• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ТУЙ ТӨНЕ

    1.

    Зәлидә кияүгә чыгарга ризалыгын бирде. Кемгә диген?! Сөймәгән кешесенә. Илгиз начар егет түгел түгелен... Бергә үстеләр, бергә укыдылар, бергә яшь җиткерделәр. Кем кая китеп таралганчы сердәш дуслар булып йөрделәр. “Кияү белән кәләш” дип үртәтүчеләр дә булмады түгел...

    Юлында Руслан очрамаса, кем белә, бәлки бергә дә булырлар иде. Нигә, Илгиз төшеп калган егетләрдән түгел. Чибәрлеге, буй-сыны бар, игелекле, акыллы, иң мөһиме, мәхәббәтле... Ярата ул Зәлидәне, хәтта өзелеп ярата. Әнә бит – Зәлидә укыган өчен генә педагогика институтында укыды, Зәлидә кайтканга гына, авылга кайтып, мәктәпкә эшкә урнашты. Зәлидә аның ихлас хисләрен күрә, тоя, әмма берни дә эшли алмый. Аның ниятләгән кешесе, сөйгәне бар. Ике ел элек, сәүдә институтының дүртенче курсыннан соң, сельпога практикага кайтып йөргән күрше авыл егете Руслан бар...

    Бар иде... Ул җәйдә өч айлык практикасын тәмамлап, шәһәрдәге укуына китеп барган иде, шул вакыттан бирле хат-хәбәре юк. Авылына да кайтканы юк икән. Әти-әниләре дә бөтенләйгә Казанга күчеп киткәннәр, имеш...

    Матур булды аларның мәхәббәте! Аерылышканда – сагынышып, күрешкәндә сөешеп туя алмый иде алар. Бу очрашуларда Ленарга бөтен күңелен, җанын бирә иде Зәлидә. Җанын гына түгел, тәненең һәр күзәнәген бирә иде... Ләкин, ничек кенә үптерсә дә, назлатып сөйдерсә дә, актин-ак, сафтин-саф тәненә Ленарның дәртле, мәхәббәтле һәм ымсындыргыч тәнен якын җибәрми иде... “Анысы туй төне өчен”, - дип кала иде... Ленар моңа үртәлә, кайчакта сикереп торып чыгып китә, озак кына боегып, моңсуланып йөри... Ләкин берникадәр вакыттан соң, кабат мәхәббәтенә тулышып, Зәлидәнең язмыш ярларына кайта, тагын сөя, назлый, үбә башлый... Хыялында якты хатирә итеп йөртсә дә, Руслан белән бергә булудан өметен өзде Зәлидә. Шуңа да Илгизгә чыгарга ризалык бирде. Булачак иренә чын дөресен әйтте:

    - Мин һаман да Русланны яратам, шуңа да сиңа мәхәббәтле, бәхетле тормыш вәгъдә итә алмыйм, - диде.

    Моңа Илгиз үзенчә, күңелендә күп еллар буе изге хис итеп тәрбияләп йөрткән мәхәббәт теле белән җавап бирде:

    - Бу хакта аз гына да борчылма. Миндәге мәхәббәт икебез өчен дә җитәрлек, - диде ул.

    2.

    Шулай килештеләр.

    Туй матур узды. Илгизнең мәхәббәт хакында әйткән сүзләре Зәлидәне тәмам тынычландырды. Шуңа күрә ул туйда үзен иркен тотты, көлде, шаярды, бүгенге бәйрәм белән яшәде, иртәгәсен уйламаска тырышты. Кунаклар: “Ачы-ачы!” – дип кычкырганда да Илгизнең иреннәреннән чынлап үпте, Русланны үпкән кебек үпте... Уртага чыгып биегәндә дә күңеленнән Руслан тирәсендә бөтерелгән кебек хис итте. Бу күңел балкышларының сәбәбенә Зәлидә туй ахырында гына төшенде: ул һаман әле үз язмышын - Русланын көтә иде... Туй да шуның өчен генә кирәктер кебек: бервакыт, Зәлидәнең кияүгә чыгуы хакында ишетеп, Руслан үзе кайтып төшәр сыман. Кайтыр да: “Син бит мине яратасың, Илгизгә чыкма, миңа чык!.” – дип, кешеләр “аһ” иткәнче, үзе белән алып китәр... Беркем дә каршы килә алмас. Хәтта Илгиз дә... Чөнки ул... ул – изге җан...

    Менә туй да ахырына якынлашты. Яшьләргә бәхет, иминлек, байлык теләп, итәк тулы бала-чага юрап, кунаклар берәм-берәм таралыша башладылар. Ике якның да җизни-җиңгәчәләре, дәррәү җыелышып, кияү белән кәләшне “кияү түшәгенә” – Зәлидәнең югары очта яшәгән әбисеннән калган аулак йортка илттеләр. Анда аларны кияү егетләре белән кәләшнең дус кызлары каршы алды. Шунда кемдер Зәлидәнең колагына пышылдап китте дә инде:

    - Руслан кайткан, ди, малайкаем... Сине сорашкан, ди...

    3.

    Менә алар икәү генә калдылар. Юк, өчәү. Алар арасына Руслан кереп өлгергән иде инде. Кемдер әйтеп киткән хәбәрдән соң Зәлидәнең йөрәге тәмам урыныннан купты. “Кайткан бит, кайткан, үзенең сөйгәнен читкә бирәсе килмәгән... Ярата ул Зәлидәсен, ярата, ярата!..”

    Кызның дулкынлануын Илгиз шундук сизеп алды. Һәм бу дулкынлануның үзенә кагылышлы булмавын да ачык тойды ул. Шуңа күрә дә, сак кына килеп, Зәлидәнең калтыранып торган кулбашларына кагылды да, җылы тыны белән кызның колак яфракларын иркәли-иркәли, тыныч кына әйтте:

    - Син борчылма, урам тынычлангач мин егетләр янына китәм. Алар сер саклый белә... Иртән таң белән керермен... Ә син... Син ял ит, яме. Синең өчен авыр көн булды бүген, Зәлидә...

    - Ярар, Илгиз, аңлавың өчен рәхмәт. Бүген чынлап та үземнең генә каласым килә. Күңелем тыныч түгел, йөрәгем нидер сизенә... Әлегә шулай, яме, Илгиз?.. Ходай насыйп итсә, барыбер бергә булырбыз. Насыйп итмәсә инде... якын дуслар булып, дуслар гына түгел, туганнар булып калырбыз...

    - Ә мин бергә булуыбызга ышанам, Зәлидә. Йөрәгем, җаным, тәнем белән тоеп ышанам. Моңа кадәр йөрәгемнең алдаганы юк иде әле... Беләм, бу юлы да алдамый , бу юлы да ул минем яклы...

    Шулай хәл иттеләр. Ләкин Илгиз тиз генә чыгып китмәде. Ул Зәлидәнең кайнар кулларын тотып, сөюгә мөлдерәмә карашлары белән “кәләше”нең тирән моңга, хәтта ниндидер билгесез, авыр шомга тулы күзләренә карап хәтсез утырды әле. Аннары гына Зәлидәнең бит очыннан үбеп, ачык тәрәзәгә таба китте...

    Ләкин Зәлидәнең җан түреннән чыккан иңрәүле тавышы аны кире борылырга мәҗбүр итте.

    - Ә ка-а-ан?

    - Кан? Нинди кан?

    - Кан... Зөфаф киченнән соң килен түшәгендә була торган кан... Җиңгәчәйләр колак итен чәй нәп бетерделәр, иртән килгәч, бөртекләп тикшерәбез, диделәр...

    - Шуннан? Нишлибез соң? – Илгизнең баягы сөйләшүдән соң моңсуланыбрак калган күзләрендә өмет чаткысы балкып китте...

    Ләкин Зәлидә бу юлы да Илгизнең сөю тулы күңелен үсендерә алмады:

    - Берни дә эшләмибез. Кан чыгарабыз...

    - Ничек? – Илгиз ни дә булса аңларлык хәлдән узган иде инде. Бүгенге күңел тетрәнүләренә ул болай да чак-чак түзеп тора, Зәлидә тагын ниләр уйлап чыгарды икән инде?!

    - Ничек булсын, менә кара... Без бәләкәй чакта, укырга барасы килмәсә, шулай кан чыгара идек...

    Кыз чытырдатып күзләрен йомды, алсулыгы уңып, күк-зәңгәр төскә керерлек итеп иреннәрен кысты, чигә, муен тамырларын бүрттереп көчәнергә кереште... Озак көчәнергә туры килмәде, Зәлидәнең борыныннан кан китте, ул арада берничә тамчы үз төсенә кайта башлаган матур иреннәр читендә калтыранып торганнан соң, ак җәймә өстенә тамды...

    4.

    Илгизне озаткач, тиз генә йокыга китә алмады Зәлифә. Әллә Илгиз каршында, ата-аналары, туганнары, кунаклар каршында, ахыр килеп, күңеле, вөҗданы, иманы каршында кылган гөнаһыннан, әллә Руслан хакындагы уйларыннан башы тәмам исәнгерәп, әллә инде көчәнеп кан чыгарудан авыртып калган башын кая куярга белмичә, кияү белән кәләш өчен әзерләнгән йомшак түшәктә йокымсырап, кара төн уртасына кадәр аунады...

    Кемнеңдер салкын бармаклары кайнар тәненә кагылу белән, үзен-үзе белештермичә сикереп торды ул. Караңгыда бер нәрсә күрмәсә дә, тыныннан-сулышыннан тойды – бу Илгиз түгел. Бу – аның Мәхәббәте, Язмышы!..

    - Зәлидә...

    - Ленар... синме бу?

    - Мин...

    - Ник озак көттердең?

    - Ә син ник көтмәдең?

    - Көттем, ике ел көттем... Көтеп ардым... Йә сагынып үләргә, йә кияүгә чыгарга кирәк иде миңа... Мин соңгысын сайладым, Ленар...

    - Йокладыгызмы?

    - Юк, Ленар. Кияүгә чыксам да, мин үземне синең өчен сакларга булдым...

    - Беләм, мин барысын да тәрәзә артында тыңлап тордым...

    - Син?.. Тыңлап тордың?..

    - Әйе. Кан чыгаруыгызны да беләм...

    - Ленар, син мине алып китәргә килдеңме? Әйеме? Менә бит - көткәнем - куш, юраганым юш килде... Мин шундый бәхетле, Ленар!..

    Зәлидә Ленарны сөеп-яратып кочагына алды...

    - Мин сине үземнеке итәргә килдем, Зәлидә...

    - Мин синеке, синеке генә, Ленар, шикләнмә... Бу туй чын туй түгел, болай гына... Әйдә бергә булабыз, бәхетле булабыз... Без бит бер-беребез өчен яратылган, Ленар... Ленар...

    Алар сөешеп, назланышып туя алмадылар. Зәлифә туй кичендә килен кеше кияү кешегә бирергә тиеш бөтен назны Ленарга бирде. Алар, парлап, ике гашыйк җан арасында Табигать белән Ходай Тәгалә тарафыннан билгеләп куйган серле-сихри чикне үттеләр; бу татлы да, саваплы да гөнаһны үкенерлек итмичә, яратышып, сөенешеп башкардылар...

    Беренче таң әтәчләре кычкыруга, мәхәббәт төненнән айнып, иң элек Ленар сикереп торды.

    - Миңа китәргә вакыт, болай да соңга калдым бугай... Әниләр дә югалткандыр... Без бит йорт-нигезне сатарга гына кайткан идек... Менә туең хакында ишеттем дә килдем...

    - Ничек китәргә? Без бергә китмибезмени? Син мине алырга кайтмадыңмыни? Ленар?..

    - Син минеке булырга теләдең... Син минеке булырга тиеш идең... Син минеке булдың, шул җитмимени, Зәлидә?

    - Ленар, без бит бере-беребезне яратабыз... Син мине яратасың, яратасың бит?.. Мин моны тоям, назларыңнан тоям...

    - Әйе, мин сине яратам... Үземчә яратам. Тик син инде бүтән кеше хатыны, башка язмыш иясе...

    - Ә бу төн? Туй төне? Аны кая куясың, Ленар?...

    - Матур булып хәтеребездә калыр. Без бит икебез дә теләп алдык бу төнне... Мин бит сине көчләмәдем, ә, көчләмәдем бит?..

    - Көчләмәдең...

    Зәлидә тәмам ярсынды. Шашар хәлгә җитте. Менә ул, ак, зифа тәнен каплаган япмасын алып атты да, гөнаһлы шәрәлегеннән дә кыенсынмыйча, хәлсез кул-йодрыклары белән Ленарның күкрәген төяргә кереште.

    - Нишләттең син мине, Ленар?.. Нигә ташлыйсың мине?.. Мин хәзер кая барыйм?... Кемгә нәрсә диим?.. Син бит мине мыскыл иттең, намусымны пычраттың, Ленар!.. Язмышымны бутадың, тормышымны харап иттең, хыялларымны җимердең... Инде мин нишлим? Илгизгә ничек аңлатыйм?..

    - Анысын инде икегез хәл итегез, Зәлифә. Икегез аңлашыгыз... Ул бит сине ярата, аңлар... Мин сезгә бары тик бәхет кенә телим. Без бүтән бервакытта да очрашмаячакбыз, Зәлидә... Хуш, сау бул...

    Ленар, сак кына үрелеп, түшәгендә таралып-чәчелеп утырган Зәлидәнең баш түбәсеннән үбеп алды да китәргә кузгалды. Ачык тәрәзә катына җиткәч, кырт борылып, сәер сүзләр сөйләнде:

    - Түшәктәге таплар хакында сораса: “Тагын кан чыгардым”,- диярсең...

    5.

    Зәлидә бу таңда яңадан туды. Ул туган кебек, кеше үлеп кенә туа аладыр...

    Шәрә тәнен Ленар төшеп киткән ачык тәрәзә артында күтәрелеп килүче таң нурларыннан яшерерлек тә егәрлек таба алмыйча, тәмам бетеренеп, мең мәртәбә үлеп, мең мәртәбә туып хәтсез утырды ул кияү түшәгендә.

    Илгиз аны шулай иләс-миләс утырган чагында килеп тапты. Хатынының шәрә тәнен түшәк япмасы белән төреп куйды да алсуланып янган бите очыннан үбеп алды.

    - Нигә болай ямансулаган әле минем кәләш, ә? Каяле-каяле... Шундый көнне... Яңа, матур, уртак тормыш башланган көн бит бүген, Зәлидә!..

    Шулвакыт Зәлидә, күңеленең бөтен бауларын чишеп, үксеп-үкереп елап җибәрде. Авыр язмыш сынауларына тарган башын хәләл иренең күкрәгенә куеп, елады да елады, елады да елады...

    Илгиз исә аны тынычландырмады. Бары тик җилдәй йомшак чәченнән сыйпый-сыйпый, сөйләнде генә:

    - Яшәргә өйрәнгән кебек, сөяргә, яратырга да өйрәнеп була, Зәлидә... Без әле синең белән озын-озак гомер яшәячәкбез, менә күрерсең...

    9 ноябрь, 2007 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх