• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ӨЧЕНЧЕ ИШЕК

    (Хикәя)

    1.

    Гаян уянып киткәндә дөнья баш-аяк әйләнгән – күк җиргә төшеп, җир күккә убылган иде. Адәми затлар да баш-аяк йори. Космонавтлар кебек. Карале, чынлап та космонавтлар бит болар! Галәм ич бу! Әнә, күзләрне камаштырып, йөзләрне назлап, йолдыз җиле исеп китте... Әнә, йолдыз-планеталар, боҗра-түгәрәккә тезелеп, әйлән-бәйлән уйный... Шунысы гына: монда Кояш та, Җир дә юк. Бу йолдызларның барысы да бер зурлыкта - сихри-комеш утларын җемелдәтеп, күзләрне иркәләп яналар да яналар...

    Кешеләр дигәнең кеше түгел икән. Ниндидер серле, хәтта илаһи затлар сырып алган Гаянны. Баштанаяк актан киенгәннәр, йөз-битләренә дә ак япмалар каплаганнар, тар аралыктан күзләре генә нурланып-балкып тора... Берсенең генә йөзе ачык, сөт кебек ап-ак сакал мыеклары йомрыланып, күпереп тора... Бу Ак бабай тагын да серлерәк, илаһирак, ахры... Ап-ап сакал-мыеклары өчен генә түгел, күзләре ай-һай хикмәтле аның – күмердәй янып, җем-җем килеп камашып тора...

    Ачык йөзле бу затның теле, сүзе тагын да хикмәтлерәк булып чыкты. Менә ул, ак сакалын алгарак чөеп, тирә-юндәгеләргә нидер әйтте, тегеләр тыз-быз килеп йөгерешә башлады. Кайсыдыр, тотлыга-тотлыга, нидер аңлатырга кереште. Ачык йөзле зат, аны тыңлап та бетермичә, Гаян өстенә иелде... Гаян берни дә аңламады. Кайда ул? Нинди җирдә? Җирдәме соң ул? Әллә күктәме, берәр космостамы? Каян килеп эләкте соң мондый тылсымлы да, шөбһәле дә җиргә?.. Ул бит улы белән хатынын каршыларга аэропортка ашыга иде...

    - Гаян Биктимер улы бит әле? Синең белән нәрсә эшлибез соң? Әйбәт кеше дә кебек үзең... Әмма... Менә шул, Адәм галәйһе-әс-саләм улы, син фани дөньяда чакта оҗмахка җибәрерлек бер изгелек тә кылмагансың, тәмугъка салырлык явызлык та эшләмәгәнсең...

    Ак бабай кулларын артка бөрештереп, киң коридор буйлап йөреп китте. Гаян шунда гына аның артында пәйда булган өч киң ишекне шәйләп алды. Аларның як-яктагыларына эре хәрефләр белән “ОҖМАХ” һәм “ТӘМУГЪ” дип язылган, уртадагысында бер язу да юк. Язу булмагангамы, Гаянның игътибарын әнә шул өченче ишек җәлеп итте: “Аның артында нәрсә икән?”

    - Бик авыр очрак, - дип дәвам итте Ак бабай кыяфәтендәге Ходай Тәгалә, үзе бертуктаусыз арлы-бирле йөренде. Синдәй адәми затның күптән күренгәне юк иде минем департаментта. Ни бу якка, ни теге якка... Шулай да, бер юл бар. Сынау юлы. Савап юлы. Шул юлны үтә алсаң, оҗмахка керерсең, үтә алмасаң, тәмугъка эләгерсең... Аңладыңмы, Гаян Биктимер угылы?

    Гаян җавап бирергә өлгермәде, урта ишек шар ачылып китте дә аның артында күпереп яткан ак болытлар дөньясы пәйда булды. Шунда ук бу ак-саф дөньядан, күзләрне чагылдырып, җаннарны иләсләндереп, алтынсу нур көлтәсе килеп керде... Керде дә Гаянны үзенә суырып алды. Җил кебек җиңел иде шул Гаян, җан кебек якты, үтә күренмәле иде. Бәй, чынлап та җан бит инде ул! Рух! Фани гомерендә мәрхүм булып, Ходай Тәгалә каршына килеп баскан рух!..

