• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ЮЛ ЧИТЕНДӘГЕ АВЫЛ

    (Хикәя)

    Гайнан паромнан төшкәндә, көн кичкә авышкан иде инде. Кояш та, нур-канатларын баш очына җыеп, офык читендә төнгелеккә урын күзләргә керешкән. Җәйге көн ахырында дөнья якты булса да, җир өсте тиз суына... Көн кызуы басылып өлгергән – кызыл шәүләгә әверелеп офык артына китеп барган; ул убылып төшеп киткән яктан җиләс җил исә башлаган.

    Кайтыр якка машина күренмәде. Гайнанның моңа исе китмәде. Бала-чактан җәяү йөрергә ярата ул. Кайчандыр авыл белән пристань арасын йөгереп кенә үтә иде. Гомумән йөгерергә ярата иде. Әнисе дә: “Канатың бардыр синең, балакаем, бу хәтле очып йормәс идең”, - ди иде...

    Олы юлга төшкәч, Гайнан тагын бер сөенеп куйды: күңелендә таралып яткан хисләрен, уй-фикерләрен тупларга, тәртипкә китерергә җай чыгачак бит... Ун ел элек тә шушы юлдан чыгып киткән иде ләса ул. Армиягә барасы егетне йөргән кызы Ләйсән озата барган иде. Башкалар пристаньга атларга утырып, олауга тупланып бардылар, Гайнан белән Ләйсән генә җәяүләп киттеләр. Бер-берсенә сыенышып, тын гына бардылар. Алда барган олау ягыннан җыр ишетелә. Булачак солдатлар бераз кызып алганнар да тамаклары карлыкканчы күңел язалар...

    Прахут килә, прахут килә,

    прахут күрми калабыз.

    Яшь гомерләр узып бара,

    рәхәт күрми калабыз...

    Ә менә бу җыр Гайнанның йөрәгенә мәңгелеккә кереп калды. Күрәзә дими, ни дисең инде, ул армиягә китеп, ике ай үтүгә, аның сөйгән кызын урладылар... Пристаньга барганда җырлаган җыры рас килде...

    Бәләкәйдән зур булдык,

    Ат урладык – бур булдык.

    Ат урлап та тотылмадык,

    Кыз урламый хур булдык...

    Берәүләр Ләйсәнне юлда куреп калган, имеш, икенчеләр, кайсыдыр ерак авылга кияүгә чыккандыр, дип фараз кылган. Ата-анасынын, канлы яшьләрен түгә-түгә, дөнья бетереп эзләүләрен күргәч кенә бу фараз-хәбәрләр ишетелмәс булган. Берничә айдан елга төпкеленнән бер кыз гәүдәсе табып алып, аны җир куенына иңдергәч кенә авыл бераз тынычланып кала.

    Сержантлар мәктәбендә укып йөрүче Гайнан бу хәбәрне бик авыр кичерде. Шуңа да, хәрби хезмәтен тәмамлагач, ул авылга кайтырга теләмәде. Әти-әнисе, кардәш туганнары белән ул Казанда очрашты. Шулай яшәде – җаны белән авылда, якыннары янында булса да, тәнен каланың таш йортлары арасында асрады. Ләйсәннең фаҗигале үлеме белән бәйле авыр кайгысын оныту өчен баштан-аяк эшкә бирелде, көне-төне төзелештә булды, таш чапты, измә ташыды, шул кызулык белән, үзе дә соңыннан йорт җиткезеп керде. Менә хәзер яңа йортта торыр өчен әнисен алырга авылга кайтып бара... Бәлки аның бу якларны соңгы тапкыр күрүедер?

    Гайнан баштарак, юлдан тайпылмыйча, туп-туры авылына кайтырга уйлаган иде. Әмма, бара торгач, як-якка кереп китә торган юл-сукмаклар аны үзләренә чакырып, ымсындыра башлады. “Әйдә кер, кер, әрәмәлек буен-

    дагы ялан өстенә утырып хәл ал, чишмәләребезнең шифалы суыннан авыз ит”, - диләр кебек иде алар.

    Бу яклар хикмәтле тарихлары, серле, хәтта сихерле шаукымнары белән данлыклы. Әллә шул сер-шаукым тәэсир иттеме, бара-бара, Гайнан юл читендәге сукмакларның кайсынадыр кереп чыгу турында ешрак уйлый башлады. Нәрсә югалта соң ул? Ә менә отуын ота! Кечкенә чакларында ук күрергә хыялланып яшәгән серле урыннар белән танышачак, бер очтан хәл җыеп, тамак чылатып, күңелен тынычландырып алачак...

    Аеруча бер юл Гайнанны үзенә җәлеп итте. Ике мәһабәт имән арасыннан кереп китә торган бу юл шундук аны бала чагына, яшьлегенә алып китте... Элек бу юл алып бара торган Пәриле авылы хакында бик сәер сүзләр сөйлиләр иде. Ни хикмәт, җаннарны сискәндерә торган исем йөртүче бу авылда Гайнанның моңа кадәр бер тапкыр да булганы юк. Кемнең генә булганы бар икән соң? Әле дә хәтерендә: бу авыл белән тирә-яктагы авыллар бик аралашып яшәмәде. Бик сәер урын иде ул – анда мәчетләр дә, мәктәп тә юк, аның халкы хәтта ут, газ кертүгә дә каршы булган, имеш...

    Имәннәр яныннан үткәндә колак төбендә нидер зеңләп куйды. Берәр бөҗәкме, кош кисәгеме, әллә юл буйлап артыннан килүче телеграф баганасы шулай моңланамы? Гайнан туктаган җиреннән бер адым артка чигенеп карады. Тагын шул ук зеңләү авазы: “зең”, “зең”, “зең”. Бик серле урын ласа бу! Ниндидер чик! Чикне үткәндә генә шулай була – үзе ымсындыра, үзе шомландыра...

    Имәннәрне узып, басу юлына килеп төшкәч тә авылга кереп китә алмады әле Гайнан - шактый вакыт буш кырдан барды. Күптән йөрмәгәннәр, ахры – кайчандыр тузан тузгытып яткан юлны куе чирәм күмә башлаган. Ат арбасы, машина эзе дә күренми. Хәтта кошлар да очмый, бөҗәкләр дә безелдәми... Әллә зират якын булгангамы? Әнә бит ул – имәннәр яныннан ук башланып, авылга кадәр сузыла...

    Гайнан, үрелеп, зират читендәге кабер такталарына күз салды. Кайберләрендә сурәтләр дә бар. Заман җиленнән саргаеп өлгергәннәр. Таш-такталары янтаеп, бер якка чүккән каберлекләр дә очрый. Ун ел элек куелып та, мәңгелек гомер кичергән кебек саргайган фотолар... Гайнан шунда гына игътибар итте: бу каберләрнен барысы да элгәрерәк куелганнар, яңалары кайда күмелә икән соң?

    Ул арада каршыда беренче йортлар пәйда булды. Авыл урамнарында да шул ук хәл – кайчандыр киң тасма булып җәелеп яткан юлларны ян-яктан чирәм басып ала башлаган, ләкин бу чирәмлектә бер генә мал әсәре дә, кош-корт та күренми. Сәер түгелмени – урамда “шылт” иткән тавыш та юк, хәтта әтәч кычкырган, эт өргән авазлар да ишетелми...

    Бу сәерлекне Гайнан күңеленә алып бетерә алмый калды, урам башында күктән төшкән кебек кенә бер карт пәйда булды. Иң гадәти авыл карты. Йөзен сөттәй ак сакал-мыек баскан, җәйнең челлә вакыты булуына карамастан, башына калын яшел эшләпә кигән, өстенә, кояшта уңып, төсен югалтып өлгергән җилән япкан, кулына үзеннән дә озын таяк тоткан... Менә ул, учларын каш өстенә куйган килеш, сабыр гына Гайнанны көтеп алды да, аны уздырып җибәрергә теләгәндәй, читкә тайпылды...

    - Исәнме, бабай, әллә мине көтәсең инде? – Гайнан шаяртып исәнләшмәкче булган иде, карт та төшеп калганнардан түгел икән, елмаеп җавап бирде:

    - Сине көтәм шул... Бераз соңардың, олан...

    Карттан мондый җорлыкны көтмәгән Гайнан аптырабрак калды. Ул моңа кадәр таныш булмаган ниндидер сергә тап булуын аңлый башлаган иде. Карт исә, киресенчә, тагын да җанланып китте.

