпле, шундагы татарлар белән кушылганнар. Ә Урал Татария дигән гаять зур ил составына кертелгән, ә халкы бөтен Алтын Урда халыклары белән бергә татарлар исемен алган. Европа карталарында ул ил Татария (Тартария) дип аталган.

    Югарыда әйтелгән сәбәпләр аркасында Урал татарларының теле Казан татарларыныкыннан нык кына аерылган (Ф.Баязитова. Урал татарлары). Ул сөйләштә Алтай, Себер, ногай һәм кырым татарлары йогынтысы сизелә (Д.Рамазанова. Пермь татарлары). Шуңа карамастан, безнең телебез Идел буе татарлары теле кебек үк татар теленең урта диалектына керә.

    Явыз Иван Казанны алгач, Идел буендагы бик күп татарлар тагын Уралга агылган. Ә Казан ханлыгы Иван патша тарафыннан сугышып алынгач, Уралда Нугай урдасы көчәйгән. Казан һәм Себер ханлыкларының Уралдагы башкортлар яшәгән җирләре шушы урдага кергән. Ә халкы өфе һәм нугай татарлары, дип атала башлаган. Нугай татарларыннан калган иң беренче билге – кый дип, кыелдап сөйләшү.

    Нугай ул Алтын Урданың бер өлкәсе белән идарә иткән әмире (хәзергечә-губернатор). Соңрак ул үзенең явын (армиясен) зурайтып, Алтын Урдадан бүленеп чыгу өчен хан гаскәре белән озак сугышлар алып барган.(Әйтеп куйыйк, шундый, Алтын Урданы җимерүче әмирләр тагын булган: ул да булса Мамай һәм Идегәй. Алар булмаган булса, татар иле, бәлки элеккечә зур һәм көчле булыр иде, ә халкыбыз урыска әйләнмәс иде, ә киресенчә, борынгы заманнардагыча, урыслар татарча сөйләшер иде).

    Алтын Урда таркалгач, элекке Нугай идарә иткән җирдәге татарлар да бүленеп чыкканнар һәм үзләрен нугайлар дигән җыелма исем белән атый башлаганнар. 1420-30 нчы елларда алар Идегәйнең улы Нуретдин кул астында булганнар һәм Төньяк Кавказдан алып Көньяк Уралга кадәр булган җирләрдә яшәгәннәр.

    1552 елда Казан ханлыгы, ә 1582 елда Себер татар ханлыгы руслар тарафыннан алынгач, алар арасындагы Урал җирләрен Нугай Урдасы үз кулына төшергән. Ул вакытларда нугай татарларының җирләре Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Пермь өлкәләрен һәм башкортлар яшәгән далаларны да үз эченә алган булган, ә төньякта өстә әйтелгән Кама елгасының урталыгына кадәр сузылган булган.

    Россия патшасы Уралны тиз генә яулый башларга курыккан, чөнки әле ул бу вакытларда Идел буен да буйсындырып бетерә алмаган булган һәм чит илләр белән дә сугышлар алып барган. Шуңа күрә ул Нугай Урдасын дипломатия һәм эчке җимерү ысулларын кулланып бетерергә тырышкан. Моның өчен аңа тагын йөз елга якын вакыт кирәк булган. Бу эштә ул калмыкларны да файдаланган. Берничә сүз бу калмыклар турында да әйтеп китү кирәктер. Монгол теленә якын телдә сөйләшкән бу ойратлар XVI – XVII йөзләрдә Байкал-Алтай тирәләрендә үз җирләрен югалтып, көнбатыш тарафына күчкәннәр. Аларның халык саны зур булган, «70 мең төтен» (төтен-гаилә) саналган. Соңрак Урал тирәләренә күченеп, урыс патшасы котыртуына алданып, Уралдагы татарлар санын киметүдә катнашканнар. Соңрак патша аларны көньякка, Кавказ тирәләрендә татарларга каршы булган яулауда катнашырга җибәрә. Аларга шул тирәләрдәге далада җир дә бирелә.

    Уралны уңайрак юл белән үзенеке итәр өчен, Россия патшасы хәйләкәр юллар сайлаган: ул да булса, халыкны бүлгәләп, бер-бере белән сугыштыру, бетерү. Әле Казан ханлыгын алгач та татарлар урысларга каршы илле елдан артык канлы көрәш алып барганнар. Шул вакытта патша чиновниклары татарларның бер өлешен чуваш, бер өлешен казак, ясаклы һ.б. дип язганнар. Аларның төрлесенә төрле ясак, җир биргәннәр. Кайсын үзләренә дус, ә кайсын дошман итеп билгеләгәннәр. Шулай итеп татарларны бер-бере белән дошманлаштырганнар.

    Уралга килгәч тә, рус губернаторлары үзләренә таяныч эзли башлаганнар. Руслар ягыннан бу эш – татарны бүлгәли башлау булган. Моның өчен башкорт кабиләләре сайлап алынган. Аз гына халыкка зур итеп Уфа өязе ясап бирелгән, руслар татар җиренә Уфа каласын төзегәннәр. Моңа каршы нугай татарлары әмире Ырыс рус патшасына протест хаты язган. Ләкин хатка җавап булмаган (И.Хуҗа. Татар тарихы.Алтернатив караш).

    Өстә әйтелгәнчә, татар һәм остяк кавемнәреннән башкортлар ясала башлаган.Әле аңа кадәр ул җирләрдә Башкортстан дигән ил дә булмаган. Ул бары тик 1920 елда гына республика буларак барлыкка китерелгән, аларга татар галимнәре башкорт теле дигән ясалма әлифба төзеп биргәннәр. Бу телдә элек Җаек елгасы буенда күченеп йөргән, татарга әйләнеп бетә алмый калган башкорт кабиләләре сөйләшкән булган. Ә Уралның башка урыннарында татарның төрле кабиләләре яшәгән. Бу турыда Санкт-Петербургтагы «Вольное Экономическое общество»ның 1803 нче елда чыккан «Хозяйственное описание Пермского края» дигән хезмәтендә менә нәрсә диелә: « Башкиры, живущие в Красноуфимском крае называют себя башкурт, говорят на башкирском диалекте татарского языка и производят свой род от ногайских татар, поколения Тарханова, обитавшего в Болгарской области, которую оставили они, по собственным их преданиям, в исходе 12-го столетия, поселились в Уральских горах...». Без монда әле XIX гасырда да башкорт теленең татар теленең диалекты гына булуын күрәбез (Бу бит Красноуфимск татарларына һәм башкортларына кагылышлы ышанычлы документ, һәм аны Красноуфимск музеенда сорап алып укырга була).

    Россия Уралга килеп кергәндә инде нугайларның, төп өлеше Уралда калып, бер өлеше көньякка күчеп киткән булып, аларның җирләрен руслар ала башлаганнар. Башкортларга җирне күпләп, 50 десятиналап биргәннәр. Аларны хәрби хезмәткә алмаганнар. Элекке монда торган татарлар кыерсытылган халык булып калган. Аларның күбрәге типтәрләр рәтенә кертелә башлаган. Ләкин алар башкортбыз дип язылырга тырышканнар. Иван Грозныйдан качып Уралга килгән татарлар да башкорт булып язылырга омтылганнар (Д.Исхаков). Башкорт булып язылу өчен кешенең җире 50 десятинадан ким булмаска тиеш булган. Шуңа күрә татарлар төрле юллар белән җирләрен арттырырга тырышканнар. Казанның вице-губернаторы Н. Кудрявцев 1719 елда Сенатка язган хатында татарлар, ясаклы башка халыклар салымнарын түләмәс өчен башкортлар­га качалар, дип яза (БДҮДА, 248 ф., 3 тасв., 101 китап, 457 б.). 1730 елда Казан губернаторы А.П.Волынский 20 ел эчендә башкортлар саны 30-35 меңнән 100 меңгә кадәр артты, дип язган. Килүчеләр күбесе Казан, Темников, Сембер (Ульяновск) якларыннан булганнар. Русия хөкүмәте бу Уралга күчкән татарларны кире урыннарына кайтару өчен бик зур көч түгә, ләкин шулай да әлләни уңышларга ирешә алмый. Бу шуның өчен шулай булган, элек Уралда яшәгән татарлар һәм башкортлар качып килгән татарларны кабул иткәннәр һәм аларның серен эзләп килүчеләргә ачмаганнар..

    Шул ук вакытта Уралга руслар да тула. Аларның кайсын властьлар күчерә, күбрәге салымнан качып киләләр. Татарлар белән бергә мари, удмуртлар да күченә. Документлардан күренгәнчә, элекке авылларда татар, мари, чуваш дигән халык яшәмәгән, чөнки аларны өстә әйтелгәнчә милләтләре буенча аермаганнар, ә төрле катлам (сословие) төркемнәргә бүлгәннәр. Мәсәлән, татарны шундый бүленеш буенча атаганнар: казак, типтәр, башкорт, морза, тархан, лашман, мещан, чемоданный, солдат, игенче, зәрәгатьче, йомышлы, керәшен (старокрещенцы), нагайбәк һәм башкалар.Мондый галәмәт муллалар алып барган бала туу таныклыкларында күренә. Моның шулай булуын, мәсәлән, Э. Сәлахованың «Безнең мирас» журналының 2016 елгы 12 санында чыккан, «Метрикада татарның үткәне» дигән язмасында һәм башка чыганакларда күрәбез.Әлбәттә, бер авылда, урынына һәм вакытына карап, әлеге төркемнәрнең дүртесе - бишесе була алган. Мәсәлән, бу юлларның авторының туган авылы Бишавылда гына да башкорт, типтәр, күңгер дигән төркемнәрнең нәселләре яши, ләкин татар дигән төркем булмаган, гәрчә барысы да татарча сөйләшсәләр дә. Эш шунда ки, 1917 елга кадәр Россиядә документларга кешенең милләтен язу бөтенләй булмаган. Халыкны катлам (сословие) буенча атап йөрткәннәр. Мәсәлән, руслар - бояр, дворян, мещан, крестьян, казак һәм башка төркемнәргә бүленгәннәр. Татарлар турында әле генә әйтелде.

    Ләкин авыллардагы бер төркем үз исемендә калган - башкортлар. Өстә әйтелгәнчә, элек Җаек елгасы буенда башкортлар булган бит. Ахрысы, башкорт исеме саклану аларның русларга каршы сугышмаганлыгы өчен булган, диләр башкортлар. Әлбәттә, Казан ханына буйсынган вакытта башкортлар татар ханы фәрманы буенча урысларга каршы сугышканнар. Ләкин соңрак башкортлар Русиягә каршы сугышмаганнар, үзләре теләп кергәннәр, дигән фикер туа, гәрчә бу турыда язылган документ табылмаса да. Шунсы бар, Русия составына кергәч, башкорт төркеменең мәгънәсе алышына, ул инде милләтне генә түгел, социаль төркемне (сословие) күрсәтә торган исем булган. Бу, җирбиләүче (вотчинник) дигән төркем, өстәрәк әйтелгәнчә, башкаларга караганда өстенрәк, дип белдерелгән. Хәзерге башкорт тарихчылары бу фактны яшерәләр, ягъни, башкорт дигән сүз милләтне генә белдерә диләр. Бу язманың авторы фикере шундый: башкорт дигән сүз элек җирбиләүче мәгънәсендә генә йөртелгәндер, чөнки борынгы карталарда башкорт дигән халык күренми, паскатери, бажгард, можар кебегрәк кабиләләр булган. Икенчедән, элек авылларда яшәүче халык турында язганда, башкорт галимнәре һәрвакыт башкорт, типтәр, күңгер турында языла. Күрәбез ки, монда типтәр-милләтне күрсәтми, күңгер-милләт түгел, ә ни өчен соң башкорт милләтне күрсәтергә тиеш? Җитмәсә, барысы да татарча сөйләшәләр. Әле бит татар-башкорт дигән сүз дә актив кулланылышта. Моны бит татардан «ясалган» башкорт дип аңларга була, ә менә башкорт-татар дигән сүз сирәк күренә.

    Ләкин патша хөкүмәте башкортларга юкка ышана. 1709 елдан башлап 1750 елларга кадәр башкортлар татарлар белән бергә Россиягә каршы 5-6 восстание күтәрәләр. Алар моны патша администрациясенең изүенә каршы эшләгәннәр. Аларны бастыру өчен урыс җәза отрядлары Идел-Урал арасындагы татар һәм башкорт авылларының һәрберсен яндырып, халкын җәзалап, малай яшеннән башлап ир-егетләрен үтереп үткәннәр (В.Имамов. «Сәет батыр» романы). Дөресен әйткәндә, нәкъ шул вакытларда урыс татарның котын алган, геннарына кадәр үтеп кергән курку салган. «Әнә урыс килә! Урыска бирәм!»-дип балаларны куркыту, татар исемнәрен, телен «оныту» шуннан калган түгелме соң? Менә шушы вакыйгалардан соң Уралда «мишәр» сословиесе (катламы) барлыкка килгән дә инде (1798-1865 еллар). Чөнки башкортларга (һәм татарларга да) ышанмый башлаган властьлар, Уралны үзләштерү өчен көнбатыш яктан Рязань, Касыйм, Сергач татарларын китереп тагын үзләренә таяныч эшләгәннәр, аларга мишәр дигән кушамат такканнар (В.Имамов). Җитмәсә, бик күп Идел буе мишәрләре урыс патшасы изүеннән һәм чукындыруыннан качып та Уралга һәм Себергә качканнар. Ләкин алар да төп халык белән кушылып, Урал татары булып киткәннәр. Бу уңайдан әйтеп китү кирәктер: мишәр кушаматы тагылган милләттәшләребезне башкорт авторлары күз дә йоммыйча, алар татарлар түгел, һәм хәзер инде башкортка әйләнеп беттеләр диләр. Инде, мишәрләр дигән сүзне очлап кую йөзеннән әйтергә кирәк: мишәр дип әйтелгән милләттәшләребез Идел артыннан Уралга таба XVI гасырда ук күчә башлаган, һәм азлап-азлап соңрак та күчкән. 1920 елда Урта Уралда 166200 мишәр-татар булган («История сел и деревень Башкортостана», Уфа. 1994 г.)

    Инде, кыскача гына да булса да, Уралыбызның тарихын яктыртып киткән галимнәр турында әйтеп үтү зарурдыр (аларның кайберләре текстта да китерелде.. Урал татарлары турында байтак мәгълүмат күренекле этнограф Дамир Исхаков китапларында табарга була. Бу турыда шулай ук Фирдәвес Гарипова, Һади Атласи һәм башка авторлар читләтеп булса да язалар һәм язганнар. Галимә Д. Рамазанованың, Г.Ф.Юсупова, Ф.Ю.Юсуповның Урал татарларына багышланган хезмәте бик кызыклы, файдалы. 2002 елда галимә Флера Баязитованың «Урта Урал татарлары» дигән саллы гына китабы дөнья күрде. Күренекле язучыбыз һәм тарихчыбыз Ф. Бәйрәмова күптән түгел генә «Татар Уралы – минем Уралым « дигән хезмәтен тәмам итте. Шулай ук безнең Урал татар һәм башкортлары турында тарихчылар Р. Г. Кузеев, С. И. Руденко, Н. С. Акимова, С. Н. Шитова, Р. 3. Янгузин, Н. А. Мәҗитов һ. б. хезмәтләрендә мәгълүматлар тупланган. Хәзерге вакытта Уралдагы татар тарихын, топонимнарын өйрәнү өчен дә уңай шартлар туа башлады. 2002 елда Марсель Әхмәтҗановның «Нугай Урдасы», 2013 елда «Татар археографиясе» дигән хезмәтләре дөнья күрде. Бу китапларда бик бай материал табарга була. Рифгать Әхмәтҗановның «Татар теленең тарихи этимологик сүзлеге» дигән китабы да бик файдалы.

    Соңгы еллардагы рус галимнәреннән Урал топонимнары, кыскача тарихы турында иң зур эш башкарган кеше – Урал дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы А.К.Матвеев. Әлеге тема буенча аның берничә китабы чыккан, шуларның иң тулысы – «Географические названия Урала» (соңгы басмасы 1987 елда башкарылган). Пермь өлкәсенә караган тарихи хәбәрләр һәм топонимнар буенча И.Я.Кривощеков һәм А.С.Кривощекова-Гантман хезмәтләре бар. Әйтергә кирәк, рус галимнәренең татар телен белмәве, аларның бар эшен юкка чыгармаса да, ул хезмәтләрнең әһәмиятен киметә.

    Шунсын да әйтеп үтик: Уралның тарихы һәм географик атамалары өстендә бик актив рәвештә башкорт галимнәре эшли (шулардан авторга билгеле булган Ә. Әсфәндияров («Көнбатыш башкортлары» – рус телендә), һәм аларның хезмәтләреннән күп мәгълүмат алырга була. Ләкин, кызганычка каршы, аларның максаты – Уралдагы барлык топонимнарны башкортныкы дип исбат итү. Татарның географик атамаларын гына түгел, аның тарихын да юкка чыгару, татарны Уралда килмешәккә әйләндерү. Бу, Айдар Хәлим, Марсель Әхмәтҗанов, Дамир Исхаков, Дөррия Рамазанова, Фәүзия Бәйрәмова һ.б. татар галимнәре фикере буенча, татар халкы исәбенә ясалма башкортлар санын арттырырга тырышу галәмәте. Ни өчен икәне аңлашыла: Башкортстан республикасында башкортлар халыкның өчтән берен дә тәшкил итмиләр. Ә алар яртысыннан күбрәк булырга тиешләр, юкса республика өлкәгә яки губерниягә әйләндерелергә мөмкин. Шуңа күрә Уралдагы татарларны башкортка әйләндереп шундый зур җинаять ясамый хәлләре юк. Бу эш Башкортостан республикасы оешкан вакытта ук башланган. Ул вакытта элекке Уфа өязе җирләренә өстәп, ошбу республикага байтак кына татар җирләре кертелгән. Башкортостанның көнбатыш тарафындагы бу районнарның татарларын хәзер башкорт итәргә тырышу бара һәм бу инде 70 - 80 еллар буе эшләнеп килә (Д Исхаков буенча). Алай гына да түгел, Свердловск, Пермь һәм башка өлкәдәге татарларны да башкортка әйләндерергә тырышалар.Мәсәлән, Свердловск өлкәсе башкортлары турында бер мисал китерик. Дистә еллар элек бу өлкәдә 180 меңнән артык татар бар иде. Шуннан соң өлкә буенча Уфа галимнәре йөрде һәм уңай гына татарларны (Красноуфимск тирәләрендә) башкорт дип язып китте. Шуннан соң өлкәдә татарлар саны 140 мең тирәсе калды. Кызганычка каршы, мондагы татарларның кайсы-берсе бу җирләр башкорт җирләре, ә безнең ата-бабаларыбыз башкорт булган, дип ышана. Чөнки мондагы хакимиятләр дә шушы ук сафсатаны алга сөрә. Бу исә татарларның үз тарихын белмәвеннән генә килеп чыга.

    1897 нчы елдагы сан алу буенча, мәсәлән, Красноуфимск өязендә 21809 башкорт һәм 14753 татар Һ.б. (Е.Н.Шумилов «Красноуфимский уезд») булган. Ә 1926 нчы елгы сан алудан соң бу өяздә башкорт калмаган, дип әйтерлек. Татарлар саны күпкә арткан. Кая булганнар башкортлар егерме ел эчендә? Татарлар башкортларны татарлаштыру өчен татарлар саны башкортларныкыннан берничә мәртәбә күбрәк булырга тиеш иде. Тел белгечләре бу турыда яхшы белә. Ләкин бит монда нәкъ киресенчә булган. Ә эш шунда: 1917 елның 10 ноябрендәге декреты белән Совет хөкүмәте бөтен төрле катламнарны (сословиеләрне) юкка чыгаргач, башкорт, типтәр, мишәр сословиесенә кергән татарларны кире үзләренең чын милләтенә керткәннәр. Шулай итеп алар яңадан татарга әйләнгән. Бу хәл монда гына түгел, бөтен Башкортостан буенча шулай булган. Бу турыда башкорт галимнәренең »Западные башкиры» (төзүчесе А.З.Әсфәндияров) дигән китабын карау да җитә.

    Красноуфимск өязендәге башкортларның «юкка чыгуы» белән шушы төбәктә танылган краевед (төбәкне өйрәнүче) Л.С.Зеленцов та кызыксынган. Аны якын-тирәдәге җирләрнең башкорт дип аталуы, ә башкортларның үзләренең булмавы аптыраткан. Шушы сорауга җавап эзләп, Л.Зеленцов 1968 елда Әчит районының Гәйнә авылына юнәлгән. Чөнки ул бу авылда берничә башкорт булганлыгын белгән. Аңа бер олы кешене күрсәткәннәр. «Сез башкортмы? – дип сораган ул әлеге бабайдан.». «Юк,-дигән тегесе.- Минем бабам, әтием башкорт булганнар, чөнки аларның байтак кына җирләре булган. Ә минем җирем юк бит, мин нинди башкорт булыйм ди!»- дип җавап биргән ул... (Красноуфимск музее. Ф.105, ед.хр. 78)

    Ревизская сказкалар буенча күп кенә татар авылларының халкы башкорт дип күрсәтелгән. Башкорт галимнәре әлеге башкортларның татар булганлыгын «белмичә» кылана. Ә нигә соң ул башкортлар күпчелек була торып татарга әйләнгәннәр? Димәк, алар, булсалар да бик аз булганнар. Бу турыда М.Әхмәтҗанов сүзләре китерелә:

    «...Телевидениедә, радиода, матбугатта, хәтта татар телле газетларда Башкортстандагы татарларга «сез борынгыда башкорт булгансыз, телегезне оныткансыз», дип кабатладылар. Ә бит карасаң, документлар бөтенләй башканы сөйли. Мәсәлән, 1761 елгы «Ревизская сказка» документы бар. Анда Казан белән Уфа арасындагы чама белән ике меңләп авылның исеме язылган. Шушы Казан белән Уфа арасында җиде генә башкорт авылы бар. 900ләп татар авылы, 360ка якын мари авылы, 60 тирәсе удмурт, 20ләп чуваш авылы күрсәтелә. Бер мордва авылы, бер мишәр авылы да бар. Ул документ минем кулымда.

    Аннан соң ул вакытта бу җирләрдә «башкорт» дигән сүз була да алмый. Уралның көнбатышындагы җирләр барысы да әүвәлге Ногай Урдасы, аннан да элек Алтын Урда, аңа кадәр Болгар дәүләтенең җирләре була. Анда башкортлар турында сүз бармый.

    Башкортлар турында асыл хәбәрләр 1552 елда барлыкка килә. Курбский әйтүенчә, Каманың югары ягында Чердынь тирәсендә «Башкирская земля» дигән бер җир була. Ул җир Казан ханлыгына буйсынган. Ул җир өчен 1467нче елларда Ибраһим хан сугышлар алып барган. Казан урыслар тарафыннан алынгач, Ногай Урдасы хакимнәре шул җиргә яңадан дәгъва белдерәләр. Шуңа чыдый алмый, башкортлар Мәскәүгә үз теләкләре белән кушылырга баралар. XVII гасыр ахырына башкортларның 888 йорт була. 1626 елда башкортларның саны 5000 кеше дип саналган. Болар хакында 1916 елда Уфада чыккан «Башкиры» дигән китапта урыс этнографы яза.

    Ногай Урдасы 1620 елларга кадәр башкортларны бу якка кертми. Чөнки үзенең куәте була. Шушы елларда Оренбур янында Сакмар елгасы тирәсендә Ногай Урдасы татарлары арасында каты сугышлар була. Шунда татарлар бик күп кырыла. Ногай Урдасы территориясе яклаучысыз йомшап кала. Аларның бер өлеше Казакъстан ягына китә, бер өлеше Кырымга күчә, шулай таралалар.

    Шулай итеп, Ногай Урдасыннан бушап калган җирләрне үзләштерү өчен Мәскәү хөкүмәте, урыс воеводалары килә, алар теге 888 йорттагы башкорт гаиләләренә «верные башкирцы» дип бу җирләрне бүлеп бирә башлый. Боларны күреп, калган татарлар да ярлыклар алып, җир ала. Ул сословиегә керү була инде. Аның баштарак этник мәгънәсе булса да соңга таба калмый.

    Башкорт галимнаренең кәрт колодасындагы иң төп козырь инде бу әлбәттә. Анда чынлап та татар авылларының бер өлеше халкы "башкирцы", "башкиры из мишар", "башкиры из тептяр", "башкиры из черемис" дип теркәлгән. Шуны күрсәтеп авызны ябарга күнегеп беттеләр. Тирәнгәрәк керергә яратмаган кешене ышандырып уңай гына үз якларына аударалар инде...Әммә тирәнгә кермичә генә Мәскәүдә сакланучы I-III Ревизия материалларын карау белән бу "докозательстволар" шик астына алына башлый. "Башкирцы" дип язылган авыллар Мәскәүдәгеләрендә акка кара белән "татары" һәм "черемисы" дип язылган. Напольон гаскәрләре Руссиягә басып кергәч "башкорт сословие" вәкилләре күп дип уйлап, алардан 25 полк гаскәр җыярга боерык килә. Ләкин аз санлы вотчинник-башкортлар саны бу тиклем гаскәр җыярлык булмагач властьлар типтәр, мишәр, төмән, алатыр кебек татар авыллары халыкларына "башкортлыкка" күчәргә рөхсәт иткән. Чөнки татар өчен бу бик отышлы нәрсә булган. "Башкорт" сословиесында торсаң син димәк көчләп чукындырылмыйсың, налогны да күмәкләп җәмгыять белән түлисең, иң мөһиме - җир хуҗасы булып китәсең дигән сүз. Шуның өчен дә бу процесс массовый төстә барган. Мисалга татар телле Елан волостында гына 40 авыл татарларының "башкорт" булып язылуы рәсми документларда, Волконскийларның перепискаларында теркәлеп калган... Инде татар телле "җир башкортлары"ның төп ядросына килгәндә XIX гасырда урыс краеведы Кудрявцев дигән кеше "урман башкортлары (Агиделнең уң ягы Аскын, Борай, Балтач, Мишкә, Янаул, Тәтешле, Краснокама районнары халкы) үзләрен бүген дә "болгарлар" дип йөртәләр!" дип язып калдырган. Ә болгарлар казан татарларының турыдан туры бабалары. Тагы да чокынганда "җир башкортларының" икенче өлеше Нугай Урдасыннан җирләрен югалтып килгән "нугай татарлары" булып чыкканы беленә. Казан галимнәреннән Д.Рамазанованың "Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии" дигән китабында да күп "башкорт" авылларының казан татарларыннан формалашканы күренә. («Азатлык «. «Татар милләте чүп савыты түгел.05.08.2010»).»

    Без монда галим Марсель Әхмәтҗановның документлар ярдәмендә расланган хәбәрләрен күрәбез. Анда чыннан да Башкортостан хакимнәренең татар җирбиләүчеләрен башкорт дип язып, кәгаздә генә булса да башкортлар санын арттырырга тырышуларын күрәбез. Ләкин эш шунда ки, алар Уралдагы байтак татарны башкорт диалектында сөйләшәләр, дип ышандырырга тырышалар. Чынында башкорт халкының үз дәүләте, картага төшерелгән чикләре булган иле булмаган. Башкорт республикасы 1922 елда оешкан. Башта Мәскәүгә хәзерге Башкортостанның яртысын - көнчыгыш ягын тәшкил иткән җирләрнең картасын илтеп биргәннәр. Анда Уфа каласы да кермәгән булган, чөнки ул татар җирләрендә булган. Ул тирәләрнең татарлары тавыш күтәргәч, советлар хөкүмәте референдум үткәреп, сезне кайда телисез, шунда кертербез дип, эшне шул килеш калдырганнар. Шулай итеп, совет хөкүмәте киләчәктә башкорт һәм татар халыкларының дуслыгы булмасын, алар үз мәнфәгатьләрен таләп итеп берләшә алмасын өчен, шушындый ызгыш оештырып калдырганнар.

    Хөрмәтле укучы! Татарлар үз вакытында Иртыштан алып, Карпат тауларынача, Урта Уралдан Каспий һәм Кара диңгезгәчә җирләрне биләгән халык. Алар хәзер дә Россиянең бөтен өлкәләрендә, Кытайдан башлап Румынияга чаклы булган бөтен чит илләрдә яшиләр. Хәтта Афганстанда да 500000 мең татар яшәгәнлеге ачыкланды (К.Татар. IV съезд ВКТ). Ә Индостанда Пакистанда, Иранда яшәүче татарларның саны ачыкланмаган да әле. Урал да аларның үз җирләре. Моны исбат итү бик җиңел: Уралдагы һәм тагын дистәләгән өлкәдәге елгалар, күлләр, районнар һәм авыллар күрсәтелгән нинди генә картаны алсаң да, татар телендә булган исемнәр ярылып ята. Алар әллә ничә йөз еллар элек бирелгән атамалар һәм безнең тарихыбыз турында кычкырып торалар.


    03.06.2017 Илдус Хуҗин




    Ильдус Хузин
    .
  • Ильдус Хузин:
  • Егетнең кайтуы (хыялый бәян)
  • Ева – тор юлында (маҗаралы бәян)
  • Өченче орден (хыялый бәян)
  • Аю (хикәя)
  • Челпәрәмә килгән еллар (хыялый хикәя)
  • Кремльдә ыгы–зыгы (хыялый хикәя)
  • Яңа робинзоннар (яшүсмерләр өчен хыялый маҗаралы бәян)
  • Кызыл тәнлеләр юлбашчысы (хыялый бәян)
  • Топонимнар (Урта Уралдагы географик атамалар)
  • Җен түгәрәге (хикәя)
  • Татарның чын тарихы (Подлинная история татар)
  • Ведьмин круг (рассказ)
  • Прощание с Топтыгиным (рассказ)
  • Бишавылда күңелле кич (пьеса)
  • Урал татарлары (тарихи язмалар)
  • Урта Уралдагы татар атамалары (тарихи язмалар)




  • ← назад   ↑ наверх