• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ПӘЙГАМБӘРЛӘР КҮПМЕ ЯШИ?

    (Хикәя)

    1.

    Мөхәммәт әнисен кыйнаган, дигән хәбәр бөтен бистәне аякка бастырды. Эчеп-исереп, холыксызланып, кешегә бәйләнеп йөрүче бу адәм актыгына моңа кадәр түзеп яшәделәр яшәвен. Моннан соң түзеп тормаслар, ахры. Әнә бит ничек күтәрелде халык. Икенче көнне үк Мөхәммәтнең күз төбендә янып-караеп торган зур тап барлыкка килде. Урам яшьләренең эше генә бу, бүтән нәрсә түгел. Кем белә — әллә Якуп исемле шешәдәш дусты белән түпәләшкәнме? Анысы да шундый ук юньсез бер бәндә. Сугыш чукмары. Сугышырга өйдә беркеме дә юк аның, әнисе белән әтисе бик яшьли мәрхүм булганнар, карап үстергән әбисе дә бер аягы белән оҗмах бусагасында басып тора... Аның каравы, күрше-тирәгә тынгылык бирми. Армиядән кайткач, бераз базар әһелләренә ялланып йөрде дә, тора-бара башын юләрлеккә салып, бөтенләй эшләмәс булды, әйбер урлаштырып, бала-чага талап, аракылык акча юнәтеп көн күрә башлады...

    Менә шулар икесе бөтен бистәнең ямен бозып яшиләр дә инде. Бигрәк тә Мөхәммәт явызлана. Эченә Иблис мәлгунь кереп оялаган диярсең. Шул шайтан коткысы белән яши ул. Авызында бер юньле сүзе юк. Бөтен белгәне: “Тегеләй итәм дә, болай итәм!” Картаеп бетте, өйләнмәде, яратып йөргән Нәзирәсе дә яшьтән үк ваз кичте үзеннән. Якуп кебек, армиягә дә бармады хәтта. Армия урынына бүтән җирдә йөреп кайтты шул ул.

    Салган баштан урамдагы кешеләргә бәйләнеп йөргәндә бер милиционер егеткә очраган. Аның милициядә эшләвен белмәгән Мөхәммәт — битеннән бер-ике мәртәбә “сыйпап” алган... Милиция тикле милициягә үк суккач, утыртмый кала алмаганнар. Өч ел утырып чыкты, әмма акыл кермәде үзенә. Шулай да, бераз кикриге шиңеп кайтты — булган җирләрендә бик үк рәхәт булмагандыр, күрәсең. Көчлерәкләргә бик бәйләнми хәзер. Ә менә әнисенә көче җитә...

    Сәгъдәт апаның хәлен белергә дип, бистәнең тап уртасында бер якка янтаеп утырган тәбәнәк йортка кеше килә башлады. Иң элек күршедәге абыстай белән аның читтән кайткан апасы кереп чыктылар, аннары Сәгъдәт апаның югары очта яшәүче ахирәте килеп җитте. Гөлҗәүһәр исемле күрше хатыны да кызы артыннан яңа гына табадан төшкән коймаклар җибәргән. Ниһаять, Сәгъдәт апалар капкасында бөтен бистә халкын карап, дәвалап торучы, тирә-юньдә яшәүчеләрнең тән җәрәхәтләрен генә түгел, җан, күңел борчуларын да бик яхшы белгән участок врачы Таһир Йосыпович пәйда булды...

    2.

    Сәгъдәт апа врачтан тән җәрәхәтләрен яшереп булашмады. Барыбер беләчәк, барыбер сизәчәк. Кырык еллап гомерен халык арасында үткәргән бит бу табиб. Кешенең аһ-зарын тын-сулышыннан, күз карашыннан тоярга, аңларга өйрәнгән ул. Сәгъдәт абыстайның түр түшәктә яткан юка гәүдәсен, ак җәймәгә төреп, “җыештырып куйгач”, ул бер генә сорау бирде:

    — Малаең белән нишлибез?

    Бу сорауда бөтенесе дә бар иде: “Сиңа бер-бер хәл кылганчы, милициягә генә тапшырыйкмы? Әллә сиңа якын килмәслек итеп закон чыгарыйкмы? Синнән бөтенләй аерыйкмы? Үз көнен үзе күрсен, ә без сине ташламабыз...”

    Сәгъдәт апа үзенчә фикер йөртте. Исерек иреннән бик яшьли аерылып, берьялгызы карап үстергән улыннан болай гына аерыласы килмәде аның. Гомерен, тормышын, хәтта язмышын бирде бит ул Мөхәммәткә. Ничек тиз генә шушы гомереннән, язмышыннан аерыла алсын?! Бәгырен, йөрәген кисеп алган кебек ләса бу. Мөхәммәтнең шундый булып үсүенә Сәгъдәт үзе дә гаепле. Шуңа күрә кабергә кадәр бергә булачаклар алар. Бәлки бер акылга утырыр әле, тәүфигына кайтыр... Барыбер эчтән начар малай түгел ул. Кул күтәргән чагында да лаякыл исерек иде, зиһенсез, һушсыз иде. Имансыз түгел иде! Түгел! Ана кеше генә тоя ала моны: Мөхәммәтнең дә иманы, акылы бар, тик бу иман, акыл дигәннәре изрәп йоклый гына, ахры, йөрәк артында оеп йоклый... Ничек тә кан тамырлары аша барып, уятып, кире шушы дөньяга кайтарасы иде шул иманны!.. Шуны кайтарырдай берәр дару да уйлап тапмыйлар, ичмасам...

    — Таһирҗан... Син... изге кеше... Әйт әле: кешенең җанын кузгатырдай... зиһенен уятырдай... иманын кайтарырдай дару юкмы соң?..

    Һаман әле авыртуларыннан мантый алмыйча, хәлсезләнеп, авырып яткан ананың соравы күпне күргән табибны да сискәндереп җибәрде. Ул ни дип җавап бирергә белмичә аптырап торган арада, Сәгъдәт апа җан тавышы белән иңрәп, ыңгырашып сорануында булды:

    — Изге кеше барысын да белә... Ә син — әйбәт кеше, изге кеше... Әйт әле: иманнан дару бармы?.. Бармы-ы-ы?.. Булса, шуны Мөхәммәткә эчерер идек... Терелер иде ул... Әйбәтләнер иде...

    Таһир Йосыпович ялгышты. Сәгъдәт апаның соравы аңа тамчы да кагылмый иде. Чөнки болай да аңлашыла: юк андый дару, юк... “Ходай Тәгалә бар. Алладан курку — үзе дару кебек ләса... Иман шул бит инде... Алладан курку — Аллага иман китерү ул, бүтән нәрсә түгел... Ләкин, пәйгамбәрнең изге исемен йөртсә дә, Мөхәммәттә Алладан курку дигән хис юк. Ходай Тәгалә аның башына да, җанына да, канына да кереп карамый. Аның алласы — аракы... Бер йотым аракы өчен дусларын да, анасын да сатачак ул... Иң аянычлысы: ана кеше моны белә. Табиб та моны бик яхшы белә. Шуңа күрә дә Сәгъдәт бу хакта Таһир Йосыповичтан сорый алмый. Дөресрәге, сорый ала, әмма бу соравына һич җавап көтми. Чөнки җавап “Бәхет” дигән исем йөртүче ана файдасына да, аның пәйгамбәр атлы малае файдасына да булмаячак...

    — Бар андый дару...

    Бу юлы ана, сискәнеп, калтыранып, хәлсез күз кабакларын киң итеп ачып җибәрде. “Ничек инде — бар? Җавап дөрес түгел... Юк андый дару, юк... Җаннан, иманнан дару юк...” Табиб тагын кабатлады, бу юлы аның тавышында ныклык, инанганлык, хәтта ниндидер илаһилык бар иде.

    — Бар андый дару!

    Сәгъдәт апа дәшмәс булды. Кабат күзләрен йомды. Тагын ачты. Китәргә җыенып, әйберләрен барлаучы Таһир Йосыповичның чабуына үрелде.

    — Ярдәм итче, Таһирҗан...

    — Итәрмен... Кайда соң ул?

    — Нәрсә? Дарумы?

    — Юк ла... Малаең кайда, дим. Күрәсе, сөйләшәсе иде.

    — Чоланда ята... Төнлә дуслары кайтарып ташлаганнар иде, айныганы юк әле...

    — Ярар, мин киттем. Терел. Иртәгә тагын кереп чыгармын.

    Сәгъдәт апа берни эндәшә алмый калды, Таһир Йосыпович, өй ишеген каты гына ябып, чыгып китте, бераздан ана кеше, чолан ишегенең шыгырдап ачылуын ишетеп, бөтен җаны-күңеле белән шомланып, борчылып, торып утырырга җай карый башлады...

    3.

    Ишек тавышын Мөхәммәт тә ишеткән икән.

    — Уф!.. Кем бар анда? Әнкәй, синме?

    — Мин бу!

    — Кем соң син? Болай да рәт юк, йөрмәле монда... Бар кит... Уф!..

    — Ә кем дип уйлыйсың?

    — Фәрештәме әллә? Газраил түгелдер бит?

    — Мин бу — врач Таһир абыең. Әниең янына килдем. Нишлисең син, малай актыгы?! Әниеңне үтерәсең бит. Әнә җаны чыгам-чыгам дип тора...

    Бу юлы Мөхәммәт дәшмәде. Дәшәрлек хәлдә түгел иде, ахры. Ул, син дә җан үртәп йөрмәле, дигәндәй, авыр итеп ухылдады да түшәгенә капланды.

    Ләкин табибтан тиз генә котыла алмады ул.

    — Нәрсә булды? Кай җирең авырта?

    — Баш авырта, нәрсә булсын... Менә шушыннан кысып ала... Берәр дару юкмы соң шунда?

    — Бар, нишләп булмасын... Менә шуны эч, көнгә ике мәртәбә... Каяле, күзләреңне карыйм... У-һу!.. Күзләреңдә рәт беткән ләбаса... Йөзең дә ап-ак. Кан качкан чыраеңнан... Юкка түгел бу...

    — Нәрсә булсын, махмырдан ул... Шул теңкәгә тия, каһәр төшкере!..

    — Махмыр гына түгел бу... Башка нәрсә...

    Мөхәммәт, сискәнеп, башын калкытты.

    — Нәрсә-ә? Нәрсә телеңә салынасың, мясник? Бар ычкын моннан! Әнкәйгә килгәнсең икән, әнкәйне кара! Тик миңа якын киләсе булма!

    — Ярар, килмәм... Тиздән син үзең киләчәксең. Синдә хәтәр авыру булмагае... Әнә — бөтен йөзеңнән, күзеңнән үлем карап тора... Теләсә нәрсә эшлә, мин китәм...

    — Бар, юлыңда бул! Кирәгең бар иде! Мине алай гына ала алмаячаксың. Врач, имеш... Врач та, үлем дә миңа ни почем!..

    4.

    Икенче көнне үк килеп җиткән. Таһир Йосыпович болай да эшенә иртәрәк килә. Ә Мөхәммәт инде ишек төбендә кукраеп утыра. Аек, басынкы, хәтта юаш...

    — Исәнмесез...

    — Исән әле... Ә син ничек?

    — Ничек дип... Хәл юк...

    — Тамагыңа да бармыймы?

    — Бармый...

    — Күзеңне йомсаң, башың әйләнәме?

    — Әйләнә...

    — Аяк-кулларың ойыймы?

    — Ойый...

    Шулай сөйләнә-сөйләнә ишекне ачып керделәр. Шалтыр-шолтыр килеп, табиб үзенең коралларын барлый башлады. Мөхәммәт түр өстәл янындагы урындыкка барып утырды.

    — Таһир абзый... — Бераз тынлыктан соң тагын Мөхәммәт сүзгә кереште.

    — Нәрсә?..

    — Сүз бар иде...

    — Йә, сөйлә, тыңлыйм...

    — Сез... Сез кичә чынлапмы?

    — Нәрсә — чынлапмы?

    — Авыруны әйтәм...

    — Шаяртып сөйләшкәнгә охшаганмыни?

    — Юк анысы...

    — Шулай булгач... Әнә бит — бөтен симптомнары туры килә...

    — Аннан дәвалап булмый диләр бит...

    — Булмый шул...

    — Шулай булгач, нигә әйттең миңа бу хакта?

    — Әйтмәсәм, чирләмәс идеңме?

    — Юк ла... Бу хакта авыруга әйтмиләр бит... Ә син әйттең?..

    — Ярар, әйтмәде дип уйла.

    — Юк инде, әйттең...

    — Шуннан?

    — Хәзер дәвала.

    — Аннан дару юк бит...

    — Юктыр да... Ә син дәвала, бәлки үтеп китәр...

    — Юк, үтми... Бар, чык, эшемне бүләсең, мине анда авырулар көтә.

    — Юк, чыкмыйм, дәвала!

    — Давалаудан узган инде.

    — Шулаймы?

    — Шулай.

    — Күпме бар?

    — Нәрсә күпме?

    — Гомерем күпме калган, дип сорыйм мин синнән!

    — Бер-ике ай, күп булса — ярты ел...

    Бу юлы Мөхәммәт бер сүз эндәшмәде, табибка күз агы белән генә карап алды да, дәррәү кузгалып, каты басып чыгып китте.

    5.

    Өч көн, өч төн Якуп дустында эчеп яткан, диделәр. Дүртенче көнне таң белән кайтып кергән дә Сәгъдәт ападан татарча Коръән сорап алган. Аракы гамен онытып, өч көн, өч төн шул изге китапны кулыннан төшермәгән. Җиденче көнне, шулай ук таң тишеге белән, Таһир Йосыповичның ишеге төбенә килеп утырды ул.

    Эшенә килеп кергән табиб Мөхәммәткә һич аптырамады, шулай булырга тиеш кебек, басынкы гына тавыш белән, аны үз бүлмәсенә чакырды.

    — Таһир абзый...

    — Нәрсә, Мөхәммәт? Әниеңнең хәлләре ничек?

    — Әнкәй әйбәт кенә. Хәзер мин эчмим бит...

    — Анысы әйбәт. Тагын нәрсә?

    — Хәл юк, Таһир абзый. Тамакка да берни бармый. Әллә нәрсә булды миңа. Чынлап та теге каһәр эләкте, ахры...

    — Белмим инде...

    — Ничек инде — белмисез?

    — Ходай Тәгалә генә белә...

    — Белми, ул да белми. Бөтен Коръәнне укып чыктым. Күңелем, җаным тынычланмады, йөрәгем генә ярсып калды. Юкка укыдым. Укымасам, җиңелрәк булыр иде. Ә хәзер...

    — Нәрсә — хәзер?

    — Хәзер... үләсе дә килми, яшисе дә...

    — Яшисе дә килмиме?

    — Юк, яшәргә лаек түгел мин. Шуны аңладым. Хикмәт аракыда гына түгел... Аны бит эчмәскә дә була. Хикмәт үземдә минем, асылымда, күңелемдә... Ә анда Иблис утыра.

    — Хәзер дәме?

    — Хәзер дә. Менә бит: Үзем шул хакта сөйләшәм, үзем үземне ничек алдарга дип уйлыйм. Йә, әйтегез, нишләргә миңа?

    — Көтәргә.

    — Нәрсәне көтәргә? Үлемнеме?

    — Юк, язмышны.

    — Нәрсә соң ул — язмыш? Ә? Таһир абзый, әйт, нәрсә ул?

    — Язмыш ул, Мөхәммәт туган, изгелек дигән сүз. Игелек дигән сүз. Менә синең үз гомереңдә башкаларга берәр изгелек эшләгәнең, игелек кылганың бармы?

    — Белмим. Юк, ахрысы...

    — Менә шул шул. Игелексез гомерне Ходай Тәгалә тиз ала. Кеше кыйнап, кеше талап йөргән кешенең гомере бернигә тормый ул. Ә син үз анаңны кыйнагансың... Ана рәнҗеше төшмәсә дә, берәр вакыт Ходай рәнҗеше төшәр, дип тә курыкмагансың.

    — Элек курыкмый идем, хәзер куркам. Үлемнән генә түгел, яшәүдән дә куркам. Нишләттегез сез мине?! Авыру, имеш... Үләсең, имеш... Әллә... Әллә башны юк итәргә инде? Барыбер үләсе бит...

    — Ә яшәргә кирәк! Һәр кеше үзенә җибәрелгән гомерне соңгы минутка кадәр яшәп китәргә тиеш. Шундый закон. Бар, яшә. Изгелек эшлә, игелек кыл. Бүген синең өчен иң изге, иң игелекле эш — анаңны тәрбияләү, шуны онытма.

    — Таһир абзый, үзгәрсәм... Бәлки үтеп китәр, ә?

    — Бу хакта уйлама да. Үлемне алдыйм дип уйлап йөрсәң, ул үзе хәйләли башлый. Просто яшә! Кешечә яшә. Шул. Ә хәзер бар, анаң янына кайт, мине авыруларым көтә. Болай да артыгын сөйләп ташладым бугай... Әй, туктале, менә шушы сары таблеткаларны суда изеп, өч мәртәбә эч, акларын — иртә, кич кап, алма, кәбестә аша, яңа сауган сөт эч...

    6.

    Сәгъдәт апа үзенең улын таный алмады. Алыштырып куйдылармыни — эчүен ташлады, шешәдәш дусларын онытты, әнкәсе тирәсендә бөтерелеп тора башлады. Бер атна эчендә бөтен өй-тирәсен, абзар-кураны рәтләп, матурлап куйды.

    Иң мөһиме, күңеле белән үзгәрде ул. Бу аның йөзеннән, күз карашларыннан ук күренеп тора. Күзләрне күңел көзгесе диләр бит. Улының сагышлы, моңсу, әмма ачык, саф, ниндидер изгелек, илаһилык иңә башлаган күзләренә карап, Сәгъдәт апаның җаны өзгәләнде. Кайгы-хәсрәтен дә, бәхет-шатлыгын да күп күргән күңеле тынгысыз уйларының әле бер ярына, әле икенче ярына бәргәләнде: “Нәрсә булды соң Мөхәммәт белән? Ни булды? Нәрсәдер булды бит, нидер булды... Әллә Ходай Тәгалә дигәннәре, изге исем йөртәсең бит, үзгәр әйдә, дип, үзгәртеп куйдымы үзен?”

    Сәгъдәт апа сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Әлбәттә, сөенә ул. Әмма кешенең болай кинәт кенә үзгәрүе барыбер юньлегә түгелдер. Ниндидер шайтан шаукымыдыр, җен хәйләседер бәлки? Бу хәл вакытлыча гынадыр? Шуңа да шомлы, борчулы Сәгъдәт апаның күңеле.

    Сорап та карады.

    — Әнкәй, әллә нәрсәләр уйлап бетеренмәле, барысы да әйбәт, барысы да тәртиптә, чын менә... Моннан соң мин сине бервакытта да ташламаячакмын, рәнҗетмәячәкмен. Элекке ямьсезлекләрем өчен дә оят миңа... Әйдә, яшик әле матур гына. Күпме яшәргә язган — шулкадәр яшик, яме...

    Мөхәммәт шулай дип котылмакчы булган иде, Сәгъдәт апа улының соңгы сүзләрен күңеленә алып өлгерде:

    — Нигә алай дисең, балам? Күпме яшәргә язгандыр, дигәнгә әйтәм. Әле яши генә башладык бит, әйтмә алай бүтән, яме...

    — Ярар, әйтмәм. Тик син дә сорама. Яшик, әнкәй, яшик, иманыбыз кушканча, язмыш язганча, дөньяның кадерен белеп, һәр көннең, һәр минутның тәмен, ямен белеп яшик... Әнә бит ничек матур дөнья...

    Сәгъдәт апа барыбер тынычланмады. Сәер сөйләшә аның Мөхәммәте. Җитмеш яшьлек картлар кебек сөйләшә. Кеше җиде көн эчендә җитмеш еллык акылга утыра ала, диләр иде, әллә шул сүз дөресме? Тик... бу сүзне үлем белән бәйләп әйтәләр иде... Үлем каршында кеше үзенең яшәргә тиеш булган гомерен яшәп бетә, диләр иде... Тәүбә-тәүбә...

    Уйлана торгач, Сәгъдәт апа күңелен борчыган уйның очын эзләп тапты. Ул берничә атна элек аның хәлен белергә кереп йөргән участок врачы белән бәйле булып чыкты. Шул көннәрдән соң “алышынды” бит аның Мөхәммәте, җитмәсә, Таһир Йосыпович янына барып йөргәнен дә күргәннәр.

    Күп уйлап тормады, Сәгъдәт апа хастаханәгә үзе китте. Иләсләнгән күңелен шулай гына тынычландыра ала иде ул.

    Таһир Йосыпович аны көлеп-елмаеп каршы алды. Куш учларын биреп күреште. Ләкин күзләре сынап, хәтта бераз борчылып карыйлар иде аның.

    — Исән-сау гынамы, Сәгъдәт туганкай?

    — Исән, бик исән, рәхмәт яусын үзеңә, менә синең җиңел кул белән терелеп беттем, Ходайга шөкер...

    — Бер-бер хәл булмагандыр бит?

    — Нигә алай дисең, Таһирҗан?

    — Шулай дими ни, терелеп беткән кеше врачка тиккә йөрми бит инде... Тән авыртуы булмаса, күңел авыртуы бар, димәк...

    — Берни дә яшереп булмый икән үзеңнән... Мөхәммәт әллә нишләп китте әле, Таһирҗан, бөтенләй үзгәрде...

    — Тагын кулын озайтамы әллә? Тагын эчәме?

    — Юк шул, шулкадәр дә күнеккәнмен аның эчүенә, дуамаллыгына, дер калтырап тора идем, хәзер, нәрсә булды икән, нигә шулай кинәт кенә ипләнде, аруланды икән, дип борчылам...

    — Арулангач, сөенергә генә кирәк, Сәгъдәт туганкай.

    — Кеше тиктән генә Коръәнгә тотынмый, Таһирҗан, миннән болай гына котыла алмассың. Әйт әле, теге көнне, минем хәлне белергә килгәч, чоланда нәрсә сөйләштегез? Нәрсә дидең син аңа? Нинди тылсымлы сүз әйттең? Нинди сихер өрдең?

    — Ә-ә, син ул көнне әйтәсеңмени?.. Бер ни дә әйтмәдем. Әйтергә кирәген генә әйттем. Юкка шикләнеп, шөбһәләнеп йөрмә, күңелеңне талкыма. Кайт та малаең белән чөкердәшеп гомер ит. Өйләндереп җибәр үзен. Йөргән кызы да бар иде бугай. Кем әле ул?

    — Нәзирәне әйтәсеңме? Юк инде ул. Аралары өзелде аларның. Өч елга китеп югалгач, Нәзирә өметен өзгән, диделәр. Төрмәсен кичергән, ә менә хат язмавын, күңел бирмәвен кичерә алмаган мескенкәй... Әле дә кияүдә түгел, диләр, дөрес булса. Һаман ярата, имеш, шул юньсезне!..

    — Шулай булгач, кабат димлә дә куй...

    — Белмим, белмим... Бик куркам мин... Артык нык үзгәрде Мөхәммәт. Кеше үлем каршында гына шулай үзгәрә, Таһирҗан.

    — Туктале, Сәгъдәт туганкай, кермик әле мондый ямьсез сүзгә...

    — Теге вакытта бик серле сөйләштең шул. Әллә син беләсең микән дигән идем, алайса, белмисең инде... Ярар соң, Ходай ихтыярына тапшырдык.

    7.

    Ходайны телгә алып сөйләшсә дә, Сәгъдәт апа улының язмышын үз кулына алырга булды. Таһир Йосыпович белән сөйләшкәннең икенче көнендә үк Нәзирә янына китте. Урап-әйләнеп йөрмәде, турысын әйтте дә салды:

    — Кызым, әллә кушыласызмы соң? Мөхәммәт бик үзгәрде бит. Иманга кайтты. Тик бераз моңсурак кына. Ялгыз булганга шулай ул, беләм мин аны... Шуңа килүем дә. Әллә очрашып-нитеп карыйсызмы соң? Синең дә беркемең юк, Мөхәммәт тә өйгә якынаер. Юкса җир белән күк арасында йөри...

    Нәзирә “киләм” дә, “килмим” дә димәде, Сәгъдәт апаны сабыр гына тыңлап торды да чәй эчәргә чакырды. Чәй эчкәндә кызның “теле ачылды”, иң элек ул, уйчан гына:

    — Сәгъдәт апа, Мөхәммәт хакында сөйләле, — дип куйды.

    Шул җитә калды. Сәгъдәт апаның эченә җылы керде. Ул, түкми-чәчми, соңгы берничә атнада Мөхәммәт белән булган сәер хәлләр хакында сөйләргә кереште.

    — Берәдәк булып йөрми хәзер. Балалар бакчасына эшкә урнашты. Үзе каравылчы, үзе җыештыручы, үзе бөтен вак-төяк эшләрне үтәп торучы... Тәрбиячеләр дә, балалар да бик яраталар икән үзен. Эшләре чыкса, балаларны Мөхәммәткә калдырып та китәләр, ди. Мөхәммәткәем үзе дә гел әйтеп тора: “Балаларым булса, шушы бакчага йөртер идем. Булмас шул инде”, — ди. Өйләнмәскә ант иткән кеше кебек, бигрәкләр дә ямансу итеп әйтә. Шуңа да борчылып йөрүем. Әллә, мәйтәм, тагын бер сөйләшеп карыйсызмы?

    Нәзирә дәшмәде. Йөзләрен балкытып елмайды да, китәргә кузгалган кунагына гөбәдия төрә башлады.

    — Сау булып тор, Сәгъдәт апа, менә, кайткач, бер утырып чәй эчәрсез. Мөхәммәт бик ярата иде бит...

    Аңлаган кеше аңлый алырлык мәгънәләр бар иде бу сүзләрдә. Сәгъдәт апа да бик тиз төшенеп алды. Һәм, сөенечле хәбәрне тизрәк улына җиткерү өчен, йөгерә-атлый өенә ашыкты...

    8.

    Ләкин Мөхәммәт өйләнергә атлыгып тормады. Нәзирә җибәргән гөбәдия белән чәен эчеп куйды да, өйнең бер якка янтайган почмакларына, салынып төшкән матчаларга карап, гамьсез генә әйтеп куйды:

    — Өй беткән, өйне яңартасы бар. Бүгеннән керешергә кирәк. Әле ике айлык җәй алда. Ничек тә өлгерергә иде. Ике-өч елдан җимерелә бу, әнкәй, үзеңә генә өй торгызу кыен булачак...

    — Ни сөйлисең, балам? Берәр кая китәргә җыенмыйсыңдыр бит?

    Мөхәммәт җавап бирмәде. Йөзен сыпырып, өстәл артыннан торды да, колачлап-колачлап, бура буен үлчәргә кереште. Сәгъдәт апа улын бүтән азапламады, өстәлдә өелеп калган алма, кәбестә калдыкларын җыештыра башлады.

    Мөхәммәт чит кеше гомерен яшәгән кебек яшәде. Тирә-юньдәгеләр генә түгел, ул үзе дә үзен таный алмады. Иң элек эчүен ташлады, аракы күтәреп килгән Якупны куып җибәрде, балалар бакчасына эшкә керде, яңа өй өчен агач хәстәрләргә тотынды, ниһаять, күңеленең ерак төпкелендә йокымсырап яткан беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен исенә төшерде, аулакта Нәзирә белән очрашты. Ләкин боларның берсен дә рәхәтләнеп, дәртләнеп эшләмәде, ниндидер гамьсез, моңсу бер халәттә башкарды. Чөнки ул белә: боларның берсе дә мәңгелек түгел, хәтта ун яисә бер еллык та түгел, бәлки, шушы берничә айда актыккы көрчегенә җитеп, куык кебек шартлап, юкка чыгачак, томанга әвереләчәк...

    Ләкин Мөхәммәтнең бер дә үләсе килми иде. Яшәүнең тәмен генә белә башлады бит ул. Шулаен шулай да... Әнә шул үләсе килмәгәнлектән, якты дөньяны калдырып китәргә теләмәгәнлектән чын тормышны исенә төшерде ләса ул... Менә сиңа мә! Очына чыгып булмый торган уйлар да була икән! Төрмә тикле төрмәдә дә мондый баш бирмәс, буйсынмас уйлар булмый торган иде. Күпме генә кыйнасалар да, ике кабырга арасына пычак тыгып тотсалар да, салкын, юеш идәннәрдә кан төкереп ятканда да ул үз уеның очын югалтмады, аңыннан, зиһененнән язмады. Ә менә хәзер килеп әллә нишләде, яшәүнең кадерен ныграк белгән саен, аның мәгънәсен ныграк югалта бара иде ул...

    Шунда Мөхәммәт врач Таһир Йосыповичны исенә төшерде. (Дөресен генә әйткәндә, ул аны онытканы да юк, врач биргән ак, сары таблеткаларны капкан саен, аны исенә төшереп, хәле яхшыруга сөенеп, рәхмәтләр укый иде.) Көн саен, сәгать саен авырулар белән, үлем белән күзгә-күз очрашып торган бу Хода бәндәсе яшәүнең мәгънәсен белә дә белә инде... Аңардан башланды бу галәмәт, аңарда төгәлләнсен дә...

    Таһир Йосыпович Мөхәммәтне, берни булмагандай, тәмле сүз белән каршы алды:

    — Күреп торам, барысы да тәртиптә синең, ә? Кайчан туеңа чакырасың соң?

    — Көлмә, Таһир абзый. Кабер читендә торган кеше соңгы туена әзерләнергә тиеш. Ә мин тормыштан кәмит ясап йөрим... Әнкәй димләп, өйләндереп тә куйды инде, әнә сүзе сезгә дә килеп җиткән...

    — Юк, көлмим, Мөхәммәт энем. Сөенәм генә. Әнә бит ничек сау-сәламәт йөреп ятасың. Яле, кил әле, тыңлап карыйм. Анализларыңны күрше бүлмәдә биреп калдырырсың, ә хәзер йөрәгең белән сөйләшеп алам да... Шул җитеп торыр. Яле... Тә-ә-әк... Әһә! Йөрәгең нормада. Әнә бит — “яшим”, “яшим” дип тибә... Яшисең әле, Мөхәммәт энем, утыз өч яшьтә кеше үлә димени?!

    — Пәйгамбәр яше бит. Пәйгамбәр булып пәйгамбәр дә үлгән...

    — Мөхәммәт түгел бит ул.

    — Кем?

    — Йосыф... Иисус, ягъни...

    — Ә Мөхәммәт пәйгамбәр ничәгә кадәр яшәгән?

    — Алтмыш өчтә җан тәслим кылган безнең бу изге затыбыз.

    — Таһир абзый.

    — Нәрсә?

    — Кешенең исеме җисеменә туры килә бит, әйеме?

    — Вообщем-то, туры килә...

    — Алайса... үлмим әле мин.

    — Үлмисең.

    — Чынлапмы? Каян беләсең?

    — Беләм... Анализларыңа карамыйча да әйтә алам. Син, хатының белән сөешеп, балаларың белән чөкердәшеп, әнкәң нигезендә озын гомер яшәячәксең.

    — Яхшы сүзең өчен рәхмәт, Таһир абзый, мәңге онытмам. Тик...

    — Нәрсә — тик?

    — Тик бу хакта иртәгә сөйләшербез, яме, анализларны алгач...

    Мөхәммәт күрше бүлмәгә кереп китте. Күңелендәге теге йокымсырап яткан өмет тәмам уянып җитеп, ул әнкәсен, Нәзирәне исенә төшерде, елмаеп куйды. Ишек катында Якуп белән бәрелеште. Нишләптер, мәңге күңелчән Якупның йөзе агарып каткан иде. Ул хәтта Мөхәммәт белән дә исәнләшеп тормады, Таһир Йосыпович утырган түр өстәл янына юнәлде. Якупның ялварулы: “Ничек тә исән каласы иде, врач иптәш. Үлем тими уза торган бер юл була ул барыбер...” — дигән сүзләре генә килеп иреште Мөхәммәтнең колагына. Ул сүзгә Таһир Йосыпович һич иренмичә җавап кайтарды: “Бар, Якуп туганкай, бар андый юл. Әйдә, уз, хәзер шул хакта сөйләшеп алырбыз...”

    3-4 май, 2004 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх