• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ильдус Хузин

    Бишавылда күңелле кич

    (пьеса)

    («Аулак өй» )

    ( Бишавыл кешеләренең исемнәре үзгәртелгән)


    Катнашалар:


    Мәфтуха – 70-80 яшьләрдәге әби, йорт хуҗасы

    Исхак – аның оныгы, 17-18 яшьләрдәге егет.

    Авыл яшьләре:

    Мөҗип

    Гаптеләүәл – сугышта катнашып кайткан егет

    Дания

    Мәрфуга

    Салиха

    Гали


    Вакыйга безнең әби – бабаларыбызның яшь

    чакларында Бишавыл авылында бара.

    Авыл кешеләренең исемнәре үзгәртелгән


    Б е р е н ч е к ү р е н е ш


    Гади авыл өе эче. Ишектән кергән җирдә киң такта сәке. Стена буйлап озын һәм тар буй сәке. Түрдә агач карават. Аның өстенә төрле зурлыктагы бизәкле мендәрләр өеп куелган. Шунда ук читләре чуклы ашъяулык ябылган өстәл. Идәндә зур сандык. Кулдан эшләнгән агач шкаф. Аш миче. Ишек төбендәрәк ләгән һәм аның янында җиз комган. Ишек башында шамаил. Түшәмгә эленгән керосин лампасы яна. Өстәлдә чәй эчү өчен савыт – саба әзер тора. Өй челтәрле кашагалар, каюлы тастымаллар белән бизәлгән. Сәкеләрдә һәм идәндә сугылган паласлар.


    Пәрдә ачылганда яшьләр гадәттәге уеннарын башлап торалар. Мөҗип эшләпә тотып иптәшләреннән көзге, йөзек, кулъяулык шикелле әйберләр җыя. Бер читтәрәк күзенә яулык бәйләнгән Исхак урнашкан. Мөҗип урынына барып утыра.

    М ә р ф у г а. Инде берәр уен уйнап алырга кирәк. Әйдәгез каеш бәрешәбез!

    Г а л и. Туйдырда инде шул каешыгыз. Әйдәгез шешә тәгәрәтешеп...

    Д а н и я. Кирәкми, син мутлашасың! Йөзек салып уйныйк!

    Г а п т е л ә ү ә л. Өеңә кайт та, әбиең белән йөзек салыш. Мөҗип әйбер җыеп алды бит инде, шунсын уйныйк!

    И с х а к. Әйе-әйе! Җәза бирәбез. Башлыйбызмы инде, наканис!

    М ө җ и п. (Эшләпә эченнән алган беләзекне күрсәтеп) Бу кешегә нинди җәза бирәбез?

    Мәрфуга үзенең әйберен танып кычкырып җибәрер чакта

    авызын кулы белән каплап тыелып кала.

    И с х а к. (Мәрфуга ягына бармак янап) Бумы? Бу чибәрне җырлатыйк әле.

    М ә р ф у г а. И- и - и! Исхак! Нигә мине алай итәсең инде! Мин җырлый белмим ич!

    И с х а к. Ярый, ярый! Кыланма, Мәрфуга! Җырчы икәнеңне беләбез бит.

    С а л и х а. Дөрес, дөрес! Җырласын әйдә.

    Д а н и я. Мәрфуга, җаныкаем! Күтәр әле бер күңелләрне! Җырлап җибәрче шаян җырларыңны!

    Гаптеләүәл тальян гармуны алып уйный башлый.

    Мәрфуга җырлый.


    Агыйделләрдә бер бака

    Ботын күтәреп ята.

    Шул баканы күрдем исә,

    Көлеп эчләрем ката.


    Әнә килә автамабил

    Төягәннәр тал чыбык.

    Күренмәсәгез дә карыйм

    Күтәрмәләрдин чыгып.


    Әнә килә автамабил

    Төягәннәр карбызлар.

    (Исхакка суктыра)

    Яулык ябынган егеткә

    Карамыйлар яшь кызлар.


    Уч чабу, көлешү.


    М ә р ф у г а. (Исхакка җиңелчә сугып) Әйдә, капла күзеңне! Нәрсә авызыңны ачып каттың?

    И с х а к. (Яулыгын күзенә төшереп) Әйдәгез, әйдәгез, уенны дәвам итәбез, әйдәгез. Мәрфугага ирек бирсәң, иртәнгә чаклы җырларга әзер ул.

    М ә р ф у г а. Әттәк лә! Үзегез куштыгыз бит җырларга.

    М ө җ и п. (Эшләпә эченнән йөзек чыгара). Ә монсы нишләсен?

    И с х а к (башын боргалап тыңлап тора, кайсының тавышы чыгар икән, янәсе). Монсы биесен әле! (Яулыгын күтәреп куя).

    Гаптеләүәл тальянда уйный. Биергә Дания чыга һәм кызлар

    биюен бии.. Яшьләр уч чабып, такмаклап, аңа ярдәм итешәләр.

    И с х а к (күзенә яулыгын төшерә-төшерә). Шәп биисең, Дания. Мәрфуга мине каптырмаган булса, үзем сиңа өйләнер идем.

    Мәрфуга килеп аның ачык маңгаена чиертә.

    М ә р ф у г а. Менә сиңа! Менә сиңа! Мин сиңа чыгарга вәгъдә иттеммени әле?

    Г а л и. Кара-кара Мәрфуганы, ничек кызарды!

    М ә р ф у г а (Галине куа-куа). Хәзер сиңа да эләгә.

    М ө җ и п (кулъяулык чыгара). Монысын нишләтәбез?

    И с х а к. Пычак чакырсын.(Яулыгын күтәрә). Әһә, Мөҗип, үзеңнең кулъяулыгың бит. Әйдә пычак чакыр!

    Барысы да аптырап калалар.

    Г а л и. Пычак чакыр?

    М ө җ и п. Нинди уен ул? Мин бит белмим андый галәмәтне.

    И с х а к. Хәзер өйрәтермен. Бу бик кызыклы уен, мин аны күптән түгел Гәйнәдә өйрәнеп кайттым.

    Исхак өстәлдән пычак алып, идән уртасына кадап куя.

    Мөҗипне кулыннан тотып, пычактан ике адым җиргә бастыра.

    И с х а к. Тезлән менә шушында. Күзләреңне чытырдатып йом, юкса уенны бозасың.

    Мөҗип тезләнә һәм күзен йома. Исхак мич янына китә.

    Г а л и (Мөҗипкә иелеп карап). Әй! Әй! Күзеңне ачма дип әйттеләрме сиңа? Нигә мутлашасың?

    Исхак бер пар бияләй китерә, аның уч төпләренә корым буялган.

    И с х а к (Мөҗипкә бияләй кидерә). Инде күзеңне ачмыйча гына: «Пычагым кил, пычагым кил!»- дип, битеңне сыйпый-сыйпый кабатла. Күп тә үтмәс, пычагың килә дә башлар.

    М ө җ и п (Күзен ачмыйча гына). Алдашма! Идәнгә кадалган пычак ничек килсен ди!

    С а л и х а! Йә - йә, Мөҗип! Эшлә кушканны! Уен булгач, уен булсын, син мыеклы да без кыеклы мыни?

    М ө җ и п (битен сыйпый-сыйпый). Ярый күңелегез булсын. Пычагым ки- и-ил! Пычагым ки-и-ил! Пычагым ки-и-и-л!

    Мөҗипның корымга буялган йөзен күргәч, яшьләр

    егыла-егыла көләргә тотыналар.

    М ө җ и п. (күзен ачып). Ни булды, нигә кешнисез!?

    Иптәшләре тагын аңа күрсәтә - күрсәтә көлешәләр.

    Мөҗип көзгегә барып карый. Бераздан үзе дә көләргә тотына.

    М ө җ и п. Ну Исхак! Ну дус! Мин кызык итсәм, чыдый кал! Ә сез нигә минем өстән көләсез? Юкка шапырынасыз, туганнар, сезнең дә көлкегә калуыгыз бар.

    Мөҗип ишек катындагы ләгән янына барып битен юа,

    Дания аңа комганнан су салып тора, тастымал тоттыра.

    Көлешү тукталмый.

    М ә р ф у г а (Мөҗип янына килеп). Мөҗип, ә син нигә уенны туктаттың әле? Пычагың кузгала да башламады ич.

    Көлешәләр

    М ө җ и п (битен сөлге белән сөртә-сөртә). Ярый – ярый, Мәрфуга! Көлеп кал җае чыккан чакта. Мә әле сөлгене элеп куй.

    Мәрфуга сөлгене ала.

    М ө җ и п. Ядәч!

    М ә р ф у г а. Ай! Исемдә!

    М ө җ и п. Балакаем! Соң инде «исемдә»не әйтергә! Әйбер тоттырмас борын әйтәләр аны!

    Тагын да көлеш

    М ә р ф у г а. Ай хәчтерүш! (Иптәшләренә) Кичәгенәк әйбер тоттырудан ядәч аерган идек.Тәки отты бит, чукынчык! Әле берсенә дә оттырганым юк иде. Һай җүнсез!


    М ө җ и п. Әйтелгән бит сезгә, егетләр белән ядәч аермаң дип. Әле ярый каюлы кулъяулык кына оттырдың. Әйттем бит мин сиңа: көлмә кешедән, авызың өшегән. Кая, бир минем кулъяулыкны!

    М ә р ф у г а. Иртәгә бирермен, әле эшләнеп бетмәгән.

    М ө җ и п. Юк-юк! Без алай сөйләшмәгән идек. Уенның тәртибен бозасың. Мин оттырган булсам, күз сабынны шундук биргән булыр идем.

    М ә р ф у г а. Күрсәт элек сабыныңны!

    М ө җ и п. Элек от, аннан соң күрерсең. Соңгы кабат сорыйм, кая минем кулъяулык?

    Мәрфуга каелган челтәрле кулъяулык күрсәтә, ләкин

    бирми, яшерә. Мөҗип куып тотып, талап ала.. Шул мәлдә

    егет кызның битен җиңелчә генә тешләп ала.

    М ә р ф у г а. Үләм, битемне тешләде (битен уа).(Яшьләр көлешәләр).

    Г а л и, С а л и х а. Уң ягын бит, уң ягын! Ярата, димәк.

    М ә р ф у г а.(Кечкенә көзгегә карап) Әле ярый эзе калмаган. Үтерә идем бу Мөҗипне.

    М ө җ и п. Әйдәгез уенны дәвам итик.

    Исхак яулыгын күзенә төшереп, урынына утыра.

    М ө җ и п. (Кечкенә көзге чыгара) монсына нинди җәза?

    И с х а к. Бу кешегәме? (Бераз уйлап тора) Бу кеше тагын берәр төрле ят уен өйрәтсен. (Яулыгын күтәрә төшә) Бу бит Салиханың яулыгы. Әйдә, Салиха, башла! Күрсәт бер ят уен.

    С а л и х а. Исхак! Нинди яңа уен белим ди мин?

    Г а л и. Әбиеңнән сораш иде. Алар күп белә.

    С а л и х а. Яңа уеннар белмим шул. Минем бит авылдан чыгып та йөргәнем юк. Йөзек салу, шешә тәгәрәтү, каеш ыргытышу – шулар инде мин белгән уеннар. Мөҗип, йә әле син минем өчен уйнат!

    М ө җ и п (торып Салиха янына килә). Була гына ул. Хакына күнсәң.

    С а л и х а. Күнәм – күнәм. Хакы ни соң?

    М ө җ и п. Шул инде – бер мәртәбә пәп иттерсәң. Әйдә кил (Салиханы кочып үпмәкче була).

    С а л и х а. (егетне этеп җибәрә) К-и-и-т! Тәмәке исең килә!

    М ө җ и п. Юкны сөйләмә, Салиха! Тәмәкене авылда җимәгүр Гомәр генә тарта бит. Болай булгач, егетләр, Салиха да коры калмасын. Уен белмәсә, икенче сынау бирик.

    Г а п т е л ә ү ә л. Кәнишне! Берәр мәзәк сөйләп көлдерсен.

    С а л и х а. И-и-и! Мәзәк – фәлән дә белмим мин.

    Г а л и. Юк – юк! Сөйләмичә котыла алмыйсың! Барысы да кушканны эшләделәр бит! Өлешеңә тигән көмешең.

    С а л и х а. Юк, булмый миннән!

    Г а л и. Булмаса, әйберен бирмәгез! Икенче вакытта уйныйм дип авызыңны да ачма, Салиха!

    С а л и х а. Ярар, алай булса, тырышып карыйм. Әлеге зимагор Гомәр турында Мөҗип әйткән иде бит? Әнә шул бәндә тәмәке тарту гына түгел, аракы да эчә икән бит!

    Г а п т е л ә ү ә л. Кит аннан! Мөселман кешегә хәмер эчү ярый торган эшмени? Булмас!

    С а л и х а. Күпмегә алдым, шуңа саттым. Кешедән ишеткәнне генә әйтәм.

    Д а н и я. Аны мин дә ишеткән идем. Шул Гомәр хатыныннан акча таптырып, күрше урыс авылыннан аракы китертә икән.

    М ә р ф у г а.Әстәгъфирулла, тәүбә!

    С а л и х а. Менә шушы кеше белән бер кызыклы хәл булган бит.

    Г а л и. Йә, нәрсә сузасың, сөйлә инде!

    С а л и х а. Миңа бу турыда бик ышанычлы кеше ишеттерде. Шушы Гомәрнең хатыны, өйдән чыгып киткән чакларда исерек ирен тыштан йозаклап куя икән. Көннәрдән беркөнне ул ирен бикләп куярга оныткан бит. Нәкъ шул көнне әлеге дә баягы миңа сөйләгән җиңгә аларга йомышка кергән икән. Керсә, чалкан китә язган: сакал – мыек баскан Гомәр абзый, кечкенә генә булып бөгәрләнеп, төнге чүлмәк өстендә утыра, ди. Ул, күрәсең, ишек тыштан бикле, дип уйлаган, һәм, гадәттәгечә, тышка чыгып мәшәкатьләнмәгән.

    К ө л е ш ү

    С а л и х а. Әлеге җиңгә сүзгә күршегә керә торганнардан түгел инде, тот та сора: «Улым, әниең кая китте?» Тегесе дә җор гына кеше инде, шундук ярып салган: «Әни тпру китте!»

    К ө л е ш ү

    С а л и х а. Мөҗип! Инде синең нәүбәт. Сүзеңдә тор инде: минем өчен бер яңа уен өйрәтәм дидең ич.

    М ө җ и п. Була, була! Мин әле генә яңа уен өйрәнеп кайттым. Миңа поднос кирәк.

    Исхак поднос китерә. Мөҗип аны идән уртасына куя.

    М ө җ и п. Инде бер чүмеч су китерегез.

    Дания су китерә. Мөҗип аны подноска сала.

    М ө җ и п. Уенның исеме - чәч чакыру. Сез хәзер барыгыз дә бер бөртек чәчегезне йолкып алыгыз да, суга салыгыз. Сезнең кушуыгыз буенча чәчләрегез үзегезгә таба килә башларга тиеш. Чәчне суга салгач, поднос тирәсенә килеп, «чәчем кил» дип чакырыгыз.

    Барысы дә чәчләрен салалар һәм поднос тирәсенә чүгәлиләр.

    Г а п т е л ә ү ә л. Юкка ышанабыз моңа, бусы да берәр – нинди этлек түгел микән.

    М ө җ и п. Миңа нәрсә, ышанмасагыз алам да куям.

    Д а н и я. Кызма – кызма! Күрсәт әйдә этлегеңне.

    Мөҗип беренче башлап суга иелә дә «чәчем кил» дип чакыра.

    . Аның артыннан барысы да иеләләр.

    Д а н и я. Кайда соң монда чәчләр! Берни дә күренми бит.

    М ә р ф у г а. Этешмәгез әле ул кадәр!

    И с х а к. Иелмәгез ул кадәр, караңгы итәсез!

    Яшьләр чәчләрен эзләп су өстенә иелүгә, Мөҗип бар хәленә

    уч төбе белән суга суга һәм барысын да коендыра.

    Көлешү, төкерешү, битләрен-күзләрен сөртү башлана.

    Г а п т е л ә ү ә л. Һәй маладис! Шәп иттең бит! Тәки үчен апды, каһәр суккыры!

    Д а н и я. Ну Мөҗип! Безгә ачуланма, болай булгач.

    С а л и х а. Бер үкенерсең моның өчен, көне бүген түгел!

    М ө җ и п. Әйдәгез дәвам итик, эшләпәдә әйберләр бар бит әле.

    И с х а к. Мин әзер! (Яулыгын күзенә төшерә).

    Мөҗип түгәрәк, чылбырлы кесә сәгате чыгара.

    С а л и х а. Бу Гаптеләүәл абыйныкы бит. Җырласын.

    И с х а к. (Яулыгын күтәреп куя) Ярый, җырласын, Салиха аның җырлавын көтеп кенә йөри.

    Г а п т е л ә в ә л. (Гармунын ала) Нинди җыр җырларга икән инде сезгә?

    М ә р ф у г а. Фронтта җырлаган җырыңны җырла.

    Г а п т е л ә ү ә л. Көзге ачы җилләрдәнеме? Аны күптән түгел җырладым бит. Менә мин патефон платинкасыннан яңа җыр ишеттем, ике куплетын өйрәндем дә. Җырның исеме «Арча».

    С а л и х а. Арча нәрсә ул, агачмы?

    Г а л и. Их караңгылык! Авыл исеме ул. Кечкенә генә шундый.

    Г а п т е л ә ү ә л. Киресенчә, зур авыл ул, шәһәр хәтта. Татарстанда.

    Гаптеләүәл Арча көен җырлый. Барысы да уч чаба.

    М ә р ф у г а, Д а н и я. Безгә дә өйрәт! Йә пластинкасын биреп тор.

    М ө җ и п. Өйрәтер.Уен бетмәгән әле. Тагын бер әйбер калды (Тарак чыгара).

    И с х а к. Бу Галинеке бит. Безнең бер уенны Гали белми ич әле, без аны ул армияда чакта уйный идек.

    Г а л и. Беләм мин сезнең уеннарыгызны. Тагын нишләтергә уйлыйсыз?

    С а л и х а. Ярар. Ярар! Шаулама! Менә дигән уеннар. Өйрәт Исхак Галигә уеныңны.

    И с х а к. Уен «йолдыз санау» дип атала. Телескоп аша. Гали идән уртага бас!

    Г а л и. Булды. Ә телескобың кая?

    И с х а к. Менә.

    Бер иске бишмәт китерә дә бер җиңен өскә

    каратып, бишмәтне Галинең башына каплый.

    Мәрфуганы ымлап чакыра һәм җиңне тотарга

    куша..

    И с х а к. Күрәсеңме һаваны?

    Г а л и. Күрәм, күрәм. Йолдызлар гына юк!

    И с х а к. Ашыкма. Хәзер күренә башларлар.

    ( Чүмеч белән су китерә һәм өстән җиң эченә сала).

    Г а л и. (Бишмәтен салып ата, кулын йодрыклый). Күрдем йолдызларны, инде үзегезгә күрсәтә башлыйм.

    Шулвакыт тыштан ишек каккан тавыш килә.

    И с х а к. Кызлар, кайсыгыз ишекне бикләде?

    С а л и х а. Мин. Теләсә-нинди малай-шалай кереп йөрмәсен, дигән идем. Хәзер ачам.

    И с х а к. Туктап тор. Дәү әни кайтты бугай. Йә, егетләр, тиз качыгыз. Ә сез кызлар чәй әзерли башлагыз. Самовар сызгырып кына утыра шикеле. Мин әбинең гадәтен беләм. Егетләр, тиз булыгыз.

    (Егетләр кайсы кая качып бетәләр. Әби янә ишек кага)

    И с х а к. (Балалар тавышы белән) Кем анда! Әти - әни өйдә юк!

    М ә ф т у х а. (Тыштан). Мин, улым, мин!

    Исхак ишекне ача. Мәфтуха ахылдап килеп керә.


    Икенче күренеш. Шулар ук һәм Мәфтуха.


    М ә ф т у х а. Уф, җаным чыга дип торам! Йөрәгем тора да егыла, тора да егыла. Ахылдан килдем. Үлеп ятарсың юлда, әстәгъфирулла, тәүбә!

    И с х а к. Ни булды, дәү әни? Син бит кунып кайтырга булып киткән идең.

    М ә ф т у х а. Кунарсың, кунмый ни! Көтеп тор. Атнакич булдисә, берсе-бер өйдә утырмас. Шәмсия апаңнарга бардым – ишекләре бикле. Мин ни, аңарга ышаныбрак барган идем инде. Үзе дә чакырган иде, иркенләп кил дип. Нурмөхәммәт кодаларга сугылдым, анда да балалары үзләре генә утыра. Ничек кеше азрак өйдә утырмас! Әле ярый Нәгыймә апаң чәй эчереп чыгарды, югыйсә кайтып җитә алмый идем, билләһи!

    Ә син, Исхак, монда кызлар җыеп утрасың икән. Нәрсә, берүзеңә шулкадәр кыз килдемени? Артыграк булмасмы? Әллә хакың шулай күтәрелдеме? (кызлар тыйнак кына көләләр). Әле ярый егетләр китермәгәнсең икән, табагач эләктерер идем сыртларына мутларның!

    Чәй әзерләүче кызлар авызларын яулык һәм куллары

    белән каплап кына көләлә.

    М ә ф т у х а. Ә сез нәрсәгә ыржаясыз?! Пешерегез тизрәк чәегезне! Эшкәптән алыгыз шуннан. Мин тәһарәт кенә алып керим. Ахшамны да укырмын шуннан соң. Уф тамагым ярыла.

    Комган алып чыгып китә .Кызлар кечкенә чәйнектә чәй

    пешерәләр.Өстәл әзерлиләр.Егетләр качкан җирләреннән чыгалар.

    М ө җ и п. Исхак! Без гел шунда качып ятыйкмыни инде? Тапса нишләрбез?

    Г а л и. Әллә әбиең югында ычкыныйкмы?

    И с а к. Юк – юк! Ишек алдында күрә ул сезне.

    Г а л и. Күпме ятырга була соң сәке астында тузанда?

    Д а н и я. Сезнең урыныгыз шунда булачак та инде, өйрәнә торыгыз!

    Г а п т е л ә ү ә л. Телеңә салын әле күбрәк, Дания!

    Чоланнан дөбердәгән тавыш килә. Егетләр качалар

    Исхак шкафтан аракы чәкүшкәсе ала.

    И с х а к. Мәрфуга! Килче бире!

    Мәрфуга Исхак янына килә. Тегесе аңа ачык шешәнең

    авызын иснәтә. Кыз борынын читкә бора.

    М ә р ф у г а. Үләм, нәрсә бу? Аракы түгелме соң? Нәрсә, әбиең аракы эчәмени, әллә үзең чөмерәсеңме?

    И с х а к. Саташтыңмы әллә, Мәрфуга? Дәү әни аны авырткан җиренә, аягына уа бит. Бик тә шифалы ди. Мә тот!

    М ә р ф у г а. Минме? Ю-у-у-к!

    И с х а к. Тиз бул, дәү әни керә. Син моны аның чәенә азлап кына тамыз, йоклап китмәсме.

    Мәрфуга шешәне алъяпкыч астына яшерә. Мәфтуха керә.

    М ә ф т у х а. Бисмиллаһиррахманиррахим! Уф аллам! Чоланда егыла яздым бит. Аягым сына иде, билләһи, имгәнә идем. Корткага күп кирәкмени?

    Әле дә аллаһе тәгалә саклады. Йә, чәегез пештеме?

    М ә р ф у г а. Пеште – пеште, Мәфтуха әби, әйдә өстәл янына утыр.

    М ә ф т у х а. Хәзер, кызым, хәзер.

    Мәфтуха комганын урынына куеп, шунда гына эленеп

    торган сөлгегә кулын сөртә. Мәрфуга аның чәенә яшертен генә

    аракы агыза.

    Д а н и я. Әйдә, әбекәй! Үзеңнеке кебек итеп эч, үз өеңдәге кебек бул.

    Барысы да көлешәләр. Мәфтуха, «Бисмилла» әйтеп, өстәл

    янына килеп утыра. Чынаяк тышка чәй салып эчә башлый.

    Аннан соң аңа карап торган яшьгътибар итә.

    М ә ф т у х а. Ә сез, кызлар, нигә утырмыйсыз? Әйдәгез, җитешегез! Бергәләп күңелле була ул.

    С а л и х а. Юк – юк, Мәфтуха әби! Без яңа эчкән идек әле.

    М ә ф т у х а. Эссе булып китте бит әле, һ-и-и-и!

    Француз яулыгын сала һәм эчке ак яулыктан кала.

    Мәрфуга әбинең чәенә тагын чәй агыза һәм аракы тамыза.

    М ә ф т у х а.(Бер-ике йотым чәй эчкәч). Бигрәкләр лә затлы икән бу чәй! Кулларың да, кызым, бик шифалы икән: күңелләрем күтәрелеп китте. (Чынаякны төпли). Кая , кызым, көйлә, булмаса, тагын берне.

    Мәрфуга тагын чәй агыза һәм әби күрмәгәндә аракы тамыза.

    Әби авызын пешерә-пешерә чәй эчә. Кызлар, нәрсә булыр

    икән, дип, көтеп торалар. Мәфтуха чынаякны каплап, дога кыла.

    М ә ф т у х а. Бик әйбәт булды! Игелекле балалар икәнсез.Ай-һай, тирләдем кана. Түшелдерикне дә салам инде, бер булмаса. Кая, кызлар, булышыгынз әле! Монда ир-ат юк ич, ә син, Исхак балам, китеп тор.

    Исхак элгәртегә (аш-су әзерли торган мич алдындагы

    почмак) чыга. Дания белән Мәрфуга, әбинең изүен

    ычкындырып, калфак кигән башы аша күлмәк

    эчендәге каеп эшләнгән күкрәкчәсен салдыралар.

    М ә ф т у х а. Менә җәннәт кайда-а-а! Бигрәкләр лә рәхәт шул. Бүген нинди һәйбәт кич! Ә ничек начар башланганые. Сезнең белән үзем дә яшәреп киткәндәй булдым әле. Менә инде биисем дә килеп китте. Кызлар, такмак әйтә беләсезме? Ягез әле ягез! Биетегез әбиегезне!

    Кызлар бергәләп такмак әйтәләр. Мәфтуха бии башлый.

    К ы з л а р. Килде-китте, килде-китте. Килде-китте, килде-китте. Әтинеке-әнинеке, әтинеке-әнинеке. Килде-китте, килде-китте. Килде-китте, килде-китте. Кыңгыр буга һу-һу, кыңгыр буга һу-һу. Кыңгыр буга һу-һу, кыңгыр буга һу-һу. Килде-китте-килде-китте. Әтинеке-әнинеке...

    Бию кыза, егетләр уч чабалар.

    М ә ф т у х а (хәле бетеп). Уф! У-у-у-ф! Нигә соң шунда егетләрне дә чакырмадагаз? Гармунга биеткән булырлар иде.

    Егетләр качкан җирләреннән чыгалар.

    Е г е т л ә р. Менә без, Мәфтуха әби!

    Г а п т е л ә ү ә л. Менә гармун, кирәк булса (гармунны бакырта).

    Мәфтуха аптырап кала. Барсы да тына.

    М ә ф т у х а. Нәмәстә?! Кем чакырды әле сезне монда? Ай ристаннар! Нишләп йөрисез монда чукынып?

    Мәфтуха тиз генә озын табагач алып килеп,

    егетләрне куа башлый.

    М ә ф т у х а. Барыгыз, ычкыныгыз моннан, исән чакта!

    Егетләр чыгып китәләр. Әби кызларга карап тора.

    М ә ф т у х а. Сезгә дә эләгә! Беләм мин сезне, сигәкләрне: артны борып өлгермисең, килеп тә туласыз! Җитмәсә, малай-шалай ияртеп китерәсез! Йә әле, кай җирегез кычыта!

    Кызларны куа. Тегеләр кычыкырышып чыгып китәләр.

    М ә ф т у х а (Исхакка). Ә син шулай өй карап утырасыңмы? Менә мин сине! (Исхакны куалый) Икенчедә акыл булыр! Мин сиңа ни әйттем, бала -чага тутыр, дип әйттемме?

    И с х а к. (кача-кача) Дәү әни, кызма! Дәү әни, кызма яме!

    М ә ф т у х а. Кызмам менә! Хәзер эләктерәм! (Селтәнә, Исхак куркып кычкыра) Әби көлә.

    М ә ф т у х а. Ә-ә-ә-ә! Курыктыңмы? Котың ботыңа киттеме? Нәрсә каттың, бар чакыр иптәшләреңне, кая чыгып шылдылар!

    Яшьләр керәләр.

    К ы з л а р. Без китмәдек әле, Мәфтуха әби!

    Е г е т л ә р. Без дә мондабыз әле, әби.

    М ә ф т у х а. Шулай булыр шул, беләсез шул әбиегезнең йомшак күңелле икәнен. Уйна мут малай, гармуныңны, (кызларга) ә сез, шыртыйлар, биең. Сез дә егетләр, катып утырмаң! Йәгез, эләктермәс борын!

    Бию башлана. Яшләр бииләр, әйләнәләр, әбине дә чакыралар,

    ул да катнаша. Кинәт гармун тукталып кала.

    Г а п т ел ә ү ә л (баша белән ымлый). Т-с-с!

    Яшьләр ике якка аерылып китәләр һәм карават читендә йоклап утырган әби күренә. Кызлар аның читеген салдырып алып, мендәргә яткыралар. Исхак иптәшләренә ишарәли, тегеләре сак кына чыгып китәләр.

    Исхак лампаның утын киметә.


    Бу тамашаны озынайту (яки кыскарту) өчен җыр һәм биюләрне арттырырга була.




    Ильдус Хузин
    пьеса на татарском языке.
  • Ильдус Хузин:
  • Егетнең кайтуы (хыялый бәян)
  • Ева – тор юлында (маҗаралы бәян)
  • Өченче орден (хыялый бәян)
  • Аю (хикәя)
  • Челпәрәмә килгән еллар (хыялый хикәя)
  • Кремльдә ыгы–зыгы (хыялый хикәя)
  • Яңа робинзоннар (яшүсмерләр өчен хыялый маҗаралы бәян)
  • Кызыл тәнлеләр юлбашчысы (хыялый бәян)
  • Топонимнар (Урта Уралдагы географик атамалар)
  • Җен түгәрәге (хикәя)
  • Татарның чын тарихы (Подлинная история татар)
  • Ведьмин круг (рассказ)
  • Прощание с Топтыгиным (рассказ)
  • Бишавылда күңелле кич (пьеса)
  • Урал татарлары (тарихи язмалар)
  • Урта Уралдагы татар атамалары (тарихи язмалар)




  • ← назад   ↑ наверх