• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    «НИМЕС»

    (Хикәя)

    1.Безнең авыл нимесе

    Безнең авылда Ганс исемле кеше бар иде. Ганс Мөхаммәтгали улы Бәдретдинов. Башкорт ягы татарларында сәер исемнәр күп, әмма Ганс исеме бер Бәдретдиновларда гына. Аңлашыла: кем тик торганнан үз баласына немец исеме кушсын инде? “Ганс” — безнең илгә сугыш белән кергән немец фашистларның төп кушаматы бит. “Фриц” кебек үк... Моны һәркем белә.

    Ганс абый туганда сугыш әле яңа гына тәмамланган булган. Фронттан түш тутырып орден-медальләр тагып кайткан гвардия сержанты Мөхәммәтгали үзенең малаена немец исеме кушкач, аңа каршы бөтен авыл күтәрелә. Ләкин фронтовик барыбер Гансның исемен алыштырмый, бу исемне кушудан баш тарткан Сабирҗан хәзрәт белән дә сатулашып маташмый. Кайта да, белгән догаларын укып, үзе исем куя. Ганс абыйның әнисе Гайниҗамал әби малаен Гансҗан дип йөртә иде, тиз әйткәндә ул “Газизҗан” булып ишетелә, шуңа күрә авылда Ганс абыйның “Газиз” дигән исеме, дөресрәге, кушаматы да бар иде. Кемдер “Нимес” дип, яисә “безнең авыл нимесе” дип кенә җибәрә. Ганс абыйга яшәү рәхәт булмагандыр дип уйлыйм. Авылның ике йөз егерме сигез ирен харап иткән немец фашисталының исемен йөрт тә, ничек кыен булмасын! Кечкенә чактан бик күп тукмак эләккән диләр аңа. Уйнаганда да аны гел дошманнар ягында уйнатканнар, җай чыккан саен, башын томалап, кулларын бәйләп, “тел” итеп кызыллар штабына китерә торган булганнар...

    Бервакыт аны кара канга батырып кыйныйлар. Әтиләре сугыштан үлеп калган малайлар үзләренең ятимлекләре өчен шулай немецлардан үч алалар. Ганс абыйның маңгаенда калган аркылы-торкылы җөйләр — әнә шул хәерсез һәм кадерсез малай чакларыннан калган булырга тиеш.

    Мин боларны нигә сөйлим соң? Мин боларны кызык итеп тә, гыйбрәт итеп тә сөйләмим. Монда язмыш мәсьәләсе. Үлем белән яшәү арасында туган тарих бу. Бу тарихны безгә бик күп еллар үткәч, улы Ганс инде үсеп җиткәч, мәктәпкә сугыш ветераны итеп чакырылган Мөхәммәтгали бабай үзе сөйләде. Үләсен белгән кебек сөйләде. Чөнки озак тормады ул — бер атна дигәндә тиз генә җыенып, мәңгелеккә китеп тә барды...

    2. Мөхәммәтгали бабай хатирәсе

    ...Мин сугышның иң хәтәр җиренә эләктем. Разведкага. Фронтта шундый сүз бар иде: “смертниклар”. Разведчиклар белән пулеметчиклар — әнә шундый “смертниклар”дан саналалар. Аларның фронт гомере ике-өч айдан, күп дигәндә ярты елдан артмый. Аннары кем госпитальгә эләгә, кем бөтенләй туфрак астына күмелә; яраланып, контузияләнеп тоткынлыкка төшкәннәр дә аз түгел...

    Озын сүзнең кыскасы шул: бервакыт мин дә бик кыен хәлдә калдым. Дошман тылында атна-ун көн йөргәннән соң, бик мөһим мәгълүматлар туплап, үзебез генә белгән сукмактан фронт сызыгына чыктык... Ләкин, засадага эләгеп, өчебезнең икесе үлеп калды. Мин исә, дусларымның күмелгән урынын картада билгеләдем дә, тир һәм яшь белән сугарылган йөземне сыпырып, алга үрмәләдем. Ерак китә алмадым, аңымны югалттым... Аннан соңгысы инде төштәге кебек кенә...

    Кара урман эчендә ниндидер хәтәр җанвар кыяфәтендә йөрим, имеш. Каяндыр усал гарасат килеп чыга да агачларны куакларны, үләннәрне тарткалап йөри башлый. Менә ул, урманнан ялкып, минем колакчык бүреккә, шинель итәгенә, якага чатырдап ябыша...

    Юк, бу — җил-гарасат та түгел. Кеше! Кеше дә түгел. Немец! Немец та түгел, фашист!

    Мин бермәлгә айнып киткәндәй булдым. Алдымда калыккан әзмәвердәй немецка каршы көрәшер өчен, тәнемнең, җанымның иң соңгы күзәнәкләренә кадәр баш күтәрүен тойдым.

    Ләкин автомат тотарлык түгел, үлән өзәрлек тә хәлем калмаган булып чыкты. Җан сулышым белән ыңгырашып, тагын салкын, дымлы җиргә капландым. Ниндидер көчле куллар мине йөзем белән якты дөньяга әйләндереп салдылар. Күккә кадәр тиеп, тау кебек немец басып тора. Менә ул, билен сындырып, пычракка, канга батып беткән тәнемне капшап чыкты. Аннары, йөзен чытып, шардай ачылып, чәчрәп чыгардай булып яткан күзләремә нидер эндәште. Кычкырмады, җикермәде, дәште генә. Эчемнән җылы дулкын йөгереп үтте, өмет дулкыны... Курку калды калуын. “Ыһ”та дими атып үтерсә? Козгыннарга ризык булып, үләксәм шушында калса? Нишлисең, үтерергә дә хакы бар. Мин үзем дә йөзләп кенә фашистны дөмектергәнмендер, билләһи! Сугыш бит бу... Сугышның да ниндие!

    Юк, бу үтерергә җыенмый, ахры. Әнә, миннән рәт чыкмагач, читкәрәк китте, коралларын салды, кителен чиште. Дога укыгандай, нидер сөйләнеп, мыгырданып алды...

    Аннары кабат минем янга килеп, итекләремне салдырырга кереште. “Ах, ләгънәт төшкере! Ах, фашист-мәлгунь! Син шулаймы әле?! Үзеңнең хром итекләрең генә җитмәгән, минем тишек кирзаларга кызыктыңмы?”

    Аякларым өзелеп чыга дип торам. Соңгы граната тәмам харап иткән, ахры, аларны... Миңа тагын да авыр булып китте. Аңымны югалтып барган килеш, тау кебек немецның кулында нурланып балкып торган хәнҗәр күреп калдым. Соңгы догаларымны укыдым...

    Аңыма килеп, кабат күзләремне ачкач та шул ук күренешкә тап булдым. Теге немец һаман минем янда — консерва банкасыннан ботка ашап утыра. Ыңгырашып кыймылдый башлавымны күргәч, җанланып, торып басты. Кулындагы консервасын сузып, ашарга тәкъдим итте. Баш кагырлык та хәлем юк иде. Мин тагын бер ыңгырашып куйдым да аңымны югалтырга әзерләндем... Һәм шундук дертләп, айнып киттем! Күзләрем яралы аякларыма төште. Алар пөхтә итеп, ап-ак бинт белән бәйләп куелган иде. Башымда да ниндидер коршау бар — ул да кысып бәйләнгән булып чыкты.

    Менә хикмәти Хода! Әҗәлең бер җитмәсә, җитми икән ул! Әйбәт немец булып чыкты ласа бу. Әллә? Яраларны бәйләп, кеше кыяфәтенә кертеп, үзләренекеләргә илтеп тапшырмакчымы? “Тел” алдым, дигән булып, орден такмакчымы? Такмый гына торсын! Сталинның приказын барыбыз да беләбез. Пленга төшеп, “сатлык җан” буласы килеп тормый әле...

    Юк, бер дә андый явыз нияттә түгел бу адәм заты. Әнә бит, кирәк-яракларын барлады да китәргә җыенды. Миңа таба карамый да, хөрәсән! Бөтенләй күрмәгән-белмәгән диярсең... Әллә китте дә инде?.. Борылып та карамады... Хәтта бер читтә яткан “ППШ”га* да игътибар итмәде... Юк ла, кылана гына бу явыз... Әнә бит, кире борылып, бу якка килә башлады! Менә хәзер автомат көпшәсен төбәячәк тә... курокка басачак...

    Юк, басмады!.. Бу юлы да Әҗәл читләп үтте. Тау кебек немец каршыма килеп басты да, уң кулын күкрәгенә куеп, берничә мәртәбә кабатлап әйтте:

    — Һанс... Һанс...

    Мин нәрсә? Күзләремне шардай тәгәрәтеп ятам. Шулай да чамаларга тырышам: үз исемен әйтә бит бу... Нигә икән?

    — Йа — Һанс... Вас ист ду?

    Сугышта бераз немец телен сукалый башлаган идем. Шундук, ис-акылымны туплап, җавап бирдем:

    — Мө... Мө... Мөхәммәтгали...

    — А? Мох?.. Хам?.. Ат?.. Гали?..

    — Да-да... Йа-йа, так точно...

    Без шулай таныштык. Шундук аерылыштык та... Ганс, кырт борылып, эре-эре атлап китеп барды, мин автоматыма табан шуыштым, шул шуышудан туктап тормыйча, үзебезнең окоплар янына килеп чыктым...

    3. Сугышның күптөрле йөзе

    Мөхәммәтгали бабайның бу хатирәсе безне тирән авыр уйларга салды. Кем нәрсә генә кичерсә дә, барыбыз да бер үк уйга кайтып төшә идек: сугыш без белгән кебек кенә түгел икән бит?! Аның йөзе күп төрле икән... Немецларбары тик вәхши дошман гына була ала, дигән ышануларыбызны, инануларыбызны хәзер кая куйыйк?

    Шулвакыт кемдер, җаныбыздан суырылып чыгып, барыбыз берьюлы әйтергә тиеш сорауны бирде, шуның белән барыбызны да кыен хәлдән коткарды:

    — Тагын күрештегезме соң?

    — Күрештек... — Бу сүзне Мөхәммәтгали бабай үтә дә әрнеп, җан ачысын кушып әйтте. Сугышны каһәрләгән кебек әйтте. Без аңламадык. Беребездән беребез уздырып сораша башладык:

    — Кайда күрештегез?

    — Ничек күрештегез?

    — Сугышта ничек булсын инде? Я алар һөҗүм итә, я без атакага күтәреләбез... Бу юлы без, немецларның оборонасын өзеп эчке траншеяларына бәреп кердек. Шунда үлеп яткан килеш күрдем мин Гансны... Кулында корал-мазар да юк. Нидер әйтергә теләгәндәй, иреннәрен бөрештереп, катып калган. Үзен атып үтергән солдатка: “Үтермә мине, Мөхәммәтгали хакына үтермә, мин бит аны үтермәдем”, — ди кебек...

    Бик кызгандым аны. Атыш тәмамланып, ял итәргә тукталгач, качыбрак кына килеп, күмеп куйдым. Кабер балчыгына бер такта кисәге кактым. Аңа: “Ганс” дип яздым да... йолдыз сыздым...

    Мөхәммәтгали бабайның ул хатирәсе бүгенге көнгә кадәр, газиз бер моң булып, бәгыремне әрнетеп тора. Бу гыйбрәтле тарих минем гомеремне икегә бүлгән кебек булды: аның бер өлеше шушы вакыйганың ишеткәнчегә кадәрге өлеше, икенчесе — аннан соңгысы...

    Әйе, минем өчен сугыш хәзер орден-медальләрен зыңгылдатып Җиңү парадына чыккан Мөхәммәтгали бабай гына түгел, ул — чорлар, күңелләр, тәгълиматлар, стереотиплар бәрелеше дә.

    Шуңа да күңелем тыныч түгел: чып-чын немец исеме белән яшәүче татар кешесе өчен сугыш — иң элек ачы язмыш, күңел моңы белән хәтер яктылыгы, аннары гына гыйбрәт һәм бөек җиңү...

    * ППШ — Ватан сугышында совет солдатлары кулланган автомат.

    12 май, 2005ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх