Сибгат Хәким
Ибраһим Йосфи
поэмаБелми беркем дә;
Кайчан тугандыр.
Ул хакта сөйләп
Җилләр дә исми.
Ә бит яшәгән,
Яшәгән җирдә
Солдат һәм шагыйрь
Ибраһим йосфи.
Яшәгән әле
Нинди елларда!
Өч зур бәхетне
Берләштер икән:
Азат та бул син,
Җырла да шуны,
Үзең дә көрәш.
Көрәштер икән.
Артыңнан иярт,
Яңа эз төшкән
Юллар чатында
Аваз сал илгә;
Андый постларны
Ышанып шулай
Тапшыра тарих
Сирәк шагыйрьгә.
Күргәннәр аны,
Калганнар күреп,
Ярсыган туры
Атыннан төшми
Акларга каршы —
Дошманга каршы
Сугышкан диләр,
Ибраһим йосфи.
Поход алдыннан
Кылычын безнең,
Безнең Казанда
Чарлаган, диләр.
Атының утта
Яллары көйгән,
Ә үзе һаман
Янмаган, диләр.
Күргәннәр аны,
Калганнар күреп:
Ашаткан атын.
Урман авызында.
Хәзер дә, диләр,
Яшь өрәңгеләр
Искә төшергән
Моңнар бар шунда.
Ул моңнар көзге
Ачы җилләрнең
Сызгыруына
Охшый, бик охшый.
Кайсы якларга,
Кемнәр янына
Омтылды икән
Ибраһим Иосфи?
Яшьлек шул инде:
Борчып өзлексез,
Чакыра дәрт ерак,
Бара ат ерак...
Андый чакларда,
Әй син, мәхәббәт,
Буласың икән
Нигә татлырак...
Яшьлек шул инде:
Юлның кыенын,
Озынын сайлый —
Аерылмый илдән.
Ирекне яклап,
Ирекне раслап,
Җиргә мең дага
Берьюлы иңгән.
Көрәшеп кенә
Оныт сагышны,
Көрәшеп кенә
Бас ачуларны!
Күргәннәр аны,
Калганнар күреп
Туздырганын да
Басмачыларны.
Кылычы аның
Яшьлеге кебек,
Уйнаган, диләр,-
Чыңлаган, диләр;
Чарпылып яуда,
Бөгелгән кайчак,
Сыгылган кайчак,
Сынмаган, диләр.
Яшәгән әле
Нинди елларда:
Камалган Ватан,
Утта — дүрт ягы.
Иделдә үскән
Күп егетләрнең
Данлы көрәштә
Читтә туфрагы.
Кабере шунда дип,
Бу тарафларга
Бер хәбәр әйтеп
Кошлар да очмый,
Әкияттәгечә:
Каяндыр килеп,
Каядыр киткән
Ибраһим Иосфи.
Белми беркем дә,
Кайчан үлгәндер?
Халык сүз йөртә,
Уйлый төрлечә...
Җирдә, бу җирдә
Язмыштан узмыш
Югын юк, диләр...
Әгәр ул үлсә,
Яшәүне әйдәп,
Сугышчан рухы
Күңелгә безнең
Эз тапмас иде...
Тугайлар аша,
Томаннар аша
Мусаны юлга
Озатмас иде.
Озаткан, диләр,
Атында килеш,
Укыган шигырь —
Үрләгән чаткы...
Озаткан, диләр,
Аны иң биек,
Гел кояш торган
Үрләргә чаклы...
Сукмаклар серен
Җентекләп безгә
Хикәя кылган
Үләннәр үсми...
Күргәннәр бары,
Атында узган
Безнең тирәдән
Ибраһим Йосфи.
1958
← назад ↑ наверх