• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    БУЛАТ НИГӘ ЙОКЛАМЫЙ?

    (Моңсу хикәя)

    1.

    Булат йоклый алмыйча ята.

    Ул бүген очы-кырые булмаган Казан урамнарында үзенең Куянын калдырып кайтты. Куян дигәч тә, куян түгел ул, быел җәй Булатларның дачаларында яшәгән эт. Урманга баргач, гөлҗимеш куагы төбеннән табып алганнар иде. Исеме шул тапкан чактан ук ябышып калды. Булатның әтисе аны куян баласы дип белгән. “Куян, куян!” — дип йөгереп барсалар — дер-дер килеп, куркынган көчек утыра. Тәнендә юньләп йоннары да юк әле. Бер җаны гына бар. Анысы да чыгам-чыгам дип тора. Шундук “Куян” дип исем бирделәр. Менә шундый кызык тарихы бар бу этнең.

    Хәзер үсте инде. Тик ул беркемгә дә кирәк түгел. Нишләп кирәк булмасын?! Булатка кирәк, бик кирәк! Ә менә әнисенә, әтисенә кирәк түгел. Ә бит әнисен дә, әтисен дә ярата Булат. Куянны яраткан кебек ярата. Әнисе, әтисе Булатның үзен дә бик яраталар, аның өчен үлеп торалар. Ә менә Булат яраткан Куянны яратмыйлар Булат шуны аңламый…

    2.

    Булат йоклый алмыйча ята.

    Җәй буе бакчада бергә яшәделәр. Булат үз өендә, Куян үз өендә. Булат әти-әнисе белән, Куян ялгызы гына. Булат белә: һәркемнең әти-әнисе бар. Һәр җан иясенең әти-әнисе булырга тиеш. Куянның әтисе, әнисе бардыр. Кайда алар? Нәрсә булган аларга? Ерткыч бүреләр талаганмы? Адашып калганнармы? Әллә?.. Әллә үзләре адаштырганнармы балаларын? Ничек кенә булмасын, Куян ятим калган. Шуңа күрә аңа ямансурак, кыенрак. Әмма Булат Куянның шуны белгәнен белә: малай гына булса да хуҗасы аны бервакытта да ташламаячак; ул һәр көнне иртән йөгереп чыгачак та аны чакырып алачак, аннары озак итеп сыйпап, сөеп иркәләячәк, үз авызыннан өзеп алып чыккан тәмле-тәмле ризыклар ашатачак…

    Әтисе дә, әнисе дә Куянны үз иттеләр. Әтисе җыйнак кына оя ясап куйды, әнисе аны бер генә аштан да калдырмады.

    Булатлар җыелып шәһәргә кайтып киткәндә, кечкенә булса да, Куян бакча өен саклап кала. Чит-ят кешеләр якыная башласа, барлы-юклы тавышын кызганмыйча, өргән булып, җан әсәре барлыгын белдерә.

    Бер көн аңа таш атып киттеләр, имгәтә яздылар. Җәрәхәтләреннән аккан канны көчкә туктаттылар. Куркынып, калтыранып яткан Куяннның күзләре бик боек иде ул вакытта. Булат, кызганып, аны беренче мәртәбә үз түшәгенә, янына алып кереп яткырды. Куянның яралары тәмам төзәлгәнче шулай бергә яшәделәр. Ләкин, Куян аз гына аруланып, аякка басу белән, әтисе аны тышка, үз оясына чыгарырга кушты. Әнисе дә әтисе яклы иде.

    — Татарлар өйдә эт асрамыйлар, этнең урыны тышта. Әнә, йорт-җирне сакласын. Ышыкланыр урыны бар, тамагы тук. Тагын нәрсә кирәк?! Эт кенә бит ул!..

    Булат бик аңлый да соң… Кеше түгел, эт ул, эт. Моны кем белми?! Эт кенә дә түгел ул. Куян ул, Куян! Исеме бар аның. Исеме булган эт — эт кенә түгел ул, түгел! Булат шулай уйлый. Әнә бит — ул кеше кебек карый, хәтта кеше кебек аңлый да… Сөйләшергә теле генә юк. Менә шул аера да инде аны кешеләрдән.

    Тагын бер нәрсә белән аерылып тора әле ул малайлардан. Урамдагы малайлар үз сүзләрендә тормыйлар, ялганчылар, куркаклар… “Иртәгә мин синең белән уйныйм”, — дип, икенче көнне уенга чыкмый калу, яисә, дус-ишләрен ташлап, башка малайлар белән уйнарга китү берни тормый аларга. Ә Куян — чын дус, тугры дус, ул хуҗасы Булат яныннан бер адым да читкә китми, аны гел саклап йөри. Чөнки Булат үзе дә аны саклый. Олы этләр килеп чыкса, шундук Куянны кулына ала, куенына яшерә. Шулай бер-берсенә тугры дус булып, алар җәй буе бергә яшәделәр.

    3.

    Булат йоклый алмыйча ята.

    Аның уйлары һаман яраткан эте хакында.

    Куян, әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсте, тиз арада үзенең чын кыяфәтен алды: колакларын тырпайтты, койрыгын утыртты, тешләрен ыржайтып ырылдарга өйрәнде… Күксел туны гына аны һаман әле куянга охшатып, күзгә кереп тора иде. Чапканда да куянны хәтерләтә — арткы аякларын бот арасына куеп, сикерә-сикерә чаба… “Куян! Куян!” — дип кычкырасың гына, кушаяклап чабып килеп тә җитә. Шулкадәр кызык… Булатның көлә-көлә эчләре катып бетә… Кайчандыр аякларында да басып тора алмаган, атлап йөргәндә дә алпан-тилпән килеп, әле бер якка, әле икенче якка чайкалып йөрүче бу көчек сыңары ике ай эчендә үзен яклый алырлык чып-чын эт булып үсәр дип кем уйлаган?! Ә ул үзен генә түгел, торган йорт-җирен, хуҗаларын яклый алырлык җан иясе булып җитеште.

    Ул көнне барысы да бакчада иде. Һәркемнең үз шөгыле. Булатның әтисе мунчага утын хәстәрли, әнисе түтәлләрдәге чүп үләннәрен утап йөри. Булат үзе дә мавыгып киткән, өй артындагы ком өемендә машина куа, Куян исә, Булаттан ерак та түгел, чишмәгә илтә торган сукмактагы чит-ят искә юлыгып, пырхылдап, төчкереп йөри…

    Булат үзенең каршында калыккан ул еланны тиз генә шәйли алмады. Кырауда караеп кипкән үлән сабагына охшаган иде шул ул. Күреп калгач та торып йөгермәде, аның яңагыннан сары тап эзли башлады. Бу еланда андый тап юк иде. Тузбаш түгел бу… Төсе дә башкача, кыяфәте дә, хәтта ысылдавы да… Әнә ничек сузып-сузып ала ярык телен!.. Кара елан бит бу, агулы елан!

    Менә шунда гына Булатның кечкенә йөрәгенә курку төшеп җитте. Ул телсез, өнсез калды. Елан ике чатлы телен уйнатып тора бирде. Менә ул тагын берничә мәртәбә телен чыгарып алыр да өскә ташланыр, кабып ук йотмаса да, агулы тешләре белән шундый итеп тешләп алыр, Булат шундук егылып җан бирер кебек…

    Ләкин елан Булатны чага алмый калды. Аның шомлы ысылдавын Куян да ишеткән икән. Әнә ул, ике генә сикерде дә, йомгакка җыелган “тере каеш” Булат өстенә ташланам дигәндә генә, аның баш тирәсеннән кабып та өлгерде, аннары үткен азау тешләре арасында чәбәләнгән еланны җиргә бәргәли башлады. Үзе, борынын пошкылдатып, башын як-якка чайкый, тешләреннән ычкындырмыйча гына, һаман әле бөтерелеп чәбәләнгән “каеш”ны җиргә сузып салып, тәпиләре белән таптап үтермәкче була.

    Ниһаять, Булат, һушын җыеп, кычкырып җибәрде. Аның ачы тавышын ишетеп, әтисе, әнисе йөгереп килделәр. Әллә Булатның тавышыннан сискәнеп, әллә кинәт кенә өй буеннан килеп чыккан хуҗалардан шикләнеп, Куян, титаклый-титаклый, еланы-ние белән читкә — сазлык буена китеп югалды.

    — Нәрсә булды, улым?

    — Елан?

    — Чактымы әллә?

    — Кайда ул?

    Булат, тынычланып, барысын да түкми-чәчми сөйләп биргәнче, Куян әйләнеп тә кайтты. Ул да тынычланган. Әмма авыз читеннән салынып торган кара еланны ташлап калдырмаган. Менә ул үзенең елтыр күзләрен як-якка йөгерткәләп, якынрак килде дә, корбанын Булатның аяк очына ук куйды. Ул шулай мактанып алмакчы булдымы, әллә: “Курыкмагыз, ул хәзер берни дә эшли алмый”, дигән кебек, үзенчә тынычландырырга теләдеме — анык кына беркем дә әйтә алмый иде. Чөнки этләр сөйләшә белмиләр.

    — Ай Аллам! — Булатның әнисе бигрәк куркак булып чыкты. Булат хәтта йөзен чытып куйды.

    — Үлгән бит инде ул, курыкма… Безнең Куян чын герой хәзер, белдеңме?

    Бу вакыйгадан соң Куянның абруе артты. Ул тагын бакча өендә — Булат янында куна башлады.

    4.

    Булат йоклый алмыйча ята.

    Бөтен борчулар көз җиткәч, сентябрь кергәч башланды. Булат, шәһәргә кайтып, мәктәпкә йөрергә тиеш иде. Чөнки башкача булмый. Һәр бала укырга тиеш. “Укыган кеше генә кеше була”, — дип язганнар бер китапта.

    Ял көннәрен көтеп ала Булат. Иртән иртүк торып, әти-әниләрен уята, алардан да алдарак бакчага барырга җыенып куя. Анда Куян көтеп тормаса, бу кадәр иртә торыр идемени ул. Сагына, бик сагына ул Куянны. Куян да сагына. Очрашканда, бер-беренә каршы йөгереп килеп, кочаклашып күрешәләр, озаклап сөйләшәләр, назланышалар… Булат аны атна буе җыйган тәмле ризыклар белән сыйлый. Куян да үз хуҗасына ярарга тырыша, йә аның өчен берәр сөяк табып кайта, һич булмаса, тычкан яисә бака китерә…

    Ә бер көнне ул Булатның җәй көннәрендә үк югалткан сөяк саплы пәкесен табып алып кайтты. Бик кадерле иде бу пәке Булатка. Ул аны сабантуйда көрәшеп алды. Үз яшендәге унике малай арасында баш батыр калды.

    Шул пәкесен табып китергәч, бер атна буе үзенә эләккән бөтен тәм-томны этенә биреп барды Булат. Куян үзе дә тәмле тамак булып чыкты. Ул әле кыяр да, алма да ашый… Чын кешеләр кебек. Шуңа күрә Булат уйлап та куя: Куян әллә чынлап та кеше микән? Әнә бит ул нинди акыллы! Йөз-кыяфәте генә этләрнеке. Ә үзе — кеше! Бигрәк тә күзләре кешенеке!

    Көннәрне суыта башлагач, ике-өч атнага бер генә бара торган булдылар. Куян бөтен бакчага бер ялгызы кала. Үз көнен үзе күрә, үз тамагын үзе кайгырта…

    Булат аны бик кызгана. Бер барганда ул әти-әнисеннән Куянны шәһәргә алып кайтуларын сорады. “Мин аны карап кына торырмын, чын менә, чын менә!” — дип, ант биргән кебек, кат-кат әйтте.

    Алып кайтуын алып кайттылар, әмма шәһәрдәге фатирга авыр ияләште Куян. Чөнки ул бакча эте иде. Ирек эте. Кысан бүлмәләр эчендә яшәү андый этләр өчен үлем белән бер… Өстәвенә тәртип ягы да чамалы. Ул әле диван читен тешләп китә, әле гөл яфракларын өзеп каба, әле тәрәзә пәрдәләрен умырып төшерә…

    Бер кичне Булат әнисенең үртәлеп сөйләшүен ишетеп калды.

    — Бар, чыгарып ат шул этеңне, әнә, бүген дә, без эштә чакта, түшәкләр өстендә йөргән… Бөтен җирдә шуның йоны оча, бөтен җирдә шуның селәгәе…

    Әнисен аңлый Булат. Чөнки аның әнисе чисталыкны ярата. Артык чиста, пөхтә шул ул. Нигә ул кадәр чиста булырга инде? Булат, мәсәлән, үзенең китап-дәфтәрләрен тәртипкә салып, җыеп куйса, кирәкле әйберен таба алмый интегә. Ә менә таралып яткан чакта бөтенесе күз алдында, шундук табып аласың… Әнисе андый түгел шул… Әтисенә дә охшап бетми аның чисталык яратуы…

    — Ярар инде, ул кадәр чәпчемә, тормышта гел пөхтә генә торып була димени? Балалы йортта бераз тузан да туза инде, нишлисең… Ә Куянга кагылма, тимә… Ул бит Булатның бердәнбер юанычы, дусты… Җан дусты. Ничек диләр әле? Җан дустыннан аерылган кешенең күңеленә рәнҗеш керә, диләрме?

    — Нинди кеше? Бала гына бит әле ул!

    — Ә-ә, ялгышма, хатын; бала рәнҗеше — икеләтә, өчләтә, унлата авыр ул. Моның белән шаярмыйк, яме?..

    — Ярар соң, әйттем исә кайттым. Минем үземә дә якын ласа ул эт. Өй тузганга гына үртәлеп әйтүем…

    — Хатын, әй, хатын…

    — Нәрсә инде?..

    — Әйдә үзенә иптәшкә бер бәләкәй генә кыз алып кайтабыз…

    — Һи, юләр, акрынрак сөйләш. Йә теге авылдагы теге кеше ишетеп калыр… Нинди кыз инде ул… Әле бер балалы килеш тормышыбызның очын очка чак ялгап барабыз…

    Булатның әтисе моңа берничек тә җавап бирмәде, авыр итеп сулады да икенче ягына әйләнеп ятты…

    5.

    Булат йоклый алмыйча ята.

    Аның күңеле тыныч түгел. Ул бүген үзенең сөекле этен Казан урамнарында адаштырып кайтты.

    Барысы да юктан гына башланды. Булатларга кунаклар килгән көн иде. Куян кунакларның берсен шундук яратмады — өреп каршы алды. Аны түр бүлмәгә кертеп яптылар. Теге бәндә сүгенә-сүгенә зал ягына кереп китте.

    Булат та яратмый аны. Өстәл артында иң күп ашаган кеше шул. Ашасын — Булатка жәл түгел. Ләкин ул гел ашап утыра, сөйләшми дә, көлми дә, уйнамый да. Сүгенә генә. Әти-әнисе дә бу хакта белә. Әмма барыбер чакыралар. Чөнки ул — әтисенең начальнигы. Сүз әйтсәң, Булатның әтисен эштән куарга мөмкин. Бервакыт Булат үзе күрде: бу кеше, бер мәҗлес вакытында, аларның ялтыравыклы кашыкларын кесәсенә яшерде. Булат әнисенә әйтеп караган иде, тегесе: “Тс-с, алса алсын инде, озакламый әтиеңне күтәрәләр, эндәшергә ярамый”, — дип кырт кисте.

    Булат әнисенең “күтәрәләр” дигән сүзен төшенеп бетмәде бетүен, әмма аның бик тә мөһим, мәгънәле сүз булуын тиз аңлап алды.

    Булат, Куян янына бик керәсе килсә дә, кермәде, түзде. Әнисе кушмады. Әнисенең кушканын үтәп, кунакларга ияреп килгән бала-чагалар белән уйнарга, дөресрәге, аларның уеннарына күз-колак булып торырга тиеш иде ул.

    Мәҗлес матур гына барганда, аның иң кызган бер мәлендә эчке бүлмәдәге Куян ярсып-ярсып өрә башлады. Аңа бераздан кемнеңдер ачыргаланып кычкырган тавышы килеп кушылды. Бөтенесе дә дәррәү сикереп тордылар.

    Булатның әти-әнисе, торып кына калмадылар, сәер тавышлар килгән түр бүлмәгә йөгереп кереп киттеләр. Артларыннан Булат та иярде. Аларның күз алдында пәйда булган күренеш Америка фильмнарында да сирәк очрый торгандыр, мөгаен. Һәрхәлдә, Булат шулай уйлый.

    Өстәл лампасының тыйнак уты бүлмә эчен тонык кына яктыртып тора. Түр өстәл янындагы идәндә, чалкан төшеп теге сөмсез кунак ята. Аның сыңар кулы Куянның иләмсез зур авызында. Тешләре генә хәтәр ыржаеп тора. Начальник кешенең кулы йодрыкка төйнәлгән. Шул йодрык турысыннан тешләп алган Куян тешләрен ныграк кысып җибәрде, ахры, теге бәндә җир ертып кычкырып җибәрде һәм йодрыгын ачты. Нечкә, озын бармаклар арасыннан паркет идәнгә шапылдап энҗе кашлы йөзек килеп төште. Булат шундук танып алды: бу — быел гына әтисе әнисенә бүләк иткән алтын йөзек иде. Аны Булатның мең мәртәбә тотып караганы бар. Бик кызык йөзек ул: кашына куелган таш су тамчысын, энҗене хәтерләтә, кайчакта күз яшенә дә охшап китә… Әнисе әтисенә шулай ди:

    — Син миңа күз яше бүләк иткәнсең… — ди.

    Әтисе көлеп җавап бирә:

    — Шатлык яше ул, хатын, бәхет яше…

    …Эшнең нәрсәдә булуын шундук аңлап алдылар. Булат, йөгереп барып, Куянны карак бәндәдән тартып алды. Ул арада әтисе акырып-бакырып ятучы начальнигы тирәсендә бөтерелә башлады. Әнисе, идәндә яткан йөзекне алып, ачык торган өстәл тартмасына төшереп җибәрде…

    Кунакның кулын бәйләп, мең мәртәбә иелә-бөгелә гафу үтенеп, ашыгыч ярдәм машинасына төяп җибәрделәр. Подъезд төбендәге миләш агачында аның усал сүгенү сүзләре генә эленеп калды…

    Мәҗлеснең яме бетте, кунаклар тарала башлады. Үзләре генә калгач, әтисе белән әнисе Булатны дәшеп алдылар.

    — Улым, болай булмый бит инде. Кешегә ябыша башлады бит, нишлибез хәзер?

    — Урлашмасын, ябышмас…

    — Нәрсә сөйлисең син, улым?

    — Үзем күрдем. Син дә күрдең… Әнием, күрдең бит? Әтием сиңа бүләк итте ул йөзекне. Белми дисеңме әллә? Теге вакытта кашыкларны да ул урлаган иде… Үзе гаепле ул…

    — Гаепле дип инде… Эттән талатып үтерергәме?

    — Урламасын…

    Бу юлы сүзгә әтисе дә кушылды:

    — Булат, тыңлале. Бер мәртәбә кешегә ябышкан эт икенче мәртәбә дә, өченче тапкыр да ябышачак. Шуңа күрә Куянны өйдә калдырырга ярамый. Аңла. Булмый. Эт белән яшәп булмый. Тагын киләчәк ул абыең, тагын тешләрме?

    — Килмәсен…

    — Килми булмый шул, ничек шуны аңламыйсың син, Булат, ә?!

    — Эшеңнән генә куа күрмәсен инде, хәерсез… Әнә бит, әллә нәрсәләр акырып-бакырып, янап китте…

    Әнисенең соңгы сүзе Булатка нык тәэсир итте. Шул сүз бөтенесен хәл итте дә куйды.

    — Ярар, яшәмәс…

    — Менә аңладың… Акыллы бала бит син. Иртәгә иртүк шәһәрнең берәр аулак урынына алып барып, адаштырып кайт. Үскән инде ул, ачтан үлмәс. Аның кебек этләр Казан тулып йөриләр әнә… Нишлисең, язмышына шулай язылгандыр. Карамадык түгел, карадык бит инде… Рәнҗемәс, иншалла…

    Әтисе бер сүз дәшмәде. Булат аңлый, аңа гына түгел, әтисенә, әнисенә дә кыен иде бу минутта. “Бүтәнчә берничек тә булмый”, — диләр бит…

    Их, кечкенә шул әле Булат, һай кечкенә. Зуррак булса, барыбер берәр җаен табар иде, Куянны өйдә, үзе янында калдырыр иде. Ничек тиз үсәргә соң, ничек үсәргә? Ничек?

    Өстәл астында моңсу күзләрен мөлдерәтеп карап яткан Куян нәрсә уйлады икән? Бу хакта беркем берни белми калды.

    6.

    Булат йоклый алмыйча ята.

    Ул үзенең бала акылы белән: “Инде хәзер нишләргә?” — дип уйлый. Иртән торуга ук әти-әнисеннән: “Куянны кире өйгә алып кайтыйк, ул бүтән беркемне дә тешләмәс”, — дип сорасынмы? Куянны илтеп адаштырганга бер көн, бер төн үткән була бит инде… Юк, тыңламаячаклар… Алар хәзер Куянны да, Булатны да элекке кебек яратмыйлар…

    Булат үзе дә әтисен, әнисен бераз яратмый башлады. Яратуын ярата ул… Ләкин башкача ярата. Нәкъ алар Куянны яратмаган кадәр кимрәк ярата… Ул үзенең нәни генә күңеле белән борчылып уйлый: “Ничек яшәргә? Куянсыз яшәү кыен бит… Аның бит әле Куянсыз яшәп караганы юк. Алай яшәп буламы соң? Әллә… Әллә яшәп булмыймы?

    Булат үзенең кечкенә йрәге белән калтыранып, куркынып китте. Яшәп булмаса? Әгәр ул үлсә? Кем яшәр аның тормышын? Кем үсәр аның өчен? Кем картаер? Кем әти булыр? Юк, әти кеше булмас ул. Аның улы да шулай бер эт белән дуслашса, ул этне урамга куып чырарымы? Юк, юк, моны эшләмәс өчен генә булса да Булат үсмәячәк, яшәмәячәк… Әти кеше булмаячак…

    Булат һаман уйлый: “Ничек яшәргә? Нишләргә?”

    Ә менә аның Куяны нәрсә уйлый икән бу минутта? Шулай ук: “Ничек яшәргә, нишләргә?” — дип уйлый микән? Уйламыйдыр. Үпкәләмидер дә. Ул кеше түгел бит… Этләр ярата гына беләләрдер. Менә хәзер дә Куян Булатны сагынып ятадыр. Аны төшендә күрәдер. Ничек уйнаганнарын, шаярганнарын күрәдер… Булат та аны төшендә күрер иде, тик йоклый алмый. Йокламыйча, төш күреп булмый шул, Куянны күреп булмый… Ә күрәсе килә!

    Булат тәрәзә ягына карап әйләнеп ятты. Бүген төн шундый караңгы! Йолдызлар бар микән? Куянга иптәш булырлар иде… Әнә бит ничек куркыныч. Әллә йолдызлар да юк инде? Бер генә көнгә, бер генә төнгә булса да нигә калмады икән Булат үзенең эте янында?.. Их… Хәзер барса? Юк, хәзер соң инде. Төнлә юлны таба алмаячак. Адашачак… Югалачак…

    Таба, нишләп тапмасын?! Ул бит кая илткәнен белә! Белә! Иң элек алар трамвайга утырдылар. Трамвайдан төшкәч, бер озын урам буйлап бардылар. Бара торгач, ташландык йортларга килеп чыктылар. Булат Куянны иң элек шунда калдырмакчы булды. Ләкин бер дә ошамады аңа бу җир. Кире уйлады. Ары киттеләр. Ике тыкырык үтеп, яр буена килеп чыктылар. Булатның малайлар белән килгәне бар бу җиргә. Әмма тагы да арырак барганы юк иде әле. Бу юлы тагын бераз барырга булды.Әнисе кат-кат әйтте бит: “Кайтмаслык булсын!” — диде.

    Ниндидер агачлыкка барып җиттеләр. Кечкенә парк, бакча булып чыкты ул. Барганчы бер сүз сөйләшмәделәр. Булат хәтта Куянга борылып та карамады. Чөнки белә иде: Куянның күзенә караса, кызганып, кире алып китәчәк ул аны.

    Ә кайткач ни дияр? Юк, елак булырга ярамый. Әниләр сүзен тыңларга кирәк. Мәктәптә дә шулай өйрәтәләр. Тугыз яшьтә генә булса да, Булат белә: ана хакы беренче урында, ул башка бөтен хаклардан да өстенрәк!

    Куян үзе белә микән үзен адаштырырга алып барганны? Белмидер. Әнә бит — әле алга йөгереп китә, әле артка калып, тегендә-монда тыкшынып, төрле исләр иснәп йөри. Аннары, чабып килеп, Булат белән шаярмакчы була. Ә Булатның шаярасы килми. Бүген аның кәефе юк. Чөнки ул иң якын дустын — сөекле этен адаштырып, ташлап калдырырга бара…

    Булат бер аулак куаклык янында туктап калды. Як-ягын күзәтеп чыкты. Монда ташландык такталар күп икән, якындагы күл буенда камышлык та бар. Булат шулардан Куянга оя ясарга булды. Коры яланга ятып йокламас бит инде. Хәзер килеп җитә ул кыш…

    Менә ул такталардан әмәлләп, тыйнак кына өй торгызды, кесәсеннән пәке чыгарып камыш кисеп алып килде. Оя өстен шул камышлар белән каплап, томалап чыкты. Шуннан соң гына оя каршына өйдән алып килгән тәрилкәне куйды, аңа су салды, кесәсенә төреп салынган икмәк сыныкларын чыгарды…

    Куянның муенчагын алмады Булат. Иясез, хуҗасыз дип уйламасыннар әле. Аның бит чынлап та иясе бар. Бергә генә яшәмиләр.

    Булат китәргә әзерләнде. Иң кыены саубуллашу икән. Сугыштагы кебек… Юк, Булатның сугышта булганы юк. Әмма ул белә: сугышта нәкъ шулай була. Анда да фронтташ дуслардан аерылу кыендыр. Үзеннән-үзе күз яшьләре агадыр, елыйсы, кочаклашасы киләдер…

    Булат, Куянның алдына тезләнеп, үзенең аз гына яшәгән гомерендә беренче мәртәбә әйтелә торган иң мөһим сүзләрне пышылдарга кереште. Изге картлар дога пышылдаган кебек, тыныч, салмак, басынкы тавыш белән, хәтта ниндидер моңлы-зарлы җыр көйләгән кебек сөйләнде ул:

    — Мин хәзер китәм, син каласың. Аңлыйсыңмы? Син каласың. Ә мин китәм. Без бүтән бер дә очрашмаячакбыз, белдеңме? Тик син мине онытма, яме. Мин дә сине онытмам. Бервакытта да онытмам! Үскәч тә, әти кеше булгач та, бабай кеше булгач та… Төшемдә күреп торырмын. Син дә мине төшеңдә күрерсең. Этләр төш күрә микән соң? Юк? Барыбер мине онытма. Ә әниемә үпкәләмә. Әнием дә, әтием дә начар кешеләр түгел. “Этләр өйдә яшәргә тиеш түгел”, — дип кенә уйлыйлар алар. Аларның бәләкәй чакларында этләре булмаган, синең кебек әйбәт эт белән уйнамаганнар, яшәмәгәннәр алар. Үскәч, олы булгач, картайгач, мин сине барыбер килеп алам, үзем белән яшәргә алам. Хәзергә шушында яшәп тор, яме. Беркая да китмә. Бүтән малайларга иярмә. Начар малайлар да бар бит, кара аны… Ярар, мин киттем, өйдә көтәләрдер…

    Куян бер сүз дәшмәде, койрыгын як-якка болгап, тик басып торды. Этләр сөйләшә белмиләр шул, өрә генә беләләр.

    Куян, чынлап та, берничә мәртәбә өреп куйды, аннары, читкәрәк китеп, оясы түбәсенә ташыганда коелып калган камыш кыяклары өстенә барып ятты…

    Әллә аңлап, әллә аңламыйча, Куян иярмәде. Булат та, әллә белеп, әллә белмичә, юри артына борылып карамады. Шулай аерылыштылар. Булат әле җанның, йөрәкнең нәрсә икәнен белми, ә менә шул җанның, йөрәкнең бер кисәге кителеп калганын тойды. Шуны да тойды — бик кадерле, газиз кисәк иде ул…

    7.

    Булат йоклый алмыйча ята.

    Ул бүген сөйгән этен адаштырып кайтты.

    Кайткач, әтисе белән дә, әнисе белән дә сөйләшмәде. Сөйләшәсе килмәде. Әллә ничек шунда — аның урынында бөтенләй башка кеше йөри кебек. Булат үзенең нык үзгәрүен тойды. Кинәт кенә үсеп, олыгаеп, хәтта картаеп киткәндәй булды… Әйе-әйе, үзе малай, үзе карт. Дусларын югалткан саен кеше олыгая микән әллә? Шулайдыр, борчулар, югалтулар олыгайта кешене, сагыш олыгайта. Үзең белеп югалтсаң, тагын да тизрәк олыгаясың…

    Булат әнисе әзерләп куйган сөтне барып эчте дә, үз бүлмәсенә кереп, түшәгенә йомарланып ятты. Аннары кич буе ятагыннан тормады, төнлә дә тормады… Менә әле дә ята… Йоклый алмыйча ята. Йокларга теләми дә. Бүтән инде йоклый да алмас кебек. Ә йокларга кирәк… Йокламагач, ничек төш күрәсең, ничек Куянны күрәсең ди?!

    Өндә күрсәң, тагын да әйбәтрәк анысы… Их, нишли икән ул анда ялгызы? Ул да шулай, йоклый алмыйча, уйланып, Булатны сагынып ята микән? Кинәт кенә янына барып чыксаң, и сөенер иде ул! Булат аны кысып кочаклап алыр иде… Куян исә хуҗасының кулларын, битләрен, борынын ялар иде, тәмле әйберләр сорар иде…

    Булат торып утырды. Ул бит юлны белә! Бу вакытта трамвайлар йөрми йөрүен… Ә нигә — җәяү барырга була! Барасың да барасың, барасың да барасың…

    Булат, киемнәрен табып, ашыгып киенә башлады. Аннары, аяк очларына гына басып, бүлмә ишеге янына килде, колагын куеп, тыңлап торды.

    Өйдә келт иткән тавыш та юк. Зал ягыннан зур сәгатьнең йөргәне генә ишетелә. Сәгать тә бүген Булат яклы: “Кит-кит, кит-кит”, — дип йөри. Ягъни, Куян янына кит, ул сине көтә, сагына, ди.

    Булат, ишекне сак кына ачып, мыштым гына зал аша үтте, аннары, кухняга кереп, өстәлгә куелган берничә күмәчне эләктереп алды. Тышкы ишекне бик озак ачты. Караңгыда ишек келәсен дөрес бора алмыйча азапланды. Икенче кат ишек тә авыр ачылды. Әмма барыбер ачылды. Булат, ишекләрне кысыбрак ачып, тышкы якка үрелеп карады. Ә анда… Анда бүген күрергә тиеш булып та күрелми калган матур төше башланып ята иде…

    … Яп-якты ишек төбендә шулкадәр таныш, кадерле бер җан иясе утыра. Ул бик тә, бик тә, Булатның Куянына охшаган! Шул, шул! Куян! Әнә, колагындагы китек урын шул ук! Күзләре дә яратып, өзелеп төшәрдәй булып карап торалар…

    Булат бераз вакыт өннән төшкә күчәргә куркыбрак торды да, тәвәккәлләп, бусаганы атлап чыкты. Шунда гына Куян авызындагы сөяк саплы пәкене шәйләп алды. Һәм… аңлады: төш түгел бу, өн бу, өн…

    Менә бит хикмәт нидә?! Куян бу юлы да Булатның камышлык буенда төшереп калдырган пәкесен табып китергән! Шул гына!

    Булат уйлап та бетерә алмады, Куян, ипләп кенә килеп, авызындагы пәкене хуҗасының аяк очына куйды, аннары, минем эшем бетте, китәргәме, юкмы, дигән кыяфәт чыгарып, бер читкә барып утырды.

    Булат, ниһаять, төшеннән өненә кайтып җитте, атылып барып, этен кочаклап алды. Моңа кадәр үзенең кирәклегенә шикләнебрәк утырган Куянга шул гына кирәк булган, ахры. Ул, койрыгын сикертеп, торып басты, Булатның кулларын, битләрен тәмләп-тәмләп яларга кереште.

    Шулвакыт Булат артындагы ишек, әллә нинди шомлы тавышлар чыгарып, шыгырдап ачыла башлады, шул ук мизгелдә аннан, берсен-берсе этә-төртә, ике куркынган йөз килеп чыкты. Булат чак-чак таныды: әтисе белән әнисенең йөзләре иде алар.

    Малай баштарак дертләп сискәнеп китсә дә, бераздан, һушын, исен җыеп, акланырга кереште:

    — Тиргәмәгез аны… Ул бит минем югалган пәкемне табып китергән. Хәзер китә ул, хәзер китә…

    “Бүтән беркемгә дә бирмим, беркая да җибәрмим, ул минеке, минеке генә!” дигән кебек, Куянын кочаклап, үзенең газиз ата-анасына өзелеп, ялварып карап торган Булатның күзенә бу вакытта ике энҗе бөетегеннән башка, юк, юк, ике нур бөртегеннән башка берни дә күренми иде. Ул энҗе, ул нур бөртекләре ана кешенең баласын югалта язып борчылган күзләре читендә, әле соңгы вакытта гына сызылып киткән өр-яңа сырлар куенында ниндидер илаһи сер, тылсым ярдәме белән яралып, туып киләләр иде…

    Гыйнвар, 2004 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх