
Аида Хайртдинова
Аида Радиф кызы Хәйртдинова 1972 елның 19 октябрендә Балтач районының Көнтүгеш авылында туган. Урта мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетында югары белем ала. Хезмәт юлын 1995 елда Балтач районының ул вакыттагы ”Азатлык” гәзите редакциясендә информация бүлеге мөдире сыйфатында башлый. Соңыннан хатлар бүлеген җитәкли. 2002 елдан башлап әлеге көнгә кадәр Балтач районының ”Балтач таңнары” гәзите редакторы урынбасары. 1998 елдан Башкортстанның һәм Русиянең Журналистлар Союзы әгъзасы. Республикабызда нәшер ителүче ”Кызыл таң”, ”Өмет”, ”Башљортостан” гәзитләре, ”Һәнәк”, ”Тулпар”, ”Башљортостан љыџы”, ”Агиџел” журналлары кебек абруйлы басмалар белән хезмәттәшлек итә. 1998 елда, штаттан тыш актив хәбәрчесе буларак, Аида Хәйртдинованың исеме ”Кызыл таң” гәзитенең Почет кенәгәсенә кертелде. Ә 2006 елда Башкортстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча комитеты һәм Журналистлар берлеге тарафыннан оештырылган республикада яшьләр сәясәтен матбугат чараларында иң яхшы яктырту буенча республика журналистлары арасында үткәрелгән конкурста җиңүче булып танылды.
Аида Хәйртдинова прозада да каләмен сыный. Иҗат эшләре район, республика басмаларында әледән-әле дөнья күреп тора, республика радиосы дулкыннарында яңгырый. Каләм тибрәтүче буларак, Яңавыл Язучылар оешмасы эшендә актив катнаша.
Башкортстанның үз ирке белән Русия дәүләтенә кушылуның 450 еллыгы уңаеннан муниципаль Балтач районы Хакимияте башлыгы Рәфил Әмин улы Галләмов инициативасы белән Балтач җирендә яшәп иҗат итүче 16 авторның иҗат җимешләрен туплаган, олуг юбилей елында дөнья күргән ”Туган җирдә туган хисләр” җыентыгына Аида Хәйртдинованың да биш хикәясе кергән.
— Авыл тормышын, аның эшчән кешеләрен, табигатьне яратам. Шуңа күрә дә геройларым — нигездә, авыл кешеләре. Иҗатымда кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, шаян, наян балачакның үзенчәлнекле, гыйбрәтле вакыйгаларына мөрәҗәгать итәм. Мәңгелек мәхәббәт темсына да битараф түгелмен, — ди ул...
Аида Радифовна Хайртдинова родилась в 1972 году в деревне Кунтугушево. После успешного окончания БГУ начала свою трудовую деятельность в редакции газеты «Азатлык» заведующей отдела писем, а с 2002 года работает заместителем редактора газеты «Балтач таңнары». Член совета журналистов Башкортостана и России.
Ее рассказы и очерки очень часто печатаются в районных и республиканских периодических изданиях .В 1998 году ее имя была внесена в Почетную книгу редакции «Кызыл тан» как активного внештатного сотрудника . В 2006 году стала лауреатом газеты «Өмет», в том же году стала в числе победителей конкурса, освещавших политику молодежи на страницах печатных изданий, которую организовал комитет по делам молодежи РБ и совет Журналистов.
Герои ее рассказов простые жители сел со своими проблемами и историями, которые очень близки и дороги ей.
В 2007 году ее рассказы вышли в книге - сборнике «Туган җирдә туган хисләр». В 2009 году вышла ее сборник рассказов и очерков «Яшьлек җырым».
В 2010 году она стала лауреатом газет «Башкортостан», «Өмет». (© 2011 Национальная библиотека им. А.-З.Валиди Республики Башкортостан.)
.
- © Хайртдинова А.Р., 2012 г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
← назад ↑ наверх