• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Хәмзә Арсланов

    Без — табигать балалары

    Без – табигать балалары. Безне табигать ярата, үстерә, яңадан үз кочагына сыендыра. Шуңа да карамастан без, рәхмәтле буласы урынга, ни өчендер аңа кырын карыйбыз. Тормышыбыз өчен аның әһәмиятен, сәламәтлегебез өчен аның зарурлыгын аңлап бетермибез, рухыбыз өчен эстетик гүзәллеген күңел күзебез белән күрмибез. Юкса елга-күлләрне, урман-әрәмәлекләрне, тау-калкулыкларны, уйсу-үзәнлекләрне саклар идек, сулыкларның, яшеллекләрнең, һаваның чисталыгы өчен көчне кызганмас, акчаны жәлләмәс идек.

    Шәһәр яны электр поездларында йөргәндә бакчачылар ширкәтләре янәшәсендәге урманнарны, елга буйларын, агачлыкларны һәрчак күзәтеп барам. Кая карама – төзелеш калдыклары, цемент измәсенең таш булып каткан галәмәт зур кисәкләре, теткәләнеп беткән кирпеч өемнәре. Полиэтилен капчык-янчыклар, пленкалар, баллон-шешәләр турында инде әйткән дә юк. Алар, гомумән, заман бәласенә, цивилизациянең котылгысыз яман «иярчененә» әйләнделәр. Җиргә иркенләп сулыш алырга комачаулыйлар, агач төпләренә дым үткәрмиләр, үләннәргә җәелеп үсәргә ирек бирмиләр. Якын киләчәктә алардан котылуның җае табылмаса, табигатькә төзәтә алмаслык зыян киләчәге көн кебек ачык.

    Күз алдымнан туган авылым китми. Аны буйдан буйга икегә бүлеп елга ага. Ул елгага кем нәрсә генә ташламый. Тирес, чүп-чар, хуҗалыкта инде кирәге калмаган төрле әйберләр. Хәтта терлек, каз-үрдәк, эт, мәче үләксә­ләрен дә күрергә була. Авыл кешеләренең аңлыраклары хуҗалык калдыкларын элек тирән чокыр-ерымга ташлыйлар иде. Экология милициясе бу гамәлне тыйды. Штраф салу белән куркыта, чүп-чарны күмәргә куша. Яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге бакчаларына күпме иске-москы күмәргә була? Күмгән очракта җирнең уңдырышлыгы кимиячәк. Чөнки аның сулау күәсенә зарар киләчәк, дым тоту сәләте югалачак. Халык, шуны аңлап, күрәсең, бакчасына чүп-чар, иске-москы күмәргә бик ашкынып тормый. Алардан котылуның башка, үзе өчен беренче карашка чагыштырмача зарарсызрак юлын тапты. Хуҗалык калдыкларын капчыкка тутырып куя. Машинасы белән кая да булса барганда аны багажнигына сала. Кеше күр­мәгәндә юл буенда ташлап калдыра. Бу күңелсез гамәл Казанда да киң таралды. Кайберәүләр иртән эшкә барганда йортларыннан кулларына чүп пакеты тотып чыгалар. Аны шәһәр тукталышына барышлый урамда ташлап китәләр. Аларны урам этләре, каргалар туздырып бетерәләр. Чүп-чар салыр өчен махсус куелган контейнерлар ерак түгел ләбаса. Күп булса 50-100 метр булыр. Аягы йөргән кешегә шунда барып килергә 3-5 минут вакыт кирәк. Юк бит! әле шул ук кешеләр, эшләренә барып җиткәч, шәһәр пычрак, урам тулы чүп-чар, хуҗалар нәрсә карый, нигә тиешле кешеләрдән таләп итмиләр, дип сукранып утыралардыр. Күңелемдә шундый уй йөри: иртән, яшеренеп карап торып урамга чүп-чар ташлаучыларны тотасы, аларны башкалар алдында кызартасы, оятлы итәсе иде.

    Транспорт тукталышларындагы тәмәке төпчекләре, файдаланылган билетлар, бушаган шешә-баллоннар турында әйткән дә юк. Берара шәһәр урамнарында чүп-чар ташлау өчен яшел төскә буялган, эче өчкә бүленгән тимер әрҗәләр барлыкка килгән иде. Һәр бүлеккә «Пыяла ватыклары өчен», «Пластмасса әйберләр өчен», «Макулатура өчен» дип бик матурлап ак буяу белән язылган иде. әрҗәләрнең күләмнәре бик кечкенә булгач, бик тиз тулдылар. Аларны чистартучы булмады һәм тора-бара бөтенләй юкка чыктылар. Һәрхәлдә, минем аларны хәзер күргәнем юк. Ә бит башлангыч начар түгел иде. әрҗәләрне зуррак итеп ясарга, вакытында чистартуны оештырырга гына кирәк иде югыйсә.

    Совет хакимияте елларында торак йортларның ишек төпләренә аш-су калдыкларын салыр өчен зур чиләкләр куялар иде. Аларны шәһәргә якын урнашкан, терлек асраучы хуҗалыклар вакытында җыеп алдылар. Бу уңай тәҗрибәне искә төшерергә, яңадан гамәлгә кертергә кирәк түгелме икән? Юкса ашамлык калдыклары да чүп контейнерларына эләгә, эт, песи, каргаларга аларда казынырга, чүп-чарны тирә-юньгә таратырга сәбәпче була. Ә җәен чебеннәр үрчү өчен менә дигән уңай шарт тудыра.

    Мин инде завод-фабрика торбаларыннан һавага чыккан төрле агулы матдәләр, предприятиеләрдән яшерен җир асты юллары буйлап елга-күлләргә аккан пычрак сулар турында язып та тормыйм. Бу турыда инде күп яздылар. Нәтиҗәсе генә бик күренми. Хәзер ачык җирдә помидор, кыяр, борыч, баклажан үстерәм димә. Һавадагы агулы матдәләр, яңгыр тамчылары белән алар өстенә төшеп, төрле авырулар китереп чыгаралар, яшелчәләрнең уңышын бермә-бер киметәләр. Бөтен хезмәтең юкка чыга. Соңгы елларда бәрәңге сабагы да бик иртә саргая. Бу да агуланган һаваның тискәре йогынтысы булса кирәк. Бәрәңгенең сабагы көйгәч, кешеләр аны августның икенче яртысында ук ала башлыйлар. Ә мин малай чакта бәрәңгене сентябрь урталарында гына казыйлар иде. Ул вакытта һава бүгенге белән чагыштырганда бик күпкә чистарак иде шул. Агуланган һаваның зарары бакча җимешләренә генә булса тагын бер хәл иде. Юк шул! Шул һаваны без даими сулыйбыз, тын юлларыбыз аша кан юлларына куабыз. Бу исә төрле аллергия авырулары, шул исәптән астма, бронхит кебек кешене гомере буе җәфалаучы чирләр китереп чыгара. Төрле авыруларга, кеше гомеренең кыскаруына тагын бер зур сәбәп – эчкән суыбызның пычраклыгы, организмга зарарлы матдәләргә бай булуы. Белгечләр, эчкән суыбызда Менделеевның тулы таблицасы бар, диләр. Алар хаклы, минемчә.

    Күп шәһәрләр дә, табигатьне савыктыру максатында, аңа якынаю теләге белән, зур чыгымнар тотып, үзләрендә ясалма күлләр ясыйлар, яшеллек утраулары булдыралар. Ә без Казанда соңгы вакытта шуның киресен күрәбез. Аллаһы биргән Казансу елгасының Кремльгә каршы уң як өлешен – казанлыларның җәен ял итә, су керә торган урынын күмә, су өсте мәйданын кечерәйтә башладылар. Яр буенда күпкатлы йортлар, түбәләре күккә ашкан биналар төзелгән, әйтерсең лә Казан эчендә, аның тирә-ягында яңа төзелешләр өчен урын беткән. Чит илдән акча «сугарга» килгән, безнең тормыш-көнкүреш белән таныш булмаган, тарихи төзелеш үрнәкләребезне белмәгән гастролер архитекторлар нәрсә тәкъдим итмәс. Нигә аны тәнкыйть күзлегеннән карап, үзара фикерләшеп кире какмаска иде?!. Нигә Казанның йөзен билгеләгәндә үзебезнең белгечләр фикеренә колак салмаска? Алар үзләре яшәгән, балалары һәм оныклары гомер итәчәк шәһәрнең киләчәге өчен шәһәрдәшләре алдында зур җаваплылык тоеп эш итәрләр иде. Һич югы Казансу елгасын тарайтырга юл куймаслар иде.

    10 февраль, 2009.




    Чыганак: © Шахри Казан

    Хамза Арсланов

    Хәмзә Арсланов

    Шигырьләр

     Киек казлар нигә каңгылдыйлар?..
    
    Кай арада үтте гомеркәем, 
    Бигрәкләр тиз җиттем җитмешкә; 
    Тормыш дулкынына бирештемме, 
    Өлгермәдем әле күп эшкә. 
    Өйрәтәсем килә сандугачны 
    Сайратырга көзгә кадәрле; 
    Бу дөньяга туган бар сабыйны 
    Әй итәсем килә кадерле! 
    Һәйкәл куеп Җир шары кашына 
    Әниләрне килә зурлыйсым; 
    Язмышларны аны кисә торган 
    Көяләрдән килә арныйсым. 
    Төнге күлгә төшеп юаныч тапкан 
    Айны килә парлы итәсем; 
    Көзләр җиткәч, аны ялгыз ташлап 
     Кыр казлары, димен, китмәсен. 
    Борынлаган бәбкә-чебешләргә 
    Ярдәм кулы килә сузасым; 
    Басасылар килә бу тормышның 
    Мәрхәмәткә булган сусавын. 
    Бик асылган бәхет ишекләрен 
    Ачкыч табып, килә ачасым; 
    Татымасын иде җирдәшләрем 
    Бәллүр бөртек – күз-яшь ачысын. 
    Бер сабакта ике зур тук башак 
    Үстерәсем килә кырларда: 
    Бары тигез мәхәббәт турында 
    Ишетәсем килә җырларда. 
    Эссе җәйдә кысыр болытларны 
    Бик тә килә буаз итәсем; 
    Бар кешенең изге ниятләрен 
    Бер үземнең килә үтисем. 
    Ни хәл итим, 
    Тормыш сазлыгыннан 
    Чыга алмый үтте гомерем; 
    Өлгермәдем чынбарлык итәргә 
    Җаным үтенечен, 
    Рухым боерыгын, 
    Күңелем әмерен. 
    
    * * * 
    Җиңү бәйрәме алдыннан һәр ел 
    Киек казлар кайта тезелеп, 
    Парадына әзерләнгән кебек, 
    Рәт-рәт булып, саклап тигезлек. 
    Әллә инде казлар рәвешендә 
    Сугыш корбаннары кайтамы? 
    Туган-үскән, киткән нигезләрен 
    Таба алмас инде байтагы... 
    Хәләл җефетләре китеп барды, 
    Көтеп аргач, өмет өзелгәч; 
    Балалары күчте шәһәрләргә, 
    Авыл тормышыннан бизенгәч. 
    Җиңү бәйрәме алдыннан һәр ел 
    Киек казлар кайта тезелеп; 
    Көттегезме безне дип сорыйлар, 
    Шул чак йөрәк төшә өзелеп. 
    
    * * * 
    Мин Җир шарын табанымда йөртәм, 
    Күчсен аңа тәнем җылысы; 
    Түзәм, үкчәләргә кадалса да, 
    Чыршыларның очлы ылысы. 
    Мин Кояшны баш очында йөртәм, 
    Арган чакта аңа таянсын; 
    Минем баш түбәсе пешсә пешсен, 
    Башкаларның, димен, янмасын. 
    Төнлә Айны күз алдымда йөртәм, 
    Очрашсыннар өчен нурлары; 
    Алар яктысында төнге юлчы 
    Адашмыйча чыксын урманны. 
    Йолдызларны күкрәгемдә йөртәм, 
    Хәтерләтсен Җиңү бәйрәмен; 
    Һәлак булганнарның каберенә 
    Салам әле алар бәйләмен. 
    Мохтаҗларны күңелемдә йөртәм, 
    Булмаса да бирер мөлкәтем; 
    Алар өлешенә кергәннәрне 
    Яклар идем, җитми куәтем, 
    Сөйгәнемне йөрәгемдә йөртәм, 
    Газап чигүенә карамыйм; 
    Ул буш булса, миңа авырырак, 
    Сөю хисен тоймый торалмыйм. 
    Татар сүзен тел очымда йөртәм, 
    Кирәк чакта эзләп тормаска; 
    Милләттәшләр белән очрашканда, 
    Алар алдында тартынмаска. 
    Куеным буш, анда йөрим дигән, 
    Рәхим итсен, алсын урынны... 
    Муеныма асылынсын барсы, 
    Күтәрермен белми аруны. 
    
    * * * 
    Киек казлар нигә каңгылдыйлар? 
    Әллә инде миңа дәшәләр; 
    Ияреп китәр идем мин аларга 
    Әгәр була алсам рәшәләр. 
    Гизәр идем илләр, диңгезләрне. 
    Кичәр идем елга, тауларны; 
    Бик тырышыр идем туктатырга 
    Юлда күргән канлы яуларны. 
    Әйтер идем яңгыр болытына 
    Кая барып кирәк яварга; 
    Бар бит җирдә суга сусаганнар, 
    Су тапмаган яра юарга. 
    Адашканга дөрес юл күрсәтеп, 
    Йолыр идем аны үлемнән; 
    Ышыклар идем Көньякны 
    кыш – Котып, 
    Җәй – Себерне чүлләр җиленнән, 
    Җылы якның елга-күлләренә 
    Зыян салмас идем аш эзләп; 
    Ач булсам да түзәрмен, атмамын 
    Балык башларына таш төзәп. 
    Егылып төшсәм дә үкенмәмен, 
    Әгәр теләгемә ирешсәм; 
    Кыр казларына иярә алсам, 
    Армый артларыннан җитешсәм. 
    
    * * * 
    Тормыш юлы тимер юлы түгел, 
    Беркем сиңа салып куймаган; 
    Анда хәвеф-хәтәр адым саен, 
    Күпме фаҗигаләр уйнаган. 
    Гомер юлы уңга, сулга ташлый, 
    Җиргә ега, күккә күтәрә; 
    Мәҗбүр итә рәхимсез тормышның 
    Куласасы аша үтәргә. 
    Син уйлыйсың алга барам диеп, 
    Ә чынлыкта артка чигәсең; 
    Хыялыңа ирештерер юлны 
    Таба алмый җәфа чигәсең. 
    Боргалана, чатлана юл, алдый, 
    Адаштырмак була, хәерсез; 
    Тормыш юлы булмый чәнечкесез, 
    Тигәнәксез, ачы әремсез. 
    Юлдашны да сайлый белү кирәк – 
    Ул үзеңнән булсын яхшырак; 
    Җил-давыллар купса, кар-боз яуса, 
    Тора алсын сине ышыклап. 
    
    * * * 
    Тәрәзәгә кар яктысы төште, 
    Төн карасы төсен югалтты. 
    Таң ата, яңа көн туа диеп, 
    Күңел үзен-үзе юатты. 
    Күңел – гомер буе сабый бала, 
    Юкка сөенә, тиз алдана; 
    Тигәнәк, мин өрпәк тузганак, дип, 
    Бик еш аңа кереп кадала. 
    Тамак кипсә, төштә кара елан 
    Чишмә булып керә күңелгә; 
    Көтмәгәндә чага аны, дучар 
    Итмәк була сине үлемгә. 
    Сине дошман күргән тасма телле 
    Дустың булып йөри күңелдә; 
    Сайравына таң калып күрмисең 
    Таш барын да күлмәк җиңендә. 
    
    Төнбоек 
    
    Күл өстенә иелдем дә 
    Төнбоекка үрелдем; 
    Буем җитте, өзеп алдым, 
    Ә соңыннан үкендем. 
    
    Кушымта. 
    Әй төнбоек, әй төнбоек, 
    Син бары төнлә боек; 
    Ә мин төнлә генә түгел 
    Көндезләрен дә боек. 
    
    Күл суыннан аерылгач, 
    Төнбоек бик тиз сулды; 
    Болай да боек күңелне 
    Сагыш күленә салды. 
    
    Кушымта. 
    
    Төнбоек күлдә үсә лә, 
    Су өстендә ул йөзә; 
    Сагыш күлендә күңелем, 
    Белмимен, ничек түзә. 
    
    Кушымта. 
    
    Әй төнбоек, әй төнбоек, 
    Син нигә шулай боек; 
    Әллә боекландыңмы син, 
    Мин боекканны тоеп. 
    
    Кушымта: 
    Әй төнбоек, әй төнбоек, 
    Син бары төнлә боек; 
    Ә мин төнлә генә түгел, 
    Көндезләрен дә боек. 
    
    Күңелем нидер көтә 
    
    Бала чакта мин утырткан тирәк 
    Үзем белән бергә картайды; 
    Аңа көткән яз көннәре килде, 
    Үткән көннәр миңа кайтмады. 
    
    Кушымта: 
    Көн артыннан көн үтә, 
    Гомерем агып бетә; 
    Язны көткән тирәк кебек 
    Күңелем нидер көтә. 
    
    Язын яшәргәнен күргән саен 
    Исәрләнеп кочам тирәкне; 
    Кәүсәсенә кысып бушандырам 
    Сагыш белән тулы йөрәкне. 
    
    Кушымта. 
    
    Тирәк көтә язны, картайса да, 
    Яфрак яра һәр ел яз җиткәч; 
    Минем гомер мизгелләрем генә 
    Яңармыйлар никтер бер үткәч. 
    
    Кушымта. 
    
    Вакыт агышына каршы барсам, 
    Эзләп тапсам үткән көннәрне; 
    Тирәк утырткан бала чагыма 
    Кайтарырга алар күнәрме? 
    
    Кушымта: 
    Көн артыннан көн үтә, 
    Гомерем агып бетә; 
    Язны көткән тирәк кебек 
    Күңелем нидер көтә. 
    
    Йөрәк 
    
    Нинди түземле син, йөрәк, 
    Гаҗәп сабыр була беләсең; 
    Син чыдыйсың, сер бирмисең, 
    Нинди хәлләр башка килмәсен. 
    
    Нинди сәләтле син, йөрәк, 
    Күпме хис тудыра аласың; 
    Мин алардан кайчак гаҗиз булам, 
    Ә син һаман өстәп торасың. 
    
    Нинди егәрле син, йөрәк, 
    Гомер буе хезмәт итәсең; 
    Дәрман биреп җанны яшәтәсең, 
    Үз бурычын, диеп, үтәсен. 
    
    Нинди эчкерсез син, йөрәк, 
    Ялганлаша бер дә белмисең; 
    Яратасың икән – яшермисең, 
    Теләмисең икән – сөймисең. 
    
    Нинди рәхимле син, йөрәк, 
    Рәнҗегәнең миңа булмады; 
    Парә-парә килгән чагыңда да 
    Әлегәчә туктап калмадың. 
    
    Синең алда мин гаепле, йөрәк, 
    Күп чак чыбыркылап эшләттем; 
    Син чыгарган көчле җылылыкны 
    Кешеләргә мулдан өләштем. 
    
    Көз 
    
    Көз законлы хокукларын яулый, 
    Җәйге көннәр белән судлаша; 
    Бар тарафка үтеп керә әрсез 
    Җәйге гүзәллеккә алмашка. 
    Агач яфраклары сагыш булып 
    Күңелләргә кереп куналар; 
    Кат-кат ямау болытларны җилләр 
    Бик авырлык белән куалар. 
    Күк йөзендә казлар саубуллаша, 
    Елга-күлләр кала кул болгап; 
    Томан сыена җиргә, җир яңгырга, 
    Тәрәзәләр елый сулкылдап. 
    Чолан түшәмендә ышык урын 
    Кыш йокларга эзли күбәләк; 
    Салкын керә тишек-ярыкларга 
    Аяк-кулларында үрмәләп. 
    Халәтемне били көз кәефе, 
    Каршы тота алмыйм, бирешәм; 
    Көзгә ияреп кышка кереп барам, 
    Җәйге көннәргә дим ирешсәм. 
    
    Югалтуларсыз 
    
    Очрашалар ветераннар көзен, 
    Табигать сагышка чумгач; 
    Исәнлек-саулык теләп аларга 
    Җылы якка кошлар очкач. 
    Туры карашмыйлар ветераннар, 
    Кичке шәфәкъ күзләрендә; 
    Ничек әйтәсең кыеп шул хакта, 
    Таң балкышы йөзләрендә. 
    Кочаклашалар, күңел өчен диләр: 
    – Син, молодец, бирешмисең, 
    Чираттагы юбилееңны күрү 
    Бәхетенә ирешерсең. 
    Олау кайгы-хәсрәтләрен, 
    Төенчек шатлыкларын 
    Ветераннар уртаклаша; 
    Очрашуга килмәгәннәр үтә 
    Кан саудырып хәтер аша. 
    Таралыша ветераннар, тагын 
    Очрашуга өмет итеп; 
    Югалтуларсыз кабаттан 
    Күрешергә язсын диеп. 
    
    * * * 
    Сары төс ул бик күп төрле була, 
    Яфракларга күчә көз көне; 
    Үз дигәнчә чигә офыкларны, 
    Сагышларга мана күңелне. 
    Сары төсләр уңа кыш килгәчтен, 
    Язын алар агып китәләр; 
    Җәйгә чыккач туктап ял итәләр, 
    Тагын көз килүен көтәләр. 
    Тик күңелдән китми көз юшкыны, 
    Чарасыздан гаҗиз буламын; 
    Көзен, кышын, язын, җәен – һәр чак 
    Сары төстә әсир каламын. 
    
    * * * 
     Р.Г. га 
    
    Агыйделкәй бик тар икән, 
    Тирән җире бар микән? 
    Мин торамын пароходта, 
    Дебаркадерда – иркәм. 
    Чытырдатып тотынган ул 
    Пароход иңсәсенә; 
    Җибәрмәскә тели аны, 
    Ышана җиңәсенә. 
    Көче җитмәде иркәмнең, 
    Пароход җиңде кулын; 
    Ул ычкынгач пароходтан, 
    Өзелде күңел кылым. 
    Әллә димен сикерепләр 
    Төшимме Агыйделгә; 
    Йөзеп чыгып, назга чумып 
    Калыйммы берәр төнгә. 
    Ярлар якын булсалар да, 
    Ерагая безнең ара; 
    Ак пароход, борма санап, 
    Чулманга төшеп бара. 
    Әй пароход, ак пароход, 
    Нигә аердың безне? 
    Аерылышу авыр булды, 
    Ничек йөрәгем түзде. 
    Агыйделкәй тар булса да, 
    Тирән җире күп икән; 
    Мин аларның кайсысыннан 
    Иркәмне эзлим икән? 


    © Чыганак: Adiplar.Narod.Ru
    Хамза Арсланов, Хәмзә Арсланов
    теги: Хамза Арсланов, татарский писатель, поэт
  • Хамза Арсланов:




  • ← назад   ↑ наверх