• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    КҮН ИТЕК КЫЙССАСЫ

    (Хикәя)

    Газизә бүген итек алды. Гомердә булмаганча, бөтен акчасын җыйды да елкылдап балкып торган күн итек сатып алды. Бер тиенсез калды, әмма затлы итек алып киде. Әллә ничек кенә күңеле уйнаклап китте шул: гомере үтеп бара, шул көнгә кадәр аягына бер юньле итек тә алып кия алмаган икән әле...

    Ул йөгереп, йөгереп кенә түгел, очып-очынып кайтты да баш-башлары, ян-яклары кыршалып беткән, чын йөзен югалткан иске итеген почмакка салып атты, каушап, кабаланып яңа алган итеген кияргә тотынды. Озак азапланды – итек биленә аяк-балтырларын сыйдыра алмый интекте. Иске, җәенке итеккә күнеккән аяклар зифа, кысан итек кунычына керергә теләмичә шактый тартыштылар... Бүген куллары да буынсыз, егәрсез иде Газизәнең. Затлы әйбер тотып күнекмәгән шул бу «чытырман» бармаклар. Төзелештә көне буе кирпеч, таш ташып, йөрәк, лом тотып сөялләнеп каткан алар...

    Ниһаять, яңа күн итеген киеп, Газизә ишек төбендә торган биекөзге каршысына килеп басты.

    Бу гүзәллеккә, бу шатлыктан, бу матурлыктан Газизәнең җаны җылынып китте, күңеле бәйрәм итте, йөрәге, мәхәббәткә, бәхеткә юлыккан кешенеке кебек, ярсынып типте... Бәхет шул! Ул бит күптәнге хыялына иреште – итек алды, чын күн итек! Кү-ү-үн ите-е-ек!..

    Бусы нәрсә инде? Кара, кара, итеге затлы булу беләнмени?! Өс-башы бигрәк кылка ласа!

    Капчык кебек асылынып, салынып торган бу күлмәгенә бер дә килешми инде яңа итек...

    Икенче көнне үк Газизә кассага салган азмы-күпме акчасын барып алды. Кайтышлый ук кибетләрдән кием-салым җыеп чыкты. Кайту белән, баштанаяк киенеп, кеше буе көзгесе алдына килеп басты. Яңа күн итегенә яңа кием шулкадәр килешеп тора иде, Газизә хәтта: «Рәхәтләнеп киенмичә, моңа кадәр нишләп йөргәнмендер», - дип, үзен-үзе битәрләп тә алды.

    Ләкин барыбер күңеле китек иде аның. Юк, итек тә, киемнәр дә тәртиптә, бөтен сәбәп бу матурлыкны сискәндереп, хәтта рәнҗетеп торуган, ян-яклары бозылып, кутырлап беткән иске көзгедә иде. Бу котсыз нурсыз көзге Газизәнең яңа гына алып кигән итеген дә котсыз, нурсыз итеп күрсәтәләр иде...

    Ипи-сөт өчен калдырылган соңгы акчасына көзге алып куйган Газизәдән дә бәхетле кеше юк иде. ул, эштән кайтып керүгә, сәгатьләр буе яңа киемнәрен, яңа итеген киенеп яңа көзге каршында бөтерелде, хәтта биеп тә алды, җырлап та җибәрде... Һәм... башланган җырын җырлап бетерә алмыйча, кинәт туктап калды: ул бүген беренче мәртәбә үзенең шыксыз, буш һәм ярлы фатирына игътибар итте. Шаклар катты. Шулкадәр дә ямьсез, җансыз иде бу бүлмә, яңа алган көзге исә бу күңелсез дөнья түрендә, ничектер, кыенсынып, чирканып басып тора кебек ...

    Газизә, әллә ничә кеше аша сөйләшеп, ссуда алуга иреште. Бер атна дигәндә акчалы булып, өенә ремонт ясады, җиһазларын яңартып чыкты. Аның бу мәшәкатьләрен яңа көзге каршында кәпрәеп утырган яңа итекләр хуплап торган кебек булды...

    Яңа фатирда, яңа көзге каршында яңа киемнәр киеп басып тору рәхәтнең дә рәхәте, бәхетнең дә бәхете икән! Бигрәк тә яңа итекләрен озаклап, тәмләп киенде Газизә. Иелеп: «И-и, минем бәгырькәйләрем!» - дип сөеп тә алды әле үзләрен.

    Озаклап бизәнде... Йөзенең һәр күзәнәген назлап, керфекләренең һәр бөртеген иркәләп чыкты, чәчләрен сөеп-сыйпап тарады... Ул бүген аеруча матур, чибәр иде. Бүген ул бер бик матур, әйбәт кеше белән театрга бара.

    Кичә эштән кайтканда очраштылар алар. Газизәнең кәефе шәп иде. Шәп булмыйча, аны бит эшендә «күтәрделәр» - гади подсобниктан бригадир итеп куйдылар. Участок башлыгы – төзелештә гомер буе эшләп, ачысын-төчесен татыган Хәләф абзый: «Син, Газизә, соңгы вакытта әллә нишләдең әле, матураеп, үсеп киткәндәй булдың, сыныңны турайттың, күзләреңә яшәү нуры элдең... Эштә дә үсәргә вакыт сиңа», - дип, аркасыннан сөя-сөя, бригадир папкасы тоттырып китте...

    Шул ук көнне Газизә, эштән кайтканда, бер бик матур кеше белән йөзгә-йөз очрашты... Әлеге дә баягы трамвайга кергәндә инде. Кичке якта трамвайга эләгүләре – мәхшәр газаплары белән бердер! Бу юлы бөтенләй башкача булды – кемнеңдер көчле куллары аны, халык агымыннан аерып алып, биленнән кысып тоттылар да, күтәреп диярлек трамвай баскычыннан алып менеп киттеләр, шул ук көчле, юк-юк, йомшак, назлы куллар Газизәне салон эченә алып керделәр, түрдәге йомшак урындыкка илтеп утырттылар...

    Яңа итекләрен, тирә-яктагыларның тупас ботинкаларыннан яшереп куйгач кына әлеге серле-сихерле кулларның иясенә күтәрелеп карый алды Газизә. Аның каршында ыспай киенгән, чиста, матур йөзле, зәңгәр күзле мөлаем ир басып тора иде.

    - Рәхмәт сезгә...

    - Үзегезгә рәхмәт.

    - Ни өчен?

    - Сез булмасагыз, мин керә алмас идем, чын менә! Яшьлегемне искә төшердегез... Кыюланып, әрсезләнеп кетүем дә шуннан гына... Мин бит үзем көннәр буе руль артында. Трамвайга беренче утыруым... Шулай туры килде инде... Ә хәзер үкенмим... Менә бит нинди гүзәл туташ белән очрашырга насыйп булды...

    Шулай сөйләшеп киттеләр. Күптәнге танышлар кебек, һич кыенсынмыйча, оялмыйча сөйләштеләр, аерылышканда, очрашырга күз куештылар...

    ... Газизә тагын бер мәртәбә матур итекләренә карап: «Бәхет теләгез миңа, сөеклеләрем!» - дип эндәште дә, йөгереп диярлек тышка – затлы машинасында көтеп утыручы яңа танышы янына чыгып китте.

    Газизә подъезд ишегендә күренү белән, ир кеше җәһәт кенә машинасыннан чыкты, йөгереп килеп, кыз утырасы ян ишекне ачты, аннары, эчке якка үрелеп, бөтен утыргычны тутырып яткан розалар бәйләмен алды...

    Шулвакыт Газизәнең күзе ирнең итекләренә төште. Бу заманча, затлы ыспай киенгән чибәр кешенең аяк киеме гайрәтне чигәрлек дәрәҗәдә таушалып кыршалып беткән иде!

    Газизә шундук үз итекләренә карады. Алар, нурлы чырайларын мөлдерәтеп: «Син безне нигә рәнҗетәсең?»- дигән сыман карап торалар иде.

    Кыз ир кешенең чәчәкләрен алды алуын... Аларның бит дөнья каршында, бу яңа итекләр каршында бернинди дә гаебе юк... Ләкин Газизә театрга барудан баш тартты.

    - Бүген минем һич вакытым юк. Шуны әйтергә генә чыккан идем. Зинһар ачуланмагыз, ә чәчәкләр өчен рәхмәт, - диде дә, ничек чыккан булса, шулай ук ашыгып кереп тә китте. Подъезд ишегендә аның затлы, матур итекләреннән төшкән нур бөртеге генә балкып күренеп калды...

    16 ноябрь, 2006 ел

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх