Гали Худжи
Гали ХуҗиКазлар оча күлләреннән...
Казлар оча күлләреннән,
Моңсу кала ул яклар;
Алмагачлар алма коя,
Алтынлана яфраклар.
Казлар үтә безнең өстән,
Казлар китә тезелеп;
Алар күздән күмелгәнче
Карап калам өзелеп.
Кул сузам да яулык болгыйм,
Тик телемне белмиләр;
Алар миңа канат җилпи,
Ни әйтергә телиләр?
Җил каерса каурыйларны,
Син табарсың, диләрме,
Кич утырып, сөйгәнеңә
Хат язарсың, диләрме?
Казлар китә, мин озатам,
Талып бетә күзләрем;
Агачтагы яфрак чаклы
Аңа сөйләр сүзләрем.
Күрешербез. Үтәлмичә
Калмас безнең теләкләр;
Таулар-ташлар аерылса да,
Аерылмаслар йөрәкләр.
Долорес Ибаррурига
Ут эчендә бөтен Испания,
Сервантесны биргән җир яна;
Бакчаларда апельсиннар көя,
Нәм кан белән сулар аллана.
Юк, кол булмас батыр испан халкы!
Көч табар ул кабат туарга,
Хозе Диас кебек улы белән
Сезнең кебек кызы булганда!
Беләм чәчең нигә агарганын,
Йөрәгемдә йөртәм сүзләрең:
«Аягүрә басып үлү артык,
Яшәгәнче җирдә тезләнеп!»
Шулай үлде батыр Лафуэнте,
Егермегә яше тулганчы.
«Геройларның толы булу артык,
Куркакларга хатын булганчы».
Йөрәгең бу синең, Ибаррури,
Батырлыгың синең, якын дус!
Өмете син барлык аналарның,
Син — тормыш һәм ирек, Долорес!
← назад ↑ наверх