    Җил кебек исеп, нур кебек балкып бик озак тирбәлде ул ак болытлар куенында. Бишектә тирбәлгән бала кебек... Шулай тирбәлә-тирбәлә, Гаян туган авылында пәйда булды. Аңына килгәндә ул балчыгы эшерелмәсен өчен сипләп кагылган нигез такталары өстендә утыра иде. Утыра микән? Ул бит инде кеше түгел. Алайса, рухмы? Әйтүе генә җиңел. Рухларның да төс-кыяфәте буладыр бит?

    Гаян кузгалып, калкынып куйды. Кулларын як-якка сузып җибәрде. Сынын турайтмакчы булды. Шунда гына ул үзенең кулсыз, сынсыз һәм сансыз булуын аңлап алды. Шулай да, куллары урынында яралып, як-якка җәелгән киң канатлары шактый җайлы булып тоелды аңа.

    Гаянның рухы туган якларына күбәләк булып кайткан иде. Моңа ул сөенергә дә, көенергә дә өлгерми калды, аның каршында авылда япа-ялгызы яшәүче әнкәсе пәйда булды. Әнә ул алъяпкыч итәкләрен билбавына бөреп кыстырган да тавык-чебешләренә җим юнәтеп йөри.

    - Чеп-чеп-чеп-чеп...Чеп-чеп-чеп-чеп... Килегез кил, аппакларым, йомшакларым... Тәмле тамакларым!.. Чеп-чеп-чеп-чеп...

    Шулай җим табагын күтәреп килә-килә, хуҗабикә Гаян-күбәләк кунган нигез буена якынлашты. Һәм,”ах” итеп, табагын кулыннан төшереп җибәрә язды...

    - Бәракалла!.. Кара нинди матурлык... Ходай Тәгалә кулы уйнагандыр монда, болай ук матур булмас иде...

    Гаян үзенә төбәлеп карап торган әнкәсенә: “Мин бит бу, мин – Гаяның... Танымыйсыңмы әллә?” – дип әйтергә теләгән иде дә, әйтә алмады. Канатларын җәеп, моңга, нурга, яшькә мөлдерәмә тулы күзләре белән карап тик торды...

    Гаянның үзәге өзелгән бу минутта ана карчык, кырт борылып, кош-кортлары белән сөйләшә-сөйләшә, ярым җимерек абзарлары ягына китеп барды. Җан-күбәләк исә, авыр уйлары белән, җәйге кояшта җылынып өлгергән нигез тактасында япа-ялгызы торып калды.

    “Картайган, - дип уйланды Гаян, һаман әле әнисе белән очрашу шаукымыннан котыла алмыйча. – Картаймый нишләсен?!. Казанда яшәүче бердән-бер улы да дүрт ел кайтканы юк бит инде авылга. Хәзер бөтенләй кайтмас инде. Кайтса да... рух булып, күбәләк булып кайтыр... Бүгенге кебек... Әнә ул ничек утыра хәзер күзләрен акайтып... Игелексез...”

    Әллә инде күбәләк-улының уйларын сизенде – ана кеше, кош-кортларыннан аерылып, тагын йорт нигезенә якынлашты.

    - И-и, күбәләккәем, бер дә бу тирәдә очмый идең бит, каян гына килеп чыгасы иттең әле? Минем Гаяннан берәр хәбәр бармы әллә? Ә? Ник дәшмисең, Ходай ишарәсе?..

    Гаянның үксеп елыйсы килде. Ләкин рухлар елый белми шул. Алар бары тик гыйбадәт кенә кыла белә. Менә ул күңеленә килгән иң беренче догага кереште. Аның изге ниятен сизенепме, ана кеше дә, нигез почмагына чүгәләп, алдына кулларын кушырып куйды...

    - Раббанә гофирли үә лиүәлидәййә үә лил-мү мининә йәүиә йәкүиүл-хисаб... - Әй Раббыбыз, хисап соралачак кыямәт көнендә мине, ата-анамны һәм барлык мөселманнарны гафу ит!

    2.

    Гаян үзенең бу юлы гөнаһлы җир өстенә сынау өчен, дөресрәге, сыналу өчен җибәрелгәнлеген бик тиз аңлап алды. Җан тамырлары өзгәләнәчәк сәгатьләр алда икән әле. Дөньялыкта калдырган гөнаһ-гыйбрәтләре өчен күрәселәре бар икән... Боларның барысы да – үзенең алдагы илаһи язмышы хакына. Анысын гына аңлый ул. Тик Ходай Тәгалә ихтыяры белән күбәләк булып кайтып, бу якты дөньяда нишләр соң ул? Ул бит бар да, юк та. Тоташ гамь, тоташ моң...

    Ул очты. Авыл урамнары буйлап, аннары урманнар-кырлар өстеннән очты. Бер көнлек гомереннән туеп, гамен, сагышын кая куярга белмичә очты... Бу кыска гомерендә дә мәңгелек мизгелләр булырга мөмкин икәнен белепме, белмичәме очты да очты... Тукта! Көнме соң бу, төнме? Каян бу караңгылык? Бу төн каян?

    Төн түгел, зират өсте икән бу. Аның өсте җем-җем килеп тора. Гүргә иңдерелгән бәндәләрнең җан-рухлары шулай җемелди икән... Шулар арасында әтисенең рухы да бар. Кайсы икәнен белеп кенә булмый. Бик иртә китеп барган шул ук якты дөньядан. Гаян аның йөз чалымнарын да хәтерләми хәзер... Кызык, Гаян да шушы җемелдәвек дөньяга кайтыр микән? Әтисе янына. Бәлки, әтисе улының тәмугъ белән оҗмах арасында бәргәләнеп йөрүен инде беләдер дә?

    Авылны узып, киң кырларга таба очкан Гаян-күбәләк әле генә уңышы җыеп алынган басу өслегендә җемемлдәп торган тагын бер ут йомгагын шәйләп алды. Ут йомгагы да түгел икән бу җемелдәвек – басу сөреп йөрүче тракторлар икән... Әллә каян гына килеп чыгып, күк йөзен каплап алган кара болыт астындагы эңгер-меңгердә аларның фара утлары шулай җәйге көнне телгәләп йөри икән...

    Ул да булмады, басудагы җемелдәвекләрнең берсе, ут йомгагыннан аерылып, тирә-якта даны чыккан Яманкул чокырына таба китте. Бәла-казага тарган кешеләр күп булды бу якларда... “Бу зәхмәтле чокыр адәм җаны белән туенып тора икән... Кешеләрне ул, сихерләп, үзенә тартып китерә, имеш...” дигән сүзләр дә йөрде халык арасында. Саташкан трактор Яманкул чокырына җитеп килә иде инде. Ләкин ул бар дөньясын йотардай булып ыржаеп торган чокырга тиз генә төшеп китмәде әле, бер якка тайпылып, ярның читеннән бара башлады. Ләкин болай озак бара алмаячак ул. Алда – тагын да тирәнрәк, тагын да хәтәррәк чокыр убылып төшеп китә...

    Гаян шул тракторга табан атылып төшеп китүен сизми дә калды. Басу читендә эленеп торган рәшә пәрдәсен ярып, котылгысыз һәлакәтенә барган корыч атның алгы тәрәзәсенә барып та кунды ул.

    Тимерҗан абыйсы ласа бу! Арган башын ян як тәрәзәгә куеп, җиденче төшенә, юк-юк, мәрткә үк китеп бара... Бөтен тәне белән калтыранып, дөнья бетереп баручы тимер эчендә йокы шулкадәр тәмле булыр икән!

    Гаян, бар егәрлеген җыеп, канатлары белән тәрәзә пыяласын кыйнарга кереште. Бәргәләнә торгач, теләгенә иреште – Тимерҗан-тракторчының басу тузанына каткан керфекләре кыймылдап, калкынып куйды. Менә-менә кузләре ачылып китәр кебек... Тик... нидер җитми, бу күзләр уянсын өчен нидер җитми иде...

    Трактор котылгысыз рәвештә һәлакәтенә ашкынды...

    Гаян үзе дә сизми калды - бар көченә иңрәп кычкырып җибәрде:

    - Тимерҗан абый!.. Уян!.. Бетәсең бит!..

    Ишетте, ишетте аны Тимерҗан абыйсы. Әнә ул сискәнеп уянды да, башын калкытып, ал тәрәзәгә капланды. Иң элек Гаян-күбәләкне, аның җилпенеп торган ал шәүләсен күреп алды, аннан соң гына якынлашып килүче упкынны шәйләде... Шундук, бөтен гәүдәсе белән капланып, тормоз таякларын күкрәгенә таба тартты...

    Алагаемга җир ертып, үкереп килүче корыч ат соңгы мәртәбә кешнәп куйды да, берара карышып, калтыранып торганнан соң, яр читендәге калкулыкка борынын төртте.

    Күбәләккә шул җитә калды – канатларын офыктагы таң кояшы нурларына манчып, авыл ягына очты... Аның артыннан әле генә үлемнең үзе белән очрашып, ниндидер сихерме, тылсыммы аркасында исән калган Тимерҗанның догалы сүзләре иярде:

    - Әлләһүммә гиндакә ахтасибу мусыбати фа-аҗирни фиһа үә габдилни инһа хайра... - Әй Аллаһы, шушы кыенлыкның савабын насыйп ит. Әҗерен насыйп ит һәм хәерле шатлыклар китер шушы кыенлыкларны күргән өчен...

    3.

    Гаян-күбәләк тагын авыл өстендә пәйда булды. Бу юлы аның алсу канатлары күзләрне чагылдырып нурланган көнне иркәли иде. Һәр җирдә тормыш кайный. Әнә - бөтен халык эштә, бөтен бала урамда. Бигрәк тә балалар кызык – сүз куешкандай, дәррәү кузгалып, төркемнәре белән әле бер якка, әле икенче якка йөгерешәләр... Арада өч-дүрт яшьлек бер сабый гына каршы якка йөгерә. Менә ул, төркемнән аерылып, авыл читендәге фермалар ягына китте. Шул юлдан кайтасы әнисен исенә төшерде, ахры.

    Тик нәрсә бу? Ферма ягыннан шул ук юлга атлар төркеме чыкты түгелме? Тузан болыты туздырып, җан фәрманга чабып килүче атлар белән олы юлдан ялтыравык ташлар җыеп баручы бала арасында ара якынайганнан якынайды. Гаянның җаны өшеп китте. Ул хәтта канат җилпеп очуын да онытып, җиргә егылып төшә язды...

    Атлар көтүе белән бала арасы күзгә күренеп якынайды. Маллар дәртләренә тулышып чабуларында булды, сабый бала исә күзләрен учларына җыйган җемелдәвек ташлардан күзләрен ала алмый иде.

    Гаян тагын аска томырылып төшеп китте. “Ә” дигәнче сабый бала каршында пәйда булды. Аның баш очында уйнап оча башлады. Бала кешегә шул җитә калды. Ул, күбәләк куа-куа, бик тиз арада юл читендә пәйда булды. Шулвакыт, кара болыт кебек, бар дөньяны тетрәтеп, ферма ягыннан килүче ат көтүе үтеп китте...

    Күбәләк булып уйный-уйный, Гаян бала кисәген авыл урамына алып керде. Тегесе шундук үз өйләрен күреп алды һәм: “Әннә!Әннә!” – дип, үз капкаларына таба йөгерде.

    Күбәләк тә, тынычланып, ары очты.

    Кояш кыздыра. Бу эсселеккә канатлары көяр кебек тоелды Гаянга. Ул як-ягын күзәтеп, ышыграк, күләгәрәк урын эзләде. Тапты! Әнә ул – “Парлылар чишмәсе”! Элек-электән яшьләрнең очрашу урыны. Бу чишмә буендагы таллык янында парлы ярларны күрсәләр, суга төшкән апалар, су да алмыйча, кире кайтып китә торган булган. Изге урынны, изге вакытны, изге хисне хөрмәт итү бу...

    Бүген дә кемдер бар... Гаян кире очарга да уйлаган иде, әмма ул үзнең кем булуын бик тиз исенә тошерде, сак кына кыланып, якындагы өянке ышыгына кереп чумды... Киң ябалдашлы агач ботага астына кунып, күңелен юатырга, җан яраларын бәйләргә уйлады. Ләкин куңеленә эндәшә дә алмый калды, чишмә ягында торган егет белән кызның борчулы сүзләре килеп иреште.

    - Син мине яратмыйсың, Рүзәл...

    - Яратам, Зилә, өзелеп яратам... Нигә ышанмыйсың миңа, ә?

    - Сөю могҗиза бит ул... Серле-сихри мизгел... Тылсым... Ә синен гел гади: кочаклавың да, үбүең дә, сүзләрең дә... Шуңа да ышанмыйм...

    - Ышанмыйсыңмы?

    - Ышанмыйм...

    - Син ышансын өчен нәрсә эшлим соң?

    - Күбәләк очыр.

    - Ничек инде?

    - Яратам дисең бит...

    - Яратам...

    - Менә шул ярату хисеңне, мәхәббәтеңне тылсымлы күбәләк итеп очыр... Җырдагыча: “Күбәләгем-түгәрәгем, асыл кошым-сандугачым, син бит куңелем кояшы...”

    - Син чынлапмы, Зилә?

    - Мәхәббәттә шармыйлар, Рүзәл.

    - Ну ярый, алайса... Тырышып карармын... Кү-бә-ләк гөл-ләр-гә кун-са, гөл-ләр тиб-рә-лә ми-кән?..

    Сөйгәне башлап җибәргән уенны Рүзәл җитди кабул иткән булып кыланды. Ул өянкеләр ышыгыннан чыкты да, күктә кыздырган кояшка карап, кулларын як-якка җәеп җибәрде. Җан түреннән күбәләк очырырга тырышкан егетне күрү теләге җиңде – Гаян-күбәләк качып торган җиреннән чишмә буена очып чыкты. Чыкты да бу көтелмәгән хәлдән бер шатланып, бер каушап калган ике гашыйкның баш очында җилпенеп тора башлады...

    Беренче булып кызның “теле ачылды”:

    - Рүзә-ә-әл, син чынлап та тылсымчымы әллә-ә-ә?..

    - Зилә... Күрәсеңме бу матурлыкны?

    - Күрәм... Син тудырдың бу матурлыкны... Күңелеңнең чагылышы бит бу... Мәхәббәтеңнең чагылышы... Рәхмәт, Рүзәл... Рүзәлем минем...

    Гаян бер-берсенә сарылып, мәхәббәт тылсымына бирелгән яшьләр яныннан тизрәк китәргә ашыкты. Аның үзенең дә күңеле җилкенгән иде; ул да Рәмиләсен шушы чишмә буенда очратты ласа...

    Алар бергә үстеләр. Бергә укыдылар. Бергә читкә чыгып киттеләр. Бик яшьли өйләнешеп, гаилә кордылар. Мәхәббәтләре дә бар иде. Ләкин ул яшәгән саен сүнә барды кебек... Сөю күбәләкләре каядыр очып китте... Әллә авылда калдымы? Рәмилә һаман саен: “Әллә авылга кайтып кына яшибезме?” – дип сорап тора... Бу җәйдә генә әллә нәрсә булды. Рәмиләсе көзен мәктәпкә барасы Алмазны алып җәйге ялга киткән иде, шуларны гел сагынып, күрәсе килеп торды. Әллә бер-бер хәл буласын сизенде микән? Юктыр, адашып йөри-йөри дә, сөю дигәннәре тагын әйләнеп кайта ди бит. Гаянның күнелендә “йоклап яткан” хисләр дә, кинәт уянып, кузгалып куйды, ахры... Гаиләсе кайтасы көндә ул, эштән кайтышлый ук, гаражда торган машинасын кереп алды да хатынын, малаен каршыларга аэропортка чыгып китте. Юлда каты яңгыр башланды. Алдагы юлны чак кына чамалап, ярты юлны үтеп бара иде инде... Калганы төштәге кебек кенә... Өстенә ниндидер тау ишелгән кебек булды. Нидер иңрәп, ухылдап куйды... Аннары ул каядыр очты... Кая булсын, ахирәт дөньясына, Ходай катына... ТӘМУГ белән ОҖМАХ ишекләре төбенә... Әдәм көлкесе - ул аларның берсенә дә керә алмады... Аның каравы, күбәләк-җан рәвешендә булса да, авылын, йортын, әнкәсен кайтып күрде...

    Гаян авыл өстендә очты да очты. Аның сизгер җанына Парлылар чишмәсе ягыннан һәр кешегә таныш, һәр күңелгә тансык мәхәббәт догасы килеп иреште: “Мәхәббәт ул – иман. Иманыма, вөҗданыма ничек тугры булсам, мин сине шулай яратырмын... – Мин дә...”

    4.

    Гаян тагын туган нигезе өстендә пәйда булды. Нигез туфрагын уратып алган такталар өстенә килеп кунды. Аны көтеп торган кебек, әнисе килеп чыкты. Янына ук утырып, күнелен бушатырга кереште.

    - И-и, күбәләккәем, күңелем сизенә: син бу тирәдә юкка йөрмисеңдер... Гаяным яныннан кайткансыңдыр... Ә бит мин аның рухын тоям... Ана кешене алдап булмый ул... Ана йөрәге ай-һай сизгер... Әйт әле – нәрсә булды минем улым белән? Нинди генә бәлаләргә юлыкты ул? Нинди генә авырлыкларга тарыды? Аның җан-бәгыре өзелгән бер минутта минем бәхиллегемә өмет итеп кайттыңмы? Фатыйха сорап кайттыңмы? Ә? Ник дәшмисең, алсу җан бөртеге? Авырлык китермим дип куркасыңмы? Курыкма, ул авырлыкны гына җиңәрлек көчем бар минем. Ул көчем минем бәхиллегемдә, фатыйхамда. Мин бит Гаянымнан разый. Ул бервакытта да минем йөзгә кызыллык китермәде. Аның өчен оялып, кыенсынып яшәмәдем... Бары тик сагынып кына яшәдем... Көтеп яшәдем... Сирәк кайтса да, ул һәрвакыт минем күңелдә, йөрәктә булды...

    Мин аны ялгызым үстердем. Әтисе шушы өйне салган елда кинәт вафат булгач, күкрәк баласы белән торып калдым. Кечкенәдән бик тынгысыз булды Гаяным: китә дә югала, китә дә югала иде... Эзли-эзли хәлләр калмый иде... Үскәч, озакка китеп югала торган булды. Баштарак кыен иде, аннары өйрәндем... Мин бит аның исән-сау икәнен белеп яшәдем. Соңгы көннәрдә генә күңелем тынгысызланды – йөрәгемә сызлавык керде... Сине күргәч, тагын да ныграк борчыла башладым... Гаянымның хәләл җаны кебек бит син, и күбәләккәем, аңлыйсыңмы шуны?..

    Гаянның үзәге өзелде. Никадәр игелексез, мәрхәмәтсез булган ласа ул! Хәзер, бик теләсә дә, игелекле дә, мәрхәмәтле дә була алмас инде... Юк бит инде ул, үлгән. Хәзер Ходай катына барасы да я ТӘМУГка я ОҖМАХка кереп китәсе... Ярый ла оҗмах ишеге ачылса... Ә тәмугка керсә? Ана карчык күңелен яңа сызлануларга дучар итсә?.. Сизәр бит ул улының тәмуг кисәүләре өстендә изаланып ятуын...

    Гаян-күбәләк, үзе дә сизмәстән, талпынып очып китте, ананың кулбашына барып кунды. Аның канат җиленнәнме – кашемир яулык читеннән чыгып торган берничә чал чәч бөртеге уйнаклап тирбәнеп алды...

    Ана белән баланың хушлашу мизгеле җиткән иде. Алар бик озак, әллә бер сәгатьме, бер көнме, бер гомерме, бер-берсенә карашып тордылар, аннары гына, җан иңрәүе белән газапланып, мәңгелеккә аерылыштылар...

    Күк катына китеп югалганчы, Гаян туган авылыннан, туган нигезеннән, шул нигез буенда кул болгап калган газиз анасыннан күзләрен алмады. Ана кеше дә бик озак нигез буенда басып торды, маңгаена учларын куеп, күкнен нурлы балкышын күзәтте. Аннары гына, аяк буыннары арыпмы, күңеле хәлсезләнепме, нигез тактасына чүкте...

    ... Ходай Тәгалә катындагы тормыш бер тамчы үзгәрмәгән: ак киемнәргә төренгән фәрештәләр, тыз-быз килеп, йөгерешеп йөриләр... Теге өч ишек тә үз урынында... Каһәрлесе шап-шоп ачылып-ябылып тора, оҗмах ишеге ачылган саен, моңлы да, дәртле дә көй уйный башлый... Уртадагы ишек ябык. Керүче дә, чыгучы да юк... Гүя ул бер Гаян өчен генә уелган булган...

    Әллә каян гына ак сакаллы таныш карт килеп чыкты. Ак бабай! Ходай Тәгалә?

    - Ну, егеткәй, хәлләр ничек?

    Гаян авыз ачып җавап бирә алмады. Уйлары белән генә сөйләште: “Хәлләр - әнкәйнеке. Ул бит анда ялгызы калды. Бераз мәрхәмәтле булсаң, мине бераз яшәтер идең син, Ак бабай, әнкәй карчык янына кайтып, аның юанычы, ярдәмчесе булып яшәп калыр идем... Мин бит механик, авылда эш җитәрлек, ничек тә кеше арасына керер идек әле... Рәмилә дә гомере буе “авыл-авыл” дип хыялланды. Безнең тамырлар шунда бит, мәхәббәтебез дә, язмышыбыз да шунда...

    - Егеткәй, борчылма, яшисең әле син, озын гомер яшисең... Тәнең нык синең, рухың да нык – димәк, нигезең, нәселең нык. Операция уңышлы узды, яшисең әле, яшисең...

    Шулвакыт Гаянның күңелендә өр-яңа дога иҗат ителде. Бу дога Коръәннең изге сүрәләрендә дә юк, пәйгамбәр хәдисләрендә дә очрамый. Ләкин ул Изге китаптагы сүрәләргә дә, гасырдан-гасырга, телдән-телгә күчеп килүче хәдисләргә дә һич каршы килми. Чөнки ул адәми затларның ихлас тәүбәсе белән кунел сафлыгыннан яралган иде...

    “Ходай мәрхәмәтенә, изгелеккә ирешү өчен кендек каның тамган туган җиреңнең бәхиллеген алырга, газиз анаңның фатыйхасына ирешергә, чынлыкта, сафлыкта, хаклыкта сыналырга кирәк...”

    5 сентябрь, 2009 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх