• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Закир Xади

    Закир Һади

    (1863-1933)

    Җиһанша хәзрәт

    (1908)
     
    Уфа губернасында Б. өязендә төньягыннан төшлек ягына ага тор­ган бер су буенда, суның кояш батыш тарафында, Ш. исемендә зур гына бер авыл бардыр. Урамнары рәтле төзелгән, суның буенча төнья­гыннан төшлек ягына сузылган. Бер якта урман улдыгыннан, күре­неше гүзәлдер. Урамнарының беренчесе суның кырында (ягасын­да), башкалары да аның янында, берничә урамнар рәттән тезелмештер. Су янында урамнан башлап беренче, икенче, өченче, дүртенче дип санарга мөмкиндер. Болар исә авылның иң биек1 урамнарыдыр. Бу урамнардан башка берничә кечек урамнар вә тыкрыклар дәхи бардыр.
    Авылның уртасыннан үткән, биек урамнарны кискән, кояш чы­гышына киткән бер юл ошбу биек авылны ике бүлемгә аермыштыр. Ул юл ерак җирләргә китәр, башкорт авылларыннан үтәр, Бәләбәй каласына җитәр. Бер аермасы Уфа шәһәренә дә илтер.
    Авылның йорт-җирләре төрлечәдер. Бере башкасының тәмам киреседер: бер йорт зур булса, аның янында башкасы кечектер; бер өй биек булса, башкасы тәбәнәктер. Бәгъзеләре дә тәмам җир астын­дадыр. Өйләрнең күбесе агачтан, бәгъзеләре таштан, бәгъзесе чи кирпечтән салынмыш, бәгъзеләре чыбыктан үреп, тышкы ягыннан балчык белән сыланмыштыр. Түбәләре бәгъзесе такта, бәгъзесе ти­мер, бәгъзесе кабык исә дә, күбрәге салам белән ябылмыштыр. Ара­да бәгъзе зур йортлар, биек өйләр күренсә дә, аларның күбесе ис­кергән, бәгъзеләре тәмам җимерелгән, иясез йортлардыр.
    Бу йортларга чынлап кына уйлап караганда, берничә ел элек бу халык бай булып, хәзердә фәкыйрь улдыкларыны белдерәдер. Халыкның җир-сулары яхшы, басулары, кырлары игенгә яраклы, печәнлек вә урманнары да күптер. Халкы өч төрледер: Казан тата­ры, башкорт, яңа башкорт, ягъни читтән килеп башкорт булып языл­ган адәмнәр, яхуд2 типтәрләр булса да, күбесе башкортлар.
    Бу халыкның элек заманнарда җирләре күп, булган исә дә, хәзердә бик үлчәүле генә калмыштыр. Башкортларның иске гадәтләреңчә, авыл башлары юк бәһагә сатып, кем чакырып бер кәррә3 сыйласа, аңа җир биреп, типтәрләрне вә Казан татарларыны үзләренә җирдәш итеп, бер кадак чәйгә 10 йә 15 дисәтинә җир бүләк итеп, җирләрен үзләренә дә аз калдырмышлардыр. Шулай булса да башкортларның җирләре башкаларның җиреннән күптер.
    Җирләрнең бер бүлемен бәгъзе байлары картларга аракы эчертеп алдыгы кеби, бер кисәген фатыйха белән ишан хәзрәтләре дә элмештер. (...)
    Муллалары күп, мөдәррисләре, ишан хәзрәтләре, зур мәдрәсәләре булса да, халкы бик надандыр: бер-ике яза белүче, өч-дүрт исемене язып куючы, болардан башкалары: каз эзе, куян эзе төшерүчеләр, бармак берлә хисап итүчеләр, таяк киртләүчеләрдер.
    Бу авыл халкының надан булуына сәбәп нидер?! Өстән генә кара­ганда, халыкта һәм гаеп күренмидер. Мулла сайлауларында да ким­челекләре беленмидер. Күрәсез бит, муллалары: кайсы хатыйп-мөгаллим, кайсы хатыйп-мөдәррис һәм ишан...
    Шулай була торып та халык бик надандыр!..
     
    * * *
     
    Муллаларыннан безгә кирәклесе Җиһанша ишандыр. Шул сәбәптән, хәзердә бу авылны үз көенчә калдырып, Җиһанша ишан­ның туган авылына китеп, Җиһанша ишанның бала вакытыннан баш­лап, мөдәррис, ишан булганга кадәр башыннан үткән хәлләрен сөйләрмез дә янә ошбу авылга кайтып килермез.
    Инеш атлы авылда иген игеп, хайван асрап тереклек итүче урта гына тормышлы Дәүләтша исемле бер адәмнең Мәрданша, Җиһан­ша исемендә ике улы булып, кече улы Җиһанша бигрәк тә үткен бер бала иде.
    Дәүләтша агай, үзе надан булса да, муллаларны сөяр, муллалык вә мөәзинлекне иң биек мәртәбәдән хисап итәр, кече улы Җиһан­шаны да: "Минем Җиһаншам мулла булыр, мөәзин булыр, фәлән булыр", – кеби сүзләрне әйтеп сөядер иде.
    Бу вакытта Җиһаншага унике яшь тулып, Фатыйма абыстайга сабакка йөреп, иҗек танып, сүрәгә төшеп, "Бәдәвам", "Кисекбаш" китапларын да җырлый башлаган иде. Атасының "мулла булыр" дигән сүзенә Җиһаншаның рәхәте килеп атасының йөзенә елмаеп карый иде. Чөнки Җиһанша, үзенең үткенлеге сәбәпле, мужик хезмәтендә булган мәшәкать белән муллалык хезмәтендә булган рәхәтне уйлап һәм үлчәп тә карый иде.
    Бәгъзе вакытта Дәүләтша агай авылның имамы Гыйбадулла хәзрәтне ашка чакыра, хатыны Хәмидәгә яхшы ашлар хәзерләргә боера, аш хәзер булгач, Җиһанша Гыйбадулла хәзрәтне арбага яс­тык өстенә генә утыртып ат берлә алып килә. Дәүләтша агай каршы ала. Хәзрәт өйгә керә, халык барчасы аягүрә тора, Гыйбад хәзрәт, түргә менеп, мендәр өстенә утыра, садака ала, тамак туйдыра да арбага утырып китеп бара; Җиһанша бу эшләрне баштан ахыргача карап тора иде.
    Менә безнең Җиһаншаның атасы сөйгән вакытларда, гүя Җиһан­ша мулла була, яшел чапан, ак чалма кия, ишектән керә, халык аягүрә тора, түргә утыра, акча ала, аш ашый, шикәр салып чәй эчә, утырып кайтып китә... Шул нәрсәләр хәтеренә килә дә, атасына карап көлеп җибәрә.
    Җиһанша, адәм баласы булганлык сәбәпле, адәм булуны тели­дер, үзенең белүенчә, адәмнәрнең дә иң беренчесе булуны телидер, фәкать Җиһаншага адәм булуның юлын күрсәтергә тиешледер.
    Бала туган вакытта чын кеше булыр, кеше булуны теләр, ата-анасында инсаният4 булмаса, баланыңда инсанияте югалыр, һәр нәкадәр инсан булмак юлында иҗтиһад итсә дә5, юл күрсәтүчеләр бул­маса, юлында адашыр да, нә инсан вә нә хайван улыр; соңыннан үзен­чә бер юл белән китәр, шул юлны туры юл дип игътикад итәр6, баш­каларны да шул юлга өндәр, ашар, эчәр. Вакыт кичәр, гомер үтәр.
    Безнең Җиһанша да үзен сөяр, каршысында булган нәрсәләрнең иң яхшысын үзенә сайлар, һәрвакытта үзенең башкалардан өстен булуын уйлар иде. Әгәр дә Җиһанша, гүзәл киемнәр киенгән, җилкәсендә укалар куелган, янында кылыч салындырган, ничә мең адәмне үзенә баш идергән командирларны, гаскәр башларын күрсә иде, шунда ук гаскәр башы булуны теләр, юлын сорашыр, юлга салучы булса, җаныны аямыйча тырышыр иде. Шул рәвештә Җиһан­ша муллалык фикере берлә сабакка бара. Фатыйма абыстай: "Ба­лам, тырышып кына укы, мулла булырсың!" – дип, үгет-нәсыйхәт кы­ла; Җиһаншаның бу сүзгә рәхәте килеп көлә, баягы хыяллар вә фикерләр: хәзрәтнең яшел чапаны, ак чалмасы, ашка баруы, акча алуы хәтеренә килә иде. Фатыйма абыстайның морады7: укы, галим булырсың, димәк иде; әгәр дә Җиһаншаның фикерендә булган нәрсәләрне белсә, мулласына иптәш мулла булудан куркып, ул сүзне авызыннан ычкындырмаган булыр иде.
    Кыш үтте, кар бетте, җир ачылды, сабан туйлары да узды, Гый­бад хәзрәт тә сабан өмәсе итте. Өмәгә Дәүләтша агай да барды. Янында Җиһанша да бар иде, Гыйбад хәзрәт үзе дә барып, сакалын сыпырып-сыпырып, борын үтә генә сөйләп, халыкка хезмәт боерды. Җиһанша да хәзрәтнең хезмәте җиңел Генә беткәнне күреп торды. Сабан бетте. Җәйнең яхшы вакытлары килде. Дәүләтша агай да, Гыйбад хәзрәтне чакырып, фатыйха алмакчы булды. Тавыклар ара­сыннан сайлап иң яхшысын суеп, Хәмидәгә бирде. Хәмидә дә та­выкны әрчеп йомырка белән тутырып пешерде. Тавык шулпасы хәзерләде; бер айдан бирле ашамыйча җыйган майны хәзерләп, май белән ашарга майлы-йомыркалы күмәч тә пешереп, самавырны кай­натып, каплап куйды. Бервакыт ак чалмалы, яшел чапанлы Гыйбад хәзрәт капкадан керде. Дәүләтша агай каршы алды. Хәзрәт, ишектән кереп, түргә узды. Ястык өстенә менеп, йомырка өстенә утырган кош кеби утырды. Дәүләтша агай садака сонды8, хәзрәт алып дога кылды. Хәмидәнең дә 25 тиен нәзере бар икән, Дәүләтша аркылы хәзрәткә бирдерде. Соң Дәүләтша агай тавык шулпасын хәзрәтнең каршысына куйды. Шулпадан соң тавык ите дә килде. Хәзрәт тә, Дәүләтша агайның һәр эшендә пөхтәлекне, Хәмидәнең дә тавыклар ашатырга, ашка-суга осталыгын сөйләп, яхшы вә йомшак җирләрен сайлап, мактап-мактап ашады. Аштан соң чәй, чәй янында күмәч белән май, аштан соң булса да, чәй арасында күмәч белән май да терәлеп тормады. Мәҗлес тәмам булды, фатыйха кылды. Чыгып, өенә кайтып китте. Дәүләтша агай хәзрәтне озатып калды. Җиһан­ша да хәзрәтнең кереп утырганнан башлап чыгып киткәнгә кадәр булган хәлләренә берәм-берәм күздән кичерде: хәзрәтнең ак чалма­сы, яшел чапаны, озын борыны, түгәрәк сакалы, каршысындагы та­вык итләре, май-күмәчләре, чәй-чынаяклары Җиһаншаның хәтерендә урнашып калды. Атасының тереклегендә булган мәшәкатьләр белән хәзрәтнең рәхәтен үлчәп карады, бу вакытта Җиһанша үзе дә, тыр­ма тырмаларга, себерке себерергә йөреп, дөнья газабын күрә башлаган иде, шул сәбәптән, ничек итеп мулла булырга, бу газаптан ничек котылырга дип уйлый башлады.
    Уйнаган вакытларында да үзе мулла булып, башка балаларны мужик итеп уйный иде. Өйдә аулак калган вакытларында үзен мул­лага охшатып, иягенә корым сөртеп түгәрәк сакал ясап, атасының озын җиләнен киеп, башына сөлге чорнап, көзгегә карап, үзенең муллага охшаганын күреп, бик куана иде.
    Остазы Фатыйма абыстайдан да муллаларның дөньяда вә ахирәттә рәхәт күрәчәкләрен, ахирәттә мужикларга ярдәм итәчәкләрен, са­дака биргән адәмнәрне үзләре белән оҗмахка алып керәчәкләрен ишетеп белгән иде.
    Шулай булса да, Җиһанша, яшьлеге сәбәпле, мулла булуның юлын, күпме укырга, кайда укырга, муллалыкны кайдан алырга-боларны белми иде. Фәкать Фатыйма абыстайның: "Укыңыз! Мулла булыңыз!" – дигән сүзене ишетеп, шул абыстайдан укыган балалар­ның күп укыганнары мулла булып чыга торгандыр, дип уйлап йөри иде. Шулай булса да, аңар бик ышанып җитми, Җиһанша алдында укыган балалардан берничәсе чыкты, берсе дә мулла булмады. Алай булса да, Җиһанша мулла булудан өметен кисми иде.
    Янә җәй үтте, көз җитте. Балалар Фатыйма абыстайга сабакка йөри башлады. Җиһанша да, мулла булу дәрте белән, укырга ке­реште. Иҗтиһады сәбәпле, төрки таныды9. Берничә сүрәләр10 дә ядына алды. Мулла булырга гына эш калды. Төрки таныгач, үзенең белгән китапларын укый башлады; голәманы мактаган җирләрне күрә. Фа­тыйма абыстай голәманы муллалар ди, шул сәбәптән Җиһанша ки­тапта голәманы мактаган җирләрне укып рәхәте килә; муллалыктан бөек дәрәҗә юк дип белә иде. Бервакытта Дәүләтша агай илә Җиһан­ша шул сүзләрне сөйләштеләр:
    Дәүләтша: "Мәхдүм атасы урынына мулла булган".
    Җиһанша: "Ул мәхдүм ничә ел укыды?"
    – Өч ел укыды.
    – Мин инде дүрт ел укыймын, мин дә мулла булырга ярармын.
    – Мәхдүм атасыннан берничә ел укыганнан соң мәдрәсәгә ба­рып өч ел укыды.
    – Мин дә мәдрәсәгә барып өч ел укырмын да мулла булырмын.
    – Юк, угльгм. Өч ел уку белән мулла балалары гына атасы уры­нына, яисә бай баласы акча белән генә мулла була; безнең кебек мужик баласына хәлфә булганчы укырга кирәк була.
    – Ничә елдан хәлфә булырга мөмкин?
    – Унбиш ел, аз булганда ун ел укырга кирәк, хәлфә булгач та берничә ел торырга кирәк, шуннан соң урын чыкса...
    – Бик озак.
    – Муллалык җиңел генә килми шул, укыр өчен озак вакыт, ты­рышлык, байлык кирәк, безнең Гыйбад хәзрәт: "Укыр өчен Нухның гомере, Карунның байлыгы кирәк. Уку энә белән кое казу кебидер", – дип әйтә.
    – Алай бай балалары гына укый торгандыр?
    – Мәдрәсәдә бай шәкертләргә хезмәт итеп укучы ярлы шәкертләр дә була.
    – Мин дә Тирыш авылына мәдрәсәгә барыр идем, күп кенә укып, мулла булыр идем. Анда безнең кардәшләребез дә бар.
    – Юк, углым, ул мәдрәсәдән мулла булып чыккан кеше юк. Ярми хәлфә, анда ун ел ятып, ахырда мөәзин генә булып чыкты.
    – Хәзердә кайсы мәдрәсәдән муллалар күп чыга?
    – Чорнаш авылының Габдрахман хәзрәтнең мәдрәсәсеннән мул­лалар күп чыга, Габдрахман хәзрәтне бик гыйлем кеше диләр. Беркөн безнең Гыйбад хәзрәт: "Чорнаш Габдрахман хәзрәт кебек гыйлем кеше дөньяда булмас",-дип мактап сөйләде.
    – Чорнаш бездән еракмы?
    – Алтмыш биш чакрым, дип йөриләр.
    – Мине дә Чорнашка укырга илтер идегез.
    – Без бай кешеләр түгел шул. Укуга мал кирәк дип хәзер генә әйтеп үткәрдем.
    – Мин, әти, шәкертләргә хезмәт итеп тә тук булыр идем. Тыры­шып кына укыр идем.
    – Укыр идең. Синең сабакка япьтәшлегең бар, бәлки мулла да булыр идең. Гыйбад хәзрәт: "Фәкыйрьлек белән укыган шәкертләр бигрәк тә мулла булалар", – дип әйтә. Анаң риза булырмы? Абыстай рөхсәт бирерме? Остаздан11 дога алмаенча китәргә ярамас. Остаз хакы ата-ана хакыннан артыграк, диләр.
    Бу сүзләрдән соң Дәүләтша агай Җиһаншаның укырга дәрте бар­лыгын белде. Хәмидәгә дә киңәш итте. Ул да риза булды. Абыстайга да барып рөхсәт сорады. Фатыйма абыстай күтәрелеп бәрелде. "Бы­елга калсын, асла ризалыгым юк",-диде. Дәүләтша агай Гыйбад хәзрәтне чәйгә чакырып карады. Хәзрәт: "Асла ризалыгым юк, абыстасыннан үзенә кирәк кадәр укыр. Аңа мулла булмаска",-дип җавап бирде.
    Шуннан соң Җиһанша: "Атам җибәрмәсә, качып булса да китәрмен",-дип, анасына сөйләнеп йөри башлагач, анасы бу эшкә бик кайгылы булды. Чөнки Җиһаншаның үзсүзле бер бала улдыгыны бик яхшы белә иде. Шул сәбәптән качып китәр дә ни дә бул­са булыр дип курыкты. "Инде усал җиргә бармый, яхшы җиргә бара, урынсыз дога төшми, диләр, аларга карап баламны югалтыр хәлем юк, атасы, илтеп кайт! Ходага тапшыраек",-диярәк, Хәмидә Дәүләтша агайга сөйләде. Шуннан соң Дәүләтша агай Җиһаншаны Чорнашка илтеп Габдрахман хәзрәткә бирде. Бу эшне Гыйбад хәзрәт тә ишетте, шул кич Дәүләтша агайның Җиһаншаны иптәш мулла итәргә приговор җыеп йөргәнене төшендә күреп куркып уянды да як-ягына карап төкерде, төшне Фатыйма абыстайга сөйләде, Фатыйма абыстай да: "Бәгъзе төшнең киресе керә, кирегә булсын",-дип юрады.
    Шул көннән башлап Гыйбад хәзрәт Дәүләтшага дошман булды. "Ул мөнафыйк12 бәңа дошман", – дип, артыннан сөйләр иде.
    Җиһанша атасыннан аерылып мәдрәсәдә калгач, Габдрахман хәзрәт Җиһаншаны Таһирҗан хәлфәгә бирде. Җиһанша да, сабакка күңел биреп, иҗтиһад белән укырга кереште.
    Җиһанша мәдрәсәдәге хәлфәнең хәлләрене, көмеш сәгать чылбырыны муеннарына элеп, түбәтәйне кыңгыр гына киеп, мыекларыны борып, каршыларына шәкертләрен җыеп, сабак өйрәткәннәренә, озын җилән, ак чалма киеп, читек-кәвештән акрын гына шыгыр-шыгыр шыгырдап кына мәчеткә, яки мәҗлескә килгәннәрене, хәлфәләр үткәндә шәкертләр аягүрә торып хөрмәт иткәннәрене, хөрмәткә кимчелек күрсәткән шәкертләргә җәза бирдекләрене, чит мәдрәсәләргә моназарага13 йөрдекләрене күреп, бик кызыга иде.
    Җиһанша барча хәлфәләрдән артык үз хәлфәсен сөя: хәлфәсе­нең холык вә табигате, Җиһаншаның фикеренчә, бик гакылга тугры килә, шул сәбәптән Җиһанша да холыкта вә табигатьтә, кыланыш­та вә күренештә хәлфәсе кебек булырга иҗтиһад итә иде.
    Җиһанша бу эшендә хаксыз дәгел, бу бер Җиһаншаның гына да фикере дәгел, башка шәкертләр дә: "Дөньяда беренче галим Габд­рахман хәзрәт, хәзрәттән кала-Таһирҗан хәлфә",-дип сөйлиләр иде.
    Таһирҗан хәлфә үзе бер куштан мулланың өченче хатыныңнан туган, башка туганнарыннан үткенрәк булган, үги туганнар белән узышып, көнләшеп, хурлашып, талашып үскән, соңыннан мәдрәсәгә килгән, үгилек тәрбиясе илә шәкертләрне дә җиңгән иде. Таһирҗан хәлфә һәр эштә башкалардан өстен булуны сөяр, каршы килүчеләргә теләгән кадәрле зарар итәр, башкаларның өсләренә басып китәр, үзенең теләгән максатына җитәр иде.
    Таһирҗан хәлфә яшь вакытларында сәфаһәт галәмендә14 булды, күп эшләр башыннан узды исә дә, бу соңгы елларда суфыйлык күрсәтеп, тәсбих тотып, хәзрәткә мөрит булып, ул эшләрне күмде... Габдрахман хәзрәткә якыннардан булып, бөтен мәдрәсәне кулга ал­ды. Әгәр дә шәкертләрдән бере өскә китә башласа, Таһирҗан хәлфәнең көнчелек тамырлары хәрәкәткә килер, селкенер, ачуын­нан йөрәге ташыр, гакылыннан шашар. Ул шәкерттән ничек булса да үч алырга, бер гаеп табарга, мәдрәсәдән тәмам куарга тырышыр иде.
    Бер хатыны атасы өендә, бере каенатасы өендә булса да, һаман да хатын-кызга яшь чагындагы кеби... иде.
    Габдрахман хәзрәтнең үсеп килә торган бер гүзәл кызы улдыгыннан, Таһирҗан хәлфәнең дә нияте шул кызны ничек булса да үзенә каратып, алдап өченче хатынлыкка алып, Габдрахман хәзрәтнең урынына мөдәррис булып калмакчы иде. Бу вакытка кадәр ни уйла­ды, шул булды; шул сәбәптән бу эшкә дә керешкәндә булмый калыр дип хәтеренә килми, якыйнән15 булыр дия уйлый иде.
    Мәдрәсә янында кибет ачып, шәкертләргә өч бәя берлә сатып, авыл халкына да бурычка чәй таратып, бераз акча да җыйган иде.
    Таһирҗан хәлфә Габдрахман хәзрәтнең иң якын хәлфәләреннән булган, якынлыкның чигенә терәлгән, яңадан артык якын булырга юл да калмаган иде.
    Безнең Җиһанша да шул мәдрәсәдә сигез-тугыз ел гомерене үткәрде. Холык вә табигате дә, фикер вә исеме дә үзгәрде: моназир16 Җиһанша, Җиһанша казый, Җиһанша хәлфә исемнәре белән мәшһүр булды. (...)
    Авылына кайтканда Дәүләтша агай илә Хәмидә куансалар да, Фатыйма абыстай илә Гыйбад хәзрәтнең бәгырьләрене көйдерә, та­вык итләрене агу итеп йидерә17, мәҗлесләрдә Гыйбад хәзрәт берлә кычкырышырга керешә, өстенә өстәл сугып кычкыра иде. Шушы сәбәптән Гыйбад хәзрәт бик кайгыра, бу нәрсә иптәш мулла булса, башыма бер бәла булыр, дип төшенә-төшенә бераз йөткерә дә баш­лаган иде, чөнки авыл кешеләре дә: "Җиһанша хәлфәне үзебезнең авылдан җибәрмәскә кирәк, бер муллага урын бар, Хода ризыкла­рын ирештерер", – дип сөйләнә башлаганнар иде. Дәүләтша агайның да, Җиһаншаны үз авылына мулла итеп, мулла атасы булып, чалма-чапан киеп, углы берлә ашка йөрергә дәрте бар иде. Бәгъзе вакытта төшендә, Җиһанша мулла була, углы берлә ашка бара, мәҗлестә, син мулла атасы, түргә утыр дип, Дәүләтша агайга да Җиһанша янында утырырга боералар; Җиһаншага садака биргәндә Дәүләтша агайга да садака соналар да, Дәүләтша агай кулларыны сузып уянып китә, Хәмидәгә сөйләп, икәү куанышалар иде.
    Әмма хәзрәт исә төшендә Җиһаншаның мулла булганыны кү­рә. Гыйбад хәзрәт мәҗлестә вакытта Җиһанша килеп керә. Түргә менеп, хәзрәт янына утыра. Хәзер бер сүз чыгарып өстәл сугып кычкыра, хәзрәт, куркып, калтыранып уяна да як-ягына төкерә иде.
    Гыйбад хәзрәт илә Дәүләтша агайның Җиһанша хакында уйла­ган фикерләре хата иде. Чөнки бу вакытта Җиһаншаның фикере башка иде; мулла булса да үз авылына мулла булмаска, кайда булса да бер яккарак китеп мулла булырга, бер бай кызын алырга, бояр кеби торырга. Дәүләтша углы дигән исемне калдырырга, яисә Бохарага барырга, мөдәррис булып кайтырга уйлый иде.
    Таһирҗан хәлфә дә Җиһаншаны өскә җибәрмәскә тырышып ка­рады исә дә, булдыра алмады. (...)
    Җиһаншаның бу вакытта күбрәк уйлаган нәрсәсе баю белән өйләнү мәсьәләсе иде; боларда ике юлның берсен ихтыяр итәчәк иде.
    Берсе-бай мәхәлләгә мулла булып, бер байның кызын алып, мәдрәсә салып, дәрес әйтү; вә берсе дә Бохарага барып кайтып, мөдәррис булып ишанлык кылып, байларны кулга алып, барча мул­лалар вә мөдәррисләргә өстен булып, теләгән кадәр хатын алып, гомерене рәхәт кичермәк иде. Җиһанша әүвәлдә авылга мулла бу­лып, бәлеш ашап йөрергә канәгать кыла иде. Канәгать кылуына сәбәп рәхәтнең башка төрлесене белмәгәнлектән, үзенең дә булдыруына ышанмаганлыктан иде. Хәзер Габдрахман хәзрәтнең ике остабикә белән кадер-хөрмәттә генә торуын, абыстай белән янәшә утырып, тройкада кунакка йөрүен күреп, фикере үзгәрде. Үзенең дә бу вакытка кадәр ни уйлаганы була килде, шул сәбәптән горуры артты; имде авылга мулла булуны, Дәүләтша улы булуны да теләми иде. (...) Бохарага китәргә дип кисеп уйлады.
    Бу фикерне Габдрахман хәзрәткә сөйләде, Габдрахман хәзрәт: "Укыган кешегә монда һәм Бохарадан ким түгел. Бохарага барып та буш килгән адәмнәр күптер; мән сәбәтә нәбәтә, ягъни бер җирдә генә торган нәрсә үсәдер димешләр",-дип җавап бирде. (...)
    Җиһанша хәзрәтнең рөхсәт бирмәслеген белде. Шуннан соң Җиһанша өенә кайтып китте. Ата-анасыннан рөхсәт алып, берничә көннән соң Бохарага сәфәр кылды.
    Җиһаншаның бу эшенә Гыйбад хәзрәт бик куанды исә дә, Дәүләт­ша агайга бу эш авыр күренде, чөнки мулла атасы булып, ашка йөрергә вакыт җитте дип торганда гына, Җиһанша Бохарага китте.
    Дәүләтша агайның да авызыннан аш төште. Габдрахман хәзрәт тә: "Минем рөхсәтемнән башка китеп, бәһрә18 тапмас", – дип сөйли иде. Җиһанша берничә еллар Бохарада калды. Бу араларда атасы Дәүләтша вафат булып, Җиһанша да Дәүләтша углы булудан ко­тылды.
     
    * * *
     
    Шүрәле авылында кыш урталарында, январь аенда, кич сәгать тугызда аяз, ай яктысы фонарь кеби авылның барча урамнарыны бик ачык күрсәтә; агачлар исә һәркаюсы һаваның суыклыгыннан хәбәр бирә, каюсы чарт, каюсы чырт дип кычкырып җибәрә, юлчыларның чаналары, гаять тә суыклыктан, шыгыр-шыгыр дип илерә, урамнан үтүчеләр дә суыктан куркып йөгерә иделәр. Иске мәхәлләдә Фәтхи агай өендә бер җыен бар, мәхәлләнең картлары вә яшьләре җыелганнар, өйнең түрендә бер... адәм утыра, өстенә сырган чапан киеп, билене соры чалма берлә буган иде. Ишектән кергәч уң якта, түрдән беренче тәрәзә турысында, өстәлгә каләм, кара савыты, бер зур табак кәгазь куелган; өстәл янында бер язучы да утырган иде. Язучы: "...әфәнденең имам булуына разый булган адәмнәр ошбу кәгазьгә тамгаларыгызны салыгыз. Язу белгәннәрегез кулларыгыз­ны куегыз!"-дип әйтеп тора.
    Шуннан соң халык, берәм-берәм килеп, каләм алып, өстәлдәге кәгазьгә каюсы куян эзе, каюсы сәнәк, каюсы чүкеч сурәте ясап киттеләр; фәкать өч адәм исем, фамилияләренә яздылар.
    Бу адәмнәр, үзләре надан булсалар да, гыйлем сөярләр, голәмага мәхәббәт идәрләр, үзләренең наданлыкларына үкенәләр, балала­рының да үзләре кеби надан булуын теләмиләр иде. Шул сәбәптән киләчәкне төшенеп, бер галим адәм табып, вәгазь-нәсыйхәтләре илә эш кылып, наданлыктан котылуны уйлап, барчасы бергә җыелып, киңәшләр иттеләр дә Дәүләтша улы Җиһаншаны муллалыкка ки­терделәр, шул җыенда приговорны тәмам кылдылар.
    Бу вакытта Җиһаншаның, яңа Бохарадан кайтып, мәҗлесләрдә сүз чыгарып, халык теленә кергән вакыты иде. Җиһанша, әүвәлдә сөйләгәнебезчә, Габдрахман хәзрәт мәдрәсәсендә укып, Таһирҗан хәлфәдән өлге алып әхлак киеме печеп, соң Бохарага барып, ул киемне Бохара риясы19 белән тышлап, төрле буяулар белән буяп кайтканга, авыл халкы Җиһаншаны күркәм холыклы, галим вә бе­лекле бер зат дип беләләр, аннан күп нәрсәләр өмет итәләр иде. Шул рәвештә Җиһанша имам булды. Указны20 кулга алды. Бохарилык белән атаклы булып, дәүләтле бер адәмнең кызына никахла­нып, Шүрәле авылына торырга килде. (...)
    Бара-тора башка авыл муллаларыны да үзенә ияртеп, бәгъзеләрене үзенә ярдәмче итеп, ишанлык арбасына утырып, наданлык сахрасында гизеп, адәмнәр җитмәгән җирләргә барып хуҗа булмакчы иде. Ул бу авылда башка мәдрәсә булдырмассызлык, үзеннән баш­каларны мөдәррис итеп танытмассызлык фикерендә иде. (...)
    Җиһанша хәзрәт дәрес әйтә башлап, Бохара исеме илә бераз шәкерт җыелса да, берничә елга кадәр бик артмады.
    "Берәү үлми, берәү көн күрми" дигән кеби, берничә елдан соң авыл мөдәррисләреннән берничәсе вафат булып, Җиһанша хәзрәтнең мәдрәсәсенә күп шәкертләр вә хәлфәләр килә башлады. Мәдрәсәләр тулды. Җиһанша хәзрәткә дә хезмәт җиңел булды.
    Мәдрәсәне байлар салдыра, төрле яктан шәкертләр килә, Җиһан­ша хәзрәт шәкертләргә бәгъзесенә шәкерт, бәгъзеләренә хәлфә дип исем бирә; шәкертләр укый, хәлфәләр укыта, Җиһанша хәзрәт үзе авылларга кунакка китә иде. (...)
    Бу хәлдә күп еллар вә айлар үтте. Җиһанша хәзрәтнең эшләре елдан-ел алга китте: инде үзене халыкка ишан дип күрсәтә башла­ды. Ишанлыгы мөдәррислеккә, мөдәррислеге ишанлыкка ярдәм ит­те. Мәдрәсәсеннән күп муллалар чыкты, күп адәмнәрне үзенә мөрит итте; күп мәхәлләләр вә авыллар аның кулына күчте.
    Мөритләрнең маллары һәм балалары да Җиһанша хәзрәтнең ир­кендә иде. Малларыны теләгәнчә сарыф кылыр; теләгән кызны теләгән егетенә бирер; мөритләр дә үзләрене, малларыны вә балаларыны-барчасыны Җиһанша хәзрәтнеке дип белерләр иде.
    Җиһанша хәзрәт, әүвәл үзене мөдәррис итеп күрсәтергә тыры­шып, осталыгы аркасында үзенең теләгәненә иреште. Дәрес әйтә башлаган вакытларда гына башка авыллардагы мөдәррисләр вафат улып, шәкертләре Җиһанша хәзрәт мәдрәсәсенә килеп, еллар үтеп, хәлфә булып, исем җәйделәр, ахырда һәркаюсы мулла булып чык­тылар. Үз урыннарына хәлфәләр калдырдылар. Бу хәлләр Җиһанша хәзрәтнең исеме таралуга, шәкертләре артуга сәбәп булды. Башка­лар да, моны күреп, "ул хәлфәләр Җиһанша хәзрәттән укып галим булганнар", дип белделәр; хәлфәләр күп дип шәкертләр килде, шәкертләр күп дип хәлфәләр килделәр. Күп муллалар балалары вә бай балалары да килде; бәгъзесе укыды, бәгъзесе укытты. Халык та моны күрде. Күп адәмнәр Җиһанша хәзрәткә иярде. Җиһанша үз авылындагы муллаларга вә башка авыл муллаларына да өстен булды.
    Шуның өстенә ишанлык флагыны да күтәрде. Күп адәмнәрне каршысына китерде. Күккә очырды, җир астына да төшерде. Диңгез кичерде, сыйраттан уздырды, җәннәткә гиздерде, хуриларны21 күргәзде. Үзенә иярмәгән адәмнәрне, шайтан юлдашы яхуд мөнафыйклар дип, мөшрикләр22 янына тездерде... Җәһәннәмгә кергезде... Буныңлә бәрабәр үзенә шәригать юлыннан тар бер юл төзеде, ул юлдан йөрмәгән адәмнәрне, бәгъзе галимнәрне дә: "Алар юлдан адашканнар",-дип сөйли иде. Үзенә ияргән адәмнәргә шул юлны шәригать юлы дип күрсәтер иде. Ахыры елларда үз юлына үзе дә сыймый, үз юлыннан үзе чыгып йөри башлады. Файданы китерер өчен хәер-дога, зарарны китерер өчен бәддога коралы кулланыр иде.
    Хәер-дога өчен Җиһанша хәзрәткә садака бирәләр. Хезмәт итәләр, бәддогадан куркып, нәзерләр әйтәләр, малларыны корбан итәләр. Әгәр Җиһанша хәзрәтнең якын адәмнәреннән берсе фәкыйрьлеккә төшсә, йә хәстә булса, бәлаләрнең иң катысы пәйгамбәрләргә, алардан соң изгеләргә була... Бу адәм Вәлиләрдән23 дия иде. Әмма дош­маннарыннан бере бай булып рәхәттә гомерене кичерсә, Аллаһы Тәгалә сөймәгән адәменә барча теләгән нәрсәләрене дөньяда бирер, дип кенә җелдерә24 иде.
    Өшкерү-төкерү белән дә күп авыруларга шифа бирә, күп хәстәләрне тергезә... иде: өшкергән авырулары йә үлә, йә терелә. Терелсә: "Минем өшкерүемнән терелде",-ди; үлсә: "Үлемгә дару юк",-дип җавап бирә иде. (...)
    Халыкны дөнья кумаска, дөньядан качарга боера: "Дөньяны ку­саң качар, качсаң куар", – дия иде.
    Җиһанша хәзрәт бу сүзне әйтүдә хаксыз дәгел... Җиһанша хәзрәт, дөньядан качып йөри-йөри, бу соңгы елларда дөнья аны әсир әйләмеш, кулына алмыш иде! Җиһанша хәзрәт дөньядан кача белмәдеме?! Югыйсә дөнья аны осталык берлә кудымы?! Җиһанша хәзрәт, кач­кан саен, дөньяның уртасына керә барды. Ефәккә чорналган ефәк эчендәге ефәк корты кеби, Җиһанша хәзрәт тә, дөньяга чорналып, дөнья уртасында калды...
    Бер адәмнең өч аты булса, берене садакага бирергә, өч сыердан да берене вә башкача артык малларыны һаман садака кылырга бое­рыр иде. Мөритләр исә андый зур садакаларны үзе кеби бер адәмгә бирмәс, муллага бирүне дә мәгъкуль күрмәс; ишан хәзрәттән баш­кага бирүне теләмәс иделәр. Шул сәбәптән мөритләр, маллары арта башласа, болай дөнья куарга ярамас, бераз ахирәтне дә искә төше­рергә, җәннәттән бераз урын алып калу, сарайлар салыр өчен беразыны ишан хәзрәткә бирергә дип, атын җигеп, арба янына бер ат йә бер сыер тагып, арбасына бер-ике куй салып, иген сатып, берничә сумнар акча да алып, Җиһанша хәзрәткә илтәләр. Садакаларын биреп, җәннәт ачкычларыны алып китәләр иде. Бәгъзеләре Җиһанша хәзрәтне өйләренә кунакка алдыралар да, садакаларыны биреп, җән­нәт ачкычын алып, теләгән урыннарына җәннәткә сарайлар да сал­дыралар иде.
    Җиһанша хәзрәт моның илә генә калмый, мәхәллә халкының куштаннарыны кулга алып, бәгъзеләренә дога кылып, берничә йөз дисәтинә җирләрене дә осталык берлә алды, үзенә шактый бер дәүләт хасил кылды.
    Инде яшь вакытта уйлаганнары күбесе тугры килде: ике остабикә алды. Бере мулла кызы, бере бай кызы; алар да үзе уйлаганча туры килде: бере симез бәдәнле, йомшак тәнле, кара кашлы, кара күзле; вә бере дә нәфис тәнле, нечкә билле, ак йөзле, күксел күзле иде. Янә дә бер урта буйлы, соргылт күзле, кызыл йөзле вә алма битле кызга күзе төшеп, бик дәртләнеп алырга йөрде исә дә, бу юлы никтер теләгәне булмады.
    Җиһанша хәзрәт шул заманның бөек бер адәме булгач, гавам халкы вә бәгъзе аңар ияргән муллалар да аңа киңәшкә киләләр, һәр эшләрендә аңа киңәш итәләр. Аннан гакыл алып китәләр дә аның белән эш итәләр иде. Халыкның алга китүен уйлаган бер заманда, ул аларны берничә адымнар артка кайтарып җибәрә иде.
    Җиһанша хәзрәтнең игътикадында25: мөселман падишалыклары арасында Бохарадан куәтле падишалык юк. "Бохараны фәрештәләр саклый, Бохара белән Өргәнечне һичбер падишалар ала алмаслар. Бохараны ком алыр, Өргәнечне су алыр",-дип әйтә иде.
    Гомерендә өч кәррә хаҗга барды исә дә, шундаен биек җәмгы­ятьтә булса да, һичбер файдалы нәрсәләр китермәде. Күзе ачылма­ды, фикере төзәлмәде.
    Җиһанша хәзрәт тереклек эшләрендә дә халыкка гакыл бирсә дә, аның кәсеп турысында булган фикере игенчелектә Шәрәфи агай­ның сукасыннан, сатуда чүпрәкче Фәтхи агай илә кибетче Шәхми агайның сәүдәсеннән, һөнәрдә, осталыкта тимерче Якуп агайның һөнәреннән үтми иде.
    Бәгъзе халык кояш вә ай тотылуның сәбәпләрен вә аның булача­гын электән хәбәр бирүчеләр турысында сорасалар: "Боңа, туры килсә дә, ышанмагыз, бу гаиптән26 хәбәр бирү була, ул хәбәр бирүчеләр каферләр",-дип җавап бирә иде.
    Хаҗ сәфәрендә вакытта мөритләре: "Электрик фонарьлары як­тысында намаз укырга ярыймы?" – дип сорагач: "Маеның пакьлеге вә нәҗеслеге беленмәгәнлек сәбәпле, шөбһәледер, ихтиятән27 укы­маска тиеш", – дип җавап бирмеш иде.
    Шул ук сәфәрендә, бер рус шәһәрендә мөритләр берлә базарга чыгып, мөселман суйган ит эзләп, руслардан алмаенча, яһүдиләрнең дә яһүди икәнлекләре билгеле түгел дип, ышанмаенча, байтак йөргәннән соң, бер төрекчә белә торган, башына фәс кигән итче әрмәнгә туры килеп, төрекчә сөйләгәнен ишетеп, "менә мөселман ите, Хода каян туры китерде", дип, әрмәннән алмышлар иде.
    Газета укучылар гыйлем вә мәгарифкә дәлаләт кылалар28, укырга кушалар дип, "Шулай шул, менә балаларыгызны укытыгыз! Мулла булырлар, мөәзин булырлар" дип, һәркемне муллалыкка укырга ку­ша иде.
    Чөнки, аның фикеренчә, гыйлем вә мәгърифәт арттыру-халыкны муллалыкка укытып, мулла вә мөәзин итү берлә һәм динне куәтләү-мәхәллә күбәйтү, һәр мәчеткә ике мулла, бер мөәзин кую­дан гыйбарәт иде. Мәхәлләсендә яза белүче ике адәм булдыгы кеби, исемен язып, кул куя белүче дә өчтән артык юк иде.
    Үзенең йорт-җирләрене бик нечкәләп караса да, мәдрәсә эшләрене бик өстән йөретә иде. Аның шәкерт җыюы, мәдрәсә каравы: җигәр өчен ат, савар өчен сыер, йон өчен куй асраудан аермасы юк иде.
    Мәдрәсәсендә кырык-илле яшьле хәлфәләр булса да, шәкертләр дә күп булса да, нә дөнья хәленнән вә нә башкасыннан хәбәре бул­маган бичаралар иде. Аларча, "Җиһанша карт кеби дөньяда галим юк. Бу мәдрәсә кеби җир йөзендә мәдрәсә юк". (...)
    Җиһанша хәзрәтнең ике абыстайдан күп мәхдүмнәре, үткен вә кабилиятле балалары булса да, анларга тәрбия биреп, яхшы тәрбия­ле мәдрәсәләрдә укытып адәм итә алмады.
    Мәдрәсәсене дә тәртипкә салып, вакыфлар тәгаен иттереп24, даи­ми сурәттә нигезне тазартып калдырырга кулыннан килмәде. Күп вакытлардан бирле дәвам итеп килгән вәкыфлы Бохара мәдрә­сәләрендә укып кайтса да, аннан гыйбрәт алып, үз мәдрәсәсене дә шул мәдрәсәләр кеби итәргә һич тә хәтеренә килмәде. Башка эшләр хакында бик күп төшләр күрсә дә, мәдрәсә хакында бер кәррә дә төшенә иңмәде. Халык файдасына сарыф ителәчәк акчаларга, җәннәт сарайларыны сатып, үзенә сарайлар салдырды. Праклар сатып30, ат­лар алды; шул сәбәптән аңа ияргән кешеләр барчасы гыйлемнән мәхрүм калды. Шулай итеп, Җиһанша хәзрәт берничә еллар халык­ның малыны вә ашыны яхут башыны рәхәт-рәхәт ашады исә дә, бәгъзе вакытларда бугазына аркылы китерүчеләр дә булды. Ахыры гомерләрендә бәгъзе фикерле адәмнәр тарафыннан газета вә рисаләләр чыгып, бераз хафа кыла31 башладылар.
    Җиһанша хәзрәтнең мөдәррис булып, кызып дәрес әйтергә, шәкерт күбәйтергә, атаклылыгыны җәяргә тырышкан вакытларын­да гына Шакир мәхдүм Кышкардан32 кайтып, таш мәчеткә имам хатыйп мөдәррис булып, боның күңеленә курку салды. Чөнки Шакир мәхдүм Кышкар мәдрәсәсендә укыла торган "фәннәрне" һәркайсын күргән. "Ханимелла"ны, "Казый мирза"ны33 вә башка Хашияләрне34 дә күреп үткән. Казанга, Түнтәргә моназарага, бәхәсләшергә йөргән, мөҗадәлә35 берлә күп адәмнәрне җиңгән иде. Шул сәбәптән оятсыз­лыкка өйрәнгән, һичберәүдән курыкмыйча сөйләргә гадәтләнгән: үзе­нең фикереңчә, күкрәгенә җәүһәрләр тутырып килгән иде. Шакир мәхдүм мулла булгач та, үзен белдерергә, халыкка үзене галим итеп күрсәтергә, ничек тә булса бер кәррә Җиһанша хәзрәтне сүзгә керештерергә, селкетергә уйлап йөри торгач, Җиһанша хәзрәтнең дәре­сенә керде. Дәрес бирә башлагач, бераздан соң, Шакир мәхдүм аның бер сүзеннән элеп алды да селкеп салды. Җиһанша хәзрәт җавапка кереште исә дә, ахырда үзенең терәлеп калачагын сизде; Шакир һаман да бар куәте берлә кычкырып, башын селкеп-селкеп, бармагыны Җиһанша хәзрәтнең күзенә төртеп-төртеп сөйли иде.
    Шуннан соң Җиһанша хәзрәт бераздан соң сәгатен ачып карады да: "Чакырган җир бар, китәргә вакыт икән",-дип, дәресне тәмам итеп, чыгып китте. Шакир мәхдүм, Җиһанша хәзрәтнең хәлен бе­леп, китеп барды. Шәкертләрнең дә зирәкләре эшне сизеп калды. Җиһанша хәзрәт бу хәлдән кылган фаразларына, корган планнары­на Шакир мәхдүмнең каршы киләчәгенә төшенде.
    Шакир мәхдүм дә, атасыннан калган бер кечек мәдрәсәсендә мәхәллә балаларын җыеп, үзенең кардәш-ыругларыннан берничә мул­ла балаларыны да китереп, дәрес әйтә башлады. (...)
    Җиһанша хәзрәт һәм бу вакытларда тик ятмады; юлны башка як белән каплады. Әлеге ишанлык крепосте белән Шакир мәхдүмнең һөҗүменнән үзен саклады. Янә күп адәмнәрне үзенә мөрит итте. Эшләре янә алга китте.
    Шакир мәхдүмнең мөдәррислеге озакка бармады. (...)
    Тәмам тыныч кына бервакытта ахыргы елларда Хәсән исемле бер мулла Җиһанша хәзрәтнең юлына каршы килде. Хәсән мулла үзе дә ачык фикерле бер мулла иде. Шул сәбәптән Җиһанша хәзрәтнең эшләрене, килешмәгән җирләрене халыкка берәм-берәм күрсәтте. Күп адәмнәрне үз фикеренә ияртте. Хәсән мулла яшь ва­кытта Җиһанша хәзрәт мәдрәсәсендә укып, ул мәдрәсәдәге кимчелекләрне төшенгәч шәһәр мәдрәсәсенә китеп, анда да теләгәне рәвештә канәгатьләнмичә, чит мәмләкәтләрдә дә гизеп, ахырда авылына кай­тып имам булган иде. Хәсән мулланың авылы Җиһанша хәзрәтнең авылыннан утыз биш чакрымда исә дә, ул тарафта Җиһанша хәзрәтнең мөритләре күп булганлык сәбәпле, аның барып йөри торган авылларыннан иде. Бу авылның атаклы байларыннан улан Искәндәр хаҗи да Җиһанша хәзрәтнең мөритләреннән һәм бик дус булып йөрешә торган адәмнәреннән иде.
    Искәндәр хаҗи Җиһанша хәзрәткә мөрит булса да, үз авылының мулласы-Хәсән мулланың атасы улан Хафиз мулланы да бик сөя, бер­берләре илә йөрешәләр. Хәсән мулланы да үз баласы кеби күрә иде.
    Хәсән мулла бала вакытта Искәндәр хаҗиларга килә. Искәндәр хаҗи: "Минем мулла киявем килгән", – дип көлә. Хәсән мулла, оялып, каршыларыннан чыгып китә иде.
    Чөнки Искәндәр хаҗиның Фәхрелбәнат исемле бик гүзәл бер кызы бар иде. Хәсән мулла, атасы алдында "кияү" дигән сүздән оял­са да, аулак калган вакытларда Фәхрелбәнат белән бакчада күзгә күз карашып, сөйләшеп йөриләр иде. Чөнки иске заман гадәтенчә, Фәхрелбәнатның сигез яшендә гакде никахы36 улган иде.
    Хәлбуки, бу хәлләрдән хәбәрсез Җиһанша хәзрәт, Искәндәр ха­җиның кызына кызыгып, өченчелеккә алырга үзенчә беркетеп куй­ган иде. Фәхрелбәнат исә, сигез яшендә Хәсән муллага никахы баг­лану сәбәпле, Җиһанша ишанның тозагыннан котылган иде.
     
    * * *
     
    Мартның ахырына карлар эри башлап, чокырларда сулар күренә; кар астындагы чүпләр, саламнар да барчасы көннән-көн өскә күтәрелә, урамнарда җыелган сулар янында "кыйгак-кыйгак!" дип кычкырган каз тавышлары да ишетелә...
    Бу дәртле көннәрнең берсендә иде ки, Искәндәр хаҗи һәм аб­зарга чыгып, кулына көрәк, алып, җыелып торган суларны агызып йөри иде.
    Бу вакытта Искәндәр хаҗиның колагына шалтыр-шолтыр тавыш ишетелде, капканы ачып карады; килеп туктаган тройканы, чанада утырган Җиһанша хәзрәтне күрде. Хаҗи, капканы ачып, хәзрәтне каршы алып күрешкәч, өйгә алып керде. Искәндәр хаҗи хәзрәтнең хәбәрсез, чакырусыз килүенә гаҗәпсенде... Исәнлек-саулык сора­шып чәй эчә башлаганда, Искәндәр хаҗи: "Хәзрәт! Сезне ничек болай җил ташлады? Кайда булса бардыңызмы?" – диде.
    Җиһанша: "Юк... тугры сезгә килдем".
    Искәндәр хаҗиның соравына сәбәп шул: Искәндәр хаҗига Җиһан­ша ишанның килә торган вакытлары мәгълүм иде. Бер мәртәбә тәкәләр симергәч, бер мәртәбә каз-үрдәк өлгергәч, бер мәртәбә су­гымнар суйгач килеп, кунак булып китә торган гадәте бар иде.
    Шундаен уйламаган бервакытта Җиһанша ишанның килүе Искәндәр хаҗины шөбһәгә төшерде.
    Җиһанша ишан, һаман йомырка салырга йөргән тавык кеби йөре­неп, сөйләгән вакытта әйтер бер сүзе бар кеби беленә иде.
    Җиһанша ишанның мөритләре дә ишетеп ишан берлә күрешергә килделәр. Икенче көн өйләренә ишанны кертергә вәгъдә алып кит­теләр.
    Кич булгач, янә дә чәй эчәргә утырдылар, кунак бүлмәсендә ишан белән хаҗидан башка бер адәм юк иде. Чәй арасында шул сүзләр сөйләнде:
    Ишан:
    – ... агай мәчеттә күренмәде.
    Хаҗи:
    – Яшь кәләшне ташлап китә алмый торгандыр.
    – Ул яшькә өйләндеме?
    – Ул хәзер яшәрде...
    – Яшь хатын яшәртә бит...
    – Яшь абыстайны алгач, сез дә яшәргән идегез.
    – Мин ул чакта яшәргән идем дә, хәзердә картая башладым, шул сәбәптән яңадан яшәрергә исәпләп торам...
    – Хәзрәт! Алай булса яшәртик... Шәригатьтә дүрткә кадәр дөрес дисез бит.
    – Шәригать икедән башлап дүрткә кадәр өйләнергә куша...
    – Алай булса, яшәртәбез.
    – Хаҗи әфәнде, тугрысыны дисәм, минем яшәрмәкем синең кулыңдадыр. Әүвәл төшемне сөйлим дә соң үзегез дә аңларсыз.
    Бер көн рамазан шәрифнең әүвәлге җомгасын укыдым да, җом­гадан соң зиратларга барып, ясин шәриф укып кайттым. Икенде вакыты керде, мәчеткә бардым. Икенде, ахшам укыгач, өйгә кайт­тым да, ифтар итеп37, хөрмә ашадым. Соң бер мең тәһлил әйттем дә, тәһарәт алып, тәравихка бардым. Җәмәгать берлә ястү вә тәравих намазларыны әда кылгач38, өйгә кайтып, бер хөрмә ашап, фәкать бер чынаяк су эчеп, укый килгән Коръәнем бар иде, шуны укыдым. Арыгач, баш очыма сырган чапанымны куеп кына йокларга яттым.
    Шул вакытта төшемдә бик һәйбәт чылтырап ага торган бер елга­ның буенда ямь-яшел чирәм өстендә булдым; дөнья йөзе яп-якты, кояш күтәрелеп зөха намазының39 вакыты елгадан тәһарәтләндем. Суы көмеш кеби саф һәм дә татлы иде. Шул вакытта шәехем хәзрәтләре каршымда булды. Янында ак сакаллы, нурлы йөзле бер карт һәм бар иде. Һәр икесе берлә күрештем. Картның куллары йоп-йомшак, мамык кеби, бармагында сөяге юк иде. Шәехемнән ул картның кем улдыгыны сорадым, ул: "Хозыр галәйһессәлам",-диде. Ул карт та бәнем кем улдыгымны сорады. Шәехем: "Татарларның шәехләре өстендә баш шәех дәмулла Җиһанша бине Дәүләтша­дыр... Татар галәмендә сезнең гаеп ирәннәр арасындагы котып армәртәбәсендә40 улан адәмдер. Димәк ки, татарларның котыбидыр. Вә һәм үземнең хәлифәләремнең арасында иң сөеклесе вә бөеге улдыгыннан, үземнең ләкабемә41, фамилиямә тоташтырдым, һәм дә... авыл­ның Искәндәр хаҗиның дәмады (кияве) булачактыр",-диде. Карт: "Бәрәкалла",-дип кычкырып җибәрде. Шул тавышка уяндым; һаман шул тавыш колагымда ишетелә. Янымда хуш исләр килә, бөтен җаным вә тәнем рәхәтләнә иде, бу төшемә бик гаҗәпсенеп, сөбха­налла, дидем дә бик озак уйлап яттым. Сезне бик дус күргәнлегем сәбәпле кәримәгез42 Фәхрелбәнатны да балам кеби сөя идем! Шул сәбәптән аның хакында бик кайгыртам. Яхшы, тәүфыйклы гына бер юлдаш бирсен дип, Хак Тәгаләдән сорый идем. Чөнки заманнар бо­зылды, яхшылар да азайды. (...) Шул сәбәптән бән сезгә килдем, Фәхрелбәнат ничә яшьтә? Бу изге эшкә кайчан керешергә, шуны сездән белмәкче, үземнең дә фикеремне сезгә белдермәкче, киңәш итмәкче булдым.
    Хаҗи:
    – Хәзрәт, минем кызым хәзердә бик яшь бит.
    Ишан:
    – Шәригатемездә яшь булса да никах дөрестер; үз арамызда ни­ках кылырмыз да, вакытына кадәр үзегездә торып торыр. Кунакка килгән вакытларда гына күрешеп, сөхбәт кылырбыз43.
    Вакыты җиткәч, зөфаф44 улыр, өемезгә барыр. Теләгән вакытын­да сезгә килер, шул рәвештә гомерене рәхәттә үткәрер. Бу эшкә, әлбәттә, үзе дә разый булыр... Бондай шәехләр арасында булган серләрне һәркемгә сөйләргә дә дөрес дәгелдер. Әмма сез минем иң якын, иң сөйкемле мөритләремнән булганлыктан, сезгә сөйләдем. Хәзрәте Әбүбәкер хәзрәте рәсүлгә ничек иде, сән дә бәңа шуның кеби иң якын дусларымнансың. Кызыңыз Фәхрелбәнат та хәзрәте Гайшә кебидер! Фәкать арамызда бернәрсә генә калды. Фәхрелбәнат бәнем никахымда була... Боннан башка тарафларыны үзеңез дә бе­лерсез. Яхшы гына уйлап караңыз!
    Хаҗи:
    – Хәзрәт! Мин сезгә турысыны дисәм: минем кызым сигез яшендә икән вакытта сөекле бер егеткә шәригатьчә никах ителмеш, багланмыштыр. Хәзердә аның никахы үз ихтыярындадыр. Шул сәбәптән сезгә һич тә әйтер сүзем юктыр. Чөнки бәнем ихтыярымнан чыкмыштыр.
    Ишан:
    – Алай булса да Фәхрелбәнат ихтыярлыдыр, балига45 булганнан соң теләгән адәменә бара белер. Сез минем хәбәремне дә анасы аркылы әйттереп караңыз! Мин үзем дә, аны вәгазь-нәсыйхәт кылып, бер мәктүп язармын. Хаҗи:
    – Әйттереп карармын, хәзергә сабыр итеп торыңыз.
     Ишан:
    – Шәригать изге эштә ашыгырга куша...
    Искәндәр хаҗи Җиһанша хәзрәткә вәгъдә бирмәде. Шулай бул­са да хәзрәт Фәхрелбәнаттан өметне кисмәде; хаҗида бер көн то­рып, өенә кайтып китте.
    Бичара Искәндәр хаҗи шул дәрәҗәгә килгән иде: әгәр дә Фәхрелбәнат Хәсәнгә никах иделмеш булмаса, ишанга бирүендә шик юк иде...
    Башка мөритләре булса, "бөек дәрәҗәләргә ирешәм", дип, хаты­нын сораса, аерып ишанга бирәчәкләр иде!..
    Хәсән мулла атасы урынына имам булгач авыл халкына күп фай­далы эшләр кылды: каенатасы Искәндәр хаҗидан мәктәп салдырып, мәчет вә мәктәп файдасына вакыфлар куйдырып, мөгаллимнәр ал­дырып, яшь балаларга татарча уку-язу үгрәтеп, русча укыту хакын­да да ярдәм итте. Чөнки балалар кыш айларында җиде ай мөселман­ча укып, бер ай хәл җыеп, соң өч ай русча укып, янә бер ай рәхәт улдыктан соң, мөселманчаны укырга керешәләр иде. Уку-укыту ха­кында булган мәсарифнең46 күбрәге Искәндәр хаҗиның кесәсеннән алынып, калганы мәхәллә халкының баерак адәмнәреннән җыелып алына иде.
    Шул сәбәптән ошбу авыл халкы, берничә елдан соң, башка авыл­ларга караганда яхшы гына алга киттеләр, яхшы гына көн иттеләр.
    Иген иктеләр, сәүдә иттеләр.
    Хәсән мулла һәр җомгада халыкны гыйлем вә мәгърифәт, һөнәр вә сәнәгать47 илә кызыктырыр; бу тугрыда Коръәннән һәм пәйгамбәремезнең тәрҗемәи хәленнән сөйләп, халыкка аңлатыр иде.
    Бу авылда һәр атнада бер мәртәбә базар; елда бер мәртәбә яр­минкә була иде; Искәндәр хаҗи, Хәсән мулланың мәслихәт күрүе сәбәпле, базар янында бер чәйханә салдырган иде. Моның аты чәйханә булса да, асылда көтепханә иде. Бу көтепханәдә төрле ки­таплар булыныр; берничә русча газеталар вә бәгъзе мөселманча газеталар да килер иде. Ярминкә вакытларында күп адәмнәр керер. Төрле җирдән килгәң адәмнәр булыныр. Китап-газеталар укырлар, бер-бере белән күрешеп, сөйләшеп утырырлар. Гүзәл бер гыйлем мәҗлесе кылырлар иде.
    Базар көннәрендә ул чәйханәгә Хәсән мулла үзе дә керер. Чәйханәдәге адәмнәрнең барчасы илә күрешер. Газеталардан кирәк җирләрне халыкка укыр, аңламаган җирләрне аңлатыр. Халыкка сөйләр. Халык та, чәйләрене куеп, тыңлар иделәр.
    Хәсән мулла надан муллаларны, риялы суфыйларны, ялганчы ишаннарны сөйми. Анлар хакында ачы вә үткен сөйли иде. Шул сәбәптән муллаларның күбесе Хәсән мулланы алдында мәхдүм хәзрәт дисәләр дә, артында "ахыр заман мулласы, трактирщик", дип әйтәләр иде.
    Көннәрнең берендә, ярминкә вакытында, чәйханәнең залында Хәсән мулла вә башкалары: берсе бер ишан углы, икенчесе Җиһан­ша ишанның шәкертләреннән, берсе кырык яшьлек карт хәлфә, вә берсе дә яшь фикерлеләрдән улан яшь хәлфә, болардан башкалары кайсы мөрит, кайсы мулла, кайсы сәүдәгәр, төрле җирдән килгән адәмнәр бар иде. Хәсән мулла кулына бер мөселман газетасы алып укый башлады. Газетада, идарәгә мәктүпләр кыйсмендә48, берничә хәбәрләр язылмыш иде. Хәсән мулла шул хәбәрләрне укый башла­ды. (...) (Саратов, Түбән Новгород һ. б. губерналардан килгән бу хатларда кайбер ишаннарның кылган гамәлләре, сорыкорт булып яшәүләре языла.-Төз. Ш. С.)
    ...Шуннан ишан углы сүзгә кереште: "Менә мин үзем дә ишан баласы, атам берлә йөреп, мөритләре килгән вакытта атамның анларны ничек алдаганыны күзем берлә күрә киләм.
    Бер кәррә атам мөритләре илә бер авылга бардылар. Авылдан барчасы бергә кайтырга юлга чыкканда, ярты юлга җиткәч, атам мөритләренә: "Бер нәрсәм онытылып калган", дип, кире шул авылга кайтыр; мөритләре белми торган бер тугры юлдан китеп, өемезгә кайтыр да караватына ятар. Бервакыт мөритләр дә безгә кайттылар. Әткәмезнең аерылып кире киткәнен әйттеләр. Атларыны тугарып, өйгә керделәр. Ишаннарыны күреп, ни дияргә дә белмәделәр.
    Бер кәррә атам берлә бер мөритенә кунакка бардык; капкадан кердек, абзарда кем дә юк; бер чебешле тавык чебешләрене ияртеп йөри иде. Шул арада атам бер чебешнең муенын борып коега бәрде; атамның бу эшенә мин дә бик гаҗәпләндем. Соң безне күрделәр, каршы чыктылар. Өйгә кердек, чәй хәзерләделәр, хуҗа үзе чәй ясап чынаякларны каршымызга куйды. Атам бераз чәй эчмәенчә торды да: "Бу чәйнең суын кайдан алдыгыз?"-дип сорады. Хуҗа: "Коедан алганнар",-дип җавап бирде. Атам: "Бу су нәҗестер, башка су белән яңадан куегыз",-диде. Шуннан соң башка су берлә куеп китерделәр; коеның суын түгеп карагач, коедан үлгән чебеш чыгып, халык бар­часы хәйран калдылар.
    Минем атам бәгъзе вакытта исерткеч эчә, кеше малыны да алу­дан курыкмый иде. Әгәр дә аңа каршы сөйләүчеләр булса: "Минем дәрәҗәм бөектер, һәр нә кадәр гөнаһ эшләсәм дә, минем дәрәҗәмә күрә юк хөкемендәдер!.. Диңгезгә күпме нәҗес төшсә дә нәҗес­ләнмәгән кеби, мин һәр нәкадәр гөнаһлар кыйлсам да, дәрә­җәмә күрә тузан кадәр дә улмаз..." – дия иде", – дип сүзене бетерде.
    Сәүдәгәрләрнең берсе: "Бер көн безгә бер шәехнең мөрите ку­нарга килде. Кием тегүчеләребез дә бар иде. Анлар янында кунарга боердык. Кич булгач, тегүчеләр кием тегә, мөрит йоклар өчен сәндерәгә менгән иде, сәндерәдә тегүчеләргә таба карап, йөзтүбән ятып, тәсбихын шылтыратып арып йокыга киткәч, төшендә каршысында бер диңгез күрә... Диңгезнең янында үзенең шәехе карап то­ра, имеш. Шәехтән: "Бу нинди диңгез?" – дип сорый. Шәех: "Мәгърифәт диңгезе",-дип җавап бирә. Мөрит: "Чумаеммы?"-дип, каты тавыш белән илерә, мөритнең тавышын тегүчеләр ишетеп: "Чум! чум!" – дип көләләр, мөритнең колагына "чум!" дигән сүзләре керә; мөрит шәехтән әмер булды дип гөман идә. Шуннан соң мөрит: "Йә, шәехем, сәндән мәдәт49"-дип, сәндерәдән сикереп йөзе белән идәнгә егылып төшә. Тегүчеләр моны күрәләр дә идәннән күтәреп алалар, яңадан сәндерәгә мендереп, эф-теф диярәк яткыралар. Төшен үзеннән сорап, сәбәбен беләләр".
    Шул рәвештә наданлыклар вә бозыклыклар хакында күп сүзләр сөйләнде.
    Ахырда Хәсән мулла сүзгә кереште: "Һәркем белә торган сүз-«су баштан болгана!» (...) Авылларда халык арасында бозыклыклар күрәбез дә соңыннан карыйбыз шул авыллардагы имамнарга, боларда һәм бозыклык күрәбез дә уйлыйбыз. Боларга кайдан килгән? Соң китәбез аларның укып, тәрбия алып чыккан җирләренә: мәдрәсәләренә вә мөдәррисләренә!.. Аларда һәм тәртипсезлек вә тәрбиясезлекне күрәбез дә янә баягы "су баштан болгана" дигән сүзне кайтарып әйтәбез. Менә зур мәдрәсәләребезне мөдәррисләре­без тәртипкә салсалар иде, шәкертләрне яхшы тәрбия итеп, фикерләр бирер өчен, мәдрәсәләрне һәр фәннән укытыр өчен яхшы тәртип күргән мөгаллимнәр алсалар иде.
    Әлхасыйл, һәр нә улса улсын, яхшы имамнар вә мөгаллимнәр хәзерләсәләр иде, алар да авылларга чыгып һәркайсы үз мәсләгендә50 иҗтиһад итеп, фикерләрен төзәтеп, балаларны яхшы тәрбия итеп, халыкны тугры юлга салсалар иде, ул вакытта, бәлки, бераз гына эшләребез төзәлер иде.
    Менә иң әүвәл зур хәзрәтләр һәм ишаннарыбызда җитешмәгәнлекләр күренеп тора; мәсәлән, Җиһанша хәзрәт үзенең мәдрәсәсене тәртипкә салмый, хәтта мәдрәсәсендә күпме шәкерт бар идекеннән дә хәбәре юк; күп вакыт дәрескә керми: хәлфәләр дә укытамы, юкмы, аны күрми, шулай булгач, ул мәдрәсәдән кем чык­сын? Аның шәкертләреннән ни чыксын?.. Эшләребездән бар көткәне­без корсак кайгысы улып, тугрылык өчен эшләгән эшебез һич юк­тыр. Мулла булабыз-бәлеш йиәргә51, мөдәррис булабыз-исем җәяргә, ишан булабыз – мал җыярга... Муллаларыбызның каюсына гына карасак та, чыккач та бер кәррә мәдрәсә салып дәрес әйтергә керешә. Ләкин үзендә дәрес әйтерлек куәт бармы, юкмы, аны һич тә уйла­мый.
    Җиһанша хәзрәт мәдрәсәсеннән күп шәкертләр чыгып мулла бул­дылар, бер мәчетле авыллар ике мәчет, ике мәчетле авыллар дүрт мәчет салдылар, һәр мәчеткә ике мулла, бер мөәзин куйдылар, үзләре дә Җиһанша хәзрәткә мөрит булдылар. Бер мәхәлләне бишкә аер­сак, бер мулла урынына биш мулла куйсак та, безнең бу надан муллаларыбыздан эш чыкмас. Бонлар илә диннең куәте артмас. Без­нең бу эшләребез, ягъни үзебез надан була торып, фәкать нәфесе­без өчен халык өстендә баш булмакымыз яхуд арамыздан үзебез кеби бер надан кешене өстемездә баш кыйлмакымыз диянәт52 дәгел, бәлки дингә хыянәттер.
    Бер фәкыйрь мәхәлләне икегә аерып, бер мәчет салачак акчага бер мәктәп салсалар иде, икенче мулла алачак җиргә бер мөгаллим алсалар иде, яхуд ике мулланың берсе мәхәллә эшләрене карап, икенчесе мәктәптә мәхәллә балаларыны укытсалар иде, шул вакыт­та бераз гына хәлләребез төзәлер иде. Ишан хәзрәтләремез дә ха­лыкка: садакаларыгызны гыйлем юлына бирегез! Авылыгызга мәктәп салдырыгыз! Укучыларга, укытучыларга ярдәм кылыгыз! Балалары­гызны укырга бирегез! Һөнәр-сәнаигъ мәктәбендә тәрбия итегез! Мон­нан артык саваплы эш юктыр, җәннәт-акчасыны гыйлем юлына са­рыф иткән адәмнәргәдер, дип вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләсәләр иде, ишаннары өчен малларыны, җаннарыны аямаган мөритләрнең ка­бул итүләрендә шик юк иде.
    Бездә исә гыйлем вә мәгърифәткә ихласлы мөритләр балалары­ны укыту хакында ишаннарына киңәш итәләр; ишаннар исә һәркем­не мулла итәләр. Шул рәвештә барчамыз мулла булдык. Ни кыл­дык! Халык телендә мәшһүр сүз: "Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?!" Шуның кеби, барыбыз да мулла булдык та, атымызга печән салмадык. Атларымыз арып, җәяүле калдык; теләгән җиребезгә җитә алмадык. (...)
    Бала анадан туар инсан улып, әгәр дә инсан тәрбиясе бирелмәс исә, калыр хайван улып. Бала – саф бер инсандыр. Үгрәтсәң, һәрнәрсәне белер; шулай булса да кабилият вә сәләхият53 төрлечәдер; барча адәм мулла вә мөәзин түгелдер: бәгъзеләре мулла вә мөәзин исә дә, арада игенче, сатучы, язучы вә башкача һәртөрле һөнәргә сәләхиятле балалар бик күптер, һәр балада үзенә аерым бернәрсәгә осталык буладыр. Бере иген игүче булса, башка бере сәүдә итүче­дер, бере кием тегүче булса, башка бере дә итек тегүчедер. Бере көйләргә оста булса, башка бере дә сөйләргә остадыр. Бере язучы булса, башкасы даручыдыр. Бере атка менүче булса, бере суда йөзүчедер. Бере сурәт алучы булса, башка бере дә өйләр салучыдыр. (...) Кыскасы, һәр баланың үзенә аерым бер фәнгә, бер һөнәргә дәрте булыр. Әгәр дә баланың дәртенә тугры килгән, үзе теләгән фән би­релмәс исә, баланың дәрте югалыр да ул фәннән дә, бу фәннән дә хәбәрсез улыр, адашып, юлсыз калыр...
    Баланың нинди фәнгә, нинди һөнәргә дәрте барлыгыны белеп, шул фән яхуд һөнәр мәктәбенә бирелеп, гүзәл тәрбия дә иделсә, ул баланың шул фәндә беренче адәм булуында шөбһә юктыр".
    Хәсән мулла сүзене шунда туктатты.
    Карт хәлфә: "Җиһанша хәзрәт хакында сөйләгән сүзләрегез туг­ры дәгелдер, чөнки ул коры ишан гына дәгел, ишан һәм мөдәррис­тер. Ничә еллар дәрес әйткән, милләткә хезмәт иткән, мәдрәсә юк җирдә мәдрәсә ачкан, башкалар аның кеби эш күрсәтсеннәр, күреп карыйк",-диде.
    Хәсән мулла: "Җиһанша хәзрәт вафат булдисә, шәкертләр тара­лыр, мәдрәсәләре буш калыр, мәхдүмнәре дә дәрес әйтерлек түгелләр. Җиһанша хәзрәт мәдрәсәләрне тәрбия өчен вакыфлар тәгаен итеп калдырса иде, ул вакытта аны мактарга да ярар иде. Безнең мондый мәдрәсәләремез элек заманнардан бирле була килгән нәрсәләрдер. Бер әсаслы, ышанычлы шәйләр дәгелдер. Тычкан уты кеби, караңгыда якты, яктыда караңгыдыр. Җиһанша хәзрәтнең мәдрәсәсендәге тәртип вә ысул да иске заманнардагы чыра яндырып дәрес укыган вакытлардагы ысул вә тәртиптер. Ул заманнарда заһири54 яктылык­лар чыра берлә булдыгы кеби, мәгънәви яктылыклары да шуңа муа­фыйк ысул берлә иде. Хәзердә чыра заманнары үтмеш, шәм вә лампа заманнары да кичмеш, электрик заманнары килмеш. Мәгънәви яктылыклары да шул нисбәттә алга китмештер. Шуның өчен хәзердә безгә укыту хакында булган ысул вә тәртипләремезне ошбу элект­рик заманына туры китермәк тиештер. Җиһанша хәзрәтнең, халык каршындагы дәрәҗәсенә караганда, хезмәте һич юктыр. Мәхәлләсе Җиһанша хәзрәт килгән вакытта ничек надан иде, хәзер дә шулай ук".
    Карт хәлфә: "Сез Бохара, Истанбул мәдрәсәләренә карыйсыз. Айларның тәртибе тәмам башка, айларның мәдрәсәләрендә һәркаюсына вакыфлары электән кала килгән була; мөдәррисләрнең жалованьелары килеп тора; әмма Җиһанша хәзрәтнең мәхәлләсе фә­кыйрь, байлар аз, вакыф кылырдай адәмнәр юк, байлар да, вакыф ни нәрсә белмиләр. Җиһанша хәзрәткә жалованье юк, жалованьесыз-нисез шулай дәрес әйткәч, гаеп итеп булмый. Хәзрәт үзе халыктан ни файда күрде?"
    Хәсән мулла: "Җиһанша хәзрәт, Бохарадан кайтып бу халыкка мулла булгач, бөек дәүләт иясе булды. Дәүләт исә кайдан килде? Хәзрәт игенме икте, югыйсә сәүдәме итте? Әлбәттә, барчасы милләт акчасыдыр; әйтергә мөмкин ки: милләт Җиһанша хәзрәтне өйләндер­де. Өйләр, сарайлар салып бирде, йөзләп дисәтинә җир бирде. Ях­шы киемнәр кидерде. Кош итләре йидерде, тройкада гиздерде. Кыс­касы, милләт Җиһанша хәзрәтнең һәр сораганыны бирде; мәдрәсәнең вакыфы булачак акчалар вә җирләр-барчасы Җиһанша кулына кер­де. Чөнки дөньясыннан вә ахирәтеннән хәбәрсез улан надан мөритләр Җиһанша хәзрәтне мөршиде камил, ягъни тугры юлга салучы бер милләт атасы дип белделәр...
    Үзләренә вә малларыны Җиһанша хәзрәткә тапшырдылар; ан­нан тугры юлны сорадылар, ул ни кушса, аны кылдылар! Маллары­ны Җиһанша хәзрәт кушкан җиргә бирделәр. Балаларына да Җиһан­ша хәзрәт ни эшләргә боерса, шәйлә эшләделәр. Җиһанша хәзрәтнең юлыны пәйгамбәр юлы дип гөман иттеләр; эш Җиһанша хәзрәттә! Теләсә аларны үз нәфесе өчен корбан әйләсен, теләсә аларга туры юлны күрсәтеп, алардан милләткә хезмәт иттерсен..."
    Карт хәлфә: "Хәзердә сөйләүчеләр булса да, эшкә килгәндә эшләүчеләр күренми", – диде,
    Хәсән мулла: "Әүвәл сөйләргә, халыкның фикерләренә төзәтергә кирәк, фикерләре үзгәргәч, эшкә килгәндә эшләүчеләр дә булыр. Фикер үзгәрмәенчә, эш эшләнмидер. Шуның өчен дә халыкка фи­кер бирмәк бөек хезмәттән хисап ителер; иң бөек адәмнәр дә халык­ка фикер биргән адәмнәрдер..."-диде. (...)
    Хәсән мулла сүзен дәвам итеп аннан-моннан бераз башка сүзләр сөйләп утырганнан соң, алар белән күрешеп, чыгып китте.
    Хәсән мулланың авылыннан өч чакрым ераклыкта, төшлек тара­фында, төшлек тарафыннан төн тарафына ага торган су буенда Искәндәр хаҗиның су тегермәнедер. Суның кояш батыш тарафында тегермән турысында, судан ерак түгел нарат агачлары арасында Искәндәр хаҗиның дачасы, дачада нарат агачыннан бик гүзәл итеп, төшлек тарафыннан төн тарафына озайтып салынган, түбәләре ти­мер белән ябылган яшел түбәле өйләре күренер. Суның кояш чыгы­шы тарафындагы яшеллекләр Искәндәр хаҗиның печәнлек вә болыннарыдыр. Өйләренең кояш чыгышы тарафында вә төшлек тара­фында чыгып һәр тарафны күреп утырырга, чәй эчәргә, көйле уен­нар уйнап, кошлар сайраганын тыңлап, күңел ачарга бик гүзәл бал­коннары да бардыр. Өйләренең төшлек тарафындагы очында, төшлек ягында өч тәрәзә, кояш батышында өч тәрәзәле кунак бүлмәсе, ку­нак бүлмәсе берлә янәшә төн тарафында бер тәрәзәле Фәхрелбәнат­ның бүлмәседер.
    Югарыда сөйләгән идек. Җиһанша хәзрәт Фәхрелбәнаттан өмет­не кисмәде. Фәхрелбәнатка вәгазь-нәсыйхәт кылып, бер мәктүп тә язды.
    Хәзрәтнең мәктүбе бик озын, укырга дәртсез булганлык сәбәпле, үзене язмаенча, фәкать мәктүптән аңланган нәрсәләрне генә язабыз.
    Җиһанша хәзрәт мәктүбендә хәмед-салават соңында барча гый­бадәтне, руза вә намазларыны, тәсбих вә тәһлилләрене, тәһарәт, намаз соңында яткач күргән төшләрене, төшендә үзенең, икенче кат күктә булып, Хозыр галәйһессәлам Фәхрелбәнат берлә икесенә никах укыдыгыны, үзенең дә пәйгамбәр урынында бер адәм улдыгыны, Фәхрелбәнатның да шундаен бөек адәмнәргә зәүҗә55 булырга тиешле бер кыз улдыгыны... язмыш. Әлхасыйл, мөритләре берлә аулак калганда айларны үзенә каратыр өчен алдаганда сөйли торган сүзләре берсе дә калмаган иде. Фәхрелбәнатка Җиһаншаның мәктүбе тапшырылмастан элек, Хәсән мулла илә Фәхрелбәнатның зөфафлары булган иде.
    Фәхрелбәнатның Җиһанша хәзрәткә язган мәктүбе:
    "Шәйхе Җиһанша хәзрәтләренә! Мәктүбегезне укыдым. Үзе­гезнең пәйгамбәр мәкамендә56 бер адәм улдыгыңызны бәян әйләмешсез. Вә безне дә бик югары күтәрмешсез! Бездә андый хасиятләр юктыр, гадәтчә генә бер кешебез. Бездә сезнең кеби икенче кат күкләрне сәер иткән57 адәмнәр илә сөйләшерлек гый­лем дә юктыр.
    Ничек булмасын, бән үземә Хәсән әфәндене ихтыяр әйләде-кемнең сәбәбене сезгә язам: бәнем әткәм илә Хафиз хәзрәт ике­се дус иделәр. Хафиз хәзрәтнең углы Хәсән мәхдүм илә без дә яшь вакытыбызда бергә уйнап йөри идек, һәрвакытта бер-бере­без илә без дә күрешеп, хәлебезне белешеп, карендәшләр кеби яши идек, бән аны агам кеби, ул да бәне үзенең сеңеле кеби якын күрә иде; ул бәннән алты яшь бөек улдыгыннан, бән дә аңа караганда кечек бер бала идем. Хәсән мәхдүм ундүрт яшькә җит­те, мәдрәсәгә укырга китте. Бераздан Хәсән мәхдүмне кайта­рып, Хәсән әфәнде илә арабызда гакде никах идеп, аталарыбыз безне бер-беребезгә багладылар; фәкать, яшьлегебез сәбәпле, зөфафыбызны үз ихтыярыбызга салдылар; чөнки бән ул вакыт­та сигез яшемдә генә идем. Соң бу эшне һәр икебезгә белдер­деләр. Хәсән әфәндегә дә безгә килергә, бәнем илә бергә йөрергә рөхсәт бирелде. Шуннан соң без йөрешә башладык. Ул мәктәптән кунакка кайта, күрешергә килә, бергә чәй эчә идек, сер сүзләре­безне сөйләп утыра идек. Шул рәвештә электән үк бер-беребез илә гүзәл таныштык.
    Бервакытта Хәсән әфәндем шәһәр мәдрәсәсенә китеп, бер­ничә еллар торып кайтты; күп вакытлар аерылып торсак та, мәктүпләр язышып, хәлләребезне белешеп тора идек. Менә бу ел әткәм илә әнкәм, Хафиз хәзрәтләргә киңәшеп, Хәсән әфәнде­не кунакка чакырдылар; анам һәм дә атамның кыз карендәше һәр икәвебез юлдаш вә сердәш булып гомер итәчәгебезне сөйләделәр. Фәкать бәнем өчен хәзердә Хәсән әфәндене үземә ихтыяр итеп, тәҗдиде никах58 кылдырмак тиеш улдыгыны да сөйләделәр дә тәбрик итеп хәер-дога иттеләр.
    Шул хәлдә әткәм һәм әнкәм бәне Хәсән әфәнде илә күреште­реп, хәзер дачага озатачакларыны сөйләделәр. Шуннан соң Хәсән әфәндем берлә икәү арбага чыгып утырдык. Әткәм илә әнкәм: "Аллага тапшырдык", дип, озатып калдылар. Озак та үтмәде, дачабызга җиттек, дачадагы өйләребезнең кунак бүлмәсе янында бер бүлмә безнең өчен хәзерләнеп куелган иде. Кунак бүлмәсенә кердек, балхунга59 чәй хәзерләгәннәр иде, Хәсән әфәндем берлә балхунда чәй эчәргә утырдык. Кояш чыгыш тарафына бераз күзебезне салдык: тегермән буасы көзге кеби ялтырап күренә, тирәсендәге яшел таллары да акрын искән җил берлә иренеп кенә селкенәләр иде. Су өстендәге казлар, үрдәкләр, хәтфәдән ясалган йомгаклар кеби балалары илә, суны һич тә селкетмәенчә, акрын гына рәхәт-рәхәт йөзәләр иде. Суның аргы ягындагы яшел чирәмнәр вә печәнлекләр дә күңелгә шатлык бирәләр иде. Суда­гы бакалар, корыдагы бүдәнәләр вә тартарлар, барчасы, безнең куанычыбызны күреп, куанып кычкырышалар; сандугачлар да, көйгә осталыклары сәбәпле, аларны узарга тырышалар. Чәй эч­тек, чәйдән соң төшлек тарафындагы балхунга чыгып, кояш батыш тарафына карап утырдык, кояш бата торган җирдә сыек кына болыт бар иде. Зур алтын шарга охшаган кояш, бо­лыт астына кергәч, гаять тә олуг, ал, кызыл алма кеби бигрәк тә гүзәл булып күренә иде.
    Хәсән әфәнде, кояшның җирдән нихәтле ерак улдыгыны, җирдән ничә дәрәҗәдә зурлыгыны, кояш безнең күзебездән югал­гач, Америкада кояш чыгып, көн булачагыны, бездә кояш чык­кач, Америкада кояш батып, төн булачагыны бәңа сөйли иде. Бән дә, бу кеби сүзләрне тыңларга сөйгәнлегемнән, һәм дә бу сүзләр гүзәл бер егетнең кара ефәк кеби мыеклары астыннан, кызыл гөл чәчәге кеби иреннәре арасыннан чыкканга, чын күңелем берлә тыңлый идем. Кояш, безнең берлә исәнләшеп, Америкага китте... Без дә йокы бүлмәсенә кердек.
    Сезнең күргән төшләреңезгә безнең кеби кыска гакыллы адәмнәрнең гакылы җитешә алмыйдыр. Без уйлаганча, төшеңез чын төшкә охшамыйдыр. Тәһәҗҗет намазыннан соң исә дә, ул көн күп ашта булганлыгыңыз сәбәпле, ашыңыз сеңеп бетмәгән, күңелләрегез дә сафланып җитмәгән булырга кирәк! Чөнки сез­нең лә безнең арамызда никах булганы юктыр һәм булачак дәгелдер.
    Булган никах исә Хәсән әфәнде илә бәнем арамда улмыштыр. Җәнабе Хак Тәгалә барчамызның күңелләремезне саф, фикерләремезне тугры, фигыльләремезне дә төз итеп, кичә вә көндезләрдә вәсвәсә60 бирүче шайтаннарның шәрреннән61, ял­ган төшләрдән мөхафәза62 әйләсен! Амин! диярәк сүземне бетер­дем.
    Фәхрелбәнат"
     
    Фәхрелбәнаттан бу мәктүпне алгач, Җиһанша хәзрәтнең өмете бетте. Шуннан соң берничә еллар үтте. Фәкать ике абыстай берлә генә гомер итте. Фәхрелбәнат та хәтереннән чыкты. Мәхдүмнәре вә мәхдүмәләре дә күп иде. Анлар да бере артыннан бере җитте; Җиһан­ша хәзрәт өченче остабикә алуны тәмам онытты. Күңеленә башкача кайгылар төште: мәдрәсәләрнең тәртипсезлеге, шәкертләренең, мәхдүмнәренең тәртипсезлеге хәзрәтнең башына күп бәлаләр ки­терде... Ничә меңләп адәмне юлга салмак дәгъвасында булган Җиһан­ша хәзрәтнең өй эчендәгеләрне дә юлга салырга кулыннан килми торган бер булдыксыз адәм икәнлеген заман күстәрде. Хәзрәтнең үзе ясаган тар юлы бу заманга ярамас улды; соңыннан бу юлга хәзрәт үзе дә сыймас улды. Җиһанша хәзрәт, үз юлына сыймый башлагач, акрын-акрын юлыны киңәйтә иде. Киңәйтә-киңәйтә бәгъзе эшләре шәригать юлыннан да чыгып китә иде.
    Мәхдүмнәр дә, бере артыннан бере үсеп, егет булдылар. Мәхдүмнәрне аздыралар дип, берничә шәкертне мәдрәсәдән куып та карады. Алай да дөнья төзәлмәде. Мәхдүмнәре һаман да азган өстенә азды. Хәзрәтнең башына күп бәлаләр килде. Мал вә дәүләткә дә урыннар күбәйде: бер мәхдүме исереп кайтканда урамда егылып, аны мужиклар тотып китергәннәр; икенче мәхдүм, исергән дә бер мужикны кыйнап, ул мужик мәхдүмнең өстеннән прошение биргән; вә бере дә бер шәкертне сугып башыны тишкән. Шәкертләр исә җыелып мәхдүмнең өстеннән хәзрәткә шикаятькә63 килгәннәр; бер тарафтан асрау кыз йөкле булган... Икенче тарафтан мәхдүмәгә бер шәкерт мәктүп язган, аны асрау кыз да белгән! Хәзрәтнең дә ба­шыннан тәмам гакылы киткән иде! (...)
    Бер тарафтан Хәсән мулла, Җиһанша хәзрәтнең мәдрәсәләре­нең тәртипсез, шәкертләренең тәрбиясезлегеннән бәхәс итеп, ха­лыкка сөйләмәктә, бәгъзе шәкертләре дә газета вә рисаләләр64 укып, үзләренең кимчелекләренә төшенеп, качып китмәктә, айлардан: "Без­не гыйлемнән мәхрүм иттең, юлдан адаштырдың!" дип язылган мәктүпләр килмәктә иде. Үзенең мәхдүмнәре дә: "Безне инсан итмәдең! Кирәк кадәр тәрбия бирмәдең! Безне югалттың! Алла сәне югалтсын!.." – дия, дәгъвалашмакта иделәр.
    Тора-бара Җиһанша хәзрәт ахыр гомерләрендә бер мәхдүмне үз урынына мөдәррис итте вә берсенә ишанлык бирде. Үзенең дә ба­шыннан үткән эшләренә төшенде, аз гына булса да җәзасыны да күрде! Ахирәттә хәлем ничек булыр икән диярәк кайгырта-кайгырта, дөньядан да китте. Мәхдүмнәре кайсы ишан, кайсы мулла бул­ды; башкалары да кайсы анда, кайсы монда таралды. Надан булса да атасы урынына мөдәррис булган углы, шәкертләрне атасыннан кал­ган хәер-дога берлә юатып, бәддога берлә куркытып, берничә еллар тотты; соң ул да, хәер дога вә бәддога кошлары да картайды; шәкерт таралды; мәдрәсәләрнең иске биналары калды... Чәүкәләр, күгәрченнәр оя ясады; түбәләреннән ягмур үтеп, почмаклары җимерелеп, түбәләре тишелеп бетүе мәхәлләнең ямене китәреп, күргән кешеләрнең күңелләренә кайгы китереп торалар иде.
    Караңгы төннәрдә бәгъзе җирләре бердән җимерелеп, үтүчеләр дә аны ишетеп, кайсыбер куркак адәмнәр куркынып хәстә булалар, бәгъзе адәмнәр дә төн заманнарында, куркы­нып карагач, төрле нәрсәләр күрәләр, "җеннәр ияләшкән" дип гөман итәләр иде. Балалар исә, мәдрәсә хакында сөйләгән сүзләрне ишетеп, мәдрәсәне җен оясы дип гөман итәләр... Ана­лары "сезне мәдрәсәгә җибәрәбез!" дисәләр, шул сәгать бала­ларның хыялларына Җиһанша хәзрәтнең мәдрәсәләре күре­неп, бердән куркынып китәләр иде. Шул сәбәптән бу авыл халкы балаларыны көч-хәл берлә, акыртып-бакыртып, мәктәпкә илтәләр иде.


    1 Биек – бу урында зур, олы мәгънәсендә алынган.
    2 Яхуд – яки.
    3 Кәррә – тапкыр.
    4 Инсаният – кешелек.
    5 Иҗтиһад итсә – тырышса да.
    6 Игътикад итәр – ышаныр.
    7 Морады – уе, теләге.
    8 Сонды – сузды, бирде.
    9 Төрки таныды – ана телендә язу таныды мәгънәсендә.
    10 Сүрәләр – Коръәннән өзекләр.
    11 Остаз – өйрәтүче, тәрбияче, юл күрсәтүче; монда сабак укытучы мәгънәсендә.
    12 Мөнафыйк – икейөзле кеше.
    13 Моназара – бәхәсләшү.
    14 Сәфаһәт галәмендә – бозыклык дөньясында.
    15 Якыйнән – һичшиксез.
    16 Моназир – бәхәскә оста.
    17 Йидерә – ашата.
    18 Бәһрә – бәхет, өлеш мәгънәсендә.
    19 Риясы – ясалмалылыгы.
    20 Указны – мулла булу турында бирелә торган документны.
    21 Хуриларны – хур кызлары.
    22 Мөшрикләр – мәҗүси; ислам динендә булмаучылар.
    23 Вәлиләрдән – изгеләрдән.
    24 Җелдерә – алдалап сөйли белә.
    25 Игътикад – ышану.
    26 Гаиптән – киләчәктән.
    27 Ихтиятән – саклык өчен.
    28 Дәлаләт кылу – өндәү.
    29 Вакыфлар тәгаен иттереп – мәдрәсәгә доход биреп торучы ми­лек билгеләтеп.
    30 Праклар сатып – үлгәч "теге дөнья"да сезгә канатлы атлар би­реләчәк дип алдалап.
    31 Хафа кыла – тынычсызландыра, борчый.
    32 Кышкар – иске мәдрәсәләре белән дан тоткан авыл. Хәзерге Татарстан республикасының Әтнә районында.
    33 "Ханимелла", "Казый мирза" – борынгы мәдрәсәләрдә дәрес китаплары.
    34 Хашияләрне – аңлатмаларны.
    35 Мөҗадәлә – сүз көрәштерү.
    36Гакде никах – никах акты, алдан ярәшеп кую.
    37 Ифтар итеп – ураза ачып.
    38 Әда кылгач – үтәгәч.
    39 Зөха намазы – кояш чыккач укыла торган намаз.
    40 Котып мәртәбәсендә – иң югары дәрәҗәдә дигән сүз.
    41 Ләкабемә – исемемә.
    42 Кәримәгез – хөрмәтле кызыгыз.
    43 Сөхбәт кылу – күрешеп, сөйләшеп утыру.
    44 Зөфаф – кыз янына кияү булып керү.
    45 Балига – үсеп җиткән кыз.
    46 Мәсариф – расходлар.
    47 Сәнагать – сәнгать; һөнәрчелек; товар җитештерү, промышленность.
    48 Кыйсмендә – бүлегендә.
    49 Мәдәт – ярдәм, көч.
    50 Мәсләк – дөньяга караш, караштан чыгып алган юл, ысул.
    51 Йиәргә – ашарга.
    52 Диянәт – динлелек.
    53 Кабилият вә сәләхият – булдыклылык һәм сәләтлелек.
    54 Заһири – тышкы.
    55 Зәүҗә – ир хатыны.
    56 Пәйгамбәр мәкамендә – пәйгамбәр урынында.
    57 Сәер иткән – гизгән, йөргән мәгънәсендә.
    58Тәҗдиде никах – никах яңарту.
    59 Балхунга – "балконга" дигән сүз бозып әйтелгән.
    60 Вәсвәсә – аздыру, начар юлга өстерәү, котырту.
    61 Шәр – явызлык.
    62 Мөхафәза – саклау.
    63 Шикаятькә – жалоба белән.
    64 Рисалә – мәкалә; кечкенә китап, брошюра.
     






    ← назад   ↑ наверх