• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Мусагит Хабибуллин

    Лев Гумилев сабаклары

    (тарихи сәхифә)

    «...Как не странно, некоторые события, пережитые нами

    ХХ веке, находят себе объяснение в далекой истории, где

    заблюждения причудливо переплетаются с истиной,

    но истина их превозмогает.»

    Л.Н. Гумилев.


    1969 елда, язмыштыр инде, Азнакайдан көньякка киткән якташларым, гаиләм белән мине Ленинабад шәһәренә чакырдылар. Алтын таулар вәгъдә итмәсәләр дә, үзеңә дә, хатыныңа да эш-гамәл булачак, хәтта фатиры да булыр дип ышандырдылар. Тәвәккәлләдек. Җыендык та киттек. Тадҗикстанга кергән Чорух-Дайрон дигән шәһәр кырындагы шахтерлар яшәгән салага җитеп, эшкә урнаштык. Ленинабад шәһәренә кергән салада нигездә Татарстанннан һәм башка төбәктән килгән татарлар эшли. Кайда авыр эш — татар шунда ич инде.

    Әле булса гаҗәпләнәм, тәвәккәл булганмын да соң. Дөнья чите дияргә була бит инде. Тик анда мине барыбер язмыш алып килгән булып чыкты. Мин мәктәптә тарих фәне укытып йөргәндә мин биредә яшәгән саф татар аксакалы белән очраштым. Ул руслар җәберләү аркасында — көчләп чукындырудан качып, күптәннән бирегә килеп урнашкан кеше иде. Гади генә әйткәндә туган илен ташлап, качып китәргә мәҗбүр ителгән асыл зат. Күпмедер вакыт Оренбург каласында имам булып торган. Ул мине үзенә чәйгә чакырды. Монда да ул югалып калмаган, имам вазыйфасын үти. Өе тулы борынгы китаплар. Менә кем минем тәүге тапкыр күземне ачты — Оренбург аксакалы имам Мөхәммәтҗан — татар халкының чын тарихы турында сөйләде, бигрәк тә безнең бабаларыбыз болгар-татарларның тарихында булган вакыйгаларны тәфсилләп, үз язмаларыннан кириллица имласына күчереп бирде. Җитмәсә, киткәндә галим В.В. Бартольдның томнарын бүләк итте. Шушы очрашудан соң Мөхәммәтҗан агай тәмам минем мөгаллимем булып китте. Мин аңардан дәресләр ала башладым. Ул дәресләр татар халкының чын тарихы иде. Шул хакта укучыларыма да җиткергәләдем. Ә минем сыйныфта руслар бик аз, таҗик, татар, украин, үзбәк һәм кыргыз балалары утыра. Көтмәгәндә борынгы бабаларыбыз турында укучы балаларга хакыйки мәгълүматлар бирергә җай чыкты. Һәм мин кыю рәвештә аңлатмалар бирә башладым. Балалар дикъкать белән тыңладылар. Бу хакта мәктәп директорына җиткерүче дә табылган, әмма күпне күргән директорның моңа бер дә исе китмәде: «Сезне балалар ярата, тарих ул чәбәләнгән ятмә, сөйләгез, тик зыянга булмасын», - диде.

    *** ***

    Әнә шулай мәктәптә тарих фәне укытканда минем язмышымда янә бер кискен борылыш булып алды. Мин аны да янә язмышыма юрадым. Соңрак, инде тәгаен тарихи әсәрләр язарга керешкәч, беренчесе кебек үк янә бер олуг галимне миңа Аллаһ үзе җибәргәндер дигән фикергә килдем. Һәм ул шулайрак булды да. Көннәрдән бер көнне мине мәктәп директоры чакырып алды.

    — Мусагит Мударисович, приехал к нам известный ученый, он согласился встретится с учителями города. Пожалуйста сходите, послушайте его.

    Мин карусыз килештем, галимнең кем икәнен белмәсәм дә кызыксынуым җиңде. Мин анда ашкынып, борынгы бабаларыбыз турында мин белмәгән яңа хәбәрләр ишетермен дип бардым. Һәм ул шулай булды да, күңелем дөрес сизгән икән. Очрашу борынгы шәһәрнең зур сараенда булды. Лекцияне йөзгә үк мөләем булган миңа таныш исемле — галим тюрколог Лев Николаевич Гумилев укыды. Миңа бу галим турында Мөхәммәтҗан ага сөйләгән иде инде. Менә кем Русиядә хак тарихчы дип әйткән иде. Лекцияне бераз сакаулап, матур аһәң белән укыды галим. Мин ихлас күңелдән тыңладым. Кайбер хак тәгаләгә якын сүзләрне әйткәндә аңардан кат-кат әйттерәсе килә. Ул бүгенге татарларны борынгы заманда Кытайда яшәгән борынгы татарларның бабалары булган «хуннарга», ауропа тарихчылары «гуннар» дип язган халыкка илтеп ялгады. Гуннар каһарманы Атилла, аның дәвамы булган һәм VII гасырда көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып дәүләт төзегән Кубрат хан турында аеруча дәртләнеп сөйләде кебек тоелды миңа. Һәм шуның белән минем бабаларым тарихы белән кызыксынуыма янә ялкын өстәп җибәрде. Сорау бирдертеп тормадылар, ә сорау бирүчеләр күп иде. Әмма лекцияне оештырган райком вәкиле, эшне кыска тотарга уйлады. Галимнең вакыты тар, самолетка ашыга дип, сораулар бирүне туктатты. Минемчә, ул һәрьяктан хәзерле галимгә кирәкмәгән сораулар бирерләр дип курыкты бугай. Совет чорында рус халкы тарихыннан битәрне сөйләргә дә, язарга да ярамый иде. Русиянең «бөеклеген» әнә шулай да күтәрергә тырыштылар. Тик менә гасырлар яшәсә дә башка халыкларга вә иллләргә өлге вә үрнәк була алмыйчы бүгенге көнгәчә интегә. Хәер, лекция бетүгә, ул кеше юкка да чыкты. Мин ашыга-кабалана галим чыгасы коридорга ашыктым, галим чыгып барганда каршына төшеп, сорауым бирергә авызым ачкан идем, кунак өлгеррәк булып чыкты. Минем каршыга туктап бертын дәшми торды да үзе үк сөйләп китте: «Откуда такой народ здесь?» — дип, бармагы белән күкрәгемә кагылып алды. Миңа җитә калды: « Татарстаннан мин, Лев Николаевич. Хотел бы с вами познокомиться, я интересуюсь со своим народом, истории татар»...

    — Казан татары, димәк, — диде бу татарчалап, бераз сакаулап. — Ты и есть внук Кубрат хана, молодой человек. А он впервые в Восточной Европе создал государство Великая Булгария. Волжкая Булгария и есть осколок древных гуннов-татар. Да, вообще история булгарских татар начинается с великого Кубрат хана. Каждый народ от какой-то личности начинает историю своего народа. Хотя история древных татар очень далек, с Алтая, но история казанских татар начинается с Кубрат хана. Запомните это, молодой человек, если вы интересуетись истории своих предков. Древние хун-татары в лице ваших предков еще 156 году нашей эры перекочевали Придуралье и Поволжье... Это точная дата, эту дату подвреждает и древние источники.

    —Я писатель, у меня есть книги ...

    Ул миңа якын ук килде һәм янә бармагы белән күкрәгемә төртә-төртә:

    — Вот вам совет бывалого человека, молодой писатель, пишите исторические произведение. Через художственные произведения история того или иного народа скорее доходит до сознания читателя. Да, я вижу вы долго не будете в этих краях, вернувшись в Татарстан выберите время приежайте ко мне в Ленинград, я вам о ваших предках, в частности о татарах исчерповающие ответы дам... А пока вот возмите мой труд о хуннах. От них, с Алтая начинается жизнь ваших предков.

    Ул янәшәсендә торган егет кулыннан китабын алды һәм аяк өсте генә автограф куеп,үзенең беренче хезмәте «Хунны в Китае» китабын миңа сузды. Һәм озатучылар белән сөйләшә-сөйләшә китеп тә барды.

    Әнә шулай мин татар халкын яклаучы олуг галим Лев Николаевич Гумилев белән очраштым. Галим кул куйган китабны куеныма салып, очып диярлек, мәктәпкә кайттым. Директорга елмая-елмая килеп кердем, галимнең лекциясен тыңларга җибәргән өчен рәхмәт әйтеп кунымдагы Лев Николаевичның имлалы китапның җылысын тоеп, өйгә кайтып киттем. Тизрәк, тизрәк укыйсы килә иде олуг галим биргән китапны.

    *** ***

    Тагын бер елдан, янә көтмәгәндә, язучылар союзы идарәсе рәисе Зәки Нури һәм «Казан утлары» журналы баш редакторы Гариф Ахунов белән киңәшеп — мин бахырыгызны Казанга язучылар союзына эшкә чакырып алдылар. Әнә шулай язмыш мине Казанга алып килде.

    * * *

    Минем тормышымда яңа сәхифә башланды. Мин бу күчешне янә язмышыма юрадым. Гүя мине шулай борынгы бабаларыбызның рухы йөртә иде. Союзда эшли башлавыма ярты ел да үтмәде, мин иҗат командировкасы алып, Ленинградка киттем. Башта Ленинград язучылар союзына барып, Лев Николаевичның телефонын таптырдым. Аннары аңа шалтыраттым. Телефонда аның сакаурак тавышын ишеткәч, аңа Таҗикстанда сез «Хунны в Китае» хезмәтегезне биргән татар малае, дидем. Ә-ә, Кубрат хан оныгы дип кабатлады ул татарчалап, һәм шундук җитди сүзгә күчте: хәзер үк союздан тарихи әсәр язам дип, Эрмитажга юллама ал, диде ул күптәнге танышын тапкандай, һәм Эрмитажга килгәч, Борис Борисович Пиотровскийга кер. Иң зур түрә ул анда. Мин аңа минем шәкертем килә, ул теләгән Кубрат ханның хәзинәләрен күрсәт дип әйтеп куярмын. Калганын соңнан миңа шалтыратып аңлатырсың. Торыр урның бармы соң?.. Юк. Минем адресны Борис Борисович бирер. Эрмитаждан соң туры миңа килерсең. Аңлаштыкмы?..

    «Аңлаштык», — дидем мин бераз уңайсызлана калып. Әмма, кинәнә-кинәнә Ленинград язучылар оешмасыннан юллама алдым да Эрмитажга йөгердем.

    ...Олы кеше булуына карамастан Борис Борисович мине өстәл артыннан торып ук каршы алды. Ике куллап күрештек. Мин аңа юлламаны суздым. Ул юлламага карап алды да, хәлнең асылына төшенеп, селектордан гидлар чакырып алды һәм мине алар кулына тапшырды. «Запазниктагы Кубрат ханның бар булган хәзинәләрен күрсәтегез һәм хәзинәләр турында язган мәгълүматларыгызны менә бу егеткә бирегез»,- диде. Бер егет һәм хатын-кыз мине калын тимер ишекләр белән кыйммәтле хәзинәләр сакланган аскы катка алып төшеп киттеләр. Кубрат ханның бай хәзинәсен күргәч, таң калуымның, тәмам ни кылырга белми һәр хәзинәне тотып карарга омтылуым турында язмыйм — моны бер сүз белән генә аңлатып булмый. Гидлар шул хакта сөйләделәр — хәзинә төркиләрнеке булгангамы, ичмасам бер тапкыр да халыкка күрсәткәннәре юк икән. Бары тик галимнәргә генә күрсәтәләр, анда да шул өлкәдә хезмәт язганнарына гына. «Сез яшь галимме?» - дип сорадылар миннән. Мин яшь язучы дип кенә котылдым. Ике сәгатьләп экспонатлар карап йөргәч, без янәдән Борис Борисович кабинетына кайттык. Гидлар аңа хәзинәләр турындагы мәгълүматларын бирделәр һәм чыгып та киттеләр. Ә Борис Борисович мине чәй өстәле янына дәште. Мин аңа Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил китапларын бүләк иттем.. Китапларны кулына алгач, ул бераз актарып утырды да: «Йә чәйлик, үзең ни турында язарга исәбең соң?»- дип сорады. Кубрат хан турында язарга исәп, шул исәп белән сезгә килүем иде, дидем. «Тарихны әдәби әсәр аша укучыларга җиткерү иң камил чараларның берсе, – дип, Борис Борисович та кинәндерде мине. - Мин дә менә җыентык чыгардым. Сезгә бүләк итим әле. Борынгы көнчыгыш халыклары тарихы. Монда шул өлкәдә эшләгән төрле галимнәрнең хезмәтләре», - диде. Без сөйләшә-сөйләшә һәйбәтләп чәй эчтек. Олуг галим Борис Борисович үз гомеренә биредә эшли икән, киләсе елга пенсиягә китәсе, менә шуның өчен истәлеккә бу китап чыкты да инде дип әйтте. Чәй эчеп утырганда телефон шалтырады. Лев Николаевич икән, мине Борис Борисовичтан үзенә озатуы хакында үтенә. Борис Борисович миңа үзенең машинасын бирде һәм шофер мине җилтерәтеп Лев Николаевичка алып китте. Шофер юл буена үзенең туган авылы турында сөйләде. Шофер мишәр малае булып чыкты, изге әдамдер сез, сезне Борис Борисович та яратты. Мин үзем, брат, Пензя якларыннан, биредә армиядә хезмәт итем, шунда бер татар кызы белән танышып киттем һәм аңа йортка кердем. Атам — йортка керү— утка керү, дип үртәлсә дә килеште тагын. Килен ипле, дип кинәнде. Ә үзләре ел саен килеп, кунак булып китәләр. Эрмитажга алып керәм үзләрен. Исләре китә, малай. Ике малаем бар, икесен дә әтәйләрдә авылда үстерәм татарча сүләшсеннәнр. Сүлиләр, такылдап торалар. Хатын кинәнә үзе юньләп татарча белми, ә малайлары татарча такылтап торалар. Сиңа, кордаш, Лев Николаевичка бит әле?.. Борис Борисович Пиотровский белән җан дуслар алар, тегесе килсә, бер самаварны егалар. Сүйләшәләр, сүйләшәләр, бәхәсләшеп тә китәләр. Әмма беркайчан да өстәлләрендә шәрап күрмәдем. Тәмам әүлиялар инде, алимнәр, хөрмәтле әдамнәр...

    Лев Николаевич ишекне миңа үзе ачты. Өстендә пижама, берьялгызы. Өйдә башка беркем дә юк.

    —Исәнме, Кубрат хан оныгы, — диде бу әллә шаяртып, әллә чын-чынлап елмая-елмая татарчалап. — Әйдә, чишен дә түрдән уз. Мин татарча беләм, 15 ел сөргеннең файдасы татарлар тарихын өйрәнүгә китте. Анда минем белән гадәттә төрки-татар халыкларының галимнәре утырдылар. Алар барысы да, ни хикмәт, татарча сөйләшәләр иде. Ярый, ул хакта соңнан. Кулың ю да, башта чәй эчеп алырбыз.

    Ул кухняга кереп китте, мин исә галимнең эш кабинетына үттем. Һәм стеналар, өстәл аслары, бүлмә почмаклары тулы китап шүрлекләрен күреп, туктап калдым. Саташырлык иде, кай шүрлектә нинди китап ятканын галим үзе генә белеп бетерәдер, мөгаен. Һәм шулай булып чыкты да. Чәйләп алгач, ул үзе белгән генә киштәдән миңа борынгы бабаларыбызга караган папка-папка язмаларны, гарәп, яңалифтә, революциягә кадәр урыс телендә басылган китапларны күрсәтте. Ахыр менә бу папкада Кубрат хан хакындагы материалларны миңа сузды. Цензурадан үткәннәре дә, үтмәгәннәре дә, дип өстәде. Ләкин язучы кешегә мәгълүматлар гына җитми, аңа әле башка бик күп сыйфатлар кирәк. Мин ышанам, синдә ул бардыр. Юкса, бирегә килеп чыкмас идең, диде. Шунда мин аңа татарча Казанда, русча Мәскәүдә чыккан «Водовороты» китабымны күрсәттем. Ул ике китаны актарып чыкты, ахыр янәшәсенә куйды һәм күзләремә карады.

    — Күрәм, зур эшкә кереп китәргә җыенасың. Әгәр дә мәгәр Кубрат хан турында язарга телисең икән, башта җәяүләп дисәм дә ярыйдыр, Таманярым утравынна барып кайт. Мин шулай йөреп яздым «Открытие Хазарии» дигән хезмәтем. Төрки халкының VII гасыр каһарманы Кубрат хан биләгән ил-җирләрне күреп кайт, күңелеңә сеңдер. Җиһангир буларак, ваш Кубрат хан не ординарный шәхес булган. Ул христиан, мөселман диннәре ныклап аякланып киткән чорда яши, барысын да аңларга тели һәм үз фәлсәфәсе аша. Безнең галимнәребезнең күбесе төркиләрнең Тәңре динен мәҗүсилеккә кайтарып калдыралар. Бу хәл хата дип уйлыйм мин. Һәр диндә Тәңре чыганагын күрергә була. Шуның өчен ул образ синең романыңда төп шәхес булырга тиеш. Калган геройларың барысы да аның тирәсендә уралалар, барысы да. Ләкин Кубрат хан, төп героең һәрвакыт укучының күз угында торырга тиеш. Юкса, тарихи роман юк. — Ул елмаеп миңа карап торды-торды да көлеп җибәрде һәм: — Язучыны ничек язарга өйрәтергә рәхәт тә соң, ә! Ләкин нишләмәк кирәк, тарихи роман дөреслеккә юл тотарга тиеш. Тарих фәнен язучы академиклар гадәттә империя сәясәтенә йөз тоталар, ягъни белә торып ялганга баралар, дәүләт ашата ич. Кемнең дә иписез каласы килми. Ләкин матур әдәбиятта түгел, чөнки матур әдәбиятның ышандыру көче күп тапкыр өстенрәк — шул дәвердә яшәгән образлар аша бирелә, шул чорның каһарманнары аша...

    Әлегә кадәр мин галимне бүлдерергә кыймадым. Әйе, олуг галимгә сүз катырга ни хакың бар, җитмәсә үзендә кунакта. Шулай да сорап куйдым.

    — Мин бу хакта китап язырга хыялланып кына йөрим әле, — дидем.

    — Иң мөһиме, язучыга хыяллана белү. Бу бик һәйбәт сыйфат. Ничек әйтәләр әле сездә, иншалламы?.. — рәхәтләнеп көлеп алды, иңемә кулын салды. — Мин сиңа бу мәсьәләдә ярдәмчең булырмын. Төрки-татар халыкларының тарихы шулкадәр бай ки, ул әле сезнең халыкка кереп кенә килә, сез әле үз-үзегезне ачасыз гына, туганкаем...

    Бер хатын килеп керде, безнең белән исәнләшеп алды да кухня ягында савыт-сабалар белән нидер хәстәрли башлады. Лев Николаевич һични булмаган кебек һаман сөйләде, ахыр болай диде:

    —Мин университетка китәм, бер пар лекциям бар. Без хәзер Марфа апаң хәзерләгән ризыкны ашыйбыз да аерылышабыз. Син өйдә каласың. Сиңа мин татарларга караган барлык язмаларымны бирәм. Карап чык. Кирәкләрен сайлап ал. Цензура үткәрәсен мин файдаландым инде, — диде.

    Ашарга кухняга кердек, Марфа апа булган ризыкларны куйган, өстәлне матур итеп хәстәрләгән иде. Без ашаган арада ул арлы-бирле йөрде, әле чәй ясады, әле калаклар куйды. Соңнан ишек яры басты да, кулларын кушырып: — Кичкә нәрсә китерим? — дип, Лев Николаевичка дәште.

    —Кичкә килмә, Марфа, без кунакка барабыз, — диде Лев Николаевич.

    Марфа апа кая дип тә сорамады, нигә дип тә кызыксынмады, дәшми-тынмый без ашаган савыт-сабаларны җыярга, юарга тотынды.

    Лев Николаевичта минем кебек кунаклар шактый еш булгалыйлардыр, күрәсең... Алар бер ишектән диярлек чыгып киттеләр. Мин сарай кебек фатирда, бер кабинет китаплар арасында берүзем калдым. Әле бу китапка, әле теге китапны ачып укыйсым килә. Хәер, кемнәрнең хезмәтләре генә юк иде икән сарай кебек бу кабинет шүрлекләрендә. Алай да татарлар турындагы китаплардан башладым. Лев Николаевич кайтмады да кайтмады, ә мин укый-укый арып-алҗып, өстәл янында ук йокыга киткәнмен. Уянып китсәм, Лев Николаевич кайткан, чәй кайнаткан, өстәл хәстәрләгән. Мине уянуга, чәйгә дәште.

    —Булгалый, — диде ул көлемсерәп. — Өстәлгә капланып минем дә йокыга киткән чакларым була. Менә кинәнеп утырам әле, авыз тутырып, татарча сөйләшергә җай чыкты. Ә бит кайбер сүзләрне онта башлаган идем инде. — Ул бертын миңа карап торды. — Әйтсәм әйтим, Татарлар тарихы руслар тарихыннан күп тапкыр бай. Хәер, Русиянең нигез ташы — татарлар тарихында ята. Бар хокукларыннан мәхрүм ителгән татар алпавытлары, «чабаталы алпавыт» исеме алып, өй-каралтыларын, җир-торакларын калдырып, көнчыгыш тарафларына күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Китәргә теләмәгәннәре чукыналар — православия динен кабул итәләр. Әнә шулай православия дине Русиянең төрле милләт вәкилләреннән торган халыкларына сугыштан да яман фаҗига китерә, янау, үтерү, бәкеләргә ташлау, куркыту чаралары аша халыкка иңдерелә. Тик бит Русия ул бер үк халык була— венед-болгар кавемнәре, ә инде моңголлар килгәч, татар аты алган халык. Тарихи татарларны яклаучы буларак, менә нәрсә кыен хәлгә куя мине. Әйтик, Аксаковны, Апраксинны, Арсеньевны Бекетовны, Булгаковны, Милюковны, ахыр Третьяков, Тургенев, Ушаков, Урусов, Юсупов, Салтыков, Бердяев кебек йөзләрчә татарларның исемлеген төзегән Баскаковка кадәр. Һәм урыслашып киткән меңнәрчә татар алпавытларын кая куясың... Ярый, әйдә җыеныйк, безне Габдрахман абыең Таһир дәшә. Сине күрәсе килә. Татарстанда сезнең кебек «шәрә батырлар» азаеп бара, юк хәлендә дияргә була. Ә тарихчы Таһирҗанның тарих белән кызыксынган татар балалары өчен җаны фида. Таһир, әйтсәм әйтим, Атилла хан оныгы диярсең, үз халкы өчен утка-суга керергә әзер олуг галим. Миңа да ул татарлар турында бик күп материаллар тапты. Рәхмәт аңа...

    Лев Николаевич татар алпавытлары хакында сүз алып барганда минем күз алдыма «чабаталы алпавыт» нәселеннән булган хөрмәткә ия язучыбыз Әмирхан Еники язмышы күз алдыма килде. Бу нәселнең бер тармагы чукына, икенче тармагы Әмирхан Еникинең атасы, булган хезмәтчеләрен алып, Башкортстанга күчеп килә һәм ярлылар санында шунда яшәп кала. Менә нишләтә чамадан тыш үҗәтләнеп киткән дин кешене. Милләтне — милләттән, атаны — баладан, баланы — атадан, туганны — туганнан аера, тәмам кан дошманына әверелдерә.

    Һәм әнә шулай язмыш мине янә бер гадәти булмаган олуг галим белән очраштырды. Әллә соң бар галимнәр дә шулай Лев Нимколаевич кебек гади-садә булалармы?..

    Габдрахман абый безне бусагага ук килеп каршы алды.

    — Узыгыз, узыгыз, рәхим итегез. Лева, син кунакны түргә алып керә тор, мин Мәрфуга апаңа кайбер әмерләр бирим әле...

    Сәер дә соң бу дөнья. Мин кем дә, ошбу исем-атлары дөньяга билгеле галимнәр кем? Шаклар катмалы. Ә бит мин гади авыл малае. Алар алдында сүз катырга да кыймый торам, авыз ачып сүз әйтергә кыймый торам. Ул арада бер апа безнең янга чыгып, безнең белән исәнләште, Лев Николаевичның сәламәтлеге белән кызыксынды, аннары миңа карады. Казан шәкерте диде бугай миңа Габдрахман. Бик әйбәт. Тарих белән кызыксына икән. Кирәк бит, кешесенә тап булган, арысланның үзенә. Ә ул сезгә бераз ошаган да, улыгыз түгелдер бит, — дип, шаяртып алды Мәрфуга апа.

    Һәм шундаен башын артка ташлап көлеп җибәрде ки, күрше бүлмәдән нәрсә булды дип, Габдрахман абый килеп чыкты.

    — Мин сиңа үзем сөйләрмен, — диде рәхмәтле апа һәм картын кухня ягына алып кереп китте.

    Габдрахман абый гомере буена фарсылар тарихын өйрәнгән кеше буларак, төрки дөньясының үзе бер кабатланмас шәхесе иде. Ул татарлар тарихын, гомумән, төрки дөньясының борынгы әдәбиятын шул чиккә җитеп өйрәнгән иде ки, мин аны сәгатьләр буена тыңласам да тыңлап туя алмадым.

    — Русия тарихчыларының татарларга каһәр укулары кайдан да түгел, Көнбатыштан башлана. Бу яман гадәтне беренчеләрдән булып, Польшада католик динен кабул иткән патша Михаил Романов башлый, ары таба тәхеткә менгән аның улы Алексей исә атасының тәүге хыялын тормышка ашырырга керешә. Иң гаҗәбе, аларга Русиянең исемле тарихчылары ярдәмгә киләләр. Әйтик, Карамзин, Соловьев, Ключевский, Иловайский, Кузмин һ.б. татардан чыккан Каргаловка, Америкага качкан Пушкаревка кадәр. Алар барысы да академиклар, ил халкына таныш кешеләр. Ләкин кылган гамәлләре... Русия халкын дошманлаштыру була. Тезислары - тарих ул – сәясәт. Һәм татарларга каршы корылган сәясәт. Әнә шуннан Русиядә татарларга карата сәясәт үзгәрә, татарларны басып алучылар, «урыс халкын йөз еллар буена коллыкта тотучылар», дип яза башлыйлар һәм дүрт-биш тапкыр Мәскәү сәясәтенә җайлаштырып төзәтелгән «Повести временных лет» елъязмасы аша үзләренең бабаларын IX-X гасырларда дөнья караклары санын йөргән варягларга илтеп ялгыйлар, гәрчә бу елъязма XVIII гасырла гына пәйдә булса да. Әйе, гәрчә бүгенге урысларда варяглар каны диңгездә бер тамчы гына булса да. Хәтта Карамзин, Соловьев, Ключевский, Вернадский, Иловайский, Платонов, Бердяевка кадәр кабергә кергәнче: «Безне татарлар яулады» дип, язуларын дәвам иттеләр түгелме, кардәшләрем!? Ә варягларны, имеш, үзләре чакырып китергәннәр. Тик берсе бу хәлне изгегә юраса, икенчесе яманга кайтарып калдырды. Русияне көнбатыш идеологиясенә борырга теләүчеләр кулында дәреслекләр — мәктәп балаларына дәреслекләрне сакаллы академиклар язалар, дәүләт сәясәте алар кулында. — Ул шкафтан үрелеп китап алды һәм кәгазь кыстырган битен ачып: — Менә тыңлагыз ни яза чыгышы белән татар булган Бердяев: «Все будущее русского народа зависит от того, удастся ли победить в нем нехристианский Восток, стихию татарсткую, стереть с лица русского народа монгольские черты Ленина, которые были в старой России». Кадерлем Лев Николаевич, яшь язучы Мөсәгыйт туган, шуннан соң сез ни әйтә аласыз. Чыгышы белән татар булган Бердяев яза моны, Бердяев...

    — Мин аларның барысын да беләм, кадерлем Габдрахман, беләм. Алар коерыклары белән дәүләт сәясәтенә бәйләнгән иезуитлар. Владимир Ильичның кан тамыры калмыкларның «ойрат» кавеменнән килә. ХVI азагы ХVII гасыр башында бу халыкның бер өлеше көнчыгыштан Русиягә күчеп килә. Бердяевнең «татарская стихия» сүзе ул — фикция. Татар сугышчылары арасында тәртип корычтай була, ә «татар» сүзе Урда дәверендә этник сүзне аңлатмаган, «Урда сугышчысы» сүзе белән тәгаенләнгән. Бердәмлекне саклау өчен бирелә аларга бу борынгы ТАТАР атамасы. Шуның өчен без синең белән татарларны якларга керештек тә инде, Габдрахман дустым. Хәер, чыгышы белән калмык булган Әремҗан Карадауанның «Чыңгызхан» хезмәтен мин югарырак баскычка куям. Бу тарихчы хакыйкатькә якынрак килгән. Бер җайдан безнең яндагы бу яшь кешене дә. Без инде өчәү, - дип рәхәтләнеп көлеп җибәрде Лев Николаевич. Һәм бер җайдан урысларның өч батыры турында мәзәк тә сөйләп алды.

    Үзләрендә кунак булганнан соң мин олуг татар галиме Габдрахман абый белән янә бер тапкыр очраштым. Ул Казанга килде. Күп еллар хыялында йөрткән «Тарихтан — әдәбиятка» дигән хезмәтен бастырып чыгу нияте белән килгән иде. Мин аны татар ашхәнәсенә алып кереп милли ашлар белән сыйладым. Ә университет галиме профессор Миркасыйм Усманов аның хезмәтенә күләмле һәм җылы эчтәлекле кереш сүз язды. Ул вакытта галимнәр хезмәтенә Ленин хезмәтләреннән цитаталар кертмәү зур гөнаһка санала иде. Ни гаҗәп, Ленинның әсәрләрен яхшы белгән Габдрахман абый үз хезмәтенә шундаен оста итеп революция тиранының цитаталарын керткән иде ки, хәтта китапның редакторы — Григорий Трофимов та һични кыла алмады — барысын да ничек бар шулай уздырып җибәрде. Хезмәт чыкты, киң катлам укучыларга җитте һәм бу хезмәт татар дөньясында үзенә бер энҗе кебек җемелдәп торды. Габдрахман абый үз хезмәтен күрде, ләкин татар халкы өчен гаять кирәк булган бу хезмәт кәгазь тышлыкта басылды һәм бары тик ике мең тираж белән генә. Йа Хода, нинди елларда яшәдек, үз тарихыбызны үзебезгә язарга ярамый иде. Әнә шул елда ук мин, тәвәккәләп, «Кубрат хан» романын язарга керештем.

    ... Халкыбыз тарихыннан сабак биргән мөгаллимем вафат булгач, мин Ленинградка бара алмадым. Ә җай чыгу белән мин анда бардым. Олуг галимнең таныш булган өй каршында бик озак басып тордым. Мин янә бернәрсәгә күңелем тулышыр дәрәҗәгә җитеп шатландым. Безнең тынгысыз белмәс һәрдаим милләте турында аталарча кайгырткан тәүге сәяси елларда да үз фикерен, үз сүзен өздереп әйтә алган призедентыбыз Минтимир Шәрип улы Шәймиев Лев Николевич яшәгән өйгә һәйкәл тактасы куйдырды. Ахыр башкалабыз Казан каласының үзәгендә гомер буена татарларны яклаган галимгә чын мәгънәсендә һәйкәл калкып чыкты. Нәкъ менә җир астыннан калкып чыккан кебек. Миңа калса, татар халкының Рухы күтәрде аны.

    Адәм баласы кылган изге гамәл җирдә ятмый икән. Үз гомере буена татарларны яклаган, бабаларыбызның сынмас рухын без татарларга васыять итеп калдырган «Татар Рухы» гүя гасыр вә дәверләр аша калкып чыккан иде. Әбисе Алтын Урда ханы Әхмәт хан нәселеннән булган, әнисе Русия халыкларына мәңге ялкынланып торган шигырьләрләрен калдырган корыч ихтыярлы горур шагыйрә — Анна Ахматова рухы да бу тактада балкый кебек тоелды миңа!..

    Иң мөһиме. Русиядә яшь тарихчылар пәйдә булды, ягъни Лев Николаевич Гумилевнының гадел карашларын дәвам итүчеләр. Әйтик, язучы вә тарихчы Александр Бушков үзенең хезмәтләренең берсендә: «Мираж Великий империи» хезмәтендә болай дип яза: « История — неточная наука, поскольку базируется не на беспристарстном эксприменте, а на пристрастных бумагах». Икенче бер хезмәтендә «Тайны смутного времени» болай дип өсти: «...первая художственная зарубежная книга была переведена на русский язык только в 1760 г. — французский куртуазный роман аббата Талемана «Езда на остров любви». До того переводились лишь учебники артиллерейрского дела и руководство по управлению парусами. Культурой и не пахло». «Иван Грозный кровавый поэт» хезмәтендә исә империянең аякланып китүен тасвирлый. Мурад Аджи «Кыргый кыр — Бөек Дала!» хезмәтендә әдәбиятта Атилла хан эз калдырган бабаларыбызның тарихын тифсилләп тикшергән Санк-Петербург галимәсе Лилия Йосыфҗан кызы Тугушеваның озак еллар дәвамында берәр битләп, төрле архивларда сибелгән язмалардан җыя. Шушы материалар нигезендә Атилла даирәсендәге барча зыялыларның уйгур имласында язмалары булуын раслый. Чынлап та, шул Уйгур имласы татар-монголларга кадәр килеп җиткән, чөнки Чыңгыз хан оныкларына сабак бирүне уйгур мөгаллимнәренә тапшыра. Татар галимәсе Алсу Арсланова үзенең «Остались книги от времен былых...» хезмәтендә татар этносының бакый заманнардан килүен күп санлы чыганакларга таянып дәлилли. Америка галиме Эдуард Паркер Кытайда утыз ел буена археологик казу эшләре алып барып, үзенең «Татары» (История возникновения великого народа) хезмәте белән безнең эрага кадәр ике мең еллар элек «татар» этносының аякланып китүен раслый.

    Яшь галимнәргә хәер-хакның нигез ташын менә нинди сүзләр белән сала Лев Николаевич Гумилев: «... этот континент за исторический обозримый период оъединялся три раза. Сначала его объединили татары-тюрки. Создание каганата, который охватывал земли от Желтого моря до Черного. На смену тюркам пришли татары-монголы. Затем, после периода полного распада и дезинтригации, инициативу взяла на себя Россия...»

    Менә ничек күзаллый Руси империясенең аякланып китүен олуг гуманист галим. Шуннан соң мин шундый нәтиҗәгә килдем — Русия безнең уртак Йортыбыз. Русиядә яшәгән һәр милләт вәкиленә шул җитмәгәнме!?.. Нигә күпсенә рус халкы?.. Расизм, шовинизм чире белән авырган славяннарга мин якты дөньяга аек акыл белән карарга тәкъдим итәр идем... Русиядә яшәгән һәр милләт вәкиле кимсенү тоярга тиеш түгел, юкса бу зур һәм куәтле Илнең гомере озын булмас. Тарихта булган гыйбрәтле хәлләр дә моны раслый.



        (дәвамы)
    Мусагит Хабибуллин
    .
  • Мөсәгыйт Хәбибуллин:
  • Восемнадцатая весна (повесть)
  • Цена хлеба (повесть)
  • Атилла (исторический роман)
  • Атилла (тарихи роман)
  • Татарлар башкаласы — Нурлы Казан
  • Хазарстан — Юлыш кахан һәм Кубрат хан
  • Тамырлары белән гун-сөннәргә, Идел буе Болгар-Татар дәүләтенә килеп ялганган Казан хөкүмәте ханнары
  • Лев Гумилев сабаклары (тарихи сәхифә)
  • Эдуард Паркерның «Мең елларга төшеп татар тарихы» хезмәтенә кереш сүз
  • Алтын Урда һәм без — татарлар (Алтын Урда ядкәре)
  • Ялганга йөз тоткан сәяхәтнамәгә ышанырга ярыймы?... (Тарихи ядкәргә бер караш)
  • Киев каласына нигез ташын кем сала?
  • Асылда Батый хан кем булган?
  • Идел буе болгар-татар дәүләте
  • Владимир — Красное Солнышко
  • Святовит-Святослав
  • Дунай буе төрки-болгарлар тарихы (борынгы гыйбрәти ядкәрләрдән)
  • Түрә-бүреләр, диннәр һәм халык (Тарихи бәян-хикәят)
  • Әнвар-Ингвар-Игорь
  • Сак-Сок бәете турында хак бәян (тарихи сәхифәләрдән)
  • Арыслан галим (Тарихи сахифә)
  • Кубрат хан (VII гасыр урталарына кадәр гомер итә)
  • «Шайтан каласымы» — «Ак мәчетме?»
  • Кенәзбикә Ольга (Русия тарихчылары кемгә мәдхия укый)
  • Некоторые факты для любознательных почитателей истории...

  • Биобиблиографик белешмәлек




  • ← назад   ↑ наверх