• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ЙОРТ ИЯСЕ

    (Хикәя)

    1.

    Илүсә авылга күчеп кайтканнарының икенче көнендә генә урамга чыкты. Баштарак кәефе булмады. Һич кенә дә кайтасы килмәгән иде аның. Әтисе булмаса, хәзер ул Казанның матур бер почмагында дус кызлары белән гәп куертып утырыр иде. Яисә Идел буендагы берәр комлыкта аунап гомер үткәрер иде... Бер дә булмаса, Фукс бакчасына чыгып, өстәлендә моңаеп калган Габриэль Маркесны укыр иде...

    Әтисе сөйрәп диярлек алып кайтты аны. “Ата-бабаң туган җирне күреп китәрсең, ичмасам, авыл һавасын суларсың, аның саф суын эчәрсең, миңа да булышырсың”, — дип, юл буе колак төбендә тукып кайтты. Нинди авыл?! Нинди һава?! Нинди су?! Кыргый бер җир бу! Ике өйнең берсе ташландык хәлдә, кыйшаеп, сөмрәеп беткән йорт хәрабәләре, кайсыдыр куркыныч әкияттән төшеп калган кара шәүләләр кебек, күңелләрне шомландырып торалар.

    Авылга кайтып кергәч, әтисе үзе дә бик нык аптыраган иде. Кайтмаганына унбиш еллап кына, шул арада шаулап-гөрләп торган, бай, матур авылдан шыксыз, җансыз урамнар гына калган... Ара-тирә, анда-санда карт-коры күренеп китә... Акрын гына кыймылдап, урамнан үтеп баручы әлеге карт-карчыклар да, бу дөнья кешеләре булудан бигрәк, ниндидер чит-ят дөньядан килгән сәер затларны хәтерләтәләр...

    Уң як күршедәге Мәстүрә әбине исәпкә алмаганда... Менә ул теренең дә тересе, ичмасам! Җен карчыгы! Илүсәләр кайтып төшкәч, мең керде инде. Әле мәтрүшкәле чәенә чакырган була, әле яңа бәрәңгесен яисә яңа сауган сөтен кертә, җиләк-җимешеннән авыз иттерә... Сөйләшеп, хәбәрләшеп утырырга гына булса да кереп чыга...

    — Рамил балакай, озакка кайттыгызмы соң? — дип бер генә мәртәбә сорамады инде ул.

    Рамил үзе дә белмәгәнне ничек әйтә алсын?!

    — Белмим әле, якын әби, мин бит хәзер ирекле кош. Армиягә егерме биш елымны бирдем дә... пенсиягә чыктым.

    — Бәй, син дә пенсиядәмени?

    — Әйе шул, мин дә пенсионер хәзер. Без синең белән коллегалар хәзер, якын әби...

    “Коллега” дигәнне аңламаса да, Мәстүрә карчык, бу сүздә ниндидер якынлык, туганлык сизеп, Рамил белән Илүсә тирәсендә тагын да ныграк бөтерелә башлады.

    Күп еллер буе буш торган йорт-җирдә эш күп иде. Илүсәнең дәү әтисе белән дәү әнисе соңгы елларда шәһәрдә яшәделәр, өч ел элек бер-бер артлы дөнья куйдылар. Алардан соң әнисе дә күп тормады... Йөрәгенә ясалган операциядән соң мантый алмыйча, җан тәслим кылды. Илүсә белә, белмәсә дә, сизенә: әтисенең авылга күченеп кайтуына да мәрхүмә әнисе сәбәпче. “Кая гына барсам да, нәрсә генә эшләсәм дә — бөтен нәрсә Мөнирәмне исемә төшереп тора, бергә яшәгән чакларны хәтерләтә”, — дип сөйләнгәне бар аның. Бик яратышалар иде шул алар. Гомерлек кайгысыннан үзенчә качарга телидер инде, бүтән нәрсә түгел...

    Әтисе авылда торып калса да, Илүсә үз тормышын Казаннан башка күз алдына да китерә алмый. Иң элек укуын тәмамлыйсы бар. Врач булгач та Казанда эшкә калачак ул. Аннары кияүгә чыгачак, балалар үстерәчәк... Һәр атнада әнисенең каберенә барып йөриячәк, аңа үзенең тормышы, уңышлары хакында сөйләп торачак...

    Илүсәнең күңеле йомшады, күзләренә мөлдерәмә яшь тулды. Ул, халат кесәсеннән кулъяулык алып, дымлы күзләрен сөрткәләде... Тукта, нәрсә бу? Кыз, сискәнеп, башын күтәрде. Ләкин тирә-ягында беркем дә күренмәде. Әмма ул тойды бит. Кемдер аның күңеленә кереп, җанына үтеп карап тора сыман... Кем ул? Кайда ул? Бу буш, ташландык авылда кем булсын, шушы җирнең ияседер, ә бәлки Ходай тәгалә үзедер... Яисә ахирәттән карап-күзәтеп торучы әнисенең сынаулы карашыдыр... “Нишләп йөрисез бу караңгы авылда? Нәрсә җитми инде сезгә?” — дидер ул...

    Илүсә, бу авыр караштан котыла алмыйча, күршедәге иске, зур йорт белән ике арага корылган тәбәнәк коймадан аерылып, өйгә кереп китмәкче булды.

    — Кем тиде? Ник елыйсың?

    Тавыш иясен эзләп, Илүсә як-ягына каранды. Беркем дә күренмәде. Әллә колагына гына ишетелдеме? Әтисе элегрәк әйтә иде бит: “Бөтен рухларның, бөтен изгеләрнең тавышлары авылда яши, авыл — җаннарның бишеге”, — ди иде. Бәләкәй Илүсәне куркытыр өчен генә әйткәндер лә... Ә кем белә...

    Илүсә өй ишегенә барып тотынды. Тагын теге тавыш:

    — Нәрсә булды? Ник елыйсың?

    Бу юлы Илүсә төгәл әйтә ала: ягымлы тавышның иясе — чып-чын кеше, һәм ул кайдадыр шушында гына.

    Шулай булып чыкты да. Якындагы кушкаен артыннан озын буйлы, чиста, ак йөзле, алтын йөгертелгән күзлек кигән егет килеп чыкты. Илүсә сер бирмәде.

    — Син кем?

    — Ә син?

    — Илүсә...

    — Ник елыйсың?

    — Еламыйм...

    — Елыйсың-елыйсың... Ну, кем рәнҗетте? Хәзер кирәген бирәбез аның!..

    — Юк, юк... Беркем дә тимәде. Болай гына... Үзеннән-үзе яшь чыга. Әнием искә төште.

    — Кайда соң ул?

    — Үлде...

    — Үлде? Гафу...

    — Ә син кем? Күктән төштеңме әллә?

    — Юк, җирдән. Менә шушы йортның иясе мин. Димәк... күршеләр булып чыгабыз?

    — Әйе...

    — Сез озаккамы, Илүсә?

    — Ә син?

    Егет бераз уйланып торды, аннары, күзләрен йомып, йөзен күккә күтәрде...

    — Беләсеңме, Илүсә, минем җаным бу җирдә инде мең ел яшәгән кебек. Шулай да була икән... Ә син үз җаныңны тоясыңмы?

    Илүсә аптырап калды. Нинди сәер сөйләшү бу? Нинди сәер кеше? Нинди сәер җир бу? Авыл дигәннәре шушы була микәнни? Мондый авылда, мондый сәер, юк-юк, серле затлар белән яшәү бик кыендыр ул... Ничек катлауландыралар алар бу тормышны... Күк, җир, җан хакында сөйләшәләр... Күзеңне сөртсәң дә: “Ник елыйсың? Кем рәнҗетте?” — дип сорыйлар... Ә шәһәрдә барысы да гап-гади... Шәһәрдә яшәү ничек рәхәт!

    — Белмим...

    Илүсә егетнең соравына “Тоймыйм” дип җавап бирмәде. Ә бәлки тоядыр да. Бу хакта белеп кенә бетермидер... Шуңа да “Белмим” диде.

    Әйе, нәкъ шулай. Укучым дөрес уйлый. Кыланмышлары бик сәер тоелса да, күрше егете Илүсәгә ошый башлаган иде инде. Юк, игътибарлы, итәгатьле булуы белән генә түгел, шәһәрдә очрамый торган ниндидер ихласлык, хәтта самимилек, табигыйлек бөркелеп тора иде бу дөнья бәндәсеннән. Аның пөхтә итеп алдырылган тыгыз, кара чәчләре, зифа, тигез ай кашлары, кечкенә генә булса да, үтә ягымлы күзләре, туры, матур борыны, мәхәббәтле, дәрткә тулып, күпереп торган иреннәре, урта бер җирендә уелыбрак киткән иякләре — болар җирдән генә түгел, күктән дә күп күркәмлек алганнар иде. Илүсә әллә нишләде, күңелендәге кайсыдыр бик нәзбрек кыл тартылып куйды, йөрәге кызурак тибә башлады, күзләренә очкын кунды, иң мөһиме, аның киләчәк тормышы белән бәйле хыялларына моңа кадәр билгеле булмаган, әмма татлы да, бераз гына шомлырак та мәгънәләр өстәлде...

    — Сез озаккамы? — күренеп тора, егетнең Илүсә белән аерылышасы килми иде.

    — Мин... белмим. Әтием калса инде...

    — Ә син?

    — Мин бит Казанда укыйм. Ничек калыйм инде...

    — Эш бит синең калу-калмауда түгел, Илүсә. Җаныңның кайда яшәвендә...

    — Мин сине тагын аңламыйм.

    — Яшәүнең мәгънәсе, тормышның асылы — күңелнең кайда булуында. Бу да аңлашылмыймы?

    — Аңлашыла... Кызык синең белән...

    — Кызык булса, иртәгә тагын чык. Мин иртәгә өйне җыештырам, шулай ук күңелемне дә нык кына тәртипкә китерәсе бар... — Күзләрен киң ачып, аптырабрак карап торган Илүсә күрше егетен тагын да шул ук сорауны кабатларга мәҗбүр итте. — Монысы да аңлашылмыймы?

    — Аңлашыла... Монысы аңлашыла...

    2.

    Икенче көнне Илүсәне әтисе бик иртә уятты. Кызның торасы килмәде. Ачык тәрәзәдән кергән авыл һавасы аны тәмам изрәтеп җибәргән иде. Җитмәсә, бик соң йокыга китте. Күршедәге сәер егет хакында уйланып ятты. Беркемгә дә ошамаган ул. Илүсә егет күрмәгән кыз түгел. Бу юлы бөтенләй башкача. Әллә мәхәббәт дигәннәре шушы буламы?

    — Әтием, ятыйм инде бераз гына, ә?

    — Юк, хәзер үк тор, сөйләшәсе бар...

    — Әтием, тагын бер генә сәгать...

    — Ярый, ярты сәгатьтән тышта бул. Чирәмдә чишмә суы белән чиләк тора, чүмече дә шунда. Юынып алырсың... Аннары сөйләшербез.

    — Әтием, нәрсә хакында сөйләшәбез? — Илүсә сикереп торганын сизми дә калды.

    — Йокла диләр сиңа!

    — Әтием!..

    — Нәрсә инде?

    — Синең җаның кайда яши?

    — Нәрсә-нәрсә?

    — Җаның... кайда синең?

    — Кызым, нәрсә булды сиңа?

    — Әтием, әйт инде...

    Әтисе, кызы янына килеп утырды, аның мендәр өстендә дулкынланып яткан чәчләреннән сыйпап куйды, аннары юрганын рәтләштереп, кабат торып китмәкче булган иде, Илүсә, үҗәтләнеп, тагын сорады:

    — Әтием?..

    — Кызым, бу сорауны бирә алган кеше — акыллы кеше. Беләсеңме, мин акыллы кыз үстергәнмен... — Бераз уйланып торгач, Рамил сүзен дәвам итте. — Югалттым мин аны... Җанымны... Бер өлешен армиядә йөреп югалттым. Кайсыдыр полигонда мина чокырына төшеп калгандыр... Бер өлеше дәү әтиең белән дәү әниең үлгәч юкка чыкты, соңгы кисәген әниең алып китте... Авылга кайтуым да шуннан бит, кызым. Берәр бөртеге калмаганмы, дип эзләп кайттым...

    — Калганмы, әтием? Таптыңмы?

    — Белмим, кызым, күңелем һаман утырып җитә алмый. Йортыбыз, нигезебез, аның ияләре безне һаман кабул итәргә теләмиләр кебек...

    — Нинди ияләр алар, әтием?

    — Һәр йортның үз иясе, үз рухы бар диләр бит, ул ияләр, рухлар шушы нигездә туганнарның җаннарын саклыйлар, имеш...

    — Шуннан, шуннан?

    — Шуннан шул: безгә кабат шәһәргә кайтып китәргә туры киләчәк.

    — Нигә, әтием?

    — Сөйләшер сүзем дә шул хакта иде. Дөресен әйт, кызым: сиңа авыл ошамады бит? Ике көн инде кәефсез йөрисең? Сиңа ошамагач, миңа да кыен; эшкә дә, тормышка да күңелем күтәрелми... Моны йорт ияләре дә сизәләр, шуңа да үзләренә якын җибәрмиләр...

    — Әтием, бер сүз әйтимме? — Илүсә торып ук утырды. Җитдиләнде. — Әйдә калабыз. Миңа монда ошый башлады...

    — Ә? Чынлапмы, кызым?

    — Чынлап, әтием. Һавасы да, суы да, йорт ияләре дә ошый... Әйдә моннан соң җаннарыбызны авылда яшәтәбез...

    — Әйдә...

    — Син авылда яшәрсең, ә мин Казанда укырмын, кайтып йөрермен, ә? Укып бетергәч, мондагы картларны — якын әбиләрне, ерак әбиләрне дәвалармын...

    — Кызым, синме соң бу?

    — Әтием, мин бит бер “йорт иясе” белән таныштым.

    — Ә? Нәрсә?.. Бер-бер хәл булмагандыр бит, кызым?

    — Булды, булды, әтием! Булды-ы-ы!.. — Илүсә, сикереп торып, очына-очына ишегалдына чыгып китте, ата кеше, аның артыннан иярмәкче булган иде дә, ишек башындагы “Аятелкөрси”нең бер якка авышып торганын күреп, төзәтергә үрелде...

    ...Көн бик тиз үтеп китте. Күп эш эшләнде. Мәстүрә карчык ярдәме белән өйне юып чыгардылар, мичне агартып куйдылар. Күп сөйләшмәделәр. Һәрберсенең үз уе иде. Илүсә кичке очрашу хакында уйланды. Күрше егете нәрсә эшли икән анда? Ишегалдында да күренми, ул яктан тавыш та ишетелми. Әллә?..

    Юк ла, үзендә булган икән. Кичке якта, матур киемнәрен киеп чыккан Илүсәне күктән төшкән кебек кенә пәйда булган таныш егетнең яңгыравык тавышы сискәндерде:

    — Илүсә! Сәлам!

    — Сәлам!.. Ә мин синең исемеңне дә белмим. Кем икәнеңне, каян икәнеңне белмим...

    — Син нинди — мин нәкъ шундый. Бернинди аерма да юк. Ә исемем минем — Рух. Шундый исемне ишеткәнең бар идеме?

    — Юк. Син бөтенләй бүтән кеше, Рух. Әйбәтрәк, хәтта изгерәк... Исемең үк әйтеп тора.

    — Нигә инде алай кимсетәсең? Минем синнән өстен буласым килми...

    — Кимсетмим. Шуны гына әйтә алам. Бу җирдә кемдер яши икән, матур, бөтен тормыш корырга хыяллана икән, ул инде әйбәт кеше, ул инде изге җан... Ә минем беренче көнне үк авылдан гайрәтем чигә язды. Син булмасаң... әллә кайчан Казанга кайтып китә идем инде. Менә шундый хәлләр, иптәш Рух...

    — Ә хәзер китмисеңме?

    — Юк.

    — Мин бик шат. Мин бәхетле!

    — Син... бәхетле? Ни өчен? Мин китмәгәнгәме?

    — Юк, аңа гына түгел. Син мине аңладың, шуңа бәхетле. Бу аз түгел инде... — Рух, үрелеп, Илүсәнең аксыл-саргылт чәченнән сыйпап алды, бармак очлары белән генә кызның бит уртасындагы “мәхәббәт чокырлары”на кагылып үтте. — Ә син... бәхетлеме?

    — Белмим... Бәхет алай бик тиз килмидер ул. Бәхетне көтеп, яулап, көрәшеп алырга кирәктер...

    — Кем әйтә аны?

    — Китапларга шулай язалар.

    — Китапларны күбрәк акыллы, әмма бәхетсез кешеләр яза.

    Илүсә бераз уйланып торды.

    — Ә син кем, Рух?

    — Мин нәкъ менә шул китапларны язучы инде.

    — Язучы? Тукай кебекме? Җәлил кебекме? Әллә... догалар, әфсеннәр, яисә җырлар язучымы?

    — Соңгысы дөресрәк булыр.

    — Рух, әйт әле, авылда язучы нишли ала? Менә мин — врач. Укуны бетергәч, кайтып кешеләр дәвалый алам. Ә син нишли аласың?

    — Мин дә дәвалыйм. Син аларның тәннәрен, ә мин җаннарын дәвалыйм. Мин кешеләргә тормышның үрнәген һәм гыйбрәтен күрсәтәм.

    — Ышанам. Син хәтта мине дә үзгәрттең, Рух. Мин чынлап та монда өр-яңа хисләр, бәхетле минутлар кичердем...

    — Менә бит... сиңа да бәхет кагылган... Сер бирмәгән буласың...

    — Шулай булып чыга. Син җиңдең, Рух.

    — Син үзеңне үзең җиңдең, Илүсә...

    ...Илүсә бик соң керде. Рух белән авыл артындагы чишмәләргә кадәр барып чыкканнар. Урап кайткач та аерылыша алмыйча шактый тордылар әле. Рух аңа үз хыялы белән тудырган кеше язмышлары хакында сөйләде. Илүсә аның бөтен язганнарын укып барырга вәгъдә бирде.

    Әтисе югалткан, йокламыйча көтеп утырган. Илүсә белә, хәзер тагын бер тәрбия дәресе башланачак.

    — Кызым, кайда болай озак йөрдең?

    — Авыл матурлыгына сокланып, вакыт узганы сизелми дә калган, әтием. Ачуланма, яме.

    — Әле беркөн генә авыл ошамый иде бит... Кайчаннан ошый башлады соң әле ул?

    — Хәзер ошый, әтием. Ике көн элек мин тиле бер шәһәр кызы булганмын, ә хәзер андый түгел... Хәзер мин бәхетле...

    — Кем инде ул? Бу авылда сине бәхетле итәрдәй кем бар? Кызым, йә, ник көләсең болай әтиеңнән?

    — Көлмим. Андый кеше бар. Иртәгә үк таныштырырмын, яме. Ә хәзер... тәмле йокы! Төшеңдә әнине күр. Барыбызны берьюлы күр, яме, әтием?

    — Ярар, кызым, сиңа да тәмле йокы, тәмле төшләр! Канатлы төшләр!

    Шулай булды да. Төшендә Илүсә, Рух белән бергә, күк йөзендә очып йөрде. “Ничек очабыз соң без, Рух? Кешеләрдә канат булмый бит?” — дип караса да, Рух аның саен ныграк очты, уйнады, шаярды. Илүсә аның артыннан чак ияреп өлгерде. Рухның җавап сүзләре җил тавышы кебек кенә ишетелеп калды: “Кешенең канатлары җанында, Илүсә, шуны онытма!..”

    3.

    Әтисе онытмаган икән, иртән ишегалды коймасына беркетелгән юынгыч янына килеп баскан Илүсәне күрүгә, сораша да башлады:

    — Йә, кем инде ул?

    — Рух. Күрше егете.

    — Кем, кем?

    — Рух дим бит...

    — Нинди рух?

    — Күршедә торучы Рух. Рух исемле егет.

    — Нинди күрше? Нинди егет? Нинди Рух? Күршедә беркем дә тормый бит, кызым. Мин белә-белгәннән бирле тормый!

    Илүсәнең Рух хакындагы хәбәрен ата кеше, нишләптер, күңеленә артык якын кабул итте. Аның кызы хакында борчыла башлавы әллә каян күренеп тора иде. Капкадан Мәстүрә карчык килеп кермәсә, бу сөйләшү әллә нинди үпкә-битәрләр белән бетәр иде, мөгаен.

    — Нихәлләрдә генә торасыз, күршеләр?

    Рамил, йөзендәге җитдилекне юып төшермичә генә, шул ук вакытта күрше карчыгына карата итәгатьлелек сакларга тырышып, җавап бирде:

    — Хәлләр ярыйсы, якын әби...

    — Шулай булсын, Рамил балам. Ә син, кызым, син ничек?

    Кызы өчен дә Рамил җавап бирде:

    — Аныкы тагын да әйбәтрәк. Төне буе рухлар белән бакча артында йөргән...

    Рамилнең төрттерүле-шелтәле сүзләрен Мәстүрә карчык аңламады.

    — Тәүбә диген, балам. Рухлар белән шаярырга ярыймыни?! Телеңә дә алма бүтән, болай да бөтен дөньяның асты-өскә әйләнгән.

    Бу юлы Илүсә дәшми кала алмады,

    — Якын әби, күрше егете бит ул. Теге якта торучы Рух. Әтием шуңардан шикләнеп үлде инде...

    — Кем-кем? Теге якта дисеңме, балам?

    — Әйе, теге якта... Әйбәт егет ул...

    — Әйбәт дисеңме?.. — Мәстүрә карчык сагаеп калды, хәтта тавышын басыбрак сөйләшә башлады. — Бәй, ул якта беркем дә тормый бит, кызым...

    — Тора, нишләп тормасын! Ике көн буе сөйләшәм инде мин аның белән. Рух исемле егет...

    — Рух... Ай Аллам, тагын нинди сынаулар җибәрдең икән инде бу корып-кибеп яткан авылга? — Карчык, күккә карап, кулларын баш очына күтәреп, үзе генә белгән телдә нидер мыгырданып алды да тагын Илүсәгә эндәште. — Карале монда, кызым, менә минем күзләремә кара, тутырып кара.Ялгыштырмасалар гына ярар иде...

    Тәмам аптыраган, еларга да, көләргә дә белмичә торган Илүсә, ниһаять, зиһенен, һушын җыеп ала алды:

    — Ышанмасагыз, әйдәгез кереп карыйбыз. Үзем таныштырам. Әйбәт кеше ул...

    Мәстүрә карчык белән Рамил бер-берсенә карашып алдылар. Әмма Илүсә белән керергә шундук риза булдылар.

    Капкада бау, ишектә йозак иде. Рухның әсәре дә, эзе дә күренмәде. Абзар-курага таба бардылар — хәрәкәт-мазар сизелмәде. Илүсә ничек кенә кычкырып, дәшеп караса да, ике көн элек танышкан, шул арада күңелләре, хыяллары белән бәйләнеп өлгергән егет күренмәде. Илүсә, тәмам гаҗизләнеп, каршысындагы тәрәзә янына килде, үрелеп, эчке якка карады, аңа ияреп, әтисе дә, Мәстүрә карчык та ян-яктагы тәрәзәләргә капландылар.

    Иң элек аларның игътибарын өстәл өстендәге ак каурый җәлеп итте. Шунда ук ак кәгазь битләре ята... Шулай булмый ни, язучы диде бит ул үзен...

    — Әйдәгез, ияләрне үртәп йөрмик, чыгыйк тизрәк, — дип, Мәстүрә карчык кинәт ашыктыра башлады. Үзе бертуктаусыз як-ягына каранып төкерде, догалар, әфсеннәр укынды...

    Үз якларына чыккач, Илүсәгә тагын шул ук сорауларга җавап бирергә туры килде.

    — Ничек булды бу?

    — Кыяфәте нинди иде?

    — Нәрсә диде?

    — Кулы белән кагылмадымы?

    — Тагын кайчан очрашасыз?

    Илүсә, иренмичә, күргәннәрен ничек бар шулай сөйләп бирде. Ниһаять, аның күңеленә дә моңа кадәр таныш булмаган шикле уйлар үрмәләп керә башлады: “Бу егет чынлап та өй рухы, өй иясе булды микәнни? Мең ел шушында яшим, диде бит... Ияләр, рухлар, җеннәр генә шулкадәр яшидер ул... Ә үзе чын кешегә охшаган... Шундый әйбәт, акыллы, хәтта изге... Менә шунысы шикле дә инде аның! Каян булсын хәзер андый акыллы, итәгатьле егетләр?!”

    Илүсәнең тәмам зиһене таралды, күңеле җилкенде, йөрәге ярсып типте. Ул, бу хәлдән котылу чарасы эзләгәндәй, күңеленнән генә тагын бер мәртәбә соңгы көннәрдә булган хәлләрне күзеннән кичереп, исенә төшереп чыкты. Һәм... тапты! Котылу чарасын тапты! Ул бит үзен язучы диде! Әнә — өстәлендә каләм-каурые да, кәгазь битләре дә калган... Җеннәр, рухлар һава кебек бит алар; кулларына каләм тотып, өстәл артында язышып утыра алмыйлар...

    Илүсә бу хакта шундук Мәстүрә карчыкка әйтте. Тегесе керфеген дә селкетмәде. “Ияләрнең нәрсә эшли алганнарын Ходай үзе дә белеп бетерми әле, шуңа күрә дә җиргә сөргән ул аларны...” — дип кенә куйды. Ә язучылык эшен ул болай аңлатты: имеш, һәр йортның иясе шушы йортта булган хәлләрне махсус кенәгәгә язып, теркәп бара. Кыямәт купканда бу язуларның барсын да Ходай тәгаләгә тапшыра...

    Менә сиңа мә! Ул Рух дигәннәре үз кенәгәсенә Илүсә белән очрашуын да язып куйды микән? Кызык, бик кызык бу. Әмма куркыныч!

    Ул арада Мәстүрә карчыкның иманлы башында яңа фикер туды.

    — Йорт ияләрен үзләре яшәгән йорт хуҗаларына охшаган була диләр, кызым, әйт әле, ниндирәк кыяфәттә иде ул?

    — Якын әби, мең сөйләдем бит инде...

    — Тагын бер сөйлә, кызым, сөйләгән саен чынрак була бара ул...

    — Нигә сөйләп торырга инде, ул йортта яшәгән кешеләрнең фотоларын алыгыз да карагыз!

    Илүсәнең әллә каян гына килеп “башына суккан” фикер барысына да ошады. “Минем картым белән төшкән фотолары бар иде”, — дип, Мәстүрә карчык өенә йөгерде, Рамил күрше-тирәдәге картларны җыярга китте, шул рәвешле, ике кич буе Илүсә белән сөйләшеп йөргән серле зат хакындагы галәмәт хәл акрынлап бөтен авыл гаменә, халык борчуына әверелде...

    60 нче елларда ук төшерелгән, саргаеп беткән сурәтләрдә Илүсә үзенең Рухын шундук танып алды. Мәстүрә карчыкның карары катгый иде:

    — Шул, шул — Нәҗип бу! Өлкәнәеп беткәч шәһәргә китеп барды ул. Күптән инде... Бер дә кайтканы булмады... Кайтмаслык итеп җибәрделәр шул... Бервакыт, яңа, уңдырышлы сорт чыгарам дип, ындырына бодай чәчте. Ул вакытта колхоздан узып ашлык чәчәргә ярамый иде. Кәнсәләргә чакыртып интектерделәр мескенне. Ындырында шаулап уңып утырган игенне ут төртеп яндырдылар... Шуннан чыгып китте Нәҗибебез... Бер малайлары бар дип ишеткәләдек ишетүен... Хатыны шул малайны тапканда үлгән диделәр... Үзе дә җан очыргандыр инде... Шуңа да йорт иясе уянып, борчылып чыккандыр. Бәхилләтергә кирәк аны, берәр ничек хәленә керергә кирәк. Юкса... авылга бәла китерәчәк ул...

    Халык җыелды. Утыз-кырыклап кеше, берсен-берсе бүлеп, кайчандыр авылдан чыгып киткән Нәҗип, аның гаиләсе хакында әңгәмә корып җибәрделәр. Илүсәгә боларның барысы да төш, әкият кебек кенә тоелды. Ул кинәт менә шушы сәер төшеннән уяныр да, мөлаем, итәгатьле, акыллы Рух яши торган чын, ихлас дөньяга кабат кайтыр сыман... Юк, Илүсә чын, ихлас дөньяга кайта алмады, теге төш, әкият һаман дәвам итте: кешеләр, бер ныклы карарга килеп, Нәҗипләр йортына юнәлделәр, бая кергәннән шар ачык калган җил капкадан үтеп, бикле ишек каршындагы чирәмгә тезелеп бастылар. Илүсә кермәде, урам ягында калып, ачык капка аша гына карап тора башлады.

    Бу “җен туе”на им-томга осталыгы белән даны таралган Мәстүрә карчык хуҗа иде. Ул, алга чыгып, кешеләрдән сораша башлады: “Кем ипиен тозсыз пешерде? Кемдә төче коймак бар?” Берничә хатын, сүзсез генә баш кагып, өйләренә юнәлделәр. Мәстүрә карчык тагын сорады: “Кемдә өч көнлек чишмә суы бар?” Андый кеше дә табылды.

    Өйләренә киткән кешеләр кабат җыелганны да көтмичә, Мәстүрә карчык йорт иясен бәхилләтү йоласын башлап җибәрде. Иң элек ул, куеныннан ике ак сөлге чыгарып, аның берсен ишек башына элде, икенчесен болдыр баскычына җәйде. Аннары, әллә каян гына беләк буе артыш таягы алып, ишек төбенә ярымай сызып куйды. Медер-медер килеп нидер укынып алды, аның соңгы сүзләре генә ишетелеп калды:

    Менә синең биләмәң,

    Безгә яман теләмәң.

    Безгә яман теләсәң,

    Сиңа берни түләмәм...

    Ул арада тозсыз пешерелгән ипи килеп җитте, төче коймак пәйда булды, су китерделәр... Мәстүрә карчык аларны сак кына тотып, болдыр баскычына җәелгән сөлге өстенә тезеп куйды. Аннары, кесәсеннән бер янчык чыгарып, аннан учлап тары ярмалары, ногыт борчаклары, каз-үрдәк йоннары алды, аларны сихер табыны өстенә сибә башлады. Авылның җиде карты җиргә тырналган ярымай буенча тезелеп бастылар. Уртада калган Мәстүрә карчык, янчыгындагы әйберләрне сибеп бетерде дә, өй ишегенә таба борылып, әфсен догасы укырга кереште:

    Өй атасы, өй анасы,

    Тотма безне, җибәр!

    Син шундый дәһшәтле,

    Син шундый чибәр!

    Мин сиңа аш-су бирәм,

    Җылы тынымны өрәм,

    Син безгә йомшаклык бир,

    Иминлек һәм сафлык бир!..

    Илүсә, маҗаралы кино караган кебек, бу йола туен авызын ачып, шаклар катып карап торды. Ну, кайткач, кызларга сөйләп караячак!.. Һушларын алачак!

    Их... барыбер дә күңеле китек аның... Рух белән дуслыгы шундый матур башланган иде ләса! Ә ул... ул йорт иясе, җен-пәри булып чыкты. Монысын кызларга сөйләмәячәк Илүсә, сөйләсә, көлеп үләчәкләр... Күзен ачырмаячаклар...

    Илүсә үз янына килеп баскан егет кешене баштарак абайламады, ул һаман әле, ишегалдындагы мәрәкәгә карап, үзенең күңеле белән сөйләшә иде: их, тагын бер генә күреп калырга иде ул йорт иясен, күзнең кырые белән генә булса да! Илүсә шуны төгәл белә: аларның очрашуы очраклы түгел иде, һич кенә очраклы түгел иде! Моның олы мәгънәсе булгандыр. Бәлки ул Рух Илүсә аша кешеләргә: “Кайтыгыз авылга, нигезегезгә кайтыгыз, илегезне, җирегезне кабат торгызыгыз”, — дип әйтергә теләгәндер... Их, тагын бер генә көн булса да очрашып кала алмадылар...

    — Сәлам...

    — Сәлам...

    Илүсә, янына килеп баскан егет белән борылып карамыйча гына исәнләште дә тагын үз уйларына чумды. Ул, һичшиксез, әтисе янына авылга кайтып йөриячәк. Күрмәсә дә, күршедәге Рухны тоеп, сизеп яшәячәк. Аны сагыначак, Рух үзе дә аны көтәчәк...

    — Нинди пәри туе бу?

    — Тс-с-с!

    Илүсә, бармагын иреннәренә куеп, янына килеп баскан егеткә таба борылды, һәм, шул минутта ук йөрәге тибүдән туктады... Капка төбендә кичәге танышы Рух басып тора иде!

    — Си-и-ин?

    — Мин... Ә монда нәрсә?

    — Син... кем?

    — Илүсә, бу мин — Рух. Оныттың дамыни? Берни дә аңламыйм? Бу авылга нәрсә булган?

    — Син кайда идең соң, Рух?

    — Мин районда булдым, менә кадак, буяу алып кайттым. Өйгә ремонт ясарга кирәк бит инде...

    — Син... Син йорт иясе түгелмени? Анда әбиләр, бабайлар, йорт иясе дип уйлап, сине бәхилләтергә йөриләр...

    — Илүсә?.. Нәрсә булды сезгә? Нинди йорт иясе? Мин бу — Рух! Нәҗип малае Рух! Мин дә, синең кебек, нәкъ ике көн элек шәһәрдән кайттым...

    — Рух... тотып карыйм әле үзеңне...

    — Кара соң... хет чеметеп, хет үбеп кара...

    Илүсә чеметеп тә, үбеп тә карамады, бары, якынрак килеп, егетнең киң кочагына сыенды...

    — Рух, син ярый әле кеше... Мин синсез нишләр идем? Бу авыл нишләр иде? Әйдә керәбез... Барысын да аңлатабыз...

    — Юк, Илүсә, кермибез. Эшләрен эшләп бетерсеннәр... Зыянга булмас... Йорт ияләрен, җир, су ияләрен бик күп бәхилләтәсе бар әле безнең... Изге ниятләребезгә, матур тормышыбызга ышандырасы бар...

    Ишегалдындагы йола туе ахырына якынлашты. Мәстүрә карчыкның моңлы, ягымлы тавышы күңелләрне тынычландыра, матур киләчәккә өметләндерә, бөтен, имин тормышка ымсындыра иде:

    Безнең кебек бәндәләрнең

    Асылы бердер, нәселе бер.

    Үз җире, суы бар адәм

    Рухы белән көчледер...

    Таза булсын җаннарыбыз,

    Таза булсын каннарыбыз,

    Имин булсын мәхәллә.

    Бу нигезнең хуҗаларын

    Мәңгелеккә бәхиллә!..

    22-23 гыйнвар, 2005 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх