• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Хасанова Фануза Хайдаровна

    ГАЯЗ ИСХАКИ И СОВРЕМЕННАЯ ТАТАРСКАЯ ПОЭЗИЯ

    В статье рассматриваются особенности литературных приемов в создании образа писателя начала XX века Гаяза Исхаки в творчестве 20 поэтов современности. Среди них Роберт Ахметзян, Рашат Низами и др.

    Хәзерге татар әдәбияты кысаларындагы максатларның берсе булып милләтне саклау идеясе тора икәнлеге беркемдә дә шик тудырмый.

    Милләтне саклау үзеннән-үзе бердәмлек идеясен китереп чыгара. Нәкъ менә шушы бердәмлекнең татар халкына җитмәве беркемгә дә сер түгел.

    Әлеге бердәмлекне Гаяз Исхакый үз вакытында төрки халыклар бердәмлеге итеп күрергә теләгән булган. Әдипнең бердәмлек идеясен соңгы васыятьләренең берсе иткәнлеге дә мәгълүм. Үткән гасырның 90 елларында әлеге идея, тулаем эчтәлекне саклаган хәлдә, "азатлык", "бәйсезлек", "дәүләтчелек" сүзләре аша яңадан калкып чыкты. Шуның нәтиҗәсендә, татар әдәбияты

    Милли яңарыш әдәбияты буларак үсеш ала башлады.

    Әдәбиятның шигърият өлкәсе, иң беренчеләрдән булып, җәмгыятьтәге һәр яңалыкка үз фикерен белдермичә калмый. Шуңа да әлеге чорда язылган шигырьләрдә Гаяз Исхакый исеме телгә алыну бик табигый күренеш. Гомумән алганда, татар әдәбиятында халыкның күпләп хаксызга онытыла барган шәхесләренә мөрәҗәгать итү башланды. Сәбәпләре дә аңлашыла:

    Совет системасы җимерелеп, коммунистик идеология хөкем сөргән җәмгыятьтә табыныр үрнәк калмавы, халыкны гына түгел, язучыларны да җиде юл чатында калдырды. Гасырлар буе килгән гуманистик идеяләр, әдәбиятның тәрбияви-әхлакый миссиясе читкә тибәрелгән, рәнҗетелгән шәхесләрне яклауга алынды, дөресрәге, моңа мөмкинлек чыкты, җирлек туды. Шунысын да онытмыйк, күренекле шәхесләрнең тормышы ул бер үк вакытта халыкның үткәндәге дөрес тарихы да булып тора.

    Нәкъ менә алда санап үтелгән нигезләмәләр безнең әлеге хезмәтебезнең актуальлеген билгели торган фактор булып тора. Гаяз Исхакый образының 1985-2008 еллар шигърияте кысаларында барлау, егермеләп шагыйрь иҗатын күзәтү беренче тапкыр башкарылганлыктан, әлеге хезмәтнең яңалыгы бәхәссез. Димәк, максатыбыз: соңгы егерме еллар тирәсе вакыт эчендә язылган әсәрләрне тикшерү объекты итеп, Гаяз

    Исхакый образын сурәтләү үзенчәлекләрен ачыклау тора.

    Хәзерге шигърияткә Гаяз Исхакый исеме кайтарылу актуаль күренеш. Шулай да әлеге язучының образы әдәбиятта татарның башка күренекле шәхесләре белән чагыштырганда азрак булуы күзгә чалына. Г.Исхакыйны Кол Гали,

    Колшәриф, Мөхәммәдьяр, Г.Тукай, Дәрдмәнд, М.Җәлил, Ф.Кәрим, М.Акмулла (Г.Кандалый да!), К.Насыйри, С.Сәйдәшев, Р.Ваһапов кебек шәхесләрне тасвирлау барышында килеп туган әдәби образ дәрәҗәсенә җиткерү хакында фараз итүе дә кыен була башлый. Булган шигъри материал да бер төрлерәк характерда: ул да булса, Г.Исхакыйны милли азатлык, дәүләтчелек кысаларында көрәшче итеп тасвирлау түгел, бары тик чагыштыру, информация биреп китү, "хаксызга рәнҗетелгән" эпитеты урынына куллану, я булмаса, чит җирдә яшәп тә, туган халкы өчен җан атып яшәве мисалында гына китерү.

    Гаҗәп хәл: шагыйрьләр күбесенчә әдипне "Ике йөз елдан соң иңкыйраз" әсәре фонында гына искә алалар. "Иңкыйраз" термины шигырь исеме буларак та, текст эчендә булган яисә булырга торган факт буларак та китерелә. 90 еллар шигъриятендә дәүләтчелек, милли һәм сәяси бәйсезлек төшенчәләре белән "иңкыйраз" янәшә яши башлаган кебек тоела. Мөһаҗир язучы Г.Исхакыйның башка күренекле әсәрләре, бу очракта татар менталитетына һәм заманга туры килә торган "Ул әле өйләнмәгән иде", "Өч хатын берлән тормыш", "Җан Баевич" һ.б. әсәрләренең бөтенләй телгә алынмавы гаҗәп, әлбәттә. Урта мәктәп программаларында "Кәҗүл читек", "Сөннәтче бабай", "Олуг Мөхәммәт", "Көз", "Локман Хәким", "Кәләпүшче кыз", "Зөләйха" һ.б. әсәрләре күптән урын алып та алар, күрәсең, шигырь тууга ярдәм итми, дигән фикер туа. Борчылырлык урын да бар кебек: мәктәптә үк Гаяз

    Исхакыйны укып үскән буын инде үзе язар яшькә җитте, югыйсә. Югары уку йортларында да язучы иҗатын өйрәнүгә җитәрлек урын бирелә. Соңгы еллар поэзиясендә җәмгыяви фикер һәм публицистик аһәңнең көчле булуы да язучының исемнәре аталган әсәрләренә карата шигъри фикер тууга китерергә тиеш кебек иде.

    Юкка гына бу буынга Эльмира Шәрифуллина:

    "Акчурасы, Бигиевы, Түнтәрие, Үзе генә ни тора бит Исхакые!" – дип сокланмый бит. Димәк, шагыйрьләргә киләчәктә язар өчен җирлек бар.

    Гаяз Исхакый туган төбәктә 2001 елдан бирле "Исхакый укулары" үткәрелеп килә. Шагыйрьләр аны әдәби сабантуй буларак кабул итәләр. Шул нисбәттән, Яуширмә исеме шигырьләргә дә килеп керә. Шундый шигырьләрнең берсе Илдар Юзеев тарафыннан язылган.

    "Ике йөз елдан соң... иңкыйраз" дип атала ул.

    И.Юзеев әлеге төшенчәне сорау рәвешендә куя.

    Әлеге сорау шагыйрьне төннәрен йоклатмый, халкын ул битарафлыктан чыгарга өнди, тыңламаган очракта ике йөз елдан соң әлеге сорауга җавап бирергә кеше дә калмаячагын фаразлый, гомумән, автор бик нык борчыла. Шуңа да шигырь "Әйт шуны, Казан һәм Яуширмә! Иртәгә яшәрме татарлар?!" – дип тәмамлана. Тирән сызлану хисе белән язылган әлеге шигырь укучыны битарафлыктан чыгарырга сәләтле, көчле милли сызлану рухы белән сугарылган булуы белән дә ул башкаларыннан нык аерылып тора. И.Юзеев шигырендә милләт җанлы зыялыларга илдә яшәү кыен булуына басым ясый. Аларның хакыйкатьне төшендерә алмый, кадер-хөрмәт күрми азапланулары турында яза. Ләкин нәкъ менә шундыйларның "исән чакта үзен аңламаган халыкны бөек итүләре" турында хәбәр ителә.

    Халык шагыйре Әхсән Баян да Г.Исхакый шәхесенә битараф түгел. Шагыйрьнең "Исхакый" исемле шигырендә лирик герой әдип белән сөйләшә, дөресрәге, илдә Исхакый киткәннән соң булган үзгәрешләр турында җиткерә. Лирик геройның әлеге үзгәрешләрдән риза булмавын сизәргә була. Тәңре безгә үзе биргән илне "кара көчләрнең, үз җиребез дип таптавы, кыядан куркытылган бөркетләр карап торуы" шагыйрьгә тынгылык бирми, әмма халык барыбер Г.Исхакый артыннан атлый, дип нәтиҗә ясый автор.

    Авторның нәтиҗәсе юану буларак яңгырый.

    Чын милли шагыйрь Айдар Хәлим үз иҗатында Г.Исхакыйга һич тә игътибар итми кала алмый торган шәхес. Аның "Исхакый каурые" исемле шигырь бар. Биредә дүрт яшьлек ач, туңган сабый янына фәрештә килүе күзәтелә.

    Фәрештә сабыйны саклап кына калмый, бәлки

    Исхакыйның әманәт каурыен да китерә. Бу очракта "Исхакый каурые" деталенең башка шагыйрьләрдә очрамавын искәртү урынлы булыр.

    Шундый үзгә метафораларның гына түгел, бәлки

    Исхакый образын да әлеге шагыйрьдә күбрәк күрәсе килә иде. Кызганычка каршы, А.Хәлимнең мөһаҗир язучыга кагылышлы бер генә шигыре бар.

    Мөһаҗирлеккә шагыйрь Әхмәт Рәшит шул исемдәге бер шигырен багышлый. Дөньяның камиллеге качкач, "Сибелә чәчәк" җырын көйләп, мөһаҗирләр чит җирләргә килеп чыга.

    Моңайса да, күңел ярасын яшереп йөрсә дә, атабаба каберләрен сагынып юксына-юксына, алар сабан туйларын итә. Иленә үч тотмый, миллилеген югалтмый гына "күзләреннән татар баласы карап торган" чит-ят кавем төркемен үрчетә бирә. Шигырьдән аңлашылган фикер шул. "Кая барсаң да бер кояш түгел, Чәчәк үсмәсә дә юлында. Солтан булмаса да, олтан булмас –

    Татар өчен канун шул гына", – дип яза шагыйрь.

    Шулай да Ә.Рәшиттә Г.Исхакый шәхесе турында мәгълүматның ешрак очравын билгеләп үтү дөрес булыр. Гали Акышка багышланган шигырьгә дә килеп керә ул. Биредә Г.Исхакый иманын югалтмаган, ак юлдан чыкмаган бөек каһарман рәвешен ала, ә аның юлын нәкъ шундый ук Гали Акыш дәвам итә. Дәүләтчелек, миллилек, бәйсезлек идеяләре әлеге Ә.Рәшит иҗатында әйдәп бара торган сыйфатларның берсе икәнлеге ачык күренә. Шундый шигырьләрнең берсендә лирик герой, үзе турында язган булып, "кемнедер" чеметеп тә ала: "Мин – милләтче. Теге заманда да / Яшермәдем хыялуемны./ Ләкин кемдер кебек беркайчан да /

    Уйнамадым "милләт" уены". Әлеге шигырь заман сәясәтен Татарстан вариантында чагылдыруы белән игътибарга лаек. Бу чорда язылган башка шигырьләрдән аермалы буларак, биредә

    Ә.Рәшит дәүләткүләм фикер йөртүен сиздерә.

    Шул рәвешле, Г.Исхакыйны кочып елаган Зәки

    Вәлидине искә алу белән бергә, булган дәүләт эчендә тыныч яшәү политикасын алга сөрә.

    Шагыйрьнең башка шигырьләрендә Кавказ халыкларының азатлык өчен көрәш мотивларын да сизеп була. "Колшәриф, Канкай, Гаяз, Муса кебек каһарманнар" телләре, куллары богауланган колларны, тәрәзә шакып, иреккә әйдәп йөриләр.

    Гомумән алганда, Ә.Рәшитнең шигырьләрендә миллилекне киң планда, дәүләт күләмендә куелуы күренеп тора.

    "Мөһаҗирлек"тә Ә.Рәшит ялгыз түгел, нәкъ менә шул исем белән аталган шигырьләр еш очрый. Шуларның берсе З.Мансурныкы. Шигырьдә киткәннәрнең каберләрен туган илләренә кайтару мәсьәләсе күтәрелә. Нәкъ менә шул яктан әлеге шигырь яңа фикер буларак карала ала. Шагыйрь чит җирдә калганнарның драматизмын да күрсәтә алган. "Ил чирәмен кочып елар идек, Ак күлмәкләр яшел булганчы!" – юллары, дөрестән дә, мөһаҗирнең җан ачысын күрсәтә алырлык дәрәҗәдә көчле килеп чыккан.

    Кем белә, киләчәктә нәкъ менә шушы шигырь юлларында язылганнар тормышка да ашар әле.

    Ә менә Зөлфәт кайту мәсьәләсенә рухи планда якын килә. "Тукайлык кайтсын безләргә, Һәм кайтсын Исхакыйлык!" – дип язган иде ул. ФИЛОЛОГИЯ

    Шагыйрь әлеге шигырендә "илле килеш илсез", әмма туфрагы еракта, җаны Татарстанда булган

    Г.Исхакый белән сөйләшә. Аның сүзләрен искә төшерә, әйткәннәренең хак чыгуын таный. Шул рәвешле, әлеге шигырендә шагыйрь Г.Исхакый рухын халыкка якынайтырга тели. Шигырь тулаем мөстәкыйльлек идеясе белән сугарылган.

    Автор "илле килеш илсез татар"ның үткән һәм киләчәген барлый, әмма алда да уңай үзгәреш күрми. "Афәтле билгесезлек" дип атавы шуңа ишарә буларак кабул ителә. Шигырьдә билгесезлекнең сәбәпләре дә күрсәтелә: "Бөекләре читтә калган / Халык бөек яшәрме?" Шигырь өч яссылыктан гыйбарәт. Беренчесе: "бетсен, дөмексен!" – дип, "алар" җиңгән, асыл ирләр балта төшәр түмәргә башын куйган көннәрне тасвирлау булса; икенчесе: бөекләрнең читкә киткән вакытын чагылдыра, шагыйрь аны Тукай сагынган кеше дип билгели; ә өченчесе: бүгенге тормыш, Тукайлы, Исхакыйлы булырга тырышу, яшьләргә өмет барлау. Шигырьдә Хәсән Туфанга хас интонация дә сиземләнә.

    Роберт Әхмәтҗан "илле килеш илсезлек"не эпитетлар белән тагын да ныграк баета, аның

    "Тузга язган хатлар" ында хөр мәмләкәт эчендәге

    "милләтсезлек, телсезлек, хәтерсезлек, кадерсезлек, юлсызлык вәйран итә", шуңа "хөр мәмләкәт йөзен күргән юк". Р.Әхмәтҗанның иҗтимагыйсәяси лирикасы татар конгрессына багышланган

    "Без – бергә!" шигырендә көчле яңгыраш тапкан.

    Язмышларын иңкыйразлык йотканнан соң кайткан җаннарны шагыйрь бердәмлеккә чакыра.

    Көчле публицистик рух бәреп торган әлеге шигырь татар халкының меңьеллык тарихын да үзәккә үтәрлек дәрәҗәдә дөрес итеп чагылдыра алуы белән үзенчәлекле килеп чыккан.

    Ә менә Газинур Морат "Тузга язмаганны сөйләр өчен Кайтты илгә Гаяз Исхакый",- дип белдерә. Әлеге шигырь тулаем иҗтимагый-сәяси лирикага карый. Автор, "тузга язылганны тукыйтукый", халыкның телен, әхлагын югалтып бетерә язуына басым ясый. Шулай итеп, баштагы халәтенә кайтыр өчен халыкка Исхакыйның әсәрләрен укырга кирәклегенә ишарәли.

    Образ тудыруда шагыйрьләр төрле-төрле әдәби алымнар кулланалар. Шундый модернистик күренешнең берсе – шартлылык. Р.Әхмәтҗан шигырьдә шартлылыкны югары дәрәҗәгә җиткерә белә торган шагыйрь иде. "Тайгак Ватан" шигыре шуның бер мисалы. Чаттан зәмһәрир җил искәндә тайгакта, дүрт аягын дүрт якка сузып, ат егыла. Халык "яхшы ята" дип, бозда яткан атка карамый да уза. Тик шагыйрь генә атның күз агы солы үскән якка карап тынып калганын сизә. Халык күп ул, кеше юк нәтиҗәсе менә шул вакытта чыгарыла. Лирик геройга бик авыр. Шуңа да ул "әллә илнең бәгыренә бозлык чоры кайтамы?" дип ачынып сорый да икенче бер шигырендә "Синең юлың – киек кошлар юлы, Синең Тарих – тоташ иңкыйраз!..." – дигән бәясен бирә.

    Г.Исхакыйның якташы Флера Тарханова әдип туган авылны җырга әйләндерүе белән үзенчәлекле. Шул рәвешле бер шигыре "Яуширмә" дип аталса, икенчесе "Исхакый" исемен келып языла. "Юлларына киртә корсалар да, Барыбер кайтты Гаяз Исхакый", – дип яза ул. Шагыйрәнең башка шигырьләре дә гражданлык хисләре белән тулы. Лирик герой аларда иле, халкы өчен борчуларын сала, бүгенге вәзгыятьне кабул итеп бетермәвен дә яшерми. Ф.Тарханова, хәленнән килсә, Г.Исхакыйлар, Г.Тукайлар заманын кайтарырга теләвен шигырьләрендә ачыктан-ачык әйтә.

    Г.Исхакыйның Яуширмәсе Лена Шагыйрьҗанны үзенең чишмәсе белән җәлеп итә. Лирик герой аның белән сөйләшә, әлеге серле чишмә аны рухны сакларга чакыра. Икенче бер шигырендә ул яшь вакытларына барып чыга. Мәктәп елларында ук Гаяз Исхакый әсәрләрен укып үсмәве сәбәпләрен ача: "Ул – халыкның, имеш, зур дошманы". Әлеге шигырьдән Г.Исхакыйның "иңкыйраз..."ы да, "Зиндан"ы да баш калкытуы күренеп тора.

    Мәктәптән үк Гаяз Исхакый әсәрләрен укып үсмәүгә Шамил Маннапов та игътибар итә:

    "Гаҗәп инде: ничек үскәнбездер / Дәрдемәндсез,

    Исхакыйларсыз./ Тукай яшьли үлгән,/ Юкса, бәлки,/ Калган булыр идек Тукайсыз".

    Г.Исхакый шәхесе турында язганда "китү" һәм "кайту" төшенчәләре белән "уйнау" сизелә.

    Ә менә шул ике сүз янына өченчесен – "илсезлек"не куйгач, әдәби әсәрнең темасы килеп чыга, язар өчен җирлек туа. Илсезлек темасы

    Мөдәррис Әгъләмне әле 1990 елда ук "Бүген" шигырен язарга этәрә. "Таралган бу халык, китеп барган читкә.../ Кемгә киткән алар?/ Кая киткән?

    Нигә киткән?/ Китеп барган алар – җылы кермәгәнгә/ Байлык өстендәге шушы изге өйгә".

    Әлеге шигырендә автор илдә кайтыр өчен дә, китәр өчен дә шартлар тудырылуына басым ясый. Бер чиктән икенче чиккә омтылуга шагыйрь каршы чыга. Башка юл булмаганлыктан, дөнья үзгәрешен тоеп алып, урталыктан барырга чакыра.

    Г.Исхакыйны "киткән язучы" буларак сурәтләү мотивы Равил Рахманиның "Киткәннәр" шигырендә күзәтелә. Әлеге шигырь Г.Исхакый,

    С.Максуди, Й.Акчура һ.б. ларга багышлана. Шигырьнең яңалыгы шунда, ул китү сәбәпләрен ачып бирә, китмәгән очракта язмышларының нинди юнәлеш аласын фаразлый. Р.Рахмани фикеренчә, алар илдә калса үләсе, хөкемсез әҗәл киләсе котылгысыз була. Шагыйрь китү сәбәбен нәкъ менә шул "хөкемсез әҗәл" метафорасына сыйдыруы белән үзенчәлекле. "Калганнар тоткын ителгән, / Көтүдәй куып йөртелгән.../ Язмышлар йондай тетелгән.../ Кояшы, ае кителгән!"

    Моннан соң шагыйрь "даһи яла" юлы белән киткәннәрнең исемен каралту башлануына басым ясый. Сатира бәреп торган әлеге оксюморон шул чор сәясәтен бик төгәл, кыска итеп аңлатып бирүе белән кызыклы. Р.Рахманиның әлеге шигырьдә башка беркемдә дә кабатланмаган тагын бер яңалыгы күзгә ташлана, ул да булса, сәясәтне физиологиягә ("терек организмның функцияләре, эшчәнлеге турындагы фән" мәгънәсендә) бәйләп карау. Социалистик системаны ул "зәгыйфь зат",

    "ахмак ул" рәвешендә бирә. Ә киткән кешегә ата роле йөкләнә. Шулай итеп, ата улын, гәрчә ул сәламәт булмаса да, яратырга тиеш булып чыга.

    Шул рәвешле шагыйрь киткәннәрнең көрәшү мотивларын бик табигый итеп аңлатуга ирешә.

    Шигырьдә җентекле, иркенләп сурәтләү юк, шартлы алым да сизелер-сизелмәс кенә. Әмма сәнгатьле тәэсир көче зур килеп чыккан.

    Гаяз Исхакый шәхесе җиңел генә шагыйрьләр иҗатын иҗтимагый юнәлешкә борып куя.

    Рашат Низами да үзенең "Ике мөһаҗир" исемле сәяси поэмасын эпиграфына Исхакый сүзләрен куеп башлый. Аның иҗатында әдип асыл егетләрдән тезелгән дисбе-мәрҗән формасын ала.

    Ләкин "Нишләтәсең,/ Гел кирәкле чакта / Милли тәсбих безнең өзелгән", – булып чыга. Поэманың икенче бүлеге Исхакыйның төрмә тормышын сурәтли. Исхакый аз гына җай чыкса, язарга утыра. Кояшсыз ямьсез дөнья, караңгылык.

    Тоткынга яктылык чыгар кебек күренми.

    Шагыйрь кисәтә: "Патша китәр.../ Совет килеп җитәр –/ Большевиклар көрәш башлаячак./ "Халык дошманы" дип, Тинчуринны,/ Бурнашларны кыйнап ташлаячак".

    Назыйм Хикмәт белән Гаяз Исхакыйны янәшә кую "киткәннәр"не сурәтләүдә уңышлы алым. Берсе советка ашкынса, икенчесе советтан кача. Иҗтимагый системалары капма-каршы булган ике илдән ике мөһаҗир язучы берберсенә каршы бара кебек килеп чыккан. Әмма аерма да бар шул: Исхакый ирек эзләп китсә,

    Хикмәт, үзе теләп, ирексезлеккә килә. Шул сәбәпле Р.Низами поэманың бер бүлеген төрек шагыйренең төрмә тормышына багышлый да.

    Гаяз Исхакый кебек, "үз теләге белән" Төркиядән киткән бу шагыйрьнең дә тормыш һәм иҗат юлы фаҗигале булган. Бу урында Марсель Галиевнең "Уйландым мин Истанбулда Назыйм

    Хикмәт хакында" шигыренә игътибар итми китү һич тә ярамас кебек.

    Ак һәм кара бизмәннәргә куеп,

    Сынап карыйм шагыйрь язмышын.

    Юкса беләм: Төрек иленең дә

    Асыл улларының ялгышын

    Вакытында кичерә белү өчен

    Зурлык зарурлыгы җитмәгән.

    Назыйм Хикмәт кебек гаярь ирләр

    Юкка гына ташлап китмәгән...

    Ә барыбер аны аклый алмыйм,

    Мең мәчетле, динле, аллалы –

    Шундый илне ничек калдырасың,

    Кызыл саташуга алданып.

    Күренеп тора: шагыйрь җавапны үзе үк бирә, монда башка сүз артык. Поэманың дүртенче бүлеге Гаяз Исхакый монологы буларак бирелә.

    Ул анда Туган илдән качып китмәвен, бары тик сөрелүен генә яза. Монологның төп идеясе дәүләтчелеккә барып тоташа. Тулаем алганда, поэманың эчтәлегенә татар халкының 90 еллардагы милли азатлык өчен көрәш вакыйгасы салынган. Ә көрәшнең эчтәлеге Россиянең милли сәясәтенә барып тоташа.

    Егерменче йөзнең ахыры һәм яңа гасыр башында татар халкының милли үзаң яңарышы башланды. Шул сәбәпле хәзерге татар шагыйрьләре иҗатында Гаяз Исхакыйга шәхес буларак мөрәҗәгать итү ешрак очрый башлады, чөнки әлеге әдәби һәм милли күренеш Мөхәммәт Мирза шигырендәге "Телне тешләтте замана, "Исхакый", – дисәң..." чоры узып, соңгы елларда буылып торган сүз иреге мәйданга чыгуы белән аңлатыла. Шулай да бүгенге көн татар шигъриятендә Г.Исхакый образын, драматизмын ачып, психологик яктан җитәрлек дәрәҗәдә ачып биргән тезмә формалы әсәр күзәтелми.

    * * * * * * * * * *

    1. Әхмәтҗан Роберт. Татар иртәсе: шигырьләр. Казан, 2004.

    2. Баян Әхсән. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. Казан, 2002.

    3. Галиев Марсель. Гомер бизмәне: Шигырьләр. Казан, 2004.

    4. Зөлфәт. Ходай сулышы: шигырьләр. Казан, 2007.

    5. Маннапов Ш.М. Тормыш сиратлары: Шигырьләр, поэмалар, җырлар. Казан, 2008.

    6. Морат Газинур. Төнге әверелеш: Шигырьләр, поэмалар. Казан, 2005.

    7. Мөхәммәт Мирза. Киек Каз Юлында: Шигырьләр, газәлләр, поэмалар. Казан, 2003.

    8. Низами Рашат. Тормыш трамвае: Шигырьләр, поэма. Казан, 2005.

    9. Рахмани Р.Ф. Мең чакрымга мең чакрым: Шигырьләр. Казан, 2006.

    10. Рәшит Ә.Ә. Язмыш җилләре: Шигырьләр, поэмалар / Кереш сүз авт. З.М.Мансуров. Казан, 2006.

    11. Тарханова Флера. Яшьлек эзем калган сукмаклар: Шигырьләр, җырлар, поэмалар. Казан., 2005. ФИЛОЛОГИЯ

    12. Шагыйрьҗан Лена. Сагынмаклык: Истәлекләр, багышламалар. Казан, 2005.

    13. Шәрифуллина Э. Сөюемнән мин бер чибәр идем..: Шигырьләр, поэмалар. Казан, 2005.

    G.ISKHAKI AND MODERN TATAR POETRY

    F.F.Khasanova

    Features of literary devices characterizing the author's image of the early 20th cent. are studied in the article. Gayaz Iskhaki's image was stamped in the creative works of Akhmetzyan and Nizamie.

    Вестник Татарского государственного гуманитарно-педагогического университета. 2008. №3(14)

    Фануза Хасанова

    Фануза Хасанова, Хасанова Фануза Хайдаровна
    теги: Хасанова Фануза Хайдаровна, аспирант кафедры общего и сопоставительного языкознания Татарского государственного гуманитарно-педагогического университета (ТГГПУ), кандидат филологических наук
  • Фануза Хасанова:




  • ← назад   ↑ наверх