• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Хайдар Гайнутдинов

    Сыбызгы

    (шигырьләр һәм әкиятләр)

    Чигүле кулъяулык

    (Әкият)

    Борын-борын заманнарда яшәгән ди, булган ди ялтыр энә. Кая гына барса да, ни генә эшләсә дә, салават күперенә охшаш аллы-гөлле әдрәс җебе аның артыннан калмыйча ияреп йөри икән. Энә бик тә тынгысыз булган, эшсез ятуны яратма­ган.

    Көннәрнең берендә ялтыр энә сәяхәткә кузгал­ган, әдрәс җеп тә аңа ияргән. Эш эзләү икән боларның исәбе. Баралар ди, баралар ди энә белән җеп бормалы юллар буйлап, әллә нинди елга-таулар, чокыр-чакырлар, урман-чытырманнар аша үткәннәр, шулай бара-бара бер саплам җир киткәннәр, ниндидер авылга килеп җиткәннәр. Авыл урамына кергәч, үпкәләшеп басып торучы кыз белән малай очраган боларга. Малай кызый­ны үчекли,күзен дә ачырмый икән. «Елак,елак,елтын колак, карама таяк, карт әтәч!» - дип такмак­лый, кызый аның саен күз яшьләрен йоммый түгә икән. «Бәлеш авыз! Бәлеш авыз!» - дип үрти икән малай, кызыйның авызы тагын да бәлшәя икән.

    Ялтыр энә карап торган-торган да: «Әллә бу тәрбиясез малайның авызын ямап куйыйкмы соң?» - ди икән. «Авызын ямап кына аны акылга утыртып булмас,- дип каршы төшкән җеп. - Без кызый белән дуслашыйк та аңа ияреп китик. Ул бит урамга иптәш эзләп чыккандыр... Иптәшлек­нең кадерен белмәгән малай ялгызы басып кал­сын!»

    Ялтыр энә җепнең зирәклегенә шаккаткан:

    «Юкка гына әдрәс җеп дип йөртмиләр икән сине, теләсә нинди тишек-тошыкны да синсез ямап бул­мый шул!» - дип мактап куйган.

    Энә белән җепне күргәч, кызый шатлыгыннан нишләргә белмәгән. Күзендәге яшьләр кипкән дә беткән. Өенә кайткач, энә белән җепне кулына алып, ак тукымага чәчәк сурәте чигәргә утырган. Чигү эше белән шундый мавыгып киткән ди, тәрәзә пәрдәләренә дә, түрләмә-сөлгеләргә дә, күлмәк-яулыкларга да гөлбизәкләр чигеп куйган. Күргән кешеләр сокланудан аһ итәләр икән. Кыз­ның уңганлыгын бөтен авыл мактап сөйли башла­ган.

    Урамда ялгызы трай тибеп йөрүче теге тәрбия­сез малай да кызның осталыгын ишетеп алган. Те­ге чакта сәбәпсез үпкәләткәне өчен дә бик тә үкенгән, оялган, барып кыздан гафу үтенгән. Кыз аны, әлбәттә, кичергән, малайга чигүле кулъяулык та бүләк итеп биргән әле. Шуннан соң малай белән кыз гомергә дус-тату булырга сүз куешкан­нар.

    Энә белән җеп малай белән кызны әнә шулай дуслаштырган.

    Кызларның малайларга дуслык билгесе итеп чигүле кулъяулык бүләк итү гадәте әнә шуннан калган ди. Кызык,хәзер бармы икән ул гадәт?..


    Йокы

    (Әкият)

    Борын-борын заманнарда, әле дөньяда көн генә патшалык иткән чакларда, Кояш батмаган да, баемаган да,күктә бертуктаусыз нур сибеп,балкып торган ди. Җан ияләре дә, үсемлекләр дә төннең кайчакта айлы-йолдызлы матур булуын, кайчакта караңгы-шомлы икәнен белмәгәннәр ди.

    Менә шул заманнарда йокы күзгә күренеп йөргән имеш. Ни кыяфәтле булгандыр ул - анысы мәгълүм түгел. Әмма шунысы хак: адәм балалары да, кош-корт, җәнлек-җанвар да, үсемлекләр дә йо­кыны бик яратканнар,аның килүен көтеп алганнар, аңа ияләшкәннәр.

    Яратмаслык та түгел икән йокыны - барча җан иясен, үсемлекләрне,хәтта челтерәп аккан чишмәдәрьяларны, күктә йөзгән болытларны, дуылдап искән җилләрне иркәләп-назлап ял иттерә, ягъни, йоклата ди ул. Шуңа күрә йокыны гадәти исе­ме белән генә түгел,тәмле-татлы йокы дип йөртә башлаганнар. Йокы килмәгән мәлләрдә аны чакырып китерәләр икән. Йокы исә бер дә ялындырып тормый - килеп тә җитә, үзе­нең тылсымлы эшенә дә ке­решә.Йокы яратучыларга шул гына кирәк тә –һәммәсе таралып-туарылып йокыга та­лалар икән...

    Кем ничек йок­ларга ярата бит инде?!Адәм балаларының кайсылары чалкан төшеп боры­нын сызгырта -сызгырта, кайсылары йөзтүбән ка­планып мышный-мышный йоклый ди. Агач-үләннәрнең чәчәкләре йомыла, яфраклары бөрешә икән. Инде дә чишмә-дәрьялар агып ятуыннан тук­таса, алар черек күлләргә әвереләләр ди.

    Иң куркынычы адәм балаларына килгән: хәрә­кәтнең бәрәкәт булуын онытып,эшсезлектән тәмам адәм актыгына әйләнгәннәр. Җәнлек-җанвар, кош-кортның да хәле яман икән - яшәү кайгысы беткән аларда. Шифалы яңгырлар яудыручы болытлар да, оеп,биек тау башларына эленеп калган имеш...

    Кыскасы, һәммәсенең дә кылган гамәлләре йо­кылы-уяулы, йокы аралаш кына икән. Барчасы да рәхәтләнеп йокы симертә ди...

    Хәйләкәр йокыга шул гына кирәк тә: бүселә-бүселә симерә икән. Шулай симереп дөнья ка­дәр була язган, Кояшны каплаган, мин генә си­мерим әле дип, җир йөзен караңгылатып куй­ган.

    Күктә туктаусыз янып-балкып торган Кояш барча тереклек дөньясына үпкәләгән, ми­нем кирәгем калмады бугай дип, офык чи­тенә тәгәрәп төшкән дә диңгезгә чумган имеш...

    Рәхәтнең дә чиге була шул.

    Кояш җылытмагач, башланган афәт, башланган фаҗига. Һава суын­ган. Агач-үләннәр,җан ияләре өшеп-калтыранып уянып китсә­ләр, кояшның юклыгын аңлыйлар.

    Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы икән. Һәммәсенең дә йокысы качкан инде.

    «Тукта әле,бу ни эш,болай булмаска тиеш!..» -дип, берәм-берәм торып утырганнар. Инде ни ча­ра кылырга? Хәтерләренә төшә бит боларның як­тыртучы-җылытучы Кояш дигән җисем. Кая качкан соң әле кояш?

    Җыйнаулашып Кояшны эзләп китә болар. Шу­лай караңгыда кармаланып бара-бара диңгез чи­тенә килеп җитәләр.Баксаң-күрсәң,диңгез дул­кыннарында тирбәлеп, кояш су коена икән. Кояш­ны судан тартып чыгаралар да озын колга белән этә-төртә күккә менгереп җибәрәләр. Диңгез су­ында юылган Кояш тагын да яктырап-балкып нур сибәргә керешкән.

    Бу хәлләрдән соң йокы да чамасын белеп кенә килә башлаган. Кояш та, тереклек дөньясына аз­рак ял итеп алу кирәклеген аңлап, офыкның бер читеннән калка, икенче читенә төшеп байый икән. Көн белән төн аралашу әнә шуннан калган инде.

    Хәзер йокы симертү дигән гыйбарә ялкауларга гына ябышып ята имеш... «Ялкау йокы симертә!» -диләр ич.


    Тукмак белән Чөй

    (Әкият)

    Борын-борын заманда булганмы бу хәл,әллә ин­де кичә генәме - анысын тәгаен әйтә алмыйм. Әмма шунысы хак: авылның бер башындагы әвес­лектә Тукмак гомер сөрә икән, авылның икенче очындагы алачыкта Чөй көн итеп ята ди. Ара-тирә аннан-монда, моннан тегендә күченеп урын алыш­тыруларын исәпләмәгәндә, көне-төне йокы си­мертәләр, эшнең ни икәнен дә белми икән болар. Инде дә эшсез тәгәрәп ятудан зур бәхетсезлек бармы икән бу дөньяда?!

    Кичләрен кояш баер алдыннан авыл балалары су буендагы әрәмәлеккә кичке уенга җыйнала ди. Караңгы төшкәнче җырлап-биеп, гармун тартып күңел ачалар икән. Кызлар чыркылдашканны, ма­лайлар көлешкәнне көнләшеп тыңлап ята икән Тук­мак белән Чөй. «Аһ, шулар белән кети-мети уйнар­га иде!» - дип кызыгалар икән.

    Әллә пәри, әллә җен кушканмы - белмәссең: Тукмак белән Чөй, сүз

    берләшкәннәр диярсең, ике­се дә бер үк көнне маҗара эзләп балаларның кич­ке уенына чыкканнар бит! Шунда очрашканнар, та­нышканнар, дуслашып ук киткәннәр.

    «Дуслык таулар күчерә», - диләр бит әле. Дуслашып алгач боларга да гайрәт иңгән. Өстәвенә, эшләмичә көч җыеп яткан бит әле алар. Бер-берсенә көчләрен күрсә­теп, масаясылары да килгәндер. Тукмак әле монысына килеп төртелә, әле теге­сенә барып бәрелә икән. Тукмашырга, дөмбәсләшергә, кыйнашырга тукмакка

    гына куш инде! Чөй дә тик тора белмәгән: әле анда бәреп кергән, әле монда килеп кысылган. Теләсә кая кы­сылып йөрүчене дә, тәпәләшергә ярату­чыны да кичке уенда өнәп бетермиләр шул. «Аяк астында чуалмагыз, барыгыз әнә читтәрәк буталыгыз!» - дип, малай-шалай боларны куып җибәргән җибәрүен. Тик алай гына тыеп буламыни бер тәртипсезлек кы­лырга өйрәнгәннәрне?! Тыйган саен ярсый баралар,балаларга тынгы бирмиләр икән...

    Шулвакыт кичке уен тирәсеннән бер авыл агае узып бара ди. Тавыш-гауга ишетеп,агай шом­ланып кала,ни булган балаларга, нигә чуалышалар дип,бераз басып тора. «Башка чакта тату гына уен корып яткан балакайларга бүген ни булган әле?» - дип аптырый ул. Шунда Тукмак белән Чөйнең аза кубып йөргәнен күреп ала. «Бик шәп булды әле бу,- дип сөенеп уйлый агай,- киселгән уты­ным ярылмыйча ята иде,тукмак белән чөй булгач, тиз ярып ташлармын», - дип куана. Тукмак белән Чөйне күтәрә дә алып кайтып китә.

    Икенче көнне агай иртүк эшкә тотына, кояш батканчы утынын ярып та бетерә - ишегалдын­да утын тавы өелә. Көнозын утын ярып,утын ва­тып Тукмак та, Чөй дә шундый нык таушала ки,хәтта танырлыклары да калмый. «Болар кабат

    гамәлгә ярамас инде, әйдә, мичкә ягарбыз», -дип,агай Тукмакны да, Чөйне дә утын өстенәташлый.

    Тукмак белән Чөйне агай харап иткән дип борчылмагыз. Кирәккәндә яңаларын ясарга була ич! Әмма анысы башка әкият инде...


    Кармакка тоткан кыяр

    (Әкият)

    Әдәбият укытучысы Рәис абый «Мин җәйге ялымны ничек уздырдым» дигән темага инша язып килергә куш­кан иде. «Бер нәрсәне күз уңында тотыгыз,- диде ул,-иншагызның үзәгендә кызыклы хәл булсын!»

    Мөдәррис мәктәптән чыгуга ук өйгә эшне оныт­ты. Икенче дәрестә, гөнаһ шомлыгы,Рәис абый иң әүвәл Мөдәррисне бастырып куйды.

    - Укы, Мөдәррис, тыңлап карыйк әле, ниләр яз­дың икән?

    Син язсаң әйбәт яза идең, хәреф хаталарын исәпләмәгәндә...

    Мөдәрриснең йөрәге каядыр убылып төшеп кит­те, шулай да сер бирмәскә тырышты. Укытучы мак­тап торсын да! «Ничек тә ерып чыгармын әле», -дип өметләнде ул, буш дәфтәр битенә караган бу­лып, акрын гына сөйләп китте. Имеш,укый...

    «Мин җәй көне балык тотарга йөрдем. Балык то­тарга яратам мин. Үзегез беләсез, быел сатуга кар­маклар кайтмады. Үзегез беләсез, кибеттә төрле төстәге баллы сулар гына сатыла... Шуңа күрә кармакны мин үзем ясадым. Корыч чыбыктан...»

    Класс тын калып Мөдәррисне тыңлый иде. Рәис абыйның ирен читендә елмаю - Мөдәрриснең кар­мак ясавын күз алдына китереп утыра,ахрысы...

    Мөдәррис тагын укыгандай кыланды.

    «Минем кармакка балык кына түгел, кыяр да, по­мидор да,шалкан да эләкте...»

    Класс дәррәү көлеп җибәрде. Хәтта Рәис абый да тыела алмады.

    - Тагын алдый! - дип кычкырды арт­кы партадан Дөлфәт. - Кара ял­ганчы...

    Рәис абый классны көч-хәлгә тынычландырды.

    -Бәя бирергә ашыкмагыз, - диде ул, - башта тыңлап бетерик. Дәвам ит, Мөдәррис.

    «Бер салуда икешәр-өчәр кыяр эләкте хәтта», -дип сөйләп китте Мөдәррис. Класс тагын пырхыл­дады.

    -Алдама инде, - дип ыңгырашты тәкатьсез Дөлфәт.

    -Сабыр, сабыр... - диде Рәис абый. - Укы, Мөдәррис...

    Ахырдан шул мәгълүм булды: Мөдәррис тоткан балыкларны бакчачы Хәлиулла бабай кыяр-поми-дор кебек яшелчәгә алыштырып алгалаган булган икән. Рәис абый Мөдәрриснең иншасына «биш»ле билгесе куйды.

    -Менә, балалар, иншаның үзәгендә зур вакыйга да юк сыман, әмма Мөдәррис гади генә хәлне дә мавыктыргыч итеп яза белгән,- дип нәтиҗә ясады әдәбият укытучысы.

    -Сәүдәгәр... - дип пышылдады Дөлфәт.

    Дәрес ахырында стена газетасына тәкъдим итү өчен Мөдәрриснең иншасын Рәис абый үзенә сора­ды. Куелган «биш»ле журналга куелган иде инде, шуңа күрә Мөдәррис курыкмыйча ярды да салды.

    -Язмадым мин аны,болай гына сөйләдем,- ди­де.

    -Тагын алдаган! - дип кычкырды дөреслек яратучы Дөлфәт.

    Рәис абый нигәдер гаҗәпләнмәде.

    -Язып китерсәң,тагын бер «биш»ле куяр­мын,- диде.

    -Хәлиулла абый үзе дә балык тотарга ярата. Тик бакчасын ташлап китә алмый. Кыяр караклары күбәйгән, -дип, Мөдәррис Дөлфәт ягына ымлады. -Аларын да языйммы, Рәис абый?

    Үзе җавап та көтмичэ Дөлфәтле кластан чыгып тайды.


    Кәҗә-телевизор

    (Әкият)

    Борын-борын заман­нарда ук түгел, әле менә безнең көннәрдә яшәгән ди кәттә мөгезле, ыспай сакаллы бер кәҗә. Сөте бик шифалы булса да, кәҗә үзе киребеткән икән. Шул кирелеге аркасында күп кыен күргән,әмма начар гадәтен ташлый алмаган. Хуҗа­сы аны көтүдә йөртергә тырышып карый - кая ул! Кәҗә затын көтүдә кем то­та ала соң?! Барча кәҗәләр, сүз берләшеп, көтүдән качалар икән.Әлбәттә, безнең таныш кәҗә дә шуларга иярә инде.

    Кәҗәләрнең тумыштан килгән бик тә начар холкы бар: урлап ашамасалар, ашаган ризыкла­ры йөрәкләренә ятмый бугай аларның.Ярар, көтүдән качсыннар да ди. Болынга барып яшел үлән утлар урында нигә инде яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары корытып йөрергә? Ке­шеләр рәнҗеше төшәрен дә белмиләр,ахры­сы... «Мур кыргыры! Каһәр суккыры!» - дип юкка гына каргамыйлар ич инде кәҗәләрне. Су сибеп изаланып үстергән яшелчәләрең­не изеп-таптап, җимеш агачларының яф­ракларын йолыккалап, бакчаңны такырай­тып чыгып китсеннәр әле - каргамыйча нишлисең инде...

    Кәҗә халкы бакча корытып йөргән ара­да көз җитә, җиргә беренче кар төшә. Менә шул вакытта инде хуҗа абзый барча мал-туар­ны, кош-кортны абзарга ябып куйган була.

    Кәҗә бәтиләре матурын матур икән дә, әмма бу дөньяга нәкъ әниләренә охшап туганнар ди. Ягъни, киребеткән-елак икән алар. Башта: «Мә-мә-мә-мәмәй бир!» - дип елыйлар, сөт имеп туйгач: «Безгә кызык күрсәт!» - дип әнкәләренең тәңкәсе­нә тиеп бетәләр икән. Рәхәтләнеп кәҗәләнәләр ди бәтиләр.

    Кәҗә алай итеп карый, болай итеп карый, бәти­ләренең күңелен һич таба алмый бит. Шуннан кү­ңелле хәл хәтеренә төшә кәҗәнең.

    Бервакыт урамнан узып барганда малай-шалай кәҗәнең мөгезенә соклана: «Ай-яй, шәп моның мөгезләре,телевизор антеннасы кебек!» - дип ка­лалар. Менә шуны искә ала да кәҗә, бәтиләрен үз янына чакыра. «Килегез, тамаша күрсәтәм хәзер сезгә. Мин - телевизор!» - ди. Ике мөгезен антен­на сыман тырпайтып куя. «Сезне, бәтиләрем, «Әл-ли-бәлли-бәү» тапшыруы карарга чакырам»,ди. Са­калын сәлперәйтеп, мәче булып та мияулаган, эт булып та өргән, карга булып каркылдаган, күркә бу­лып голдырдаган, сыер булып мөгрәгән, каз булып каңгылдаган, тавык булып кытаклаган, сарык булып бәэлдәгән. Бәтиләре тәгәри-тәгәри көлә икән. «Бу тапшыру безгә бик ошады, гел шундый тапшыру­лар күрсәтеп тор безгә, кадерле Әнни-бәлли-бәү», - диешкәннәр. «Еламагыз гына, мин сезгә телеви­зордан гел концертлар күрсәтеп торырмын, бәти­ләрем. Үзем дә телевизордан тоташ концерт ка­рап үстем», - дигән кәҗә. Шуннан соң Әгерҗе үзешчәннәре булып та, Чүпрәле үзешчәннәре бу­лып та җырлап-биеп күрсәткән. «Иртәгә Сарман үзешчәннәре чыгышын карарсыз», - дип, бәтиләрен йокларга яткырган.

    Шулай итеп, әнкә кәҗәнең эшләре көйләнгән.

    Әмма... кәҗәнең кыланмышларын башка мал-ту­ар, кош-корт күрми каламы соң инде?! «Безне мы­скыл итә, бездән көлә бит бу!» - дигәннәр. Сарык булып сарык та нык кына үпкәләгән. Кайсысыдыр бу хикмәтләрне хуҗаның өендәге төсле телевизор­га ирештергән. Чит илнеке үк булмаса да, сатып алганнан бирле телевизор ватылуның ни икәнен дә белмәгән.

    -Әле кәҗә шулай миннән көләмени?! - дип дула­ган ул. - Алайса менә мин дә кәҗәләнәм! - дигән.

    Шул көннән башлап телевизор киреләнергә то­тынган: әле төсе бетә икән моның, әле тавышы бе­теп куя, йә бөтенләй сүнеп китә. Кыскасы, телеви­зор туйганчы кәҗәләнә.

    Хуҗа телевизорны яннан да бәргәли, түбәсенә дә шапылдата - һич тә җайга сала алмыйча җәфа­лана ди. Шуннан аптырагач телевизор төзәтүче ос­таны өенә чакырткан. Телевизорны оста алай да боргалап караган, болай да боргалап караган, төймәләренә баскалаган. Аннары хуҗага әйткән:

    -Кәҗәләнә бу,- дигән. - Мондый начар гадәт­не кәҗәдән генә отып алырга мөмкин бу,- дигән.

    -Зинһар,төзәт инде,- дип ялынган хуҗа агай. -Иртәгә үзебезнең Сарман үзешчәннәре концер­тын күрсәтергә тиешләр. Бик тә карыйсы килә иде... Мин хәзер кәҗәне акылга утыртам,- дигән.

    Авыл читендә ялгыз әби яшәп ята - ни кәҗәсе, ни телевизоры юк икән әбекәйнең. Хуҗа агай кәҗәне ике бәтие белән әбигә илткән дә биргән. «Бу кәҗә киребеткән булса да, сөте тәмле, шифа­лы»,- дигән агай.

    Әледән-әле кәҗә бәтиләренә карап сокланырга, табын янына утырып сөтле чәй эчәргә булгач, әби кешеләргә телевизорның бөтенләй кирәге юк ин­де. Телевизор карап күз талдырганчы, өстәлдә гөжләп утырган самавыры белән сөйләшеп,киңәш-табыш итешеп утыру әбиләргә йөз тапкыр рәхәтрәк.

    Агайга рәхмәтләр укып кала әбикәй.

    Теге телевизормы? Төзәткән аны оста, хәзер әйбәт эшли ди. Хуҗа агай иртән дә, кичтән дә те­левизор каршына утырып концертлар карый икән. Җыр-бию карап кинәнә ди. Тик менә кәҗәләнү гадәте барлыгын телевизорының хәтеренә генә төшермәсеннәр инде.


    Сыбызгы

    Алдым кулга үткен пәке,
    Ясадым бер сыбызгы.
    Өргән идем сыбызгыга,
    Шундый хәтәр сызгырды!

    Сызгырдыңмы –
    Җил чыга шул...
    Җил дулый тирә-якта.
    Давылга әйләнмәсен дип
    Куркасың андый чакта...

    Һәм чынлап та купты давыл -
    Котырынды,
    Ыжгырды!..
    Мин сыбызгы ясый торган
    Талчыбыклар сыгылды...

    Бер талчыбык минем сыртка
    Шундый шәпләп сыдырды!
    Уеннан уймак чыкты бит!
    Менә яса сыбызгы...


    Кемгә рәхәт?

    Әнисе дә ярата,
    Әтисе дә ярата,
    «Наилә!» - дип җан ата.

    Нинди рәхәт -
    яныңда
    Булса әни-әтиең.
    Яудыралар матур сүзләр:
    «Чибәрем!» дә «Тәтием!»

    Абыйсы да бар аның,
    Апасы да бар аның,-
    Күрсәгез сез сеңелләрен
    Ничек назлаганнарын!..

    Өйрәтәләр язарга,
    Өйрәтәләр укырга
    Һәм дөрес утырырга... Шигырьләр дә ятлата
    Шул абый белән апа.

    Уйлап куйгансыздыр сез:
    «Рәхмәт Наиләгә...»
    Анысы шулай.
    Әмма..
    Наиләдән дә бигрәк
    Рәхәт гаиләгә!

    Чишмә-җәй сакчысы

    Иртән уянып китеп күзләремне ачсам, гаҗәпкә калдым: дөнья тып-тын. Карлы тәрәзәләрдән саркып өй эченә кояш нурлары төшә.

    Ишег алдында кичә кич буран дулаган иде, басылган икән... Кичә кыланып та күрсәтте инде! Өйгә керергә теләптер, өйалды ишеге төбендә өермә куптарды. Ишектән кертмәгәч,тәрәзәләрне шакып йөрде. Тәрәзәдән дә керә алмагач, морҗагыздан төшәм дип,түбәдә пәри туе ясады.

    Тәрәзәдәге ак абага сурәтен сулышым белән эретеп, урамга карыйм. Тал-тирәкләр бүген инде шауламый. Буран ярсу кыяфәтле көртләр булып оеп калган. Йортлар өстендә зәңгәр төтен багана­лары басып тора.

    Мондый матур көнне өйдә утырып буламы соң?! Тиз генә юынып, капкалап алдым да, киенеп ише­галдына чыктым. «Урамда озак юанма!» - дип кал­дылар минем арттан.

    Чаңгыларым коймага сөялеп мине көтә иде. Яратам мин чаңгыда шуарга, иптәш булганда, чаңгыда йөрү тагын да рәхәтрәк! Шуңа күрә дус­тым Зиннурны да чакырырга булдым.

    -Юк,дәрес әзерлисем бар,чаңгыда йөрергә ва­кытым юк,- дип карыша башлады Зиннур.

    Ничек кенә ризалатырга инде моны? Зиннур кайчакта ялындырырга ярата шул. Берүзеңә күңелсез ич инде... Шунда башыма шәп бер фикер килде.

    -Мин сиңа җәй күрсәтәм,- дим. Әйдә инде!

    Зиннур ышанмый,алдый дип уйлыйдыр, мөгаен.

    - Чынлап инде! Ант әгәр... - дим икеләнергә урын калдырырга теләмичә. - Ерак та түгел, үзебезнең тау урманында. Менә шушы уч төбе чаклы гына... Кечкенә генә...

    -Юкны сөйләмә инде,- ди Зиннур,- кыш урта­сында нинди җәй ул сиңа?!

    Шулай да ризалашты. Беләм ич инде,юри ялын дыра ул, үзенең дә чаңгыда йөрисе килә.

    Без тау урманына таба юл алдык. Кояш та юга­рырак күтәрелә башлады. Кар яктысыннан күзләр камаша. Ярыша-ярыша бара торгач,урманга килеп җитүебезне сизми дә калдык.

    -Җәй имеш... Юри генә әйттем дип әйт инде ичмасам,-ди Зиннур мышный-мышный. Минем дә сулу капкан иде.

    -Әйдә, күрсәтәм, - дидем дә Зиннурны чылты­рап аккан чишмә янына алып килдем. Туктаусыз агып яткан чишмә янында бер учма яшел чирәм бар иде. Нәни генә камышлар да яшел төсләрен югалтмаган.

    Зиннур гаҗәпкә калды.

    -И-и... Минем әти әйтмешли, чишмә үзе могҗиза бит әле ул! Инде җәйне дә үзендә саклап тота икән...

    -Әйе шул,- дип аның сүзен расладым.

    -Көннәр җылыта башла­гач, җәй шушы чишмә буен­нан тирә-якка тараладыр инде.әйеме?..

    Без, күзләрне йомып диярлек, күктә янган кояшка карадык.

    Өр-яңа әкият иде бу.


    Хайдар Гайнутдинов
    стихи и сказки на татарском языке.
  • Хайдар Гайнутдинов:
  • Солдат абый (шигырьләр һәм балладалар)
  • Ут теле (шигырьләр)
  • Сыбызгы (шигырьләр һәм әкиятләр)
  • Очар болын (шигырьләр)




  • ← назад   ↑ наверх