• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ЧӘЧӘК САТУЧЫ ЕГЕТ

    (Хикәя)

    Бүген Саматның соңгы гөле шиңде. Ясмин гөле иде ул. Җәй буе ак чәчәккә төренеп, яшел йомгак булып утырган иде дә... Кинәт кенә шиңде дә куйды, хәлсез сабак-яфракларын чүлмәк читенә җәеп калдырып, җан-тамыры белән туфракка, төпкә китеп барды... Изгелек фалы булып яшәүче бу гөлнең үлеп ятуы юкка түгелдер шул, их, изгелеккә багынып кына яшәргә дә соң...

    Саматның үз җаны да бик тирәнгә яшеренгән иде бу минутта. Шулай да ул, сулган гөлгә карап: “Очраклы тәңгәл килүне язмыш белән бутарга чрамый, ярамый, ярамый!” – дип тәкърарлап торды да, афәттән качкандай, ашыга-ашыга урамга чыгып китте.

    Кая барасын белми иде әле Самат. Кая барса да ярамыймыни? Әнә барыбер, үзе яралган утлы балчыкның җылысын эзләп, аның җаны каядыр - үткәндәге мәңгелеккә – әлмисакка китеп югалган... Ә менә зиһене эшли. Зиһене, аңы һәрвакыт сафта, ул һәрвакыт уяу, тере! Уйдан, фикердән аерылмыйсың икән, әле яшәргә була, яшәргә ярый... Әйе, җансыз яшәп була, уйсыз яшәп булмый!

    ...Самат иң элек әтисен җирләп килде. Аннары әнисе түшәккә егылды, үзе хастаханәгә керде... Бер ел дигәндә олы бер дөнья гаме белән япа-ялгызы торды да калды. Нишләп ялгызы булсын?! Юл бар бит әле. Шәһәр белән авыл арасындагы таш юлның иясенә, рухына әверелә язды бугай Самат. Әле ярый шул юл булды. Күңеленең иң нечкә хисләрен, күзләренең иң саф яшьләрен ул шул юлга бирде. Чөнки юл Саматны аңлады, бәхилләде. Хәтта сөйгәне Зәринә дә аңлап, тоеп бетерә алмаган иде аның күңел тетрәнүләрен. “Тиккә йөрмисең син, егеткәй, бер-бер кешең бардыр авылда”,- дип, бер утырып елады да, бүтән кешегә китте дә барды.

    Самат сөйгәнен кире кайтару өчен берни дә эшләмәде, эшләргә теләмәде дә, ахры, чөнки ата-ана кайгысы, авыл сагышы, тормыш мәшәкатьләре аның сөюен, хәләл жаны белән бергә, нечкәреп, нәзберекләнеп киткән күңеленең бер яшерен почмагына ябып, томалап куйган иде.

    Тукталыш читендә балкып күренеп торган ул чәчәк кибетенә Саматның элек тә игътибар иткәне бар иде. Пыяла артында күзләрне камаштырып утырган чәчәк гөлләмәләренә ул һәрвакыт сокланып, күңелен, уйларын аларның җете матурлыгына көйләп үтә. Әмма шушы көнгә кадәр алар янына кереп, якыннан танышканы, аралашканы юк иде әле. Бүген ул үзен-үзе белештермичә шул чәчәкләр янына барып керде...

    Шунда ук күз-карашларын аклык биләп алды: бу матур дөньяда иң күбе ак розалар иде... Күпереп торган күбектәй Ак Розалар...

    Бу гөл-чәчәкләр дөньясын кем уйлап чыгарды икән?! Кем бүләк итте икән беренче чәчәкне сөйгән кешесенә? Кем беренче булып газиз анасының каберенә ике бөртек чәчәк китереп салды икән? Кем?.. Кем генә булмасын, изге кеше булгандыр ул, гади-гадәти генә инсан булмагандыр...

    Саматка шулай тоела: чәчәкләр бу дөньяга ниндидер сихри ишарә яисә илаһи ым итеп җибәрелгәннәрдер. Дөнья акылы, Табигать ияләре, Галәм хуҗалары алар аша кешеләргә нидер әйтергә теләгәннәрдер... Телиләрдер... Әйбәтлеккә, изгелеккә күндерергә тырышалардыр... Бәлки ул изгеләр үзләре шушы гөл-чәчәкләр булып яшиләрдер?.. Менә шушы ак розаларны да борынгылар юкка гына “пәйгамбәр чәчәкләре” дип атамаганнардыр. Миф-легенда буенча, алар Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәләл тәненнән тамган тир урынында һәм аның күз яшьләре коелган җирдә үсеп чыкканнар бит...

    - Сезгә нинди чәчәк кирәк?

    Самат кайда басып торганын да онытып җибәргән ләса. Чәчәк кибетенә ничек килеп керде соң әле ул? Ни өчен керде? Нинди чәчәк эзләп керде?

    - Ә-ә... Сездә Ясмин гөле юкмы? – Ул шунда ук үз өендә сулып-кибеп яткан гөлне исенә төшерде.

    - Юк шул. Соңгы вакытта аны сорамыйлар... Менә сез беренче... Бәлки кына гөле алырсыз?

    - Юк, кына гөле кирәкми.

    - Ә яран гөл?

    - Кирәкми. Рәхмәт... Борчуым өчен гафу итегез...

    Гафу үтенде, рәхмәт әйтте, ләкин Самат тиз генә чыгып китмәде әле. Чыгып китмәкче дә булган иде. Ниндидер көч, җиң чабуыннан тарткандай, тотып калды. Әһә, менә кем булган икән аның күңел чабуыннан тотып калган кеше – бер ыспай гына егет чәчәк сатучы хатын белән киңәшә-киңәшә букет-гөлләмә сайлап булаша иде...

    - Менә бу сары розалар бик ошый ...

    - Кемгә дип аласыз соң аны?

    - Сөйгән кызыма. Бүген безнең ярәшү көне, вәгъдә көне...

    “Ай-йай, ярамый бит, ярамый!.. Ярәшү көненә сары роза ярамый!” -Самат кычкырып җибәрә язды.

    - Сары розаны сагышка диләр бит... – Сатучы хатынның да бу шаукымлы чәчәкләрне егеткә бирәсе килми иде бугай.

    - Юк ла, әнә бит ул ничек балкып тора! Алтын төсе, байлык төсе бар бу чәчәктә, димәк, тормышыбыз мул булачак...

    Ыспай егет бер кочак сары роза сайлап алды. Хакын түләр өчен төргәге белән акча чыгарды...

    - Мөмкинме сезгә бер сүз? - Үзенең ничек теге егет янында пәйда булганын аңышып та бетермәде Самат. – Сез бу розаларны алмагыз, яме?

    - Ни өчен? – “Каян чыктың әле син, кем әле син мине өйрәтергә?” дигән күзләр белән тутырып карап торган егет, “барыбер бирмим” дигән кебек, сары розаларны күкрәгенә ныграк кысты.

    - Борынгылыкта сары розаларны мәхәббәт уены, көязлек, кыланчыклык билгесе итеп бүләк иткәннәр. Ә сез бит мәңгелеккә ярәшәсез, шулаймы?

    - Шулай да булсын ди... Шуннан ни?

    - Ни дип... Сезгә бүтән төстәге розалар кирәк.

    - Әйдә, алайса, ал төстәгеләрен алыйм... Ә алары нәрсәне белдерә?

    - Ал төстәгеләре өмет розалары. Минемчә, алары да төгәл килеп бетми. Сезнең сөюегез өметле генә түгел бит инде, сез уртак, бәхетле тормыш корырга җыенасыз... Сезнең инде хәл ителгән, килешенгән. Сезгә кызыл розалар кирәк.

    - Кызыл? Ни өчен кызыл?

    - Кызыл розалар элек-электән олы, ихлас сөю билгесе булып йөргән.

    - Шулай булгач, әлләни аермасы юк икән бит башкалардан...

    - Бар шул. Кызыл розалар, шуның өстенә, бәхет, шатлык һәм сәламәтлек мәгънәсен дә белдергәннәр.

    - Әйбәт чәчәкләр икән шул... Рәхмәт сезгә. Апа җаным, шушы кызыл розаларның барысын да төреп бирегез әле миңа...

    Егет чыгып китүгә мөлаем ханым каршына шактый яшь утыртып өлгергән бер кыз килеп басты. Әйе-әйе, яше шактый булса да, күзләрендәге кыз-кыркынлык, яшьлек нуры, дәрт очкыны шул килеш әле!

    - Лилия чәчәкләрен күрсәтегез әле... – Үзе нурлы күзләре белән шәмәхә төстәге лилияләргә карый...

    “Һай монысы да харап була бит инде!.. Ала гына күрмәсен иде шул шәмәхә чәчәкләрне!..” – Самат тагын борчылды, тагын өзгәләнде. Ләкин әлегә дәшми калды.

    - Матур бит, апа җаным, әйеме? Бер якын кешемнең туган көне иде, алырга ярыйдыр бит?

    - Ярый-ярый, акыллым. Ничек ярамасын ди... Бик матур чәчәкләр. Бүген гел шуны алдылар. Туган көнгә дә, бәйрәмгә дә, туйга да...– Сатучы хатын үзе кызның сүзен җөпли-җөпли чәчәк җыя, үзе, мин дөрес әйтәмме, дигән кебек, читләтеп кенә Саматка карый...

    Дөрес әйтми әлбәттә! Самат моны белә! Бик яхшы белә! Гомер буе өй тутырып чәчәк үстергән әбисеннән, аннары әнисеннән белә: шәмәхә лилия - нәфрәткә!

    - Юк, сез бу чәчәкләрне алмагыз. Әйбәткә түгел бу...

    - Ә? Нәрсә? Сез кем? Нигә алай дисез? Каян беләсез шул хәтле?

    - Анысы мөһим түгел. Иң мөһиме: шәмәхә лилияләр сезне бәхетле итмәячәк...

    - Ни өчен? Ни өчен?

    - Анысын белмим... Мин ата-бабалар сүзен генә сөйлим...

    - Миңа нинди чәчәк алырга соң – киңәш бирегез...

    - Туган көнгәме... Кемегез ул сезнең?

    - Танышым. Яхшы танышым. Якын танышым Ләкин...

    - Нәрсә ләкин?

    - Ләкин аның гаиләсе бар..

    - Хатыны бар? Ә үзе сезнең беләнме?

    - Әйе...

    - Сезгә зәңгәр чәчәк кирәк. Зәңгәр ирис чәчәге... Әнә, әнә ул...

    - Әйтегез әле – ни өчен ирис? Мин чәчәкләрдә берни дә аңламыйм...

    - Ирис элек-электән ышаныч чәчәге буларау билгеле. Зәңгәр ирис бүләк итсәң, сайлаган кешеңә ышанычың арта.

    - Шулаймыни?!

    - Бу чәчәкне синнән кабул итеп алган кеше бервакытта да ташламаячак, тормышта синең яклаучың, терәгең булып әвереләчәк...

    - Бигрәк кызык! Чынмы бу?

    - Чын... Һәрхәлдә, шулай дип уйлаганнар, шуңа ышанганнар.

    - Алайса, бирегез әле шул чәчәкләрне! Күп итеп бирегез!

    - Юк-юк, күп алмагыз...Сез аны яшел үләнгә төреп тотыгыз...

    - Нигә?

    - Яшел янында аның көче арта...

    - Ә - ә... Ай ничек кызык!

    ...Өченче булып кибеткә күбәләк кебек очып бер кыз килеп керде. Күк кебек зәңгәрсу күзле, кояш кебек балку йөзле, җил кебек уйнак чәчле, матур почык борынлы бу кыз бөтенләй башка дөньядан төшкән кебек тоелды Саматка. Аның һәрвакыт алсуланып торган йөзенә сибелгән сипкелләр дә бу дөньяныкы түгел иде. Хәтта чыңлап торган тавышы да...

    - Миңа әнә теге чәчәкне бирегез әле...

    - Кемгә аласыз?

    - Үземә, бары тик үземә генә! Ярамыймыни?

    Самат шундук кыз ымлаган якка төбәлде. Сатучы хатын шикле-шөбһәле карашларын Саматка күчерде.

    Кыз бер читтәге олы сулы чүлмәктә япа-ялгызы моңаеп утыручы күке яшен, ягъни орхидея чәчәген сорап тора иде. Караган саен төсен, иснәгән саен исен үзгәртеп торучы бу серле-сихри чәчәкнең нәрсә аңлатуын белә Самат: сихри, шашкын дәрт символы ул. Бу чәчәк янында озаграк торсаң, күңелең иләсләнә, дәртең кузгала, зиһенең ялгыша башлый, сөйкемсез – сөйкемле, явыз – изге булып күренә имеш...

    Әллә шуның тәэсире булды, бу юлы Самат тәмам буынсыз, телсез, җансыз булып торды. Кыз исә бер бөртек орхидея чәчәген сатып алды да кыска итәкләрен җилфердәтә-җилфердәтә урамга чыгып йөгерде... Пыяла дивар аша аның ниндидер сылу егет белән очрашуы, аларның шат көлә-көлә сөйләшүләре генә шәйләнеп калды.

    Беренче булып сатучы хатын һушын җыеп өлгерде:

    - Дөрес алдымы?

    - Нәрсәне?

    - Чәчәкне дөрес алдымы?

    Самат бу юлы, фәлсәфәгә бирелеп, борынгылардан калган ышану-ырымнар белән тел чарлап тормады, “Дөрес”,- диде дә сүзен бетерде.

    Бу очрашудан аның күңелендә авыр тойгы калды. Ул китәргә җыенды. Ләкин сатучы хатынның ялварулы тавышы Саматны ишек тоткасына ябыштырып куйгандай булды.

    - Калыгыз... Безгә эшкә калыгыз...

    Самат, үз колакларын ышанмыйча, ымсындыргыч тавыш килгән якка борылды.

    - Зинһар өчен калыгыз, мин сезне эшкә алам. Өстәл куям... Акчасыннан да тормыйм, зинһар каршы килмәгез...

    - Сез... миңамы? Чынлапмы?

    - Әйе, калыгыз. Сез... монда бик кирәк. Сез кешеләргә кирәк.

    - Минем бит чәчәк сатканым юк.

    -Сатмагыз да. Үзем дә бик яхшы сатам мин аларны. Сез бары тик кемгә нинди чәчәк кирәклеген генә әйтеп торыгыз. Киңәшчем булырсыз, хәзергечә әйтсәк – менеджер... Зинһар аяк астына салмагыз сүземне...

    Ә бит бу кызык! Чәчәк кибетендә чәчәк белгече булып эшләү!.. Шулай да, сәер бу, бик сәер...

    Ә нигә эшләмәскә?! Бик мөһим вазыйфа ласа – кемгә нинди чәчәк бирү... Аларны тану, алардан тормыш, хәтта язмыш мәгънәсе табу, бәхет-бәхетсезлек, мәхәббәт-нәфрәт, өмет-өметсезлек, шатлык-хәсрәт символы итеп багу, инану... Шул багу, инану аша кешенең асылын үзгәртү, яхшырту, аны изгелеккә якынайту, бәхиллеккә ирештерү...

    - Мин риза.

    - Нәсимә диләр мине...

    - Самат.

    - Нинди матур исем, әллә шундый чәчәк тә бармы?

    - Белмим. Анысын белмим...

    - Ә бит мин гомерем буе чәчәк сатам. Тик нигәдер бервакытта да чәчәкләрнең мәгънәләре хакында уйланганым булмады. Син боларның барсын да каян беләсең, Самат?

    - Беләм инде... Минем әнкәй гомере буе чәчәк үстерде. Әткәй белән икесе бергә... Хәзер әткәй юк инде...

    - Кайчан?

    - Быел...

    - Кайгыңны уртаклашам, Самат...

    - Рәхмәт. Чәчәкләр турында күп сөйләнелә иде безнең өйдә. Әнкәй, әткәй, әбекәй бергә керешеп китсәләр... Яшәешнең бөтен мәгънәсе шул чәчәкләрдән генә тора микән әллә, дип уйлый идем мин.

    - Әле ярый син килеп кердең, Самат. Кермәсәң, шул надан, гамьсез килеш картаеп үлә идем, билләһи! Иртәгә үк көтәм, кире уйлама, яме! Син бик тә, бик тә кирәк монда. Кем белә, алдагы язмышларыбыз бәлки бер бөртек чәчәктән торадыр...

    - Килештек, кире уйламам. Барыбер яңа эш кирәк иде...

    Инде саубуллашып аерылышкач, Нәсимә-сатучы Саматны тагын бер мәртәбә борылып карарга мәҗбүр итте:

    - Самат, шулай да, әйт әле: орхидея чәчәге ни белдерә? Нәрсәгә юрала ул?

    - Сихерле мәхәббәткә...

    - Ә – ә?.. Димәк... ул дөрес алмады?..

    Шулай эшкә урнашты Самат. Хезмәте авыр түгел: иртән иртүк килеп утыра, чәчәк алырга кергән һәр кеше белән ягымлы итеп күрешә, сораша, чәчәк сайларга булыша, киңәшләр бирә. Баштарак шикләнебрәк, шөбһәләнебрәк тотынган иде, тора-бара бу эш үзенә дә кызык булып китте. Ә бит һәр очрашу, һәр аралашу күңелдә ниндидер җылылык, яктылык калдыра, аны баета, хәтта сафландыра, изгелеккә якынайта...

    Самат эшли башлаган көнне үк ап-актан киенгән мөлаем генә үсмер кыз килеп керде. Чәчләре дә кылган кебек ак, салмак. Хәтта күзләре дә... Тоймый, күрми калу мөмкин түгел: бу күксел күзләрнең офыгы шулкадәр киң, чиксез, Самат хәтта куркып куйды: гашыйк итә күрмәсен тагы!

    Шунда ук исенә орхидея чәчәге алган кыз килеп төште. Әнә шул кызга гашыйк булыр иде ул! Әллә... Әллә гашыйк булды дамы?

    - Миңа шундый чәчәкләр кирәк, алар үзләренең төсләре, исләре белән үк бәхетле итсеннәр! Бармы шундый чәчәк?

    Кыз чынлап сорыймы, әллә шаяртыпмы – Самат тиз генә аңыша алмады. Ничек кенә сораса да җавап бирергә кирәк. Бу аның эше, хезмәте.

    - Бар андый чәчәк. Менә ул, - Самат иң түрдә балкып утыручы ак лилияләр гөлләмәсенә ишарәләде.

    - Лилия чәчәкләре? Ни өчен лилияләр? Ә ни өчен ак?

    - Чөнки алар аклык, сафлык һәм камиллек символы булып йөриләр.

    - Юк, сез миңа дәлилләп күрсәтегез: ни өчен именно ак лилияләр?

    Кызның уйнабрак, хәтта һаваланыбрак сөйләшкәнен бик тиз чамалап алса да, Самат сер бирмәде, тыныч кына үз эшен эшләде:

    - Дәлилме? Хәзер... Аның шундый тарихы бар: бервакыт Ана кеше күкрәк баласын имезеп утырганда, ялгыш берничә сөт тамчысы, чәчрәп китеп, күк йөзенә һәм җир өстенә сибелә. Күккә сибелгәннәре “йолдыз дисбесе” хасил итә, җиргә чәчелгәннәре ак лилияләр булып шытып чыга...

    - Матур әкият...

    - Әкият түгел бу, риваять.

    - Барыбер түгелмени?

    - Түгел. Риваять чынбарлыкта булырга мөмкин... Ә син беләсеңме: анасы куенындагы сабый бала кем ул?

    - Юк...

    - Геракл! Борынгы бабаларыбызның иң мәшһүр батыры. Ягъни мәсәлән, Гер углы, татарча – Йер углы, Җир углы...

    - Ой ничек кызык! Аңладым, барысын да аңладым! Ышандырдыгыз. Чынлап та матур чәчәкләр – баласын имезгән ана сөте генә шулай саф, чиста, изге була аладыр ул...

    - Аласызмы? Күпме төрергә? – Саматтан соң Нәсимә-сатучы үз вазыйфасына кереште. Шулай итеп Самат үз эшеннән чирканчык алды, ә чәчәк кибетенә әйбәт кенә табыш керде...

    Ул да булмады, бер яшь пар килеп керде. Егете чая гына, ә менә кызы артык оялчан, тыйнак. Егет аның күзенә тутырып караган саен, йомры бит алмаларына алсулык йөгерә, чәчәк таҗлары кебек озын керфекләре, хәлсез күбәләк кебек, калтыранып канат кагынып куя...

    Егет үзләре аңлаган телдә шаяра-шаяра чәчәк сайларга кереште. Әле лилияләргә барып ябыша, әле розаларга күзе төшә, шул арада канәферләрне күреп, тагын икеләнеп кала... Ә менә читтә моңаеп утырган ромашкаларга якын да бармый, артык гади, гадәти, дип уйлый булса кирәк.

    Самат күптән төшенеп алган иде инде: бу кызга әнә шул тыйнак, әмма нурлы-кояшлы ромашкалар бик тә туры килә! Сатучы хатынның ымлап баш кагуы булды, Самат, ялт кына торып, егет белән кыз янына килеп тә басты.

    - Менә бу ромашкаларны алыгыз. Сезгә алар нык килешә.

    - Ромашкалармы? Шушы себеркеләрме?

    Кыз чәчәкләр яклы иде:

    - Ә миңа алар ошый. Мин авылда чакта ук бик ярата идем аларны. “Ай-һай төрле кешеләр болар, ничек кенә бәхетле була алырлар икән?”- дип уйлап алды Самат.

    - Нәрсәгә соң алар? – Егет һаман үзенекен итте, тәмам киреләнде, Самат белән кызның сүзенә исе дә китмичә, кыйммәтле чәчәкләр тирәсендә әвәрә килде...

    - Ромашка чәчәге тыйнак мәхәббәтне белдерә, - Самат бу минутта гомердә булмаганча җитдиләнде. – Өстәвенә ул теләктәшлек, игелеклелек, ныклык, сабырлык билгесе булып та йөри.

    Бу юлы кыз гаҗәеп дәрәҗәдә кыю иде:

    - Әйттем бит! Шуңа күрә дә ошый алар миңа!..

    Сөенеченнән кулларын чәбәкләп торган кызга карап, егет тә йомшагандай булды, ризалык белдереп, баш какты: “Ярый, синеңчә булсын, соңыннан үзең үкенмә”,- янәсе... Менә ул, кызның яшенчә, 17 бөртек ромашка санап алды да, гөлләмәне култык астына кыстырып, чыгу ягына кузгалды. Кыз, Самат белән Нәсимәгә рәхмәт әйтеп, егете артыннан йөгерде.

    ...Ишектән шактый яшь утырткан өлкән бер абзый килеп керде. Күренеп тора: авылда хезмәт итеп картайгач кына шәһәргә килеп яши башлаган. Андыйлар шундук таныла. Алар бөтен холык-табигатьләре, хәтта сөйләм аһәңнәре, күз карашлары белән авылча – гади, тыйнак, әмма киемнәре, өс-башлары белән инде шәһәрнеке.

    Абзый кеше чәчәкләр ягына карап та тормады, туп-туры сатучы өстәле янына килде.

    - Апагызга чәчәк аласы идем... Бүген безнең бергә яшәвебезгә 50 ел тулды, акыллыларым...

    - Нинди чәчәк ярата соң ул, ә, абзый?

    - Нинди дип... Белмим шул. Элгәре заманда чәчәк кайгысы түгел иде шул...

    Бу юлы Самат Нәсимә-сатучының ымлап чакыруын көтеп тормады, абзый янына үзе килде:

    - Абзый кеше, мин сезгә кыңгырау чәчәкләре алырга киңәш итәр идем, алар бит даимилек, сабырлык, бәхиллек, хөрмәт билгесе булып йөриләр.

    - Шулаймы? Ярый, бирегез...

    Иң кызыгы шуннан соң башланды. Кулына пөхтә, җыйнак итеп төрелгән кыңгырау чәчәкләре гөлләмәсе килеп керүгә абзый кеше сискәнеп, хәтта тетрәнеп китте. Телсез, һушсыз калды... Бераз шулай тораташ кебек торганнан соң, ярсынып, иңрәнеп сөйли башлады. Күз төпләренә тибеп чыккан дымнан да кыенсынып тормады хәтта...

    - Без зәңгәр кыңгыраулы аланда кавышкан идек... Шул чаклар искә килеп төште... Бу чәчәкләр әле генә шул аланнан өзеп алынган кебек... Ул вакытта чәчәк өзеп бирергә дә баш җитмәгән... Ярату көчле булгандыр шул, чәчәк кайгысы булмагандыр...

    Абзый кешене, әле тәмле сүз белән юмалап, әле ачы дарулар биреп, чак тынычландырдылар. Юкка булмаган, ул, бераз хәл керүгә үк, авыр күз кабакларын күтәреп бакты да елмаеп җибәрде:

    - Апагыз сөенер инде!..

    Самат эшкә кергән чәчәк кибете көннән-көн ныграк гөрләде, аның халык арасында абруе арта барды. Саматның да даны таралды. “Чәчәкләр телен, аларның мәгънәсен белүче Самат” эшләгән кибеткә халык агылды, хәтта ишек төбендә кечерәк кенә чират та пәйда булды. Нәсимә янына тагын бер сатучы өстәлде, аннан тагын...

    Эш күбәеп киткәч, Саматлар яңа бинага күчтеләр, хәлле генә яңа фирма оештырып җибәрделәр. Бу яңа фирма хәзер заказларны үзләре төзи. Нинди чәчәкләрне кирәк дип таба – шуларны гына соратып ала.

    Каяндыр килеп, күршедә генә тагын бер чәчәк кибете ачылды. Саматның анда кергәне юк югын. Керергә атлыгып та тормый. Яныннан үткәндә тәрәзә-дивар аша шуны гына шәйләп китә: ак чәчәкләр бик аз анда. Караңгы, шәмәхә чәчәкләр күбрәк...

    Саматлар үз фирмаларына “Акчәчәк” дип исем куштылар. Күршедәге кибет “Орхидея” булды. Аның хуҗасы да Самат хакында ишеткән. Кара-кучкыл йөзле, эчкә батыбрак торган төртке күзле, кылыч борынлы бу кеше Саматны берничә мәртәбә эшкә дә чакырып карады. Бик күп акча вәгъдә итте. Самат риза булмагач, куркыта башлады: “Кара аны, миндә эшләмәсәң, монда да эшләтмәячәкмен!” – дип янады.

    Бер кичне Саматны төнге урамда кыйнап та китмәкче булганнар иде. Теге “кара кеше” яллаган егетләр, Саматны танып алуга: “Бу бит чәчәк сатучы егет, аны Хода бәндәсе диләр, китик тизрәк, башыбызга бәла алмыйк, тизрәк ычкыныйк моннан!” –дип, ничек кинәт пәйда булсалар, шулай ук бик тиз генә китеп тә бардылар. Бераз киткәч, Самат ягына борылып: “Әй, парень, сине берәүнең ярасына тоз салгансың, сак бул!” – дип тә кычкырдылар. Ләкин бүтән бәйләнүче кеше булмады...

    Самат тора-бара “чәчәк эшен” фәнни нигезгә корды, клиентлар өчен махсус журналлар, рекомендацияләр бастырып алды, аларны һәр сатып алучыга бүләк итеп өләште. Ул хәзер ата-бабадан калган белем-мирас белән чикләнми, үзе дә күп укый, күп өйрәнә. Укыган, өйрәнгән саен ныграк төшенә бара: чәчәккә, гөлгә “чәчәк”, “гөл” дип кенә карарга ярамый. Чәчәк ул – магик фал, серле ым, илаһи ишарә, ниһаять, язмыш... Синең бүгенге көнең, киләчәгең нинди чәчәк сайлап алуыңнан, хәтта сиңа нинди чәчәк бүләк итүләреннән торырга мөмкин... Самат шуңа ышанып, инанып яши башлады. Аның ничек эшләгәнен карап торган кеше, бу дөньяда гөл-чәчәкләрдән дә мөһимрәк, изгерәк нәрсә юктыр, дип уйлар иде, мөгаен...

    - Миләүшә (Фиалка) - яшүсмер, җитү кызлар чәчәге, тыйнаклык, гөнаһсызлык, сафлылык, кызлык билгесе. Трихи заманнарда яшь, сылу кызлар әзмәвердәй явыз алыплардан качканда Миләүшә чәчәгенә әверелгәннәр. Бу чәчәкнең төш юравы да бар: төшеңдә шиңгән Миләүшә күрсәң – мәхәббәтең кире кагылачак... Бу чәчәкне еш кына яшьли бу дөньядан киткән кызлар каберенә куялар...

    - Нәркиз – тәкәбберлек һәм горурлык, хәтта мәгърурлык билгесе. Бу горурлыгың урынлы булса ярый да... Борынгылар яуда җиңү яулап кайткан батырларны нәркиз чәчәкләре белән каршылаганнар.

    - Энҗе чәчәк (ландыш) – яшерен сөю билгесе. Икенче исеме – “кызлар яше”. (Самат күптән искәрде инде – күпчелек чәчәкләр күз яшьләре тамган урында шытып чыккан.) Яр буена килеп, сагышына түзә алмыйча үксеп-үксеп елаган кызыйның күз яшьләре төшкән урында үскән ул беренче мәртәбә. Шуңа күрә дә ландыш яр буйларын ярата (суны сагышка диләр – дөрес икән). Аны, яшьлек, сөю белән хушлашу гөле, дип тә йөртәләр...

    Лотос – борынгы бабаларыбызның иң изге чәчәкләреннәнән санала. Чигү-бизәнү әйберләренә, орнаментларга күп төшеп калган. лотос – туу, яшәү, гомер символы. Аның ак, ал, зәңгәрсу төсләре бик популяр. Бигрәк тә ал төстәгесенә изгеләштереп табынганнар. Төнгә кояш әнә шул ал төстәге лотос таҗларына төшеп куна имеш...

    Мәк чәчәге – беркатлылык билгесе. Аны җилбәзәк кызларга бүләк итәләр.

    Пион мактанчыграк, һавалырак кешеләргә бүләк ителә. Гомере озын түгел – йомшак кына җилдә дә очып бетә ул. Күбрәк бакча матурлыгы өчен үсә.

    Гладиолус – дуслык, тугрылык билгесе. Аның тарихы да бар: бер патша хәтәр яуда ике батырны - ике дусны әсир итә. Шунда ук мәрхәмәтле булып кылана башлый. Батырларга шарт куя: икесе дә, мәйданга чыгып, бер-берсе белән сугышырга, алышырга тиеш; кем җиңә, шул исән кала, патша аңаүзенең кызын да вәгъдә итә. Әмма ике батыр - ике дус, патшаның тәкъдимен кире кагып, кылычларын җиргә кадыйлар да патша каршына килеп басалар. Әлбәттә инде, патша икесенең дә башын чаптыра. Алар җан тәслим кылу белән, кылычлары кадалган урында ике кызыл гладиолус чәчәге үсеп чыгы.

    Георгин – язмыш чәчәге. Ачык төстәге георгин бүләк итсәң, ак, ачык, бәхетле язмыш юрауга тиң.

    Канәфер (гвоздика) – азатлык, көрәш символы. Беренче канәфер чәчәге, азатлык хакына, курайда моңлы көйләр уйнап, халык рухын саклап калган, соңыннан ханнар тарафыннан үтерелгән көтүче егетнең хәләл каны тамган җирдә шытып чыккан.

    - Күкчәчәк (Василек) гадилекне, уңышны белдерә.

    Бервакыт Ходай тәгалә җиргә, бөтен тереклек һәм үсемлек ияләренә хәбәр җибәргән: “Барыгыз да миңа багыгыз, миңа иман китерегез, гыйбадәт кылыгыз, баш иегез!..” – дигән. Бөтен тереклек, үсемлек дөньясы Ходай каршына килеп баш игән. Ни хикмәт: бодай басуы гына башагын имичә үсеп утырган. Ходай тәгалә моны шундук күреп алган. Сораган: “Нигә бер син генә миңа баш имисең, хөрмәт итмисеңме әллә, әй бодай басуы!?” – дигән.

    Басу җавап биргән:

    - Хөрмәтлим. Тик... баш ия алмыйм шул. Бик баш ияр идем дә, вакытым юк, мин бит көне-төне бер максат белән яшим - инсаннарның тамагы туйсын дип тырышам, аларга икмәк-нан бирәм”,- дигән.

    Ходай тәгалә бодай басуына һич ачуланмаган. Ул аны аңлаган, хәтта бодай игененә баш ияргә үзе төшкән! Ипинең бар нәрсәдән өстен икәнен

    ул яхшы белгән! Күкчәчәк әнә шул Ходай тәгалә бодай басуына баш ияргә төшкән урыннарда үсә башлаган...

    - Лалә – төрки бабаларның яраткан чәчәге. Изгелек билгесе. Милли рухны, ватанпәрвәрлекне белдерә. Татарның милли җаны (рухы) шушы чәчәктә яши дигән риваять-миф та бар. Тормыш мәгънәләре хакында сорасагыз, Лалә - яз, яшьлек чәчәге. Аны күбрәк хатын-кызларга бүләк итәләр. Бигрәк тә үсмер кызларга, яшь гаилә коручыларга, авырлы хатыннарга бүләк итү фарыз. Лалә – өмет чәчәге. Аның сере шунда – явыз ниятле кешеләр янында ул бик тиз сула, изге затлар янында озак шиңмичә яши.

    - Роза – гөлләр, чәчәкләр патшабикәсе. Сөю гөле буларак дан казанган. Мәгънәсен төсенә карап билгелиләр: кызыл роза - шатлык, ялкынлы сөю, сәламәтлек, гармония билгесе. Сары роза – сагыш, мәхәббәт уенын белдерә, аны яшерен сөю белән дә бәйләп карыйлар. Ак роза – сафлык, гөнаһсызлык символы. Ал роза – өмет чәчәге, хыялларның тормышка ашуына, бәхеткә, якты киләчәккә ишарә. Кыргый роза (гөлҗимеш – шиповник) - җавапсыз сөю билгесе, шул ук вакытта шигърият символы да.

    Роза чәчәге белән бәйле күп юраулар бар. Бусы кызлар колагына: төшеңдә чәчәк аткан розалар күрсәң, тиздән кулыңны сораячаклар. Беренче туй кичендә мендәр астына кызыл роза гөле салып ятсаң, мәхәббәтең мәңгелек булыр. Киявең бүләк иткән розалар кулыңа кадалса, тормышыңда борчу-зарлар күп булачак...

    Самат үзенең киңәшләрендә чәчәкләрнең төсләренә дә зур әһәмият бирә. Гөл-чәчәк сорап кергәннәргә аларның төс мәгънәләрен дә төшендерергә тырыша. Элек-электән мәгълүм бит: кызыл төс - тормыш, мәхәббәт, ирек, тантана төсе; ал төс – мәхәббәтнең үзен түгел, күбрәк теләкне, дәртне, өметне белдерә; сары төс - аерылу, хыянәт төсе; куе сары – кояш, шатлык, бәйрәм, дан төсе; шәмәхә төстә моңсулык, тынгысызлык белән даһилык, хәтта тәккәбберлек, шулай ук дәрәҗә, байлык бергә килеп очраша. Күк төс – сафлык, тугрылык төсе. Зәңгәрсу кыңгырауларны саф күңелле, эчкерсез кызларга, ханымнарга бүләк итәләр, зәңгәрсу төсне ак төс белән янәшә дә кулланалар, ә ак төс ул - ихласлык, изгелек, сөенеч төсе, шулай ук яшьлек, бәхет төсе дә. Ул кызыл төс белән бергә килсә, бәйрәм рухын арттыра, яшәү дәртен көчәйтә. Ә менә куе зәңгәр төс – каршылыклы, аңарда шомлы төсмерләр бар; бу төс күп очракта көч-егәрлекне белдерә, шул ук вакытта ул – чиксезлек, иркенлек, тынычлык билгесе дә!

    Яшькелт сары төсле чәчәкләр дә була. Ул күбрәк көнчеллек, хөсетлек, нәфрәт хисе белән бәйләнгән. Шуңа күрә дә гүзәл затларга орхидея чәчәген бүләк итәргә ярамаган. Бу күке яше кешеләрне көчле дәрт биреп алдый, әмма бәхетле итми...

    Ләкин эшләре ничек кенә гөрләп барса да, Саматның күңеле тыныч түгел. Аның хәтереннән теге вакытта күке яше алып чыгып киткән кызның фәрештәнеке кебек якты, нурлы йөзе, күбәләкнеке кебек җан-тән хәрәкәтләре чыкмый... Ниндидер серле төш булып калды ул Саматның күңелендә. Менә ике ай инде шушы төшендә яши. Кибет ишеге ачылган саен, сискәнеп борылып карый – ул түгелме?

    Гел шулай: өмете акланмаса, кешенең күңел хисләре тоныклана башлый, аннары ул тәмам хыялыннан ваз кичә. Самат белән бөтенләй башкача: көннәр узган саен ул ныграк көтте, ныграк өметләнде. Белгән шикелле көтте: киләчәк ул кыз, һичшиксез киләчәк! Самат аңа ак розалар сайларга булышачак...

    Көткән кешесе килеп кергәндә Самат бер ханымга “сипкелле канәферләр”нең мәгънәсен аңлатып тора иде.

    - Алсу-кызгылт канәферләрне бик якын кешеләргә күңел тынычлыгы, җан бөтенлеге теләп бирәләр. Гадәттә, аларны сөю мәшәкатьләреннән йөдәп беткән нәзберек җанлы кешеләргә яисә бала кайгысыннан арынып килгән аналарга, аталарга бүләк итәләр...

    - Миңа, балам, шундый чәчәк кирәк тә.

    - Кемгә аласыз, апа җаным?

    - Үземә алам, кемгә булсын... Миңа чәчәк бирердәй кешеләр үлеп беттеләр шул инде, балам... Үземнең күңелне үзем күреп тик йөрим хәзер...

    ...Таныш кызыйны Самат чак таныды. Элеккеге чая, көләч, бәхетле адәми затны җеннәр, пәриләр алыштырып куйган диярсең! Күз төпләренә ягылган караңгы шәүләләр аның шушы вакыт эчендә бик хәтәр хәлләргә таруы, кайгылар кичерүе хакында сөйлиләр. Әнә, бит алмаларындагы алсулык юылып төшкән, җиләк кебек сусыл иреннәре тоныкланып калган, яшәү сусавын баса алмыйча, кипшенеп беткән, чәчләрендәге җил дә тынган, керфек очларындагы нур да сүнгән... Йөз-битендәге сипкелләр генә шул ук - тере, мәхәббәтле!

    - Миңа чәчәк кирәк иде.

    Һай, тавышы да моңсуланып, басынкыланып калган икән бит бу фәрештә затының...

    - Нинди?

    - Орхидея.

    - Ә? Орхидеямы? – Нәсимә-сатучы сораса да сорады, сорамаса да сорады. Орхидея чәчәге алдырмаганнарын белә ләса ул. Нигә кабатлап сорап торырга инде...

    - Әйе... Юкмы әллә алар сездә?..

    - Юк бит. Күптән алдырмыйбыз шул ...

    - Ни-и-ик?

    - Ул чәчәкләрне күке яше дип йөртәләр, ишеткәнең бармы? Борчу, кайгы китерә ул адәм баласына. Дөньяда болай да күз яше җитәрлек... – Нәсимә-сатучы Саматның чәчәкләр тәгълиматын шактый әйбәт үзләштергән булып чыкты...

    - Менә ак розалар бар. Аларны изгелеккә юрыйлар, бәхеткә... – Җанын учларына кысып, әңгәмәгә Самат кушылды.

    - Бәхеткә? – Кыз сискәнеп, дертләп үк китте.

    - Әйе, бәхеткә. Ак төсне гаилә бәхетенә юрыйлар.

    - Чынлапмы? Алдамыйсыңмы?

    - Чынлап.

    Кызның болай да моңсу йөзе тагын да ныграк уйчанланып калды. Җыйнак борынын сарган тере сипкелләр дә биешүдән туктады. Ниһаять, кыз бер карарга килде:

    - Бирегез. Шушы ак розаларны бирегез.

    Нәсимә-сатучы төреп биргән розаларны кыз сак кына кулларына алды. Күкрәгенә кысты... Чәчәкләрнең сөттәй ак йөзенә үзенең шундый ук ак йөзен куйды. Күзләрен йомып, тынып калды... Бер мизгелдән айнып, башын күтәрде... Сабый бала тоткан кебек, чәчәк гөлләмәсен салмак кына тибрәтә башлады...

    Самат “ах” итте. Телсез калды. Ул тагын бер мәртәбә кызга үлеп гашыйк булды. Телсез гашыйк булды. Сөйләшергә ничек кенә атлыгып торса да, Самат бүтәнчә авыз ачып сүз әйтә алмады...

    Кыз, чәчәк бәйләмен сабый бала кебек кочаклап тоткан хәлдә, салмак кына атлап чыгып китте. Бер уңайдан, үзе белән, Саматның соңгы өметен, матур, бәхетле киләчәк белән бәйле хыял-ниятләрен дә алып чыгып китте...

    Нәсимә-сатучы, “ай-вай” килеп, урындыгына шуып төште. Ул кыз белән булган галәмәтләргә әле яңа гына төшенеп җиткән иде.

    - Бәй, теге вакытта кергән кыз бит бу, Самат!.. Алыштырганнармы әллә?.. Нәрсәдер булган бу кыз белән, нидер булган... Әстәгъфирулла...

    Самат үз язмышы белән килеште. Өмет ике мәртәбә килмәгәнен белә ул. Шул гына сөендерә: кызый Самат бирергә теләгән ак розаларны алды, димәк, бу борчулы җанның тормышында барыбер үзгәреш булачак, яхшы якка, якты якка үзгәреш булачак... Самат биргән чәчәкләр ярдәм итәчәк...

    Өметен өзгән кешенең үксез күңелен Ходай тагын бер килеп юата бит ул. Саматның көтмәгән кешесе берничә көннән тагын килеп керде. Керде дә ак розалар сорады!..

    Бу юлы ул күзгә күренеп үзгәргән: бит очларына алсулык кунган, күз карашларына нур чаткылары төшкән... Беренче күргәндәге мәхәббәт җариясен танып, Самат күңеленә үсеп чыккан сөю канатларын кагынып куйды. Ләкин ул сизгер күңеле белән кыз карашындагы сагыш төсмерен дә күрми кала алмады. Ниндидер тынгысыз борчу, хәсрәт бар әле бу җан иясендә. Ниндидер гамьле уй аның йөрәген ярсытып, аны тормышка, яшьлеккә, өмет-хыялларына якын җибәрми тора.

    Айсылу (Нәсимә-сатучы кай арада кызның исемен дә ачыклап өдгергән) бу кергәнендә дә ак розалар сорап алды. Бу юлы да аларны күкрәгенә кысып, сабыйларны назлагандай назлап сөя башлады. Шулай сәер кыяфәттә чыгып китте...

    Кыз “Акчәчәк”кә бик еш килеп йөри башлады. Кояшка елмайган чәчәк кебек, килгән саен ныграк ачыла барды. Бигрәк тә Нәсимә-сатучы белән алар озаклап гәп саталар. Мондый чакта Самат аларга якын бармый: хатын-кызның сүзе бетемени?! Кыз чыгып китүгә, Нәсимә барыбер аңа барысын да энәсеннән җебенә кадәр түкми-чәчми сөйләп бирәчәк.

    ...Үлеп гашыйк булып йөргән бер мәлендә Айсылу Нәсимә-Саматлар кибетеннән егете биргән акчага орхидея чәчәге сатып ала. Шул көнне үк алар кавышалар. Бер-берсен сөеп-назлап бер атна яшиләр. Аннары тагын бер мәхәббәтле атна үтә. Айсылу балага уза. Егет туачак баладан, дөресрәге, бәладән котылырга куша. Айсылу: “Табам”, - ди. Егет: “Тапсаң, китәм”,- дип куркыта. Ләкин, баласын алдырып чыкканын гына көткән кебек, Айсылуны ташлап китеп бара...

    Самат ничек кенә якынаерга тырышса да, Айсылу аны үзенә якын җибәрмәде. Сөйләшкәндә дә “Әйе”, “Юк” белән чикләнде. Чәчәкләр хакында сүз чыкканда гына җан кергәндәй була, таң калып чәчәкләр хакында риваятьләр тыңлый... Саматка шул гына кирәк тә:

    - Роза гөле - чәчәкләрнең иң матуры. Моны бөтен чәчәкләр дә таный. ләкин аны тиз генә кулга төшерәм димә, шундук энәләрен тырпайта ул... Гүзәллек үзен яклый да белергә тиеш. Роза җир өстенә әнә шуны искәртер өчен җибәрелгән...

    Айсылу Саматның сөйләгәннәрен чын күңеле белән бирелеп тыңлап тора-тора да, кулындагы розаларны беләкләрен чәнечкәнче кысып кочаклап, ашыгып чыгып китә. Самат аның артыннан чыгарга омтылмакчы була, хәтта кузгалып куя, тик Нәсимә-сатучы аны шундук туктата,”Ярамый” дигән кебек, башын чайкый...

    Бердән-бер көнне Айсылу тагын юкка чыкты. Аның өчен махсус сайлап кайтарта торган ак розалар шиңә торды, Самат яңаларын алып кайта торды... Шулай чәчәк гамендә тагын бер атна вакыт узды. Күңеле юанмасмы дип, Самат берничә көнгә авылга – әнкәсе янына кайтып килде. Бүләккә яран гөл белән ясмин гөле алып кайтты. Әнкәсенең иң яраткан гөлләре шулар. Тәрәз төбендә юктан гына корган ясмин гөле хакында әнкәсенә әйтеп тормады, әйтсәң, ай-вай килеп, хәзер начарга юрый башлаячакларын белә Самат...

    Авылдан өметләнеп кайтты ул. Ләкин,“Юк шул, кермәде шул”, - дигән кебек, җилкә сикертеп каршы алган Нәсимә-сатучы аның соңгы өмет чаткыларын өреп сүндерде.

    ...Самат бүген беренче мәртәбә үзе ал розалар сатып алды. Ал розалар – өметкә. Калган, калган икән әле Саматның хисчән күңелендә бер өмет кыйпылчыгы. Калганы барысы томаланган - кабына язып сүнгән сөю дә, җанны ярсытып торган ымсындыргыч дәрт тә... Ниндидер үҗәт сизенү генә калган, билгесез, аңлаешсыз, әлегә таныш түгел халәтне тою гына...

    Менә ул ал розалар гөлләмәсен күтәреп урамга чыкты, шул чәчәкләр белән сөйләшә-сөйләшә тукталышка таба китте. Очраган бер кеше аның белән исәнләшеп уза. Күбесе аны якыннан белә – һич югы бер мәртәбә булса да Саматтан чәчәк сатып алганнар бит алар. Теге чәчәк хакында, йә булмаса бу чәчәк хакында киңәш сораганнар...

    Җан рәхәтлеген тоеп, матур, якты көз манзарасына әсәрләнеп барганда Самат каршына “Орхидея” кибете килеп басты. Ул үзе дә сизмәстән кибет эчендәге чәчәкләргә күтәрелеп карады. Һәм телсез калды!.. Прилавка янында аның җан танышы Айсылу басып тора иде! Менә ул бер кочак орхидея чәчәкләре сатып алды да чыгу ягына кузгалды. Самат чак тайпылып өлгерде, ләкин барыбер розаларын саклап кала алмады, - алар, ак сөт чәчрәгән кебек, күбәләктәй очып килеп чыккан кыз алдына сибелделәр...

    Айсылу Саматны танымады, хәтта күрмәде дә. Юеш җирдә үрсәләнеп яткан чәчәкләрне таптап узды да, кочагындагы алдаткыч купшы, әмма гайрәтне чигәрерлек дәрәҗәдә чуар чәчәкләр белән сөйләшә-сөйләшә, ашыгып үз язмышына китеп барды.

    Әле ярый бу хәлне Ходай тәгалә күрмәде. Күрсә, җиргә, Самат басып торган урынга төшәр иде дә бик матур, әмма үтә дә сагышлы бер чәчәк яратыр иде.

    25 октябрь, 2006 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх