• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    АЛЛАЛАР КАЙДА ЯШИ?

    (Бәян)

    * * *

    Минем бер танышым бар. Бик күп еллар элек тулай торакта янәшә бүлмәләрдә яшәгән идек. Ихлас, ачык күңелле, сабый җанлы авыл малае буларак хәтердә калган. Ул вакытта барыбыз да шундый идек…

    Беркөнне шул танышымны очраттым. Кәттә генә киенгән берәү каршыма килеп чыкты. Чак таныдым. Якын туганын очраткан кебек килеп күреште. Хәл-әхвәл сорашу китте…

    Урамда басып торып кына сүз бетәмени? Карышып тормадым, кайчандыр тулай торакның кысан бүлмәсендә гомер кичергән дустымның бүген ничек яшәвен бик беләсе килә иде.

    Кыйммәтле чит ил машинасына кереп чумуга ук аңлап алдым: мул тормышта яши бу танышым. Әнә бит сөйләшүе, үз-үзен тотышы, күз карашлары да байларча хәзер аның. Ләкин күзләрендә, йөз чалымнарында бүгенге яңа татарларга хас усаллык, ерткычлык күренми… Димәк, ул элеккеге ихласлылыгын югалтып бетермәгән әле.

    Танышымның торган йорты хәзер коттедж дип йөртелә. Өч катлы мәһабәт йорт янында сарай чаклы гаражы, ап-ак бурадан мунчасы, заманча каралган бакчалары хуҗа кешенең никадәр хәлле һәм уңган булуын кычкырып әйтеп торалар.

    Өй эчендәге галәмәтләрне сөйләп тормыйм, мин моңа кадәр аларның күбесе хакында бу әкәмәтләр әкиятләрдә һәм чит ил фильмнарында гына буладыр дип уйлый идем. Шулай да иң аптыратканы бөтенләй бүтән нәрсә иде. Танышымның ялан чаклы йокы бүлмәсендә, ындыр табагы кадәр ятак янәшәсендә бер сәер сын-скульптура, борынгы мәҗүси бабаларыбыз телендә әйтсәк, серле “балбал” басып тора. Алтын йөгертелеп эшләнгән бу затлы сын шулкадәр гайре табигый иде — аның хатын-кыз сынымы, ир-ат сынымы икәнен дә төгәл генә әйтү кыен. Бу матур, әмма килбәтсез һәйкәлнең корсагы бүлтәеп алга чыккан, күкрәкләре салынып төшкән, башы кечкенә, пеләш, йөзе шадра, әмма, аллаларга хас булганча, тигез, матур, хәтта мөлаем, нурлы… Читтәнрәк караганда бу зат бераз аракы шешәсенә охшаган. Тик аның нәзек, кыска булса да куллары, тәбәнәк, чатан булса да аяклары, төртек күзләре һәм зур, ачык авызы бар… Нидер кычкырып, оран салып ачылган авыз түгел бу, ашап бетерәм, кабып йотам, дип ачылган… Кыскасы, үзе нурлы, үзе шомлы әйбер бу. Иң беренче уем да шул хакта иде. Нурлы да, шомлы да булгач, алла инде бу, изге балбал, мәҗүси пот, идол…

    Шулай да сорарга булдым.

    Нәрсә бу?

    Ә, бумы? Бөтен кеше аптырый аңа. Бу минем аллам.

    Ә?.. Аллаң?

    Нигә аптырыйсың аңа, аллам шул. Табына торган әйбер алла була бит инде.

    Син… Син мөселман түгелмени?

    Мөселман. Хак мөселман. Мәчетне хәер-садакадан, күңелемне догадан өзмим.

    Ә бу нәрсәгә?

    Кирәк. Мин ансыз — ни-ни… Иртә белән йокыдан торгач, алдына тезләнеп, куш учымны кушырып тотып, юлым уңсын, малым артсын дип сорап, ниятләп китәм: шөкер, юлым уңа, малым артып кайта. Менә бүген дә әйбәт, төшемле көн булды. Мин аңа үз өлешен кайтарырга тиеш.

    Танышым түш кесәсеннән бер төргәк акча чыгарды да, йөз долларлык кәгазьне аерып алып, алтын сынның киереп ачылган иләмсез авызына төшереп җибәрде. Үзе шундук, кулларын күкрәк турысында бөкләп тотып, башын өскәрәк чөйде дә, күзләрен кысыбрак, йөзенә серле мәгънә чыгарырга тырышып, эчтән генә ниндидер дога укый башлады…

    Кызык икән… Ә күпме җыелды инде анда? — Кызыксынуым шулкадәр көчле иде, мин бу хакта сорамый кала алмадым.

    Белмим… Нишләп? Беләм! Бер… йөз мең чамасы.

    Йөз мең сум?

    Йөз мең доллар.

    Миңа бу сан таныш түгел иде. Миңа бу дөнья, бу фәлсәфә һәм бу дин дә таныш түгел иде. Һәм мин китәргә җыена башладым. Тагын бер сорау бирәсем калган икән әле.

    Хатыныгыз, балаларыгыз бармы? — Мин “сез”гә күчүемне сизми дә калдым.

    Хатыным бар иде, хәзер юк инде.

    Аерылыштыгызмы?

    Озын тарих бу. Бер сөйләрмен әле. Хәзер сорама… Әйдә инде бераз утыр. Әле юньләп сөйләшеп тә булмады…

    Бу йорттан, бу танышымнан, аның алтын сыны янынан тизрәк чыгып китәсем килде. Озаграк торсам, бу пот, бу сын, теге йөз доллар акчаны, аны гынамы, әлеге танышымның тормышын, язмышын йоткан кебек, минем үземне дә кабып йотар төсле тоелды…

    Ашык-пошык кына саубуллашып, элгечтәге киемнәремә ябыштым. Танышым аңлап-төшенеп алды, ахры, бүтән кыстамады, матур гына озатып җибәрде. Кайтканчы күз алдымнан теге алтын пот, ә колагымнан танышымның “Озын тарих бу” дигән сүзләре китмәде.

    Шул мәлдә минем күңелдә язучылык инстинкты уянып, калкынып куйды. Мин агулана башлаган зиһенемне, иләсләнә башлаган күңелемне бушатырга теләп, теге “озын тарих”ка җан өреп, хикәя язарга булдым.

    1

    Айнып киткәндә, Газинур тормышның иң түбәнге баскычына чак-чак кына тотынып, дөресрәге, эләгеп тора иде. Бу “соңгы баскыч” дигәне буш аракы шешәсе булып чыкты. Кәгазеннән Гимаев бабайның көләч йөзе карап тора. Әйтерсең шушы аракыдан да ләззәтлерәк әйбер юк, махмырдан да рәхәтрәк, бәхетлерәк минутлар юк…

    Үзе канау буенда ята. Салкынча. Җәй ахырында була торган салкын чык чирәм өстенә бәрхет келәм кебек сырпаланган. Томан бар… Рәшәме? Әллә күз аллары шулай томаланып торамы? Шулкадәр эчүгә… Ничә көн айныганы юк инде аның хәзер? Берәр атна бардыр… Әллә бер гомерме?

    Шәһәр читенә охшаган. Авылны хәтерләткән бер катлы урамнар. Әллә үзләренең авылындамы ул? Әнкәсе янындамы? Юктыр, бер дә кайтыр кебек түгел иде. Авылы, әнкәсе хакында соңгы мәртәбә уйлаганына да бишбылтыр…

    Газинур шешәсен кочаклаган килеш торып утырды, авыр, борчулы гәүдәсен өстерәп, юл читенә үрмәләп менде. Тирә-ягына каранып, тормышка, яшәешкә алып кайтырдай сәбәп, җай эзли башлады.

    Тынлык. Әйе-әйе, тып-тымызык тынлык…

    Томан. Әллә, рәшәме? Бүтән берни дә юк. Аннары менә шушы шешә бар. Үзе бар. Ягъни… Газинур исемле Хода бәндәсе бар. Исеме ни тора бит аның! Геройлар исеме. Газинур дошман пулеметын күкрәге белән каплап үлгән әнә. Ә ул? Бәхетсез, ваемсыз, түбән бер бәндә…

    Юк, болай гына, геройлар исеменә ябышып үз-үзен оялтырга тырышып кына кайта алмаячак ул тормышка. Ниндидер бүтән нәрсә кирәк, бүтән сәбәп…

    Ә сәбәп юк. Нишләп булмасын, бар, бар! Кеше, көрчегенә җиткән бер вакытында үзенә бердәнбер сорау бирә: “Яшәргәме, юкмы?” Газинур да үзенә шушы сорауны бирергә тиеш. Туктале, ул бу сорауны бирә аламы соң? Моңа хокукы бармы?

    Ул болай да яшәр-яшәмәс кенә гомер кичерә. Эше юк, тормышы юк, хыялы юк. Хәтта бу яшәешеннән гаме дә, кайгысы да юк аның. Бүген үлсә, беркем дә аның хакында борчылып уйланмаячак. Әнкәсеннән башкалар, әлбәттә… Ә! Әнкәсе бар бит аның. Әнкәсе өчен яшәргә була! Бала кайгысы аны түшәккә егачак, болай да авыру йөрәген теткәләп бетерәчәк ... Ничә ел кайтканы юк инде аның? Ике, өч ел? Әллә бишме? Бер гомерме? Эшен, дустын, яшәү мәгънәсен, ихтыярын югалтуына да бер гомер узганмы? Шулай булгач, әнкәсе өчен үлгән инде ул. Ну, почти үлгән …

    Димәк… Яшәргәме, юкмы? Яшәргә… Ә нигә яшәргә? Яшәү дип атала аламы бу тормыш? Алайса, яшәмәскә… Их,әле бит юньләп яшәмәде дә, яшисе иде бераз, кешеләрчә яшисе иде… Аннары… барасы урында ни барын кем белә? Белмәгән, күрмәгән күзгә рәхәт дисеңме әллә?Нишләргә соң — яшәргәме?

    Газинур шунда гына буш шешә белән сөйләшеп утырганын аңышып алды. Аны читкә атып бәрмәкче булды. Кизәнгән килеш, тыелып, тукталып калды. Нишләп? Бу шешәнең нинди гаебе бар соң? Ул да буш… Газинурның буш зиһене, буш күңеле, буш гомере кебек… Бу яклап алар игезәкләр, туганнар. Туктале, ул бит дусларча, туганнарча ярдәм итә ала Газинурга. Менә хәзер шушы тигез юл өстендә уйнатып, боргалап җибәрәчәк тә үзенә гомер, язмыш юраячак… Башы белән карап торса — Газинур яшәячәк,төбе белән борылса… Аңлашыла инде.

    Газинур шулай итте дә. Кояшта каралып, җир тузанында пычранып беткән, майга катып, ялтырап торган бармаклары белән шешәнең биленнән кысып тотты да зырылдатып әйләндереп җибәрде…

    Яшәү чыкты. Газинур үзе уйлап тапкан язмыш уены хакында онытып, буш шешәне, кушучлап күтәреп алып, үбәргә тотынды… Күзләреннән яшь атылып чыкты.

    Ул, шешәне күкрәгенә кысып, сулкылдап елый-елый, дога укыгандагы кебек тәкрарларга кереште:

    — И син минем язмышымның фалы!.. Ходай җибәргән изге-илаһи хәбәр! Ымың, ишарәң өчен мең-мең рәхмәтләр сиңа! Ярабби, мин синең мәңгелек колың булырмын…

    Бераз тынычлангач та Газинур буш шешә белән әңгәмәсен дәвам итте.

    Бу юлы инде аның теле белән тормыш, яшәеш, дөнья үзе сөйләшә иде:

    — Яшим әле мин! Менә хәзер үк сине тиешле урынга илтеп тапшырам. Миңа синең өчен тәңкә ярым акча бирәчәкләр. Шул акчаны үрчетеп, мин ныклы, бай тормыш корырга тиеш. Әгәр бу юлы да булышсаң, сиңа алтыннан һәйкәл куячакмын, юк-юк, мин сине аллам итеп таныячакмын!

    Газинур бу минутта үзенең нәрсә сөйләгәнен аңлап бетерми иде бугай. Зиһене белән күңеле берничә атна буе аракы сөременнән томаланып яшәгән кеше ни сөйләмәс тә, ни кылмас… Ләкин аның максаты шулкадәр ачык, ә җаны, рухи тоемы шулкадәр көчле иде, әгәр читтән берәү карап, күзәтеп торса, ихлас сокланыр иде, чын күңеленнән үзенең изге теләкләрен теләр иде, догаларын багышлар иде.

    Дога ихлас булса, барасы җиренә барыбер бер барып ирешә, диләр бит. Газинурның ихлас дога-теләкләре, ант-вәгъдәләре (ә вәгъдә — иман, бу һәркемгә мәгълүм) бигрәк тә тиз барып иреште, ахры. Әллә каян гына — әллә җәһәннәм тишегеннән, әллә оҗмах түреннән бер моңлы да, шомлы да тавыш ишетелде.

    — Ярый, адәм баласы, шулай булсын. Синең теләкләрең тәкъдиреңә язып куелды. Тик шуны да онытма, адәм баласы, ант-вәгъдәң дә теркәлде, аны бозсаң — фанилыкта да, бакыйлыкта да рәхәт күрмәячәксең…

    Газинур телсез калды. Зиһененә килеп ирешкән бу гайре табигый гөрелдәвек тавыш аны айнытып, терелтеп җибәргәндәй булды.

    Ул, бу хәлне бик җитдигә алып, элеккечә тезләнеп торган килеш, алдындагы салкын бушлыкка баш ия-ия, тәкрарларга кереште:

    — Мин барысын да эшләрмен, мин сиңа мәңге тугры калырмын, йа Илаһым!..

    2

    Бер сум илле тиен унбиш сумга, унбиш сум йөз илле сумга, йөз илле сум мең биш йөз сумга әйләнгәнче шактый вакыт узды. Эчеп, азып-тузып йөрмәсәң, шешә җыеп, шешә тапшырып та шактый акча эшләп була икән. Иренмә генә, аягыңны гына кызганма! Башың гына эшләсен! “Шешә эше”ндә баш бик кирәк. Шәһәр урамнары буенча маршрутларны дөрес билгеләгәндә, ял паркларында, стадионнарда “кирәкле кешеләр” белән сөйләшә белсәң, анда үтә торган чаралар хакында хәбәрдар булсаң гына кесәң акчадан, авызың бал-майдан өзелми…

    Газинур үзендәге мондый үҗәтлеккә үзе үк аптырады. Ул юньләп ашамады, эчмәде, ачы таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтып керә торган булды. Беренче меңне кулына тоткач, бер шешә сөт белән ак ипи алып, “бәйрәм өстәле” оештырды. Икенче, өченче, унынчы меңнәрдә өстәл баерак иде, үзе яратмаса да, балык уылдыгына кадәр алып кайтты. Бераздан ул, иске барактан бер кечкенә бүлмә сатып алып, өр-яңа тормыш корып яши башлады.

    Шешә җыеп гомер итүче Газинурдан бөтен дуслары, таныш-белешләре читләште, кайчандыр йөреп булашкан кызлары, аңа кул селтәп, кайсы-кая кияүгә чыгып беттеләр. Газинур әллә ни борчылмады, үзенең үҗәтлеген, ният-максатларын түземлегенә төреп, сабыр гына яши бирде.

    Ә бер вакыйгадан соң аның “шешә бизнесы” тагын да ипләнебрәк, җайланыбрак китте, тормышы бик тиз бөтенәйде, ә максаты якыная төште…

    Максат дигәннән, Газинурның әллә нинди баш җитмәслек хыялы да юк. Кешеләрчә, тигез, матур тормыш кору, гаилә төзү, балалар үстерү, бәхетле булу. Шул гына. Әмма ул шуны белеп бетерми иде — яшәү мәгънәсе, бәхет белән мул, ипле, бөтен тормыш арасындагы чик-чама кайдан үтә соң? Яшәешне, күңелнең кайсы урыннарын телеп үтә бу чик? Газинур яшь, тәҗрибәсез иде, чын тормышка әле кайтып кына килә иде… Кайтып җитә алырмы, әллә ярты юлда егылып калырмы — анысын да бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер.

    Газинурның тормышына яңа мәгънә биргән вакыйга да шул Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән эшләнде, ахры. Беркөнне аның ишеген шакыдылар. Кем булыр бу? Шәһәрдә аның беркеме дә юк ласа. Авылдан килүчеләр дә көтелми. Дуслары күптән бизеп бетте. Газинур сагайды. Бәласеннән башаяк дип, ул ишекне ачмыйчарак торды. Тагын шакыдылар, тагын, тагын…

    — Кем анда?

    — Ни бу… Күршең… Иван дәдәй була. Ни… Газинур, син өйдәме соң?

    — Өйдә булмыйча, кем сөйләшә соң синең белән?

    — Кем белә, берәр черттыр, мужыт… Дәшми торасың бит…

    — Черт дәшмимени? Нәрсә кирәк?

    — Ач әле, ач, ачкач сүләшербез.

    Бу керәшен карты бер ябышса, тигәнәк кебек ябыша инде, моны белә Газинур. Барыбер ачтырачак… Бурычка акча сорыйдыр, исерек тәре!

    Иван дәдәй бөтенләй башка үтенеч белән килгән булып чыкты.

    — Ыслушай, Газый, — Газинурны ул шулай дип кенә йөртә.— Син барыбер тапшырасың бит, менә минем шешәләрне дә бергә алып кит әле, ә? Егерме тиенен үзеңә алып кал, тамакны чылатасы иде, акчасы хәзер үк кирәк… Булыш, ә?

    Шулай итеп Газинур, алыш-биреш юлы белән, үзенең беренче унике сумын эшләп алды. Әйе, тик торганнан гына кулына унике сум керде дә куйды. Эшнең, базарның бу ягы да бар икән… Иң кызыгы шунда — бу базарны ул үзе оештыра ала…

    Шулай итте дә. Әлеге дә баягы Иван дәдәй аша ул бөтен тирә-якка хәбәр таратты. Һәм… шешә башыннан егерме биш тиен бәрабәренә махсус пункт ачып җибәрде. Хөкүмәтнекеләр юньләп эшләми, тирә-яктагы халык тиз арада Газинурның ишегалдында торган иске сараена агыла башлады. Бу сарай калдыгы аңа барактагы фатиры белән бергә эләккән иде.

    Газинур инде шешә җыеп йөрми, көне буе үз “офисы”нда шешә кабул итеп утыра. Акчасын шундук түли. Кич җитүгә, алдан ук сөйләшеп куйган кешеләр аның җыелган продукциясен машиналарына төяп алып китәләр. Аларга да өлеш төшә. Калганы да бик җиткән, тиенләп кенә керсә дә, иренмәгәч, ул тиен тиз арада бер сумга, бер йөзгә, бер меңгә әверелә…

    Тик!.. Бизнес дигән нәрсәнең төрле яклары бар икән. Бер көнне, налог полициясеннән килеп, сараен пыр туздырып, штраф салып киттеләр. Бу вакытта Газинур сөйләшергә өйрәнеп беткән иде инде, матур итеп сөйләшкәч, шул ук полиция кешеләре, шул ук штраф акчасына аңа “ЧП” ачып бирделәр.

    Ул арада Газинурның күңеле дә, тәмам уянып, тирә-яктагы матурлыкны күрергә, танырга өйрәнеп җиткән иде. Ул хатын-кызлар белән дә шаяртып, үз итеп сөйләшә башлады, хәтта кайберләренең күңел кылларын да тарткалап карады.

    Ә беркөнне…

    Газинур ул кызны күптән күңеленә алган иде. Кыш буе шешә ташыды бу кыз аңа. “Ташыды” дигәч тә, дүрт-биш шешә китерә дә, учындагы тәңкәләрне саный-саный, күршедәге ипи кибетенә кереп китә… Гади генә киенеп йөри торган, татарча тыйнак, хәтта артык оялчан бу кызый тышкы чибәрлеге, мөлаемлылыгы белән генә түгел, эчке күңел сафлыгы белән дә әсир итте Газинурны. Күзләре шешенеп беткән, йөзләре җимерек хатын-кызлар күбрәк керә шул аның алачыгына. Ә бу кыз бөтенләй башка илдән, башка дөньядан. Ул дөньяны кайчандыр Газинур да белә иде, әле дә онытып бетерми, тансыклап, сагынып яши. Бу кыз шул элеккеге таныш дөньядан изге хәбәр, илаһи ым-ишарә кебегрәк тоелды Газинурга.

    Бервакыт кыз юкка чыкты. Бер-ике атналап күренмәгәндер… Шул ук дүрт-биш шешәсен күтәреп килеп җиткән. Газинур бу юлы аны тиз генә җибәрмәде, берәмтекләп, озак итеп шешәләрен тикшерде, аннары акча санап вакыт уздырды. Үзе каш астыннан гына кызны күзәтә. Бу юлы ул бик ябыккан, талчыккан, хәтта авырган кебек тоелды. Ниндидер кайгысы бар аның, әнә бит борчуы йөзенә чыккан. Ә үзе элеккечә чибәр, итагатьле, саф…

    Газинур сорау биргәнен сизми дә калды:

    — Сезгә бер-бер хәл булдымы әллә?

    — Юк… Юк-юк…

    — Сезнең исемегез ничек?

    — Нигә ул сезгә?

    — Болай гына… Бер урамда торабыз бит…

    — Бүтән сорамагыз. Кирәкми…

    Газинур барыбер сорашып белде. Исеме Гөлнәзирә икән. Әнисе белән генә яшәгән. Ике атна элек әнисе гүр иясе булган. Мәктәпне тәмамлагач, үзенең бөтен вакытын өч ел түшәктә яткан әнисен карап, дәвалап үткәргән. Әнисе үлгәч, беркемсез, бер тиенсез калган. Үзе дә авырый башлаган. Кеше белән дә аралашмый икән. Менә шундый хәлләр…

    Газинур үзенең күңелендә ниндидер бер таныш түгел хиснең уянуын тойды. Мәхәббәт хисе түгел әле ул, мәхәббәткә омтылу хисе. Шулай була бит: сөю үзе әлегә юк, әмма аны инде тоясың, теләсәң дә, теләмәсәң дә күңелеңә аласың… Әлбәттә, кызгану хисе дә бар. Ләкин аннан олырак, күңелнең иң изге, иң тирән урыннарыннан чишмә кебек сулкылдап агып яткан олы хис тә шунда, якында гына…

    Шулай туры килде — бер килүендә Гөлнәзирә Газинур белән аулакта калды. Кызу эш көне — кеше-мазар күренми… “Нәрсә булса да булыр, тәвәккәлләргә кирәк”, — дип уйлап алды Газинур. Үзе нәрсәгә яки нәрсәне, ничек “тәвәккәлләргә” икәнен күз алдына да китерә алмый иде.

    Барысын да Ходай Тәгалә язмыш юлы белән хәл итте. Шешә тапшырып торган җиреннән Гөлнәзирә һушын югалтып егылды. Якын-тирәдә беркем дә юк. Газинур мондый көтелмәгән хәлдән каушап калды, әмма шундук исен-акылын җыеп, башын стенага терәп идәндә утырган Гөлнәзирәгә ярдәмгә ташланды. Аның җиңеләеп калган ябык гәүдәсен көчле куллары белән йомшак кына кочаклап, күтәреп торгызды, урындыкка утыртты, үзе бертуктаусыз: “Әй, әй! Нәрсә булды? Ач күзеңне! Әй!” — дип, ярсынып җилтерәтергә кереште. Шуннан соң гына, ата-бабалардан калган гадәтне исенә төшереп, Гөлнәзирәнең кансыз, җансыз битенә учлары белән суккалый башлады.

    Кызның матур керфекләре артыннан пәйда булган пар кояштан тирә-як дөнья гына түгел, Газинурның күңел түрләре дә яктырып киткәндәй булды.

    — Гөлнәзирә! Гөлнәзирә!

    — Сез… Син…

    — Гөлнәзирә…

    — Син… Каян беләсең… минем исемне?

    — Беләм инде, беләм. Мин синең хакта барысын да беләм. Хәлең ничек соң? Ну куркыттың да соң…

    — Хәзер ярыйсы… Рәхмәт.

    — Нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә?

    — Авырмыйм… Хәлем генә юк…

    — Юк шул… Ә хәзер дөресен әйт: ничә көн ашаганың юк инде?

    — Нигә ул сиңа?

    — Ничә көн дим!..

    — Ике, өч…

    — Менә сиңа мә. Ач торырга өйрәнгәч кенә… Шулай ярыймы инде?

    Газинурның шаярырга тырышуына Гөлнәзирә тыйнак елмаю белән җавап бирде. Елмаю да түгел иде ул, әллә Газинурның чабаклавыннан, әллә күңеленә иңә башлаган яшәү дәртеннән алсуланып, балкып киткән йөз нуры иде.

    Бу минутта Газинурның зиһененнән яшен тизлегендә: “Хәзер үк нидер кылырга! Бүтән җибәрмәскә бу кызны! Ул бит миңа ошый. Яратам дип тә әйтергә мөмкин. Ә менә кыз үзе яратырмы? Яратыр, нигә яратмаска тиеш ди… Начар кеше түгел лә ул… Аның яшь йөрәгеннән чыккан хисләрен, күңел җылысын, дәртле сөюен тоеп, Гөлнәзирә дә ярата башлар… Мәхәббәтле җан мәхәббәт чакыра, диләр бит… Бу юлы да шулай булыр…” — дигән уй чагылып үтте.

    — Гөлнәзирә… Чык миңа кияүгә, ә? Әйдә бергә яшибез.

    — Ник көләсез миннән?.. — Кызның җитдиләнеп, тартылып киткән йөзе тагын “сез”гә күчте. — Кимсетмәгез мине… Миңа кайтырга кирәк…

    — Мин чынлап әйтәм, Гөлнәзирә. Көлергә уйлаганым да юк. Әйдә бергә булабыз. Мин сине күптән күзәтеп йөрим. Мин сине беләм. Иң мөһиме, син миңа ошыйсың, мин сине… мин сине яратам да бугай инде…

    — Тагын көләсез…

    — Көлмим! Көлмим! Көлмим! Телисеңме, бу хакта бөтен урамга кычкырам, ишегалдындагы бөтен кешегә әйтеп чыгам…

    — Исәр… Тиледер син… — Гөлнәзирә битендәге моңсулыкны югалтмыйча гына елмаеп куйды. Ә бит үзенә бу тәкъдим ошый. Үзенә рәхәт. Ул хәтта бераз бәхетле дә. Гомерендә беренче мәртәбә бәхетле…

    — Тиле… Тиле! Булсын тиле! Син генә риза бул, Гөлнәзирә… Ә?

    — Ярый, мин китим инде, кем… Мин бит синең исемеңне дә белмим. Ә син, бергә яшик, дисең…

    — Газинур мин, исеңдә калдыр, Газинур!

    — Аңладым, Газинур. Ә хәзер… саубуллашыйк…

    — Ничек инде — “саубуллашыйк”? Юк әле, сөйләшеп бетмәдек… Аннары, кая барасың хәзер бу хәлеңдә? Ике-өч урам үтәсең бар. Мин монда гына яшим, әйдә, миңа кереп ятып тор. Курыкма, тимим мин сиңа, эшем беткәч илтеп куярмын.

    Гөлнәзирә бу юлы дәшмәде, буйсынучан кыяфәттә баш кагып куйды.

    Газинур моңа гына риза булмады, үҗәтләнеп, үзенекен итте:

    — Барыбер сөйләшәбез әле бу хакта! Яме? Ошап китсә, бүген үк калырсың… Менә дигән итеп яшәрбез.

    Гөлнәзирә тагын җавап бирмәде. Әмма Газинурга керүдән баш та тартмады. Үз хәле хәл булгандыр шул. Үзе генә кайтып җитә алмаячагын аңлый иде, ахры… Ә бәлки… Бәлки, аның күңелендә дә Газинурга карата җылы хис калкынып куйгандыр, өмет уянгандыр. Бәхет өмет булып туа, мәхәббәт булып яши, диләр бит…

    3

    Шулай яшәп киттеләр. Әкият бу, диярсез. Дөнья бу, якты дөньяда ниләр генә булмас. Бәхете дә, бәхетсезлеге дә җитәрлек анда. Ә бу ике бәхетсез җанның бер-беренә ымсынып, тормыш гаменнән котылырга, яшәүнең мәгънәсен табарга омтылуыннан һич көнләшмик, изге теләктә булып, сак кына күзәтик…

    Юк әле, баштарак алар абыйлы-сеңелле булып кына яшәделәр. Гөлнәзирәне аякка бастырырга кирәк иде. Газинур үзе дә күңелендә кайнаган хисләрен, уйларын тәртипкә китерергә тиеш иде. Бер ай вакыт үтте. Хәл кереп, өй тирәсендә йөри башлаган Гөлнәзирә һаман ачылып китеп сөйләшми, буйсынучан хезмәтче кебек, Газинур нәрсә кушса, шуны эшләп тик йөри. Ул инде елмая, көлә. Әмма күпчелек вакытта хыялында ук калган ерак ноктага текәлеп, моңаеп утыра.

    Газинур үз сәгатенең җитүен аңлады. Ул болай да чак түзеп яши. Гөлнәзирәнең юка гына күлмәге аша үтәли беленеп торган зифа сыны, нечкә биле, йомры кулбашлары, калку күкрәкләре аның дәртен кузгата, канын котырта башлаган иде инде. Юк, бу ниндидер усал дәрт түгел, назга сусаган, мәхәббәткә, сөюгә ымсынган ихлас дәрт иде.

    Һәм бер кичне ул Гөлнәзирәне үзенеке итте. Кыз каршы иде, хәтта үзенә тимәвен үтенеп, ялварып елап та алды. Ләкин Газинур барсын да ипле, матур итеп эшләде. Назын, татлы сүзләрен кызганмады, сөюен кызганмады. Кыз моны аңлады. Күз яшьләре аша елмаюы, инде хәзер үз итеп, яратып елмаюы шул хакта сөйли иде.

    Гөлнәзирә, өй эшләреннән бушаган арада, Газинурга да булыша башлады, аларга Иван дәдәй килеп кушылды. Кайчандыр бу карт бухгалтер булып эшләгән икән, ә безнеста бухгалтерсыз булмый, Газинур аны шундук хисапчы итеп алды. Тегесе эчүен ташлады, култык астына папка кыстырып, матур, пөхтә итеп киенеп йөри башлады.

    Өендә, күңелендә тыныч булгач, Газинурның эшләре тагын да җайланыбрак китте. Ул тиз арада шәһәрнең төрле почмагында шешә кабул итү пунктлары ачты. Машинасын алыштырды, “девятка” янына йөк машинасы алды, яңа офис төзетте, фатирын алыштырды. Авыл белән, әнкәсе, туганнары белән аралаша башлады, дуслары барлыкка килде. Ул тормыш, яшәеш белән, Гөлнәзирәсе белән шулкадәр мавыгып китте, хәтта эшенә дә салкын карый башлады. Ләкин бик борчылмады: “Ныклап аякта басып торырлык тормыш кордым, тапканым җитә, артыгы нигә?” — дип уйлады ул.

    Беркөнне Газинур эшенә бармыйча калды. Гөлнәзирәсе белән аеруча сөешкән таң иде бу. Шулай да булыр икән: бер-берсеннән һич кенә дә туя алмадылар алар. Бер-берсеннән аерылышасылары килмичә, иркәләнешеп, назланышып яттылар да яттылар. Өермә кебек кабынып киткән дәртләренә түзә алмыйча әүмәкләшеп алалар да, ах-ух килеп, сулышларына буылып, тагын ике якка тәгәрәшәләр. Бераз хәл алгач, тагын куллар кулга сузыла, чәчләр чәчкә, хисләр хискә бәйләнә… Изге, илаһи мизгел иде бу. Серле мизгел. Аның серлелеге дә шунда — ниндидер бик мөһим бер әйбер хәл ителергә тиеш иде бу мәлдә. Ул хакта икесе дә беләләр, белмәсәләр дә — сизәләр, тоялар. Ачыктан-ачык сүз кушмасалар да, бу минутта Газинурның йөрәге дә, Гөлнәзирәнең йөрәге дә “ба-ла, ба-ла, ба-ла” дип тибә иде…

    Беренче булып Гөлнәзирә “җиргә төште”.

    — Газинур, нәрсә булды сиңа бүген, эшкә соңга калдың бит, хәзер нишлисең инде?

    — Берни дә эшләмим. Менә синең белән яшим. Яшәү — үзе эш түгелмени?! Сөешү, яратышу эш түгелмени?! Бәхетле булу эш түгелмени?! Ә, түгелмени?!

    Шулай үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Газинур Гөлнәзирәне киң түшәк өстендә әйләндергәләп, әвәрә китереп йөртә башлады…

    Гөлнәзирә дә гомердә булмаганча көлде, шаярды бу иртәдә.Ул үз күңелендә яңа, моңа кадәр таныш булмаган бер көй тууын, бу көйнең бала гаме, бала язмышы белән турыдан-туры бәйләнгән булуын аңлый башлаган иде инде.

    Шулай алар шаярышып әүмәкләшә торгач, кочаклашкан килеш, түшәк-мендәрләре белән бергә, идәнгә — йомшак келәм өстенә килеп төштеләр. Бер уңайдан янәшәдә торган өстәл өстендәге алсу шешәне дә тибеп төшерделәр. Андый шешә булмый, диярсез. Ә менә Газинурда бар. Элекеге, исерек тормышында ук тапкан иде ул аны. Табып алып кайтып куйган иде. Төсен үзгәртә торган шешә. Көндез караңгы төскә керә, төнлә яктыра, кич — күк, иртә белән алсу төс ала!

    Сәер, бик сәер, тере, җанлы кебек бу шешә. Шуңа да Газинур аны сатмады, чыгарып та атмады, күпме генә сорасалар да, дусларына да бирмәде.

    Менә шул алсу шешәгә Газинур тәңкәләр җыя башлады.Күп акча кергән көннәрдә шул шешәгә акча салмыйча калмый иде. Ә беркөнне… Беркөнне ул шешә сөйләшергә кереште, һәрхәлдә Газинурга шулай тоелды. Бу кичне ул аның авызына акча төшерергә оныткан иде.

    — Акча, акча! Кая акча? Кая акча?

    Бер уч акча салгач кына тынды шешә. Газинур моннан соң акча салырга онытмады.

    Менә шул шешә төшеп ватылды.Бакыр тәңкәләр идәннең иң ерак почмакларына кадәр чәчелделәр. Шундук күңелгә моң кереп тулды. Бу моң артыннан ук Газинурның йөрәге янында бер кыл зыңлап куйды. Ул, көчәя барып, җанны өшетерлек шомга әверелде һәм, күңелен әрнетеп, җанын газаплап тора башлады.

    Газинур, башын ике як чигәсеннән кысып тотып, торып утырды. Ләкин теге моң, теге шом бетмәде дә бетмәде, киресенчә, көчәйде генә.

    Менә ул, еракларга китеп, тонык кына гөрелдәвеккә әверелде һәм, аермачык өн-аһәң булып, кире урап кайтты:

    — Әй, адәм баласы! Кайда синең вәгъдәң, антың? Миңа биргән сүзең?

    — Син… кем? Кем? — Газинур кычкырып җибәрә язды.

    — Мин — синең аллаң. Шешә тотып ант иткәнеңне оныттыңмы?

    — Кайда соң син? — Газинур бу мәлдә үз тавышыннан үзе курка иде. — Кайда?

    — Күктә. Аллалар күктә яши, үзең беләсең…

    — Ә янда гына кебек…

    — Без җиргә бик нык чакырсалар гына төшәбез. Син чакырдың, мин төштем. Сүземдә тордым. Ярдәм иттем. Хәзер син сүзеңдә тор инде — миңа табынам дидең, әйдә табын!

    — Мин бит мөселман.

    — Түгел. Үз Аллаһыңа иман китерә алмадың син. Шуңа да ул сине ташлады. Хәзер син минеке! Минеке генә!

    — Табынмасам нишләтәсең?

    — Табынырсың… Акча, байлык шундук табындыра… Мин әйтте диярсең…

    — Ә мин баерга теләмәсәм?

    — Теләмәсәң дә баерсың. Тәкъдиргә язылган булса, байлык күктән булса да ишелеп төшә ул…

    — Икесе берьюлы була алмыймыни? Байлык белән иманны әйтәм…

    — Юк, байлыкның үз алласы. Ул Нәфес дип йөртелә. Иманның үз алласы. Анысын Вөҗдан диләр. Алар мәңгелек каршылыкта. Мәңгелек көрәштә… Ләкин алар бер-берсеннән башка тора да алмыйлар…

    — Ничек инде?

    — Шулай. Алар хакыйкатьнең ике чиге кебек — берсе кешеләргә мал, байлык тойгысы китерә, икенчесе игелеклелек, шәфкатьлелек хисе алып килә. Ә син шуларның Нәфес дигәненә баш орып ант иттең. Мин дә нәкъ менә аның ихтыяры белән килдем.

    — Хәзер миңа нишләргә соң?

    — Яшәргә. Калганы безнең ихтыярда. Тәкъдирең безнең ихтыярда бит. Ничек кирәк булса, шулай язарбыз. Без инде бер язган идек. Күңелең көчлерәк булып чыкты. Мәхәббәткә юлыгып, аның ни икәнен белдең, татый алдың син. Мәхәббәт Нәфес белән бергә була алмый. Шуңа күрә, мин синең күңелеңнән мәхәббәт хисен кире алам. Йә, хуш хәзергә… Миңа һәйкәл куячагыңны онытма, кара аны! Тизрәк эшлә моны. Юкса…

    Өянәге тоткан авыру кебек, түшәгендә калтыранып утырган Газинурның иләс-миләс хәлгә төшүен чамалап, Гөлнәзирә үзе дә исен-акылын җуя язды.

    Шулай да, барлы-юклы һушын җыеп, сорый алды:

    — Нәрсә булды сиңа, Газинур? Кем белән сөйләшәсең болай?

    Газинур тынычлана башлаган иде инде.

    — Алла белән… Аллам белән сөйләштем мин, Гөлнәзирә. Безнең бит үз аллабыз бар, беләсеңме шуны? Әйбәт, игелекле, итагатьле алла ул…

    — Кем? Алла? Ни сөйлисең син, Газинур?

    — Барысы да җайланыр, борчылма, яме. Байлыгыбыз бик тиз артачак, дөнья безнең кулда булачак… Шул. Ә хәзер… Бар, эшеңне кара. Миңа да эшемә барырга кирәк. Байлык юлы — авыр юл. Миңа хәзер өйдә бик сирәк булырга туры киләчәк, син аңларга тырыш, яме…

    Газинур кискен хәрәкәтләр белән торып басты, ашык-пошык киенде һәм, салкын гына саубуллашып, эшенә чыгып китте. Әле генә хискә тулышып тантана иткән мәхәббәтле шәрә тәнен кочаклаган Гөлнәзирә таушалып, изелеп беткән түшәк читендә берьялгызы утырып калды…

    4

    Газинурның тормышы тагын кискен борылышка кереп китте. Ул үз эченә йомылыбрак яши башлады. Көне-төне эштә булды, ярсып, үҗәтләнеп байлык туплады. Озакламый ул беренче кибетен ачты. Аннары икенчесен, өченчесен, унынчысын. “Газинур” дигән аракы кибетләрен Казанның һәр урамында очратырга мөмкин хәзер.

    Гөлнәзирә үзенең балага узганлыгын белгән көнне Газинур өйдә юк иде. Ул бу вакытта чит илдә фирма кибетләре белән танышып йөри иде. Телефоннан сөйләшеп белгәч, бик күп бүләкләр төяп кайтты. Ләкин артыгын эшләмәде — назламады, иркәләмәде, матур сүзләр дә әйтмәде хатынына, бер-ике көн уйчан гына йөрде дә тагын юкка чыкты, эшенә күмелде…

    Гөлнәзирә карынындагы балага җан кергәндә дә Газинур товар юнәтеп Кытайда — дөнья читендә йөри иде. Бу йөрүеннән ул кеше буе алтын сын алып кайтты. Бик зур акча түләп, бер кытай монахыннан алган. Алтын йөгертелгән булса да, нурлар балкытып торса да, ул гайрәтне чигерерлек дәрәҗәдә килбәтсез һәм котсыз иде.

    — Шундый бүләк буламыни? — дип аптырады Гөлнәзирә.

    — Бусы — бүләк түгел. Алла кебек бу, изге сын, изге пот. Бик борынгы заманнардан — җиргә аллалар төшкән дәверләрдән калган. Мондый сыннарның эчендә җаны була, диләр…

    — Әбәү, әстәгъфирулла! Ни сөйлисең син, Газинур? Теге вакытта да “Аллам белән сөйләшәм” дип аптыраткан идең… Күңелең борчылган синең, мәчеткә барып, хәер-садака биреп, иман сафландырып кайт, бар… Бала көткәндә күңел тыныч, иман якты булырга тиеш ул…

    Газинур дәшмәде. Гүя хатынының өзгәләнеп әйткән сүзләрен ишетмәде дә. Ул йокы бүлмәсенең иң түренә кереп баскан, олы таба кебек корсаклы, ыржаеп торган шыксыз авызлы, киң, калку яңаклы, киң йөзле “алласы”ның кара төрткеле алсу-кызыл күзләренә текәлеп карап тора иде. Шулай сүзсез генә алар үзара сөйләшәләр кебек иде.

    Гөлнәзирә беренче мәртәбә ирен танымады, беренче мәртәбә тетрәнеп тойды: Газинурдан дөнья гаме китеп бара иде. Аның ире үзенә ниндидер яңа дөнья, яңа гамь уйлап чыгарган да, шул дөньяда, шул гамь белән яши башлаган иде. Ләкин Гөлнәзирә бер сүз дә эндәшә алмады, халат кесәсеннән кулъяулыгын капшый-капшый, кухня ягына чыгып китте. Газинур исә кесәсеннән бер төргәк акча чыгарып, аны алтын сынның ачык авызына төшереп җибәрде дә хатыны артыннан иярде.

    Гөлнәзирәнең күңеленә корт керде. Аның ире мал, байлык, акча колына әйләнеп бара ласа. Ул хәзер сихерләнгән кеше кебек йөри. Китә, кайта, китә, кайта… Күп сөйләшми, көлми, шаярмый… Бала хакында да сүз юк, гамь юк. Гөлнәзирә әйтсә генә теленә ала. Анда да: “Нишли анда минем банкирым?” — дип бер елмая да, тагын “сүнә”, тагын җитди, моңсу битлеген киеп куя…

    Ул хәзер яңа коттедж төзи. Гөлнәзирәнең әле анда барганы юк. Газинур бик чакырам дип тә тормый. “Кызыгы бетә”,— ди. Шулай да кайсы катта нинди бүлмә булачагы хакында хәбәр итеп тора.

    Алып кайткан сызымнарын өстәлгә җәеп салып:

    — Менә бусы йокы бүлмәсе, монысы ашханә, ял бүлмәсе, балалар бүлмәсе, сейф… — дип хисап биреп бара.

    — Сейф? — дип сорый Гөлнәзирә.— Өйдә нигә кирәк инде ул? Без бит банк түгел!

    — Кирәк. Кирәк булгач кирәк, — ди Газинур. — Без бит акчалы, хәлле кешеләр. Ә акчалы кешенең сейфы булырга тиеш.

    Газинур күрсәткән сызымда бер генә бүлмә хакында сүз булмады. Гөлнәзирә бу хакта сорарга курыкты. Чөнки өйнең иң түрендә урнашкан ул олы шакмакка кызыл кара белән “Алла” дип язып куелган иде.

    Бердән бер көнне Газинур белән Гөлнәзирә аерым бүлмәләрдә яши башладылар. Ир кешенең әйткән сүзе бәхәсләшергә урын калдырмады:

    — Син бала көтәсең. Мин җайсызлыйм гына… Болай да соң кайтып бимазалап бетерәм, иң яхшысы — аерым йоклау…

    Гөлнәзирә көндезләрен күптән ялгыз иде инде. Хәзер төнгелеккә дә япа-ялгыз калды. Ялгызлыктан курка ул. Бигрәк тә әнкәсе үлгәч, күршедәге исерек ирләр ишек-тәрәзәләрен дөбердәтеп йөри башлагач... Ул чакта чак кына акылдан язмый калды Гөлнәзирә. Шуңа да иң беренче кулын сораган Газинурга кияүгә чыгып китте. Хәзер ишек шакып, акырып-бакырып йөрүче юк, әмма барыбер куркыныч. Әллә нинди рухи затлар яши ди бит кешеләр белән янәшәдә. Ялгызларга тиз ияләшәләр икән. Бигрәк тә авырлы хатыннарны ялгыштырырга тырышалар, ди. Ана карынында яткан бала җаны — рухларның иң олы нияте, иң нәфесле теләге, аларны изгелеккә, мәңгелеккә якынайтучы сихри тәгам икән. Шуңа күрә, кояш баегач, түбән рухлар авырлы хатыннарны ауларга чыгалар, имеш…

    Шуларны уйлый да Гөлнәзирә калтыранып сикереп тора, күрше бүлмәдә изрәп йоклап яткан Газинур янына атылып барып керә…

    — Нишлисең син, ә, хатын? Кем тисен сиңа?! Кемгә кирәк син? Аннары… менә шушы алла саклый безне… Безнең бит аллабыз бар!

    Гөлнәзирә, җәймәсенә төренеп, кире чыгып китә. Ярсыган күңелендә авыр тойгылар кала. Рәнҗеми ул Газинурга, үпкәли. Ярый ла аның алласы бар… Бөтен буш вакытын шуның белән сөйләшеп үткәрә ул хәзер… Әллә инде яратмый башлады Гөлнәзирәне? Аның хатыны да, гаиләсе дә, мәхәббәте дә шул алтын пот бугай…

    Ул алтын сын Гөлнәзирәнең төшенә кереп тә җәфалый. Җәфаламый да, өстенә ава. Ыржайган авызын турсайтып, күзләрен акайтып авып төштем дигәндә генә томан кебек таралып юкка чыга, Гөлнәзирә үзе дә дертләп уянып китә…

    Берәр вакыт уянып өлгерә алмаса, алтын пот өстенә төшәр, изеп, сытып бетерер кебек тоела Гөлнәзирәгә. Ул үзе өчен дә курыкмый, йөрәк янында яткан баласын уйлап борчыла… Теге пот нәкъ менә шул туачак балага каныккан кебек шул. Чөнки ул нәкъ менә Гөлнәзирә балага узгач килеп керде аларның өенә, керде дә Газинурны әллә нишләтте, аның күңелен йомшартты, рухын зәгыйфьләде, иманын какшатты. Аннары хатыныннан, баласыннан аерып алды, мәхәббәтен томалап куйды…

    Гөлнәзирә бу шомлы уйларыннан арынырга тырышты, бөтен күңелен, гамен туачак баласына бирде. Бүген аның иманы да, алласы да әнә шул бала иде. Газинурдан ерагайган саен, ул баласына ныграк якынайды, иренә булган хисләре суына барган саен, баласына булган мәхәббәте артты. Ләкин ул иреннән китеп өлгермәде баласына килеп җитә алмады, үз язмышын үзе хәл кылганчы, кояшлы көзнең бер көне аның гомер юлын бөтенләй башка якка борып җибәрде…

    5

    Беркөнне Гөлнәзирәне Иван дәдәй чакырып алды. Аның авырып китүе хакында хәбәр килеп ирешкән иде инде. “Керәм, керәм”, — дип, эчтән көеп йөрсә дә, Гөлнәзирә бу керәшен карты янына һич барып җитә алмады. Бүген килеп үк алдылар.

    — Сине дә күрер көннәрем бар икән, кызым, — дип каршы алды аны үлем түшәгендә яткан карт. Янында берничә шәм пыскый, почмакка икона сөяп куелган. Ишек төбендә карадан киенгән ике карчык чукына-чукына ниндидер дога укыналар…

    — Исәнме, дядя Ваня…

    — Исән дисәң дә ярый, үлгән дисәң дә була… Ярым-йорты шунда…

    Үзе елмаерга тырыша. Үлем чигендә яткан бу картның күңел көрлеге, яшәүгә омтылышы Гөлнәзирәнең күңелен нечкәртеп җибәрде.

    Аның күз яшьләрен Иван дәдәй күреп тә калган.

    — Җылама, кызым. Мин сине җылап утырырга чакырмадым. Сөйләшергә дәштем. Ә сөйләшер сүзләр күп җыелды... Мин синең өчен бик борчылам, кызым. Тормышың гына түгел, язмышың куркыныч астында синең. Сәбәбен үзеңнән эзләп интекмә. Сәбәбен иреңнән эзлә…

    — Шул хакта әйтергә чакырдыңмы мине, дядя Ваня?

    — Шул хакта да. Бүтән нәрсә өчен дә… Анысы соңрак. Ә хәзер әйтә башлаган сүземне әйтеп бетерәм, бүлдермә мине…

    — Әйт, дядя Ваня, нәрсә әйтәсең килсә, шуны әйт. Мин барысын да күтәрәм…

    — Әйтәм… Тыңла… — Иван дәдәй күзләрен йомган килеш сөйләп китте: — Иманы какшаса, рухи ярлары җимерелсә, кеше кешелеген югалта башлый, ул үз ниятенең, үз хыялының колына әверелә… Ул ният, ул хыял еш кына Нәфес булып килә кешегә. Ирең Газинур белән дә әнә шул Нәфес дигән шайтан эш йөртә башлады, сизәсеңме, килен?

    — Шуны әйтергә чакырдыңмы, дядя Ваня? Болай сөйләшсәң, китәм…

    Әллә үпкәләп, әллә кыенсынып әйтелгән сүз үлем түшәгендә ятучы картны сискәндереп җибәрде.

    Ул шундук бая әйткәнен төзәтергә ашыкты:

    — Юк-юк, кызым, сиңа әйтәсе сүзем ул хакта түгел иде. Боларын мин күккә — фәрештәләргә якынрак торган кеше буларак кына әйтәм. Мин аларны күрәм, хәтта сөйләшәм дә. Алар арасында Нәфес тә бар. Сез аны Иблис дисез… Мин аларның күз карашларын тоям. Әнә шул Иблис Газинурга карап тора…

    — Җитте, җитте, дядя Ваня! Җитте, кирәкми! Әйтәсе сүзеңне әйт тә мин китәм…

    — Әйтәм… Шуңа чакырдым да. — Карт бер мәлгә башын артка ташлап, күзләрен йомып торды. — Озакламый мин үләрмен… Менә шул чакта миңа дога чыгарсың… Хак мөселманча, үзегезчә… Минем ерак бабамнар күңелләрен Аллаһыга баглаган булганнар, телләрендә Коръән догасы йөргән. Димәк, алар хәзер дога сорап яталар, минем изге юлымда аларның да катнашы бар…

    Гөлнәзирә үз күзләренә үзе ышанмый иде. Аның каршында гомер буе почмактагы иконага чукынып яшәгән, ә хәзер мөселман Алласына иманын багышлаган керәшен карты ята иде…

    “Ярар” димәде, “юк” димәде, тәмам вәсвәсәгә төшкән Гөлнәзирә, кискен генә урыныннан торып, чыгып китәргә җыенды. Ишеккә җиткәч, артына борылып карады. Куркынып түгел. Шундый итеп карады, гүя бу йортта, бу нигездә бер гөнаһсыз күңеленең матур бер өлеше төшеп калган иде…

    Өенә кайтып керүгә, ул Газинурның авыр, усал карашы белән очрашты.

    — Кайда йөрисең син?

    — Дядя Ваня янына барып килдем.

    — Ә, ул карт янынамы? Акылдан калып бара диләр, сак бул аның белән…

    — Бер дә тиле түгел ул, миннән синнән акыллырактыр әле…

    — Шулай булмый ни… Нәрсә калган сиңа анда?

    — Үлем көтеп ята карт. Үзең дә бер барып күренер идең, хәлен белер идең, чит кеше түгел бит…

    — Әллә берәр туганмы ул? Юк инде, үлем көтеп ятучы һәрбер карт янына барып йөри башласам, минем бөтен бизнесым тукталачак…

    — Ул бизнесны сез бергә башладыгыз түгелме соң?

    — Йә, туктале, нәрсә син бәйдән ычкынган эт кебек ябыштың әле?! Болай да эш муеннан, син дә юк белән башны катырма… Бар, әйберләрне җыя башла, бүген күченәбез…

    Гөлнәзирә бу юлы берни эндәшмәде, буйсынучан кыяфәт чыгарып, үз бүлмәсенә кереп китте, Газинур да үз бүлмәсенә узды. Бераздан ул, затлы бәрхеткә төрелгән “кытай алласын” күтәреп, тагын ишек төбендә пәйда булды. Нидер сорашырга дип үз бүлмәсеннән ашыгып чыгып килүче хатыны белән йөзгә-йөз бәрелеште…

    Авыр пот үз эшен эшләде: Газинур белән кочаклашкан килеш, шактый юанаеп киткән Гөлнәзирә өстенә авып төште. Шул ук кичтә “ашыгыч ярдәм” машинасы алып киткән хатын әле яңа гына йөрәге тибә башлаган газиз баласыннан мәхрүм калды…

    6

    Бу көннәрдә шатлык-сөенеченнән балкып йөрүче Газинурны танырлык түгел иде. Ул бит яңа фатирга күчте, дөресрәге, шәһәр читендә җиткезелгән мәһабәт йортында көн күрә башлады. Төннәрен, ниндидер шаукымга бирелеп, күк катында яшәүче рухлар, аллалар белән саташып чыга иде ул…

    Андый алла Газинурның үз өендә үк яши. Хатыны яңа коттеджларына күчүдән баш тарткач, аның күңел юанычы булып шул алтын пот калды. Эче акча белән шыплап тутырылган бу алла сыны күз явын гына түгел, һушны, зиһенне дә алырлык иде шул. Көндезен байлык артыннан куып, акча эшләп вакыт узганын сизмичә йөргән Газинурның җаны, төн җитсә, нишләргә дә белми бәргәләнә иде. Үзе түгел, үзе күптән әнә шул пот-алла кулында инде, җаны өзгәләнә иде аның. Үзе табып алып кайткан сынга төннәр буе табынып утыручы бу Хода бәндәсе хакыйкатьтән, иманнан һаман ераклаша бара иде шул…

    Әйе, Газинур Иван дәдәйнең үлем түшәгенә егылганына да, хатыны, яңа йортка күчмичә, элекке фатирларында аерылып, каерылып калганына да артык кайгырмады. Киресенчә, олы бер эштән, җаваплылыктан котылган кеше кебек дәртләнеп, көлеп-елмаеп йөри башлады. Гөлнәзирә үзенең элеккеге фатирына кайтып киткәч, Газинурның язмыш юлында аның эзе бөтенләй уралып юкка чыкты. Хатыныннан бушап калган күңеленә шундук, ургылып, иләс-миләс уйлар, шомлы шаукымнар керә башлады.

    Менә алар дөнья каршында икәүдән-икәү генә калдылар: үз күңелендә айнымаслык булып саташкан, адашкан адәм заты һәм иманын дөнья гаменә, байлык вәсвәсәсенә алыштырган рухи зат, алла. Затлы кәнәфидәге йомшак мендәрләренә таянып, үзалдына сөйләнеп утыручы Газинур читтән караганда тиле-миле кешене хәтерләтә иде. Ләкин болай уйлау һич дөрес түгел. Искиткеч максатчан, тырыш һәм тәвәккәл кеше аллага якынайса, күп нәрсәгә ирешә бит ул.

    — Бүген көнең ничек үтте? — дип сорый алла Газинурдан.

    — Әйбәт үтте. Әйбәт табыш керде. Тагын ике кибет ачу буенча эш башладым, банкта яңа счет ачтым…

    — Анысы әйбәт. Ә менә күңелең… күңелең ничек соң?

    — Күңел? Нәрсә күңел? Күңел күңел инде. Мин аннан бөтен чүп-чарны, кешене түбәнлеккә төшерә торган вак хисне чыгарып түктем. Минем үземә генә дә әйбәт. Миңа болай әйбәтрәк тә әле. Тынычрак…

    — Ә Гөлнәзирә? Гөлнәзирәне дә күңелеңнән чыгарып ташладыңмы? Син аны ярата идең бит.

    — Ә хәзер яратмыйм. Ул минем күңелгә авырлык кына китерә. Ышанычымны какшата. Уйларымны, хисләремне бутый. Син бит беләсең: хис дигән нәрсә кешенең рухын йомшарта. Мәхәббәт дип, гаилә, бала дип, мин дә үземнең ихтыяр көчемне, рухи асылымны югалта яздым…

    — Ә бәлки, киресенчәдер?

    — Юк, көч бөтенләй башка нәрсәдә — акчада, байлыкта. Синдә!

    — Миндә?

    — Синдә. Сиңа биргән антым, сиңа булган ышанычым, өметем мине саклап калды, кыенлыкларны җиңәргә булышты, кеше итте!

    — Кеше итте? Син кешеме?

    — Ә син алламы?

    — Әйе, мин — алла.

    — Мин дә кеше. Кеше аллага тартыла, ә мин сиңа ымсынам, димәк, мин — кеше!

    — Син кеше генә түгел, син — акыллы кеше. Юктан бар итеп, дөнья кадәр байлык тупладың. Әмма күңелең зәгыйфь синең. Күккә баккан кешенең күңеле саф, таза, бөтен булырга тиеш.

    — Тиеш! Тиеш!… Тиеш нәрсә күп лә ул… Миңа күп кирәк түгел, миңа син җиткән. Син — минем аллам!

    — Ә бит аллалар күктә яши, шуны беләсеңме? Алласын сөйгән кеше күкне дә хөрмәт итәргә тиеш. Сиңа да күк белән исәпләшергә туры киләчәк.

    — Күкне син ярат, ә мин сине үз итәм. Шул җитмәгәнмени?

    — Чынлыкта син мине түгел, миндәге акчаны яратасың, шулаймы?

    — Алай түгел, түгел!

    — Аңлатып бир.

    — Ничек аңлатыйм соң? Син бит алла, үзең аңларга тиеш…

    — Аңлат, югыйсә мин ачуланам…

    — Хәзер, аллам… Әгәр мин акча гына яратсам, мин ул акча, байлык, мал дигәннәрен Гөлнәзирә белән ничек тә яраклаштырырга тырышыр идем. Ә мин, Гөлнәзирәдән баш тартып, сине сайладым. Дөресен генә әйткәндә, гаиләмнән, киләчәгемнән баш тарттым мин… Сиңа шул дәлил җитмимени?

    — Җитә, бик җитә. Мин боларны беләм. Үзеңнең аңлавың мөһим иде. Ачуланма, җаныңны бераз кузгатып җибәрдем.

    — Ачуланмыйм. Ул җан урынында күптән таш утыра инде...

    Беркөнне Газинурның юлы уңмады. Ул сөйләшкән, килешкән алыш-биреш аның ай буе ниятләп йөргән уйларын пыран-заран китерде, хыялларын җимерде. Кабат аякка басу өчен бик күп көч һәм акча кирәк булачак.

    — Нәрсә булды? Кайда акчаң?

    — Юк, бүген сиңа акча юк…

    — Алай булмый, син һәр көнне миңа акча салып, бәхилләп торырга тиеш!

    — Нахал син. Юк диләр бит сиңа, юк, юк, и баста!

    Җене, дөресрәге, җаны кузгалып өлгергән Газинур барысын да әйтеп бетерергә булды. Ул, хәтта караватта капланып яткан җиреннән сикереп торып ук утырды.

    — Син нәрсә авызыңны ыржайтасың? Алла булдыңмы? Миннән башка булыр идең пычагым! Мин тудырдым сине! Мин сине үтерә дә алам!

    Шул вакыт әллә нәрсә булды. Газинур сикереп торып, алласы каршында кизәнгән генә иде, ниндидер көчле җил-давыл чыгып, аны кабат түшәгенә атты, атып кына калмады, баш та калкытмаслык итеп сылап, ябыштырып куйгандай итте.

    Давыл туктап, дөнья бераз тынычлангач, алтын пот яныннан тонык кына тавыш ишетелде:

    — Минем белән алай сөйләшмә. Сабыр булырга өйрән. Юкса эшне бозып куюың бар…

    — Нинди эш?

    — Син шуны бел, адәм баласы: мине тудыруың хак, әлбәттә. Ләкин аллалар күктә яшиләр. Мин инде күктә. Мин синеке түгел. Мин хәзер үзем синең өчен күк алдында җавап бирәм. Бүгенге кыланышың өчен дә җавап бирергә кирәк булачак.

    — Кичер мине, аллам…

    — Кичерәм…

    — Рәхмәт.

    — Аллаларга дога багышлыйлар. Кая синең догаң?

    — Укыйм-укыйм, догасын да укыйм… Кичер генә, ташлама гына мине, зинһар… И аллам! Сиңа да, үземә дә сабырлыклар телим…

    — Син тутырган акчалар бераз кысанлый кысанлавын, шулай да түзәм, байлыгыңның алласы бит мин. Мал, нәфес алласы, ягьни мәсәлән.

    — Нәфес алласы? Ә үзең ипле генә сөйләшкән буласың…

    — Мин бит алла! Начар алла юк. Аның җиргә, адәм балаларына иңдергән ихтыяры гына төрлечә булырга мөмкин.

    — Ә-ә, хәзер аңладым. Алайса, алтынга манылган бу сын — син үзең түгел, синең кабыгың гына!..

    — Син дә шундый. Синең асылың — җаныңда, ә тәнең… Тәнең күк өчен мөһим түгел. Алып китсәм дә, мин синең нәфескә табынган җаныңны гына алып китәчәкмен…

    — Ә акча? Бу кадәр акча белән нишлибез? Кибетләр дә, банклардагы счетлар да монда каламы? Бу бит дөрес түгел!

    — Дөрес, күк белән бәйләнгән бөтен нәрсә дөрес, хәтта илаһи, изге!

    — Бу кадәр акча җирдә калгач, нигә дип җыя соң кеше ул байлыкны, малны, акчаны?

    — Белмим, монысын мин дә белмим. Аллаларга да бөтен нәрсә мәгълүм түгел…

    …Газинур белән алла һәр төн саен сөйләшеп, гәпләшеп утыра башладылар. Һәр төн саен Газинур алласына ныграк якынайды, алласы исә, киресенчә, күккә, үз ватанына омтылды. Бердән бер көнне ул Газинурны да күккә — аллалар янына чакырды. Аңлап бетермәсә дә, Газинур тәкъдимне кире какты, әмма күңеленә билгесез бер шом кереп өлгергән иде инде.

    — Син көн саен күккә менеп йөрисеңме? — дип сорады ул бер кичтә. — Ничек менәсең, бу бит мөмкин түгел!

    — Мөмкин. Син бу кытай чыраена карама, минем асылым эчтә, үзәгемдә…

    Газинур, күк гаменә бирелеп, дөнья гамен онытыбрак җибәрде, эшенә салкын карый башлады, дусларыннан, хәтта якыннарыннан бизде. Әнкәсен кайтып алырга, үз янында яшәтергә булган иде, анысын да онытты.

    Беркөнне аңа кайчандыр тулай торакта бергә торган танышы очрады. Бу танышын, ай-ваена карамыйча, өенә алып кайтты, үзенчә кунак итәргә тырышты. Әмма күңелләр төрле иде, берни дә барып чыкмады, алар салкын гына аерылышып, икесе ике якка китеп бардылар. Газинур аңлады — адәм балалары аны яратмый башлаган, ул үзе дә кешеләрне ятсынып өлгергән инде…

    Газинур үз язмышын җир белән бәйләп торучы җан тамырларының көннән-көн өзгәләнеп-тузып баруын тойды. Иң элек ул бакыйлыктан иңгән илаһи сын белән бәхәскә керде, аннары тыныч кына, дустанә сөйләшергә, гәпләшергә өйрәнде, бераздан алласының һәр әйткәненә, һәр ымына разый булып, баш кагып тора башлады…

    Ә беркөнне… Бер кичне… Бер төнне ул үзен бөтенләе белән алласына, күккә багышлады… Бу хакта гөнаһлы җир дөньясы белмичә дә калды, ә күк дөньясы үзенең бихисап күп серенә тагын бер сер өстәде.

    7

    Аның үле гәүдәсен алтын йөгертелгән кытай статуясы кыйпылчыклары арасыннан табып алганнар. Алтын сын эчендәге акча байлыгы юкка чыккан, статуяның ыржайган авызыннан бер тәңкә илле тиенлек кенә тәгәрәп килеп төшкән, диделәр. Бер шешә бәясе. Газинурны табындырган, нәфесенә абындырган бер сум илле тиен!

    Кемдер: “Караклар эше генә — әнә бит акчасын сыпырып алып киткәннәр”, — дип, җир гамен сөйләсә, икенче берәүләр: “Ходай Тәгалә ихтыяры белән эшләнгән гамәл бу; акчага чукынган кешеләрне ул гына шушы хәлгә төшерә ала”, — дип, болай да шомлы күңелләргә тагын шом гына өстәделәр.

    Җинаять эшен алып барган тикшерүче бик нык аптырашта калган, диделәр. Мәетнең тәнендә бер күгәргән, имгәнгән урын да юк икән. Йөрәге дә сау-сәламәт, зиһене дә тәртиптә булган, ди. Алайса, кеше тик торганнан гына ятып җан төслим кыла аламы?

    Ала икән шул. Бу хакта үләргә ниятләп тә үлми калган Иван дәдәй әйтте.

    — Кешедә яшәү гаме бетсә, ул үлә, — диде ул. — Яшәү гаме бетмәсә, үлем дә ала алмый аны.

    — Яшәү гаме дигәнең язмыш буламы инде? — дип сорап куйды кемдер.

    — Юк, язмыш башка. Яшәү гаме ул… яшәү гаме. Шуның белән барысы да әйтелгән. Язмыш — Ходай Тәгалә ихтыяры, ә яшәү гаме — кешенең үз ихтыяры, аңладыңмы инде?

    — Аңладым…

    Шул ук тикшерүче Иван дәдәйгә ияреп килгән, бер читтә мыштым гына басып торучы Гөлнәзирәгә бер кәгазь кисәге тоттырды:

    — Менә васыяте… Күптән язылган булса да, дөрес. Ирегез бөтен малын, байлыгын сезгә һәм булачак сабыегызга калдыра…

    Гөлнәзирә кәгазьне алды алуын, аны укыгандай да итте… Тик түземлеге, тәкате озакка бармады, башын Иван дәдәйнең кулбашына куеп, сулкылдап елап җибәрде.

    — Ник ташладым икән аны?.. Нигә дип шушы котсыз алласына ташлап киттем икән?.. Шул гына үтерде аны, шул гына үзенә тартып алды…

    Гөлнәзирәнең әрнүле сүзләре тирә-яктагыларны сискәндереп җибәрде. Тикшерүче дә өстәл өстеннән башын күтәрде. Аннары, күзләрен кыса төшеп, җирдә аунап яткан җимерек статуяга борылып карады. Әмма шунда ук, йөзен тагын да чытыбрак, кабат кәгазьләре өстенә иелде.

    Аның кәефе төшүен аңларга була: аллаларны эшләгән җинаятьләре өчен кулга алып та, җәзага тарттырып та булмый. Чөнки аллалар, кешеләрдән аермалы буларак, күктә яшиләр.

    * * *

    Язманы тәмамлап, басмага бирергә җыенып кына тора идем, күптәнге бер танышым шылтыратты. Өзек-өзек сөйләшүеннән бик нык дулкынлануы, хәтта шик-шөбһәгә төшүе аңлашылып тора иде.

    Ни бит, ишеттеңме әле, общагада бергә яшәгән күршебез үлгән… Теге… ни… синең уң ягыңда тора иде бит әле… Мактанчыграк… Соңгы вакытта бик баеп киткән иде… Күргәнең булмадымы? Соңгы вакытта ниндидер аллага табынып йөргән, хәерсез!.. Әллә чын, әллә ялган… Менә шул үлгән, әллә үтергәннәрме? Анысы да булыр… Таш потына тутырылган акчасын ватып алганнар… Тиеннәр генә калган… Вәт малай, байлык артыннан кусаң… Барыбер жәл, үзебезнеке бит, күз алдында йөргән кеше… Әлү, син тыңлыйсыңмы мине?

    Тыңлыйм… Кызганыч… Үзе дә… Аерылып калган хатыны да, тумас борын ахирәткә китеп барган баласы да, авыру әнисе дә кызганыч, бик кызганыч…

    Ә? Аларын каян беләсең? Хатыны, баласы, анасы хакында ишеткәнең булдымы әллә?

    Беләм… Булды… Кызганыч, бик кызганыч…

    Мин дә шулай димен бит. Син үзең дә бик сәер әле бүген: серле сөйләшәсең. Бер-бер хәл булмагандыр бит?

    Булды шул, булды! Күптән күрешмәгән танышым минем күңелемне каян гына, ничек кенә аңлап бетерсен?! Бу ачы, аянычлы язмыш минем үземне дә, җирдән куптарып, җанымны кузгатты, күңел терәүләремне какшатты, офыкларымны артка чигерде… Бу хакта һәр кешегә сөйләп йөреп буламыни. Мин бит… Мин бүген үзем дә бераз гына шул серле дә, шомлы да күккә якынайган кебек булдым.

    2004

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх