• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ИСЕМЕҢ НИЧЕК, ГАДЕЛ?

    (Повесть)

    1. Гадел

    Мирвәли бүген эшсез калды. Ул тугыз ел буе тугры хезмәт иткән механика заводын бөтенләйгә ябып куйдылар. Хәтта гариза да яздырып тормадылар, кудылар да чыгардылар. Мирвәли бу хәлгә артык борчылмады. Ярты ел буе акча түләми интектерделәр бит. Нәрсәсенә аптырыйсың аның?.. Димәк, шулай язган…

    Урамнарда кеше аз. Мондый челләдә кайсы кая китеп беткән. Кем — дачасында казына, кем — пляжда кызына, кем — авылда, диңгез буенда… Мирвәли генә беркая бара алмый. Аның авылы юк. Диңгезгә барырга акчасы юк. Акча эшләп алырга эше дә юк хәзер. Туган-тумачасы да, гаиләсе дә юк аның. Күктән төшмәгән төшүен… Балалар йортында үскән, ә хатыныннан аерылган. Аерылмас та иде, тегесе бала табарга теләмәде. Мирвәли аңа баштарак үпкәләп йөрде, бераздан күңеле төште, аннары хатынына булган мәхәббәте бөтенләй дә сүнде, суынды. Артык нечкә күңелле шул ул. Балалар йортында үскән кебек тә түгел. Хатыны: «Иң элек фатир ал, аннары бала асрый башларбыз», — дигән иде, күңел ярлары җимерелде дә китте. Рәнҗеде. Шул рәнҗешен йөрәгенә яшереп ике ел яшәде Мирвәли. Әмма аны йотып та, эретеп тә бетерә алмады. Авиация техникумында укыганда ук танышып, яратышып өйләнешкән хәләл җефете бердәнбер көнне әнисе янына кайтып киткәч, артык нык кайгырмады. Тулай торактан бүлеп бирелгән кечкенә бүлмәсенә бикләнеп, каралы-аклы телевизор экранына төбәлеп ике ял көнен уздырды да, берни булмагандай, эшкә чыгып китте…

    Әйе, күңел борчуларын оныттырырлык эше бар иде аның ул вакытта. Начар эшләмәде. Мирвәлинең сурәте заводның «Мактау тактасы»ннан төшмәде. Акча да әйбәт ала иде. Соңгы вакытта гына дөньяның рәте-чираты китте. Яшәүнең кызыгы бетте. Тормышның мәгънәсе югалды…

    Мирвәли, Казансу буена төшеп, ашыкмыйча гына Фукс бакчасына күтәрелде. Яр буендагы комлыкта бер төркем бала-чага эт уйната. Әзмәвердәй ике ир заты бер куак төбендә аракы чөмереп калды. Мирвәлинең баш очыннан гына чыркылдап ниндидер кош очып үтте. Кайсыдыр куакта оясы бар, ахры. Канат ныгытып килүче баласына җим ташуыдыр инде. Яисә, томшык очына алып, елгадан су китерәдер…

    Шунда Мирвәлинең игътибарын Казансу ягыннан килүче бер тавыш җәлеп итте. Үрдәк тавышы бит бу. Әнә — су эчендәрәк урнашкан утрау ягыннан камышлык арасыннан килә ул… Димәк, анда үрдәк оясы бар. Нидәндер куркынганнар болар, хәлләре мөшкел, ахры…

    Фукс бакчасында беркем дә күренми. Бу вакытта кешене су тарта, елга тарта шул… Нишләп булмасын? Әнә, бер сабый уйнап йөри. Сирень куаклары ышыгында үзенә бер дөнья тудырып, рәхәтләнеп уйнап йөри. Кулында уенчык машинасы бар. Бер читтәрәк тагын берничә уенчык ята. Нигә ялгызы соң әле ул? Әнисе кайда? Әтисе? Бармы соң аның әти-әнисе? Әллә?.. Әллә, Мирвәли кебек, ул да шыр ятимме? Юктыр, ятим түгелдер. Әнә бит ничек матур киенгән. Бай киенгән. Йөзендә дә әллә нинди борчу-мазар күренми. Юк, ятим бала болай булмый. Тик… нигә ялгыз ул? Мондый аулак бакча буенда баласын калдырып киткән ата-анасын әйтер идем инде! Ни булмас бу болгавыр заманда?!

    Шулай да начарга юрарга ярамый. Уйнасын әйдә. Уйный торган вакыты. Бер килеп алырлар әле. Мирвәли үзе дә әле генә китмәячәк бу урыннан. Бу баланы кемдер килеп алганчы утырачак ул шушы эскәмиядә. Ашыгыр җире дә юк…

    Ләкин малайны килеп алучы булмады. Бер сәгать тә үтте, ике сәгать тә… Тамагы кипте, ахры, теге бала, сирень куагы төбендә сөялеп торган шешәне ачып, татлы су эчте, каяндыр затлы кәнфит чыгарып, ялтыравык кәгазеннән әрчи башлады…

    Мирвәли түзмәде, урыныннан кубып, малай ягына таба берничә адым атлады, аннары, барыргамы-юкмы, дигәндәй, бераз уйланып торгандай итте дә, кызу-кызу адымнар белән, әлегә таныш түгел, әмма үтә дә ымсындыргыч һәм серле Дөньяга кереп китте…

    — Кем син?

    — Ә син?

    — Мин… Мирвәли. Ә син кем?

    — Алдыйсың, андый исем булмый.

    — Була. Менә бит миндә бар… Мир-вә-ли.

    — Чынлапмы?

    — Чынлап.

    — Бабайлар исеме бу. Ә үзең яшь…

    — Син үзең кем соң?

    — Әйтмим.

    — Нигә?

    — Әни әйтергә кушмый. «Исемеңне, адресыңны беркемгә дә әйтмә», — ди.

    — Килешәм. Адресны әйтергә ярамый. Ә менә исемне генә әйтергә буладыр бит?..

    — Мин дә шулай уйлыйм. Тик әни әйтә… «Исемеңне әйтсәң, кеше белән якынаясың, — ди. — Ә якынайгач, башкасын да әйтәсе килә башлый», — ди.

    — Ә бит әниең дөрес әйтә. Исем ул — сөйләшүгә ачкыч. Кеше күңеленә ачкыч, белдеңме?

    — Белдем… Тик… сиңа исемне әйтәсе килә.

    — Ничек инде?

    — Үзең әйттең бит…

    — Логично.

    — Гадел.

    — Нәрсә? — Мирвәли, каршысында сузылып торган бала кулын күреп, аптырабрак калды. Танышу өчен сузылган кул бугай бит бу!

    — Гадел.

    — Мирвәли… Матур исем…

    — Ә минеке матурмы?

    — Синекен әйтәм шул. Гадел… Адель… Юк, Гадел матуррак яңгырый. Гадел Кутуй… Әхмәт Гадел… Шагыйрьләр исеме бу…

    — Әни дә шулай ди.

    — Син әниең белән торасыңмы?

    — Әйе, әти юк минем.

    Мирвәли чак кына: «Әтисез кыен түгелме соң?» — дип сорап куймады.

    — Бөтенләй юкмыни?

    — Юк. Әни шулай ди.

    — Әниең кем соң синең?

    — Классный минем әни! Иномаркада гына йөри. Ике кибете бар…

    — Гадел, син бит кирәкмәгәнне сөйли башладың… Боларны чит кешегә сөйләргә ярамый…

    — Син — чит кешеме?

    — Түгел дә, әйе дә…

    — Юк, син чит кеше түгел.

    — Нигә алай дисең?

    — Белмим. Шулай икәнен генә беләм. Син баштарак әнә теге эскәмиядә утырдың. Бик борчылдың. Аннары монда килдең. Әллә сине берәрсе тиргәдеме?

    — Юк, беркемдә тиргәмәде. Минем бит беркемем дә юк. Мине бүген эштән чыгардылар.

    — Эштән чыгардылар?

    — Әйе, мин эшләгән заводны бөтенләйгә ябып куйдылар да, андагы эшчеләрне өйләренә кайтарып җибәрделәр.

    — Ә нигә син кайтып китмәдең?

    — Әйттем бит, минем беркемем дә юк.

    — Минем дә беркемем юк. Әнидән башка… Әйдә икәү дус булабыз, «беркем» булабыз!

    Мирвәли елмаеп җибәрде. Каршында басып торган бу дүрт-биш яшьлек малайда олылар акылы бар иде, билләһи! Бу баланы аның янына Ходай Тәгалә үзе җибәргән, ахры. Бәлки киресенчәдер? Гадел янына аны җибәргәндер? Ике ялгыз җанны очраштырып, бер-берсенә азмы-күпме юаныч, таяныч итәргә теләгәндер? Мирвәли үз күңелендә кузгалган уй-хисләрен бер төенгә төйнәп бетерә алмый калды, якындагы урам чатында сигналын кычкырта-кычкырта килүче чит ил машинасы күренде. Мирвәли шундук аңлап алды: бу ул — Гаделнең әнисе иде.

    Малайга шул җитә калды. Мирвәли белән дуслыгы хакында да онытып, суларын, уенчыкларын кочагына җыйды да машинага таба чапты. Машинадан чыгучы кеше күренмәде. Гадел арткы ишекне үзе ачып кереп утырды. Ишек ачылган арада, караңгылатылган тәрәзә артында мөлаем хатын-кыз йөзе генә чагылып калды…

    2. Мирвәли

    Мирвәли кайтканда да кайткач та тынычлана алмады. Фукс бакчасында уйнап йөрүче малай аның күңел дулкыннарын кузгатып өлгергән иде шул инде. Ә бит үзенең дә шундый ук малае булыр иде бу вакытта. Бәлки әле исемен дә «Гадел» дип кушар иде. Гадел… Нинди матур исем! Моңа кадәр Мирвәли «Булат» исемен үз күрә иде. Самат исеме дә ошый. Ә менә Гадел… Кайчан да берәр вакыт малае туса, Мирвәли аңа ике дә уйламыйча Гадел дип кушачак. Ул хәзер моны төгәл белә!

    Шулай да, бик сәер бу гаилә. Әнисе затлы машинада эшкә йөри, ә малай ялгызы гына аулак бакчада кала. Бәлки, бүген генә шулайдыр ул? Күрәсең, әнисе аңа бик нык ышанган. Пәйгамбәр акыллары бар бит бу балада. Ышанырга да буладыр…

    Мирвәли күңеленең әллә кайсы җире белән сизә, тоя: бу очрашу аның үзе өчен дә зур мәгънәгә ия. Юктан гына килеп чыкмагандыр бу очрашу. Ниндидер серле-илаһи ишарәдер ул… Каян беләме? Гадел аны шундук үз итте бит. Шундук аны күңеленә, димәк, язмышына якын җибәрде. Аңа ышанды. Өметләнде. Бу — азмыни?! Ләкин әлләни күп тә түгел шул…

    Нигә гаҗәпләнергә — Мирвәлине болай да балалар ярата. Балалар йортында ук сизә иде ул моны. Кечерәк балаларны яклап, аз йодырык ашамады ул. Ә инде техникумда укыган чагында, язмы-күпме акча булыр дип, балалар бакчасына төнге эшкә урнашкач, бөтенләй серле-сәер хәлләр башланды.

    Мирвәли төнге каравылга, гадәттә, балаларны алып беткәнче килә. Иң ахырдан алына торган балаларның һәрберсен белә ул. Айрат. Үз эченә бикләнеп яшәүче малай. Аны әбисе ала. Кайчакта әтисе ала. Әнисенә бирмиләр. Чөнки гел эчеп-исереп килә. Ләйсән. Шулай ук әбисе ала. Әбисе белән генә яши ул. Әбисе авырып китсә, төнге группага кала… Булат. Әнисе белән генә яши. Ләкин ул әнисен яратмый. Әйбәт кенә, акыллы гына хатын югыйсә. Булат, кайтмас өчен, аның белән кыр талаша. Төнгелеккә калырга теләгән бердәнбер бала ул. Гадәттә, төнге сменага калырга теләмиләр. Өй өй инде . Аны балалар бакчасының салкын, шыксыз бүлмәләре алыштыра алмыйдыр шул. Мирвәли, көтеп-көтеп тә, әниләрен, әтиләрен, әбиләрен көтеп ала алмаган бала янына килә дә: «Исемең ничек?» — дип сорый. Юк, исемнәрен белмәгәннән түгел. Бакчадагы күпчелек баланың исемен белә ул. Шулай сөйләшә башлый. Исемен сорасаң, һәр баланың теле ачыла. Бигрәк тә баланың исемен белеп сорасаң. Мирвәли дә исеме белән сорый. «Исемең ничек, Айдар?» — ди. Яисә: «Ләйсән, исемең ничек әле?» — Бу алдану бала кешенең үзенә дә ошый. Чөнки исемне сорау — хөрмәт билгесе, танышуга, дуслыкка чакыру. Ә балалар хөрмәтнең, дуслыкның кадерен өлкәннәргә караганда күбрәк аңлыйлар.

    Ата-аналары алмаган балалар интернат группага калалар. Мирвәли алар янына еш кереп йөри. Төнгелектә эшли торган Рәмзия апа янында озак сөйләнеп утыра. Аның белән бергә сабыйларга сөт эчертә, аларны йокларга яткыра, тәртипсез эш эшләсәләр, асларын, өсләрен алыштыра.

    Рәмзия апа авырып килмәсә, балалар белән Мирвәли үзе генә кала. Баштарак: «Бер төнгә генә кал әле», — дип сорыйлар иде, хәзер сорап та тормыйлар, төнгелеккә калырга кеше булмаса, бүлмә ачкычларын шундук Мирвәлигә китереп тоттыралар.

    Барысы да әйбәт кенә, җай гына бара иде. Бердәнбер көнне Ләйсән, үзен алырга килгән әбисе алдында, Мирвәлигә «әти» дип дәште. Аяз көндә яшен яшьнәгәндәй булды бу. Балаларын киендереп булашучы ата-аналар да, группада үз эшләре белән мәшгул тәрбиячеләр дә дәррәү Ләйсәнгә борылып карадылар. Бөтенесенең күз карашында бер үк сорау: «Шулай дидеме ул? «Әти» дидеме?» Ләйсән балалыгын итте. Ишетмәмешкә салышкан Мирвәлине муеныннан кочаклап алды да тагын бер мәртәбә теге тылсымлы-серле сүзне әйтте: «Әти…»

    Бу вакытта Мирвәли Ләйсәннең аяк киемен төймәләп булаша иде. Ул сискәнеп, дертләп китте, торып басты, гаепле кеше кебек, шомланып, хәтта куркынып тирә-ягына карана башлады. Үзенә төбәлеп карап торучы берничә пар күзне күргәч, тәмам коелып төште, баскан урынында бераз таптанып торды да ашыгып чыгып китте.

    Ләкин Мирвәли бу хәлдән чыгып китеп кенә котыла алмады. Ләйсәннән күрә, кайбер башка балалар да аны «әти» дип йөртә башладылар. Баштарак Мирвәли аларны аңламаганга салышты, шаяруга алды, аннары акланып һәм аңлатып карады. Берни дә барып чыкмагач, балаларга тәрбиячеләр аша тәэсир итәргә тырышты. Тегеләр җилкәләрен генә сикертеп куйдылар. «Без нәрсә эшли алабыз, авызларын томалап булмый бит инде», — диюләре иде. Мирвәли, тора-бара, бу роле белән дә килеште. «Әтиләре юк бит аларның, кемгәдер «әти» дип әйтәселәре киләдер. Бу — табигый хәл…» — дип тынычландырды ул үзен.

    Ләкин тынычланырга иртәрәк булып чыкты. Бердәнбер көнне Рәсим исемле малай, үзен алырга килгән әтисе янында, Мирвәлигә «әти» дип әйтте. Үртәбрәк, уйнабрак әйтте. Ләкин эш уеннан узган иде инде. Әтисе Рәсимне чабаклап сугып җибәрде. Өч яшьлек балага шул җитә калды. Ул, акырып-бакырып, әтисенең кулыннан ычкынды да Мирвәлигә таба килә башлады. Шулай йөгереп килде дә аның тезеннән кочаклап алды, аннары, яшьле, яшьле генә түгел, нәфрәтле күзләре белән үз әтисенә борылып карады.

    Мирвәли әнә шул күзләрне күрмәсә, эштән китмәгән дә булыр иде. Әнә шул күз яшьләре, ул яшьләрдә янган тирән нәфрәт Мирвәлинең җанын тетрәтте. Һәм… ул шул көнне үк эштән китте. Дөрес эшләдеме, юкмы — Ходай Тәгалә генә беләдер. Әмма бу балалар бакчасындагы сабыйларны Мирвәли хәзер дә төшендә күрә. Ләйсәнне күрә, Булатны, хәтта Рәсимне дә күрә. Хәзер алар үсеп беткәннәрдер инде. «Әти-әти» дип, нянька абыйларының артыннан тагылып йөргән чакларын онытканнардыр. Бу хакта уйласа, Мирвәлигә кыен булып китә. Ә бит ул аларга күпме күңел җылысы, наз биреп кала алды. «Әти» дип әйттерерлек булгач, ай-һай тирән кергән ул сабыйларның күңеленә…

    Шушы серле-тылсымлы сүзне ишетәсе килгәндә генә өйләнде дә бугай ул. Яратырга да өлгермичә өйләнде. Ләкин ничә ел көтеп тә ишетә алмады ул сүзне, бала табасы килмәгән хатынга очрап, бөтен яшьлеген, хыялларын яндырды, өметеннән, киләчәгеннән яза язды. Фукс бакчасында Гадел исемле малайны очраткач, хәтер төбендә җан биреп яткан бу яшьлек хисләре кабат кузгалып куйгандай булды; хисләр белән бергә аның өмете уянды, яшәве ниндидер мәгънә алды.

    Мирвәли әлегә бу халәтен аңлый да, аңлата да алмый. Ул аны тоя гына. Тоем ул — ымсыну. Ымсыну — ышаныч… Шушы тоемы аны икенче көнне дә Фукс бакчасына алып китте. Бу юлы ул Гадел белән очрашуга ныклап әзерләнде. Нәрсә әйтәсен, ни сорасын башта ук уйлап куйды. Ничек тә үпкәләтмәскә, рәнҗетмәскә иде аны. Күңеленең әтисез өлешенә кагылмаска иде…

    Туктале. Тукта…

    Кая бара ул? Нишли ул? — Мирвәли, бара торган җиреннән туктап, уйланып торды. Кем соң ул — Гадел? Бу сабыйның тормышына керергә, язмышына тыкшынырга аның ни хакы бар? Үзен өметләндерергә ни хакы бар?

    Ләкин соң иде инде. Гадел дигән малай Мирвәлинең үксез күңелен тулысынча яулап алган иде. Ул инде үзенең бу дөньяда япа-ялгыз булуын да, эшсез, акчасыз калуын да, тиздән тулай торактагы бүлмәсеннән урамга сөреләчәген дә оныткан, бөтен уйларын илаһи бер яшәү гаме белән чишелмәслек итеп бәйләп куйган иде…

    3. Илмира

    Мирвәли Гаделне ерактан ук күреп килде. Фукс бакчасындагы халык арасыннан малайны эзләп табуга, аңа бер рәхәт, бер кыен булып китте. Матур очрашуга ымсынып килүче күңелен иң элек сөенечле уйлар биләп алды. Менә бит ул тагын чыккан. Әнә — яңа танышын көткән кебек, бу якка карана-карана уйнап йөри. Тукта, нәрсәгә сөенергә соң? Бәлки… көенергәдер? Көн саен ялгыз башы шушы бакчага килеп йөри бит ул? Шулай булып чыга. Димәк, аның караучысы юк?..

    Гадел кичәге танышын сер бирмичә генә каршы алды. Хәтта уйный торган уеныннан да аерылмады.

    — Исәнме, Гадел!

    — Исән…

    — Нигә кәефең юк?

    — Әни ачуланды… Кичә синең белән сөйләшкән өчен…

    — Шулаймыни? Минем белән сөйләшкән өченме?

    — Әйе… Алып китәрләр дип курка…

    — Хәзер нишлибез инде?

    — Белмим… — Гадел, машинасыннан аерылмыйча гына, җилкә сикертеп куйды.

    — Мин беләм.

    — Нәрсә?

    — Ә без сөйләшмибез…

    — Ничек инде?

    — Ничекмк? Мин генә сөйлим. Ә син бер сүз эндәшмә. Килештекме?

    — Алай буламыни?

    — Була, нишләп булмасын!

    — Ярый, алайса, мин риза…

    — Тыңла…

    Мирвәли әйтүен әйтте, әмма ни сөйләргә, дөресрәге нидән башлап китәргә белми иде. Белүен белә, балаларга сөйләрлек күп нәрсә белә ул. Ләкин бу белгәннәре хәтеренең төрле почмакларына качып, яшеренеп беткән булып чыкты. Шуңа күрә, алар исенә төшкәнче, Мирвәли өр-яңа хикәят уйлап чыгарырга булды.

    — Беләсеңме, Гадел, имеш, элек бөтен җир өсте судан гына торган. Хәтта утраулар да булмаган. Бу океан өстендә ике олы үрдәк йөзеп йөргән. Алар, җим эзләп, су төбенә чумалар да, кабат өскә калкып чыгалар икән. Шулай бер чумган вакытта боларның томшыгына балчык ияреп чыга. Күктән карап-күзәтеп торган Тәңре аларга томшыкларындагы балчыкны суга төкерергә боера. Шул рәвешле, менә бу яшәячәк җирне тудырмакчы була ул. Үрдәкләр, Тәңрене тыңлап, томшыкларына ияреп чыккан балчыкны суга төкерәләр. Әмма үрдәкләрнең берсе, комсызланып, күпмедер балчыкны томышыгында яшереп калдыра. Тәңре бөтен нәрсәне дә күреп-белеп тора бит. Ул шунда ук комсыз үрдәккә томышыгында калган балчыкны суга төкерергә куша. Шуннан соң гына үрдәк бөтен балчыкны да суга сала.

    Менә шул: Беренче үрдәк төкергән балчыктан җир туа, үзәнлекләр, далалар, кырлар барлыкка килә. Ә икенче үрдәк томшыгыннан коелган балчыктан таулар-ташлар пәйда була. Тәңре адәми затларны да балчыктан тудыра. Монда да гыйбрәтле хәл: беренче үрдәк алып чыккан балчыктан изге, игелекле һәм бәхетле кешеләр ярала, икенче үрдәк томшыгыннан төшкән балчыктан явыз, мәкерле, ялганчы һәм карак кешеләр әвәләнә…

    Мирвәли үзе сөйли, үзе кичә Казансу ягыннан колагына килеп ирешкән кош тавышы хакында уйлый. Үрдәк иде бит ул. Үрдәкнең җан өзгеч тавышы… Бүген ул тавыш ишетелмәде. Бер кереп чыгарга кирәк әле. Ул якта тирән булырга тиеш түгел…

    Гадел Мирвәлинең хикәятен кызыксынып, онытылып тыңлый. Ул инде уенын ташлаган, машинасын да су шешәсе янына, куак төбенә аткан. Карашын Казансуга төбәп, үзалдына уйлана-уйлана, йотлыгып тыңлый да тыңлый… Мирвәли сөйләп бетергәч тә кыймшанмады ул. Хәтта керфек тә какмады…

    Ә Мирвәлинең сөйләр сүзе бетеп китте. Гадел йөзендәге моңсулык аның уй-фикерләрен бутап ташлады. Ул хәтерендә калыккан иң беренче мәзәккә барып ябышты.

    — Гадел, ә хәзер мин сиңа мәзәкләр сөйлим, ярыймы? Тыңла. Синең кебек бер малай елга буенда балык тотып утыра икән. Икенче бер малай килгән дә сораган. «Нәрсә эшлисең?» — дигән. «Күрмисеңмени, кызылканатлар тотам», — дип җавап биргән балыкчы малай. «Күпме тоттың соң?» — дип сораган дусты. «Әлегә берне дә тотмадым әле», — дигән балыкчы малай. «Алайса, кызылканат икәнен каян беләсең?» — дип гаҗәпләнгән аның дус малае.

    Гадел көлмәде, тыйнак кына елмаеп куйды. «Тагын сөйлә, тагын, тагын!» — дигән кебек, ул эскәмиядә тыныч кына утыруында булды. Мирвәлигә тагын мәзәк сөйләүдән бүтән чара калмады.

    — Бер малай күп итеп төш күрә икән. Куяннарны, төлкеләрне, бүреләрне күрә, ди. Ә менә фил керми икән төшенә. Бервакыт бу малайдан: «Төшеңә фил кергәне бармы? — дип сораганнар. Малай шундук җавап биргән: «Юк, кергәне юк, чөнки фил төшкә сыймый», — дигән. Ә бер малай әнисеннән барабан таптыра, ди. Әнисе әйткән: «Бик алып бирер идем дә, син, көне буе барабан кагып, тынычсызлап, башны авырттырып бетерер идең бугай», — дигән. Малай аптырап тормаган, чатнатып җавап биргән: «Ә мин аны, син йоклагач, төнлә генә уйнармын», — дигән.

    Ниһаять, Гаделгә җан керде. Ул, башын күтәреп, нурлы, балкышлы күзләре белән, Мирвәлигә тутырып карады. Бу карашта инде моңсулык, сагыш кимегән, әмма бөтенләй үк бетеп бетмәгән иде әле.

    Гаделдәге үзгәреш Мирвәлинең күңеленә яңа хис, яңа дәрт өстәде. Бу хис, бу дәрт аңа шигырь булып килде.

    Бакчадан кайткан чагымда

    Тәрзәгә карыйм элек.

    Кайтуымны белгән кебек,

    Бар гөлләр тора көлеп.

    Гүя минем өчен генә

    Гөлләр дә чәчәк аткан.

    Бүлмәгә карап торсалар —

    Әнием эштәк кайткан!

    Мирвәли Гаделнең йөзенә үрелеп карады. Малай, якындагы йортларга төбәлгән килеш, моңсуланып калган. Күрәсең, шул йортларның берсендә яши ул. Әнисе кайтмаганмы — шуны беләсе килә, ахры… Дәшми. Сүзендә тора белә бу малай. Әнә бит — сөйләшәсе, сорашасы килә үзенең, ә барыбер түзә, дәшми...

    Их, ничек кенә алып китәсе аны бу моңсу дөньядан? Дөньяның ачысын-төчесен татып өлгермәгән сабыйга бу кадәр моң каян җыелган соң? Югыйсә тормышы бөтен, имин, бәхетле… Әнисе бар…

    Мирвәли үз уйларын тагын да тирәнгәрәк җибәрергә теләмәде, кайчандыр күңел йөзлегендә язылып калган беренче шигырьгә барып тотынды.

    Яшәгән, ди, бер урманда

    Нәни куян баласы.

    Бүредән качып йөргәндә

    Югалган, ди, анасы…

    Ялгыз калгач, нәни куян

    Батыраеп алган, ди.

    Чөнки ул куян икәнен

    Белмичә дә калган, ди…

    Малай күзгә күренеп үзгәрде, елмаеп җибәрде. Күзләрендәге тирән сагыш һәм бервакытта да бетмәс кебек тоелган моң пәрдәсе сыпырып алгандай юкка чыкты. Мирвәли үз күңелендә ниндидер билгесез, әмма бик тә серле-тылсымлы бер көчнең туа башлавын тойды. Бу көч бик кадерле, газиз иде, шуңа күрә Мирвәли аны үзендә ничек тә саклап калырга тырышты, хәтта Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән шушы нәни дустына да өлеш чыгарырга теләде.

    Бер авылның бер малае

    Бер шәһәргә барган, ди.

    Көне буе йөри-йөри,

    Бераз гына арган, ди.

    Шундый уңган, җитез икән,

    Һәр нәрсәгә өлгерә.

    Аны бик нык аптыраткан

    Зоопаркта көнгерә.

    Авылга кайткач мактанган:

    «Ну, малай, йөрдем, — дигән. —

    Зоопаркта кеше буе

    Чикерткә күрдем!» — дигән.

    Нигә чикерткәләр, куяннар белән булаша соң әле ул?! Менә шушы Гадел кебек малайлар хакында да шигырьләр бар ласа!

    Иртән иртүк Самат

    Елап утыра.

    Идән төя-төя,

    Улый, акыра…

    «Кая булган минем

    Бер оегым, — ди, —

    Хәзер өшер инде

    Бер аягым», — ди.

    Бөтен кеше эзли

    Сыңар оекны.

    Табалмыйбыз, гүя

    Эзлибез юкны.

    …Әниебез тирги,

    Самат башын игән.

    Ике оекны да

    Бер аякка кигән!

    Мавыгып китеп, яннарына затлы машина килеп туктаганын сизми дә калганнар. Аннан төшкән яшь ханымны да баштарак шәйләмәделәр алар. Янәшәсендә басып торучы әнисен беренче булып Гадел күреп алды.

    — Әнием!

    — Гадел... Кем бу?

    — Әнием, кичәге абый ул… Тиргәмә, яме. Без аның белән сөйләшмәдек.

    — Ә нәрсә эшләдегез соң? Нишләтте ул сине?

    — Үзе генә сөйләде. Син бит миңа сөйләшмәскә куштың. Мин сөйләшмәдем…

    — Ярый-ярый, бар, йөгер машинага… Мин хәзер киләм.

    Гадел, саубуллашырга да онытып, йөгереп китеп барды, ә Мирвәли, каршысында басып торган матур хатынга карап, һәйкәл кебек катып калды.

    — Сез кем?

    Ниһаять, Мирвәлигә җан керде. Хатынның «Сез» дип эндәшүе аны кабат җир дөньясына кайтарды. Бай хатын булса да, кибетләр тотса да, кешелеген, иманын югалтамаган икән әле. Сөйләшергә була, димәк…

    — Мирвәли… Ә Сез?

    — Мин — Илмира. Гаделнең әнисе.

    — Мин бик шат. Исәнмесез.

    — Исәнмесез…

    Кыска коңгырт чәчләрен җыйнак кына тарап куйган, шундый ук коңгырт кашлы, коңгырт күзле, кечкенә матур борынлы, мәхәббәтле иреннәрен кысыбрак сөйләшә торган бу хатынның йөзендә, ниндидер катылык, хәтта усаллык белән бергә, искиткеч мөлаемлек һәм нәзакәтлелек тә бар иде. Мирвәлине әнә шул соңгысы әсир итте дә инде.

    — Гафу итегез, бер сорау бирергә мөмкинме: нигә Сез Гаделне бу аулак бакчада калдырасыз?

    — Сез дә гафу итегез. Әмма Гадел — минем малай. Һәм мин аны кайда калдырасым килсә, шунда калдырам.

    — Илмира ханым, мин моны аңладым инде. Ләкин Гадел сабый гына бит әле. Мондый болгавыр заманда ни булмас…

    — Нәрсә булсын аңа. Ул бик һушлы, уйлы малай. Очраган берәүгә иярми. Сез — бу җәйдә аның белән якыннан аралашкан беренче кеше. Шул мине куркыта да…

    — Куркып дөрес эшлисез. Ләкин мин Сезне шундук тынычландырырга телим. Кемнән-кемнән, миннән зыян юк. Киресенчә, мин Сезгә булыша алам. Кичә генә мин эшсез калдым. Бөтен көннәрем буш. Ерак яшәмим. Рөхсәт итсәгез, Гаделгә үзем күз-колак булып торам…

    — Юк, рөхсәт итмим. Чөнки иртәгәдән өйдә торачак ул. Компьютеры бар, уеннары бар… Ярдәм итәргә теләгәнегез өчен рәхмәт. Сау булыгыз. Моннан соң без бервакытта да күрешмәячәкбез. Гаделне дә онытыгыз…

    Хатын, Мирвәлинең саубуллашуын да көтмичә, малаеның газонда таралып яткан әйберләрен җыйнаштырды да, вак-вак атлап, машинасы янына китеп барды. Чаттан кереп югалган чит ил машинасы белән бергә, Мирвәлинең ниндидер яшәлмәгән гомере дә, өзелеп, әрни-әрни шул чатка кереп киткән кебек булды…

    4. Мирвәли

    Мирвәли тагын ялгыз калды. Бакчада гына түгел, тормышта, дөньяда япа-ялгыз калды. Матур, татлы төш күреп ятканда саташып уянган кеше кебек хис итте ул үзен. Ымсыну — көчле тойгы шул. Бу юлы да нык ымсынды Мирвәли. Ниндидер яңалыкка, үзгәрешкә, өметкә ымсынды. Ә бит чынлап уйлап баксаң, бәхеткә ишарә дә, хәтта ым да юк иде бу очрашуда. «Кино шунда тәмам», — дияр иде аның Фәзһәт дусты. Аңа да күптән барганы юк Мирвәлинең… Балалар йортыннан чыккач, елга бер-ике очрашып торалар, бөтенесе шул. Адәм көлкесе, билләһи!

    Аннары… Фәзһәт янына бик барасы килеп тә тормый. Чөнки аның бу дусты гомер буе шикле кешеләр янында йөрде. Балалар йортында чакта ук урам сукбайлары белән аралаша башлаган иде, хәзер инде, үз ишләрен җыеп, ниндидер банда оештырган, диләр. Фәзһәт үзе көлә генә. «Нинди банда булсын, рәнҗетелгән кешеләрне яклап йөрибез, шул… Кайчакта көчкә каршы көч кулланырга туры килә. Шунсыз явызлыкны җиңеп булмый…» — ди.

    Эш тәкъдим итте. Үз янына чакырды. «Уң кулым бул. Мин бит сиңа үземә ышанган кебек ышанам, ышанычлы кешеләр шундый аз! Акчага интекмәссең, бер елдан фатирлы булырсың, әйдә тәвәккәллә!» — диде.

    Мирвәли риза булмады. Күңеле тартмады. «Көчкә каршы — көч» дигән сүз ошамады аңа. Башкача әйтсә, ияреп тә китәр иде. Юк, көч патшалык иткән җирдә аңа урын юк. Шундый кеше инде, шундый кеше…

    Менә бүген дә Мирвәлинең беркая барасы килмәде. Хәтта Фәзһәт дусты янына да. Аның тәмам күңеле төште, җаны өшеде… Нәрсәдер булды аңа, нидер булды… Нәрсә булды соң? Күңелендә бер әрнү барлыкка килде. Шул… Мирвәлинең күптән үз язмышы хакында уйланганы юк иде. Менә бүген уйлана башлады. Юньлегә булырмы бу?

    Бөтенесе дә ятимлектән килә. Беркеме дә юк бит аның. Ул беркемгә дә кирәк түгел. Мөгаен, ул инде башкалар белән яши дә алмыйдыр… Хатыны ташлап китте… Фәзһәт дусты белән дә әллә нигә бер генә күрешә… Менә бүген аны Гадел белән Илмира да читкә типтеләр, ятсындылар… «Үз урыныңны бел», — дип, урынына төртеп күрсәттеләр…

    Ярсынган йөрәген су салкыны басар дип уйлагандыр инде, Мирвәли, Казансуга төшеп, тиз-тиз генә чишенде дә суга кереп чумды. Ләкин кеше йөрәгендә янган утны елга суы гына баса алмый шул. Казансуның төбенә төшсә дә, эченәрәк кереп йөзсә дә, Гаделне, бигрәк тә Илмираны һич оныта алмады ул. Алар да Мирвәлине оныта алмыйлардыр. Юктыр. Бу гадәти генә очрашу түгелдер — Мирвәли өчен көн кебек ачык. Күңел алдашмый ул: язмыш ишарәсе дә бу, алар тагын бер очрашачаклар әле, һичшиксез очрашачаклар. Мирвәли моны төгәл белә, шуңа да оныта алмый, онытырга теләми дә… Елга эчендәрәк, бер утрау хасил итеп, дулкынланып утырган камышлыкка барып төртелгәч кенә, Мирвәли, ис-акылына килеп, үз дөньясына әйләнеп кайтты. «Үз дөньясы» дигәне дә үзенеке үк түгел иде. Кичә камышлык ягыннан ишетелеп калган үрдәк тавышы исенә төшеп, ул, камыш кыякларын аралый-аралый, эчкәрәк үтте. Куе камыш ышыгындагы түмгәк өстенә түшәлгән үрдәк оясын бик тиз эзләп тапты. Оя буш иде. Ләкин туздырылган, таланган ояга да охшамаган ул. Әнә бит — үрдәк куеныннан төшкән «тал мамыгы» да, энҗе булып сибелгән күкәй калдыклары да шул килеш. Үрдәкләре кайда соң моның? Бәпкәләре дә үскәндер инде… Оча алмасалар да, әти үрдәк белән әни үрдәк янәшәсендә канатлары белән су кыйнап йөриләрдер…

    Шулвакыт әллә каян гына, томшыклары белән кызганыч шыгырдый-шыгырдый, ике үрдәк йөзеп килеп чыкты. Алар инде бәпкә дә түгелләр, әмма чын үрдәк булып та өлгереп җитмәгәннәр әле. Оялары янында пәйда булган адәми заттан куркырга уйлап та карамадылар алар, койрыкларын сикертә-сикертә, башларын алга сузыбрак килделәр дә Мирвәлинең су өстендә яткан кулын чукый башладылар. Ачлык куркуны җиңә, диләр. Болар бит ач! Бәлки әле ятимдер дә… Су төбеннән җим эзләргә көч-хәлләре дә җитмидер шул…

    Кинәт Мирвәлинең хәтерендә бүген генә Гаделгә сөйләгән легенда яңарды. Тәңре ихтыяры белән җир тикле җирне бар иткән, соңрак кешеләрне яраткан ике гигант үрдәк белән шушы ач, зәгыйфь үрдәк балаларын чагыштырырга мәҗбүр булды ул.

    Ничек рәнҗемәсен инде Тәңре шушы изге җирдә яшәүче адәм балаларына? Бөтен җирдә ятимлек, кешелексезлек, гомердә булмаган эшсезлек, ачлык… Үзенең легендасын оныткан халыкның киләчәге бармы соң? Менә шушы кызганыч үрдәкләр хәлендә түгелмени бүген татар кешесе? Аның рухын мохтаҗлык, әхлаксызлык, динсезлек җиңмәгәнмени? Юктыр, элегә рухын сындыра алмагандыр, әмма инде күңелен төшереп өлгергән. Иман-кыйблаларын да нык кына какшаткан, ахры…

    Мирвәли, үзе дә сизмәстән, үз язмышын шушы үрдәкләр белән чагыштырды. Һәм, гомерендә беренче мәртәбә, үзенең аянычлы һәм гамьсез тормышы хакында уйланды. Шул минутта ук олыларча моңсу йөзле Гадел дә, иномаркаларда гына йөрүче Илмира ханым да хәтеренең иң ерак төпкеленә төшеп сыендылар, онытылып ук бетмәсәләр дә, образ-сурәт булып түгел, бәлки, гүзәл, әмма үтә дә сагышлы бер моң булып, күңеленең иң нечкә кылларында эленеп калдылар…

    5. Илмира

    Мирвәли бер атна буе эш эзләде. Кайда гына булмады ул, кемнәр белән сөйләшмәде. Аның кебек эшсезләр күп булып чыкты. Эшкә урнаштыру белән шөгыльләнүче оешмаларда яртышар көн чират тора башлагач кына үзенең нинди мөшкел хәлдә калуын аңлап алды Мирвәли. Ләкин ул, вакыты ничек кенә тыгыз булмасын, һәр көнне, Казансуга төшеп, таныш үрдәк балаларының хәлен белә иде. Бу җан ияләре чынлап та ятим калганнар, ахры. Икенче көнне дә, өченче-дүртенче көннәрдә дә, бер атнадан соң да ана үрдәк күренмәде. Аның вазифасы тулысынча Мирвәли өстенә төште. Мирвәли авырсынмады, булдыра алган кадәр ризык ташыды, үрдәкләр телендә сөйләшкән булып, камыш арасында йөзеп йөрде…

    Килгән саен Фукс бакчасына күтәрелеп караса да, Мирвәли үзенең борчулы күңеленә моңсу хатирә булып сарылып калган очрашуны яңартырга теләми иде. Гадел белән очрашыр да, сөйләшер дә иде. Әмма Илмира ханымның күзенә чалынасы килмәде аның. Ниндидер сәер, хәтта авыр тойгы калдырды ул Мирвәлинең күңелендә. Ни өчендер, дөньяга үртәлеп яши бу хатын. Кешеләрне сөеп бетерми. Дөресрәге, ышанмый ул аларга… Ә үзе бик мөлаем кеше. Бер төрле җылылык, хәтта нур бөркелеп тора аның йөзеннән, күзеннән, карашларыннан… Бай булса да, чит ил машиналарында йөрсә дә, күңел матурлыгын, ихласлыгын югалтып бетермәгән әле ул…

    Мирвәли ничек кенә яңа танышларының күзенә күренмичә яшәргә тырышса да, бердәнбер көнне Илмира аны үзе эзләп тапты.

    Эшкә урнаштыру бюросына бер баруында, аны чиратсыз-нисез тәрәзә янына чакыртып алдылар:

    — Мирвәли Нәбиев дигән кеше бармы?

    — Бар, бар, мин ул! — дип, ул атылып-бәрелеп килеп җитүенә, аның кулына кайсыдыр фирмага эшкә җибәрү хакында юллама китереп тә тоттырдылар. «Сезне анда күптән көтәләр», — дип тә әйттеләр әле.

    Мирвәлинең тормышында ниндидер сәер хәлләр башланып китте. Теге фирмада, чынлап та, аны көткәннәр икән. «Мин — Нәбиев, менә юллама буенча килдем», — диюгә, җилтерәтеп директор янына алып кереп киттеләр. Кабул итү бүлмәсендә дә озак тотмадылар. Директорга киңәшмәгә җыелган халыкны да тиз-тиз генә куып тараттылар. Аннары Мирвәлигә керергә куштылар.

    Ишекне ачып ике адым атлауга, Мирвәли артына егылып китә язды. Сабантуй мәйданы кебек киң бүлмә уртасындагы олы өстәл артында кояш кебек балкып әлеге дә баягы Илмира ханым утыра иде. Көтелмәгән очрашудан Мирвәли исәнләшергә дә онытты. Хуҗабикә исә, кискен генә торып, өстәл артыннан чыкты да, кулларын сузып, кунакка таба килә башлады. Ә үзе, бәхет кошы тоткан кебек, бөтен дөньясы белән балкып тора…

    — Исәнмесез, Сез — Мирвәли бит әле?..

    — Мирвәли… Нәбиев… Менә — юллама…

    — Анысы соңыннан… Ничек, табу кыен булмадымы? Мин инде өметемне өзгән идем. Фамилиягезне дә белмим бит, ичмасам… Исемегез буенча таптым. Башка беркемдә дә юк андый исем. Бөтен Казанына берәү булып чыкты. Ә менә минем исем белән бөтен дөнья тулган… Әйдәгез, утырыгыз, урнашыгыз…

    — Мин… Мин эшкә урнашырга дип килдем…

    — Ә мин Сезне эшкә чакырдым да… Мин бит Сезнең эш эзләгәнегезне белә идем. Шуңа да бөтен бюроларга хәбәр җибәрдем…

    — Ниндирәк эш булыр икән?

    — Хәзер ул хакта сөйләшәбез. Тик, зинһар, ашыктырмагыз мине… Бераз гына һушымны җыйыйм әле…

    Әкият дәвам итте. Әмма Мирвәли бу әкиятнең чынга аша башлавын тоеп алган иде инде. Әлеге могҗизаны читтән генә күзәтеп торасы килмәде, аны тудыруда Илмирага үзе дә ярдәм итәргә булды:

    — Гадел ничек соң?

    — Ә? Гадел? Әйбәт, әйбәт… Рәхмәт…

    — Үзе генә калдымы?

    — Кем белән булсын инде…

    — Ә нигә балалар бакчасына бирмисез?

    — Бар аның балалар бакчасы… Көзгә кадәр ремонтка яптылар. Яңа бакчага күчерәсе килмәде. Минем бүгенге сүзем дә Гадел хакында иде…

    — Ә? Гадел хакында?

    — Әйе, Гадел белән икегез хакында.

    — Ничек-ничек?

    Беләсезме, Сезне эзләвем дә аның өчен бит… Сезнең белән очрашканнан соң ул шундый үзгәрде, танып та булмый… Сезне сөйли дә сезне сөйли… Аннары ниндидер үрдәкләр хакында сөйли… Су астыннан балчык алып чыгып, җирне, кешеләрне тудырган үрдәкләр хакында… Гомердә булмаганны, балалар өчен шигырьләр укыта. Ләкин сез аңа укыган шигырьне берничек тә таба алмыйбыз… Әйтегез әле, нишләттегез сез аны? Көннәр буе компьютер каршыннан китмәгән бала китап актара, кичләрен әкият сөйләтә, тере үрдәкләр алып кайтырга куша… Ул бит бер дә андый түгел иде… Нәрсә бу, Мирвәли? Сез аңлата аласызмы?

    — Үзегез аңлатып бирдегез бит инде. Әкият җитми аңа, шигырь җитми, дуслар җитми, үзе кебек бәләкәй генә җан ияләре җитми…

    — Хәзер, ул сорый дип, үрдәк сатып алыйммы инде?

    — Нигә алай гадиләштерергә мәсьәләне? Нигә сатып алу хакында гына уйлыйсыз? Сатып алып булмый торган, сатылмый торган әйберләр дә бар бит әле. Әйтик, шул ук әкият, хыял, дуслык, табигать матурлыгы, яшәү гармониясе… Мәхәббәт, мәсәлән…

    — Ой, Сез бик тирәнгә кереп киттегез. Мин бит Гадел хакында гына сорыйм. Ул мине бик борчый…

    — Ә Сез борчылмагыз. Сөенегез генә. Чын кеше булып үсеп килә малаегыз. Аның күңеле чиста, ихлас, хыялы бай, иң мөһиме, аның тоемы бар. Ул дөньяны, тирә-юньдәге яшәешне, табигатьне, хәтта галәмне тоя. Үзенчә тоя. Матур итеп тоя. Олыларча. Әнә шул олыларча, җитди итеп тоюы белән ул моңлы да, гамьле дә.

    — Артык уйчан шул…

    — Уйчан… Уйчан гына түгел, ямансурак ул Сезнең. Ялгыз кешеләргә хас моң-сагыш бар аңарда. Әтисе дә юк бугай… Әби-бабасы да күренми…

    — Юк. Берсе дә юк. Мин бит детдом баласы…

    — Мин дә…

    — Сез дә?

    — Әйе. Без бу яклап охшаш… Ләкин… Гадел детдом баласы түгел бит! Нигә аңа үзең ала алмый калганны бирмисең? — Мирвәли, үзе дә сизмәстән, «син»гә күчте. Илмира моны сизде, әмма җай гына күңеленнән уздырып җибәрде. Икесенең дә балалар йортыннан булуы бу минутта аларны нык кына якынайттып, хәтта туганлаштырып куйган иде. — Ул бит ятим түгел. Ул ятимлеген сизәргә тиеш түгел. Ә ул шуны сизә… Ул аның күз карашына чыккан. Күңелен мөлдерәмә тутырып куйган. Беләсезме, Илмира, мин аның җанына аз гына кагылып киттем, ә ул шундук чайкалып түгелә башлады. Шәһәр малае кебек тә түгел ул, бөтен күңелен дөньяга шар ачып куйган авыл малае кебек… Шуңа да үз иттем мин аны, шуңа күрә… Ул минем өчен дә кадерле…

    — Рәхмәт, Мирвәли, рәхмәт… Матур сүзең өчен рәхмәт. Синең килүең әйбәт булды әле… Бу «дебит-кредит»лар белән көне буе баш катып бетә, туктаусыз талашып, сатулашып, үз исемеңне оныта башлыйсың билләһи!.. Син бүген минем күзне ачтың… Рәхмәт, Мирвәли…

    — Мин бик шат. Танышуыбызга шат. Эшегездә һәртөрле уңышлар телим… Ярый, мин китим инде…

    — Юк-юк, сүз бетмәде әле. Сүз әле башлана гына, Мирвәли.

    — Нәрсә тагы?

    — Мин Сезне эшкә алам. Шуңа чакырдым да.

    — Юк, мин синдә эшләмәячәкмен. Ачуланма, Илмира. Без бер җирдән чыксак та, барыр юлларыбыз төрле безнең. Хуш, сау бул!

    — Мирвәли!

    Урыныннан торып, китәргә кузгалган Мирвәлине Илмира үзенең җан түреннән чыккан тавышы белән туктатты.

    — Мирвәли… Зинһарлап үтенәм: калыгыз… Телисезме — урынбасарым итәм, теләсәгез — менә шушы урынга утырыгыз, мин замыгыз булырмын. Китмәгез генә… Ерак китмәгез… Сез… Гаделгә кирәк…

    — Алайса, Сез мине бүтән эшкә алыгыз. — Мирвәли, Илмирадан күрә, тагын «сез»гә күчте. Чөнки сөйләшү үзенең иң мәгънәле җиренә җитеп килә иде. Ә бу урында бик затлы һәм нәзакатле итеп сөйләшү таләп ителә. — Сез мине Гаделгә тәрбияче итеп алыгыз. Мин бу хакта сораган идем инде.

    — Тәрбияче итеп? Алай да буламыни?

    — Нишләп булмасын? Сез бит миңа ай саен эш хакы түләп торачаксыз, ә мин көне буе Гадел белән булырмын. Гап-гади мәсьәлә бу…

    — Шулай дисезме? Мин риза!

    — Килештек!

    Килешүен килештеләр, әмма тагын нидер сөйләшәсе калган иде әле. Икесе дә эчке бер тоем белән сизенделәр моны. Ләкин алар нәрсә хакында сөйләшәсе калганын төгәл генә белмиләр иде.

    6. Гадел

    Мирвәли, иртән тору белән, йөгергәләп керде дә, юынып, киенеп, Фукс бакчасына китте. Җиңелчә генә яңгыр явып үткән. Кызу басылган, гүя күк биегәйгән, дөнья иркенәйгән… Һавалар сафланып, агач яфраклары җетеләнеп, хәтта яктырып киткәннәр… Әлбәттә инде, дөнья да элеккечә, урамнар да, агачлар да кичәге, җәе дә, яңгыры да шул ук… Әмма барыбер нидер үзгәргән бүген. Мирвәлинең күңеле үзгәргән! Дөньясы, тормышы үзгәргән! Үзгәрмәсә… үзгәрәчәк! Бүген нидер булачак… Матур бер вакыйга булачак. Бу тормыш борылмасында ничек тә сынатмаска тиеш ул. Ул борылманың артында нәрсә көтәдер — анысы мөһим дә түгел. Шушы борылманы кешеләрчә, күңел кыйблаларын югалтмыйча үтәсе иде… Шул гына. Шул гына микән?

    Фукс бакчасында аны Илмира белән Гадел көтеп торалар иде инде. Тыйнак кына исәнләштеләр. Гаделгә әнисе барысын да аңлаткан, ахры. Малай, пышылдап кына исәнләште дә, сөйләшеп, килешеп бетерегез, дигәндәй якындагы эскәмиягә барып утырды. Мирвәли белән Илмира бер-берсенә карашып басып калдылар. Нәрсә сөйләшәсең инде? Кичә бөтенесен дә сөйләшеп куйдылар ласа. Илмира Мирвәлигә балалар рюкзагы сузды.

    — Монда бөтенесе дә бар, алмаш киемнәре, уенчыклар, сулар… Кесәсендә — акча… Берәр нәрсә алырга кирәк булса…

    — Миндә бар…

    — Анысы сезнеке. Башта ук сөйләшеп куйыйк: Гаделгә сез минем акчаны гына тотыгыз. Ләкин тотылган сумманы язып барырга тырышыгыз… Йә, ярый, анысы мөһим түгел, язмасагыз да була… Тагын нәрсә? Ә! Ачкыч! Менә Сезгә ачкыч — Гадел ача белә. Ләкин ачкыч сездә булсын, юкса аның югалтуы бар…

    — Юк, ачкыч кирәкми…

    — Алыгыз, ал. Ашап чыгарсыз, телевизор карарсыз, видео… Гел урамда йөрмәссез бит инде…

    — Ярый алайса…

    Илмира ашыга иде. Мирвәлинең дә аңардан тизрәк котыласы, Гадел белән генә каласы килә. «Кайчан минем янга киләсең инде!» дигән кебек, Гадел баядан бирле аның ягына карап тора.

    Ниһаять, Илмира китәргә җыенды. Машинасы торган якка ике-өч адым гына атлаган иде, аны кабат Мирвәли чакырып алды.

    — Илмира, килегез әле монда.

    — Нәрсә бар? Ә! Эш хакы турында сорыйсызмы?

    — Юк, әлегә эш хакы мине кызыксындырмый. Анысы соңыннан… Шулай да, Сез минем документларны тикшерергә тиеш. Балагызны тапшырасыз бит… Менә — паспорт… Үзегезгә алып куйсагыз да була… Соңыннан бирерсез...

    Илмира теләмичә генә Мирвәлинең паспортын алды. Өстән-өстән генә күз салып чыкты. Аннары кире сузды.

    — Үзегездә торсын. Документсыз-нисез чит бала белән йөргән кешене дә өнәп бетерми безнең милиция. Так что… алыгыз…

    Шулай аерылыштылар. Илмира үзенең затлы машинасына утырып, китеп барды, Мирвәли исә, мыштым гына килеп, Гадел янына утырды.

    — Ну, исәнме?

    Шушы сорауны гына көткән кебек, Гадел елмаеп җибәрде, аннары Мирвәлигә нәни генә учын сузды:

    — Привет!

    Күрештеләр. Тагын тынып калдылар. Нәрсәдер җитми? Сөйләшеп, аңлашып китәргә нәрсәдер җитми. Гаделнең күңел бауларын бушатып җибәрердәй нәрсә бар соң? Әнисе? Яраткан уенчыгы? Компьютеры? Әкияте? Әйе шул, әкияте! Андагы үрдәкләр! Илмира нәрсә диде әле? Тере үрдәкләр таптыра, дидеме? Мирвәли хәзер аңа шул үрдәкләрне күрсәтәчәк…

    — Үрдәкләр күрәсең киләме?

    — Ә? Килә…

    — Әйдә су буена!

    — Әйдә!

    Гаделгә тагын җан керде. Күзендәге, йөзендәге моңсулык сыпырып алгандай юкка чыкты. Ул корт чаккандай сикереп торды да, үзен-үзе белештермичә, елга буена чабып төшеп китте… Илмира калдырган рюкзакны эләктереп, Мирвәли дә аның артыннан иярде.

    Тиз-тиз генә чишенеп, суга кереп киттеләр. Халык күп түгел, иркенләп йөзәргә була. Яшькә кечкенә булса да, Гадел үзен су өстендә әйбәт тота. Мирвәли сорамыйча булдыра алмады.

    — Гадел, кая болай йөзәргә өйрәндең?

    — Сережа абый өйрәтте.

    — Кем соң ул — Сережа абыең?

    — Әнинең дусты. Караңгы төндә әнине өйгә озатып куя ул. Адашмас өчен. Әни шулай ди… Сережа абый үзе дә караңгыдан курка. Бездә утырып соңга калса, кунып кала, караңгыдан куркам ди…

    Илмираның урыс кеше белән бәйләнүе Мирвәлинең кәефен җибәрсә дә, минем ни эшем бар соң аларда, дип, ул игътибарын тагын үрдәкләргә юнәлтте. Бу вакытта Казансу эчендә яшелләнеп, күпереп утыручы камышлыкка якынлашканнар иде инде. Мирвәлинең беләгенә тотынып, йөзүдән бигрәк, тагылып килүче Гаделнең йөзе үтә дә җитди, хәтта бераз куркынган, күрәсең, бу кадәр эчкә йөзеп кергәне юк бугай әле аны.

    Ниһаять, пош-пош килеп, камышлык эченә дә барып керделәр, кыякларны аралый-аралый, үрдәкләр янына да барып җиттеләр.

    Шыгырдый-шыгырдый йөзеп йөрүче үрдәкләрне күргәч, Гадел ах итте. Тагын да ныграк җитдиләнде. Ул әле үз күргәннәренә ышанып җитми иде бугай. Мирвәлине күрүгә, канатларын җилпеп-җилпеп, су өстеннән йөгереп килгән үрдәкләр аның кулларын, тәнен чукып кытыклый башлагач кына, бу дөньяның чынлыгына ышанып, көлеп-елмаеп җибәрде ул.

    — Бу… теге үрдәкләрме?

    — Кайсы?

    — Су астыннан җир алып чыккан… Оныттыңмыни, үзең сөйләдең бит…

    — Нишләп онытыйм, онытмадым. Бу үрдәкләр — аларның бик-бик-бик-бик ерак оныклары.

    — Ә боларның кайсысы әйбәт үрдәк?

    Мирвәли сүзнең кая таба барганын шундук чамалап алды. Бу авыр темадан ничек тә читкәрәк китәсе иде. Беренче очрашуда ук яхшылык-явызлык турында акыл сатып утырасы килмәде аның. Шуңа күрә, Гаделне тизрәк әкият дөньясыннан чынбарлыкка алып чыгып китте:

    — Ятимнәр алар… Әниләре каядыр китеп югалган. Тамаклары ач…

    — Ә әтиләре кайда?

    — Белмим шул…

    — Әйдә үзебезгә алабыз. Әти-әниләре булабыз. Без аларны карарбыз, ашатырбыз…

    — Ә кайда яшәрләр соң алар?

    — Өйдә…

    — Өйдә ярамый. Шушында, үз ояларында гына яшәсеннәр. Ә без, көн саен килеп, ашатып торырбыз. Килешәсеңме?

    Бераз ык-мык итеп торса да, Гадел килеште. Көн саен ашатып, тәрбияләп торырга булдылар… Яннарында бер икмәк сыныгы да юк иде, ярга чыгып, якындагы кибеттән күмәчләр алып килделәр, ачлыктан талчыга башлаган үрдәкләрне озаклап ашаттылар. Гадел берсен кулына алып сөеп тә карады. Икенчесе кыргыйрак, куркаграк булып чыкты — ничек кенә чакырса да, Гадел янына килмәде, алдындагы җебегән икмәк кисәкләрен дә үрелеп кенә чүпләп бетерде.

    Бераздан үрдәкләргә хәл керде, алар, үзләренә кызыгып карап торучы бер олы һәм бер бәләкәй адәм затына әлләни игътибар да итмичә, башлары белән суга чумып, камыш төпләрендә чокчынып йөри башладылар…

    Судан чыккач, бик озак күккә карап, комда яттылар. Күктә йөзгән каурый болытларны төрле җанварларга охшатып, бер көлеп, бер ямансулап алдылар. Ниндидер йөнтәс, ямьсез бүренең ап-ак, йомыры сарык бәрәнен кабып йотуын күргәч, Гадел кычкырып ук җибәрде:

    — Тимә! Кит аннан! Һоп! Һоп!..

    Аңа кушылып Мирвәли дә, кулын чәбәкләп, күктәге болытларны төрле якка куарга кереште. Ләкин алар ничек кенә тырышсалар да, ак, йөнтәс бүре теге сарык бәрәнен кабып йотты… Күк йөзендә дә, Мирвәли белән Гаделнең күңелендә дә моңсу-ямансу булып калды. Алар, күктәге бу фаҗигале хәлне тизрәк онытырга телгәндәй, сикереп тордылар да Казансу ярына терәтеп салынган таш юл буйлап киттеләр. Бара-бара гына киенделәр. Гадел алгарак йөгерде, елгага бертуктаусыз таш атты. Суга чумган таштан калган боҗраларга сокланып карап торды. Тагын атты, тагын сокланды…

    Бераздан Гадел Мирвәли янына йөгереп килде, аның күлмәк чабуына ябышып, кулыннан тартты.

    — Тагын шигырь укы әле!

    — Үзең нинди шигырь беләсең соң?

    — Белмим…

    — Ә җырлый беләсеңме?

    — Белмим…

    — Бии беләсеңме?

    — Белмим…

    — Уйный беләсеңме соң?

    — Юк…

    — Алайса, нәрсә генә беләсең соң син? Нәрсәгә генә өйрәтәләр сезне балалар бакчасында?

    — Компьютерга өйрәтәләр…

    — Шул гынамы?

    — Санарга өйрәтәләр.

    — Тагын?

    — Бизнеска…

    — Нәрсә-нәрсә?

    — Ну… Фирмалар ачарга… Сату итәргә… Акча санарга… Банкта акча арттырырга…

    — Нинди бакча соң ул сезнең?

    — Бизнес-бакча.

    — Ә-ә, шулай дисәң генә инде… Аңлашылды. Димәк, син берни дә белмисең. Өр-яңадан яшәргә өйрәнергә туры киләчәк икән… Нишлисең, чего имеем — того имеем…

    — Так не говорят, «за неимением лучшего», диләр…

    — Алай да ярый. Йә, нәрсәдән башлыйбыз?

    — Тагын шигырь укы әле!

    — Ә син Тукай дигән шагыйрьне беләсеңме?

    — Юк, белмим…

    — Хәзер мин сиңа аның бер шигырен укыйм. Тукай ул — бөек шагыйрь. Шагыйрьләрнең шагыйре. Ятим калып үсә, аны хәтта базарда сатып җибәрәләр. «Асрарага бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөриләр… Менә шул Тукайның бер шигырен укыйм, тыңла!

    — Ә… Ә ул исәнме?

    — Юк инде, күптән үлгән ул.

    — Нишләп үлгән? Шагыйрьләр үләмени?

    — Ничек әйтергә инде, үлә дә, үлми дә… Шагыйрьләрнең иҗатлары, шигырьләре үлми, әмма үзләре, һәр кеше кебек, картаеп үләләр.

    — Тукай да картаеп үлгәнме?

    — Ә менә Тукай белән бүтән тарих. Кечкенәдән ятимлектә үскән Габдулланың үпкәсе бик каты авыру эләктерә. Шул үпкә авыруыннан 27 яшендә үлеп китә ул.

    — Ә сиңа ничә яшь?

    — Миңа да 27 яшь.

    — Син Тукай яшендә икән…

    — Шулай икән шул. Тик… оят… Тукай яшенә җитсәм дә, минем әле бер генә шигырь дә язып караганым юк…

    — Минем дә… шигырь язганым юк.

    — Кем белә бит, үскәч, менә син дә матур моңлы, мәгънәле шигырьләр язарсың, бәлки… Шигырь язасың киләме?

    — Юк.

    — Нигә инде?

    — Минем банкта эшлисем килә.

    — Эшләрсең дә, анысына өлгерерсең… Тукайга, Дәрдемәндкә, Такташка, Туфанга, Җәлилгә өлгерерсең микән соң? Хикмәт бит шунда. Менә сиңа Тукай, тыңла:

    И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

    Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы…

    Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

    Аннары төннәр буе әнкәм хикәят сөйләгән.

    И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

    Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

    И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

    Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

    Бераз тик тордылар. Гүя, Тукай аһәңеннән сызылып-өртелеп чыккан сихри моң бу ике кеше күңеленең иң кадерле, газиз урыннарына барып ирешкән дә, ниндидер гүзәл гамь, тормыш мәгънәсе һәм иман тойгысы булып, шул күңел түрендә мәңгелеккә калу өчен бишек әмәлли… Елга ягыннан исүче талгын җиләс җил бу моңны тоеп, сизеп калган, күрәсең, әнә ул аңа килеп кушыла да, яңа бер мәгънә алып, кабат аска төшеп китә, елга йөзе буйлап бөтен дөньяга тарала…

    Мирвәли шигырь укырга ярата. Балалар йортында чакта һәр бәйрәмдә аңардан татарча шигырь сөйләттерәләр иде. Татар әдәбиятыннан укытучы Сабира апалары матур итеп, аһәңле итеп сөйләргә өйрәтте. Сөйләргә генә түгел, аңларга өйрәтте ул шигырьне. Тукайны, Такташны сөйләргә ярата иде Мирвәли. Бу ике шагыйрьнең иҗаты бер-берсенә бөтенләй охшамаган да кебек… Әмма икесе дә күңелне җилкетә, кеше булуыңны, татар кешесе булуыңны искәртеп тора…

    Шулвакыт Мирвәли, ниндидер кош чыркылдаган тавышка сикәнеп, уйларыннан уянып китте. Гадел дә ишеткән икән аны… Ул, балаларга хас сизгерлек белән, тавыш килгән куаклыкны бик тиз эзләп тапты да дамба буйлап йөгереп төшеп китте. Малайның аяк тавышын ишетеп калган, күрәсең, шул куаклык арасыннан ниндидер йөнтәс кыяфәтле кара мәче бәрелә-сугыла атылып чыкты да, сыртын кабартып, тешләрен ыржайтып, мырылдап тора башлады. Гадел, аны күрүгә, баштарак каушап калды. Аннары, борылып, артыннан төшеп килүче Мирвәлигә карап куйды да, нык адымнар белән теге мәчегә таба китте. Мәче бу малайны йон кабартып кына куркытып булмаслыгын бик тиз аңлап алды, койрыгын бот арасына кысып, арткарак чигенде, аннары, кырт борылып, үз юлы белән китеп барды.

    Мирвәли, Гаделне арткарак калдырып, куаклыкны аралап эченә атлады. Шунда аның каршында җан өшеткеч күренеш ачылып китте. Куак төбендә кош оясы тузып ята. Шунда ук — ботарлап ташланган кош балалары. Юк, берсе исән... Әнә бит, тибенеп, торырга азапланып ята… Ә әниләре! Куак очында өзгәләнепме-өзгәләнә! Песнәк бит бу! Каян килеп чыккан ул? Җәй көне бу кошлар бөтенләй күренмиләр ләса! Песнәкләр — кыш кошлары! Җәйләрен алар оялары урнашкан куак ышыгында гына яшиләр. Ботак — оя, оя — ботак, ботак — оя, оя — ботак… Җәй буе шулай. Куакта бөҗәге дә, җимеш орлыгы да, эчәргә, юынырга чыгы да җитәрлек. Алардан да гаилә җанлырак бала җанлырак кошлар тагын бар микән?!

    Песнәк оясын, мәче менә алмаслык биеклеккә күтәреп, ике ботак арасына урнаштырганда Мирвәли шул хакта уйлады. Гадел астан, кипкән, йомшак үлән кисәкләре биреп торды. Шактый авырайган, әмма әле канат ныгытып өлгермәгән кош баласын да ояга күтәреп куйдылар. Үлгән кошны, кабер казып, шул ук куак төбенә күмделәр.

    Ямансу булып китте. Сөйләшмәделәр. Оясы тирәсендә бөтерелгән ана песнәк тавышына кушылып тагы ни әйтәсең?! Шигырь укысаң гына инде. Шул ук Тукайдан…

    Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

    Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын.

    Җырласагыз сез күңелегезгә Тәңре нәрсә салганын;

    Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

    Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;

    Әллә иркендә торуның кадерене билмимме мин?

    Курыкмагыз — яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;

    Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

    Көн төшлеккә җитте. Мирвәли белән Гадел дә, тамак хакын кайгыртып, ямьле дә, гамьле дә табигать дөньясыннан бертөсле һәм гамьсез шәһәр дөньясына күчәргә ашыктылар. Урамдагы бер кафега тукталып, өстәл артына урнаштылар. Гадел табындагы бөтен ризыкны валчыгына кадәр ашап бетерде, өстәп чәй һәм «Сникерс» сорап алды.

    Ашап туйгач, Мирвәли, учларын алга сузып, дога кылырга кереште. Гадел, нишләргә дә белмичә, кызык табып, аңа карап тора иде. Мирвәли шундук аңлап алды: малайның ашаганнан соң «амин» тотканы юк, һәм моны эшли дә белми… Ул Гаделгә үз артыннан кабатларга кушты. Аннан күрмәк, кулларын алга кушырып тоткан Гадел, тәрбиячесенең һәр сүзен, һәр ымын шулай тиешле кебек кабул итте һәм үз гомерендә беренче мәртәбә догага кереште.

    — Әлхәмдү…

    — Әлхәмдү…

    — Милләһил…

    — Милләһил…

    — Ләзи…

    — Ләзи…

    — Әтгамәни…

    — Әтгамәни…

    — Үә сәкани…

    — Үә сәкани…

    — Үә җәгаләни…

    — Үә җәгаләни…

    — Минәл мөслимин…

    — Минәл мөслимин…

    — Амин!

    — Амин!

    Бит сыпырып куйгач, Гадел сорамыйча булдыра алмады.

    — Бу — мөселман телеме?

    — Әйе, гарәп теле. — Бөтен догалар да гарәп телендә язылган. «Коръән» дә гарәп телендә.

    — Ә нәрсә дигән сүз булды бу?

    — «Аллага шөкер, Аллаһы! Тәгалә мине ашатты, эчертте һәм мине мөселманнардан кылды», — дигән сүз. Бу доганы, ашап туйгач, гел әйтергә кирәк.

    — Шуннан әйбәт буламы?

    — Әйбәт була.

    — Миңа да өйрәтерсең әле… Ә мин әнигә өйрәтермен…

    7. Илмира

    Шулай көн үтеп китте. Икенче көнне алар, үрдәкләрне ашаткач, песнәк баласының хәлен белгәч, ял паркына менеп, бөтен аттракционнарда йөреп чыктылар, аннары тагын су коендылар, комда кызындылар. Гадел Мирвәлидән яңа шигырьләр укытты, әкиятләр сөйләтте.

    Өченче, дүртенче көннәр дә тигез, матур гына узып киттеләр. Гадел Мирвәлигә тәмам ияләшеп җитте. Илмира да ияләште. Иртән Гаделне озатырга чыкканда, кич аны килеп алганда озаклап сөйләшеп утыралар, ләкин тирәнгә кермиләр, дөнья мәшәкатьләре белән чикләнәләр. Илмира сөйләгәннәрдән Мирвәли шуны аңлады: байлар тормышы алай ук җиңел түгел икән, кибетләр тоту да, фирма башлыгы булу да тормышны, гомерне тынгысыз итә… Әле мафиясе, әле милициясе килеп бәйләнә, әле налог органнары бимазалап интектерә… Бизнес карьерасын базарда алма сатып кына башлаган Илмира, үз тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән, ун ел дигәндә «Сәүдә йорты» ачып җибәрә. Кияүдә булмаган, Гаделнең әтисен белми, белергә дә теләми. Ә Сережа? Сережа — аның юристы. Эшендәге төп таянычы. Кайчагында — күңел таянычы…

    Ә беркөнне Илмира бөтенләй көтелмәгән яктан ачылып китте.

    Гадәттәгечә, Мирвәли иртән иртүк, Гаделне ияртеп, су буйларын урап килде, һәр көндәгечә, бер әкият сөйләп алды.

    «Кояшның Җир исемле улы булган. Ул бик тыңлаусыз икән. Кояш: «Улым, төнлә чыгып йөрмә, харап булырсың», — дип торса да, Җир әнисе Ай янына менеп киткән. Галәм буйлап уйнап-шаярып алгач, анасыннан бер йотым су сораган. Ана күңеле бик киң бит ул — Ай Җиргә бөтен суын, өстәп бөтен һавасын биргән… Ә Җиргә нәрсә? Әнисенең бөтен суын-һавасын, тереклеген алган да шаяра-шаяра китеп тә барган. Ничек кенә хәлсез булмасын, Ай һаман аны кайгыртып тора, бер тамчы ачу да сакламыйча, Җир тирәсендә әйләнә икән…»

    Мирвәли әллә каян гына сизеп алды: кемдер, каяндыр аларга төбәп карап торган кебек. Юк, тирә-юньдә беркем дә юк. Мондый челләдә Казансу буенда кем булсын инде? Әллә? Үзе хакындагы әкиятне ишетеп, күктән Кояш карап торамы? Әллә Җир шулай сискәндеме? Ничек кенә булмасын, Мирвәли Казансу яры буенда икәү генә булмауларына төшенеп алды. Шунда якындагы куаклыкта яшәүче песнәк исенә килеп төште. Әллә шул кош карап торамы? Бүген аның янында булмадылар бит әле. Бу хакта уйлап та бетерде, Гадел елга буенда яшел болыт булып күпереп утырган куаклыкка таба йөгереп төшеп тә китте. Сары түшле песнәк үз ботагында утыра иде. Баласы да шунда гына. Ул инде, беренче күргәндәге кебек, адәм затларыннан куркып, калтыранып утырмый, башын әле бер якка, әле икенче якка янтайтып, кызыксынып күзәтә генә.

    Су буена төшеп, көймә йөздерә башладылар. Көймә дигәннәре дулкын ярга бәреп чыгарган такта кисәкләре иде. Гадел су читендә уйнап йөргән арада Мирвәли, шунда яткан бер зур таш өстенә басып, артистларча кыланып, шигырь укый башлады:

    Шаулый диңгез…

    Җил өрәдер…

    Җилкәнен киргән кораб!

    Төн вә көндез

    Ул йөрәдер:

    Юл бара ят ил карап…

    Чыкты җилләр,

    Купты дулкын —

    Ил корабын җил сөрә!..

    Кайсы юллар,

    Нинди упкын

    Тарта безне җан сорап?!.

    Мирвәли, шигырен сөйләп бетерде дә, суга йөгереп кереп, Гадел йөздерә торган корабларга дулкын җибәрә башлады. Аннан күрмәк, малай да, су өстендә кул-аяклары белән «давыл кузгатып», көймә-такталарны ярга таба куарга кереште… Шулай уйнап-шаярып, ярга йөгереп чыктылар да, ах-ух килеп, көлешә-көлешә, юешләнеп беткән күлмәкләрен якындагы куакка элеп куйдылар… Алар чирәмгә чалкан ятып, күккә бактылар… Күккә карап яту аларның гадәтенә кереп килә иде. Һәр көнне яңа тарих ачыла бара: бүген күктәге болытлар бала имезүче хатынны хәтерләттеләр. Аны иң беренче булып Гадел күрде. Хәтта: «Әнә, бәләкәй балалы апа!» — дип кычкырып та җибәрде. Бу сурәтне Мирвәли дә эзләп тапты. Менә сабый тоткан ана янына өченче бер болыт, аның да караңгырагы якынлашты. Якынлашты да бервакыт аларны бөтенләй йотты. Ниндидер дию яисә албасты булды бугай ул. Һәрхәлдә, кеше заты түгел инде. Ләкин ана кеше тиз генә бирешмәде, баласын күкрәгенә кысып тоткан килеш, бер якка тайпылып элекке урынында торып калды, ә караңгы болыт үз юлы белән китеп барды…

    Мирвәли тагын тойды ул сәер һәм серле карашны. Хәтта сикереп үк торды. Як-ягына карана башлады. Ләкин, элеккечә, тирә-юньдә, күз күреме җирдә, бер җан эсэре дә юк иде. Шунда Гадел сорап куйды:

    — Кораб турында да Тукай язганмы?

    Мирвәлинең күңелен сөенечле тойгылар биләп алды. «Онытмаган бит, онытмаган! Шул гомер буе Дәрдмәнд шигыре хакында уйлап яткан! Димәк, күңеленә, җанына кереп калган. Моң булып, уй булып калган!»

    — Кораб турындагы шигырьне бүтән шагыйрь язган.

    — Кем?

    — Дәрдмәнд дигән шагыйрь.

    — Нинди шагыйрь ул, сөйләле. Тукай кебек ярлы, авыру булганмы? Тиз үлгәнме?

    — Юк шул. Анысы инде бай булган. Хәтта бик бай булган. Акчасы да, алтыны да күп булган. Озын гомер яшәгән.

    — Бай кеше шагыйрь була аламыни?

    — Була икән шул. Дәрдемәнд дә, Тукай кебек, халкы өчен, халкын кайгыртып яшәгән. Шуңа күрә дә шагыйрь була алган. Туган җирен, туган телен яраткан ул…

    — Ә Дәрд… Дәрд… Дәрд-мәнд нәрсә дигән сүз?

    — Дәрдемәндә — «бәхетсез» дигәнне белдерә.

    — Ни өчен бәхетсез? Ул бит бик бай булган?

    — Күрәсең, бай булу — бәхетле булу дигән сүз түгел әле…

    — Минем әнием дә бәхетле түгелме? Ул да бай бит…

    — Белмим, Гадел. Минемчә, ул бәхетледер. Аның бит улы бар. Менә син бар! Ә ул сине бик-бик ярата. Мин моны төгәл әйтә алам. Бу хакта үзең дә беләсең, шулаймы?

    — Әйе, әнием мине бик ярата. Тик ул барыбер бәхетле түгелдер…

    — Нигә алай дисең?

    — Төнлә гел елый ул… Әнием елагач, минем дә елыйсым килә. Тик янына бармыйм. Янына барсам, ныграк елый башлый, бармасам, елый-елый да, тынычланып, йоклап китә. Мин, барып, өстенә ябып киләм. Әйт әле, бәхетле кешеләр елыймыни?

    — Белмим, Гадел, монысын әйтә алмыйм…

    Бу сөйләшү Мирвәлидә бик авыр тәэсир калдырды. Малай өчен дә күңелле түгел иде бу әңгәмә. Шуңа күрәдерме, алар, бер-берсе белән килешеп куйган кебек, дәррәү сикереп тордылар да, җирдә яткан арка капчыгы белән куактагы күлмәкләрен эләктереп, ярыша-ярыша, халык шау-шуы ишетелеп торган комлыкка таба йөгерделәр. Ә ул комлыктан үрдәкләргә кадәр күп калмый…

    Мирвәли үзе йөгерә, үзе һаман артына борылып карый. Гел шул тойгы кимерә аның җанын: кемдер күзәтеп карап торган кебек. Тик кем, кем? Кайда соң ул? Нинди сихер, тылсым бу?

    Үрдәкләр көткәннәр. Гадел биргән ризыкларны шундук әрсезләнеп ашап бетерделәр. Җитми дә калды әле. «Нигә аз алып килдегез, шуның өчен үзегезне чукып бетерәбез», — дигән кебек, Мирвәли белән Гаделгә ябырылдылар. Гадел белә: усаллыктан түгел, шаярып, уйнап кына шулай эшлиләр алар.

    Үрдәкләр яшәгән камышлык янында гына рәхәтләнеп су коендылар. Мирвәли Гаделне йөзәргә өйрәтте. Яр буена чыкканда тәмам хәлләре беткән иде. Шулай да сер бирмәделәр: парлап, җиңелчә генә физзарядка ясап алдылар. Сулышлары тигезләнде, күңелләре булды, ниһаять, тамак ялгарга да вакыт җитте.

    Шул ук кафега килеп, таныш өстәл артына утырдылар. Официант кыз аларны таный иде инде, сораган ризыкларын шундук китереп тә куйды. Үрдәкләрне дә күргәч, су да коенгач, Гаделнең кәефе булган иде. Ул бертуктаусыз сөйләнде дә сөйләнде.

    — Үрдәкләр хәзер бездән курыкмыйлар, әйеме, — диде ул. — Әйдә аларны үзебезгә алабыз. Безнең бит бакча бар. Күл дә бар. Шул күлдә яшәрләр. Ә без карап торырбыз… Әнием килеп йөрер, без икәү шунда яшәрбез. Дүртәү… без — икәү, үрдәкләр — икәү… Барысы дүрт була… Әйдә дачада яшибез… Әнидән сора әле… Сине тыңлый ул. Чөнки… син ошыйсың аңа…

    Мирвәли Гаделнең сүзләрен күңеленә кабул итәргә өлгерә алмый калды, күктән төшкән кебек, әллә каян гына Илмира пәйда булды да яннарындагы буш урындыкка килеп утырды.

    — Миңа ярыймы?

    — Әнием! — Гадел, урыныннан сикереп торып, Илмираның муеныннан кысып кочаклап алды. — Әнием!

    Мирвәли дә, каушабрак, торып басты:

    — Ярый, ярый, рәхим итегез! Хәзер аш соратып алам…

    — Юк, юк, зинһар өчен, аш белән мәшәкатьләнмәгез. Ә менә бер чынаяк кофе булса ярый…

    Мирвәли заказ бирде.

    — Сез… Сез күктән төштегезме әллә?

    — Күктән түгел, күптән инде мин монда… Сезне бераз күзәтеп тордым, ачуланмагыз, зинһар…

    — Сез идегезмени ул? Мин бит моны сизеп йөрдем.

    — Ачуланмыйсыздыр бит?

    — Юк, ачуланмыйм. Тик… барыбер сәер бу. Нигә алай эшләдегез инде?

    — Үзем дә белмим. Карыйсым, күрәсем килде: ничек аралашасыз, Гадел үзен ничек тота, сез аның белән ниләр эшлисез?

    — Ну, шуннан? Нәрсәләр белдегез инде?

    — Сез, Мирвәли, бик әйбәт кеше, бик әйбәт педагог, әйбәт дус, әйбәт абый… Тик Сез бик куркыныч кеше дә.

    — Нинди-нинди?

    — Әйе, куркыныч кеше. Гадел Сезгә көннән-көн ныграк тартыла бара. Ә миннән ярагая… Күңелгә курку керде, турысын әйткәнгә ачуланмагыз…

    — Сез? Миннән?.. Курыкасыз?…

    — Юк ла, мин Сездән курыкмыйм. Гаделне югалтудан куркам.

    — Хәзер аңлашылды…

    — Нәрсә аңлашылды…

    — Мин аны Синнән тартып алыр дип куркасың, шулаймы?

    — Курыкмыйм да… Куркам да…

    — Ничек була инде бу?

    — Менә мин бүген Сезне көне буе күзәтеп йөрдем. Гаделнең ышанычлы кулларда булуына сөенеп бетә алмадым. Ләкин көенеп тә куйдым. Мин бит аңа сез биргәнне бирә алмыйм...

    — Илмира, әйдә «син»гә күчәбез. Миңа «сез» дип сөйләшү кыен. Аннары… мин андый сөйләшүгә бик күнекмәгән дә. Килештекме?

    — Ярар соң…

    — Менә шул: син юкка борчыласың. Без нык кына дуслаштык, анысы дөрес. Ләкин аның телендә гел син бит. Ул, хәтта, төннәрен елап ятуың өчен дә борчыла. Син йоклап киткәч, өстеңә ябып йөрүче кем дип беләсең? Синең улың ул! Гадел! Менә хәзер әйт: «Бар, кит, йөрмә, Гаделне үземә генә калдыр», — диген, мин хәзер торам да китәм. Тик нәрсә отабыз соң без моның белән? Әйдә, җәйне булса да үткәрим, мин аңа бу арада күп нәрсә бирә алам, ә көз берәр эш килеп чыгар әле. Мин бит әйбәт механик, мастер, слесарь. Эшсез калмам. Әмма Гаделне дә болай гына калдырып китәсем килми. Ә бая әйткән борчуың урынсыз. Гадел син уйлаганга караганда күпкә акыллырак…

    Торотуар читендә күгәрчен ашатып йөрүче Гадел, олылар арасындагы сүзнең озакка китүенә кәефсезләнеп, бу якка карап-карап ала. Әмма әлегә килеп бочырга батырчылык итми. Моны Мирвәли дә сизеп алды.

    — Гадел, кил монда, ашаганнан соң амин тотмадык бит әле. Йәгез, догада булыйк! Гадел, башла…

    — Үз урынына килеп утырган Гадел шундук алдына нәни учларын җәеп салды, аннары, көн саен берәр сүз ятлап барып, бүген генә өйрәнеп беткән догасын укырга кереште: «Әл-хәмдү лиллаһил-ләзи… әтгамәни үә сәкани үә җәгаләни… минәл-мөслимин… Амин!»

    Илмира Гаделдән моны ук көтмәгән иде бугай, «амин» тотарга да онытып, авызын ачкан килеш, күзләрен томрандырып, малаена карап тора бирде. Мирвәли, ияге белән ымлап, кулларына күрсәткәч кенә, учларын кушлап, битен сыпырып куйды.

    — Нишләттең син минем малайны? — Ничек кенә тырышса да, Илмира бу сорауны бирми кала алмады.

    — Берни дә эшләтмәдем, бары тик кешелек асылына гына кайтырдым.

    — Ни сөйлисең син, Мирвәли? Нинди кешелек асылы хакында сөйлисең?

    — Кешенең эчке һәм тышкы гармониясе хакында әйтәм. Сиңа да кирәк ул, Илмира… Ә синдә ул әлегә юк…

    8. Мирвәли

    Икенче көнне үк Мирвәли Илмирадан дачалары хакында сорады.

    — Нинди дача булсын, бер бакча кисәге шунда. Елга бер-ике барып киләбез. Кешегә күрсәтергә дә оят…

    — Тукта, тукта… Тәртип белән генә сөйлә әле. Анда торырга буламы?

    — Булмаган кая! Ике катлы йорт бит ул. Җире дә җитәрлек, хәтта күле дә, чишмәсе дә бар. Каралмаган гына…

    — Анысы проблема түгел. Иң мөһиме — бар! Бүген без шунда китәбез! Давай ачкычын!

    — Ай Аллам! Оятлы булам бит! Башта үзем барып кайтыйм инде…

    — Юк-юк, безгә ышанып тапшыр син аны. Без үзебез тәртипкә китерербез, шулаймы, Гадел?

    — Шулай!

    Шунда бәхәс тәмамланды. Илмира «бакчачы»ларны үзе үк Нагорныйга кадәр илтеп куйды. Әмма карап тормады. Кыенсынды, ахры. Кич килеп алырга булып, саубуллашып та тормыйча, китеп барды.

    Калын калай белән тышланган капканы ачып керүгә, Мирвәли барысын да аңлап-төшенеп алды: бу йорт-җирне тәртипкә салырга бер гомер вакыт кирәк булачак. Һич югы… бер атна!

    Мирвәли иң элек өйне карап чыкты. Яшәрлек. Юып-чистартып, иске-москыны чыгарып атсаң — менә дигән әле. Иң мөһиме, ут бар, су бар…

    Бакча үзе билдән сарутка, кычытканга чорналган. Әмма мулыктан җиргә иелгән алмагачлар күзнең явын алып торалар. Чияләр дә тулыша башлаган, карлыганга да кояш кунган… Ике-өч атнадан барысы да өлгерәчәк… Ә анда нәрсә? Астарак? Бәрәңге җире булган, ахры… Тагын да түбәндәрәк — күл. Аның күл диярлеге дә юк, сазлык… Кайдадыр чишмә булырга тиеш, үлән япкан авызын арчып куйсаң, үзе бер ямь булачак бу җирдә…

    Балакларын сызганып, күлмәкләрен салып атып, өйне юып чыгардылар. Уйнап-көлеп эшли торгач, ярты көн үткәнен сизми дә калдылар. Мирвәли, чишмәне эзләп табып, су чумырып алды да, тонырга куйды. Урын әзерләп, учак ягып җибәргәч, шул суны, ут өстенә элде. Ул кайнап чыкканчы, күршеләрне урап килде. Анда чандыр гына гәүдәле бер карт помидор төбе йомшартып йөри иде. Исәнләштеләр. Күрештеләр. Сабир исемле икән. Чәй белән бергә, ул Мирвәлигә бөтәс күп кыяр тоттырып чыгарды. Берничә телем кара икмәк, тоз бирде. Тәм-том үзләрендә дә җитәрлек. Шулай итеп, беренче мәртәбә чәй эчтеләр.

    Гадел арган булган икән, тимер караваттагы юка мендәргә башын төртүе булды йоклап та китте. Бөтен мәшәкате белән, бөтен уйлары, тойгылары белән Мирвәли берьялгызы торды да калды…

    Нәрсә булды бу?

    Өнме, төшме?

    Бер сихерме, әллә илаһи ыммы? Хыялый ишарәме? Бәхеткә юлмы, әллә… бәхетсезлеккәме?

    Мирвәли торып-торып аптырый: ничек кенә килеп керде соң ул бу дөньяга? Ходай Тәгалә шаукымыннан бүтән нәрсә түгелдер бу! Бер-ике атна эчендә әнә ничек бөтерелеп киткән ул бу могҗизага!

    Үзе бакча чистарта, җир йомшарта, үзе шул хакта уйлый Мирвәли. Ул инде бервакытта да аерыла алмас кебек бу тормыштан. Гаделдән… Илмирадан… Нәрсә-ә-ә? Илмирадан? Кем соң аңа Илмира? Чынлап та, кем ул? Нәрсә бәйли аларны? Илмираның үз эше бар, кибетләре бар, Сережасы бар… Мирвәли дә күптән инде бер кеше табарга тиеш иде… Булмады түгел, юлында очраган кешеләр булды. Сөешкәннәре дә, хәтта төн кунып чыкканнары да булды. Тик беркем дә аның күңелен аңлый алмады. Мирвәли үзе катлауландыра, ахры, бу тормышны. Ул бит, хатын-кызлар белән аралашканда, мең төрле җай табып, балалар хакында сорый. Нишләп алайдыр — бүгенге кызлар бала яратмыйлар. Бәлки яраталардыр да… Балалар хакында сөйләшергә теләмиләр. Шул харап итә дә… Бала өнәп бетермәгәннәрен сизү белән, күңеленә шактый якын алып өлгергән булса да, бу хатын-кыздан Мирвәли тизрәк китү ягын, хәтта качу ягын карый… Бу — нормаль хәлме? Юктыр… Баласы булмаган хатын-кыз ничек бала яратсын инде? Ә-ә, юк… Ярата ул! Бу хис, кан тамырлары буйлап, йөрәге аша үтеп йөрсә, ярата ул! Бала яраткан кеше, бала теләгән кеше шундук күренә, шундук беленә!

    Илмира үз баласын ярата. Ләкин ул «бала» дигән төшенчәне дөрес аңламый. Күңеле белән тоя, әмма аңламый. Аңлар иде, уйланыр иде, аның вакыты юк, хәле-мөмкинлеге юк, моны аңларлык тормышы юк…

    Шулай да, Илмира Мирвәлигә ошый. Әйбәт кеше ул. Балалар йорты кешенең эчке, хисси сыйфатларын зәгыйфьләндереп, хәтта үтереп чыгара. Ә бу хатында эчке чисталык, ихласлык, күңел матурлыгы бар. Ул гына да түгел. Илмира Мирвәлигә малае булган өчен, Гаделе белән ошый, ахры. Бу сафтан-саф, ихластан-ихлас, акыллы, талантлы, иң мөһиме, олы йөрәкле малай үз әнисен матур яктан сыйфатлый. Менә бит нидә хикмәт!

    Гадел уянып чыкканда Мирвәли өй тирәләрен чүп үләннәреннән арчып бетергән иде инде. Күлгә, чишмәгә илтә торган сукмакны да ачты. Берничә түтәл дә казып атты. Яшел кыякка суган утыртырга була әле, кызыл торманың да җәйге сортлары бар…

    Ишек төбендә күзләрен уып утыручы Гадел үзенең кайдалыгын чак аңышты. Әллә берәр юньсез төшкә юлыккан инде — башта бер дә кәефе юк иде. Тирләп-пешеп, ах-ух килеп җир казып йөрүче Мирвәлине күргәч, тынычланды, бераздан елмаеп җибәрде.

    — Нихәл, капитан? Йокы туйдымы? — Елгада көймә йөздергәннән соң Мирвәли малайга шулай дәшә башлаган иде.

    Гадел җавап бирмәде. Күзгә күренеп матурайган, ямьләнгән бакчага каранып тик утырды. Мирвәли моңа әлләни гаҗәпләнмәде. Аның казый башлаган түтәлен рәткә салып, йомшартып бетерәсе бар иде…

    Эшен тәмамлап, бакча уртасында тау кадәр өелгән чүпкә ут төртеп кенә җибәргәч кенә малай янына килеп утырды. Шуны гына көтеп торган кебек, капкадан күрше карты килеп керде. Кулындагы савытта — чебеш күкәе кадәр генә яңа бәрәңгеләр. Бер бәйләм яшел суган кыстырырга да онытмаган.

    — Карап-карап торам да, каты тотындың әле бу бакчага… Илмираның кеме буласың соң син?

    — Бабай, мин күбрәк Гаделнең «кеме» булам шул.

    — Гадел оланның дустымыни?

    — Әйе.

    — Бик әйбәт, бик мәслихәт. Әйбәт кешегә охшагансың. Баланың бәхетеннән булсын…

    Картның соңгы сүзләрен аңлап бетермәсә дә, Мирвәли, рәхмәт әйтеп, күчтәнәч ризыкларны алып калды, учак өстендәге чәйне яңартып җибәрде, бәрәңгене дә, суга салып, дөрләп кабынып киткән ут өстенә элде.

    Ничек серле рәвештә пәйда булса, шулай кинәт кенә юк та булды карт. Бәлки ул карт та, кеше дә түгелдер? Берәр изге заттыр? Мирвәли белән Гаделгә булышырга җибәрелгән пәйгамбәрдер? Кем генә булмасын, аның бәрәңгесе ай-һай тәмле иде! Гадел дә яратты. Үзе дә сизмәстән:

    — Әйдә әниемә дә калдырабыз, — дип әйтеп куйды. Ул әле һаман уянып җитә алмый. Җәйге көн, кыр һавасы үзенекен иткән — малайны тәмам исертеп-иләсләндереп куйган. Мирвәли үзе дә шундый ук хәлдә. Тын алулары иркен монда, һава гына түгел, күңелләр сафрак, хәтта уйлар сафрак!

    Илмира килеп кергәндә алар, пош-пош килеп, өй кыегы астында торган ләгәндәге суда юынып торалар иде. Бер-берсенә су чәчрәтәләр дә, читкә тайпылып, көлешәләр. Шушы берничә көндә икесе дә нык кына кызынып өлгергәннәр; аларның кояшта янган тәннәрендә су тамчылары гәрәбә кебек балкып, калтыранып эленеп калалар…

    Капка төбендә шаккатып басып торган Илмираны күргәч, икесе дә шым булдылар, аннары бер-берсенә каранып алдылар да дәррәү «кунак»ны каршыларга йөгерделәр. Мирвәли Илмира кулындагы бихисап күп төргәкләрне алды, Гадел, әнисенең бушаганын сабыр гына көтеп торды да, аның кочагына атылды.

    Илмира, бакчаны күргәч, тагын бер мәртәбә шаккатты. Гаделне күтәргән килеш, үз биләмәләрен карап, йөреп чыкты, күл, чишмә буена барып килде. Чынлап та шулаймы, дөрес күрәмме, дигән кебек, чүптән арчылган куакларны, күпереп утырган түтәлләрне тотып-тотып карады, аннары, бер читтә елмаеп басып торган Мирвәлигә таба кырт борылып:

    — Аптыратасың син мине, Мирвәли, — диде. Шундук ниндидер эчке бер ирония белән өстәп куйды. — Кеше түгелдер син, җендер…

    — Җен, җен, әлбәттә! Җеннең дә төрлесе була. Кешеләрдәге кебек…

    Илмира Мирвәлинең җавабын «ишетмәде». Ул Гаделне ишек төбенә бастырды да өйгә кереп китте. Аннан тагын да гаҗәпләнебрәк чыкты.

    — Сез бит миңа бер эш тә калдырмагансыз.

    — Ә син эшләргә тиеш тә түгел. Бакча безнең карамакта, шулаймы, Гадел? Синең болай да эшең җитәрлек… Әйдәле, аргансыңдыр, ачыккансыңдыр, утыр, безнең ризыклардан авыз ит…

    Мирвәли тиз арада табын әзерләде. Суынмасын дип, ак ашъяулыкка төрелгән яңа бәрәңгеләрне чыгарды, яшелчәләр турап куйды, чәй әзерләде…

    Илмира да хәтсез ризык алып килгән икән. Аларны, берәмтекләп, Мирвәли кулына тапшырды да, үзе өстен алмаштырырга өйгә кереп китте. Табынны көйләп бетергәнче урап та чыкты…

    Менә шунда Мирвәли өчен сәер хәлләр башланды да инде. Чөнки аның каршында бөтенләй икенче Илмира басып тора иде. Зифа тәненә кыска итәкле, кыска җиңле, ачык түшле, җиңелчә җәйге күлмәк эләктереп чыккан хатынга шундук гашыйк булды ул. Дәрткә тулышып торган тыгыз балтырлары, зифа, матур ботлары, шундый ук дәртле беләкләре, зифа муеннары, изү читеннән менә хәзер тәгәрәп төшеп китәм дип, калтыранып торган мул күкрәк алмалары… Ымсындыргыч тәне, мәхәббәтле йөзе… Әйе шул, бу йөзне дә беренче күрә Мирвәли. Үбешер өчен генә яратылган алсу, сусыл иреннәрне дә, сирәк кенә сипкел төшкән матур, төз борынны да, тыгыз, көчле, шул ук вакытта зифа, назлы яңакларны да, бу «айлы кашларны да, нурлы, бәхетле күзләрне дә, үз иркенә куелган, әмма үтә дә тыйнак, җыйнак бу чәчләрне дә беренче күрә ул…

    «Күрдеңме инде?» дигән кебек, Илмира бермәл Мирвәли каршында елмаеп басып торды да, җил-җил барып, табын мәшәкатьләренә керешеп китте. Аның кыска, киң итәк «канатлары» җилфердәгән арада, тагын да ныграк ачылып киткән ымсындыргыч аяк-ботлары Мирвәлинең тәмам «җенен кузгатты», аны атлап булмас, хәтта яшәп булмас хәлгә китереп җиткерде…

    …Тату, бәхетле гаилә кебек, табын артында озак юандылар. Ашыкмыйча, тәмләп кенә, бөтен ризыклардан авыз иттеләр, әлләни җәелеп китеп сөйләшмәделәр, көлеп-шаярып тик утырдылар. Нигә сөйләшергә? Аларга болай да рәхәт иде. Алар болай да бәхетле иде. Ник сөйләшмәсен? Рәхәтләнеп сөйләштеләр! Күзләре, карашлары белән сөйләштеләр. Мирвәли Илмирага ничек кенә карамаска тырышса да, бара да юлыга, бара да юлыга шул утлы карашларга… Илмира да башкача карый аңа бүген. Мирвәлине күзләренә, йөзенә генә түгел, бөтен җиренә, кояшта янган тыгыз муеннарына, киң кулбашларына, көне буе эшләп бүрткән көчле беләкләренә, таза, егәрле күкрәкләренә, матур тәненә сокланып карый… «Менә син нинди икән! Сине бит яратырга була… Юк, юк… Мин инде сине яратам!» — ди кебек бу караш. Кайчакта бу караш, аптырап: «Йә, каян килеп чыктың син? Каян таптым мин сине? Әллә үзең безне эзләп таптыңмы?» — ди кебек. Мирвәли аңа шундый ук җылылык һәм хис белән җавап бирә, соклануын, яратуын белдерә. Ул күңелендә кузгалган бу чөчле хискә бер куана, шатлана, бер шомлана, курка. Аны онытырга теләп, әле Гадел белән шаяра башлый, әле бакча мәшәкатьләре хакында сөйләргә керешә… Ләкин барыбер сүзгә сүз ялганып җитми, күңелдәге теге олы, яңа хис-тойгы, әле уңайсыз күз карашы булып, әле урынсыз әйтелгән сүз булып кабат тышка бәреп чыга, бу матур, бәхетле һәм серле-илаһи дөньядан читкә тайпылырга һәм мөмкинлек бирми…

    Амин тоттылар. Малайлар очрамасмы дип, Гадел урам ягына чыгып китте. Мирвәли белән Илмира сөйләшмичә генә табынны җыештырдылар да, тагын шул ук урыннарына килеп утырдылар.

    — Үзең хакында сөйлә әле, Мирвәли.

    — Ә? Син миңамы? Нәрсә сөйлим?

    — Ну… Кем син, нинди кеше?

    — Ә нигә ул сиңа?

    — Кирәк… Вот кирәк!

    — Мин… Мин — Мирвәли. Нәбиев. Миңа 27 яшь. Мастер-механик. Тагын нәрсә? Татар. Татарлыгы өчен җан атар. Шул!

    — Юк, бу гына җитми. Син… өйләнгәнме?

    — Өйләнгән. Әмма аерылган.

    — Балаларыгыз?

    — Балам юк, шуңа күрә аерылыштык та.

    — Аңламадым…

    — Нәрсәсен аңламаска инде? Мин бала теләдем, ә аңа кирәкми иде.

    — Ә… Хәзер аңладым инде.

    — Нәрсә аңладың?

    — Ни өчен минем Гаделгә тартылганыңны аңладым. Син аңарда үз балаңны күрдеңме?

    — Бәлки… Минем малай да шулай булыр иде. Ләкин… аның өчен генә түгелдер.

    — Тагын нәрсә өчен?

    — Тагын… нәкъ менә шундый булганы өчен. Ул миңа бик ошый. Ачуланма, мин аны яратам да инде...

    — Юк, ачуланмыйм, ник ачуланыйм? Балаңны яратсалар, сөенергә генә кирәктер ул…

    — Белмим. Анысын әйтә алмыйм.

    — Мирвәли, ә синең хыялың бармы?

    — Бар. Ә синең?

    — Юк, син әйт башта.

    — Мин болай да күп сөйләдем. Хәзер син сөйлә. Әйт әле, синең яраткан кешең бармы?

    — Хәзер яратып йөрмиләр, минемчә.

    — Алайса, яраткан кешең юк?

    — Юк. Әмма ялгызым да яшәмим. Ялгыз хатынның күңелен күрергә теләүчеләр җитәрлек. Араларында бик яхшы кешеләр дә бар.

    — Ышанам, бардыр. Шулай да… Мин мондый тормышны аңламыйм.

    — Ничек инде аңламыйсың? Уйлап кара: яшь хатын фирма башында тора. Аңа бөтен яктан ябышырырга, кабып йотарга торалар. Дуслар кирәкме? Кирәк. Крыша кирәкме? Кирәк. Ә дусларга түләргә кирәк. Хәзер шундый заман. Дусларга да түләргә кирәк! Акча белән генә түгел, әлбәттә…

    Мирвәлигә бу сөйләшү ошамады. Әмма, шушы сөйләшүне сәбәп итеп, күңелен тырнап торган бер сорауны да бирми кала алмады ул.

    — Ә Сережа сиңа кем?

    — Сережа? Ул бүген минем өчен барысы да: дус та, юрист та, телохранитель дә, хәтта сяркәм дә, булачак ирем дә…

    — Булачак ирегез?

    — Түгел, әлбәттә. Бу — «легенда». Шулай җайлырак. Башкалар бәйләнеп интектермәсеннәр өчен шулай килештек. Сережа булганда бик якын килергә куркалар…

    — Ә күңел, хис дигән нәрсә?

    — Белмим… Сережа мине ярата. Ә мин… Мин аны хөрмәт итәм. Тугърылыгы өчен… бераз гына яратам да. Әмма күңел, хис белән түгел, акыл белән. Шул. Соравыңа җавап бирдемме?

    — Тагын бер сорау бар.

    — Давай!

    — Нигә Сережа урынында татар кешесе түгел?

    — Ә, син аны әйтәсеңмени?.. Кайчан да булса бу хакта сорарсың дип уйлаган идем аны…

    — Кыен булса, җавап бирмә…

    — Кыен түгел, рәхәтләнеп җавап бирәм. Татарлар белән эшләү авыр. Баштарак гел татар егетләре белән эшләдем. Берсе үз кабинетымда тотып көчләде, икенчесе ярты акчамны урлап качты, өченчесе, халыкны миңа каршы котыртып, урыныма менеп утырмакчы булды. Урыслар белән эшләү җиңелрәк. Алар арасында интригантлар юк. Хөсетлелек, куркаклык аз. Дөрес анысы, без, татарлар — көчле халык, талантлы халык, әмма бездә татулык юк. Без үзебездән түбәнрәкләр белән генә дус була беләбез, ә тиңнәр белән, бигрәк тә өстенрәкләр белән дустанә яши алмыйбыз. Син шуның белән килешәсеңме? Дәлил кирәкме? Пожалуйста! Күршедә «Шархан» кушаматлы татар егетенең фирмасы бар. Шул бөтен урам бандитларын миңа каршы котырта. Яный. Куркыта. Ике будкамны яндырды инде.

    — Син, бәлки, хаклыдар да. Мине урамга куып чыгарган түрәләр дә үзебезнең татарлар иде.

    — Мөгаен, болай сөйләшеп утыру килешмидер. Син сорадың, мин җавап бирдем.

    — Рәхмәт, Илмира.

    — Ни өчен, Мирвәли?

    — Син күңелеңдәгесен сөйләп бирдең, дөресен, турысын әйттең. Димәк, миңа ышандың? Син — чын, ихлас кеше. Минем белән уйнап булашмадың… Синең кебекләр хәзер сирәк…

    — Син үзең дә шундый бит, Мирвәли. Чын кеше. Гадел юкка гына яратмый сине. Мин аңа ышанам.

    — Гадел? Гадел мине яратамы?

    — Ярата шул, бик ярата. Синсез нишләрбез инде, белмим…

    — Мин бит әллә кая китәргә җыенмыйм.

    — Ачуланма, Мирвәли. Бу — табигый хәл. Гаделгә ир кеше кирәк. Әтисен алыштырырдай кеше кирәк. Шуңа күрә мин аңа үпкәләмим, сиңа да ачуланмыйм. Сөенәм генә. Куркуым да шуннан. Артык сөенсәң, күз тия бит ул…

    — Ә мин сөенергә курыкмыйм. Беләсеңме, миндә шундый халәт: гүя мин үземнең яши башлавымны көтәм…

    9. Гадел

    Мирвәли белән Гадел бакчада яши башладылар. Һәр көнне иртән-кич Илмира килеп китә. Азык-төлек алып килә, Гаделне юындырып, киендереп китә. Бөтенләй дә калыр иде, соңгы вакытта эше бик тыгыз. Ниндидер күрше фирма белән килешә алмыйлар. Илмира шулар белән сөйләшүләр алып бара, бу сөйләшүләрдә терәк булырдай дусларын җыя…

    Гадел — гөнаһсыз бала, анасының борчулары хакында берни дә белми, белергә дә теләми. Аның бөтен кайгысы — Казансуда калган ятим үрдәкләр белән мәче тырнагыннан котылып калган песнәк баласы… Бакча эшләреннән бушап торган арада ул Мирвәлине шулар янына алып китә. Шулай ярты көннәрен үткәреп кайталар. Аның каравы туйганчы су коеналар, комда кызыналар, паркка менеп, таганда атыналар, карусельдә әйләнәләр…

    Бер атна дигәндә Мирвәли бакчаның эшен бетерде, як-ягында камышлар гына калдырып, күлне чистартып чыгарды, чишмәгә агач улак урнаштырды, аны түбә астына кертте, янына эскәмия ясап куйды. Матур, тигез рәт булып тезелеп киткән түтәлләргә суган, кызыл торма, салат, укроп кебек яшелчә-үләнннәр чәчеп чыкты. Сукмакларга таш түшәде, капка төбенә чәчәкләр утыртты…

    Шуннан соң гына алар күптән ниятләп куйган эшләрен тормышка ашырырга керештеләр: базардан ике кәрзин сатып алып, Казансудагы үрдәкләре янына төшеп киттеләр. Барып җиткәнче Гадел бертуктамый сөйләнеп барды:

    — Без ул үрдәкләрне күлдә тотарбыз… Аларга оя ясарбыз… Алар бездә озак, бик озак яшәрләр… Бер дә, бер дә китмәсләр… Алар бит изге, әйеме? Аларга тияргә ярамый… Аларны үтерергә дә, ашарга да ярамый… Алар бөтен җирне, җирдәге кешеләрне барлыкка китергәннәр, әйеме?

    Мирвәли сабыр гына тыңлап барды. «Әйе» димәде, «юк» димәде. Чөнки малай күбрәк аның белән түгел, үз-үзе белән сөйләшеп бара иде. Мирвәли инде күптән искәрде: Гадел, ялгызлыкта яшәгән күпчелек балалар кебек, үз-үзе белән, үз күңеле белән сөйләшергә өйрәнгән. Ул шуңа күнеккән, аңа шулай җайлырак. Бу аның күңел халәте, яшәү рәвеше. Мирвәли белә: шушы кечкенә гомере буе үз карамагында яшәгән бу малайны кешеләр белән, дөнья белән сөйләшергә өйрәтәсе бар. Сөйләшергә генә түгел, үзара аңлашырга, аралашырга өйрәтәсе бар.

    Ә Гадел сөйләнде дә сөйләнде:

    — Кешеләр шуңа күрә суда әйбәт йөзәләр, җирдә йөриләр, күктә очалар… Кешеләрнең бабалары үрдәк булган, шуңа шулай ул, әйеме? Үрдәкләр белән дус булырга кирәк. Аларны үтергән кешеләр — начар кешеләр, андыйлар соңыннан кешеләрне үтерәләр, әйеме? Ә менә ни өчен үрдәкләр «бак-бак» дип сөйләшәләр икән? Мин белмим, ә син беләсеңме? Ә? Беләсеңме?

    Бу сорауга Мирвәли ничек тә җавап бирергә тиеш иде. Сынатырга, сер бирергә ярамый. Ә бит җавап әлләни катлаулы булырга тиеш түгел.

    — Ни өчен шулай сөйләшәләрме? «Бак-бак» — безнеңчә «кара-кара» дигән сүз. Үрдәкләр дә: «Бак-бак, карап бак», — димәкче булалар. «Дөнья шундый зур, шундый матур, шундый изге», — димәкчеләр алар.

    — Чөнки үрдәкләр бу дөньяда беренче яралганнар, шуңа шулай диләр, әйеме?

    — Әйе. Аннары бүтән кошлар сөйләшә башлаган. Торналар: «Торыйк-торыйк, шушы ямьле җирдә торыйк», — дигәннәр, күкеләр: «Күк-күк», — дигәннәр. — «Күк йөзе иң күк, иң аяз, иң якты, иң изге дөнья», — дигән сүзләре бу аларның…

    — Ә казлар нәрсә диләр?

    — Казлар: «Кай-як, кай-як?» — дип кычкыралар. Кайсы як безнең як икән, дип, тирә-якларына каранып очалар, имеш...

    — Ә сандугачлар?

    — «Чүт-чүт» кенә сайрыйм да, тагын «чүт-чүт» кенә сайрыйм, аннары тагын «чүт-чүт» кенә сайрыйсы кала, — диләр.

    — Ә песнәкләр?

    — Песнәкләрнең дә үз теле. Алар: «Кечерәк-кечерәк», диләр. Кечерәк кенә ризык кисәгенә дә без риза, димәкчеләр алар. Чыпчыклар: «Чык-чык, уйнарга чык», — диләр. Күгәрченнәр: «Гөле-гөле, гөле-гөле, без — бу җирнең оча торган гөле», — дип сөйләшәләр.

    — Кызык, әйеме?

    — Кызык, бик кызык.

    — Бөтен-бөтен нәрсәнең дә теле бармы?

    — Бар, бар. Табигатьне тыңлый белергә генә кирәк. Хәтта агачларның, үләннәрнең дә үз теле бар.

    — Алар ничек сөйләшә?

    — Алар да төрлечә сөйләшә. Яфраклары белән шыбырдашып, камыш-кыяклары белән талгын гына моңланып көйләшәләр, сөйләшәләр… Суның тавышы да бар — ул йә шаулап, йә дәшми-нитми генә сагышлана…

    — Телләре булгач, тередер алар, ә? Җансыз әйбер сөйләшми бит.

    — Тередер шул… Менә синең сыдырылган яисә киселгән каен күргәнең бармы? Аннан яшь тамып тора. Каен шулай елый… Суык кыш көнендә урманга барсаң, тыңла: анда агачлар ыңгыраша… Өшиләр, димәк…

    — Ә мин кешеләр генә өши, кешеләр генә елый дип уйлаган идем…

    Шулай сөйләшә-сөйләшә Казансу буена төшеп җиттеләр. Тиз генә өсләрен салып аттылар да суга кереп киттеләр. Үрдәкләр инде сизенеп алганнар — әле барып җитәргә шактый ара бар, ә алар үз телләрендә әрепләшә-әрепләшә, килеп тә чыктылар…

    Гадел иң элек үрдәкләргә үзе белән алып килгән икмәк кисәкләрен ашатты. Аннары кулына алып сөйде, камыш эчендәге кечкенә күлдә үрдәкләр белән бергә йөзеп йөрде. Уйнап кинәнгәч, Мирвәли янына килеп, кәрзиннәрне алып китте. Үрдәкләр карышмадылар. Алар, көн саен каяндыр йөзеп килеп, ашатып, туйдырып китә торган дусларына күнегеп, ияләшеп беткәннәр инде. Бертуктаусыз «бак-бак»лап, борчылуларын белдерсәләр дә, әлләни ялындырмадылар, кәрзиннәргә җайлап кына менеп урнаштылар. Юлда да тынгысызлап интектермәделәр. Бакчага кайтып, күлгә җибәргәндә генә, бу үзгәрешкә риза булмыйча, шактый карышып, сатулашып булаштылар. Бераздан тындылар тагы. Күл читенә куелган басма өстенә менеп, бер-берсенә сыеныштылар да, мыгырдана-мыгырдана черемгә киттеләр…

    Гадел дә арган. Берәр сәгать яр читендә үзенең үрдәкләренә карап утырды да өйалдына кереп, такта сәкегә сузылып ятты… Мирвәли үзе бакчада эшләп йөри, үзе Гаделдән күзен дә алмый. Эченнән генә сөенеп йөри: компьютер уеннарыннан башка берни дә белми торган вундеркинд-малай аның күз алдында хәятка, табигатькә кайтып бара, димәк, үзенең кешелек асылына кайта! Мирвәли монда үзенең дә өлеше барлыгын белә. Әмма моның өчен нигез булган! Анасының күкрәк сөте аша күчкән ихлас табигате, холкы, рухияте, күңел сыйфатлары булган! Мирвәли шуларны терелтеп, уятып кына җибәрде. Рухи нигезе булмаса, кешенең күңелен тәрбияләү мөмкин түгел… Ул моны гына белә…

    Күрше карты керде. Мирвәли, елмаеп исәнләшә-исәнләшә, аны каршыларга китте. Әмма, катның үтә дә җитди йөз-чыраен күргәч, шундук авызын җыйды.

    — Исәнмесез! Бер-бер хәл булмагандыр бит, Сабир абзый?

    — Исәнлеккә исән дә… Хәлләр бер дә әйбәт түгел әле.

    — Нәрсә булды, Сабир абзый? Балтаң кайсы суга төште?

    — Менә син шаяртасың, кем… Мирвәли олан. Төшлектә бер көтү бандит кереп, сезне эзләп йөрде. Сораша башлаган идем, бәреп ектылар. Менә, янбашыма тотынырлык та түгел…

    — Сез чынмы, Сабир абзый?

    — Чын булмый… Шаяртудан узган инде…

    — Кемнәр икәнен танымадыдызмы?

    — Танырсың ди… Бөтенесе бер кыяфәттә инде алар… Кыскасы, бандитлар…

    — Нәрсә диделәр? Кемне эзләделәр?

    — Нәрсә дисеннәр инде. Кемне эзләсеннәр? Илмира белән Гаделне эзлиләр. Әле ярый өйдә булмадылар. Күзләрен кан баскан, биллаһи! Бәреп тә үтерерләр иде… Шуны әйтим дип кердем — сак булыгыз, алдыгызны-артыгызны карап йөрегез. Син, Мирвәли, Гаделне безгә кертеп куй, бәласеннән баш аяк. Үзең шушы тирәдә бул. Илмираның килеп чыгуы бар… Ул кыз бала кайдадыр инде хәзер… Нинди генә бәлаләргә таргандыр… Алла сакласын!

    — Сез чынлапмы, Сабир абзый? Шулай ук куркынычмыни?

    — Чынлап шул, бик чынлап. Күрергә кирәк иде аларны. Үтерәләр дип торам…

    — Нәрсә булган соң? Әйтмәделәрмени?

    — Хәзер хисап бирделәр ди… Кем белсен аларны? Нәрсәләрен генә бүлешмәгәннәрдер… Базар законы дигәннәре шул буладыр инде… Нинди заман бу, ә?! Кешенең кадере бетте; җан кыю берни тормый хәзер адәм баласына. Адәм балаларыннан бигрәк адәм бәлаләре күп хәзер…

    Мирвәли йокысыннан уянып чыккан Гаделне Сабир картка ияртеп кертеп җибәрде. Малай, нидер сизенгән кебек, бу юлы сорашып интектермәде, сабыр гына киенде, җыенды да, әйдә, алайса, киттек, дигән ишарә чыгарып, күрше картының ботаклы-чатаклы кулына барып ябышты…

    Ялгызы калгач, Мирвәли ни эшләргә дә, ни уйларга да белмәде. Бу — аның өчен таныш түгел халәт иде. Җаваплылык тойгысы. Менә ул халәтнең исеме! Гадел өчен, Илмира өчен, гомумән, кеше өчен җаваплылык тойгысы, җаваплылык хисе. Кызык тойгы, кызык хис. Үз-үзеңә ышаныч һәм тәвәккәллек белән күңел шомлануының бергә укмашып яшәгән чагы…

    Мирвәли бакча уртасында учак ягып җибәрде. Шомлы кичтә бер иптәш булыр, дип уйлады. Ут тере бит ул. Утның да җаны бар, күңеле бар. Әйе шул, учактан килгән җылыда утның күңел җылысы да бардыр. Мөгаен шулайдыр…

    Ут-учак белән сөйләшеп була. Тере булмаса, сөйләшер идең, бар… Әнә бит, ничек уфылдый-уфылдый яна ул. Мирвәлинең күңелен аңлыймы әллә? Хәленә керергә тырышамы? Үзенчә, шулай үз итәме, Яратамы? Ялкын телләре ничек бу якка ничек тартыла! Гаҗәп хәл! Үзе ярата, үзе пешерә…

    Бүген караңгы тиз төшкән кебек булды. Офык түренә үрмәләүче болытлар да ямьсез, иләмсез иде бүген. Ниндидер шомлы, хәтәр кич... Мирвәли тоя, хәтта төгәл белә: тиздән нидер булачак. Дөньяның ямьсезләнүе юкка түгел. Учакның ыңгырашуы да юкка түгел… Күл ягыннан ах-ух килеп ишетелеп торган тавышларның кинәт туктап калуы да юкка түгел…

    10. Мирвәли

    Күтәрмә баскычында ишеккә янтаеп йокымсырап утырган Мирвәлине ниндидер машина тавышы сискәндерде. Аның иң беренче уе Илмира хакында иде. «Нишләп йөри ул бу шомлы төндә? Артыннан килсәләр? Бер-бер хәлгә юлыкса?..»

    Мирвәли ничек сикереп торганын, ничек капка келәсенә барып ябышуын сизми дә калды. Шуны гына көткән кебек, ниндидер хәтәр бер көч капканы тышкы яктан этеп, хәтта бәреп җибәрде. Мирвәли күгәннәреннән каерылып чыккан капка белән бергә эчке якка мәтәлеп барып төште. Шул ук көч аны тартып та торгызды, аннары, бура стенага терәп, буа да башлады…

    — Син кем? Илмира кайда? Көчеге кайда? — Мирвәли шунда гына теге явыз көчнең әзмәвердәй кеше булуын аңлап алды. Аның җавап бирерлек хәле дә, һушы да, сулышы да юк иде. Ул бары тик: «Килделәр… Ниһаять, килделәр… Хәзер барысы да хәл ителәчәк, ачыкланачак…» — дип кенә уйлый алды.

    Бераздан Мирвәлинең сулышы иркенәеп, томалана башлаган зиһене ачылып, яктырып киткәндәй булды. Теге әзмәвердәй адәм заты аның кулын бушаткан икән. Шул ук сорау кабатланды:

    — Син кем?

    — Мир… Мир… Мирвәли…

    — Нәрсә-ә-ә?

    — Мирвәли исемле мин…

    — Шундый исем буламыни?

    — Була…

    — Илмира кайда?

    — Белмим…

    — Ә үләксәсе кайда?

    — Аңламадым.

    — Малае кайда дим!

    — Белмим…

    — Кем соң син монда?

    — Каравылчы.

    — Илмираның килгәне бармы?

    — Юк.

    — Нишләп булмасын! Машинасының эзләре бар бит. Ник алдыйсың, башыңны бетерәм, мөртәт!

    — Мин күрмәдем… Мин төнгә генә киләм… — Мирвәли ярый әле җавап биреп өлгерде, кизәнелгән йодрык баш түбәсенә чак кына төшми калды.

    Тау кебек гәүдәле адәм заты урамга карап кычкырды:

    — Керегез. Все чисто!

    — Смотри, Валик. Если что… — Моны капкадан кереп килүче чандыр егет әйтте. Кыяфәтенә, үз-үзен тотышына, сөйләшүенә караганда, башлыклары шул булырга тиеш.

    Менә ул үзенең абруен, бәясен белеп кенә Мирвәли каршына килеп басты. Җирәнгеч чырай чыгарып, сәерсенеп карап тора башлады.

    — Каравылчы?

    Мирвәли дәшмәде. Бу сорауда ниндидер яшерен мәгънә бар. Шуңа да эндәшмәде ул. Сүз белән күңелендәге сере суырылып чыгар төсле тоелды…

    — Каравылчы, төнгә килгән… — Мирвәли өчен теге әзмәвердәй адәм җавап бирде.

    Чандыр егет, Мирвәлинең күзләренә керердәй булып текәлеп карап торды да, янындагы ике егеткә баш какты.

    — Бернинди дә каравылчы түгел ул. Давай!..

    Мирвәлине, ике ягыннан тотып, һаман көйрәп ятучы учак янына алып килделәр. Чандыр егет, учактан бер кисәү алып, Мирвәлинең каршына ук килде.

    — Илмира кайда?

    — Белмим.

    — Әйтмисең инде?

    — Юк…

    Чандыр егет кулындагы кисәүне Мирвәлинең йөзенә якынрак китерде. Мирвәли читкә тайпылмакчы булды. Ләкин ул кыймшана да алмады. Ике як беләгеннән кысып тоткан егетләр аны «җиргә кадап куйганнар» иде. Әзмәвердәй егет тә үзенең барлыгын белдерде: бүрәнәдәй кулы белән үрелеп, Мирвәлинең күлмәген изүен аерып төшерде…

    — Соңгы мәртәбә сорыйм: Илька кайда? — Мирвәли бу юлы дәшмәде. Ут яктысында җен-пәриләр кыяфәтенә кергән палачына йотардай булып карап торды да торды.

    Чандыр егетнең түземлеге бетте, ахры. Кулындагы кисәү агачын өреп кызартты да, Мирвәлинең шәрә күкрәгенә китереп терәде…

    Бу кадәресен Мирвәли дә, хәтта аны тотып торучы егетләр дә көтмәгәннәр иде. Авыртуга түзә алмыйча, Мирвәли үрле-кырлы сикерде, ниһаять, уң кулын ычкындырып, тәненә килеп ябышкан утлы кисәүне сугып төшерде. Аннары каршысындагы бәндәне төртеп җибәрде. Анысы артта «җан биреп» яткан учак өстенә барып төште. Учакка бу бик ошап бетмәде. Аңа шундук «хәл керде». Чандырның күлмәгенә дөрләп ут капты. Ул, акыра-бакыра күлгә табан йөгерде.

    Мирвәли бөтенләй ычкынып бетә алмады, аны кабат эләктереп алдылар, җиргә ектылар, теге әзмәвер егет өстенә үк менеп утырды. Көйгән тән исе, янган күлмәк төтене борыннарны әчеттереп керә башлаганда, буылып, типкәләнеп, канга батып яткан Мирвәлинең зиһенендә соңгы аек уй бөтерелде: «Бу хакта Гадел белсә, горурланыр иде. Барыбер әйтмәдем, әйтмәдем… Үлдем, әйтмәдем…»

    Мирвәли үләргә әзерләнеп бетте. Ул элек, үлү бик авырдыр, дип уйлый иде. Авыр түгел икән. Үзеңнең хаклы икәнеңне белсәң, дөреслек, изгелек, кешелек өчен үлүеңне белсәң, бер дә авыр түгел икән. Аның гаиләсе дә, баласы да юк… Беркем ятим калмый… Ә Гадел? Гадел кала бит! Ул ятим кала! Илмира да кала… Алар бит бергә булырга тиешләр иде. Их, үләсе килми!.. Үлүләре авыр икән, ай авыр икән!.. Менә хәзер кемдер соңгы мәртәбә тибеп куяр да, ул, исен югалтып, мәрт юлына китеп барыр… Юк, монысы да соңгы сугу булмады, монысы да, монысы да…

    Мирвәли инде күптән авыртуны тоймый, ул ничә мәртәбә сукканнарын, типкәннәрен санап кына бара. Исәптән әллә кайчан ялгышты инде. Кабат саный башлады, тагын ялгышты…

    Ә монысы нәрсә? Ят тавыш… Ату тавышы… Әллә?.. Әллә аттылармы? Барыбер үлми… Нишләптер үлми… Ә… Бәлки үлгәндер ул? Шулай җаны, рухы гына уйланып ятадыр? Җан бервакытта да үлми диләр бит. Тәннән аерылып, очып китә дә дөнья буйлап хәер эстәп йөри, ди… Ходай Тәгалә бәхиллегенә юлыкса, изгелеккә ирешә, күк бәхиллегеннән мәхрүм булса, үзенә урын табалмыйча, мәңге шулай тинтерәп йөри, ди…

    Нинди тавыш бу? Әллә аның белән Ходай Тәгалә үзе сөйләшә башладымы?

    — Мирвәли балам, син исәнме? Тор, тор…

    Бик торыр иде дә, торалмый шул. Сөйләшер иде дә, телсез калган… Хәзер нәрсә булыр инде, әнә бит — Ходай каршында да җавап тота алмый…

    — Мирвәли балам… Тор, тор…

    Кемдер аны кузгата башлады, аркасына әйләндереп яткырды да битеннән, башыннан сыйпарга кереште… Менә бервакыт Мирвәлинең күзләрен каплап торган пәрдә тартылып китте, ул, ниһаять, Ходай Тәгаләнең үзен күрүгә иреште. Нишләптер, бу Ходай дигәннәре күршедәге Сабир карт кыяфәтендә иде…

    Мирвәли аңлый башлады. Ул үлмәгән. Ләкин тере дә түгел. Аның җаны шушы ике арада бәргәләнә. Ә Сабир карт, җан сакчысы булып, аның белән бергә бәргәләнә…

    …Күрше карты аны төне буе карап, яра-җәрәхәтләрен дәвалап чыккан, ахры, иртән Мирвәли аңлы-зиһенле, аяклы-куллы булып уянды. Бөтен тәне сызлый, әмма сөяк-санаклары исән-сау, бөтен җаны сызлый, әмма ярсу йөрәге тибә… Карават янында елап-шешенеп беткән, әмма инде тынычланып өлгергән Гаделне күргәч, тәмам терелеп җитте, хәтта елмаеп җибәрде ул.

    — Нихәлләр?..

    — Әйбәт. Син фашистлар белән сугыштыңмы?

    — Бераз булды… Карт кайда?

    — Телефонга китте. Әнигә шалтыратырга. Безне бикләп калдырды. Беркая да чыкмагыз, диде…

    — Аңлашылды… — Мирвәли ыңгырашып куйды да, керфекләрен салмак кына төшереп, күзләрен йомды.

    — Әй!.. Йоклама… Йокласаң, үләсең… Әйдә сөләшәбез!

    — Әйдә… Син сөйлә, мин тыңлыйм… Кызык… Элек мин сөйли идем, син тыңлый идең… Хәзер… Мин тыңлыйм…

    — Тик… күзләреңне йомма… Йоммыйсыңмы?

    — Ярар, тырышырмын…

    — Нәрсә сөйлим?

    — Мин монда ничек килеп эләктем — шуны сөйлә.

    — Без ул фашистларны качып карап тордык. Ә-ә-ә әнә теге сарай почмагыннан. Синнән допрос алганнарын да күрдек. Чын «боевик»лардагы кебек… Син бер фашистны утта яндырып үтерә яздың. Кызык та булды инде… Аны күлдән күтәреп кенә алып чыктылар. Сине кыйный башлагач, Якын бабай өйдән мылтык кереп алды да атып җибәрде. «Барыгыз, китегез моннан!» — дип кычкырды. «Югыйсә бөтенегезне дә атып үтерәм!» — диде. Чын герой ул безнең Якын бабай. Син дә герой… Минем кайда икәнне барыбер әйтмәдең… Авырттымы?

    Шулвакыт Сабир карт кайтып керде. Аны күрүгә, Мирвәли торырга азаплана башлады. Карт, кулын алга сузып, аны шып туктатты:

    — Ят, ят, сиңа ятарга кирәк…

    — Сез кая бардыгыз?

    — Илмирага шылтыратып килдем. Бу хәлләр хакында белергә тиеш ул. Ә хәлләр мактанырлык түгел.

    — Рәхмәт, Сабир абзый…

    — Ә? Нәрсә өчен?

    — Менә — коткарып калгансыз бит.

    — Мин нәрсә? Үзеңә рәхмәт. Чыдам да бала икәнсең. Әнә бит — түшеңне чимә-чи иткәннәр… Без барысын да карап тордык. Ахырдан түзмәдем…

    — Бер-бер хәл кылмагансыздыр бит?

    — Юк һавага аттым. Кичә тагын сугышны, фронтны искә төшердем, үземне чын солдат кебек хис иттем. Фронтта мин дошман җанын күп кыйдым. Менә бүген төнлә тагын кешегә корал күтәрдем. Ләкин атмадым. Бик дөмектерәсем килде шул явызларны! Нидер чабудан, җиңнән тартып калды… Мылтыкны күрүгә чыгып качтылар тагы… Ләкин…

    — Нәрсә «ләкин»? Сабир абзый, нәрсә бар?

    — Сөендерерлек әйбер юк, балам. Илмираның капкасына кәрт кадаклап киткәннәр. Тәреле кәрт юньлегә түгел ул. Язуы да бар…

    — Нинди язу?

    — Мә, үзең укы.

    Мирвәли кулына килеп кергән «тәре тузы»на, чынлап та, ашык-пошык кына бер сүз тырналган иде: «Стрелка». Астына ук та сызылган. Янәшәдә генә тагын язу: «4.00».

    — Нәрсә бу? Нәрсәне аңлата бу?

    — Илмира әйтә: «Разборкага чакыралар, — ди. — Хәлләр начар, — ди. — Стрелкага барырлык көчебез дә, кешебез дә юк», — ди. Елый. Хәзер килеп җитә ул…

    Сабир картның шулай диюе булды, урам якта машина тавышы ишетелде. Карт, үзе дә сизмәстән, почмакта сөялеп торган ау мылтыгына барып ябышты.

    — Әнием кайтты! Әнием! — дип, Гадел тәрәзәгә ташланды. Сабир карт тынычланып калды, Гаделнең үз машиналарын тануын белә, күрәсең…

    Өйгә Илмира гына керде. Сережа машинада утырып калды. Хатын елап-шешенеп беткән. Керү белән, малаен кочаклап, тагын бер елап алды. Аннары гына Мирвәли яткан карават янына килде. Тезләнде. Учлары белән Мирвәлинең кара янган йөзен, маңгаен сыйпаштырды, бармак очлары белән аның яргаланып беткән ирен читләренә кагылып үтте.

    — Менә шундый хәлләр, Илмира…

    — Рәхмәт, Мирвәли…

    — Мин нәрсә, әнә, Сабир абзыйга рәхмәт әйт.

    Илмира, тезләнгән килеш кенә борылып, Сабир картка да рәхмәт әйтте. Аннары, Мирвәли өстендәге җәймә читеннән күренеп торган марля повязканы ачып карады.

    — Авыртамы?

    Мирвәли елмаеп җибәрде. Бая гына Гадел дә нәкъ шушы сорауны биргән иде.

    — Туйга кадәр төзәлә ул…

    Аның шулай диюе булды, Илмира кискен башын күтәрде, бер үк вакытта бәхетле һәм бәхетсез күзләрен мөлдерәмә тутырып Мирвәлигә карап тора башлады.

    — Туйга кадәр? Нинди туй?

    — Нинди туй булсын, минем туй…

    — И юньсез!.. Шул хәлендә шаярып яткан була бит әле…

    Шушы сүз белән Илмираның йөзе яктырып китте. Аның йөзе белән өй яктырды. Тынычланып утырып сөйләшергә вакыт җитте…

    11. Илмира

    Чынлап та, хәлләр мактанырлык түгел икән. «Стрелка» дигәннәре хәтәр әйбер булып чыкты. Ике мафиянең «очрашып аңлашуын» шулай дип йөртәләр, имеш… Кемнең хаклы булуын кара-каршы басып ачыклыйлар, янәсе… Хакыйкатьне шулай гына ачыклап булсын иде ул?.. Казандагы криминаль төркемнәр өчен «стрелка»ның урыны да мәгълүм — Столбище урманындагы ташландык полигон. Чакырудан соң бер тәүлек вакыт бирелә. Бер тәүлектән соң дәлилләреңне, кешеләреңне җыеп барып басарга тиешсең. Бармасаң, шундук гаепле саналасың. Көт тә тор — көн күрсәтмәячәкләр, яшәргә ирек бирмәячәкләр, бүтән оешмалар, төркемнәр каршында абруең төшәчәк, төрлечә аяк чалып, сәүдәңне яптырачаклар, ахырдан үзеңне яисә якыннарыңны имгәтеп ташлаячаклар, йә бөтенләй юк итәчәкләр. «Стрелка»га барып, кыйналып яисә зур акча түләп кайтуың хәерлерәк…

    — Ике кибетемнең берсен сорыйлар. Бу минем өчен артык зур югалту. Моңа һич бара алмыйм. — дип, мәсьәләне шактый ачык итеп куйды Илмира.

    — Бирергә кирәкми дә. Башка юллар эзләргә кирәк, — диде Мирвәли. — Синдә ничә кеше бар?

    — Син нәрсә, Мирвәли! Мин урман уртасында халык сугыштырырга теләмим. Кеше каны түгелергә тиеш түгел, аңлыйсыңмы шуны?

    — Кеше каны түгелмәячәк, Илмира. Көчкә каршы көч куярга кирәк, шул гына. Көч көчтән генә курка. Шулай да, ничә кешең бар?

    — Унбиш-егерме… Бәлки утыздыр… Сережа дусларын чакырса, тагын ун кеше… Ләкин безнекеләр «стрелка»га йөреп өйрәнмәгәннәр, Мирвәли. Аннары… алар өчәү, өч туган… Бөтен районны тоталар. Барыбер аларга каршы торырлык көч җыеп булмаячак.

    — Ә мин нәрсәгә? Мине дә онытмагыз! — Сүзгә читтәрәк тыңлап утырган Сабир карт кушылды. — Мин үземнең фронтовиклардан гына да егерме кеше җыя алам.

    — Сабир абзый, син генә катнаша күрмә, зинһар, — Мирвәли торып ук утырды. — Бөтенесен бозып куярсың. Кичәге өчен мең-мең рәхмәт үзеңә. Тик… иртәгә атышу тыела…

    — Шулай да, мине исәптән чыгарып бетермәгез әле.

    — Мине дә, мине дә! — Яннарына Гадел дә йөгереп килде. — Минем мылтыгым бар!

    — Ярар, шулай итәрбез. Миндә бер идея бар. Илмира, слушай сюда!

    — Идея?

    — Минем Фәзһәт исемле бер танышым бар. Детдомда бергә үстек. Хәзер ул детдомнан чыккан егетләрне үз тирәсенә җыйган. Урамда бик абруйлы кеше. Офисы да бар. Ниндидер түбә астында яши. Нәрсә белән шөгыльләнгәнен белмим, әмма бандитлар аны бик хөрмәт итәләр.

    — Бандитлар гына җитмәгән иде, Мирвәли!

    — Бандит түгел ул! Бандитларны акылга утыртып йөрүче генә. Белмим, хәзер ничектер, күптән күргәнем юк. Шулай да, барып карыйм әле.

    Шулай килештеләр. Мирвәлине юлга әзерли башладылар. Ул инде аруланган, аягына басып йөри ала. Юынып, киенеп алгач, кеше төсләре кереп китте. Сережаны чакырып керттеләр. Тагын бер мәртәбә киңәшләшеп алдылар. Артык җәелеп китеп сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Сабир картның чәе үзенә бер төрле тәмле иде — үләннәр кушып пешерә икән ул аны. Әллә шул чәй тәэсир итте, әллә инде Мирвәлинең идеясе хуш килде, Илмира да, башкалар да тәмам тынычландылар, көлеп-елмаешып утыра башладылар.

    Фәзһәтнең эшләгән урынын бик тиз эзләп таптылар. Мирвәлинең җимерек битен күргәч, Фәзһәт йөзен чытты:

    — Син дә бомж чырайлары чыгарып йөрерсең икән… Кем?

    — Нәрсә — кем?

    — Бу гөнаһсыз йөзеңне кем кулы сыйпады, дим…

    — Килүем дә шуңа иде. Бу чырай гына — чепуха! Иртәгә «стелка»га барасы бар. Ярдәм кирәк…

    — Нәрсә-ә-ә? Кайчаннан бирле гангстерлар армиясендә йөрисең әле син? «Стрелка»га вак-төяк өчен генә чакырмыйлар. Анда яшәү белән үлем мәсьәләсе хәл ителә. «Стрелка» ул — баш бәласе. Ачуланма, мин моңа катнаша алмыйм…

    — Фәзһәт, катнашма, кирәкми… Ләкин миңа киңәш бир. Мин бу эштә — бөтенләй бум-бум… Тыңлый гына аласыңдыр бит? Әллә астыңа шәр җибәреп тә өлгердеңме?

    — Ну-ну, ипләбрәк сөйләш. Тыңлыйм, нәрсә анда?

    — Сүз минем хакта гына түгел. Монда хатын-кыз һәм бала язмышы. Аларның икесе дә минем өчен бик кадерле җаннар. «Илмира» дигән сәүдә йортын беләсеңме? Бер юньсез татар малае шул фирмага кызыккан. Хатын-кызны ничек тә куркытып, кулга төшереп булыр әле, дип уйлаган. Илмираның Гадел исемле малаен урламакчы, соңыннан шул сабыйга кибет алмаштырып алмакчы була ул. Әйт син миңа: бу — дөресме? Бу — дөрес уенмы? Чын уенмы?

    — Кем ул?

    — Белмим. Чандыр гына бәндә. Янында бер әзмәвер бар. Валик исемле.

    — Димәк… Шархан тагын ауга чыккан…

    — Шархан?

    — Әйе, Шархан… Болай булгач мин дә барам. Малайның исеме ничек?

    — Гадел.

    — Матур исем. Мәгънәле. Исеме дә «Гадел» булгач, барам. Иртәнге бишенче яртыда «стрелка»да көтегез. Ләкин дүрткә үзегез генә барасыз. Тәртибе шундый. Ярты сәгать тора алсагыз, калганы минем эш. Хуш иттек. Хәзер бар, кит. Минем әзерләнәсем бар…

    — Рәхмәт, Фәзһәт…

    — Рәхмәте соңыннан… Әйт әле, Илмира белән Гаделгә синең ни катнашың бар? Хытыныңмы? Балаңмы?

    — Юк. Мин — Гаделнең тәрбиячесе. Хәзерге тел белән әйтсәк — гувернанты…

    — Ну, малай, аптыратасың син бүген. Шул хәлгә төштеңмени инде?

    — Безнең заводны яптылар бит. Эшсез йөргәндә Гаделне очраттым. Үз иттем. Ул да мине яратты. Бөтен тарих шул.

    — Илмира белән ботка пешәме?

    — Белмим. Ул хакта уйлаганым юк. Хәзер миндә бүтән кайгы…

    Шуның белән аерылыштылар. Шуның белән якынлаштылар, туганлаштылар да.

    Икенче көнне, ачы таң белән, Илмираның кешеләре Столбище урманы уртасындагы кечкенә аланга җыелдылар. Егерме кеше. Мирвәлине, Сережаны, Илмираны исәпләсәң, егерме өч кеше. Артларыннан бастырып Шархан кешеләре килеп җитте. Алар аланның икенче ягына чыгып тезелделәр. Иллеләп булыр. Шархан үзе күренми. Машинасында көтеп утыра булса кирәк.

    Затлы чит ил машинасында тагын берәү килеп җитте. Аның иясе, ишеген ачып, аягын җиргә тидерергә дә өлгермәде, Сережа Мирвәлинең колагына пышылдады:

    — Граф…

    — Нинди граф?

    — Судья. Вор в законе. Шул хөкем итәчәк. Әнә — Шархан да килә. Күрдеңме — елмаеп күрештеләр, димәк, базар булган, ботка пешкән. Безнең якка карамый да. Без «стрелка»да беренче мәртәбә генә… Кешеләребез дә аз. Башлыгыбыз да хатын-кыз… Синекеләр килмәсә, безгә — хана!

    Шулвакыт Граф Илмираны үз янына чакырды. Аңа Мирвәли иярде. Шархан Валик исемле таза егет белән иде. Урталарында — Граф. Ул ике якка да бер-берсеннән егерме-егерме биш адым кала туктарга кушты. Чиратлап сорау бирде:

    — Кем?

    — Шархан.

    — Кем?

    — Илмира.

    — Сумма? — Бу сорау Шарханга аталган иде.

    — Ярты лимон.

    — Нәрсә өчен?

    — Еллык взнос.

    — Түбә өченме?

    — Юк, территория өчен.

    — Аңлашылды. Ә син ни дип җавап бирерсең? — Граф Илмирага таба борылды.

    — Мин беркемгә дә тиеш түгел. Мин нульдән башладым. Ул вакытта территория дә, түбә дә юк иде. Шуңа күрә, мин үземә үзем хуҗа.

    — Аңлашылды…

    Шулвакыт урман юлында кылка гына бер автобус күренде. Барысы да дәррәү шул якка борылдылар. Аланга җитәрәк туктап калган автобустан унлап кеше төште. Фронтовиклар. Әнә — түшләрендә орден-медаль планкалары… Стройга тезелеп киләләр. Иң алда — Сабир карт титаклап бара. «Сүзендә торган, картлач! Менә рәхмәт!» — дип уйлап алды Мирвәли.

    Граф көлемсерәп куйды. Шархан да кычкырып көлде.

    — Әй, Илмирочка! Нянькаңа гына ышанмыйсың, димәк, хәзер фронтовик картлар артына ышыкланмакчы буласыңмы? Әйдә, Граф, тизрәк хәл ит!

    Граф хөкем сүзен әйтергә җыенып кына беткән иде. Урман авызыннан машиналар колоннасы сузылып чыга башлады.

    — Кемнәр?

    — Минекеләр. — Илмира кыюланды, хәтта алгарак тагын бер-ике адым атлап куйды.

    — Кем? — Граф юкка сорамый. Аның күңеленә шик-шөбһә кереп оялаган иде инде.

    — Детдом егетләре.

    — Фәзһәт? «Бэтман»?

    — Әйе.

    Граф Шарханга таба борылды.

    — Син нәрсә? Минем башны кая тыкмакчы буласың? Фәзһәт — мировой егет. Ул булган җирдә дөреслек бар. Ул үзе — судья! Проблеманы үзең хәл ит. Мин киттем… Бүтән миңа килмә…

    Фәзһәт үзе иллегә якын кеше алып килгән. Алар да Илмираныкылар янына, фронтовик картлар янәшәсенә ике рәт булып төзелеп бастылар.

    Граф, җәһәт кенә машинасына утырып, китеп барды, судья урынына Фәзһәт килеп басты. Аны күргәч, Шарханга әллә нәрсә булды. Ул үзенең аянычлы хәлен, ниһаять, аңлап җитте булса кирәк: йөгереп килеп, Фәзһәт каршына тезләнде:

    — Кичер мине, падло буду!

    — Сал ыштаныңны!

    — Төшермә мине, Фазик! Бэтман! Колың булып хезмәт итәм, мыскыл итмә…

    — Ә бала урлау, хатын-кыз рәнҗетү — төшү түгелме? Сал ыштаныңны!

    Шархан буйсынды. Чалбарын төшереп, учлары белән җан җирен каплап, баскан урынында җиргә чүкте. Кичәге учакка утыру галәмәтедер — аның бөтен арт ягы кызарып, бүртеп чыккан, алалы-колалы шешләргә капланган иде. Мирвәли көлемсерәп куйды. Фәзһәттән күрмәк, чалбарын эләктереп торган каешын суырып чыгарды. Аннары, шул ук Фәзһәттән күрмәк, киерелеп кизәнде дә алдында тезләнеп, башын аска иеп торган Шарханның шәрә, шешле тәненә китереп сукты.

    Фәзһәт сукканга түзгән бәндә, Мирвәли каешына чыдый алмыйча, хәтәр ыңгырашып, йөзе белән җиргә кадалды.

    Иң кызыгы шуннан соң булды. Шарханның тигез рәт булып басып торган егетләре, дәррәү кузгалдылар да, бу якка таба килә башладылар. Илмира кешеләре дә, Фәзһәт-Бэтман егетләре дә, алардан күрмәк, Сабир карт фронтовиклары да, бер адым алга атлап, үзләренең сугышка әзер булуларын белдертеп куйдылар. Йөз кешегә каршы илле кешенең ябырылып килүе генә сәер булып тоелды.

    Бэтман исә, йөзенә ваемсыз чырай чыгарып, бу сәер манзараны карап тора бирде. Ул инде нидер аңлап алган иде. Менә Шархан егетләре өерелеп килеп җиттеләр дә җирдә күтен кызартып, шыңшып яткан Шарханга җирәнеп карап тора башладылар. Шулай иләмсез, сытык чырай белән бераз басып торгач, төкеренеп, машиналары калган алан ягына китеп бардылар…

    Фәзһәт Илмира янына килде. Ишарәләп, Мирвәлине чакырып алды.

    — Илмира бит әле?

    Күргәннәреннән өнсез калган Илмира башын кагып куйды.

    — Моның белән бетте дип уйлама, чибәркәй. Бу әле башы гына. «Стрелка»га җиткерергә ярамый. Димәк, кайдадыр ялгышкансың. Бүтән ялгышма.

    — Тырышырмын. Рәхмәт, Фәзһәт… Бэтман…

    — Тагын баса башласалар, минем исемне әйт. Бэтман әлегә көчендә. Шулаймы, Мирвәли? Детдом бирешми әле, ә?!

    — Илмира да безнеке, Фәзһәт.

    — Шулаймыни? Бу яклап бәхетең бар икән. Хотя… нинди бәхет инде ул… — Бермәлгә тын калып торгач, Фәзһәт Мирвәли ягына ымлады. — Ә менә бу егетне ычкындырма. Ул безнең өчен беләсеңме кем? Пәйгамбәр! Алла! Әйе-әйе! Аны бөтен балалар йорты хөрмәт итә иде. Дөрес кеше ул. Менә ул чын Бэтман. Мин Бэтман түгел. Мин шундый ук бандит. Әмма мин бервакытта да бала урламадым, хатын-кыз көчләмәдем. Андыйларны рәхәт яшәтмәдем дә… Моңа безне әти дә, әни дә өйрәтмәде. Безнең әти дә, әни дә менә шушы дустыбыз булды. Кечерәкләр аны «әти» диләр иде, ә без… без просто ярата идек…

    — Рәхмәт, Фәзһәт, әйбәт сүзеңә. Килүең өчен рәхмәт. Мин сиңа гомер буе бурычлы булачакмын…

    — Кирәкми, Мирвәли… Мин моны синең өчен эшләмәдем. Кем дидең әле? Гаделме? Әнә шул матур исемле малай өчен эшләдем. Исеме бик мәгънәле аның. Гадел… Бу — минем өчен ниндидер знак, илаһи ишарә булырга тиеш… Аннары… «Илмира» да минем өчен кадерле исем. Илмира исемле туганым булган, диләр. Ә бәлки… Ә бәлки синдер ул, ә Илмира?

    — Белмим… Мин берни дә белмим…

    — Чынлап та, син минем сеңлем булып чыксаң? Әгәр шулай икән, моннан соң мине беркем дә «ятим» дип үрти алмаячак. Ике кеше гаилә бит инде ул, ә? Мирвәли?

    — Фәзһәт! Дустым! Авырттырма күңелеңне. Тынычлан. Барысы да әйбәт булыр. Әйдә, кайтышабыз. Фронтовиклар да арганнардыр.

    — Кем соң ул? Әнә теге башлыкларын әйтәм…

    — Дача күршесе. Боевой карт. Кичә шул карт мине үлемнән алып калды. Бүген бөтен полкташларын җыеп килгән…

    — Да… Порх бар икән әле. Ярый, кузгалдык. Хәерлегә булсын! — Фәзһәт тагын Илмирага таба борылды. — Туган туганны сизә диләр. Илмира, син берәр нәрсә сизмисеңме?

    — Мин бүген курыктым гына…

    — Килештек, куркуың үткәч, тагын бер сөйләшербез, яме?

    — Ярар, Фәзһәт… Бэтман…

    12. Гадел. Илмира. Мирвәли

    Бәла каза-мазар китермичә генә үтеп китте. Күңелләр үз урынына утырды, тормыш үз җаена кайтты. Илмира көне буе эшендә югалып йөрде, Мирвәли бөтен вакытын Гадел белән үткәрде. Кайчакта аларга Сабир карт килеп кушыла. Шулай да, алар икесе генә булырга яраталар. Шулай рәхәтрәк. Кич соң гына Илмира килеп җитә. Кайчакта кунып та кала. Учак ягып, кич утыралар. Бүген кайда булганнар, нәрсә эшләгәннәр, иртәгә кая барачаклар — сүз күбрәк шул хакта. Үткәндәге хәтәр хәлләр хакында сүз кузгатмаска тырышалар. Ләкин, көлешеп-шаярышып утырганда, Илмираның карашы, Мирвәли күкрәгендәге җәрәхәт җөенә тап булып, кинәт сискәнеп, калтыранып китә, аннары моңсуланып, боегып кала.

    «Стрелка»дан соң Илмира нык үзгәрде. Мирвәлигә үз тиңе итеп, хәтта аңа сокланып, табынып карый башлады. Әмма бераз читләште дә. Гашыйк җаннар белән шулай була. Күбәләк кебек, алар учактан читтәрәк очып йөриләр. Илмира да Мирвәлигә якын килергә курыккан кебек. Сүзләрен дә үлчәп кенә сөйли, күз карашларын да яшеребрәк тота…

    Гадел, киресенчә, Мирвәлигә ныграк тартылды. Алар болай да бик килешәләр иде, хәзер аерып та, каерып та алып булмаслык булдылар. Малай күптән сизенә: әнисенә Мирвәли абыйсы бик ошый. Мирвәлигә дә аның әнисе ошый. Ниндидер ихлас бер самимилек белән, ул Мирвәлидән берничә мәртәбә сорап та карады:

    — Сиңа әни ошыймы?

    Мирвәли бу сорауга һич күнегә алмый, гел каушап кала. Шулай да:

    — Ошый, ошый, син дә ошыйсың, — дигән булып, сүзне бик тиз читкә алып китә.

    Беркөнне бакчалары артындагы яланда йөргәндә Гадел сорап куйды:

    — Без нигә үзебез белән әнине алмыйбыз?

    Мирвәли баштарак бу сорауга артык игътибар бирмәде.

    — Синең әниең гел эштә бит. Аның вакыты юк, — дип кенә куйды.

    Соңыннан аңына барып иреште: чынлап та, аларның өчәүләп йөргәннәре юк икән бит! Шул гомер эчендә Илмира бер көн дә ял итмәгән булып чыга! Бу аянычлы хәлне тизрәк төзәтергә кирәк!

    Илмира ял көне хакында ишетергә дә теләмәде. «Табыш керә торган чак, товар килә, вакытым юк», — дип чәпчеде. Ләкин күренеп тора: карышса да уңайсыз, ә үзе «эш-эш» дип, «табыш» дип кытыклана…

    Мирвәли, бүтән берничек тә ышандыра алмагач, соңгы сүзне әйтте:

    — Шундый вакыт җитәр: бер көнеңне түгел, йөз көнеңне бирердәй булырсың, әмма Гаделне кайтарып ала алмассың. Һәр көн саен ул синнән ераклаша бара, беләсеңме шуны!.. Югалтасың килмәсә, малаең янында күбрәк булырга тырыш…

    — Мин сиңа ышанам, Мирвәли. Син аңа начар тәрбия бирмәссең…

    — Алай түгел, Илмира. Мин бит мәңгелек түгел, берәр эш чыгу белән, Ай күрде Кояш алды булыр… Аннары… Гадел миңа нык ияләште, чөнки ул гел минем белән… Син миңа биреп бетермә аны, бераз үзеңә дә калдыр… Ну?

    Шулай итеп, Илмира үз гомерендә беренче мәртәбә ял көне алды. Мирвәли иртән торып чыкканда Илмира күлдә үрдәкләр ашатып йөри иде. Табигать могҗизасы булып туган бу җан ияләре аны тәмам әсир иткәннәр, ахры, ул, кеше телен онытып, үрдәк теленә күчеп беткән иде.

    — Бак-бак-бак, бак-бак-бак… Тү-тү-ту, тү-тү-тү, Тү-тү-тү… Бак-бак-бак…

    Мирвәлине күрүгә, Илмира, кулын изәп, аны үз янына чакырды. Күр, янәсе, менә нәрсә таптым…

    — Җирне яраткан үрдәкләр шушы буламы инде?

    — Кстати, алар кешеләрне дә яратканнар. Ягъни мәсәлән, безне дә…

    — Беләм-беләм, Гаделнең иң яраткан әкияте бу.

    — Нишләп әкият булсын?!

    — Әллә чынлап та шуңа ышанасыңмы, Мирвәли?

    — Ышанам, нигә ышанмаска? Яле, карале син аларның күзенә. Кеше күзе белән карыйлар алар…

    — Кара, кара, чынлап та шулай икән. Шундый итеп карыйлар — җанга үтеп керә, билләһи! Әллә нәрсәләр беләсең син, Мирвәли…

    — Әйдә коенып чыгабыз.

    — Минем өстә күлмәк кенә…

    — Кем күрә сине?..

    — Син күрәсең…

    — Әйдә болай итәбез: син чишенеп суга кергәнче, мин су астында, торам…

    — Тик карама, яме!..

    — Карарлык түгелмени?

    — Карарлык шул, шуңа күрә әйтәм дә… Сукыраерсың дип куркам. Ә миңа күз тияр…

    — Алайса, мин чумам?

    — Давай!

    Мирвәли, чалбарыннан чыгып, күлгә төшеп чумды, Илмира җил кебек җефәк күлмәгенең билбавын чишеп җибәрде…

    Менә алар күл уртасында капма-каршы басып торалар. Су Илмираның күкрәкләрен күмәр-күмәс кенә. Ымсындыргыч мизгел. Кагылыр иде, Мирвәли хатынны рәнҗетермен дип курка. Кагылмас иде, тагын, рәнҗетермен, дип уйлый. Кагылмыйча гына кагыласы иде дә… Була икән! Кагылмыйча да кагылып була икән!

    Мирвәли кушучлап су чумырып алды да Илмираның тәненә койды. Илмира да нәкъ шуны эшләде. Шулай алар озак кына бер-берсен коендырып тордылар. Бу сихерле төштән беренче булып Илмира айныды. Ул Мирвәлинең кулыннан тотып алды да йомшак кына, ипләп кенә, суда күренер-күренмәс торган тулы, йомыры күкрәкләре өстенә куйды. Калганы Ходай Тәгалә ихтыяры белән эшләнде. Алар озак кына үбештеләр, назлаштылар, әмма сөйләшмәделәр.

    Аларның бу мәлдә күзләре, куллары, аяк-ботлары, күкрәкләре, тәннәре сөйләшә иде. Тагын… җаннары серләшә иде… Аларга серләшергә, назлашырга су булыша, якында гына челтерәп агып яткан чишмә булыша, офык читеннән сызылып атып килүче таң булыша… Мәхәббәткә, бәхеткә сусаган җаннар гына шулай серләшәләр, назга сусаган тәннәр генә шулай назлашалар… Аларга кояш шаһит, Ходай Тәгалә шаһит…

    …Үзәк ял паркына кадәр автобуска утырып килделәр. Ләкин шунда ук парк аллеясына кереп китмәделәр әле.

    — Әйдәгез Фәзһәткә тиеп чыгабыз, монда гына ул, дип тәкъдим итте Мирвәли. Илмираның да Бэтманны бик күрәсе килгән икән, бу хакта Мирвәлигә әйтергә генә кыенсынып йөргән. «Бэтман» дигәч, Гаделнең дә «колагы тырпайды».

    — Кем ул, кем? — дип бертуктаусыз сорашырга кереште.

    Фәзһәт, берничә дусты белән, үзенең «Шәхси иминлек саклау» фирмасында аларны көтеп утырган кебек утыра иде. Илмира белән Мирвәлине күргәч, болай да җитди йөзен кырысландырып, аягүрә басты.

    — Тагын нәрсә булды? Кем тиде?

    — Юк-юк, Фәзһәт, борчылма, берни дә юк. Менә паркка килгән идек — ял итәргә. Синең янга кереп чыгарга булдык. Илмираның да сиңа әйтәсе сүзе бар…

    — Сүз дип… Мин ни… Ничек әйтергә дә белмим инде…

    — Әллә берәр нәрсә тойдыңмы, Илмира?

    — Тоймадым да… Ләкин бер әйбер искә төште. Мине карап үстергән тәрбияче әби гел әйтә иде: «Сез ике туган булгансыз, онытма, берегез — малай булган», — ди иде. Менә шул искә төште.

    — Ә исемен, исемен әйтмәдеме?

    — Исемен хәтерләмим… Әйтмәде бугай… Әллә әйткәндер дә… Бала бит, каян истә калдырасың…

    — Бәлки миндер ул малай ә, Илмира? Ә, Мирвәли? Исемдәмени эш! Миңа калса бөтен ятим балаларга да «Гадел» дип исем кушар идем мин. Бик мәгънәле исем: Гадел… Гүя кешеләргә гел әйтеп тора: «Гадел булыгыз», — ди…

    Сүзгә Мирвәли кушылды:

    — Менә инде ул Гадел дигән малай. Таныш бул. Во-о-от… Син, Фәзһәт, безгә килгәләп йөр, яме. Юк, Илмираның туганы булганың өчен генә түгел. Якын итеп, дус итеп кил. Кунакка кил. Озакка кил. Илмира, син дә әйт, чакыр. Син чакырсаң, килә ул…

    Илмира да чакырды. Фәзһәт килеп йөрергә сүз биреп калды, Мирвәлиләр өчәүләп паркка киттеләр. Берничә аттаракционда күңел ачып алгач, Казансу буена төштеләр, шунда бер аулак чирәмлек табып, җәймә җәеп, табын әзерләделәр.

    Мирвәли белән Гадел, чалкан сузылып ятып, үз шөгыльләренә керештеләр — күктәге болытларны, төрле кыяфәт-образга кертеп, үзара «сугыштыра» башладылар.

    — Әнә, әнә, Бэтман килә! — Гаделнең күңеленә нык кереп калган булып чыкты бу образ. — Ул менә бу фашистларны кырырга килә, шулаймы?

    — Шулай, — дими нәрсә дисен инде Мирвәли.

    Ашап, тамак ялгап алгач, тагын сөйләшеп яттылар. Бу юлы сүзгә Илмира да кушылды. Аннары Мирвәли шигырь укыды. Илмира басынкы гына бер җыр көйләде. Ул җырлаганда Мирвәли, күзләрен йомып, иләсләнеп ятты. Аннары, Илмираны бүлеп, шигырь укый башлады:

    Җәйге кояш булып балкыйсың да,

    Күңелемне кагындырасың.

    Бер мизгелгә генә читкә карыйм,

    Шул мизгелдә сагындырасың…

    Башлыйсың да моңлы җырларыңны,

    Йөрәгемне, аһ, яндырасың…

    Чытырдатып йомып күзләремне,

    Барыбер күз алдында торасың…

    Бераз тын яттылар. Аннары Илмира аның тагын шигырь укуын сорады. Мирвәли тагын укыды. Гаделнең якында гына ниндидер бөҗәк куып йөрүеннән файдаланып, үбешеп-сөешеп алдылар. Ләкин бу ниндидер моңсу үбешү, моңсу сөешү иде. Чөнки икесе дә беләләр: алар арасында нәрсәдер башланды, ә нәрсә икәне төгәл генә мәгълүм түгел әле…

    Алмашлап су коенып чыгарга булдылар. Иң элек Мирвәли белән Гадел барып килделәр, аннары, су буенда уйнап калган Гадел янына Илмира китте, ниһаять, чират Мирвәли белән Илмирага җитте, Гадел табын саклап калды.

    Алар тәмам хәлдән тайганчы йөзделәр, шаярдылар. Тәннәре, җаннары иртәнге күлне онытып бетермәгән иде әле, шуңа күрә, ул чактагы мәхәббәтле мизгелләрне искә төшерү, яңарту аларга берни тормады…

    Беренче булып Илмира айныды.

    — Безнең Гадел кайда?

    Чынлап та, агачлар ышыганнан күренер-күренмәс торучы табын янында беркем дә юк иде. Мирвәлинең җаны әллә кая убылып төшеп китте. «Урлаганнар!» — беренче тере уе шул булды. Ул, судан чыгып, агачлыкка таба йөгерде. Бер читтәрәк чәчәк җыеп йөрүче Гаделне күргәч, кинәт туктап калды, тезләренә төште һәм, бөтен җир шарын кочып алырга теләгәндәй, кочагын киң җәеп, алан өстенә капланды… Гадел дә күреп өлгергән икән. Йөгереп килеп тә җиткән. Үзе бертуктаусыз сөйләнә:

    — Әйдә әниемә чәчәк җыябыз. Әнием чәчәкләр ярата. Аңа беркем дә чәчәк бирми. Гел үзе сатып ала. Үзе сатып ала да, күршедәге Валя апага: «Бүләк иттеләр», — ди. Алдый. Олылар алдарга тиеш түгел, шулаймы? Әйдә әниемә чәчәк җыябыз. Ул бит хәзер синең дә әниең…

    Мирвәли яткан килеш кенә Гаделне эләктереп алды, үзенә тартып китерде, кочагына кысты.

    — Синең әниең үзе чәчәк, белдеңме?

    — Илмира дигән чәчәк буламыни?

    — Була шул, була! Гадел дигән малайлар исеме бар бит. Нишләп Илмира дигән чәчәк булмасын?

    Көлешә-көлешә чәчәк җыйдылар. Аннары җыйган чәчәкләрен табын әзерләп йөрүче Илмирага китереп тапшырдылар. Кинәт алар уртак, тигез мәхәббәткә, бәхеткә тардылар…

    Шулай да, Гаделне югалтып алган берничә минут эчендә Мирвәлинең күңеленә кара шом кереп өлгергән иде инде. Шул аны гел борчып, тынычсызлап тора. Мирвәлинең мең мәртәбә сынаганы бар: юкка гына керми аңа бу шом. Күңеле сизгер аның, һай сизгер…

    Бу юлы Гаделнең үзен генә калдырмадылар. Аның янында һәрвакыт кемдер булды. Менә бервакыт Мирвәли белән Гаделгә коенып килергә чират җитте. Илмира авыз эченнән генә ниндидер җыр көйләп калды. Кәефе әйбәт чагында ул шулай басылып кына җырларга ярата икән…

    Теге шом һаман бетмәде. Үзе Гаделне йөзәргә өйрәтә, үзе уйнап-шаярып булаша, үзенең күзләре Илмирада. Үртәлеп тә куя: бәла чакырган кебек йөри, ахры, ул. Әмма берни дә эшли алмый, күзләре һаман Илмира калган якта.

    Тукта! Нинди кешеләр алар? Илмира янында басып торган дүрт егетне Мирвәли шундук танып алды — Шархан! Янында — ике тән сакчысы белән теге таныш әзмәвер зат… «Килделәр… Таптылар… Акылга утырмаганнар…» — Мирвәлинең зиһенен сызып үткән беренче уй шул булды. Нәрсә кирәк аларга? Кем кирәк?

    Кыен чакта зиһен тиз эшли башлый бит ул. Мирвәли иң элек Гадел хакында уйлады. Малайны сакларга кирәк! Ничек? Ничек… Фәзһәт янына җибәрергә кирәк! Әйе, берьюлы ике куянны тота. Малай да котыла, Фәзһәт тә ярдәмгә килә…

    Мирвәли җылы елга суында ваемсыз гына уйнап йөрүче Гаделне үзенә дәште.

    — Гадел, әйдә бер уен уйныйбыз. Мин хәзер сиңа бер хәрби задание бирәм, син шуны үтәргә тиеш, аңладыңмы?

    — Әнием уйныймы соң?

    — Әниең дә уйный, тик бу задание сиңа гына кагыла. Син Бэтман торган урынны исеңдә калдырдыңмы? Паркны узып, юл аша чыгасың да, беренче йорт…

    — Беләм-беләм, өйрәтмәсәң дә беләм. Өченче катта тора ул…

    — Менә шул Бэтманны барып табасың да: «Әниемә дошманнар һөҗүм итте, коткарырга барыгыз! — дисең. — Мирвәли абый сугышып калды», — дисен. Аңладыңмы? Уен дип әйтмә. Чынлап сугышалар, диген, яме… Ләкин тиз бул, йөгереп кенә йөр, әниеңнең язмышы синнән тора хәзер…

    — Есть! Ә киемнәр?

    — Киенеп торырга вакыт юк. Бар, йөгер! Юлны карап чык…

    Гадел китте. Мирвәли Илмиралы, Шарханлы аулак аланга ашыкты. Ул йөгереп килеп җиткәндә Шархан, җәймә өстендә чалкан яткан Илмира каршына чүгәләп, аңа ниндидер кәгазьләр сузып тора иде. Мирвәлине күргәч, шундук аягүрә басты.

    — Ә-ә, бу сыңары да монда икән… Көчеге дә шушында булырга тиеш. Ике чандыр егет каядыр китеп юкка чыктылар, әзмәвердәй адәм үз урынында торып калды.

    — Шархан! Җибәр Илмираны! Менә мин… Мине ал… Алалсаң инде!

    — Миңа син кирәкми. Миңа Илмира кирәк. Менә шушы документка кул куйса, аның да кирәге калмаячак…

    — Аның каравы, син миңа кирәк. Ну, кил монда…

    Шархан килергә уйламады да. Әзмәверенә генә баш какты, тегесе, алпан-тилпән атлап, Мирвәлигә таба килә дә башлады. Мирвәли өчен бу бәндә артык зур һәм көчле иде, шуңа күрә ул күрәләтә еткыч авызына башын тыкмады, әле бер якка, әле икенче якка талпынып, табын тирәсендә әйләнгәләп йөрде. Олы, авыр гәүдә кыймылдаган арада үзе бер-ике мәртәбә бәргәләп алды. Ләкин кайчан да булса үзенә дә эләгәсен белә иде Мирвәли. Озак биеп йөреп булмаячак.Әнә — теге әзмәвер бәндәнең кулында пычак ялтырап китте, Гаделне эзләргә җибәрелгән тән сакчылары да әллә кайдан гына пәйда булдылар. Хәзер иң хәтәре башланачак…

    Мирвәли дүрт кешегә озак каршы тора алмады. Аны бик тиз егып салдылар, бугазына пычак төрттеләр, «кан чыгардылар»…

    Бер читтә бәйләнеп яткан Илмира өзгәләнеп, үрсәләнеп кычкыра башлады:

    — Китерегез, кул куям, аңа гына тимәгез!

    — Куйма, Илмира, куясы булма! Берни дә эшли алмыйлар алар…

    Мирвәлинең авызына суктылар, типкәли башладылар. Нинди гадәттер бу — әзмәвер бәндә тагын аның өстенә менеп утырды, шулай атланып утырган килеш, Мирвәлинең күз алдында пычагын уйнатырга кереште.

    Шулвакыт, күктән ишетелгән кебек, таныш та, таныш түгел дә бер тавыш, дөресрәге, иңрәүле аваз ишетелде:

    — Шарха-а-ан!

    Мирвәлинең аң-зиһененә бик тиз барып иреште: бу — Фәзһәт тавышы иде. Димәк… Гадел барып җиткән! Тапкан… Тапкан!..

    Барысы да тавыш килгән якка борылдылар. Аланны уратып, Фәзһәт-Бэтман кешеләре тезелеп баскан иде. Шархан егетләренең кикрикләре шундук шиңде. Шархан үзе дә каушап калды, кирәкмәгән эш эшләгән гаепле бала кебек, маңгаен җыерып, астыртын, әмма моңсу күзләре белән «сөзеп», көтелмәгән кунакларга таба карап тора башлады.

    Фәзһәт ухылдый-ухылдый торып азапланган Мирвәли янына килде. Аягына басарга булышты. Өстен каккалады. Илмираның да кул-аякларын чиштеләр.

    — Барыгыз, кайта торыгыз, — диде Фәзһәт. — Ә болар безнең белән кала әле. Хәзер алар белән капитально сөйләшәчәкбез! Борчылмагыз. Чакырып дөрес эшләдегез…

    — Гадел! Ә Гадел кайда? — Мирвәли шунда гына Илмираның малаен исенә төшерде.

    — Улым! Кайда ул! Мирвәли, кая куйдыгыз Гаделне?

    — Шул малаең чакырды бит инде безне. — Фәзһәт егетләренә карап эндәште. — Теге бөрчә малайны күрмәдегезме?

    — Барыбыз да торып чаптык, безнең белән чыккан иде, юлда югалып калды, ахры…

    — Их сезне! Илмира, Мирвәли, биш минуттан егетләр табып китерерләр аны, борчылмагыз, зинһар…

    — Юк, Фәзһәт, без аны үзебез табабыз, шулаймы, Илмира?

    Илмира, хуплап, баш какты. Алар, бер-берсенә тотынышып, паркка табан атладылар. Шулай дәшми-нитми генә тау башына — үзәк аллея башланып китә торган мәйданчыкка күтәрелделәр. Гадел күренмәде. Бөтен чат-тыкрыкларны карый-карый барып, мәңгелек ут янына килеп чыктылар. Гадел һаман күренмәде. Карамаган агач төбе, чокыр-чакыр, юл-сукмаклар калмады. Гадел барыбер күренмәде.

    Арып-алҗып, бер эскәмиягә килеп утырдылар, бер-берсенә сыенышып, тын калдылар.

    — Хәзер нишлибез инде, Мирвәли, Гаделне ничек табабыз?

    — Эзләргә кирәк, Илмира, эзләргә кирәк… Тапканчы эзләргә кирәк. Ерак китмәгәндер ул…

    — Әллә кайтып киткәнме?

    — Юктыр… Кайтмагандыр… Безсез кайтмас… Шулай да, тагын бер җирдә булырга мөмкин ул. Әйдә!

    — Кая, Мирвәли?

    — Хәзер күрерсең… Арттан калма!..

    Берничә урам үтеп, тагын Казансуның текә ярына күтәрелделәр. Иңкүлекне чыгуга Фукс бакчасы башлана… Бакчага җитәрәк Мирвәли адымын акрынайтты. Үрелеп, Илмираның колагына пышылдады:

    — Тс-с-с! Әнә ул…

    Чынлап та, түр эскәмияләрнең берсендә аягын асылындырып, башын түбән иеп, шәп-шәрә бер малай утыра. Аны әлегә танып булмый, әмма шулкадәр Гаделгә охшаган! Шул! Гадел!

    Илмира белән Мирвәли, малайны курыктудан шикләнгәндәй, сак кына атлап, шул якка киттеләр. Гадел аларны күрми, үзалдына нидер мыгырданып, дөресрәге, мышкылдап елап утыра. Аның янына иң элек Мирвәли килеп чүгәләде. Ул, үрелеп, малайның керфекләрен, йөз-битләрен чылатып бетергән күз яшьләрен сыпыргандай итте дә, йомшак, ягымлы тавыш белән:

    — Исемең ничек, Гадел? — дип сорады. Малай моңа бер дә гаҗәпләнмәде, бөтен йөзен тутырып елмайды да Мирвәлине муеныннан кочаклап алды. Үзе, акланган кебек, бертуктаусыз сөйләнде:

    — Барганда юлны тиз тапкан идем, кире килгәндә адаштым…

    — Улым минем! Гадел! — Чын аналарча елап-сыктап, әмма кинәт килеп баскан бәхетен яшерә алмыйча, аны яшерергә дә теләмичә, Гадел белән Мирвәлигә Илмира килеп кушылды. Шулай, өчәүләп, озак кына кочаклашып, елашып, үз бәхетләренә ләззәтләнеп тордылар. Якындагы урам чатыннан ишетелгән машина сигналы сискәндермәсә, тагын да шулай торган булырлар иде әле. Шул тавышка дәррәү башларын күтәрделәр. Таныш машина янында, аларга кул изәп, Сабир карт белән Сережа басып торалар иде…

    Гыйнвар, 2003 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх