• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    АРТИСТ

    (Хикәя)

    Спектакль башланырга ун-унбиш минутлап вакыт калды. “Беренче театр”да Хәбибрахманны уйнаучы Илгәрәй юк та юк. Алай соңга калмый торган иде… Инде нишләргә, кая барырга белмичә торганда, күктән төшкән кебек кенә пәйда булды Илгәрәй. Баш кагып кына исәнләште дә, туктап та тормыйча, үзенең киенү-ясану бүлмәсенә кереп китте…

    Спектакль үз вакытында башланды. Шыгырым тулы зал да, бая гына шартлар дәрәҗәгә җитеп, сүгенеп йөргән карт режиссер да, Илгәрәйнең мавыктыргыч уенына ияреп, “театр” дигән серле, тылсымлы дөньяга кереп киттеләр.

    — Ну уйнап та карый, артист! — дип елмаеп куйды сәхнәгә чыгарга чират көтүче Биби-Миңзифа.

    — Һи, нәрсә аңа Хәбибрахманны уйнау! Тормышта да шул ук бит ул! Клоун!

    Монысын Вәли-Рафаэль әйтте. Бөтенесенең сүзен режиссер йомгаклап куйды:

    — Арти-и-ист… — Соңрак тагын кабатлады. Йөзендә шул ук елмаю, киная: — Ну артист!

    Илгәрәйне “артист” дип йөртәләр. Бу бик аңлашылып бетми, чөнки ул үзе дә артист булып эшли. Кем булсын, сәхнәгә чыккан һәркем артист буладыр инде… Юк шул, бары тик Илгәрәйгә карап кына: “Артист!” — диләр. “Һи, артист…” — дип тә җибәрәләр әле.

    Баштарак бу кушаматка бик үртәлә иде Илгәрәй. Хәзер колак та салмый. Әллә күнекте, әллә… язмышына буйсынды… Хет әллә нәрсә димәгәйләре! Үзе шундый күңелчән, кәмитчән булгач, нишлисең…

    Шулай да бу сүз мактап, хөрмәтләп әйтелгәннән бигрәк, көлеп, хәтта кимсетеп, кыерсытып әйтелә кебек. Әнә бит, җыелып алсалар: “Теге мәзәкне сөйлә әле, безгә килешми, сиңа ярый, чөнки син үзең шундый”, — дип үзәккә үтәләр. Төрле тантана-банкетларга чакырганда да: “Шәпләп көлдерергә тырыш инде, малай, күңелле булсын. Ну… Син — артист, үзең беләсең… — диләр…

    Тормышта да, сәхнәдә дә адәм көлдереп йөргәч, әйтерләр шул. Аңа гел көлкеле, хәтта тиле-милерәк рольләр бирәләр. Булмаган талантны эзләп азапланасы юк, үзе шундый, янәсе.

    …Бүген дә, Илгәрәй-Хәбибрахманга карап, зал рәхәтләнеп, яшенә тыгылып көлде. Спектакль беткәч тә бик озак кул чапты, кул чабып кына калмады, “Ил-гәрәй! Ил-гә-рәй!” — дип, аягүрә басып, озак кына алкышлап торды.

    Илгәрәй халык алдына чыкмады. Аны киенү-ясану бүлмәсеннән дә таба алмадылар. Вәли-Рафаэль аннан кулына телеграмма кәгазе тотып чыкты. Йөзе җитди. Үзенең чак-чак кына теле әйләнә:

    — Менә… Өстәлендә калган… Ә без көлгән булабыз… “Артист”, имеш… Ә бит ул… ул… чын артист!

    Берни аңламыйча, барысы да Рафаэль кулында калтыранып торган кәгазьгә ябырылдылар. Ә анда… Анда кешегә үз гомерендә бер генә килә торган ачы кайгы хәбәр ителгән иде: “Әниең вафат. Тиз кайт!”

    6 август, 2004 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх