• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре:

    Хәсән Сарьян


    1930-1978

    Хәсән Сарьян (Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов) 1930 елның 24 мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Аю авылында туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде классны күрше авыл мәктәбендә тәмамлый. Аннан соң колхоз эшендә һәм клуб мөдире хезмәтендә була.
    1948-1951 елларда Х.Сарьян - Бөре татар педагогия училищесы студенты. Училищедан соң ул Уфа педагогия институтына укырга керә һәм, аны тәмамлап, «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталары, «Сәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
    1957-1960 елларда Башкорт дәүләт университетында татар теле тарихы һәм хәзерге татар теле курсыннан лекцияләр укый.
    1960 елда Х.Сарьян Казанга күчеп килә, башта «Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь, соңыннан СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының редакторы булып эшли.
    Х.Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның беренче хикәяләр җыентыгы 1962 елда Казанда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң авторның хикәяләре тупланган тагын ике җыентыгы дөнья күрә. Беренче хикәяләре белән үк Х.Сарьян үзенчәлекле язучы, тел остасы булып таныла. «Әткәм һөнәре», «Бер ананың биш улы» повестьлары авторга аеруча зур уңыш китерә. Бу әсәрләре белән Х.Сарьян 1970- нче еллар татар прозасының күренекле вәкилләре сафына баса. Х.Сарьян - тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшли. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр алып бара, әдәби осталык турында күп санлы мәкаләләр бастыра. Әдипнең аерым әсәрләре рус һәм башка халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә татарчага проза әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестеның кыргызчадан тәрҗемәсе аеруча зур осталык белән эшләнгән.

    Хәсән Сарьян 1978 елның 21 сентябрендә кинәттән вафат була.

    Укырга тәкъдим итәбез:

    Бер ананың биш улы: Повесть, хикәяләр /Кереш сүз язучы Ә.Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. - 303 б.: портр. б-н.
    Егет язмышы: Повестьлар, хикәяләр /Кереш сүз язучы Г.Ахунов. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. - 399 б.: портр. б-н.
    Нокталы өтер: Повестьлар /Кереш сүз язучы Ә.Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - 416 б.: портр. б-н
    Уеңны уйдырып сал… (Тел, әдәби осталык турында уйланулар). - Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. - 141 б.





    ← назад   ↑ наверх