• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Ильдус Хузин

    Егетнең кайтуы

    (хыялый бәян)

    Шәһәр читендәрәк урнашкан бер йорт алдындагы эскәмиядә мыеклары сызылып кына килгән яшь егет белән 70 яшьләр тирәсендәге бер бабай сөйләшеп утыралар. Егет шушы калада яшәгән дәү әтисе Касыймга кунакка килгән, исеме Дамир иде.

    - Син, үскәч, детектив булам, ди торган идең, шулай бит?- дип сорады Дәү әтисе.

    - Әйе! Университетның юридик факультетына керергә исәп,- дип җавап бирде үсмер егет.

    - Их, син!- дип көлде Касыйм.- Без яшь чакта әллә ничаклы планнар корабыз, ә тормыш үзенекенчә дәвам итә. Хәлеңнән килерме соң?

    - Килер, дәү әти! Мин ничек тә хыялымны тормышка ашырачакмын. Менә унберне генә бетим...

    - Вәт маладис! Ышанам. Булдырырсың. Син бит тырыш егет. Алайса, булачак комиссар әфәнде, менә сиңа бер үткен мәсьәлә. Каршыдагы йортны күрәсеңме? Әйе,әйе! Почмактагысын. Гади генә өч катлы йорт. Андыйлар безнең шәһәребездә урам саен дистәләп. Әмма, беләсеңме ул өйнең ишеге артында нәрсәләр эшләнгәнен?

    - Дәү әти! Мин кайдан белим ди. Сузма инде, сөйлә.

    - Менә мин дә белмим шул, ләкин ул өйгә кергән кешеләрнең берсенең дә кире чыкканы юк әле.

    - Ничек инде алай?- дип сорады оныгы аптырап.

    - Менә шулай. Минем бер танышымның, дустым дип тә әйтергә була, улы бар иде, синең яшьләр булыр. Алар Калинин урамында торалар. Күрәм, шул егет әлеге ишектән кереп китте. Мин йорт алдына чыктым да моны көтә башладым. Әтисенең хәл - әхвәлен беләсем килә иде, чөнки 3-4 айлап күргәнем юк. Ләкин чыкмады бит егетем. Сәгатьтән артык көттем. Шуннан соң урам аша чыктым да әлеге ишекне тарттым.Ул эчтән бикле булып чыкты. Шакырга тотындым, ләкин ачучы булмады.

    - Моның нинди сәер җире бар? Хатын-кыз фатирына кергәндер.- диде Дамир.

    - Эх, син! Пинкертон! Кара яхшылап, фатирга охшаганмы соң бу йорт? Син арытаба тыңла. Икенче көнне Калинин урамына, ягни әлеге Виталикның өенә киттем. Ишекләре бикле иде. Күршеләренең әйтүе буенча, Иван Андреевич ике ай элек дөнья куйган икән инде.

    - Ә-ә-ә! Мин бит ул абыйны белән идем,- дип исенә төшерде Дамир.- Синең белән барган идек былтыр. Виталик та таныш.

    - Әйе, әйе! Ә хәзер Виталикның да кайда икәнен белмиләр.

    - Ләкин бит, дәү әти, монда криминал күренми...

    - Ә син, комиссар әфәнде, кешене тыңларга өйрән. Бу синең булачак эшеңдә бик кирәк булыр...

    - Бетте,бетте!- диде оныгы. – Тыңлыйм.

    - Менә ике айлап инде, тәрәзәдән дә, урамга чыксам да теге ишекне күзәтәм. Күп кеше керде, ләкин чыгучы күрергә туры килмәде әле. Яшь кенә ир – егетләр керәләр дә югалалар. Бер заман түзмәдем, бер егетнең артыннан тоттым да кердем. Ишек ачык иде. Өч кат ишектән кергәч, әлеге егетне күрдем: ул өстәл артында утырган бер кеше белән сөйләшә иде. Тегесенең йөзен җирән сакал – мыек баскан, күзләре бинокльсыман акаеп торалар.

    - Сезнең нинди проблема? – дип сорады җирән сакал салкын гына.

    Мин җавап бирергә әзер түгел идем, аптырап калдым.

    - Күреп торам,- диде ул,- сез ялгыш кергәнсез.

    - Әйе, ялгыш кергәнмен, гафу итегез!- дип чыгып киттем. Аннан чыккач, теге ишектән күзне алмый, төнгә кадәр көттем. Ләкин Җирән Сакал да, теге егет тә күренмәделәр.

    - Дәү әти! Син төнлә йоклыйсыңдыр бит?- дип сорады Дамир.

    - Әһә! Аңлыйм. Мин йоклагач чыгып киткәндер, дип уйлыйсың. Ләкин бит алар төнлә белән кеше йоклаганда гына чыгып - кереп йөрсәләр, бу үзе бер сәер хәл булыр иде түгелмени?

    - Анысы шулай. Дәү әти, син бу турыда милициягә хәбәр иттеңме?

    - Юк, Ратмир! Мин әле андый карарга килмәдем.

    - Димәк, әгәр дөрес аңласам, бу эшне тикшерергә миңа кушасың?

    - Аллам сакласын, Дамир.- Бу эштән ерак тора күр. Мин шаярдым гына бит. Болар бар да уйдырма, һа-һа!


    * * *

    Иртәгесен Дамир авылына кайтып китте. Авыл тормышыннан хәбәрдар кеше аңлый, ул уку елы башланганчы кыр – йорт эшләреннән бушамады. Аннан соң инде укулар башланды.

    Беркөнне шулай дәү әтисе яшәгән Н. шәһәреннән Дамирларга телеграмма килде. Анда Касыйм аганың көтмәгәндә югалу хәбәре язылган иде. Дамирлар тиз генә җыенып, шунда киттеләр. Аларны елап шешенгән дәү әниләре каршы алды. Ул сөекле иренең биш көн инде менә өенә кайтмавын сөйләде. Кичкә таба караңгы төшәр – төшмәс, кисәтмичә - нитмичә, өеннән чыгып киткән һәм шул килеш кайтмаган. Милициягә дә хәбәр иткәннәр, әле дә булса эзлиләр, ләкин җеп очының чыкканы юк әле.

    Дәү әтисенең югалуы сәер тоелды Дамирга. “Бу эш теге каршыдагы йортның ишеге белән бәйләнмәгән микән?- дип уйлады ул.- Ныклап тикшерергә туры килер”.

    Кышкы каникуллар вакытында Дамир дәү әниенә махсус килде. Төрәзә каршысында китап укып утырган булып, каршыдагы серле йортны күзәтте. Ниһаять, ул теләгәненә иреште: бер сәгать эчендә анда өч кеше кереп китте, ләкин чыгучылар чыннан да булмады. Калган көннәрне дә шундыйрак хәл кабатланды.

    “Мөгаен, алар икенче ишектән чыгалардыр”,- дип уйлады Дамир. Ләкин ничек кенә җентекләп тикшермәсен, йорттан бүтән чыгар юл юк иде. Ишекне ачып карарга ул базмады, ул гына да түгел, ишек белән кызыксынуын да күрсәтмәскә тырышты.

    Гаҗәп, кешеләр кая югала? Алар кайдан килә? Шушы шәһәрнең үзеннәнме, әллә башка җирләрдәнме? Алар үзләре киләме, әллә берәрсе җибәрәме? Шундый сораулар Дамирның башын мәктәптә укулар беткәнче катырдылар.

    Җәй җитүгә инде ул ишек белән берәр чара күрергә булды. Әмма, бу бер генә кешенең кулыннан килерлек эш түгел иде, кимендә бер иптәш әзерләргә кирәк иде моның өчен. Дамир үзенең якын иптәше Рамилне сайлады һәм аңа бөтен серләрен – күзәтүләрен сөйләп бирде.




    Июнь аенда инде Дамир белән Ратмир Н. шәһәрендә иделәр. Нидән башларга? Әлбәттә, ул ишектән керү турында хәзергә уйларга да ярамый. Дәү әтисенең язмышы аларны да көтүе ихтимал. Анда керергә йә берәр төрле документ, йә пароль булуы мөмкин. Яисә фото буенча, яки үз кешеләре керә аладыр. Шунда керүче берәр кешене туктатып сорашмый булмас ахры. Ләкин ул кешеләрне ничек табарга? Алар бит төннең теләсә кайсы сәгатендә килеп җитәләр. Кайсы урамнан килеп керүләре дә билгесез. Ләкин теге ишекнең серен белү өчен килүчеләрнең берәрсен эләктереп сорашудан башка юл юк иде.

    Кагыйдәләре болайрак күренә.

    Беренчесе. Ул кеше 25 яшьләр тирәсендәге ир – ат. Гәүдәгә таза. шунсы кызык, Кавказ яки Азия ягы кешеләре күренми, әйтерсең, кемдер славян тибындагырак кешеләрне сайлап ала.

    Икенчесе. Кулында бер генә төргәк тә юк.

    Өченчесе. Урам буйлап йорт номерларын карап киләләр.

    Дүртенчесе. Берсе дә затлы киемнән түгелләр, гади генә киенгәннәр.

    Боларны Дамир әле кыш көне үк ачыклаган иде.

    Туктаткач ук нәрсә әйтергә ул кешеләргә? Куркытып сорау алыргамы? Моның өчен Дамир белән Рамилнең көчләре җитәрлек, югыйсә. Ләкин монда шактый хәвеф бар. Бер үзе өч – дүрт кешене җиңәрлек осталары булырга мөмкин ич араларында.

    Корал куллану да яхшы түгел: мондый юл белән законга сыймаган эшкә барырга була.

    Төрле мөмкинлекләрне карап чыкканнан соң, ике дус шундый нәтиҗәгә килделәр: турысын сөйләргә һәм ул кешене үзләре якка аударырга тырышырга.

    Ниһаять иртәгә “ауга” чыгасы көн. Үзләренең никадәр хәтәр һәм шомлы юлга басуларын егетләр аңлыйлар, ләкин аларда икеләнү юк иде.

    Иртәгесен сәгать уннар тирәсендә алар үзләренә кирәкле беренче кешене очраттылар.

    - Мөмкинме сезне бер минутка?- диде Дамир әлеге егеткә русчалап. Егет боларны баштанаяк күздән кичерде һәм шикләнерлек урын тапмады булса кирәк.

    - Сезнең нәкъ бер минут вакытыгыз бар,- диде ул.

    - Сез Гоголь урамындагы 17-нче йортны эзлисезме?- дип сорады Дамир турыдан - туры.

    - Бәлки шулайдыр да, сезнең ни эшегез бар?

    - Күреп торам, сез бик дулкынланасыз,- дип елмайды Дамир.

    - Мин нигә дулкыланырга тиеш әле, сездән куркыпмы?- дип көлде егет. Әмма аларның өчесе арасында психологик бәйләнеш урнашкан иде инде.

    - Сез шуның өчен шөбһәле, чөнки сез кая баруыгызны белмисез,- диде Дамир җитди кыяфәткә кереп.

    - Йә, йә! Аңлатыбрак сөйлә!- диде аңа егет.

    - Тыңлагыз мине!- диде Дамир, бик җитди итеп.- Сез барасы йортка инде ничә кеше керде, ләкин берсенең дә кире чыкканы юк. Ә ишек анда берәү генә шикелле.

    - Менә нәрсә, малайлар!- дип түземсезләнә башлады егет.- Мин сезнең кем икәнлегегезне белмим, сезнең белән бәхәсләшергә дә теләмим. Шулай булгач...

    - Бу сез уйлаганга караганда күпкә җитдирәк, - дип сүзгә кушылды Рамил. – Вакытыгыз булса, әйдәгез берәр җиргә утырып сөйләшик, сүзебез бар. Егет теләр – теләмәс кенә боларның артыннан якындагы агачлар арасындагы эскәмия янына узды. Дамир аңа өч – дүрт минут эчендә баштан ахырга кадәр бөтенесен рәтләп сөйләп бирде.

    Егет боларны ишеткәч, уйга калды.

    - Минем сезгә ышанмаска нигезем юк. Алай да сез нишләргә җыенасыз?

    - Бу йортның серен белергә һәм минем бабамны коткарырга телибез,- диде Рамил.- Монда, без уйлаганча, ниндидер мәкерле эш башкарыла шикелле. Һәм без сезне дә ярдәмгә чакырырга ниятлибез.

    Иң элек мин үзем барысын да тикшереп карарга тиешмен,- диде егет катгый итеп.

    - Ә сезнең моңа вакытыгыз бармы соң?

    - Сезнең сүзгә генә ышанып, бөтен киләчәгемне куркыныч астына куярга теләмим мин. Менә нәрсә. Мин монда ике көннән соң да килә ала идем әле, вакытым бар. Димәк, үзем барын да ачыклый алам.

    Чыннан да, ике көн эчендә әлеге егет йортны ерактан да күзәтте, төрле яктан карап, яшерен ишекләрен дә эзләде.

    - Бәлки сезнең сүзегез дөрестер дә,- диде ул ахырда.- Сезнең тәкъдимегез нинди?

    - Без сездән серне ачып бирерсез, дип көтәбез,- диде Рамил.

    - Әлегә мин үзем дә бернәрсә дә аңламыйм,- дип кулын сузды егет.- Таныш булыйк, Андрей! – Егетләр исемнәрен әйттеләр.

    - Минем кайдан килүем сезнең өчен бик мөһим түгел, шулай бит? Сезне минем кая баруым кызыксындыра. Тыңлагыз. Моннан бер айлап элек мине эшләгән җиремнән бер кеше барып тапты. Ул миңа зур акча эшләп алу мөмкинлеген әйтте. Сүз зур суммалар эшләү турында бара. Аның яртысын, хәтта, алдан бирде. Шарты шундый: бер ел кайта алмыйсың, хат яза алмыйсың. Бу дөнья белән, гомумән, бер төрле дә элемтә юк. Аннан соң, алар белән минем арада бертөрле дә язма килешү төзелми. Ә иң мөһиме шунда: мин ул эштә төрле хикмәтләргә, авырлыкларга, хәтта, могҗизаларга кадәр әзер булырга тиешмен. Сүз туган илне саклау, коткару турында бара. Кайсы якка җибәрүләрен әйтмәделәр. Бүген көндез минем бу йортка килер вакытым тула.

    - Сез ни эшләргә телисез, нәрсә уйладыгыз?- сорады,ниһаять, Рамил.

    - Әлбәттә, бу эш бик шикле күренә, ансы дөрес, - диде Андрей. – Ләкин мин бит барырга сүз бирдем. Гаҗәпләнмәскә булдым. Акчаларын алдым, ниһаять.

    - Ә безгә нинди ярдәмегез тияргә мөмкин?- дип сорады Дамир.- Икенчедән, ул йортка кергәч, үзегезне ничек атарга тиешсез, кем дип? Әллә пароль – фәлән бармы?

    - Миңа номер беркетелгән, мин шуны әйтергә тиешмен.

    - Димәк, безгә анда керү юк,- диде Дамир күңелсез кыяфәт белән. Андрей озак кына уйланып алды. Аннан соң тәвәкәлләп әйтеп салды:

    - Менә нәрсә, егетләр! Алдагысын белеп булмый, бәлки сезнең дә миңа ярдәмегез тияр, сезгә булышырга тырышып карыйм. Минем дустым Сергей да анда барырга тиеш иде. Ләкин ул, авырып китүе аркасында, бара алмый. Менә син,- дип баштанаяк күздән кичерде ул Дамирны.- Аның урынына бара алыр идең. Аның номеры ...- дип, Андрей чәнчә бармагы белән Дамирның күкрәгенә терәде.

    - Мин риза!- диде Дамир.

    - Синең номерың – В – 143. Ашыгыгыз. Сергей монда иртәгә килергә тиеш иде. Ә син Рамил, шушы адрес буенча бар да әйт: ул монда килеп йөрмәсен, аның урынына икенче кеше киткән диген. Әйт, алган акчасы үзенә кала; син каршы түгел бит, Дамир,- дип көлде ул. – Йә егетләр,сез мине күрмәдегез, мин сезне күрмәдем.- дип, боларга кул бирде. Аннан соң Дамирга борылды:- Ә синең белән бәлки күрешербез дә әле.

    Андрей урамның теге ягына чыкты да, йортларның номерларын караган булып, теге өй ягына китте.

    Ике дус көне буе әлеге йортны күзәттеләр, ләкин Андрей күренмәде. Аның сәер кешеләр кушкан миссияне үти башлавы инде аңлашылды, ләкин нинди эш ул, ни белән бәйләнгән? Кайдарак ул урын? Анда ничек баралар? Дамир анда бара алырмы? Сораулар бик күп, һәм алар береннән – бере кешене тетрәндерерлек иде.


    * * *

    Ике көн үткәч, кирәгечә киенгән – җыенган Дамир, дусты Рамил һәм аның кая барырга җыенганын да белмәгән дәү әнисе белән саубуллашкач, теге йорт ишегенә килде. Ишекне тартты – ишек ачылды. Алга таба тагын өч кат ишек иде. Аларын да үткәч, бер бүлмәгә эләкте: өстәл артында җирән сакаллы, акайган күзле, борын сөяге төпкә баткан бер адәм кисәге утыра иде. Дамирның исенә кылт итеп, дәү әтисенең “бинокльсыман күзле кеше” дигәне исенә төште. “Әгәр дә минем дәү әтине иң соңгы күргән кеше шушы булса?”- дип уйлады егет. Ләкин моны исбат итәр өчен әле күп нәрсәләр белергә кирәк. Алга, Дамир!- диде ул үз – үзенә.

    - Нәрсә кирәк?- диде шул чакны “Җирән сакал”.

    - Мин В-143.

    - Дөрес. Көтәм,- дип, өстәл артыннан торды да кулындагы яулык белән Дамирның күзен бәйләде.

    - Гафу ит, дускай! Син бит бернәрсәгә дә гаҗәпләнмәскә сүз бирдең. Атла алга!- дип, Дамирны ниндидер яшерен ишектән кертеп җибәрде.- Анда сине көтәләр.

    Ишек салмак кына үзеннән – үзе ябылды. Нәрсәдер шыкылдады, сызгырып куйды һәм (бүлмәдәме, әллә кабинадамы) кабер тынлыгы урнашты. Шул вакыт Дамир каядыр караңгы һәм очсыз – кырыйсыз галәмгә очкан кебек булды һәм аңын югалтты.

    Аңына килгәндә күзен бәйләгән яулык юк иде инде. Ә үзе ул ниндидер ят бер бүлмәдә ята икән. Бу авыл йорты иде ахрысы: стеналары балта белән юнылган һәм бераз шомартылган бүрәнәдән, өй җиһазлары шыксыз күренә. Ачык тәрәзәдән җылы җил бәрелгәне сизелә.

    Дамир тиз генә сикереп торды да тәрәзәдән карады. Нинди әкәмәт бу?

    Тышта, шәһәр урынына, ниндидер авылсыманрак нәрсә иде.Урам тулы яшел үлән. Анда – санда мал – туар утлап йөри, кош – кортлар чукырдаша. Урамнарда электр чыбыклары да, баганалары да юк. Йортлар ничектер сәер итеп салынган. Андый өйләрне Дамирның тарихи фильмнарда гына күргәне бар. Тезгә җиткән күлмәк кигән, билләрен буган, аякларына нәрсәдәндер үргән (чабата булса кирәк) кием кигән ир – атлар уза, сарафан кигән хатын – кыз күренгәли, күптән пәке күрмәгән аксыл чәчле бала – чага чыркылдаша. Менә ат менгән бер кеше узды. Аның өстендә кызыл чикмән, аякларында итекләр, озын – аксыл чәчләре ат чапкан уңайга җилфердәп бара.

    Кинәт Дамирның үз өстенә күзе төште, һәм ул аптырап алды: үзе дә шундый ук киемнән түгелме соң лабаса!?

    Тәрәзә каршыннан гына ике кеше сөйләшеп узды. Ләкин бу нинди сәер диалект икән соң?

    - Дьякон Амвросий напився зело пьян, отъел у тиуна Есипова палец,- дип хихылдап көлә иде берсе. – Паки у меня украли руковицы борановые новые помазаны, да мошню з алтынниками отризали з пояса...

    Дамир боларның телен аңлады шикелле, ләкин алар белән сөйләшә алмас иде, мөгаен.

    Шулвакыт кинәт ишек ачылды, һәм өйгә 16 – 18 яшьләр тирәсендәге бер кыз килеп керде. Аксыл озын чәчле мөлаем гына бу кыз Дамирны күргәч гаҗәпләнмәде: аның монда икәнен белә иде, ахрысы.

    - Отколь ты, отрок? Яко тя кличуть?

    Дамир аның соравын аңлады, ләкин ничегрәк җавап бирергә белмәде, каушап калды.

    - Ты немец глухой? Али татарин злой?

    Кыз тагын аның исемен сорады. Егет, исемен әйтер чакта, тыелып калды, ул Дамир түгел ич инде.

    - Сергей минем исемем.

    Кыз аны аңлады, ләкин егетнең сөйләшүенә аптырады һәм бытылдарга кереште:

    - Син безнеңчә сөйләшмисең, син кайдан? Ни өчен сине арбага салып китерәләр иде? Син авырыйсыңмы әллә? Әллә башың белән бик каты бәрелдеңме?- дип төпченде кыз.

    Дамир кыз белән сөйләшергә яраклырак сүзләр эзләргә тырышмакчы иде, ул арада өйгә бер ир – ат килеп керде. Аңа 40 – 45 яшләр чамасы иде.

    - Параня, йөдәтмә кунакны, бар, анаң сине эзли! Нихәл егет!- дип, ул Дамирга таба килде. Параня чыгып китте.

    - Таныш булыйк! Минем исемем Михайло. Михайло Иванов улы.

    Дамир исемен әйтте.

    - Күреп торам, Сергий, сөйләшүең безнеңчә түгел. Ансы аңлашыла, син бит чит ил кешесе. Монда, Н шәһәрендә, андыйлар күренгәли,- диде Михайло.

    -Н. шәһәре?!- дип гаҗәпләнде Дамир.

    “Мин бит үзем Н. шәһәреннән килдем”,-дип, чак әйтмичә калды ул.

    - Ярый, син хәзергә ял ит,- дип, урыныннан кузгады Михайло.- Тиздән сине ашатырлар, аннан соң мин сине кирәк урынга илтеп куярмын.

    Дамир озын сәке өстенә җәелгән, җитен катнаш иске чүпрәкләрдән сугылган палас өстенә барып ятты. Соңгы сәгатьләрдә булган галәмәтләрдән тәмам арган иде ул. Бу авыл кешеләре белән аңлашу үзе бер гаҗәп тоелды. Аларның сүзләрен аңласа да, Михайло белән Параняның сорауларына җавап бирәлмәде бит әле.

    Ишек ачылып, тагын Параня керде.

    - Сергий! Синең кәләшең бармы? Исеме ничек? Сине яратамы? Мин килешәмме сиңа?- кебек сораулар белән егеткә бәйләнергә тотынды.

    Ишектән тагын бер хатын – кыз керде. Кулына кәрзин тоткан бу хатын олы гына яшьләрдә иде.

    - Сергий! Кил, бераз булса да ашап ал,- дип, ул кәрзин өстендәге ашъяулыкны ачып, өстәлгә пешкән ит тулы савыт куйды, икмәк чыгарды, кечерәк кенә чүлмәк белән ниндидер эчемлек утыртты. Анысы квас булып чыкты. Савыт – саба агачтан эшләнгән, төрле буяулар белән бизәлгән иде.

    Ашап тамагы туйгач һәм Параня белән теге хатынны озаткач, Дамир тагын тәрәзәгә килде. Урамнан башларына тимер очлым, өсләренә көбә кигән, авыр кылычлар таккан 15 – 20 кешедән торган атлылар төркеме уза иде.

    “Бу нинди бутафория тагын?!- дип уйлады Дамир.- Бу нәрсә, Мосфильммы әллә Голливудмы? Гомумән, бу нинди галәмәт икән?”

    Кинәт аның күзе ерактагы тауларга күчте. Нәрсә бу? Бу бит Атаман таулары, Н. шәһәреннән ерак та түгел. Дәү әтисе фатирының тәрәзәләреннән ул таулар бик ачык күренә.

    “Моның булуы мөмкин түгел,- дип уйлады ул.- Ни өчен бу таулар шулкадәр таныш! Нәкъ Н. шәһәреннән күренгәнчә. Бу нинди сөйләм, нинди кешеләр? Мин монда ничек килеп эләктем? Нигә мине арбада китергәннәр бу өйгә? Озак кигәнменме мин? Гомумән, бүген июнь аеның ничәсе?

    Ул тәрәзәдән карады. Каршыдагы йортның тәрәз каршыдагы кечкенә эскәмиядә таныш кыз утыра иде.

    - Параня!- дип дәште ул һәм кул изәде.- Кил бире.

    - Нәрсә, лачынкаем!- дип сорады очып диярлек килеп җиткән кыз.

    - Параня!- диде ул, сүзләрен ашыкмый гына, акрын гына сайлап.- Мин, чыннан да авырдым. Аңымны да югалтканмын бугай. Әйт әле, буген нинди число?

    - Иртә белән егерменче изок иде,- дип елмайды кыз.

    “Изок дип июньне әйткәннәр шикелле,- дип гаҗәпләнде егет.- Нигә соң боларда бөтен нәрсә искечә. Әһә! Әллә болар урманнарда качып яшәгән иске йола тотучы христианнар микән. Ләкин мин дә бит егерменче июньдә кердем теге өйгә. Әле вакыт та ике - өч сәгатләп кенә үткән кебек?»

    - Елын да әйтимме?- дип сорады Параня, күңелле итеп көлә - көлә.

    - Ансын үзем дә беләм,- дип көләргә булышты кызга Дамир.- 1994 нче.

    - Сездә бәлки шулайдыр да, ә бездә дөнья яратылганнан башлап, 7060 нчы ел бара,- дип ай – һайлап көлде тагын кыз.

    - Җитәр инде сиңа шаяртырга, Параня! Календарьны Христос туган елдан башлап исәплиләр бит. Ә ул 1994 ел элек туган.

    - Син үзең минем башны катырасың. Сиңа әйттем бит 7060 нчы ел дип.

    - Календарегыз бармы?- дип сорады Дамир.

    - Ә нәрсә була ул?

    Егет аңлатып тормады, бу эшнең файдасыз икәне күренеп тора иде.

    - Хәтеремнән чыккан, илегез ничек атала әле?- дип сорады башында ниндидер өзек - өзек гөманлаулар сизеп.

    - Бөек Мәскәү князьлеге. Россия патшалыгы.

    - Ә князь кем? - дип төпченде Дамир.

    - Кем булсын! Бөек Иван – Россия патшасы,- дип рәхәтләнеп көлде дә китеп барды кыз.

    Дамир тәмам аптырап калды: ничек итеп инде 7060 нчы ел булсын икән? Уйлана торгач, исенә төшерә башлады. Дөнья яратылганнан башлап елларны Петр патша заманына чаклы исәпләгәннәр бугай. Хәзерге ел исәбе Христос туган елдан башлап исәпләнә. Ә ул 5508 нче елда туган. 7060 тан 5508 не алсаң, 1552 нче ел була. Ә бу – Параня әйткән Явыз Иванның князьлек, ә соңыннан патшалык иткән еллары. Ул гына да түгел, аның Казан ханлыгын бетергән елы.

    Димәк, теге Гоголь урамындагы 17 нче йорттан Дамирны туры 16 нчы гасырга озатканнар. Нинди максат белән? Хәер, илне саклар өчен, дип әйтелгән иде бит инде. Ләкин 16 нчы гасыр уртасында Мәскәү князьлегенә кем яный?

    Кинәт Дамир эсселе – суыклы булып китте, тыны кысылды, йөрәге еш- еш тибә башлады: ул күп нәрсәне аңлады. Урыслар бит Казанны алырга әзерләнә, көч җыялар булыр. Август аенда һөҗүм башлаячаклар.

    Дамирга күп уйланырга ирек бирмәделәр: ишектә Михайло күренде. Ул үзе артыннан егетне әйдәп өйдән чыкты. Менә алар, икесе ике атка атланып, урам буйлап чабып киттеләр.Өйләр барган саен эрерәк һәм төзегрәк була баралар иде: алар шәһәрнең үзәгенә керәләр бугай. Ниһаять, зур бер йортның ишек алдына керделәр. Анда торган иярле 10-15 ат янына үзләренекен дә бәйләделәр дә өй эченә керделәр. Анда егермеләп кеше бар иде. Барысы да бертөрле киенгән, хәрбиләрчә җыйнак бу кешеләр олырак яшьтәге затлы киемле бер дәү агайны тыңлыйлар иде. Михайло белән Дамир арттарак буш урынга утырдылар һәм тыңлый башладылар. Тырыша торгач, Дамир теге агайның сүзләренең мәгънәсенә төшенә башлады.

    - Петуховкада бөтен ир затын суеп, хатын – кыз, бала – чаганы әсирлеккә алып киткәннәр...- дип сөйли иде ул.

    - Мин үзем Петуховкадан, анда бернинди суешның булганы юк, бар да имин, - дип пышылдады Дамирның колагына рәттән утырган бер егет, - кичә генә авылда булдым.- Аннары ул тагын Дамирга таба иелде.- Син кайдан? Исемең ничек? Сергей? Ә мин Иван.

    - Бояр Куракин Бөек Князьдән фәрман китерде: эшләгән явызлыклары өчен казанлылар каты җәза алырга тиешләр. Мәскәүдә, Рязаньда, Владимирда һәм башка җирләрдә көчле гаскәрләр туплана. Кыскасы, без зур вакыйгалар алдында торабыз,- дип дәвам итте дәү агай.

    Дамир мондый хәбәрләрдән тәмам коелып төште: чыннан да аңа үзенең ата – бабаларына каршы сугышырга туры киләчәк микәнни?

    Ул уйланып утырган арада, өй эчендәге кешеләр чыга башладылар. Дамир кая барырга белмичәрәк аптырап утырганда, аңа Михайло килеп эндәште:

    - Бүгеннән синең урының менә шунда, егетләрдән калма, үзең барын да күрерсең һәм аңларсың. Әлегә шунда хезмәт ит, вакыты җиткәч, сине кирәкле кешеләр табарлар.

    Дамир әлеге кешеләр төркеме артыннан икенче бер йортка керде. Бу аларның казарма кебек җирләре иде, ахрысы. Аңа ниндидер сәләмәләр җәелгән бер ятак күрсәттеләр. Арадан берсе( Дамир аңа “Туң күз” дип исем бирде) аның янына килеп, егетнең иңбашына кулын куйды.

    - Мин синең турыда Паранядан ишеткән иде. Сине “немец” диде ул. Мин бу черүнең йөзбашы булам. Исемем Федор Быков. Син, Сергей, хәзергә ял ит, ә аннан соң корал, көбә бирерләр үзеңә.

    Кич белән Дамир урамга чыкты. Шәһәрне караңгылык баскан иде. Бер - ике җирдә учак дөрли, анда – санда факел яндырып йөргән кешеләр күренә. Кайсыбер тәрәзәләрдән урамга тонык кына ут яктылыгы сибелә. Ерак та түгел хатын – кызлар җырлый. Көйләре озын һәм гади, әйтерсең лә алар 2-3 нотадан гына төзелгәннәр. Якын гына бер өйдән исерек тавышлар килә, кемнәрдер җырлый һәи бии. Озак та үтми, ул өйдә ызгыш бшлана. бер – берсен дөмбәсләүче ир – егетләр урамга ук ишелеп чыгалар. Хатын – кызлар чыркылдаган тавыш, ир – атларның катлы – катлы итеп сүгенүе егет әле бүген генә калдырган икенче - Дамирның дөньясын хәтерләтә. “Менә бусы безнеңчә!- дип көлемсерәде егет.- Димәк, мин чыннан да Россиядә”.

    Берничә көн үткәч, казармага Михайло килеп керде. Алар “Туң күз” белән озак кына гапләштеләр дә ахырда тегесе Дамирны чакырып алды:

    -Сергей! Тиз генә җыен, безнең белән барырсың!”- диде

    Ярты сәгатьтән соң алар шәһәрнең иң үзәгендә урнашкан зур бай йортның ишегалдында иделәр. Бу – бояр Куракин йорты иде. Дамир үзләре атланып килгән атларны башка атлар янына урнаштырып, ашарга салгач, әлеге йортның нигез кырыена килеп утырды да, ачык тәрәзәдән гөрелдәп ишетелгән тавышларга колак салды. Сөйләүче – металлдай тавышына караганда югары дәрәҗәле кеше булса кирәк - сүзләрен болай дәвам итте:

    -...Ул якларда җир ел саен бай уңыш бирә, көтүлекләрендә төркем – төркем мылкын кебек таза маллар утлап йөри. Анда алтын – көмеш, кыйммәтле ташлар җир эче тулып ята. Ә бабалары болгарларның чуен тимере эреткәненә инде мең еллап, дип әйтәләр. Анда халык һәрвакыт хәлле, сәүдәгәрләре бай... Бөек Россиянең чикләре көньякта әлегә тыныч, Кырым ханы белән дуслыгыбыз хәзергә нык. Хәзер болгарлар нәселе Казан дигән яңа пайтәхет төзеделәр. Анда Урда ягыннан килгән татарлар хакимлек итә. Аларны үз кул астыбызга алыр өчен иң кулай вакыт. Литва патшасы да казанлылар белән аралашуын ташлады. Алтын Урда кыйпылчыклары булган Казан, Кырым, Астрахань һәм башка җирдәге татарларның таркаулыгы безгә бик кулай. Моның белән файдаланмый калу безнең яктан ахмаклык булыр иде. Шушы форсаттан файдаланып, татарлар бер – берсе белән тарткалашканда, безгә көнчыгышка ташланырга һәм ул ханлыкларны берәмләп юк итәргә кирәк. Гомумән, мин сезгә шуны әйтергә тиешмен: татарлар коллыкка төшерелергә, дөресрәге, эш атына әверелергә тиеш. Христиан диненә күчмәгәннәрен бөтенләй юк итәргә, җирләреннән куарга!..

    Шулвакыт кемдер килеп тәрәзәне япты, һәм өй эчендәге тавышлар ишетелми башлады.

    Берничә көн үтте. Дамир иптәшләре белән аралаша башлады, алар белән шома гына сөйләшергә өйрәнде, Петуховка егете Иван белән ару гына дуслашып китте.

    Көннәрдән беркөнне көтмәгәндә Дамир Андрей белән очрашты. Теге дөньядан килгән ике егет кочаклашып күрештеләр. Озак кына сөйләшеп тә тордылар.

    - Син ни нәрсә уйлыйсың бу сәер хәлләр турында?- дип сорады Дамир Андрейдан.

    - Менә нәрсә, Сергей, - диде тегесе Дамирга. - Бу турыда син миннән сорашма. Икенчедән, мин синең кем икәнлегеңне дә, нинди максат белән монда йөргәнеңне дә беләм. Ләкин миннән курыкма. Сатмам. Сөйләштекме? Шунсын аңла: без синең белән берни дә төзәтә алмыйбыз. Йә, ярый! Бәлки очрашырбыз, күрешербез әле,- дип, Андрей китеп барды.

    Дамирны, барысыннан да бигрәк, дәү әтисе Касыймның язмышы борчыды. Чыннан да, үлгәнме ул, әллә исән калып та берәр гасырга күчерелгәнме? Кирәкмәгән чүп – чар кебек тарихның берәр чүплегенә ташланганмы? Һәрхәлдә, аны табу – Дамирның кулыннан килә торган эш түгел, ахрысы. Әмма Дамир үзенең бурычын кулыннан килгән кадәрле дәрәҗәдә үтәде түгелме соң? Сер ачылды: Көнчыгыш илләрен яулап алу өчен, урысларның борынгы ата – бабаларына егерменче гасырдан уналтынчыга кешеләр җибәрелә. Бәлки, гади кешеләр генә дә түгелдер, төрле белгечләрдер. Шартлатучылар, мәсәлән, тупчылар һәм башкалар. Дөрес, аларын Дамир әлегә ачыклый алмады.

    Дәү әтисен табу ихтималы күренми. Димәк, кайтырга вакыт. Ләкин ничек? Бер елдан соң бәлки кайтарырлар, әмма ансы да икеле: беренчедән, чыннан да кайтарырлармы соң аны? Икенчедән, исән калырмы ул аңа чаклы? Шулай булгач, кайту юлын ныклап эзли башларга вакыт.


    * * *


    Иртәгесен Быковның отрядына өс – баш киемнәрен алыштырырга фәрман бирелде. Аякларына сыланып торган йомшак кунычлы күн итекләр кидерделәр. Дамир иптәшләренең өстенә карап шаккатты: бу урыс киеме түгел иде.

    - Үзеңә кара, чын татар юлбасары булгансың, дип көлештеләр иптәшләре.

    Бер сәгатьтән инде алар җитез аргамакларга атланып, кораллар тагып һәм камчылар чыжлатып, көнчыгыш ягына чабып киттеләр.Ике тәүлек барганнан соң, зур гына елга буена килеп җиттеләр. Йөзбашы Быков сугышчыларына шушы яр буенда туктап ял итәргә рөхсәт бирде. “Теге як яр казанлыларныкы”,- диде ул.

    Учак тирәсендә кичке ашны ашагач, Дамир тирән уйга чумды. Һаман да шуңа борчыла иде: ничек итеп инде ул үзенең ата – бабаларына каршы барсын, ди? Нишләргә соң? Качып китеп, теге ярга йөзеп чыгаргамы? Алай эшләсәң, үз дөньяңа кайту мөмкинлеге бөтенләй юкка чыгуы бар.

    Шулвакыт Дамирның колагына искиткеч бер тавыш ишетелде: елганың аргы ягында Казан кызы җырлый иде. Сүзләре ерактан аңлашылмый, ләкин җырчының матур тавышы, моңлы көе йөрәкнең әллә нинди кылларын чиертә иде.

    Көн туганда Быков сугышчылары ат өстендә баралар иде инде. Алар елга аша чыкмадылар, ә яр буйлап көньякка таба чыптылар. Алда бер урыс авылы күренде. “Туң күз” отрядны туктатты да, авылга таба камчысын төбәп, болай диде: “...Безгә татарларга сатылган, алар белән бергә мәкерле уй корган христиан авылларын халкы – ние белән юк итәргә фәрман бирелде. Аларны кызганмагыз, алар безнең дошманнарыбыз! Алга!”

    Батыр сугышчылар кулларындагы майлы чүпрәкләр ураган таякларга ут кабыздылар һәм авылга таба чаптылар. Чапкан уңайга салам белән ябылган өйләргә һәм каралты – курага ут салдылар. Тиз арада тирә - як мәхшәргә әйләнде. Төрле җирдә ир – ат, хатын – кыз, бала – чага акырыша. Җайдаклар аларны һич кызганмыйча кыралар иде. Менә Дамир бер атлының урманга таба чабып киткәнен күрде: бу аның дусты – Петуховка авылы егете Иван иде. Дамир аның артыннан ашыкты һәм иптәшен бер агач төбенә капланып елап яткан хәлдә күрде. Егет үксеп – үксеп сөйләргә кереште:

    - Моннан ерак түгел минем туган авылым. Татарлар рәттән генә яшиләр. Без алар белән гомергә тату тордык. Ләкин аларга беркемнең дә сатылганы юк. Ни өчен яндырабыз без бу авылларны? Ни өчен бер гөнаһсыз кешеләрнең җаннарын кыябыз?!

    Шулвакыт алар янына сотник Быков атылып килеп җитте:

    - Сез нәрсә селәгәйләрегезне агызасыз?!- дип җикеренде ул ике дуска.- Күреп торам: сезгә мондый хезмәт ошамый! Өйгә кайткач, ныклап сөйләшербез әле бу турыда. Ә хәзер күземә күренмәгез, эшегездә булыгыз!

    Ул көнне отряд ике авылны юк итте. Авыл халкы кайсы үтерелде, кайсылары урманнарга качты, күпләре елга аша чыгып, теге як ярга киттеләр. Ләкин Дамир бу эшләргә катнашмаска тырышты, читтәрәк йөрде. “Минем бу шәфкатьсез суешта ни эшем бар?- дип уйлады ул.

    Әкренләп Дамирның миендәге таркау хәлдә булган уйлары тәртипкә салына башлады. Ниһаять, ул аңлады: соңгы ике көн эчендә алар кылган гамәлләр –ул да булса, урыслар белән татарлар арасына коткы салу, ягъни, боярин Куракин әйткәнчә, чик буе инцидентын булдыру иде. Кыскасы, бу хәлләр- урыс хөкүмәте алып барган сәясәтнең башлангыч адымы, дөресрәге, йөзьелларга сузылган басып алу сугышларын башлар өчен сылтау тудыру иде.

    “Туң күз” бу көннәрдә Дамир белән Иванны күз уңаеннан ычкындырмады, аның ике егеткә шикләнеп каравы йөзенә чыккан иде. Икенче көнне отряд янә сәфәргә чыкты. Бер авылны юк иткәч, арыган җайдаклар ямьле генә болында карамалар арасында ялга туктадылар. Учакта ит пешә, берничә кеше атлар янында булыша, калганнары йокыга изрәп, агач төпләренә ауганнар. Дамирны башында кайнаган уйлар йоклатмый. Ул торып, куаклар буйлап китте. Аның исенә малай чаклары, туган як болыннары, тагын әллә нәрсәләр төште.

    Кинәт ерак түгел кемдер кыштырдаган кебек булды. Дамир куаклар артында ат менгән кешеләрне күрде. Алар якын килмичә генә Быковның отрядын чолгап алганнар иде. 300 – 400 ләп кеше булыр, киемнәре үзгә иде.

    Дамирга ниндидер көч куаклар арасында калырга кушты. Ул арада һөҗүм итүче җайдаклар, ниндидер сигнал буенча, ял итүчеләр өстенә ташланды. Якын араны күз ачып йомганчы сикереп үттеләр дә урыс сугышчыларын тураклый башладылар. Сугыш озак бармады. Һөҗүм итүчеләр (Дамир аларның татарлар икәнен аңлады) һәлак булган һәм яраланган иптәшләрен атларының аркасына урнаштырдылар. Әсирләрдән каберләр казытып, үле урыс сугышчыларын күмдерттеләр. Исән калган дистәләгән әсирне ат артына бәйләп китеп бардылар.

    Дамир куаклар арасында озак утырды. Ул әле генә үлемнән котылуын аңлады. Ләкин бу хәл аны шатландырмады. Чыннан да, шатланырлыкмы соң моңа? Гомумән, яшиме соң ул әле дөньяда? Тере кешеме ул әллә очып йөргән җан гынамы? “Кызык,- дип уйлады ул,- егерменче гасыр кешеләре уналтынчы гасырда үлә ала микәнни?”

    Ә чынбарлык исә коточкыч иде. Әле һәлак булган һәм әсир төшкән иптәшләре белән бергә хезмәт итеп, бер елын тутырып, Дамир үз гасырына кайта алыр кебек иде. Инде алар да юк. Хәзер Дамирга нишләргә? Бер үзе кире “Н” шәһәренә кайтса, анда ни әйтерләр? Өстенә нахак гаеп ташлап, харап итеп куймаслармы? Юк! Иптәшләрен табу мәслихәтрәк булыр сыман. Бәлки аларга ниндидер ярдәм дә күрсәтергә булыр.

    Ләкин аңының төбендә тагын бер яшерен уе бар иде Дамирның: урыс хөкүмәтенең мәкерле ниятләрен ничек тә казанлыларга җиткерү. Ләкин бу очракта аның уналтынчы гасырда мәңгегә калу куркынычы барын ул аңлый иде. “Ни булса, шул булыр!”- дип, егет иптәшләрен алып киткән казанлылар артыннан атлады.

    Бер сәгатьләп барганнан соң, ат эзләре аны зур гына бер авылга алып килделәр. Бу – Быковчылар тарафыннан яндырылган урыс авылы иде. Дамир урамга керергә базмады, авылны читләтеп кенә үтәргә уйлады. Шул вакытта ул авыл уртасындагы мәйдансыманрак җирдә җыелган авыл халкы тавышларын ишетте. Уртада аның иптәшләрен әсирлеккә алып киткән казанлылар һәм Быков сугышчыларының берничәсе күренә.

    Дамир якынрак килеп, тыңлый башлады: казанлыларның башлыгы урыс телендә Быков отрядының урыс авылларын яндырып йөрүен сөйли иде бугай. Ләкин авыл халкы ышанмый иде шикелле. Шулвакыт әсирләр арасында Иванның тавышы ишетелде. Ул халыкка дөресен сөйләп бирде. Авыл халкының кайсы – берсе дә әсирләрне таныды.

    Күп тә үтмәде, казанлылар йөзбашын һәм унлап әсирне калдырып, калганнарын ат өстенә бәйләп утыртып, ашыгып китеп бардылар. Дамир калган иптәшләре белән кушылу уе белән мәйданга таба юнәлде, әмма анда яңадан шау – шу башланганны күреп тукталып калды: анда авыл халкы күсәк, сәнәк кебек нәрсәләр тотып, татарлар калдырып киткән әсирләр өстенә ташландылар һәм 2 – 3 минутта аларны изеп ыргыттылар. Аптырашта калган һәм куркуга төшкән Дамир казанлылар алып киткән иптәшләре артыннан атларга мәҗбүр булды.

    Озак кына баргач, зур гына елгага килеп җитте. Кичү чыгып, атлар эзе буенча кояш баюга бер авылга килеп керде. Авыл зур гына булып, өч мәчет манарасы күренә иде. Өйләр төрле зурлыкта, такта, кайры яки салам белән ябылганнар.

    Басу капкасын ачып урамга кергәч, Дамирның тыны кысылды, тамагына нәрсәдер тыгылгандай булды: авыл кешеләре кигән кәләпүшләр һәм түбәтәйләр, чалмалар һәм киез эшләпәләр, читек – кәвешләр, ят тоелган, ләкин колакка ятышлы телдә сөйләшкән тавышлар, манарадан иңгән азан моңы – болар бар да егетне тел белән әйтеп килештерә алмаслык хисләргә батырдылар. Шул тойгыларга исереп урам буйлап бара торгач, аның исенә яңадан үзенең аяныч хәле төште: нишләргә соң хәзер?

    Каршыда мәчет тора иде. Дамир, күп уйлап тормыйча, аның яртылаш ачык ишегеннән атлап керде. Бар белгәне “Бисмилла...” белән сәлам бирү иде.

    - Әссәламегаләйкем!- диде ул, әбисе өйрәткән сабакларны исенә төшерергә тырышып.

    - Вәгаләйкүм әссәлам! Йә, олан, килгел якынрак!- диде аңа ак сакаллы мөлаем карт. Аның башында чалма, өстендә тамагына чаклы элдерелгән озын кием иде. Егет эчкәрәк узды, бабай күрсәткән урынга утырды. Хәзрәт дога кылды, Дамир да бит сыйпап куйды.

    - Хуш! - диде дин әһеле.- Мән сәне белгүче ирмәсмен, кемсә углы булурсән, кайдин килүрсән? Сөйләп биргел!

    - Мин бик ерактанмын...Миңа берәр башлык кирәк... бик мөһим хәбәрем бар, - дип аңлашырга тырышты егет.

    - Сәнең телең ят торур. Хуш, сөйләгел йомышың үземә, җигет!

    Дамир аңа бик авырлык белән үзенең урыс гаскәрендә хезмәт итүен, аларның Казанны алу турындагы омтылышларын аңлатты һәм соңгы ике - өч көн эчендә баштан кичкәннәрне бәян итте.

    - Сәнең сүзүң рас булгай. Мәнем ошбу золымдин хәбәрем юк имәстер. Имди, Аллаһы боерса, безем түрәләремезнең күзләрене ачмак кәрәктер. Аллаһы боерса, җөмәдиәл ахирәтнүң башы берлә мән пайтәхеткә, Шәһри Казанга юл тоткаймын, сәне дә үзүм берлә алаен. Сән үзүң булмасаң, түрәләр ышанмагайлар. Ә аңарча мәнемдә кунак булгайсын...

    Хәзрәт егетне өенә алып кайтты, абыстае белән таныштырды. Өй эче бик пөхтә, идән һәм түшәм такталары, стена бүрәнәләре ап-ак итеп кырылган. Төрле җирдә матур тукымалардан эшләнгән каюлы сөлгеләр, чаршау һәм челтәрле кашагалар эленгән, алар мондый өй эчен күрмәгән егеткә якын һәм соклангыч матур күренәләр, дулкынландыралар иде. Түр башына изге хәрефләр белән язылган шәмаил эленгән.

    Кичке ашка кайнар коймак, юкә балы, хуш исле үләннәр салып пешерелгән чәй куелды. Абыстай өстәлгә дүрт чынаяк чәй көйләп утыртты да артына борылып эндәште:

    - Айгөл, кызым! Куеп торгыл “Йосыф китабы”ны, ултыр әйдә!...

    Чаршау артыннан буйчан гына җиткән кыз күренде. Ул, яулык чите белән битен капларга теләсә дә, үзенең чибәрлеген егеттән яшерергә тырышмый иде. Шулай ук тал чыбыгыдай сылу буй сынын кара бәрхет камзулы да, зәңгәр ефәк күлмәге дә ышыклый алмыйлар, киресенчә, кием эчендәге серле матурлыкны бизәп, үзенә тарттырып торалар. Кызның чәч толымнарында чулпылар чылтырый, җиң эчендә асылташлар белән бизәлгән беләзекләр күренеп кала...

    Иртәгесен Дамирны хуҗабикә үзе уятты:

    - Торгыл, батыр йигет! Кызлар күргәйләр, уйкучы тип көлеп киткәйләр.

    Иртәнге ашны ашап, бераз арлы – бирле йөргәч, Дамир абыстай янына килде.

    - Апа, Айгөл кайда?

    - Сыу ягада, казлар көтә булур,- диде абыстай кырысрак тавыш белән. Егет белән кызның икәүдән – икәү генә калуын килештерми иде, ахрысы, ул. Егет урамга чыгып, Айгөлне эзләп китте. Ниһаять, ул аны елга буеннан барып тапты. Аулак урында кыз аннан йөзен яшерми иде. Алар, юк – бар нәрсәләр турында сөйләшеп, озак кына йөрделәр. Кайвакыт, бөтенләй бер якта үзләре генә йөреп яткан казларын күреп, эчләре катып көләләр иде.

    Шул рәвешчә берничә көн вакыт узды. Һәм, ниһаять, Әхмәдишаһ хәзрәт иртәгә Казанга юлга чыгасын белдерде.

    Кичкә табан егет белән кыз, кеше күзләреннән сакланыбрак кына, каз көтү сылтавы белән тагын елга буена төштеләр. Шул заман телен яхшы гына үзләштерә башлаган Дамир белән Айгөл арасында мәхәббәт җепләре дә сузылып өлгерде бугай. Һәрхәлдә, алар бер-берсенә битараф түгелләр иде, серләшеп туймаслар иде.

    Уйга калган егет елга буендагы комда таяк белән нәрсәдер сызгаларга тотынды. Айгөл гаҗәпләнгән кыяфәт кычкырып җибәрде:

    - Дамир! Нәрсә бу! Ни яздың монда? «...Йите йөзенче санәдә шәүәлнең сәкезендә аллаһы каршына ...Әхмәт бине...» - дип, тотлыга – тотлыга укып китте Айгөл.

    Инде дамирның гаҗәпләнер нәүбәте җитте:

    - Айгөл! Бу язуларны укый аласыңмыни син? Мин үзем нәрсә язылганын белмим, безгә мондый хәрефләрне укытмадылар.

    - Ничек инде укымаска? Мин бит әнкәйдән сабак алдым. Ә менә син мине аптыраттың: нәрсә язганыңны үзең дә белмим дисең. Әйт әле, Дамир, дөресен, син бит шаяртасың, әйеме?

    - Һич шаяртмыйм!- дип аңлатып китте егет.- Безнең авылның яртысы элек урыс авылы булган. Хәзер инде ул урында өй һәм чиркәү хәрәбәләре генә калды. Без малайлар кечкенәдән шунда уйнап үстек, аның ташларын ыштаннарыбыз белән шомартып бетердек. Менә шунда, чиркәүнең нигез ташларында, нәкъ шушы мин язган язулар да бар иде. Без, малайлар, ярыша – ярыша, комда шуларны яза идек. Ул ташларның һәр бизәге хәтеремдә,- дип, егет тагын нәрсәдер сызгаларга тотынды.

    - Дамир!- диде кыз. – Бездә дә бит шундый ук язулар бар, иске зиратта. Әйдә карыйбыз!

    Алар, казларын онытып, таудагы авылга таба йөгерделәр, һәм күз ачып йомганчы килеп тә җиттеләр. Кыз аны арырак, иске каберлек янына алып китте. Куе агачлык эчендә анда – санда җиргә яртылаш баткан, мүкләнгән кабер ташлары тора иде. Айгөл Дамирны читтәрәк торган бер таш янына чакырды. Егет ташны күргәч, өнсез калды, теле тотлыкты: ташта егет комга язган тамгалар чекерәеп тора иде. Булуы мөмкин түгел!

    - Айгөл!- дип кычкырды егет.- Бу бит нәкъ шул таш. Мин аны яхшы беләм.

    - Булмас, Дамир! Ялгышасыңдыр. Уйлап кара, кем ул ташларны күчереп йөртсен! Үзең күрәсең. ул монда ике йөз еллап торгандыр. Яртылаш җиргә баткан.

    - Эш анда түгел, таш ерак күчмәгән. Аны чиркәү нигезенә генә салганнар. Чөнки бу каберлек янына урыс авылы төзегәннәр.

    - Син ни сөйлисең, Дамир, авырдыңмы әллә? – дип көлде кыз.- Әнә ич зират тора, бар нәрсә үз урынында, нинди урыс авылы булсын ди монда...

    Сөйләшә - сөйләшә, алар янәдән елга буена төштеләр. Кич булып, төн патшабикәсе дөньяга кара пәрдәсен капларга әзерләнә иде.

    - Дамир, сорыйсым килә,- диде Айгөл.- Син бик сәер егетсең, әйт әле, кем син? Кайдан килдең?

    - Мин шундый ерактан, Айгөл, әйтсәм, ышанмассың, - диде егет уйчанланып. Шушы минутларда ул күп нәрсәне аңлады. Аның күзләре яңа ачылып киткәндәй булды. Бу елга буе, бу авыл – Дамирның туган җирләре иде. Әлбәттә, бөтен нәрсә бик нык үзгәргән. Авыл да, елга да урыныннан күчкәннәр, исемнәре дә икенче, әмма ныгытып карагач, егетнең туган якларында йөргәненә шиге калмады.

    Елганың аръягында кемдер учак ягып җибәрде. Менә инде Дамирның борынына балачактан таныш, күңелгә якын учак исе, төтен исе килеп керде.

    ...Су буенда учак яна

    Кем кабызган ул учакны...

    - дип, Дамир үзе дә сизмәстән көйләп җибәрде.

    - Җырла, зинһар, җырла!- дип пышылдады кыз.- Моңлы егет икәнсең.

    Дамир җырны яңабаштан һәм ахырына кадәр җырлады.

    - Дамир!- диеп, кулын егетнең иңбашына куйды кыз.- Сорат мине әткәйдән. Көзгә туйлар ясар идек. Синең белән җир читенә китәргә дә әзермен.

    - Их, Айгөл!- дип көрсенде егет, кызның яшьле күзләренә карап.- Көзгә чаклы әле нәрсәләр генә булып бетмәс. Синең белән минем ара җир белән күк арасы кебек булыр. Ә бу җирләрдән яулар үтәр, авыллар урынына көл генә калыр.

    - Ә без?!- дип пышылдады тагын кыз.

    - Сез?- Егет үзенең әйткән сүзләреннән үзе дә курыкты. Чыннан да бит, 2 – 3 айдан Явыз Иван борынгы болгар – татар җирен һәм Казанны яулаячак. Бөтен ир затын юкка чыгарып, хатын – кыз, бала – чаганы әсир итәчәк, чукындырачак. Тарихта күрелмәгән суеш – канкоеш башланачак. Җирле халык урынына урыслар күчереп китереләчәкләр. Татарга каршы йөзләрчә елларга сузылган геноцид башланачак.

    - Айгөл!- дип кызның кулларын алды егет.- Әйт әткәңә, тизрәк күчегез моннан. Еракка, гарәпләргә, төрекләр җиренә китегез! Көзгә кадәр бу җирләрне урыс басып алачак. Илегез юкка чыгачак, Айгөл!

    - Син күрәзәчеме әллә?- дип сорады үпкәли төшкән кыз. Ул егеттән икенче төрлерәк сүзләр, мәхәббәт сүзләре көтә иде бугай.- Урыс элек тә күп мәртәбәләр басып кергән, ләкин аларны куа торганнар. Алдагы көндә дә Аллаһы Тәгалә саклар безне.

    - Айгөл! Ышан миңа! Бу юлы инде бернәрсә дә ярдәм итә алмаячак. Аларның җиңүе безгә бик яхшы мәгълүм...

    Шулвакыт авыл ягыннан кызның әнисе килеп җитте.

    - Айгөл!- дип ачуланды ул.- Нәрсә дөньяңны оныттың! Атаң белә калса, икебезгә дә эләгә бит!..


    Иртән таң беленгәндә мулла абзый белән Дамир чәнчек арбага утырып, Казан юлына чыктылар. Алда утырган таза гәүдәле яшь егет берсе кола, берсе туры ике атны тотыбрак барырга тырыша. Юлда очраган халык хәзрәтне сәламләп кала иде.

    “Җиктереп пар ат, Казанга туп – туры киттем карап...”-дигән Бөек Тукайның сүзләре исенә төште Дамирның.

    Бормалы юл урманнар – кырлар аша барып, әрәмәлекләргә кереп чыга. Көтмәгәндә урман арасында посыбрак урнашкан авылларга килеп керә. Тирә - якта шундый таныш табигать, ә шулай да аерма бар. Иген басуларының киң түгеллегенә игътибар итте Дамир, күбрәк урман да болын, әрәмә дә саз. Ашлыклар әле бер карыш кына күтәрелгәннәр. Ә арыш инде кеше биленнән. Печәннәр чабарга җиткән.

    Озын юлда алар мулла белән күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Ниһаять, карт Дамирны иң куркыткан сорауны бирде:

    - Шулай да, олан, син үзең кай яктан? Урысларга ничек килеп эләктең?

    Дамирның бу сорауга хәзрәтне ышандырырлык җавабы юк иде.

    - Менә нәрсә, егет,- диде Әхмәдишаһ карт аңа кич белән бер елга буена ялга туктагач һәм кучер йоклагач.- Син, сөйләшүең буенча, төрки, гадәт – сыйфатларың безнеке, ләкин “Бисмилла...”ны тәян онытасың, ашагач, бит сыйпамыйсың, намаз – тәһарәт турында әйтеп тә тормыйм. Син кем? Чукынганың тоелмый, яһүди дә тугелсең, кем син? Нинди аллага табынасың? Әллә мәҗүсиме син? Шушы ук сорауларны камчы белән бергә бирерләр, дип уйламыйсыңмыни син? Ә синең Айгөлгә урыслар басып алуы турында сөйләгән сүзләрең?

    Дамир ни дип тә җавап бирергә белмәде. Киләчәктән килдем, дип әйтсә, хәленең тагын да мөшкелрәк булачагын ул аңлый иде.

    Әхмәдишаһ хәзрәт вәгыятьне үзгәртергә булды.

    - Дамир, угланым! Казанда ничек булса да сереңне чиштерерләр синең. Язмышыңны күз алдына китерүе дә кыен. Миңа турысын сөйләсәң, мин бәлки сиңа ярдәм итә алырмын. Кызымның үтенечен дә искә алып.

    Бераз уйлагач, Дамир бу мөхтәрәм картка үз язмышын ышанып тапшырырга булды. Ул аңа дәү әтисенең югалган көненнән башлап, бөтен булган хәлләрне тасвирлап бирде. Аннан соң тарихка, географиягә, егерменче гасыр тормышы – көнкүрешенә күчте. Кыска җәйге төн үтеп тә китте. Тәмам гаҗиз калган карт иртәнге намазга басты.

    - Йә Хода!- дип Аллага ялварды ул намаз аралаш.- Мин колыңа нинди галәмәт җибәрдең син? Ирексез кылган гөнаһларым өчен җәзамы бу? Әллә шушы хәбәрчең аркылы куркыныч язмышыбыз турында искәртүеңме?

    Хәзрәт, намазлыкка башын бәрә - бәрә, бик озак, гарәп һәм төрки телдә, Аллаһы Тәгалә белән сөйләште.

    Икенче көнне хәзрәт арбада йә уйланып, йә йокымсырап барды. Алар озын көннең буена ләм – мим бер сүз сәйләшмәделәр. Кич белән тагын ямьле генә бер җирдә кунарга туктадылар. Ниһаять, карт егеткә сүз кушты:

    - Углым! Синең сүзләрең хакмы, юкмы, әмма мине бик куркыталар. Син миңа Аллаһы Тәгаләнең бәла – каза китерүче кара козгыны булып тоеласың.

    Ә бәлки мин ялгышамдыр. Ярый. Казанда синең өчен үзем сөйләшермен. Инде үзеңнән сорасалар, Кырым ягыннанмын, дип әйтерсең. Хәзерге вакытта сарайда Кырым кешеләре юк, иншалла, бар да шома үтәр.

    Өченче көнне, кояш күтәрелеп кыздыра башлауга, алар пайтәхеткә килеп җиттеләр. Ләкин тау башында урнашкан кальгә белән юлчылар арасында елга бар иде. Алар якындагы авылда хәзрәтнең бер танышына кереп ял иттеләр һәм җәяүләп елга буена төштеләр. Хуҗа аларны озата барып, бер көймәчегә тапшырды. Теге ярга чыккач, шәһәр капкасы янына килделәр. Мулланың әйтүенчә, бу Кырым капкасы икән. Капканың тышкы ягындагы ике сакчы аларның кайдан һәм кем янына килүләрен сораштылар да, хәзрәтнең үтенече буенча имамга хәбәр иттеләр. Бераз көткәч, имамнан кеше килеп, аларны шәһәр эченә алып керде. Юлчылар хан сараеннан ерак та булмаган, биек манаралары белән болытларны телгәләп торган мәчеткә килделәр. Мәчет әһелләре Җомга намазына җыелырга тиешле агай – энене көтәләр иде.

    Имам кунакларны гаять җылы каршылады. Әхмәдишаһ аңа урысларның мәкерле ниятләре һәм Дамирның үзе турында сөйләде.

    - Мәскәү князенең Әтил аръягына күз салуы минем өчен яңалык түгел,- диде имам.- Ләкин, инде сез дә мондый хәбәр китергәч, моның турында Бөек Ханны искәртми кую ярамас. Аллаһы боерса, мин бүген үк сезне аның хозурына алып керергә тырышачакмын.

    Дамирны мәчеттән ерак түгел бер йортта урнаштырдылар һәм беркая да чыкмаска, хан каршына барырга әзер булырга боердылар.

    Өч сәгатьләп вакыт үткәннән соң, егетне хан сараена алып киттеләр. Анда аны Әхмәдишаһ хәзрәт белән имам һәм тагын әллә кемнәр көтәләр иде. Ярты сәгатьләп торгач, аларны хан янына чакырдылар. Келәмнәр җәелгән зур бүлмәләр, баскычлар аша үтә - үтә, хан тәхете урнашкан залга керделәр. Хан юк иде әле. Тәхетне ике яклап, сарай әһелләре тезелгән. Хәзрәт пышылдап кына Дамирны үзе белгән кешеләр белән таныштыра башлады.

    Ул арада иярченнәре белән Ядгәр хан үзе дә керде. Дамир шунда ук ханның бик яшь булуына игътибар итте. Ирен өстендә сызылып кына киткән кара мыеклы, әле сакал да чыкмаган хан Дамирдан күп булса 2 – 3 яшькә генә олырак иде.

    Ханны сәламләү, зурлау тантанасыннан соң, имамга сүз бирелде. Имам үзе белән килгән Әхмәдишаһ хәзрәтнең Бөек Хан каршына бик мөһим бер хәбәр белән килүен әйтте. Хан хәзрәтнең үзенә сөйләргә боерды. Әхмәдишаһ мулла Дамир турында һәм аның урысларның Казанга һөҗүм итәргә җыенулары турындагы сүзләрен бәян итте.

    - Йә, егет! Хәзрәт сөйләгәннәрне җөплисеңме?- дип сорады Ядгәр хан.

    - Җөплим, Бөек Хан!- дип җавап бирде коелып төшкән һәм телен көчкә кузгата алган Дамир.

    - Бөек Хан!- дип, сарай әһелләреннән берсе әрсез рәвештә сүзгә кысылды.- Бу егетнең сүзләренә ышану хата булыр иде. Болар бар да уйдырма. Алай гына да түгел, аны кемдер урыслар белән безнең арага чөй кагу өчен өйрәтеп җибәргәндер. Ә кирәкме соң ул безгә? Боер, Бөек Хан, мин үзем Иван патшага барыйм һәм барын да ачыклап кайтыйм. Әлбәттә, бөек патшага лаек булырлык бүләкләр дә әзерләргә кирәк булыр. Бу эшләрне башкармый торып, гаскәр, корал кузгатып, Мәскәү падишаһын ачуландырырга ярамас. Ә бу егетне, шымчы буларак, телен чиштерергә һәм бүген үк асарга кирәк. Аңа өстәп, әлеге ялган хәзрәт белән мондагы аларның юлын куган имамыгызны да ахмак башларыннан арындырырга...

    - Сүзеңне ишеттек, Габдула морза,- диде хан канәгатьсез таыш белән.- Ни әйтерсең, Йосыф би?

    -Бөек хан! Бу егетнең сүзләренә колак салу мәгкуль. Әгәр аның сүзе дөрес булса, Мәскәү белән Казан арасында йөреп вакыт уздыру безнең өчен фаҗига булачак. Габдулла морза Мәскәүгә бүләкләр ташырга ярата анысы, ләкин бит Иванның аның белән генә канәгать түгеллеге күренеп тора. Иртәгә үк көч, корал туплый башларга һәм черүне йөз меңгә җиткерергә кирәк. Ә бәлки, йөз илле меңгәдер.

    - Бөек хан!- дип кычкырып чыкты тагын Габдулла морза. – Бу буш сүз! Мондый зур черү тотарга хан казнасы да, безнең кесәләр дә җитмәячәк. Халык та моңа күнмәс. Икенчедән, бу ялганчы егетнең урыслар гаскәренә ничек килеп эләгүен дә бик җентекләп тикшерәсе бар әле .

    Хан аның ягына кулын селтәде дә башын уңга борды:

    -Гаскәр би! - дип, уң кулда икенче торган хәрби киемдәге кешегә эндәште.

    - Бөек хан!- дип башын түбән иде Гаскәр би.- Күптән түгел генә безнеңчә киемнәр кигән унлап урыс сугышчысы әсир итеп китерелде. Бу егет шуларның берсе булырга охшый. Аларның урыс авылларын яндырып йөрүләре хак, һәм бу бер дә юкка гына эшләнмәгәндер. Бөек хан! Бу егетне минем карамакка бир. Мин аны яхшылап капшап карармын.

    - Шулай булсын! Ал егетне үзеңә! Мәскәү турысындагы карарыбызны иртәгә ишетерсез. Әсирләрне азат итәргә! Хәзрәтне иленә озатырга! - дип, хан имам белән килүчеләргә кулын селтәде...

    Дамирны гаскәр би үзе белән алып китте. Шуннан соң егеттән бик озак сорау алдылар, аның урысларда хезмәт иткән вакытын энәсеннән җебенә кадәр тикшерделәр. Ахырда Гаскәр би Дамирны янә үз янына чакыртып, урыслар арасында күз – колак булырга кушты. Аңа төрле аңлатмалар биреп, иптәшләренә китереп куштылар. Юлбасарларны төрлесен төрле җирдә тотып, аларның һәрберсеннән аерым сорау алганга күрә, Дамирның яңадан килеп кушылуына берәүнең дә исләре китмәде...

    ( Казан утлары ңурналының 1997 елгы 1 нче санында басылды)



    (дәвамы)
    Ильдус Хузин
    повесть на татарском языке.
  • Ильдус Хузин:
  • Егетнең кайтуы (хыялый бәян)
  • Ева – тор юлында (маҗаралы бәян)
  • Өченче орден (хыялый бәян)
  • Аю (хикәя)
  • Челпәрәмә килгән еллар (хыялый хикәя)
  • Кремльдә ыгы–зыгы (хыялый хикәя)
  • Яңа робинзоннар (яшүсмерләр өчен хыялый маҗаралы бәян)
  • Кызыл тәнлеләр юлбашчысы (хыялый бәян)
  • Топонимнар (Урта Уралдагы географик атамалар)
  • Җен түгәрәге (хикәя)
  • Татарның чын тарихы (Подлинная история татар)
  • Ведьмин круг (рассказ)
  • Прощание с Топтыгиным (рассказ)




  • ← назад   ↑ наверх