• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    САТАШУ

    (Хикәя)


    1.

    Серле төш иде ул. Төш тә түгел, Ходай Тәгаләнең ниндидер ымы, ишарәсе иде. Төш бу кадәр аерым-ачык, төгәл һәм... тере булмый. Монда бөтенесе дә чын тормыштагы кебек.

    ...Авыл урамы. Юк, юк, шәһәр урамы бу. Авылда урамнар болай ук тар булмый. Искереп, караеп беткән йортлар кыска гына коймалары белән бер-берсенә тотынышып утыралар. Авылда йорт араларында киң бакчалар була. Ә монда... бер-ике миләш, бер-ике чия куагы...

    Шәһәр бу, шәһәр. Бу караңгы йортлар артында икенче бер дөнья, чынлыкта исә, күпкатлы таш шәһәр бар кебек. Ул шәһәр үзе күренми, әмма ул бар, ул якында гына. Искәндәргә шулай тоелды. Авылга бердәнбер ишарә — тар урамның ике як читендә тигез тасма булып сузылган чирәмлектән нурлы җылылык бөркеп тора... Шундый ук төскә буялган коймалар да, капкалар да матур күренәләр күренүен... Коймалар артындагы зәңгәр тәрәзәләр белән кызыл калай түшәлгән киң яурынлы түбәләр, шул түбәләргә үрелеп, тотынып торган чия куаклары исә күңелләрне серле дулкынландырып, хәтта бераз шомландырып торалар...

    Урам буш. Төштәге кебек. Бәй, төш үзе бит инде бу! “Келт” иткән тавыш та ишетелми. Аеруча Искәндәрнең күз алдында пәйда булган киң капка төбендә ниндидер үлем тынлыгы хөкем сөрә иде. Ләкин бу тынлыкның гомере кыска булып чыкты. Бераздан Искәндәрнең колагына үзәк өзгеч чың килеп иреште... Ул чың, көчәйгәннән көчәя барып, сәер зеңгелдәп, хәтта колакларны авырттырырлык, зиһенне буташтырырлык дәрәҗәдә иңрәп, яңгырап ишетелә башлады.

    Төшнең тавышы булмый, диләр. Була икән! Искәндәр бик яхшы тойды, хәтта ишетте ул тавышны, ул чыңны! Ул тагын шуны тойды: бу тавышның аргы ягында сер ята. Нидер булачак хәзер, ниндидер сер-сихердә өзеләчәк бу чың...

    Шулай булды да. Колак тондыргыч тавышка уянам, уянам дип торганда гына, каршыдагы киң, иске капка шар ачылып китте дә аннан, җил кебек исеп, күбәләк кебек җилпенеп бер мөлаем кыз килеп чыкты.

    Фәрештәгә охшаган иде ул. Бәлки әле фәрештәнең үзе булгандыр. Шулайдыр... Әнә бит — канатлары да бар. Искәндәр карашларын кызның ике як янбашыннан чак кына калкынып торган ап-ак канатлардан ала алмый җәфаланды. Гадәти нәрсә түгел лә. Канат бит ул! Ә кешедәге канатлар бары тик аның җаныннан гына тамырланып үсә ала. Канат бар, димәк җан бар. Бу кызның да җаны бар, күңеле бар. Иманы бар. Менә бит нидә хикмәт!

    Йөзе дә мөлаем, нурлы, иманлы икән. Бу әллә каян сизелеп, күренеп тора.

    Чем кара, сиртмәле бөдрә чәчләр шундый ук чем кара, ай-кашлар белән тоташып ук китәләр. Шомырт бөртеге кебек кенә, әмма, киң ачылып, томырылып карап торган күзләре исә аның нечкә, ихлас күңеленә, тыйнак холкына ишарә итеп тора... Матур, җыйнак борыны, мул, сусыл иреннәре, бит очындагы җыйнак кына “чокырлар” да гайре табигый, хәтта серле, сихри иде бу кызның. Гаҗәпләнүдән нишләргә дә белмичә, бераз калтыраныбрак торган иреннәре артында ап-ак, тигез тешләре үзенә бер ямьле дөнья тудыралар, ниндидер матур, ягымлы сүзләргә, ул сүзләрдән соң шундый ук матур, бәхетле язмышка ымсындырып торалар кебек...

    Күзләре кебек үк шомырт бөртекләре чәчелгән ак күлмәге җилфер-җилфер килә. Җил дә юк, югыйсә... Төш бит бу, төш... Ә төштә бөтенесе дә булырга мөмкин... Күлмәге өстеннән бөрмәле бала итәкле алъяпкыч япкан. Ул алъяпкычка зәңгәр җеп белән ике күгәрчен чигелгән. Томшыкларында — ал гөлләр...

    Менә бервакыт теге кыз елмаеп җибәрде. Ап-ак тешләрендә нурлар биешеп алды. Ләкин ниндидер моңсу, сагышлы елмаю иде бу. Төш булгангадыр инде. “Төш кенә шул, шуңа да без очраша, күрешә алмыйбыз, бергә була алмыйбыз”, — дигән кебек карый иде бу кыз. Бер сүз эндәшми, шулай карый гына. Яратып, әмма моңсуланып-сагышланып карый...

    Искәндәр кызга нидер әйтмәкче булды. Теле әйләнмәде. Алга таба омтылды. Урыныннан кузгала алмады. Нәрсә булды соң бу? Төш дигәч тә...

    Кыз Искәндәрнең күңелен сизде булса кирәк. Канатларын җилпеп килеп чыккан капкадан кире кереп китәргә җыенды. Моны Искәндәр сизеп белде. Әнә бит кызның күзләрендәге очкын бер мәлгә яктырып-балкып китте. Кеше, аерылганда, соңгы мәртәбә өзелеп, өзлегеп караганда кабына мондый очкын.

    Шулай булды да. Кыз соңгы мәртәбә елмаюлы күз карашын сирпеп алды да, кискен борылып, капкадан кереп китте, Искәндәр кулларын, юк ла, күңелен, җанын алга сузып, каккан казык кебек басып калды...


    2.

    Шундый төшләр була, күргәндә үк аның төш кенә икәнен белеп, аңлап торасың... Хәтта ул төшкә ниндидер юнәлеш, мәгънә бирергә тырышасың... Искәндәр дә бүген күргән төшенең төш икәнен белә иде. Шул ук вакытта күргәннәренең гадәти төш кенә булмавына, ниндидер илаһи ишарәгә, сергә тиң икәнлегенә дә шиге юк.

    Ул, уянгач та, озак кына уйланып ятты. Хәзер аның уйланырга вакыты күп. Җәйге ялының беренче көне бит бүген. Кирпеч заводында мастер булып эшли башлагач, беренче мәртәбә ял ала әле ул. Цех начальнигы: “Мин сентябрьдә генә алам, син чыгып кер әйдә”, — дигәч, шатланып риза булган иде. Беренче көнне, дөресрәге, беренче төнне үк шундый төш... Төше төш тә, ул төштәге теге мөлаем кыз ныклап кереп калды Искәндәрнең күңеленә. Әллә гашыйк булды инде? Икенче, өченче көнне дә шул кыз хакында гына уйлап йөрде. Тагын төшенә кермәсме дип, көннәр-төннәр буе түшәгендә аунады. Кермәде. Кызның чем кара шомырт күзләре, җил кебек җиңел чәчләре, ак тешләре, сафтан да саф йөзләре бер минутка да аның күз алдыннан китмәде, бертуктаусыз ымсындырып, йөдәтеп, тынгысызлап тордылар... Дүртенче көнгә чыккач, ул, башын исәрлеккә салып, төшендәге таныш йортны эзләп, урамга чыгып китте. Табарына да ышанмады. Ләкин болай җиңелрәк иде. Өйдә җан бимазалап ятканчы, урам һавасы иснәү мең мәртәбә әйбәтрәк. Шулай да, күңеленең кайсыдыр бер почмагында өмет тә бар — Казан каласының кайсыдыр тыкрыгында посып торадыр әле бу бистә, бу йорт... Бу кыз... Бу фәрештә...

    Өч көн йөргәч, Искәндәр бер нәрсәгә төшенде — Казанда авылны хәтерләткән бистәләр күп икән. Шәһәр эчендәге авыллар... Бу хакта күпләр белеп тә бетермиләрдер. Бу хакта кычкырып та йөрмиләр, гәзитәләргә да язмыйлар шул...

    Искәндәр шушы өч көн эчендә нинди генә авыллар күрмәде! Яшеллеккә чумып утыручы бу “табигать утраулары” аңа еракта калган авылын хәтерләттеләр, нигезен, әткәсен, әнкәсен искә төшереп, тирән сагышка чумдырдылар...

    Ләкин бараздан, туган авылы белән бәйле сагышын төшеннән килеп кергән мөлаем кызның таныш сурәте каплап китте. Искәндәр тагын төш гаменә бирелде... Тик... бу юлы күңелендәге гүзәл образ бераз үзгәрәк, хәтта терерәк иде. Ул, Искәндәргә карап: “Тап мине, тап! Эзләп тап!..” — дип, үзенә чакырып, ымсындырып торган кебек иде.

    Шулай ике атна, өч атна үтте. Искәндәр һаман урамнан кайтып керми. Ул еш кына: “Акылга җиңеләя башламасам ярар иде”, — дип уйлый. Юньле, акыллы кеше төшендә күргән кызны эзләп йөриме инде? Бөтен шәһәр көләдер кебек үзеннән. Бәлки көлмидер дә. Искәндәргә шулай тоела гынадыр. Аптырамаслыкмыни?! Аның өчен чынбарлык белән хыял чикләре тәмам юылып беткән, рухы да, күчәреннән ычкынып, җир белән күк арасында бәргәләнеп йөргән мәл бит бу...


    3.

    Җәйге ялының соңгы көнендә иртән уянып киткәч, җуела башлаган һушы, саташа башлаган зиһене Искәндәргә кабат кайтты. “Җитте! Булды! — дип ныклы карарга килде ул. — Урам ташын җитәрлек таптадым инде, моннан соң сыңар аягымны да атламаячакмын!”

    Шунда ук бу ниятеннән кире кайтты. “Нишләп? Бер көн калгач инде... Болай да бөтен ялы әрәм булды. Беткәч, соңгы көненә кадәр бетсен, чукынып китсен! Шулай дөресрәк булыр... Юаныр өчен дә, бу хикмәтле төштән уяныр өчен дә...”

    Искәндәр сикереп торды да, тиз-тиз генә җыенып, йөгереп диярлек урамга чыгып китте. Аның инде барыр җире дә калмады бугай. Казанның авылны хәтерләткән бөтен почмагын йөреп, барлап чыкты бит ул.

    Шулай да... “Җиләкле” дигән бер урам барлыгын белә Искәндәр. Шәһәрнең нәкъ уртасына урнашкан, яшеллеккә күмелеп утырган бу авыл урамы яныннан ул үтеп-сүтеп йөргәләде. Әмма әлләни игътибар итмәде. Аңа бит иске бистә кирәк, очсыз-кырыйсыз урамнар, бакчаларга күмелеп утыручы авыл йортлары кирәк. Олы шәһәр шау-шуыннан бер читтә посып, качып утырган берничә йорт нәрсә хәл итә?

    Искәндәр күңелен зур өметләргә үсендермичә генә “Җиләкле” урамына китте. Шундук эзләп тә тапты. Урам үз исемен аклый икән. Чаттан борылырга да өлгермәде, Искәндәрнең борынына әллә нинди, берсеннән-берсе татлы җиләк, җимеш исләре килеп иреште. Койма башларыннан үрелеп карап торган куралар, чияләр, алмагачлар, миләшләр бөтенләй бүтән дөньядан килеп чыккан кебек пәйда булдылар.

    Урамда бер җан әсәре юк. Машина-мазар да күренми. Ниндидер сәер урам бу. Сәер тынлык. Хәтта шомлы тынлык...

    Искәндәр ул урынны күңеленең әллә кайсы җире белән генә тоеп, сизеп килде. Аның җан кылларында теге вакыттагы серле, хикмәтле төшеннән үк таныш моңлы чың зеңгелдәп, бераздан яңырап ук тора башлады...

    Әнә ул йорт. Яшел коймалары да, зәңгәр тәрәзә яңаклары, кызылга буялган калай түбәсе дә аның караңгы чыраена ямь биреп, ә күңелләргә өмет биреп торалар.

    Бөтен нәрсә дә нәкъ төштәге кебек: урам коймалары да, койма читендәге чирәмлек тә, яшел күбек кебек күпереп утыручы бакча да...

    Ләкин Искәндәр артык “ах” итмәде. Әллә ай буе шәһәрдә йөреп, нык кына арылган, шул арудан аның күңеле, карашы тоныкланып калган? Әллә!.. Әллә, күзләре ышанса да, күңеле, йөрәге бу хәлләргә һаман ышанып җитә алмыймы?

    Ул арада төш дәвам итте. Заманның җил-яңгырларында шактый гына төсен югалтып өлгергән мәһабәт капка артында җанлылык барлыкка килде, бераздан бу җанлылык уң яктагы җилкапка булып ачылып китте, аннары, яшь, чибәр, мөлаем бер кыз булып, урамга йөгереп килеп чыкты...

    Бу юлы Искәндәр чынлап та акылын җуя язды. Җуярсың да! Аның каршында бер ай элек күргән төшеннән килеп кергән таныш кыз, дөресрәге, фәрештә басып тора иде! Фәрештә! Ә кайда соң моның канатлары? Ак алъяпкычы кайда, андагы күгәрченнәр кайда?

    Булмаса ни... Бу бит төш түгел, өн, өн! Өндә нинди канат булсын, нинди фәрештә булсын?!

    — Син кем? — Гаҗәпләнүдән зураеп, тагын да матураеп киткән шомырт күзләр Искәндәргә үтәли карап торалар иде. Гаҗәпләнер дә шул, — чит-ят капка төбендә тиле кебек басып тор инде, ә? Әле ярый куркып кире кереп китмәде... Юк, бу кыз курка торганнардан түгелдер. Төштә күргәне оялчанрак, моңсурак иде, ә монысы... Җаныңа төшеп, йөрәгеңә кадалырга тора... Шомырт күзләре белән ап-ак, тигез тешләре генә төштән күчкән...

    — Син кем, дим?..

    — Мин... Мин — Искәндәр.

    — Искәндәр дә булсын ди. Каян соң син? Ник торасың монда?

    — Мин... Мин синең янга килдем...

    — Минем янга? Без танышмыни?

    — Таныш.

    — Ничек? Каян? — Кыз йөзендәге елмаю юылып юкка чыкты. Ул хәтта сагаебрак калгандай булды.

    — Мин сине төштә күрдем...

    — Ә? Төштә? — Кыз бу юлы, башын артка ташлап, кычкырып көлеп җибәрде. Шунда ук тагын җитдиләнде, очкын чәчеп торган күзләрен Искәндәрнең каушабрак калган карашына төбәде. — Ничек инде — төштә?

    Искәндәргә әллә каян гына кыюлык, ныклык килеп юлыкты. Ул, хәтта, кызга таба бер адым атлап куйды.

    — Мин сине бер ай элек төшемдә күрдем.

    — Минеме? Төшеңдә? Ничек итеп?

    — Менә хәзер күргән кебек... Шушы урамда. Шушы капка төбендә. Тик...

    — Нәрсә — тик?..

    — Синең алъяпкычың бар иде. Канатларың да...

    — Канатларым?

    — Мин сине фәрештә дип уйлаган идем.

    — Хәзер уйламыйсыңмы?

    — Хәзер дә уйлыйм. Мин сиңа гашыйк булдым...

    — Син? Миңа? Гашыйк булдың? Төшеңдә? — кыз, йөзен җыерып, авызын күтәреп көлде. Күзләрендәге шомырт бөртекләре юылып, бит очындагы чокырлар җәелеп киттеләр... Аннары ул тагын җитдиләнде, теле дә камчыланды. — Юкка көчәнәсең, егеткәй, подход неправильный. Мин өйдә кабул итмим...

    Искәндәрнең күңеле, авыртынып, каядыр убылып төшеп китте. Ничек инде, ничек? Төштә күргән кыз болай сөйләшергә тиеш түгел иде бит. Болай көләргә тиеш түгел иде. Болай карарга тиеш түгел иде... Ялгыштымы әллә? Саташтымы? Бүтән кеше төшенә килеп юлыктымы?

    Шул, шул! Тәненең һәр ым-хәрәкәте, йөзендәге һәр нур бөртеге: “Шушы, шушы, синең эзләгәнең шушы инде”, — дип әйтеп тора.

    Ләкин шушы берничә мизгел эчендә Искәндәрнең йөрәк түрендә бер ай буе кайнаган хисләр суына башлаган иде инде.Ул үзен-үзе аңышмыйча, кырт борылып, китәргә җыенды.

    — Әй!

    Искәндәр, “нәрсә тагын?” дигән йөз чыгарып, кызга таба борылды.

    — Әй, исемең ничек әле?

    Шул җитә калды. Кызның ягымлы, моңлы тавышы Искәндәрнең күңелендә барлыкка килгән төерне шундук эретеп җибәрде. Шул, шул! Бер ай элек төшендә күргән кыз!

    — Искәндәр.

    — Ә мин — Лилиана. Исәнме... Искәндәр...

    Кызның йомшак, җылы кулын үз учына алгач, Искәндәр тагын бер мәртәбә инанды: “Шул! Эзләгәне! Көткәне!”

    — Исәнме?

    — Исән әле, әйдә керәбез.

    — Юк, юк, кермим... Борчымыйм... Әйбәт түгел... Монда гына...

    — Куркасыңмы әллә?

    — Курыкмыйм да... Кыенсынам...

    — Өйдә беркем дә юк, әйдә инде. Монда каккан казык кебек тормыйк.

    Искәндәр дәшмәде. Ул бу кадәресен үк көтмәгән иде. Белеп тә, теләп тә түгел, ниндидер серле, яшерен көчкә буйсынып, кыз артыннан иярде. Аңа хәзер барыбер иде — тизрәк бетсен генә бу саташулы төш, ә үзе тизрәк уянсын гына...

    Юк шул, өннән уянып булмый шул. Өннән төшкә кайтып булмый. Күңеленең әллә кайсы җире белән сизенә Искәндәр — бер ай элек төштә күргән канатлы фәрештә белән бу Лилиана бер үк түгел. Бер үк, шул ук, анысы. Нәкъ менә шушы Лилиананы күрде ул төшендә. Тик нидер артык, нидер җитми бу Лилианага.

    Төштәгесендә канатлар, күгәрченнәр бар иде, аның йөзе бүтәнрәк — самимирәк, яктырак, әмма үтә дә тыйнак, моңсу иде... Ә бу Лилиананың йөзе дә, күңеле дә менә шушы киереп ачып куелган җилкапка кебек...

    Бер айлык ымсыну, сагыну, ашкыну үзенекен итте, — Искәндәр, дәшми-нитми генә кыз артыннан иярде, өйгә керде, Лилиана күрсәткән түр түшәккә барып утырды. Бераздан аның янына кай арада гына күлмәген халатка алыштырып өлгергән Лилиана килеп урнашты. Искәндәр тәмам тынычланды: барыбер якын, кадерле, газиз иде бу кыз аңа.

    — Искәндәр... Нинди, төш ул, сөйләле... Бөтен кеше төш күрә... Нигә миңа гына керми соң ул?

    — Тагын кем күрә?

    — Кем дип... Әй, болай гына әйтәм... Әйт инде — нинди төш ул?

    — Төш төш инде. Әйттем бит инде. Менә шушы урамны, шушы йортны, менә сине ап-ачык күрдем мин ул төшемдә...

    — Ничек инде? Минеме? Ә каян беләсең мине? Чынлап та, каян?

    — Белмим... белмәсәм дә күрдем, төшемдә күрдем. Сәер бу. Әмма дөрес. Бер тамчы да ялганламыйм.

    — Чынлапмы, мин идемме соң анда? — Лилиана киң итеп ачылган, исерткеч мәхәббәт шаукымы аңкытып торган күз карашлары белән Искәндәрне йотар кебек иде.

    — Син дә, түгел дә...

    — Мин берни дә аңламыйм...

    — Синлеккә син дә... Тик ул бүтән төрле карый иде. Аннары... аның канатлары да бар иде.

    — Нәрсә? Канатлары?

    — Әйе.

    — Канатлары да булгач, ангел инде ул, мин түгел.

    — Сиңа охшаган иде ул.

    — Миндә канатлар юк бит. — Лилиана, ышанмасаң, үзең кара, дигән кебек, читкә борылып, аркасын күрсәтеп алды.

    — Юк шул... Ләкин бу ул кадәр мөһим түгел.

    — Кешеләрнең канатлары гел күренеп тормый, ди бит. Аның чын канатлары — күңелләрендә. Күңеле канатлы кеше генә бәхетле була ала...

    — Кызык...

    Лилиана үзенең канатлары булмавына озак көймәде. Искәндәрнең кулбашына башын салып, үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:

    — Барыбер әйбәт фал бу. Язмыш ишарәсе... Төшеңне әйтәм...

    — Сәер бу, шулаймы? — Ниһаять, Искәндәр тылсымлы төшеннән айныгандай итте.

    — Арыдым мин, Искәндәр. Чын, чиста хис көтеп арыдым. Урамнан арыдым. Очраклы кешеләрдән, ялган мәхәббәт сүзләреннән, очраклы яратышулардан, сөйләшүләрдән арыдым... Рәхмәт сиңа!

    — Нәрсә өчен, Лилиана?

    — Син бит мине үзең эзләп таптың, шуның өчен. Яратмасаң, эзләмәс идең, тапмас идең... Шулаймы?

    — Әйе, шулай. Мин сиңа чынлап гашыйк булдым. Шуңа да эзләдем, таптым.


    4.

    Бераз тын калып утырдылар. Һәркемнең үз уе, үз гаме дигәндәй... Бу биш минут бигрәк тә Искәндәргә кирәк иде. Ул ничек тә тоярга тиеш үзенең фәрештәсен, аны күңеленә алырга, йөрәгенә кертергә тиеш!..

    — Искәндәр, әйдә бергә булабыз. — Лилиана, үрелеп, Искәндәрнең чәчен сыйпап назлый башлады.

    Искәндәр моны ук көтмәгән иде. Ничек инде? Хәзер үк бергә булыргамы? Сөешергәме?

    — Лилиана, син чынлапмы?

    — Шаярып торырга вакыт юк. Әйдә үзем башлыйм...

    — Син шаяртмыйсыңмы?

    — Ә син мине яратмыйсыңмыни?

    — Яратам...

    — Яраткач... Оялсаң, йом күзләреңне, барысын да үзем эшлим.

    Искәндәр, күзләрен йомып, тагын теге серле төшенә кереп китте. Ул хәтта: “Төштә ниләр булмас?!” — дип уйларга да өлгерде.

    Яңа төше, чынлап та, хикмәтле булып чыкты. Тоташ наздан гына тора иде ул. Ләкин бу наздан ниндидер салкынлык бөркелеп тора, — шул салкынлык Искәндәрнең күңелен өшетеп-өшетеп ала иде.

    Шулай да, аңа рәхәт иде. Лилиананың җылы сулышын, кайнар иреннәрен үзенең назга тансыклаган тәнендә тоеп, озак ятты Искәндәр. Кызның тулышып торган йомшак күкрәкләре, ул күкрәкләр очындагы салкынча, сусыл йөзем бөртекләре сизгер тәненә тиеп-тиеп киткәндә, ул ис-акылын югалта язып-язып калды.

    “Шул, шул кыз бу, төшендә күргән фәрештә кыз... Бу кадәр наз, сөю төштән күчкән илаһи мәхәббәттән генә туа ала. Шулай да... Нигә болай булды соң әле? Нигә тәннән башланды соң бу сөю дигәннәре. Җаннан башланырга тиеш иде ләса! Кан — җанга, җан — тәнгә ымсындыра. Бу — аксиома. Җаннар аңлашмый торып, тән ихтыяҗына буйсындылар бит алар...

    Үзенең буынсыз, ихтыярсыз, имансыз булып ятуын аңласа да, Искәндәр берни кыла алмады, кылырга теләмәде дә. Чөнки... бу халәте аңа ошый иде.

    Шулвакыт матур, илаһи дөньяга тагын төш килеп керде. Башта ул шыгырдап ачылган ишек тавышы булып Искәндәрнең бәхеттән ойый башлаган күңелен сискәндерде. Аннары Искәндәр кемнеңдер куркынган тавышын ишетте:

    — Ай Аллам!

    Искәндәр катлы-катлы өелгән төш шаукымыннан авырайган күз кабакларын көчкә-көчкә генә ачты... Ачты да, янында яткан Лилиананың шәрә тәненә күзе чагылып, кабат йомды. Тагын ачты. Бу юлы инде ул Лилиананы киенгән килеш күрде. Кыз, аптыравыннан һушын җыеп бетерә алмыйча, ишек катында басып тора иде. Пар канатлары да бар. Теге төштәге кебек... Алъяпкычның бөрмәле янбаш итәкләре шулай, канат кебек, калкынып торалар икән...

    Лилианамы соң бу? Менә бит — назга, мәхәббәткә тулышкан зифа ботларын як-якка ташлап, аның янында ята! Алайса, ишек төбендәге кыз кем соң? Лилиана түгелмени? Иң дөресе, ул да, түгел дә. Әнә бит, “ай” чәчләре дә, бит чокырлары да, шомырт күзләре дә бүтәнчә... Шундый ук, әмма бүтәнчә... Ничектер, мөлаем, үтә дә самими, якты, газиз, кадерле!.. Тагын... Тагын моңсу! Тыйнак моңсулык белән көләч елмаю бергә яши иде аның йөзендә. Нәкъ төштәге кебек...

    Тукта, тукта, бу Лилиана кем соң, алайса?

    Искәндәрнең тәмам зиһене буталды. Лилиана да, ишек катында басып торучы кыз да шундыйрак хәлдә иделәр, ахры, сүз дәшүче булмады.

    Беренче булып ишек катындагы кыз һушына килде — йөзен куш учлары белән каплап, ишеккә бәрелә-сугыла чыгып китте. Искәндәр дә түшәгеннән сикереп торды. Аны озын, зифа аяк-ботлары белән кочаклап алган Лилиана түшәк читендә изелеп, таушалып яткан вак мендәрләр өстенә тәгәрәп төште.

    — Кем булды бу? Кем? Ә, Лилиана?

    — Кем булсын, Әдилә.

    — Кем? Каян?

    — Каян дип... Игезәк туганым минем. Бераз кыргыйрак булса да, бик әйбәт, ипле ул... Тик... Хыялыйрак бераз. Син күргән кебек, ул да төшендә бер егетне күргән, хәзер шуны эзли. Бер ай чамасы элек күргән кешене бүген эзләп йөри, представлять?

    — Представляю...

    Ул арда Лилиана бөтен оятсызлыгы белән тагын Искәндәргә ябырылды:

    — Йә, кил инде, назлыйм әле... Үбешеп тә туя алмадым... Ә син шундый тәмле!

    Искәндәр, бу хәтәр төшеннән уянырга теләгәндәй, йөзен учлары белән каплап, бармакларын авырттырганчы күзләренә батырды. Уяна алмады. Күңелең бер саташса, аны үз асылына тиз генә кайтарам димә инде...

    12—13 март, 2004 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх