• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ГОМЕР ЭЗЛӘҮ

    (Новелла)

    1. РУХ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ

    Мөхәммәдьяр карт бүген беренче мәртәбә йөрәгенең барлыгын тойды. Төне буе сызланып, ухылдап чыкты. Әле кай төшендәдер чәнчеп-чәнчеп алды, әле, үзәкләргә үтеп, күңел күген ачы сагыш басты; ул сагыш, беленер-беленмәс кенә әрнү булып, җанын бертуктаусыз борчып-бимазалап интектерде...

    Ул үз гомерендә беренче мәртәбә шик-шөбһәгә төште; гаҗизлектән, тәүге тапкыр үз рухы белән бәхәсләшеп, әрепләшеп чыкты. Бу рух дигәнне шундук тойды ул. Әнә бит - өйдә аннан башка да кемдер бар... Әнә аның карашы, әнә сулышы...

    - Син... Син минем Әҗәлемме?

    - Юк, мин синең Әҗәлең түгел.

    - Син... минем Язмышыммы?

    - Юк, Язмышың да түгел.

    - Кем соң син?

    - Мин – синең Рухың...

    - Рухым? Рухым... Алайса, бу – минем рухым авырта?

    - Юк, бу – синең йөрәгең. Күпне күргән, күпне кичергән йөрәгең...

    - Бик авырумы ул?

    - Йөрәгең зәгыйфь синең, әмма рухың таза.

    - Алайса... Нигә килдең монда?

    - Минем киткәнем дә юк. Мин һәрвакыт синең янда. Шуңа да мин синең рухың бит инде...

    - Шулай да сине нидер борчый, рух иптәш...

    - Мине түгел, сине борчый, картлач...

    - Борчый шул, син хаклы... Ыһ!.. Ыһ!..- Мөхәммәдьяр картның йөрәк тамырлары, өзелердәй булып, тагын бер мәртәбә тартылып куйды. – Үләр вакытым да җитеп килә бит, ничек борчылмыйсың ди... Ничек калдырыйм бу дөньяны, кемгә калдырыйм?

    Бу юлы рух дигәннәре дәшмәде. Мөхәммәдьяр картка аның дәшүе мөһим дә түгел иде. Аның үз борчуы борчу...

    - Беләсең бит инде, мин яшьли өйләнә алмадым. Дөнья кудым. Тоттым дип әйтә алмыйм, әмма үземнән ерак та җибәрмәдем мин аны...

    - Дөнья – ул иң элек гаилә...

    - Беләм!.. Син дә җанны үртәп торма әле. Өйләндем мин, бер-бер артлы ике тапкыр өйләндем... Дөньяның иң чибәр кызларын хәләл яр иттем... Икесендә дә яратып өйләндем. Чын мәгәр... Ләкин...

    - Нәрсә - ләкин?

    - Чибәр хатыннарым бала табарга теләмәделәр... Һәм мин аларны ике дә уйламый аерып җибәрдем. Баласыз тормыш нинди тормыш инде ул? Йә әйт... Нинди дөнья?! Ә? – Мөхәммәдьяр бераз уйланып ятты. Аннары тагын түземсезләнеп сөйләнергә кереште: - Беркемем дә юк бит минем, беләсеңме шуны? Сыңар кешем дә юк... Туганнарым кайсы кая югалып беткән, кайсы башка дөньяга китеп барган... Япа-ялгыз мин... Гидай зат...

    - Яшәлгән гомереңнән канәгать түгел инде, алайса? Синең урында бүтән берәү булса: “ Мин барысына да ирештем, мин иң бәхетле җан!” – дияр иде...

    - Мин бит әле: “Канәгать түгел”, - дип әйтмәдем. Беләсеңме, мин, әйтерсең лә, үземнең гомерне яшәмәдем, башка кеше гомерен яшәдем... Минем үз гомерем кайдадыр читтәрәк калды. Мин аны югалттым... Миңа инде күптән үз гомеремне эзләргә, ничек тә аны табарга кирәк иде...

    - Килешәм, картлач, син үз гомереңне яшәмисең. Син яшәешеңнең кайсыдыр чатында башка юлга кереп киткәнсең. Хәзер шуның әҗерен күрәсең... Ләкин кайгырырга да урын юк. Гомереңне табу белән барысы да җайланыр, иншалла...

    - Шуннан соң мин үлмимме?

    - Мин бит ”үлмисең” димәдем ”җайланыр” дидем...

    - Юк, син төп-төгәл әйт - үләмме, юкмы?

    - Үлемнән шулай нык куркасыңмы?

    - Куркам, дөресе шул...

    - Оҗмахка эләгәсеңне белсәң дә куркасыңмы?

    - Оҗмахка эләгү өчен дә көч табып үләргә кирәк бит әле!.. Аннары...

    - Нәрсә - аннары?

    - Кем әйтә оҗмахка эләгәсең дип?..

    - Мин әйтәм.

    - Ә каян беләсең моны?

    - Беләм... Син оҗмахка эләгәчәксең... Синең кешеләр алдында да, Ходай каршында да бернинди гөнаһың юк... Син малыңны үз көчең белән таптың, җаныңны үз көчең белән асрадың... Әмма...

    - Тагын нәрсә инде?

    - Әмма синең ничек үлүең дә бик мөһим бу очракта. Яшәвең генә түгел, бу дөньяда үзеңнән соң кем-нәрсә калдыруың да мөһим...

    - Шул ук гомер мәсьәләсе инде бу.

    - Шулай булып чыга...

    - Тукта-тукта... Үз гомереңне яшәмичә үлү – дөресме соң? Минем бит әле аны табасым бар... Тапкач кына үлеп китсәм?.. - Мөхәммәдьярның йөрәге тагын бер мәртәбә сиздереп-чәнчеп куйды. Әллә шулай тоелды гынамы? Бу йөрәк гаменнән котылырга теләгәндәй, карт тагын үз рухы белән әрепләшергә кереште. - Менә син минем рухым бит, табарга булыш шул язмышымны! Гомер очымны! Гомер ахырымны!.. Ә, дәшмисеңме? Өйрәтергә барыбыз да оста, эшкә килгәндә генә кикрик шиңә, шулаймы?

    - Нишләп, әйтә алам мин сиңа каян табасын?

    - Нәрсә? Чынлапмы?

    - Чынлап. Мин бит рух, мин барысын да беләм. Тыңла...

    2. БАЗАР

    Базар ыгы-зыгысында Мөхәммәдьяр картны күреп-шәйләп алу мөмкин дә түгел. Ул хәзер нык үзгәргән. Өстендәге киемнәре сәләмәләнгән, сакал-мыеклары да күптән кырылмаган. Йөз-чыраенда, күз карашларында гамьсезлек, хәтта чарасызлык чалымнары күбәйгән...

    Әнә ул үткән-сүткән халыкка күтәрелеп карарга да кыймыйча, мескен бер кыяфәттә басып тора. Юк, кулын сузып хәер дә сорашмый ул, кайсыдыр гомер юлы чатында адашып, аптырап калган бәндә кебек, бөтен яшәешен язмышы ихтыярына тапшырган да тынып, басылып калган...

    Менә бервакыт базар капкасы төбенә җете кызыл буяулары белән балкып чит ил машинасы килеп туктады. Аннан көлешә-көлешә бер пар төште. Татарлар. Ниндидер затлылык, зыялылык аңкып тора бу яшь пардан. Үз-үзләрен тотышларында да, күз карашларында, йөз-чырайларында да иман нуры бар. Әнә бит – егет бармакларында изге тәсбих бауы уйнатып килә. Башын пөхтәләп яулыкка төргән мөлаем туташ та милләт кызларының иң сылуларыннан булырга тиеш...

    Үзе дә сизмәстән Мөхәммәдьяр карт аларга табан берничә адым атлап куйды. Кулларын алга сузып, ишетелер-ишетелмәс кенә эндәште:

    - Ярдәмегездән ташламагыз, оланнар...

    Әһә! Ишеткәннәр икән! Тәсбих бәйләмен боҗраландырып уйнатып килүче яшь ир шундук аңа күтәрелеп карады. Ләкин бу күтәрелеп караган йөздә баягы матур, иманлы нурланышның бер тамчысы да юк иде инде...

    - Кит юлдан, өтек! Юкса!.. – Тәсбихле кул, кизәнеп күтәрелгән килеш, һавада эленеп калды, ыспай киемле усал бәндәне янындагы сылукай тарткалый-тарткалый базар эченә алып кереп китте. Хатынның: “Шул урам әтрәк-әләмнәре белән булашмасана, әллә нинди авыру йоктырулары бар...” – дигән сүзләре генә килеп иреште.

    Мөхәммәдьяр карт түзде, бар сабырлыгын җыеп, тешләрен кысып түзде. Бәлки түзә дә алмаган булыр иде, кабаклары әрнеп авыртканчы күзләрен йомды. Ләкин күзләрне йомып кына дөнья ыгы-зыгысыннан котылып буламы соң?! Әнә - үч иткәндәй, кемдер бәреп-төртеп китте, икенче берәү: “Тормале юл өстендә, синнән башка да дөнья котсыз, кит моннан, хәсрәт!” – дип үртәлеп узды.

    Түзде карт. Алда өметләндереп, ымсындырып торган язмышы бәрабәренә түзде. Их, әгәр дә изге максатына ирешәсе – үзенең хәләл гомерен табып, аны күпме булса шулкадәр бәхете-бәхетсезлеге белән яшисе булмаса, торыр идемени ул кеше типкелегендәге бу урында?! Ул бит инде сизенә, ниндидер сихри-илаһи тоем белән сизенә - бу гомер дигәннәре кайдадыр шушында, якын-тирәдә генә...

    Әнә ул, әнә - бер мәрхәмәтле затка ияреп килә дә инде. Кулында өр-яңа йөзлек. Йөзлектәмени хикмәт?! Хикмәт аның булуында, килүендә, адәми затларның авыр хәлен, күңел гамен күреп, тоеп килүендә...

    - Картлач, менә сиңа йөз тәңкә, ал да олак минем базар яныннан! Болай да халык аз, син дә өркетеп торма карачкы кебек... Мә, ал...

    Төртсәң кан чәчрәп чыгардай таза ир күпме генә үгетләп булашса да, Мөхәммәдьяр карт аның көенә килмәде, берни булмагандай, кулын сузып, базар капкасы төбендә тора бирде.

    - Нәрсә, җитмиме әллә? Мә тагын йөз тәңкә... Тик, зинһар, күземә генә күренмә... Тагын бер күренсәң, үзеңә үпкәлә, яме... Әлегә әйбәтлек белән әйтәм, ишетсен колагың...

    Мөхәммәдьяр карт бу юлы да дәшмәде. Юк-юк, тәкәбберлекнең тамчысы да юк иде аңарда. Бу минутта аның йөрәге, йөрәгенә кушылып бөтен җан-рухы өзелеп-өзелеп сызлый, сыкрый иде... Менә ул, буыннары йомшап, әле генә язгы дымнан, пычрактан арына башлаган асфальт өстенә авып төшә башлады. Ләкин җиргә барып җитә алмый калды, кемнеңдер көчле куллары аның юкарып, җиңеләеп калган гәүдәсен үзенең киң кочагына алды...

    3. ЯҢА ТАНЫШЛАР

    Җитү егет икән. Ир-егет. Әнә - янында кечкенә буйлы, җыйнак гәүдәле, матур йөзле, бала чырайлы хатыны да бар. Күренеп тора - авыл балалары. Мөхәммәдьяр белә: авыл балалары гына шулай йөзләрен каралтып йөриләр. Чөнки авыл эше – урам эше; авылда гына кояш – кешенең тугры юлдашы... Ләкин барыбер сак булырга кирәк – бая кизәнеп, янап үткән бәндәләр кебек, бер-бер хәл кылмасыннар тагын...

    - Бабакай, хәлләрең ничек? Җиңеләйдеме бераз? – Картны аяк астында яткан буш әрҗәләр өстенә урнаштыра-урнаштыра, егет бертуктамый сорашты. – Ашыгыч ярдәм чакыртыйкмы әллә? Врач кирәкмиме?

    - Юк... Кирәкми, балам... Хәзер үтә ул... Барыгыз, минем өчен мәшәкатьләнмәгез... Үз юлыгызны, үз эшегезне карагыз...

    - Юк-юк, бер дә мәшәкать түгел, һич кенә ашыкмыйбыз, шулай бит, Сирин? – Сабый йөзле яшь хатын да бик мөлаем телле булып чыкты, сүзен өреп кенә әйтеп тора... – Шундый җирдә адәм затын ташлап китәләр димени?! Юу-ук... Болай гына калдырабызмы соң!.. Бар, Сирин, берәр җылы әйбер алып кил, әнә анда кыстыбый белән сөтле чәй саталар, бар, йөгер!.. Тамакка тәгам ягылса, хәзер хәл кереп китә ул... Күреп торасың бит, авызына күптән ризык эләккәне юк моның...

    - Халисә...

    Сирин хытынына нидер әйтмәкче булып авызын ачкан гына иде, тегесе кырт кисте:

    - Бармаган кунак түгел әле, җаныем, оныт ул хакта!...

    - Кирәкмәс, оланнар... Минем түләрлек акчам да юк... – Мөхәммәдьяр карт яңа танышларын ниндидер эштән калдырганын аңлап алды.

    - Кем сорый әле синнән акча? Юк белән башыңны катырма, абзый кеше. Хәлеңне бел дә тик утыр... Менә шулай...

    Сирин алып килгән кыстыбыйны кабып чәй эчкәч, чынлап та картка хәл керде, хәл белән бергә җан иңде. Ләкин ул әле һаман торып йөреп китәрлек түгел иде. Халисә тагын өтәләнә башлады:

    - Кайда соң синең өең, абзый кеше? Хәзер машина тотып илтеп куябыз. Адресыңны гына әйт...

    Ул арада ут кебек җитез хатын Мөхәммәдьяр алдына җәеп куелган ак җәймәне җыя да башлады. Тик картның калтыраныбрак чыккан сүзләре бу яшь парны тагын бер мәртәбә аптыратты, ахры, тәмам каушап төшкән Халисә ризыклар төрелгән җәймәне аяк астына төшереп җибәрүен сизми дә калды.

    - Минем торыр җирем юк шул, балалар...

    - Ничек инде – юк? Ә кайда яшисез соң сез? – Моңа кадәр тыныч кына торган Сириннең тавышы калтыранып ук китте...

    - Кайда булсын, урамда... Урам хәзер минем йортым, җир - идәнем, күк - түшәмем...

    - Алай икән... Нишлибез соң, Сирин? Ә?

    Бу сорауга салынган мәгънә язмышларга тиң иде. “Адәм тикле адәмне урамда калдырып булмый бит инде, әллә үзебезгә алып кайтабызмы? Берәр җай чыкканчы, яши алган кадәр яшәсен... “ – дип сорый иде Халисә иреннән.

    Сирин исә бу сорауны нәкъ шулай аңлады да...

    - Нишлибез дип... Әйдә кайтабыз...

    Халисәгә шул җитә калды. Ул тагын Мөхәммәдъяр карт тирәсендә бөтерелә башлады:

    - Әйдәле, кем абзый, монда кеше типкесендә утырма. Якты, җылы өйдә җимешле чәй эчеп, йомшак түшәктә ял итеп алсаң, хәзер хәл кереп китә ул... Менә мин әйтте диярсең...

    Карт берни дә аңламый иде.

    - Нишләтергә уйлыйсыз мине, оланнар? Кая чакырасыз? Минем өчен мәшәкатьләнмәгез, барасы җирегезгә барыгыз...

    - Әйдә, безгә кайтабыз... Кунагы качмас, барган чаклар да булыр, без үзебез дә бу якты дөньяда кунак кына... – Сирин хатынын хуплап сөйләнәме, өзелгән юлларына аклану эзли идеме, әллә үзен-үзе изгелеккә дәртләндерә идеме – анысы Ходай Тәгаләгә генә билгеле булып калды, алар, кеше-кара шәйләп өлгергәнче, ашыга-ашыга базар катыннан урамга чыгып киттеләр...

    4. ЙОРТ

    Йорт иске иде. Вакыт җиленнән бер якка кыйшайган мәһабәт йортның шундый ук авыш капкасыннан үтүгә таш белән түшәлгән киң ишегалдына килеп чыгасың. Күренеп тора: бу йортта элек татар сәүдәгәрләре яшәгән булырга тиеш. Әлбәттә татар байлары! Әнә бит тәрәзә башларына чын милли күгәрченнәр уелган... Кайчандыр бу йорт затлы буяуларга буялган булган... Тик хәзер аның төсе дә, исе дә калмаган... Мөхәммәдьяр карт,үзе дә сизмәстән, бу караңгы йортны үз гомере белән чагыштырып куйды... “Читтән караганда мин дә шулай күренәмдер шул. Юкса, бөтенләй чит-ят кешеләр , кызганып, аны үз өйләренә дәшмәс иде...

    Аннары... Шушындый гомергә ашкындымыни ул? Олы, бөтен гомерен ташлап, шушы иске, кылка дөньяга ымсындымыни? Бу яшьләрдән ни көтәсең тагы?.. Үз-үзләрен карарга да җитмидер әле... Тормышларын башлап кына киләләр... Башка гомер кайгысымыни аларда?..”

    Яшьләр үзләренчә кыландылар. Картны өйләренә алып кереп, өс киемнәрен салдырдылар, җитәкләп диярлек юыну бүлмәсенә алып керделәр, аннан юындырып-кырындырып чыккач, искерәк кенә да чиста киемнәр бирделәр. Аннары чәй өстәле артына чакырдылар. Чәйдән соң, ниндидер кечкенә бүлмәгә алып кереп яткырдылар... Боларның барысын да дәшмичәрәк кенә, үз игътибарыбыз белән картны рәнҗетмик, дигән кебегрәк кенә эшләделәр...

    Мөхәммәдьяр карт Сирин белән Халисә янында өч көн кунды. Ул шушы өч көн эчендә рәхәтләнеп йоклады, тамагын туйдырды, күңелен тынычландырды... Юк, тынычланып ук җитә алмады шул. Барысы да әйбәт әйбәтлеккә. Ләкин болай кеше өстендә күпме яшәргә була инде?.. Бу ярымҗимерек өйдә кыш чыгарлык түгел, аз-маз гына явып киткән яңгырдан соң да тәрәзә башларыннан, түшәм читләреннән су саркып керә. Ул кунып йөргән бүлмә - йортта бердән-бер аулак бүлмә. Яшьләр үзләре хәзер залда торалар. Халисәнең “йөге” дә бар... Шуңа да ул өйдә. Иртән Сиринне эшкә озаткач, бераз йоклап ала да авыл кызларына гына хас җитезлек белән мең төрле эшенә тотына... Бу вакытта Мөхәммәдьяр йоклаган булып ята. Халисәне борчыйсы, эшеннән бүләсе килми...

    Шулай хәйләләп яткан арада черем итеп ала... Иртәнге йокы татлы була бит. Һәм иләс-миләс. Ә иләслек инде изгелек белән бәйләнгән. Хәтта илаһилык белән. Иләс-миләс дигәч тә, һаман бер үк манзара күренә Мөхәммәдьяр картның күзенә: имеш, ул үзенең сарай кебек катлы-катлы, затлы-затлы йортында болын кебек киң түшәк өстендә ята... Менә бервакыт томан кебек йөзеп кенә ишектән бер карт килеп керә. Баксаң, Мөхәммәдьяр карт үзе, имеш... Бәй, аның Изге Рухы ласа бу! Ул ничек кергән булса, шулай йөзеп кенә картның ятагы каршына килеп баса, сораша башлый:

    - Мин әйткәннәрнең барысын да үтәдеңме? – ди.

    - Үтәдем дә, үтәмәдем дә... – Мөхәммәдьяр йокылы-уяулы гына җавап бирә. Авыз ачып бер сүз эндәшми, әмма җавап дигәннәре бөтен өй эчендә иңрәп, яңгырап тора...

    - Ничек инде? Син үз гомереңне тапмадыңмыни?

    - Белмим, мин гомеремне болай күз алдына китермәгән идем... Әйбәт кешеләргә юлыктым юлыгуын, тик барыбер бәхетле түгел мин, күңелем һаман да тынычлана алмый...

    - Бәлки син үзеңнең элеккеге тормышыңны сагынасыңдыр?

    - Юк, сагынмыйм. Бөтен булса да, ул ялгыз иде. Мин бит урамнан да, кешеләрдән дә курыкмыйм, ялгызлыктан куркам... Үткәндәге тормышымнан киткәнгә кырык көн инде, әле бер тапкыр да, язмышымны ник үзгәрттем, дип үкенгәнем булмады... Менә хәзер генә күңелем шомланып калды...

    - Бу шомның сәбәбе нидә?

    - Үзем кешеләр янында, ә ялгызлыктан котыла алмыйм...

    - Әйе шул, ялгызлыкка төшү генә тиз, җиңел, ә менә аннан котылу ай-һай күп вакыт, күп көч-егәрлек сорый... Хәтта бөтен бер язмышка торырлык вакыт, көч сорый...

    - Шулай икәнен үзем дә аңладым инде... Нишләргә соң миңа? Рух булсаң бул - әнә шул хакта әйт син.

    - Син миннән күп сорама, карт. Аңласаң-аңламасаң да, соравыңа җавап шул: син инде гомереңна таптың. Син минем сынауны үттең. Хәзер инде тапкан гомереңә үз язмышыңны такма, аны Ходай бүләк итеп биргән язмышыңа ал...

    Менә шундый сөйләшү булды Мөхәммәдьяр карт белән аның газиз рухы арасында. Сөйләшү төштә булдымы, әллә өндәме – бу хакта беркем дә белми калды.

    5. “БЕРГӘ ЯШИК, ОЛАННАР!”

    Сирин, Халисә кебек игелекле җан ияләре белән тагын өч көн яшәде Мөхәммәдьяр. Ләкин, ике тапкыр өчәр көн яшәп, изге фал алып килергә тиешле җиденче көнгә чыккач та яшәүнең асыл мәгънәсенә төшенеп җитә алмады ул. Теләгенә ирешә алмады. Изге рухы әйткән сүзләр хакында кат-кат, кайта-кайта уйланды. Көне-төне уйланды... Ниһаять, төшенде...

    Бердән-бер көнне, иртән торуга ук, Мөхәммәдьяр карт үз янына Сирин белән Халисәне чакырып алды. Чакырып алганчы, үз бүлмәсеннән яшьләрнең сөйләшүен тыңлап ятты...

    - Каяле, кил әле, Халисә, бер кочаклыйм үзеңне...

    - Ай! Каты кысма! Балабызны имгәтәсең... Болай да бик тынгысыз булырга охшый. Төне буе йөгереп чыкты...

    - Йөгерергә яраткач, кышка чаңгы әзерләп куярга кирәк әле... Кышка кайтып җитә бит инде ул, әйеме?

    - Кайта-кайта, Сирин... Тик көннәрне санама, яме... Санарга ярамый, ди... Әнә инде җәй дә үтеп бара... Балабызны кая алып кайтырбыз соң, Сирин?

    - Эзлим, эзлим, Халисә... Бу йортның хуҗасы күргән саен: “Кышлый торган йорт түгел, салкыннар башлануга ябып куям, урын эзләгез”, - дип күзне ачырмый..

    - Без ничек тә бер куыш табып керербез, ә менә Мөхәммәдьяр абзый белән нишлибез соң?

    - Нишлибез дип... Аны да үзебездән калдырмыйбыз... Үзе генә яши алмаячак ул, Сирин. Ә без ничек тә яшәрбез, аны да сыендырырбыз... Балабыз тугач, Дәү әти булып йөрер... Без бит икебез дә ятим хәзер. Синекеләр дә, минекеләр дә бик иртә китеп бардылар... Мөхәммәдьяр абзый исә ятимләнеп калган гаиләбезне бөтенәйтеп, мәгънәле һәм догалы итеп торыр...

    - Ярый, шулай булсын, Халисә, тормыш барысын да урынына куя ул...

    ...Сирин инде өстенә киенеп беткән, эшкә китәргә җыенып йөри икән. Халисә исә озын халаттан, йөз-битләрен, чәчләрен дә җыеп өлгермәгән... Болай да көнгә янган йөзләре борчылудан тагын да караеп киткән кебек.

    - Нәрсә булды, Мөхәммәдьяр абзый? – Сәгатенә карый-карый, Сирин картның алдына ук килеп тезләнде.

    Аннары Халисә үрсәләнеп килеп җитте:

    - Бер-бер хәл булмагандыр бит? Авырыйсыңмы әллә ? 3 - Оланнар, җыеныгыз, сез минем белән барырга тиеш.

    - Кая, Мөхәммәдьяр абзый?

    - Кая? Нишләп?

    - Җыеныгыз, баргач күрерсез... – Карт үзе исә, мәсьәләнең артык җитди булуын искәртергә теләгәндәй, түшәгеннән торып, барлы-юклы әйберләрен җыя да башлады. “Бер-бер хәл булганмы, зиһенгә ялгышканмы әллә бу карт?” – дигән кебек, Сирин белән Хлисә бер-берсенә карашып басып тордылар да җилкәләрен сикертә-сикертә үз бүлмәләренә таралыштылар...

    Озак барырга туры килмәде. Ике-өч урам үтүгә шәһәрнең тап уртасында төзелеп яткан коттеджлар бистәсенә килеп чыктылар. Аз гына алгарак китеп, бераз барган саен туктап ял итүче Мөхәммәдьяр картка шикле-шөбһәле караш ташлап алсалар да, Сирин дә, Халисә дә юл буе бер авыз сүз эндәшмәделәр.

    Ниһаять, карт ниндидер таш йорт каршында туктап калды. Урынында таптана-таптана хәл алды. Әмма аларны монда көтмәгәннәр иде. Әнә бит - биек капка артындагы мәһабәт йортка да, капканың үзенә дә ат башы кадәр йозак эленгән.

    “Без нигә килдек инде монда?” – дигән кебек, Сирин белән Халисә тагын Мөхәммәдьяр картка таба борылдылар. Карт илаһи бер дәрәҗәдә тыныч иде. Ул шулкадәр тыныч иде, яшьләр хәтта картның әйткән сүзләрен баштарак чынгы алып, төшенеп тә бетә алмадылар...

    - Менә шунда торачаксыз, оланнар... Менә шунда торачакбыз...

    Беренче булып Сирин аңына килде:

    - Бу нинди йорт, Мөхәммәдьяр абзый?

    Аннары Халисәнең “теле ачылды”:

    - Ни сөйлисең син, Мөхәммәдьяр абзый?

    - Бу минем йортым, оланнар. Ялганым өчен кичерә күрегез... Шулай кирәк булып чыкты... Мин авыр сынау үттем, минем белән бергә сез дә сыналдыгыз... Мин бит гомерем буе хезмәттә булдым. Мал җыеп, тау кебек йорт салдым. Тик мин бу йортта яшәү ямен таба алмадым, мин анда чит-ят идем. Чөнки ялгыз идем. Ялгызлык миңа йөрәк авыртуы, җан сызлавы алып килде. Шул авыртуга, сызлауга түзә алмыйча, урамга, кешеләр арасына чыгып киттем. Рухым шулай кушты, тәкъдирем чакырды. Мин үземнең гомеремне чын кешеләр арасыннан табарга тиеш идем. Картлык көнемдә булса да үз язмышыма ирешергә тиеш идем... Мин аны сезнең иске, тар бүлмәләрдә таптым. Аннары... сезнең олы җаныгызда, мәрхәмәтле, игелекле йөрәгегездә таптым... Зинһар, кире какмагыз, оланнар, рәхәтләнеп яшәгез шушы йортта, озын, тигез гомер итегез, бәхетле булыгыз... Бергә яшик, балалар, оныклар үстерик, бер-беребезнең кадерен белеп, Ходай тарафыннан бирелгән гомерләребезнең ямен күреп яшик... Шуның хакына әйдәгез бер дога...

    24 март, 2008 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх