• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ХОДАЙ БҮЛӘГЕ

    (Бәян)

    х х х

    “Сәетнең кызы югалган”, - дигән хәбәр бөтен авылны, авылны гына түгел, офыктан офыкка кадәр җир йөзен, хәтта мәңгелек күкләрне тетрәтте. Бу хәбәрдән яландагы үлән кыяклары калтыранып куйды, куаклар ышыгында оя корган кошлар порхылдап очып китте, елгадагы сулар агымын акрынайтты, чишмәләр тоныкланып калды...

    Шундук икенче хәбәр дә килеп иреште. Анысы да Ишкилде авылы кешеләренең куңеленә боз кисәге булып ятты: “Кызын эзләп киткән Сәет үзе дә суга төшкән кебек юкка чыккан!”

    Кичкә табан барысы да аңлашылды.

    Ике ел элек кенә хатынын җирләгән Сәет әнисенең юклыгын аңлап та бетерә алмаган дүрт яшьлек кызына: “Хәзер кайта ул, урман артына гына китте,” – дип әйтә торган булган. Зөлләнең дәү әнкәсе Хәерниса карчык та, кызның күңеленә авырлык салырга теләмичә: “Ходай Тәгалә катында яши синең әни бәгърең, тагын кайтачак ул, сагынып кайтачак...” – дип, дүрт яшьлек бала гына түгел, дөнья гаме белән яшәүче адәми затлар да аңлап бетерә алмаслык сүзләр сөйләнгән...

    Дөрес булса, кызга шул җитә калган. Ул бердән-бер көнне әнисен эзләп чыгып киткән. Авыл башанда кәҗә куып йөрүче Яркия әби күреп калган. Авылда беркем яратмый торган ахырзаман карчыгы шундук кайтып әйтмәгән, кәҗәләрен үр буендагы инеш суына алып төшкәндэ, сүз юкта сүз булсын дип кенә, юлында очраган Хәмзә бабайга ычкындырган. Тегесе, бөтен эшен ташлап, ухылдый-ухылдый Хәерниса абыстайларга барып кергән. Төшке ашка кайткан Сәет, тоткан икмәген дә куярга онытып, җаны кебек күрүче кызын эзләргә чыгып чапкан... Иң элек йорт-җиренең өстен аска әйләндергән, бакча артларын, су буйларын тикшереп чыккан, аннары, кабат өенә кереп,ике чүмеч тутырып су эчкән дә каядыр китеп югалган... Хәзер инде, әнә, анасы Хәерниса, дивана кебек: “Иң элек анасы китте, аннары кызыбыз югалды, хәзер инде Сәетем гаип булды”, - дип тәкърарлый-тәкърарлый өй борынча йөри, ди...

    Авыл бермәлгә тынып калган кебек булды. Бу шомлы тынлык Зөлфәнең югалуы белән генә түгел, иң элек Сәет нәселенең серле-шаукымлы тарихы белән бәйле булса кирәк...

    Алар хакында: “Пәйгамбәр каны бар”, - дип сөйлиләр иде. Вафаты алдыннан Сәетнең бабасы әйткән имеш: “Безнең нәсел Кол Шәрифнең атасы Мансур хәзрәткә барып тоташа. Мансур хәзрәт үзе Олугъ Пәйгамбәребез агачында бөреләнгән кеше,” – дигән. Советлар дөм каршы булса да, ул фамилиясен “Мансуров” дип яздырган. Оныгына да “Сәет” дип исем биргән. Бу сүз мөселман динендә борынгылыктан ук “пәйгамбәр нәселе кешесе” дигәнне белдергән. Күп кеше хәзрәткә серсенеп, хәтта шикләнеп караган. Чөнки ул кара чалма урап йөри торган булган. Ул вакытта кем генә белгәндер - сәетләр, башкалардан аерылып тору өчен, халык арасында кара чалмадан йөргәннәр. Ишкилде халкы бу хакта белә. Шуна күрә дә авылда Мансуровларга берәүләр олы хөрмәт, ихтирам күрсәтсә, икенчеләр, аларга карап, пошаманга төшә. Бу нәселдә ниндидер сер барлыгын һәркем сизенә. Шуна да Хәерниса абыстай белән аның улы Сәет гаиләсендәге һәр вакыйганы кызыксынып һәм бераз сагаеп кабул итәләр.

    Иң элек Сәетнең хатыны Мөнҗия түшәк иясе булды. Мәктәптә укытып йөргән җиреннән кайтып егылды да бүтән тормады. Озак ятмады, табиблар авыруын анлап-төшенеп өлгергәнче, дүрт яшьлек Зөлләсен ире белән биянасы кулына калдырып, мәңгелек юлыннан китеп тә барды.

    Бу үлемне төрлечә юрадылар. Берәүләр, шәһәрдән кайткан килен кешегә бу урынның җире, суы килешмәгән, диделәр. Бу авылның ияләре кабул итмәгән имеш... Шундук кайчандыр Мөнҗиянең урманда адашып йөрүен, суга төшә язып калуын искә алдылар, баласын авырлык белән табуын да искә төшерделәр. Җиде чишмә суын җыеп бөркегәч кенә, тәненә хәл кереп, баласын якты дөньяга китерә алды шул ул.

    Икенче берәүләр Сәетнең яшьлектә сөеп-яратып йөргән кызын –Хәнияне искә төшерде. Бигрәкләр дә нык ярата иде Сәет ул пәри кызын! Шул яратуының әҗерен күрә хәзер. Пәйгамбәрдән үк килүче ихлас-илаһи нәсел канына мәҗүси хорафатны якын җибәрергә ярый димени?! Шаукымлы Хәниянең генә эше бу, диделәр...

    1.

    Сәет ары бәрелде, бире сугылды, буйламаган яланын, карамаган ярын калдырмады, әмма кызының эзенә төшә алмады. Зөлләнең урманга кереп китүенә берничек тә ышанасы килмәде аның. Шуңа да шактый вакыт авыл тирәсендә бөтерелде. Кызын табудан өметен өзеп, сихер иясе буларак даны чыккан Яркия карчыкка барып кергәндә аны танырлык та түгел иде: өс-башы тузанга каткан, чәчләре тузгыган, йөзеннән дөнья төсе качкан...

    Яркия карчык, Сәетнең соравын тыңлап та тормады, ни сораячагын алдан белгән кебек, үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:

    - Җәтрәк бул – урман йотканчы барып ал. Баланың үзенә караганда аның күңеленә юл ераграк...

    Бу шаукымлы карчыкның ни-нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап җиткермәсә дә, Сәет кабат авызын ачып сүз әйтмәде, мыштым гына арткарак чигеп, кырт борылды да капканы да ябып тормыйча чыгып китте. Болай да аңлашылып тора иде: Зөлләнең язмышы урманда хәл ителәчәк!

    Сәет урманга таба киткән басу юлына борылуга ук агачлык буйларын күзли башлады. Кызы Зөллә, сабый чагыныда өстәл астыннан чыккан кебек кенә, әллә каян: “Әтием, тайт!” – дип килеп чыгар төсле тоелды аңа.

    Июнь аеның җете яшеллеге күзләрне камаштыра. Юл читендә күпереп утырган куаклыктан порхылдап очкан кошларга сискәнеп, күңел җилкенә... Бу җан үртәгеч яшеллек өслегендә ник бер бөртек кызыллык күзгә чалынсын?! Зөлләнең кызыл күлмәге беркайда да күренмәде. Аның бервакытта да матурлыгын югалтмый торган алсу йөзе дә күренмәде...

    Бу яклап Зөллә бер кеше баласына да охшамаган шул. Ни генә булса да, гел олыларча уйчан елмаеп торган кызга күрше-күлән дә аптырап бетә. “Берәр вакыт елый микән бу бала?” - дип, коймаларына колак куеп тыңлаганнар да булган, ди, дөрес булса...

    Сәет урманга барып кергәндә, агач ешлыгында ниндидер кызыл шәүлә чагылып киткән төсле булды. Әллә күрәсе килгән әйбер шулай күз алдына киләме? Әллә чынлап та Зөлләме? Бәлки ул инде кайтып киләдер?

    Сәет адымнарын кызулатты. Ат юлы буйлап йөгереп диярлек урман куелыгына барып керде. Ары сугылды, бире сугылды, әмма кызын таба алмады. Хикмәт димә инде: урман эченәрәк кергән саен Зөллә кулмәгеннән чагылып калган баягы кызыллык һаман якынрак, ымсындыргычрак була барды. Ул әле каеннар арасында күренеп кала, әле ялгыз имән артына кереп поса, әле билгә җитә язган куе үлән арасына чүгә...

    Ниһаять: “Сихер галәмәте, ахры...” – дип, бер фикергә килгәнче, Сәет шактый гына китеп өлгергән иде инде. Аяк буыннары да тотмас хәлгә килде. Менә ул бер шома гына усакны сайлап, аркасын куеп сөялде дә акрын гына җиргә шуып төште. Аннары, язмышына төшкән авыр сынауларны онытырга теләгәндәй, башын шома усак кәүсәсенә терәп, күзләрен йомды...

    Шунда ул, гомерендә беренче мәртәбә, сабый килеш анасыннан ятим калган кызы, вакытсыз якты дөньядан китеп барган Мөнҗиясе, ахыр килеп, үзенең бәхетсез язмышы хакында уйланды...

    2.

    Зөллә мәхәббәттән тумады. Сәет белән Мөнҗия арасында олы хисләр булмады. Аларның өйләнешүләре дә очраклы гына килеп чыкты.

    Институтны тәмамлагач, авылга кайтырга кирәк иде. Ялгызы гына кайтасы килмәде Сәетнең. Чыгарылыш кичәсендә күзе төшкән иң беренче кызга тәкъдим ясады ул. Менә хикмәт: Мөнҗия шундук риза булды. Соңыннан гына ачыкланды: бу вакытта кыз гомер буе яратып-сөеп йөргән егете белән ачуланышкан булган икән.

    Тыйнак кына туй ясап, Сәет белән тора башлагач та оныта алмады ул үзенең беренче мәхәббәтен. Үлем түшәгендә ятканда да соңгы сүзе шул иде:

    - Мин сине үземнең беренче кешем кебек ярата алмадым, Сәет, кичер мине... Ходай Тәгалә дә: “Яратмыйча яшәгәнче ботенләй яшәмә,” – дигәндер инде, мин аны аңлыйм... Зөлләбезне ятим итмә, бу юлы яратып өйлән, син яңа әнкәсен яратсаң, ул да кызыбызны читкә типмәс...

    Мөнҗияне беренче күргәндә Сәет тә яшьтән мәхәббәт тотып йөргән Хәниясе белән аерылышкан иде. Бу аерылышуны бик авыр кичерде ул.

    Аларның берничек тә бергә була алмаячаклары башта ук билгеле иде. Иң элек Сәетнең анасы каршы булды. Хәерниса абыстай баштарак: “Шул тиле-миле кыз белән тагын бер күрсәм, өйгә аяк бастырмыйм, малай актыгы!” – дип тирги иде. Инде бергә кеше күзенә керә башлагач, Хәерниса өй борынча Мөнҗиянең җеннәр белән сөешүе хакында башка сыймый торган сүзләр таратып йөрде.

    Хәниядә чынлап та сәерлек бар иде шул. Ул табигать тавышларын ишетә иде. Кечкенәдән шулай булган: уйнап йөргән җиреннән кинәт тукталып кала икэн дэ, берәр агач яисә чәчәк, үлән янына килеп, сөйләшә башлый икән... Сәет белән йөри башлагач та шул гадәтеннән котыла алмады. Һаман үзе генә белгән дөньяда яшәде, үзе генә белгән телдә үзе генә белгән җан авазлары белән сөйләшеп йөрде.

    Алар еш кына шушы урманга киләләр иде. Җәелеп китеп сөйләшмичә, тавыш-тынсыз гына озаклап йөриләр. Сәет алдагы тормышлары, киләчәк белән бәйле хыяллары хакында дәртләнеп сүз башлый гына, Хәния шундук зифа бармаклары белән аның иреннәрен ябып куя, аннары алдында очраган беренче куакка яисә үләнгә йөгереп бара да, янагын чәчәк таҗларына куеп, тыңлый башлый...

    - Тс-с-!.. Дәшмә, Сәет... Ул бит безгә караганда күбрәк белә. Чөнки аның гомере мәңгелек, без аның каршында бүген туган сабый кебек кенә...

    Сәетнең үз туксаны туксан; ул тагын үзенекен итә - Хәниягә ихлас мәхәббәтен белдермәкче була, үзенең якты хыял дөньясына чакыра... Кыз аны тагын бүлдерә, күбәләк кебек, талпынып оча-оча, алан буйлап йөгереп китә... Ул әле каеннар белән сөйләшә башлый, әле балан куакларына сарылып, моңлы көен көйли...

    - Ярар инде, Хәния, бер мәртәбә генә кешечә сөйләш, ә?! Бер тапкыр гына тыңла!..

    - Юк, Сәет, без инде күптән кешечә сөйләшмибез... Кешечә сөйләшә белмибез, кешечә яши белмибез... Менә бу каеннар, имәннәр, гөлҗимешләр безгә караганда мең тапкыр акыллырак! Мең тапкыр игелеклерәк, изгерәк! Мең тапкыр моңлырак! Яле, кил әле, тыңла... Ишетәсеңме, әнә алар нинди матур көй көйлиләр... Шулай көй көйли-көйли сөйләшә алар. Беләсеңме, Самат, бу көй җирдән күккә кадәр сузылган тылсымлы күпер кебек...

    - Син хыялыйдыр, Хәния.

    - Тиле дисең инде...

    - Юк, тиле түгел. Син- хыялый бер гүзәл...

    Хәниянең күңеле булсын дип, Самат та агачларны тыңлап карый. Әмма бернинди көй дә ишетми... Үзе кызның күңеле булсын дип:

    - Ишетәм... – дигән була.

    - Йә әйт, алайса, нәрсә көйли алар? – дип, түземсезләнеп төпченә башлый кыз.

    - Сәет белән Хәния бәхетле булсыннар, дип көйли...

    - Менә ялгыштың... Алар безне кызганалар... Сезнең алдагы гомерегез сагышлы булачак, диләр...

    - Шул да булдымы табигатьнен мәрхәмәтлелеге, игелеге?

    - Алай димә, Сәет, табигать барыбер безнең яклы... Әнә бит ул: “Сез ике гомер яшәячәксез. Беренче гомерегез сагышлы булса, икенчесе бәхетле булачак”, - дип тора...

    - Мин берни дә аңламыйм, Хәния... Ә син аңлыйсыңмы?

    - Аңлыйм. Без кайчан да булса бәхетле булачакбыз, Сәет...

    Аларның аерылышуларына да Хәниянең шушы сәер тоемы, серле ишетү сәләте сәбәпче булды, ахры.

    Сәет, мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга китеп баргач, сирәгрәк күрешә башладылар. Ләкин алар арасында яшьли кабынган мәхәббәт хисе моңа карап кына сүнмәде-сүрелмәде. Киресенчә, бу яшьлек хисләренә сагыш тойгысы да өстәлгәч, аларның хис-тойгылары тагын да хыялыйрак, шаукымлырак була барды...

    Шәһәргә бер ел алданрак китеп укыды Сәет. Хәниясен бик сагына иде. Сагынган чакларында Сәет урамга, шәһәр читенә, урамга чыгып китә, телләрен аңламаса да, көйләрен ишетмәсә дә, очраган бер агач, куак белән серләшепййөри, алардан Хәниясенең хәлен белешә, аңа сәламнәр, вәгъдәләр юллый...

    Мәктәпне Сәеттән бер ел соңрак тәмамларга тиеш булган Хәнияне исә хәтәррәк сынаулар көткән икән. Бердән-бер көнне, урман, су буйларында үләннәр, куаклар белән кешечә сөйләшеп йөргән кызны карарга дип, район үзәгеннән бер төркем табиб килеп төшкән. Җиңеләймәгәнме, янәсе. Хәния уйлап-нитеп тормаган, докторларның:

    - Чынлап та агачлар сөйләшкәнен ишетәсеңме? – дигән сорауларына чатнатып:

    - Ишетәм, - дип җавап биргән.

    Шул җитә калган. Төягәннәр дә шәһәргә алып киткәннәр үзен. Аларга кызның ата-анасы ияргән... Шулай, Ходай кушып, шәһәрдә төпләнеп калганнар. Хәнияне ниндидер махсус хастаханәгә салып, үзләре шул тирәдә генә эшкә урнашканнар. Болар хакында Сәет, җәйге ялына кайткач, әнисеннән ишетеп белде.

    Сәет Хәнияне эзләргә дә уйлаган иде. Ләкин андый хастаханәләрдә ятучы авыруларның исемлеген беркемгә дә бирмиләр икән. Ничек кенә ялынып-ялварып сорамасын да, кызның ата-анасы Сәеткә ачылмадылар, кызларының кайда икәнлеген әйтмәделәр.

    Хәнияне югалту кайгысыннан котылу очен Сәет ботен кунел гамен, вакытын укуга бирде. Хәния аның төшенә кереп: “Ишетәсеңме дөнья тавышын?” – дип сорап интектерә башласа, урамдагы агачлар, куаклар, үләннәр янына чыгып китте, шулай күңелендә калган соңгы сагышны басарга тырышты... Ә инде Мөнҗия белән гаилә корып җибәргәч, Хәния бөтенләй күз алдыннан, күз алдыннан гына түгел, күнеленнән, хәтта төшләреннән үк югалды. “Тигез тормышлары белән яшәсеннәр, борчып җәфаламыйм”, - ди торгандыр инде...

    Менә хәзер ул Хәниясез дә, Мөнҗиясез дә калды, хәтта сабый баласы – бәгырь кисәге Зөллә дә каядыр китеп юалды...

    3.

    Уйларыннан айнып, Сәет аягүрә торып басты. Нигә болай җебеп утыра соң әле ул? Аңа бит ашыгырга кирәк, бер-бер хәл булганчы, ничек тә Зөлләне табарга кирәк!

    Сәет бәрелә-сугыла тагын урман буйлап йөгерергә тотынды. Ул арада аның каршына берничә укытучы килеп чыкты. Аларга югары сыйныф укучылары ияргән. Урман сукмагының икенче башыннан тагын бер төркем бала килеп чыкты. Аларның кайсысы чиләк төбе кага, кайберләре бертуктаусыз Зөлләне чакырып өрән сала...

    Бу кадәр халыкны күргәч, Сәетнең йөрәгенә җылы йөгерде. Ләкин, ураман айкап, кычкыра-кычкыра Зөлләне эзләп йөрүче кешеләр аңа никадәр генә якын, газиз булып тоелмасын, ул алар янына барып тормады, үз сукмагы белән урманның иң куе җиренә кереп китте. Үзе бертуктаусыз тәкърарлап барды: “Кайда соң син, кызым, кайда соң син, кызым, бәгърем!.. Кайда соң син, кайда?.. Әниең артыннан китеп бардыңмы әллә, ә, кызым? Әниең чакырдымы? Бик яратыша идегез шул... Юктыр, чакырмагандыр... Әниең әйтте ләса: “Зөлләбезне кара, рәнҗетмә”, - диде... Кызым, бәгърем, ник дәшмисең? Ник күренмисең? Кайда соң син? Кайда?..”

    Сәет очраган беренче агачка барып ябырылды. Кайрысының төсе югала башлаган, бөтен тәнен җыерчык баскан карт усак икән. Сәет аны бераз кочаклап торды да, саз исе аңкытып торган, мүкләнә башлаган йөзенә яңагын куйды. Сулышын буып тыңлый башлады... Эчке бер моң белән зеңләп торган агач кеше телен белми иде... Әллә адәм баласы аның телен аңламадымы?

    Сәет дуамал хәрәкәтләр белән икенче агачка китте. Ялгызлыктанмы, җил-яңгырданмы, әллә вакыт шаукымыннанмы – аклыгын җуеп өлгергән каен агачы да аны сөендерә алмады Ул да Зөллә хакында берни белми иде. Шулай сораша-сораша, әле ялынып-ялварып, әле ярсып-ачуланып, шактый керде урман куелыгына. Керде дә адашты. Адашуның беренче билгесе – тынлык. Бервакыт кошлар сайраудан туктады, бөҗәкләр телсез калды, хәтта ниндидер тылсым белән урман эченә үтеп кергән җилдә шыбырдап утырган яфраклар да хәлсезләнеп, тынып калгандай булды. Сәет үзе өчен курыкмады, Зөлләне уйлап эче өзгәләнде аның. Ул да шулай кереп адашкан булса? Чыгар юл таба алмый изаланса? Елап-шешенеп бетсә? Ачлыктан хәлсезләнсә?.. Кешелектән чыкса?..

    Шомлы уйларыннан арынырга теләп, Сәет күңелендә йөргән догаларны барларга кереште. Тик ничек кенә тырышса да, югалган кызын эзләп, урманга кереп адашкан кешегә ярдәм итәрдәй дога таба алмады ул күңел төбеннән. Таба алмагач, үзе уйлап чыгара башлады...

    “И Раббым! Синең бит илаһи көчең бар, куәтең бар. Син бөтен нәрсәне дә күреп торасың... Син минем кызымны да күрәсеңдер... Миңа юл күрсәтмәсәң күрсәтмә, тик кызымны бу хәтәр дөнья эчендә калдырма... Ул бүген яклаучысыз, үксез, тоемчан... Әнисез калып, бишектән сагышлы булып үсә торган адәм балаларына мәрхәмәтең чиксез бит синең. Мин моны беләм. Бу юлы да үз мәрхәмәтеңне күрсәт – кызымны табарга булыш, йа Раббым! Пәйгамбәребез хакына, аның нәселе-нәсәбе хакына булса да булыш!”

    Сәет уйлап та бетерде, үзен-үзе белештермичә, кулларын күккә чөйде. Шуны гына көткән кебек, якындагы куаклыкта посып утырган песнәк халкы порхылдап өскә чәчелде. Ә бит хикмәт шушы кошларда. Куркыныч чакта урман кошлары урман эченәрәк оча. Сәет бу хакта белә. Димәк, Ишкилде авылы кошлар очып киткән урманга каршы якта урнашкан.

    Сәет шул якка ашыкты. Күп тә китмәде. Кояш нурларында балкып яткан таныш аланнарның берсенә барып чыкты...

    Урман тозагыннан чыккач та Сәет бераз арлы-бирле йөргәләде әле, кычкырып та, җырлап та, җылап та карады. Ләкин ничек кенә эзләсә дә, ничек кенә ялынып-ялварып сораса да, урман аңа Зөлләсен кайтарып бирергә теләмәде. Сорау-ялваруларга зеңләп торган тынлык белән җавап бирде.

    “Теге шайтан карчыгы дөрес күрмәгәнме әллә? Әллә ул юри халыкны буташтырамы? Үзен яратмаганнардан үчен аламы?” – Сәетнең ярсынган күңеленә тагын әллә күпме яңа шик-шөбһә кереп тулды.

    Их, нигә аңламый икән ул табигатьнең сихри телен, аның җан-рухын аңламый, тоймый? Кайчандыр Хәния аңлаган, тойган кебек...

    Шулвакыт Сәеткә әллә нәрсә булды. Ул ашыгып барган көйгә, бер кояшлы алан уртасында тукталып калды да, янәшәдәге ялгыз каенга охшап, үрә катты, аннары, кулларын алга – күк катына сузып, куе үлән эченә тезләнде.

    - Йа Хода! Мин барысын да аңладым! Аңлатканың өчен мең рәхмәт сина, и Аллам-Тәңрем!

    Читтән берәрсе күреп калса, Сәетнең бу кыланмышларын ничек кабул итәр иде икән, әйтүе кыен, әмма Җир белән Күк аны аның бу гамәлен авыр, әмма игелекле язмышка ирешү дип кабул итте, шуңа күрә дә алар бу минутта Сәеткә ачык зиһен, ныклы уй, тоемчан күңел бирде... Бөтен җир йөзен, барлык җиһанны кочаклап алырга теләгәндәй, кулларын як-якка җәеп торган Сәет, шул рәвешле, үз гомерендә беренче мәртәбә Ходай ихтыярын гына түгел, үз кулына килеп кергән язмыш бавын дә аерым-ачык тойды.

    Ул аңлап-төшенеп өлгергән иде инде: аның газиз баласын бу кара урман авызыннан табигатьнең моңлы тавышларын ишетүче, үләннәр телен белүче Хәния генә йолып кала алачак!

    Бу ачыш Сәетне кабат өметкә, тормышка кайтарды, һәм ул, бөтен көчен җыеп, авылга таба йөгерде...

    4.

    Сәет озын кич буе юлда булды. Аның хәлен иске генә машинасы да аңлады булса кирәк – озын юлда ялгыш та төчкереп карамады. Колхоз рәисе: “Теләгән машинаңны ал”, - дисә дә, Сәет ике дә уйламыйча шушы “яшьтәш”енә утырды; авыл хуҗалыгы техникасы буенча механик булып эшләү дәверендә ул аңа нык кына күнегеп өлгергән иде шул.

    Юлда әллә нәрсәләр хакында уйлап баш катырмады, үз башына төшкән яңа борчулар хакында фикер йөртте. Баштарак ул урмандагы халәтеннән һич аерыла алмады – бертуктаусыз кызы белән сөйләште, аңа еламсырап ялварды, әтиләрчә ачуланды яки аналарча назалап-иркәләп юатты...

    - И кызым, нишләдең син, ә, нишләдең? Ник калдырып киттең әтиеңне? Нигә һаман кайтмыйсың? Нигә табылмыйсың? Кайларда гына йөрисең соң, кызым, и кызым!.. “Әтием, әтием!” – дип кенә тора идең ләса, кызым, Зөлләм минем!.. Син гаепле түгел ләса әтиең белән әниеңнен уртак бәхеткә ирешә алмаган ачы язмышына...

    Шунда ук Сәетнең хәтерендә кызы белән булган бер сөйләшү яңарды.

    Ул көнне Зөллә җиләк-җимеш бакчаларында күбәләк куып йөри иде. Бервакыт, тыны бетеп, өйдә нидер чокчынып утыручы әтисе янына йөгереп керде дә:

    - Әтием, әтием, әйт әле - нәрсә ул Барый? – дип сораша башлады.

    - Каян керде соң синен кеп-кечкенә башыңа бу сүз, кызым?

    - Әнием шулай җырлый иде...

    Сәетнең йөрәге кысылып куйды. Каян белә бу сабый Мөнҗиянен яшьлек мәхәббәтен? Әнисе киткәндә ул сабый бала гына иде ләса...

    Сәетнең хәтерендә: Мөнҗия бик еш җырлый иде ул җырны. Ләкин Сәеткә күрсәтмичә җырлый иде... Һич оныта алмады шул ул үзенен яратып йөргән кешесен.... “Кешене бу кадәр көчле мәхәббәткә юлыктырыр өчен ниләр генә эшләде икән ул Барый дигәннәре?” – дип бер генә мәртәбә уйланып утырмады Сәет.

    Кызның соравын җавапсыз калдырырга ярамый иде. Ул шул минутта үзен тиз генә кулга алып, кызы өчен мавыктыргыч маҗара уйлап чыгарды.

    - Алайса, белмисең инде Барыйның кем икәнен?

    - Юк... Батырмы, героймы ул?

    - Минемчә, ул батыр да, герой да түгел. Ул әкиятләрдә генә була торган бер егет. Менә синең кебек, минем кебек, ул да авылда яшәгән. Аның гыйшык тотып йөргән кызы булган. Барый белән бер авылда туып үскән, ди, ул кыз...

    - Хәзер кайда бу кыз? Ә Барый кайда?

    - Авыл кызын бик яратса да, Барый, байлыкка кызыгып, патша кызына өйләнгән. Ә теге кыз аптырап тормаган, үзе кебек үк сагышлы бер яр табып, гаилә корган, иренә бик матур кыз табып биргән...

    - Ай ничек кызык бу әкият... Ә ул кызның исеме ничек булган?

    - Ул кызның исемеме? Ул кызның исеме... Зөл-лә!

    Ул арада Сәет кызын күтәреп ала да күккә чөя, аннары бөтен куңел җылысын биреп, күкрәгенә кыса...

    Сәет Мөнҗиянең беренче мәхәббәтеннән бушап калган күңелен үзенең хисләре белән тутырырга тырышып карады. Әмма тутырып бетерә алмады... Үзенә дә җитмәгән җылылыкны каян алсын соң ул? Аннары... Сәет үзе дә ачы язмыш җилләрендә бозга әверелгән, кайчандыр Хәниядән өзелеп калган бәгырен тиз генә эретеп җибәрә алмады...

    Олы мәхәббәт булмаса да, алар арасында олы ихтирам, хөрмәт һәрвакыт булды. Алар кыска гына гаилә гомерләрендә дә бер-берсенә ялгышып кына да каты сүз әйтмәделәр. Зөллә тугач, яшәү тагын да җиңеләйде, - алар бер-берсенә бирә алмаган йөрәк җылыларын шул уртак бәгырь җимешенә бирделәр.

    Әйе, бала аларны бер-берсенә якынайтты, әмма ул да ике үксез язмышны бербөтен итеп ябыштырып куя алмады... Ә китек язмыш, җырдагыча, озын гомерле булмый шул...

    Кулымдагы йөзегемнең

    Исемнәре Барый ла...

    Аерылсак та, җаннарыбыз

    Бер-берсенә карый ла...

    5.

    Сәет Хәнияләр йортын эзләп тапканда төн пәрдәсе офыкның бер читеннән икенчесенә тартылып өлгергән иде инде. Ут алган шәһәр йортлары, Сәетнең борчуын сизенгән кебек, шомланып тынып калганнар. Инде шәһәр урамнарына кергәч тә, авылдагы туганнары биргән адрес буенча килеп тапканчы, тагын берәр сәгать вакыт узгандыр...

    Ишекне озак ачмадылар. Сәет кире китәргә дә уйлаган иде, кинәт эчке яктан ишек биге чыкылдап куйды. Биге ачылды, әмма ишек үзе ачылмады.

    - Сезгә кем кирәк? – дип сорады эчке яктан ирләр тавышы.

    - Хәния өйдәме? – Сәет үзенең тавышын үзе танымады. Озын юл үзенекен иткән - ыңгырашып, иңрәп сөйләшә башлаган иде ул.

    - Хәния өйдә юк. Кем сорый аны?

    - Мин... Сәет булам... Ишкилде авылыннан...

    - Сәет?

    Башланып та җитмәгән әңгәмә шунда өзелде. Ишек артында авыр тынлык урнашты. Сәет нишләргә дә белмәде. Шулкадәр чакырым үтеп, хәзер кире китсенме? Теге вакыттагы вакыйгалардан соң Хәниянең ата-анасы аны кочак җәеп каршы алырга тиеш идемени? Барыбер болай ук булыр дип уйламаган иде ул, һич кенә дә уйламаган иде...

    Аның алар тормышына бер дәгъвәсе дә юк. Ул бары тик Хәнияне эзләп килде. Шуна да: “Хәния өйдәме?” – дип сорады. Тагын сораячак, Хәниянең кайда икәнлеген белмичә, аны күрмичә китмәячәк... Сәет, үзе дә сизмәстән, бар көченә ишек кага башлады... Шуны гына көткән кебек, ишек шар ачылып китте һәм аннан, төнге кунакка тәмам аптырашып, Хәниянең ата-анасы – Илгизәр белән Зәйтүнә килеп чыкты.

    - Исәнмесез... – Ничек кенә ягымлы булырга тырышса да, тавышындагы кырыслыкны берничек тә яшереп бетерә алмады Сәет. Эчтәгеләр аның тавышына әллә ни игътибар итмәделәр булса кирәк.

    - Сәет балам, нәрсә булды? – Хәниянен әнисе үтә дә борчылып, ниндидер күңелсез хәл сизенгән кебек сорады.

    Сәетнең күңеле тулып китте, күңеле белән бергә тавышы да йомшады:

    - Зәйтүнә апа, минем кызым югалды бит... Тапса да, Хәния генә табачак. Ул гына урман телен белә, дөнья белән сөйләшә... Бөтен ышанычым, өметем аңарда... Миңа бик кирәк иде ул!

    Сәетнең хәленә кереп тыңлап торган Илгизәр белән Зәйтүнә юл тузанына баткан, арган-талган кунакны өйләренә дәштеләр, аш бүлмәсенә алып кереп, түргә утырттылар, бер-берсе белән ярышып, ризык бүлә башладылар. Аларның хәер-хаһ икәнен күреп, Сәетнең күңеленә җылы иңде, күз төпләренә дым йөгерде. Ләкин ул җанына тәмам эреп бетәргә ирек бирмәде, шундук элеккеге кырыс халәтенә кайтты.

    - Ничек булды соң ул, Сәет?

    Хуш исле үлән салып пешерелгән чәй капкан арада Сәет үзенең тарихын сөйләп алды. Аннары, сүзне артык озынга җибәрергә теләмичә, чынаягын каплап куйды да аягүрә торып басты.

    - Миңа китәргә кирәк, Илгизәр абый, Зәйтүнә апа...

    - Алайса тыңла, Сәет улым. – Зәйтүнәнең “улым” дип дәшүе Хәния хакындагы өметле хәбәргә ишарә иде. – Менә хәзер юлны аркылы чыгасың, сул якта тау кадәр супермаркет булыр. Шул кибетне узгач, тар гына сукмак буйлап юкәле бакчага керәсең. Аның аргы башында өч катлы сары йорт булыр. Ул күзгә бәрелеп тормый, кире китә күрмә. Түргә үк бар. Вахтадагы хатынны чакырып чыгар. Алар Хәниянең кайда икәнен әйтерләр... Бар, улым, җәһәтрәк бул, тизрәк йөр. Сезгә ашыгырга кирәк...

    6.

    Караңгы бакчалар аша кирәкле сары йортны эзләп тапканчы Сәет уйланып барды: “Һаман шул “сары йорт”та микәнни бәгырькәем? Теге вакытлардан бирле шунда микәнни? Нигә ашыкты? Нигә сорашмады Хәниянең язмышы, бүгенге яшәеше хакында? Барысын да ачыкларга иде башта... Ничек аңлашырлар алар? Аңлаша алырлармы? Аңлаша алмасалар? Ә бит Сәет аңа нык ышанып килде... Баласының язмышы аның кулында, дип уйлап килде... Хәзер нәрсә булыр? Җибәрмәсәләр? Андый авыруларны җибәрәләр димени?! Нинди авыру булсын ул! Элек тә авыру түгел иде, хәзер дә авырмыйдыр. Бары тик башкаларга охшамаган гына! Ходай Тәгалә аны башка төрле итеп яраткан. Үзенә охшаш итеп...”

    Төн күзендә капшана-капшана килеп, Хәния яткан хастаханәне эзләп тапкач та, керергәме-юкмы дигәндәй, бераз ишек катында таптанып торды Сәет. Аннары, тәвәккәлләп, тонык кына янучы ут астындагы кыңгырау төймәсенә басты. Шундук, читкәрәк тайпылып, ишек артыннан язмышын билгеләрлек ым-ишарә көтә башлады. Як-ягына каранган арада, хастаханә бинасының төсенә игътибар итте ул. Карале, чынлап та сары төскә буялган ласа бу бина! Бу бит коточкыч хәл! Кешенең җанын үртәп, сарыга буямасалар... Мондый авырулар яткан биналарны ачык яшелгә яисә көмеш-зәңгәргә буярга кирәк – яшәү төсенә! Авыруларның рухи кимсенгән, зәгыйфьләнгән җанын иркәләсен иде ул төсләр, аларга терелергә булышсын иде...

    Менә бервакыт хастаханәнен авыр ишекләре ачылып китте. Аннан ак халатка төренгән ике олпат ир заты килеп чыкты.

    - Кемне китердегез? Кайда ул? Ничә яшьтә? Буйныймы?

    - Юк-юк, мин беркемне дә китермәдем... - Көтелмәгән хәлдән Сәет артка ук чигә башлады...

    - Алайса, монда сезгә ни пычагым калган?!

    - Мин... Хәнияне эзли идем... Миңа Хәния кирәк.

    - Фамилиясе ничек?

    - Белмим... Исемен генә беләм. Исеме – Хәния...

    - Анысын ишеттек. Кайсы палатада ята?

    - Белмим...

    - Белмәгәч, нишләп йөрисез монда кеше борчып? Төнлә авырулар янына керү тыела! Иртәгә килегез, барыгыз, бар!

    Ул арада әзмәвердәй ирләр артында табадай киң битле, кысык күзле бер хатын пәйда булды.

    - Кем кирәк, кем? Хәнияме?

    - Әйе, апа, Хәния кирәк иде. – Төн караңгылыннан килеп чыккан бу хатыннан ниндидер ярдәм өмет итеп, Сәет тагын, тагын кабатлады: - Кирәк иде, бик кирәк иде!..

    - Син аның кеме буласың? Бер дә күргән юк...

    - Мин аның авылдашы, дусты... – Бу юлы да Сәет өзгәләнеп кабатлады: - Яшьлек дусты!..

    - Алай икән... Әйдә, алайса...

    Сәет болай бик тиз генә кереп булыр дип уйламаган иде. Әнә бит – теге әзмәверләр дә иярмәде. Ярым караңгы коридорлар буенча бер-берсенә тагылып, вахтер хатын белән Сәет икесе генә китеп бардылар...

    Шомлы, кысан коридорлар буйлап шактый баргач, кайсыдыр борылмада табак йөзле хатын кинәт туктап калды. Аннары як-ягына карана-карана атлаучы Сәетне көтеп алды да, баягы битарафлык белән түрдәге ачык ишеккә төртеп күрсәтте:

    - Әнә, тугызынчы палатада ул, үзең шуннан эзләп тап. – Үзе, җавап та көтеп тормастан, кырт борылып, килгән юлыннан кире китте.

    Ялгызы коридор чатында басып калган Сәетнең йөрәге атылып чыгам-чыгам дип тибә башлады. Тау кадәрле тилеләр йортының дөм-караңгы коридорларында япа-ялгызың үрә катып тор инде, йә! Акыллы башыңнан дивана булырсың!

    Бер-бер хәл булганчы дип, Сәет, салмак кына атлап, вахтер хатын күрсәткән ачык ишеккә таба китте. Барып җиткәч тә керергә кыюлыгы җитмичә бераз таптанып торды әле. Ничек тә атлап керергә тиеш ул бу билгесезлеккә. Урман шаукымында калган баласы – Зөлләсе хакына булса да керергә тиеш!

    Эчтә аны түр караватта яткан авыру янында үз эшләре белән мәшгуль булган санитар кыз каршы алды.

    - Эһем-эһем... Миңа Хәния исемле авыру кирәк иде...

    - Мин ул Хәния. Сезгә мин кирәкме?..

    Акылдан язар алдыннан Сәет: “Акылдан язуым шушы икән”, - дип уйлап өлгерде өлгерүен... Тонык кына янган лампа утында ак канатлы фәрештә кебек талпынып торган санитар кызның йөзе аның яшьлек мәхәббәте Хәниянеке иде!

    7.

    Алар озак кына бер-берсенә карашып тордылар. Бу ап-ак халатлы кызда Хәнияне тану кыен түгел иде. Ә менә Хәния аны таныды микән? Таныды әлбәттә! Әнә бит ул ничек йотлыгып карап тора. Йөзләре ябыгып, бит очлары эчкәрәк батып китсә дә, карашлары шул ук – нурлы һәм изгелекле...

    Алар тыйнак кына күрештеләр. Кочаклашып үбешмәделәр дә. Хәтта кулларын кулга да тотышмадылар. Тыныч кына исәнләштеләр дә ишек катындагы буш түшәккә килеп утырдылар.

    - Нәрсә булды, Сәет?

    Кызык, Хәния дә Зәйтүнә биргән сорауны бирде. Сәет моңа бераз үртәлеп тә куйды.

    - Нигә алай дисең? Ә бәлки сине күрәсе килгәндер...

    - Күрәсең килсә, әллә кайчан килеп күргән булыр идең инде. Без бит бер җирдә яшибез, бер һаваны сулыйбыз, бер юлдан йөрибез... Тукта, ник әйтмисең – кызың белән бер-бер хәл булмагандыр бит?

    - Кызым бар икәнне каян беләсең?

    - Мин барысын да беләм, Сәет. Кызың хакында да, хатыныңның вафат булуы турында да беләм.

    - Шулайрак булды шул. Мөнҗия үлеп китте. Кызыбыз әнисен юксынып йөрде-йөрде дә бүген иртән каядыр китеп югалды... Урман алган, диләр. Күреп калганнар. Тапсаң син генә таба аласың, Хәния. Син табигать тавышларын ишетәсең бит, урман телен беләсең... Ә, Хәния?..

    - Килеп дөрес эшләгәнсең, Сәет. Тик... минем көчем җитәр микән соң? Һушым җитәр микән? Төнгә каршы тору ай-һай кыен бит...

    - Без кайтып җиткәнче таң ата башлый ул, Хәния...

    - Әйдә, алайса, китик тизрәк...

    Инде чыгарга кузгалгач, Сәет баядан ук күңелен тырнап торган сорауны бирде:

    - Ә син ничек монда? Сине авыру дигәннәр иде бит...

    - Их, син! Шул гомер кеше сүзенә ышанып яшәдеңме? Бер тапкыр булса да үзеңә килеп карарга була иде бит хыялый, дивана Хәнияңне!..

    - Мин алай димәдем бит әле...

    - Димәсәң дә, уйладың... Бу озын тарих, Сәет. Кайтканда сөйләрмен, яме. Ә хәзер юлга җыенырга кирәк...

    Хәния тиз генә дежур врачка кереп чыкты, аннары, урамда көтеп торган Сәетне ияртеп, өйләренә ашыкты.

    ...Юл озын. Иске машина артык көчәнмичә генә тырылдап бара... Гомергә сөйләшмәгәннәрне сөйләшергә була. Шулай да, Бер-берсенә бик якын булып та, озак вакыт күрешми яшәгән ике бәгырь кисәге кайсы уй сукмагына кереп китәргә белмичә аптырап беттеләр. Беренче булып Хәния үзенең үпкәсен белдерде. Сәетнең үзе янына килми йөрүен кыз авыр кичергән икән.

    - Сәет, нигә мине эзләмәдең? Мин бит сине шундый көттем...

    - Белмим... Сине авыру, диделәр. Мин... курыктым.

    - Миннәнме, авыруданмы?

    - Хәния, сорама ул турыда... Үзем дә белмим...

    - Миндә нинди авыру икәнен белә идең бит. Кечкенәдән шулай булды: әллә нинди тавышлар ишетәм. Табигать тавышын, дөнья тавышын ишетәм Бала чакта һәркем ишетәдер андый тавышларны. Олыгайгач үтә ул. Миндә үтмәде... Мин әле дә ишетәм ул серле авазларны, Сәет...

    - Бу “сары йорт”ка ничек килеп эләктең соң? Авылдан килеп алганнар, диделәр...

    - Шул тавышлар аркасында инде. Мин бит очраган бер агач, куак белән, тереклек белән сөйләшеп йөри идем. Аларга синен исемне кушып сөйләшкән чаклар да булган. Шулай качып кына тыңлап торганнар да авыл советына хәбәр иткәннәр. Аның рәисе: “Безгә икенче Яркия кирәк түгел, тизрәк тиешле урынга озатыйк”, - дип чарасын күргән.

    - Ну кешеләрен әйтер идем инде!.. – Сәет бу вакыйгаларга үзенең мөнәсәбәтен белдерергә уйлаган иде, Хәния аны шып туктатты.

    - Тимә кешеләргә, Сәет. Алар ул вакытта дөрес эшләгәннәр. Тотып шәһәргә җибәрмәгән булсалар, мин чынлап та акылдан язган булыр идем. Үземне-үзем аңламый башлаган чаклар иде... Их, Сәет, ул вакытта син кайтып төшкән булсаң, миңа бернинди врач та кирәк булмас иде дә...

    Тагын тын калдылар. Хәния моңсу карашын хатирәләренә төбәгән, Сәет исә, үкенечле кыенсынуын яшерергә теләп, төнге юлга текәлгән...

    Бераздан бу авыр минутны Сәетнең кызыксынуы бүлде:

    - Ничек болай булды? Ак халатыңны әйтәм... Авырудан ничек врач булып киттең соң?

    - И Сәет, баядан бирле аңлатам, һаман аңламыйсың... Мин авыра язып калдым, дим бит. Моны врачлар да бик тиз аңладылар. Бераз вакыт палатада тоттылар да үзләре янында эш тәкъдим иттеләр. Менә икенче ел инде үзем авырып кергән хастаханәдә шәфкать туташы булып эшлим...

    - Ә уку ягы?..

    - Мин хәзер читтән торып медицина көллиятендә укыйм. Минем кебек кешеләр бик кирәк монда. Башкалар ишетмәгәнне ишетәм бит мин. И-и, нинди генә шаукымлы авырулар юк мин эшләгән җирдә. Күзгә карап торалар мәхлук җаннар. Күңелләре тулган, шуны әйтә алмыйлар. Әнә шул күңелләре генә барысын да сөйләп, әйтеп тора... Мин авыруларның эчке тавышын, куңел авазын ишетәм бит, Сәет. Шуңа да мин бик кирәк монда.

    - Ну ярый, авырулар белән аңлашыла. Әйт әле, минем нәрсә уйлаганны да беләсеңме, Хәния?

    - Юк, син уйлаганнарны белә алмыйм. Бу кирәк тә түгел. Син бит уйлаганыңны үзең әйтә аласың, шөкер... Теле ябык тереклек кенә күңеле белән сөйләшә. Әйе шул, зиһеннәре зәгыйфь бәндәләр агачларга, куакларга яисэ кошларга, хайваннарга тиң. Табигатьтәге тереклек ияләре кебек беркатлы һәм самими алар... Мина алар белән аралашу сәләте бирелгән. Бәхетме бу, бәхетсезлекме – үзем дә әйтә алмыйм...

    - Бәхеттер бу, Хәния... Ходай биргән бүләк бит ул сиңа. Ә Ходай бирә икән инде - бәхеткә юрап бирә. Мин шулай уйлыйм...

    - Шулай булса гына ярар иде...

    Сәетнең кызыксынуы бетмәгән икән әле.

    - Шул тереклек ияләрен ишетеп нишлисең инде?

    - Шулай мин бик күп адәми затларны, хәтта кешелегеннән мәхрүм калган бәндәләрне аякка бастырдым, терелттем, Сәет. Кешеләр арасына кайтардым. Чынлыкта аларның авыруы яннарында тыңлый, аңлый белүче кешеләрнең булмавыннан килә бит. Үзләрен аңлаган кешеләр белән аралаша башлауга ук алар үз асылларына кайталар, какшаган рухларын ныгыта башлыйлар...

    - Их, Хәния, эш ишетү-ишетмүдән торса, бөтен кеше дә бер-берсе белән сөйләшеп кенә терелер иде...

    - Терелер иде шул. Менә син әйт: хатының нәрсәдән үлде?

    Сәет көтелмәгән сораудан сискәнеп китте. Баядан бирле күз алдында рәшә кебек эленеп торган йокысы очраган бер юл баганасына эләгеп калды. Ул юлга чыккач беренче мәртәбә башын күтәреп Хәниягә карады.

    - Нәрсәдән икәнен бик белмәделәр шул. Кинәт кенә ятты да җан тәслим кылды кызбызның анасы...

    - Син аны ярата идеңме соң?

    - Белмим... Хөрмәт итә идем.

    - Яратмагач, син аның белән сөйләшмәгәнесең. Чөнки аңламагансың. Ишетмәгәнсең. Шушы күңел чукраклыгың, битарафлыгың аның гомерен кимергән дә инде... Җанына кату булып төшкән... Күңелен таш иткән. Бу таш бердән-бер көнне аның йөрәк тамырына утырган...

    - Ни сөйлисең син, Хәния? Димәк, мин гаепле инде аның үлеменә?

    - Мин бит сине гаепле димим, Сәет... Бәлки ул күбрәк тә гаепле булгандыр. Нигәдер ачылмаган ул синең каршыңда...

    - Ни өченме? Аның да сөйгән егете булган. Минем син булган кебек... Шул мәхәббәтен оныта алмады ул, мәрхүмкәй...

    - Алайса, аңлашылды...

    - Нәрсә аңлашылды?

    - Кызыңның чыгып китүе, югалуы аңлашылды.

    - Йә әйт, зинһар! Мин дә белергә тиеш моны – кызымның югалу сәбәбен...

    - Әнисе үзенең күңелен кызына калдырып киткән. Менә хәзер үк әйт: синең бит кызың белән дә ачылып китеп сөйләшкәнең юк. Дөресме шул?

    - Сөйләшәм, ник сөйләшмим ди... Ул үзе бик уйчан, моңсу, димме... Әнисен оныта алмады, ахры, ул... Һаман әнисен сагына... Үлгәненә ике ел инде... Ә бит йөзен дә хәтерләрлек яшьтә түгел иде ул вакытта...

    - Әнисен оныткан инде ул. Чынлыкта ул күңеленә тынычлык эзли. Ә ул тынычлыкны бала күңелен аңлый торган кеше генә бирә ала... Син аңа андый кеше була алмагансың, Сәет, туры әйткәнгә ачуланма...

    Сәет бу юлы каршы төшеп маташмады. Чөнки Хәниянең сүзләре хак иде. Шуңа да дәшмәде. Дәшсә, тагын да кыенрак булыр кебек тоелды аңа...

    Бу авыр сөйләшүдән соң алар бөтенләй сөйләшмәделәр. Калган вакытта һәркем үз уйлары карамагында булды. Сәет төнге урманда кыргый рухлар кулында калган кызы хакында уйлап өзгәләнде, Хәния исә авыз эченнән генә ниндидер таныш та, таныш түгел дә көй көйләде...

    Сәет ара-тирә юлдашына күтәрелеп карый. Ул белә: аның бүгенге яшәеше, киләчәктәге тормышы тулысы белән шушы җанкисәктән тора. Һәм аңлый: аның язмыш юлын кызы Зөллә билгели. Аның табылуы Сәетнең бөтен язмышын хәл итәчәк, гомеренең мәгънәсен билгеләячәк. Ә боларның барысы бөтен дөнья ачысын үз күңеленә алып яшәгән Хәния кулында...

    Шулай да, сәер бу тормыш. Сораулар күп анда... Күбесенә җавап та биреп булмый... Әйтик, менә мондый сорау: “Нишләп соң ул, газиз баласын урман карамагына ташлап, элеккеге мәхәббәте артыннан чыгып китте?” Әллә ул, Зөлфәнең югалуын сәбәп итеп, үз язмышын, үз бәхетен хәл итеп йөриме?

    Әгәр шулай булса, нинди мәгънәсезлек булыр иде бу. Нигә мәгънәсезлек булсын?! Кайчаннан бирле ярату мәгънәсезлек булып санала әле? Ә яратамы сон ул Хәнияне? Яшьлектәге кебек яратамы? Юктыр. Ярату ул, ярату... бөтенләй башка хис. Хәтерли әле ул, хәтерли... Бүген аның күңелендә авырту бар. Ә авырткан күңелне мәхәббәт яратмый...

    Сәетнең башында каршылыклы уйлар чәбәләнде. Арыганлык галәмәтеме, әллә язмышның гап-гади фәлсәфәсеме – ул бик озак бер топле бер фикергә килә алмый интекте. Әле үзенең тормыш хатирәләре басымыннан, әле кызының югалу кайгысыннан - һаман әле күңел түрендә саклап йөрткән җылы, якты хисләрне, матур хыялларны кузгата алмый газапланды ул. Шулай да: “Бу бит минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем, бөтен яшьлек хыялларым, күңел тетрәнүләрем иң элек аның белән бәйләнгән, димәк, киләчәктә дә без янәшә булырга тиеш”, - дип үзен-үзе юатып куярга көч тапты Сәет.

    8.

    Алар авылга килеп кергәндә офык читендә таң сызылып килә иде инде. Бик сәер иде бу таң. Хәтта бераз шом бар иде бу алсулыкта. Гадәттә беренче кояш нурлары күңелгә шатлык тойгысы алып килә, бу юлы таңның алсу канатлары, дөньяга ачылып бетмичә, офыкның ике ягына канлы шәүлә кебек яткан иде.

    Сәет Хәнияне өйләренә алып кайтып тормады.. Урамда очраган бер укучы баладан: “Ну ничек?” – дип кенә сорады да, уңай җавап булмагач, кабат урамга чыгып йөгерде.

    Алар урман читенә килеп туктаганда көн ачылып җиткән иде инде. Урманның әле бер ягында, әле икенче башында кошлар сайрап алуын, колак төбендә бертуктаусыз бөҗәкләр безелдәвен исәпкә алмаганда, табигать бер кайгысыз тынлыкта яши иде. Гүя беркем югалмаган да беркем югалтмаган... Әллә бу урман, бу яланнар, кырлар, сулыклар беләме кешеләр кайгысын? Бу бәндәләрнең йөрәген мин дә авырттырмыйм, дип, үзенчә тынычланырга, тынычландырырга тырышамы?

    Машинадан төшеп, аяк язгач, Сәет Хәниягә күтәрелеп карамыйча гына әйтеп куйды:

    - Менә шушында күргәннәр соңгы тапкыр. Урманга кереп барганда...

    Хәния бу сүзләрне ишетмәде дә кебек. Гүя ул Зөлләнең кайда, кайчан, ничек югалганын инде белә, бары тик тыйнаклык һәм итәгатьлек саклап кына дәшми тора...

    Хәниянең тәртибе чынлап та бик сәер тоелды Сәеткә. Иң элек шуңа игътибар итте ул: авылга кергәннән бирле Хәния бер сүз эндэшми. Хәтта сулышын да теләр-теләмәс кенә сулый, беренче адымнарын да яланга кагылыр-кагылмас кына атлый... Менә ул урман читендә тезелеп утырган үсмер агачлар белән тигезләште. Зифа буй җиткезеп килгән ике каен арасына барып кергәч, кинәт туктап калды, хәтта бераз арткарак чигеп куйгандай булды. Бераз тын калып торганнан соң, кырт борылып, Сәеткә:

    - Тукта шунда! – дип кычкырды.

    Сәет, Хәниянең бу сәерлегеннән тәмам аптырап, баскан урынында катып калды. Ләкин авыз ачып сүз әйтә алмады.

    Хәния бу вакытта үзе генә белә торган дөньяга кереп бара иде. Менә ул тагын берничә адым атлады, тагын, тагын... Атлаган саен тукталды, колакларын урман ягына куеп, шактый вакыт тыңлап торды. Әнә аның нәрсә өчендер борчылуы йөзенә чыккан, нәрсәдәндер риза булмыйча, ул адам саен башын як-якка кагып ала, борын астыннан гына нидер пышылдап куя...

    Кинәт Хәния белән әллә нәрсә булды. Ул, абынып егыла башлаган кеше кебек, алга сөрлегеп китте, шул авып барган уңайга тезләренә төште, намазлык өстендә гыйбат кылган кеше кебек, башын куе үлән өстенә иде. Моңа гына риза булмыйча, бер мизгелдән ул урман буендагы аланлыкта аунап-тәгәрәп йөри башлады...

    Бик сәер күренеш иде бу. Каршында пәйда булган күренештән Сәетнең күңеле иләсләнеп китте, йөрәге ярсынды. “Һаман шул икән әле бу, элеккеге диваналыгыннан арынмаган икән”, - дип уйлап куйганын сизми дә калды ул. Аннары тиз-тиз генә күңеленнән төзәтенеп куйды: “Димәк шулай кирәк. Нишләргә тиеш, шуны эшләсен, минем Зөлләне генә табып бирсен...”

    Бервакыт Хәния аягүрә торып басты. Өстен кагынгандай итте. Аннары тагын баягы шөгыленә тотынды: йөзен куеп, урманны тыңлый, дөньяны аңларга тырыша... Ниһаять ишетте ул аны – урманны... Дөнья гамен аңлый башлады... Сәет моны сизеп, күреп торды – әнә, Хәния нурлы йөзләре белән елмаеп җибәрде... Шуннан соң гына ул янәшәдәге яшь каенга барып тотынды, иелеп, үлән кыякларын, чәчәк йөзләреп сыйпап үтте, шулай табигать тавышын тыңлый-тыңлый, юлында очраган каен кызлары, усак егетләре, шомырт малайлары белән сөйләшә-сөйләшә урман ешлыгына кереп китте. Сәет аның артыннан иярмәкче булып талпынган иде дә, кызның: “Тукта шунда!” – дигән әмерен исенә төшереп, тукталып калды, аннары бераз таптанып торды да машинасына таба китте.

    Ул нәрсә уйларга да белмәде. Аның бала кайгысыннан, төнге юлдан, Хәния шаукымыннан уйларлык хәле дә калмаган иде. Шуңа күрә, баягы сәер күренешләрне ул күңеленә якын алмады, машинасы эченә кереп утырды да, башын артка ташлап, күзләрен йомды. Оеп китәр алдыннан соңгы уе кызы Зөллә хакында булды: “Көт син аны, кызым, көт, ул инде юлда, ул сине барыбер эзләп табачак, табачак... табачак...”

    ...Ләкин ул озак йоклый алмады, бая гына Хәния кереп киткән урман авызыннан суырылып бер котсыз урман заты килеп чыкты. Аның артыннан икенчесе, өченчесе... Шулай көтмәгәндә урман буенда бер көтү шүрәле җыелып алды. Килбәтсез гәүдәле, озын, йөнтәс куллы, шундый ук йөнтәс, чатан аяклы, маңгайларында очлы мөгез тырпаеп торган бу урман сарыклары, Сәет машинасы торган якка карап, кулларын болгый-болгый кычкырышырга-акырышырга керештеләр. Кулларында юан күсәкләр. Менә алар, шул күсәкләре белән очраган бер агач кәүсәсен кыйный-кыйный, Сәет машинасына таба килә башладылар. Арада иске чиләк күтәргәне дә бар. Анысы бигрәк хәтәр тавыш чыгара... Бу шүрәле туеннан Сәетнең күзәре чәчрәп, мие кайнап чыгар төсле иде. Ул түзде, бәлки әле күрмәсләр, узып китәрләр, дип уйлап түзде. Ләкин акылдан шашкан шүрәлеләр көтүе аны берничек тә узып китә алмый иде. Ничек узсын - аның машинасы кыр юлының тап уртасында тукталган. Аннары ул үзенең көнбагыш чәчәге кебек сары төсе белән сукыр күзне дә үзенә җәлеп итәрлек булып, ялан уртасында балкып тора. Юк, кешеләрне кытыклап үтерә торган гадәтләре белән даннары чыккан бу түбән рухлар төркеме Сәетне берничек тә урап уза алмый иде...

    Әнә инде алар күзгә күренеп якынайдылар, алдарак килеп өлгергән яшьрәк шүрәлеләр машинаны уратып ук ала башлады. Сәет, тынчу машина салоныннан иреккә чыкмакчы булып, ишек ягына омтылды, ләкин, ничек кенә бәргәләнсә дә, ачып чыга алмады... Тышкы яктан машинага ябырылган шүрәлеләрнең исәбе-хисабы юк. Күсәккә күсәк бәрелеп, йөрәкне сискәндерә торган шомлы тавышларга бераздан җанны өркетердәй барабан авазлары кушылды, шул рәвешле, ахырзаман афәте якынайганнан-якыная, көчәйгәннән- көчәя барды...

    9.

    Сәет уянып киткәндә авыл кешеләреннән торган шау-шулы төркем урман буена килеп җиткән иде инде. Иң алдан Яркия карчык килә. Йөзе җитди. Әнә ул иелеп үлән йолкый да өскә чөя, аннары ниндидер ырымлы сүзләр кычкыра... Тирә-ягында уклау белән чиләк төбе кагып баручылар исә аны куәтләп өрән салалар...

    Әллә теге төшеннән, әллә авылыдашларының “пәри туе”ннан шашар хәлгә җиткән Сәетне әнисе коткарды. Ана кеше, барысын да узып, абына-сөртенә йөгереп килде дә улының күкрәгенә ташланды:

    - И улым! Улыкаем!.. Син дә исән булырсың икән! Югалттык бит без сине. Менә бөтен авылны күтәреп алып чыктым... Зөлләбез артыннан гына китеп югалды инде, бозым гына эләгеп, зәхмәт кенә кагылды, дип уйладым... Кичә караңгы төнгә кадәр эзләдек, бүген тагын күтәрелдек... Яркия әбиеңнен ырымнары ярдәм итмәсме дип килүебез... Ходайның рәхмәтләре! Менә бит син! Сап-сау килеш...

    Сәет һаман һушын җыеп бетерә алмый иде әле. Каршында тынгысызланып өтәләнгән әнисенә ни дип әйтергә дә белмичә бер урында таптанып торды ул. Аннары үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:

    - Мин исән-сау ла ул, Зөлләбез генә кайдадыр...

    Ул арада Яркия карчык үзе авылдан ияртеп килгән “пәри туен” урманга алып керергә җыена башлады. Тәмам айнып, бу дөньяга кайтып җиткән Сәет аның юлын бүлде:

    - Беркая да бармыйсыз!

    - Нигә алай дисең, балам? – Яркия карчык янына Хәерниса абыстай килеп басты. – Сабыебызны ничек тә табарга кирәк бит...

    - Аны эзлиләр инде, әнкәй...

    - Эзлиләр? Кемнәр?..

    - Ә? Кемнәр?

    - Хәния...

    - Кем? Хәния?

    - Кайсы Хәния?

    - Безнең Хәнияме?

    - Безнең Хәния...

    - Каян килеп чыккан соң ул?

    Халык төркеме гөжләп куйды. Үзара пышан-пышан сөйләшү китте...

    - Әнкәй, мин аны шәһәрдән барып алып кайттым.

    - Кай арада, балам?

    - Бүген төнлә. Ул инде урманда. Мин аңа ышанам, әнкәй. Тапса, ул гына табачак Зөлләбезне.

    - Шулай дисеңме, улым? Тапса ярар иде дә соң... Ни бит... Аны “тегеләйрәк” диләр иде...

    - Әнкәй! Ни сөйлисең син?! Шушы минутта да җан үртәп торма әле!.. Хәния безнең кебек үк кеше! Юк-юк, безнең кебек түгел ул! Ул безгә караганда әйбәтрәк, изгерәк. Ходай аны үзенә ныграк якынайткан, шуңа да ул бөтен дөнья белән аралаша, галәм белән сөйләшә... Бары шул гына! Аңладыңмы шуны, әнкәй бәгърем?!

    Хәерниса дәшмәде, башын салмак кына иеп, күршеләре янына китте.

    Бераз тын калып торганнан соң, Сәет халыкка йөзе белән борылды.

    - Йәгез, таралышыгыз! Ташлагыз бу тәмугъ кисәүләрен! Куркытмагыз урмандагы изге рухларны! Хәтта сөйләшмәгез дә... Бу минутта Хәния табигать ияләре, урман рухлары белән сөйләшеп, аңлашып йөри...

    Халык шым булды. Яркия карчык исә, бер сүз дәшми-нитми, читкәрәк китеп басты. Яшьрәкләр яланның хуш исле үләненә сузылып ятты, өлкәнрәкләр, кулларындагы уклауларын, чиләкләрен куеп, белгән догаларын укырга кереште, намаз ияләре намазга басты...

    10.

    Эссе җәй көнендэ япан кырда кояш астында утыру хәлне алып кына калмый, җилекләрне дә суыра икән... Урман буенда илаһи тылсым-могҗиза көтеп торучы авыл халкы бик тиз хәлсезләнде, әлсерәде. Ул арада төркем арасында хәрәкәт башланды: кем биек үлән арасында аунап-тәгәрәп йөрде, кем чишмә-инеш эзләп китте, яисә, сусаган иреннәрен алдар өчен булса да, аяк астыннан җиләк күзли башлады... Ләкин беркем дә авыл ягына кузгалмады.

    Урманга иң якын утырган Яркия карчык кына уяу. Агачлык ягыннан ишетелгән һәр тавышка ул сискәнеп күтәрелеп карый, табигатьнең һәр ым-ишарәсенә сизгер...

    Сәет әнисен машинасы эченә кертеп утыртты. Хәерниса абыстай янына тагын берничә карчык кереп оялады. Алар әнә, башларын артка ташлап, черемләп кенә йоклап утыралар... Зөллә белән Сәет исәнлегенә төне буе дога укып, нәзер әйтеп чыкканнар бит алар.

    Ул арада көн төшкелеккә авышты. Ачы таңнан җаннарны өзгәләгән кошлар тавышы басылгандай булды. Үләннәр, чәчәкләр дә, күләгә эзләп, җиргә башларын иде...

    Шушы бераз илаһи, бераз сихри мәлдә беренче булып Яркия карчык торып басты. Сәет, аландагы яңа хәрәкәтне күреп калу белән, карчык янына ашыкты.

    - Яркия әби, бер-бер хәл бармы әллә?

    - Чыгып киләләр...

    - Чыгып киләләр? Безнекеләрме?

    - Безнекеләр...

    Яркия карчык нигәдер “сезнекеләр” димәде. Аңлашыла да. Бу ике көндә Зөлләнең язмышы да, аңа ияреп киткән Хәния язмышы да авыл кешеләренең үз язмышларына кушылып, беркеп өлгергән иде инде.

    - Ничәү соң алар? – Сәет нигә дип шундый сорау бирүен үзе дә аңламады. Аны Яркия карчык та аңлап бетермәде, ахры, “Тагын кемнәрне көтәсең соң син, тиле бәндә!” дигән кебек, гаҗәпләнеп, җанны үтәли чыгардай булып карады. Ләкин бер сүз дәшмәде. Аның каравы, Сәет һаман тынгысызланды:

    - Әйт инде, Яркия әби, исәннәрме алар? Зөллә бармы? Ә?

    - Әнә күренделәр... Бар, үзләреннән сора...

    Сәет Яркия карчык күрсәткән якка күтәрелеп карады. Шунда ук урманның аргы башында ниндидер ак тап пәйда булуын шәйләп алды. Кем ул? Хәнияме? Әллә берәр сихер иясеме? Шул, шул инде!.. Хәния! Аның ак яулыгы... Ә нигә ул ялгызы гына? Зөллә кайда? Кызы кайда? Тагын юк... Табалмаган... Бар, бар, нишләп булмасын, әнә бит ул – Хәниянең кочагына менеп кунаклаган...

    Сәет үзен-үзе белештермичә, бар көченә Хәнигә каршы йөгерде. Аның артыннан Ишкилде авылының бөтен халкы кузгалды... Хәния дә аны күреп алды, адымын кызулатты. Әнә аның башындагы ак яулыгы муенына шуып төште, шуны гына көткән кебек, иреккә сусаган куе кара чәчләре як-якка таралып китте... Моны күреп, Сәет адымнарын акрынайтты, атлый алмас булды, аннары бөтенләй туктап калды. Зөлләне күтәреп, җил-җил атлап килүче Хәния – аның яшьлек яры, мәңгелек мәхәббәте ләса! Ул яшьлегендә чәчләрен шулай җилбәгәй җибәреп йөрергә ярата иде. Сәетнең күңелендә әнә шул Хәниянең якты образ-сурәте калыкты, бераздан бу сурәт аның каршысына йөгерә-атлый килүче Хәниянең нурлы йөзенә барып ягылды, аннары матур, гүзәл хисләр булып Сәетнең күңеленә кире кайтты...

    Йөзләре, хисләре генә түгел, язмышлары, мәхәббәтләре очрашкан ноктада табыштылар алар. Һәм шундук кавыштылар да. Җаннары, рухлары белән кавыштылар. Ходар бүләге булып туган, шуңа да сабый чактан олы сынауларга дучар булган бала исә шушы рухи берлекнең, табигый һәм илаһи бәхетнең матур шаһиты иде...

    Зөллә Хәниянең арынган, хәлсезләнгән кулларыннан әтисенең көчле кулларына күчте. Кызның елмаюында ике көнлек урман шаукымын җиңеп килүче шатлык нурлары балкый иде:

    - Әтием... Мин әниемне таптым... – Бала шундук тотлыгып калгандай булды. Тизрәк төзәтергә ашыкты. - Әнием мине тапты...

    Ул, әллә каян гына килеп чыгып, инде якын, газиз булып өлгергән “анасы”на сыенган килеш, хәлсез куллары белән үрелеп, әтисенең муенына сарылды, аннары, бер кулын бушатып, кабат Хәнияне кочып алды.

    - Әнием...

    Сәет, яңа гына бәреп чыккан чишмә төсле яшьле күзләрен дә яшермичә, бу газиз җаннарның икесен берьюлы кочаклап алды, шактый талчыккан, әмма искиткеч мәхәббәтле йөрәк тибеп яткан күкрәгенә кысты. Газизләрнең икесеннән дә әчкелтем һәм татлы үлән исе, урман, табигать исе, мәхәббәт һәм яшәү исе килә иде...

    15 ноябрь 2008 ел –

    15 май – 2009 ел

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх