• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ТӨНГЕ КҮБӘЛӘК

    (Хикәя)

    Кайчан гына үз гомер юлыннан тайпылып, чит-ят сукмакларга кереп китте соң әле ул? Кай арада үзенең хәләл язмышыннан мәхрүм калды, үз бәхетеннән ваз кичте? Аның сафтин-саф яшьлеге очраклы ирләр астында түшәк булып, наз, сөю сатып яшәү өчен бирелгән идемени? Ничек болай килеп чыкты соң әле?

    Аракы сөременнән чак-чак айнып, чираттагы сөяркәсе янәшәсендә уянып ятучы Мәдинә гомерендә беренче мәртәбә үзенең аянычлы хәле, мәгънәсез тормышы хакында уйланды.

    Ходай Тәгалә үз бәндәләрен яшәтә-яшәтә дә, бервакыт килеп, әнә шулай җан ачыгысы белән уйландырып ала икән ул. Мәдинә дә шушы берничә мизгел эчендә бөтен үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйланды. Ата-анасының, матур өметләр баглап, укырга озатуы, ләкин укырга керү өчен тиешле балларның җитмәве, өйдәгеләрне “кердем” дип алдавы, ресторанга официант булып урнашуы, шул ресторанның хуҗасына гашыйк булуы, аның белән кеше күзеннән качып яши башлавы, бердәнбер көнне, сөяркә ире бик ялынып сорагач, бер байга төнге түшәк булуы...

    Кай арада шушы хәлгә төште соң ул?

    Бик ярата иде шул Нариманны. Өзелеп яратканга күрә дә аның сәер үтенеченә каршы килә алмады... Икенче көнне, теге бәндәнең тау кадәр гәүдәсе астында изелеп-таушалып беткән тәнен өстерәп барып егылды ул сөйгәненең аяк астына. Ләкин аны тартып торгызучы булмады. Җирәнгеч чыраен сытып, идәндә аунап яткан Мәдинә аркылы атлап чыгып киткән Нариман өч көннән соң гына ишек катында пәйда булды...

    Андый төннәр тагын кабатланды. Тиз арада Мәдинә Нариман кушуы буенча ирләрнең күңелен күреп йөрүче төнге күбәләккә әверелде. Ә бердән-бер көнне сөйгәне аны фатирыннан ук куып чыгарды; Мәдинә үз көнен, дөресрәге – үз төнен үзе күреп яшәргә мәҗбүр булды.

    Бүген шундый төннәрнең берсе иде.

    Менә ул, сак кына торып, аннан-моннан гына киенде дә караңгы төнгә чыгып китте. Урамга чыгуга адымнарын тизләтте, аннары йөгерә үк башлады. Чөнки йөгерүдә җиңеллек бар иде. Гүя ул шулай йөгерә-йөгерә, үзенең ямьсез, гамьсез тормышыннан качмакчы, мәгънәсез гомерен юлдан яздырып калдырмакчы була. Әллә?.. Әллә инде гел аңардан читтәрәк яшәргә күнеккән бәхетне, һич булмаса өметне куып тотмакчы буламы?..

    Мәдинә белә: йөгереп кенә качып котылам димә бу мәрхәмәтсез, шәфкатьсез тормыштан... Инде качтым дигәч тә килеп тота ул синең чабуыңнан...

    Башкалар белән ничектер, Мәдинә һич кенә дә кача алмады үз язмышыннан. Нариман белән бергә булмаячагын сизгәч тә, рестораннан китеп, педагогия училищесына укырга керергә теләде ул. Тулай торакка урнашып, сынауларга әзерләнә башлады. Ләкин язмышның озын кулы аны беркөнне ишек төбендә эләктереп алды да сөйрәп диярлек затлы машинага таба алып китте, җилтерәтә-җилтерәтә арткы утыргычка кертеп утыртты.

    Нариман иде бу. Кирам исемле дусты да янында. Нәкъ шул кичне Мәдинә, аяклы мал кебек, кулдан кулга күчте. Кирам аны машинаның арткы утыргычында көчләгәндә, руль тотып баручы Нариман, энҗедәй тешләрен елтыратып:

    - Барысы өчен дә түләргә туры килер, Мәдинә җаным, - дип үртәп тә торды әле...

    Шул көннән башлап Мәдинә кешедән кешегә китте. Нариманның дус-ишләрендә, иярченнәрендә булып чыккач, урамга чыгарып ташланды. Ләкин бу юлы да урамда тәнен сатып эшләгән акчасын Нариманга кайтарып бирергә тиеш иде ул.

    Мәдинә йөгерде дә йөгерде. Менә ул караңгы тыкрыкларны үтеп, киң, якты мәйданга килеп чыкты. Каршында гөлт итеп кабынган ут балкышына күзләре чагылып, абына язды. Бер тын аптырап, гаҗиз калып торгач, тагын да көчлерәк талпынып, шул балкыш эченә кереп китте... Ул бу минутта утка төбәп очкан төнге күбәләкне хәтерләтә иде.

    Күбәләкнең үзе булмаса да, ул бу минутта күбәләк күңелле кеше иде. Иң мөһиме, кеше иде! Әнә шул кешелек асылы аны, шаукымлы яктылыктан аерып алып, тагын караңгы төн күзенә алып кереп китте... Менә ул балкып торган мәйдан аша йөгереп узды да караңгылыкта эреп юкка чыкты... Әйе-әйе, гүя ул үзе юк, бары тик аның җаны гына калган, шул җан кисәге генә караңгы шәһәр урамы буйлап, талпынып оча да оча... Соңгы көченә, актыккы көрчегенә җилпенеп очынган күбәләк кебек...

    Җан гына түгел, күңел дә бар икән әле. Ә анда... Хатирәләр йомгагы чәбәләнә... Менә аны әтисе белән әнисе капка төбенә озатырга чыккан. Үзләре шулкадәр газиз, кадерле, үзләре... шундый кызык. “Тырыш!.. Укырга керә алмасаң, кайтып йөрмә!” - дип, алдан ук битәрләпме-битәрли әнисе. “Кара аны, кызый, берәр сүз ишетсәм, барып җаныңны алырмын!” - ди әтисе. Әнә - сынау алучы олы гына апа кеше, катыргы кебек катып калган йөзләрен өстәл өстеннән күтәреп: “Синең атаң-анаң колхозда икән... Нәрсә, син, ике кулыңны селтәп шәһәргә килгәч тә... Кеше булырга уйладыңмы?” – дип хөкемен игълан итә...

    Ә менә монысы Нариман. Бигрәк тәмле телле инде. Үзенекен итәм дигәндә, еландай елышып куенга керә. Бу юлы да, Мәдинәне назлый-назлый: “Җанкисәгем, мәхәббәтебез хакына йокла инде шуның белән, бу минем өчен түгел, бизнес өчен кирәк... Уртак бәхетебез өчен кирәк...”- дип сырпалана...

    Мәдинә һаман йөгерә. Алдын-артын карамый чаба да чаба... Аның белән бергә уйлары чаба. Алар да, шушы урамнар кебек, караңгылы-яктылы... Әнә - каршында стенадай калыккан үр-кыяга да эләгеп калмадылар, ичмаса...

    Килгән уңайга шул текә тауга йөгереп менеп китүен сизми дә калды Мәдинә. Өскәрәк менгән саен, үз иңендә ниндидер сихри канатлар ярала башлаганын тойды ул. Бу тойгы аңа яңа көч, яңа дәрт бирде. Һәм ул бәхетенә, ә бәлки һәлакәтенә ашыккан кебек, очып диярлек тау түбәсенә барып менде. Ниндидер афәттән саклап, йолып калырга теләгәндәй, як-яктан сирин, сәрви куаклары иңнәренә ябырылды, кочакларына алырга теләп, кул-беләкләреннән тарткалады, йолыкты... Әмма Мәдинә инде хәл иткән иде: ул ахырга чаклы йөгерәчәк, ахырга кадәр очачак...

    Тау башында юл кинәт өзелә иде. Табигатьтә дә, тормышта да бик еш шулай була - үргә алып менгән сукмак кинәт кенә яр-кыяга килеп төртелә яисә упкынга ук барып егыла... Шул сукмактан баручы адәм баласы исә йә барган юлыннан кире борылып төшеп китә, йә упкынга оча...

    Мәдинә упкынны сайлады. Юк, үзе берни дә хәл итмәде кебек ул, моның өчен аның мөмкинлеге дә, вакыты да юк иде... Язмышы сайлады аңа бу юлны, язмышы алып менде шушы афәтле тау башына... Ул хәтта уйларга да өлгерми калды. Үз хатирәләреннән айнып киткәндә, аска – караңгылык кочагына очып төшеп бара иде инде ул.

    Ә бит аның беренче уе сөенечле булды: менә ул оча, оча! Нинди татлы халәт икән бу – очу... Гөнаһка баткан мәрхәмәтсез, бәхетсез җирдән аерылып, илаһи дөнья сулышына суырылып керү...

    Шулай суырылып упкынга төшеп барган уңайга, Мәдинәнең җан түрендә ниндидер кыл хәлсез генә зыңлап куйды. Шулвакыт Мәдинә үз тәненең җиңеләеп калуын тойды, шул ук мизгелдә күзләренә ялкын теледәй калдыранып очып йөрүче күбәләк бөртеге чагылып калды...

    Әллә шул моңлы “зың” тәэсир итте, әллә теге күбәләкнең сихри шаукымы булды – Мәдинә, үзен-үзе дә белештермичә, бар көченә, ике куллап ярга ябышты... Бу хәлне кыя читендә үсеп утырган ялгыз нарат сизеп калды, ахры. Ул, ике дә уйлап тормыйча, кызның балчык-ком туздырып төшеп барган учларына кытыршы тамырларын сузды...

    Үзе нарат тамырларына тотынып калса да, Мәдинәнең җаны эләгеп кала алмады, ахры, очып төшеп барган уңайга, тәненнән аерылып, аска - упкынга очты... Кешенең үзле балчыктан әвәләп яратылган тәненнән аермалы буларак, җанның канатлары бар, ул оча, димәк, ул мәңгелек...

    Мәдинә баягы җиңеллекне тагын бер мәртәбә тойды. Күңеленә җиңеллек артыннан ук җылылык кереп тулды. Ул өметкә бөреләнде... Җаннан бушап, җылынып, җиңеләеп калган тәнне аның куллары инде ычкындырмаячак иде...

    Мәдинәнең бервакытта булмаганча яшисе килде. Яшәрлеге дә бар иде. Аның шактый таушалган, ләкин сүнеп-сүрелеп өлгермәгән яшьлеге бар, аракы сөреме, тәмәке төтене астында басылып яткан хыяллары бар, туган авылы бар, газиз әти-әнисе бар... Шулар хакына яшәргә тиеш түгелмени ул?! Алар янына кабат кайта алмыймыни? Өр-яңадан яши башлый алмыймыни?

    Бераздан Мәдинә кул-бармакларының әрнеп сызлавын тойды. Бу сызланулардан котылмакчы булып, кулларын бушатасы, уч-бармакларын җәеп җибәрәсе килде аның. Ә нәрсә югалта ул? Шушы бәхетсез гомеренме, кеше типкесендәге тормышынмы? Кадерсез мәхәббәтенме? Әллә хәйләкәр, түбән җанлы Нариманнымы?

    Мәдинәнең зиһенендә бер сәер теләк яралып килә иде: менә хәзер кулларын ычкындырса? Ул бит бу газаплардан шундук котылачак. Борчулар да, түбәнлекләр дә, Нариман да, аңа ияреп йөрүче язмыш шаукымы да юкка чыгачак...

    Кыз, бәхетле гомер түгел, иң гадәти яшәү гаме дә бирә алмаган язмышы белән хушлашырга җыенып беткән иде инде, шулвакыт кыя өстендәге калкулык артында ниндидер нур бөртеге пәйда булды. “Әллә таң атамы, көн беленәме?” – дип уйлап өлгерде Мәдинә. Ләкин бу юлы да алданды. Бу серле нур – таң да, кояш та түгел иде. Һәлакәткә дучар булган Мәдинәнең баш очыныда бөтерелеп баягы төнге күбәләк оча иде. Ул шулкадәр якты һәм гүзәл, аны бары тик таң нуры белән генә чагыштырырга мөмкин иде. Таң нуры гына офык читендә шулай очып уйный ала, Ходайның ым-ишарәсе булып чагыла ала...

    Мәдинә бәхетсез язмышын, тән сызлануларын онытып, әллә каян гына пәйда булган нурлы күбәләкне күзәтә башлады. Хәтта кул-буыннарына көч кергәндәй булды. Күбәләк шулкадәр матур иде – күзне камаштырырлык җете ал төсе күңелгә иләслек бирсә, ут ялкыны кебек кызгылт канатлары исә, дулкынланып типкән йөрәк кебек, талпынып калтырана иде... Очынып кына калмыйча, бераздан ул, якын ук килеп, кыя читендә асылынып торган Мәдинәнең йөз каршында җилпенеп тора башлады... Кыз, хәтта, үз керфекләрендә аның канат җилен дә тойган кебек булды...

    “Бу кадәр дә матур булыр икән!..” – дип уйлап алды Мәдинә. Шундук әбисенең ятагы читендә эленеп торган чигүне исенә төшерде. Ул чигүгә дә нәкъ менә шундый күбәләк төшерелгән иде. Күзләреннән мөлдерәмә яше тамам-тамам дип торган җан күбәләге! Җан бөртеге! Әбисе сөйли иде: “Буыннан-буынга күчеп килүче бу чигүгә борынгылар мәрхүмнәрнең җан сурәтләрен төшергәннәр”, - ди иде.

    Бу күбәләк тә җандыр. Кемнеңдер хәләл һәм үксез җаныдыр. Дивана! Кемнеке булсын, үзенеке!

    Мәдинә үз ачышыннан кычкырып җибәрә язды. Кул буыннары йомшап, аска төшеп китә язды... Ләкин шунда ук үзен кулга алып, учларындагы тамыр җепселләрен ныграк кысты, дымсу балчыкка ныграк сеңде, сыенды. Аның күңеленә курку керде. Үлүе, җан очыруы шушы микәнни? Кызык икән - әле үзе үлеп бетмәгән, ә җаны инде тән читлегеннән очып чыгып киткән...

    Күбәләк очты да очты. Ул читкә очып китәргә уйламады да. Киресенчә, һәлакәт каршында калган Мәдинәгә ярдәм итәргә теләгәндәй өзгәләнеп очты. Якын ук килеп, илаһи сулышын өрмәкче, нидер әйтмәкче, изге догалар пышылдамакчы булды... Хәтта ул кызганыч булып тоелды Мәдинәгә. Кызганыч шул. Ул бит аның җаны, һәлакәткә юлыккан гомеренең рухы, иясе...

    - И җаным минем, кире кайтсана, кабат гомер бирсәнә!..- Мәдинә үз җанына өзгәләнеп ялвара башлавын сизми дә калды. – Кайт!.. Кайт та бу упкын авызыннан чыгарлык көч бир!.. Син бит минем җаным гына түгел, син минем раббым!.. Кайт инде, ярдәм ит, җаным-раббым!.. – Ләкин шундук уйларыннан кире кайтты. – Юк, килмә, коткарма, мондый тормышта яшәгәнеңнән яшәмәвең артык... Менә хәзер кулларны ычкындырам да юкка чыгам... Менә хәзер, менә хәзер...

    Ул арада төнге күбәләк үзенең дәртле биюен, дөресрәге, сихри очышын дәвам итте: талпынып-талпынып әле өскә очты, әле, җәһәт кенә очып төшеп, һаман әле һәлакәт өстендә эленеп торган иясенә сырпаланып, бәргәләнеп, аңа ярдәм итмәкче булды. Шунда гына Мәдинә бу нур бөртегенең канат йөзендә кеше күзләрен хәтерләткән ачык тапларны шәйләп алды. Бу сихри карашлар сүзсез генә әйтә кебек: “Син нишлисең, кызый? Бер бәлагә тардым дип, гомереңнән ваз кичәргә җыендыңмы?”

    Монысы Мәдинәнең үз уйлары: “Шул хәлгә төшкән гомер нәрсәгә соң?”

    “Алай димә, - күбәләк үҗәтләнеп дәвам итте. – Синең гомер башлана гына. Әле син яшәүнең тәмен дә, ямен дә татып өлгермәгәнсең. Менә син, минем кебек, бер көнлек гомер яшәп кара... шунда яшәүнең кадерен белерсең...”

    Ниһаять Мәдинәнең аңына барып иреште: ул шушы төнге күбәләктән оялып булса да яшәргә тиеш. Шушы бер көнлек җан бөртеге аңардан яшәү сорый ласа... Төн бервакыт үтеп китә ул... Таң ата... Кояш чыга... Көн туа... Яңа тормыш башлана...Бу Кояш, бу Көн, бу Тормыш каршында синең ялган хыяллар, түбән хисләр белән сугарылган гомер кисәгең бернигә дә тормый...

    Янәшәдә ниндидер җан кисәген тою Мәдинәгә өстәмә көч бирде һәм ул бөтен гәүдәсе белән омтылып, өскә, кыя очына табан талпына башлады... Тартышты, тырмашты, ниһаять, бер колач җир үтте... Бераз хәл алгач, тагын кузгалды, тагын тартышты, тагын тырмашты, соңгы көчен биреп, хәләл гомере өчен көрәште... Шактый азаплангач, иңрәп ыңгыраша-ыңгыраша соңгы омтылышын ясады һәм кыя башында пәйда булды. Өскә килеп чыгуга ул бик сәер тойгы кичерде: бу күк караңгылыгыннан, җир газапларыннан тагын да караңгырак, төпсезрәк, чиксезрәк дөньяга китәсе килде аның. Чытырдатып күзләрен йоммакчы, онытылмакчы булды... Әмма күз кабакларын йомарлык та хәле юк иде аның.

    Шулчак кыя ташын түшәк итеп яткан йөзенә җылы җил килеп бәрелде.

    Кызның иң беренче уе баягы күбәләк хакында иде. Әллә бу җан бөртеге үзенең матур канатлары белән җилпенеп, Мәдинәне ис-акылына китермәкче, тормышка кайтармакчы буламы?

    Мәдинә, күзләрен ачып, таныш күбәләген эзли башлады. Әмма аның карашларын күбәләк түгел, ерак офык читендә сызыла башлаган таң нурлары каршы алды. Шуның җылы балкышы иркәли икән аның йөзләрен, керфекләрен...

    Ләкин Мәдинәне бу минутта кояш та, таң нурлары да кызыктырмый иде. Кызның күңел гаме аның гомерен саклап калган төнге күбәләктә иде. Ничек кенә эзләсә дә, Мәдинә таң яктылыгыннан алсулана башлаган җир йөзендә күбәләктәй очып йөргән сихри җан бөртеген таба алмады... Таба алмаячак та. Әнә бит ул – тау читеннән упкын өстенә чыгып торган кыя-таш өстенә канатларын җәеп куйган да мәңгелеккә тынып калган...

    Кайчакта язмыш дигәннәре кешегә эзләгәнен бирмичә, теләгәнен бирә. Мәдинәгә исә ул бүген галәм күбәләген – кояшны, яңа көнне бүләк итте.

    Дөньяга сихри мизгел туды: һәр нәрсә үз урынына, һәр җан үз иясенә кайтты... Изгеләрдән-изге Ходай Тәгалә бу юлы да бәндәләренә көч, өмет һәм сабырлык өләшеп чыкты.

    25 октябрь, 2008 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх