• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ЙӨРӘК ЧИРЕ

    (Хикәя)

    Гөлбәдрән карчык врачка барып карарга булды. Гомердә булмаганны, иртәнге сәгать белән, күкрәк турысында, кайдадыр җан җирендә нидер чәнчеп, чеметеп куйды. Бөтен көнен намазлык өстендә үткәргән бу изге карчыкның беренче уе тәкъдир хакында булды: “Әллә?.. Әллә сәгате сугып ятамы? Гомеренең ахыры якынлашамы? Соңгы юлга — бакыйлыкка китәргә вакыт җиткәнме? Күк капусы ачылганмы? Әллә... карты чакырамы? Аның китеп барганына да унике ел бит инде. Унике — изге сан, изге фал. Чакырыр да шул. Үзе дә бик сагындырды инде. Илле биш ел бергә гомер иттеләр бит, уен эшмени?!”

    Менә тагын чәнчеп алды, тагын, тагын... Гөлбәдрән карчыкның тынгысызлана башлаган җаны кысылып, хәтта сызып куйды. Ул шундук үзенең көндәлек догаларына кереште:

    “Бисмилләһир рахмәнир рахим... Әмәнтә билләһи вә мәләнкәтиһи вә көтөбиһи вә рөсөлиһи вәль йәүмилминәллаһи тәгалә вәл-бәгъси бәъдәл-мәүти...

    Аллаһи тәгаләгә инандым, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә дәхи ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң янә терелүгә инандым...”

    Юк, бетмәде дә бетмәде Гөлбәдрән карчыкның җанына төшкән сызлавык. Инде ул чәнчеп тә сызламый, тын гына әрнеп тора... Сагыш кебек...

    Әллә... Әллә балалары белән бер-бер хәл булдымы? Шуны сизеп борчыламы ана кешенең күңеле? Шуңа йөрәге өзеләме? Нәсиме җәһәннәм тишегендә күмер чыгара. Тереләй җир астына кереп йөри. Ике ел кайтканы юк инде аның. Оныгы Никулайны күрмәгәненә дә ике ел бит, әйтергә оят...

    Нәсимәсе, Казанда гына яшәсә дә, елга бер генә кайта. Анысының ире көнләшеп интектерә. Авылда калган егетләрең янына кайтасың, дип битәрли икән Чтапаны. Керәшене бик кызу, бер-бер хәл кылмасын тагын...

    Гөлбәдрән карчык иртәнге намазының ямен, өрекле чәенең тәмен тоймады. Тавыкларына җим салып, ишегалдын урап кергәч, тагын түшәгенә барып янтайды, күкрәк турысында авырттырып-чәнчеп торган урынны сыйпап өшкерергә кереште. Әмма сыпырган-сыйпаган саен сызлау көчәйде генә.

    Менә шуннан соң инде Гөлбәдрән карчык врачка барырга булды. Кичә кич вакыт узсынга тегеп утырган мендәр сүрүен бер читкә алып куйды да түшәген җыештыра башлады...

    Медпункт авылның аргы башында. Врач урынында әле яңарак кына шәһәрдә укуын тәмамлап кайткан яшь егет икән. Гөлбәдрән карчык әрнеп-сызланып барып кергәндә ул, мөһим кыяфәт чыгарып, түрдәге өстәл артында утыра иде. Шәфкать туташы урынында йөргән Хәлимә абыстай күренми. Ул булмагач, врач егет никадәр генә кыстаса да, Гөлбәдрән карчык чишенмәде, йөрәк авыртуыннан дару гына сорады.

    — Йөрәгегезне кайчан сизә башладыгыз? — дип сорады врач егет.

    — Һи, балам, мин хәзер йөрәктән генә торам да инде. Минем хәзер бөтен җирем дә йөрәк. Балалар үстереп, шулар өчен гомер буе борчылып, гомер буе сагынып яшә әле, үзең дә йөрәккә әверелерсең...

    Егет дөрес сорау бирмәгәнлеген шунда ук аңлап алды.

    — Күптән авыртамы йөрәгегез? — дип сорамакчы идем...

    — Күптәнме дип... Кем белгән инде аны... Бүген менә беренче мәртәбә чәнчеп-чәнчеп алды. Әле дә сызлап, әрнеп тора.

    — Хәлегез бетәме?

    — Юк, Ходайга шөкер, үз һушымда, үз сулышымда әлегә.

    — Аяк буыннарыгыз йомшап интектермиме?

    — Зарланмыйм, балам, анысына да зарланмыйм. Тавыкларны куып тотам әле мин...

    — Сәер бу, бик сәер... Йөрәк дисез бит...

    — Йөрәк шул, балам, менә шушы җирдә чәнчеп тора. Бармак очы белән кагылсаң, әнә белән кадаган кебек авырта...

    — Шунысы сәер дә инде... Әбекәй, менә бу даруны кабып куегыз әле, — Врач егет өстәл тартмасыннан бер кап дару алып, Гөлбәдрән карчыкка сузды, аннары җәһәт кенә су салып бирде. — Иртәгәләргә хәлегез җиңеләймәсә, тагын хәбәр итәрсез, район хастаханәсенә җибәрербез...

    — Җиңеләер, балам, дару эчкәч җиңеләер...

    — Ходай кушса, җитмешкә, сиксәнгә кадәр яшисез әле сез... Менә мин әйтте диярсез...

    Гөлбәдрән карчыкның күңеле булды. Ник булмасын, аның белән кешечә сөйләшеп, дарулар биреп, хәлен әйбәткә юрап җибәрделәр бит... Бер генә нәрсәгә төшенеп җитә алмый азапланды ул. Ник кенә: “Җитмешкә, сиксәнгә кадәр яшисең”, — дип әйтте икән бу врач дигәннәре. Гөлбәдрән карчыкның сиксән яшьлеген авыл советы моннан ике ел элек үк билгеләп үткән иде инде... Шул уңайдан йорт-җирен, капка-коймаларын да рәтләп киткәннәр иде. Ашлыгын, утынын юнәттеләр, бозыла башлаган мичен кабат торгыздылар...

    Гөлбәдрән карчыкның йөрәк чирен дару гына ала алмады. “Шул, шул гына — әҗәл авыруыннан бүтән бернәрсә дә түгел, — дип уйланды ул. — Димәк... вакыт җиткән. Балаларны чакыртырга кирәк булыр...”

    Өенә көч-хәл белән генә кайтып җитте ул. Кайтышлый күршесендәге Гайшә карчыкка кереп чыкты. Бер-бер хәл була калса дип, үзенең васыять сүзләрен әйтте. “Йорт — улыма, гомер буе җыелган вак-төяк мал — кызыма; зиратта урыным әзер — картым янында җир калдырылган”, — диде ул. Тегесе, берни аңламыйча, ничек авызын ачып каршы алган булса, шулай авызын ачкан килеш ишек төбендә басып калды.

    Үлем хакындагы шомлы уйлар Гөлбәдрән карчыкны тәмам авыруга сабыштырды. Ул, бик мөһим бәйрәмгә җыенган кебек, юынып-сөртенеп алды, өс-башын алыштырды. Яңа күлмәк кигәндә, җан сакчысы булып йөргән эчке күкрәкчәсе генә нәрсәгәдер эләгеп азапланды. Ниһаять, анысын да салып куйды Гөлбәдрән карчык. Бигрәкләр дә матур чигелгән аның күкрәкчәсе. Канатлы кояш төшерелгән аңа. “Җан кояшы бу”, — ди иде аны ерак әбисе. Гөлбәдрән: “Җанның да кояшы буламыни?” — дип сораса: “Була, була, чөнки алар шундый охшашканнар, икесе дә алсу-кызыл, икесе дә пар канатлы, канатларын һәрвакыт киереп җәеп торалар, менә шушы рәсемдәге кебек”, — ди иде ул.

    Тукта, нәрсә бу? Нинди могҗиза? Күкрәкчәсен түшәк өстенә җәеп куюы булды, менә бәхет — Гөлбәдрән карчыкны көне буе бимазалап торган күкрәк авыртуы кинәт юкка чыкты. Шул сөенеченнән ул, ике канатын ике якка җәеп яткан җан-кояшын кабат кулына алды, сөялле бармаклары белән сак кына кагылып, сыйпагандай итте. Шулвакыт аның уч төбен нәрсәдер чәнчеп-чеметеп, кая ул чеметү генә, пешереп, яндырып алды! Гүя йөрәгендәге хәтәр авырту, ниндидер сихер белән, аның уч төбенә үк төшеп киткән иде... Әллә? Әллә сагышлы, әрнүле йөрәге үзе дә бөтен чире-ние белән бергә шушы нәзек, хәлсез кулларына күчкәнме?

    Гөлбәдрән карчык, бу гаҗәеп хәлләрдән зиһене таралып, түшәк читенә чүкте. Ах итәрлек нәрсәләр бар иде шул монда, — аның кояшлы күкрәкчәсендә, көмеш нурлар чәчеп, кичә кич мендәр эчлеге теккәндә төшеп югалган энә ята иде!

    Әле яңа гына тәкъдирнең күзенә карап, соңгы юлга барырга әзерләнгән карчык, күзләрен рәхәт йомып, башын артка ташлады, аннары тау кебек өелгән мендәрләр өстенә таянып, авып төште...

    “Менә нәрсәдә булган бит хикмәт! Тәкъдирдә дә, йөрәктә дә түгел, гап-гади энәдә булган. Шул кадап интектергән, гөнаһ шомлыгы нәрсә!”

    Гөлбәдрән карчык уйлаган уйларының очына чыга алмады; сөенергә дә, көенергә дә белмичә үзенең бәгырь кисәкләрен — улы белән кызын исенә төшерде: “Ярый әле исән-иминмен, юкса балакайларым, бөтен эшләрен, тормышларын ташлап, юл газаплары кичеп, әниләрен күмәргә кайтып төшәрләр иде...”

    Шулвакыт, тәннәренә салкын йөгертеп, Гөлбәдрән карчыкның йөрәк турысында кайсыдыр кан тамыры тартылып, чәнчеп-сулкылдап куйды, иртәннән үк таныш сызлавык кабат яңарды... Ул гына да түгел, бу сызлавык, көчәйгәннән-көчәя барып, мең энә белән теткәләнеп беткән йөрәк чиренә әверелде...

    Карчык, җәһәт кенә калкынып, өмет тулы күзләре белән, һаман да түшәк өстендә кызарып яткан күкрәкчәсен эзләп тапты. Күзнең явын алып торган канатлы кояш өстендә аның каты авыртудан томалана башлаган карашларын, гомер ахырын тоеп үрсәләнә башлаган җанын үртәп, илаһи яктылык белән балкып баягы энә ята иде...

    23 декабрь, 2004 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх