
Хайдар Гайнутдинов
Очар болын
(шигырьләр)ТУКТЫЙ АЛМЫЙ ШУАДЫР
Туганнан бирле, чынлаптыр, очратмадым андыйны:
күрдем бүген су өстендә
чаңгы шуган абыйны.
Көлсәң — көлке, ә еласаң...
Әй, мин елый белмим лә.
Шаклар катып сәер хәлгә
карап тордым бүген дә.
Ул абый бик батыр бугай,
биек таудан шугандыр.
Шуа-шуа кышларны да,
язларны да узгандыр.
Төртелеп тә калмагандыр —
чаңгысы бик шомадыр.
Хәзер инде, мөгаен, ул
туктый алмый шуадыр!..
СӘЕР СӘГАТЬ
Нигә шулай бимазалый,
нәрсәдә икән сәбәп?
Кич җиттеме — тынгы бирми,
тизрәк йокларга кушып,
үгетли мине сәгать:
— Тик-так, тик-так...
Әйтә кебек: «Тик ят!»
Иртүк йокыдан уята —
әле җиде тулмаган...
Мине мәктәпкә куалый!
Ашау түгел, хәтта әле
битемне дә юмаган.
— Тик-так, тик-так...
Әйтә кебек: «Тиз чап!»
ЧУДЕСНЫЙ ЦВЕТ
Мне сказали:
Белый цвет
Чрезвычайно
Сложен.
Этот цвет
На семь цветов
Может быть
Разложен.
Вот теперь
Понятно,
Почему весной
Снег растает
Белый,
А луг растёт –
Цветной.
Перевод с татарского Бориса Сулимова
Весёлые картинки, 1985, №10
ЯШЕЛ КҮЛМӘКЛЕ КЫЗ
Әтисе дә күрмәде,
әнисе дә күрмәде,—
чыгып йөгерде кызый,
яшел аның күлмәге.
Яланөс курыкмый микән?..
Буран улый урамда.
Ап-ак кар өермәсе
кызга килеп урала...
«Салкын тияр...»—дигәндер,
кинәт туктады буран.
Яшел күлмәкле ул кыз...
бик нәни чыршы булган!
БҮРЕК
Язгы кояшка карап,
изүен чиште Марат:
«Тирләп-пешеп күп йөрдек,
нигә хәзер бу бүрек?!»
Чөйде башыннан салып!
Тегесе, чынга алып,
эленеп калды талга —
каргалар ояларга.
...Көзге салкыннар җиткәч,
хәтергә төште бүрек.
Булмый икән салкында
кәпәчтән генә йөреп.
Эзләп тапты талларны,
Марат өскә карады:
тора, әнә, эленеп
йөз дә илле бер «бүрек»...
Тик кайсысы аныкы?
Аныкы — Маратныкы?
Марат баш кашып тора,
салкын кыш ашыктыра!
ОЧАР БОЛЫН
Чакыра безне ямьле җәйнең
чәчәкле болыннары.
Без менә кырда эшлибез
онытып уеннарны.
Кул болгыйбыз:
— Үзең кил син,
килеп кит әле, болын.
Иң матур чәчәкләреңне
бүләк ит әле, болын!
Тирә-якка әй җыелды
аллы-гөлле күбәләк,—
гүя болын чәчәкләре
очып килгән күбәүләп!
—Очар чәчәкләрең булгач,
рәхәт сиңа, болын.
Мондый матур бүләк өчен
рәхмәт сиңа, болын!
АЛТЫН БАЛЫК
Шундый да теләр идем мин алтын балык тотарга.
Мин тотмасам, барыбер аны китлар мөмкин йотарга.
Хәер, китлар юк бугай шул безнең нәни инештә.
Элек анда зур балыклар
булган диләр, имеш тә...
Хәзер инде маймычлар да эләгә сирәк-мирәк.
Миңа маймычлар кирәкми,
чын алтын балык кирәк.
Алтын балык үзе дә ул теләгемне беләдер:
бүген булмаса, иртәгә кармагыма эләгер.
Эләгер дә!
Мин бит аны
һичкайчан җәберләмәм: , көндәлектәге «ике»мне «биш»легә төзәттерәм дә
кире суга җибәрәм!
АРБАГАНА
Арба тартып бара идем, читтә торган багана
ни өчендер, үч иткәндәй, эләкте бит арбама.
Менә хикмәт! Юл читенә
карангалап барганда,
арба кушылып баганага... булды бит арбагана!
Бабай көлә:
— Андый чакта
як-ягыңа каранма.
Юлдан барса гына арба, читтә калыр багана.
Хайдар Гайнутдинов
стихи на татарском языке.
стихи на татарском языке.
- © Гайнутдинов Х.Г., 1988 г.
© Материалы для публикации предоставил Марат Гайнутдинов.
© Опубликовано: 06.05.11
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






