• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ДӨНЬЯ ЧИГЕНДӘГЕ ОЧРАШУ

    (Хикәя)

    Соңгы вакытларда зиратларга ешрак йөрелә. Гомер узган саен дөнья чиге урнашкан урыннар ныграк тарта икән – яшәсен яшәп киткән өлкән агайларның, тәкъдирләреннән алда китеп барган дус-ишләрнең - һәммәсенең рухы үзенә тарта, хәтта ымсындырып, чакырып йөдәтә...

    Бүгенге килүемдә мәһабәт кабер ташы каршында башын салындырып утыручы ялгыз хатынга игътибар иттем. Мәрмәр таш аны тәмам сихерләп, шаукымлап, кабергә беркетеп үк куйган кебек - ник аз гына селкенеп, кыймылдап куйсын!?.

    Шул таш каршына, дөресрәге, әлеге сәер, шаукымлы хатын янына барып басканымны сизми дә калдым. Шундук мәрмәрне уеп беркетелгән фотосурәткә игътибар иттем.

    Япь-яшь егет. 25-26 яшьләрдә булыр. Тыйнак кына елмаеп тора... Ачык, ихлас йөз-чырай... Күз карашларыннан илаһи бер изгелек бөркелә...

    Хатынның кеме соң ул? Малаемы? Яшьли үлгән иреме? Сөйгән кешесеме? Кем генә булса да, бик якын, газиз кешеседер... Әнә бит ничек бетеренгән...

    Шәл-яулык бөркәнеп утырган хатынга тагын үрелеп карадым. Ләкин йөзен күреп бетерә алмадым. Күгәренгән иреннәрен генә шәйләп калдым. Аннары... күзләрен. Аларын, күрмәсәм дә, тойдым. Авыр моң, ачынулы сагыш бар иде аның бу күз карашларында.

    Шулай торам: китә дә алмыйм, кала да алмыйм. Күңелемә үтә башлаган салкын тойгыларга җавап эзләгәндәй, тагын ташка күтәрелеп карыйм. Укыйм: “Нәбиева Сорур Хәсби кызы...”

    Ә? Кызы-ы-ык!.. Нәрсә бу? Нинди язу? Кем күмелгән монда?

    Шунда теге хатын тын гына ыңгырашып, дөресрәге, җанын иңрәтеп, кузгалып куйды. Аннары ниндидер үтә дә моңлы, кайгылы тавыш белән сүз башлады:

    - Аптырама, Хода бәндәсе, монда минем җаным күмелгән, шуңа да исемем язылган... Улымның суынган тәне минем җылы җанымны төреп алып китте. Ә минем тәнемдә газиз улымның җаны яши...

    Төш иде бу. Өндәге төш. Тормышта болай була алмый. Ана белән бала җаннарын-тәннәрен алмашып яши ала димени?!

    Малаеның хәләл җанын йөрәгенә төреп яшәүче хатын утырган эскәмиянең бер читенә чүктем. Кабер өстеннән читкә тәгәрәп төшкән канәфер чәчәген үрелеп алып, башкалары янына куйдым. Бу эшем хатынга тәэсир итми калмады. Ул, урыныннан кузгалмыйча гына, бөтен йөзе, гәүдәсе белән миңа табан борылды...

    Мин инде үзем теләп диярлек алган шомлы, шаукымлы халәтемә күнегеп бара идем. Ләкин хатынның йөзе мине таган бер мәртәбә сискәнергә, тетрәнергә мәҗбүр итте. Аның һәр чалымы үтә дә җитди, хәтта кырыс ирләр чыраен хәтерләтә. Эчкә баткан күзләрендәге тонык нур гына күп кайгы кичергән, бала гаменә тарган аналарныкы...

    - Мин хәзер газиз баламның гомерен яшәп ятам... – Шул ук авыр моң, серле аһәң бер дулкынланып, бер салмакланып дәвам итте. – Улым миңа яшәсе гомерен биреп китте... Бик авыр икән үз балаңның гомерен яшәүләре...

    Тагын тынлык. Бездә мондый тынлыкны “кабер тынлыгы” диләр. Менә хәзер генә аңладым бу сүзнең мәгънәсен.

    Миңа бу үле тынлыктан тизрәк котылырга кирәк иде. Һәм мин куркыныч әкияттән пәйда булган бу сәер җан иясенә баш җитмәс гыйбрәтле тарихларга алып китәрлек сорауны бирдем:

    - Ничек булды соң бу, апа җаным?

    “Җаным” дидем, чөнки бу хатын минем илаһият серләренә тансыклаган күңелемдә кызгану хисе генә түгел, соклану, хәтта изгелек белән янәшә торучы табыну тойгысы уята башлаган иде.

    Көткәнем кабул булмады. Мин озын, авыр тарих көткән идем, танышым исә сүзен кыска тотты:

    - Нәрсә дип... Без улым белән һәлакәткә очрадык... Ул мине гәүдәсе белән үлемнән каплап, йолып калды... Үзе шундук җан бирде, ә миңа берни дә булмады...- диде дә бетерде.

    Тагын тынлык. Тагын колак тонарлык хәтәр тынлык. Бу тынлыктан тизрәк китәсе иде. Янәшәмдә утырган хатын да шундый ук халәттә иде, ахры. Ул, әйтеп бетереп калыйм, дигән кебек, кабаланып сөйли башлады:

    - Шул минутта минем тормышым үзгәрде. Мин бу дөньялыкта газиз балам булып яши башладым. Әйе-әйе, чыны шулай. Аның күзләре белән карыйм, аның колагы белән ишетәм... Аның куллары белән эшлим... Аның күңеле белән кичерәм... Нәрсә бу? Үзем дә белмим. Әмма миңа яшәү шулкадәр авыр... Кайчакта үләсем килә, бу сәер дөньялыкны ташлап китәсем килә... Ләкин бер нәрсә гел саклап килә: минем бит малаем хакына яшисем бар; бу калган гомерем аның бүләге ләса, аның ихтыяры, аның амәнәте...

    Мин һаман әле бер сүз дәшә алмый утырам. Бу хатынга күтәрелеп нидер әйтергә, аны юатырга кирәктер дә соң... Иң мөһиме, мин әле һаман ачыклап бетерә алмыйм: сокланыргамы аңа, әллә...

    Хатынның сүзе бетмәгән икән:

    - Иң кыены – ир-атлар арасында яшәү, ир-ат булып яшәү. Улым китеп баргач, мин бит аның эшенә барып кердем. Ул аралашкан кешеләр белән таныштым. Яшьрәк булсалар да, бу егетләр, тиң күреп, мине үз араларына алдылар.

    Рөстәмемнең сөйгән кызы бар иде. Зөлфия... Хәзер дә бар. Кайгы якынайта бит ул. Менә шул кыз миңа нык ияләшеп китте. “Миңа сезнең янда тыныч, рәхәт, - ди. – Рөстәм янында гына шулай тыныч була иде”,- ди. Ни әйтим инде мин аңа? “Мин үзем дә Рөстәмнең җан-рухы белән яшим”, - диимме?.. Шулай рәхәт икән аңа – йөрсен. Аның белән миңа да рәхәт, тыныч бит... Мин аңа ниндидер танышым, киленем, хәтта балам итеп тә карамыйм, ул миңа яраткан-сөйгән кешем кебек якын... Чын-чын, кайчакта үземнән-үзем оялып куям: миңа аның зифа тәне, сылу йөзе ошый, чибәрлеге әсир итеп, ымсындырып тора... Куркып та куям: мәрхүм Рөстәмем аңа минем күзләр аша карый, аны минем йөрәк, минем күңел белән ярата кебек...

    Бераз тын тордык. Кабер өстендә яткан чәчәкләрне тагын бер мәртәбә рәтләштереп куйдык. Апа кеше, үрелеп, малаеның сурәтен сөртеп, сыйпап куйды. Шуннан соң гына иң олы серен ачты:

    - Кайчакта Зөлфия миндә кунарга кала. Төн уртасында үз урыныннан торып, минем янга килеп ята да: “Миңа синең янда җылырак, бер кочаклап ятыйм әле үзеңне”, - ди. Шулай кочаклашып йоклап китәбез... Ярамаган эш кебек тә... Юктыр дип тә уйлыйм... Ул үзе бала гына... Газиз баламны кочаклаган кебек кочаклыйм, назлыйм бит мин аны...

    Күңелемне талкыган каршылыклы уйлардан тәмам туеп, сорашырга авызымны ачкан гына идем, зират капкасы ягыннан яңгырап-чыңлап торган тавыш ишетелде:

    - Сорур апа, җаным, син тагын мондамыни? Әйдә кайтыйк инде, көтә-көтә сагынып беттем үзеңне...

    Бер-берсенә сыенышып, чөкердәшә-чөкердәшә зираттан чыгып барган бу парга карап, мин борчылып уйлап куйдым: яшәешнең иң авыр серләре шушы дөнья чигенә җыелган икән...

    24 сентябрь, 2007 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх