• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    БАЛТА ОСТАСЫ

    (Новелла)

    Мәфтуха карчыкның өе ишелеп төшкән, дигән хәбәр Гаффаннарга килеп җиткәнче бу вакыйгага берничә көн узып өлгергән иде инде. Шуңа күрәме, Әсмәбикәне җимерелгән өй үзе әллә ни кызыксындырмады, Мәфтуха карчыкның аянычлы язмышы борчыды. Хәбәрләр куанырлык түгел икән шул: карчыкның ярымчерек өен сүтеп, утынга сатачаклар, шуннан кергән акчага кирәк-ярак юнәтеп, үзен районга – картлар йортына озатачаклар, имеш. Әлегә ул күршеләре Фоатларда торып тора икән. Бер дә китәсе килми икән. «Рафисымнан беркая да китмим», – дип елый, ди. Ялгызы гына үстергән бердән-бер малае ул аның. Әфган сугышыннан тимер савытта кайтып, хәзер авыл зиратында ята. Ул вакытта колхоз рәисләре, район җитәкчеләре сугыш героен күмгәндә: «Без синең анаңны ялгыз калдырмабыз», – дип вәгъдәләр, антлар биргәннәр иде дә соң... Мәфтуха карчыкның ире дә шул зиратта. Яшь чагында ук комбайн урагында киселеп харап булган. «Хатынымны, баламны ташламагыз», – дип кенә әйтә алган...

    Таралып бетә язган «Якты тормыш» колхозында рәис булып йөргән Тукран Әхәте Мәфтуха карчыкны районга ташыр өчен машинасын бирергә вәгъдә иткән, ә авыл советы Хәлимә кирәкле кәгазьләрне җыярга керешкән дә инде. Урамдагы әбиләр чуагы үтә дә китә ул, кара көзгә кадәр Мәфтуха карчыкны ничек тә районга илтеп урнаштырырга булганнар...

    Үзалдына сөйләнгән кебек, авылдагы соңгы яңалыкны өйдәгеләргә хәбәр итәргә тырышкан хатынының сүзләрен Гаффан үзенчә бәяләде: «Карале, сөенгән кебек сөйли бит бу, моның өен Мәфтуха әбинең хәле түгел, хәбәр үзе мөһимрәк ләса...» – дип уйлап алды да, ишекне киереп ачып, ишегалдына чыгып китте. Келәт стенасындагы бүрәнә ярыгына кыстырылган балтасын алып, ярсып-ярсып үткерләргә кереште...

    Ләкин Гаффан үз күңеленә үрмәләп керә барган тынгысыз уйлардан балта йөзе ышкып кына котыла алмады. «Кая бара диген бу дөньяны, ә? Ирен колхоз комбайны өзгәләп ташлады, малаен сугыш алды, үзе гомере буе фермалардан кайтып кермәде... Ә нигез ныгытырлык та, өй терәрлек тә эшли алмаган... Ник ерак йөрергә? Гаффанның үзенең дә юк андый малы, андый акчасы. Иртәгә тәгәрәп үлсен, өендә тормыш итәрлек җай калмаячак, билләһи... Малайлары шәһәрдә укып йөри, аңа ел саен бер сыерлык акча китә, Әсмәбикә дә күбрәк өй тирәсендә... Колхоз бөлгәч, фермалар да таралды, басуларның да рәте китте...

    Ярый ла Гаффанның кулы эш белә. Үзе «колхоз» төзеп, ялланып, өй салып йөри... Ягъни мәсәлән, балта остасы. Бөтен тирә-якта беләләр. Иренмә генә, эш табыла. Кулы балта тота алган чакта гаиләсен ач тотмаячак ул... Шулай да, бу арада эш бетеп торган иде әле. Кичә төнгә каршы Тукран Әхәте үзе килеп керде.

    - Гаффан, яшъти, бригадаңны җыя тор, берәр атнадан малайга өй сала башлыйм, - ди.

    - Бәй, синең ул молокососыңа биш-алты яшь кенә түгелме соң әле?

    - Булса ни?! Үсеп җитүенә өй көтеп торса, начармы әллә?

    - Юк-юк, начар димим... Ни бит... Кеше тормаган өй тиз картая, шуңа гына әйтүем.

    - Минеке искермәс. Искерсә, тагын салырбыз! Пон-н-нимаешь!

    Гаффан тиле түгел, барын да аңлады: салачак бу, кирәк икән, ике йорт та, ун йорт да салачак. Тик... нәрсәгә, нинди байлыкка сала соң ул аны? Бөтен колхоз җимерелеп, таралып ята бит... Күпме гомер итеп тә, менә монысын аңларлык түгел иде Гаффан...

    Дөресен генә әйткәндә, Гаффанга барыбер: Тукран Әхәте өчен акча күктән яуса да, судан агып килсә дә, аңа барыбер. Ул үзе дә шулай яшәми мени? Ел ахырына кадәр, олы малаеның укуларына түләр өен, 20-25 мең сумны барыбер юнәтеп куячак ул... Әнә, аз-маз агачы да, такта-киртәләре дә бар, язга чыккач, малае укуын бетереп кайтуга, яңа өй дә хәстәрли башлаячак әле...».

    х х х

    Уйларының очына чыга алмаса да, коралларын шактый ук рәткә китереп, аларны, пөхтәләп, биек тоткалы әрҗәсенә урнаштырып, төшке ашка кергән Гаффан бу юлы үзе сорап куйды:

    - Өе бөтенләй рәтләрлек түгел микәнни?

    Сүзнең кем турында барганын бик тиз төшенеп алган Әсмәбикәгә рәхәтләнеп сөйләнергә җай чыкты:

    - Түгел икән шул. Бер ягы бөтенләй җимерелгән, ди. Гел черек, ди... Түбәсе мәлҗерәп, матчасына кадәр урталай өзелгән, ди... Әл дә үзе өйдә булмаган... Ике бөртек тавыгына җим салырга гына чыккан, ди... Ходай саклар икән изге бәндәсен... Изгелеккә анысы изге инде. Ирен колхозга, малаен әрмиягә бирде бит... Үзе генә хәзер беркемгә дә кирәкми... Ходайдан башка...

    Хатыны сөйләнеп калды, Гаффан тагын ишегалдына чыгып китте, койма буенча пөхтәләп өелгән такларын барлый-барлый, абзар катына юнәлде, озак кына ындыр ягындагы бүрәнәләр өеменә карап торды, терәү-казыкларын барлады, тарттырып бәйләнгән бауларын тикшереп чыкты...

    Өй ягына кереп, тагын келәткә таба китте. Тагын балтасын алып, үткерли башлады... Ул гел шулай, берәр нәрсә уйлыйсы, хәл итәсе булса, балтага тотына... Каян килгәндер бу гадәт – Гаффан үзе дә белми; алай дисәң, балта остасы булгач, балта үткерләгәндә уйланмый кайчан уйлансын соң ул?!

    ... Гаффан бала чакта Мәфтуха карчыкның «Май апа» дигән исеме бар иде. Рафиска ияреп кергән малайларның барысына да калын итеп акмай ягылган ипи телеме тоттырып чыгара иде ул. Май өстенә бераз гына шикәр комы сибәргә дә онытмый әле. Шикәре эреп, гәрәбә төсенә кергән майлы икмәкне чеметеп кенә кабып ашыйсың... Тел өстендә эреп кенә юкка чыга...

    Сыер савучы булып эшләгән кешедә артык сөт тә булгандыр шул. Бәлки булмагандыр да. Бәлки ул соңгы ризыгын биргәндер ул чакта. Бала җанлы, йомшак күңелле апа бит ул. Андыйларга «күңеле май кебек» диләр. «Май» сүзе элек-электән изгелекне белдергән. «Тора күктән май тамып» дигән сүз дә шуннан килә, ахры. Ягъни, күктән изгелек тамып тора... Гел май була иде бу йортта. Әнисе эштә чакта, көне буе җил куып йөреп, тамагы ачса, Гаффан, Рафисны сораган булып, аларга юри керә иде. Тамагы туеп, дөньясы бөтенәеп чыга иде. Олы телем икмәкне Май апасының кулыннан алганда малайларча һаваланып та җибәрә әле:

    - Беләсезме, Май апа, мин үскәч нәрсә эшлим? Беләсезме... нәрсә эшлим?..

    Үскәч нәрсә эшләячәген тәгаен генә әйтеп бирә алмаган Гаффанга карап, Май апасы көлә генә:

    - Нәрсә эшләрсең соң, Гаффан балам, ә? Нәрсә генә эшли алырсың икән соң син?

    - Минме? Мин... Мин сиңа менә дигән өй салып бирәм, белдеңме?

    - Өй дисеңме? Менә өй салып бирсәң, рәхмәттән башка сүз әйтмәс идем. Өебезнең нигезе искерде, әйбәт өй бик кирәк безгә!

    Шулай килешәләр. Күңеле булган Май апасы калын итеп май ягылган тагын бер икмәк телеме тоттыра, ә Гаффан, тагын бер мәртәбә, үскәч өй салып бирергә вәгъдә бирә...

    Май апасы сорап куя:

    - Балта остасы буласың инде, алайса?

    Гаффан үзенең кем буласын әлегә белми, тик, Май апасына өй салырга кирәклеген аңлап, шундук ризалаша:

    - Ыһы, балта остасы булам...

    ... Әйе... Хәзер колхоз рәисе булып йөргән Тукран Әхәте дә Рафисның якын дусларыннан иде. Май апаның маен иң күп ашаган кеше шул булгандыр әле. «Тукран» кушыматының тарихы да Май апалары белән бәйле. Икмәк телеме өстендәге майны яларга ярата иде Әхәт. Шулвакыт борыны белән майга тиеп-тиеп ала. Аны күреп, малайлар: «Тукран! Тукран!» – дип көлә башлыйлар...

    х х х

    Гаффан колхоз рәисенең тау кебек мәһабәт йорты каршына килеп туктаган гына иде, капкадан Тукран Әхәте үзе килеп чыкты. Менә ул капка төбендә торган чит ил машинасының көзгесен җиңнәре белән сыпырып үтте дә, эре-эре атлап, балта оастасы янына ашыкты:

    - Нихәл, ахир, аванс кирәкме әллә? Бирәбез аны, пон-н-нимаешь!

    Гаффан җаны белән үртәлеп куйды. Аның эшне эшләп бетермичә бер тиен дә алмаганын бөтен кеше белә ләса... Тозлап-борычлап җавап кайтарасы килсә дә, бу юлы Тукран белән әрепләшмәскә булды.

    - Юк, аның өчен килмәдем. Бүтән сүз бар.

    - Нинди сүз ул? Килештек бит инде...

    - Әхәт, Май апага ярдәм итәргә иде, ә?

    - Ә-ә, син дә шул хакта. Бүген ун кеше керде инде... Каян? Ничек? Нәрсә белән? Колхозның бер бүрәнәсе, бер тактасы, бер бөртек кадагы юк. Миллион бурычы бар, шул бурычны бүрәнә итеп әвәләп булса, пожалыста, иртәгә үк салып бирәм... И, ахир, сиңа гына түгел, миңа да якын, кадерле ул Май апа! Аның майлы икмәге мине дә кеше итте, мин дә ашап үстем аны, син генә түгел... Юк, булмый, Гаффан, сорама да, нитмә дә... Булмый.

    Гаффан күп сөйләшергә яратмый. «Булмый тек булмый. Булмаганга элеп булмый», – диде дә, эшем кешесе кебек, кырт борылып, китеп барды. Әхәтнең: «Иртәгә ничек соң? Башлыйбызмы?» – дигән үтенечле, хәтта үкенечле соравына борылып җавап бирүне дә кирәк тапмады.

    Аларның өй аралары ерак түгел. Ике-өч багана аша гына. Шушы юлда, шушы арада бөтенесе хәл ителде дә куйды. Гомердә булмаганча, ниндидер бер тәвәккәллек, хәтта үҗәтлек белән Гаффан әле иртәнге якта гына барлап чыккан агач-такталарын актарырга кереште... Аннары нидер исенә төшкәндәй, ишегалдына хуш исләр аңкытып яткан такталарыннан аерылып, йөгереп диярлек өенә кереп китте, кече малаен табып, аны йомышка йөгертте:

    - Бар, балам, бөтен осталарны монда чакыр: Зиннәт абыеңны, Корбангали бабаңны, Рәсимне, Шамилне, Имамгалине, Тәскирә апаңның ирен, Барый абзаңны, Сәлимне кияве белән, минем белән эшләүче Мансурны, Сәлимгәрәйне онытма...

    х х х

    Колхоз җыелышы да, авыл җыены да, тарихтан ук билгеле «массоннар» утырышы да түгел иде бу. Үз кул көчләре белән көн күрүче балта осталарының үзара киңәшләшүе, аңлашуы иде. Башка вакытта бер сүз алыр өчен җаныңны бирә торган Гаффан бүген аеруча күп сүзле. Әмма буш сүзле түгел – аның һәр әйткәнендә гомер бәһасенә тиң тирән мәгънәләр бар кебек.

    - Һәр останың ихатасында, абзар артында каяндыр артып калып өенә кайткан бер-ике агач, бер-ике такта була...

    ... Юк, мин бу җыенда сөйләнгән сүзләрне кабат сөйләп чыгарга җыенмыйм. Беренче мәртәбә үз-үземә хыянәт итәм һәм хикәямнең иң кызык өлешен төшереп калдырам. Укучының үзенә дә уйланырга, фаразларга юл калдырам... Шуны гына әйтәм: Авыл тарихында, халык тормышында андый җыеннар күп булмый. Кеше язмышлары, хәтта авылының үз язмышы хәл ителә торган сөйләшүләрнең берсе иде бу.

    Иртәгәсен, кырга чыгып киткән көтү артыннан тузан басылуга, җилкәләренә бүрәнә, такта күтәргән авыл абзыйлары Мәфтуха карчык йортына агыла башладылар. Бу хәл авыл өчен сер түгел иде инде. Барысы да көн кебек ачык: авыл ирләре, Гаффаннар йортына җыелып, Мәфтуха карчыкның җимерек өен торгызырга ният кылганнар. Яңа йорт өчен ниргәлекләрне, бәпкәлекләрне, такта-борысларны өй борынча җыярга булганнар.

    Осталарның күңелләре күтәренке. Менә алар үзләре белән алып килгән агач-такталарны койма буена өеп куйдылар да Мәфтуха карчыкның бер якка кыйшайган өен сүтәргә тотындылар. Китте шаярып сөйләшү, китте шау-шу... Сәлим җырлап ук җибәрде:

    Тыпыр-тыпыр биергә

    Тимер идәннәр кирәк;

    Тимер идәннәр өстенә

    Хәтфә келәмнәр кирәк...

    Ул арада кыямәт тузаннары куптарып яткан йорт янына осталарның хатыннары җыела башлады. Сәлимнең телен корт чаккан диярсең:

    Алтын кашыклар тотарга

    Кара кашлы кыз кирәк;

    Кара кашлы кыз янына

    Батыр егетләр кирәк!..

    Хатыннар арасыннан кайсыдыр чәрелдек тавыш белән сайрап куйды:

    - Ән-не-кәем!.. Җенгә әверелгәннәр бит болар. Болай да чибәрлекләре әллә кем түгел иде...

    Осталарның иң өлкәне – Корбангали карт – үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:

    - Ирләргә нәрсәгә ул чибәрлек? Йөгән кидергәндә ат өркерлек булмаса, шул җиткән...

    Хатыннарның кайсысы катык-әйрән, кайсысы табагы белән пешкән яңа бәрәңге, кайсысы итәк тутырып алма алып килгән. Күп ялындырып тормадылар, ирләр чирәмгә әзерләнгән «сый өстәле»нә ябырылдылар...

    Мәфтуха карчык үзе генә күренми... Авырып тора, диделәр. Ләкин бер минутка да кулындагы дисбесен куймый, теленнән, күңеленнән догаларын өзми, ди...

    х х х

    Өченче көнгә чыкканда Мәфтуха карчыкның яңа өе кеше биеклеге иде инде. Сөенергә кирәк тә бит... Ләкин балта осталарының йөзе һаман чытыла, күзләре борчулы гамь пәрдәсе белән томалана бара... Чөнки һәркем белә: өйне өй итәр өчен мирдән җыелган агач кына җитми шул... Тагын бер җыештырып чыгаргамы? Инде алайга китсә, кем йортсыз, мунчасыз, кем коймасыз, капкасыз калачак... Нишлисең бит...

    Ул арада каяндыр Тукран Әхәтенең күз явын алып торган кара машинасы күренде. Ул үкертеп килде дә койма буена барлап куелган йомычка өеме өстенә менеп үк туктады. Председательнең йөзе караңгы, карашлары усал иде.

    - Сез нәрсә, егетләр?! Мине оятка калдырмакчы, авылда яшәмәслек итмәкче булдыгызмы? Миңа әйтмичә нәрсә кыланып ятасыз монда?! Ике көнгә генә чыгып киттем, авылның астын өскә китергәнсез, пон-н-нимаешь!.. Гаффан, ә, Гаффан! Мин сиңа нинди начарлык кылдым? Мин дә синең кебек үк кеше ләса! Әйдә, әнә, багажникта ике ящик кадак ята, шуларны бушатырга булыш. Аннары... яланда яңа йортка дигән агачлардан кирәк кадәр барып алыгыз. Нигә дошманга караган кебек карап торасыз? Мин бу – Әхәт! Алып килегез дигәч алып килегез! Такта, шиферлар да шунда ук... Их, егетләр, кыен миңа сезнең белән. Минем дә «Май апа» бит ул! Шулкадәр оятлы иттегез, понимаешь...

    Ничек җен кебек килеп туктаган булса, шулай ук дулап китеп тә барды Әхәт. Гаффан кадакларны эчкә алып керергә кушты, берничә яшьрәк кешене яланга – Әхәтнең тау кебек өелеп яткан агачларын карарга җибәрде...

    х х х

    Бер атна дигәндә өй әзер булды. Күмәкләп тотынгач, өй җиткерүнең берние юк икән. Ирләре тәрәзәләргә пыяла, ишекләргә тотка-келә куеп булашкан арада, хатыннар Мәфтуха әбинең иске өеннән чыккан сандыкларны, түшәкләрне, самавыр, табак-савыт ише әйберләрне кабат яңа йортка кертеп тутырдылар, чаршау-чыбылдыклар элделәр, бүләккә гөлләр алып килделәр, идәнгә буй-буй паласлар җәйделәр...

    Әбинең ут күршеләре дә шунда ук: кем яңа пешкән ипи, кем сөт, май китергән, кем чиләге белән бәрәңге, чүлмәге белән катык керткән...

    Менә шатлык: Мәфтуха карчык үзе дә терелеп чыккан! Әнә ул Фоатлар капкасыннан аерылды да, сабантуй булып җыелган халыкны урталай ярып, үзенең яңа өе буена узды. Тукталып, учларын маңгаена куеп, болай да җыерчык баскан йөзен чытып, озаклап әлеге галәмәткә карап торды, аннары, яшәү нурлары балкытып, тормыш исләре аңкытып торган өй бүрәнәләрен сөялләнеп каткан бармаклары белән капшый-капшый, урап-әйләнеп чыкты, шуннан соң гына, кырт борылып, бер як читкә тезелеп баскан осталарга таба китте. Әле генә яңа өен назлаган кытыршы учлары белән иң элек Гаффанны, аннары Зиннәтне, Сәлимне, Мансурны, башкаларны йөзләреннән сыйпап узды, шуннан соң гына, җыелган халыкка борылып:

    - Рәхмәт, оланнар. Рафисым сөенгәндер... Миңа күрсәткән изгелегегезнең рәхәтен күрегез... Мин хәзер самавыр куям, өстәл әзерлим, бераздан керерсез, – диде. Артыннан берничә хатын иярмәкче булган иде, кырт кисте:

    - Юк, үзем...

    Халык дәррәү өмәгә кереште: кем җир тулып яткан йомычкаларны җыярга, кем бүрәнә, такта калдыкларын койма буена әрдәнәләп өяргә кереште, Гаффан, осталарны җыеп, урам яклап алынган койманы үз урынына урнаштыра башлады.

    Күктән төшкән кебек кенә, Тукран Әхәт машинасы пәйда булды. Көн дә бер килеп китә иде ул. «Нәрсә кирәк? Ничек бара эшләр?» – дигән була. Бүген ул тагын да җитдирәк. Машинасыннан сикереп төште дә туп-туры Гаффан янына китте.

    - Яшьти, мин бу көннәр өчен сезгә хезмәт хакы язарга булдым. Колхозның андый гына хәле бар...

    Гаффан аны шундук бүлдерде.

    - Кирәкми, Әхәт! Кирәкми...

    - Понял, аңлашылды...

    Урамда, ишегалдында эш тәмамланды, бөтен тирә-як ялт итте. Өй эченнән самвыр чыжылдавы да ишетелә башлады. Халык, үзара сз куешкан кебек, бердәм ачык ишеккә таба омтылды. Иң алдан балаларны керттеләр, аннары кыз-кыркын, хатын-кыз, әби-карчыклар керде. Иң ахырдан ир-атлар, үсмер егетләр кузгалды. Ахырдан, ишекне әйбәтләп ябып, Гаффан керде. Ул өй эчендәге үлем тынлыгына гаҗәпләнеп, күңеле белән ниндидер афәт тоеп, бераз таптанып торды да, кешеләрне аралап, өй түренә узды. Һәм... борынгы риваятьләрдә генә була торган изге – илаһи күренешгә тап булды.

    Ап-ак түшәге өстендә озынча ап-ак күлмәктән, башына ак яулык бәйләгән Мәфтуха карчык сузылып ята... Кулларын, чалыштырып, кендек турына куйган... Күзләре йомык. Йөзе тыныч. Иреннәрендә сизелер-сизелмәс кенә елмаю... Ниндидер разый, бәхетле елмаю...

    Ә өстәлдә!.. Өстәлдәге олы табакта – өй эчен тутырган халыкның барысына да җитәрлек кадәр ипи телемнәре... Калын итеп май ягылган икмәк телемнәре.

    14 май, 2006 ел

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх