• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    СӨЙГӘНЕМНЕҢ ИСЕМЕ СИРИНӘ

    (Новелла)

    Коточкыч мәхшәр белән гүзәл әкиятнең буталган мәле.

    Төн. Яңгыр. Яфрак өермәләре...

    Шәһәрнен йөзләгән фонарь белән яктыртылган мәйданы көн үзәгендәге кебек ялт итеп тора. Йөзләрне камчылап яуучы көзге яңгыр бу төнге манзарада тоташ нурдан торган пәрдәне хәтерләтә. Күктән иңеп торган дулкын-дулкын балкышка җавап рәвешендә җирдә дә сәер хәрәкәт башлана – коеп яуган яңгырдан качып, тукталыш ышыгында басып торган кызлар төркеме, машиналар узган саен, утка очкан төнге күбәләкләр кебек, кулларын болгый-болгый мәйдан уртасына йөгерешеп чыгалар... Башына яшел яулык бөркәнгән кызый гына аларга иярми, берни булмагандай, тукталыш читендә сөялгән килеш басып кала. Әйтерсең лә, бу нурлы балкышка, урам гаменә аның бернинди дә катнашы юк...

    Әллә яңгырда чыланудан куркып, әллә бу мәхшәрдән шөбһәләнеп, машинадагылар туктарга уйламыйлар да, су тузаны туздырып, кычкырта-кычкырта китеп баралар...

    Шулвакыт, мәйдан уртасында йөгерешеп йөргән кызларны гаҗәпкә калдырып, тукталыш янына ак машина килеп туктады. Яулык бөркәнгән кыз ягыннан ишеге ачылып китте.

    - Утырыгыз!

    Кыз кыймшанмады да, тукталыш баганасына сөялгән килеш, бу юеш һәм гөнаһлы дөньяда бөтенләй гаме юк кебек тора бирде.

    - Утыр дим! Озак көтәргә яратмыйм мин... Йә?! – Бу юлы машина хуҗасының тавышы коры чыкты. Әллә шушы тавыш тәэсир итте, әллә үз уйларын ниһаять төйнәп бетерде, кыз җәһәт кенә машина эченә кереп утырды. Төнге урамга акча эшләргә чыккан кызлар төркеме күлдәвекләрне ера-ера килеп җиткәндә, ак машина үзәк урамнарның берсенә борылып кереп бара иде инде.

    - Сезгә кая?

    Кыз нык кына каушаган иде. Ул, исенә килеп, җавап бирергә өлгермәде, егет тагын сорап куйды:

    - Син... алар беләнме?

    - Әйе...

    - Алайса дөрес утыргансың. Тик... син аларга бөтенләй охшамагансың...

    Яңамы әллә?

    - Әйе...

    - Карале, син “әйе”дән башка сүз беләсеңме соң?

    - Әйе... Ой! Беләм.

    - Ну, сөйлә! Ничек килеп эләктең монда? Үзең, әнә, яулык ябынгансың... Мөселман кызымы?

    - Әйе...

    - Алай да буламыни? Ходай Тәгалә ни карый анда, ә?

    Бармагын баш очында уйнатып алган егеткә кыз җавап бирмәде, башын тезенә кадәр иеп, мыштым гына баруында булды. Машина иясе һаман теленә салынды:

    - Нәрсә генә дисәң дә, барыбер сәер бу - яулыклы... – Егет, телен тешләп, тукталып калды, кызны да, үзен дә рәнҗетәчәк авыр сүзне әйтми калды. Аның каравы, кызның “теле ачылып китте”:

    - Мин... икенче көн генә әле.

    - Да? Йә, сөйлә...

    - Ветеринария институтында укыйм. Җайлы гына бара иде. Быел укырга килсәм, безнең бюджет группасын коммерческий итеп куйганнар. Общагадан да чыгарганнар. Өч ел укыгач, китәсе килми... Менә... бер таныш кызыма ияреп, урамга чыктым... Әйбәт кенә акча керә, диде...

    - Керәме соң?

    - Юк... Әлегә юк... Карагыз әле, нигә миннән болай сорашасыз? Көлмәкче буласызмы?

    - Юк, көлмим. Просто кызык... Син башкаларга охшамагансың. Мин дә син уйлаганча ук бозык түгел. Шуңа да синең янга тукталдым...

    Кыз шунда беренче мәртәбә егеткә күтәрелеп карады. Аның ап-ак сылу йөзе, күк кебек саф күзләре, чем кара ай кашлары егетнең йөзен яктыртып җибәргән кебек булды. Ә бәлки күнеле дә яктырып киткәндер, кинәт ул бөтен зирәклеге белән кызның язмышына ябышты...

    - Мин сине... белеп килгән кебек, әллә каян күреп, ничектер... якын итеп килдем. Хәтта читтәрәк туктап, күзәтеп тордым...

    Сүзнең кая таба барганын кыз бик тиз төшенеп алды. Бу бит акчасыз гына мәхәббәт уйнамакчы!

    - Төшерегез мине! Миңа акча эшләргә кирәк. Кичә дә бер тиенсез кайттым...

    - Ничек инде?

    - Шулай. Минем янга беркем дә туктамады. Ә машиналар артыннан йөгереп йөри алмыйм мин... Төшерегез!..

    - Юк, төшермим. Миңа бит чынлап та төн кунарга кеше кирәк. Син миңа охшыйсың. Син бик чибәр. Акча белән проблема булмаячак... Риза булсаң, хәзер үк миңа кайтабыз.

    - Төшерегез... Тутатыгыз...

    - Ник, түләмәс дисеңме әллә? Әйдә, хәзер үк биреп куям. Күпме?

    - Нәрсә күпме?

    - Төн куну күпме тора?

    - Юк, бер тиен дә кирәкми, калдырыгыз мине!

    - Менә, күпме бар – барысы да синеке. Зинһарлап сорыйм, минем белән төн куныгыз, ә? Аннары... Мин сине белмим, син – мине... Килештекме?

    - Төшерегез...

    - Төшерәм... Көчләргә уйлаганым да юк. Тик бер шарт белән. Син дә тыңла минем тарихны... Мин бит синекен тыңладым. Үтенеп сорыйм, тыңла... Ничектер, күңелгә якынаеп киттең син... Бераз вакытыңны алам, ачуланма, аннары илтеп куям, яме...

    - Ярый...

    - Беләсеңме, бүген мин сөйгән кызым белән ачуланыштым. Без инде өйләнешергә сүз куешкан идек. Бергә укыдык, бергә эшләдек, бергә... Бергә яшисе генә дә бит, юк, аңа икенче кеше кирәк булган. Бүген мин сөекле Луизамны башка кеше белән тоттым. Уен эш түгел: өсләренә барып кердем... Акылдан шашам дип торам. Әйтмәгәнемне әйтеп чыгып киттем... Башта үләсем килде, аннары икесен бергә дөмектермәкче булдым. Ахырдан уйлап таптым: мин үзем дә хыянәт итәргә тиеш! Менә шулай синең янга килеп чыктым...

    - Мин риза...

    - Нәрсә - риза?

    - Синең белән төн кунарга риза. Сиңа бүген үзеңә генә калырга ярамый. Бүген син Ходай кулында түгел...

    - Кызык сөйлисең син. Ә үзең соң, үзең кем кулында?

    - Беләм, мин дә шайтан кулында. Мин дә гөнаһ иясе. Шуңа да без бергәдер, күрәсең...

    - Туктале, без һаман “син” дә “син” дип сөйләшәбез. Исемең ничек соң синең?

    - Сиринә.

    - Сиринә? Сиринә... Матур исем. Мин – Җанияр.

    - Кызык... Андый исем дә буламыни?

    - Була, нишләп булмасын?! Әти кушкан булган. Әмма мәгънәсен әйтеп-аңлатып калдырмаган. Мин аны төрлечә аңлыйм. “Җан иярләү” дип тә, “дөнья каршында җан июче” дип тә... Ничек тә ярый. Иң мөһиме, “җан” сүзе бар. Димәк, җан бар миндә, җан бар, аңлыйсыңмы шуны?!

    - Аңлыйм... Җанияр, бер нәрсә сорыйммы?

    - Сора соң.

    - Әтиең турында “кушкан булган” дисең. Исән түгелмени ул?

    - Юк ул. Әнием белән икебезне калдырып, башка кешегә китеп барган. Шуңа да үз ярын, үз парын ташлап, башка кешегә караучы бәндәләрне күралмыйм!

    Сиринәнең үзе янында төн кунарга риза булуыннан кәефләнеп киткән Җанияр тагын моңсуланып калды.

    Бу күңелсез сөйләшү ни белән бетәр иде, әйтүе кыен, ярый әле кайтып җиттеләр.

    Җаниярнең фатиры бер кечкенә бүлмәдән һәм аннан да кечерәк кухнядан гыйбарәт иде. Ир-егетләр яшәгән кебек тә түгел – бүлмәләр курчак өе кебек итеп җыештырылган. Әллә каян күренеп тора: түшәк өстенә күпертеп куелган бу ак мендәрләрдә, диварларга эленгән чигүле сөлгеләрдә бик оста һәм пөхтә кеше кулы уйнаган.

    Сиринә, килеп керү белән, әнә шул мендәрләрне, сөлгеләрне җентекләп карарга кереште. Моны Җанияр күрми кала алмый иде.

    - Син... авылданмы әллә?

    - Әйе...

    - Минем әнкәй дә авылдан. Әнә бит – күпме гомер яшәсә дә, авылчанлыгыннан котыла алмый. Бөтен өйне чигүле чаршаулар, сөлгеләр белән тутырды. “Бу чигүләрдә борынгылар рухы бар”, - ди...

    - Кайда соң ул? Әниең?

    - Ул башка фатирда яши. Ерак та түгел. Иртә белән җыештырырга кереп чыга. Ашарга пешереп куя. Тиргәп тә ала... Әнкәйләрчә инде...

    Сиринә һаман чигүле япмалардан аерыла алмый әле.

    - Әйбәт синең әниең. Болай матур итеп чиккән кеше начар була алмыйдыр ул...

    - Ә син... Син чигә беләсеңме соң?

    - Беләм... Авылдагы өебездә чигү күп безнең.

    - Димәк, син дә әйбәт кеше?

    - Юктыр... Болай йөргәч, әйбәт түгелдер шул...

    Кызның моңсулануын күреп, Җанияр аны тизрәк тынычландырырга ашыкты:

    - Ә беләсеңме, Сиринә, үз ярыңнан яшереп, башка кеше белән йоклап йөргәнче, синең кебек, изге максат белән кеше түшәгенә яту мең мәртәбә әйбәтрәктер ул...

    - Шулай дисеңме?

    - Шулай. Алай дисәң инде...

    Сүзен әйтеп бетермичә, кинәт нидер уйлап, тотлыгып калган Җанияр тәмам коелып төште.

    - Әйтә башлагач, әйтеп бетер, Җанияр.

    - Юк, болай гына...

    - Әйт, Җанияр, калдырма. Калган сүз кешене эчтән кимереп ята ди ул...

    - Ну, ярый, әйтәм, тик белеп тор – үзең сорадың. Менә шул: минем әнкәй ике яшьлек улы белән, ягъни мәсәлән, минем белән, урам уртасында япа-ялгызы торып калган. Җан асрар өчен түгел, бала асрар өчен дә кеше түшәгенә ятмаган ул... Урамда боз чапкан, кеше күтәрмәсе юган, юлга асфальт түшәгән, әмма урамга чыгып тәнен сатмаган, белдеңме?..

    - Җанияр, мин китәм, ач ишекне...

    - Үзең сорадың, үртәлмә! Тик утыр! Әле безнең төн башлана гына. Башта ук гафу үтенеп куям – холкым начар минем, каты сүз әйтеп рәнҗетсәм, кичерә күр... Шуңа күрә дә күп итеп акча түлим мин сиңа... Аннары... Колагыңа киртләп куй: мин үз иткән кешегә генә турысын әйтә алам...

    Барысына да риза булып, Сиринә башын аска иде.

    Бүлмә эчендә сәер тынлык урнашты.

    Очраклы гына очрашып, көтмәгәндә бер-берсенә үз булып киткән, язмышлары тарафыннан нык кына рәнҗетелгән бу Хода бәндәләре, күптән бергә яшәгәндәй, парлашып чәй өстәле әзерләргә керештеләр. Түрдә торган тәбәнәк өстәл бүлмә уртасына чыгарып куелды, суыткычтан иң затлы ризыклар, тәм-томнар алынды, иң ахырдан өстәл түренә күзне камаштырырлык шәраб шешәсе менеп кунаклады. Бокалларга алтынсу шәраб койгач, Җанияр канатлыларын як-якка киереп җәйгән фәрештә- шәмне кабызып җибәрде. Утны сүндерде...

    - Әйдә, эчәбезме?

    - Юк, мин эчмим...

    - Алайса... мин дә эчмим. Бәлки болай дөресрәктер дә. Бу эш аек баштан эшләнергә тиеш. Йә, кил әле монда...

    - Нигә?

    Сиринәнең тавышы калтыранып чыкты. Ул Җаниярның кулына килеп кергән беләген тартып алырга тырышып карады да, язмышына буйсынып, тынып калды. Әмма калтырануы барыбер кимемәде.

    - Син, Сиринә, бик сәер кеше. Урамга чыгып, акча эшләп йөрергә кыюлыгың җитә, ә менә минем алда дер калтырап торасың...

    - Җанияр, әйттем бит инде, кирәкми ул турыда...

    - Йә, бетте-бетте. Гафу!

    - Мин курыкмыйм, миңа оят кына, Җанияр...

    - Әллә миңа оят түгелме, Сиринә? Мин дә кызлар ауларга бүген беренче мәртәбә чыктым бит... Беренче тапкыр хыянәт юлына төштем...

    - Бик ярата идеңме?

    - Анысы синең эш түгел инде, кызыкай. Фу!.. Тагын кызам бугай... Әлбәттә ярата идем. Яратмыйча кеше белән язмышыңны бәйләп буламыни?! Әллә яратмадым микән? Хәзер шулай дип тә уйлыйм. Яраткан булсам, бу яратуымны сизеп, ул башка беркемгә дә карамас иде. Шулай түгелме?

    - Белмим, Җанияр...

    - Нәрсә беләсең соң син, ә? Яратып караганың да юктыр әле. Шул укуыңа чукынып гомерең үткәндер... Менә әйт, моңа кадәр егетләрең булдымы?

    - Әйтмим...

    - Мин бит яшермим, ә син ник яшерәсең?

    - Булды, бер егет ошый иде...

    - Йокладыгызмы соң?

    - Юк. Мин беркем белән дә йокламадым.

    - Анысын әйтмәсәң дә беләм. Димәк, син чын мәхәббәтнең, сөю-сөелүнең, сөешүнең ни икәнен тамчы да белмисең? Ә бит “Җан мәхәббәте”нә түзәргә була. Ул әрнетә дә бетә... Ә менә “тән мәхәббәте”нә түзеп кара син, тән назын онытып кара! Минем Луизам түш астына юха елан булып керә иде... Аның үбүе дә күбәләк канатының җилпенүе кебек кенә иде, беләсең килсә... Хәзер... Минем белән булмаган да кебек бу мәхәббәт... Бик матур, әмма бәхетсез бетә торган кино карап чыккан шикелле генә... Ә авырту бар...

    Озаклап чәй эчтеләр. Сүзнең артык икәнен икесе дә бик яхшы аңлый иде. Һәр сүз газап булып чыга, һәр хатирә күңелгә әрнеш булып ята торган чак иде бу. Күз карашлары белән генә сөйләшеп-аңлашып утырдылар. Икесе дә күңелләрендә ниндидер яңа тойгы, якты хис уянуын тойды. Ләкин икесенең дә бу тойгы-хисне җан түренә бик якын җибәрәсе килмәде, ахры.Әнә бит, сүз куешкан кебек, дәррәү торып, чишенә башладылар. Тонык кына янган шәм яктысында аларның күләгәләре очарга талпынучы, әмма һаман очып китә алмаучы кошларны хәтерләтә иде...

    Бүлмә түрендәге җылы түшәккә иң элек Җанияр кереп чумды.

    - Сиринә, кил инде, тиз бул...

    Сиринәнең кыюсыз, хәтта бераз куркынган тавышы ишетелде:

    - Җанияр, сиңа үтенечем бар...

    - Йә, тыңлыйм, тик “тимә” дип кенә әйтмә, яме...

    - Анысын әйтмим. Барысын да ипләп кенә эшлә, дим...

    - Ярар, Сиринә, ипләп кенә эшләрмен...

    Әллә кызның баягы сүзләре тәэсир итте, Сиринә, аяк очларында гына кереп, түшәккә борынын төрткәч тә Җанияр хәтсез вакыт кузгалмыйча ятты. Кыз да кыймшанмады. Аның сизелер-сизелмәс кенә калтырануы бераздан Җаниярның йөрәк тибешенә күчте.

    - Сиринә, дулкынланасыңмы?

    - Әйе...

    - Миндә дә бар бераз...

    Тагын тын калдылар. Сәер тынлык иде бу. Бу тынлыкта аларның йөрәк тибешләре дә аерым-ачык ишетелә иде...

    - Син әйбәт кыз.

    - Көләсеңме?

    - Юк, көлмим, чынлап әйтәм.

    - Син дә әйбәт, Җанияр.

    - Көләсеңме?

    - Чынлап әйтәм.

    - Рәхмәт.

    - Җанияр...

    - Әү.

    - Әнкәң турында сөйләле.

    - Мин инде сөйләдем, хәзер син сөйлә. Кайда ул – авылдамы?

    - Авылда.

    - Синең хәлеңне беләме?

    - Юк. Белмәсен дә. Аңа болай да кыен. Колхоз таралгач, әтиебез эшсез калды. Балта осталары бригадасы белән, кешегә ялланып, йорт салып йөргән иде, бервакыт эчкечелеккә бирелеп китте. Авырып егылгач кына ташлады. Хәзер өй тирәсендә генә булаша. Әнкәй дә авырый. Гомере буе колхозда сыер сауды ул. Хәзер бармаклары тотмый, куллары сызлый... Ничек әйтәсең инде аларга? Кеше буласы ике энекәш бар әле минем. Шуларны да карап бетерә алмыйлар...

    Сикереп торып утырган Җаниярны танырлык та түгел иде.

    - Нәрсә соң бу, Сиринә?!

    - Ни булды, Җанияр?

    - Нәрсә бу? Берәр бәхетле кеше бармы бу дөньяда, ә? Минем күргәнем юк, ә синең күргәнең бармы?

    - Бар.

    - Кем ул?

    - Син, Җанияр.

    - Мин? Менә сиңа мә! Ике сәгать буе зарымны сөйлим, ә ул мине “бәхетле” димәкче була!

    - Бәхетле шул. Синең әниең бар, Җанияр. Синең өчен җанын бирергә әзер әниең бар...

    - Синең дә әнкәң бар. Бер дә бәхетле күренмисең әле...

    - Мин дә бәхетле, Җанияр. Бу авырлыклар бер үтәчәк, мин беләм. Аларны кичкәндә әниләрдән килүче игелек белән изгелек безнең таянычыбыз булачак...

    - Ә бит чынлап та шулай, Сиринә. Әйтәм ич – син бик акыллы кыз. Һәм... искиткеч мәхәббәтле... Кил мондарак... Мин хәзер сине кочакларга тиеш, беләсеңме шуны? Иң кызыгы: мин моны теләп, яратып эшлим... Кил, Сиринә...

    - Җанияр...

    Юк, бу ике үксез җанның сәгате әлегә сукмаган икән әле. Бер-берсенә ымсынып үрелгән ике пар кул һавада эленеп калды, өстәлдә яткан кесә телефоны ачы тавыш белән сызгырып җибәрде...

    - Кем бу? Луиза?.. Кирәк түгел идем бит әле... Әйдә иртәгә... Бүген?.. Кайда? Ярый, сөйләшербез... Көтәм...

    Җанияр, телефонын куйгач, бермәл тын калып торды. Аннары, җәһәт кенә сикереп торды да, киемнәрен алып, акча барлый башлады.

    - Менә акча. Сиңа китәргә кирәк, Сиринә...

    Сиринә барысын да аңлап алган иде инде. Ул, өстәл читендәге акчага игътибар да итмичә, аннан-моннан гына киенде дә, бер сүз дәшми-нитми, чыгып китте.

    Урамда җил көчәйгән. Яңгыр да сибәләп кенә тормый инде, чиләге белән коя. Асфальт өстенә түшәлгән яфраклар юеш йөзләре белән аякларга килеп сарылалар, үзләренчә иркәләп юатмакчы булалармы, әллә, ачуланып, кабат җылы өйгә куып кертмәкчеләрме?

    Атлавыннан ук күренеп тора – Сиринәнең кайтыр урыны да, барыр урыны да юк. Аның күз яшьләренә юылган йөзен, чарасызлыктан сыгылып төшкән буй-сынын, бәхетсезлеккә тарган җанын сыендырыр почмак та күренми. Урамда су чәчрәтеп, узып-китеп йөрүче машиналарның да, сирәк-мирәк кенә очрап торган җәяүлеләрнең дә аңарда эшләре юк...

    Әһә, бар икән! Әнә, яшен яшәргә, эшен эшләргә өлгергән бер өлкән апа, Сиринәне туктатып, җентекләп сорашырга кереште:

    - Ни булды сиңа, кызый? Төсләрең качкан... Әллә елыйсың инде?..

    - Юк, еламыйм... Яңгыр гына ул...

    Хатын Сиринә яныннан тиз генә китәргә җыенмый иде.

    - Берәрсе рәнҗетмәгәндер бит?

    - Юк...

    - Кайтыр җирең бармы?

    - Юк...

    - Бәй, ничек инде? Бу тормышта һәр кешенең үз урыны булырга тиеш ләса. Кеше бар икән, ул яши икән – аның кайтыр урыны булырга тиеш, кызым... Ә син “юк” дисең...

    - Минеке... юк...

    - Булмаса, булыр. Әйдә соң, миңа кайтабыз... Миндә урын җитәрлек – кайткач барысын да сөйләшербез. Әйдә, торма болай суга төшкән чебеш кебек... Күзләреңне сөрт, күз яше түгеп кенә җайлап булмый бу тормышны. Яшәп кенә көйләп була аны...

    Сиринә, ни эшләгәнен аңышып та бетермичә, юлында очраган әлеге изге зат артыннан иярде. Аңа хәзер барыбер иде. Бу суык, мәхшәрле төннән, тәнне генә түгел, җанны кыйный-кыйный яуган көзге яңгырдан арынып, җәһәннәм утына төшәргә дә риза иде ул бу минутта.

    Менә алар тау кадәр мәһабәт йортның ишегалдына барып керделәр. беренче очраган ишекне ачып, эчкә үттеләр, бер авыз сүз сөйләшмичә лифтта менделәр, киң тимер ишек каршына килеп бастылар...

    Өйгә кергәч тә сөйләшмәделәр. Иң элек өй хуҗасы үзе чишенде. Яшькә бик өлкән булмаса да, аның чәчләренә чал төшеп өлгергән – кыз иң элек шуңа игътибар итте. Чәчләренә чал кунса да, хәрәкәтләре яшь әле аның. Күзләре кебек, күңеле кебек...

    Хуҗабикә, юеш киемнәреннән арынгач, һаман әле калтыранып басып торучы Сиринәнең плащ төймәләрен ычкындыра башлады. Аналар кулына хас салмак хәрәкәтләр белән, кызның яулыгын чиште, өске киемнәрен салдырды, аннары, беләгеннән тотып, зал бүлмәсенә алып керде. Бер читенә мендәрләр өелгән диванга күрсәтеп:

    - Менә шунда таянып тор, кызым, хәзер җылы чәй алып керәм, - диде дә кухня ягына чыгып китте.

    Шул гына кирәк булган диярсең, Сиринә, үзе дә сизмәстән, пөхтә итеп өеп куелган мендәрләргә барып тотынды. Ләкин, сискәнеп, кулын кире тартып алды. Тагын чигүле мендәрләр! Ул аларны Җанияр фатирында бер күргән иде инде! Шул ук чәчәкләр, шундый ук бизәкләр!.. Нәрсә бу? Ходай шаяртуымы? Җен-шайтан үртәвеме?

    Ходай ягы җиңде – Сиринә, ниндидер кадерле әйберен тапкан кебек, кулына эләккән беренче мендәрне кочаклап, диванга капланды... Күз төпләренә мөлдерәп тулган яшь тамчыларын да тыярлык хәле юк иде аның. Бөтен борчу-зарларын, күргәннәрен-кичергәннәрен, арганнарын онытырга теләп, ул чытырдатып күзләрен йомды...

    Өй хуҗасы чынаяк белән җылы чәй күтәреп кергәндә Сиринә, бер елый-елый, бер көлә-көлә, җиденче төшен күреп ята иде инде. Хуҗабикә чынаягын өстәл читенә куйды да, кызның өстенә җылы шәл китереп япты, аннары, диван почмагына чүгеп, белгән догаларын укырга кереште...

    Бик озак утырды ул урамнан алып кергән яңа танышының аяк очында. Карашларын очы-кырые булмаган гомер офыкларына төбәп, бөтен тормышын кабат күздән кичерде, күңелдән барлады, ахры...

    Менә ул кинәт сәгатькә күтәрелеп карады. Нидер сизенгәндәй, сикереп торды, чәчләрен, киемнәрен рәтләде. Тагын кызны исенә төшерде. Аның дымы да кибеп бетмәгән күз төпләреннән, йомры бит очларыннан, зифа яңакларыннан, ап-ак маңгаеннан, куе кара чәчләреннән сыйпап чыкты, аннары ишек катына китте...

    Ул арада ишек кыңгыравы чылтырый башлады.

    - Улым, синме бу?

    - Әйе, әнкәй, мин.

    - Ник болай соңлап йөрисең, балам?

    - Кызлар янында булдым, әнкәй. Үзең гел битәрлисең бит. Кызлар белән йөрмичә аларга өйләнеп булмый, дисең... Менә... Кызлар яныннан кайтып киләм...

    - Шуннан?

    - Нәрсә - шуннан?

    - Кем соң ул?

    - Ә? Нинди кызмы? Бик әйбәт кыз ул, әнкәй. Үзе чибәр, үзе акыллы. Алай булмый дисеңме? Була икән шул. Тормышта җай гына чыкмаган аңа... Бәхет тә елмаеп тормаган... Ә минем белән ул бәхетле булачак. Чөнки минем син бар, ә синең белән бәхетле булмый кара!..

    - Йә, йә, телеңә салынма, исеме ничек соң аның?

    - Сөйгәнемнең исеме – Сиринә, әнкәй. Матур исем, әйеме?

    - Кем соң ул, улым, синең тирәдә андый кызлар юк иде бит?..

    Шулвакыт, бер-берсе белән чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчеп утырган ана белән баланы телсез-өнсез калдырып, залның ачык ишеге ягыннан үтә дә мөлаем һәм газиз тавыш ишетелде:

    - Мин ул... Мин – Сиринә...

    11 март, 2009 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх