• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ШАҺИТ

    (Хикәя)

    Фәнис машинасын кайту ягына борганда көннең офыгына эңгер эленә башлаган иде инде. Кышкы кич җәйге төн кебек бит ул – “ә” дигәнче дөньяны каплый да куя... Алда юл гына ап-ачык булып ярылып ята. Як-якка өелгән көрт таулары ара-тирә шомландырып куйса да, юл барыбер күңелне тынычландыра, изгелеккә өнди, хәтта бәхеткә ымсындыра... Ләкин тынлык та, изгелек тә, бәхет тә күп очракта сер булып, тылсымга, ә кайчакта сихер-шаукымга төренеп килә. Шуңа күрә дә юлның, бигрәк тә кышкы юлның ике төрле тойгысы бар – ак һәм кара, изгелек белән явызлык бергә укмашып яши анда...

    Чынлап та, Фәнис күптән чамалап килә инде: төнгә каршы табигать кискен үзгәрә икән: кар карая, ә төн агара, яктыра... Кар белән төн бер-берсенә керешеп, тоташ дөньяга, дөресрәге, ымсындыргыч сергә әверелә...

    Сер озак көттермәде. Фәнис, олы юл чатыннан авылга табан кереп китәм дигәндә генә, борылышның каршы ягында, якындагы коттеджлар бистәсенә бара торган юл буенда бер төргәк күреп алды. Машинасын туктатып, ян тәрәзәсеннән шул төргәккә карап торды да кузгалып китте.

    Язмыш шундый нәрсә бит ул: теләгәнен күрсәтеп ала, күрергә теләмәсәң, чакырып, хәтта тартып, суырып ала. Фәнис тә ничек итеп тормозына китереп басканын сизми калды. Менә аның УАЗы, нидер сизенгәндәй, хәтта барырга теләмәгәндәй, ыңгыраша-ыңгыраша артка чигенә башлады. Бу аулак юлда машина сирәк йөри, шуңа да теге төргәк ятып калган юл чатына бик тиз килеп җитте ул.

    Уенчык икән. Ал төстәге плүш аю... Сәер... Ал аю була микәнни?.. Балалар өчен була, димәк... Аларның күзенә дөнья ал төстә күренәдер шул... Әнә ничек матур эшләнгән – җаны бар диярсең. Бигрәк тә күзләре - янып торган кызгылт тере төймә, борыны исә - тагын бер тере җире... Анысы - чем-кара җете төймә... Ләкин ул күбрәк мәче борынына охшаган... Уенчык ясаучыларның аю күргәне бар дисеңме әллә?! Аю борыны озынча була ул!.. Бервакыт авыл тирәсендә күп йөрде бу җанвар. Җәй буе урманга керә алмадылар. Урман буендагы аланнарда коттеджлар сала башлагач кына китеп барды теге урман хуҗасы. Кемдер аның баласын атып кайткан, дип тә сөйләделәр. Ә бәлки китмәгәндер дә... Посып ятадыр шунда – үз өнендә... Бу якларда урманнар кара тайгага барып тоташа бит. Бер аю өнен генә яшереп тотарлык урыннар бардыр әле...

    Фәнис уенчык аюны кабат юлга – үз урынына куймакчы булды. Үрелгән җиреннән чак тыелып калды. “Беренче яуган кар ук моны күмеп китәчәк, ә машиналар таптап-изеп бетерәчәк, әрәм булганчы, алыйм гына ”,- дип уйлады Фәнис. Уенчыкны ниндидер салкынлык, битарафлык белән арт утыргычка ыргытты. Ал төстәге аю баласына бу хәл ошап бетмәде булса кирәк, утыргыч артына барып бәрелүгә, чыелдап кычкырып куйды.

    Фәнис уенчыкның ни икәнен дә белми. Үзе инде күптән уйнап туйган. Әлегә хатыны да, балалары да юк. Армиядән кайтканына да өч ел гына. Нәзирәсе – яшьлек мәхәббәте – Фәнис армиягә китү белән кияүгә чыккан, бер эшкуардан бала табып, шәһәргә яшәргә китеп барган... Артык ерак булмаса да, авылга кайтмаска ант иткән, ди. “Фәнис алдында оятлы булдым, ничек күзенә күреним?” – дип әйтә, ди... Ирен генә бу якларда күргәләгәннәр, кайдадыр йорт салып булаша, ди...

    Фәнис аңа рәнҗемәде. Бу хакта хәбәр килгәч, үзен кая куярга белмичә, анда-монда бәргәләнеп, Нәзирәгә үпкәләп йөрсә дә, рәнҗемәде. “Вәгъдә-мазар юк иде”, - дип үз-үзен юатты.

    Хәрби хезмәттән кайтканда ул үз язмышы белән килешкән иде инде. Ләкин барыбер тиз генә таба алмады Нәзирәсен алыштырырдай гомер юлдашын. Кызлар юк түгел. Ә менә күңелгә ятканы, җанга якыны юк... Әлбәттә, сәбәп монда кызларда да, күңелдә дә түгел. Нәзирә китми аның уеннан, күз алдыннан. Беренче мәхәббәтенең якты образы инде күптән тонык пәрдә артында калган, күңелгә газиз хатирәләрне дә тормыш мәшәкатьләре катлап-катлап бастырып куйган... Ә барыбер онытылмый... Мәхәббәт бетми, онытыла гына, диләр иде, бетми дә, онытылмый да икән ул... Юк анысы, бу хисләрдә инде ярсу-тетрәнүләр, хәтта үпкә-сагыш та юк. Ул күңел түрендә сизелер-сизелмәс кенә якты моң, гүзәл гамь булып яши. Шул гына...

    Фәнис ишегалларына кереп туктаганда дөнья үлем караңгылыгына томаланып беткән иде инде. Төшәргәме-юкмы дип, салмак кына уйнаклап очучы кар бөртекләре дә бу караңгылыкны яктырта, җанландыра алмый. Бердән-бер куаныч – тәрәзәләрдәге ут яктысы. Анда аны әнисе мичен ягып, ашын җылытып көтә...

    Өй ишегенә барып тотынган гына иде, Фәниснең исенә теге уенчык аю килеп төште. Ул, кабат барып, табылдыкны култык астына кыстырып куйды. Бу хәл аю баласына тагын ошамады, бу юлы ул чыелдап кына калмады, балалар тавышы белән җырлап ук җибәрде:

    Уенчыгым-курчагым,

    Әлли-бәлли бәү итәм.

    Моннан соң да йокламасаң,

    Мин сине мәэмәй итәм......

    Уенчык җырлата-җырлата кереп килүче улын Зөләйха абыстай сәерсенеп, хәтта куркынып каршы алды.

    - Әстәгъфирулла, балам, нәрсә алып кайттың син? Нинди җен баласы бу? Зәхмәт-мазар түгелме?..

    - Бер дә җен түгел, курчак ул, әнкәй. Хәзер курчаклар да сөйләшә. Без үскәндәге агач атлар чоры узды инде...

    - Сөйләшә дисеңме? Шушы чүпрәк аю сөйләшәме?

    - Сөйләшә шул. Әнә бит – җырлый да әле... Урман юлында ята иде, жәлләп алдым...

    - Әстәгъфирулла, тәүбә-тәүбә... Өйгә кертә күрмә, урман сихере йогып калмасын тагы...

    Фәнис плүш аюны тышкы ишек катындагы салкын бүлмәгә кертеп куярга булды. Әллә караңгы чоланга керергә теләмәде, Фәниснең кулларына кабат килеп эләгүгә, табылдык уенчык ниндидер бала тавышы белән сөйләнергә кереште:

    - Тимә миңа, әтием, кыйнама мине... Әниемә дә сукма... Ул әйбәт... Син дә әйбәт... Мин сине яратам... Әнием дә ярата... Яраткан кешеләргә сукмыйлар, әтием!.. Әниемә сукма, аның башы авырта, куллары да авырта... Бөтен җире авырта...

    Бу ачыргаланып ялваручы бала тавышыннан Фәнис, дулкынланып, шашар хәлгә җитте. Әле ярый вакытында туктап калды, бу плүш аю тагын бераз сөйләшсә, чынлап та диванага әверелер иде, билләһи!

    Уенчык аюны кая куярга белмичә озак кына таптанып торды ул чолан ишеге төбендә. Зиһененә авыр кайтса да, бер нәрсәне бик тиз төшенеп өлгерде Фәнис: бу уенчык гади уенчык кына түгел, бу бала тавышы да Кытай уенчыкларындагы чәрелдек тавыш түгел... Чын кеше тавышы, ихлас сабый зары бу. Әнә мескенкәй ничек өзгәләнә...

    Һушын җыеп өлгергән Фәнис, кабалана-кабалана, хәтта ниндидер сәер бер үҗәтлек белән, кушкуллап уенчык аюны капшарга кереште. Сабый балаларның нәзберек кул-бармаклары назлар өчен яратылган уенчык аю озак ялындырмады, тагын телгә килде:

    - Син... Син Әмир булырсың... Безнең садикта Әмир дигән малай бар. Мин гел аның белән уйныйм. Ул миңа уенчыкларын бирә, башка малайлардан суктырмый... Минем исемме? Мин – Айгөл. Миңа дүрт яшь. Әнием, әтием белән яшим... Әнием әйбәт минем. Әтием дә әйбәт... Тик ул... ул... әниемне кыйный... Мине тыңламый. “Әниемә тимә”, - дисәм, миңа да суга... Ә синең әниең, әтиең бармы? Алар әйбәтме? Әллә сине дә әтиең кыйныймы? Ой, мин киттем, әнә әтием кайтты... Әнием янында булырга кирәк... Мин якламасам, кем яклый аны... Ну пока, Әмирчик!..

    Ниһаять, Фәнис аңлый башлады: юк, бу курчакта гадәти сер генә түгел, олы бер язмыш бар – бала язмышы, гаилә язмышы... Саташмый ласа ул: шушы чүпрәк аю кисәге аңа ниндидер авыр тормыш, аянычлы язмыш хакында хәбәр итәргә тели... Бер бәгырь кисәгенең җан тавышы монда, илаһи язмышы... Тукта, ә үзе кайда икән соң? Бичара әнисе кайда? Маньяк әтисе кайда? Кем ул? Кемнәр алар?

    Өй ишеген ачып, әнисенә: “Машина янында булашып керәм”, - дип дәште дә, табылдык уенчыгын тотып, Фәнис ишегалдына чыгып китте. Суынып та өлгермәгән утыргычына җайлап урнашып алгач, һаман кулыннан төшмәгән плүш аюның йомшак тәненә бармакларын батырып, кирәкле төймәне эзләргә кереште. Ул бу уенчык эчендә тавыш яздыруга көйләнгән магнит тасма барлыгын төшенеп алган иде инде.

    Әһә, менә ул төймә, менә ул тавыш!

    - Әмирчик, бүген минем туган көнем. Әнием миңа алкалар бүләк итте. Әтием тагын бер аю алып кайтты. Чын аю. Урманда үзе аткан. Тик ул тере түгел. Әтием аңардан карачкы эшләткән... Шуңа да мин аның белән уйнамыйм. Минем бер аюым бар бит инде, син бар, Әмир. Ә мин сине бер уенчыкка да алыштырмыйм. Син әйбәт... Син миңа сукмыйсың...

    Уенчык аю белән сөйләшүче Айгөлнең тавышы Фәнисне тәмам әсир итте. Ул, машинасын кабызып, җылыткычын көйләп җибәрде дә ихластан-ихлас баланың катлаулы язмышына кереп чумды...

    - Беләсеңме, Әмир, үскәч мин кем булам? Очучы, летчик... самолетка утырам да... очам да китәм! Минем күктә яшисем килә... Анда әйбәтрәктер... Күңелледер, кызыктыр... Ә монда... Монда каласым килми, яшисем килми... Үзем белән әниемне, сине алам... Бүтән беркемне дә алмыйм... Көн саен яңа уенчык бүләк итсә дә, әтиемне алмыйм...

    - Әмир, әйдә бүген “врачлы” уйныйбыз. Бүген минем кулым авырта. Әтием әниемне кыйнаганда яклап барган идем, әтием төртеп җибәрде. Өстәлгә бәрелдем... Шуңа да хәзер кулым авырта, башым да авырта... Әйдә бәйлибез... Синең дә кулың авыртадыр... Әтием сине дә атып бәрде бит... Менә шулай... Хәзер авыртмыймы? Минеке инде авыртмый... Их, син чын аю түгел шул... Чын аю булсаң, мине дә, әниемне дә әтиемнән яклар идең, суктырмас идең... Әйеме?

    - Әмир, привет! Әтиемне мин барыбер яратам. Юк, яратмыйм, жәллим. Бүген ул исереп кайтты, елап утыра... Әнием дә елый. “Нигә мине интектерәсең?” – ди. Әтием әйтә: “Син мине яратмыйсың, син мине бәхетсез иттең,” – ди. Нәрсә соң ул – бәхет? Син беләсеңме? Ә мин белмим... Әтиемнән сорар идем, куркам. Ул мине “уйнаштан туган” ди. Мин моны аңламыйм... Әниемнән сораган идем, елап җибәрде... Мин дә еладым. Әтием хәзер безне яратмый. Миңа яңа уенчыклар да алып кайтмый. Алып кайтмасын да. Минем бит аюым бар. Син бар!

    - Сәлам, Әмирчик! Бүген мин тагын еладым. Әтием миңа: “Син минем кызым түгел”, - диде. Әниемне тагын кыйнады... “Тимә”, - дигән идем, мине караңгы бүлмәгә ябып куйды. Үзе чыгып китте. Куркуымнан үлә яздым. Ишекне ватып чыктым. Әниемнең кулларын-аякларын чиштем... “Әйдә моннан качабыз, кайдадыр авылда минем әбием яши бит...” – дип әниемә әйткән идем, бер сүз дә эндәшмәде, мине кочагына алып елады да елады... “Барына да үзем гаепле, сине дә, үземне дә бәхетсез иттем, - ди, - авылга кайтып китәр идем, кешедән оят”, - ди...

    - Әмир, колагыңа гына әйтәм: әтием бүген безне каядыр алып бара. Тик, нигәдер, машинага утырткач, әниемнең кул-аякларын бәйләп куйды. Минем аякларны гына бәйләде. Сине тартып алам дигән иде, бирмәдем... Менә хәзер аның машинасының арткы утыргычында барабыз... Әнием тагын елый... Ялынып-ялварып караган иде, әтием тыңламады, әниемә сугып җибәрде... Әниемнең борыныннан кан китте.. Әтием бүген бигрәк ямьсез: аның йөзе ямьсез, күзләре ямьсез, сүзләре ямьсез... “Мин сезне дөмектерәм, ди, аныңчы мужиклар алып килеп, чиратка салам”, - ди... Мин нишләргә дә белмим. Хәтта елыйсым да килми... Ә син нишләргә икәнен беләсеңме? Әмир, Әмирчик... Син безне коткарырга тиеш. Менә хәзер шушы тәрәзәне әти күрмәгәндә ачам да тышка чыгарып җибәрәм. Син әнә теге утларын җемелдәтеп торган авылга бар да безне коткарырга кешеләр алып кил. Тиз бул, күрәсең бит – бүген әтием бик усал... Ну, пока... Көтәм сине, Әмирчик... Зинһар, пожалуйста, коткар безне, коткар!..

    Фәнис ишеткәннәрдән тетрәнеп китте... Үз колагына ышанмады... Ул, хәтта, Айгөл дигән кыз теле белән сөйләшүче уенчыкны утыргыч почмагын атып бәрүен сизми дә калды.

    Нәрсә бу? Нинди хәл? Нинди сихер? Хыялыйлану, тилеләнү дигән нәрсә шушы була микән әллә? Ниндидер табылдык уенчыкның теләсә нәрсә сөйләгәнен тыңлап, күңелеңне авырттырып утыр инде, ә?! Вәт юләр!

    Тукта-тукта... Әгәр боларның барысы да чын булса? Айгөл дигән кыз, аның маньяк ир белән җәфаланып яшәүче әнисе чынлап та кыен хәлгә юлыккан булса? Әнә бит ничек үрсәләнеп сөйли бу бала, ышандырып сөйли. Кытайлар татарча сөйли торган курчак уйлап тапмаганнардыр ла? Ай-һай, булмас... Ничек ди әле? “Коткар,” - диме? “Коткар, көтәм”, - ди бит бәгырь кисәге...

    Фәнис тагын курчакка үрелде. Кулына алып, бармак очлары белән тиешле урынга баскалый-баскалый, аю баласын сөйләштерергә тырышып карады. Әллә сүзе бетеп, әллә каты бәрелүдән имгәнеп, уенчык эчендәге магнит лента бүтән тавыш чыгармады.

    Фәнискә шул гына кирәк иде: ул, бу сәер хәлләргә кулын селтәп, җилләнеп өенә кереп китте, ашык-пошык кына чәйләп, аннан-моннан гына юынды да күптән җәеп куелган җылы, йомшак түшәгенә кереп чумды...

    Ләкин аны йокы алмады. Әлеге дә баягы уенчык аю күз алдына килә дә, еламсырап: “Коткар, зинһар, коткар, пожалуйста!.. Әнием белән икебезне коткар!..” – ди.

    Юк, түзеп ята алмады Фәнис. Ут капкандай сикереп торды да, тиз-тиз генә киенеп, тышка чыгып китте. Түр бүлмәдә ятучы әнисенең: “Кая болай, улым?” – дигән соравына: “Әлегә белмим, кайткач сөйләрмен”, - дип җавап бирергә дә өлгерде әле.

    Уенчык аю табылган юл чаты шомлы иде. Фәнис, машинасыннан төшмичә генә, бераз вакыт шул чатта туктап, уйланып торды. Аннары акрын гына кузгалып, куе агачлыкка алып керә торган юл буйлап китте. Кар тауларын як-якка эттереп, тап-такыр итеп чистартылган юл Фәниснең машинасын соңгы елларда шәһәр байлары төзергә керешкән коттеджлар бистәсенә алып чыкты.

    Ниндидер караңгы, ямьсез дөнья икән бу “Поле чудес” дигәннәре. Биек-биек йортлар караңгыда әллә нинди әкият затларын хәтерләтеп, күңелгә шом салып торалар. Берничә җирдә генә утлар җемелди. Алар, аждаһаның ничәмә-ничә башындагы пар-пар күзләр кебек, болай да нык кына шомланып өлгергән җанны үртиләр, шаукымлы тойгылар уятып, күңелне иләсләндерәләр...

    Шулай да, Фәнис, зиһененең җеп очын югалтмыча, як-ягына каранып бара бирде. Бәйләп ташланган бәхетсез ана белән ихлас җанлы кыз баланы маньяк ир шушы йортларның берсенә алып килгән булырга тиеш. Бәлки аларның үз йортлары да шушындадыр...

    Фәнис, машинасын туктатып, башын руль өстенә куйды да уйга калды: “Бәлки ул бу бәндәләрне юкка бимазалап йөридер. Бер гаилә бит алар... Гаиләдә нәрсә булмас... Чит-ят гаилә тормышына, чит-ят кешеләр язмышына кагылып дөрес эшлиме ул? Моңа аның нинди хакы бар? Гомумән хакы бармы? Ә нишләп булмасын? Кабина почмагында аунап яткан бу аю кисәге беренче авазын чыгарган мизгелдән башлап Айгөл дигән кызның аянычлы язмышы Фәниснең дә авыр язмышына әверелмәдемени? Ул да Ходай бәндәсе бит. Ходай бәндәсе булу ул – Аллаһы Тәгалә ихтыярын үтәү дигән сүз. Димәк, теге бичара җаннарны коткару өчен җибәргән булып чыга Ходай Фәнисне? Ходай үзе бу хәлләргә чыдап тора алыр идеме? Юк әлбәттә! Шулай булгач шул: бу гыйбрәтле тарихны ничек тә ачыкларга, ә бу үксез җаннар язмышын Ходай ихытыярына кайтарырга кирәк! Моның өчен бу язмыш юлын шушы мәһабәт өйләрнең берсендә бикләнеп, бәйләнеп ятучы бичаралар белән бергә үтәргә туры киләчәк...

    Фәнис, машинасыннан төшеп, фонарен кабызды да җентекләп бистә урамнарын өйрәнә башлады. Әһә, бүген олы юл ягыннан өч машина кергән. КАМАЗ исәпкә кермәсен, ди... Ике җиңел машина кала: “Жигули” һәм кәттә генә иномарка!.. Аларның эзе бистә башындагы юл чатында ике якка аерылып китә. Бу кадәр бистәне ике яклап тикшереп чыга башласаң, бер төн генә җитмәячәк, билләһи!.. Кайсы эзне сайларга соң? Айгөл сүзләренә караганда, аның әтисе хәлле генә кеше булырга тиеш. “Жигули”га гына утырып йөрмәс бу адәм актыгы. Димәк, иномарка. Фәнис, машинасын бистә читендә калдырып, фонарен юл өстенә төбәп тоткан килеш, иномарка эзе буенча тау-тау коттеджлар ягына табан китте. Бераз баргач, ниндидер хикмәт белән куен эченә килеп кергән уенчык аюны тоеп алды. Рәхәт булып китте. Нинди генә булса да, эчендә өне-тавышы булган бер кадерле әйбер бит ул!

    Сирәк-мирәк кенә төшкәләгән ябалак кар астында тоныкланып юкка чыга барган машина эзе тиздән биек коймалы мәһабәт йорт каршына килеп туктады. Ә нишләп бер генә пар эз? Кире чыкмаганмыни? Әнә ул, әнә, бераз таптанып торгач, ары китеп барган...

    Фәнис иң элек шушы йортка керергә булды.

    Тәрәзәләрдә ут юк. Ут та булмагач, бу аулак җирдә нишләп йөргән соң ул машина? Бер-бер хәл бар монда. Уенчык аюның сөйләгәннәре дөрескә чыга, ахры...

    Кар элпә астында кеше эзләрен чамалау мөмкин түгел. Шулай да, карда тырналып калган тирән эзләргә караганда, ишегалдына нидер сөйрәп алып кергән булырга тиешләр.

    Капка бикле булып чыкты. Фәнис ачам дип маташмады, армиядән алып кайткан җитезлеге белән коймага үрмәләде.

    Өй ишекләре дә бикле иде. Фәнис инде инанган иде: бүген монда кемнәрдер булган! Булган гына түгел, әле дә бар. Ул моны җан тамырлары белән тоя, күңел кыллары белән сизенә... Ачы язмышлар шаһиты – плүш аю да тоя, ахры. Әнә бит ул, сикереп төшәм-төшәм дип, изү эченнән күмер күзләрен мөлдерәтеп карап тора...

    Йә, нигә шулкадәр сыный икән Ходай дигәннәре үз бәндәләрен: Айгөл дигән кызны – маньяк әти биреп, Фәнисне – кара төндә аянычлы хәлләр шаһиты булган уенчык аюга юлыктырып...

    Күңел – күңел белән, күз – күз белән. Күңел әллә каян тойса да, күзләр күп очракта ботак тишеге белән бер: кышкы төндә бу аулак йорт катында Фәниснең күзләре дә кеше гаменә ишарә итәрлек берни күрмәде, шәйләмәде.

    Ләкин нинди генә салкынлык, афәт аңкытып торса, Фәнис бу урыннан аерылырга теләмәде. Колагында һаман әле яңгырап торган бала тавышы аны әлеге таш йортка ябыштырып-беркетеп куйган иде.

    Фәнис, ниһаять, бер ныклы карарга килеп, ишек шакырга кереште. Күпме шакып та беркем ачмагач, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, үзенең барлыгын белдертә башлады. Беркайдан да җан әсәренә ым-ишарә күренмәде.

    Ходай биргән тоемына ничек кенә инанган булса да, Фәниснең түземлелеге, сабырлыгы, ихтыяр көче кимегәннән кими барды. Бервакыт бөтенләй төкәнде. Менә ул кызу-кызу адымнар белән капкага таба китте, әмма берничә адым гына атлап өлгерде, йортның өске катында, эчке якта, нәрсәдер шапылдап, авып төште. Фәнис, бөтен гәүдәсе белән талпынып, тышкы ишек йөзлегенә барып бәрелгәнен сизми дә калды. Ишек нык иде, мәңгелек иде. Мәңгелек булса да, ишек кенә иде ул. Һәм ул бер ватылырга тиеш иде. Фәниснең нык, көчле гәүдәсе кат-кат бәрелүдән, ниһаять, какшап, калтырый башлады. Менә ул бервакыт, күгәненнән кубып, эчке якка убылып китте дә Фәниснең бәргәләнүдән сызлый башлаган гәүдәсен үзенә йотты...

    Эчтә дөм караңгы иде. Фонарен табып, кабызып булашкан арада өске катта тагын нәрсәдер төшеп ватылды. Ләкин бу тавышларны Фәнис тиз генә эзләп таба алмады. Ике кат бетереп, бәрелә-сугыла эзләнеп йөргәндә үзе дә нәрсәнедер төртеп аударды, нәрсәнедер төшереп ватты, чәлпәрәмә китерде...

    Ниһаять ул бер тар гына бүлмәгә юлыкты. Аның ишеген ачып керү белән ике пар утлы күмергә тап булды. Алар куркынган ике пар күз булып чыкты. Шулай да, иң курыкканы Фәнис үзе булгандыр әле. Кыйналып бәйләп ташланган хатын белән елап-шешенеп беткән сабый бала бу мәлдә әллә нинди җен-пәриләрне хәтерләтә иде шул.

    - Сез... Сез кем? – Фәнис, акылдан язганчы әйтеп калыйм, дигән кебек, тотлыга-тотлыга сорашырга кереште. Җавап булмагач, кат-кат сорады. Соңыннан гына ачыкланды: идәндә аунап яткан хатын белән кыз баланың авыз-иреннәренә дә ниндидер тасмалар ябыштырылган икән. – Сез кем?

    Тасмалардан азат булуга, тегеләр, сүз куешкандай, үксеп елап җибәрделәр. Аларны тынычландырганчы шактый вакыт узды.

    - Сез кем?

    - Без... Шушы өйнең хуҗалары...

    - Нигә болай бәйләнеп ятасыз, ни булды?

    - Ә син кем? Котыбыз очты дип торам... – Хатын, үз хәлен сөйли башлаганчы, каршыларында басып торган чит-ят ирнең кем булуы белән кызыксынырга кереште.

    - Минме? Әнә теге күрше авылдан мин... Ә сез каян?

    - Мин – Нәзирә булам, ә монысы – Айгөл... Ирем шул хәлгә юлыктырып китте безне... – Шунда хатынга әллә нәрсә булды. Ул кинәт тотлыга башлады. - Син... Фәнисме әллә? Зөләйха апа малаемы?

    - Әйе, Фәнис... Каян белдең?

    - Белдем инде... Мин бит Нәзирә, Фәнис...

    - Нәзирә?.. Синме бу, Нәзирә? Нәрсә булды сиңа? Сезгә нәрсә булды? Кем рәнҗетте?..

    - Нәрсә булсын, Фәнис... Менә шундый тормышта яшим инде мин... Кан белән яшь эчендә биш елым үтте... Барысы да шушы бала хакына...

    Фәнис әнисенә сыенып утырган кыз алдына тезләнде.

    - Айгөл? Айгөл бит син?

    Елап-шешенеп беткән кызый башын әнисенең изүенә яшерде.

    Кызының исемен ишетүгә Нәзирә сискәнеп китте, аптыравыннан бар куркуын онытты:

    - Айгөл шул... Ә каян беләсең?

    - Беләм... Әмирчик әйтте...

    Фәнис куеныннан уенчык аю тартып чыгарды. Шул гына кирәк булган икән. Уенчыгын күрү белән, кызыйның күзләрендә нур бөртеге чагылып китте, йөзенә җан иңде. Менә ул, күптән көтелгән бәхетенә юлыккандай, йөзен балкытып, ләкин кыенсынуыннан бөтенләй үк котылып бетә алмыйча, таныш уенчыгына үрелде. Аны салмак, назлы хәрәкәтләр белән куенына алып, сыйпый-сыйпый сөйде, шуннан соң гына аюның колагына пышылдады:

    - Рәхмәт...

    Фәнис, азат ителгән тоткыннарның аякларына чорналган бауларны чишә-чишә, уенчык аю белән килеп чыккан хәлләргә ачыклык кертергә ашыкты:

    - Юл чатында ята иде... Кызхганып кына алып кайткан идем, сөйләшә башламасынмы?! Тилеләнәм дип торам... Менә шушы чибәр кызның тавышы булганга гына акылдан шашмый калдым...

    - Фәнис, битәрләмә безне...

    - Ни өчен, Нәзирә?

    - Безнең өчен борчылыгансың...

    - Булды бераз... Сезне күргәч тынычландым. Мин, Нәзирә, сезнең хакта барысын да беләм...

    Ә Нәзирәнең үз сүзе сүз:

    - Фәнис, мин сине көтеп ала алмадым бит... Шуның өчен Ходай Тәгалә җәзасын бирә...

    - Нәзирә, бетеренмә, Ходайның монда бер катнашы да юк. Бу – безнең тарих...

    - Аннары менә бу кызның тарихы... Аның әтисе мине көчләп алды. Балага уздым... Әтисез табасым килмәде... Без шулай тәрбияләнгән инде, Фәнис... Гомер буе оят дигән нәрсәдән куркып яшибез... Шуның хакына түзәбез...

    - Ничек түзә алдың соң, Нәзирә? Моңа түзеп буламыни?

    - Түзми нишлисең... Ул бит сүзгә килгән саен: “Айгөлгә бер-бер хәл кылам”, - дип яный иде... Әйтсә эшли торган кеше ул...

    - Нидән шулай килеп чыкты соң?

    - Нидән булсын? Көнләшүеннән чиргә сабышты... Кеше ирләре белән өегәсең, дип җанны алды... Бу юлы бөтенләй чыгырыннан чыкты: кыйнап, бәйләп китереп ташлады да: “Хәзер мин сезгә ирләр көтүе алып киләм, җаныгызны алсыннар, туйганчы, гарык булганчы сөйсеннәр үзегезне!” – дип чыгып китте... Мин үзем өчен курыкмыйм. Мин инде күрәсен күргән... Менә бу кыз өчен борчылам...

    - Борчылма, Нәзирә, хәзер мин сезне беркемгә дә бирмәячәкмен... – Фәнис Нәзирәнең күп елаудан шешенеп-бүртенеп беткән, әмма һаман әле яшьлек матурлыгын югалтмаган йөзен үзенең күкрәгенә алды...

    Алар, ниһаять, җыенып, бер-берсенә сыеныша-сыеныша аскы катка төштеләр. Ут кабызмадылар. Аннан-моннан өс-баш юнәтеп, җылырак киенделәр дә тышка чыктылар. Әмма капкага барып җитә алмадылар, урам ягында бөтен утларын яктыртып килеп туктаган машина тавышы аларны сискәнергә мәҗбүр итте.

    - Кайтты... Безнең башка кайтты... Харап булдык, Фәнис... – Бу көтелмәгән хәлләрдән Нәзирәнең рухы гына түгел, буыннары да какшый башлаган иде инде.

    - Ни сөйлисең син, Нәзирә? Тиз генә бирешмибез әле!.. Без әле озын һәм бәхетле гомер яшәячәкбез! Яле, җәһәт кенә җыеныгыз... Айсылуны үземә алам, ә син, Нәзирә, арттан минем чабуыма тотын... Бакча яклап урманга китәбез...

    - Урманга?.. Фәнис, лутчы монда җан бирәбез... Урманда туңып кар астында калганчы, яисә кыргый җәнлекләр тырнагыннан харап булганчы, шушы нигезебездә гомерне бетерик... Фәнис...

    Ләкин Фәнис аны ишетмәде. Ул, Айгөлне куенына кысып тоткан килеш, ишегалды түрендәге сарайлар арасыннан үтеп, бакча ягына чыгып бара иде инде. Нәзирәгә, бөтен булган көчен җыеп, аның артыннан иярергә генә калды...

    Кышкы төн якты иде. Ай күзәтүе астында ах-ух килеп урманга барып кергәндә бистә ягында фонарь утлары җемелди башлаган иде инде. Фәнис шундук аңлап алды: аларны эзәрлекләп киләләр... Өч-дүрт кеше генә булыр... Машина калган якка бару турында уйлыйсы да юк. Шундук юлны бүләчәкләр... Эзәрлекләүчеләр урманга килеп җиткәнче эчкәрәк керәсе иде бит... Куелыкта эзне югалту җиңелрәк... Берничә чакрым үтә алсалар, халык аяк басмый торган “Зәхмәт чокыры”на да күп калмый. Анда куышлыклар күп. Берәрсендә иртәнгә кадәр юанырга була... Аннары күз күрер...

    Фәнис шулай эшләде дә. Айгөлне күтәреп, Нәзирәне җитәкләп туп-туры шул шомлы якка ашыкты. Кызның шыңшып елавы да, авыртынып ыңгырашуы да басылды, баксаң, ул йоклап киткән икән... Нәзирә тәмам арган, ул инде соңгы көченә бара, ләкин еламый, зарланмый, язмышына буйсынып, абына-сөртенә бара да бара...

    Фәнис үзе дә нык арды. Аяклары тыңламый башлады. Әйтерсең, аны инде аяклары түгел, ә ярсып типкән йөрәге генә алып бара... Йөрәге исән булса, ул бирешмәячәк. Нәзирә белән Айгөлне кыерсытырга да ирек бирмәячәк. Бугазга бугаз киләчәк, әмма рәнҗеттермәячәк!.. Ул бит аларны кемгәдер бирер өчен тапмады... Ярата ул үзенең Нәзирәсен, һаман да ярата... Күңелне алдап булмый. Ә күңел һаман ачык, Нәзирәсенә ачык, аның газиз баласына ачык, аларның урау сукмакларга кереп киткән язмышына ачык...

    Йөрәге очып чыгам-чыгам дип тибә... Димәк, исән... Йөрәге генә түгел, зиһене дә исән. Белә Фәнис: кара урман эченә алып керә торган кышкы юл – афәт белән бер. Бәлки нде алар кире чыга да алмаслар? Табышкач кына тагын ахирәт юлында аерылышырлар... Ә бәлки аерылышмаслар да. Аларның бер гөнаһалары да юк бит. Кешечә яшәргә тырыштылар, шул гына... Язмыш гөнаһка кермидер ул... Керсә дә, авыр язмыш – гөнаһтан чистарыну гынадыр ул... Юк-юк, алар әле бу кешелек дөньясында да яшәп калачаклар! Өчәүләп, бер гаилә булып... Аңлашырлар әле... Күңелләрендәге бозны эретерләр... Иң мөһиме, хәзер ничек тә исән калырга, эзәрлекләп килүче хәшәрәтләрдән котылырга кирәк! Каяндыр укыганы бар: Ходай урманда яши, ди... Урманда да яшәгәч, үз җирендә үз бәндәләрен рәнҗетергә ирек бирмәс Ул, бер җаен табар...

    Күңеленә хакыйкать иңгән мәл идеме, чынлыкта, Фәнис бу минутта яшьлек мәхәббәте Нәзирәсе белән бер гөнаһсыз шушы сабый баланы алып, Ходай катына гына түгел, дөнья читенә, хәтта җиһан упкынына төшеп китәргә дә риза иде...

    Упкын хакында уйлавы гына булды, Фәнис ниндидер тирән баз эченә убылып төшеп китүен тойды. Кар бураннары уйнатып, аны тиз арада Нәзирә белән Айгөл куып җиттеләр... Менә алар үзара әүмәкләшеп, җансыз бер йомгакка оешып, чокырның үлән түшәлгән төбенә килеп төштеләр...

    Фәнис бермәл аң-зиһенен җыеп, тын калып ятты. Ул кузгалырга өлгермәде, якында гына Айгөл елап җибәрде. Нәзирәнең тавыш-тыны юк иде. Аны исенә китергәнче бераз вакыт үтте. Айгөлгә кушылып, Фәнис үзе дә елый башлаган иде инде. Ниһаять, кайсыдыр аралыктан шәйләнгән ак төн яктысында Нәзирәнең күз кабаклары балкып ачылып китте...

    - Еламагыз, мин исән...– Хатынның тавышында өметсезлеккә караганда өмет күбрәк иде...

    Өчәү кочаклашып елап алдылар. Бераз юангач, Фәнис тирә-якны өйрәнә башлады. Өске якта зур ачыклык бар икән. Ничек туры килгән диген, шул ачыклыктан тулышып бетә язган тонык ай карап тора! Ләкин бу күк кыйпылчыгы һич куркыныч түгел; ул хәтта нурлы, мөлаем булып күренде Фәниснең күзенә... Димәк, дөнья ул кадәр үк өметсез түгел әле...

    Алар килеп эләккән мәгарәнең аргы башында күренеп торган ачыклык Фәнисне ныграк ымсындыра иде. Ул капшана-капшана шул якка үрмәләде. Ләкин бик тиз урап килде.

    - Нәзирә, анда кемдер бар, - диде ул калтыранган тавыш белән.

    Нәзирә Айсылуны кочагына кысты.

    - Кем? – Бу сорауда “Әллә куып та җиттеләрме?” дигән шомлы аһәң ярылып ята иде.

    - Юк, алар түгел, - Фәнис үзе дә Нәзирә янына килеп сыенды, бераз вакыт әйтергәме-әйтмәскәме дигән кебек, уйланып торды. – Бу... йонлач... җан иясе...

    Ул арада, зәһәр үкереп, теге җан иясе үзенең барлыгын сиздереп тә куйды. Шунда ук, бөтен мәгарә авызын томлап, айкала-чайкала аягына торып басты...

    Кышкы йокысыннан вакытсыз уятуларына нык кына кәефе киткән мәһабәт аю иде бу.

    Күмер күзләрен елтыратып, очлы борынын алга сузып каршысында басып торган аюны күргәч, Фәниснең күзләре генә түгел, җаны чәчрәп чыга язды. Ул, үзе дә сизмәстән, Нәзирә белән Айсылуны артына яшерергә кереште. Үзе, аю белән алышырга әзер булуын белдереп, уң аягын арткарак җайлап куйды, йодрыкка йомарланган кулларын алга сузды...

    Ләкин аюның алышырга исәбе юк иде. Шулай да, бераз карап торганнан соң, башын алга сузып, иснәнә-иснәнә, күктән килеп төшкән бу адәми затларга таба бер-ике адым атлады... Фәнис, үзен-үзе белештермичә, башындагы бүреген аю алдына атты... Ни хикмәт, аю шундук туктап калды, үрелеп бүрекне иснәгәндәй итте, аннары зәһәр ыңгырашып, бүрекне мәгарә төбендәге карлы балчыкта әүмәкләндерә-әүмәкләндерә читкә очырды...

    Шунда көтелмәгән хәл булып алды. Моңа кадәр Фәнис белән Нәзирә артында посып утырган Айгөл куенындагы плүш аюны аларга төбәп килә башлаган ерткыч җанварга ыргытты... Кич буе әле тегендә, әле монда бәргәләнеп йөргән аю баласына бу ошап бетмәде, ахры, ул, җиргә килеп орынуга: “Коткар! Зинһар, коткар!” – дип чыелдап җибәрде дә, башын аюның җөнтәс тәпиләренә куеп, тынып калды...

    Шул җитә калды. Аю, бу көтелмәгән хәлләрдән каушап, кинәт тукталды, басынкыланды, хәтта бераз чигенеп тә куйды. Үзе шундук тәпиләренә орынып яткан уенчык кисәгенә үрелде... Бу юлы аю бүрек белән кыланган кебек кыланмады, плүш уенчыкны тәпиләренә эләктереп югары күтәрде дә озаклап карап торды, аннары сак кына җиргә төшерде... Хикмәтле хәлләрмоның белән генә бетмәде: карт аю, уенчыкны алдына куеп, алгы терсәкләренә таянды да, башын кыйгачлап, яңагын плүш аюның йөзенә салды... Менә ул күзләрен йомды, берничә мәртәбә җан-бәгыре белән ыңгырашып куйды, аннары өнсез, хәрәкәтсез калды...

    Кыргый җанварның мондый сәер гамәлләренә шаккатып торган Фәнис беренче булып ис-акылына килде. Аюга охшап та бетмәгән бу уенчык сыңары аларны коткарырга чамалый түгелме соң? Әзмәвер аю әлеге алдаткыч белән юанган арада бу тоткынлыктан ничек тә котылырга кирәк!

    Фәнис, башы белән ымлап, ис-акылларын югалта язып утыручы Нәзирә белән Айгөлгә аю өненең авызына таба барырга кушты. Тегеләргә шул җитә калды, каян гына көч алганнардыр - һаман әле хәрәкәтсез яткан аю яныннан мүкәләп уздылар да күренер-күренмәс кенә шәйләнгән ачыклык ягына китеп югалдылар. Фәнискә алар артыннан иярәсе генә калды...

    ...Алар әлләни ерак китмәгәннәр иде әле, менә бервакыт артта, мәгарә калган урында, кемнәрнеңдер ачыргаланып, үрсәләнеп кычкыруы ишетелде. Бераздан бу тавышны карт аюның иңрәүле ыңгырашуы, төнге урманны ярып үкерүе күмеп китте. Шомлы тавышлар тагын берничә мәртәбә кабатланды. Аннары барысы да тынды...

    Тын урман тагын да шомлырак икән. Фәнис, нидер ачыкларга теләгәндәй, шомлы тавышлар килгән якка колагын куеп, тыңлап торды да, кырт борылып, авыл ягына китеп барды. Ул бу мәлдә кочагында баручы йокылы-уяулы Айгөлнең куркынып калтырануын да, артыннан бер адым да калмыйча килүче Нәзирәнең бертуктаусыз догалар пышылдавын да ишетми, күрми иде...

    31 декабрь, 2007 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх