• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    БОРЫЛЫШ

    (Хикәя)

    Солтан бүген беренче миллионын эшләде. Мәскәүдәге алыш бирештән соң чираттагы илле мең долларны Казандагы банкка күчерде дә шундук кайтырга чыкты. Руль артында утырган юлдашы һәм тән сакчысы Рөстәм «Мерседес»ын җилдәй җилдертеп кенә алып кайтты. Солтан черем итеп алганчы алар Казанга якынлашып киләләр иде инде.

    Кәефе шәп иде миллионерның. Егерме җиде яшьтә үз эшең, үз фирмаң, үз миллионың булу алай ук начар түгел икән. «Игенче» дигән гап-гади татар авылыннан чыгып киткәненә ун ел дигәндә иреште ул моңа. Уйлый башласаң... уйның очына җитәм димә. Әмма бер нәрсәне бервакытта да онытмаячак Солтан – аның өчен һәр тиен, һәр сум маңгай белән җир сөреп табылды. Бу яктан ул үз авылының исеменә дә, җисеменә дә тугры калды.

    Авылы хакында уйлап куюы булды, Солтанның җаны туган якларына ашкына башлады. Ул, башы белән генә ымлап, Рөстәмгә Казанны әйләнеп уза торган Чаллы юлына төшәргә кушты. Бераздан үзе үк руль артына утырды, юлдашын арткы утыргычка йокларга җибәрде.

    Күптән кайтканы юк икән аның Игенчегә. Төп-төгәл ун ел. Мәктәпне тәмамлап киткәннән бирле кайтканы юк. Аның артыннан ук әти-әнисе Казанга күчеп килмәсә, әлбәттә кайтып йөргән булыр иде...

    Хәзер дә алар Солтан белән бергә яшиләр. Өч катлы коттедж-йортта бер-берсен югалтып йөриләр-йөриләр дә малайларына килеп бәйләнәләр. «Кайчан өйләнәсең инде, бу кадәр патша сараен балалар белән, рәхәт мәшәкатьләр белән кайчан тутырасың?» - диләр. Солтан шаяртуга алырга тырыша. «Менә миллион гына эшләп алам да, шул ук көнне өйләнәм», - ди.

    Барыбер авыл сагындыра. Аның кырлары, басулары, урманнары, кешеләре... Рухы, җаны, шушы рухны, җанны тын-сулыш белән алып керә торган һавасы сагындыра... Солтан яхшы белә – кем генә, кайда булса да, ул иң элек авыл баласы; кеше буларак та авылда оешты, авылда тернәкләнде. Ул моны бервакытта да, беркайчан да онытмаячак...

    Таң атты. Юл читендәге печән кибәннәре, иртәнге томаннан арынып, якты көнгә баш калкыттылар. Солтан ничек кенә ишетергә тырышса да, кошлар җырын ишетә алмады. Шунда исенә төшеп елмаеп куйды. Бу вакытта алар инде сайрамыйлар, бала карау, бала үстерү белән мәшгульләр. Ара-тирә ишетелеп калган чыркылдавык тавышлар гына бу канатлы дөньяда да борчулар, кайгылар булуын искәртеп торалар.

    Ачык тәрәзәдән ургылып кергән иртәнге саф һава белән яңа печән исе, авыл исе, җәй исе кереп тулды. Солтан, машинасын юл читенә туктатып, ишеген киереп ачып җибәрде. Аякларын күпереп торган чирәм өстенә төшерде, сузылып, киерелеп куйды. Бу әкияткә генә риза булмыйча, тышка ук чыкты, якында җәйрәп яткан болынга таба китте. Әле шушы көннәрдә генә куелган кибәнгә аркасын терәп утырды да сихри бер халәткә чумды...

    Игенче авылында печән чоры – сөю чоры иде. Нәкъ менә шул печән вакытында яшьләр аралашып, танышып, сөешеп калалар. Вәгъдәләр бирешәләр. Киләчәккә хыяллар коралар...

    Солтан белән Суфия да беренче вәгъдәләрен менә шушындй хуш исле печәнгә чалкан төшеп, күктәге чиксез-чамасыз йолдызларга карап бирешкәннәр иде. Кызлар кулына, кызлар тәненә дә беренче мәртәбә шушы печән чорында кагылган иде Солтан, ә менә үбешүләре... Өченче җәйдә, Казанга китәр алдыннан гына үбештеләр алар. Әллә яңа печән исе, әллә яшьлек хисе аларның башларын әйләндереп җибәргән иде, озаклап, онытылып, уйларына да, кулларына, тәннәренә дә тәмам ирек куеп, таңга кадәр сөешкәннәр иде...

    Аларны ул вакытта печән чүмәләсе астыннан чыелдап килеп чыккан куян баласы өркеткән иде. Менә, менә... Менә шулай, нәкъ теге вакыттагы кебек... Туктале, менә хәзер дә кемдер арттан төртә түгелме?

    Солтан, акылдан язар хәлгә җитеп, дәррәү сикереп торды. Чынлап та, бу чүмәләнең җаны бар ласа. Әнә бит, хәрәкәт бар, тормыш бар! Ниндидер тылсым яисә сихер бу! Әллә... Әллә теге вакыттагы куян баласы тагын килеп җиткәнме?

    Солтан үзенең балалыгына, беркатлылыгына аптырап, елмаеп куйды. Нинди куян, нинди җан? Иртәнге иләс-миләс халәттә күз алдына килә торган хәлләр генә бу, башка берни дә түгел...

    Солтан, шулай да, печән кибәнен тагын бер тикшереп карарга булды, иелеп, үзе утырган турдагы кибәннең «чабуын» күтәреп карады. Һәм... кычкырып җибәрә язды. Аңа таба, куркуыннан чәчрәп чыгар дәрәҗәгә җитеп, бер пар күз карап тора иде. Солтанның үз хәле дә хәл иде, әмма ул бик тиз аңлап алды: хәзер үк авыз ачып сорамаса, исен-зиһенен җуеп, шушы күзләр алдына егылып, авып төшәчәк...

    - Син кем?

    Җавап үтә дә сәер иде:

    - Син кем?

    Ләкин бу җавап-сорау һич куркыныч түгел иде. Киресенчә, йомшак, ягымлы, назлы иде...

    Кибән эчендәге сихри, хәтта кадерле, газиз тавыш тагын кабатланды:

    - Син... кем?.. Син минем әтиемме?

    Бу юлы Солтан чын-чынлап шаша язды. Кибән эченнән ишетелгән сорау кабатланмаса, шашар да иде, мөгаен.

    - Син минем әтиемме?

    - Әйе...

    Нигә шулай җавап биргәнен Солтан аңлап бетерә алмады. Ә нигә аңларга? Бөтен нәрсәне дә аңлап бетереп буламы соң бу дөньяда?

    Ул иң мөһимен аңлады: яңа печән кибәне эчендә ниндидер сабый бала, кемнеңдер газизе, бәгырь кисәге качып утыра иде. Менә шуны аңлаудан, төшенүдән яшәп китәргә кирәк иде хәзер Солтанга.

    Чынлап та, кибәр эченнән дүрт-биш яшьләр тирәсендәге малай чыкты. Иртәнге суыктанмы, куркуданмы – ул бөтен тәне, җаны белән калтырана... Өс-башы тузанга баткан, кыркып алынган чәченә дә тузан оны кунган, күз төпләре дымланып, юешләнеп тора – монысы елау галәмәте...

    Солтан аны ике куллап күтәреп алды да, кочагына кысып, машинага таба китте. Бу сәер хәлләрнең телсез шаһиты булып, гаҗәпләнеп, хәтта гаҗизләнеп юл өстендә аларны Рөстәм көтеп тора иде.

    - Син кем? – Бу юлы Солтан җиренә җиткезеп сорады.

    - Марат.

    - Нишләп йөрисең монда берүзең?

    - Мин... Мин әтине эзлим.

    - Кайда соң ул?

    - Белмим... - Малай күңелсез генә җавап бирә башлаган иде, кинәт үзгәреп, кычкырып ук җибәрде: - Син ул, син! Үзең әйттең!..

    Солтанга:

    - Әйе шул, мин шул, - дип җөпләп куюдан башка чара калмады.

    - Кайсы авылдан соң син?

    Малай Чаллы ягына төртеп күрсәтте, ләкин бер сүз дәшмәде...

    Марат нык кына арган, өшегән иде, ач иде. Шулай да, «әтисе»нең җылы куенына эләккәч, бик тиз йоклап китте. Аны йомшак утыргычка яткырып, баш-аягыннан төреп куйгач кына Солтанның аңына барып җитте: «Нишли ул? Кем икәнен, каян икәнен белмәгән килеш кая алып бара бу сабыйны? Якын-тирәдә авыллар да юк бугай. Чаллыга ерак калмый, анда кайткач, тиешле органнар малайга ата-анасын, торган җирен табып бирергә булышырлар анысы...»

    Юк, бу ташландык бала түгел. Ятим, үксез бала да түгел. Әнә бит – күркәм итеп киендерелгән, каралган, тәрбияләнгән... Һәрхәлдә, әнисе бардыр... Әтисе? Ә менә әтисе юктыр... «Әтине эзләп чыктым, - ди бит. – Син минем әтием», - ди...

    Ничек кенә Чаллыга кадәр түзәргә тырышса да, машинаның арткы урындыгында саташып-ыңгырашып яткан малайны карап-күзәтеп барган Солтан иң беренче очраган авылга кереп чыгарга булды. Ни дә булса ашарга юнәтергә иде исәбе. Ләкин, киң борылышны узып, тау артыннан сузылып карап торган авыл ягына чыгу белән, Рөстәмнең затлы машинасы шып итеп туктап калды. Алай да, болай да итеп карадылар, машинаны кабыза алмадылар. Үзләре дә тәмам аптырадылар – һич кенә дә ватылырга тиеш түгел иде ләса бу тимер өеме...

    Солтан авылга җәяү генә барып килергә булды. Күп булса, бер чакрымлап арадыр; авылда чакта ул бу араны көнгә ун мәртәбә үтеп йөри иде...

    Рөстәм машина белән булашып калды. Солтан үргә менеп китте.

    Авыл аны күңелсез каршы алды. Күктән төшкән кебек кенә, Солтан каршында бер мулча гәүдәле апа пәйда булды.

    - Исәнмесез...

    - Исән әлегә, исән...

    Ярым-йорты гына исәнләшеп, капкасыннан кереп китәргә теләгән иде, Солтанның үҗәт тавышын ишетеп, ул кире борылды.

    - Ашарга берәр нәрсә бирә алмассызмы? Бәясеннән тормыйм...

    - Бәй, кем соң син? Үзең болай матур гына күренәсең, үзең ризык соранып йөрисең...

    - Анысы мөһим түгел, апа җаным. Сөт-мазар яисә пешкән берәр нәрсә сатып бирсәгез, шул җитә...

    - Белмим шул... Мин төне буе Суфияны саклап утырдым, өемдә авызга алыр берни дә юк шул...

    Суфия исеме чыгу белән Солтанның йөрәге кысылып куйды. Бу таныш исемнең кемнеке икәнен тизрәк беләсе килде:

    - Кем соң ул – Суфия? Аның белән нәрсә булган?

    - Нәрсә дип... Кайгысы бар аның... Шуңа чыдаша алмый өзгәләнә... Малае суга батып үлде. Бердән-бере. Менә ике көн эзлиләр инде – таба алмыйлар, юкса бөтен күлне айкап чыктылар...

    Солтан ары китте. Беркем дә юньләп сөйләшми, шундук Суфия һәм аның югалган баласы хакында сөйләргә керешәләр...

    Ул карт аны көтеп алгандай алды. Яшел таягына таянып урам уртасында басып торучы бу Хода бәндәсе инде барысын да белә кебек:

    - Әйдә, ашатып чыгарам. Болай соранып йөрү килешмәс, кем...

    - Юк, миңа үзем белән алырга кирәк шул. Борылышта машинабыз ватылып калды. Җәяү килдем...

    - Ватылмаган ул, кем... Борчылма...

    - Каян беләсең моны, бабакай?

    - Беләм. Кирмән җире ул. Аның астында борынгы бабайлар зираты, аларның изге рухлары... Шулай чит-ятларны авылга якын җибәрми тоталар. Рәнҗемә син аларга...Димәк, шулай кирәк. Шулай хәл иткәннәр. Йомышыңны йомышла да, тизрәк китү ягын кара...

    - Бабакай, кем соң ул Суфия? – Солтан нигә сораганына үкенде үкенүен, тик соң иде инде...

    - Безнең авыл кешесе түгел ул. Күкрәк баласын күтәреп килде. Мәктәптә укыта. Балалар бик ярата үзен. Кешеләргә дә итәгатьле. Бердән-бер баласы иде. Соңгы мәртәбә төпсез күл буенда күргәннәр... Суга төшкән нарасый... Әле һаман гәүдәсен таба алмыйлар... Мәетен табып җир куенына керткәч, тынычланыр иде дә соң... Бик бетеренгән, диделәр. Акылдан гына язмасын инде, җанын гына җуймасын. Бөтен халык шуны теләп дога кыла...

    Карт пешкән бәрәңге белән бер шешә яңа сауган сөт биреп җибәрде. Берничә телем шомырт күмәче дә тыкты. Ничек каршы алган булса, шулай урам уртасында басып калды. Матур, чиста, саф йөзле, ачык, әмма үтә дә моңсу, арган карашлары, ап-ак сакал-мыегы гына Солтанның сизгер күңеленә төшеп-уелып калды...

    Чаллыга җитәрәк малай, уянып, күзләрен ачты. Олы, тулы, матур күзләр... Алар инде куркынып карамыйлар, киресенчә, үз итеп, якын итеп, мөлдерәмә тулышып, ниндидер илаһи ишарәләр белән багып карыйлар...

    Менә ул торып утырды, ашарга сорады. Як-ягына карана-карана, булган бәрәңгене ашап куйды, озак итеп, тәмләп сөт эчте. Тезләнеп, тәрәзәгә капланды... Аннары, шулай тышкы якка карап барган килеш, кинәт сорап куйды:

    - Син минем әтиемме?

    Солтан сорауга сорау белән җавап бирде:

    - Сиңа минем кебек әти ошыймы соң?

    - Ошый... - Малай, борылып, сөтле шешә тотып утырган Солтанның муенына сарылды...

    Шулай озак кына алар бер-берсенә сыенышып бардылар. Солтанның уенда Суфия иде. Юк, бая кереп чыккан авылдагы Суфия түгел, үзенең Суфиясы, ун ел элек авыл борылышында кул болгап калган Суфиясы! Үпкәләгәндер ул аңа. Китте дә югалды, дип рәнҗегәндер... Беренче булып хат язарга тиеш иде Солтан. Язмады. Баш-аягы белән укуга чумды, аннары фәнгә бирелде... Онытты... Менә хәзер килеп барысы да исенә төште... Их, кайтарасы иде ул чакларны! Банкта яткан миллион долларына сатып ала алсын иде ул яшьлек елларын! Шул вәгъдәләрен, антларын кайтара алсын иде!..

    Их! Алар күптән инде бергә булырлар иде. Менә шушы Марат кебек малайлары үсәр иде... Солтан барда ул бервакытта да әтисен эзләп, дөнья буенча чыгып китмәс иде...

    Бәй, туктале! Бу Суфия да читтән килгән бит! Бүтән авылдан! Бәлки... ул... - Солтанның беренче мәхәббәтедер?

    - Марат! Марат, әйт әле, синең әниең ни исемле?

    Марат аңа: «Синең әти булуың әниемнең исеменнән тормыйдыр бит?» - дигән кебек, бераз шикләнеп, сагаеп карады.

    - Суфия...

    Менә Кайчан Солтанга акылдан шашарга язган икән! Теге таныш авылда, кара кайгыга баткан, яшәү гаменнән ваз кичкән хатынның газиз баласын алып китеп бара ласа ул!

    - Рөстәм!

    - Нәрсә, шеф? Борчылма, хәзер кайтып җитәбез...

    - Борыл диләр сиңа!

    Рөстәм, үзен-үзе белештермичә, шыпылдатып тормызга басты. Сызгырып килеп туктаган машина, тагын нишлисез инде сез, дигән кебек, ухылдап, ыңгырашып куйды.

    - Кая?

    - Бая туктаган җиргә борыл! Тизрәк, яме?!.

    ...Авылга керә торган борылыш бу юлы тоткарламады, туктатмады. Солтаннарның урап килүен көткән кебек, Хозер-Ильяс кыяфәтендәге баягы карт һаман әле урам уртасында яшел таягына таянып басып тора иде...

    30 октябрь, 2005 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх