• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ЯЗМЫШНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

                  1. Зөһрә

    Зөһрәнең әтисе юк. Әнисе белән генә яши ул. Авылда әбисе, бабасы бар.Туганнары, дуслары да күп аларның. Ә менә әтисе юк. Зөһрә белә: әтисез кеше булмый. Аның да әтисе бар. Әмма ул аларга бервакытта да килми. Зөһрәнең барлыгын белмидер дә әле. Белсә килер иде… Әнисеннән әтисе хакында берничә мәртәбә сорап та караган иде, әмма әнисе бу хакта сөйләргә яратмый. “Ул бүтән тормыш белән яши”, — ди. Зөһрә аңлый: әтисенең кайдадыр үз гаиләсе, балалары бар. Әмма аның барыбер әтиле буласы килә.

    Әнисе бик әйбәт аның. Бервакытта да тиргәми. Хәтта ялгышып та усал карамый. “Әтисе дә юк, үпкәләтмим үзен”, — ди торгандыр инде. Зөһрә үзе дә әнисен рәнҗет­мәскә, үпкәләтмәскә тырыша. Чөнки әнисенә болай да кыен. Ул бит кызын үзе генә, ялгызы гына үстерә. Эшеннән арып кайта. Өйдә тагын әллә күпме эш көтә. Әле ярый Зөһрә быел укырга керде. Иртән бакчага илтеп, кичен барып аласы юк… Хәзер ул мәктәпкә үзе бара, дәресләр беткәч, үзе кайта. Кайчакта гына, соңгарак калса, әнисе килеп ала. Ә мәктәп якын. Аның бер почмагы кухня тәрәзәсеннән дә күренеп тора. Җәяү бара, җәяү кайта Зөһрә. Кайчакта аңа күрше кызлары — Алсу белән Гөлинә иярәләр. Аларның сыйныфында шундый гадәт бар: дәресләр беткәч, укытучы Гөлсинә апалары үзенең беренчеләрен ишек төбенә кадәр озата чыга. Үз йортларына барып җиткәнче, һәр баланы күзәтеп тора. Зөһрәнең кайтып җиткәнен дә күрәдер әле ул. Күрәдер… Бик әйбәт күрә аларның Гөлсинә апалары. Дәрестә тәртип бозган малайларны шундук күреп ала. Беренче “Б” сыйныфында егерме дүрт бала укый. Ун малай, ундүрт кыз. Менә шуларның һәркайсына күз-колак булып тора ул.

    Беренче сентябрь көнне Зөһрәне мәктәпкә әнисе илтте. Кайбер балалар әтиләре белән дә, әниләре белән дә килгәннәр. Әтилеләр генә дә, әнилеләр генә дә бар. Шулай да әниле балалар күбрәк. Зөһрә санап карады — сыйныфтагы егерме дүрт баланың унбере — әтисез. Шуңа күрә Зөһрәне әллә ни кимсетүче, кыерсытучы юк. Бер­көнне әтиле-әниле Рөстәм генә: “Әтиең күршегездә торамы?” — дип көлмәкче булган иде, өч әтисез кыз — Алсу белән Гөлинә дә аңа кушылдылар — теге малайны әйбәтләп кенә түпәләп аттылар. Рөстәм, башын учлары белән каплап: “Әтигә әйтә-ә-әм!”— дип, чак-чак кына чыгып ычкынды. Күп теленә салынса, ныграк та эләгер әле…

    Әтисез булуына Зөһрәнең бер гаебе дә юк. Әнисенең гаебе юк та юк. Әтисенең дә әллә ни гаебе юктыр… Өлкәннәрнең бөтен нәрсәне дә аңлата торган бер сүзе бар. “Язмыш” дигән сүз ул. Күршедәге Сәлисә әби дә: “Язмыштан узмыш юк”,— ди. Бөтенесенә дә шул Язмыш гаепле, ахры. Үзләреннән башка гына кешеләрнең яшәвен, тормышын, бәхетен-бәхетсезлеген хәл итә торган бер көч бугай ул. Менә шул көч белән дуслашсаң иде дә… Гел ярдәм итеп торыр иде ул. Әйбәт укыр иде Зөһрә. Сыйныфларындагы бөтен малайлар-кызлар аны дус күрерләр иде. Гөлсинә апалары да гел Зөһрәдән сорар иде. Ә Зөһрә дәресен гел укып, өйрәнеп килә. Күбрәк сораса, күбрәк “бишле” эләгер иде. Күбрәк “бишле” эләксә, әнисе сөенер иде. Әнисе сөенсә, ул үзе дә сөенер иде, бәхетлерәк булыр иде… Их, дуслашырга иде шул Язмыш белән! Ул вакытта, бәлки, әти кеше кирәк тә булмас иде…

    Әтисез яшәп булса да, әнисез яшәү кыендыр ул. Әнисез бөтенләй дә яшәп булмыйдыр… Зөһрә моны төгәл генә белми, әмма бөтен җан-күңеле белән тоя… Әни кеше — бу дөньяда иң мөһиме, иң кирәге, иң изгесе!

    Беренче “бишле”сен дә әнисе хакындагы сорауга җавап биреп алды ул. Дөресен генә әйткәндә, иң җиңел сорау эләкте аңа бу көнне.

    — Әниеңне яратасыңмы? — дип сорады аңардан Гөлсинә апасы.

    Беренче сыйныфта гына укыса да, Зөһрә укытучы биргән сорауга дөрес һәм төгәл итеп җавап бирергә кирәк­леген белә. Шуңа күрә ул Гөлсинә апасының соравына тырышып җавап бирде:

    — Яратам.

    — Ни өчен яратасың?

    Зөһрә бу юлы ашыгып җавап бирмәде. Җавап бирә алмаганнан түгел. Килешми. Авыр сорауга ашыгып җавап бирергә ярамый.

    Зөһрә бераз уйланып торды. Әмма озак эндәшми торырга да ярамый. “Җавап бирә алмый” дип уйлаулары бар.

    — Мин әниемне бик яратам, чөнки ул үзе дә мине бик-бик ярата!..

    Шушы җавабы өчен Гөлсинә апасы Зөһрәгә олы “бишле” куйды.

                  2. Зөһрәнең иң яраткан әйбере

    Зөһрәнең әнисе кебек әни беркемдә юк. Ул аны бүтән бернинди әнигә дә алыштырмаячак. Белә-белгәннән бирле бергә яшәсәләр дә, Зөһрәне һич ялыктырмый ул. Чөнки нык әйбәт, әйбәт кенә түгел, бик чибәр аның әнисе. Исеме дә матур — Гүзәлия. Гүзәллеккә ия дигән сүз. Ничек инде яратмыйсың андый әнине?!

    Әйбәт, чибәр булса да, бик үк бәхетле түгел, ахры… Кайбер төннәрдә мендәренә капланып елый ул. Әллә инде эшеннән нык арып кайта, әллә берәр җире авырта, әллә… Әнисенең нигә елаганын белми Зөһрә. Әмма сорарга кыенсына. Кеше елаганда борчырга ярамаганны гына белә ул. Зөһрә үзе дә сирәк кенә елаштыра. Елаган вакытында кемдер килеп сораша башласа, юата башласа, аның җен ачулары чыга, җаны үртәлә, хәтта ныграк та елыйсы килә башлый… Теләмәсә дә, ныграк еларга туры килә… Әйе шул, кеше үзалдына гына еларга тиеш. Шуңа күрә Зөһрә, әнисе елаганда, аның янына бармый, дәшми-нитми генә үз түшәгендә йоклаган булып ята. Әнисе елап бетергәч, тынычлангач, кинәт уянган булып, аның караваты янына бара. Юрганы астына үрмәләп кереп, әнисенең җылы куенына чума… Икесенә дә рәхәт булып китә. Әнисе дә шундук кызын кысып кочаклап ала, бүтән бервакытта да үзе яныннан җибәрмәскә теләгәндәй, бик озак җылы куенында тота…

    Зөһрә бүген бик иртә уянды. Ял көннәрендә гел шулай иртәрәк уяна ул. Нигә алайдыр — дәрескә барасы көннәрдә йокы килеп җәфалый, ял көннәрендә йокы килми интектерә. Әнисе дә торган, әнә кухняда коймак пешереп йөри…

    Янында яткан курчагы да уянды Зөһрәнең. Ул әле сөйләшә белми. Курчаклар сөйләшми, дисезме? Ялгышасыз. Курчаклар да сөйләшә. Аның Лилия исемле курчагы сөйләшә белә. Шундый моңлы Лилиянең тавышы!.. Аның бит әнисе бөтенләй булмаган. Әнисе урынына Зөһрә үзе. Ул, курчагын куенына алып, бала көйләгәндәге кебек тирбәтеп, бишек җыры җырлый:

    Әй курчагым, курчагым,

    И синең матур чагың…

    — Иң яраткан әйберем минем! — дип, Зөһрә үз янында яткан, әлегә сөйләшә белми торган курчагын күкрәгенә кысты.

    Зөһрә, берәр нәрсә бик ошаса, гел шулай: “Иң яраткан әйберем минем!” — дип әйтеп куя. Шулай көнгә әллә күпме “иң яраткан әйбере” барлыкка килә аның…

    Тәрәзәдән кояш көлеп карады. Зөһрә курчагын ипләп кенә мендәр читенә яткырды да идәнгә шуып төште, тәрәзә янына барды, аннары, күк читеннән балкып килеп чыккан көзге кояшка карап:

    — Кояш! Син — иң яраткан әйберем минем! — диде, кулларын өскә сузып, кояшны сәламләде…

    Кояшны тәрәзә төбендәге матур гөл дә сәламләде — тыйнак кына селкенеп, яфраклары белән кагынып куйды. Кояш ягына очып китәргә теләде, ахры, ул. Зөһрә гөлнең киң итеп ачылган таҗларына игътибар итте. Үзе дә сизмәстән, нәни учы белән бу матур гөл чәчәгенең алсу керфекләрен иркәләп, сыйпап куйды.

    — И-и, иң яраткан әйберем минем! — дип әйтергә дә онытмады.

    Шул вакыт күрше бүлмәдән әнисе килеп чыкты. Зөһрәнең бүлмәсендә тагын бер кояш пәйда булды. Өй кояшы. Күңел кояшы. Бүлмәләр, күңелләр балкып китте. Зөһрә бу минутта курчагы хакында да, тәрәзә төбендә­ге алсу гөл хакында да онытты.

    — Кызым торган икән… — Әнисе, кулларын сузып килеп, кызын яратып кочаклап алды; аның җылы, йомшак сулышыннан Зөһрәнең колак очлары кытыкланып китте…

    — Әнием…

    Ниндидер серле, илаһи бер сулышта бер-берсенә бик тә газиз ике җан, ике йөрәк бер булып тибә башладылар. Бу тибешкә, бу бәхеткә Зөһрәнең иң яраткан әйберләре — әлегә сөйләшә белми торган курчагы, алсу гөле, иртәнге кояш шаһит иде.

    — Әнием, нәрсә пешерәсең? — Нәрсә пешергәнен белсә дә, сорарга булды Зөһрә. Әни кешегә кызының соравына җавап бирү күңелледер ул. Җавап бирү кыен булса гына күңелсез булыр иде. Әнисе пешергән бит инде ул тәмле коймакларны. Шуңа күрә рәхәтләнеп җавап би­рәчәк…

    — Коймак пешердем, кызым, син яратканча пешердем, әйдә, юын, киен, чәчләреңне тара да чәй эчәргә чык…

    Әнисе чыгып киткәч тә, бераз уйланып торды Зөһрә. Курчагыннан, кояштан, гөлләрдән, тагын бик күп нәрсәләрдән дә яратканрак, хәтта иң-иң яраткан әйбере бар бит аның — әнисе бар! Их, үзенә генә әйтә алмады бу хакта. Ә әйтергә кирәк. Ул моны белергә тиеш!

    Зөһрә, ике дә уйламыйча, үзе генә уйлап тапкан изге сүзләрне әйтү өчен, йөгереп кухняга чыкты.

    — Әнием! Син минем иң-иң яраткан әйберем!..

                  3. Чит кеше

    Зөһрә әнисендәге үзгәрешне шундук сизде. Менә берничә көн инде ул атлап түгел, очып йөри. Йөзе кояш кебек яктырып китте, күзләренә нур, иреннәренә бәхетле елмаю кунды. Үткән-сүткәндә дә кызы белән шаярып, уйнап китә, бертуктаусыз сөйләнә, рәхәтләнеп, башын артка ташлап көлә… Яисә, капыл гына килеп, Зөһрәне кочаклап ала, бүлмә уртасында зырылдатып әйләндерә-әйләндерә дә, кинәт туктап, кызының йөзеннән, күзеннән, маңгаеннан шашып үбә башлый…

    Әнисендәге бу сәер үзгәрешне Зөһрә нәрсәгә юрарга да белмәде. Сорамакчы булган иде дә, батырчылык итмәде. Матур якка үзгәрде бит, нигә сорап торырга? Кәефсез якка үзгәрсә, сорашыр җаен табар иде әле. Бу юлы сорап тормады. Сөенде генә. Әнисендәге шатлык, куаныч тиздән Зөһрәгә дә күчте. Аңа да бик күңелле, рәхәт иде. Гомерендә беренче мәртәбә:“Бәхет шушы микән әллә?”— дип уйлады. Язмыш хакында уе да кабат баш калкытып куйды. “Әллә теге Язмыш дигәннәре әниемә мәрхәмәтен күрсәттеме?” Әллә кызгандымы? Зөһрәнең сүзләрен ишеттеме? Һәр кичне, йокларга ятар алдыннан: “Әнием бүтән еламасын иде, гел көлеп-елмаеп кына торсын иде, бәхетле булсын иде, мине яратсын иде, мине генә яратсын иде!..”— дип теләкләр тели бит ул.

    Ниһаять, өйдәге серле үзгәрешнең сәбәбе ачыкланды. Беркөнне аның әнисе эштән иртәрәк кайтты. Бик күп тәмле әйберләр алып кайткан. Кайту белән пешеренергә кереште, бүлмәләрне җыештырып куйды, матур күлмәген киеп, көзге каршында боргалана башлады. Кемнедер каршы алырга җыена иде ул. Зөһрә моны шундук аңлап-төшенеп алды. Ләкин сорарга кыюлыгы җитмәде. Гомумән, әнисенең эшләренә бик тыкшынырга яратмый ул. Бәлки, Казанның аргы башында яшәүче Хәлим абыйлары кунакка киләдер, әллә әби-бабалары яшәгән авылдан берәр кеше киләме? Юк ла, алар килсә, әнисе Зөһрәнең колак итен тукып бетергән булыр иде инде. Бүген аларга бөтенләй башка кеше киләчәк. Бөтенләй чит кеше. Әнә бит әнисе дә, бераз каушап, хәтта Зөһрәдән кыенсынып йөри. Көлеп-шаярып сөйләшкән була да тагын моңсулана, йөзенә сагышлы нурлар төшә; күз карашларын каядыр читкә, урамнардан, йортлардан, хәтта Казанның үзеннән дә ераккарак төбәп, тирән уйга кала…

    Зөһрә дәрес хәзерләгән булып утыра. Ул инде күптән өйгә бирелгән эшләрен эшләп бетерде. Астан гына әнисен күзәтә. Ул белә: барыбер бервакыт аның янына киләчәк һәм: “Кызы-ы-ым”, — дип, ягымлы тавышы белән назлап эндәшәчәк. Аннары бүген кич кем киләсен әйтәчәк, кунак янында тәртипле, тәүфикълы булырга, ашаганда кашыкны уң кулга тотып ашарга, капкан ризыкны иреннәрне чәпелдәтмичә чәйнәргә, өстәл артында олылар сүзенә кысылмый утырырга, соңыннан, икенче бүлмәгә чыгып, уенчыклар белән уйнарга, комачаулап йөрмәскә кушачак…

    — Кызы-ы-ым…

    Әнисе, сак кына килеп, кызын кочаклап алды. Иң элек баш түбәсеннән, аннары маңгаеннан, аннары борын очыннан, аннары иреннәреннән үбеп чыкты. Зөһрә бу назга ышанып бетмәде. Әнисенең ялагайланып, кызына ярарга тырышып назлавы көн кебек ачык иде.

    — Кызым, бүген безгә бер кунак абый киләчәк. Әйбәт тот үзеңне, яме…

    — Нинди абый?

    Зөһрә бу юлы сорамый кала алмады. Чөнки моңа кадәр аларга кунак абыйларның килгәне юк иде. Хәлим абыйларын исәпкә алмаганда. Ләкин ул бит кунак абый түгел, туган абый.

    — Син аны белмисең, кызым. Ул беренче мәртәбә генә килә әле. Әйбәт абый ул, балаларны бик ярата, сине дә яратыр…

    Анысын бераз арттыра әнисе. Алай ук түгелдер әле. Балаларны яратса, балаларга барыр иде. Әнә бит ул әнисе янына килә…

    — Нигә килә соң ул безгә?

    — Нигә дип… Минем янга килә. Синең янга да килә. Мин аны әйбәт беләм. Ә син әле белмисең. Бүген таныштырырмын…

    — Сез дуслармы?

    — Безме? Без — дуслар…

    — Алайса килсен. Үземне әйбәт тотармын.

    — Рәхмәт, кызым.

    Зөһрәгә “рәхмәт” кирәкми. “Үземне әйбәт тотармын” дип болай гына әйтте ул. Әнисенең кәефе китмәсен дип. Нинди кунак абыйдыр бит әле. Дөресен генә әйткәндә, Зөһрә хәзер үк аны яратмый инде… Бу абый кеше нишләп аларга килә әле? Нәрсә кирәк аңа? Кем кирәк?

    Ниһаять, көткән кеше килде. Матур бер абый кыенсынып кына ишектән керде. Кулындагы чәчәк бәйләмен хуҗабикәгә тапшыргач, Зөһрәгә төбәп карап:

    — Исәнме, — диде, хатын-кызларныкы кебек матур ак, юка кулын сузды. Зөһрә дә теләмичә генә нәни учларын бирде.

    Кунак абый баштарак ошады Зөһрәгә. Елмаеп кына тора, матур итеп сөйләшә, әнисеннән күзләрен дә алмый… Көлгәндә ул тагын да матуррак. Мыеклары да килешә, чәче дә җыйнак итеп таралган, киемнәре дә пөхтә, матур, килешле, хәтта ыспай…

    Чит кеше, көзге каршында чәч сыпырып алгач, Зөһрә каршына чүгәләп, таныша башлады:

    — Әйдә танышабыз. Минем исемем — Ясир. “Ясир абый” диләр мине. Ә син кем?

    — Зөһрә…

    — Зөһрә? Нинди матур исем! Венера буласың алайса?..

    — Юк, Зөһрә…

    — Ярый, Зөһрә булсын… Татарча булсын…

    Әнисе кунак абыйны өстәл артына чакырды. Кызын атап чакырмаса да, Зөһрә иң беренче барып утырды. Ул да хуҗа бит әле монда. Ә Ясир абыйсы — кунак кына…

    Өстәл артында әнисе белән кунак абыйның сүзе ябышмады. Алар, Зөһрәдән кыенсыныпмы, иркенләп сөйләшеп китә алмыйлар. Зөһрә дә чит абыйга тиз генә ачылмады, аннары… әнисе дә, олылар сүзенә кысылма, дип кисәтеп куйган иде. Әмма ул шуны да сизеп, күреп торды: әнисе дә, Ясир абыйсы да, бик тә серле итеп, күзләре-карашлары белән сөйләшеп утыралар. Алар бер-берсенә бик тә ошыйлар бугай. Әнә бит Зөһрәнең барлыгын да оныттылар… Үзләре балаларга бик үк аңлашылып бетми торган сүзләр сөйләшәләр. Кайберләрен телевизор аша күрсәтелә торган сериалларда ишеткәне бар барын… Бигрәк тә Язмыш хакындагы сүзләргә игътибар итте Зөһрә.

    — Язмыш очраштырды безне, Гүзәлия. Син — минем Язмышым бүләге.

    — Ә Зөһрә? Зөһрә — кем бүләге?

    — Зөһрәме? Зөһрә — синең бүләгең…

    — Язмыш ялгыштырмасмы соң, Ясир?

    — Мин йөрәгем белән тоям — ул алдамый мине.

    — Бергә булу өчен, Язмышны син генә түгел, мин дә, ул да тоярга тиеш, Ясир. Син беләсеңме шуны?!

    — Мин аңлыйм, барысын да аңлыйм…

    — Аңлагач… Безнең Язмыш аның кулында, Ясир…

    — Шуңа күрә дә ашыктырам, Гүзәлия. Тизрәк бергә булсак, мин аның күңелен яулау өчен барысын да эшләячәкмен…

    — Юк, Ясир. Иң элек яулап ал син аны, үзеңнеке ит. Ничек — әйтә алмыйм, белмим… Әмма ул сине Язмыш бүләге итеп, хәтта Язмышның үзе итеп кабул итәргә тиеш. Язмыштан ул сине көтеп, сорап алсын иде!

    — Бу мөмкинме соң?

    — Их, белсәм иде… Икебезгә дә кыен булачак, Ясир…

    — Ә мин Язмышка ышанам, Гүзәлия, ышанам…

    Мондый аңлаешсыз, күңелсез сүзләрне башкача тыңлап тора алмый иде Зөһрә, алдындагы сөлгесенә ашык-пошык кына авыз-иреннәрен сөртте дә күрше бүлмәгә — үзенең курчаклары, китаплары янына кереп китте. Гомердә булмаган хәл — “рәхмәт”ен дә теләмичә генә, пышылдап кына әйтте. Шул керүеннән кабат залга — әнисе белән кунак абыйсы янына чыкмады. Бераз уенчыклары белән уйнап алганнан соң, курчакларын барлап, аларны үзе ятасы түшәк читенә тезеп куйды. Тагын нишләргә? Дәрестә бирелгән өй эшләрен эшләсәң ярый да… Әй, соң инде… Аннары… Иртәгә ял көне бит, өлгерер әле.

    Зөһрә, нишләргә белмичә, бераз бүлмә уртасында басып торды. Күзе берничә көн элек кенә әнисе алып элгән китап шүрлегенә төште. Анда әле бер мәртәбә дә актарылып каралмаган китаплар бар иде. Зөһрә әле бер китапны, әле икенчесен алып, укымыйча гына актарган булды, ә рәсемнәр бик аз иде… Ул, китапларны кире урынына куеп, йокы бүлмәсендә торган кечкенә телевизорны кабызып җибәрде, түшәгенә ятып, экрандагы шау-шуга төбәлде.

    Әнисе кызын бөтенләй дә исеннән чыгарды, ахры. Кунак абый дигәч тә… Әле ул беренче мәртәбә генә килгән, инде әнисе Зөһрә хакында онытты да… Ә көн саен килеп йөри башласа? Зөһрә бу хакта уйларга да курыкты. Ул, үзе дә сизмәстән, чытырдатып күзләрен йомды, аннары, сабый күңеленә төшкән авыр хисләрдән арып-талчыгып, тирән йокыга китте…

    Берничә көннән Ясир абыйсы тагын килде. Бу юлы да кулына чәчәк бәйләме тоткан. Әнисе яраткан розалар... Зөһрәгә дә бүләк бар иде — чып-чын кул сәгате! Кунак абый, чәчәк бәйләмен тоттыргач, Зөһрәнең әнисен үбеп алды. Ул моны бик матур итеп, кинолардагы кебек эшләде. Әмма Зөһрәгә бу ошап бетмәде. Ул бит әнисенең ире түгел. Зөһрәнең әтисе түгел…

    — Туган көнең белән! — диде аңа Ясир абыйсы.

    — Минем туган көн мартта ук булды инде,— дип, акланыбрак җавап бирде Зөһрә.

    — Мин юк идем бит ул вакытта. Менә бүләгемне хәзер генә бирәм… Котлы булсын!

    — Рәхмәт!

    — Зур үс, яме!..

    Бүген Зөһрәгә Ясир абыйсы тагын да матуррак булып күренде. Әллә бүләк алып килгәнгә инде… Әмма бераздан әнисенең бу яңа танышы аңа ошамый башлады, чөнки тагын шул хәл кабатланды: баштарак табын артында юк-бар сөйләшеп утырдылар. Яннарындагы Зөһрә хакында да онытып, бер-берсенә серле, сәер карашалар… Икесе генә диярсең… Алар хәтта Зөһрәнең үз бүлмәсенә кереп китүен дә сизмәделәр…

    Үз бүлмәсе үз бүлмәсе инде. Бөтен нәрсә дә таныш һәм кадерле монда. Курчаклары да, китаплары да, мендәре дә, стенадагы сәгать тә… Зөһрә кулындагы бүләк сәгатьне исенә төшерде, аны озак кына өйрәнеп утырды. Аннары көн саен алып карый торган китапларын актарып чыкты. Әнисе аның янына кереп, тәмле йокы теләде. Ясир абыйсы да, башын тыгып кына:

    — Тәмле төшләр күр, яме, Зөһрә акыллым! — диде.

    Зөһрәгә рәхәт булып китте. Әмма бу рәхәтлек бик тиз юкка чыкты. Аны тагын оныттылар… Хәтта бүләк сәгате дә күңелен күтәрә алмады. Зөһрә куркыныч фильмнар күрсәтүче телевизоры белән ялгызы гына калды. Шулай телевизоры белән бергә йоклап та киткән ул…

    Иртән бер авыз сүз сөйләшмәде Зөһрә. Әнисе берничә мәртәбә:

    — Кызы-ы-ым, нәрсә булды сиңа? Ник минем белән сөйләшмисең? — дип сораса да, дәшмәде. Бик ялкыткач кына:

    — Теге абый бүтән килмәсен, яме, әнием,—дип кырт кисте…

    Ана кеше телсез калды. Бераздан басынкы тавыш белән, гаепле кеше кебек, хәтта бераз акланган шикелле, әмма кискен генә әйтеп куйды:

    — Ярар, кызым, бүтән килмәс.

    Шул көннән соң кунак абый бүтән күренмәде. Аның хакында әнисе дә бер сүз катмады. Зөһрә берничә мәртәбә сорашмакчы булган иде, сорашмады. Әнисен юк-бар белән борчый торган гадәте юк аның…

    Әнисе дә ләм-мим. Ул Ясир исемле таныш хакында бөтенләй онытты, ахры. Күзләрендәге моңсу карашны исәпкә алмаганда, аның тормышында хәзер бөтенесе әйбәт. Эшкә бара. Эштән кайта. Зөһрәгә дәрес хәзерләргә булыша. Кайчагында Зөһрәне куенына алып, тәрәзәдән ерак офыкларга карап, моңлы итеп җырлый:

    Кеше җирдән ерак китә алмый,

    Хыял канатлары булса да.

    Гел елмаеп-көлеп яши кеше,

    Моң-сагышка җаны тулса да…

    Зөһрә бүләк сәгатен берничә көн киеп йөрде дә салып шүрлеккә куйды. Ясир абыйсы килер дә:“Ник тагып йөрисең бу сәгатьне? Син бит мине яратмыйсың”,— дияр кебек… Нишләп яратмасын, Зөһрә аны үзенчә ярата да. Әнә бит ул аның әнисен ничек хөрмәтли, хәтта чәчәкләр бүләк итә. Чәчәк үк бирмәсә дә, Зөһрәгә әнә нинди затлы сәгать бүләк итте… Әйбәт, бик әйбәт абыйдыр ул…

    Тик… Нигә китерәсе килми соң аның бу абыйны? Нәрсәдән курка Зөһрә, нидән шикләнә ул, нидән сагая?..

    Сагаерсың, куркырсың да шул… Зөһрәнең бердәнбер, кадерле, газиз кешесен — әнисен алып китсә? Кызын япа-ялгыз калдырса? Моңа кадәрге тату, тыныч, хәтта бәхетле тормышлары җимерелсә? Зөһрә бик-бик бәхетсез булыр иде. Ул бәхетсез булгач, аның әнисе дә бәхетсез булыр…

    Әнисе дә моны аңлады, ахры. Кызын ярата бит ул. Бик ярата. Хәтта үлеп ярата. Тукта, ничек инде — “үлеп”? Дөрес түгел бу. Үлмәсен әле, бик кирәк аңа әнисе. Чөнки Зөһрә үзе дә әнисен үлеп-үлеп ярата. Ә? “Үлеп”? Әй, шулай әйтелә генә лә ул…

                  4. Язмыш бүләге

    Беренчедә генә укысалар да, Зөһрәләр сыйныфында балалар олылар теле белән сөйләшергә яраталар. Беркөн­не Илнар исемле малай, уйламаганда-нитмәгәндә:

    — Без шундый бай!..— дип әйтеп куймасынмы.

    Аның белән бер парта артында утырган Наилә ышанмады:

    — Нәрсәгез бар соң сезнең? — дип сорады.

    — Бездә барысы да бар,— дип ышандырырга тырышты Илнар.— Әнинең алтын әйберләре бар, әтинең машинасы, гаражы бар. Без әле дача да алабыз…

    — Ә без өч катлы коттедж салдырдык,— дип сүзгә кушылды Марат.

    — Безнең “видик” бар, компьютер да бар,— диде Рәсим исемле малай.

    — Ә безнең… Ә безнең…— дип, сулышына буылып сөйләп китте Рөстәм.—Ә безнең өйдә тимер шкаф бар, әти аның эченә акча җыеп бара. Шыплап тулды инде ул…

    Зөһрәнең дә мактанасы килде. Әмма ул белми әле, баймы алар, юкмы? Кыйммәтле машиналары да, өч катлы йортлары да юк, өйләрендә акча белән тулы тимер шкаф та тормый… Әнисенең колагында алтын алка бар барын… Анысы байлык түгел бит, кайчандыр, Зөһрә тугач, әтисе бүләк итеп биргән. Их, әтисе яннарында булса, алар да бай булырлар иде. Юк шул аның әтисе, юк… Шуңа күрә машиналары да, коттеджлары да юк…

    Әмма Зөһрәнең бик тә, бик тә мактанасы килде. Шунда аның хәтеренә күршедәге Сәлисә әби әйткән сүзләр килеп төште. Урамда очратканда, Зөһрәнең аркасыннан сөеп:“Алтын шул синең әниең. Әнә ничек матур итеп карап, тәрбияләп йөртә…”— дип әйтә иде ул.

    — Без дә бай! Беләсегез килсә, минем әнием алтын! — дигәнен сизми дә калды Зөһрә.

    Сыйныф бүлмәсендә авыр тынлык урнашты. Балалар барысы да, бердәй булып, Зөһрәгә төбәлделәр. Һәрберсенең карашында: “Ничек инде — әниләр алтын була димени?” — дигән сорау яна иде. Кайбер күзләр көлеп-елмаеп, хәтта мыскыллабрак та карыйлар. Кайберләрендә гаҗәпсенү катыш көнләшү чаткылары бар… Ничек кенә булмасын, байлык хакындагы бәхәс шунда тукталды. Сыйныфта Зөһрәнең байлыгы белән ярышып мактаныр бала табылмады.

    Өйгә кайтып керү белән, Зөһрә кухняда кайнашучы әнисе янына йөгереп барды:

    — Әнием, без баймы?

    — Нигә алай дисең, кызым?

    — Әйт әле, әнием, без баймы?

    — Белмим шул…

    — Беләсең-беләсең… Юри генә әйтмәгән булып кыланасың… Без… Без…бөтенләй дә бай түгел… Безнең бит машинабыз да, дачабыз да юк. Алтыннарыбыз да, акчабыз да күп түгел. Хәтта “видиг”ыбыз да юк… Әнием, “видик” алыйк әле, ә? Алсуның да, Зилә белән Гөлинәнең дә “видик”лары бар. Көн саен мультфильм карыйлар. Минеке генә юк…

    — И кызым, акча җиткезеп булмый бит. Бик алыр идек тә, тиешле акчаны да түләмиләр. Бушка эшләгән кебек эшләп йөрим бу арада.

    Зөһрә белә, чынлап та артык акчалары юк аларның. Әнисе эшләгән фабрика менә-менә ябылырга тора. Кая анда “видик”ка, кием-салымга да тартып-сузып кына җиткерәләр.

    Әнисе кызына чишенергә булышты, тузгыган чәчләрен тарап куйды, кочагына алып, аның көзге салкыннан алсулана башлаган бит очыннан үбеп алды.

    — Бер җай чыгар әле, кызым, алырбыз, видеомагнитофонын да, компьютерын да алырбыз. Ходай язган булса, барысы да булыр. Шөкер итеп кенә яшик, яме… Ә бит чын-чынлап әйткәндә, бездән бай кеше юк. Менә минем шундый матур, күркәм кызым бар. Ә синең… Синең әниең бар… Без бер-беребезне бик яратабыз, шулай бит? Беләсеңме, кызым, яраткан кешең булу — олы байлык ул, чиксез бәхет… Ә безнең яраткан кешеләребез бар…

    Әнисе үзе сөйли, үзе күзләрен, йөзен яшерә. Елый башласа шулай итә ул. Зөһрәнең үзенең дә елыйсы килде. Юк, бай булмаганнары өчен түгел. Әнисе күпме генә ышандырырга тырышса да, алар бай түгел. Әниләрнең, бик-бик әйбәт булсалар да, байлык исәбенә кермәгәнен белә ул. Әни кеше — байлыктан өстен. Шатлык кебек, бәхет кебек… Аннары… Язмыш кебек! Язмышның нәрсә икәнен белми әле Зөһрә. Әмма ул аның бик изге, тылсымлы, сихри бернәрсә булуын тоя, хәтта белә… Әниләр кебек изге… Их, менә хәзер ул Язмыш дигәннәре күрсен иде дә, әнисен дә, Зөһрәне дә бәхетле итсен иде! Хәзергә… “видик” алып бирсә дә ярар иде…

    Юк ла, борчылып еламый Зөһрә. “Видик”сыз да яшә­деләр бит әле. Борчылмый ул. Кайчагында елауның сәбәбен аңлатып булмый бит. Зөһрә дә аңлата алмый. Бары тик елый гына. Әмма бу елавында, бу күз яшьләрендә, борчылудан бигрәк, өметкә, бәхеткә сусау, ниндидер якты, матур, хыялый ымсыну көчлерәк иде.

    Язмыш озак көттермәде. Икенче көнне үк Зөһрәләргә матур ялтыравык кәгазьгә төрелгән посылка кертеп бирделәр. Аның эченнән өр-яңа видеомагнитофон чыкты. Кыска гына хаты да бар:

    “Зөһрә акыллым! Менә син сораган “видик”. Шуны бел – асыл байлык акча да, алтын да, башка әйбер дә түгел. Кешенең байлыгы — саф, ихлас күңелендә, тугры җанында, ярсу йөрәгендә һәм матур хыялында. Мин дә синең бәхетле булуыңны телим һәм моның өчен барысын да эшләргә вәгъдә бирәм. Синең Я.”.

    Бу көнне алар бәйрәм ясадылар. Серле бүләкне телевизор янына урнаштыргач, күршедән кассета алып керделәр, аннары, бер-берсенә сыенышып утырып, телевизор экранына төбәлделәр. Бераздан әнисе кухняга кереп китте, чыш-пыш килеп, тәмле әйберләр пешерә башлады. Зөһрә үзе генә “видик” карап калды. Карый-карый, серле хат кисәген тагын бер мәртәбә укып чыкты. Матур, тигез итеп, яшел кара белән язылган язуны ул бөгәрләмәскә, тапламаска тырышып, кадерләп, иң яраткан әйберләре саклана торган агач тартмага салып куйды. Шунда ул кайчандыр Ясир абыйсы бүләк иткән сәгатьне күреп алды. Аны беләгенә тагып карады. Тагын салды. Ясир абыйсының усал йөзе күз алдына килде. Бераздан бу усаллык бетте. Ясир абыйсы елмая-көлә башлады… Зөһрә сәгатьне кабат тагып куйды. Бу юлы салмады. Сәгатен таккан килеш, әнисе янына — кухняга чыкты.

    “Видик”ның каян килүе, кем бүләге булуы хакында сорашмады Зөһрә. Әнисе каян белсен аны? Бу “видик”ны Язмыштан Зөһрә үзе сорап алды бит. Әнә хатының ахырына да “Синең Я.” дип куйган. “Синең Язмыш” дигән сүз бит бу.

    Тукта, әнисе нишләп бер сүз дә эндәшми соң әле? Ник гаҗәпләнми? Бердәнбер кызы Язмыш тикле Язмыш белән сөйләшә, аралаша башлады ласа! Бу бит могҗиза! Төштә, әкияттә генә була торган хәл! Нигә дәшми, нигә аптырамый аның әнисе?

    — Әнием, беләсеңме кем җибәргән миңа бу “видик”ны?

    — Белмим шул… Үзем дә аптырыйм… Ярар, кызым, кем генә бүләк итсә дә, начар кеше түгелдер әле. Син сорадың — ә ул бүләк итте. Тик син күп сорама, яме, артык борчыма аны. Бу Зөһрә тәртипсез, тәрбиясез кыз икән дип уйлар…

    — Ә мин беләм аның кем икәнен…

    — Беләсең? Кем соң?.. — Әнисе шундук сагаеп, уйчанланып калды.

    — Ул… Ул — Язмыш!

    — Кем-кем? — Бу юлы аның әнисе яңгыратып көлеп җибәрде.

    — Язмыш.

    — Язмыш? Кызык, чынлап та Язмыш булып чыкмагае бу. И кызым, шулай гына булса ярар иде, әйеме?..

    — Әйе…

                  5. Зәңгәр чәчәкле гөл

    Мәктәптән кайтканда, Зөһрә иң элек тәрәзәләренә күтәрелеп карый. Үз тәрәзәләренең астан һәм өстән ни­чәнче булуын ул күптән белә. Балалар бакчасына йөргәндә үк, әнисе өйрәтеп куйган иде — өске яктан дүрт тәрәзә, аскы яктан дүрт тәрәзә санарга кирәк. Уртада — аларның тәрәзәләре…

    Әнә әнисе тәрәзәләренә матур пәрдәләр элгән. Алар бигрәк ак, курчак күлмәге кебек, чит-чатлары челтәр белән каеп эшләнгәннәр. Әллә каян көлеп, үзләренә чакырып торалар…

    Зөһрәләрнең тәрәзәләрендә гөлләр дә күп. Нинди генә гөлләр үстерми аның әнисе! Шулай да Зөһрә бүлмәсендә­ге тәрәзә төбендә торган алсу гөлдән дә матуры юк. Һәр көн мәктәптән кайтканда, Зөһрә үзләренең тәрәзәләренә күтәрелеп карый — гөлләр үз урынындамы, һаман шулай матур булып утыралармы?

    Зөһрә бүген дә үз тәрәзәләренә ерактан ук карап кайт­ты. Әнә алар — ап-ак челтәрле тәрәзәләр… Аның алсу гөле дә шунда… Зөһрә аны “Алсушка” дип йөртә. Тик… Нигәдер гөлләрнең алсу чәчәкләре күренми бүген… Әллә? Әллә коелып беткәннәрме? Юктыр, иртән генә, матур булып, тәрәзә төбендә утырып калганнар иде ләса…

    Әһә! Моның ниндидер хикмәте булырга тиеш. Гөлләр көндезләрен кояшка, көнгә, яктылыкка карап утыралар. Гөлләр яктылык ярата бит… Ә инде гөлләр өй эченә карап утыралар икән, димәк, Зөһрәнең әнисе эштән кайткан. Бары шул гына!

    Ул ах-ух килеп кайтып кергәндә, әнисе гөлләргә су сибеп йөри иде. Өстен алыштырып алгач, Зөһрә дә әнисенә булыша башлады. Әнисе: “Чәеңне эч иң элек”,— дип караса да, тыңламады, кечкенә комганына су салып, үз бүлмәсенә кереп китте. Тәрәзә төбендәге алсу чәчәкле гөленә су сипкәндә, шул хакта уйланды: “Зөһрә мәктәптә чакта бу гөлгә бик тә ямансудыр… Көне буе ялгыз яши бит ул… Икәү булсалар, күңеллерәк булыр иде. Тату, бәхетле гомер кичерерләр иде…

    Әйе, тагын бер гөл кирәк бу тәрәзә төбенә. Ничек баштарак уйламаган ул бу турыда? Әнисенә әйтсә, бер матур гөл алып кайтып бирер иде әле… Бүген үк әйтәчәк, тагын бер гөл сораячак Зөһрә. Менә күрерсез дә торырсыз — аның “Алсушка”сы янында тагын бер гөл яши башлаячак! Һи, нигә әнисенә әйтеп торсын ди?! Аның бит хәзер сорар кешесе бар. Язмышы бар. Бүген үк хат язып салачак ул аңа. “Видик” өчен дә рәхмәт әйтмәгән әле…”

    Чәй эчеп, бераз дәресләрен карап алгач, Зөһрә хат язарга утырды. Нигәдер язганнарын әнисенә күрсәтәсе килмәде. Бу бит аның үзенең генә сере, үзенең генә Язмышы! Аннары әнисе, әйбер сорап, бүтәннәрне интектермә, диячәк. Зөһрә моны бик яхшы белә. Шуңа күрә нәрсә язганын беркемгә дә күрсәтмәскә булды.

    “Исәнме, Язмыш! — дип башлады ул үзенең хатын. — “Видик” өчен зур рәхмәт! Мин аны ял көнендә генә карыйм. Бүтән көннәрдә карасам, әнием ачулана…

    Мин тагын бер әйбер хакында сорашмакчы идем. Миңа бер гөл кирәк. Берәү бар, тагын берәү кирәк. Синдә гөлләр бармы? Булса, алсу чәчәкле булмасын, андый гөлем бар инде. Зәңгәр чәчәкле гөлләрне дә бик яратам мин. Андый гөл булса, әйбәтрәк тә булыр иде. “Алсушка” бик сөенер иде…

    Әнием әйтә, бүләкне сорап алмыйлар, ди. Бу хакта әнием белми. Сизеп торам: син миңа тамчы да ачуланмыйсың. Ачуланмыйсың бит? Чөнки син бик әйбәт. Хәзергә хуш, сау бул. Авырма. Әйбәт киенеп йөр. Кайнар чәй эчкәч, шундук урамга чыкма. Салкын тидерүең бар. Пока!

    Сәлам белән Зөһрә”.

    Зөһрә язган хатын конвертка салып, ябыштырып куйды. Әмма ул Язмышның кайда яшәгәнен белми иде. Бәл­ки, әнисе беләдер?.. Беләдер, чөнки әниләр барысын да беләләр…

    Зөһрә, кулына кызыл каралы каләмен алып: “Язмышка бирергә!” — дип язып куйды. Конвертның бер як читенә олы йөрәк төшерде. Сыйныфтагы кызлар, бер-берсенә хат язышканда, шундый йөрәкләр төшерәләр. Зөһрә белә: бу билге “яратам” дигәнне белдерә.

    Аннары ул залга — телевизор карап утырган әнисе янына чыкты. Мыштым гына килеп, муеныннан кочаклап алды. Бүлмәдә чит-ят кеше булмаса да, колагына үрелеп: “Мин Язмышка хат яздым…” — дип пышылдады. Үзе, җавап та көтеп тормыйча, “йөрәкле” хатны әнисенең куенына тыкты да йөгереп чыгып китте…

    Иртәгесен Зөһрә көне буе ниндидер тылсым көтеп яшәде. Йокыдан торгач, тагын бер мәртәбә үзенең кичә язган хаты хакында уйлады. Барып җиткәндер инде ул хат, алгандыр, укыгандыр аны Язмыш…

    Мәктәптә дә шул хатны гел исенә төшереп торды. Укуы да рәхәт, җиңел иде бүген. Әллә шуңа инде — өч “бишле” алды, Гөлсинә апасы бөтен сыйныф алдында мактады үзен.

    — Зөһрәдән үрнәк алыгыз, ул матур яза башлады, хаталары да юк, — диде.

    Соңгы дәрестә вакыт аеруча акрын үтте. Зөһрә хисап дәресенең башында ук үзенә тиешле “бишле”не алып куйды да тәрәзәгә карап утыра башлады. Үз тәрәзәсе кү­ренми шул аның. Тәрәзәсе күренсә, рәхәтрәк булыр иде…

    Мәктәп тыкрыгыннан борылып, ишегалларына килеп чыгуга ук, Зөһрә үз йортларына күтәрелеп карады. Тәрәзәсен эзләп тапты. Анда аның “Алсушка”сы, Зөһрәне таныган кебек, тышка үрелеп карап тора иде… Ә янәшәсендә! Янәшәсендә ниндидер зәңгәрлек… Зәңгәр ут! Зәңгәр ялкын! Юк ла, зәңгәр чәчәк бу, зәңгәр гөл! Барып җиткән Зөһрәнең хаты! Язмыш аны укыган! Укыган да Зөһрәгә бүләккә зәңгәр чәчәкле гөл җибәргән! Әнә ул гөл — бөтен дөньяны балкытып утыра!..

                  6. Календарь битләре нинди төстә?

    Көн саен шулай: Зөһрә мәктәптән йөгереп кайта да стенада эленеп торган календарь каршына килә. Аннары, тирә-ягына каранып, әнисе юклыгына ышангач, кесә­сендә йөргән кечкенә кызыл карандаш белән календарьның бүгенге битен буйый башлый. Кызылга буялган битләр көннән-көн арта бара. “Бишле” алган көннәрдә генә буйый ла ул календарьны. Әмма шулай туры килә инде — көн саен “бишле” алып кайта Зөһрә. Кайбер көннәрдә икешәр, өчәр “бишле” куялар әле. Шуңа күрә көн саен кызылга буярга туры килә календарьны. Кып-кызыл булып бетте инде ул… Әнисе күрсә, орышыр микән? Зөһрә белә: китапларны буярга ярамый. Календарьны да буярга ярамыйдыр… Ә менә Зөһрәнең гел буйыйсы килә. Кызыл белән язылган календарь битләре — бәйрәм көннәре бит. Зөһрәнең дә, “бишле” алган көннәрдә, календарьны кызылга буяп, бу көннәрне бәйрәм итеп күрсәтәсе килә. Бәйрәм ясаган өчен әнисе нигә тиргәсен ди аны?!

    Бүген Зөһрә уку елы башлангач беренче мәртәбә календарьга кагылмады. Юк, “бишле” алмаганнан түгел. Ул бүген беренче тапкыр “икеле” алып кайтты. Әнисенә әйтмәде. Курыкты. Кайсы дәрестән бит әле… Хисаптан, ягъни иң яраткан дәресеннән… Бөтен сыйныф аптырады: дәрестә бирелгән мәсьәләләрнең берсен дә дөрес чишә алмады Зөһрә. Өстәмә сораулар да җавапсыз калды. Ничек кенә куймаска тырышса да, Гөлсинә апасы аңа чатнатып “икеле” куеп җибәрде.

    Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. “Икеле” үк алмаса да, Зөһрә дәрестә, ялгышып килеп кергән чит-ят кеше кебек, берни аңламый утырды. Өйгә кайткач, “Математика” китабын алып, бүгенге мәсьәләләрне чишеп, тикшереп карады. Дөрес җавап таба алмады. Әнисе дә янына килеп берничә мәртәбә өйрәтеп китте, әмма Зөһрә барыбер дә мәсьәләләрнең асылын аңлап җиткерә алмады.

    Урамда күрше кызлары белән уйнап йөргәндә дә, башыннан шул хисап гамәлләре китмәде. Гел шундый ул: берәр нәрсәсе барып чыкмаса, һаман борчылып йөри, бу кыен хәлдән чыгу юлларын эзли. Кичәле-бүгенле чишә алмаган мәсьәләләрне Зөһрә тагын өйрәнеп карарга булды. Шуңа күрә уеннан иртәрәк керде. Чишенеп, әнисе тирәсендә иркәләнеп-назланып алгач, үз бүлмәсенә барып, өстәле артына утырды.

    Алдында яткан хатны ул шунда ук күрде. Иң гадәти конверт иде ул. Әмма эчендә ниндидер тылсым да бар сыман. Тышына “Зөһрәгә” дип язып куелган. Зөһрә үзенең сабый акылы, әмма бик тә өлгер зиһене белән шундук аңлап алды: бу хат Язмыштан килгән. Язуы да аныкы — яшел каралы… Хәрефләр — энҗе бөртекләре кебек, тигез, матур… Кешеләр болай матур итеп яза алмый…

    Зөһрә ашыгып-кабаланып конвертны ачты, йотлыгып укый башлады:

    “Зөһрә акыллым! Хисап дәресләрендәге кыенлык хакында беләм. Шул хакта берничә киңәшем бар.

    1. Кәефеңне төшермә.

    2. Кыенлыкларны әниең белән бергә җиңәргә өйрән. “Чирен яшергән — үлгән…” диләр бит.

    3. Хисап фәнендә иң беренче шарт — эзлеклелек. Беренче дәрестән алып бөтен хисап кагыйдәләрен кабатлап, өйрәнеп чык. Кайсыдыр гамәл кагыйдәсен аңлап җиткермәгәнсеңдер. Моннан ике дәрес алда нинди кагыйдә өйрәндегез — шуны аеруча нык өйрән, мисаллар белән тикшереп кара. Сиңа уңышлар телим. Хат яз. Язган хатыңны йоклар алдыннан мендәр астына куеп калдыр. Синең Я.”

    Зөһрә, Язмыштан килгән хатны тотып, әнисе янына кухняга йөгереп чыкты.

    — Әнием! Әнием! Карале, Язмыш миңа менә нинди хат җибәргән!

    — Кем-кем?

    — Язмыш!.. Теге вакытта да язган иде бит, хәтереңдә­ме?

    Әнисе матур, пөхтә итеп тезелгән хат юлларына текәлеп карап торды да:

    — Чынлап та серле, бик серле икән бу хат… Язылганча эшләп карыйсыңмы соң, кызым? Әнә бит тагын бер мәртәбә бөтен дәреслекне карап, өйрәнеп чыгарга кушкан. Миңа калса, аның сүзендә дөреслек бар…

    — Әнием, ничек керә икән ул безнең өйгә?

    — Кем?

    — Язмыш… Күренмичә йөри ала микән әллә ул?

    — Язмыш бит ул, кызым. Язмыш — илаһи зат, сихри көч, тылсым иясе дигәнне белдерә. Шуңа күрә ул бөтен нәрсәне булдыра…

    — Алла кебекме?

    — Юктыр… Алла ул зуррак, көчлерәк, акыллырак… Ә Язмыш… Ходай Тәгаләнең илаһи куәте, ихтыяры кебектер ул, балам. Әмма Алланың үзе түгел…

    — Алланың баласы кебекме?

    — Бәлки, шулайдыр…

    — Әнием, менә әле дә безгә карап торамы ул, безне күрәме?

    — Кем?

    — Кем булсын, Язмыш!

    — Карап, күзәтеп торадыр шул, кызым. Сынап торадыр. Шуңа күрә бар, тизрәк ул әйткәннәрне эшлә. Югыйсә үпкәләп, кул селтәп китеп тә барыр…

    Зөһрә тагын үз бүлмәсенә чыкты. Язмышның киңәшен тотып, “Математика” дәреслеген беренче битеннән өйрәнә башлады. Кагыйдәләрне исенә төшерде, кайчандыр мәктәптә яисә өйдә эшләнгән, инде бераз онытыла башлаган мисалларны, мәсьәләләрне тагын бер мәртәбә чишеп карады. Шулай көнне көнгә кабатлап килә торгач, ул өйрәнелми калган кагыйдәгә дә килеп җитте. Кинәт Зөһрәнең зиһенендә ниндидер якты, бәхетле нурланыш барлыкка килде, ул, үзенең ачышыннан очынып китеп, кулларын чәбәкләп куйды. Тиз-тиз генә дәфтәрен актарып, менә ничә көн инде баш бирми җәфалаган мәсьәләләрне эзләп тапты, аларны ә дигәнче чишеп тә атты.

    Тагын әнисе янына йөгереп чыкты, сөенче алды. Кабат кергәндә, дәфтәрен күкрәгенә кысып, игелекле һәм акыллы Язмышына рәхмәт укыды: “Рәхмәт Сиңа… Мин Сине хөрмәт итәм… Мин Сине яратам! Рәхмәт, Язмышым минем!..”

    Икенче көнне Зөһрә хисаптан берьюлы ике “бишле” алды. Берсен кагыйдәләрне дөрес сөйләп, аңлатып биргән өчен куйды Гөлсинә апасы. Икенчесе өй эшен дөрес эшләгән өчен куелды.

    Зөһрәнең үзенә караганда да Гөлсинә апасы ныграк сөенде. Дәрес беткәч, янына килеп: “Әтиең булыштымы?” — дип тә сорады әле. Оныткандыр… Зөһрәнең әтисе юклыгын белә иде бит ул. Берәрсе булышса — әтисе булышкан була дип уйлаганнан гынадыр… Һи, Зөһрәнең әтисе булмаса да, бүтән булышыр кешесе бар. Бар шул! Әтиләрдән бер җире белән дә ким түгел. Күзгә генә күренми — бөтен аерма шунда. Калганы — әтиле балалардагы кебек — “видик” та алып бирде, гөл дә бүләк итте, хисап эшләрендә дә булышты…

    Хисаптан “бишле”ләр алган көнне, стенадагы календарьның тагын бер бите кызылга буялды. Моннан соң да календарь битләре бәйрәм төсенә керә барды. Хисаптан мәсьәлә чишә алмый йөргән ике көн генә, кап-кара булып, күңелне шомландырып, буялмыйча, бизәлмичә калды. Зөһрә ул битләргә карап кына кәефен төшермәде. Эш бит “бишле”ләрдә дә, календарь битләренең кызылга буялу-буялмавында да түгел. Моның мәгънәсе кешенең асылына, ихтыяр көченә, максатына, иманына барып тоташа. Кеше үзе теләмәсә, сихри, илаһи көчләр генә аны яхшырта алмый. Зөһрә бу хакта анык кына белми әле. Әмма үзенең саф, самими күңеле белән тоя, сизә иде.

                  7. Руслан

    Ишегалдында Зөһрәне рәнҗеткән кеше юк. Чөнки ул үзен тота белә. Үчекләшми. Үртәшми. Башкалар турында ямьсез сүзләр сөйләп йөрми. Күбрәк Алсу белән, Гөлинә белән аралаша. Гел бергә алар. Кайчакта гына үпкәләшеп алалар. Кемнеңдер җыйган фантигы күбрәк булып чыга, кемнеңдер бантигы матуррак яисә уены кызыграк… Озак үпкәләшмиләр тагын, икенче көнне үк мәктәпкә бергә чыгып китәләр.

    Малайлар белән дә тату Зөһрә. Дөресен генә әйткәндә, малайлар арасында аның дусты юк, ә менә танышлары күп. Күрше подъездда яшәүче Руслан белән генә бер мәртәбә дә сөйләшкәне юк аның. Сөйләшер иде дә, кыенсына. Әллә нәрсә була да куя шул малай очраса. Ошый дисәң инде… Юктыр, ошамыйдыр… Ишегалдында иң хулиган малай бит ул… Нигә кызара, нигә ояла соң аның каршында Зөһрә? Моның сәбәбен ул әлегә әйтә алмый. Бәлки, бу сорауга җавап бирерлек яшьтә түгелдер ул? Бәлки, бу сорауга бер генә яшьтә дә җавап биреп бетереп булмыйдыр? Бәлки, бу сорауга бөтенләй җавап юктыр?

    Бердәнбер көнне менә шул Руслан дигән малай Зөһрәне бик нык кыерсытты, рәнҗетте. Зөһрә Алсу белән сөйләшеп тора иде, ерактан ук турылап килде дә төртеп екты. Кызлар аны шундук күреп алдылар, әмма читкә тайпылмадылар. Ә теге юньсез малайга шул гына кирәк — төртте дә җибәрде. Зөһрә аркасы белән чирәмгә барып төште. Югыйсә тротуарның иң читендә басып торалар иде алар. Юл беткән диярсең… Алсу нидер әйтергә теләгән иде, Руслан аны да буш калдырмады.

    — Торма юл өстендә, сиңа да эләгә хәзер! — дип кычкырды.

    Руслан — өченче генә сыйныфта укыса да, буе белән дә, көче белән дә бишенче, хәтта алтынчы сыйныфларга биргесез. Шуңа күрә аңа кул күтәрү түгел, каршы сүз әйтүче дә юк. Алсу да шым булды.

    Зөһрә еламады. Тәне күгәреп, кара янып чыкса да, терсәкләре җанга төшәрлек булып авыртса да, күз яшен күрсәтмәде. Итәкләрен кага-кага торып басты да Русланга арты белән борылды. Малайга бу ошамады. Аңа ничек тә Зөһрәне елатырга кирәк иде. Баягы хәл тагын кабатланды. Зөһрә тагын газонга янтаеп килеп төште, егылганда тротуар читенә тезен бәрде. Әмма бу юлы да яшен сыкмады, шыңшымады, горур, хәтта тәкәббер кыяфәт белән аягүрә торып басты. Руслан тәмам чыгырыннан чыкты. Зөһрәне тагын да ярсыбрак, үҗәтләнебрәк төрткәли башлады. Бу әкәмәт күренешкә карап торган Алсу түзмәде, сулкылдап елап җибәрде…

    Зөһрә үзендә моңа кадәр булмаган ныклык, батырлык һәм… горурлык хисе тойды. Бүтән бер малай сукса, күптән инде, акрып елап, өенә кереп киткән булыр иде. Әмма Руслан каршында еламаячак ул! Бу күрше малае каршында аның бер җире дә авыртмый! Күкрәгендә, эчтә нидер сызып-сызып тора — шул гына… Күңеле, җаны сызлый, ахры… Әнисе әйтә бит: “Тән авыртуына түзеп була, җан җәрәхәтенә чыдап булмый”, — ди. Зөһрәнең җанында да әнә шундый җәрәхәт бар бугай… Руслан өчен, шушы хулиган малай өчен өзелә-өзгәләнә аның күңеле… Ул әйбәт булса, икесе нинди тату, тугры дус булырлар иде, көн саен очрашып торырлар иде… Руслан аны сугыш чукмары малайлардан саклар иде, яклар иде, ә Зөһрә, моңа җавап итеп, яңа укыган китапларын сөйләр иде, өенә “видик” карарга чакырыр иде… Русланның “видиг”ы юктыр шул. Ул да ятим бит. Зөһрәгә шулай тоела. Чөнки Русланның бервакытта да әтисе белән күренгә­не юк. Гел әнисе белән, кайчакта гына әбисе белән йөри ул. Сания исемле сеңлесе дә бар. Әтисез бала әтисез балага тияргә тиеш түгелдер ул… Якларга тиеш ул аны!

    Яклар урында, Руслан үзе Зөһрәне кыйный. Юк, кыйнамый, сукмый да ул. Төртеп-төртеп җибәрә, җиргә егып, аны үз алдында тезләндерергә, баш идерергә тели, рәнҗетә, мыскыллый…

    Зөһрә барыбер еламады. Русланны әнисенә әләкләү өчен, Алсу өйләренә кереп китте. Ул киткәч, Руслан да төрткәләшүдән туктады, Зөһрәгә бүтән кагылмады. Күзенә генә усал итеп карап торды. Бу карашта: “Нигә еламыйсың инде? Еласаң, бу кадәр интектермәс тә идем”, — дигән сүзләрне укыды Зөһрә. Үзе горур һәм моңлы карашы белән җавап та бирде: “Без бит дуслар булырга тиеш идек, ә син безнең була алмый калган дуслыгыбызны рәнҗеттең…”

    Руслан, кискен борылып, үз подъездларына кереп китте, Зөһрә дә, әнисен ияртеп килеп чыккан Алсуга әллә ни игътибар итеп тормыйча, өенә ашыкты.

    Шул көнне үк Язмышка хат язды. Руслан белән икесе арасында булган хәлләрне тәфсилләп тезеп чыкканнан соң, төп үтенечен белдерде:

    “…Руслан сугышырга яратса да, начар малай түгел. Шуңа күрә, мине яклап, аңардан үч алсаң, авырттырырлык итеп сукма, яме. Рәхмәт, Язмыш!”

    Зөһрә, хат язылган дәфтәр битен урталай бөкләп, конвертка салды да, әнисе “Тыныч йокы!” теләргә кергәнче, мендәр астына тыгып куйды.

    Иртән торганда, хат мендәр астында юк иде инде…

    Язмыш озак көттермәде. Ике көннән соң мәктәп коридорында аның янына Руслан үзе килде. Килде дә, Зөһрәнең күзләренә туры карарга кыймыйча, басынкы гына сүз башлады:

    — Зөһрә… Теге көн өчен ачуланма… Гафу ит мине. Башкача бер дә алай итмәм. Син әйбәт кыз. Елак түгел. Миңа андыйлар ошый. Моннан соң мин сине үзем яклармын, яме. Ну, пока!..

    Зөһрә Русланны ничек авыз ачып каршы алган булса, шулай авызын ачкан килеш озатып калды.

    Ә Русланның тагын сүзе калган икән әле. Ул, кырт борылып, тагын Зөһрә янына килде, аның нык каушаудан салкын йөгерә башлаган кулын үз учына алып, бу юлы Зөһрәнең гаҗәпләнүдән тагын да ачылып, матураеп киткән күзләренә туп-туры карап:

    — Классный әтиең бар синең! Без аның белән дуслаштык. Әйдә синең белән дә дус булабыз… — дип сөйләнде.

    — Бүтән кыйнамасаң гына… — Булмаган әтисе хакында ишетеп, тәмам аптырашта калган Зөһрә ничек җавап бирүен сизми дә калды.

    Русланның карашы тагын читкә тайпылды.

    — Әйттем бит инде, гафу ит, дидем…

    — Бетте-бетте… Ә син минем портфельне мәктәптән өйгә кадәр күтәреп кайтырсыңмы?

    — Дус булгач, алып кайтам да кайтам инде…

    — Кышын тау шуганда чанамны тауга алып менәрсеңме?

    — Дус булгач, алып менәм дә менәм инде…

    — Тәмле әйберләр алып бирерсеңме?

    — Дус булгач, алып бирәм дә бирәм инде… Әни акча бирсә…

    — Безгә “видик” карарга керерсеңме?

    — Әниең ачуланмасмы соң? Мине бит беркем дә чакырмый.

    — Юк, син җавап бир — керерсеңме?

    — Дус булгач, керәм инде…

    Руслан әйбәт дус булып чыкты. Зөһрә аны көннән-көн үз итте, Руслан да бөтен күңеле белән аңа тартылды. Күңелнең яше юк, диләр бит. Ике нарасыйның пар йөрәге бер булып тибә башлаган мәл иде бу. Әлеге гүзәл мәл-мизгелне бары тик илаһи көч кенә, Язмыш-Тәкъдир дигән сихри куәт кенә тудыра алуы көн кебек ачык иде.

                  8. Зөһрә дога өйрәнә

    Зөһрә догалар белми. Коръән укып утырырга, намазга басарга кечкенә әле ул. Шулай да авылдагы әбисе өйрәткән ике доганы яттан укый. Аның берсе — “Бисмилла”. Авылга кайткач, әбисе Зөһрәдән гел шушы сүзне әйттерә. Иртән торгач, берәр эшкә керешкәндә әйтәләр бу доганы. Зөһрә аны шәһәргә кайткач та гел кабатлап йөри. Шуны әйтмәсә, теләгенә ирешә алмас кебек ул. “Бисмилла” дигән сүз белән генә чикләнмичә, әбисе өйрәткәнчә тутырып әйтә ул бу доганы: “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахманир-рахим”. Зөһрә аның мәгънәсен дә яхшы белә. “Рәхәттән таш атып куылган шайтаннан Аллаһы Тәгаләгә сыенам. Дөньяда да, ахирәттә дә рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгаләнең исеме белән башлыйм бу эшемне” дигән дога бу.

    Аштан соң әйтелә торган доганы да белә Зөһрә. Анысын да әбисе өйрәткән иде. Бервакыт онытып җибәргәч, күрше Сәлисә әбисеннән сорап, хәтерен яңартып чыкты. Ә ул болай: “Әл-хәмдү лилләһил-ләзи әтгамәни үә сәкани үә җәгаләни минәл муслимин”. Мәгънәсе дә гап-гади: “Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә мине ашатты, эчертте һәм мине мөселманнардан кылды”.

    Менә шушы ике дога белән яши Зөһрә. Әлбәттә, дөньялык өчен, яшәү өчен болар гына аз. Беркөнне күрше ишегалдыннан кереп йөри торган кара эт чак кына тешләмәде үзен. Дөресен генә әйткәндә, тешләде, әмма аның хәтәр тешләре Зөһрәнең итегенә туры килде. Шул көннән башлап итегенә су үтә. Суга кермичә генә уйный хәзер.

    Зөһрә белә: кара эт, кара мәче — сихер-зәхмәт, кара көчләр галәмәте. Яман күзләр шундый кара этләр рәвешенә кереп йөри, имеш… Теге вакытта яман күздән, яман көчләрдән саклый торган доганы әйткән булса, эт тә тешләмәс иде, мөгаен.

    Тагын… авырулардан саклый торган догаларны белми Зөһрә. Әнисенең бик еш башы авырта, үзе дә сирәк-мирәк кенә температуралап ала. Бигрәк тә әнисе өчен борчыла Зөһрә. Дога белсә, шуны укып, әнисенең авыруларын бик тиз куып җибәрер иде ул… Күршедәге Сәлисә әби кергәндә, әнисенең башы авырткан чагы туры кил­сә:

    — Сиңа кияүгә чыгарга кирәк, балам, — дип сөйләнгән була. Никтер дога укымый. Ә бит бик күп догалар белә…

    Кайчакта Зөһрәнең әнисе, авыр сулап: “Үзебезгә генә яшәү кыен шул”, — дип уфтанып куя. Менә шул кыенлыкларны җиңәр өчен дә берәр дога бардыр бит? Бардыр. Зөһрә моны төгәл белә. Шул кыенлыкларны, авырлыкларны кичү өчен чыгарыла бит инде ул догалар… Зөһрә, ике дә уйлап тормыйча, шул доганы да ятлап алыр иде…

    Беркөнне Зөһрәләр сыйныфына абыстай килде. Гел татар баласы укыгач, Гөлсинә апасы чакыргандыр инде. Зөһрәнең әлегә чын абыстайны күргәне юк иде. Ачык йөзле, матур, мөлаем була икән алар. Тавышы шундый йомшак, ягымлы, моңлы; ул вәгазь укыганда, Зөһрә оеп, йоклап китә язды. Ярый әле күршедәге Алсу терсәге белән кагылып өлгерде.

    Соңыннан абыстай:

    — Бераздан мин тагын киләм, догалар өйрәнеп куегыз, сораячакмын, — диде.

    Зөһрә, өйгә кайтып керү белән:

    — Әнием! Әнием!.. Догалар өйрәт әле миңа! Абыстай әби бик күп догалар өйрәнеп килергә кушты. Сораячак… — дип, әнисен җилтерәтеп йөртә башлады.

    — И кызым, мин бик белеп бетермим шул… Сәлисә әбиеңә керсәң генә инде…

    — Әй, керәсем килми аның янына…

    — Нигә инде?

    — Ул дога укыганда гел көләсене китерә. Көлсәң — тирги…

    — Ник көләсең соң? Картлардан көләргә ярыймыни?!

    — Мин бит аңардан көлмим, иреннәреннән генә көләм. Иреннәре кызык аның…

    — Алай димә, кызым. Ярамый. Гөнаһысы булыр.

    — Нәрсә ул гөнаһы?

    — Сиңа аны белергә иртәрәк әле, кызым. Балаларда гөнаһ булмый.

    — Миндә дә юкмы?

    — Юк, юк, кызым. Гөнаһы — начарлык, ялган, хыянәт, имансызлык, кешелексезлек дигән сүз. Шуны онытмасаң, әлегә җитеп торыр.

    — Догалар гөнаһыдан саклыймы, әнием?

    — Әйе, алар — кешенең рухи юлдашы.

    — Каян өйрәним соң мин аларны, әнием?

    — Ярар, берәр нәрсә уйлап табарбыз әле… Ә хәзер бар, дәресләреңне кара.

    Шуның белән сүз бетте. Зөһрә, бүлмәсенә кереп, дәресләренә чумды, әнисе кухнясында булашып калды, кем беләндер озак итеп телефоннан сөйләште…

    Өй эшләрен эшләп бетереп, иртәгә буласы дәресләр өчен портфелен тутырып куйгач, Зөһрә һәр көндәгечә үзенең якын дустын — Язмышны исенә төшерде. Хәзер кайда икән ул? Нишли икән? Их, кешеләр кебек булса, Зөһрә аның белән һәр көнне очрашып торыр иде. Әнисеннән рөхсәт алып, аны үзләрендә яшәтер иде… Урамга да гел бергә чыгарлар иде. Язмыш белән бергә булгач, теге кара, зәхмәтле эт бүтән бәйләнмәс иде.

    Шунда Зөһрәнең зиһенен бер уй сызып үтте. Әгәр ул изге догаларны Язмыштан сорап караса? Җибәрер иде, ул бит һәрнәрсәгә дә өлгер…

    Шунда ишек кыңгыравы шылтырады. Ишекне ачып чыккан әнисе кулына җыйнак кына төргәк тотып керде. Төргәкнең тышына “Зөһрәгә” дип язылган иде.

    Ниндидер тылсым эзләгән кебек, ашыгып-ашыгып төргәкне актара башладылар. Ниһаять, алтын йөгертелгән тышлы бер китап күзгә чалынды. “Догалык” китабы иде бу. Шунда ук хат кисәге. “Зөһрә акыллым! Менә син сораган китапны җибәрәм. Бу догалар сине кайгылардан, афәтләрдән, авырулардан һәм авырлыклардан сакласын! Амин! Синең Я.”.

    Зөһрә, әнисеннән бер авыз сүз сорашып тормыйча, “Догалык”ны күкрәгенә кысып, үз бүлмәсенә кереп китте. Китапны кадерләп кенә өстәлгә куйды, ачып җибәрде. Бер якка гарәп хәрефләре белән, икенче якка хәзерге хәрефләр белән язылган. Шунда ук догаларның мәгънәсе китерелгән. Зөһрә бер минуттан үзен серле дә, иманлы да дөньяда хис итте…

    …Кич Зөһрә урамга чыкты. “Догалык” китабын, кәгазьгә төреп, үзе белән алды. Русланга, Алсу белән Гөлинәгә күрсәтәсе килде. Әмма урамда беркем дә юк иде. Бер читтәрәк теге котсыз кара эт кенә Зөһрә ягына төбәлеп карап тора. Зөһрә бу юлы аңардан курыкмады. Эт тә моны аңлады булса кирәк — алҗыган гәүдәсен акрын гына борып, үз ишегалларына китеп барды…

                  9. Буранлы төн

    Менә кыш җитте. Урамнар яктырды, агачлар, йортлар, киресенчә, караеп, ямансулап калдылар. Кешеләрнең йөзенә дә көмеш сагыш кунды, аларның күзләре уйчанланды, йөзләре моңсуланып, күңелләре оеп, җаннары иләсләнеп калды.

    Ак кышка кешеләрдәге мондый үзгәреш ошап бетми; ул, ачуланып, әле бөтен дөньяларын карга күмеп ташлый, әле, ачы буран куптарып, салкынын җибәреп, аларның үзәкләренә үтә…

    Ноябрь ахырларында кар төшеп, озакламый тау итәк­ләрендә чана шуарлык булды. Яңа ел алдыннан гына була торган бураннар быел иртәрәк килеп җитте. Әмма бу буран туе гына балаларны куркытмады, алар чаналарын, бозгавыкларын өстерәп, чаңгыларын киеп, таулы, ярлы урыннарга агылдылар.

    Зөһрәләр йортыннан ерак та түгел тирән чокыр бар. Кыш буе балалар шуннан өзелми. Кызык чокыр ул — тигез генә шуып төшеп була торган шома төше дә, бүлтәеп чыгып торган сикәлтәле ярлары да җитәрлек. Зөһрә сикәлтәле урынын ныграк ярата. Алсу белән Гөлинә дә аның артыннан калышмаска тырышалар.

    Бүген Зөһрә уенга чыгарга соңга калды. Кулына бик кызык китап килеп керде шул. Галим Әсәновның “Гөрләвек” дигән китабы. Шуны укып бетермичә, өстәл артыннан тора алмады. “Өч дус” исемле шигырьгә җиткәч, тәрәзәдән тышка карап кызыгып куйган иде дә… Кире уйлады, китапның соңгы шигырен укып бетермичә, урамга чыкмаска булды. Ә шигыре соң, шигыре!.. Анысы да тауда чана шуып йөрүче малайлар хакында иде:

    Гали, Вәли, Биктырыш

    Таудан чана шуалар.

    Суык бабай иярсә,

    Тау астына куалар…

    Чана күтәреп килеп чыкканда, аңа Алсу белән Гөлинә очрады. Карда аунап, бөтен өс-башлары ап-ак булган. Йөзләре алсуланган, күзләрендә “кызык” яна. Әйе-әйе, уенчак, дәртле, шаян балалар карашында гына була андый балкыш. Алсу белән Гөлинә үз уеннарыннан канәгать күренәләр, рәхәт арып-алҗып кайтып киләләр. Зөһрә:

    — Әйдәгез минем белән, — дип караса да, кызлар риза булмады, әниләре тиргәр дип курыктылар. Зөһрәне дә әнисе чыгармас иде, тик ул күрше Сәлисә әбиләрдә калды шул.

    — Анда шундый җил чыкты, таудан үзе этеп алып төшеп китә!.. — дип сөйләнде Алсу.

    — Ә менгәндә… юри менгермәскә тырыша… Кызы-ы-ык! — Гөлинә дә дустының мәзәк сүзен җөпләп куйды.

    Алсу белән Гөлинәнең җил дигәннәре буран булып чыкты. Чып-чын буран! Кышның беренче бураны. Чокыр буена килеп җиткән Зөһрәне әнә шул йөгерек, уйнак буран каршы алды.

    Уйнак микән? Уйнактан усал буранга әверелеп бара иде инде ул. Әнә бит, чанасын өстерәп тау башына килеп баскан Зөһрәгә ярсып-ыжгырып ташлана, аны екмакчы, үзенә буйсындырмакчы була…

    Тауда ике малай чаңгы шуып азаплана. Ачы буран Зөһрәнең күңелен нык кына шомландырса да, малайларны күргәч, аның эченә җылы керде. Бер генә шуып карый да хәзер өенә кайтып китә ул… Әнә малайлар да бик куркып тормыйлар әле… Алар булгач, Зөһрәгә дә күңеллерәк.

    “Тагын бер генә төшәм, тагын бер генә төшәм” дип шуа торгач, Зөһрә тау битендә берәр сәгать кенә юанмагандыр. Ничек мавыкмассың! Җил-буран аны чанасы-ние белән җилтерәтеп алып төшеп китә!.. Аннары шундый ук өлгерлек белән артыннан этеп алып менә!

    Караңгы да төшә башлады, буран да көчәйде. Тирә-яктагы өйләр, кар тузанына күмелеп, йөзләрчә утларын җемелдәтеп тора башладылар. Чаңгы шуучы малайлар да, җир астына убылгандай, кинәт юкка чыктылар. Зөһрә дә өенә кайтырга булды. “Иң соңгы мәртәбә генә төшәм дә…” Шушы “соңгы мәртәбә” аны харап итте дә инде.

    Бу юлы ул, үзе дә сизмәстән, чокырның иң ерак төпкеленә, беркем дә шумый торган караңгы почмагына төшеп китте. Кар өермәсе бөтереп-бөтереп шул якка борып җибәрмәсә, ул бу почмакка мәңге төшәчәк түгел иде. Соңгы мәртәбә шуып төшеп, кабат тауга менәр иде дә өенә кайтып китәр иде, әнисе белән гәпләшеп чәй эчәр иде, аннары дәресләрен хәзерләргә утырыр иде, “видик” карап алыр иде…

    Бу юлы Зөһрә озак төште. Кайсыдыр сикәлтәне үткәндә егыла язды. Каты бер әрем камылы аның битен сыдырып-тырнап калды…

    Чокырның төбенә төшеп җитәрәк, Зөһрәнең күңеленә беренче мәртәбә курку керде. Ләкин ул ныклап куркырга өлгерә алмый калды, чанасы астындагы җир убылып, баз кебек караңгы һәм салкын бушлыкка очты…

    Ниндидер ачы, шомлы сызгыру, улау тавышына уянып, айнып китте Зөһрә. Иң элек шуны тойды — чәнчеп-чәнчеп аягы сызлый. Кузгалырга тырышып карады — кузгала алмады, аягы гына катырак сызлый башлады. Зөһрә тешләрен кысып түзәргә тырышты, әмма барыбер еламый кала алмады. Тик ул кычкырып-бакырып еламый, эчтән генә, басылып кына елый иде…

    Зөһрә, бераз тынычлангач, кузгалмыйча гына капшана башлады. Дөм караңгылыкка төрткәли торгач, буй җитәрлек ераклыкта балчык стенага тап булды. Аянычлы хәл: бөтен тирә-якта шундый туң, тоташ стена булып чыкты. Димәк, ул ниндидер тирән чокырга, базга килеп төшкән.

    Зөһрә нишләргә дә белмәде. Суык та, аяк авыртуы да, җил-буран улавы да аны ул кадәр куркытмый. Ә менә шомлы караңгылык җанына үтеп шомландыра, куркыта… Ул һаман кузгала алмый иде. Әллә кычкырыргамы? Зөһрә бөтен көченә кычкырып та, ярдәмгә чакырып та карады. Үз тавышын үзе танымады. Язгы ташкын-гөрләвекләрдән убылып калган җир тишеге гүя аның зәгыйфь тавышын бөтен көч-куәте белән эләктереп алган да, үзеннән ерак җибәрмичә, мәңгелеккә шушы чокырда калдырырга тырыша иде…

    Зөһрә үзенең аянычлы хәлдә калуын аңлады. Җан өшеткеч уй аның сабый күңелен авырттырып үтте: ул аягына баса алмый!.. Баса алган очракта да, бу тирән текә чокырдан үз көче белән генә үрмәләп чыга алмаячак. Шунда калыр микәнни? Алсу белән Гөлинә үксеп еларлар инде. Әнисе дә елар… Руслан да елар… Алсу белән Гөлинә хәзер чәй эчеп, телевизор карап утыралардыр… Әнисе Зөһрәне урамнан карап кергәндер дә бу минутта күршеләреннән эзләп йөридер… Бик борчыладыр… Тагын башы авырта башлагандыр… Их, ичмасам, әнисенә әйтмичә генә чыгып китте бит… Чанасы өйдә булмагач, тау шуарга киткәндер дип уйласа ярар иде… Алсу белән Гөлинә дә Зөһрәнең тауга таба китүен әйткәннәрдер… Таба алмас шул, мондый чокыр барлыгын каян белсен ул…

    Ә менә Язмыш аның кайда икәнлеген беләдер. Ул бит бөтенесен дә белеп тора. Ул бит көчле, акыллы… Их, килсен иде, тапсын иде Язмыш үзенең Зөһрәсен!.. Бу салкын караңгы чокырдан тизрәк коткарсын иде! Язмыш… Кайда син, Язмыш!..

    Тукта-тукта… Язмыш теге чакта җибәргән “Догалык” китабындагы изге сүз-теләкләр, догалар бар бит әле! Шул догаларны укысаң, һичшиксез, җиңеллек киләчәк, Зөһрә моны бик яхшы белә. Ул шунда ук, бөтен хәтерен бер төенгә җыеп, белгән догасын пышылдый башлады: “Аллаһуммә лә саһлә...”

    Догасын укып бетерә алмады, Зөһрәнең тагын елыйсы килде. Әллә елыйсы килүдән, әллә суыктан — ул эчке бер тетрәнү белән калтырана башлады. Дер-дер килеп калтыранган иреннәренә төшеп җиткән күз яшьләрен сыпырып алмакчы булды. Куллары аның теләгенә буйсынмады. Әллә туң җирдә озак ятудан оеп киткәннәр, әллә инде кыска тунның чабулары астыннан сиздерми генә үрмәләп кергән суыкка бирешә башлаганнар…

    Зөһрәнең аяк-куллары гына түгел, күңеле, зиһене дә ойый башлады, ахры, кинәт аның бөтен дөньясы җылынып, яктырып китте. Бераздан ул үзенең ниндидер сихри төш шаукымында калуын тойды. Аңа рәхәт тә, кыен да иде, ул бер үк вакытта бәхетле дә, бәхетсез дә иде… Чын, ихлас язмышлы һәрбер кеше кебек…

    — Язмыш… Язмыш! Мин сине көтә-ә-әм!.. Ник килмисең инде, Язмыш? Ник килеп коткармыйсың мине, Язмыш?.. Язмы-ы-ыш-ш-ш…

    Саташып ятучы Зөһрәнең суыктан күгәргән иреннәре бу минутта бердәнбер күңел таянычын, җан дустын, рух куәтен — Язмышын чакырып тилмерәләр иде. Бу Хода бәндәсенең күзләре инде йомылган, керфекләре хәлсез­ләнгән, тын-сулышы басылып, кысылып калган — бөтен барлыгы белән сафлыктан гына, хыялый могҗизадан гына торган бу җан иясенең җансыз тавышын ишетсә дә шул Язмыш дигәннәре генә ишетер, мөгаен…

    Ә Язмыш ишетмәде дә ишетмәде үзенең иясен… Юк! Ишетте! Ишетте! Зөһрәнең ачыргаланып, үрсәләнеп чакыруын, аның илаһи-изге догаларын ишетте, өзелеп-өзгәләнеп көтүен тойды… Әнә инде ул ашыга, кабалана, буран болытын, кар гарасатын ярып, үзенең Зөһрәсенә ашыга! Җилдән, давылдан уздырып, чокырларның иң төбенә төшә, упкыннарның иң тирәнен, ярларның иң текәсен айкый, тауларның иң биегенә менә… Шулай йөри торгач, ул ап-ак, салкын болыт булып, порхылдап, Зөһрә яткан баз-чокырга килеп төшә, аны, сак кына күтәреп, куенына ала һәм карлы буран аша өенә, елап-шешенеп беткән әнисе янына илтә…

    Зөһрәнең бер мизгелгә генә ачылып алган күзләре үзен күтәреп баручы Язмышның куркынган карашын, кар-бозга каткан керфекләрен, мыегын, ак сәдәф кебек туңган бит очларын гына шәйләп кала. Шәйләп кенә калмый, яратып эндәшергә дә үзендә көч таба:

    — Язмыш бит син… Коткар мине… Язмыш… Минем яшисем килә… Әнием янына кайтасым килә… Язмыш… Нинди әйбәт син… Мин сине Яратам… Ярата-а-ам…

    Зөһрә өшеп-туңып уянды. Ул: “Мин һаман салкын чокырда ятамдыр, шуңа күрә дә өшимдер…” — дип уйларга өлгермәде, каяндыр ерактан, таулар, офыклар артыннан әнисенең йомшак ягымлы тавышы ишетелде:

    — Кызы-ы-ым… Уян инде… Торырга вакыт, ач күзлә­реңне, кызым…

    Әйтүе генә җиңел. Күз кабакларын күтәреп, дөньяга, әнисенең тавышы килгән якка карау шулкадәр авыр булыр дип кем уйлаган!.. Гүя аның бу күз кабакларын галәмәт зур ташлар белән бастырып куйганнар!

    Шулай да Зөһрә бер мәлгә генә, керфекләрен күтәреп, күзләрен ача алды. Шул арада аның сабый күңеленә ургылып көн яктылыгы, аның артыннан ук әнисенең көн яктылыгыннан да яктырак карашы, күз нуры кереп тулды. Шушы тылсымлы яктылык Зөһрәнең хәлсез тәненә көч бирде. Ул бу юлы бернинди тартынусыз-нисез күзләрен ачты һәм янында еламсырап утырган әнисенең яшькә манчылган, әмма үтә дә мәрхәмәтле йөзенә тутырып карады. Могҗиза үзен озак көттермәде — ана белән кызның йөзенә берьюлы бәхетле елмаю кунды…

    — Әнием…

    — Кызым…

    — Мине Язмыш коткарды, әйеме?

    — Әйе, кызым.

    — Ул әйбәт, әйеме?

    — Әйбәт, кызым.

    — Ул тагын килерме?

    — Килер, кызым… Ә хәзер йокла, яме. Сиңа хәл җыярга кирәк…

    Зөһрә күзләрен йомды. Сәламәт, тирән йокыга талды. Тик… йокы ихтыярына бирелгәнче, үзенең нарасый күңеленнән саркып чыккан сихри сүзләрне пышылдарга өлгерде:

    — Рәхмәт сиңа, Язмыш… Мине ташлама, яме…

    Язмышның җавабын Зөһрә үзенең төшенә сихри барып җиткәч ишетте:

    — Мин сине мәңге ташламам, Зөһрә акыл-л-ы-ы-ым!..

                  10. Кем син, Язмыш?

    Мәктәптә Зөһрәне сагынганнар. Бер атна түшәктә ятканнан соң гына аягына баса алды шул ул. Аның белән булган тарихны барысы да белә. Сораулар күп булды. Зөһрә һич иренмичә, ниндидер мавыктыргыч әкият сөйләгән кебек, тәфсилләп сөйләп бирде. Бер генә сорауга төгәл җавап бирә алмады ул: кем коткарды соң аны? Бу хакта әнисе дә әйтеп бетерми. Сер саклый…

    Дөресен генә әйткәндә, Зөһрә аның кем икәнлеген белә. Язмыш коткарды аны. Ләкин ул шуны да белә: Алла гына күзгә күренми яши. Ә Язмыш — кешеләр кебек үк! Зөһрә моны тоя! Кешеләр кебек сөйләшә, яза, укый… Кешеләр кебек яши. Яисә өши… Зөһрәнең әле дә хәтерендә: аны күтәреп барган Язмышның нурлы күзләре, карлы-бозлы керфекләре, мыегы бар иде. Хәтта бүреге, туны бар иде! Ул чын кешеләр кебек киенгән иде!.. Ул хәтта кемгәдер бик охшаган да иде!.. Тик менә кемгә?

    Ул үзен коткарган Язмыш хакында әнисеннән тагын бер мәртәбә сорап карарга булды. Ләкин, күпме генә батырлыгын җыеп йөрсә дә, өздереп кенә сорый алмады. Бер әйтте бит инде: “Әйбәт кеше коткарды”, — диде. Тагын ни кирәк? Нигә әллә ничә мәртәбә сорап интектерергә? Әйбәт кеше дигәннәре шул Язмыш буладыр инде… Их… Зөһрәнең бик тә күрәсе килә ул Язмыш дигәннәрен! Аның йөзенә, күзенә карыйсы килә! Күзенә карап, рәхмәт әйтәсе килә. “Видик” өчен дә, хисап дәресләре өчен дә, гөл өчен дә, дусты Руслан өчен дә…

    Руслан дигәннән, беркөнне ул, Зөһрәне коридорда туктатып:

    — Сине әтиең коткарган, диләр, дөресме шул? — дип сорады. — Миннән сәлам әйт, яме, — дип тә өстәде.

    Зөһрә, әлбәттә, берни дә аңламады. Каян килеп әтисе булсын ул аның?! Элегрәк тә: “Классный әтиең бар!” — дип әйтә иде… Юри әйтәдер, әтиең кебек кешең бар, димәк­че буладыр…

    Зөһрәнең дә кызыгып куйган чаклары бар иде: их, шундый әтиең булсын икән, ә?! Әнә ул нинди көчле, батыр, акыллы булыр иде! Аның андый әтисе юк шул, юк… Булса, мондый аянычлы хәлләргә тарымас та иде… Чана шуарга да әтисе белән чыгар иде…

    Ә Язмыш… Язмыш шундый нәрсә инде — бүген бар, иртәгә юк… Иртәгә булса, берсекөнгә юк… Ул бар да, юк та… Күренә дә, күренми дә… Әти кеше һәрвакыт янда, ул гел синең белән, гел янәшә. Язмыш кыен чакта гына ярдәмгә килә, әти кешеләр, әниләр кебек үк, үз гаиләләре белән тату, тигез гомер кичерәләр. Дөрес анысы, әти булмаганда, Язмыш та ярап тора. Шуңа күрә Зөһрә бик бәхетле, чөнки аның ярдәмчесе, дусты, яраткан кешесе бар. Кыскасы, Язмышы бар. Барыбер рәхәт. Әти үк булмаса да, рәхәт…

    Чынлап та, Язмыш дигәннәре үзен кыш буе белгертеп, сиздереп торды. Бервакыт, Зөһрәнең чаңгысы сынгач, өр-яңа чаңгы китереп бирде ул аңа. Мәктәптән кайтып кергәндә, ишекләренә сөялеп куелган иде. Чын әкиятләрдәге кебек… Нишләп кеше алып китмәгән дә, каян белгән ул Зөһрәнең нинди чаңгы яратканын?

    Берсендә Зөһрә Гөлсинә апасын алдады. Гомерендә булмаганча, беркөнне ул өй эшен эшләмичә барды. Әлеге дә баягы “видик” гаепле инде.

    Менә бервакыт Гөлсинә апалары, парталар арасында йөреп, һәр баланың дәфтәрен тикшерә башлады. Әнә озакламый Зөһрә янына да килеп җитәчәк… Шуңа аны корт чаккан кебек булды. Ул парта өстендәге дәфтәрен кискен генә тартып алды да аскы шүрлектә яткан портфеле астына кыстырып куйды. Янәшәсендә басып торган Гөлсинә апасына:

    — Мин барысын да эшләгән идем, дәфтәремне өйдә онытып калдырганмын, — дип ялганлады.

    Шул ялганыннан соң Зөһрә, Гөлсинә апасының күзләренә туры карый алмыйча, бик озак йөрде. Аны җир тишегенә кереп китәрдәй итеп оялтучы да табылды. Бердәнбер көнне аның язу өстәлендә сәер хат кисәге пәйда булды. “Зөһрә акыллым! Бүтән болай ялганлама, яме, — диелгән иде анда. — Ялганлап, бәхетенә, максатына ирешкән кешене күргәнем юк әле минем. Ялган — бәхетсез һәм көчсез кеше эше. Тагын шуны онытма: ялганның олысы, кечесе юк. Кечкенә ялган да олы хыянәткә илтергә мөмкин. Моннан соң бер дә ялганлама. Килештекме? Синең Я.”.

    Быелгы Яңа ел бәйрәме дә Зөһрәнең хәтерендә мәңге калырлык булды. Иң элек ул бик сәер хат алды. Хат та түгел, конверт эченә салынган сызым иде ул. Сызымга Зөһрәләрнең йорты, ишегалды, күршедәге агачлык, яр-чокыр буйлары төшерелгән, кибет, балалар бакчасы, мәктәп күрсәтелгән. Агачлык белән яр арасында йөз адымлап ара бар. Шуның уртасында чыбыклары өзелеп беткән ялгыз телеграф баганасы кукраеп утыра. Сызымда да бар ул багана. Нәкъ әнә шул багана төбенә кызыл әләм сурәтләнгән. Бер читкә “Кыш бабай бүләге” дип язып та куелган.

    “Әһә, Кыш бабай үзенең алып килгән бүләген шунда күмгән икән”, — дип, өлгер генә уйлап алды Зөһрә. Ләкин шул минутта ук бүләк артыннан чыгып йөгермәде. Яңа ел җиткәч, Кыш бабай килгәч кенә чыгып алырга тиешлеген белә бит ул. Бәйрәмнең шарты, йоласы шундый.

    Бәйрәм шаулап-гөрләп үтеп китте. Яңа ел сәгате, төнге уникене сугып, икенче меңьеллыкның икенче елы тууын белдерде. Инде менә ничә көн буе Зөһрәнең күңелен кытыклап торган Кыш бабай бүләген эзләп табарга да вакыт җитте. Ул шунда ук: “Әнием, әйдә чыгыйк инде, алып керик Кыш бабай бүләген”, — дип, әнисенә ялына-ялвара башлады. Күрше-күлән гөрләшеп урамдагы чыршылар тирәсенә чыга башлагач, Зөһрәләр дә кузгалдылар, тиз-тиз генә киенеп, урамга чыктылар.

    Кыш бабай калдырган бүләкне шундук табып алдылар. Әнисе каян белгән диген — туп-туры барды да казып чыгарды. Бер матур тартмага әллә күпме тәм-том белән бергә Зөһрәнең кулына бик килешеп тора торган көмеш йөзек салынган иде. И сөенде инде Зөһрә! Беренче мәртәбә ул йөзек киеп йөриячәк! Андый затлы йөзек сыйныфтагы әтиле кызларда гына бар. Ә хәзер Зөһрәдә дә булачак! Рәхмәт инде Кыш бабайга! Кыш бабайга микән? Зөһрә кайсы төше беләндер сизә — бу бүләкне дә Кыш бабай исеменнән Язмыш, аның игелекле Язмышы калдырган булырга тиеш! Шуңа күрә ул, өйләренә кайтып җиткәнче, Кыш бабай белән бергә Язмышка да рәхмәт укып кайтты.

                  11.Туган көн

    Зөһрә үзенең һәр туган көнен түземсезлек белән көтеп ала. Быелгы туган көне аеруча истәлекле булачак. Укырга кергәч беренче тапкыр бәйрәм итә бит. Өенә үзенең сыйныфташларын, Гөлсинә апасын чакырачак ул. Руслан керәчәк...

    Тагын бер кеше бар барын… Бик чакырыр иде, ләкин Зөһрә аны ничек чакырырга икәнен белми. Хәтта аның кем икәнен дә, кайда, ничек яшәвен дә белми. Язмышның кайда яшәвен беркем дә белми шул. Иясен үзе килеп таба Язмыш. Ым гына, ишарә генә булсын…

    Бу юлы да шулай булды. Туган көненә ике атна кала, аның язу өстәлендә бер хат барлыкка килде. Гадәттәгечә: “Зөһрә акыллым! — дип башланган иде ул. — Туган көнең белән котлыйм, матур якты киләчәк, бәхетле гомер телим! Соравым да бар: бәйрәмеңә нинди бүләк җибәрим? Иң-иң теләгән әйбереңне әйтеп яз, яме! Синең Я.”.

    Зөһрә сөенеп бетә алмады. Онытмаган икән аны, онытмаган! Аның Язмышы кайдадыр шунда гына, якында-янәшәдә генә! Ул һәрдаим Зөһрәне күзәтеп тора, аңа яратып, үз итеп карый!..

    Үзе дә сизмәстән, Зөһрә як-ягына каранып алды. Бүлмәдә беркем дә юк иде. Әллә бармы? Бар да кебек, юк та кебек… Кемдер карап тора шикелле, тирән итеп, уфтанып сулыш ала кебек, хәтта яши кебек. Әнә йөрәге дә дөп-дөп тибеп тора… Ә, юк ла, стенадагы сәгать икән ул. Йөрүе дә башкача — дөп-дөп, дөп-дөп… Әллә икесе дә бер үк нәрсәме: язмышны вакыттан, вакытны язмыштан аерып карап булмый бит… Әллә Язмышның яшәгән урыны сәгатьме? Үзе яшәмәсә дә, бәлки, аның җаны шунда яшидер?

    Зөһрә, сәгатькә якынрак барып, озак кына карап торды. Сәгатьнең дә йөзе, күзләре, кашлары, теле һәм… йөрәге бар икән! Ул үзе дә йөрәккә охшаган икән! Әлбәттә инде үзе дә йөрәккә охшагач, аның эчендә җан да булырга тиеш. Зөһрә, нәни учлары белән үрелеп, сәгатьне иркәлә­мәкче, сөймәкче булды. Ләкин кагылмады… Рәнҗетермен, туктатырмын дип курыкты. Кабат өстәле янына килде. Язмышның хатын тагын бер мәртәбә укып чыкты. Өстәл тартмасыннан ап-ак кәгазь бите алды. Иң матур каләмен сайлап, Язмышка хат язарга кереште:

    “Исәнме, Язмыш!”

    Хатны башлау гына җиңел шул. Иң кыены — аннан соң. Нәрсә сорарга икән? Зөһрәгә кирәк әйберләр күп лә ул. Ат сорасаң инде?.. Зөһрә үлеп ат ярата бит. Авылга — әбисенә-бабасына кайткач, атлар-колыннар яныннан керми дә ул. Нәселдән киләдер бу шаукым. Бабасы да атлар караган, гомере буе атта йөргән. Зөһрә әтисенең ат яратканын-яратмаганын белми, ул әтисен бөтенләй дә белми, ә менә “ат җене” дигәннәре бабасыннан йогып калган булырга тиеш. Әбисе дә шулай дигән була. Юк, атлар турында болай гына уйлап куйды ул. Чөнки белә: шәһәрдәге фатирларына ат кадәр ат сыймаячак. Башка берәр нәрсә сорарга кирәк.

    Зөһрә үзалдына елмаеп куйды. Ул тагын бер әйбергә кызыгып йөри йөрүен… автобус тукталышындагы киоск тәрәзәсендә бик матур бер муенса эленеп тора. Яшелле-зәңгәрле, көмешле-күкле төймәләрдән тезелгән бу муенса бик тә серле, тылсымлы булып тоела Зөһрәгә. Сатып алмаса да, тотып кына булса да карыйсы иде!.. Автобус килгәнче, озак итеп шул муенсага карап тора Зөһрә. Әнисе көчләп сөйрәп диярлек алып китә аны киоск яныннан.

    Нәрсә сорарга соң? Зөһрәнең Гөлинәнеке кебек “велигы” да, Алсуныкы кебек затлы кара күзлеге дә юк. Тагын бик күп нәрсәләре юк аның. Кайсын сорарга соң? Кайсын гына сорама — Язмыш барыбер шуны калдырып китәчәк. Чөнки аның Язмышы үз сүзендә тора белә.

    Тик… Нәрсә генә бүләк итсә дә, үзе килмәячәк ул. Зөһрәнең туган көне Язмыштан башка гына узачак… Их, үзе килсен иде! Туган көнгә шундый шәп бүләк булыр иде!.. Ләкин… килмәс шул. Ул бит Язмыш! Кешеләргә изгелек эшләп йөрсә дә, үзе бик күренәм дип тормый. Күренә торган булса, түзмәс иде, Зөһрәсе янына әллә ничә мәртәбә килеп китәр иде инде.

    Шулай да Зөһрә Язмышны туган көненә чакырып карарга булды.

    “Бернинди бүләк тә кирәк түгел миңа, — дип язып китте ул. — Минем бөтен әйберем дә бар. Әтием генә юк… Ләкин әтиләрне Язмыш та алыштыра алмый — шуны беләм. Әни шулай ди… Әти кеше һәркем өчен берәү генә була. Миңа бернинди бүләк тә кирәк түгел. Үзең кил. Шул минем туган көнемә зур бүләк булыр. Мин сине бик көтәм! Көтәм! Әни дә көтә! Үзе әйтми, әмма мин моны төгәл беләм. Хәзергә сау бул, Язмыш. Авырма, яме. Сәлам белән Зөһрә”.

    Зөһрә хатын язып бетерде дә, конвертка салып, баш астындагы мендәренә кыстырып куйды. Йокларга иртәрәк иде, әнисе янына да чыгасы килмәде, ул, мендәренә башын куеп, моңлы кешеләрдә генә була торган тирән уйга калды. Төрле иде аның уйлары. Матур иде аның уйлары. Ниндидер якты, сихри бер могҗиза алдыннан гына була торган уйлар… Мондый уйлар балалык чорында гына булырга мөмкин. Чөнки алар сафлыктан, самимилектән туалар һәм кешенең, шәхеснең асылын тәшкил итәләр. Бу уйлар хакында кычкырып сөйләшергә ярамый, хәтта бөтенләй дә сөйләшергә ярамый. Шуңа күрә бу юлы сигез яшьлек Зөһрәнең күңел дөньясына кереп тормыйк, аны туган көненә кадәр үзе уйлап чыгарган матур, якты һәм үтә дә серле уйлары белән калдырып торыйк…

    Бәйрәм ял көненә туры килде. Кунаклар яктыда ук җыела башладылар. Беренче булып Алсу белән Гөлинә ишек шакыды. Алар, бүләкләрен тапшыргач, Зөһрәгә өстәл әзерләргә булыштылар. Гүзәлия кухняда пешеренде, ә кызлар көлешә-көлешә табын тирәсендә бөтерелделәр. Озакламый Зөһрәнең калган сыйныфташлары да килә башлады. Өй — чәчәк исе белән, Зөһрәнең бүлмәсе бүләк белән тулды.

    Менә бервакыт кыенсынып кына Руслан килеп керде. Ул иң элек Зөһрәгә ап-ак роза чәчәге бүләк итте, кыюсыз гына үрелеп, кызның бит очыннан үбеп алды, аннары кулындагы төргәкне сузды.

    — Нәрсә бу? — дип сорады Зөһрә.

    — Сиңа кирәк әйбер…

    — Ой, кызык син, Руслан… Ә нәрсә соң ул?

    — Бокс бияләе…

    — Нәрсә-ә?

    — Сиңа бокска йөрергә кирәк. Малайлардан тидертмәс өчен.

    — Шулай дисеңме? Бүләгең өчен рәхмәт, Руслан.

    — Үзеңә рәхмәт…

    — Ә миңа нигә?

    — Мине бит… беркем дә туган көненә чакырмый… Ә син чакырдың… Шуның өчен рәхмәт.

    — Алар бит синең нинди икәнлегеңне белмиләр, Руслан. Ә мин беләм.

    Русланнан соң Гөлсинә апалары килде. Шуның белән чакырылган кешеләр җыелып бетте. Ләкин Зөһрәнең әнисе кунакларны өстәл янына чакырырга ашыкмады. Аптырагач, Зөһрә кухняга үзе йөгереп чыкты.

    — Әнием! Барысы да килде, утырабызмы инде?

    — Аз гына көтик, кызым, тагын бер кунак кына киләсе калды.

    — Кем ул, әнием? Мин беләмме аны?

    — Беләсең, кызым… Килгәч күрерсең, хәзергә сорама, яме. Бар, кунакларың янына чык, ямансулап утырмасыннар.

    Зөһрәнең шатлыктан мөлдерәмә тулы күңеленә ниндидер җылы дулкын йөгереп керде: “Кем булыр ул серле кунак? Зөһрә аны белә дә, белми дә булып чыга…” Әнисе чакыргач, әйбәт кунактыр. Зөһрәнең туган көненә дә килгәч, тагын да әйбәтрәктер…

    Шул вакыт ишек катындагы кыңгырауга җан керде. Зөһрәнең әнисе каушап китте, әле бер якка, әле икенче якка омтылды, алъяпкычын салып, көзге янына барды, чәчләрен төзәткәндәй итте. Моннан соң да әле ишекне ачарга җыенмады. Зөһрә янына килеп, аркасыннан сөйде, бит очыннан үбеп алды, аннары гына ишек ачарга китте.

    Ишектән беренче булып олы чәчәк бәйләме күренде. Бер кочак чәчәк! Әнисенең дә, Зөһрәнең дә иң яраткан чәчәге — розалар! Руслан ап-ак бер роза алып кергән иде инде, ә монда исәпсез-хисапсыз кызыл розалар!

    Зөһрәнең күз алдында гаҗәеп күренеш барлыкка килде: ишектән бер кочак розалар кереп килә, ә аның артында беркем дә юк! Нинди серле могҗиза бу? Әллә?.. Зөһрәнең күңелендә нәни генә өмет чаткысы калкынып куйды: әллә Язмыш килгәнме? Әнә бит үзе күренми, чәчәкләре генә кереп килә. Кеше заты булса, күренер иде, ә бу күренми… Әйе, алган ул Зөһрәнең хатын, аның сүзен тыңлаган, килгән… Хәзер күрәчәк Зөһрә үзенең Язмышын. Күрмәсә, тоячак…

    Әмма бер кочак роза артыннан ишектән әнисенең элекке танышы Ясир абый килеп керде. Килеп керде дә, елмаеп-балкып, Зөһрәгә таба атлады, аны җәй исләренә аңкытып торган чәчәкләр белән күмде…

    — Туган көнең котлы булсын! — диде ул, йөзендәге матур елмаюын сүндермичә. Һәм түш кесәсеннән яшелле-зәңгәрле, көмешле-күкле муенса чыгарып, аны Зөһрәгә кидерде… Аннары, чәчәге-ние белән күтәреп, кочагына кысты:

    — Бәхетле бул, Зөһрә акыллым! — диде. Кыз һушын-акылын җыеп бетергәнче, аның гаҗәпләнүдәнме, кыенсынуданмы алсуланып киткән битеннән үбеп алды…

    Зөһрә барысын да аңлады. Бүген аның туган көненә чып-чын, чып-чын Язмышы килгән иде! Ул моны Ясир абыйсының куенына килеп керү белән тойды. Теге вакытта, буранлы төндә, нәкъ шушы кулларда, шул кочакта кайтты бит ул! Зөһрә бу кулларны башка бер генә кул белән дә бутамаячак. Шул ук күзләр, шул ук йөз, елмаю, мыек…

    Нәрсә ди бит: “Зөһрә акыллым!” — ди. Нәкъ хатында язганча… Хатын тәмамлаганда да: “Синең Я.” — дип куя иде. Бу “Я” дигәннәре Ясир абыйсы икән бит! Язмыш — Ясир… Ясир — Язмыш… Нинди матур могҗиза бу… Быел Зөһрәгә туган көне менә шушы матур могҗизаны бүләк итте!..

    Ясир абыйсы кыяфәтендә килеп кергән Язмыш куенында утырган Зөһрәнең күз алдында, шушы бер мизгел эчендә, ярты еллык гомере якты балкыш кебек чагылып киткәндәй булды. Ниндидер могҗиза булып хәтерендә калган “видик” та, зәңгәр чәчәкле гөл дә, күрше подъезд­да яшәүче Руслан исемле малай белән дуслашып китүе дә, “Догалык” китабы да, буранлы төн дә, ишек төбендәге чаңгылар да, Кыш бабай бүләкләре дә, ялганы өчен шелтәләп язылган хат та — барысы да шушы көләч, матур, акыллы, игелекле Ясир абыйсының эше икән!

    Зөһрә, бу матур ачыштан, дөресрәге, серле-могҗизалы төштән уянырга теләмәгәндәй, күзләрен чытырдатып йомды, аннары, алга омтылып, Ясир абыйсы кыяфәтендә килеп кергән Язмышын, газиз әтиләрне-әниләрне кочаклаган кебек, кысып кочаклап алды, һәм, ниндидер бик мөһим сер әйткәндәй, ул гына ишетелерлек итеп, серле пышылдады: “Килүең өчен рәхмәт… Мин сине бик-бик яратам!..”

    …Кунаклар таралгач, алар өчәүләп чәй эчтеләр. Бу юлы да Ясир абыйсы күбрәк әнисе белән сөйләште. Әмма Зөһрә аңа бер тамчы да үпкәләмәде. Чөнки ул төгәл белә: Ясир абыйсы — әнисенеке генә түгел, Зөһрәнеке дә. Бәлки әле иң элек Зөһрәнекедер, аннан соң гына әнисенекедер?

    Әнә ул нинди — Язмыш… Чибәр! Акыллы! Шаян! Әйбәт! Аның белән рәхәт, тыныч… Руслан белән дә дуслар. Бу бик мөһим. Чөнки Зөһрә киләчәктә Руслан белән бик якын дус булачак. Бәлки… бергә дә яшәрләр… Моны белеп тору Зөһрәне бәхетле итә… Бүген Руслан тәмам аптырады: “Ясир абый синең әтиең түгелмени?” — дип сорады. Зөһрә аңа ничек җавап бирергә дә белмәде. Зиһене каушап төшкән бер мәлдә, Зөһрә өчен аның күңеле, йөрәге әйтте: “Әтием түгел, ләкин ул минеке!” — диде.

    Әнә ул нинди — Ясир абый… Игътибарлы, игелекле, мәхәббәтле… Тагын… бәхетле! Аның белән әнисе дә бәхетле — күптән болай көлеп-елмаеп утырганы юк иде… Сөйләшүләре дә аңлаешлы…

    — Яз җитә, Гүзәлия. Салкыннар бүтән булмас инде…

    — Шулай шул, быел кыш бигрәк салкын булды, буранлы булды…

    — Бөтен дөньяга җылы кирәк…

    — Безнең барыбызга да җылы кирәк, Ясир…

    — Кешегә кояш җылысы гына җитми шул, аңа җан җылысы да булсын.

    — Җылыга җылан да җылыша, диләр бит… Безнең кояш та җылыны сизде. Ясир, ишетәсеңме?

    — Ишетәм, Гүзәлия, ишетәм.

    — Теге агачтагы кошка карале, тәмам күңеле булды бугай… Сине ничек үз итте… Теге агачтагы кошны әй­тәм…

    — Беләм. Минем өчен дә газиз бер җанга әверелде ул… Дөресен генә әйткәндә, мин хәзер аңардан аерыла алмыйм инде… Ничек хәл итәсең соң, Гүзәлия?

    — Мин күптән хәл иттем, Ясир, үзең беләсең. Хәзер инде кызыбыз хәл итсен. Аның чираты…

    “Кызыбыз” дигән сүзне ишеткәч, кәнфит кәгазьләре белән уйнап утырган Зөһрә кискен башын күтәрде, “Сүзегездә миңа да урын бармыни?” дигәндәй, гаҗәпләнү һәм сорау тулы күзләре белән бер әнисенә, бер Ясир абыйсына карап алды. Аннары, ярый, үзегез беләсездер әле дигән кебек, тыйнак кына елмаеп куйды да фантиклы уенын дәвам итте…

    — Кызыбыз белән күптән сөйләшеп куйдым инде мин, Гүзәлия.

    — Йә-йә?

    — Ул риза!

    — Нишләп мин берни дә белмим?

    — Беләсең-беләсең…

    — Зөһрә кызым, Ясир абыең дөрес әйтәме? Син аны яратасыңмы?

    Зөһрә бераз оялыбрак, әмма эчке бер ныклык, ышаныч белән җавап бирде:

    — Яратам. Моннан соң мин аны беркая да җибәрмим!.. — Аннары Ясир абыйсына кырт борылып сорап куйды. — Китмисең бит, Ясир абый?

    — Китмим, Зөһрә, китмим…

                  12. Соңгы сүз

    Менә шулай матур тәмамланды бу тарих. Тәмамланды микән? Бәлки, олы, бәхетле тарихның башы гынадыр бу?

    Һәр кешенең үз вакыты, үз сәгате бар, диләр. Шул сәгать суккан вакытка туры китерә алса, кешегә бәхет капусы ачыла. Бүген генә сигез яшен тутырган Зөһрәнең дә сәгате сукты. Аның тормышы бөтенәйде.

    Ләкин без барыбыз да беләбез: бу нәни кыз үз гомерендә беренче сынауны гына үтте. Алда мондый сынаулар күп булыр. Тагын да авырраклары булыр…

    Зөһрә генә түгел бит әле. Аның белән бергә бу яңа тормышка, яңа сынауларга Гүзәлия дә, Ясир дә керә. Моңа кадәр хыял белән сабырлык — аларның гомер юлдашы булды. Алдагы тормышларында да Ходай Тәгалә бу матур парны шушы рухи кыйблалардан читләштермәсен иде.

    Язмыш — таң кебек: башы бар, ахыры юк… Безнең күз алдында өр-яңа Язмыш туды. Язмыш һәрвакыт бәхет булып туа. Безнең геройларыбыз да аны шул бәхетле килеш сакласыннар иде, тормышның бормалы юлларында әрәм-шәрәм итеп бетермәсеннәр иде.

    Руслан… Үзе бер дөнья… Миңа бик кызык тоела аның Зөһрә белән дуслыгы. Хәтта сәер… Бу дуслык Русланны яхшырак итәчәк, ә Зөһрәнең күңеленә ныклык бирәчәк…

    Миңа, язучы буларак, Зөһрәдән аерылу бигрәк тә кыен. Дөресен генә әйткәндә, шушы кыска вакыт эчендә якын, газиз булып киткән бу бәгырь кисәгеннән аерыласым да килми. Ул минем дә күңелемдә, язмышымда калды. Үзенең якты хыялы, күңел сафлыгы һәм горур батырлыгы белән мине дә әсир итте, тәрбияләде, кешелек асылыма кайтарды, кырыс вакыт җилләрендә уңа башлаган матур сыйфатларымны уятты…

    Менә Зөһрә хакындагы әсәремне язып тәмамладым да уйга калдым. Мин бу кызны сагына да башлаганмын икән… Ә САГЫШ ул, ЯЗМЫШ кебек үк, таңны хәтер­ләтә — аның башы бар, ахыры юк…

    Гыйнвар, 2002

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх