• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    КАРЫНДАШ

    (Хикәя)

    1.

    Ике кешелек палатада Тамас өч көн берьялгызы ятты. Бүген беренче мәртәбә оеп-онытылып киткәндәй булды, бөтен тәнен, зиһенен йокы басты... Төш күрде. Саташмады – төш күрде. Имеш, күлдә ике аккош йөзеп йөри. Кайдадыр мылтык тавышы ишетелде. Аккошларның берсе, куркынып очып китте, икенчесе оча алмады. Ләкин күктәге аккошны бик тиз атып төшерделәр, ә күлдә йөзгәне исән калды... Әмма ул бик бәхетсез иде, чөнки аккошлар үз гомерләрендә бер мәртәбә генә парланалар, ялгыз калгач, сагынуларына түзә алмыйча, моңаеп үләләр...

    Уянгач, Тамас күргән төше хакында уйланып ятты. Атылган аккош – үлемгә. Ялгыз аккош – сагышка. Тагын шул хакта уйланды: боларның кайсы хәтәррәк соң? Үлемме? Үлем, әлбәттә. Ләкин... үлем, хәтәр булса да, куркыныч түгел. Чөнки кеше үзенең үлгәнме-юкмы икәнен белми, ул... Ул үлгән була инде. Ә сагыштан тиз генә котылам димә.

    Тамас үзенең хәлен аңламаслык дәрәҗәдә беркатлы түгелю Аңа үлем чире эләкте. Бу чирдән дәва юк. Табиблар кистереп кенә әйтмәсәләр дә, Тамас сизә - авырту басылмый, аның тәне акрын гына үлә, җаны да сүнә, сүрелә... Медосмотр үтәргә дип кенә барган иде югыйсә... Менә өченче ай инде «тикшерәләр»... Өченче хастаханә... Бу юлы үлем палатасына ук кертеп салдылар, баш очына пыяла савытлар элеп чыктылар, аларны кан тамырларына тоташтырдылар...

    Кызык... Кызык һәм сәер... Үзе үлем палатасында ята, үзе тыныч... Бер бөртек борчылу булса иде, ичмаса! Юк. Нәрсәгә дә булса өметләнәме? Өметләнми дә. Нәрсә өчендер борчыламы? Борчылмый. Гаиләсе, ата-анасы, ятим кала торган балалары юк бит аның. Хәтта сөйгәне дә, хатыны да юк... Утыз ике яшлек ир-егетнең хатыны яисә сөйгән кызы булырга тиеш, әлбәттә. Тамасның да яратып йөргән кызы бар иде. Үзенең үлем чире белән авыруын аңлап алгач, куып җибәрде.

    - Мин сине яратмыйм, бар, кит, йөрмә минем арттан! – дип мыскыллагандай итте. Рәмиләгә җитә калды. Йөзен каплап, елый-елый чыгып китте дә бүтән күренмәде.

    Ярата аны Тамас. Өйләнергә дә уйлап йөри иде. Ул бит шыр ятим. Балалар йортында үскән. Кем, каян булуын хәтерләми. Татар булын гына белә. Имеш-мимешкә караганда, карындаш туганы да булган. Әллә булган, әллә юк... Булмагандыр да... Булса, бер табылыр иде. Тамас аның туган булуын төгәл белмәсә дә, ничектер тояр иде, сизәр иде... Әле кичә генә дәвалаучы табибы да сорады: “Туганың юкмы?” – диде. “Юк” дими, нәрсә дисен инде... “Булса, каныгызны алыштырып карар идек”, - ди. Юри әйткән кебек әйтә. Тынычландырыр өчен әйтә... Юк аның туганы, юк, юк... Япа-ялгыз ул. Дөм ялгыз. Бөтенесен дә үзе хәл итә. Хәл итмичә, Рәмилә белән озаккарак сузуы да шуннан булды, ахры. Югыйсә бу юлы карары ныклы иде. Ә менә ничек килеп чыкты...

    Кызганыч әлбәттә. Утыз ике яшьтә китеп бару бер дә кешечә түгел. Ләкин шунысы куандыра, кешеләргә артык кайгы китерми ул. Тыныч кына китә дә бара... Шулай... Үз язмышын беркемгә дә теләми Тамас. Ятимнәр, ялгыз, үксез бәндәләр тормышын ул үзе күп күрде, күп татыды. Шул да бик җиткән...

    Шул вакыт, әвәрә килеп, палатага тагын бер авыруны кертеп салдылар. Тамас, табиблар чыгып китүгә, терсәкләренә таянган килеш сак кына үрелеп, баш очындагы шешә-савытлардан сузылган бауларга чорналып ятучы авыруны җентекләп өйрәнә башлады.

    Шундый ук авыру. Хәтта ул кайсыдыр җире белән Тамасның үзенә дә охшаган, әнә - җирән чәчләре, озынча яңаклары, мул иреннәре – барысы да аныкы. Шулай тоела гына, әлбәттә. Ныклап уйласаң, бөтен авырулар да бертөрле. Шулай да, бу кешедә таныш чалымнар күбрәк кебек... Ул чалымнарны Тамас һәр көнне көзгедә күрә. Ниндидер хикмәтле хәл бар монда. Әллә?.. Әллә, үләр алдынннан кешенең йөз кыяфәте, якты дөньядан китәргә теләмичә, башкаларга ябышып, күчеп калучан була микән? Алай дисәң, бу Хода бәндәсенең үз җаны да менә чыгам, менә чыгам дип тора... Әллә ул һаман төш күрәме? Саташамы? Үлем иләслеге җанын шулай тынгысызлап аптыратамы?

    Әнә кузгалып куйды. Чын бу, өн бу... Бернинди дә төш түгел. Төштәге кеше бу кадәр изаланмас иде.

    - Ыһ... Ыһ!..

    Тамасның үз хәле дә хәл. Шуңа күрә, күрше караваттагы авыру никадәр генә интегеп-изаланып ятмасын, аңа берничек тә ярдәм итә алмады. Шулай да, көч-хәл белән сузылып, һаман аңына килә алмый яткан авыруның карават читенә салынып төшкән уң кулын тотып алды. Ни өчен шулай эшләгәнен ул аңлап та бетермәде. Күрәсең, теге бәндәне тынычландырырга, аның авыртуын киметергә, хәлен җиңеләйтергә теләгәндер...

    Чынлап та, бераздан авыру җан авазы белән ыңгырашудан, йөз-чырайларын җыера-җыера изаланудан туктагандай булды. Тынычланып йокыга китте. Йөзенә, маңгаена тир-дым бәреп чыкты. Тамас авыруның беләге турысында яткан учы белән аермачык тойды: җан-фәрманга чапкан кан, баштарак, аптыранган, гаҗәпләнгән кебек, сагаеп туктап калгандай булды, аннары тагын шыбырдап агып китте. Лшкин бу юлы инде аның агышы шактый тынычланган, тигезләнгән иде. Тамас тагын шуны тойды: бу серле авыруның пульсы аның үз пульсы белән тәмам тәңгәлләшкән иде... Гүя алар бер кеше. Бер җан. Бер тән. Бер кан. Димәк, бертуганнар... Ә? Туганнар?

    2.

    Авыру, хәлсез керфекләрен күтәреп, күзләрен ачканчы Тамас үз кулын аның беләгеннән ычкындырмады. Болай рәхәт иде, тыныч иде. Күршесе зәңгәр күзләрен ачып якты дөньяга баккач кына киеренкелектән ойый башлаган кул-беләкләрен юрганы өстенә җыеп куйды. ул зәңгәр күзләр, ап-ак түшәм буйлап аркылыга-буйга үттеләр дә, шундый ук ак стена буйлап түбән төшә башладылар, аннары, рам эченә куелган урман рәсемендә бераз тукталып торганнан соң, юлларын дәвам иттеләр. Тамасның шундый ук зәңгәр күзләренә тап булгач кына, аптырап, тукталып калдылар. Тукталганчы әле, дертләп-калтыранып, тагын да киңрәк ачылып киттеләр...

    - Син кем? Син – минме?

    Тамас, һушын җыя алмыйча, тынсыз, һушсыз калып торган арада, теге сорау тагын кабатланды.

    - Минме? Синме?

    - Юк... Мин... Мин – бу мин...

    - Кем?

    - Мин... Мин үзем...

    - Син кем соң?

    - Мин... Тамас... Синең кебек үк авыру. Ә син кем?

    - Мин... Самат...

    - Менә таныштык та. Бик авыртамы?

    - Кимерә... Менә әле бераз җиңеләйде... Рәхмәт сиңа...

    - Миңа?.. Рәхмәт?.. Нәрсә өчен?...

    - Син терелттең мине...

    - Ничек инде?.. Мин берни дә эшләмәдем бит.

    - Син... Син терелттең... Ничек икәнен белмим. Мин моны... тоям гына...

    - Мин дә тоям...

    - Бу әйбәт бит инде...

    - Әйбәт...

    - Син дә үләсеңме?

    - Ә син?

    - Мин... Үләм...

    - Мин дә...

    Үз уйларыннан, сүзләреннән кыенсынган кебек, бераз тын яттылар. Тамас күңел төпкелендә кайнашкан хисләрен тәртипкә китерә алмый азапланды. Бераздан бу хисләр ниндидер уй-фикергә оешып, бер бик мөһим сорауга әверелделәр.

    - Самат... Синең туганнарың бармы?

    - Юк...

    - Нигә юк?

    - Нигә булсын, мин бит детдом баласы...

    - Туганнарың бөтенләй булмаганмы?

    - Булган, нишләп булмасын?! Игезәк туганым булган. Безнең балалар йортында каравылчы карт бар иде. Менә шул белә иде минем әнкәйне. Икәү булганбыз. Әмма әнкәй берсен генә калдырган. Икенчесен үзе белән алып киткән. Бик чирләшкә бер татар хатыны булган ул. Үксеп елый-елый калдырган. “Исемендә сер бар, хикмәт бар, шул сер аша табышырлар”, дигән. Гомерем буе уйлап яшәдем – нинди сер, нинди хикмәттер ул? Ачыклый алмадым...

    - Гаиләң бармы соң?

    - Бер йөргән кызым бар. Нурзадә исемле. Үләсемне аңлагач: “Бәхетеңне бүтән җирдән эзлә”, - дип куып җибәрдем. Рәнҗеттем. Шулай да үкенмим... Тормыш корып, аны бәхетсез итсәм, ул ныграк рәнҗер иде...

    - Фамилияң ничек соң синең? – Тамасның күңеленә бер үк вакытта өметле дә, шомлы уйлар керә башлаган иде инде.

    - Исмәгыйлев.

    Үзенең дөньядагы чагылышы булып, янәшәсендә яткан авыруның фамилиясен ишеткәч, Тамас тынычлангандай булды. Юк, фамилияләре туры килми. Үз фамилиясе Дәминов аның. Ә менә Исмәгыйлев булса, нык аптырар иде. Сөенеченнән аптырар иде.

    - Самат, син үлемнән куркасыңмы?

    - Юк, курыкмыйм.

    - Нигә?

    - Балалар йортында да, аннан соң да мин ул нәрсә белән очрашканым булды.

    - Шулкадәр авыр идеме?

    - Авыр иде... Берсендә малайлар асып куя яздылар, икенчесендә үзем асылындым...

    - Ни өчен!

    - Минем бедән дус булып йөргән малайлар бер кызны көчләделәр. Мин каршы төштем. Чак исән калдым. Шул... Бик ярата идем ул кызны. Үләсем килде. Аздан гына калдым...

    - Үлү әллә ни куркыныч түгел, шулаймы?

    - Әллә инде... Миңа үләрмен кебек тә түгел... Йоклап кына китәрмен, ахры...

    - Мин дә курыкмыйм... Мин болай да бу дөньяда юк кебек... Ата-анам да, туганнарым да, гаиләм дә юк...

    - Син дә ятимме?

    - Әйе, нәкъ синең кебек. Мин дә ярәшкән кызымнан баш тарттым...

    - Кызык... Язмыш диген, ә?

    - Әллә ялгышмы?

    - Әйт әле. Кем кушкан сиңа бу исемне? Тамас – сәер исем бит...

    - Белмим. Детдомга биргән анам кушып калдырган, диделәр. Мин ул ана кешене белмим, хәтта хәтерләмим дә...

    - Ә син беләсеңме, без бит бер-беребезгә бик охшаганбыз.

    - Беләм.

    - Синең фамилияң ничек?

    - Исмәгыйлев түгел.

    - Кем?

    - Дәминов...

    - Ә? Нәрсә-ә? Дәминов?

    - Ник аптырыйсың? Исмәгыйлев түгел бит...

    - Мин дә Дәминов!

    - Ә? Ничек?

    - Шулай. Минем фамилиямне алыштырганнар. Теге каравылчы карт әйтеп калдырды. Балалар йортының директоры да шушы фамилияне йөрткән икән... “Минем балаларда ятимнәр фамилиясе булырга тиеш түгел”, - дип, фамилиямне үзгәрттергән. Шуннан башлап Исмәгыйлев булып йөрим.

    - Нәрсә була инде бу?

    - Охшаганбыз да, фамилияләр дә туры килә... Яшебез дә, язмышларыбыз да, хәтта чир-авыруларыбыз да шундый ук... Икебез дә бер үк төрле яшибез... Туганнар булсак та гаҗәп түгел...

    - Туганнар... Бир әле кулыңны... Хәзер беләбез аны, тыңла, йөрәгеңне тыңла, мин дә тыңлыйм...

    Тагын кулларын тотыштылар. Тамасның көтелмәгән сөенечтән кызулап тибә башлаган йөрәге әллә никадәр кан тамырлары буйлап Саматның шундый ук кызу, ярсу йөрәгенә барып ялганды... Ике җан, ике тән бербөтен булып яши башладылар. Бер ана карыныннан бер үк вакытта туган ике җан иясенең бер-берсе белән табышу, кавышу могҗизасы иде бу.

    - Самат...

    - Тамас...

    - Туганым минем!..

    - Туганым...

    - Менә син нинди!

    - Ә син менә нинди...

    ... Алар көне буе сөйләшеп яттылар. Елашып та алдылар. Табиблар кереп-чыгып йөрделәр, үз эшләрен эшләделәр, ә Самат белән Тамас сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Кичкә табан гына, сизгер җаннарына ишелеп төшкән тәэсирләрдән, хис-тойгылардан арып-алҗып, тирән, сәламәт йокыга киттеләр, әмма бер-берсенең кулларын ычкырдырмадылар...

    3.

    Үлем палатасындагы яңалык бер көн эчендә бөтен хастаханәгә таралды. Бу хакта табиблар да белеп алганнар. Икенче көнне үк, төшкелеккә таба, Тамас белән Самат яткан бүлмәгә ак халатлы кешеләр кереп тулды. Бу вакытта ике туган бер-берсенә үзләренең соңгы бөртек серләрен дә ачып өлгергәннәр иде инде. Сүзне Тамас алып китте:

    - Исем белән бәйле нинди сер хакында әйттең син кичә?

    - Безнең исемнәр, ничектер, бер-берсенә бәйләнгән булырга тиеш. Шул гына.

    - Шул гына дисең дә... Берәр уең бармы әллә?

    - Бар... Әйтик, синең исемне кире яктан укып карыйк, ди. Нәрсә була?

    - Та-мас... Сам-ат... Самат була! Синең исем була!

    - Димәк?..

    - Димәк, әниебез безнең икебезне дә бер сүзгә бәйләп калдырган! Кайчан да булса бу хакта белерләр, дип уйлагандыр, мескенкәем...

    - Менә белдек... без чын туганнар, хәтта игезәкләр булып чыгабыз, болай булгач...

    - Әйе, безне хәзер берни дә аера алмаячак...

    - Үлемнән кала...

    - Үлемнән кала... Ә син үлемнән соң да яшәү барлыгына ышанасыңмы?

    - Бер акыл иясе әйткән, имеш: “Үлем – яшәүнең башы”, - дигән.

    - Үлемнән соң тормыш булса, без анда да бергә булачакбыз. Мин моны тоям, сизәм. Хәтта көтәм!

    - Әйе шул, без бу тормышта бик соң очрашсак та, теге дөньяда тиз табышырбыз... Чөнки без инде бер-беребезне беләбез... Шулаймы?

    - Барыбер үләсе килми...

    - Үләсе килми, син хаклы...

    - Әйт әле, бу хәятта күпме гомеребез калган соң безнең?

    - Бер ай, ике ай, күп булса –ярты ел...

    Тамасның үләсе килми иде. Ул “кан алыштыру” хакында уйлана башлады. Әле теге дөнья ничектер... Беркем белми. Ә монда хәзер аның бөтенесе дә бар. Чөнки карындашы, туганы бар!

    Консилиум бик эшлекле узды. Сүз Саматтан – Тамаска, Тамастан – Саматка кан күчерү хакында барды. “Кемнән башларга?” дигән сорау борчый иде табибларны. Ахырдан килештеләр: тагын бер мәртәбә егетләрнең каннарын тикшереп, чагыштырып карарга булдылар... Аннары, ничек шаулап-гөрләп кергән булсалар, шулай ук шау-гөр килеп чыгып та киттеләр.

    - Тамас! Ә, Тамас...

    - Әү...

    - Тамас, син әнкәйне ничек итеп күз алдына китерәсең?

    - Берничек тә күз алдына китерә алмыйм. Бер таныш йөз дә аңа туры килми... Ә син?

    - Минем белән дә нәкъ шундый хәл. Шуны гына тоям: әйбәт булгандыр ул...

    - Үз балаларын детдомга биргән ана әйбәт була инде алайса...

    - Бик авыру булган, ди бит. Урамда яисә кешедә калдырсам, үсеп җитә алмаслар, дигәндер шул...

    - Ә исеме ничек булды икән?

    - Миңниса... яисә Нәзирәдер...

    - Нигә алай дисең?

    - Болай гына... Бу исемнәр миңа ошый...

    - Тамас, каннарыбызны алмашсак, исән калырбыз микән? Табиблар шул хакта сөйләштеләр бит.

    Үзе сүз башламаса да, Тамас та шул хакта уйлый. Уйларының очына гына чыга алмый интегә...

    - Исән калырбыз, Самат... Мин моны беләм! – Тамас ничек катгый итеп җавап бирүен сизми дә калды. – Яшибез әле! – Аннары тыныч кына өстәп куйды: - Ходай язган булса...

    4.

    Тамас белән Саматны, бер айдан, сау-сәламәт дип, чыгарып, кайтарып җибәрделәр. Үз аяклары белән, үз аңнарында, көлешә-көлешә кайтып киттеләр. Дөресрәге, Рәмилә белән Нурзидә килеп алдылар.

    Хөрмәтле укучым, син “кан алыштыру ярдәм иткәндер” дип уйлыйсың инде?! Юк, эш канга барып җитмәде. Аннары, ике чирләшкә кешенең кан алыштыруы гына аларны коткарып кала алыр иде микән? Юк, әлбәттә. Табиблар хәзергә кадәр: “Нәрсә булды соң бу Хода бәндәләре белән!” – дип аптырыйлар, ди. Чираттагы анализ вакытында ук кан үзенең яшәүгә омтылышын, тормышка дәртен сиздергән булган. Калганын Галиҗәнап Табигать бик тиз җайлап, көйләп куйган. Табигатьнең биеклеге Ходай Тәгаләгә кадәр, тирәнлеге дә, киңлеге дә... шул ук Ходай Тәгаләгә кадәр. Адәм баласының зиһене, күңеле, хәтта уй-хыялы да ирешә алмый торган даирәләрдә хәл ителә кеше язмышлары. Сабыр итә генә белсен, өметен генә өзмәсен, хыялыннан гына ваз кичмәсен...

    Заманыбызның хәтәр авыруы үлемгә дучар иткән ике игезәк туганның, бер-берсен табышып, хәтер, рух, иман яңартып аякка басулары, беренче карашка, кеше ышанмаслык хәл кебек, әмма ышанасы да килә. Туганлык, карындашлык хисенең, кан һәм җан тойгысының көче хакында сөйли бу вакыйга. Шуңа күрә дә кешеләргә кат-кат әйтер идем мин: “Кешеләр! Туганнарыгызга, якын кардәшләрегезгә игътибарлы булыгыз, аларны кадерләгез, бәхилләп-бәхилләтеп торыгыз, яныгыздан ерак җибәрмәгез. Югалтмагыз... Анакайлар! Ә сез газиз балаларыгызны дөнья буйлап чәчеп, таратып йөрмәгез. Чәчелеп, таралып гомер иткән карындашлар бер килеп очрашыр, табышыр дип кем әйтә ала?!” – дияр идем.

    Кешеләр, бер-берегезнең кадерен белегез. Кадер янында хәтер тора. Шигырьдә дә, җырда да алар яхшы рифмалашалар. Тормышта да бу шулай, кеше язмышында да, Тормышта кадер һәм хәтер булганда кешегә бәхет елмаер, игелек кылыныр, иминлек килер.

    Моның дәлиле – менә әле генә сезгә барып ирешкән гыйбрәтле тарих. Һич уйлап чыгармадым – мин бу гаҗәеп хәлне 1998 елда тормышның үзеннән күчереп алган идем.

    16 март, 2003 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх