• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мусагит Хабибуллин

    Эдуард Паркерның «Мең елларга төшеп татар тарихы» хезмәтенә кереш сүз

    Кереш сүз

    Хазарстан җире комлы тугайлыклардан, куе үләнле үзәнлекләрдән торган даладан нык кына аерылган. Һәм, әлбәттә, утрак көн күргән халыкларның яшәү рәвешләре дә. Хазарстан җиреннән үтеп, Каспий диңгезенә койган Җаек, Идел, Терек, Сулак кебек елгалар, борынгы заманда Хазар дип аталган диңгезгә җитәрәк, хәтфәдәй яшел үләнле меңнәрчә төрле чәчкәләр белән бизәлгән болыннар, таллыклар, әрәмәләр хасил итә-итә, елгачыкларга тармакланып, Каспий диңгезенә бихисап күләмдә су китергән; карлы сулы язгы ташулар китүгә, камыш-таллыкларда кош-кортлар бәбкә-бала чыгарган, ә болын-тугайлар куе канлы көтүлекләргә әверелгән. Идел тамагында һәм Терек елга буйларында даннары еракларга таралган безнең борынгы бабаларыбыз көн күргәннәр. Елга-инеш буйларындагы ташу белән ашланган җирләрдә карбыз-кавын, татлы виноград үстергәннәр, сөрүле басуларда иген иккәннәр, хәтта дөге җитештергәннәр, күрше-тирә халыклар белән генә түгел, Византия, Иран, Кытай кебек илләр белән сәүдә иткәннәр.

    X гасыр башларында Хазарстан иле пайтәхетендә утырган Йосыф кахан үзенең кан кардәше Испания хәлифе Габдрахман III сараенда хезмәт иткән Хасдай ибн Шафрутка язган хатында иле хакында мондый юллар бар: «...минем илемдәге муллык исәпсез-хисапсыздыр, бездә бик күп басулар, болыннар – алар барысы да диңгезгә аккан елгалардан сугарыла, һәм елгалар вә елгачыклар безгә барысын да мул итеп бирә – балыгын да, кош-кортын да, игенен дә, җимешен дә...»

    Шушындый тарихи язма фактлар булуга карамастан, Русиянең исемле академигы Б. А. Рыбаков Хазарстан илен Калмык җирләрендәге комлы далага утырта. Ул гынамы, безнең бабаларыбыз хазарларны ярымкүчмә халык булган дип язарга кыя. Ә менә Хазарстан җирләрен аркылыга-буйга йөреп, археологик тикшерүләр уздырган Л. Н. Гумилев үзенең «Открытие Хазарии» дигән хезмәтендә Хазарстан җирләрендә яшәгән халыкларның өч эпохага караган һәйкәлләрен, көнкүреш әйберләрен таба һәм мондый нәтиҗәгә килә: «...тәүге башта сарманнар культурасы, безнең эрада – синхрон төрки-хазар һәм XIII–XIV йөзләрдә татар культурасы».

    Бәхәссез, бу төбәкләрдә көн күргән халыклар илнең ландшафтына җайлашып гомер иткәннәр. Безнең борынгы бабаларыбыз болгар-хазарлар да туган илләренең ландшафтына карап яшәгәннәр.

    Галимнәр раславынча, безнең эраның икенче йөзендә Каспий диңгезе 32 метрга күтәрелә. Бу инде туфан калку белән бердер. Шушы дәверләрдә елгалардан диңгезгә шул чиккә җитеп су килә ки, Идел елгасы яңа эз сала, диңгезгә җитәрәк күпсанлы тармакларга аерыла, ә уртада зур гына мәйданлы утрау хасил була. X йөздә туфан кебек су басу янә кабатлана. Хазарларның башкаласы Самандарны су юа, чөнки бу кала VI гасырда Иран шаһиншаһы Хәсрәү инженерлары тарафыннан саманнан күтәрелгән була. Кала юыла, ә халык корырак җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр ителә. Бу каланы гарәп мосафирлары «Саман капка» дип атаганнар. Хазар иле каханы әүвәл шул калада утырган Самандарны су юдыргач, башкаласын Идел тамагында хасил булган утрауга күчерә. Ләкин инде ул бу башкаласын, нигездә, сараен, янган аксыл-сары кирпечтән күтәртә. Дөнья сәяхәтчеләре язмаларында мондый юлларны укырга була: «...гөлбакчаларда хозурланып, тәмле шәраб эчеп ял иттек тә, Болгарга таба кузгалдык...»

    Әйтергә кирәк, хазарлар чорында, бүгенге доллар кебек, фарсыларның көмеш дирһәмнәре йөрештә була, гәрчә Хазар каханы үз акчасын суктырса да. Шул ук вакытта үз сәүдәгәрләре ярдәме белән кахан Самарада, Болгарда зур кәрвансарайлар салдыра, хәтта борынгы Казан каласын да читләтеп үтми, үз кулына алып, бу шәһәрне зур базаркалага әверелдерә. Скандинавия сагаларында Бөек Пермь дип җырланган төбәктә дә каханның кәрван-сарае була. Тик менә тарихи язмаларга кереп калган базаркалалардагы күн капчыкта йөрткән алтын-көмешләре бу калаларның каханга йөз тотулары турында сөйләсә дә, кая соң шул Хазарстан иленең тарихы?.. Ил башында китаплы яһүд раввалары утырган ич! Хәтта Киевтә дә инде мөселманлашып киткән яһүд сәүдәгәрләре үзләренең колонияләрен булдырганнар. Моны Биссарабия дигән Киев каласындагы мәйданда күпләп гарәп дирһәмнәре һәм башка әйберләр табылуы да раслый. Ләкин XI гасырда аякланып киткән Русия тарихчылары, сәясәтне күздә тотып, «Араб мәйданы»н «Биссарабия мәйданы» дип үзгәртәләр. Шушы җөмләне язгач, тарихи хәлләргә кагылган галим Лев Николаевичның Хак Тәгаләгә йөз тоткан сүзләрен китерәсем килә: «...как ни странно, некоторые события, пережитые нами в XX веке, находят себе объяснение в далекой истории, где заблуждения переплетаются с истиной, но истина их превозмогает».

    Русия галимнәре «Историю надо защищать, а не переписывать» дигән фикер әйтә башладылар. Ә бит телиләрме моны Русия тарихчылары, теләмиләрме, тарихларын барыбер үзгәртергә тиеш булачаклар, чөнки ялган тарих ялган белгечләр хәзерли.

    713 елда хәлифәтнең сәргаскәре Маслама Хазарстанга яу килә һәм каты сугышлардан соң Тимер капка (бүгенге Дербент) шәһәр-кальгасын алуга ирешә, ул гынамы, илнең эчкәре өлкәләренә үтеп керә. Кахан ислам динен кабул итәргә мәҗбүр була. Вәләкин яһүд сәүдәгәрләре тырышлыгы белән кахан ислам диненнән ваз кичә. Шул хәлдән файдаланып, ил башында утырган Булан кахан яһүдләр динен янә яңартып җибәрә һәм төрле илләргә таралган равваларны сараена чакырта. Әмма хәлифәт бу хәлне онытмый, 732 елда Хазарстанга янә яу оештыра. Яу барып чыкмый, Хазарстан илендә айлар буена коеп яңгырлар ява. Бу хакта «Хазары» хезмәтендә Русия тарихчысы С. А. Плетнева болай дип яза: «Во главе войска встал, как девять лет назад, сын кагана Барджиль. Армянские источники сообщают, страной в то время правила мать кагана Парсбит, поскольку прежний каган неожиданно умер».

    Әнә шулай башланып киткән канлы сугышлар хәлифәт белән каган арасында елларга сузыла. X йөз башларында ил башына Йосыф кахан килә. Ләкин ил белән яһүд раввалары идарә итәләр, кахан исә курчак идарәче урынына гына тәхеттә утыра. Нәкъ менә шул Йосыф кахан Испаниядә булган кан кардәше белән хатлар алыша да инде. Хазарстан һәм аның халкы, иле-җире, державага әверелеп барган чорында буйсынган яисә вассал рәвешендә килешеп яшәүгә йөз тоткан ил-халыклар искә алына. Ни гаҗәп, Хазарстан турында шул чорлардагы хатлар сакланып калган, кайбер археологлар төрле әйберләр казып тапканнар, ә менә хазарлар үз тарихларын язмаганнар. Әйтик, грекларның, әрмәннәрнең, фарсыларның, гарәпләрнең, хәтта соңгарыбрак булса да язылган русларның тарихлары бар, Хазарстанның юк. Шуңа карамастан Русия тарихчылары, үз тарихларын язганда, безнең бабаларыбызны читләтеп үтә алмаганнар. Күренекле галимнәр М. И. Артамонов, С. А. Плетнева һәм башкалар белән бергә бу эшкә мөхтәрәм галим Лев Николаевич Гумилев керешә. Соңгы елларда хөрмәткә ия галим үзенең хезмәтен борынгы карталар һәм язмалар аша гына түгел, шәхсән үзе оештырган археологик казылмалар аша да дәлилли. Әйтик, б.э.к. II йөзләрдә яшәгән греклы Эростофин дөнья картасын төзи һәм борынгы хазар-татарның бабалары булган скифларның (сөннәрнең) кай тарафларда көн күрүләрен дә күрсәтә. Шул гасырларда, әмма чак кына соңрак Мисырда патша булып утырган Птоломей үз картасында скифларны ике тармакка бүлә – сарматларга һәм скифларга, ә бүгенге Киев төбәкләрен «Германия» дип билгели.

    Тарихта билгеле булганы шулдыр: Бөек Төркиләр каханаты 550–580 елларда көнчыгыш һәм көнбатыш төркиләренә бүленә. Бу чорда каханат Дон елгасыннан Кытай стенасына кадәр җирләрне били, Иран, Византия чикләренә барып җитә. Туганнар үзара ызгыша башлыйлар, нәтиҗәдә Ашин (Бүре) һәм Дулу ыруларына бүленәләр. Дулу ыруы көнбатыш җирләрен үз кулына ала.

    Ике туган халык үзара ызгышудан соң, Ашин ыруы өстен чыга, Таман ярымутравында, Дон буйларында, Идел елгасының урта һәм түбән төбәкләрендә яшәгән төрки-болгарлар вассал рәвештә, ә беришләре бөтенләй Хазар каханаты канаты астына кертеләләр, шул исәптән Киев каханаты да. Тарихта шунысы билгеле: кайбер Русия галимнәре «черноризец» дип атаган Нестор XI гасырда гына Русия тарихын язарга керешә. Немец галиме Г. Эверес русларны, хазарлардан чыкканнар, дип яза. Күренекле галим Дмитрий Иловайский тирәнгәрәк төшеп багып карый, славяннар төрки-болгарлардан, гуннардан һәм болгарлардан килә, дип язып чыга.

    Бәхәссез, бүген руслар дип аталган халыклар да Җиһангир полководец Аттила белән Ауропага барганнар, шул исәптән Каспий диңгезе буйларына кайтып, утырып калган хазарлар да. Ә менә «рус» сүзе вә атамасы «викинг» сүзеннән килә, ягъни швед телендә «диңгез буендагы база». «Варяг» сүзе исә, викинг, норманнар сүзе белән тарихка кереп киткәннәрне – «ирекле диңгез пиратлары» дип кенә атарга кирәк. Чөнки варяг эскадралары гасырлар буена Англиягә, Ирландиягә, Франциягә, Испаниягә һ. б. илләргә, һәм шул исәптән Киев каханатына, Идел буе Болгарына, Хазарстанга, Харәземгә, хәтта хәлифәт калаларына яу йөриләр. Тарихчылар «Рыцари удачи» дип атаган пиратларның башында исем-атамалары да моны раслый: «Баш чирәбен ватучы», «Елан», «Яман», «Канлы айбалта», «Капкорсак», «Талаучы», «Чучка», «Җанкойгыч», «Бетле сакал» һ. б. Викинглар бүгенге славян халкыннан бик ерак торган халык. Дөнья халыкларын талап йөрүче викинг-варягларны тарихлары түренә утыртып, үз вакытында Владимир Мономах кенәз зур хата кыла. Лев Николаевич Гумилев раславынча: «...Датский король Эрик III Добрый (1095–1103 елларда) тәхеткә утырырга җыенган Киев кенәзе Святополк каласына килә... Һәм, очрашудан соң, Русия тарихы «Повести временных лет» норман теориясенә йөз белән борыла». «Норманской теории» – легенды, которая «складывалась постепенно и искусственно», – дип өсти галим. «Повести временных лет»тагы: «Пошел Святослав на хазар. Услышав же, хазары вышли навстречу во главе с каганом и сошлись биться, и в битве одолел Святослав хазар и столицу, и Белую Вежу взял...» – дигән сүзләр тарихи хәл-хакыйкатьтән ерак тора.

    Бу дәвердә, ягъни 964–967 елларда, Каспий диңгезе көтмәгәндә 19 метрга күтәрелә. Терек елгасы буйларындагы авыл-калаларны су баса. VI гасырда фарсы шаһиншаһы инженерлары салган Самандар каласы (каханның беренче башкаласы), гомумән, су астында кала, шул исәптән каханның яңа башкаласы да. Әнә шулай империя дәрәҗәсенә ирешкән каханат Самандар, Итил, Бәхтияр, Актүбә, Шайтан каласы кебек кала-кальгаларын югалта, ягъни бу калалар барысы да су астында калалар йә ташкынлы елгалар тарафыннан юылалар. Кахан сарае эзсез югала, аның нигезен хәтта Гумилев та таба алмый. Халыкның күп өлеше, бигрәк тә болгар-татарлары, Идел буе Болгарына күчеп килә һәм күп кенә бүген дә телгә алынган шәһәр-салаларга һәм авылларга нигез салалар. Дөрес, соңрак күчеп килгән халыкларны «нугайлар» дип язучы тарихчылар да бар, тик бит бу халык шул ук татар-хазарлар! Тарихчылар күз угыннан ерактарак калган янә бер мәсьәләне искәреп үтү зарур булыр – Хазарстан каханы яһүд раввалары һәм түрәләре генә яшәгән Аккалада (Айбалдада), ягъни «Итиль» дип Русия тарихына кереп киткән утраудагы шәһәрдә, дөнья тарихчылары бары тик аларны гына «хазарлар» дип атаганнар. Гарәп тарихчылары язганча, Идел елгасының якын тирәсендә һәм Ханбалыкта (бу кала сигез-тугыз километрга сузылган була) – төп шәһәрдә татарлар кардәшләре – төрки болгарлары яшәгән. Ялланып хезмәт иткән мөселман гаярьләре янына каханны һәм аның сараен дүрт мең аерым гаскәри саклаган. Димәк, сарай-кала шактый нык ныгытылган һәм зур булган. Әнә шул сарай-кала читендә, нигездә, татарлар яшәгән, гарәп мосафирлары аларны «хазарлар» дип язсалар да, гади халык «татарлар» дип йөргән. Нәкъ Русиядәге төрле милләт вәкилләрен чит илләрдә «руслар» дип атаган кебек. Тарихчылар «нугайлар» дип язган халыклар да татарлар булалар. Нугай Урдасына кергән халыклар да, Әстерхан татарлары кебек, «татар» телендә сөйләшкәннәр, шул ук Хазарстаннан чыккан төркиләр дә. Әнә шул татар-хазарлар, кала-авылларын су баскач, Җаек, Идел, Сакмар, Ык һ. б. елгалары буйларына күчеп, кала-сала, авыл салып утыралар. Һәм аларны XIII гасырда Алтын Урда берләштерә, төрле төрки диалектларда сөйләшкән туганнарыбызны үз кул астына җыя. Сәнәгати, сәнгати һәм мәдәнияти яктан хазарлардан һич тә калышмаган төрки-болгарлары ханы Илһам күчеп килгән тугандаш татарларга ил-җир бирә. Биләмҗир халкы үзенә бер кала күтәрә һәм ул шәһәрне сәяхәтчеләр Биләр дип атый башлыйлар. Бүгенге Алабуга каласы шул чорларда аякланып китә. Биредәге халык та һич тә күктән төшмәгән, нигездә, Хазарстаннан күчеп килгән халыктыр. Кахан һәм аның раввалары идарәчелегеннән азат ителгән борынгы заманда Хаҗитархан дип аталган (бүген Әстерхан) шәһәр дә кайчандыр без бергә яшәгән Хазарстан халыклары, гәрчә бүген безне Казан татарлары дип атасалар да. Тарихта билгеле: татар-кыпчаклар күтәргән Саксин каласын баскынчы монголлар 1229 елда җимерәләр. Идел буе сәүдә үзәгенә әверелгән шәһәр җир белән тигезләнә, шул исәптән монголларга теше-тырнагы белән каршы торган Илһам хан җитәкләгән Болгар каласы да. Татарлар, Русия тарихчылары язганча, бер дә XIII йөзләрдә бу төбәкләргә кайдандыр күчеп килмәгәннәр, ә йөзләрчә еллар буенча шушы төбәкләрдә көн күргәннәр, Хазарстан кебек куәтле вә көчле, терәге вә аркадашы булмагач, әлбәттә инде Болгар ханы монголларга берүзе генә каршы тора алмаган. Иң гаҗәбе, Болгарга 1236 елда монголлар яу килгәндә, алар арасында татар-хазарлар да була, шул исәптән кайчандыр изге Кирилл чукындырган төрки-казаклары да. Бу халык 1223 елда аркадаш йөзендә болгарлар туздырганнан соң калган 3 мең сугышчысын, шул исәптән орышта бер күзен югалткан Сүбәдәй баһадирны да Идел аша чыгаралар. Тарихчылар аларны «бортниклар» һәм «гребенские казаки» дип язалар. Рязань халкын исә гади хазарлар «сөннәтле казаклар» дип йөргәннәр. Чөнки раввалар бу халыкны сөннәткә тарттырганнар, ә кахан сөннәтле халыкларга зур-зур ташламалар ясаган. Тарихка берьяклы караган Б. А. Рыбаков исә: «...аларны мөселман миссионерлары сөннәткә тартканнар», – дип яза.

    Җаек, Агыйдел, Идел һ. б. елгалар буена Хазарстаннан күчеп утырган татарлар турында Лев Николаевич Гумилев «Открытие Хазарии» китабында болай дип яза: «После возвращения из Европы хунский народ распался на четыре ветви. Первая поселилась на берегах Хуанхэ (Суыксу) в пригорьях Алашаня. Другая осталась на берегах Селенги и Забайкалья. Третья укрылась на склонах Тарбагатая и Джунгарского Алатау. Четвертая отступила на берега Урала и Волги, где смешавшись с уграми, превратилась в гуннов, а позднее в булгар, далее в татар. Такова история татарского народа» (Ассызык авторныкы).

    X йөздә Хазарстан халкын күз угында тотып, Л. Гумилев мондый нәтиҗәгә килә: «На 12 метров поднялся уровень Каспийского моря – до абсолютной отметки минус 20 метров. Дельта частью была залита, а частью превратилась в непроходимые камышовые джунгли. Под водой оказались почти все те земли, на которой располагались хазарские села и нивы... Хазарию постигла судьба легендарной Антлантиды. Народ Хазарии, лишенный Родины, рассеялись в этническом конгламерате Золотой Орды».

    Русиянең тарихы саналган «Повести временных лет» елъязмасына һич кенә дә ышанып булмый. «К XII веку Хазария, лишенная иудейской общины, превратилась в маленькое мусульманское ханство со столицей в городе Саксин, в дельте Волги» дип өсти галим. «А Саксин был взят монголами в 1229 году, и остатки убежали на север». Димәк, Болгар ханлыгына. Елъязмада ялган өстенә ялган менеп ята. Әйтик, «Повести временных лет»та мондый юллар бар: «...потомки хазар платили в 1113–1118 годах дань Киеву». «Нет, – дип яза галим Гумилев, – не платили, ибо в 1117 году «придоша Белевежци в Русь», то есть те русские очистили левый берег Дона, в том числе его пойму, сохранив за собой гегемонию в степи между Доном и Карпатами. И кроме того, культурный комплекс Белой Вежи был связан с черниговским Поднепровьем, а не с Киевым...» Димәк, монда да елъязмачы ялганга барган. Тик менә ни өчен?

    Чөнки «Русь не была единой» дип дәвам итә галим. Бу вакытта поляннар белән северяннар үзара ызгыша. Чернигов белән Киев икесе ике дингә йөз тоталар. Ә Киевтәге Киев-Печор монастыре исә 1060–1061 елда гына аякланып китә, ягъни киялеләр гарәп графикасында башланган тарихларын, үз сәясәтләренә җайлап, яңабаштан яза башлыйлар. Елъязманы тәрҗемә итә башлаган монах Никон Тамантарханга кача. Нигә Тамантарханга? Бит анда төрки-болгарлары, ягъни изге Кирилл чукындырган болгарлар. Димәк, Киевтән, гомумән, төрки болгарларны гына түгел, христиан динендәге болгарларны да куганнар. Елъязма дәвам ителми. Бары тик 1113 елда гына Киев-Печор монастыренда утырган монах Нестор елъязманы дәвам итәргә керешә, ягъни тәрҗемә итәргә.

    Бит Русия тарихында Хазарстан җитди урын тотса да, Русия тарихчысы Дмитрий Иловайский, нәкъ шуның өчен булса кирәк, елъязмачы Несторны «черноризец» дип атый. Шуңа охшаш сәяси үзгәртүләрне җентекләп тикшергәннән соң, Русиянең исемле галиме Дмитрий Лихачев «Повести временных лет» елъязмасына мондый бәһа-мөһер суга: «...летопись – литература исторического жанра, а не хроника, бесстрашно фиксирующая события, и не история – «поиск истины» или, более современно, – «исследование».

    Хөрмәткә ия XX гасыр Русия тарихчысының сүзләреннән соң мин берни дә өсти алмыйм. Кызганыч ки, Русиянең күп кенә тарихчылары «Повести временных лет» елъязмасына әдәби жанр дип түгел, чын тарих дип карадылар, шуңа таянып, йөзләрчә хезмәт яздылар, диссертацияләр якладылар, гуманитар фәннәр докторлары булып киттеләр, иң гаҗәбе, рус халкын гына түгел, Русиядә яшәгән башка милләт вәкилләрен дә шуңа ышандырырга тырыштылар. Бәлкем, бу борынгыдан килгән төрки дөньясының эзен җуйдыру өчен кирәк булгандыр аларга.

    Нәүбәттәге «Айбиби» дигән тарихи романым әнә шуларның барысын да искә алып, шактый дәлилле хәлләргә таянып язылды. Һәрхәлдә, тарихыбызда булган хәлләрдән ерак китмәдем, гәрчә әдәби әсәрдә бу чара алшарт итеп куелмаса да. Хазарстан дәүләте төрки-татар-хазарларның бер чылбыр боҗрасы буларак яшәргә хаклы булса да, бу илнең асыл тарихын читләтебрәк үтәргә тырыштылар. Хак, татар-хазар халкы йөзләрчә еллар руслар белән аралашып, хәтта сугышып, кан коешып яшәү сәбәпле, Русия тарихчылары татар-хазарларны читләтеп үтә алмадылар. Әйтик, исемле тарихчылардан М. И. Артамонов, С. А. Плетнева һ. б., бигрәк тә Л. Н. Гумилев Хазарстан дәүләтенең тарихын безгә калдыру өчен күп тырышты. Бу халыкның тарихын ул, язма чыганаклар аша гына түгел, археологик казылмалар алып барып һәм, табылган материалларга таянып, шактый зур күләмле хезмәт язды. Заманында Америкага күчеп киткән Төркия галиме Мәмәт Сәүдияр үзенең Кырым татарларына багышлаган хезмәтендә хазар-татарлар турында болай ди: «Хазарстан дәүләте, гомумән, төрле халыклардан тукылган беренче федерацияләрдән була. Һәр халык мөстәкыйль рәвештә үз халкы белән идарә итә. Аланнар, Төньяк Кавказда төпләнеп калган гуннар, Дагстан халыклары, бүгенге болгар-татарларның атасы Кубрат хан төзегән дәүләт таркалгач, Тамантархан ярымутравында укмашып калган төрки-болгарлар, Дори халыклары – барысы да өч йөз елга якын Хазарстан дәүләте кул астында гомер итәләр һәм каханат аларда бары тик наместникларын гына тота».

    Шушы мәгълүматларга таянып әйтә алабыз: бүген Каспий диңгезе буйларында көн күргән әҗәриләр дә, Әстерхан, Себер, Казан һәм башка төбәкләрдә гомер иткән татарлар да борынгы Хазарстан дәүләтенә кергәннәр. Шул исәптән башкорт, бөҗәнәк, угыз кардәшләребез дә, чуаш, караим, гагауз туганнарыбыз да, хәтта безнең күрше-күләннәребез мари, удмурт, мордва халыклары да, соңрак килеп кушылган славяннар да заманында бер Хазар дәүләте казанында кайнаганнар. Азия, Көнчыгыш Ауропа, ары таба төркиләр чылбырын дәвам иткән Дәште кыпчак, Алтын Урда империяләре дә дөнья халыклары белән сәүдә итү серләрен Хазарстаннан алалар. Хуннар – гуннарны, гуннар – төрки болгарларны, төрки-болгарлар хазарларны дөнья тарихына тартып чыгарсалар, хазарлар әҗәри, гагауз, караим халыкларын бирделәр. Бу халыкларның әдәбиятында, мәдәниятендә, хәтта сәнәгатендә дә уртаклык бар. Болар барысы да безнең тарихыбыз. Ә борынгылар «Тарихы юк халыкның киләсе дә булмас» дигәннәр.

    Тарихи әдәбият, үткәннәрдән гыйбрәт алып, укучыны нияте, уе-хисе белән борынгы бабаларыбыз кылган хаталарны булдырмаска тырышса – яхшы якларын гына үрнәк итеп алса – без мәңгелек. Инде теленнән, иманыннан, тарихыннан мәхрүм ителсә, аның юлы бердер – теге йә бу көчле милләт эчендә эреп бетү. «Тарихсыз, мәдәниятсез, хәтерсез халыкны көчле милләт йотмаса, җир йотар» дигәннәр борынгы япон философлары. Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану – менә ни озын гомерле итә милләтне!

    Матур әдәбият исә татар халкының кечкенә булса да хатирә үрентеседер. Тарихи тамырлардан аерылмасын кеше. Шунда, бары тик шунда гына татар милләте телен, илен, рухын югалтмас...

    Автор



        (дәвамы)
    Мусагит Хабибуллин
    .
  • Мөсәгыйт Хәбибуллин:
  • Восемнадцатая весна (повесть)
  • Цена хлеба (повесть)
  • Атилла (исторический роман)
  • Атилла (тарихи роман)
  • Татарлар башкаласы — Нурлы Казан
  • Хазарстан — Юлыш кахан һәм Кубрат хан
  • Тамырлары белән гун-сөннәргә, Идел буе Болгар-Татар дәүләтенә килеп ялганган Казан хөкүмәте ханнары
  • Лев Гумилев сабаклары (тарихи сәхифә)
  • Эдуард Паркерның «Мең елларга төшеп татар тарихы» хезмәтенә кереш сүз
  • Алтын Урда һәм без — татарлар (Алтын Урда ядкәре)
  • Ялганга йөз тоткан сәяхәтнамәгә ышанырга ярыймы?... (Тарихи ядкәргә бер караш)
  • Киев каласына нигез ташын кем сала?
  • Асылда Батый хан кем булган?
  • Идел буе болгар-татар дәүләте
  • Владимир — Красное Солнышко
  • Святовит-Святослав
  • Дунай буе төрки-болгарлар тарихы (борынгы гыйбрәти ядкәрләрдән)
  • Түрә-бүреләр, диннәр һәм халык (Тарихи бәян-хикәят)
  • Әнвар-Ингвар-Игорь
  • Сак-Сок бәете турында хак бәян (тарихи сәхифәләрдән)
  • Арыслан галим (Тарихи сахифә)
  • Кубрат хан (VII гасыр урталарына кадәр гомер итә)
  • «Шайтан каласымы» — «Ак мәчетме?»
  • Кенәзбикә Ольга (Русия тарихчылары кемгә мәдхия укый)
  • Некоторые факты для любознательных почитателей истории...

  • Биобиблиографик белешмәлек




  • ← назад   ↑ наверх