    - Әйдә, олан, безгә керәбез... Аргансыңдыр... Юл озын бит... Юл һәрвакыт озын... Өзлегеп куюың бар... Хәлимә абыстаң да көтәдер... Әйдә, әйдә...

    Карт, кырт борылып, авыл башындагы беренче йортка таба китте. Ниндидер көч Гайнанны да аның артыннан иярергә мәҗбүр итте. Юк, үз теләге белән иярде бугай ул бу сәер карт артыннан. Баягы шик-шөбһәсе кызыксынуга, кызыксынуы илаһи бер тойгыга әверелеп бара иде аның... Ай-һай серле урын бу, элек дөрес сөйләгәннәр икән. Ләкин бу серлелек нишләптер куркытмый, бәлки үзенә тартып, чакырып тора...

    Алар кергән өйдә чуар яулыгын йөзенә төшереп бәйләгән бер карчык өстәл хәстәрләп йөри иде. Гайнанның исәнлек сорашуына ул җавап бирмәде, башын кагып кына куйды да моңсу, төссез күзләрен читкә таба алды.

    Өстәлдә барысы да бар иде: сөте-каймагы, ите-йомыркасы, бәрәңгесе-суганы... Иң түрдә - авыл мичләрендә генә пешә торган гәрәбә түбәтәйле икмәк...

    Карт килбәтсез озын таягын ишек катына сөяп куйды да өстәл янына узды, аннары, күпереп пешкән икмәкне күкрәгенә куеп, калын телемнәргә телә башлады.

    - Утыр, олан... Булганыннан авыз ит... Ә син, карчык, бар, үз ягыңа чык, ир-ат янында авыз күтәреп утырма... Монда үзебез карарбыз...

    Менә алар икәү генә калдылар. Ризык каба-каба, Гайнан өй эчен өйрәнә башлады. Аның башка гаме дә юк. Чөнки каршында утырган карт, күзләрен йомып, мәрткә китеп барган. Дога сүзләре пышылдаган иреннәре генә калтыранып-дерелдәп тора...

    Иң гадәти бура өй. Гадәти үк түгел икән шул. Тәрәзәләрендә пәрдәләр, мич-бүлмә аралыкларында чыбылдык-чаршаулар юк. Хәтта түшәк тә юк! Аннары... көзгеләр юк... Өйдә иләмсез тар сәке белән такта өстәл генә. Боларына да түзәр идең, авыл өйләрен бизәп утыра торган гөлләр юк бу өйдә... Гөлләр өйнең җаны кебек бит ул. Әнисе шулай ди торган иде... Ахыр килеп, гөлләр юклыкка да түзәр идең... Бу тынлыкка ничек түзмәк кирәк!? Сәгатъ текелдәгән тавыш та ишетелми ичмасам... Тукта, берәр сәгатъ бармы соң монда? Әһә, бар икән. Әнә ул түрге стенада ике тәрәзә арасына беркетелгән. Тик ни хикмәт – ул бит йөрми!..

    Аның каравы бу карт үзе бер дөнья кебек. Әнә нинди якты, хәтта нурлы йөзле ул! Хозыр-Ильяс диярсең – ниндидер вәкарь белән, уз бәясен белеп, дәрәҗәсен саклап утыра... Йокламый кебек, күзләре йомык булса да, күнеле белән кунак егетнең һәр ым-хәрәкәтен күзәтеп тора кебек...

    Игелекле, изге бу җан иясенә Гайнан бик тиз күнегеп өлгерде. Шулай да, ачыклыйсы серләр бар иде әле...

    - Бабакай, сезне кем дип дәшим соң?

    - Хәернас бабаң булам мин. - Күзләрен йомып утырган килеш, тыныч кына әйтеп куйды йорт хуҗасы. - Ә син Гайнан буласың, шулаймы?

    Гайнанның күңеле сискәнеп алса да, үзе сер бирмәде:

    - Кайсы авылдан икәнне дә беләсезме?

    - Беләм, ник белмәскә?! Син бит Кариле авылыннан Сәрбиҗамал улы.

    - Әйе шул... Каян беләсез? – Бу юлы Гайнан, тәмам гаҗәпләнеп, торып ук басты. Карт та күзләрен ачып җибәрде.

    - Беләм. Юл читендәге авыллар арырак яшәүчеләрне әйбәт белә ул. Без дә сине ару гына беләбез.

    Гайнан, бер баскач, кабат утырып тормады, ян тәрәзәгә таба омтылып, тышка күз салды. Урам һаман шул ук – бер җан әсәре юк. Хәтта агачлардагы яфраклар да да селкенми... Тукта! Нишләп җан әсәре булмасын?! Әнә бер шәүлә үтеп китте койма буеннан! Әнә, әнә... Тагын, тагын... Әнә ул туктап калды. гайнан, бар зиһенен күз карашына туплап, алгарак омтылды. Бер хатын-кыз, каршыдагы юан тупыл артына посып, Гайнан карап торган тәрәзәне күзәтә иде. Менә ул кинәт: “ Мине күреп, танып кал”, - дигәндәй, бер адым читкә атлады да үрә басты... Гайнан “ах” итте: аның каршында кайчандыр шушы юл буенда гаип булган Ләйсәне басып тора иде! Әллә аның шәүләсе генәме! Үз уйларына җавап эзләгәндәй, Гайнан өстәл артында утырып калган картка борылып карады. Һаман шул килеш, йокымсырап, дога пышылдап утырган картта кунак гаме юк иде. Гайнан, өметен өзеп, карашын кабат урамга күчерде. Каршыдагы тупыл буенда беркем дә күренмәде.

    - Хода бәндәсе ул... Ничә еллар үзенә тынычлык табалмый йөри...

    Картның сүзләреннән Гайнан егылып китә язды. Ләкин акылдан язып өлгерә алмый калды.

    - Сез... Син... Ләйсәнне каян беләсең, бабакай? Ул монда ничек килеп эләкте?

    - Утыр, олан... Аяк өсте торып сөйләшмә олылар белән.

    - Бу чынлап та Ләйсәнме? Әллә?.. – Гайнанның түземлеге тәмам төкәнде. Түземлеге белән бергә җаны да суырылып чыгып бара кебек иде.

    - Ялгышма, олан, сабыр бул... Утыр... Ризыктан олы булма...

    - Бабакай! Мин аны үз күзләрем белән күрдем бит! Ләйсәнне күрдем! Ә? Ул чын, үзе түгелмени?

    - Син аргансың... Сиңа ятып алырга кирәк... Әйдә, мин сиңа йоклар урыныңны күрсәтәм.

    - Юк, минем йокым килми! Минем елыйсым килә, хәтта үләсем килә, беләсеңме!.. Миңа авыр, бабакай, бик авыр!.. Мин бит Ләйсәнне күргән кебек булдым...

    - Авырсынма, олан. Без бит сине күптән көттек, ул да көтте... Хәзер табыштыгыз инде, моннан соң аерылышмассыз... Йокламыйм дисең инде... Алайса, тыңла, көй тыңла...

    Карт, акрын гына торып, салмак хәрәкәтләр белән стенада эленеп торган агач курайны үрелеп алды. Алды да, тәрәзә каршынарак килеп, ишетелер-ишетелмәс кенә көй чыгарып уйный башлады...

    Бу көйдә барысы да бар иде. Гайнанның ярсый башлаган йөрәген тынычландырырдай дала моңнары да, үткәннәрдән калган авыр хәсрәтне йолып алырдай су агышлары да, йөрәгенә юшкын булып утырган юл сагышлары да бар иде бу курай моңында... Өмет бар идеме – анысын Гайнан төгәл генә белеп бетерә алмый иде әле...

    Курай моңы аны оета башлады. Тәне мамык кебек йомшады, аңы саңгырауланды, йөрәге дә теләр-теләмәс кенә типте... Менә ул ярымачык тәрәзә янына килде, артсыз урындыкка утырды, аннары, башын стенага терәп, күзләрен йомды...

    Ләкин йокыга китә алмый калды. Тәрәзә артыннан ниндидер тавыш ишетелде. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр бик тиз Гайнаннын зиһененә барып иреште, чөнки бу тавыш кайчандыр аның сөйгән яры булып йөргән Ләйсәннеке иде.

    - Йоклама... Гайнан... Йокласаң... Беттең... Каласың... Йоклама... Зинһар... Йоклама... Бәгърем...

    Гайнанның йокысы шундук качты. Картның серле-сихерле курай моңыннан сөйгәненең тылсымлы тавышы көчлерәк булып чыкты. Ул сискәнеп торып басты, үрелеп, ачык тәрәзәдән урам ягына карады. Тәрәзә каршындагы тупыл артында ниндидер шәүлә чагылып киткән кебек булды. Хатын-кыз гәүдәсе... Әллә тагын кайчандыр дөньялыктан гаип булган Ләйсәне күзенә күренәме? Аның рухы, аның мәтам сулышы шулай кисәтәме Гайнанны? Әрвахы тынгысызлыймы?

    Гайнан урам буен җентекләбрәк карый башлады. Шул вакыт ул аргы очтан килүче ике картны шәйләп алды. Менә алар салмак хәрәкәтләр белән, дәшми-сөйләшми килделәр дә, Гайнан карап торган тәрәзә каршында туктап, тын калдылар. Авылның җанлануына соенеп куйса да, бераздан Гайнан шомлана башлады: “Кемнәр болар? Нигә бер авыз сүз сөйләшмиләр? Кеше сөйләшкәндә генә җанлы, тере бит.” Баягы, тәрәзә артындагы тавышның иясе күренмәде. Аның каравы, курай тавышына авылның төрле ягыннан кешеләр җыела башлады. Берәмләп тә, икешәрләп-өчәрләп тә баягы ике карт янына халык агылды. Барысы да бер чама – яшькә өлкәннәр, өсләренә озын җилән-халатлар кигәннәр, таяк таянганнар. Күбесе ак сакалдан... Тын гына җыелалар да җыелалар... Ник берсе авыз ачып сүз әйтсен...

    Хозыр-Ильяска охшаган йорт иясе серле коен уйнады да уйнады... Баштарак бик матур, моңлы булып тоелган бу көй бераздан Гайнанның күңеленә шом булып, ыжгырып, хәтта ажгырып керә башлады... Ул, соңгы көчен җыеп, ишеккә таба китте, караңгы чоланны үтеп, урамга чыкты... Кешеләр төркеме яныннан узганда шуны искә алды: болар бит аны күрмиләр! Әнә, көй ишетелгән ачык тәрәзәгә карап бакканнар да җансыз сыннар кебек катып калганнар...

    Гайнан авыл чигенә барып җиткәнче артына борылып карамады. Ике мәһаббәт имән уртасыннан чыкканда таныш тавыш зеңләп куйгач кына бераз тынычланды. Шундук каяндыр бер машина килеп чыкты. Авылына җитеп, өйләре каршында төшеп калгач, берничә минут элек кенә юл читендәге авылда булган хәлләрне ботенләй оныткан кебек булды.

    Әнисен нык сагынган икән! Бер-берсенә газиз ике җан кочаклашкан килеш озак кына басып тордылар. Аннары чәй өстәле артына утырдылар. Шуннан соң гына ана кеше сорашырга кереште:

    - Тормышларың ничек соң, балам? Калада хәзер авыр диләр бит...

    - Авыр итеп яшәсәң, кайда да авыр инде ул, әнкәй. Әллә монда сезгә җиңелме?

    - Монда да җиңел түгел, балам, дөрес әйтәсең. Эше дә юк, яме дә юк хәзер авылларның. Кеше бик китә хәзер җирдән... Кайсы авыллар бөтенләй шәрәләнеп калды, юкка чыкты... Әллә кеше гонаһы шулай тота инде, әллә Ходай каргышы төшәме, кем белсен...

    Авыл хәлләрен сөйләшеп алдылар, туганнарны искә төшерделәр, ниһаять, иң авыр сүзгә дә чират җитте.

    - Әнкәй, Ләйсән белән ничек булды ул?

    - Ничек булсын, Уфага дип, паром ягына киткән җирдән юкка чыкты балакай... Шуннан бирле беркем берни белми... Күрше авылларның кайсынадыр урлап алып киткәннәр, дигән сүзләр йөрде йөрүен... Кем ышансын?.. Урланган булса, кеше күзенә барыбер бер күренер иде... Бик кызганыч булды... Ата-анасы гына түгел, ботен авыл елады. Мин дә үз баламны югалткан кебек булдым... Сина әйтергәме-юкмы дип, аптырап беттем...

    Гайнанның басылып-моңсуланып калуын күреп, ана кеше үзен-үзе битәрли башлады:

    - Әй... Нишләп телемә салынып торам соң әле... Юлдан арып-алҗап кайткан кешене шик-шөбһәле сүзләр белән бимазалыйм!.. Балакаем, әйдәле, күңелеңне төшермә, тамагыңа да берни капмадың, менә бит, синең кайтуыңа сыйлар пешереп куйдым...

    - И-и, әнкәй, күңел бит ул - әле тегеләй, әле болай... Ачуланма, яме, чынлап та ашыйсы килми... Мин бит кайтып җиткәндә генә ныклап тамак туйдырдым.

    - Кайчан? Бу бер дә килешми инде, балам... Кайтып җиткәч, үз өеңә кермичә, кешегә кереп йорүеңне әйтәм... – Ана кеше үпкәләргә җыенып кына беткән иде, Гайнан кырт кисте:

    - Юк ла, әнкәй, мин бит юл читендәге авылга кердем. Хәернас бабайда ашап чыктым... Хәлимә апаларда...

    - Кайсы авылда? Кайсы-кайсы? – Нидер сизенеп, җаны өзгәләнеп сорашучы ананың күз карашы Гайнанны тәмам телсез, аңсыз итте. – Ул юлда... кереп ашап чыгарлык бер авыл да калмады ласа, балакаем?!.

    - Ничек?.. Калмады?..

    - Шулай... Калмады... Бар авыллар да йә үлеп, йә кайсы кая таралып бетте... Күбесе елга буйлап шәһәрләргә китеп барды...

    - Ә теге... Ике имән арасыннан кереп китә торган авыл белән нәрсә? Мин бит шул авылда булдым...

    - Ай Алла!... Хараплар гына булгансың икән, балам. Сихер-шаукымнарга гына таргансың икән... Ул авыл ун ел элек үк таралды инде, белмәдеңмени?.. Балаларыннан ятим калган карт-коры да берничә ел эчендә үлеп бетте, гөнаһ шомлыгы...

    - Ни сөйлисең син, әнкәй, мин ярты сәгать элек кенә шул авылда ашап-эчеп, ял итеп утырдым бит!.. Курай тыңладым!..

    - Курай? И, балам, анысы хактыр... Бик еш ишетәләр бу курай тавышын ул яктан... Кешеләрен генә күрмиләр...

    - Ничек инде?.. Урам тулы халык калды ласа анда... Әнкәй, син шаярып сөйләшәсеңме?

    - Нинди шаяру ди, балам?.. Юк инде ул авыл, күптән юк... Синең күзеңә генә күренгәндер...

    - Мин бит тиле түгел, әнкәй! Менә сине күргән кебек сөйләшеп тордым үзләре белән, ризыклары белән сыйландым... Курайларын тыңладым... Йокларга да кыстаганнар иде...

    - Ә? Йокларга? Йокладыңмы соң?

    - Юк, анысын эшләмәдем. Ләйсән тыйды, йокламаска кушты... Йокласаң – бетәсең, диде...

    - Ләйсән дисеңме, балам? Ай Аллам!.. Син бер-бер шаукымга, зәхмәтле сихергә эләккәнсең ләса, башкача түгел... Ләйсәнне дә күргәч...

    - Күрдем дә, күрмәдем дә... Шәүләсен күргән кебек булдым, тавышын ишеттем... Хәернас бабай бик кыстый башлагач, тәрәзә артыннан кемдер Ләйсән тавышы белән: “Йоклама, йокласаң бетәсең”, - диде.

    Ана кеше тәмам хафага төште.

    - Дөрес әйткән икән әбекәй. “Җеннәр йоклатып ала”, - ди торган иде ул. Әле ярый йокламагансың, балакаем. Ходай саклаган үзеңне...

    - Әнкәй, нинди җеннәр?! Мин бит анда булдым! Менә шушы күзләрем белән күрдем андагы кешеләрне!..

    Бу юлы ана дәшмәде. Алъяпкыч чите белән авыз читен каплап, баш кагып тик торды...

    Өйдә тынлык урнашты. Бер-берсенә газиз ике җан, аңлаша алмыйча, икесе ике бүлмәгә кереп, үз гамьнәренә бирелде.

    Гайнанның башына сыймады. Ул үзенең акрын гына акылдан яза баруын тойды... “Нишләп болай килеп чыкты соң әле? Кайда булды ул? Кемнәр янында? Гомумән, ул булдымы соң анда, әллә шаукымлы төш кенә күрдеме?.. Күргәннәре төш булса, ничек уянырга, ничек өнгә кайтырга соң? Ә бит моның бер генә юлы бар – ул авылны тагын бер тапкыр барып күрергә!”

    х х х

    Иртәнге кояшның беренче нурлары белән торып, Гайнан юлга җыена башлады. Өс-башын киенеп, әнисе өстәлдә калдырган бер чынаяк сөтне эчеп куйгач, чиләкләр күтәреп кереп килүче әнисен кочаклап алды:

    - Берни дә сорашма, әнкәй, яме. Минем барып кайтасы җирем бар... Аннары эре-эре атлап чыгып китте.

    Җәяү китте. Аңа шулай җиңелрәк иде. Артыннан куып җиткән машиналарга исе китмичә барды да барды. Әлләни уйланмады да, табигатьнең матурлыгына, зирәклегенә сокланып тик барды. Мәһабәт имәннәр яныннан узганда да күңеле сискәнмәде, йөрәккә шом салып, куе агачлар арасыннан үрелеп карап калган каберлеккә борылып та карамады...

    Гайнан аңлап алган иде инде. Бу урын кичәгесенә һич охшамаган. Бүген монда табигать тере, җанлы, ул шаулый, гөрли, сайрый, безелди... Шулай да, авыл урамына килеп кергәч, бераз тукталып торды, як-ягына каранды. Кичәге күренеш кабатланыр кебек иде: менә хәзер урам башыннан ике кеше килеп чыгар, аларга башкалар иярер... Шулвакыт каршыдагы йорт тәрәзәсеннән курай моңы ишетелә башлар...

    Юк, курай тавышы да ишетелмәде, көткән картлар да күренмәде. Авыл тәмам үлгән, җансыз калган иде. Һәркайда таралып яткан җимерек коймалар, кыйшайган йортлар, җимерек коелар гына кайчандыр монда кызу тормыш барганлыгы, язмышлар яшьнәгәнлеге хакында сөйли... Ә кошлар соң, кошлар!.. Бүген алар аеруча чыркылдашып, ярсынып, тузгып-тузгып очалар... Кемнәрнеңдер җан-рухлары шулай күккә кубарылып чыкан диярсең...

    Гайнан үзен-үзе белештермичә, кызу-кызу атлап, курайчы карт йортына барып керде. Анда да аны салкын, чиркангыч бушлык, үлем тынлыгы каршы алды. Кичә генә бу йортта сый өстәле әзерләнүе, курай тавышы яңгыравы әкияти бер хатирә булып кына күз алдына килде...

    “Ләйсән? Ләйсән дә әкиятме?” – Гайнанның болай да җилкенеп торган йөрәге тагын да ярсыныбрак тибә башлады. Ул үзе дә сизмәстән, тәрәзә янына килеп, аның киң олгеләрен ачып җибәрде һәм... шундук акылдан яза язды: каршыдагы тупыл агачы янында күңелләрне әрнетер дәрәҗәдә таныш, газиз сын басып тора иде...

    - Ләйсән, синме бу?

    - Мин, Гайнан...

    - Син... исәнмени?

    - Исән дә, түгел дә...

    - Ничек инде? Алай да буламыни?

    - Була икән шул. Мин яшим... Тик башка дөньяда яшим...

    - Ләйсән, бу – безнең аерылуыбызмы?

    - Юк, бәгърем, бу безнең табышуыбыз...

    - Кавышуыбыз дамы?

    - Табышуыбыз гына шул...

    - Мин барыбер берни аңламыйм, Ләйсән...

    - Иң мөһиме, без бергә, Гайнан.

    - Син минем янга кайта аласыңмы, Ләйсән?

    - Юк, мин кабат синең дөньяга кайта алмыйм. Кичер, зинһар...

    - Ә мин синен янга бара аламмы?

    - Сина бу дөньяга юл ачык, Гайнан. Әмма...

    - Нәрсә - әмма?.. Йә әйт инде тизрәк!

    - Әмма син бу дөньяга мәңгелеккә киләчәксең... Бакый дөнья бит бу, оныттыңмыни?..

    - Мин синен дөньяңа барырга телим, Ләйсән... Синен белән булырга телим.

    - Ашыкма, Гайнан. Иң элек ул дөньялыктагы хыялларың, дусларың, әнкәң хакында уйла.

    - Син уйламагансың бит әнә...

    - Мин бик арган идем шул, Гайнан... Аз гына ял итим дип кергән идем, йоклап киткәнмен... Йокы – ике дөньяның чиге монда, Гайнан...

    - Минем дә йокым килә, Ләйсән...

    - Сиңа тизрәк китәргә кирәк, вакытың чыгып бара... Тагын килерсең бит, бәгърем? Тагын кил, яме... Миңа синсез авыр...

    - Хәзер инде миңа да... синсез авыр...

    - Хуш, сау бул, Гайнан...

    - Хуш, сөеклем... Ләйсән, бер генә әйбер сорыйм да китәм.

    - Сора.

    - Кичәге картлар – чын идеме алар? Әллә...

    - Чын... Алар рухлар дөньясында яши. Беләсеңме, Гайнан, ул дөнья тагын да чынрак...

    Шулай тәрәзә аша карашып торган килеш аерылыштылар. Дөресрәге, Ләйсән томан таралган кебек кенә юк булды. Ул югалгач, Гайнанның күңеленә беренче мәртәбә шом, курку керде. Ул бу шыксыз, ярымҗимерек авылдан тизрәк чыгып китү ягын карады... Пар имәннәр яныннан үткәндә хәтерендә онытылыр-онытылмас кына торган дога сүзләрен пышылдады: “Әгүзү билләһи-шәйтанир-раҗим. Бисмиллаһир-рахманир-рахим... Таш атып куылган шәйтаннан Аллага сыенам. Мәрхәмәтле, рәхимле Алла хакына...”

    Өйдә әнисе югалткан. Ана кеше улын бик борчылып, капка төбенә үк чыгып каршы алды. Әмма сорашып-нитеп тормады, Гайнан капкага таба борылуга, алдан кереп,самавырына ябышты...

    Чәйне тын гына эчтеләр. Гыйнан, чынаягын каплап, бит сыпырып куйгач кына сүз башлады:

    - Әнкәй, мин бит сине алырга кайткан идем. Яңа өйгә бергә керербез дигән идем... Ә хәзер кире уйладым. Монда калырга булдым. Минем авылдагы гомерем әле бетмәгән булып чыкты... Син ризадыр бит?

    Нидер сизенгән ана, шөбһәләнеп, улының соравына сорау белән җавап кайтарды:

    - Ләйсән артыннан син дә китеп югалмассыңмы соң?

    - Юк, әнкәй, югалмам. Әмма мин Ләйсәнне дә ялгыз калдыра алмыйм... Мин аңа кирәк. Ул да миңа кирәк.

    - Ни сөйлисең син, балам, Ләйсән юк бит инде...

    - Бар, әнкәй, бар. Мин аны күрдем. Мин аның белән сөйләштем. Ул ике дөнья арасында өзгәләнеп яши... Бу яклап тыныч бул, яме. Мин сине бервакытта да борчуга салмам...

    - Бу шаукымдыр, балам, зиһенең генә буталмасын иде...

    - Бу шаукым түгел, әнкәй, бу минем язмышым...

    ...Шәһәрдәге йорт-җирен сатып, автобус алып кайткан Гайнан Кариле белән пристань арасында кеше ташып кәсеп итә башлады. Кайчагында ялгызы гына чыгып китеп, ялгызы гына кайтып керә. Кешеләр баштарак бу хәлгә аптырыйлар иде, соңрак күнектеләр тагы: “Кайда гына йөрмәс сагышлы адәм белән чабышкы ат башы?!”

    12 декабрь, 2009 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх