• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ТӘКЪДИРГӘ ЮЛ

    (Хикәя)

    Мин ул әбине ерактан ук күреп килдем. Урам чатында, кайчандыр автобус тукталышы булган урында басып тора иде ул. Аның автобус көтеп торуы бер дә гаҗәп түгел. Аптыратканы шул: бу урам буйлап күптән автобус йөрми инде. Әкәмәт күренеш: әбекәй әнә шул күптән туктаган автобусны көтеп тора. Әле, башын күтәреп, фонарь баганасында чак-чак эленеп торган расписание калаена карап ала, әле, учын маңгаена куеп, күзләрен кыса төшеп, үрелеп-үрелеп, өзелеп-өзелеп урам очын күзәтә. Гүя күзе түгел, күңеле, җаны карый...

    Мин, бара торган юлымнан тайпылып, әлеге сәер әбекәй янына килдем.

    — Исәнмесез...

    — Исән әле, наный, бик исән... Үзең исәнме-саумы?

    — Исән-сау, әбекәй.

    — Әйдә, кил, бергә көтсәң, автобус тиз килә ул... Озакламас инде, килеп җитәр, Ходай язган булса.

    — Әбекәй, хәзер бу урамнан автобус йөрми бит. Инде икенче ел китте...

    — Кит, наный... Юкны сөйләмә! Әле беркөн генә барып кайттым. Тәкъдирем янына бардым...

    — Кем? Кем янына? — Кабатлап соравымны сизми дә калдым. Минем уйларым инде үземә буйсынмый иде. Нинди автобус? Нинди тәкъдир? Нинди карчык соң бу? Тизрәк китәргә, ычкынырга кирәк бу зәхмәтле урыннан... Ләкин китәргә өлгерә алмый калдым, карчыкның җавабы мине тагын шушы изге дә, гөнаһлы җиргә кайтарды.

    — Тәкъдирем янына. Бергә гомер иткән картымның исеме шулай иде. Сәер исемме? Үзе дә сәер иде шул ул, галәмәт кеше иде, әмма әйбәт иде...

    — Нигә — иде? Үлдемени ул? Берәр яры киттеме?

    — Юк, наный... Китмәде. Ничек китсен, аның янына барып йөрим ләса мин... Инде көтә-көтә көтек булып беткәндер, җанашым, бәгърем...

    Әллә каян гына тап булган бу кызык әкиятне дәвам итәсем килде, карчыкның үзе хакында сорашырга булдым. Иң элек исемен сорадым. Колагына үрелебрәк, бераз тавышымны күтәреп:

    — Үзегезне кем дип әйтим соң, әбекәй? — дидем.

    — Мәхәббәт.

    — Ә? Нәрсә? В смысле — сөю?

    — Сөю түгел, Мәхәббәт!

    Сөю белән Мәхәббәт бер түгелмени?

    Түгел. Сөю ул... Сөю — вакытлыча... Ә Мәхәббәт — мәңгелек!

    — Ышандырдың, әбекәй. Чынлап та шулай бит... Тик... Сезнең исемегез барыбер сәер... Андый исем булмый... Хотя... Тәкъдир булганны, Мәхәббәт кенә буладыр ул...

    ...Яшел яфраклар төшерелгән ак, озын күлмәге әбигә килешеп тора. Иң кызыгы, аның бөтен җире дә актан... Күлмәге дә, яулыгы да, яулыгыннан төртеп торган чәчләре дә... Хәтта күзләре, кашлары да ак кебек аның. Хисләре, кичерешләре, күңеле генә түгел, уйлары, сүзләре дә актыр кебек... Шуңа күрәме, бераз сагайта да... Курку үзе булмаса да, күңелгә кереп тулган сихри шомны беркая да куя алмыйм... Тизрәк китәсем килә. Юк, китәсе дә килми. Мин бу сәер карчыкка күнегә дә башладым бит. Хәтта бераз гына яратам да кебек...

    Әллә каян гына фәрештәләр пышылдап киттеме — яңа танышыма изгелек белән җавап бирәсем килде. Шундук, авыр хисләремне чак-чак кузгатып, бер матур уй туды. Теге “югалган” автобусны тапсам, шушы тукталышка кабат “кайтарсам”? Ә? Әбекәйне сөендерсәм? Шуның белән аңа җиңеллек китерсәм, үземә савап алсам? Шәп бит бу!

    Ярты сәгатьтән урап та килдем. Тәмле телеңне, кесәңдәге барлы-юклы акчаңны кызганмасаң, машина табыла ул. Үзенең “ПАЗ”игында төшке ашка кайтып баручы чандыр егет ялындырып тормады, сүзсез генә риза булды.

    Без калтыранып килеп туктаганда әбекәй борчулы йөзен урамның аргы башына төбәгән иде. Тануга ук, бөрештереп тоткан иреннәрен җәеп, елмаеп җибәрде. Хәтта тел шартлатып куйды.

    — Синме бу, наный? Кайчан гына урап килдең соң әле? Автобуска да өлгергәнсең икән...

    — Әйе шул, өлгердем, әбекәй. Әйдә, син дә утыр, киттек. Барасы юлны гына бутама, яме.

    — Бутыйммы соң, әле яңарак кына барып кайттым... И рәхмәт төшкере, каян гына юлымда очрадың соң әле?..

    Шулай сөйләнә-сөйләнә автобуска кереп утырды ул. Аннары кинәт тынып калды. Уйга талды. Аның йөзендә сагыш җыерчыклары калкып чыкты. Мәхәббәт әби күз алдында картаеп китте...

    Мин дә авырайдым. Чөнки бу минутта нәрсә эшләргә кирәген төгәл генә белми идем...

    Кузгалып киттек. Тиз арада урамның икенче башына барып җиттек. Бу урында ул ике чатка аерыла.

    — Әбекәй, кайсы якка борылабыз? — дип сорадым.

    Әбекәй аптырабрак калды. Як-ягына каранды. Аннары, кая алып барасыз мине, дигән карашын миңа төбәп, моңсу гына әйтеп куйды.

    — Наный, үзең беләсеңдер инде... Кая гына алып барсаң да... Тәкъдиремә илтәчәк...

    Менә сиңа мә! Кая барасын да белми бит бу карчык! Әллә? Әллә ниме? Тегеләйрәкме ул? Андыйга да охшамаган.

    Шофер егет, машинасын туктатып, борылып ук утырды. Ул да, һич ким түгел, тиле-милегә күбрәк охшаган иде.

    — Сез нәрсә?.. Мине кем дип белдегез?! Төшегез хәзер үк!

    Мин атылып-бәрелеп аның янына килдем.

    — Ярый-ярый, дускай, төшәрбез... Кызма әле син... Тагын бераз гына алып бар инде... Түлим дип әйттем бит... Түлим дигәч түлим!

    — Ну, карагыз аны...

    Алгы рәткә үк күчеп утырдым. Кая борыласын өйрәтеп бара башладым. Кая барасын белмим, ә үзем өйрәтәм... Менә кайда ул әкәмәт хәлләр!

    Моның барысын да әбекәйнең күңеле булсын дип эшлим. Бераз йөртербез дә кайтарып куярбыз. Җиңеләя башлаган мәхлук җанның бер күңеле булыр, ичмасам.

    Шактый җир йөреп кайттык. Үзәк урамнарны урадык. Шофер егет сәгатенә ешрак карый башлады. Кайту ягына борылдык...

    Әбекәй тәрәзәгә карап бара да бара. Һәр тыкрыкны, һәр йортны, һәр кешене җентекләп, бөртекләп карап бара. Әллә чынлап та эзлиме ул үзенең булмаган картын? Аңа карап, мин дә урамны күзәтәм. Аңа карап, мин дә акылга җиңеләеп барам, ахры...

    Кинәт автобусыбыз туктап калды. Шофер егетнең йорты шушында икән.

    — Сез теләсә нишләгез, мин биш-ун минутка гына кереп чыгам, — диде бу. Мин нәрсә, баш кагып кына ризалыгымны белдердем. Шулкадәр иләслегемә ул гаепле түгел лә...

    Үзем дә чыгып китәр идем, бу әбекәй кызганыч. Кешечә булсын — каян алган, шунда илтеп куярга кирәк. Һәм бүтән ул якка аяк та атламаска!

    Әбекәйгә нәрсә? Һаман да урамга карап утыра мескенкәй. Аның үз кайгысы, үз уйлары. Ул уйлар җирнеке дә түгелдер, бәлки...

    Тәмам ялгышып китмәс өчен, мин үзем дә әбекәй белән сөйләшмим. Аның тонык, төссез күзләре төбәлгән урынны күзәтәм.

    Ниндидер парк бу. Әллә каберлек инде? Уртада зур мәйдан. Яшел чирәм буенда чәчәк түтәле. Һәйкәл дә бар. Сугышта үлгәннәргә һәйкәл. Күкрәгенә автомат аскан солдат... Ян якта биек таш дивар. Ул диварның стеналары чуарланып беткән...

    Янәшәмдә утырган әбекәй кузгалгандай итте, хәтта алга омтылып, күңеле белән талпынып алды. Аннары, күзләрен урам якка төбәп торган килеш, тыныч кына әйтеп куйды:

    — Килеп җиттек... Әнә ул — Тәкъдирем минем...

    Кирәкле төймәне табып, ишекне ачтым. Тышкы якка омтылган әбекәйне ипләп кенә җиргә төшердем. Аңа ияреп, олы тимер капка аша яшел чирәмле, һәйкәлле мәйданга кереп киттем.

    Әбекәй, туп-туры барып, таш һәйкәл каршына туктады. Аңа бераз карап торгач, читкәрәк тайпылып, сугышта үлеп калганнарның исемнәре уеп язылган мемориаль стена янына килде. Кирәкле исемне эзләп тапты. Тезләнеп, кытыршы хәрефләрне сыйпарга кереште... Аннары, маңгаен шул хәрефләр өстенә терәп, күзләрен йомды, тынып калды...

    Мин шунда гына янәшәмдә басып торган шофер егетне шәйләп алдым. Аның күзләре зур итеп ачылган, йөзләре, дулкынланудан, алсуланып, хәтта шадраланып калган...

    Мин аңа, безне калдырып, үз юлына китә алуын белдереп, ым-ишарә белән генә аңлатырга керештем. Кесәмә тыгылдым... Әмма шофер егет шундук, кулын селтәп, акча кирәк түгеллеген белдерде, аннары, колагыма үрелеп:

    — Мин сезне машинада көтәм. Каян алдым, шунда илтеп куярмын, борчылмагыз, — дип пышылдады...

    22 сентябрь, 2004 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх