• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    БӘХЕТ ЮЛДА ЯШИ

    (Хикәя)

    1.

    Зөлфирә юлда йөрергә ярата. Шуңа күрә дә, бөтен кешене шаккаттырып, хәлдән килгәнчә акча җыйды да бер танышыннан машина сатып алды. Искерәк кенә булса да, күзгә матур күренә үзе. Кая гына барса да, аптыратып бетерәләр: “Яңа яңа инде… Шәпме?” — дигән булалар.

    Шәп. Күз тиярлек дәрәҗәдә “шәп” булып чыкты Зөлфирәнең машинасы.

    Авылга кайтып, кабат шәһәргә килеше иде. Айга бер мәртәбә ялгыз анасының хәлен белеп килә ул. Әнисенең генә түгел, бөтен авылның хәлен белә. Алай гына микән? Юлны, шушы серле дә, шомлы да таш тасманы сагына, ахры, ул... Юл тойгысы — иң көчле тойгы, диләр бит. Шул сихри тасма буйлап барасың да барасың… Күпме барсаң да очы, ахыры булмаячагын белеп барасың… Ниндидер яшерен, татлы тойгы бу. Өмет тойгысы, ымсындыргыч бәхет тойгысы…

    Бәхеткә бөтенәймәде шул ул. Беренче мәхәббәте, көнләшүеннән шартларга җиткәч, үз авылына кайтып китте, ялганын кичерә алмыйча, икенчесеннән үзе ваз кичте. Нинди бәхет инде ул?! Күңел дигәннәре ялгыз гына яши алмый шул. Шуңа да үткәнен онытмый җәфалана, ә киләчәгенә һәрвакыт ымсына, өметләнә...

    Көзге төтенгә күмелеп утыручы авыллар күз алдыннан бер-бер артлы уза торалар. Чиратлашып, үрләр, урманнар артка күчә барды, берсеннән-берсе җыйнак, матур итеп салынган күперләр, койма белән уратып алынган чишмәләр күзгә чалынып калды…

    Казанга җитәргә утыз-кырык чакырымлап калгандыр, Зөлфирәнең “шәп” машинасы кинәт бик сәер ыңгыраша башлады һәм берничә мәртәбә төчкереп куйгач, бөтенләй туктап калды. Юк, һич кенә дә барырга теләми, хәтта кабынмый да.

    Зөлфирә, машинасыннан төшеп, копотын ачты, бөтен белгәнен җигеп, машинаның тотырга мөмкин булган бөтен җирен тотып, капшап чыкты. Кабынмады. Аннары, җансыз машинасына карап торды-торды да елап җибәрде. Юк, машинасы кабынмаган өчен түгел... Үз язмышының шулкадәр мәрхәмәтсез булуына ачынып елады ул. Үги-ятим җанының кая барып сыенырга белмичә изалануын тоеп елады…

    Зөлфирәнең күз яшьләрен Ходай Тәгалә бик тиз күреп алды — Арча ягыннан килүче юл очында бер машина күренде. Ләкин бу Ходай дигәннәре адәм баласын бер сыный башласа, ахырына кадәр сыный бит ул. Бу юлы да шулай булды — теге машина, усал җилләр бөркеп, узды да китте.

    Икенчесе, өченчесе дә, аннан соңгы машиналар да туктамадылар… “Әһә, туктау гадәте юк икән бу юлларда”, — дип уйлап алды Зөлфирә. Элегрәк “шофер шоферны ташламый” дигән сүз бар иде. Аның әтисе дә гомерен руль артында үткәрде бит. Менә ул юлда ватылып яткан бер машинаны игътибарсыз калдырмый иде.

    Инде өметен өзеп, чарасыздан, кабат кабинасына кереп утырам дигәндә генә, сызгырып бер ак “Волга” килеп туктады. Аның ишегеннән кара-кучкыл йөзле, чем кара мыеклы, кара кашлы, пөхтә кара чәчле бер егет күренде.

    — Нәрсә, кабынырга теләмиме әллә?

    — Кабынмый шул…

    — Кай җире авырта?

    — Нәрсә-нәрсә?

    — Кай җире ватылган, дим.

    — Белмим…

    — Яле, күрсәт җан җирләрен…

    Зөлфирә шундук, тыңлаучан бала кебек, җитез генә копотын күтәреп куйды. Теге егет, зифа гәүдәсе белән сузылып, машинаның җаны яшәгән җиргә чумды…

    “Кара, нинди матур кеше бу! Буе төз, зифа, киемнәре килешле, тавышы моңлы… Ә күзләре! Күзләре — сер чишмәсе. Юк, сихер чишмәсе! Зөлфирә, шул күзләрне күргәч, йөрәгенең сикереп чыгардай булып,еш-еш тибә башлавын тойды. Чыгып, шушы егетне үз куенына алган копот эченә сикереп төшеп китәр иде, билләһи!”

    — Менә булды да!

    Зөлфирә бу сүзгә әллә ни сөенмәде. Ник сөенсен ул — менә хәзер бу чибәр егет, ипләп кенә копотны ябып куяр да, баш кагып кына саубуллашкач, үз машинасына утырып, җил алгандай юкка чыгар…

    Зөлфирәнең егетне җибәрәсе килмәде. Нәрсәдер сорарга кирәк булгандыр… Бәлки… исемен сораргадыр?..

    Берни дә сорарга өлгерми калды, теге егет, чынлап та баш кагып кына саубуллашты да китеп барды. Киткәнче әле, тәрәзәсеннән үрелеп, Зөлфирәгә тутырып карады, бу юлы инде, күптәнге танышына караган кебек, үз итеп, яратып карады…

    Зөлфирә исә, тигез генә ритмда эшләп утырган машинасы янында ялгызы басып калды.

    2.

    Казанга җитәрәк Зөлфирәнең “мактаулы” машинасы тагын төчкерә башлады.

    Бераздан ул бөтенләй туктады — берничә мәртәбә ухылдап, алга ыргылып куйды да шып булды.

    Зөлфирә бу юлы машинасыннан төшеп тә тормады. Тагын үксеп елыйсы килде. Теге, бая тукталып киткән егет хакында уйлады. Казанга барып җиткәндер инде? Начальнигын алгандыр. Бәлки инде өенә үк кайткандыр… Аның хатыны яисә йөргән кызы бардыр… Юктыр… Болай үз итеп, яратып карамас иде… Их, нигә сорамады икән аның исемен? Кем булуын, каян булуын?..

    Маңгаен рульгә куеп, уйланып утыручы Зөлфирә, кемнеңдер ян тәрәзәгә шакуыннан сискәнеп, башын калкытты. Һәм… шул мәлдә үк җаны очып чыгып китә язды: тышкы якта әле бая гына аның машинасын кабызырга булышкан кара-кучкыл йөзле егет басып тора иде!

    — Се-е-ез?

    — Сез түгел, Айдар. Айдар мин — таныш булыйк…

    — Мин… Мин — Зөлфирә…

    — Зөлфирә? Матур исем. Тагын нәрсә булды? Авырмыйсыңдыр бит? — Бу егет, күптәнге танышын очраткан кебек, “син” дип сөйләшә башлаган иде.

    — Юк-юк… Шул инде. Кабынмый интектерә…

    — Хәзер аны терелтәбез… Яле, ычкындыр копотыңны.

    Зөлфирә үзе дә тышка чыкты. Машинаның “авызына” ук кереп беткән Айдар янына килде. Бу юлы егет двигатель тирәсендә озаграк булашты. Әмма эшен барыбер эшләде. Машинаны кабызып, копотын ябып куйгач, кулларын сөртә-сөртә, Зөлфирә янына килде. Ләкин карашын күтәреп карамады. Ниндидер каушау, кыенсыну бар иде егетнең чибәр йөзендә. Аның каравы, Зөлфирә үзе кыюланып китте:

    — Син күктән төштеңме әллә?

    — Ә? Күктән? Шулай дисәң дә ярый.

    — Ничек?

    — Казанга җитә язган идем инде. Тукта, мин әйтәм, киләме?.. Туктап көтеп тордым. Аннары кире борылдым…

    — Син бит каядыр ашыга идең?

    — Ашыгам. Утыз биш минуттан начальникны кереп алырга тиеш мин. Әйдә, кузгалдыкмы?

    — Юк-юк, мин үзем барам. Син оч, сиңа ашыгырга кирәк…

    — Юк, бу юлы мин сине калдырмыйм… Әйдә алдан бар, ә мин иярермен. Газга куркып басма. Хәзер машиналар кимеде, юл иркен…

    Алар бер-берсенә тагылып, ярты сәгать дигәндә Казанга кайтып җиттеләр. Зөлфирә газга жәлләп басмады — машинасындагы канатларны тоеп барды ул. Чынлыкта исә артынна килүче ак “Волга” иде аның канаты. Айдар… Кем соң ул? Нинди кеше? Кешеме, әллә фәрештәме?

    Зөлфирәнең күңелендә, нәкъ йөрәк турысында, ниндидер татлы да, сагышлы да хис кузгалып куйды. Әллә? Әллә бу егет аның күңеленә кереп килә инде? Ярата да башладымы?.. Булмас ла… Беренче күрүдә үк кешене яраталар димени? Ә нигә? Яратмаслык түгел лә… Бөтен җире килгән. Иң мөһиме — игелекле, изге җан ул. Әнә бит — Зөлфирәнең юньсез машинасына тагылып, аны саклап, каравыллап килә. Ничек изге булмасын, ничек мәхәббәтле булмасын?!

    Казанга килеп кергәч, Айдар кычкыртып узып китте. Күренеп тора — ул бик нык ашыга иде. Ә Зөлфирәнең ашыгасы юк. Эшенә кайчан барса да ярый. Эше шундый. Реклама агентлыгында эшли ул. Бүген бушрак көн. Авылдан килгән көндә эшен шулай иркенрәк көйли.

    3.

    Бүген бөтенләй дә эш турында уйлыйсы килмәде аның. Иртәнге сәер хәлләр, Айдар исемле игелекле шофер егет күз алдыннан китмәде. Уйланып, әле үзалдына елмаеп, әле ямансулап тик утырды. Радио да аның белән бергә моңланды. Ул да гел сагышлы җырлар гына җырлый бүген…

    Кайда син, кадерлем, кайда син,

    Кояштамы, әллә Айда син?

    Их, Айдар да ишетсә икән шушы җырны! Нишләп ишетмәсен? Ул бит машинада! Аның да радиосы бар! Һәр татар кешесе кебек, ул да “Татар радиосын” тыңлыйдыр…

    Шунда Зөлфирәнең башына бер сәер уй килде. Юк, ул күптән булган инде, тик менә хәзер генә, Зөлфирәнең күңеле матур хисләргә өлгереп җиткәч кенә исенә төште ул. Әгәр радио аша сәлам җибәрсә? Рәхмәт әйтсә? Кешечә рәхмәт тә әйтә алмады бит ул Айдарга… Әйтә алмаячак та. Фамилиясен дә сорап калмады ичмасам. Кайда эшләгәнен дә, нинди начальникны йөрткәнен дә белми, хәтта машина номерын да карап калмаган… Тәмам һуштан язган булган икән, хәерсез…

    Зөлфирә сәгатенә карады. Көндезге ике тулып килә. “Һәр сәгать башындагы котлау”га да күп калмаган. Их, шуңа өлгерергә!

    Ходай Тәгалә бу юлы да Зөлфирә яклы иде. Берничә мәртәбә җыеп карауга ук кирәкле кешесенә эләкте.

    — Сез кем?

    — Зөлфирә.

    — Каян?

    — Ибраһимов проспектындагы реклама агентлыгында эшлим.

    — Кемгә сәлам җибәрәсез? Кемне котлыйсыз?

    — Юк, котламыйм. Рәхмәт әйтәсем килә. Бүген иртән машинам ватылып юлда калган идем. Шунда Айдар исемле бер изге җан килеп чыкты, машинамны төзәтеп, Казанга кадәр озатып куйды. Менә шул егеткә, рәхмәт йөзеннән, җыр тапшырсагыз иде…

    — Бик матур теләк бу. Шулай да,нинди җыр белән әйтергә теләр идегез үз рәхмәтегезне?

    — Нинди дип… Матур мәхәббәт хакында, беренче күрүдә үк уянган ярату хисе хакында булсын иде җыр…

    — Шулай укмыни?!

    — Юк-юк, берни дә уйламагыз. Миңа мәхәббәт җырлары бик ошый, шул гына…

    — Шул гына, димәк? Ә без сезгә: “Шулай шул”, — дип җавап бирәбез. Хәзер Айдар исемле шофер егет өчен Зөлфирә исемле мөлаем туташтан Рәсим Низамовның “Шулай шул” дигән җыры яңгыраячак!

    4.

    Зөлфирә бүген эшеннән моңсу күңел белән чыкты. Ниндидер бик кыйммәтле, кадерле әйберен югалткан кеше кебек хис итте ул үзен. Ләкин күңелендә шом әсәре юк, кайгы хисе дә юк. Бары тик якты сагыш кына, матур хисләр генә бар… Бу сагышның, бу хисләрнең кем белән бәйләнгәнен дә бик яхшы белә Зөлфирә, тик бу хакта ныклап уйларга гына курка. Чөнки, уйлый башласа, ул уйларның очына чыга алмаячагын, үзенә яңа борчулар, күңел тетрәнүләре генә алачагын белә ул…

    Урам аша чыгарга җыенганда гына янәшәдә тезелеп торган машиналар ягыннан аның исемен кычкырдылар.

    — Зөлфирә!

    Зөлфирәнең бөтен тәненә кайнар дулкын йөгерде. Моң-сагышка тулы күңеленнән ташып чыккан бу дулкыннар аның күзләрен шул тавыш килгән якка күтәрелеп карарга мәҗбүр иттеләр. Ә анда… Ап-ак “Волга”сы янәшәсендә, бер кочак кызыл розалар күтәреп, ниндидер гаепле эш эшләп тотылган сабый кебек самими елмаеп, Айдар басып тора иде.

    27 октябрь, 2003ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх