• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ХАК

    (Бәян)

    1.

    Шулкадәр буш, гамьсез көн булыр икән!

    Зәйтүн менә инде өченче сәгать урамда йөри. Бераздан кайтыр да инде. Әнисе уянгандыр. Берүзенә ямансудыр... Эш көннәрендә болай да атналар буе өйдә үзе генә бит ул... Күршедәге Гайшә карчыкны исәпләмәгәндә. Инде бердән-бер ял көнне дә ялгызы ятсынмы?!

    Авырый ул. Түшәккә ятып кына тора. Соңгы елда урамга бөтенләй дә чыкмый. Аш бүлмәсенә барып килү дә авыр аңа хәзер...

    Шулай көннән-көн авырая, сүнә бара. Врачлар да берни эшли алмый. Даруларның да файдасы юк. Ул бит кай җире авыртуын төгәл генә әйтә дә алмый. “Картлык авыруы миндә, балам, гомеремнең соңы якынлашадыр”,- ди үзе. Изгелек юлына әзерләнә. Күптәннән намаз иясе булса да, соңгы вакытларда ул Ходайның бу гамәлен аеруча җентекләп, төгәл итеп үти... Аннары, илаһи бер тынычлык белән: “Балам, үлемнең бетүенә караганда гомернең бетүе хәтәррәк”, - ди. Аныңча, үлемнән соң кеше мәңгелек юлына чыга – яңа гомерен кичә башлый. Гомер өзелсә, җанның юлы да өзелә. Киләчәк өзелә, өмет өзелә... Әнкәсенең сүзләрен Зәйтүн әнә шулай аңлый.

    Гомере буе колхоз эшен җигелеп тарткан хатын ул. Әткәсе бик яшьли үлеп киткәч, Зәйтүнне аякка бастырырга кирәк булган аңа. Шул газиз баласына биргән дә инде ул үзенең җан сулышын, тән көчен.

    Зәйтүн кайту ягына борылды. Менә бу ишегалдын кистереп кенә үтсәң, тирә-якта балкып утырган биш катлы кызыл йортка күп калмый... Анда аны чирле әнкәсе көтә... Авыру булса да, сер бирми әле ул. Чәен куя, өстәл хәстәрләп, икмәген, лимонын телә... Аннары каршында чәй чөмереп утырган улына карап, авыр итеп сулый.

    - Син безнең дөнья кешесе түгелдер, балам. Бу кадәр әйбәт, игелекле булмас идең, - ди.

    Ул белә шул: хаста әнкәсе өчен Зәйтүн дөньяның күп бүләкләреннән баш тартты. Зур укуларга керә ала иде, ул бит мәктәпне яхшы тәмамлады. Кыйммәтле даруларга акча кирәк булды, уку хакындагы татлы хыялларын онытып, Зәйтүн яшьтән авыр хезмәткә ялланды. Кызлар белән аралашырга да вакыты аз булды. Әллә шуңа инде, ул хәзер алардан бөтенләй курка... Әнкәсе күпме генә үгетләсә дә, үзенә тиң кыз табу, өйләнү уен күңеленә якын җибәрмәскә тырыша...

    Зәйтүннең күңелен ишегалдынның урта бер җирдә урнашкан комлыкта уйнап утыручы бер бала җәлеп итте. Бик сәер тоелды аңа бу сабый заты. Башка балалар, әнә, төркемнәргә оешып, чыр-чу килеп, әле бер якка йөгерешәләр, әле, дулкын булып, каршы якка ябырылалар...

    Ә бу бала үзе генә. Япа-ялгызы. Өч-дүрт яшьләр тирәсендәге бала өчен бу сәер түгелмени?!

    Тукта, нигә ялгыз булсын?! Әнә бит, кем беләндер сөйләшеп утыра... Сөйләшеп утыра? Кем беләндер? Анысы, Зәйтүннең дә үз дә күңеле белән гәп корган чаклары еш була. Ләкин ул күңел бит!.. Ә бу малай янында чынлап та кемдер бар кебек. Әнә нәрсә ди:

    - Син бүген матул...

    - Мин дә матул. Әнием миңа яңа күлмәк алды... Синең әниең балмы? Ә әтиең? Минем әтиемме? Юк... Күктә әниләл буламы?..

    - Ә күк нинди ул? Матулмы?..

    - Минем күкне күләсем килә...

    - Калтлалны гына аласыңмы?

    - Минем тизеләк үсәсем килә... Күккә баласым килә... Синең янга...

    Бу сәер сөйләшүнең телсез шаһиты булып, баскан урынында катып калган Зәйтүн ни уйларга да белмәде. Үзен-үзе белештермичә, сабыйга таба берничә адым атлады, аннары, сак кына килеп, якындагы эскәмиягә чүкте...

    - Кем белән сөйләшәсең син?

    Малай, күтәрелеп карамыйча гына, уенчык КАМАЗының әрҗәсенә ком төйи-төйи, күптәнге танышы белән сөйләшкән кебек, җавап бирде:

    - Әнә аның белән...

    Малай ымлап күрсәткән якта берни дә шәйләмәгәч, Зәйтүн ныграк үҗәтләнде:

    - Кем соң ул? Исеме ничек?

    - Белмим... Ул үзе дә соламый, мин дә соламыйм... Күктә яши ул...

    - Кем? – Бу юлы Зәйтүн тәмам гаҗизләнеп сорады.

    - Ул...

    - Ул?.. Кем соң ул?..

    Малай һаман машинасы белән булашты. Борчыма мине, дигән кебек, теләр-теләмәс кенә сөйләште:

    - Ак ул... Матул... Канатлалы да бал... Ул бит күктән төсә...

    - Ә нигә мин күрмим соң аны?

    - Белмим... Мин әле бик бәләкәй. Суңа да күп нәлсәне белмим...

    Кинәт Зәйтүннең аң-зиһене томалангандай булды. Ләкин, тормыш гамен тәмам югалтыр алдыннан, күңеленә бер сәер уй үрмәләп кереп калырга өлгерде: “Бу бала кисәге чып-чын фәрештә белән сөйләшеп утыра ласа! Димәк... Рухи затларның барлыгы хак?”

    Шунда ук Зәйтүннең иңке-миңке зиһененә кайчандыр әнкәсе әйтә торган сүз килеп иреште: “Фәрештә затлары сафтин-саф, пактин-пак нарасый балаларга гына ачылалар”, - ди торган иде ул. “Фәрештәләр кебек саф-ихлас чагында һәр кеше Хода Тәгалә мәләкләре белән аралашып, аңлашып яши”, - дигән сүз дә, каяндыр килеп, Зәйтүннең хәтерендә яңарды...

    Зәйтүн үзенең бала чагын бик аз хәтерли. Аның бу балачак гомереннән әтисенең аянычлы үлеме, ачы ятимлек газаплары гына хәтерендә калган. Әнкәсе көне буе эштә, Зәйтүн таңнан төнгә кадәр күршедә яшәүче ярымсукыр, ярымчукрак карчык карамагында кала. Андый чакта нинди фәрештә инде?! Әҗәле килмәсә, рәхмәт әйтеп тик тор.

    Ышанып җитмәсә дә, әнкәсенең сүзен хөрмәт итә Зәйтүн. Намаз иясе булып йөргән хатынның үз уе, үз карашы булырга тиеш бит инде...

    Ә бәлки күренгәндер дә аның күзенә фәрештә дигәннәре. Зәйтүн оныткандыр гына... Шундый ук ак, саф, гүзәл булгандыр ул. Канатлы буладыр. Менә бу малайга очраган фәрештә заты кебек...

    Зәйтүннең бу изге урыннан тиз генә китәсе килмәде. Малайның каршына ук чүгәләп, аның КАМАЗ машинасына ком тутырырга кереште.

    - Синең үзеңнең исемең ничек соң?

    - Хәлим...

    - Мин Зәйтүн абыең булам.

    - Син дә масиналы уйныйсыңмы?

    - Уйныйм. Миңа синең кебек чакта бик уйнарга туры килмәде шул...

    - Әни дә сулай ди. Мин кулсак уйнамадым, энеләлемне каладым, ди. Вакытым булмады, ди...

    - Син әниеңне ялата... яратасыңмы?

    - Ялатам.

    - Әтиеңне?

    - Юк.

    - Нигә инде?

    - Әтием юк минем.

    - Ничек инде? Һәр кешенең әнисе бар, әтисе бар.

    - Ә минеке юк.

    - Минеке дә...

    Икесенә дә берьюлы ямансу булып китте. Алар сөйләшмичә-нитмичә генә машиналарына ком төяп бетерделәр.

    Тагын Зәйтүн тынгысызрак булып чыкты. Ул баядан бирле күңелен борчып торган шомлы соравын бирде:

    - Ул... һаман безнең яндамы?

    - Кем?

    - Теге... Канатлы, ак нәрсә....

    - Нәлсә түгел, безнең кебек ул. Канатлы гына...

    - Димәк, ул... фәрештә? Ну... ангел?

    - Әйе, ангел. Әнә ул – утылгыста утыла. Сиңа калап тола...

    - Усал итеп калыймы... карыймы?

    - Юк, елмаеп тола...

    Ниһаять, Зәйтүн тәвәкәлләде, баядан бирле сизелер-сизелмәс кенә җан артында торган сорауны бирде:

    - Хәлим... Син ул фәрештәдән сорый аласыңмы? Менә минем өчен, минем хакка сорый аласыңмы?

    - Нәлсә солыйм? Кәнфит, зеваска соласаң, все лавно билми... Мин солап калаган идем инде...

    - Юк-юк, мин кәнфит ашамыйм. Жевачка да яратмыйм. Миңа бер нәрсә хакында гына сорарга кирәк. Минем әнкәй бик нык авырта, өйдә түшәктә ята. Берничек тә терелә алмый... Берәр чара юк микән диюем – шул хакта сорап кара әле. Аларга, фәрештәләргә бар нәрсә дә билгеле бит... Аларның бөтен нәрсәгә дә көчләре җитә...

    - Ә нигә аңалдан солалга? Минем әнием влас булып эсли. Сколыйда... Аны гына сакылыйк. Ул балысын да белә...

    - Хәлим... Шулай да сорап кара әле. Менә бу абыйның әнкәсе бик чирли, диген, берәр ничек терелтеп булмыймы, диген... Ә?

    - Хәзел... Тик син алтың белән болыл. Кесе калап толганда сөйләсми ул... ангел...

    Зәйтүн читкәрәк китте... Уйларына чыгымчыларга ирек бирмичә генә ишегалдын урап килде... Ул килгәндә малай инде эшен бетергән иде.

    - Ну, нәрсә диде? Сорадыңмы?

    - Соладым. Телеләсәк, диде...

    Зәйтүн бу әкияткә ышанды да, ышанмады да. Ләкин барыбер урам уртасында фәрештәләр белән сөйләшеп утыручы бу бер гөнаһсыз, сафтан-саф сабыйны кочагына алды, аны кысып-кысып сөйде...

    - Рәхмәт сиңа, акыллым!.. Барысы өчен дә рәхмәт... Фәрештәләреңә дә рәхмәт әйт... Нәрсә генә язса да, барыбер рәхәт булып китте...

    Зәйтүн, дәррәү торып, кайтыр юлга кузгалды.

    - Абый, ул тагын бел сүз әйтелгә кусты...

    Зәйтүн кургаштай авыр карашы белән тагын малайга төбәлде.

    - Нинди сүз ул?

    - Хакы буласак, диде. Онытмасын, диде...

    - Аңламыйм... Һич аңламыйм...

    - Әниең өсен хак түләлгә киләк буласак, диде... Кыйммәт хак, диде...

    “Авыруны терелткән өчен хак сорыйлар түгелме? Фәрештә диген инде үзләрен...” - Бик авыр барып җитте бу алыш-биреш фәлсәфәсе Зәйнүннең зиһененә. Шулай да ул әнкәсе бәрабәренә ниндидер хак, бәя түләргә кирәклеген бик тиз чамалап алды. Һәм ул әнкәсе өчен теләсә күпме хак, бәя түләргә әзер иде!

    - Ә... Хак дисеңме? Ул абый риза, барысына да риза, дип әйт, яме...

    Малайның, дөресрәге, фәрештәнең сәер шарты хакында кайта-кайта уйланды Зәйтүн. Бик җиңел генә “риза” дип әйтсә дә, үтә дә җитди нәрсә, ахры, бу... Нинди хак сорыйлар соң Зәйтүннән? Ул хакның бәясе нинди? Ана кеше сәламәтлеген нинди хак, нинди бәя белән үлчәргә мөмкин? Аны гомумән дә үлчәргә мөмкинме? Йә соң, ана гомеренең хак-бәясен кем, кайчан куйган?

    2.

    Зәйтүн кайтып кергәндә әнкәсе түшәгеннән торган иде. Бүлмәгә тәмле ризык исләре таралган. Итле бәрәңге шулпасының хуш исләре шулкадәр ымсындыргыч иде, Зәйтүн, кайтып керү белән, кухняга чыгып, кәстрүлләрнең капкачларын ачкалап карап йөри башлады. Аш-су белән бераз юангач кына ул эчке бүлмәдә нидер ямап, тегеп утыручы әнкәсен эзләп тапты. Шундук борчылып өтәләнергә кереште:

    - Нишлисең син, әнкәй?! Сиңа торырга ярамый бит!

    - Ярый, нишләп ярамасын, балам. Менә хәлем яхшырып киткәндәй булды әле. Өебез хатын-кыз кулын сагынган, җыештырып алдым... Әнә ничек ямьләнеп китте...

    Зәйтүн бу юлы әнкәсен ачуланмады, битәрләмәде, балкып, яктырып киткән бүлмәләрне урап чыкты да әнкәсе янына килеп урнашты... Алар шулай хәтсез вакыт гәпләшеп утырдылар, аннары аш өстәленә күчтеләр, тәмле-тәмле ризыклардан авыз иттеләр...

    Зәйтүн үзе сөйләште, үзе эчтән генә уйлап утырды: “Әллә теге фәрештә затының вәгъдәсе рас килдеме? Әнә бит әнкәсе ничек аруланып, терелеп китте. “Сөбханалла”дан башка бер сүз дә юк... Мең рәхмәтләр ул Ходай фәрештәсенә. Теге сабыйга да рәхмәт. Бер барып бәхилләп киләсе булыр... Хәер биреп, дога да укытып алырга кирәк...”

    Уйның очы-кырые юк бит аның. Зәйтүн дә тиз генә тотып ала алмады үз уйларының очын. Ләкин бер нәрсә аның уйларын сагаерга мәҗбүр итте, хәтта чуалдырып төйнәп куйгандай булды. “Туктале, теге бала ниндидер хак хакында әйткән иде ләса... Хак ул – хәер-дога гына түгел , ул мәҗбүри түләнергә тиешле “бәя”, дөресрәге, “бәһа” дигән сүз!..”

    ...Шулай яшәп киттеләр.

    Ана кеше, буын ныгытып, сулышын иркенәйтеп, өй эшләренә чат ябышты, күрше-тирәдәге кибетләргә дә чыккалап йөри башлады. Зәйтүн исә эшенә күбрәк күңел бирде, хәтта яңарак, “чистарак” хезмәт хакында кайгырта башлады.

    Әмма яңа эшкә күчәргә насыйп булмаган икән аңа. Бердән-бер көнне ул үзе кинәт хаста хәленә калды. Элегрәк тә җилкенеп-җилкенеп ала торган тынгысыз йөрәге тәмам хәлсезләнде, тын-сулышы буылып, башына бер минутка да бетми-төкәнми торган сызлавык керде.

    Шулай берничә көн эчендә түшәк иясе булды да куйды Зәйтүн. Чакыртылган врачлар да әллә нәрсә әйтә алмадылар. Нинди дә булса хәтәр авыру таба алмагач: “Үтә торган шаукым бу, һәр кешенең гомерендә бер була торган хәл”, - дип юаттылар. Янәсе, ирлеккә күчү чорында була торган хикмәтләр...

    Әмма врачлар ничек кенә вәгъдә итсәләр дә, Зәйтүнгә каныккан авыру, чир тиз генә китәргә теләмәде. Күршедәге Гайшә карчыкның өшкерүләре дә ярдәм итмәде. Менә шул чакта исенә төшерде дә инде ул теге шаукымлы малайның әйткәннәрен: “Хак түләргә кирәк... Кыйммәт булачак...”

    Күңеле көннән-көн тынгысызлана, гомере сүнә барса да, Зәйтүн әлегә юанырлык көч таба: “Аның каравы, әнкәй әйбәтләнде”, - дип үз-үзенең хәленә керергә тырыша иде...

    3.

    Зәйтүн әнисенең моңлы тавышына уянып китте. Бу моңлы аһәң аның баш сызлауларын, тән авыртуларын да томалап куйгандай булды...

    Ана кешенең иртәнге намаздан соң укый торган догаларын көйләп утырган мәле иде бу. Ул көйле дога, өн белән төшне буташтырып, Зәйтүннең күз алдында әллә нинди сихри, хәтта сихерле манзаралар барлыкка китерә иде...

    Әнә, таныш ишегалдында таныш сабый уйнап утыра. Бүген ул аеруча моңсу, борчулы күренә. Күтәрелеп карамаса да, Зәйтүн бу сабый карашларының сагышлы, хәтта кайгылы булуын тоя, тоеп кына калмый, аерым-ачык күрә...

    Иң серлесе бу да түгел әле. Иң кызыгы - бу сабыйның сөйләшүе. Юк, ул сөйләшми дә. Бары бер сүзне генә кабатлый. Ул сүз инде ничә көннәр буе Зәйтүннең бәгырен өзә, җанын талкый:

    - Хакы кыйммәт... Хакы кыйммәт... Хакы кыйммәт...

    Зәйтүн күңеленең кайсыдыр тоемы белән сизенә, сизенеп кенә калмый, төгәл белә – бу күренеш төш кенә. Ә өндә аның әнисе намазлык өстендә гыйбадәт гамәле кылып утыра... Җан авазы белән Ходай Тәгаләгә дәшә, хәтта ялвара:

    - И Раббым! И Аллаһы Тәгаләм! И Тәңрем! Мәрхәмәтең иксез, шәфкатең чиксез икәнен беләм... Мәңгелек кенә түгел, дөньялык та Синең ихтыярыңда... Мин Синең алда баш иям, бил бөгәм, тез чүгәм... Догаларымны, теләкләремне, рәхмәтләремне зинһар кабул ит. Үземә тигән язмышны үземә насыйп ит, үземә дигән саулыкны үземә бир!.. Моннан соң мин Синең өммәтең булырмын, колың булырмын, юлың булырмын...

    Йокылы-уяулы яткан Зәйтүннең күңел түренә салкын йөгерде: нәрсә булган аның әнкәсенә? Нәрсәдер булган – бу хак. Сәер сөйләшә ул бүген. Тукта, нигә сәер булсын? Күкләр белән сөйләшү гадәти була алмас бит инде!.. Әнкәсе исә Аллаһы Тәгаләнең үзе белән сөйләшә!

    Зәйтүн тагын йокы гаменә бирелде, онытылды, онытылды... Ләкин йокы сукмагы бик кыска булып чыкты. Аның иләс-миләс яткан тәне, дөресрәге, җаны ана кешенең үтә дә сәер һәм шомлы мәкаменнән сискәнеп китте:

    - Йа Ходам!.. Хак Тәгаләм!.. Раббым!.. Тәңрем!.. Миңа мәрхәмәтең чиксез булды – яшәүдән өметен өзгән җанымны сафладың, йөрәгемне терелттең, сәламәтлегемне кайтардың, гомеремне озайттың... Инде минем бердәнбер улымның саулыгын да кайтарсаң иде!.. Аның гомерен дә озайтсаң иде!.. Мөмкин булса, менә шушы кабат кайткан саулыгымның бер өлешен аңа бирер идем... Мин инде яшәсен яшәгән. Ә аның гомере, бәхете алда әле. Мин аны әнә шул бәхете өчен сөеп үстердем ләса!.. Үтенеп, ялварып сорыйм – бала хакын хакласаң иде, и Раббым! Ишетәсеңме мине, Раббым? Хак Тәгаләм!..

    Шунда Зәйтүн белән әллә нәрсә булды - аң-зиһене томаланып, ул ис-акылыннан язды, гырылдап, мәрт юлына китә башлады... Намазлык өстендә Ходай белән сөйләшеп утырган ана кеше түшәктәге бу хәлне шундук сизеп, күреп алды, сикереп торып, улы янына атылды, ах-вах килеп, даруларга ябышты... Бераздан ул, дару-мазарга гына ышанмыйча, һаман гырылдап, мәрткә китеп яткан малаена ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга мәҗбүр булды.

    Зәйтүн баштарак ул тавышны әнисенең моңлы тавышы белән бутабрак ятты. Ләкин бераздан аңышты: бу тавыш әнкәсенеке дә, күрше карчыгыныкы да түгел иде. Ул яшь иде, дәртле һәм... мәхәббәтле иде!

    - Апа җаным, бер дә начар авыру күрмим улыгызда... Тап-таза кебек ул... Тик менә... йөрәге зәгыйфьләнгән аның, буыны йомшаган... Әлегә берни дә кылмыйм, мин күршедә генә торам, кич кереп чыгармын... Начарланып китсә, укол-мазар кадармын... Хәзергә борчымыйм бу хәлсез тәнне... Аннары... аның чире тәндә генә түгел, җанда, ахры...

    - И-и, балам, яшь кенә булсаң да, бик белеп сөйләшәсең... Үзеңнең дә бәхетләрең булсын...

    - Апа җаным, бәхетем өйдә көтә мине. – Врач хатын кинәт җанланып, дәртләнеп киткәндәй булды. Моңсу, сагышлы аһәң дә шунда, янәшәдә генә иде. – Хәлимем көтә, минем өчен җан атып торган кешем... “Хәлим” диме? Зәйтүннең моңа кадәр оебрак яткан зиһене дертләп уянып китте, терелеп, тормышка кайта башлады. “Карале, бу ханымның беркөн ишегалдында фәрештәләр белән сөйләшеп утырган Хәлимнең әнисе була түгелме? Юктыр. Хәлим – аның иредер, йә сөйгән кешеседер... Әнә бит, “җан атып тора”, ди...”

    Зәйтүн, күңеленә килеп кергән сәер уйлардан арынырга тырышып, торып утырмакчы булды. Ләкин, ничек кенә башын калкытырга, өйләренә фәрештә кебек килеп кергән изге затка сүз дәшәргә теләсә дә, булдыра алмады, авыру аның бөтен тәнен түшәккә беркетеп куйган, ә рухы, асылы әлегә җан түренә кайтып өлгермәгән иде...

    4.

    Әллә әнкәсенең догалары барып иреште, әллә Зиләнең (врач ханымның исеме шулай матур иде) шифалы кулы килеште - Зәйтүннең хәле яхшыра башлады. Ул инде аягына басты. Әлегә эшкә йөрерлек хәле булмаса да, тормышка кайтты, җаны белән дә, аңы белән дә гомеренең асыл нигезенә ябышты...

    Өй дә җанланды. Бигрәк тә кичкә таба бүлмәләргә ямь тарала. Күршедән Гайшә карчык килеп керә. Аннары Зилә пәйда була. Дүртәүләп чәй эчәләр, гөбәдия белән сыйланалар. Өлкәннәр еш кына Зәйтүн белән Зиләнең икесен генә калдыралар. Яшьләр моңа һич каршы түгел, киресенчә, икесе генә калгач, тагын да җанлырак, тагын да серлерәк сүзгә керешәләр...

    - Зилә, менә әйт әле: кешенең көче каян – җирдәнме, әллә күктәнме? Бу хакта медицина нәрсә ди?

    Зилә сорауны артык җитди кабул итә:

    - Тәнме, җанмы, димәкче буласың инде, алайса?

    - Алай дисәң дә ярый. Ягъни мәсәлән, рух каян?

    - Ничек карыйсың бит... Беләсеңме нәрсә дигән Гиппократ?

    - Белмим, йә?

    - Гиппократ әйткән: “Җир йөзендә дәваларга теләүче бер генә кеше калса, яисә дәваланырга, савыгырга теләүче берәр адәми зат калса да, кешелек җәмгыяте бетмәячәк”, дигән. Димәк...

    - Димәк, кешелек җәмгыятенең язмышы теләктән тора. Ә теләк ул – РУХ дигән сүз. Рух - җәмгыятьнең иммунитеты кебегрәк, шулаймы?

    - Шулай булып чыга.

    Зәйтүн һаман тынычлана алмады.

    - Шулай да, дәвалаганда кайсы мөһимрәк – врачның рухи көчеме, әллә авыруның, савыгырга теләүченең рухи халәтеме?

    - Белмим, Зәйтүн. Моңа төгәл генә җавап биреп була микән? Икесе дә мөһимдер. Менә син фильм караганда, музыка тыңлаганда яисә китап укыганда авторның рух көчен тоясыңмы? Тоясың. Әйтмәсәң дә беләм. Әлбәттә инде, әгәр ул әйбәт әсәр булса... Иҗатның бөеклеген дә әнә шул автор рухына карап билгелиләр, минемчә. Медицина белән дә шулай: авыру кешенең рухи омтылышы, теләге врачның рухи омтылышы, теләге белән тәңгәл килеп, гармониягә керә алса гына ул савыга, терелә...

    - Димәк, медицина шул ук сәнгать булып чыга?

    - Әйе, шул ук Гиппократ әйткән: “Медицина – дөнья сәнгатьләренең иң игелеклесе”,- дигән.

    Зәйтүнгә барыбер нидер аңлашылып җитми иде әле.

    - Менә тагын әйт: бу тәңгәллек белән – авыру белән табиб арасындагы рухи гармония белән Хак Тәгалә ихтыяры, Хак Тәгалә мәрхәмәте ничек яраклаша соң?

    - Зәйтүн, син дә минем малай кебек. Ул да: “Алла бармы, ул кайда яши? Фәрештә күргәнең бармы? Сөйләшкәнең бармы?” – дип теңкәгә тиеп бетерә.

    - Ну, ә син ничек җавап бирәсең инде?

    - Бар, димен. Нәрсә диим?.. Мин шулай уйлыйм: ахыр чиктә, кешедәге рух белән, аның ихтыяры һәм теләкләре белән әнә шул Ходай Тәгалә, синеңчә әйтсәк, Хак Тәгалә идарә итә. Яисә үзенең фәрештәләрен җибәреп, безгә шәфкатен, мәрхәмәтен күрсәтеп тора...

    - Яисә... авыруын, үлемен җибәрә...

    - Әйе, беләм, Ходайның башка төрле фәрештәләре дә бар... Газраил дә, Әҗәл дә юктан уйлап чыгарылмаган... Ләкин барыбер дә адәми затларның төп фәрештәләре – изге фәрештәләр, ак фәрештәләр...

    - Килешәм. Фәрештәләрнең төрлесе була... шулай да, кеше өчен өйдә – үз янында йөргән тормыш фәрештәсе мөһимрәк түгелме?..

    Шулвакыт әңгәмә өзелә. Зилә, өйдәге кешесен исенә төшереп, борчыла башлый:

    - Ой, Зәйтүн!.. Миңа бит китәргә кирәк. Өйдә көтәләр... Китим инде мин, яме...

    Шулай ашык-пошык аерылышалар да икенче көнне тагын очрашалар. Тагын сүз китә, кичә сөйләшкәннәр хакында икесе дә ныклап уйланганнар, ниндидер фикергә килгәннәр, шул уй-фикерләре аша күңел тынычлыгына ирешкәннәр...

    Ләкин уйның, фикернең очы-кырые юк бит аның. Икенче көнне яңа уй калкып чыга, яңа фикер туа. Ул уйны, ул фикерне дә тиз арада тормышка, яшәешкә, күңел гаменә көйлисе бар... Күңел халәтен шушы уй-фикер язмышына бәйләп, үз язмышыңны хәл итәсе бар. Бер көнне Зилә уйчан карашлары белән Зәйтүнгә карап торды-торды да сорап куйды:

    - Зәйтүн, син һәрчак “Хак Тәгалә” дип сөйләшәсең. Ни өчен Хак ул?—Җавап көтеп тормыйча, үзе шундук сөйләп китте. – Хаклык, хакыйкать, ягъни дөреслек, гаделлек дигән сүздер, әйеме? Хак Тәгалә иң беренче гаделлек сакчысы бит...

    Зәйтүн аны бүлдермичә булдыра алмады:

    - Шулаен шулай да, “хак”ның “бәя”, “бәһа” дигән мәгънәсе дә бар бит әле. Анысын кая куясың? Бу гөнаһлы җирдә яшәлгән гомер, кылынган гамәлләр өчен Ходай Тәгалә, Хак Тәгалә каршында җавап бирергә, хак түләргә туры киләчәк бит...

    - Кара, чынлап та шулай шул, Зәйтүн... - Зилә бу ачышына сөенеп бетә алмады, ә Зәйтүннең күңелендә фәрештәләр белән сөйләшеп йөрүче малай сурәте калыкты. Ул һаман бер сүзне кабатлый иде:

    - Хак түләргә туры киләчәк...

    Шул җитә калды – Зәйтүннең күңелендә таныш бер тойгы кабат сызлап-сызылып тора башлады. Ул бу авыр хистән котылу юлларын эзләп,

    күңеленең иң нечкә, моңа кадәр ялгыш та кагылып карамаган кылларына тиеп узды... Бу күңел кылларында яңгыраган көй Зилә белән, Зәйтүннең Зиләгә җылы, матур мөнәсәбәте белән, ике арада туып килгән изге хисләр белән, бу хисләрнең ымсынуга, ымсынуның өметкә, өметнең бәхеткә әверелүе белән бәйле якты хыяллар турында иде. Ара-тирә генә бу моңлы көйне йөрәкне өшетерлек шомлы сүзләр бүлә, аны өзгәләп ташламакчы, Зәйтүнне кабат бу гөнаһлы җиргә кайтармакчы була...

    “Хак түләргә туры киләчә-ә-әк...”

    Бу авыр сүзләргә ташкын кебек көчле, омтылышлы мәхәббәт хисләре белән генә каршы торып булачагын Зәйтүн төшенә башлаган иде...

    Зилә аңа күптән ошый. Беренче күргән көннән үк. Зәйтүн дә кызга ошый, ахры. Ничектер, үз итеп, хәтта яратып карый ул Зәйтүнгә. Каравын карый, ә үзе һаман каядыр, кем янынадыр ашыга, туктаусыз сәгатенә карый...

    Зәйтүн бу юлы да үз хисләрен белдерә алмый калды, Зилә, сәгатенә карый-карый, китәргә җыенды.

    - Каядыр ашыгасыз бугай...

    - Әйе шул, ашыгам, өйдә көтәләр...

    - Әйтегез әле, сезнең кешегез бармы? – Җайлы сүзләр эзләп торырга бер минут та вакыты калмаган иде, Зәйтүн турысын әйтте дә салды.

    Зилә кискен хәрәкәтләр белән күтәрелеп карады. Аның гаҗәпсенү катыш сагыш тулы карашларында ниндидер якты нур чагылып китте: ”Әле яңа гына белдеңме?!”

    - Бар. Өйдә көтә. Инде югалткандыр, ачуланып беткәндер... Бик усал ул минем... Өйдәге кешем...

    5.

    Соңгы сөйләшүдән соң Зәйтүн тынычлыгын югалтты. Югалтырсың да. Зилә аңа ачыктан-ачык әйтте ләса: “Кешем бар!” – диде. Шул сүзләре белән Зәйтүннең күңелендә уянып килгән җылы хисләрне кире какты, аның барлы-юклы өметен өзде.

    Зилә аларга сирәгрәк керә башлады. Элеккечә, Зәйтүн белән сөйләшеп тә утырмый. Кичләп кенә килеп керә дә, савыгып килүче ике авыру җанның хәлен белгәч, ашыгып чыгып та китә... Зәңгәр күзләрендәге нур балкышы белән матур, йомры бит очларындагы алсулык кына аның күңелендә ниндидер якты сагыш, гүзәл гамь барлыгын искәртеп кала...

    Бервакыт Зилә бөтенләй күренмәс булды. Аны күршедән кереп йөрүче Гайшә абыстай алыштырды. Гомерен ялгызы үткәргән бер дөнья карчыгы ул. Зәйтүн белә-белгәннән бирле шул бер килеш – йөзгә дә, сүзгә дә... Аның белән күбрәк әнкәсе сөйләшә. Зиләне алыштыра алмаса да, күңел юатырга, тормышта япьтәш булырга барыбер ярап тора бу карчык.

    Зәйтүн эшкә чыкты. Кулы да, күңеле дә хезмәтне сагынган! Ташчы эшенең дә матурлыгы, рәхәте бар икән! Зәйтүн моңа, берничә ай авырып ятып, кабат эшкә тотынгач кына төшенде.

    Ләкин иртәләрен, элеккечә, сикереп торып, шундук эшкә чыгып йөгерми инде ул. Әнкәсенең моңлы тавышына уянгач, күз кабакларын күтәрмичә, керфекләрен ачмыйча гына, аның Хак Тәгаләгә багышланган теләк-догаларын тыңлап ята. Кайчакта бу догалар җанны сискәндерерлек дәрәҗәдә шомлы килеп чыга... Ана кеше һаман Аллаһы Тәгаләдән үз саулыгы, сәламәтлеге, хәтта яшәячәк гомере бәрабәренә улы Зәйтүнгә саулык-сәламәтлек, озын гомер тели...

    Ничек кенә үртәлсә дә, әнкәсен гыйбадәт гамәлен бүлмәде, бу сәер теләк-догаларыннан туктатмады. “Үзе беләдер әле”, - дию белән чикләнде.

    Нигә борчылырга? Иң авыры артта калды бит инде - әнкәсе әнә йөгереп йөри, үзенең дә эше көйләнергә, тормышы җайланырга тора. Эх, менә күңел дигәннәре генә һаман үз урынына утырып җитә алмый. Яралып килгән мәхәббәт хисләренең ургылып аккан ташкынын чикләр ярлар яралмаган шул әле...

    Бер таңда Зәйтүн, әнкәсенең догаларына ияреп китеп, Ходай Тәгаләгә таба якынаерга, Аңа сыенырга булды. Аның янында күңеленә тынычлык, тормышына юаныч, язмышына сабырлык табарга омтылды. Изге китапта әйтелгән бит: “Колым Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер колач якынаермын. Колым Миңа таба атлап килә башласа, Мин аңа табан йөгереп барырмын”, - дигән...

    Ләкин Зәйтүн күңелен, тормышын илаһи йолаларга көйләп бетерә алмый калды, ниятләгән көнендә үк әнкәсе каты авырып түшәккә егылды. Зәйтүн тагын үз язмышы белән кара-каршы торып калды...

    Ләкин ул бу юлы нишләргә кирәклеген белә иде. Хәлсез-буынсыз булып яткан әнкәсе янында Гайшә карчыкны калдырды да урамга чыгып йөгерде. Аңа ничек тә Зиләне эзләп табарга кирәк иде. Аның бит хәзер Зиләсе бар. Ул үзе Зиләнеке булмаса да, Зилә – аныкы! Аларныкы! Бөтен ышаныч, өмет аңарда! Игелек, изгелек булып яшәүче Зиләдә!

    Ишегалдында Зәйтүн Зилә-врачның кайда торуын белердәй кеше эзли башлады. Белсә дә картлар беләдер... Кайда соң алар? Ник берсе күренсен... Алардан сорамый, менә бу бала-чагадан, комлыкта япа-ялгызы уйнап утырган сабыйдан сорамассың бит инде? Сабый? Туктале, бу бит теге Хәлим!.. Зәйтүннең таныш малае! Фәрештәләр белән сөйләшүче изге зат!.. Бу мизгелдә Зәйтүннең аң-зиһене яшен тизлегендә эшли башлаган иде. “Нигә булмаган картларны эзләп торырга? Зиләне дә әллә табасың, әллә юк... Әнкәсенең хәле хакында, бәлки, шушы малайдан гына сорап караргадыр? Малай аша аның фәрештәләреннән сорап карарга... Ул бит алар белән сөйләшә ала!.. Теге вакыттагы кебек...”

    Зәйтүнгә оят булып китте. Әйткән вәгъдәсен тотмаган, үтәмәгән ләса ул, әнкәсенең хакын хакламаган - малайны бәхилләмәгән... Эх, әйбәт чакта хак хакында уйламыйсың шул...

    - Сәлам, Хәлим!

    Малай Зәйтүнне таныды да, танымады да. Һәрхәлдә, аны бик исе китмичә генә каршы алды. Уен гаменнән аерылмыйча гына җавап кайтарды:

    - Сәлам...

    - Ничек яшисең? Бүген ял көне бит, нигә әниең белән түгел?

    - Әни өйдә... Тәләзә юа... Ә нигә син әниең белән түгел? Ул телелдеме инде?

    - Терелде... Сиңа зур рәхмәт... Тик менә... тагын авырып китте әле ул... Шуңа да синең янга килдем... Сорашырга... Сорарага...

    - Тагын телелсен дипме?

    - Әйе-әйе!

    - Булмый. Бүген мин алал белән сөйләсмим.

    - Ник инде?

    - Алал мине гел тилгиләл. Әниеңне тыңламыйсың, диләл. Мин бит тыңлыйм. Минем уйныйсым гына килә...

    - Ну... Алар дөрес әйтә. Әниләрне тыңларга кирәк.

    - Син әниеңне гел тыңлыйсыңмы соң?

    - Белмим... Тыңлыймдыр... Алар безнең иң якын, иң кадерле кешеләребез бит. Ничек тыңламыйсың инде. Тыңларга кирәк...

    Бераз тын калып тордылар. Зәйтүн өйдә калган авыру әнкәсе хакында уйлады. Бәгыре өзгәләнде. Йөрәге сызлавына түзә алмыйча, күзләрен йомып, тын гына ыңгырашып куйды. Аннары, кискен генә калкынып, гаҗизлектән тоныкланып калган карашларын киң ишегалдына күчерде, бу авыр хәлдән чыгу чарасын эзли башлады.

    - Ялал...

    - Нәрсә?

    - Ялал, алайса, сөйләсеп калыйм. Нәлсә әйтим соң?

    - Әйт... Элек әйткәннәрне тагын әйт... Әнисе авырып киткән, диген... Ничек тә терелтәсе иде, диген... Бик өзгәләнә, диген... Зинһар, диген...

    - Ялал, сулай әйтелмен...

    - Ниме, читкәрәк китеп торыйммы?

    - Китеп тол.

    Зәйтүн йөреп килгәндә Хәлимнең укасы коелган иде. Ләкин Зәйтүн өметен өзмәде.

    - Нәрсә, булдымы?

    - Булмады...

    - Ә?

    - Бу юлы булдыла алмыйм, диде.

    - Нигә инде?

    - Алла көслеләк, ди... Алла сулай тели, ди...

    - Алла? Алла ничек инде үз адәмнәренә начарлык теләсен? Ышанмыйм! Сора, тагын сора! Минем алда сора...

    - Әниең инде солаган. Хәзер суның хакын түли, ди...

    Зәйтүн бу кадәресен көтмәгән иде. Ул җан түренә килеп тыгылган хисләреннән шартлый язды. “Шушы бөтерчек кадәр генә малайга ышанып торган була бит әле... Нинди фәрештә?! Нинди Алла?! Каян килсеннәр алар монда? Әкият бу! Чып-чын әкият! Ничек инде Алла тикле Алла кешеләрнең сәламәтлегенә каршы булсын ди?! Сорыйлар дигәч тә... Бер әнисенең теләген бөтен күк тәгълиматына ничек каршы куя алсын, ничек үз-үзенә хыянәт итә алсын Ул - Бердәнбер һәм Мәңгелек Аллаһ?!.”

    Зәйтүн башын тотып шактый утырды. Ул арада күңелендә кайнаган дуамал хисләре, сабырсыз йөрәге суынып өлгерде. Ә бит бу сабыйның бер генә дә гаебе юк. Аңа Зәйтүн үзе килеп бәйләнде ләса! Чынмы- түгелме – нәкъ менә шушы малай аркасында аның әнкәсе терелеп аякка басты, ул үзе дә матур, өметле һәм мәхәббәтле тормышка кайтты... Бүген исә... олы башы белән... тиле бәндә кебек... бер гөнаһсыз, ихлас җанга ябырылды...

    Зәйтүн кабат күтәрелеп караганда Хәлим һаман үз комлыгында тау-кала өеп утыра иде. Тавы гына түгел, йөзе дә, кыяфәте дә шул ук. Әйтерсең берни дә булмаган... Ара-тирә генә кем беләндер аралашкан кебек дәшеп куя, кем алдындадыр акланган кебек сөйләнә...

    - Беләм... Ярар... Әйе... Әйе... Ярар...

    “Бу бит тагын фәрештәсе белән сөйләшеп утыра! Юк-юк, тиле дә, хыялый да түгел бу бала, чып-чын илаһи зат - Ходайның мәрхәмәтле илчеседер ул!” - Үзенең баягы ямьсез кыланышларыннан Зәйтүн кыенсынып, оялып китте. Ләкин барыбер үзендә шушы гап-гади ком тавында изге-илаһи фәрештәләр белән сөйләшеп утырган бала каршына барып тезләнерлек көч тапты.

    - Хәлим... Кичер мине, акыллым... Гафу ит, яме... Фәрештәләреңә дә әйт – кичерә күрсеннән, зинһар... Аңла мине... Аңлагыз: иң якын, иң газиз кешем авырый бит минем, ничек кенә ярсымыйсың да, ничек кенә борчылмыйсың, йә әйт... Йә әйтегез...

    Хәлим дәшмәде. Комнан тау-манара өюен дәвам итте. Бу манара инде шактый биеккә күтәрелгән, ләкин мәчет манарасы кебек, төз, зифа һәм мәһабәт булып җитә алмаган әле. Ул гадәти манара гына түгел, ахры. Әнә бит – ракетадагы кебек, ике яктан яралгылар ябышып менә... Туктале, бу малай фәрештә сыны ясап утыра түгелме соң? Әнә, әнә – канатлары да бар... Иң матуры, иң серлесе шул канатлардыр да әле...

    - Хәлим, әйдә сөйләшик инде...

    - Нәлсә киләк тагы?

    - Ярый, шулай да булсын ди. Әнкәй догалары Хак Тәгаләгә барып ирешсен дә ди... Хак Тәгалә аны тыңласын да ди... Нишлисең, Хактан узып булмый. Шуңа да Хак бит ул. Хак алучы, хак түләтүче... Тик миңа хәзер нишләргә соң? Син менә шул хакта сора фәрештәләреңнән... Ничек әнкәйгә ярдәм итим, ничек аны коткарып калыйм? Ә?

    - Мин соладым инде...

    - Ә? Сорадың? Нәрсә дип сорадың? Йә инде...

    - Әнисе чилле, дидем. Нисек телелтелгә, дидем...

    - Ну, шуннан? Ул нәрсә диде?

    - Ул әйтте: Алла теләге - зул теләк, диде. Тик Алла кеселәлгә дә күп көс билгән, диде. Алла эсләмәгәнне үзләле эсләсеннәл, диде... Сул...

    Бу сүзләрдән Зәйтүннең йөрәге ярыла язды. Изгелекнең чиге юк, диләр иде. Дөрес икән... Хәзер шушы изгелеккә чатырдатып ябышасы гына калды.

    - Нәрсә эшләргә соң, нәрсә? Мин барысына да риза! Барысын да эшлим! Әйт кенә – нәрсә эшләргә?

    - Белни дә эсләмә. Син белни дә эсли алмыйсың. Аңа влас киләк.

    - Кем-кем?

    - Влас.

    - Власть?

    - Влас түгел, влас.

    - Врач?

    - Әйе, влас.

    - Врач... Врач... Мин беләм бер врачны... Шуны эзләп чыгуым да иде... Зилә исемле... Белмисеңме шундый кешене? Белмәсәң, фәрештәңнән сора... Аны гына әйтергә тиеш ул...

    - Үзем дә беләм мин аны.

    - Врач Зиләнеме?

    - Әйе. Әйдә...

    Зәйтүн аңышып алганчы Хәлим шактый ерак китеп өлгергән. “Кара син бу малайны!.. Әллә чынлап та безнең дөнья кешесе түгел инде? Барысын да каян белә диген...” Аптыраудан башын чайкый-чайкый барган Зәйтүн үзе дә чит-ят дөньялардан килгән затларны хәтерләтә иде бу минутта.

    Малай аны кырый йортларның берсендә подъезд төбендә каршы алды. Лифтка ияртеп алып керде. Алтынчы катка алып менде. Врачның фатирына төртеп күрсәтте. Аннары, Зәйтүн ис-аңына килеп өлгергәнче, шул ук лифтта кабат аска төшеп китте.

    Чекерәеп карап торган кыңгырау төймәсе каршында ул япа-ялгызы калды. Әкият дәвам итте. Зәйтүн төймәгә басарга өлгерми калды, ишек ачылып китте. Аннан балкып Зилә килеп чыкты.

    - Зәйтүн?

    - Исәнме, Зилә?

    - Исән әле, үзегез ничек соң? – Зиләнең йөз чалымнары кинәт тартылып, кырысланып китте.

    - Әйбәт түгел, Зилә. Әнкәй авырый... Килүем дә шуңа...

    - Сизгән идем аны... Әйдә, үт...

    - Юк, кереп тормыйм... Әнкәй анда үзе генә...

    - Алайса, кайта тор. Мин хәзер куып җитәм... Малайны гына чакырып керәм дә... Шуны эзләп чыгып бауым иде...

    6.

    Әнкәсенең хәле авыр булып чыкты. Күп авырулар күргән Зилә дә башын чайкап шактый утырды. Аннары шалтыратырга, кем беләндер киңәшләшергә кереште.

    Хәлсез ана да, аның борчулы улы да, Ходай Тәгаләгә караган кебек, бер сүз эндәшми-нитми карап утырдылар...

    Ләкин, телне тыйсаң да, уйларны тыеп буламы соң?! Әйе, аларның фәрештәсе дә, Алласы да хәзер шушы кыз. Шушы... ханым. Малае бар икән аның... Аларның... Үзе әйтмешли, өйдәге кешесе белән икесенең... Бу матур гаиләгә тигезлек, бәхет кенә телисе кала... Ләкин барыбер яратачак аны Зәйтүн. Үз күңеленнән чыгармаячак... Җан түрендә матур, якты, җылы хис булып, юк, образ булып, фәрештә булып яшәячәк...

    Врач-фәрештәнең карары ачык иде:

    - Бернинди хастаханәгә дә салмыйбыз үзеңне. Системаларны монда соратып алдырам, көнгә ике мәртәбә кереп торырмын. Ә син, Зәйтүн, эшеңнән больничный алырсың, ярыймы? Барысы да әйбәт булыр, апа җаным. Хәзер үзебездән генә тора – синнән дә миннән. Аннары Зәйтүннән... Аннары Ходай Тәгаләдән. Яле, тагын бер мәртәбә тыңлап карыйм...

    Ходай Тәгалә хакында ишетү белән Зәйтүн сискәнеп китте. Зиләгә каршы дәшмәкче: “Телгә алма син Аны, хәзер Аның безнең язмышка бернинди катнашы юк”,- димәкче булды. Ләкин тыелып калды. Чөнки ул күңеленең кайсыдыр төше белән сизә, тоя иде – Аллаһы Тәгаләдән дә бөегрәк көч юк. Менә шушы врач ханымның игелекле йөрәгендә, шифалы кулларында да бар Аның илаһи шаукымы, сихри бәрәкәте...

    Ана кеше бик авырлык белән терелде. Зилә алардан бөтенләй өзелмәде. Берничә көн эшеннән сорап та калды. Ләкин барыбер үзенекен итте – ана кешене аягына басып йөрерлек хәлгә китерде. “Тормышта, балам, тормыштан да мөһимрәк әйбер юк икән”,- дип сөйләнә-сөйләнә, авыру хатын бүлмә буйлап беренче адымнарын ясаганда ишектә күрше карчык пәйда булды. Гайшә абыстай, йөзендәге борчуны яшереп тә тормыйча, түргә, тәрәзә катына узды, пәрдәне күтәреп урамга карады, аннары гына бүлмә уртасында үз аягы белән басып торучы авыру хатынга эндәште:

    - Сине, күршекәй, анда бер бала эзли, ай-һай серле бкала үзе... Берәр галәмәт булып чыкмасын тагы... Күргән дә бар кебек... Кем баласы икәнен һич исемә төшерә алмадым. Бу йорт кошы түгел - шуны гына әйтә алам...

    - Авыру хатынны әзлиме? – Зәйтүн кабатлап сорарга мәҗбүр булды. Бәлки ялгыш ишеткәндер...

    Юк икән. Нәкъ менә авыру хатын яткан фатирны сорый икән. Аннары...

    - Зәйтүн балам, ул бит синең исемне әйтә. Каян белә ул сине? Нинди сабый ул?

    - Белмим, Гайшә әби, белмим. Каян килсен безгә сабый бала?! Үз исемен әйттеме соң?

    - Әйтте.

    - Соң?..

    - Мин беләм ул баланы, – дулкынланудан Зиләнең йөзе кызышып ук чыкты. – Хәлим ул... Минем Хәлимем... Эзләп йөридер... Нидер булган... Ул юкка эзләмәс... Ай Аллам, тагын ни генә күрәселәр бар икән?! Бер дә безнең дөнья кешесе түгел ул. Әллә кайсы дөньяда яши бәгырь кисәгем... Тагын нинди фәрештә нәрсә дип әйтте икән инде үзенә?..

    Зилә дәррәү кузгалып чыгып китте, өйдәгеләр, кыймылдарга да куркып, баскан урыннарында катып калдылар.

    Анасы Хәлимне ияртеп кергәндә Зәйтүн бу баланың Зилә улы булуын төшенеп өлгергән иде инде. Димәк, теге вакытта Зиләнең Хәлим дип сөйләнгәне шушы малай хакында булган икән! Зәйтүннең серле танышы хакында...

    Зәйтүннең күңелендә кайчандыр туып та тормыш мәшәкатьләренә басылып калган якты хисләр кабат яңарды. Өмет үк түгел иде әле бу, якты, җылы хисләр генә иде. Аһ, ничек кирәк иде алар Зәйтүнгә! Тормышының авыр минутларында бу күңел хисләренең кабат яңаруы да аңа ары таба яшәп китәрлек рухи көч, егәрлек бирә иде.

    - Менә, минем улым Хәлим шушы була инде... – Зилә кыенсынган, хәтта акланган кебек кенә әйтеп куйды. – Йә, исәнләш ...

    Хәлим күтәрелеп карамыйча гына баш какты.

    - Исәнмесез...

    - Ә-ә, мин беләм бу малайны! Без инде күптән белешәбез, шулаймы, ракетчик?

    Зәйтүннең шат тавышы башкаларны да кузгатып җибәрде. Зәйтүн артыннан ана кеше дә, Гайшә карчык та Хәлимне әле аркасыннан, әле башыннан сөеп-сыйпап куйдылар.

    - Аның сиңа сүзе бар икән бит, Зәйтүн... Йә әйт, балам, фәрештәң нәрсә диде?

    Фәрештә хакында ишетүгә Гайшә карчык, кылыч борынын учлары белән каплап, эчкә баткан күзләре белән Хәлимгә укталып карап тора башлады, үзе бертуктаусыз мыгырданды:

    - Әстәгъфирулла... Әстәгъфирулла...

    Авыру ана, буыннары йомшап, түшәгенә чүкте.

    Зәйтүн бу кадәр халык янында каушабрак калган малай каршына килеп тез чүкте.

    - Нәрсә диде ул, Хәлим?

    - Хак хакында онтымасын, диде.

    - Бер сөйләштек бит инде бу турыда. Тагын күпме сөйләшергә була?! – Зәйтүн тәмам чыгырыннан чыга язды. Җитмәсә:

    - Нинди хак хакында сөйли ул, балам? – дип, үртәгән кебек, әнкәсе сорап тора...

    Хәлимнең сүзе бетмәгән икән әле.

    - Алла әйткән: хәзел үк иманга килсен, намазга бассын, түләсе хак шул булыл, дигән...

    - Шулаймы, чынлап та шулаймы? – Хәлимнең әйткәнен ахырга кадәр аңышып җитмәсә дә, Зәйтүннең күңеленнән шатлык хисләре ургылып ага башлады. Бу хисләр, бая аның күңелен хушландырып җибәргән якты хисләргә кушылып, матур, нурлы, изге-илаһи бер халәт барлыкка китерделәр. Бу халәтне аның башкалар белән дә уртаклашасы килде. Һәм ул, куш учларын алга сузып, идән уртасына чыгып басты.

    - Әнкәй, Гайшә әби, Зилә, әйдәгез бергә басып намаз укыйбыз... Син дә бас, Хәлим...

    Гайшә карчык белән ана кеше бер-берсенә карашып алдылар. Зиләнең дә йөз-бите “качкан” иде.

    - Шикләнмәгез, әнкәй. Һич кенә дә тиле-миле түгел мин. Шулай кирәк – намазга басарга кирәк, дога кылырга кирәк...

    - Намаз вакытына иртәрәк бит әле, балам. – Ана кешенең күңеленнән бая туып өлгергән шик-шөбһә һаман китеп бетмәгән иде әле.

    - Бер дә иртә түгел... Үткәндә укымаганнар өчен күпме укыйсы бар әле безнең!.. Әйдәгез, басыгыз... Гайшә абыстай, башла...

    - Әгүзү бисмилләһи минәш-шәтанир-раҗим. Бисмиллаһир-рахманир-рахим... Сүбханә раббийәл газыйм...

    х х х

    Алар хәзер бергә яшиләр.

    Менә бүген дә, гадәттәгечә, намазлыкларыннан тордылар да чәй өстәле тирәсенә җыелдылар. Ул арада ишектән Гайшә абыстай килеп керде. Ул иртәнге чәйне алар белән эчә. Кулында - күзләрне камаштырырлык майлы алма кагы. Зәйтүн эшкә, Хәлим бакчага барырга җыена. Зилә ялда. Зәйтүн белән Хәлим чыгып киткәч, өч хатын тагын бер утырып чәй эчәчәк әле...

    Тукта, өстәл өстенә нишләп алты чынаяк куелган соң? Хәлим янындагы буш урындык белән буш чәй чынаягы чынлап та тагын кемнеңдер киләчәген хәбәр итеп торалар сыман.

    Юк, беркем дә беркемне дә көтми монда. Һәркем үз урынында... Ана кеше дә, аның улы Зәйтүн дә, килене Зилә дә, оныгы Хәлим дә, йөзьяшәр Гайшә карчык та шунда... Иң мөһиме, яннарында үз фәрештәләре бар аларның.

    Кем әйтмешли, какны каклап, хакны хаклап яшисе дә яшисе генә!

    28 март, 2007 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх