• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ТОЗЛЫ ЯҢГЫР

    (Гыйбрәтле кыйсса)

    Авыл халкы бу көннәрдә, күпереп уңган иген басуларын күреп, сөенеп яши иде.

    Ел яхшы килде, чәчүләр җиңел узды, яңгыр да таман гына явып торды, җәй кояшы да үз вакытын белеп кенә шифалы нурларын сибеп чыкты.

    Менә-менә уракка төшәр чак җитәр. Комбайннар әллә кайчан күкрәкләрен киереп колхоз амбарлары алдында басып торалар. Машиналарны да еракка кумыйлар.

    Ниһаять, халык арасында зарыгып көтелгән хәбәр таралды — ике көннән «Ак юл» колхозы уракка төшә икән... Колхоз рәисе Рифкать Сәлимович иген басуларына үзе чыгып йөргән...

    Бу хәбәр, бер кешедән икенче кешегә, бер йорттан икенчесенә, бер урамнан икенче урамга күчеп, эре нарат бүрәнәләрдән салынган авыл йортлары янында мескенләнеп калган саман ат абзарына килеп җиткәндә, вакыт кичкә авышкан иде инде. Күрше малае Хәбир алып килгән шатлыклы хәбәрне ат караучы Хәтмулла карт, болай да җыерчыкка чорналган йөзен чытыбрак, сынаулы караш белән тыңлап торды. Картның тыныч, битараф кына тыңлавын күреп, малай тавышын баса төште, бераздан, дәртләнеп сөйләгән җиреннән (ул быел уракка әтисенә ярдәмче булып комбайнда чыгачак икән), кинәт туктап калды. Аннары, Хәтмулла картның еракка төбәлгән күзләреннән нәрсә дә булса белергә теләп, аңа текәлеп карап тора башлады. Ә карт исә, малайның туры карашыннанмы, башлаган уй очын төйнәп бетерепме, кулларын халат итәгенә сөртә-сөртә атлар янына кереп китте...

    Хәбир аның артыннан бер-ике адым атлады, сөяп куелган сәнәккә барып тотынды, ләкин эшкә кулы бармады, кырт борылып, тышка чыгып китте. Бүген аның беренче мәртәбә атлар янына керәсе килмәде.

    Күрше малаена йөзе тыныч күренсә дә, Хәтмулла картның күңелендә борчулы, шомлы уйлар гарасаты уйный иде. Баштарак ул үзенең бу халәтен төгәл генә аңлый алмады, әмма тора-бара карт аңындагы томанлы хисләр пәрдәсе юыла төште. Аның хәтерендә көндез Сырганак-тау итәгендә атларына печән чабып йөргәндә туган уйлар кабат яңарды. Әйе, кырга чыгу белән, шунда ук сизеп алды ул, — үләннәр, бөтен болын гадәттәгедән яшелләнеп киткән. Бу хәл үсемлек дөньясының, һаваның чамадан тыш дымсу булуыннан килә. Елгырның юрттырып барганда да шыбыр тиргә батуы шиккә салган иде, җитмәсә. Яңгыр алдыннан гына була торган бөркүлек печән чапканда картның үзенең дә тынын буып, йөрәген кысып интектерде.

    Сиксән яшьне түгәрәкләп килүче Хәтмулла карт аңында күп дигәндә ике көннән килеп явачак яңгыр белән колхоз рәисенең уракка төшү хакындагы карары яраша алмый иде.

    Якынлашып килүче яңгырны уздырып җибәрмичә торып игенне җиргә егу — ярты ашлыкны су астына салып черетү дигән сүз. Бу ачыштан соң картның аяк буыннары хәлсезләнеп калган кебек булды; ул, стенага аркасын терәп, җиргә чүгәләде, ах-ух килеп, тәмәке янчыгын чыгарды... Аты Елгырның, иртәнгә дип эзәрләп куелган бер чиләк солыны аударып, мыш-мыш килеп ашый башлавын да сизмәде хәтта.

    Шулай күпме вакыт утыргандыр, абзар янына ук килеп туктаган машина тавышына сискәнеп, айнып китте ул. Торып басты, сакалын сыпыра-сыпыра кунакны каршы алырга кузгалды.

    Күп тә үтмәде, ниндидер күңелле җыр көйли-көйли ишектән колхоз рәисе Рифкать Сәлимович килеп керде. Кәефе күтәренке.

    Аның өчен зур сынау елы быел.

    Былтыр көз колхоз башлыгы итеп сайлап куйганда, аны яшь, диделәр, белемле, диделәр, ниһаять, кешеләрне, җирне белә, диделәр. Аңа ышандылар. Дөресен генә әйткәндә, Рифкать үзенең бу җаваплы урында беренче елы ук шулай яхшы башланып китәр дип күз алдына да китермәгән иде... Ә менә ничек шәп килеп чыкты...

    — Ни эш бетереп ятасың, Хәтми бабай? — дип Рифкать яңгыратып сәлам бирде, атлар ябылган утарга атлады. Шаулап килеп кергән чит кешедән өркегән Елгыр, түгелеп яткан солыдан аерылып, читкә тайпылды.

    Хәтмулла карт рәиснең йомышын шунда ук аңлап алды. Һәр елны басудагы комбайнчыларга аш-су, кирәк-ярак ташый ул. «Ак бабай китергән аш аеруча тәмле була, бетмәс-төкәнмәс җегәр бирә», — ди торганнар иде.

    Рифкатьнең үтенеченә Хәтмулла карт шунда ук җавап бирергә ашыкмады, тәмәкесен кабызып, бер-ике йотым эчкә суырганнан соң гына сүз башлады:

    — Быел иген уңды. Мондый бәрәкәтле елны ата-бабалар да хәтерли алмастыр... Бабай, мәрхүм, сөйли иде — элек безнең менә бу Сырганак-тау итәкләрендә очсыз-кырыйсыз кылганлы дала җәйрәп яткан. Кешеләр йә адашып, йә зинданнан качып кына килеп чыга торган булганнар. Заманалар үтү белән, дала ягына уңдырышлы җир эзләп кешеләр килә башлаган. Сырганак-тауларын урап аккан Күәш елгасы буена да бәхет эзләп йөрүче ике дус килеп оя корган. Ул вакытта шундый гадәт булган: кем дә кем үзе сайлап килеп утырган яланда иң бай, иң мул уңыш җыеп алган — шул кеше тирә-юнь җирләргә баш булып калган, авыл корып, аңа үз исемен кушкан.

    Әсән белән Дүчән дә, килеп урнашкан беренче елларында ук, шушы җирне эшкәртеп, арыш чәчәләр. Бәхетләренә, иген күкрәп уңа. Аеруча Дүчән басуында арыш башаклары авырлыктан җиргә кадәр сыгылып төшкән була. Ул тантана итә. Егет, хәтта, үзенең булачак биләмәләрен карап, билгеләп йөри башлый.

    Бердән-бер көнне, егетләр басуда кайнашканда, менә шушы Сырганак-таулары арасыннан акка төренгән бер карт килеп чыга да болар янына якынлаша башлый. Әнә теге калкулыкка җиткәч, әлеге карт күкрәп торган тавыш белән егетләргә дәшә: «Су исен тоям, су акканын ишетәм, яңгыр килә, яңгыр...» — ди; үзе, томанга әверелеп, Сырганак-тау арасында юкка да чыга.

    Дүчән кычкырып көлеп җибәрә: «Нинди яңгыр яусын ди, әнә ничек кояш кыздыра-а-а, һа-һай-һай...» Ул шул ук көнне игенне пакусларга егып сала. Әсән әлеге сәер картның сүзләрен тотарга була.

    Күп тә үтми, моңа кадәр бу якларда күрелмәгән зәһәр яңгыр башлана. Ул бер көн, бер төн коя. Дүчәннең егылган пакуслары су астында кала, Әсән басуындагы арышның буыннары тагын да ныгый гына...

    Яңгыр туктап, җылы кояш чыкканда Дүчән басулары кара җиргә әйләнгән, Әсән басулары күкрәп, дулкынланып утыраӘлар икән.

    Гарьлегеннән Дүчән бу җирләрне ташлап китә, Әсән яңа авыл сала, аңа үз исемен бирә.

    Сырганак-тау буйларында ул изге картны соңыннан да бик еш күргәннәр әле; шул заманнардан алып безнең яклар уңдырышлы булуы белән дан казанып килгән. Бу җирләрне изге диюләре дөрес ул, балакай, бик дөрес...

    Хәтмулла карт, ниндидер зур эш башкарып канәгатьләнгән кеше төсле, чал сакалын бер-ике сыпырып алды да сәнәгенә үрелде. Ләкин, Рифкатьнең кычкырып көлеп җибәрүеннән сискәнеп, туктап калды.

    — Хәтми бабай, тик торганда гына нишләп әле син авыл тарихына кереп киттең, ат көткәндә әллә теге изге картны очраттыңмы? Тагын нинди әкиятләр сөйләде ул сиңа, ә? Тыңларга булыр иде дә, вакыт юграк шул...

    Күңелле елмаеп, каршысында басып торган Рифкатьне күреп, Хәтмулла картның йөрәгенә салкын йөгерде: «Ул бит мин сөйләгәннәрне аңламады, юк, аңламады!..»

    — Юк, балакай, болай гына, болай гына... Нигәдер бабай искә төшеп китте... Картлык галәмәтедер, әй бу картлык!..

    Ул тәмәке төтененнән саргая башлаган ак сакалына тагын бер кагылып алды, аннары, ах-ух килеп, Елгыр түккән солыны чиләккә тутыра башлады.

    Рифкать исә баскан урынында бераз таптанып торды, аннары картның мондый сәер кыланышыннан җилкәсен сикертеп алды да, нәрсәдер исенә төшкән кебек, кызу-кызу атлап чыгып китте. Урамнан ат абзары эченә машина шыңшыган тавыш хәтсез ишетелеп торды әле...

    * * *

    Хәтмулла картның күзенә йокы кермәде. Карчыгы Хәмдияне сукрандыра-сукрандыра, ахылдап, ятагында әйләнгәләп ятты да төн уртасында урамга чыгып китте. Янчыгын алып тәмәке төрде. Анысы да бүген әллә нигә тамак төбен әчеттереп интектерде... Карт ютәлгә буылды. Ул, ачу белән, «каз сыйрагын» җиргә салып таптады да авыл читендәге ат абзарына юнәлде.

    Авыл башына чыккач күзләренә ялан уртасында үр караңгылыгын ялап ятучы ут чалынды. Карт сискәнеп китте — әллә?.. Адымын тизләтте, йөгерә үк башлады... Бераздан хәл керде — ут ат абзарыннан читтәрәк булып чыкты.

    Хәтмулла карт, бертын туктап хәл алгач, тагын кузгалды. Менә инде кеше шәүләләре селкенә башлады, кемдер учакка чыбык аттымы — бер көлтә ут очып-чәчелеп күккә күтәрелде...

    Картның иң беренче таныган кешесе Хәбир булды. Учак тирәсендә җәелеп утырган малайлар-кызлар яннарында Ак бабайның басып торуын баштарак шәйләмәделәр дә. Бераздан гына бригадир кызы Ләйләнең ачы кычкыруына берьюлы сикереп тордылар. Каршыларында учак утында алланып басып торучы Хәтми бабайлары аларга әллә нинди әкият геройларын хәтерләтә иде булса кирәк...

    Карт ут белән шаяручы яшьләрне нык кына орышырга уйлап килсә дә, учакның инде сүнә баруын күреп, бу хакта сүз кузгатмады. Малайлар-кызлар, кинәт кенә килеп чыккан картны күрепме, аның орышуыннан куркыпмы, тынып калдылар.

    Сүзне араларында иң кыюы — Ләйлә башлады:

    — Ак бабай, быел да басуга ашны сез ташыйсызмы? Ике көннән уракка төшәчәкләр. Әти безгә дә эш бирмәкче була...

    Ләйлә әллә ни мактанып өлгерә алмады, аны Хәбир бүлде:

    — Әл-ләл-лә, Хәтми бабай ашны безнең янга китерәчәк, Үр басуга. Рифкать абый үзе әйтте, беләсең килсә...

    — Рифкать дисеңме? Килгән иде шул... Әй, оланнар, сез аш дисез, менә игеннең генә Ходай биргән кадәрен җыеп алырга иде... Күңел тыныч түгел, оланнар, күңел нәрсәдер сизенеп сызлый... Яңгыр булыр кебек... Игенне ашыгып җиргә егарга ярамый, ярты ашлык җирдә калып әрәм булачак, чын әгәр...

    Хәбир әйтеп куйды:

    — Нинди яңгыр ди ул, Хәтми бабай, радиодан кичә генә әйттеләр, бер атна тамчы яңгыр да көтелми, диделәр, әнә, газетага да язганнар иде...

    — Белмим, гәҗиткә нәрсә язганнардыр, олан, минем үз гәҗитем бар, җиребез зур яңгыр көтә. Җиребезгә язылган менә...

    Сүнеп бетә язган учактан җылы килми иде инде. Яшьләр, төнге салкынгамы, Хәтмулла картның көтелмәгән хәбәреннәнме — өши башладылар, ахры — бер-берсенә тагын да ныграк елыштылар.

    Тагын Ләйлә сүз алды:

    — Ә җирнең кай турына язылган соң яңгыр буласы, Ак бабай?

    — Кайдамы? Менә сез утырган җиргә үк язып куелган ул, оланнар...

    — Ничек? Кая?

    — Әйе-әйе... Күрәсезме, үләннәргә чык төшә дә башлаган. Иртән чирәм манма су булачак инде. Башка вакытта иртәнге чык көтү чыкканчы ук кибеп бетә торган иде, бу көннәрдә төшкә кадәр дымлап ята. Менә шулай берничә көн алдан яңгыр үзен сиздерә башлый ул, оланнар...

    Карт тәмәкесен соңгы кабат озак итеп суырды да янып беткән учак көленә ташлады, аннары, бер сүз дә дәшмичә, авыр гына атлап, якындагы басуга табан китеп барды. Яшьләр, ни әйтергә дә белмичә, аның артыннан карап калдылар.

    Карт, арыш басуы эченәрәк кереп, башакларны учына салып, уып-уып карый иде ахрысы. Хәтта аның уфтангалап куйганы да ишетелеп калгандай була...

    Менә ул, басудан аерылып, ат абзарларына табан китте. Озакламый картның арык шәүләсе төн караңгылыгына кереп юк та булды Бераздан тыйнак кына ат кешнәгән тавыш ишетелде, утар капкасының келәсе яңгырап төште. Тирә-якны үле тынлык басты.

    Хәтмулла карт бу төнен атлары янында уздырды...

    * * *

    Колхозның баш бригадиры Мәхмүт бүген гомерендә беренче мәртәбә «нәрәд»кә соңга калды. Ул мотоциклын пошкытып килеп туктаганда, барлык эш, кеше, техника бүленеп беткән иде инде. Соңгы вакытта бик кәефләнеп йөрүче Рифкать бригадирның соңга калып килүен карашы белән генә кичерде дә сүзен дәвам итте...

    Мәхмүтнең үз уе уй, үз кайгысы кайгы иде. Ул, йокламаганлыктан шешенгән күзләрен идәнгә текәп, уйга батты...

    Әллә нинди шайтан каргаган көн булды кичә. Башта, мотоциклының сибе өзелеп, ярты көн басу буенда ятты, кайтып керсә, хатыны Рәмзия пыр тузып йөри: ипи салырга оннары беткән, бүген дә күршедән алып чыккан икән... «Бригадир башың белән тегермәнгә дә барып кайта алмыйсың. Иртәгә Рифкать янына үзем барам», янәсе. «Классташ итеп кенә булса да бер машина бирер әле...»

    Инде ашап-эчеп йокларга гына ятканнар иде, кызлары Ләйләнең юклыгы билгеле булды. Менә сәгать унбер дә тулды, унике дә булып, вакыт иртәнге якка авышты. Кыз юк та юк...

    Билгеле инде, Мәхмүт белән Рәмзиянең күзләренә йокы кермәде, төне буе әйләнгәләп, ыңгырашып чыктылар. Капка шыгырдаган тавышка да, урамнан берәү үтеп китсә дә сикереп торган чаклары күп булды. Мәхмүт урамга да берничә мәртәбә чыгып керде. Буй җиткезеп килә торган яшь кыз бит, әллә нәрсәләр булуы бар... Тәүбә-тәүбә… Беренче әтәчләр дә кычкырды, офыктан таң да сызылып атып килә...

    Чолан ишеге шыгырдаган тавышка Мәхмүт инде менә ничәнче тапкыр сикереп торды. Ишек төбендә гаепле чырай белән Ләйлә басып тора иде.

    Баштарак ул, кызын ничек тотып тирги башларга белмичә, ярсып, арлы-бирле йөренде.

    — Кайтты! Ул кайтты! Син, кызый, ачы таң белән нишләп йөрисен, ата-анаңны уятып, ә? Бөтенләй кайтмаска да була, ник кайттың, ник?.. Кайда булдың? Нәрсә булды? Кем? Хәзер муенын борам мин аның, әйт, кем тиде сиңа? Кем?

    Ләйләнең иреннәрендә елмаю күренде. Мәхмүт, тагын да ныграк гаҗәпләнеп, кызына якын ук килде, аның кулларыннан, яңакларыннан тотып карады. Бу кыз җиңеләйгән инде әллә, дигән сыман, күзләрен шар ачып карап торган Ләйләгә төбәлде...

    — Кем турында сөйлисең син, әти, Хәбирме? Ул мине озата гына килде лә... Әти, шундый күңелле, матур булды, без аланда учак ягып төн уздырдык; Хәтмулла бабайдан сора, ышанмасаң...

    — Хәтмулла? Нинди Хәтмулла тагын? Ә... Ак бабаймы? Нишләп йөри ул төнлә белән, карт шайтан, яшьләрне бозып...

    — Юк... нишләп бозсын ди ул?.. Беләсеңме, әти, ни сөйләде ул безгә? Юк, белмисең. Уракка хәзер төшү нык ялгыш, ди. Көчле яңгыр булачак, ди. Җиргә, үләннәргә чык белән шулай язылган, ди... Ярты иген су астында калып чериячәк, ди... Үзе бик сәер ул... Төнлә басу буенда йөри. Ат абзарында кунып калды. Белсәң иде, ничек куркытты ул безне?! Йөрәгем ярыла дип торам!..

    — Яңгыр?! Нинди яңгыр ул тагын? Кичә генә радио берни булмаячак дигән иде бит...

    — Без дә шулай дидек, минем үз радиам, үз гәҗитем бар, ди... Бөтенләй икенче кеше ул хәзер. Танып та булмый, әллә нишләгән...

    — Карт шул инде, алмашына да башлагандыр. Да-а… Картлык — шатлык түгел... Ну, икенче әйтми-нитми куркытып йөрсәң, кызый, кайтып йөрмә, ишетсен колагың! Хәбиреңә дә әйт... Малай актыгы!..

    ...Яңгыр дигәнме? Ә чыннан да яуса? Авылда Хәтмулла картлар нәселен юкка гына «күрәзәчеләр нәселе» дип атамыйлар. Яңгыр яуса, уракка төшүнең мәгънәсе калмый инде... Бәлки, чыннан да, берәр атна көтәргәдер? Әй, юк ла! Алмашына башлаган карт сүзенә ышанып утырам ласа, шайтан алгыры! Радио сүзе дөрес тә дөрес инде, әнә бит, космостан да хәбәр итеп торалар, ди...

    — Мәхмүт Закирович! Мәхмүт Закирович!..

    — Мәхмүт!

    Мәхмүт кемнеңдер аңа каты итеп төртүеннән егыла язып калды. Шунда гына ул үзенә төбәп карап торган кешеләрне, рәисне күрде, уңайсызланып китте...

    — Әллә оеп утырасыз инде, Мәхмүт Закирович, югыйсә күбрәк тә йоклап ташладыгыз бүген. — Көлешеп алдылар. — Беләсезме, Мәхмүт Закирович, сезнең киңәш кирәк. Комбайннарның барысын да борчакка кертергәме, әллә беразын арыш басуына җибәрә торыргамы? Ашыгудан файда юк, барыбер якын арада яңгыр булмас, диләр...

    «Яңгыр... Тагын яңгыр турында... Хәтми карт хакында әйтергәме әллә? Әй, көләрләр...»

    — Рифкать Сәлимович, җибәрә торырга да була...

    — Булды, алайса. Берсекөнгә берьюлы ике басуга уракка төшәбез... Сез азат, иптәшләр...

    * * *

    Хәтмулла карт кайтып кергәндә карчыгының килен булып төшкәндә үк алып килгән самавыры пошкыра башлаган иде иңде... Хәмдия абыстайның кетәклек ягыннан ишетелгән тавышын тыңлый-тыңлый, ул чишенә башлады. Ишек төбендә торган комганнан бер уч су коеп, битен чылатып алды. Мал-туар янына чыгасы килмәде аның, атларын да аннан-моннан гына карады; һәр көндәгечә, Елгырның аркасыннан да сөеп узмады ул бүген... Рәнҗемәс әле. Кеше гел генә ат хәлен аңлый алмаса да, ат кеше хәлен аңлый ул... Атлар Хәтмулла карт өчен җир йөзендә иң акыллы зат ияләре булып йөри шул... Хәзер аның үз атларына карата күрсәткән кырыслыгыннан күңеле сызлый иде...

    Ичмасам Хәмдия дә керми... Нәрсә булган соң ана? Беркем аңламаганда да ул аңлар иде картын...

    Шул вакыт ишек ачылып китте һәм олы җим табагы күтәргән Хәмдия абыстай күренде.

    — Әй, карчык, озын гомерле булырсың әле. Сине уйлап тора идем менә. Моңсу булып китте, күңелем өши, карчык... Заманалар, заманалар үзгәрә... Безнең кебек хыялый бәндәләрне аңламыйлар да... Хәзер радио, гәҗит, тиливизыр белән яши әнә халык... Барсын да алдан белеп, күреп торалар...

    — Карале, Хәтмулла, бер дә болай сөйләшми идең ләса. Нәрсә булды сиңа, әллә ат абзарында җен-пәриләр алмаштырып кайтардымы, төсләрең качкан димме?.. Нинди замана турында сөйлисең син, нинди тиле вәзир? Мин сиңа әллә кайчан алып куйыйк дип әйткән идем шул вәзирне...

    — Туктале, карчык, тыңла әле мине. Тиливизырны яшьләр карасын, андамыни эш... Менә бит дөнья ничек катлаулы, бүген-иртәгә яңгыр яварга тора, ә безнекеләр уракка төшәргә пыр тузыналар. Радио яңгыр булмый дигән, имеш... Җиребез башкача сөйли. Мин аның, беләсең килсә, сулышын тоям, тавышын ишетәм; ул яңгыр көтә... Аңламыйлар мине, карчык, аңламыйлар... Яңгыр бит... Иген әрәм булачак... Эх, карчык... Сабан туеннан калган теге нәмәстәкәеңне чыгар әле. Йөрәк яна, күңел сызлый... Тәмәке генә ала алмый...

    — Синең ни катнашың бар соң колхоз эшендә, үзләре беләләрдер әле. Юк өчен борчылып йөрисең карт башың белән...— дип сөйләнә-сөйләнә, Хәмдия карчык базга төшеп китте...

    Иркенләп, ләкин җәелеп китеп сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Бер стакан «кызыл»дан соң Хәтмулла картның теле ачылып китә торган иде, бүген ул икенче стаканнан соң да озак вакыт сөйләшми утырды әле.

    Сүзне Хәмдия абыстай башлады:

    — Яңгыр дигәннән, карт, кәнсәләргә барып кайтырга кирәк, син әйткән дөрес була торганые, мужыт, тыңларлар... Рифкать кечкенәдән бик акыллы, тыңлаучан малай иде бит...

    — Әй, карчык, шунда аяк әрәм итеп йөримме соң! Инде моңа кадәр дә кеше көлдереп йөрдем...

    — Кайчан басуга менәләр ди соң, әй, карт?

    — Берсекөннән дә калмаска, дигән Рифкать... Иртәгә үк кузгалмасалар... Сиңа бүген Мәхмүт токмач-фәлән китерер, ала күрмә, быел басуларга аш ташый алмам инде, сөякләр сызлавына түзәр әмәл юк. Иң яхшы атларны бирәм, ну да ләкин үзем ташымыйм. Аяк кына түгел, күңел тартмый, карчык, күңел!..

    — Ел саен сине җигәләр, әнә, Гарифулла җәй буе өйдә ята, азрак селкенеп алу зыян итмәс, кунакка кайтасы кешесе юк, ние юк, кичә барысын озатып бетерде...

    Сүз һаман шул басу, урак, яңгыр хакында барды. Хәмдия карчык, картының кәефсез чагын шәйләбрәк, гел аның сүзең җөпләп утырды, «карт-карт» дип, һаман аның тирәсендә бөтерелде, күмәчен кисте, чәен ясады, шикәрен салды...

    Ләкин чәй дә, мәй дә, Хәмдиясенең татлы сүзе дә Хәтмулла картның күңелен ача алмады, ул, торып, иңенә халатын салды да чыгып китте... Картының акрын гына итек киюен, тәмәке кабызуын, капкасын да ябарга онытып урамга чыгуын Хәмдия карчык тәрәзәдән озак кына карап торды әле. Аңа бүген Хәтмулланың бөкресе тагын да калкыбрак киткән кебек күренде. Соңгы ике көндә нык картайды. Әллә нишләде... Ник кәнсәләргә барудан ваз кичкән соң ул? Кемгә ачуы чыккан соң аның? Рәнҗеткәннәрме? Җыелыш саен иң түргә—президиумга чакыралар үзен, мир җыеннарында рәис итеп сайлыйлар. Рифкать белән ачуланышканмы әллә, картлач?.. Яңгыр өчендер — шул-шул. Бер-бер хәл генә була күрмәсен инде үзе белән... Кая китте инде хәзер, кызмача башы белән? Әйттем мин аңа, әйттем...

    Хәмдия карчыкның уйлары шунда өзелде. Капкадан, йөгереп, Ләйлә килеп керде...

    Бу минутта Хәтмулла карт, ат абзарларын узып, авыл басуларына китеп бара иде... Аның күңелендә килеп туган халәтне, карчыгы Хәмдия түгел, Хәтмулла карт үзе дә аңлап бетерми иде шул. Басуларга таба алып киткән гамьле күңеле белән алга атлавын сизенсә дә, ни өчен китеп баруын аңларлык дәрәҗәдә түгел иде ул. Бәлки, кичәге ачышының ялгыш булуына өметләнеп, яңгыр яумасына ышанырга теләп, шуңа дәлил эзләп барадыр, ә бәлки, күкрәп, шаулап утырган арыш басулары белән хушлашырга уйлагандыр?.. Картның зиһенен каплабрак торган аракы томаны уй очын бер төенгә генә җыйнап алырга ирек бирми иде...

    * * *

    Ул көне буе басуларда, яланнарда югалып йөрде. Гадәттәгечә Хәбир ат абзарына килгәндә, Ак бабай урынында юк иде. Эш белән өенә кайтып киткәндер, дип, малай атларны чистарта башлады, аннары, солы салырга вакыт җитүен чамалап, келәтне ачып керде, кирәк кадәр солы алып чыкты. Хәтмулла карт һаман күренмәде. Атларны ашатып-эчертеп, кабат ябып куйганнан соң да малай аны хәтсез генә көтеп утырды...

    ...Ләйләнең көмеш тавышын шунда ук танып алды ул.

    — Хәбир! Хәби-и-р!..

    Хәбир урыныннан кузгалмады. Аңа кызык иде — атларны ярты чакрымнан читләп уза торган Ләйлә бүген нишләр икән? Керерме?

    — Хәбир дим, чык инде-е...

    Малай кымшанмады да.

    — Беләм инде — эчтә качып торасың ла...

    Елар дәрәҗәгә җиткән Ләйлә Хәбиргә кызганыч тоелды. Ул акрын гына атлап тышка чыкты да яны белән торган Ләйләнең кулбашыннан барып тотты:

    — Һоп!

    — Ай!..

    — Йә, ни бар авылда, кем җибәрде, әниме?

    — Әйтмим.

    — Әй, әйтмәсәң әйтмә. Әнигә: «Беркем дә әйтмәде», — диярмен. Син Хәтми бабайны күрмәдеңме?

    — Юк, нигә?

    — Болай гына... Йә, нәрсә кирәк, әйт инде! Минем әле эшләр бар...

    — Беләсең килсә, бел: Ак бабайның «яңгыр гәҗите»н укыдым мин, вәт!

    — Ничек инде «яңгыр гәҗите»?

    — Кичә төнлә: минем үз гәҗитем бар, дигән иде бит, исеңдәме? Бүген Ак бабайның чыгып киткәнен генә карап тордым да, Ак әби янына кереп, теге «яңгыр гәҗите»н укыдым.

    — Нинди ул?

    — Нинди дип... Саргаеп беткән бер китап инде. Анда ниләр генә язылмаган?!. Кайчан кыш салкын була, кайчан җәй җылы була, кайчан кар ява, яңгыр... Иң кызыгы яңгырлар турында. Беләсең килсә, яңгыр буласын атларга карап та белеп була икән...

    — Булмас ла, арттырасың. Ант ит!

    — Менә шунда күзем шартлап чыксын!

    — Ничек инде ул атларга карап яңгыр явасын белеп булсын ди? Һич аңламыйм...

    — Ничекме? Хәзер... хәзер-хәзер... Менә болай диелгән иде анда. Ак әби шулай укыды. «Ат аягын тибенсә, борынын тарткаласа, пошкырынса», тагын әллә нәрсәләр... Менә шулардай соң яңгыр ява, ди.

    — Тагын-тагын?..

    — Тагын... черкиләр күбәйсә, борчалар котырып очса, балыклар су өстендә уйнаса, бака корыга чыгып бакылдаса, вакытсыз әтәч кычкырса... тагын... тагын... карлыгачлар түбән очса, эт үлән капса, мәче үз койрыгын яласа, тагын... суалчан җир өстенә чыкса, үрмәкүч пәрәвезне күп итеп үрсә... Аннан авырулар китә: колак шауласа, бил сызласа, теш авыртса, уч төбе кипсә, яисә кычытса, тагын... яшь бала еласа... Уһу, әллә нәрсәләр бар анда! Барысын да ничек хәтердә калдырып бетерәсең ди!.. Беләсең килсә, ул китапны Ак бабайның бабасы ук яза башлаган.

    — Ләйлә, әйдә болай итәбез: яңгыр явачакмы, юкмы икәнен үзебез сынап карыйбыз. Тик ант: бу хакта беркем дә белергә тиеш түгел.

    — Мин риза! Бүген үк башлыйбызмы?

    — Бүген-иртәгә үк явар дисеңме?

    — Әллә инде...

    — Ярый, килештек. Көтеп тор — бүген кич сезгә киләм.

    — Килеп кара, әти җаныңны алыр.

    — Алмый, Мәхмүт абый әйбәт кеше ул...

    ...Хәбир тагын ялгызы калды. Ак бабайның «яңгыр гәҗит»е тынгылык бирми интектерде. Кара әле—бик кызык икән ич. Эт үлән капса, яңгыр була, имеш, суалчан җир өстенә чыкса да... Боларның барысын да бабайлар каян белеп бетерәләр икән, ә? Тукта-тукта! Суалчан яңгыр алдыннан өскә чыга диме? Бәй, чыкмый кая барсын ул! Яңгыр суы тулып, ояларын җимерәчәк, үзе су эчендә калып харап булачак бит ул. Менә сиңа мә! Этләр нигә үлән ашый икән? Тәк-тәк-тәк... Әһә! Ак бабай нәрсә ди әле? Яңгыр алдыннан үләннәр, бар табигать дымлана, сусыллана, ди бит... Этнең үлән кабуы сусавын басарга кирәктер әле... Үрмәкүч тә пәрәвезләрен нык итеп үрә, ди... Бу да аңлашыла. Яңгыр тамчылары аның ауларын ертып-өзеп бетермәсен өчен шулай эшли ул. Иң кызыгы мәче... Ул ни дип койрыгын ялый икән? Моның да берәр әкәмәте бардыр әле. Койрыгын ялый икән, димәк, мәче юына. Ник юына? Койрыгы пычракка буялганга юына. Койрык кайчан пычракка буялырга мөмкин? Җир пычрак булганда. Ә җир кайчан пычрак була? Яңгыр яуганда... Әһә! Мәче, шулай итеп, яңгыр явасын тоеп, алдан ук үзенең әле пычранмаган да койрыгын юа башлый. Кызык бу «яңгыр гаҗите»!

    Тукта әле, ә атлар? Алар да яңгыр буласын белеп тора, имеш...

    Хәбир, ялт итеп, атларга табан борылды. Әмма абзар эчендә яңгыр явасын белдерердәй бер үзгәреш тә сизелмәде. Атлар, малайның уйларын белгәндәй, колакларын тырпайтып, күзләрен елтыратып, тынып калганнар. Тибенмиләр дә, пошкырмыйлар да, ичмасам...

    Бераз кәефе китсә дә, Хәбир моны атларга сиздермәскә тырышты, йөгерә-атлый ихатага чыгып, янәшәдә генә торган ат арбасы өстенә менеп утырды...

    Көн кичкә авышты. Елгыр кешнәп җибәргән тавышка Хәбир сискәнеп китте. Аның каршында тузанга батып беткән, йөзендәге җыерчык сырларына бөрчек-бөрчек тир кунган Ак бабай басып тора иде...

    — Нихәл, олан?.. Күп көттеңме? Атлар рәнҗеп беткәндер инде. Көне буе ач яттылар бит...

    — Ак бабай, мин аларны ашаттым инде.

    — Ай рәхмәт яусын, олан, мәрхәмәтле бала икәнсең. Кулларың, аякларың сызлаусыз булсын. Әле менә күрше авылга барып, аяктан язып кайттым. Басуларда йөри-йөри, Юкәле буасы янына барып чыкканмын. Аннары… ерак түгел бит — Гыйльман ахири янына сугылдым... Ә беләсеңме, ул да әйтә. Яңгыр булачак та булачак, ди. Алмагачның алмаларыннан чык тамып тора, ди. Гомердә булмаган хәл бит бу. Әй, ни сөйләп утырам соң әле мин? Сез бит радиога ышанасыз, радиога табынасыз. Без, картлар, картларчарак яшәргә өйрәнгәнбез инде... Юк нәрсә белән баш катырып... Аптырама, олан... Уф, тыным кысылды. Шул арада да хәл бетсә бетәр икән. Башның, колакларның сызлавына түзәр әмәл юк. Һавасы бөркүләнеп китте, ахрысы...

    * * *

    Рифкать колхозчыларның өйгә килүләрен өнәп бетерми иде. Менә әле дә кемдер мотоциклын сызгыртып капка төбенә килеп туктагач, ашыннан бүленеп, «шайтан»ны искә алмыйча булдыра алмады.

    Капкадан бригадир Мәхмүт килеп кергәч, бар ачуы юкка чыкты. Ул авыз тутырып елмая-елмая Мәхмүтне каршы алды да ишек башына кыстырып куйган «Беломор»ына үрелде.

    — Нәрсә, ут чыкканмы әллә? Тының беткән, йөзең качкан, Мәхмүт, ә? Кайгырырга түгел, шатланырга кирәк, парень, — дип, Мәхмүтнең кулбашына сугып алмакчы булган иде дә, тегесе, җитди ишарә белән, аны туктап калырга мәҗбүр итте.

    — Шаярыр чак та, шатланыр чак та түгел, минемчә, Рифкать Сәлимович. Әнә, Хәтмулла карт механизаторларга аш ташудан баш тарткан. Хәмдия әбине күргән идем. «Ак бабагыз басуларда яңгыр көтеп, хыялланып йөри», — ди. Кичә өендә кунмаган. Бүген кайтып бер яртыны төпләгән дә тагын көне буена әллә кая китеп югалган... Төнлә белән яшьләргә, малайларга яңгыр булуы хакында хәбәр таратып йөргән. Ләйлә сөйләде... Вопшем, Рифкать Сәлимович, мин нәрсә уйларга да белмим иңде. Ышанырга да, ышанмаска да...

    — Некогда ул карт белән булашырга, парень! Теләми икән — кирәкми! Икенче кеше табарбыз. Аңа башкача ялынып барма! Көзен ашлык бүлгәндә исенә төшәр әле. Үзе килер...

    — Рифкать Сәлимович, яңгыр булмас дип уйлыйсызмы?

    — Бүген дә югарыдан: «Уракны башлагыз»,—дип кисәттеләр. Ну, мин кемгә ышанырга тиеш соң? — райкомгамы, академикларгамы, космоскамы, әллә алмашына башлаган ниндидер бер карткамы, ә? Әйт әле шуны, башың булса? Җитте! «Яңгыр-яңгыр» дип минем янга башка елап килмәгез!.. Иртән генә Хәниф кереп чыккан иде, ул да яшь түкте, яңгыр, имеш, улы Хәбир ишеткән, имеш... Җитте! Ярыйсы ук ялкыта башлады мине бу сүз, парень! Һаман шул әкият-легендалардан аерыла алганыбыз юк, ә нинди заманда яшибез бит үзебез! Адәм көлкесе...

    Рифкать, ишекне каты ябып, өенә кереп китте.

    Бригадир Мәхмүтнең яңа рәис белән беренче эләгешүе иде бу.

    * * *

    Өченче көнне яңгыр булу-булмау хакында бөтен авыл бәхәсләшә иде инде. Имеш, бу хәбәр, тирә-як авылларга да ишетелеп, күрше колхозларда да дау кубарып өлгергән икән... Хәтмулла карт үзе дә: «Яңгыр килә, яңгыр килә!» — дип, тирә-як авылларда сөрән салып йөргән, имеш. Берәүләр бу хәбәрдән кызык табып көлде, икенчеләре, күңелләренә якын кабул итеп, Рифкать Сәлимович һәм Хәтмулла картларның өйләренә үк сорашырга киттеләр.

    Иртә белән бер-ике «кунак»ны коры гына «сыйлап» озатып җибәргәннән соң, Хәтмулла карт, андыйларның күп буласын сизенеп, ат абзарына юл алды. Анда да бер төркем карт-коры җыелып тора икән. Хәтмулла карт башын күтәреп карамыйча гына исәнләште дә, Елгырны алып чыгып, җигә башлады.

    Җыелган картлар арасыннан Ак бабайга атап әйтелгән сүзләр ишетелде:

    — Хәтмулла ахири, кара әле, яңгыр булачагы чын дөрес аның, көнне сындырыр, ахры, бар тәнем сызлый. Аякларымны көчкә генә өстерәп килеп җиттем...

    — Соңгы көннәрдә мин дә саташып җәфаланам. Менә бүген дә… Имеш, болында йөрим икән... Җилә-ә-әк — җиргә кызыл палас җәйгән кебек!.. Шул вакыт, ниндидер күлме, елгамы, сулык янына килеп чыктым. Карасам — аның аргы ягында җиләк тагын да күбрәк икән. Мин уйлап тормадым — суга кереп киттем. Бервакыт мине су аска суыра башлады. Үзем йөзәм, үзем һаман төпкә батам, имеш... Кинәт, хәлем бетеп, тыным буыла башлады. Аңымны югалттым... Икенче бер караганда, имеш, мин инде су астында түгел, ә җир өстеннән үрмәләп барам икән... Тирә-ягымда кипкән комлык, ник бер сулык, ник бер яшеллек, тереклек булсын!..

    — Яңгырга бу, яңгырга, Хөрмәт абзый. Яңгыр булуы хак та хак инде, болай булгач...

    Җыелып торган картлар, Ак бабайның сүз башлавын теләп, төрле яклап аның кылларын чиртеп карасалар да, Хәтмулла карт эндәшмәде. Аңа картларның киләсе яңгыр хакында шулай пошмас кыяфәттә сөйләшеп торулары ошап бетмәде.

    Менә ул атын җигеп бетерде, чалгысын, сәнәген алып чыгып, арбасына салды, аннары, беркемне дә күрмәгән, искәрмәгән кебек, атын юртып китеп тә барды.

    * * *

    Рәис итеп сайлап куйганнан соң Рифкатьнең бүгенгедән дә авыррак эш көне булмагандыр. Нарядка барганда ук, юлда берничә кеше туктатып: «Иртәгә уракка төшәбезме, юкмы?» — дип сорагач, аның бераз кәефе кырылган иде инде. Ул шул вакытта ук идарәдәге сөйләшүләрнең җиңел булмаячагын уйлап куйды. Ялгышмаган икән.

    Күбесе баш кагып кына исәнләште.

    Мәхмүтнең чыгышы бик коры иде, аны юньләп тыңлаучы кеше дә булмады, ахры. Агроном егет бик дәртләнеп сөйли башлаган иде дә, авыз эченнән генә «минем бетте...» дип, кире утырды. Идарәне үлем тынлыгы басты...

    Нарядка килгән бар кеше дә бер үк нәрсә турында баш ватты: «Әгәр Хәтмулла картның прогнозы дөрес булып чыкса? Әгәр...» Ләкин беркем дә авыз ачып, бу хакта сүз башлый алмады. Әллә Рифкать Сәлимовичтан уңайсызланалар, әллә көлкегә каласылары килмәде...

    Яшь рәис килеп туган ситуациягә әзер иде. Аның уйлары да һаман шул Хәтмулла карт тирәсендә бөтерелде: «Әгәр? Әгәр! Әгәр...» Шулай да Ак бабай прогнозы аркасында халыкның . икеләнеп калуына Рифкатьнең җен ачуы чыккан иде. Ул бу минутта кемне тотып тиргәргә дә белмәде... Ә кемнедер ачы итеп, җиде катлап бер сүгәсе килә! Эх, парень!.. Нинди күңелле яшәгән җирдән халык кинәт кенә әллә нишләде дә куйды. Басуларда иген күкрәп утыра, ә безнең кайгырудан баш чыкмый... Эх, Ак бабай, Ак бабай... Синең хыялыйлыгың аркасында бөтен халык кыйналып ташланган кебек йөри ләса!..

    ...Рифкать киңәшмәне дәвам итүдән файда юклыгын аңлап алды. Шуңа күрә, озакка сузып тормады — бригадирларга, агрономнарга тиз-тиз генә күрсәтмәләр бирде дә кызу атлап чыгып китте. Ләкин, капка төбендә торган машинасына җиткәч, ниндидер бик мөһим карарга килгәндәй, кырт кына кире борылды, кабат йөгереп керде. Аннары, һаман да мыштым гына утыручы колхоз белгечләренә карап:

    — Киләсе таң белән уракка төшәбез. Комбайннарны тагын бер тапкыр карап чыгыгыз, юлларны бүген үк рәтләп бетерергә кирәк. Әйе, әйе, бүген үк... Иртәгә наряд борчак басуында булачак — туры шунда барыгыз...

    Шулвакыт телефон шалтырады. Күрше «Алга» колхозының баш агрономы икән. «Сездәге хәлләр дөресме-чынмы?» — янәсе. Аңа кызык. Колхозында Ак бабай кебек әкияттән чыккан картлар яшәвенә Рифкать гаепле диярсең…

    * * *

    Ләйлә белән Хәбир арасындагы дуслыкны авылда башка яшьләргә үрнәк итеп куялар иде. Бер урамда яшиләр, бергә уйнап үскәннәр, бер сыйныфта укыйлар, икесе дә диңгезче булырга хыялланалар. Каян килгәндер аларга бу хыял? Югыйсә, авылларында диңгез күргән кеше дә юк бит. Әллә сабый чакта һәр кеше бер тапкыр диңгезче булырга хыялланып ала микән?..

    Бу көннәрдә алар телендә Ак бабай гына булды. Картның кинәт кенә үзгәреп китүен аңларга, аңлатырга тырыштылар алар. Бәхәсләштеләр, килештеләр, тагын бәхәсләштеләр. Яшьләргә бер нәрсә ахырына кадәр аңлашылып бетми иде: Ак бабайның «прогнозы» — һәрбер картта да була торган күрәзәчелек галәмәте генәме? Карт әллә чыннан да алмашына башлаганмы? Сиксән яшь бит инде... Алай дисәң, Ак бабайның сүзе дә ышандыра кебек — һава дымлы, бөркү, чык та мул төшә. Ак бабай прогнозына атларның, этләрнең, мәчеләрнең битараф калуы гына бераз эчләрен пошыра пошыруын... Елга буена төштеләр, көтүгә барып килделәр, җир өстендә суалчан эзләп йөрделәр — әмма «яңгыр явачак!» дип кычкырып торган дәлил күренмәде... Ярый, картрак кешеләрнең тәннәре, сөякләре сызлавын исәпләмик тә ди. Аның каравы, быел җиденче сыйныфка күчкән Ләйлә белән Хәбир һавада дым артуның нәрсә икәнен ачык чамалыйлар инде. Шулай да, нигә соң радио башкача сөйли? Бу аның чираттагы ялгышуы гынамы? Ул да бит: «Шул авылда яңгыр явачак, теге авылда яумаячак», — дип әйтми...

    Алар башта Ләйләләргә су китерделәр, бакчага кереп алма алып чыктылар. Аннары, сүзсез генә, алдан сөйләшеп куелган сыман, ат абзарларына табан киттеләр. Ничек кенә булса да Ак бабайны күрәселәре килә иде аларның. Картның үзеннән барысы турында да кабат сорашырга исәпләре. Бәлки инде яңгыр яумыйдыр да...

    Ат абзары каршында җыелып торган авыл картлары Ак бабайның басуларга табан киткәнен әйттеләр. Бер-берсен сүзсез дә аңларга өйрәнгән Ләйлә белән Хәбир дә картлар күрсәткән якка юнәлделәр.

    Башта бер авыз сүз сөйләшмичә бардылар. Басуга җитәрәк Ләйлә күбәләк куып китте, Хәбир исә күзнең явын алып утырган шайтан таягы чәчәкләре белән үчекләште...

    Менә алар басу чите буенча өелгән дамбага килеп менделәр. Тирә-якта җан иясе күренмәде. Алтынга манчылган арыш басуы гына дулкынланып утыра. Әйтерсең, алар алдында зур диңгез шаулап җәелеп ята. Ә аяк астындагы биеклек — аның ярлары... Басу уртасыннан ук килгән башаклар дулкыны гүя Ләйләнең аяк астына кадәр килеп җитеп иркәләнәләр иде.

    Хәбир түзмәде, йөгереп барып, диңгезгә кереп чумды, «йөзеп» китте. Күзне камаштырырлык, сап-сары диңгез дулкыннары арасында аның җитү чәчләре генә каралып җилфердәп тора. Ләйлә, ниндидер бию тактына баса-баса, дамба буйлап атлады. Менә ул кинәт туктап калды, нидер тапкандай, алга омтылды, аннары, Хәбиргә табан карамыйча гына, кычкырып җибәрде:

    — Хәбир, Хәби-и-ир! Кил әле монда, арба эзе бар... Ак бабай эзе!..

    Ләйлә, кызу-кызу атлап, эз буйлап китте, йөгерә үк башлады, бераз баргач, җир йоткандай, юкка да чыкты...

    Хәбир, кинәт артыннан килеп чыгып, Ләйләне куркытмакчы булган иде, әмма озын-озын арыш камыллары арасыннан башын калкытканда, дамба өстендә беркем дә юк иде инде. Күпме генә тирә-ягына каранса да, ул Ләйләне тапмады.

    — Ләйлә! Ләй-лә-ә-ә-ә!

    Егетнең тәне буйлап салкын йөгерде. Ләйлә кайда? Ни булган аның белән? Ни?!

    — Ләйлә! Ләй-лә-ә-ә!.. Ә-ә-ә!..

    Хәбир, Ләйләне качкан дип уйлап, арыш басуына кабат йөгереп керде, ары чапты, бире чапты, тулып җитлеккән, кылчыклы арыш башаклары аның яңакларын, кулларын кыйнады. Тырналып, пычранып бетте, ләкин һәр җирдә шомлы тынлык каршы алды... Шулай сулышы алынып, арып-алҗып йөгергәндә, аяк астында аунап яткан камылга абынып, челлә кояшында кутырланып каткан җиргә барып кадалды ул. Елыйсы килде. Ләйлә... Кайда син? Ник шулай шаяртасың?.. Ләйлә!..

    Хәбир тагын сикереп торды, бар көченә йөгереп, дамбага барып менде, авыл ягына карады-ялан буш иде. Ул басу буйлап китте. Көтү үткәндә мал туплый торган иңкүлеккә дә күп калмады инде. Кинәт аста ат кешнәгән тавыш ишетелде... Хәбир бер курыкты, бер куанды... Бөтен игътибарын җыйнап, аска — туплауга карады. Анда, бер читтәрәк, туарылып ташланган Елгыр утлап йөри иде. Янәшәсендә алсу күлмәген җилфердәтеп Ләйләсе басып тора... Ул, кул бармакларын тарак итеп, сак кына кагылып, атның ялларын тарый... Бу күренеш Хәбирне әсир итте: атлардан җеннән курыккандай курка торган Ләйлә нишләп әле Елгырның ялларын тарап тора? Бер-бер хәл булганмы әллә үзенә?..

    Хәбир, буыннары йомшап, тау битенә утырды, йөзен учлары белән каплап, бер мәлгә тын калды. Ләйлә... Нишләтәсең син, ә?.. Ләйлә, ә? Менә малайның иреннәренә елмаю кунды, ул, чалкан төшеп, көр тавыш белән кычкырып көлеп җибәрде. Ауный-ауный, онытылып, рәхәтләнеп көлде ул...

    Тиле кешедәй шулай күпме көлгәндер, күпме аунагандыр Хәбир, каршысында гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачылган Ләйләне күргәч кенә айнып китте...

    — Хәбир, Ак бабай юкка чыккан...

    * * *

    Рифкать бүген көне буе исерек кеше кебек йөрде. «Син бер сәгать элек кайда идең?» — дип сорасалар, әйтә алмас иде ул, мөгаен. Күз алмаларын ардырырдай, керфекләрне талдырырдай киң басулар, ындыр табагы, МТС, колхоз идарәсе, мәктәп, ферма аның башында шулкадәр буталып беткән, кайчан кайда булганын төгәл генә хәтерләми дә. Рәис өчен урак башланган иде инде...

    Кайтып кергән уңайга ул өй нигезенә куелган сулы чиләктә юынып алды, чоланга керде. Сөлге табып сөртенде дә җәй көннәрендә бик сирәк җыела торган ятакка ауды.

    Ашау турында уйламады да Рифкать. Дөресрәге, ул тук иде. Басуларда күкрәп утырган игеннәре белән тук иде...

    Рифкать ничек яткан булса, шулай йокыга китте. Хатыны Зиләнең аның өстенә одеал чыгарып япканын да, озак кына карап торганын да сизмәде. Иреннәрендә кунып калган ачык елмаю гына тере Рифкатьнеке иде... Төн уртасы якынлашып килгән бер мәлдә, капка шыгырдаган тавышка сискәнеп уянып китте ул. Ләкин, тавыш башкача кабатланмагач, күзләрен кабат йомды, тагын йокы ләззәтенә бирелде. Бераз вакыттан соң тавыш яңадан кабатланды. Бу юлы инде Рифкать сикереп үк торды. Аның иң беренче уе яңгыр турында булды. Яңгыр... Әллә яңгыр тавышы бармы тышта? Түбәгә яңгыр тамчылары шыбырдаган шикелле булды, ахры... Ул, одеалларын үз артыннан өстерәп, тәрәзәгә ашыкты. Тышта күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгылык иде... Тузан куна башлаган тәрәзә өлгеләре коп-коры һәм җылы. Рифкать җиңел сулап куйды. Шунда гына ул үзенең дә Хәтмулла карт күрәзәлегенә битараф түгеллегенә төшенде. Барысына да кул селтәп, тиргәнә-тиргәнә, инде борылып китим генә дигәндә, Рифкать капкалары төбендә басып торучы ак шәүләне күреп алды. Башта, саташам ахры, дип уйлады, кабакларын авырттырырлык итеп күзләрен уды. Ләкин теге шәүлә һаман шунда тора бирде. Ул гына да түгел, бу шәүлә Рифкать басып торган тәрәзәгә табан килә башлады. Рәиснең тәненнән суык йөгерде. Ул, үзен-үзе белештермичә, артка тайпылды... Бераздан хәл керде. Очлаеп төшкән ап-ак сакалны шунда ук танып алды Рифкать — Хәтми бабай. Ак бабай! Әйе, нәкъ үзе! Тик, һич аңлашылмый, нишләп йөри соң әле ул төн уртасында, ник килгән? Рифкать күңелендәге шомлы хисләрне кызыксыну хисе һаман җиңә барды. Кеше уятып юкка йөрмәс бу карт, юкка йөрмәс... Ни дә булса булган, димәк... «Яңгыр» дип килгәндер инде... Әллә бөтенләй акылдан язганмы? Рифкать, киенүеннән туктап, караватына утырды.

    Өйдән Зилә чыгып ут кабызды. Аның да бөтен төсе-бите качкан...

    — Рифкать димен, сыңар аягыңны да атлама, юньлегә йөрмидер бу карт төнлә белән. Сихерли торган гадәте дә бар, диләр...

    Ире иңенә курткасын салып чыгып киткәч тә Зилә аның артыннан бераз үгетләп торды әле.

    Рифкать, ишегалдына чыккач, туктап калды, үрелеп тыңлап карады Аның күңелен кабат шомлы уйлар биләп алды. Әллә ул Хәтми карт та түгелдер?.. Әллә ул җендер, шайтандыр... Алар, имеш, теләсә кем кыяфәтенә кереп, кеше алдыйлар икән; әби мәрхүмә шулай сөйли иде...

    Бу урында да Рифкать үз уйларының дөньявилык принциплары белән каршылыкка керүен тойды. Халык гадәтләрен, риваятьләрен, ырымнарын искелек калдыкларының бер күренеше дип исәпләп йөрүче коммунист Рифкать Сәлимович Госманов төн уртасында, үз капкасы янына барырга куркып, әллә нинди җен-пәриләр хакында уйлап тора ласа! Оят әлбәттә! Шулай да ул алга атларга ашыкмады. Ичмасам, Зиләсенең дә тавышы ишетелми башлады, әллә бөтенләй дә кереп китте инде?

    Урамда бернинди үзгәреш, хәрәкәт сизелмәде. «Киткән», дип уйлады Рифкать. Ул, үз уйларына ышанырга теләп, ишегалдына узды. Тукта!.. Тәбәнәк кенә рәшәткә белән урап алынган ак каен куш булып күренә түгелме соң?.. Мөгаен, әле һаман да йокысы ачылып бетмидер... «Бу Хәтми карт аркасында акылдан язам бугай инде...» — дип мыгырдана-мыгырдана, Рифкать капканы ачты. «Ә ул ак каеннарның берсе Ак бабай булса?.. Ак эшләпәле, ак сакаллы, кояшта уңган, агарып беткән халаттан...»

    — Хәтми бабай! Синме бу? — дип дәште ул.

    Күп тә үтмәде, караңгылык эчендә агарыбрак торган каеннарның берсе, җанланып, Рифкатькә төбәп килә башлады. Әйе, бу Хәтмулла карт иде.

    Алдында әкияти затларга охшап басып торган ат караучыны күреп, инде аптырамады Рифкать. Аны иң гаҗәпләндергәне шул булды: мондый коп-коры, эссе җәй көнендә Ак бабайның өс киемнәре нигәдер юеш иде.

    — Рифкать балакай, мин сине чыкмассың дип уйлаган идем инде. Төнлә килеп борчыганга ачуланма, иртәгә соңарырмын кебек булды да, менә килдем әле... Сүзем шул иде — иртәгә-берсекөнгә безнең якларда моңарчы күрелмәгән көчле яңгыр явачак. Таңнан уракка кузгаласыз икән... Яңгырны ашлык камылда җиңелрәк үткәрә ул, җирдә череп, шытып әрәм булачак... Сак була күрегез, уйлап эш итегез, дип әйтүем. Хәтәр яңгыр булачак... Әле менә болыннан кайтып килешем, бөтен яшеллек, бөтен табигать су эчендә утыра. Менә... үзең дә күреп торасың. Бөтен дөньяны чебен-черки сарган. Кайнашыпмы-кайнашалар. Яңгыр алдыннан черки: «Үтерәм!» — дип тешли ди... Бу — минем сиңа соңгы сүзем, балакай. Хәзер инде мин тынычлап кайта алам. Карчык та югалткандыр... Шуны онытма, табигать белән шаярырга ярамый. Табигать һәрвакыт кешедән өстен. Шулай булган, шулай булып калачак... Кешене рәнҗетү — бер гөнаһ, табигатьне рәнҗетү — мең гөнаһ. Ул бит каршы тора алмый... Әмма усал да була белә. Рәнҗи дә белә... Ә без — кешеләр — табигатьнең бер өлеше. Менә - каен кебек... Аның да, кешеләрнең дә тамырлары бар. Тик кешеләрнең тамыры тирәнрәк кенә... Күрәм, сиңа минем сүз кызык түгел. Карарың нык икән, балакай, синең сүз — соңгы сүз... Уракка төшәбез дисез инде болай булгач. Ярый, хәерлегә булсын...

    Рифкать, кереп яткач та, тиз генә йоклап китә алмады әле. Яңгыр, яңгыр... Ә яуса?.. Әллә көтәргәме? Берни дә югалтмыйлар ич. Ну, райкомнан кисәтү ясарлар, ахыр чиктә. Шул ук вакытта, Ак бабайның «прогноз»ын кире кагып, яңгыр яумый калса?.. Көләчәкләр генә. Рәис башы белән кемгә ышанган, янәсе. Юк, нишләп әле ул район, республика, Бөтенсоюз радиосына ышанмаска тиеш?! Әй, иртәгә тек иртәгә! Менә шулай, парень!..

    Кинәт Рифкатьнең уенда урамда басып торганда ук күңеленә килгән сурәт яңарды: Ак бабай ак каенга шулкадәр охшаса да охшар икән... Әллә ул чыннан да агачларга, табигатькә әверелә ала микән?..

    * * *

    Икенче көнне «Ак юл» колхозы уракка төште. Юылган, буялган комбайннар, тигез рәткә тезелеп, авыл урамы буйлап сузылдылар, һәр елдагыча, быел да комбайннарны озатырга бөтен авыл чыккан.

    Шулай да быел бу көн башка еллардагыдан нык кына аерылып тора иде. Ялантәпи бала-чагалардан кала, комбайннар колоннасы артыннан иярүче кеше булмады. Ә бит башка елларны аягында басып тора алган һәр кеше колоннаны басу капкасына кадәр озата бара иде. Китә иде җыр, бию, уен... Хәтмулла карт иң алда барган комбайнга менеп утырган булыр, кәҗә сакалын селки-селки, урам читендә тезелеп басып торучы авылдашларына шат елмаер иде.

    Әллә араларында Ак бабайның булмавыннан сәерсенеп, әллә менә ничәнче көн инде авылны «гөж»ләтеп тоткан «яңгыр булу-булмау» хакындагы бәхәсләрне оныта алмыйча, кешеләр, капкадан ярты гәүдәләрен генә күрсәтеп, тынып калганнар иде.

    Аларның уйчан йөзләрендә дә, билгесезлек тулы карашларында да бер генә сорау яна: кем сүзе өстен чыгар — рәиснекеме, Ак бабайныкымы?.. Гомер бакый дөресен генә сөйләргә күнеккән Хәтми карт бу юлы ялгышыр микәнни? Әй, картлык, картлык, нишлисең син бу кешеләр белән?..

    Шундыйрак уйлар белән, әле эссе бөркегән күк йөзенә, әле комбайннар артыннан күтәрелеп калган тузан болытына карап, кешеләр таралыша башладылар.

    Әтисе комбайнына менеп кунаклаган Хәбир Ак бабайның юклыгын шунда ук күреп алды. «Һаман кайтмады микәнни?» дигән уй яшен тизлеге белән малайның күңелен өтеп алды. Кичә Ләйлә белән басуларда, әрәмәлектә, көтүлекләрдә көне буе эзләп йөреп тә таба алмаганнар иде бит. Бер-бер хәлгә юлыкмасын гына иде инде.

    Иң алда барган комбайн авылны чыгып барганда, Хәбирләрнеке әле урам уртасында утырган Хәтмулла картның тәбәнәк йорты яныннан гына узып бара иде. Хәбирнең йөгереп кереп чыгасы килде. Ул җиргә сикерергә җыенып беткән иде. Тик... Ни дип кенә әйтер ул Ак бабасына? Уракка төшәбез, дипме? Синең сүзләреңнең ялганлыгын күрсәтү өчен юри төшәбез, дипме?

    Шул минутта Ак бабай малайның күз алдына бик куркыныч кыяфәттә килеп басты... «Мин ялгышканмын, балакайлар», — ди кебек ул, кешеләргә карап...

    Әнә бит — ничек кояш кыздыра. Ак бабайның сүзе шулай ук ялгыш булып чыгар микәни? Ничек борчылып йөрде ул. Эх, ичмасам, Ак бабайның күңеле булсын өчен генә булса да, бераз яңгыр сибәләп китсен иде!.. Хәбир иснәнеп алды. Йокысы туймаганмы шунда. Кичә соңрак кайтылды шул. Караңгы төшкәнче әрәмәлектә йөрделәр. Сазлыктагы бакалар үр тавына менмәгәнме, янәсе. Юк шул. Бер бака да күренмәде. Иртәрәк тә торылды бүген. Сәгать өчләр тирәсендә үк күрше әтәчләренең әче тавышы колакны ярып керде. Бер дә болай вакытлы-вакытсыз кычкырмыйлар иде, югыйсә. Тукта-тукта, димәк, әтәчләр бүген вакытсыз кычкырган булып чыга. Ак бабайның «яңгыр гәҗите» буенча, яңгыр яварга тиеш бит! Кемгә, нәрсәгә генә ышанырга инде.

    Хәбир, уйларыннан айнып, алдындагы юлга караганда, колонна басу капкасына якынлашып килә иде. Малайның күзенә капка баганасы янында тузан болытына күмелеп басып торучы чандыр гәүдә чалынды. Әллә Ак бабай инде?!.

    * * *

    Хәтмулла карт менә инде ничәнче көн йокысызлык белән җәфалана. Бүген дә ни үзе юньләп йоклый алмады, ни карчыгына йокы мазасы күрсәтмәде.

    Хәмдия әби дә картының соңгы көннәрдәге тәртибен аңламыйча иза чикте. Ул Хәтмиенең, бер борчуга юлыкса, тыныч кына яши алмаганын белә белүен, әмма моны ук көтмәгән иде. Ә карты исә бер төнне ат абзарына барып куна яисә эссе җәй уртасында манма су булып кайта... Яшь чакта ук «хыялый» дигән кушаматы бар иде барын, әллә чыннан да җиңеләя башлады инде?.. Иген-иген дип, бөтен тазалыгыннан, акылыннан яза бит картлач...

    Менә бүген дә Хәтмулла карт бик иртә кузгалды, тышка чыгып керде, салкын су белән битен, сакалларын сыпырыштырды, гадәт буенча, белгән догаларын пышылдады да урамга чыкты. Әле көтү куарга иртә. Урам тын.

    Көн тагын эссе булачак. Әнә бит, кояш әле үзе күренми дә, ә нурлары тәрәзәләрдә чагылып ничек кыздыра!..

    Бүген уракка төшәчәкләр инде. Хәерлегә булсын. Төн уртасында олы башын кече итеп колхоз рәисенә баруы гына ялгыш булды. Белеп барды бит үзе дә — Рифкать барыбер үз сүзен сүз итәчәк. Шулай да, күңел почмагына поскан ниндидер өмет чаткысы бар иде әле кичә. Ә бүген исә күңелендә төпсез бушлык, салкынлык кына... Белә торып берни эшләп булмау — иң каты җәза икән бу дөньяда. Белә торып бит...

    Алла боерса, барысы да әйбәт булыр әле. Яңгыры да бу якларны урабрак узсын иде, ичмасам. Халык алдында мәсхәрәгә калсын иде, «шыр тиле» дип көлсеннәр иде үзеннән — түзәр иде... Игеннәр генә исән булсын, игеннәр генә... Йә бөтенләй яумасын, йә тизрәк яусын инде. Әйе, әйе, яусын! Барлык басуларны да егып өлгермәсеннәр иде...

    Хәтмулла карт кинәт туктап калды: ул, үзе дә сизмәстән, басу капкасына табан китеп бара икән. Кул-аяклары аның өчен уйларга өйрәнгәннәр шул. Карт көлемсерәп куйды: менә хәзер дә ул басу капкасы ягына табан бара иде...

    Хәтмулла карт хәтта сөенеп китте. Ата-бабалардан калган гадәт буенча, уракка төшүчеләрне авылның бөтен яше-карты, бала-чагасы басу капкасына кадәр озата килгәннәр, мул уңыш теләп, төрле җыр-такмазалар әйткәннәр, артларыннан кул болгап калганнар... Әй, ул заманалар. Менә бит ак чехлар белән сугыш заманнарыннан калган окоплар һаман әле турсаеп яталар.

    Карт боргаланып-боргаланып киткән чокырларның берсе янына килде, аякларын сузып утырды, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде...

    Шул арада авыл ягыннан тузан болыты күтәрелде. «Көтү чыга»,—дип уйлады Хәтмулла карт. Ул шулай тәмәкесен көйрәтә-көйрәтә тагын уйлар дөньясына китте...

    Бу яланнарда унтугызынчы елларда зерә дә каты сугышлар булган. Ак чехлар белән кызыллар арасында барган тарткалашта авыл биш тапкыр кулдан кулга күчкән. Ул сугышларда Хәтмулланың әнисе ягыннан бабасы да катнашкан. Гыйрфан кордашлары хакында яратып, аның белән дус булуларына горурланып сөйли торган картлар күптән дөнья куйдылар инде. Алар сөйләп калдырган хикәятләр генә һаман күңелне әрнетә...

    Кызыл гаскәрләр белән ак чехлар арасында сугыш кызган вакытта, бер төркем авыл яшьләрен ияртеп, Гыйрфан да кызылларга барып кушыла, һәлак булган сугышчылардан калган коралларны алып, алар окопларга таралалар, ике арада атыш башлана. Егетләр авыл тирәсендәге һәр чокырны, һәр куакны биш бармаклары кебек беләләр. Командир аларга боерык бирә: авылны урап үтеп, дошманга сиздермичә генә, тылдан һөҗүм итәргә. Егетләр шунда ук бакча артларына кереп югалалар. Азмы-күпме вакыттан соң авылның аргы башында шартлау тавышлары ишетелә. Озак та үтми, Сырганак-тау төбенә урнашкан акчар штабы күккә оча... Дошман гаскәрләре, кызыллар безне чолгап алган, дип уйлап, яралыларны, олауларын, коралларын ташлап кача башлыйлар. Авылдан чыгуга, ак офицер солдатларына күпереп утырган иген басуларына ут төртергә куша. Шул минутта авыл читендәге иң уңдырышлы басу дөрләп яна башлый. Бу хәлне күреп алган Гыйрфан, биш-алты егетне ияртеп, шунда шуыша. Ике егетне авылга чалгылар җыярга җибәрә. Берничә минуттан инде җиде егет, бер-бер артлы, тигез рәткә басып, утның юлын кисә башлыйлар. Гыйрфан егетләргә камыл калдырмаска, чалгының йөзен җиргә сылап ук алырга куша. Ут һаман якынлаша бара. Төтен күзләргә кереп әчеттерә, сулышларны буа, җитмәсә, якындагы тау артында сугыш дәвам итә. Адашып килеп чыккан бер пуля шунда Гыйрфан артыннан барган егетне ега. Аңа ярдәм күрсәтергә вакыт булмый. Өченче булып килгән егет иптәшен басу читенә чыгарып куя да үзе аның урынына баса. Бераздан алда барган Гыйрфан да яралана. Ул, аксый-аксый, киерелеп кизәнүен белә. Кара җиргә агып барган кан эзен гәрәбәдәй арыш пакусы яшереп бара. Тагын кемдер яралана. Ләкин егетләрнең берсе дә кулларыннан чалгыларын ташламый. Утның юлын бүләргә кирәк, һәр кизәнү — мөһим, һәр адым саен бер гомер бирерлек чак... Авылның кышкы икмәге монда, киләчәге... Ут, егетләр артыннан калган тап-такыр җиргә җитеп, туктап кала...

    Басу читенә җитәргә бик аз гына калгач, Гыйрфанга икенче пуля килеп тия... Мәңгегә тормаска егыла ул... Ә-әнә ул басу... Бүген уракны шул басудан башламакчылар. Анысы шулай, хәзер андый каһарманлык соралмый да Хода бәндәсеннән. Күп кеше уракның башланганын-беткәнен белми дә кала. Машина заманы хәзер, әйтәсе дә юк... Вакыты белән машинага артык табынмыйбызмы икән? Акыллы кеше кулында гына машина акыллы була ла ул... Заманалар үзгәрде. Ак бабайларына ышануга караганда, машиналарга, радиоларга ныграк ышаналар. Шуны оныталар: Гыйрфаннар эшләгән батырлыкны бары тик кешеләр генә эшли ала. Хәзер исә андый батырлыкның беркемгә дә хаҗәте юк. Һы, юкмы икән? Иртәгә авачак игеннәрне саклап кала алмый идемени Хәтмулла карт? Күңел эченә бикләнеп, балавыз сыгып йөргәнче, бәлки, күбрәк кәнсәләргә, райкумнарга бару кирәк булгандыр? Бәлки, министрның үзенә керергә кирәк булгандыр? Соң инде... Аннары, ялгызы ни эшли ала соң ул? Көләрләр генә... Борынгы заман карты, диярләр… Әнә бит, чак кына эне тиешле авыл абзыйлары да аның сүзләрен көлкегә алдылар. Рифкать, Мәхмүтләр нишләп аңласын ди?!.

    Авыл өстендә менә икенче тапкыр инде тузан болыты күтәрелде. «Чыктылар», дип уйлады карт. Озын күлмәк итәкләрен рәтләп куйды, сакалларын сыпыра башлады. Ни генә димә, бүген бәйрәм көн...

    Комбайннар колоннасы якынайды. Менә алдан килгән машина, картны тузанга күмеп, узып та китте. Аның артыннан икенчесе, өченчесе...

    Хәбирне Хәтмулла карт әллә кайдан танып алды. Малай да бабайны күрде, ахры. Җиргә сикермәкче булды. Ләкин кинәт туктап калды, башын читкә борып, картны күрмәмешкә салышты. Тиздән ул тузан болытына күмелеп юкка чыкты. Комбайн тәгәрмәчләреннән бөркелгән тузан өермәсе Хәтмулла картның сулышына капланды. Ул буылып-буылып йөткерә башлады. Сулышы китеп егылудан куркып, басу капкасының тимер баганасына тотынды...

    * * *

    Чык кибеп бетмәгәнгә күрә, комбайннар басуга төшкә җитәрәк кенә керсәләр дә, кичкә кадәр олы-олы ике басудагы игенне егып бетерделәр. Аннан соң да озак ял итеп ятмадылар, тиз-тиз генә тамак ялгап алдылар да шул кызулык белән елга аръягындагы басуларга чыгып киттеләр. Рәиснең ак «Волга»сы әле тегендә, әле монда күзгә чалынды. Райкомнан килгән вәкилгә ул кызып-кызып нидер сөйли, аңлата иде, ахры. Рифкатьнең бүген кәефе әйбәт, кирәккә-кирәкмәгәнгә дә шаярткан була, йә булмаса, берәр комбайнга сикереп менә дә үзе урырга кереп китә. Аннары, машинасына утырып, тагын каядыр чаба. Әллә басуларның муллыгыннан, көннең яктылыгыннан, әллә эшнең гөрләп баруыннан ул әле кичә генә күңеленә төер булып утырган яңгыр хакында бөтенләй оныткан. Хәтмулла карт исә үзенең әкияттәге кыяфәте, серле сүзләре белән аның хәтер төпкелендә югалып калган... Рәис иң бәхетле кеше иде бүген...

    * * *

    Хәтмулла картка килсәк, ул да үз «ставка»сында басуларда барган кызу эшне җентекләп күзәтеп торды. Ат абзары авыл тирәсендәге иң биек тауларның берсенә урнашканга күрә, тау итәкләренә җәелгән басу-кырлар сәхнәдәге кебек күренә иде. Карт кырда барган һәр хәрәкәтне, эченнән генә бәя биреп, йә кире кагып, йә хуплап, мактап ятты.

    Менә Рәмиснең комбайны туктап калды. Әһә, урагы тыгылган икән! Алай гына булса ярый... Әнә Хәбирләр комбайны. Артык кызу бара малай актыгы, руль артына үзе утырган, күрәсең, бар игенне таптатып бетерә инде, шайтан! Урак пакусларны йотып бетерә алмый, иген җиргә сыланып, егылып кала. Ашлыкны күрәләтә әрәм итү бит бу! Их, Хәбир!.. Ник куадыр, тыгылдырып, бөтен уракны җимереп ташламагае...

    Ашарга кайтмагач, карты артыннан Хәмдия әби үзе килде. Койма буенда торган өстәлгә төенчеген куеп, сукрана-сукрана аш хәстәрлеге күрә башлады...

    — Әй, картлач, үзең «яңгыр-яңгыр» дип бөтен авылны куркыттың да хәзер авылга да кайтмый качып ятасың. Нинди яңгыр ди ул, әнә ничек кояш пешерә, түзәрлек түгел...

    — Тукта әле, карчык, шаулама. Эх, кая бара инде, кая бара?! Ава язды бит, чукынчык малай, таулы җирдә шулай йөриләр димени?..

    * * *

    Ләйлә мотоциклы белән төшке ашка кайткан әтисен тегеләй дә, болай да юмалап карады. Басуга, Хәбирләр янына илт әле, янәсе. Ниһаять, мотоциклдан бер адым да читкә китмәскә вәгъдә биреп, кыз әтисен күндерде. Бакчага йөгереп кереп, Хәбир өчен алмалар өзеп алырга да өлгерде әле ул.

    Басуга килеп җиткәндә комбайнда Хәбир йөри иде. Егылган йомшак пакус-түшәккә кырын төшкән «аталар», улларына төртеп күрсәтә-күрсәтә, ни турындадыр гәп саталар.

    Ләйлә мотоциклдан сикереп төште дә Хәбир янына йөгерде. Әллә каян күреп калган малай аны туктап көтеп алды. Янына Ләйлә утыргач, Хәбир батырая төште — тизлекне арттырды. Ул бу минутта үзен диңгездәге кораб капитаны итеп тоя иде булса кирәк. Ләкин аның бу «егетлеге» озакка бармады — комбайн текә таулыкка килеп керде. Бер тәгәрмәч ерганак чокырына эләгеп, комбайн янга авышты. Ул хәттә бермәл җирдән аерылып, очып китәр кебек иде. Хәбир каушап калды, штурвалны әле бер якка, әле икенче якка боргалады, үкереп таудан төшеп барган комбайн аны тыңламый интектерде. Ниһаять, ул комбайнны тауга каршы борып җибәрде. Мәһабәт машина соңгы тапкыр ыңгырашып куйды да туктап калды. Йөзләре киткән малай күзләрен зур ачып Ләйләгә карады. Ә Ләйлә рәхәтләнеп... көлә генә. Берничә минут элек кенә үлем белән йөзгә-йөз очрашуларын аңламый иде шул ул. Бу хакта бары ике генә кеше белеп калды — Хәбир үзе дә, тагын... үз «ставка»сында «уңыш фронтын» күзәтеп торучы Хәтмулла карт кына.

    * * *

    Аргы як басуда җемелдәгән утлар төн уртасына кадәр сүнмәде... Беренче көн булгангамы, башлаган эшне бетерергә теләпме — комбайннар эшләделәр дә эшләделәр...

    Хәтмулла карт та менә инде ничәнче тапкыр тәмәкесен кабызды, ләкин, бер-ике суыруга, җиргә ташлый торды. Тәмәке дә ачы иде бүген...

    Каршы як басудагы утлар акрынлап ешая башладылар. Ут боҗрасы күзгә күренеп кечерәйде, кысылды. Ә бит Гыйрфан басуы быел аеруча мул уңыш бирәчәк, дип сөйлиләр иде... Әй, бабай, бабай...

    Карасана, бүген күк йөзе аеруча караңгы күренә. Бу нәрсәгә булыр икән? Йолдызлар да юк. Әллә нинди шомлы кара болыт сарган күк йөзен. Алайса, яңгыр була да була инде...

    Каршы яктагы ут йомгагы бер урында әйләнеп торды-торды да туктап калды. Хәтмулла картка ул кинәт очкыннар чәчеп шартлар кебек тоелды...

    * * *

    Хәбир, комбайныннан сикереп төшү белән, камыл арасында үсеп утырган вак үләннәрнең салкын чыгын тойды. Ул, үзе дә сизмәстән, ялт итеп, каршы яктагы ат абзарына карады. Анда тонык ут җемелдәвен күргәч, аптырап ук китте. Димәк, Ак бабай бүген дә атлары янында куначак. Хәбир белә — карт анда бик борчылганда, үзен кая куярга белмәгән чакларда гына кунарга кала. Нинди кайгы төште икән Ак бабай башына? Яңгыр яумады, инде яумас та. Әнә ничек матур булды көн... Әллә?.. Ә яуса? Чык та күп төшкән...

    Малай, үләннәрдәге чыкны коеп бетерергә теләгәндәй, камылларга селтәнде. Ә чык бөртекләре, чәчелеп китәләр дә кабат үлән яфракларына, камылларга килеп куналар, йә булмаса, Хәбирнең сандалиена тулып, аны үзләренчә үчеклиләр иде.

    * * *

    Йокымсырап яткан Хәтмулла карт, тәрәзәгә беренче яңгыр тамчылары тыпырдый башлау белән, сикереп торды. «Башланды», — дип уйлады ул. Әйе, башланды. Башта карт үзендә ниндидер җиңеллек тойды — барлык игенне дә җиргә егарга өлгерә алмый калдылар бит. Тора-бара аның күңелен егылган басулар өчен әрнү басты.

    Хәтмулла карт белә — бу яңгыр бер сәгатьлек, хәтта бер көнлек кенә түгел. Ул авыл өстендә озак эленеп торачак әле...

    Яңгыр көчәйгәннән-көчәя барды. Көчле давыл чыкты. Җил яңгырны ат абзарының саман стеналарына чиләге-чиләге белән, зыңгылдап торган тәрәзәләренә исә учлап-учлап китереп сибә иде...

    Карт җилкәсенә авыр кәжәнен салып тышка чыкты. Куе яңгыр пәрдәсе аша каршы як басуларны да, авылны да күрү мөмкин түгел. Шунда картның тәмәкесенә бер эре яңгыр бөртеге килеп кунды. «Каз сыйрагы» пыскып сүнде. Хәтмулла карт шулай күпме вакыт сакалын сыйпап, уйга батып торгандыр, ул җиң очыннан салкын яңгыр тамчылары йөгереп керә башлагач кына, аңына килеп, ышыкка сыенды.

    Атлар да, ашарга сорапмы, хуҗаларының хәленә керергә теләпме, арлы-бирле йөренәләр, тыйнак кына кешниләр-пошкыралар, тояклары белән җирне дөп-дөп кыйныйлар. Хәтмулла карт башта атларын тынычландырып, муеннарыннан сөеп чыкты. Аннары ашыга-ашыга печән салды да йөгерә-атлый үз бүлмәсенә кереп китте. Бауда эленеп торучы аркан кисәген алып билен буды, башына уңып беткән эшләпәсен киде, чыгарга хәзерләнде...

    Карт шунда үзенең кайда барырга карар кылганын анык кына белмәвен төшенде. Чынлап та, кая ашыга соң әле ул болай? Авылга — өенәме? Карчыгы өшкеренә-өшкеренэ һаман да түшәгендә әйләнә булыр... Председатель янынамы, — ул да үзен кая куярга белми йөридер... Аннары — соң инде...

    Карт кинәт басулар ягына борылды. Бик мөһим әйбер күргән кебек, хәтсез генә шул якка төбәлеп карап торды, аннары якаларын утыртып куйды да чыгып китте...

    * * *

    Көне буе яңгыр астында басулар карап йөргән Хәтмулла карт кичкырын гына өенә кайтып егылды. Аның киемендә бер саплам коры җеп тә калмаган иде бугай. Капкадан кергәндә үк Хәмдия әби, картының буыла-буыла ютәлләвен күреп, начарга юрап куйган иде. Дөрес булган икән, карт шул ятудан тора алмады.

    Төнлә Хәтмулла картның хәле тагын да начарланды, йөзләренә эре тир бәреп чыкты, ул саташа ук башлады!

    — Су, су... Батам... Коткарыгыз... Су, су! Һава җитми... Су!..

    Хәмдия карчык, белгән догаларын укып, картын өшкерергә тотынды... Чынлап та, чишмәдән алып кергән салкын суны битенә өргәч, карт тынычланып калгандай булды...

    Күпкә түгел икән. Иртәнгә табан Хәтмулла карт тагын алмашына башлады, аның тигезләнә башлаган сулышы тагын бозылды...

    * * *

    Яңгыр тавышына уянып киткән Хәбир баштарак, һаман да төш күрәм, дип уйлады, ахры. Аның иреннәренә елмаю кунды. Күзләре кабат йомылды... Ләкин малайга ятак өстендә күп рәхәтләнергә туры килмәде. Кече яктан әтисенең кемнедер ачы итеп сүккән тавышын ишетеп, ул сикереп торды.

    Әйе, чынлап та, урамда коеп яңгыр ява иде. Кичәге күңелле, бәхетле чагын уйлап, Хәбирнең тәненә суык йөгерде. Ләкин шунда ук елмаеп җибәрде — урра, Ак бабайның сүзләре дөрескә чыккан ич!

    Хәбир, ике дә уйлап тормыйча, майка-трикодан гына ишегалдына йөгереп чыкты, әтисенең олы резин итекләрен эләктереп, Ләйләләргә йөгерде. Юлда Мәхмүт абыйсына очрады. Алар мышнап килеп кергәндә, Ләйлә белән Фатыйма апасы чәй эчеп утыралар иде.

    — Урра, Ләйлә! Яңгыр ява!.. Чиләк белән коялармыни?! Урра!! Яңгыр-яңгыр! Кой-кой! Тәти кашык бирермен!..

    Өйдәгеләр, кинәт манма су булып ишектән килеп кергән Мәхмүтне күрепме, яңгыр яуганга сөенеп такмаклап торучы Хәбирне аңлый алмыйчамы — йөзләренә гаҗәпләнү билгесе чыгарып, тын калганнар.

    — Ләйлә! Фатыйма апа!.. Күрәсезме, яңгыр ява бит... Ак бабаның сүзләре дөрескә чыкты... Эх... Сөенер инде ул!.. Ак бабай!..

    * * *

    Яңгыр ике көн койды... Ике тәүлек буе Ак бабай үлем белән якалашты. Районнан килгән врач та картның чирен төгәл билгели алмады, «салкын тигән» дип кенә куйды. Гомер буе бергә яшәгән Хәмдия әби дә карты белән мондый хәлнең, мондый чирнең булганын хәтерләми.

    Картларның өеннән кеше өзелмәде. Күршеләр, туган-тумачалар, кордашлар, авылдашлар — берсе дә калмады. Бригадир Мәхмүт тә кереп чыкты. Су тамып торган кепкасын әле бер кулына, әле икенче кулына күчерә-күчерә, авыруның түшәге янында таптанып торды да, гаепле кеше кебек, туры карарга да кыймыйча чыгып китте. Хәбир белән Ләйлә сәгать саен Ак бабайларының хәлен белеп чыгалар, Хәмдия әбинең йомышына йөгерәләр, утын кертәләр, су китерәләр.

    Хәтмулла картның атлары Хәбир кулында калды. Елгырны гына тыңлата алмый интекте малай. Бер көнне, хәтта, йөгәннәрен өзеп, койма-киртәләрне җимереп, хуҗасы капка төбенә кайтып кунган анысы...

    Көн кичкә авышкан чак. Кешеләр таралып бетеп, Хәмдия әби белән үзалдына саташып яткан Хәтмулла карт кына калганнар иде. Кинәт капка төбендә Елгырның таныш кешнәве яңгырады. Бераз куркыбрак калган Хәмдия карчык, нинди дә булса таяныч эзләгәндәй, картына борылды...

    Шулчак кеше ышанмаслык вакыйга булды. Ике көн буена саташып, ярымһушсыз яткан авыру картның керфекләре тибрәнеп киттеләр. Менә ул күзләрен ачты. Билгесезлеккә төбәлгән төпсез күзләр башта хәрәкәтсез калдылар, аннары бу хәлгә шаккатып карап торучы Хәмдия әбинең күзләрен эзләп таптылар...

    Картның сөт кебек ак сакалы калтыранып китте. Аның нидер әйтергә теләгәнен сизенеп, Хәмдия карчык карават янына чүгәләде, идәнгә тезләнеп, йөзен картының чыраена якын ук китерде.

    — Елгыр кайткан... Бахыр...

    Карт хәлсез кулы белән өстенә ябылган тун итәген тарткалап куйды:

    — Чыгарып... өстенә яп... яңгыр...

    Хәмдия әби, искерәк булса да, әле тагын берничә ел киярлек тунга карап, кызганып торды, әмма картының күңелен рәнҗетергә теләмичә, тышка чыгып китте.

    Капка төбендә коеп яуган яңгыр астында басып торган Елгыр, капка келәсе күтәрелү белән, пырхылдап куйды. Ләкин капкадан Хәмдия әбинең чыгып килгәнен күреп, шап итеп җиргә тибеп алды. Хәмдия әби, тунны кочаклаган килеш, атка табан килә башлады. Елгыр, нәрсәдер сизенеп, тагын пошкырып куйды, аннары Хәмдия әби кочагындагы тунга борынын төртте, вак-вак тешләп, мышный-мышный аны тарткалый башлады. Ат үз хуҗасын сорый иде...

    Хәмдия әби, ягымлы сүзләр сөйли-сөйли, атның янына ук килде, тунның йомшак ягын өскә каратып, ат өстенә җәйде...

    Ул тыштан кергәндә Хәтмулла карт йоклап киткән иде инде. Маңгаена эре тир бөртекләре бәреп чыккан, сулышы да тигезләнгән кебек... «Иртәгә чире үтәр, ахры», дип уйлады Хәмдия әби.

    Чынлап та, өченче көнгә чыккач, Хәтмулла карт күзләрен ачты. Аның эчкә баткан карашларында, ниһаять, яшәү чаткылары күренде. Авырган көннән алып беренче тапкыр җылы сөт сорап эчте ул.

    * * *

    Һәр көндәгечә, бүген дә алар йортына халык җыела башлады. Иң беренче Хәбир килеп керде. Малайны күрүгә, Хәтмулла карт елмаерга теләде, әмма булдыра алмады. Аның бар сөенече, күзләренә тулып, тонык, хәлсез очкын булып балкыды.

    — Утыр, олан... сөйлә...

    — Ак бабай, мин диңгезгә бармаска булдым. Авылда калам. Калам да председатель булам. Син терел, яме. Без синең белән бик дус яшәрбез. Син... син кайчан яңгыр буласын әйтеп торырсың, ә без син рөхсәт бирмичә уракка төшмәбез, яме?.. Ләйлә дә, авылда калам, ди...

    Хәтмулла карт Хәбирне тыңлап бетерә алмады, күзләрен йомды, йөзен җыерды. Малай, сак кына торып, диңгез төбенә төшкәндәй, яңгырга чыгып китте...

    Бераздан авыл картларыннан берничә кеше кереп утырды. Хәтмулла картның хәле җиңеләйгән иде инде. Әмма картлар дөнья мәшәкатьләре турында гәп куертып утырсалар да, ул аларга катышмады. Көчле җил белән тәрәзәгә килеп бәрелгән һәм хәлсезләнеп агып төшкән яңгыр тамчыларына карап тын гына ятты да ятты...

    Төшкә табан карчыгын чакырып китерде. Түшәген рәтләп куярга кушты. Картның ишек катындагы пычрак итекләргә, галошларга карап торуын күреп, Хәмдия әби идәнне юып чыгарды. Ул, күңеле белән, Хәтмулласының кемнедер көтүен сизенгән иде инде. Кемне икән? Шәһәрдән менә-менә кайтып төшәргә тиешле улы Мансурнымы, әллә тагын берәрсенме? Карчык шулай да өйләрне җыештырып алды — өстәлгә яңа ашъяулык җәйде, тәрәзә пәрдәләрен рәтләп куйды, сандыктан алып, яңа күлмәген киде.

    Яңгырга манчылып, хәле бетеп Ләйлә килеп кергәндә, Хәтмулла карт, хәлсез карашын тәрәзәгә төбәп, һаман уйланып ята иде әле. Ләйлә сырмасын мич артына салып атты да карават янына узды.

    — Ак бабай... Ак бабай дим... Рифкать абыйлар бу табан киләләр. Сезгә киләләр... Райкомнан да бер кеше бар... Әти дә бар... Тагын әллә кемнәр...

    * * *

    Мондый хәтәр яңгырны авыл картлары да хәтерли алмастыр, мөгаен. Ике тәүлек буена бертуктамый койды да койды. Урамнар тулып гөрләвекләр акты, морҗаларыннан су кереп, ярты авылның миче бозылды.

    Басулар бөтенләй су астында калдылар. Үзәнлекләргә урнашкан басуларда пакуслар хәтта йөзеп йөри башладылар... Беренче көнне кешеләр, авыл читендәге яланлыкта күшегеп утырган комбайннарга карап, шомлы сүзләр сөйләделәр. Елмаймас-көлмәс булдылар, уйчанланып, сүрәнләнеп калдылар. Бераздан яңгыр шаукымыннан айный башлаган халыкның исенә Ак бабай төште. Картның авырып түшәккә егылу хәбәре кешеләрне коеп яуган яңгырга караганда да ныграк тетрәтте. Берәмләп тә, төркем-төркем дә Хәтмуллалар өенә агылдылар. Килми калса, рәис кенә килми калгандыр...

    Эше, борчуы күп идеме, әллә карт янына баш иеп килергә теләмәгәнме — Рифкать һаман Хәтмулла карт йортын узып китә иде.

    Ә халык көтте. Колхоз рәисенең Ак бабай янына килүен көтте. Рифкатьнең Хәтмулла карт янына килүеннән яңгырның язмышы хәл ителергә тиеш кебек көтте...

    * * *

    Карт хәбәр алып килгән кызга бер караш ташлады да, күзләрен кабат тәрәзәгә төбәп, тынып калды. Ул, әйтерсең лә, капканы ачып ишегалдына үткән кешеләрне бөтенләй күрмәде дә.

    Хәмдия әби «кунакларны» каршыларга чыкмады. Ул, өстенә ябылган юрганын рәтләргә маташкан картының калтыранган кулларына карап, барысын да аңлады. Әйе, Хәтмулла картның көткән кешесе, ниһаять, килде...

    Әнә инде итекләрен салалар... Әнә Мәхмүт тавышы... Чит тавыш... Рифкать дәшми...

    Иң беренче булып ишектән Хәбир килеп керде, аның артыннан Хәниф, Мәхмүт, чит бер кеше (райкомнан, күрәсең), ахырдан Рифкать үзе күренде...

    Күзен йомып яткан картны күреп, баштарак аны йоклый дип уйладылар — туктап калдылар. Хәмдия әби, каушап калган кунакларга карап, аларны кулы белән ишарәләп түргә чакырды, янәсе, йокламый ул.

    Кергән кешеләрнең барысы берьюлы Рифкатькә борылдылар. Бу «син башларга тиеш» дигән сүз иде.

    «Беткән баш, беткән инде» дигәндәй, Рифкать тирән сулап куйды, аннары зур-зур атлап түр почмакка узды. Аның артыннан башкалар кузгалды.

    Рәис бермәл картның ябыккан ап-ак йөзенә текәлеп карап торды, аннары идәнгә тезләнде, юеш йөзен авыруның сөяккә калган кулларына салда..

    — Кичер мине, Ак бабай... Рәнҗемә... Зинһар өчен, кичер...

    Хәтмулла карт күзләрен ачты, каршысында басып торган кешеләргә күз йөртеп чыкты да карашын Рифкатьтә туктатты. Ләкин дәшмәде.

    — Ак бабай... Киңәш бир — нишләргә миңа? Ә? Нишләргә? Ничек котылырга бу яңгырдан? Кайчан туктар соң ул, кайчан, ә? Шуны булса да әйтче, Ак бабай...

    Хәтмулла карт ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләп китте:

    — Түз, балакай, түз... Хәлем җиңеләя башлады — бүген кичкә туктар, ахры...

    Ниндидер сихер көче белән тәрәзә аша үтеп чәчрәгән яңгыр тамчысы булдымы, шулчак картның җыерчыклы йөзе буйлап, ап-ак сакалына бер бөртек тамчы тәгәрәп төште дә җем-җем килеп янып тора башлады.

    — Балакай, дамбаларны ачарга кирәк... Басуда җыелып яткан сулар агып бетсен...

    Карт сөт кебек ак мыегына кунып янган тамчыны сыпырып алмакчы булды. Энҗе бөртек исә, үзсүзләнеп, авыз читенә төшеп югалды. Нигәдер тозлы, бик тозлы иде бу яңгыр тамчысы!..

    Июнь, 1982 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх