• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ХАК ЧИШМӘСЕ

    (Хикәя)


    Начар хәбәр тиз тарала бит ул. «Скотник Нурулла Исмай хатыны Гөлшаһидә белән йоклаган», — дигән хәбәр дә яшен тизлегендә авылга таралды. Начар сүзгә кеше тизрәк тә ышана. Гөбеле халкы да бу хәбәргә шундук ышанды. Әлбәттә инде, Гөлшаһидәнең кат-кат ант яңартуына да карамастан, Исмай да ышанган, озаклап уйлап-нитеп тормаган, унбиш ел бергә яшәгән хатынын, ике баласы белән бергә, куган да чыгарган.

    Эш нәрсәдәме? Эш шунда ки, Гөлшаһидә белән йоклавы хакында Нурулла үзе мактанып йөргән. Хәтта әйткән: «Карарлык, тотарлык җире дә юк икән аның, такта да кайры гына», — дигән, ди. Менә шушы сүздән башлана да инде тирә-юньне тетрәндергән бу тарих.

    Гөбеле авылында ялган кичерелми. Ялганчы кеше мәңгелеккә кара мөһер ала. Нәселдән нәселгә сугылып килә торган әлеге мөһер бу якларда бик күп кешенең канына тоз салган, язмыш юлларын бутап ташлаган. Шуңа күрә дә, Гөбеледә алдарга, ялганларга тырышмыйлар. Ничек кенә кыен булса да, хак дөресен әйтеп сөйләшәләр.

    Аннары... Сүзем менә шушы «аннары» турында да инде.

    Гөбеледә күптәннән бер сәер йола яшәп килә. Кеше теленә кергәннәрне якындагы Күке тавы итәгенә урнашкан Хак чишмәсенә алып барып, «ант эчергәннәр»... Ант дигәнең шул чишмә суы үзе була инде. Су эчергән чакта сорыйлар икән: «Әйткәннәрең дөресме?» — янәсе. Бу изге чишмә янында кеше гел дөресен генә сөйли башлый, имеш.

    Шулай да, бүгенге авыл бу йоладан читләшкән. Дөресрәге, читләштерелгән. Совет власте вакытында ялганда гаепләнгәннәрне авыл советына алып килә башлаганнар. Кешенең ялганчымы-түгелме икәнен авыл советы рәисе билгеләгән. Хәзер авыл советы да, аның рәисе дә юк инде.

    Нурулла белән Гөлшаһидә хакында ямьсез сүз таралгач, Гөбеле авылы халкы әнә шул борынгы йоланы исенә төшерде. Бу хакта авыл картлары мәчеткә җыелып сөйләшкәннәр. Иң өлкәннәрдән саналган Имамгали агай әйткән, ди:

    — Халыкка белдерегез, бу җомгада бөтен авыл белән Хак чишмәсенә барабыз, Нуруллага ант суы эчерәбез, — дигән.

    Гөбеле авылы бу хәбәрне тыныч кабул итте. Һәрхәлдә, шаркылдап көлүче дә, артык кайгыручы да булмады. Кайчандыр, ялганы өчен, Хак чишмәсе каршындагы сазга батып үлгән Сирай нәселе кешеләре генә, үзләренең бабаларын исләренә төшереп, ямьсезләнеп, карганып йөргәннәр, ди.

    Ничек кенә булмасын, хакыйкатьне барыбер ачыкларга кирәк, шуңа күрә, авыл картлары ничәмә-ничә еллар онытылып торган изге йолага үзләренең фатихаларын биргәннәр. Биреп кенә дә калмаганнар, үзләре оештырып, үзләре үк башкарып чыгарга карар кылганнар. Аңлашыла, кешеләр язмышы хәл ителә бит, хатын-кыз язмышы, балалар язмышы, гаилә язмышы... Авыл язмышы да хәл ителә иде бу көнне. Әнә бит Нурулланың җавабын ишетергә бөтен авыл чыккан.

    Иң алдан Имамгали агай белән Нурулла баралар. Нурулла күңелле елмаеп бара. Әллә сер бирмәскә генә тырышамы? Шулайдыр, әнә — күз төпләренә куна башлаган җыерчыклар тартылып-тартылып куялар. Салмак җилгә җилфер-җилфер килеп барган бөдрә чәчләре ул арада калтыранып ала. Барыбер дулкынлана, борчыла Нурулла. Борчылмаслыкмыни — артыннан бөтен авыл бара бит...Үз-үзенә, үзенең рухына, көченә ышана Нурулла, ләкин... Ләкин, ләкин, ләкин... «Хак чишмәсе» булса ни?! Нәрсә эшли ала ул аның белән? Ни эшли ала? Юк, курыкмый Нурулла чишмәдән, тик... Бераз шүрли генә...

    Имамгали белән Нурулла артыннан бер төркем авыл картлары ияргән. Сабир карт, Хәтми бабай, Мөнир ага, Вафа хәзрәт, мәчет тирәсендә йөргән тагын берничә кеше алардан тотам да калмый киләләр... Йөзләре үтә дә җитди, карашлары, йөрешләре дә җитди, әнә, бераз киләләр, киләләр дә, сүз куешкандай, барысы бергә Хак чишмәсе тибеп чыккан Күке тавына күтәрелеп карыйлар... Алар да сагаялар, шикләнәләр, хәтта шүрлиләр, ахры, бу чишмәдән...

    Картлар төркеменнән арттарак тагын ике халык күче пәйда булды. Берсе — хатын-кызлар төркеме, аның башында килүче әбиләр рәтендә, авызын яулык белән каплаган, кайгы-борчуларыннан сөртенә язардай булып сыгылып төшкән Гөлшаһидә бара, икенче төркемне аның ире — Исмай җитәкләгән. Менә шундый Сабантуй!

    Авылдан Күке тавына кадәр — чакрымлап ара. Чынлык белән хакыйкать арасы. Гомер арасы... Шушы араны узганда һәр кеше үз гемерен кабат кичерәдер шул үзенең изге һәм гөнаһлы гамәлләрен кабат күз алдыннан кичерәдер... Ходай Тәгалә бу тауны шуның өчен дә авылдан читтәрәк өеп куйгандыр әле... Уйлансыннар, тәүфикъка килсеннәр, хакыйкатькә кайтсыннар, дигәндер. Ә чишмәнең әллә нинди сихере дә, көче дә юктыр. Сихер, көч менә шушы бер чакрым аралыктадыр, бәлки? Шулайдыр... Әнә — Нурулла да уйлана. Гөлшаһидә дә уйчан, гамьле. Ул һаман әле үзенең ап-ак, чибәр йөзен кулъяулыгы белән каплап бара. Күзләре генә калган. Зәңгәр күкнең кыйпылчыгы кебек... Елыйлар... Күк елый... Күз яшьләре, чишмә кебек, шушы күк кисәкләреннән тын гына, тыйнак кына тибеп чыгалар да җиргә тамалар, бөтен аланны чылатып бетерәләр...

    Исмайның кояшта янып, кыр тузанына каткан кара тут йөзе таштан коелган кебек. Болай да кысык күзләре бөтенләй ябылып беткәннәр, куе кашларына ак төс кунган. Чәченә дә күптән чал керә башлаган. Аның тормышы, тормышы гына түгел, язмышы хәл ителә шул бүген. Шушы берничә көндә хатынын, балаларын сагынып бетте инде ул. Тик... Күңел дә бар бит әле. Күңел белән нишләргә?! Ышана ул анысы, ышана Гөлшаһидәсенә. Яратышып, сөешеп өйләнешкән, матур, тигез гомер кичерешкән хәләле бит ул аның. Ләкин... Теге гөнаһ шомлыгы да ышандырып сөйли, диләр. Күңел түренә, кара елан кебек, шик-шөбһә барыбер шуышып кереп өлгерде... Һәм үзенекен итте — Исмайның теле, кулы булып, иң газиз җаннарны өеннән куып чыгарды... Ах, тиле, тиле! Нишләп тиле булсын?! Кем белә Гөлшаһидә белән Нурулла арасында ни булганын?!. Белсә, шушы чишмә генә белә аладыр...

    Халыкның Хак чишмәсе буена тупланып, урнашып бетүен көтебрәк торды да, Имамгали карт урталыкка чыкты.

    — Җәмәгать!..

    Халык шаулаша иде әле. Шуңа күрә тагын бер мәртәбә кабатларга туры килде:

    — Җәмәгать, җыелып беттегезме?

    Картлар төркемендә торган Хәтми абзый бөтен гәүдәсе белән алгарак омтылгандай итте дә, исәп-хисап биргәндәге кебек, җитди кыяфәттә сөйләп китте:

    — Җиде кеше юк. Ике карчык авыру, өч бала — шәһәрдә, Кәшфи кордаш урман кисә, Хәләф — исерек... Калганнар — монда.

    — Исмай белән Гөлшаһидә мондамы?

    Юри сорый Имамгали карт. Монда икәнлекләрен белә торып сорый. Шулай кирәк. Йоласы шундый.

    — Мондалар.

    — Нурулла мондамы? — Бу сорау да йола саклап кына бирелә.

    — Монда.

    Халыкка кызык. Балалар пырхылдап көлеп куялар. Яшьләр елмаеп-сынап карап торалар. Алар арасында, сөйгәннәрен шушы чишмә буена алып килеп, ант иткәннәр бар. Өлкәнрәкләр, җитди чырай чыгарып, шомланып калганнар. Иң өлкәннәр арасында бу йоланы күреп белгәннәр дә бар, ахры. Алар, янәшәдәге берәр колакка үрелеп, бу серле йолага аңлатма биреп баралар...

    — Менә хәзер халыктан сорарга тиеш. Берьюлы җавап бирергә тиешбез...

    — Ант йоласын башлыйбызмы?

    — Баш-лый-быз!..

    — Нурулла, башлыйбызмы?

    — Башлыйк инде, ә? Күпме көтәргә була!

    — Хәерле сәгатьтә!

    — Амин!

    Имамгали карт чишмә ягына, дөресрәге, тауга таба борылып басты. Кешеләрдән аермалы буларак, Күке тавы гаять дәрәҗәдә тыныч иде. Аның чишмә дымыннан ишелеп төшкән кызыл балчыгы да, шул кызыл ярдан төртеп чыккан агач улак та, чишмә төбендәге күлдәвек тә, ул күлдәвекнең тап уртасында уйнаклап торган нәни «пәри туе» да авыл тормышында яшәп, катлаулы гомер кичергән бу Хода бәндәләрен уйлап чыгарган уенга шактый битараф иде. Бу тау мең-миллион еллар шулай торган, чишмә үзе дә кимен куймыйдыр... Шуңа күрә дә алар кешеләрдән өстендер, изгерәктер... Шуңа күрә дә алар кешеләр өстеннән хөкем йөртергә хаклыдыр? Хикмәт шунда гына микән? Юктыр, тирәндәрәктер.

    Тирәндәрәк? Әйе шул, бездәге чишмәләр кайчандыр ерак бабаларыбыз яшәгән диңгезләр белән тоташкан булган, диләр. Шул нәсел бабаларыбызның рухлары яшидер әле бу чишмәләрдә? Алар һаман безне гөнаһ, хилаф эшләрдән саклап калырга тырышалардыр, нәселне саф, иманлы, миһербанлы итеп тотарга телиләрдер? Дөресе шулдыр. Юкса, ничәмә-ничә елдан соң, ничәмә-ничә буыннан соң шушы сәер йола ерак оныкларының хәтеренә төшәр идемени?

    — Йә, Нурулла Хәернас улы, килеп бас чишмә каршына.

    — Бастым, ну, шуннан?

    — Кулыңны чишмә өстенә суз.

    — Ну, суздым.

    — Тоясыңмы?

    — Нәрсәне?

    — Чишмәне тоясыңмы?

    — Кем белә... Тоям бугай.

    — Хәзер менә шушы чынаякны ал. — Имамгали карт Хәтми бабай китереп тоттырган чынаякны кулына алды да, бер мәл тын калып, дога гаменә бирелеп торганнан соң, Нуруллага сузды. — Чишмәдән су алып эч. Җавап тотучы бәндә бу әмерне дә җиренә җиткереп үтәде. Буш чынаякны кабат Имамгали картка сузды.

    — Син бөтен халык алдында: «Исмай хатыны Гөлшаһидә белән йокладым», — дип әйттеңме?

    — Әйттем.

    — Юк, тутырып җавап бир.

    — Мин... Бөтен халык алдында... Исмай хатыны Гөлшаһидә белән йокладым, дип әйттем.

    — Хәзер тагын бер мәртәбә җавап бир: «Исмай хатыны Гөлшаһидә белән йокладым», — дигәндә син хак дөресен әйттеңме, әллә ялганладыңмы?

    Имамгали карт бик җитди иде. Халык арасында да шылт иткән тавыш юк. Бигрәк тә Гөлшаһидә басып торган хатын-кызлар төркеме ягында үлем тынлыгы хөкем сөрә. Ирләр ягында да шомлы күренеш: Исмай, алгарак чыгып, бөтен йөзе, гәүдәсе белән, хәтта күңеле, җаны белән чишмә ягына укталган...

    Нурулла дәшмичәрәк торды. Имамгали картның сүзе бетмәгән икән әле:

    — Ашыкма, олан. Уйла. Уйларыңда шушы дога ярдәм кылсын... — Менә ул, учларын алга җәеп, гаҗәеп моңлы, аһәңле тавыш белән, дога укый башлады: — Бисмиллаһир-рахманир-рахим. Иннә әгътайнәхәл-кәүсәр. Фәсалли лираббикә үәнхәр. Иннә шаниэәкә һүәл-әбтәр...

    Дога укылып бетте. Имамгали карт «амин» тотты. Халык та аңа иярде. Нурулла һаман дәшмәде. Ул, ниндидер сихри шаукымга эләгеп, сәер бер йокыга талган кебек тора иде.

    Имамгил карт каты гына эндәште:

    — Җавап бир, Хода бәндәсе! Хак дөресен әйттеңме, әллә ялганладыңмы?

    — Хак дөресен әйттем!

    Шунда әллә нәрсә булды... Күке тавы ишелеп, дөнья җимерелеп төште диярсең... Иң элек хатын-кызлар гөжләп алдылар. Аннады Гөлшаһидә, үкереп, ачыргаланып, чирәм өстенә ауды, ирләр ягыннан Исмай җибәргән чатлы күсәк аның ягына очты... Балалар елый башлады... Кемдер сүгенеп куйды, кемдер рәнҗеп карганды, кемдер кемнедер якларга, акларга тырышты, кемдер, Ходайны исенә төшереп, сабырлыкка чакырды...

    Халык озак таралды. Иң элек ярым һушсыз Гөлшаһидәне алып киттеләр. Аннары, кай арада аракы кабып өлгергән Исмайны култыклап алдылар... Иң ахырдан картлар кузгалды. Аларның йөзләренә, күзләренә карап кына нәрсә уйлауларын аңлау кыен иде. Ләкин, барыбер, шатлыкка караганда, борчу, көенеч күбрәк иде аларның чыраенда. Ниндидер борынгы, тирихи гамь бар иде бу исәпсез-хисапсыз җыерчыкларда...

    Бераздан Хак чишмәсе буенда Нурулла берүзе торып калды. Әле генә булып узган йола шаукымыннан һаман котыла алмый интегә иде, ахры. Ниһаять, ул кинәт уянган кебек, дертләп кузгалып куйды, сак кына башын борып, тирә-ягына каранып алды. Менә аның үтә дә җитди йөзенә беренче елмаю җыерчыклары йөгерде, бу елмаю тиз арада аның күзләренә үрмәләде, тиздән бөтен барлыгын ялмап алды. Гади генә елмаю түгел иде бу. Ниндидер күтәренкелек, хәтта тантана бар иде анда. Сизелер-сизелмәс кенә хәйлә чалымнары да сиземләнә кебек...

    — Ну, шуннан?.. Күрдеңме инде? Хәзер әйтеп карасыннар абзаңны алдакчы дип... Бер генә сүз әйтеп карасыннар! — Нурулла, үзе дә сизмәстән, Хак чишмәсе белән сөйләшә башлаган иде. Ә чишмәгә нәрсә — аңа ул бар ни, юк ни — челтерәп ага бирә. — Ну, кем көчле соң инде? Кем? Ниндидер хорафатка, шайтан вәсвәсәвенә ышанып, үзләре көлкегә калдылар. Шул булды. Нәрсәң бар соң синең? «Хак чишмәсе» дигәч тә... Телим икән, мең ел аккан дип тормам, томалыйм да куям! Моннан соң кеше күңеленә коткы салып агып ятмассың!.. Телим икән, менә шушы суыңны болгатып, пычратып, адәм карамаслык хәлгә китерәм!..

    Чишмә җавап бирмәде. Ул һаман үз көенә тыныч, салмак кына акты да акты...

    Бу хәл Нурулланы чыгарыннан чыгарды. Нишләп әле ул тыныч, нигә шулай аңардан көлгән кебек кылана?

    Нурулла, җен ачулары чыгып, аяк киемнәрен салып ташлады, пинжәген тотып атты. Аннары, җил-җил килеп, чишмә алдындагы кечкенә сулыкка кереп китте. Кереп тә китте, тибенә-тибенә, аның саф суын болгата башлады, аннары, балаларча такмаклап, сикеренергә үк кереште.

    Читтән берәрсе карап торса, аның хакында тилергән, акылдан язган дип уйлар иде мөгаен... Һәм ялгышмас иде. Нурулла бу минутта чынлап та акылдан язып бара иде...

    — Менә шулай таптап бетерәм!

    Чишмә, никтер, аңа җавап итеп, бер сүз дә дәшмәде.

    — Менә шулай томалап үтерәм!

    Чишмә дәшмәде.

    — Кансыз калдырам!

    Чишмә, акты да акты...

    — Җансыз калдырам!

    Чишмә, акты да акты...

    — Дөмек! Дөмек! Дөмек!

    Чишмә һаман тыныч кына агуында булды...

    Ямьсез җикеренеп, такмаклап торган Нурулла, үз ачуы белән мавыгып, тау аланындагы сазлыкка бата башлавын сизмәде дә. Саз балчыгы тезенә җитә башлагач кына аңына килде ул. Ләкин соң иде инде. Ничек кенә тырышса да, ул сазлыктан сыңар аягын да тартып ала алмады, киресенчә кош кебек талпынган арада, саз суы һаман өскә — ботларына, аннары биленә үрмәләде, күкрәгенә җитте... Менә ул үзенең афәтен тоеп, җан ачысы белән кычкырып җибәрде. Бу зәһәр тавыш, шул ук мизгелдә кырлар аша үтеп, авылга җитеп килүче халыкка барып иреште.

    Сискәнеп, дәррәү шул якка борылып карадылар. Иңрәүле тавыш тагын кабатланды. Таныдылар: бу — скотник Нурулланың җан авазы иде. Ләкин, нишләптер, кешеләр үзләрен бик сәер тоттылар. Хак чишмәсе ягына карангалап, таптанып тордылар да, тавыш-тынсыз гына үз сукмакларына төшеп, йортларына таралыштылар...

    15 август, 2003 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх