• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    «АЛТЫЛЫ»

    (Тормыштан алынган хикәя)

    Такси көтәм. Сәгатькә карый-карый, борчылып йөренәм. Юлның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, кул болгап карыйм. Юк, беркем туктамый. Ә миңа кичке алтыга ничек тә кайтып җитәргә кирәк...

    Ниһаять, тыйнак кына кычкырта-кычкырта, бераз алгарак китеп, “алтылы” “Жигули” машинасы килеп туктады. Иске генә булса да, пөхтә итеп юылган, каралган. Шундук ошады бу мина. Кешесе дә бик мөлаем икән. Ачык ишектән:

    - Утырыгыз! Сезгә кая? - дип чакырып тора.

    Сөенә-сөенә, Ходай җибәргән коткаручым янына ашыктым. Шулай да, йөгерә-атлый барган уңайга, номерын карап өлгердем – “666”!.. Йөрәгем “жу!” итеп китте. Ләкин соң иде инде. Барып җитү белән, үземне-үзем дә белештермичә, ачып куелган ишектән салон эченә кереп чумдым. Кузгалып китәбез. Баягы “алтылы” номер аркасында күңелдә туган шик-шөбһәләрне таратырга теләп, руль артындагы егеткә күтәрелеп карадым. Ләкин җанны үрти башлаган шом кочәйде генә: ярты йөзен каплап торган күзлек юлдашымның кыяфәтен шулкадәр килбәтсез, хәтта мәгънәсез итеп күрсәтә!.. Күңелдә яралган салкын җил ул арада йөрәк түренә үк төшеп ятты...

    Барасы җиремне әйттем дә бу сәер хәлдән чыгу чарасын эзләргә керештем. Иң элек алгы тэрэзэ көзгесендэ асылынып торган калай кисэгенэ игътибар иттем. Төрткеләп язылган мондый жетоннарны десантниклар такканын беләм. Тик... нәрсә бу - аңа да шул ук “алтылар” чүкелгән түгелме - “66666”?

    Язмышымны шушы сәер бәндәгә, юк ла, Ходай Тәгалә ихтыярына биреп барам шулай. Әллә бармыйммы? Әллә мин күптән сихер-зәхмәт кулындамы? Әнә бит – спидометрдагы саннар бер тамчы да кузгалып карамыйлар!.. Шайтан күзләре булып, чекерәеп карап торалар. Әстәгъфирулла!.. Шул ук саннар: “66666”!

    Менә ичмасам килеп каптым! Кем бу? Нинди машина? Нинди җен арбасы? Кая бара? Мин нигә кирәк булдым аңа?

    Йөрәгем урыныннан кубып, җаным табан астына ук төшеп ятты. Сулыш алырга да куркып, спидометрдагы шайтан саннарына карап барам. Күзлекле бәндә сүз башламаса, белмим, ничек кенә котылыр идем икән бу зәхмәти шаукымнан...

    - Сез бу “алтылар”ны әйтәсезме?

    Нигә алай ди ул. Минем бит әле бер сүз дә әйткәнем юк, бер нәрсә хакында да сораганым юк... Әллә үзем дә сизмичә сөйләшәмме? Бәлки... минем исемнән бөтенләй башка бер зат сөйләшәдер? Юк ла, үзем сөйләшәм икән:

    - Каян бу “алтылар”? Нәрсәгә алар?..

    - Аның сере бар...

    Тагын бер мәртәбә йөрәгем кысылып куйды. Шундук тынычландым тагы. “Алтылы” номер таккан “алтылы” “Жигули” иясенең тавышында бер тамчы да явызлык, усаллык юк иде.

    - Сер? Нинди сер? – Тавышым калтыраныбрак чыкса да, анда инде куркуның, шикләнүнең әсәре дә калмаган иде.

    - Кавказдагы сугыш истәлеге ул... Разведкада хезмәт иттем мин. Яшь идем, тәҗрибәсез идем. Бервакыт урманда кача-поса яшәүче “сакалбайлар”га әсирлеккә төштем. Сизми дә калдым. Үземә билгеләнгән калкулыкта тирә-юньне күзәтеп яткан җирдән килеп тоттылар. Авылдагы ярәшкән кызымнан хат алган идем шул... Артык хыялланып җибәргәнмен... Кара канга батырып кыйнап ташладылар, әмма үтермәделәр. Әллә минем мөселман булуым тәэсир итте, әллә инде жетондагы саннар өркетте... Тәнгә тисәләр дә, җанга кагылмадылар. Зур-зур каплар күтәргән бер атның ияренә аркан белән бәйләп куйдылар да юлга кузгалдылар.

    Базаларына кайтып җитәрәк, “сакалбайлар” төнге ялга тукталдылар. Мине дә җиргә күчереп өелгән каплар, капчыклар арасына бәйләп ташладылар. Шунда күреп калдым да инде мин ул минаны. Баш очындагы төргәктән мыштым гына карап торучы бу шартлаткыч хакында ишеткәнем бар иде. Махсус кодлар белән “җан керә” торган миналарны “сакалбайлар” чит илдән кайтарталар. Иң кыены - шул кодларны табу, туры китерү. Юкса шушы бер мина белән дә ике-өч адымда гына учак тирәсенә утыручы бу урман халкын “эһ” дигәнче юк итеп булыр иде... Тырышып караргамы әллә? Үзем дә бетәр идем, теге явызларны да дөмектерер идем мәгәр...

    Уйлый башладым: нинди код булырга мөмкин? Бу биш төймәне нинди саннар белән тутырырга? Шундук искә төште: “сакалбайлар”, катлаулы комбинацияләрдә ялгышудан куркып, кодларда бер үк саннарны кулланырга яраталар. Кайсы санны куярлар иде икән, дип уйлыйм. “Җиделе”? Юк, аны инде федераллар яхшы белә. Алтылы? Алтылы булырга мөмкин. Ярымайга охшаган ул – “сакалбайлар” өчен якын сан. Аннары мина да ят түгел – жетондагы номерыма туры килә...

    Кырыкка бөкләнсәм бөкләндем, җәһәт кенә теге мина янына тәгәрәп-шуышып барып җиттем, авызыма бер чыбык кисэге кабып, кирәкле саннарны җыйдым: “66666”. Ахырдан, җем-җем килеп, күзләрне камаштырып ятучы кызыл төймәгә бастым...

    Шартлауга кадәр берничә минут барлыгын белә идем. Шуна күрә бик борчылмадым. Килгән юлдан кабат үз урыныма кайттым да тимер сандыклар артына яшерендем.

    Шартлау бик көчле булган. Бандитлар өереннән берни дә калмаган. Мине дә, тимер сандыклар белән бергә читкә алып очырган. Кул аякларым, күзләрем исән-сау калса да, тәндәге жәрәхәтләрнең исәбе-хисабы юк иде. Шартлауны күреп, вертолет килеп җитмәсә, минем белән нәрсә буласын бер Ходай гына белә... Менә шушындый килбәтсез күзлек киеп йөрергә туры килә хәзер миңа... Спидометрдагы бу “алтылар” әнә шул вакыйганың хатирәсе булып калды...

    Шунда таксит егет күзлеген салып, миңа таба борылды. Берсе өстенә икенчесе ягылган җөйләр, шадра чокырлар, буй-буй җыерчыклар аның бит-йөзләрен тәмуг кисәвендә өтелгән кебек иткән. Ләкин мин бу йөздән һич курыкмадым. Киң ачылып, ниндидер якын туганын тапкан кебек елмаеп карап торучы бу мөлаем караш туң бәгырьләрне дә эретерлек иде...

    Ниһаять, юлдашым, сикәнеп, айнып киткәндәй булды, башын күтәреп, алга – тәрәзә артында шаулап-гөрләп яшәп яткан урамга карады. Аңа ияреп, мин дә бу дөньяга кайттым. Тирә-ягыма күз салдым. Баксаң, без күптән инде тиешле чатка кайтып җиткәнбез, мин яши торган йортның янәшәсендә үк тукталып торабыз икән.

    Бераз тын утырдык. Кул биреп саубуллашкач та чыгып китәргә ашыкмадым әле. Әһә, шушы сорау өчен утырганмын икән:

    - Ярәшкән кызың көткәнме соң? Сез бергәме?

    - Юк... Без бергә түгел. Аның бер гаебе дә юк. Үзем баш тарттым. Кеше арасында минем кебек ямьсез, котсыз кеше белән яшәү аңа кыен булыр иде...

    Бу хәбәр миңа бик авыр тәэсир итте. Шуна да, бер сүз дәшми-нитми, баш кагып кына хушлаштым да урамга чыгып киттем, аннары, йөгерә-атлый кайтып, домофоннан фатирымның “66666”лы номерын җыйдым...

    7 апрель, 2009 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх